КАНУН
1 Муса Үрдү́н янындагы чүлдә, Суф алдындагы далада, Пара́н, Тофе́л, Лаба́н, Хасиру́т һәм Дизаһа́б янында бөтен Исраилгә́ мөрәҗәгать итте. 2 (Хоребтан Кады́ш-барниага+ кадәр, таулы җир Сәгыйргә алып баручы юлдан барганда, 11 көнлек юл.) 3 Кырыгынчы елны+ 11 нче айның беренче көнендә Муса исраиллеләргә Йәһвә аларга әйтергә кушканның барысын әйтте. 4 Бу ул Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихонны+ тар-мар иткәннән соң һәм Аштаротта яшәгән Баша́н патшасы Огны+ Әдрәйдә җиңгәннән соң+ булды. 5 Үрдүн янында Моа́б җирендә Муса Канунны+ аңлата башлады:
6 «Безнең Аллаһыбыз Йәһвә Хоребта безгә болай диде: „Бу таулы җирләрдә+ сез инде озак яшисез. 7 Барыгыз, аморлыларның+ таулы җирләренә таба юл тотыгыз, аларның Арабада,+ таулы җирдә, Шәфелдә, Нәгебтә, диңгез ярында,+ кәнганлылар җирендә һәм Ливанда*+ бөек елгага — Евфрат елгасына+ кадәр яшәүче барлык күршеләренә таба юл тотыгыз. 8 Менә, мин шул җирне сезгә бирәм. Барыгыз һәм аны яулап алыгыз. Аны Йәһвә сезнең аталарыгыз Ибраһим, Исхак,+ Ягъкубка+ һәм аларның токымнарына* бирергә ант иткән“.+
9 Шул вакытта мин сезгә әйттем: „Мин сезне үзем генә алып бара алмыйм.+ 10 Аллаһыгыз Йәһвә сезне ишәйтте, һәм бүген сез күкләрдәге йолдызлар кебек күп.+ 11 Ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвә сезне тагын мең тапкырлар ишәйтсен+ һәм сезне үзе вәгъдә иткәнчә фатихаласын.+ 12 Ничек инде мин ялгызым гына сезнең йөгегезне, авырлыкларыгызны һәм ызгышларыгызны күтәрә алыйм?+ 13 Үз кабиләләрегездә зирәк, сәләтле һәм тәҗрибәле ир-атлар сайлагыз, һәм мин аларны сезнең өстән башлыклар итеп куярмын“.+ 14 Сез: „Бик яхшы нәрсә әйттең“,— дидегез. 15 Шунда мин сезнең кабиләләрегез башлыкларын — зирәк һәм тәҗрибәле ир-атларны сезнең өстән башлыклар — меңбашлары, йөзбашлары, иллебашлары, унбашлары һәм кабилә җитәкчеләре итеп билгеләдем.+
16 Шул вакытта мин хөкемчеләрегезгә болай дидем: „Кардәшләрегез арасындагы берәр эшне тикшергәндә, сез кеше һәм аның кардәше я килмешәк арасында+ туган хәлне гадел карап чыгарга тиеш.+ 17 Хөкем иткәндә сез кешеләрне аерырга тиеш түгел.+ Гади кешене дә, бөекне дә тыңлагыз.+ Кешеләрдән курыкмагыз,+ чөнки хөкем Аллаһыдан килә.+ Ә берәр эш сезнең өчен бик авыр булса, аны миңа тапшырыгыз, мин аны тикшерермен“.+ 18 Шул вакытта мин сезгә сез башкарасы бөтен нәрсә турында күрсәтмәләр бирдем.
19 Аннары без, Аллаһыбыз Йәһвә кушканча, Хоребтан кузгалып, бөек һәм куркыныч чүл аша бардык+ (сез аны аморлыларның+ таулы җирләренә барганда күрдегез) һәм ахыр чиктә Кады́ш-барниага+ килдек. 20 Шунда мин сезгә әйттем: „Сез аморлыларның таулы җиренә килдегез. Аны Аллаһыбыз Йәһвә безгә бирә. 21 Менә Аллаһыгыз Йәһвә бу җирне сезгә бирде. Ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвә сезгә кушканча, барыгыз, аны яулап алыгыз.+ Курыкмагыз һәм котыгыз алынмасын“.
22 Әмма сез бөтенегез минем яныма килеп болай дидегез: „Бу җирне карап чыгар өчен үзебездән алда кешеләр җибәрик. Алар безгә барасы юл турында һәм нинди шәһәрләргә тап булачагыбыз турында кайтып сөйләр“.+ 23 Бу тәкъдим миңа ошады. Шуңа күрә мин сездән 12 кеше — һәр кабиләдән бер кеше сайлап алдым.+ 24 Алар таулы җиргә+ китеп барды һәм Эшкү́л үзәненә* барып җитеп, җирне карап чыкты. 25 Алар безгә ул җирнең кайбер җимешләрен алып кайтты һәм: „Аллаһыбыз Йәһвә безгә бирәчәк җир бик яхшы“,— дигән хәбәр китерде.+ 26 Ләкин сез анда барырга теләмәдегез һәм Аллаһыгыз Йәһвә боерыгына каршы чыктыгыз.+ 27 Сез чатырларыгызда сукранып болай дидегез: „Йәһвә безне нәфрәт итә, шуңа күрә ул аморлылар кулына биреп юк итәр өчен, безне Мисыр җиреннән чыгарды. 28 Нинди җиргә без барабыз? Кардәшләребез: „Андагы халык бездән көчлерәк һәм буйга да зуррак, аларның шәһәрләре бөек һәм күкләргә кадәр ныгытылган,*+ һәм без анда анаклылар+ улларын күрдек“,— диеп рухыбызны төшерде“.+
29 Шунда мин сезгә әйттем: „Котыгыз алынмасын һәм алардан курыкмагыз.+ 30 Аллаһыгыз Йәһвә, Мисырда сезнең күз алдында ни эшләгән булса,+ шуны ук эшләр: алдыгыздан барыр һәм сезнең өчен сугышыр.+ 31 Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең чүлдә үзегезне кеше үз улын күтәреп йөрткәндәй йөрткәнен күрдегез. Ул сезне, кайда гына йөргән булсагыз да, бу җиргә килгәнче шулай кайгыртты“. 32 Ләкин моңа карамастан сез Аллаһыгыз Йәһвәгә иман итмәдегез.+ 33 Ул, сезгә тукталу урыны эзләп табу өчен, сездән алда барды. Ул сезгә барасы юлны күрсәтер өчен төнлә утта, ә көндез болытта күренде.+
34 Йәһвә сезнең әйткән бар сүзләрегезне ишетте һәм ярсып болай дип ант итте:+ 35 „Бу кешеләрнең — бу явыз буынның берсе дә мин аталарыгызга бирергә ант иткән яхшы җирне күрмәячәк.+ 36 Аны Йәфуни́ улы Кәле́б күрер. Мин ул йөргән җирне аңа һәм аның улларына бирермен, чөнки ул Йәһвәгә бөтен йөрәктән буйсынды.+ 37 (Йәһвә сезнең аркада хәтта миңа да ярсыды һәм: „Син дә анда кермәячәксең+,— диде.— 38 Синең алда торган Нун улы Йошуа́+ бу җиргә керер.+ Аны ныгыт,*+ чөнки бу җирне мирас итеп алыр өчен Исраилне ул алып барачак“.) 39 Моннан тыш анда дошман кулына эләгәчәк дигән балаларыгыз+ һәм бу көндә яхшылык белән яманлыкны белмәгән улларыгыз керер, һәм мин аларга аны биләмә итеп бирермен.+ 40 Ә сез борылыгыз һәм Кызыл диңгезгә алып баручы юл белән чүлгә китегез“.+
41 Шунда сез миңа: „Без Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдык. Хәзер исә без Аллаһыбыз Йәһвә боерганча барып сугышырбыз!“ — дидегез. Һәм һәрберегез үз коралын такты. Сез тауга менү ансат булыр дип уйладыгыз.+ 42 Ләкин Йәһвә миңа: „Аларга әйт: „Анда бармагыз һәм сугышмагыз, чөнки мин сезнең белән булмам.+ Барсагыз, дошманнарыгыз сезне җиңәр“,— диде. 43 Мин моны сезгә әйттем, әмма сез тыңламадыгыз. Сез Йәһвәнең боерыгына каршы чыктыгыз һәм үз-үзегезгә чиктән тыш ышанып тауга менеп киттегез. 44 Шунда шул тауда яшәгән аморлылар сезгә каршы чыкты һәм сезне бал кортларыдай куып, Сәгыйрдә Хормага тикле таратты. 45 Сез кайтып, Йәһвә алдында елый башладыгыз, әмма Йәһвә сезне тыңламады һәм сезгә игътибар итмәде. 46 Шуңа күрә сез Кадышта шулкадәр озак яшәдегез.
2 Аннары без, Йәһвә миңа әйткәнчә, борылып, Кызыл диңгезгә алып баручы юл белән чүлгә киттек+ һәм күп көннәр Сәгы́йр тавы әйләнә-тирәсендә йөрдек. 2 Ахыр чиктә Йәһвә миңа болай диде: 3 „Сез бу тау тирәсендә озак йөрдегез. Хәзер төньякка борылыгыз. 4 Халыкка мондый боерык бир: „Сәгыйрдә+ яшәүче кардәшләрегезнең — Иса́у токымнарының+ чикләре яныннан үтеп китегез. Алар сездән куркыр,+ ләкин сез бик сак булыгыз: 5 алар белән сугыш башламагыз,* чөнки мин аларның җирен, хәтта аяк эзе кадәр җирен дә, сезгә бирмәм. Мин бит Сәгыйр тавын Исауга аның биләмәсе итеп бирдем.+ 6 Ризыкны алардан акчага сатып алып ашагыз һәм эчәчәк су өчен дә түләгез.+ 7 Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә сезне бөтен эшләрегездә фатихалады. Ул сезнең бу бөек чүл буйлап ничек йөргәнегезне яхшы белә. 40 ел буе Аллаһыгыз Йәһвә сезнең белән булды, һәм сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадыгыз“.+ 8 Шуңа күрә без, Арабага илтүче юлга, Элатка һәм Исиу́н-гәбиргә+ якын килмичә, Сәгыйрдә яшәүче кардәшләребез — Исау токымнары яныннан үтеп киттек.+
Аннары без борылып, Моа́б чүленә илтүче юлдан киттек.+ 9 Шунда Йәһвә миңа әйтте: „Моаб белән сугыш башламагыз, чөнки мин сезгә аның җирен биләмә итеп бирмәм. Мин бит Арны биләмә итеп Лут токымнарына бирдем.+ 10 (Элек анда эмлылар+ — көчле, күпсанлы һәм анаклылар кебек озын буйлы халык яшәгән иде. 11 Рефалылар+ да анаклыларга+ охшаган иде. Моаблылар аларны эмлылар дип атый иде. 12 Элек Сәгыйрдә хорлылар+ яшәгән иде, ләкин Исау токымнары аларны басып алып юк итте һәм аларның җирләрендә яши башлады.+ Исраи́л дә Йәһвә үзенә, һичшиксез, бирәчәк биләмәләрендә шулай эшләячәк.) 13 Хәзер исә барыгыз һәм Зәри́д үзәнен* кичегез“. Шунда без Зәрид үзәнен*+ кичеп чыктык. 14 Кады́ш-барниадан киткән вакыттан алып Зәрид үзәнен* кичкәнчегә кадәр 38 ел үтте. Ул вакыт эчендә, Йәһвә ант иткәнчә, халык арасында сугышка яраклы ир-атларның бөтен буыны вафат булды.+ 15 Аларны халык арасыннан юк итәр өчен, Йәһвәнең кулы аларга каршы булды, һәм алар үлеп бетте.+
16 Халык арасында сугышка яраклы бөтен ир-атлар үлгәч,+ 17 Йәһвә миңа тагын болай диде: 18 „Бүген сез Моаб җире, ягъни Ар яныннан үтеп китәргә тиеш. 19 Амунлыларга якынлашкач, аларны борчымагыз һәм котыртмагыз, чөнки амунлылар җирен мин сезгә биләмә итеп бирмәячәкмен. Мин бит аны Лут токымнарына биләмә итеп бирдем.+ 20 Ул да рефалылар+ җире дип санала иде. (Анда элек рефалылар яши иде һәм амунлылар аларны зәмзумиләр дип атый иде. 21 Алар көчле, күпсанлы һәм анаклылар+ кебек озын буйлы халык иде, ләкин Йәһвә аларны амунлылар алдында кырып бетерде, һәм тегеләр аларны басып алып, аларның җирләрендә яши башлады. 22 Ул хәзер Сәгыйрдә яшәгән Иса́у токымнары өчен дә шулай эшләде.+ Ул хорлыларны аларның кулына бирде, һәм тегеләре аларны юк итеп,+ аларның җирләрендә бүгенге көнгә кадәр яши. 23 Ә авлылар Га́заның+ тирә-ягында яшәгән иде. Соңыннан Кафтурдан*+ килгән кафтурлылар аларны юк итте һәм аларның җирләрендә яши башлады.)
24 Кузгалыгыз һәм Арно́н үзәнен*+ кичегез. Менә, мин сезнең кулга Хишбу́н патшасы аморлы Сихонны+ бирәм. Аның белән сугышып, җирен яулый башлагыз. 25 Шушы көннән башлап мин күкләр астындагы сезнең турында ишеткән бар халыкларны сездән курка һәм котлары алына торган итәрмен. Алар сезнең аркада борчуга төшәр һәм калтырар“.*+
26 Шунда мин Кадиму́т+ чүленнән Хишбун патшасы Сихонга тынычлык турында хәбәр белән кешеләр җибәрдем:+ 27 „Миңа җирең аша үтәргә рөхсәт ит. Мин, уңга да, сулга да борылмыйча, юлдан барырмын.+ 28 Ризыкны синнән акчага сатып алып ашармын һәм эчәчәк су өчен дә түләрмен. Миңа үтеп китәргә генә рөхсәт ит. 29 Мин Үрдүнне кичеп, Аллаһыбыз Йәһвә безгә бирәчәк җиргә керәчәкмен. Сәгыйрдә яшәүче Исау токымнары һәм Арда яшәүче моаблылар да миңа үз җирләреннән үтәргә рөхсәт итте“. 30 Ләкин Хишбун патшасы Сихо́н безгә үтәргә бирмәде, чөнки Аллаһыгыз Йәһвә, аны сезнең кулга бирер өчен (һәм ул нәкъ шулай эшләде дә),+ аңа үҗәт рухлы+ һәм каты йөрәкле булып китәргә рөхсәт итте.
31 Шунда Йәһвә миңа: „Менә, мин инде Сихонны һәм аның җирен сиңа бирә башладым. Аның җирен яуларга кереш“+,— диде. 32 Сихон үзенең бар халкын ияртеп, безнең белән Яһа́с янына сугышырга килгәч,+ 33 Аллаһыбыз Йәһвә аны безнең кулга тапшырды, һәм без аны, аның улларын һәм бөтен халкын тар-мар иттек. 34 Шул вакытта без аның бөтен шәһәрләрен басып алдык һәм һәр шәһәрне, андагы ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны юк иттек. Беркемне дә исән калдырмадык.+ 35 Без үзебезгә басып алган шәһәрләрдән мал-туарны һәм табышны гына алдык. 36 Арнон үзәне* кырыендагы Аругырдан+ (шул исәптән үзәндәге шәһәрдән) Гиладка кадәр без яулый алмаслык бер шәһәр дә булмады. Аллаһыбыз Йәһвә аларның бөтенесен безнең кулга тапшырды.+ 37 Әмма сез амунлылар җиренә,+ Йаббо́к+ үзәненең* кырыена, таулы җирнең шәһәрләренә һәм Аллаһыгыз Йәһвә тыйган башка бер җиргә дә якынлашмадыгыз.
3 Аннары без борылып, Баша́н юлы белән киттек. Ә Башан патшасы Ог бөтен халкы белән Әдрә́й янында безгә каршы сугышыр өчен чыкты.+ 2 Шунда Йәһвә миңа болай диде: „Аңардан курыкма, чөнки мин аны, аның бар халкын һәм аның җирен синең кулыңа бирәм, һәм син аңа Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең“. 3 Һәм Аллаһыбыз Йәһвә Башан патшасы Огны да, бөтен халкы белән бергә, безнең кулга бирде, һәм без аларны кырып бетердек, аның халкыннан берәү дә исән калмады. 4 Аннары без аның бөтен шәһәрләрен басып алдык. Без яулап алмаган бер шәһәр дә калмады. Без 60 шәһәрне, бөтен Әргү́б өлкәсен, Башандагы Ог патшалыгын басып алдык.+ 5 Бөтен бу шәһәрләр биек диварлар, капкалар һәм бикләр белән ныгытылган иде. Без шулай ук күп кенә авылларны да яулап алдык. 6 Әмма без аларны юк иттек,+ аларга Хишбу́н патшасы Сихонга эшләгәнне эшләдек: һәр шәһәрне җимердек, ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны кырып бетердек.+ 7 Ә шәһәрләрдәге бөтен мал-туарны һәм табышны үзебезгә алдык.
8 Шул вакытта без Үрдү́н өлкәсендә ике аморлы патшаның җирен+ — Арно́н үзәненнән* алып Хәрму́н тавына кадәрге җирне басып алдык+ 9 (сидонлылар бу тауны Сирио́н дип, ә аморлылар Сени́р дип атыйлар иде). 10 Шулай ук без яссы тауның бөтен шәһәрләрен, бөтен Гиладны һәм Башандагы Ог патшалыгының шәһәрләренә — Сәлкә́ белән Әдрәйгә+ — кадәр бөтен Башанны яулап алдык. 11 Башан патшасы Ог рефалыларның соңгысы иде. Аның табуты тимердән* ясалган иде, һәм ул әле дә — амунлылар шәһәре Рабаһта. Кабул ителгән үлчәм буенча, аның озынлыгы тугыз терсәк,* киңлеге дүрт терсәк. 12 Шул вакытта без бу җиргә ия булдык. Бу җир Арно́н үзәне* янындагы Аругырдан+ башлана һәм үз эченә таулы җир Гиладның яртысын ала. Мин андагы шәһәрләрне рубинлыларга һәм гәдлеләргә бирдем.+ 13 Гиладның икенче өлешен һәм бөтен Башанны — Ог патшалыгын мин Манашше́ кабиләсенең яртысына бирдем.+ Башанның бөтен Әргү́б өлкәсе рефалылар җире буларак билгеле иде.
14 Манашше улы Йәһи́р+ гашурлылар һәм магахлыларның+ чикләренә кадәр бөтен Әргүб өлкәсен+ яулап алды һәм Башанның шул авылларын үз исеме белән Һабу́т-йәһи́р*+ дип атады. Алар бүгенге көнгә кадәр шулай атала. 15 Мин Гиладны Маһирга бирдем.+ 16 Рубинлылар белән гәдлеләргә+ мин Гиладтан алып Арнон үзәненә* кадәрге (бу үзәннең уртасы чик булып тора) һәм амунлылар чиге булып торган Йаббо́к үзәненә кадәрге җирне бирдем. 17 Шулай ук Арабаны, Үрдүнне һәм аның ярын — Киннереттан алып Пәсгә́х итәге кырыендагы Араба́ диңгезенә, ягъни Тозлы диңгезгә* кадәрге чик буе җирләренең көнчыгыш ягын бирдем.+
18 Шунда мин сезгә мондый әмер бирдем: „Аллаһыгыз Йәһвә бу җирне сезгә биләп алыр өчен бирде. Барлык кыю ир-атларыгыз кораллансын һәм кардәшләрегез — исраиллеләр алдыннан елганы кичсен.+ 19 Хатыннарыгыз, балаларыгыз һәм мал-туарыгыз гына (мин беләм: сезнең мал-туарыгыз бик күп) мин сезгә биргән шәһәрләрдә калсын. 20 Сез исә, Йәһвә сезгә тынычлык биргән кебек, кардәшләрегезгә дә тынычлык биргәнчегә кадәр һәм алар да Аллаһыгыз Йәһвә аларга Үрдүннең икенче ягында бирәчәк җиргә ия булганчыга кадәр, алар алдыннан барыгыз. Аннары һәрберегез мин сезгә биргән биләмәсенә кайтыр“.+
21 Шул вакытта мин Йошуага+ мондый әмер бирдем: „Син Аллаһыгыз Йәһвәнең бу ике патша белән ни эшләгәнен үз күзләрең белән күрдең. Йәһвә син барачак бөтен патшалыклар белән дә шулай ук эшләр.+ 22 Алардан курыкмагыз, чөнки сезнең өчен Аллаһыгыз Йәһвә сугыша“.+
23 Шунда мин Йәһвәдән болай дип үтендем: 24 „И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, син хезмәтчеңә үз бөеклегеңне һәм көчле кулыңны күрсәтә башладың,+ чөнки нинди илаһ күкләрдә я җирдә, синең кебек, шундый куәтле эшләр башкара?+ 25 Зинһар, миңа елганы кичәргә һәм Үрдүннең аръягындагы яхшы җирне — бу таулы яхшы җирне һәм Ливанны+ күрергә рөхсәт итче“. 26 Ләкин Йәһвә сезнең аркада миңа һаман да ачулы иде+ һәм мине тыңламады. Йәһвә миңа болай диде: „Җитәр! Бу турыда миңа бүтән сөйләмә. 27 Бар, Пәсгәх башына мен+ дә көнбатышка һәм төньякка, көньякка һәм көнчыгышка кара һәм бу җирне күздән кичереп чык, чөнки син Үрдүн аша үтмәячәксең.+ 28 Йошуаны башлык итеп билгелә,+ аның рухын күтәреп, аны ныгыт, чөнки ул бу халык алдыннан елганы кичәр,+ һәм ул аларны син күздән кичерәчәк җирне мирас итеп алыр өчен алып барачак“. 29 Моның барысы без Бәйтпигу́р алдындагы үзәндә+ яшәгәндә булды.
4 Хәзер исә, Исраи́л, тыңла, мин сиңа күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне өйрәтермен. Исән булыр өчен+ һәм ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвә сезгә биргән җиргә кереп, аны биләп алыр өчен, аларны үтәгез. 2 Мин үтәргә кушкан сүзләргә сез бернәрсә өстәргә дә, алардан бернәрсә алып куярга да тиеш түгел.+ Шулчак Аллаһыгыз Йәһвәнең мин сезгә үтәргә кушкан боерыкларын үтәрсез.
3 Пигу́р Багалы белән бәйле очракта Йәһвәнең ни эшләгәнен сез үз күзләрегез белән күрдегез. Аллаһыгыз Йәһвә Пигур Багалына ияргән һәр кешене арагыздан юк итте.+ 4 Ә сез, Аллаһыгыз Йәһвәгә нык тотынганнар, бүген барыгыз да исән. 5 Менә, сез үзегез биләп алачак җирдә күрсәтмәләр белән хөкемнәрне+ үти алсын өчен, мин, Аллаһым Йәһвә миңа боерганча, аларны сезгә өйрәтәм. 6 Сез аларны җентекләп үтәргә тиеш,+ чөнки шулай эшләп, сез барлык бу күрсәтмәләр турында ишетәчәк халыклар алдында үзегездә зирәклек+ һәм аңлау сәләте+ барлыгын күрсәтерсез, һәм алар: „Бу бөек милләт, һичшиксез, зирәк һәм аңлау сәләтенә ия халык“,— дияр.+ 7 Чөнки нинди бөек халыкның, безнеке кебек, кайчан гына чакырсак та безгә якын булган Аллаһыбыз Йәһвә кебек, илаһлары бар?+ 8 Һәм нинди бөек халыкның мин сезгә бүген биргән бөтен шушы канунга тиң гадел* күрсәтмәләре һәм хөкемнәре бар?+
9 Сак булыгыз һәм үзегезне* игътибар белән күзәтеп торыгыз: үз күзләрегез белән күргән нәрсәләр онытылмасын һәм гомерегезнең барлык көннәрендә күңелегездә калсын. Сез шулай ук боларны үз балаларыгызга һәм оныкларыгызга сөйләргә тиеш.+ 10 Сез Аллаһыгыз Йәһвә алдында Хоре́б янында торган көнне Йәһвә миңа болай диде: „Халык минем сүзләремне ишетсен өчен+ һәм җирдә яшәгән бар көннәрендә мине тирән хөрмәт итәргә өйрәнсен өчен+ һәм үз улларын өйрәтә алсын өчен,+ аларны яныма җый“.
11 Шунда сез тау итәге янына килеп бастыгыз, ә тауны күкләргә кадәр күтәрелгән ут ялмап алган иде. Анда караңгылык һәм куе кара болыт иде.+ 12 Һәм Йәһвә сезгә ут эченнән сөйли башлады.+ Сез сүзләрне ишеттегез, ләкин утта бернәрсә дә күрмәдегез,+ аннан тавыш кына килә иде.+ 13 Ул сезгә үтәргә боерган килешүенең таләпләрен+ — Ун әмерне*+ игълан итте. Аннан соң ул аларны ике таш тактага язып бирде.+ 14 Шул вакытта Йәһвә миңа сезгә күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне өйрәтергә кушты. Сез аларны биләп алырга дип керәчәк җирдә үтәргә тиеш.
15 Йәһвә Хореб янында сезгә ут эченнән сөйләгән көнне сез утта һичнәрсә күрмәдегез. Шуңа күрә үзегезне* игътибар белән күзәтеп торыгыз. 16 Бозык эш кылып, һичнәрсәнең потын кисеп ясамагыз: ир-атның я хатын-кызның сурәтен,+ 17 җирдәге берәр хайванның я күктә очып йөрүче берәр кошның сурәтен,+ 18 җирдә шуышып йөрүче берәр тереклекнең я суларда йөзеп йөрүче берәр балыкның сурәтен ясамагыз.+ 19 Һәм күкләргә карап кояшны, айны һәм йолдызларны — бөтен күк гаскәрен күргәндә, вәсвәсәгә бирелмәгез һәм аларга сәҗдә кылып, хезмәт итмәгез.+ Аллаһыгыз Йәһвә аларны күкләр астындагы бөтен халыкларга биргән. 20 Ләкин сезне Йәһвә, сез аның шәхси милке*+ булып китсен өчен (ә бүген нәкъ шулай), чуен эретү миченнән — Мисырдан алып чыкты.
21 Йәһвәнең сезнең аркада миңа ачуы чыкты,+ һәм ул миңа Үрдүнне кичеп, Аллаһыгыз Йәһвә сезгә мирас итеп бирәчәк яхшы җиргә кермәячәксең дип ант итте.+ 22 Мин шушы җирдә үләчәкмен. Мин Үрдүнне кичмәячәкмен,+ әмма сез кичәрсез һәм шул яхшы җиргә ия булырсыз. 23 Сак булыгыз, Аллаһыгыз Йәһвә сезнең белән төзегән килешүне онытмагыз+ һәм берәр нәрсәгә охшаш потлар ясамагыз. Аллаһыгыз Йәһвә тыйган эш бит бу.+ 24 Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә — йотып алучы ут ул,+ җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+
25 Балаларыгыз һәм оныкларыгыз туып һәм шул җирдә озак яшәп, сез бозык эшләр кылсагыз һәм берәр төрле пот ясасагыз+ һәм шулай итеп Аллаһыгыз Йәһвә күзендә явызлык эшләп, аның күңелен рәнҗетсәгез*+ — 26 мин күкләр белән җирне сезгә каршы шаһитләр булырга чакырам — сез Үрдүнне кичкәч, биләп алачак җирдән һичшиксез бик тиз юк булачаксыз. Сез анда озак калмаячаксыз, ә тулысынча юк ителәчәксез.+ 27 Йәһвә сезне халыклар арасына таратыр,+ һәм Йәһвә сезне куган халыклар арасында бик азларыгыз гына исән калыр.+ 28 Анда сез кеше кулы ясаган агач һәм таш илаһларга — күрә дә, ишетә дә, ашый да, ис сизә дә алмаган илаһларга хезмәт итәчәксез.+
29 Әгәр анда Аллаһыгыз Йәһвәне эзли башласагыз һәм аны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән эзләсәгез,+ сез, һичшиксез, аны табачаксыз.+ 30 Соңрак барлык бу нәрсәләр сездә үтәлеп, зур газап кичергән чагыгызда, сез Аллаһыгыз Йәһвәгә кайтырсыз һәм аны тыңларсыз.+ 31 Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә — шәфкатьле Аллаһы.+ Ул сезне калдырмаячак һәм юк итмәячәк, ул сезнең ата-бабаларыгызга үтәргә ант иткән килешүне онытмаячак.+
32 Хәзер исә элекке көннәр — Аллаһы җирдә кешене барлыкка китергән көннән алып сезгә кадәрге көннәр турында сорашыгыз; күкләрнең бер кырыеннан икенчесенә кадәр эзләп карагыз. Андый бөек нәрсәнең кайчан да булса булганы я моңа охшаш нәрсәнең кайчан да булса ишетелгәне бармы икән?+ 33 Сезнең кебек, Аллаһының ут эченнән килгән тавышын ишеткән һәм исән калган берәр халык бармы?+ 34 Һәм кайчан да булса Аллаһының башка халык арасыннан хөкемнәр,* галәмәтләр, могҗизалар,+ сугыш,+ куәтле һәм кодрәтле кул,+ коточкыч эшләр+ белән үзенә халык алып чыгарга тырышканы булдымы? Ә сезнең өчен Аллаһыгыз Йәһвә боларны Мисырда күз алдыгызда эшләде. 35 Сезгә бу нәрсәләр сез Йәһвәнең хак Аллаһы икәнен,+ бүтән Аллаһы юк+ икәнен белсен өчен күрсәтелде. 36 Сезне төзәтер өчен ул күкләрдән сезгә үз тавышын ишеттерде һәм җирдә үзенең бөек утын күрергә бирде, һәм сез аның ут эченнән килгән сүзләрен ишеттегез.+
37 Ул, сезнең ата-бабаларыгызны яратканга һәм аларның токымнарын* үз халкы итеп сайлаганга,+ үзе сезне үзенең бөек көче белән Мисырдан чыгарды. 38 Сезне үзегездән бөегрәк һәм көчлерәк халыкларның җиренә китереп, аны сезгә мирас итеп бирер өчен, ул аларны сезнең алдыгыздан куды. Һәм бүген бу нәкъ шулай.+ 39 Шуңа күрә Йәһвәнең күкләрдә дә, җирдә дә Аллаһы икәнен белегез һәм күңелегезгә салып куегыз.+ Бүтән Аллаһы юк.+ 40 Мин бүген сезгә тотарга кушкан күрсәтмәләрне һәм әмерләрне үтәгез. Шулчак үзегезгә дә, токымнарыгызга да яхшы булыр һәм Аллаһыгыз Йәһвә үзегезгә бирәчәк җирдә озак яшәрсез».+
41 Шул вакытта Муса Үрдүннең көнчыгыш ягында өч шәһәр аерып куйды.+ 42 Әгәр берәү икенче бер кешене ялгыш үтерсә, әмма элек аны нәфрәт итмәгән булса,+ ул бу шәһәрләрнең берсенә качарга һәм шунда яшәргә тиеш.+ 43 Рубинлылар өчен яссы таулыктагы чүлдә Бесе́р,+ гәдлеләр өчен Гиладтагы Раму́т+ һәм манашшелылар+ өчен Башандагы Гөлә́н+ шәһәрләре аерып куелды.
44 Менә Муса Исраил халкына биргән Канун.+ 45 Бу искә төшерүләрне, кагыйдәләрне һәм хөкемнәрне Муса исраиллеләргә Мисырдан чыкканнан соң,+ 46 Үрдү́н тирәсендә Бәйтпигу́р+ каршындагы үзәндә бирде. Бу Хишбунда+ яшәгән аморлылар патшасы Сихонның җире иде, аны Муса һәм исраиллеләр Мисырдан чыкканнан соң җиңде.+ 47 Алар аның җирен һәм Баша́н патшасы Огның+ — Үрдүннең көнчыгыш өлкәсендә яшәгән ике аморлы патшаның җирен яулап алды. 48 Бу җир Арно́н үзәне* кырыендагы Аругырдан+ Сиу́н, ягъни Хәрму́н тавына+ кадәр сузылган. 49 Ул шулай ук Пәсгә́х итәге кырыендагы Араба́ диңгезенә* кадәрге җирне — Үрдүннең көнчыгыш җирендәге бөтен Араба җирен үз эченә алган.+
5 Аннары Муса бөтен Исраилне чакырып, аларга болай диде: «Исраи́л, тыңла, мин бүген сезгә кагыйдәләр һәм хөкемнәр игълан итәм. Сез аларны өйрәнергә һәм җентекләп үтәргә тиеш. 2 Аллаһыбыз Йәһвә Хоре́б янында безнең белән килешү төзеде.+ 3 Йәһвә бу килешүне ата-бабаларыбыз белән түгел, ә безнең белән — бүген монда торучылар белән төзеде. 4 Йәһвә тауда ут эченнән сезнең белән йөзгә-йөз сөйләште.+ 5 Ул вакытта мин, сезгә Йәһвәнең сүзен тапшырыр өчен, Йәһвә белән сезнең арагызда тордым,+ чөнки сез ут аркасында курыктыгыз һәм тауга менмәдегез.+ Ул болай диде:
6 „Мин — Йәһвә, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Аллаһыгыз.+ 7 Миннән башка* һичнинди илаһларыгыз булмасын.+
8 Үзегезгә күктә, җирдә я суда булган нәрсәләрнең потын+ я сурәтен ясамагыз. 9 Аларга сәҗдә кылмагыз һәм хезмәт итмәгез,+ чөнки мин, сезнең Аллаһыгыз Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ Мине нәфрәт иткән аталарның кылган гөнаһларының нәтиҗәләрен мин улларына өченче һәм дүртенче буынга кадәр татырга бирәм.+ 10 Ә мине яратучыларга һәм әмерләремне үтәүчеләргә меңенче буыннарына кадәр тугры мәхәббәт күрсәтәм.
11 Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең исемен тиешсез рәвештә кулланмагыз,+ чөнки Йәһвә Үз исемен тиешсез рәвештә кулланган кешене җәзасыз калдырмас.+
12 Аллаһыгыз Йәһвә сезгә боерганча, Шимбә көнен тотыгыз, ул изге булсын.+ 13 Бөтен эшләрегезне алты көн эшләгез,+ 14 ә җиденче көн — Аллаһыгыз Йәһвәгә багышланган Шимбә.+ Үзегез дә, улыгыз да, кызыгыз да, колыгыз да, кол кызыгыз да, үгезегез дә, ишәгегез дә, бернинди йорт хайваныгыз да, шәһәрләрегездә яшәгән килмешәк тә+ һичнинди эш эшләмәсен,+ шулчак колыгыз һәм кол кызыгыз сезнең кебек ял итә алыр.+ 15 Мисыр җирендә үзегезнең кол булганыгызны һәм Аллаһыгыз Йәһвәнең сезне аннан кодрәтле һәм куәтле кулы белән чыгарганын онытмагыз.+ Шуңа күрә Аллаһыгыз Йәһвә сезгә Шимбә көнен тотарга кушты да.
16 Аллаһыгыз Йәһвә кушканча, әтиегезне һәм әниегезне хөрмәт итегез,+ шулчак Аллаһыгыз Йәһвә биргән җирдә озак һәм рәхәтләнеп яшәрсез.*+
20 Якыныгызга каршы ялган шаһитлек бирмәгез.+
21 Якыныгызның хатынына кызыкмагыз.+ Шулай ук якыныгызның йортына, аның басуына, колына, кол кызына, аның үгезенә, ишәгенә, якыныгызның һичнәрсәсенә нәфесегезне сузмагыз“.+
22 Бу әмерләрне Йәһвә сезнең бөтен җыелышыгызга тауда ут эченнән, болыттан һәм куе караңгылыктан каты тавыш белән әйтте+ һәм бүтән бернәрсә дә өстәмәде. Аннары ул аларны ике таш тактага язып, миңа бирде.+
23 Ләкин сез аның тавышын караңгылыктан ишетү белән, (ул вакытта тауны ут ялмап алган иде)+ сезнең кабиләләрегезнең бөтен башлыклары һәм өлкәннәр минем яныма килде. 24 Шунда сез әйттегез: „Менә, Аллаһыбыз Йәһвә безгә үз данын һәм бөеклеген күрсәтте, һәм без ут эченнән аның тавышын ишеттек.+ Бүген без Аллаһының кеше белән сөйләшә алганын һәм ул кешенең исән кала алганын күрдек.+ 25 Хәзер исә нигә безгә үләргә? Бу бөек утның безне йотуы бар бит. Әгәр Аллаһыбыз Йәһвәнең тавышын тагын ишетсәк, без, һичшиксез, үләрбез. 26 Чөнки тере Аллаһының ут эченнән сөйләгән тавышын безнең кебек ишеткән һәм исән калган берәр кеше бармы? 27 Син үзең, барып, Аллаһыбыз Йәһвәнең сөйләгән бар сүзләрен тыңларга тиеш. Аннары Аллаһыбыз Йәһвәнең бар сүзләрен безгә җиткерерсең, ә без тыңларбыз һәм әйткәннәрен үтәрбез“.+
28 Йәһвә сезнең сүзләрегезне ишетте, һәм Йәһвә миңа болай диде: „Бу халыкның әйткәннәрен ишеттем. Алар яхшы сүзләр әйтте.+ 29 Әгәр аларның йөрәкләрендә һәрвакыт мине тирән хөрмәт итәргә+ һәм әмерләремне үтәргә+ теләк булса иде! Шулчак алар белән һәм аларның уллары белән барысы да мәңге яхшы булыр иде.+ 30 Бар, аларга: „Чатырларыгызга кайтыгыз“,— дип әйт. 31 Ә үзең монда минем белән кал, һәм мин сиңа халыкка аңлатырга кирәк булган бар әмерләрне, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне сөйләрмен. Халык аларны мин аларга биләмәләре итеп бирәчәк җирдә үтәсен“. 32 Шулай итеп, барысын Аллаһыгыз Йәһвә кушканча эшләгез.+ Уңга да, сулга да тайпылмагыз.+ 33 Аллаһыгыз Йәһвә кушкан юлдан барыгыз.+ Шулчак исән булырсыз һәм үзегез биләп алачак җирдә рәхәтлектә озын гомер кичерерсез.+
6 Аллаһыгыз Йәһвә сезгә өйрәтергә кушкан һәм сез Үрдүнне кичеп, биләп аласы җиргә кергәч үтәргә тиешле әмерләр, күрсәтмәләр һәм хөкемнәр менә шушы. 2 Алар сезгә үзегез дә, улларыгыз да, оныкларыгыз да+ гомерегезнең бар көннәрендә Аллаһыгыз Йәһвәне тирән хөрмәт итеп һәм аның мин сезгә үтәргә кушкан бар кагыйдәләрен һәм әмерләрен тотып озак яшәсен өчен бирелде.+ 3 И Исраи́л, аларны тыңла һәм җентекләп үтә. Шулчак, ата-бабаларыңның Аллаһысы Йәһвә вәгъдә иткәнчә, сөт белән бал аккан җирдә рәхәтләнеп яшәрсең һәм ишәеп китәрсең.
4 Тыңла, и Исраил: безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә.+ 5 Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның*+ һәм бөтен кодрәтең*+ белән ярат. 6 Мин бүген сиңа үтәргә кушкан бу сүзләр синең йөрәгеңдә булырга тиеш, 7 һәм син аларны балаларыңның күңеленә салырга*+ һәм алар турында өеңдә утырганда, юлда барганда, ятканда һәм торганда сөйләргә тиеш.+ 8 Шушы сүзләрне кулыңа искә төшерүләрне бәйләгәндәй бәйлә, һәм алар маңгаеңда тасма сыман булырга тиеш.+ 9 Аларны өеңнең ишек яңакларына һәм үзеңнең капкаларыңа язып куй.
10 Аллаһың Йәһвә сине ата-бабаларың Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка токымнарына бирергә ант иткән җиргә китерер+ һәм сиңа үзең төземәгән бөек һәм матур шәһәрләр,+ 11 үзең эшләп тапмаган төрле яхшы нәрсәләр белән тулы йортлар, үзең уеп ясамаган су чокырлары, үзең утыртмаган йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары булган җир бирер. Һәм син анда ашап туенгач,+ 12 сак бул, үзеңне Мисыр җиреннән — коллык йортыннан алып чыккан Йәһвәне онытма.+ 13 Аллаһың Йәһвәне тирән хөрмәт ит,+ аңа хезмәт ит+ һәм аның исеме белән ант ит.+ 14 Башка илаһларга — сезнең тирәгездәге халыкларның илаһларына иярмәгез,+ 15 чөнки арагыздагы Аллаһыгыз Йәһвә — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ Юкса Аллаһыгыз Йәһвәнең сезгә ачуы кабыныр,+ һәм ул сезне җир йөзеннән юк итәр.+
16 Аллаһыгыз Йәһвәне Масса́һ янында сынаган+ кебек сынамагыз.+ 17 Аллаһыгыз Йәһвәнең сезгә үтәргә кушкан әмерләрен, искә төшерүләрен һәм күрсәтмәләрен җентекләп үтәгез. 18 Сез Йәһвә күзендә дөрес һәм яхшы булганны эшләргә тиеш, шулчак сезнең белән барысы да яхшы булыр, һәм сез Йәһвә ата-бабаларыгызга ант иткән җиргә кереп, аны биләп алырсыз.+ 19 Сез, Йәһвә вәгъдә иткәнчә, бар дошманнарыгызны куып чыгарырсыз.+
20 Киләчәктә улың синнән: „Ни өчен Аллаһыбыз Йәһвә сезгә бу искә төшерүләрне, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне бирде?“ — дип сораса, 21 син улыңа болай диярсең: „Без Мисырда фиргавеннең коллары идек, ләкин Йәһвә безне Мисырдан куәтле кулы белән алып чыкты. 22 Йәһвә безнең күз алдында Мисырга, фиргавенгә һәм аның бөтен йортына бөек һәм һәлакәтле галәмәтләр һәм могҗизалар җибәрде.+ 23 Ул безне аннан алып чыгып, безгә ата-бабаларыбызга ант иткән җирне бирер өчен, монда алып килде.+ 24 Без исән булсын өчен+ (ә бүген нәкъ шулай) һәм бар көннәребездә имин яшәсен өчен, Йәһвә безгә барлык бу күрсәтмәләрне үтәргә һәм Аллаһыбыз Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә кушты.+ 25 Әгәр Аллаһыбыз Йәһвәгә буйсынып, барлык бу әмерләрне нәкъ ул безгә кушканча үтәргә тырышсак, без тәкъва булырбыз“.+
7 Аллаһың Йәһвә син кереп, биләп алырга торган җиргә сине китергәч,+ ул синең алдан күпсанлы халыкларны да — синнән зуррак һәм көчлерәк җиде халыкны:+ хитлеләр, гиргәшлеләр, аморлылар,+ кәнганлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне+ куып чыгарыр.+ 2 Аллаһың Йәһвә аларны сиңа бирер, һәм син аларны тар-мар итәрсең.+ Син аларны кырып бетерергә тиеш.+ Алар белән бернинди килешү төземә, аларга илтифат күрсәтмә.+ 3 Алар белән бернинди никах килешүләре төземә.* Үз кызларыңны аларның улларына бирмә һәм аларның кызларын үз улларыңа алма.+ 4 Чөнки алар улларыңны Аллаһыдан алып китеп, башка илаһларга хезмәт итәргә тартыр.+ Шунда Йәһвәнең сезгә ачуы кабыныр, һәм ул сезне бик тиз юк итәр.+
5 Аларга менә нәрсә эшләгез: мәзбәхләрен* җимерегез, изге таш баганаларын+ ватыгыз, изге агач баганаларын*+ кисеп ташлагыз һәм потларын+ яндырыгыз. 6 Чөнки сез — Аллаһыгыз Йәһвә өчен изге халык, һәм Аллаһыгыз Йәһвә сезне җир йөзендәге барлык халыклар арасыннан үз халкы — махсус* милке итәр өчен сайлады.+
7 Йәһвә сезне сез бөтен халыклардан иң зуры булганга якын күреп сайладымы?+ Юк, сез бар халыклардан иң кечесе бит.+ 8 Йәһвә сезне яратты һәм ата-бабаларыгызга биргән антын тотты.+ Шуңа күрә Йәһвә сезне коллык йортыннан — Мисыр патшасы фиргавен кулыннан йолып алу өчен көчле кулы белән чыгарды.+ 9 Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең хак Аллаһы, тугры Аллаһы икәнен яхшы беләсез. Ул үз килешүен тота һәм үзен яратучыларга һәм әмерләрен үтәүчеләргә меңенче буынга кадәр тугры мәхәббәтен күрсәтә.+ 10 Ә үзен нәфрәт итүчеләргә ул тиешлесен ачыктан-ачык бирер, аларны юк итәр.+ Ул үзен нәфрәт итүчеләргә җәза бирүне озакка сузмас, ул аларга тиешлесен ачыктан-ачык бирер. 11 Шуңа күрә мин сезгә биргән әмерләрне, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне үтәгез.
12 Сез бу хөкемнәрне тыңлап, аларны үтәсәгез, Аллаһыгыз Йәһвә, ата-бабаларыгызга ант биргәнчә, үз килешүен тотар һәм сезгә тугры мәхәббәтен күрсәтер. 13 Ул сине яратыр, фатихалар һәм ишәйтер. Әйе, ул сине фатихалап, ата-бабаларыңа сиңа бирергә ант иткән җирдә+ сиңа күп балалар,+ мул уңыш, ашлык, яңа шәраб, май бирер+ һәм көтүләреңдә бозаулар һәм бәрәннәр үрчер. 14 Син бар халыкларга караганда күбрәк хәер-фатихалы булырсың.+ Араңда бер ир-ат та, хатын-кыз да баласыз булмас, мал-туарың да кысыр калмас.+ 15 Йәһвә синнән бөтен авыруларны ераклаштырыр һәм сиңа Мисырда билгеле булган коточкыч чирләрнең берсен дә китермәс,+ аларны ул сине нәфрәт итүчеләргә җибәрер. 16 Аллаһың Йәһвә сиңа биргән бар халыкларны син юк итәргә тиеш.+ Аларны кызганма,+ илаһларына хезмәт итмә,+ чөнки бу синең өчен тозак булыр.+
17 „Бу халыклар бездән зуррак. Мин аларны ничек куып җибәрә алыйм?“+ — дигән фикерең туса, 18 алардан курыкма.+ Аллаһың Йәһвәнең фиргавен һәм бөтен Мисыр белән нәрсә эшләгәнен исеңә төшер.+ 19 Шулай ук күзләрең күргән бөек хөкемнәрне,* Аллаһың Йәһвә сине азат итәр өчен кылган галәмәтләр белән могҗизаларны,+ аның куәтле һәм кодрәтле кулын исеңә төшер.+ Син курыккан барлык бу халыклар белән дә Йәһвә Аллаһың шулай эшләр.+ 20 Аллаһың Йәһвә аларга төшенкелек рухы* җибәрер. Һәм алар арасыннан исән калганнар+ һәм синнән яшеренгәннәр юк булыр. 21 Алар аркасында котың алынмасын, чөнки Аллаһың Йәһвә синең белән.+ Ул — бөек һәм курку-хөрмәт уятучы Аллаһы.+
22 Аллаһың Йәһвә бу халыкларны синнән аз-азлап куып җибәрәчәк.+ Кыргый хайваннар, күбәеп китеп, зыян китермәсен өчен, бу халыкларны тиз генә юк итмә. 23 Аллаһың Йәһвә аларны сиңа биреп, бер-бер артлы җиңәргә ярдәм итәр, һәм алар кырылып бетәр.+ 24 Ул аларның патшаларын синең кулыңа бирер,+ һәм син аларның исемнәрен күкләр астыннан бетерерсең.+ Син аларны юк итәрсең,+ беркем дә сиңа каршы тора алмас.+ 25 Аларның табынган илаһларының потларын утта яндыр.+ Потлар ясалган көмеш я алтын аркасында тозакка эләкмәс өчен, ул көмеш-алтынга кызыкма һәм аны үзеңә алма,+ чөнки ул — Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә.+ 26 Өеңә җирәнгеч нәрсә алып кайтма, юкса син дә аның кебек юк ителерсең. Аннан чиркан һәм аны нәфрәт ит, чөнки ул — юк ителергә тиешле нәрсә.
8 Мин бүген сезгә биргән бөтен әмерләрне тырышып үтәгез. Шулчак сез озак яшәрсез,+ ишәерсез һәм Йәһвә ата-бабаларыгызга ант иткән җиргә кереп, аны биләп алырсыз.+ 2 Аллаһың Йәһвә сине чүл буйлап 40 ел йөрткән озын юлны исеңдә тот.+ Ул сине, басынкыландырыр өчен һәм сынап,+ йөрәгеңдә нәрсә булганын+ һәм син аның әмерләрен үтәрсеңме, юкмы икәнен белер өчен, шулай йөртте. 3 Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән дә яши.+ Син моны белсен өчен, ул сине басынкыландырды, ач йөртте+ һәм үзең дә, аталарың да белмәгән ма́нна белән тукландырды.+ 4 Шушы 40 ел дәвамында кигән киемең тузмады, аякларың да шешмәде.+ 5 Син яхшы беләсең, кеше үз улын ничек төзәтсә, Аллаһың Йәһвә дә сине шулай төзәтте.+
6 Аллаһың Йәһвәнең әмерләрен үтәп, аның юлларыннан йөр һәм аны тирән хөрмәт ит. 7 Чөнки Аллаһың Йәһвә сине яхшы җиргә алып бара.+ Ул җир — су ташкыннары* булган җир, үзәнлекләрендә һәм таулы җирләрендә чишмәләр һәм тирән су чыганаклары аккан җир, 8 бодай һәм арпа, йөзем, инҗир һәм анар үскән җир,+ зәйтүн мае һәм бал булган җир.+ 9 Анда икмәк кытлыгы булмас, һичнәрсәгә мохтаҗ булмассың, ул җирләрнең ташларында тимер бар, һәм син аның тауларында бакыр чыгарырсың.
10 Туйганчы ашаганда, Аллаһың Йәһвәне үзеңә яхшы җир биргәне өчен макта.+ 11 Сак бул, Аллаһың Йәһвәне онытма, аның мин бүген сиңа үтәргә кушкан әмерләрен, хөкемнәрен һәм кагыйдәләрен үтәми калма. 12 Туйганчы ашаганда һәм яхшы йортлар төзеп анда яшәгәндә,+ 13 эре һәм вак терлегең үрчегәч, көмешең һәм алтының күбәйгәч һәм бар нәрсәң мул булгач, 14 йөрәгең горур булып китмәсен,+ һәм үзеңне Мисыр җиреннән — коллык йортыннан чыгарган Аллаһың Йәһвәне онытма.+ 15 Ул сине бөек һәм куркыныч чүлдә,+ агулы еланнар һәм чаяннар булган, сусыз коры җирләрдә йөртте. Ул каты кыядан су чыгарды+ 16 һәм, киләчәктә сиңа файда китерсен дип+ сине басынкыландырыр өчен+ һәм сынар өчен, чүлдә сине аталарың белмәгән ма́нна белән тукландырды.+ 17 Әгәр синең: „Бу байлыкны мин үз куәтем һәм үз кул көчем белән таптым“,— дигән уең туса,+ 18 онытма, Аллаһың Йәһвә, ата-бабаларыңа ант иткән килешүен үтәр өчен (ә бүген ул аны үти),+ сиңа байлык табарга куәт бирә.+
19 Әгәр сез кайчан да булса Аллаһыгыз Йәһвәне онытып, башка илаһларга иярсәгез, аларга хезмәт итеп сәҗдә кылсагыз, мин сезне бүген кисәтәм: сез, һичшиксез, юк булачаксыз.+ 20 Йәһвә алдыгыздан халыкларны ничек юк итеп барса, сез дә Аллаһыгыз Йәһвәне тыңламаганыгыз өчен шулай юк булырсыз.+
9 Исраи́л, тыңла! Син бүген Үрдүнне кичеп,+ үзеңнән бөегрәк һәм көчлерәк халыкларны,+ бөек һәм күкләргә кадәр ныгытылган* шәһәрләрне+ басып алырга барасың. 2 Андагы халык — анаклылар уллары+ көчле һәм озын буйлы, алар турында син беләсең һәм: „Ана́к улларына кем каршы тора ала?“ — диелгәнне ишеттең. 3 Шуңа күрә бел: Аллаһың Йәһвә синең алда барыр.+ Ул — йотып алучы ут,+ һәм ул аларны юк итәр. Ул аларны күз алдыңда буйсындырыр, һәм син аларны, нәкъ Йәһвә вәгъдә иткәнчә, тиз куып чыгарып, юк итә алырсың.+
4 Аллаһың Йәһвә аларны синең алдыңнан куып чыгаргач, күңелеңнән: „Йәһвә мине тәкъвалыгым өчен бу җирне биләп алырга алып килде“,— дип әйтмә.+ Юк, Йәһвә бу халыкларны синең алдыңнан аларның явызлыгы аркасында куа.+ 5 Син аларның җирен үзең тәкъва я йөрәгең намуслы булганга түгел, ә бу халыклар явыз булганга яулап алырга барасың. Аллаһың Йәһвә аларны синнән куа,+ чөнки Йәһвә ата-бабаларыңа — Ибраһим,+ Исхак+ һәм Ягъкубка+ ант иткән сүзен үти. 6 Шуңа күрә бел: Аллаһың Йәһвә бу яхшы җирне сиңа биләп алырга бирсә дә, сәбәбе синең тәкъва булуың түгел, син бит — үҗәт халык.+
7 Аллаһың Йәһвәне чүлдә ничек ярсытканыңны беркайчан да онытма, исеңдә тот.+ Мисыр җирен калдырган көннән алып бу җиргә килгәнчегә кадәр сез Йәһвәгә каршы гел баш күтәреп тордыгыз.+ 8 Хәтта Хоре́б янында да сез Йәһвәнең ачуын чыгардыгыз, һәм Йәһвә шулкадәр ярсыды ки, ул сезне юк итәргә әзер иде.+ 9 Таш такталар+ — Йәһвә сезнең белән төзегән килешү такталарын+ алырга дип тауга менгәч, мин тауда ашамый-эчми 40 көн һәм 40 төн булдым.+ 10 Шунда Йәһвә миңа үз кулы белән язган ике таш такта бирде. Ул такталарда Йәһвәнең сез җыелган көнне тауда ут эченнән сөйләгән бөтен сүзләре язылган иде.+ 11 Йәһвә 40 көн һәм 40 төн ахырында миңа ике таш такта — килешү такталарын бирде. 12 Йәһвә болай диде: „Тор, тизрәк аска төш, чөнки синең Мисырдан чыгарган халкың кабахәтлек кыла.+ Алар мин барырга кушкан юлдан тиз тайпылды. Алар үзләренә пот* ясады“.+ 13 Аннары Йәһвә миңа болай диде: „Мин күреп торам: бу халык үҗәт. + 14 Мине туктатам димә. Мин аларны юк итеп, аларның исемнәрен күкләр астыннан бетерермен, ә синнән алардан көчлерәк һәм зуррак халык булдырырмын“.+
15 Шунда мин кулларыма ике килешү тактасын тоттым да,+ борылып, таудан төшеп киттем, ә тау ут эчендә иде.+ 16 Карасам, ни күрим, сез Аллаһыгыз Йәһвәгә каршы гөнаһ кылгансыз! Сез үзегезгә бозау* ясагансыз. Йәһвә сезгә барырга кушкан юлдан тиз тайпылгансыз.+ 17 Мин ике кулым белән ике таш тактаны алдым да аларны сезнең күз алдыгызда бәреп ваттым.+ 18 Аннары яңадан Йәһвә алдына йөзтүбән капландым һәм аның алдында 40 көн һәм 40 төн яттым. Сез Йәһвә күзендә явыз булганны эшләп һәм аның күңелен рәнҗетеп,* гөнаһ кылуыгыз аркасында мин ашамадым да, эчмәдем дә.+ 19 Йәһвәнең сезгә каты ачуы чыкканга, минем котым алынды,+ чөнки ул сезне юк итәргә әзер иде. Әмма Йәһвә бу юлы да мине тыңлады.+
20 Йәһвәнең Һарунга ачуы шулкадәр көчле булды ки, ул аны юк итәргә әзер иде,+ ләкин мин шул вакытта Һарун өчен дә ялвардым. 21 Шунда мин бозауны+ — сез ясап гөнаһка төшкән нәрсәне алдым да утта яндырдым. Мин аны ваттым һәм тузанга әйләнгәнче вакладым, мин бу тузанны таудан аккан су агымына ташладым.+
22 Аннары сез шулай ук Табира́+ янында, Масса́һ+ янында һәм Кыйбру́т-һатава+ янында Йәһвәнең ачуын чыгардыгыз. 23 Йәһвә сезгә: „Барыгыз һәм мин сезгә бирәчәк бу җирне биләп алыгыз!“ — диеп, сезне Кады́ш-барниадан+ җибәргәч, сез Аллаһыгыз Йәһвәнең боерыгына кабат каршы чыктыгыз,+ аңа иман итмәдегез+ һәм аңа буйсынмадыгыз. 24 Мин сезне белгәннән бирле, сез Йәһвәгә каршы баш күтәрәсез.
25 Шулай итеп, мин Йәһвә алдына йөзтүбән капландым һәм аның алдында 40 көн һәм 40 төн яттым.+ Йәһвә сезне юк итәм дигәнгә, мин йөзтүбән капландым. 26 Мин Йәһвәдән болай дип үтенә башладым: „И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, үз халкыңны юкка чыгарма. Алар синең шәхси милкең* бит,+ син аны үз бөеклегең белән йолып алдың һәм көчле кулың белән Мисырдан чыгардың.+ 27 Хезмәтчеләрең Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубны исеңә төшер.+ Бу халыкның кирелегенә, аларның явызлыгына һәм гөнаһына игътибар итмә.+ 28 Юкса син безне алып чыккан җирнең халкы: „Йәһвә аларны үзләренә вәгъдә иткән җиргә алып бара алмаган һәм аларны нәфрәт иткәнгә чүлдә үтерер өчен аларны моннан чыгарган“,— дип әйтер.+ 29 Алар бит — синең халкың һәм син бөек көчең һәм куәтле кулың белән алып чыккан+ шәхси милкең“.*+
10 Шул вакытта Йәһвә миңа әйтте: „Үзеңә беренче таш такталарга охшаш ике таш такта яса,+ һәм тауга минем яныма мен. Шулай ук үзеңә агач сандык* яса. 2 Мин ул такталарга син ваткан беренче такталарда булган сүзләрне язармын, һәм син аларны сандыкка сал“. 3 Шунда мин сәрви* агачыннан сандык һәм беренче таш такталарга охшаш ике таш такта ясадым һәм шушы такталарны кулыма тотып, тауга мендем.+ 4 Ул бу такталарга элек язган сүзләрне+ — Ун әмерне*+ язды. Аларны Йәһвә сез җыелган көнне+ тауда ут эченнән сөйләгән иде.+ Йәһвә аларны миңа бирде. 5 Аннары мин борылып таудан төшеп киттем+ һәм, Йәһвә миңа боерганча, бу такталарны үзем ясаган сандыкка саклар өчен салдым.
6 Аннары исраиллеләр Бәхиру́т-бәнә́-ягаканнан Мусирәткә китте. Анда Һарун вафат булды, һәм аны җирләделәр.+ Аның урынына улы Илгаза́р рухани булып хезмәт итә башлады.+ 7 Аннан алар Гөдгөдәгә китте, Гөдгөдәдән Йотбатага+ — су ташкыннары* аккан җиргә китте.
8 Шул вакытта Йәһвәнең килешүе сандыгын күчереп йөртер өчен,+ Йәһвә алдында хезмәт итәр өчен һәм халыкны Аллаһы исеменнән фатихалар өчен,+ Йәһвә Ле́ви+ кабиләсен аерып куйды. Алар бүгенгә кадәр шулай эшли дә. 9 Шуңа күрә Ле́вигә үз абый-энеләре белән өлеш я мирас бирелмәде. Аллаһыгыз Йәһвә аңа әйткәнчә, аның мирасы — Йәһвә.+ 10 Мин тауда элеккеге кебек 40 көн һәм 40 төн булдым,+ һәм Йәһвә мине бу юлы да тыңлады.+ Йәһвә сезне юк итәргә теләмәде. 11 Аннары Йәһвә миңа: „Халыкны юлга әзерләп, мин ата-бабаларына бирергә ант иткән җирне яулап алсыннар өчен, алар алдыннан бар“,— диде.+
12 И Исраи́л, Аллаһың Йәһвә синнән нәрсә таләп итә?+ Шуны гына: Аллаһың Йәһвәне тирән хөрмәт ит,+ аның бөтен юлларыннан йөр,+ аны ярат, Аллаһың Йәһвәгә бөтен йөрәгең һәм бөтен җаның* белән+ хезмәт ит 13 һәм Йәһвәнең мин сиңа бүген үз файдаң өчен үтәргә кушкан әмерләрен һәм кагыйдәләрен тот.+ 14 Менә, күкләр, хәтта күкләрнең күкләре,* җир һәм андагы бөтен нәрсә — Аллаһыгыз Йәһвәнеке.+ 15 Ләкин Йәһвә синең ата-бабаларыңа гына якынлашты һәм үз мәхәббәтен күрсәтте, һәм ул бөтен халыклардан аларның токымын — сине сайлады.+ Һәм бүген сез аныкы. 16 Хәзер үз йөрәкләрегезне сафландырыгыз*+ һәм шулкадәр кире беткән булмагыз.+ 17 Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә — аллалар Аллаһысы+ һәм раббылар Раббысы, бөек, куәтле һәм курку-хөрмәт уятучы Аллаһы, ул һәркемгә бертигез карый+ һәм ришвәт алмый. 18 Ул атасыз баланы* һәм тол хатынны гадел хөкем итә,+ килмешәкне ярата+ һәм аңа ризык белән кием бирә. 19 Сез дә килмешәкне яратырга тиеш, чөнки сез үзегез Мисыр җирендә килмешәкләр идегез.+
20 Аллаһың Йәһвәне тирән хөрмәт ит, аңа хезмәт ит,+ аңа нык тотын һәм аның исеме белән ант ит. 21 Аны гына макта.+ Ул синең Аллаһың, ул синең өчен үз күзләрең белән күргән барлык бу бөек һәм курку-хөрмәт уятучы эшләрне башкарды.+ 22 Синең ата-бабаларың Мисырга килгәндә 70 җан иде,+ ә хәзер Аллаһың Йәһвә сине күкләрдәге йолдызлардай күпсанлы итте.+
11 Син Аллаһың Йәһвәне яратырга,+ аның алдындагы бурычларыңны һәм аның кагыйдәләрен, хөкемнәрен һәм әмерләрен һәрвакыт үтәргә тиеш. 2 Сез яхшы беләсез, мин бүген Аллаһыгыз Йәһвәнең тәрбиясен,+ аның бөеклеген,+ аның куәтле һәм кодрәтле кулын+ белмәгән һәм күрмәгән улларыгызга түгел, ә сезгә мөрәҗәгать итәм. 3 Улларыгыз аның Мисырда Мисыр патшасы фиргавенгә һәм аның бөтен җиренә күрсәткән галәмәтләрен һәм кылган эшләрен+ 4 һәм Мисыр гаскәрләре, фиргавен атлары һәм аның хәрби арбалары сезнең арттан куганда, Йәһвәнең аларны Кызыл диңгез сулары белән каплаганын һәм мәңгегә* юк иткәнен күрмәгән.+ 5 Алар Аллаһының чүлдә сезнең өчен бу җиргә җиткәнчегә кадәр нәрсә эшләгәнен 6 һәм Руби́н кабиләсеннән Илиабның уллары Дата́н һәм Абира́м белән нәрсә эшләгәнен күрмәгән. Аларны, өйдәгеләрен, чатырларын һәм алар белән бергә булган кешеләрне һәм хайваннарны бөтен Исраилнең күз алдында җир ачылып йоткан бит.+ 7 Йәһвә кылган бөтен бу бөек эшләрне сез үз күзләрегез белән күрдегез.
8 Мин бүген биргән бөтен әмерләрне сез үтәргә тиеш, шулчак сез көчәерсез һәм бу җиргә кереп, аны яулап алырсыз 9 һәм Йәһвә ата-бабаларыгызга һәм аларның токымнарына* бирергә ант иткән җирдә+ — сөт белән бал аккан җирдә+ озак яшәрсез.+
10 Сез биләп алырга барган җир сез чыккан Мисыр җире кебек түгел. Мисырда сез орлык чәчеп, җирне, яшелчә бакчасын сугарган кебек, аякларыгыз белән сугара* идегез. 11 Ә сез кереп яулап алырга торган җир — таулар һәм үзәнлекләр җире.+ Ул күкләрдән яуган яңгыр суларына туена.+ 12 Ул — Аллаһыгыз Йәһвә кайгырткан җир. Елның башыннан алып ахырына хәтле Аллаһыгыз Йәһвәнең күзләре һәрвакыт шунда төбәлгән.
13 Мин сезгә тотарга кушкан әмерләремне тырышып үтәсәгез һәм Аллаһыгыз Йәһвәне яратып, аңа бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән хезмәт итсәгез,+ 14 ул* да җирегезгә үз вакытында яңгыр — көзге һәм язгы яңгыр бирер, һәм сез ашлык җыярсыз, сездә яңа шәраб һәм май булыр.+ 15 Кырларыгызда ул* мал-туарыгыз өчен үсемлекләр үстерер, һәм сез туйганчы ашарсыз.+ 16 Сак булыгыз, йөрәгегез алданып, юлдан язмагыз һәм башка илаһларга табынып сәҗдә кылмагыз.+ 17 Юкса сезгә Йәһвәнең ачуы кабыныр, һәм ул күкләрне ябар, шулчак яңгыр яумас,+ җир үз уңышын бирмәс, һәм сез Йәһвә сезгә бирәчәк яхшы җирдән тиз юк булырсыз.+
18 Сез минем бу сүзләремне йөрәкләрегезгә һәм җаннарыгызга* сеңдерергә һәм аларны кулыгызга искә төшерүләрне бәйләгәндәй бәйләргә тиеш, һәм алар маңгаегызда тасма сыман булсын.+ 19 Аларны балаларыгызга өйрәтегез: алар турында өегездә утырганда, юлда барганда, ятканда һәм торганда сөйләгез.+ 20 Аларны өегезнең ишек яңакларына һәм капкаларыгызга язып куегыз. 21 Шулчак үзегез дә, улларыгыз да Йәһвә ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән җирдә+ озак яшәрсез:+ күкләр җир өстендә күпме торса, шулкадәр яшәрсез.
22 Мин биргән бу әмерне җентекләп үтәсәгез һәм аны тотсагыз, ягъни Аллаһыгыз Йәһвәне яратсагыз,+ аның бар юлларыннан йөрсәгез һәм аңа тотынсагыз,+ 23 Йәһвә бөтен бу халыкларны сезнең алдан куып җибәрер,+ һәм сез үзегездән бөегрәк һәм зуррак халыкларны басып алырсыз.+ 24 Аякларыгыз баскан һәр җир сезнеке булып китәр.+ Сезнең чикләрегез чүлдән алып Ливанга кадәр, бөек елгадан — Евфрат елгасыннан алып көнбатыш диңгезгә* кадәр булыр.+ 25 Беркем дә сезгә каршы тора алмас.+ Аллаһыгыз Йәһвә, вәгъдә иткәнчә, сез барачак җирдәге халыкларны сездән курка һәм котлары алына торган итәр.+
26 Менә, мин сезгә бүген фатиха һәм каргыш тәкъдим итәм:+ 27 Аллаһыгыз Йәһвәнең мин сезгә бүген биргән әмерләренә буйсынсагыз, фатиха алырсыз,+ 28 ә Аллаһыгыз Йәһвәнең әмерләренә буйсынмасагыз+ һәм мин бүген сезгә барырга кушкан юлдан тайпылып, үзегез белмәгән илаһларга иярсәгез, каргыш алырсыз.
29 Аллаһыгыз Йәһвә сезне биләп аласы җиргә китергәч, сез бу фатиханы, Гәризи́м тавында, ә каргышны Гиба́л тавында игълан итәргә тиеш.+ 30 Бу таулар Үрдүннең икенче ягында — көнбатыш ягында, Арабада яшәүче кәнганлылар җирендә, Мөредәге зур агачлар янында, Гилгә́л каршысында урнашкан түгелме?+ 31 Сез, Аллаһыгыз Йәһвә бирәчәк җиргә кереп, аны биләп алыр өчен, Үрдүнне кичәсез.+ Аны биләп алгач һәм анда яши башлагач, 32 бүген мин биргән бөтен кагыйдәләрне һәм хөкемнәрне тырышып үтәгез.+
12 Ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвә сезгә биләмәгез итеп бирәчәк җирдә яшисе бөтен көннәрегездә сез тырышып үтәргә тиеш күрсәтмәләр һәм хөкемнәр менә мондый. 2 Сез басып алачак халыклар үз илаһларына хезмәт иткән бөтен урыннарны — югары таулардамы алар, я калкулыклардамы, я җәелеп үскән агачлар астындамы — тулысынча юк итегез.+ 3 Аларның мәзбәхләрен җимерегез, изге таш баганаларын ватыгыз,+ изге агач баганаларын* утта яндырыгыз һәм илаһларының потларын чапкалап ташлагыз,+ ул урыннан илаһларының исемнәрен үк бетерегез.+
4 Сез Аллаһыгыз Йәһвәгә алар кебек табынырга тиеш түгел.+ 5 Аллаһыгыз Йәһвә барлык кабиләләрегез арасында үз исемен урнаштырыр өчен һәм үзенә торыр өчен урын кайда сайласа, аңа табынырга шунда барыгыз.+ 6 Яндыру корбаннарыгызны,+ башка корбаннарыгызны, уннан бер өлешләрне,+ бүләкләрегезне,+ нәзер бүләкләрегезне, ирекле бүләкләрегезне,+ эре һәм вак терлекнең беренче балаларын+ шунда алып барыгыз. 7 Анда сез үзегез һәм өйдәгеләрегез Аллаһыгыз Йәһвә алдында ашарга+ һәм үзегезнең бар эшләрегезгә сөенергә тиеш,+ чөнки Аллаһыгыз Йәһвә сезне фатихалады.
8 Без бүген монда эш иткәндәй эш итмәгез. Хәзер бит һәркем үз күзлегеннән дөрес булганны эшли, 9 чөнки сез Аллаһыгыз Йәһвә сезгә бирәчәк яшәү урыныгызга+ һәм мирас-биләмәгезгә әле кермәдегез. 10 Сез Үрдүнне кичеп,+ Аллаһыгыз Йәһвә биләмәгез итеп бирәчәк җирдә яши башлагач, ул сезгә, һичшиксез, тирә-яктагы бар дошманнарыгыздан тынычлык бирер, һәм сез иминлектә яшәрсез.+ 11 Сез мин кушканнарның барысын: яндыру корбаннарыгызны, башка корбаннарыгызны, уннан бер өлешләрне,+ бүләкләрегезне һәм Йәһвәгә нәзер иткән һәр нәзер бүләгегезне Йәһвә Аллаһыгыз үз исеме өчен сайлаган урынга алып килерсез.+ 12 Аллаһыгыз Йәһвә алдында шатланыгыз,+ сезнең белән бергә улларыгыз, кызларыгыз, ир һәм хатын колларыгыз, сезнең белән өлеш я мирас бирелмәгәнгә шәһәрләрегездә яшәгән ле́виле+ шатлансын. 13 Сак бул, яндыру корбаннарыңны башка урында — күзең төшкән урында китермә.+ 14 Йәһвә кайсы кабиләң җирендә урын сайласа, яндыру корбаннарыңны шунда гына китер һәм шунда мин сиңа кушканнарның барысын эшлә.+
15 Ләкин ит ашыйсың килгән* чакта бар шәһәрләреңдә, Аллаһың Йәһвә сиңа биргән фатиха буенча, мал суеп аша.+ Нәҗес кеше дә, чиста кеше дә аны газәл я болан итен ашагандай ашый ала. 16 Әмма сез кан ашарга тиеш түгел.+ Аны, суны түккәндәй, җиргә түк.+ 17 Ашлыгың, яңа шәрабың һәм маеңның уннан бер өлешен, эре һәм вак терлекнең беренче балаларын,+ нәзер иткән нәзер бүләкләреңне, ирекле бүләкләреңне я башка бүләкләреңне шәһәрләреңдә ашама. 18 Боларны син — үзең, улың, кызың, ир һәм хатын хезмәтчең һәм шәһәрләреңдә яшәгән ле́виле — Аллаһың Йәһвә алдында Аллаһың Йәһвә сайлаган урында ашарга тиеш.+ Аллаһың Йәһвә алдында үзеңнең бар эшләреңә сөен. 19 Сак бул, үз җиреңдә яшәгән чакта ле́вилене кайгыртмый калма.+
20 Аллаһың Йәһвә, сиңа вәгъдә иткәнчә,+ җиреңне киңәйткәч,+ җаныңның ит ашыйсы килгәнгә: „Ит ашыйсым килә“,— дисәң, аны җаның теләгән вакытта ашый аласың.+ 21 Аллаһың Йәһвә үз исеме өчен сайлаган урын+ синнән ерак булса, мин сиңа боерганча, Йәһвә биргән теләсә нинди малыңны суй һәм аны җаның теләгән вакытта үз шәһәрләреңдә аша. 22 Син аны газәл һәм болан итен ашагандай ашый аласың;+ чиста кеше дә, нәҗес тә аны ашый ала. 23 Тик тәвәккәл бул: кан ашама,+ чөнки кан — җан ул,+ ите белән бергә җанын ашама. 24 Син кан ашарга тиеш түгел. Аны су түккәндәй җиргә түк.+ 25 Син аны ашарга тиеш түгел, шулчак үзеңә һәм балаларыңа яхшы булыр, чөнки син Йәһвә күзендә дөрес булганны эшлисең. 26 Йәһвә сайлаячак урынга барганда, изге нәрсәләреңне һәм нәзер бүләкләреңне генә ал. 27 Анда яндыру корбаннарыңны — ит һәм канны+ — Аллаһың Йәһвәнең мәзбәхендә китер. Корбаннарыңның канын Аллаһың Йәһвәнең мәзбәхе янында түк,+ ә итен ашый аласың.
28 Кара, мин сиңа боерган бөтен бу сүзләргә буйсын, шулчак үзеңә дә, улларыңа да һәрвакыт яхшы булыр, чөнки син Аллаһың Йәһвә күзендә яхшы һәм дөрес булганны эшлисең.
29 Аллаһың Йәһвә син басып аласы халыкларны юк иткәч+ һәм син аларның җирендә яши башлагач, 30 алар синең алдыңнан юк ителгәннән соң, сак бул: тозакка эләкмә. „Бу халыклар үз илаһларына ничек хезмәт иткән? Мин дә шулай ук эшләрмен“,— диеп, аларның илаһлары турында сорашма.+ 31 Аллаһың Йәһвәгә алай гыйбадәт кылма, чөнки алар үз илаһларына Йәһвә нәфрәт иткән һәр җирәнгеч нәрсәне эшли, алар хәтта үз улларын һәм кызларын үз илаһларына корбан итеп утта яндыра.+ 32 Мин сезгә кушкан бар сүзләрне тырышып үтәгез.+ Аларга бернәрсә өстәмәгез һәм алардан бернәрсәне алып куймагыз.+
13 Әгәр халкыңнан берәр пәйгамбәр я төшләр күреп киләчәкне әйтүче килеп чыкса һәм сиңа берәр билге я галәмәт белдерсә, 2 һәм ул сиңа әйткән билге я галәмәт чынга ашса, һәм ул син белмәгән илаһлар турында: „Әйдә, башка илаһларга иярик һәм аларга хезмәт итик“,— дисә, 3 бу пәйгамбәрнең я төш күрүченең сүзләрен тыңлама,+ чөнки Аллаһыгыз Йәһвә сезне Аллаһыгыз Йәһвәне бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән яратасызмы+ икәнен белер өчен сыный.+ 4 Аллаһыгыз Йәһвәгә иярегез, аны тирән хөрмәт итегез, аның әмерләрен үтәгез, аны тыңлагыз. Аңа гына хезмәт итегез һәм аңа гына нык тотыныгыз.+ 5 Ә ул пәйгамбәр я төш күрүче үтерелергә тиеш,+ чөнки ул сезне, Аллаһыгыз Йәһвә йөрергә кушкан юлдан яздырыр өчен, Аллаһыгыз Йәһвәгә каршы баш күтәрергә котырта. Аллаһыгыз бит сезне Мисыр җиреннән алып чыкты һәм сезне коллык йортыннан йолып алды. Арагыздан явызлыкны бетерегез.+
6 Әгәр абый-энең — әниеңнең улы, я улың, я кызың, я сөекле хатының, я иң якын* дустың сине яшертен генә вәсвәсәләргә тырышып: „Әйдә, башка илаһларга хезмәт итик“,— дисә,+ үзең дә, ата-бабаларың да белмәгән илаһларга, 7 җирнең бер читеннән икенчесенә кадәр яшәгән халыкларның — яныңда яшиме алар я ерактамы — илаһларына хезмәт итәргә чакырса, 8 син аңа бирешмә һәм аны тыңлама,+ аны жәлләмә дә, кызганма да, яклама да, 9 ә, һичшиксез, аны үтер.+ Аны үтерүдә синең кулың беренче, ә бөтен халыкның кулы синекеннән соң булсын.+ 10 Син аны ташлар атып үтерергә тиеш,+ чөнки ул сине Мисыр җиреннән — коллык йортыннан алып чыккан Аллаһың Йәһвәдән читләштерергә тырышты. 11 Шунда бөтен Исраи́л моны ишетеп, куркуга калыр, һәм араңда андый начар нәрсә бүтән беркайчан да эшләнмәс.+
12 Әгәр Аллаһың Йәһвә сиңа яулап алырга биргән шәһәрләреңнең берсендә син 13 яраксыз кешеләрнең үз шәһәрләрендә яшәүчеләрне Аллаһыдан алып китәргә тырышканын һәм сине үзең белмәгән башка илаһларга хезмәт итәргә чакырганын ишетсәң, 14 син бу турыда җентекләп сораштыр һәм моны тирәнтен тикшер.+ Һәм араңда андый кабахәтлекнең эшләнгәне расланса, 15 син, һичшиксез, ул шәһәрнең яшәүчеләрен кылыч белән үтерергә тиеш.+ Шәһәрне һәм андагы бөтен нәрсәне, шул исәптән мал-туарны, кылычтан кичереп юк ит.+ 16 Аннары шәһәрдә җыелган бөтен табышны аның мәйданына алып кил дә шәһәрне яндыр. Андагы табыш Аллаһың Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны кебек булыр. Ул хәрабәләр өеме булып калыр. Ул беркайчан да яңадан торгызылмас. 17 Йәһвә үзенең ялкынлы ачуын басып, сиңа шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтсен өчен һәм, ата-бабаларыңа ант иткәнчә, сине ишәйтсен өчен,+ юк ителүгә аерып куелган нәрсәләрдән үзеңә берни алма.+ 18 Мин бүген сиңа үтәргә кушкан бөтен әмерләрне үтәп Аллаһың Йәһвәгә буйсын һәм шулай итеп Аллаһың Йәһвә күзендә дөрес булганны эшлә.+
14 Сез — Аллаһыгыз Йәһвәнең уллары. Үлгән кеше хакына үзегезгә яра ясамагыз+ я кашларыгызны* кырмагыз.+ 2 Чөнки син Аллаһың Йәһвә өчен изге халык,+ һәм Йәһвә сине җир йөзендәге барлык халыклардан үз халкы — махсус* милке итәр өчен сайлады.+
3 Бернинди җирәнгеч нәрсәне ашама.+ 4 Сезгә менә мондый хайваннарны ашарга рөхсәт ителә:+ үгез, сарык, кәҗә, 5 болан, газәл, кыр кәҗәсе, кыргый кәҗә тәкәсе, җәйран, кыр сарыгы һәм тау сарыгы. 6 Сез тоягы икегә аерылган күшәүче һәркайсы хайванны ашый аласыз. 7 Әмма кайбер күшәүче яки тояклары икегә аерылган хайваннарны ашамагыз. Менә алар: дөя, куян һәм кыя даманы. Чөнки алар күшәүче, ләкин тояклары икегә аерылмаган. Алар сезнең өчен нәҗес.+ 8 Шулай ук дуңгыз, чөнки аның тоягы икегә аерылган, ләкин ул күшәми. Ул сезнең өчен нәҗес. Аларның итен ашамагыз һәм үләксәләренә кагылмагыз.
9 Суда яшәүче тереклекнең мондыйларын ашарга ярый: канатлары һәм тәңкәләре булган һәр нәрсәне ашый аласыз.+ 10 Ләкин канатлары һәм тәңкәләре булмаганнарын ашамагыз. Алар сезнең өчен нәҗес.
11 Сез һәркайсы чиста кошны ашый аласыз. 12 Ләкин боларны ашамагыз: бөркет, балыкчы карчыга, кара гриф,+ 13 кызыл тилгән, кара тилгән һәм башка тилгәннәрнең бар төрләре, 14 козгынның һәр төре, 15 тәвә кошы, ябалак, акчарлак, лачынның һәр төре, 16 кечкенә ябалак, колаклы ябалак, аккош, 17 баба кошы, гриф, баклан, 18 ләкләк, челәннең һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. 19 Җирдә мыж килгән канатлы һәр тереклек* сезнең өчен нәҗес. Аларны ашарга ярамый. 20 Һәркайсы очучы чиста тереклекне ашый аласыз.
21 Бернинди үлгән хайванны ашамагыз.+ Аны шәһәрләреңдә яшәгән килмешәккә бирә аласың, һәм ул аны ашый ала. Я аны чит ил кешесенә сатып була. Син бит Аллаһың Йәһвә өчен изге халык.
Кәҗә бәтиенең итен анасының сөтендә пешермә.+
22 Син ел саен кырда орлыгыңнан үскән һәр нәрсәнең уннан бер өлешен бирергә тиеш.+ 23 Ашлыгыңның, яңа шәрабыңның, маеңның уннан бер өлешен һәм эре һәм вак терлекнең беренче балаларын Аллаһың Йәһвә алдында ул үзенең исеме өчен сайлаган урында аша.+ Шулай итеп син Аллаһың Йәһвәне һәрвакыт тирән хөрмәт итәргә өйрәнерсең.+
24 Ләкин Аллаһың Йәһвә үзенең исеме өчен сайлаган урын+ синнән ерак булса һәм, Аллаһың Йәһвә сине фатихалаганга, ул бүләкләрне анда алып бару авыр булса, 25 син аларны акчага әйләндер һәм, акчаңны алып, Аллаһың Йәһвә сайлаячак урынга бар. 26 Шунда син акчаңны теләгән* һәр нәрсәгә, җаның сораган нәрсәгә: эре терлек, сарыклар, кәҗәләр, шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләргә тота аласың. Һәм син — үзең һәм өйдәгеләрең — анда Аллаһың Йәһвә алдында аша һәм сөен.+ 27 Шәһәрләреңдә яшәүче ле́вилене дә кайгыртмый калма,+ чөнки аңа синең белән өлеш я мирас бирелмәде.+
28 Һәр өч елның азагында шул ел уңышының уннан бер өлешен китер һәм аны үз шәһәрләреңдә сакла.+ 29 Шунда синең белән өлеш я мирас бирелмәгән ле́виле, шәһәрләреңдә яшәүче килмешәк, атасыз бала* һәм тол хатын килсен һәм туйганчы ашасын,+ шулчак Аллаһың Йәһвә сине бар эшләреңдә фатихалар.+
15 Һәр җиденче елны азатлык игълан ит.+ 2 Азатлык мондый булсын: бурычка бирүче һәр кеше үз якынын аның алган бурычыннан азат итсен. Ул үз якыныннан я кардәшеннән бурыч түләүне таләп итмәсен, чөнки Йәһвә хөрмәтенә азатлык игълан ителер.+ 3 Син чит ил кешесеннән бурыч түләүне таләп итә аласың,+ ләкин кардәшеңне, ул сиңа күпме генә бурычлы булмасын, азат ит. 4 Әмма араңнан беркем дә ярлы булмасын, чөнки Йәһвә сине, һичшиксез, Аллаһың Йәһвә үзеңә мирас итеп бирәчәк җирдә фатихалар.+ 5 Ләкин сиңа Аллаһың Йәһвәгә тулысынча буйсынырга һәм мин сиңа бүген биргән бөтен бу әмерләрне җентекләп үтәргә генә кирәк.+ 6 Аллаһың Йәһвә, вәгъдә иткәнчә, сине фатихалар, һәм син күп халыкларга бурычка* бирерсең, ә сиңа әҗәткә алырга кирәк булмас,+ һәм син күп халыклар өстеннән хакимлек итәрсең, ә алар синең өстән хакимлек итмәс.+
7 Әгәр Аллаһың Йәһвә бирәчәк җирдәге берәр шәһәреңдә берәр кардәшең ярлы булып китсә, ярлы кардәшеңә карата каты күңелле һәм саран булма.+ 8 Юмарт бул+ һәм аңа кирәк бар нәрсәне я аңарда булмаган нәрсәне һичшиксез аңа бурычка* бир. 9 Сак бул, йөрәгеңдә: „Җиденче ел — азатлык елы якынлаша“+,— дигән явыз уй туып, ярлы кардәшеңә саран булма, аңа берәр нәрсә бирми калма. Ул Йәһвәгә синнән зарланса, син гөнаһлы булырсың.+ 10 Аңа теләр-теләмәс түгел, ә мул итеп бурычка бир,+ чөнки Аллаһың Йәһвә шуның өчен сине һәр эшеңдә һәм һәр гамәлеңдә фатихалар.+ 11 Чөнки бу җирдә һәрвакыт ярлы кешеләр булыр,+ шуңа күрә мин сиңа: „Җиреңдәге мескен һәм ярлы кардәшеңә кулыңны юмарт ач“,— дип боерам.+
12 Әгәр берәр кардәшеңне — еврей ир-атны я хатын-кызны — сатып алсаң һәм ул сиңа алты ел хезмәт итсә, җиденче елны аны азат ит.+ 13 Азат иткәндә, аны буш кул белән җибәрә күрмә. 14 Аңа көтүеңнән, ындыр табагыңнан, май һәм шәраб изгечләреңнән мул итеп кирәклесен бир. Аллаһың Йәһвә сине никадәр фатихалаган булса, аңа шулкадәр бир. 15 Мисыр җирендә кол булганыңны һәм Аллаһың Йәһвәнең үзеңне йолып алганын исеңдә тот. Шуңа күрә бүген мин сиңа моны эшләргә боерам да.
16 Ләкин сине һәм өйдәгеләреңне яратканга аңа синең белән яшәү ошый икән, һәм шуңа күрә ул: „Мин синнән китмим!“ — дия икән,+ 17 син аны ишек янына китереп, колагын без белән тиш, һәм ул гомергә синең колың булып китәр. Шуны ук кол кыз белән дә эшлә. 18 Аны азат иткәндә һәм ул синнән киткәндә, моны кыенга санама, чөнки аның алты еллык хезмәте ялланган эшченекеннән икеләтә күбрәк булды, һәм Аллаһың Йәһвә сине бөтен нәрсәдә фатихалады.
19 Эре терлегеңнең һәм вак терлегеңнең беренче булып туган һәр иркәген Аллаһың Йәһвәгә изгеләндер.+ Эре терлегеңнең* беренче балаларын бернинди эштә файдаланма һәм вак терлегеңнең беренче балаларының йонын кырыкма. 20 Үзең һәм өйдәгеләрең аларны ел саен Аллаһың Йәһвә алдында Йәһвә сайлаячак урында ашагыз.+ 21 Ләкин аның ниндидер җитешсезлеге — ул аксак, сукыр я башка берәр җитди кимчелеге булса, аны Аллаһың Йәһвәгә корбан итмә.+ 22 Аны шәһәрләреңдә аша; чиста кеше дә, нәҗес тә аны газәл я болан итен ашагандай ашый ала.+ 23 Ләкин аның канын ашама.+ Аны, суны түккәндәй, җиргә түк.+
16 Аби́б* аен исеңдә тот һәм Аллаһың Йәһвәгә багышланган Паса́х бәйрәмен үткәр,+ чөнки абиб аенда төнлә Аллаһың Йәһвә сине Мисырдан чыгарды.+ 2 Йәһвә үз исеме өчен сайлаячак урында+ вак терлегеңнән һәм көтүеңнән+ Аллаһың Йәһвәгә Пасах корбаны китер.+ 3 Аның белән ачыткы кушылган һичнәрсә ашама,+ җиде көн төче икмәк — газап икмәге аша, чөнки син Мисыр җиреннән ашыга-ашыга чыктың.+ Моны Мисыр җиреннән чыккан көнне гомерең буе истә тотар өчен эшлә.+ 4 Синең бөтен биләмәләреңдә җиде көн бернинди ачыткы булмасын,+ һәм син беренче көнне кич белән китерәчәк корбан итеннән иртәнгә кадәр бернәрсә калмасын.+ 5 Аллаһың Йәһвә бирәчәк шәһәрләрнең берсендә дә Пасах корбанын китермә. 6 Бу Аллаһың Йәһвә үз исеме өчен сайлаячак урында эшләнсен. Пасах корбанын кичен кояш бату белән+ — Мисырдан чыгуың өчен билгеләнгән вакытта китер. 7 Аны Аллаһың Йәһвә сайлаячак урында+ кыздырып аша,+ ә иртән үз чатырларыңа кайта аласың. 8 Алты көн төче икмәк аша, ә җиденче көнне Аллаһың Йәһвәгә багышланган изге җыелыш булсын. Бернинди эш эшләмә.+
9 Җиде атна санап чык. Җиде атнаны икмәк басуына беренче урак салган вакыттан саный башла.+ 10 Аннары, Аллаһың Йәһвәнең биргән фатихасына карап, ирекле бүләкләр ал да+ Аллаһың Йәһвәгә багышланган Атналар бәйрәмен үткәр.+ 11 Һәм син — үзең, улың, кызың, ир колың, хатын колың, шәһәрләреңдә яшәгән ле́виле, араңда яшәгән килмешәк, атасыз бала* һәм тол хатын — Аллаһың Йәһвә алдында Аллаһың Йәһвә үз исеме өчен сайлаган урында шатланыгыз.+ 12 Мисырда кол булганыңны онытма+ һәм бу кагыйдәләргә буйсын һәм аларны үтә.
13 Ындыр табагыңнан иген, изгечләреңнән май һәм шәраб җыеп алгач, җиде көн Куыш* кору бәйрәмен+ үткәр. 14 Бәйрәм вакытында үзең, улың, кызың, ир колың, хатын колың, шәһәрләреңдә яшәгән ле́виле, килмешәк, атасыз бала һәм тол хатын шатланыгыз.+ 15 Аллаһың Йәһвә бөтен уңышыңны һәм бөтен эшләреңне фатихалар,+ шуңа күрә Йәһвә сайлаган урында җиде көн Аллаһың Йәһвәгә багышланган бәйрәмне үткәр+ һәм шатлан.+
16 Бөтен ир-атларың елга өч тапкыр: Төче икмәк бәйрәменә,+ Атналар бәйрәменә+ һәм Куыш* кору бәйрәменә+ Аллаһың Йәһвә алдына ул сайлаган урынга килсен, һәм аларның берсе дә Йәһвә алдына буш кул белән килмәсен. 17 Һәрберсенең бүләге Аллаһыгыз Йәһвәнең биргән фатихасына карап булсын.+
18 Һәр кабилә өчен Аллаһың Йәһвә сиңа бирәчәк бөтен шәһәрләреңдә хөкемчеләр+ һәм башлыклар билгелә. Алар халыкны гадел хөкем итәргә тиеш. 19 Гадел хөкемне бозма,+ кешеләрне аерма+ һәм ришвәт алма, чөнки ришвәт зирәкләрнең күзләрен сукырайта+ һәм тәкъваларның сүзен боза. 20 Озак яшәр өчен һәм Аллаһың Йәһвә бирәчәк җирне биләп алыр өчен, гаделлеккә, бары тик гаделлеккә омтыл.+
21 Аллаһың Йәһвә өчен ясаган мәзбәх янына изге агач багана*+ итеп бернинди агач утыртма.
22 Үзең өчен изге таш багана — Аллаһың Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәне куйма.+
17 Аллаһың Йәһвәгә корбанга җитешсезлеге булган я имгәнгән үгез я сарык китермә, чөнки бу Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч булыр.+
2 Әйтик, Аллаһың Йәһвә бирәчәк берәр шәһәреңдә синең араңнан берәр ир-ат я хатын-кыз Аллаһың Йәһвә күзендә начар булганны эшли һәм аның килешүен боза, ди.+ 3 Ул, юлдан язып, башка илаһларга табына һәм аларга я кояшка, айга я бөтен күк гаскәренә сәҗдә кыла, ди,+ ә мин моны тыйдым.+ 4 Сиңа бу турыда хәбәр ителгәч я син үзең моның турында ишеткәч, моны җентекләп тикшереп чык. Әгәр Исраилдә андый җирәнгеч нәрсәнең эшләнгәне расланса,+ 5 бу явызлыкны эшләгән ир-атны я хатын-кызны шәһәр капкалары янына китер, ул ташлар атып үтерелергә тиеш.+ 6 Бу кеше ике я өч шаһитнең шаһитлеге нигезендә+ үтерелергә тиеш. Ул бер шаһитнең шаһитлеге буенча үтерелергә тиеш түгел.+ 7 Аны үтерүдә шаһитләрнең кулы беренче, ә бөтен халыкның кулы аларныкыннан соң булсын. Син үз араңнан явызлыкны бетерергә тиеш.+
8 Әгәр шәһәрләреңнең берсендә сиңа хөкем итәр өчен бик авыр берәр эш — кан коюга бәйлеме ул,+ я берәр дәгъвалашу, я көч куллану, я башка берәр нинди бәхәсләшүме — килеп чыкса, Аллаһың Йәһвә сайлаячак урынга бар.+ 9 Ле́виле руханиларга һәм шул көннәрдә хезмәт иткән хөкемчегә бар+ һәм аларга бу эшне сөйләп бир. Алар сиңа карарны белдерер.+ 10 Аннары Йәһвә сайлаган урында әйтелгән карар буенча эш ит. Әйткәннәренең барысын җентекләп үтә. 11 Алар сиңа күрсәткән канун буенча һәм игълан иткән карар буенча эш ит.+ Шул карардан читкә — уңга да, сулга да тайпылма.+ 12 Аллаһың Йәһвәгә хезмәт иткән руханины я хөкемчене тыңламыйча, үз-үзенә чиктән тыш ышанып эш иткән кеше үләргә тиеш.+ Син Исраилдән явызлыкны бетерергә тиеш.+ 13 Шунда бөтен халык моны ишетеп куркуга калыр һәм бүтән үз-үзләренә чиктән тыш ышанып эш итмәс.+
14 Аллаһың Йәһвә бирәчәк җиргә кергәч һәм, аны биләп алып, анда яши башлагач, син: „Үземә тирә-яктагы халыклар кебек патша куйыйм әле“,— дисәң,+ 15 Аллаһың Йәһвә сайлаячак патшаны куй.+ Патшаны үз кардәшләрең арасыннан сайла. Үзеңә кардәш булмаган чит ил кешесен патша итеп куйма. 16 Әмма патша үзенә күп атлар сатып алмасын+ һәм халыкны, күбрәк атлар алыр өчен, Мисырга кайтармасын,+ чөнки Йәһвә сезгә: „Беркайчан да бу юл белән кире кайтмагыз“,— диде. 17 Ул, йөрәге азып китмәсен өчен, үзенә күп хатыннар да алмасын,+ үзе өчен бик күп көмеш һәм алтын да тупламасын.+ 18 Ул, патша тәхетенә утыргач, төргәккә үзе өчен ле́виле руханилар саклаган Канунның күчермәсен язып алырга тиеш.+
19 Ул аңарда булсын, һәм ул аны үз гомеренең бөтен көннәрендә укысын,+ шулчак ул Аллаһысы Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә һәм бу Канунның бөтен сүзләрен дә, шушы кагыйдәләрне дә үтәргә өйрәнер.+ 20 Шулчак аның йөрәге үз кардәшләреннән өстен күтәрелмәс, һәм ул әмерләрдән читкә — уңга да, сулга да тайпылмас, һәм ул үзе һәм аның уллары Исраил арасында үз патшалыгы өстеннән озак идарә итә алыр.
18 Ле́виле руханиларга һәм хәтта бөтен Ле́ви кабиләсенә Исраи́л белән өлеш я мирас бирелмәсен. Алар Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбаннарны — аның өлешен ашасын.+ 2 Шулай итеп, аларның үз кардәшләре арасында мирасы булмасын. Аларның мирасы — Йәһвә, моны аларга ул үзе әйтте.
3 Халыктан берәрсе корбан китергәндә — үгезме ул, сарыкмы — руханига биреләсе өлеш: алгы бот, казналык һәм ашказаны. 4 Ашлыгыңның беренче уңышын, яңа шәрабыңның һәм маеңның беренчесен, шулай ук хайваннарыңның кыркылган беренче йонын аңа бир.+ 5 Йәһвә исеменнән һәрвакыт хезмәт итсеннәр өчен, Аллаһың Йәһвә синең барлык кабиләләреңнән аны һәм аның улларын сайлады.+
6 Ләкин Исраилдәге шәһәрләреңнең берәрсендә яшәгән берәр ле́виле,+ шул шәһәрне ташлап китеп, Йәһвә сайлаячак* урынга барырга теләсә,*+ 7 ул шунда, үзенең бар кардәшләре — анда Йәһвә каршында хезмәт иткән ле́вилеләр кебек үк, үз Аллаһысы Йәһвә исеменнән хезмәт итсен.+ 8 Ул, үзенең ата-бабасының милкен сатудан килгән кеременә карамастан, аларның ризыгына тиң өлеш алсын.+
9 Аллаһың Йәһвә бирәчәк җиргә кергәч, андагы халыкларның җирәнгеч эшләренә өйрәнмә.+ 10 Синең араңда үз улын я кызын утта яндыручы,*+ күрәзәчелек итүче,+ сихерчелек кылучы,+ фал ачучы,+ 11 башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга+ я багучыга+ баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче+ булмасын. 12 Чөнки шулай эшләүче һәркем Йәһвә өчен җирәнгеч, һәм шул җирәнгеч эшләр аркасында Аллаһың Йәһвә ул халыкларны синең алдыңнан куа. 13 Аллаһың Йәһвә алдында саф бул.+
14 Син басып алачак халыклар сихерчелек+ һәм күрәзәчелек+ белән шөгыльләнүчеләрне тыңлаган, сиңа исә Аллаһың Йәһвә андый эшләр кылырга рөхсәт итми. 15 Аллаһың Йәһвә сиңа кардәшләрең арасыннан минем кебек пәйгамбәр бирәчәк. Аны тыңла.+ 16 Сиңа шулай итеп җавап бирелә, син бит Хоре́б янында җыелган көнне+ Аллаһың Йәһвәдән: „Үлмәс өчен, мин Аллаһым Йәһвәнең тавышын ишетмәсәм иде һәм бу бөек утны бүтән күрмәсәм иде“,— диеп сораган идең.+ 17 Шунда Йәһвә миңа болай диде: „Алар яхшы сүзләр әйтте. 18 Мин аларга үз кардәшләре арасыннан синең кебек пәйгамбәр бирермен+ һәм аңа үз сүзләремне әйтермен,+ һәм ул аларга мин әйтергә кушканнарның барысын сөйләр.+ 19 Аның минем исемемнән сөйләячәк сүзләрен тыңламаган кешене мин, һичшиксез, җавапка тартырмын.+
20 Әгәр берәр пәйгамбәр, үзбелдеклеләнеп, минем исемемнән мин кушмаганны сөйләсә я башка илаһлар исеменнән сөйләсә, ул пәйгамбәр үләргә тиеш.+ 21 Әмма син: „Йәһвә сөйләмәгәнен без каян белербез?“ — дип уйлап куярсың. 22 Бу пәйгамбәр Йәһвә исеменнән сөйләсә һәм аның әйткәннәре үтәлмәсә я чынга ашмаса, димәк, ул сүзләрне Йәһвә әйтмәгән. Бу пәйгамбәр аларны үзбелдеклеләнеп сөйләгән. Аңардан курыкма“.
19 Аллаһың Йәһвә сиңа бирәчәк җирнең халыкларын Аллаһың Йәһвә тар-мар иткәч һәм син, аларны басып алып, аларның шәһәрләрендә һәм йортларында яши башлагач,+ 2 Аллаһың Йәһвә бирәчәк җирдә өч шәһәр аерып куй.+ 3 Аллаһың Йәһвә сиңа биләп алырга биргән җирне өч өлешкә бүл һәм, кеше үтерүче бу шәһәрләрнең берсенә кача алсын өчен, юллар әзерлә.
4 Менә нинди очракта кеше үтерүче анда качып исән калыр: ул үз якынын ялгыш үтерсә, әмма аны элек нәфрәт итмәгән булса;+ 5 мәсәлән, ул үз якыны белән урманга утынга барса һәм, агачны чабыйм дип, балтаны күтәргәндә балта тимере сабыннан ычкынып, аның якынына тисә һәм тегесе үлсә, бу кеше үтерүче, исән калыр өчен, шул шәһәрләрнең берсенә качсын.+ 6 Ләкин ул шәһәргә кадәр ара бик ерак булса, кан өчен үч алучының,+ ярсып, бу кеше үтерүчене куып җитеп үтерүе бар. Әмма ул, үз якынын элек нәфрәт итмәгәнгә, үлемгә лаек түгел.+ 7 Шуңа күрә мин: „Өч шәһәрне аерып куй“,— дип боерам да.
8 Аллаһың Йәһвә, ата-бабаларыңа ант иткәнчә, синең җиреңне киңәйтеп,+ сиңа ата-бабаларыңа бирергә вәгъдә иткән бөтен җирне бирсә+ 9 (ә моны ул бүген мин сиңа биргән бөтен бу әмерләрне үтәсәң генә, ягъни Аллаһың Йәһвәне яратсаң һәм һәрвакыт аның юлларыннан йөрсәң генә эшләячәк),+ шул өч шәһәргә тагын өч шәһәр өстә.+ 10 Шулай итеп Аллаһың Йәһвә сиңа мирас итеп бирәчәк җирдә гаепсез кешенең каны түгелмәс,+ һәм син кан коюда гаепле булмассың.+
11 Ләкин берәү үз якынын нәфрәт итсә+ һәм аңа һөҗүм итәр өчен, сагалап торып, аны* яраласа һәм тегесе үлсә, ә ул үзе шул шәһәрләрнең берсенә качса, 12 аның шәһәрендәге өлкәннәр аны качкан җиреннән чакыртып алсын һәм кан өчен үч алучының кулына тапшырсын, һәм ул үләргә тиеш.+ 13 Аны кызганма. Үзеңә яхшы булсын өчен, син Исраилдән гаепсез кешенең канын түгү гаебен бетерергә тиеш.+
14 Аллаһың Йәһвә биргән җирдә мирасыңны алгач, күршеңнең чик билгесен ата-бабаларың куйган урыннан күчермә.+
15 Кешене хата я гөнаһ кылуда бер шаһит кенә гаепли алмый.+ Андый эш ике шаһитнең я өч шаһитнең шаһитлеге белән раслансын.+ 16 Берәр шаһит явыз ният белән берәрсенә каршы шаһитлек биреп, аны берәр гөнаһ кылуда гаепләсә,+ 17 бәхәсләшкән бу ике кеше Йәһвә алдына, руханилар һәм ул көннәрдә хезмәт иткән хөкемчеләр каршына бассын.+ 18 Хөкемчеләр бу эшне җентекләп тикшерсен+ һәм, шаһитлек биргән кеше ялган шаһит булып чыкса һәм ул кардәшенә каршы ялган гаеп ташлаган булса, 19 ул үз кардәшенә эшләргә ниятләгәнне үзенә эшлә.+ Син үз араңнан явызлыкны бетерергә тиеш.+ 20 Башкалар моны ишетеп куркуга калыр, һәм араңда андый начар нәрсә бүтән беркайчан да эшләнмәс.+ 21 Аны кызганма:+ җан өчен җан, күз өчен күз, теш өчен теш, кул өчен кул, аяк өчен аяк булсын.+
20 Үз дошманнарыңа каршы сугышка барганда, аларның атларын, хәрби арбаларын һәм үзеңнекеннән күбрәк гаскәрләрен күргәч, алардан курыкма, чөнки сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың Йәһвә синең белән.+ 2 Сез сугыш башларга торганда, рухани халык янына килеп мөрәҗәгать итсен.+ 3 Ул аларга болай дисен: „Тыңла, Исраи́л, сез дошманнарыгыз белән сугыш башларга торасыз. Куркак булмагыз. Алардан курыкмагыз һәм котыгыз алынмасын, калтыранмагыз, 4 чөнки Аллаһыгыз Йәһвә дошманнарыгызга каршы сугышырга һәм сезне коткарырга дип үзе сезнең белән бара“.+
5 Башлыклар да халыкка болай дисен: „Кем яңа йорт салып, анда күченмәде? Шул үз өенә кайтсын. Юкса аның сугышта үлүе бар, һәм башка кеше аның йортына күчәчәк. 6 Кем йөзем бакчасы утыртып, аны куллана башламады? Өенә кайтып китсен. Юкса ул сугышта үләргә мөмкин, һәм башка кеше аны куллана башлар. 7 Кем берәр хатынны ярәшеп, аңа өйләнмәде? Өенә кайтып китсен.+ Юкса аның сугышта үлүе бар, һәм башка кеше аңа өйләнер“. 8 Башлыклар шулай ук халыкка болай дисен: „Кем курка һәм кыюсыз?+ Аның аркасында кардәшләренең рухы төшмәсен өчен, ул да үз өенә кайтсын“.+ 9 Башлыклар халыкка бөтенесен әйткәч, халык белән җитәкчелек итәр өчен гаскәр башлыклары билгеләсен.
10 Сугышыр өчен берәр шәһәргә якынлашканда, аңа тынычлык килешүе игълан ит.+ 11 Әгәр ул килешүеңне кабул итсә һәм сиңа капкаларын ачса, андагы бөтен халык сиңа коллар булсын һәм сиңа хезмәт итсен.+ 12 Әмма ул килешүеңне кире какса һәм синең белән сугыш башласа, аны камап ал, 13 һәм Аллаһың Йәһвә аны, һичшиксез, синең кулыңа бирер. Андагы бөтен ир-атларны кылычтан кичер. 14 Ә хатыннарны, балаларны, мал-туарны һәм шәһәрдәге бөтен нәрсәне — бар табышны үзеңә ал+ һәм Аллаһың Йәһвә синең кулга биргән дошманнарыңнан тартып алган табышны аша.+
15 Якындагы халыкларның шәһәрләре санына кермәгән һәм синнән шактый еракта урнашкан бөтен шәһәрләр белән шулай эшлә. 16 Ләкин Аллаһың Йәһвә сиңа мирас итеп биргән бу халыкларның шәһәрләрендә бер кешене дә исән калдырма.+ 17 Аллаһың Йәһвә сиңа боерганча, аларны — хитлеләр, аморлылар, кәнганлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне тулысынча юк ит.+ 18 Юкса алар сезне үз илаһларына табынганда эшләгән бөтен җирәнгеч эшләренә өйрәтер һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә каршы гөнаһ кылырга этәрер.+
19 Берәр шәһәрне яулап алыр өчен аны камап алсаң һәм аңа каршы күп көннәр сугышсаң, андагы агачларны юк итмә, аларга балта күтәрмә. Аларның җимешләрен ашый аласың, әмма агачларны чабып ташлама.+ Чөнки кырдагы агач белән кеше белән сугышкандай сугышырга кирәкме? 20 Ашарга яраклы җимеш бирмәгән агачларны гына кисәргә ярый. Син, үзең белән сугышкан шәһәр җиңелгәнче, аларны чабып, камалыш корылмаларын төзи аласың.
21 Әгәр Аллаһың Йәһвә биләмәң итеп биргән җирдә, берәр кырда үле кеше табылса һәм аны кем үтергәне билгеле булмаса, 2 өлкәннәрең һәм хөкемчеләрең+ барып, мәет яткан урыннан якын-тирәдәге шәһәрләргә кадәрге араны үлчәсен. 3 Аннары мәеткә иң якын урнашкан шәһәрдәге өлкәннәр эре терлектән эштә кулланылмаган һәм камыт күрмәгән тана алсын 4 һәм аны сөрелмәгән һәм орлык чәчелмәгән, су аккан үзәнгә* алып барсын һәм шунда тананың муенын сындырсын.+
5 Руханилар — ле́вилеләр анда килсен, чөнки Аллаһың Йәһвә аларны үзенә хезмәт итәргә,+ Йәһвә исеменнән фатихалар игълан итәргә+ сайлады. Көч куллану белән бәйле һәр бәхәсне ничек чишәргә икәнен алар әйтер.+ 6 Шуннан соң мәеткә иң якын шәһәрнең барлык өлкәннәре үзәндә муены сындырылган тана өстендә кулларын юсын+ 7 һәм болай дисен: „Кулларыбыз бу канны түкмәде, һәм күзләребез аның түгелгәнен күрмәде. 8 И Йәһвә, үзең йолып алган Исраи́л халкыңны+ моның өчен гаепләмә, һәм гаепсез кешенең каны түгелгәне өчен җаваплылык Исраил халкыңда калмасын“.+ Шунда алар кан кою өчен гаепле булмас. 9 Шулай итеп син, Йәһвә күзендә дөрес булганны эшләп, гаепсез кешенең каны түгелгәне өчен гаепне өстеңнән төшерерсең.
10 Үз дошманнарыңа каршы сугышка барсаң һәм Аллаһың Йәһвә аларны тар-мар иткәч аларны әсирлеккә алсаң+ 11 һәм әсирләр арасында матур бер хатынны күреп, аны ошатсаң һәм үз хатының итәсең килсә, 12 аны үз йортыңа алып кил. Ул башын кырсын, тырнакларын киссен 13 һәм әсирлеккә алынганда кигән киемен салып, йортыңда яшәсен. Ул ай буе ата-анасы өчен кайгырып еласын,+ аннан соң аның белән якынлык кыла аласың; син аның ире, ә ул синең хатының булыр. 14 Ләкин син аны ошатмасаң, ул* теләгән җиренә китсен.+ Әмма аны сатма һәм аңа карата шәфкатьсез булма, чөнки син аны үз хатының булырга мәҗбүр иттең.
15 Әгәр берәр кешенең ике хатыны булып, ул берсен икенчесенә караганда күбрәк яратса һәм икесе дә аңа угыллар тудырса, ә беренче угыл яратмаган хатыныныкы булса,+ 16 ул үз улларына мирасын биргән көнне беренче угылга тиешле хокукны яратмаган хатынының улыннан — беренче угылдан алып, яраткан хатынының улына бирергә тиеш түгел. 17 Ул яратмаган хатынының улын беренче угыл итеп танысын һәм аңа үзенең бар мөлкәтенең ике өлешен бирсен, чөнки ул аның ирлек куәтенең беренче җимеше. Беренче угылга тиешле хокук шул угылныкы.+
18 Әгәр берәр кешенең үзсүзле һәм буйсынмаучан улы булса һәм ул атасын да, анасын да тыңламаса+ һәм алар аны төзәтергә тырышса, ә ул аларны тыңламаса,+ 19 ата-анасы аны шәһәр капкалары янында утырган өлкәннәргә китерсен 20 һәм аларга: „Безнең бу улыбыз үзсүзле һәм буйсынмаучан, ул безне тыңларга теләми. Ул бирән+ һәм эчкече“+,— дисен. 21 Шунда шәһәрнең бөтен халкы аны ташлар атып үтерсен. Шулай син араңнан явызлыкны бетерергә тиеш, һәм бөтен Исраил моны ишетеп куркуга калыр.+
22 Әгәр берәр кеше үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ кылса, аны үтерсәләр+ һәм син аны баганага асып куйсаң,+ 23 аның гәүдәсе төнгә баганада калмасын.+ Аны шул ук көнне җирлә, чөнки баганага асып куелган кеше — Аллаһы ләгънәт иткән кеше.+ Аллаһың Йәһвә сиңа мирас итеп биргән җирне нәҗесләмә.+
22 Кардәшеңнең адашкан үгезен я сарыгын күрсәң, аны игътибарсыз калдырып китмә.+ Аны кардәшеңә илтеп куй. 2 Ләкин кардәшең еракта яшәсә я син аны белмәсәң, хайванны өеңә алып кайт һәм кардәшең аны эзли башлаганчы үзеңдә тот. Шунда аны аңа кайтар.+ 3 Аның ишәге, аның киеме — кардәшең югалткан, ә син тапкан бар нәрсәсе белән шулай эшлә. Моны игътибарсыз калдырып китә күрмә.
4 Кардәшеңнең юлда егылган ишәген я үгезен күрсәң, аны игътибарсыз калдырып китә күрмә. Аңа хайванны торгызырга ярдәм ит.+
5 Хатын-кыз ир-атның, ир-ат хатын-кызның киемен кияргә тиеш түгел. Чөнки шулай эшләгән һәркем Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч.
6 Юлда барганда агачта я җирдә берәр кошның балалары я йомыркалары булган оясына тап булсаң, һәм ул кош балалары я йомыркалары өстендә утырса, аның балаларын анасы белән бергә алма.+ 7 Ана кошны җибәр, ә балаларын ала аласың. Сиңа яхшы булсын өчен һәм озак яшәр өчен шулай эшлә.
8 Яңа йорт төзегәндә түбәдә, беркем дә егылып төшмәсен өчен һәм кан түгүдә гаепле булмас өчен, култыкса яса.+
9 Йөзем бакчаңа башка төрле орлык чәчмә.+ Юкса орлыгыңнан үскән бөтен нәрсә, шулай ук йөзем бакчасы биргән бөтен уңыш изге урынга алыныр.
10 Сукалаганда, үгез белән ишәкне бергә җикмә.+
11 Йон катыш җитеннән тукылган кием кимә.+
12 Үзеңнең бөркәнчегеңнең дүрт почмагына чуклар так.+
13 Берәр ир кеше үзенә хатын алып, аның белән якынлык кылса, ләкин аннан соң аны нәфрәт итә башласа* 14 һәм аны бозыклыкта гаепләп: „Мин бу хатынны алдым, әмма аның белән якынлык кылганда аның гыйффәтле булмаганын ачыкладым“,— диеп, яманатын чыгарса, 15 бу кызның әти-әнисе шәһәр капкалары янындагы өлкәннәргә аның гыйффәтлелек дәлилен китерсен. 16 Ул кызның әтисе өлкәннәргә болай дисен: „Мин кызымны бу кешегә хатынлыкка бирдем, ә ул аны нәфрәт итә 17 һәм: „Кызың гыйффәтле түгел иде“,— диеп, аны бозыклыкта гаепли. Менә кызымның гыйффәтлелек дәлиле“. Аннары алар шәһәрнең өлкәннәре алдына тукыманы җәйсен. 18 Шәһәр өлкәннәре+ бу ир кешегә җәза бирсен.+ 19 Алар аңардан 100 шәкыл* көмеш түләтеп, ул кызның әтисенә бирсен, чөнки ул ир кеше Исраилнең гыйффәтле кызына яла якты.+ Ул аның хатыны булып калсын. Бу ир кешегә аның белән гомере буена аерылышырга рөхсәт ителми.
20 Әмма бу гаепләү дөрес булып чыкса һәм ул кызның гыйффәтле булуына дәлил булмаса, 21 алар ул кызны әтисе йортының керү урыны янына алып чыксын һәм шул шәһәрнең халкы аны ташлар атып үтерсен, чөнки ул үз әтисе йортында фахишәлек кылып,+ Исраилдә хурлыклы эш эшләгән.+ Шулай итеп син араңнан явызлыкны бетерергә тиеш.+
22 Әгәр берәр ир башка кешенең хатыны белән ятса, алар икесе дә — бу хатын белән яткан ир дә, шул хатын да үләргә тиеш.+ Шулай итеп Исраилдән явызлыкны бетер.
23 Берәр ир кеше шәһәрдә башка иргә ярәшелгән кызны очратып, аның белән ятса, 24 аларның икесен дә — кызны шәһәрдә кычкырмаганы өчен, ә ирне якынының хатынын мәсхәрә иткәне өчен — бу шәһәрнең капкалары янына китереп, ташлар атып үтерегез.+ Шулай итеп араңнан явызлыкны бетер.
25 Әмма ир кеше ярәшелгән кызны кырда очратып, аны көчләсә, аның белән яткан ир үләргә тиеш, 26 ә кызга бернәрсә эшләмә. Ул үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ кылмады. Бу берәр кешенең үз якынына һөҗүм итеп, аны* үтерүе белән бер.+ 27 Чөнки ул аны кырда очраткан, һәм бу ярәшелгән кыз кычкырса да, аны коткаручы булмаган.
28 Берәр ир ярәшелмәгән берәр гыйффәтле кызны очратса һәм аны тотып алып, аның белән ятса һәм бу ачыкланса,+ 29 аның белән яткан ир кеше кызның әтисенә 50 шәкыл көмеш бирергә тиеш, һәм ул аның хатыны булып китәр.+ Аны мыскыл иткәне өчен, аңа гомере буена аның белән аерылышырга рөхсәт ителмәс.
30 Бер кеше дә, үз әтисен хур итмәс өчен, аның хатынына өйләнмәсен.+
23 Күкәйләре имгәтелгән я җенси әгъзасы кисеп алынган бернинди кеше Йәһвә җыелышының өлеше була алмый.+
2 Никахтан тыш туган бернинди угыл Йәһвә җыелышының өлеше була алмый.+ Хәтта унынчы буынга кадәр аның токымнары Йәһвә җыелышының өлеше була алмый.
3 Амунлы да, моаблы да Йәһвә җыелышының өлеше була алмый.+ Аларның токымнары хәтта унынчы буынга кадәр һәм шуннан соң да Йәһвә җыелышының өлеше була алмый, 4 чөнки алар, сез Мисырдан чыккач, сезгә ризык һәм су биреп ярдәмгә килмәде+ һәм сезне каһәрләр* өчен Месопотамиядәге Петордан Бигу́р улы Бильямны яллады.+ 5 Ләкин Аллаһың Йәһвә Бильямны тыңларга теләмәде.+ Киресенчә, Аллаһың Йәһвә синең хакка ләгънәтне фатихага әйләндерде,+ чөнки Аллаһың Йәһвә сине яратты.+ 6 Аларның имин һәм рәхәтләнеп яшәвенә беркайчан булышлык итмә.+
7 Эдомлыны нәфрәт итмә, чөнки ул синең кардәшең.+ Мисырлыны нәфрәт итмә, чөнки син аның илендә килмешәк булдың.+ 8 Аларның өченче буын балалары Йәһвә җыелышының өлеше була ала.
9 Дошманнарыңа каршы сугыш башларга дип чатырлар корып урнашсаң, һәркайсы начар нәрсәдән* саклан.+ 10 Берәр ир кеше төнлә орлыгы бүленеп чыгудан нәҗес булып китсә,+ тукталу урыныннан чыгып китсен һәм анда кермәсен. 11 Кич җиткәч, ул юынсын һәм шуннан соң, кояш баегач, тукталу урынына кайта ала.+ 12 Аулак урын* тукталу урыныннан читтә булсын, тышка шунда чык. 13 Кирәк-яракларың арасында кечкенә көрәк тә булсын. Тышка чыкканда, аның белән чокыр казы һәм тизәгеңне күмеп куй. 14 Чөнки Аллаһың Йәһвә, сине коткарыр өчен һәм дошманнарыңны синең кулыңа бирер өчен, тукталу урыныңда йөри,+ һәм ул анда килешсез нәрсә күреп, сине ташлап китмәсен өчен, синең тукталу урының изге булырга тиеш.+
15 Берәр кол үз хуҗасыннан качып, синең яныңа килсә, аны хуҗасына тапшырма. 16 Ул синең шәһәрләреңнең берсендә үзе сайлаган, үзе теләгән урында синең араңда яши ала. Аның белән начар мөгамәлә итмә.+
17 Исраи́л кызларының берсе дә гыйбадәтханә фахишәсе+ һәм Исраил улларының берсе дә гыйбадәтханә фахише булып китмәсен.+ 18 Фахишәгә я фахишкә* бирелгән акчаны,* нәзер үтәр өчен, Аллаһың Йәһвәнең йортына алып килмә, чөнки аларның икесе дә — Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә.
19 Син кардәшеңнән риба* — акчадан да, ризыктан да, я риба алырлык башка нәрсәдән дә риба түләтергә тиеш түгел.+ 20 Чит ил кешесеннән риба түләтә аласың,+ ә кардәшеңнән риба түләтмә,+ шулчак Аллаһың Йәһвә син биләп алырга барган җирдә сине һәр эшеңдә фатихалар.+
21 Аллаһың Йәһвәгә нәзер әйтсәң,+ аны үтәүне озакка сузма,+ чөнки Аллаһың Йәһвә, һичшиксез, моны синнән таләп итәр. Юкса син гөнаһлы булырсың.+ 22 Ә нәзер әйтмәсәң, син гөнаһ кылуда гаепле булмассың.+ 23 Әйткән сүзеңне тот+ һәм Аллаһың Йәһвәгә ирекле бүләк итеп биргән антың буенча эш ит.+
24 Якыныңның йөзем бакчасына керсәң, җаның теләгән кадәр йөзем ашый аласың, ләкин аны савытыңа җыйма.+
25 Әгәр якыныңның ашлык басуына керсәң, кулың белән өлгергән башакларны өзә аласың, ләкин якыныңның ашлыгын урак белән урма.+
24 Әгәр берәр ир берәр хатынга өйләнсә, ләкин аның килешсез тәртибе аркасында аны ошатмаса, ул аңа аерылышу кәгазе язып бирсен+ һәм аны үз өеннән чыгарып җибәрсен.+ 2 Аның өеннән киткәннән соң, ул башка кешенең хатыны булып китә ала.+ 3 Әгәр икенче ир дә аны нәфрәт итеп* аңа аерылышу кәгазе язып бирсә һәм аны үз өеннән чыгарып җибәрсә я аңа өйләнгән икенче ир кеше үлсә, 4 аны чыгарып җибәргән беренче ир аны кире үзенә хатын итеп алмасын, чөнки ул аның өчен нәҗес. Бу — Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә. Аллаһың Йәһвә сиңа мирас итеп биргән җирне гөнаһлы итмә.
5 Яңа гына өйләнгән ир хәрби хезмәткә алынмасын, аңа бернинди башка вазифалар да йөкләнмәсен. Ул бер ел буена ирекле булып калсын һәм өендә торып, хатынын сөендерсен.+
6 Бурычка биргәндә беркем дә рәһен* итеп кул тегермәне я аның өске ташын алмасын,+ чөнки бу кешенең яшәү чарасын* рәһен итеп алу булыр иде.
7 Әгәр берәү үз исраилле кардәшләренең берәрсен* урласа һәм аның белән үзен мәрхәмәтсез тотып, аны сатса,+ ул карак үләргә тиеш.+ Үз араңнан явызлыкны бетер.+
8 Махау* авыруы килеп чыкса, ле́виле руханилар бирәчәк бөтен күрсәтмәләрне төп-төгәл үтә.+ Нәкъ мин аларга боерганча эш ит. 9 Мисырдан чыкканда Аллаһың Йәһвәнең юлда Мириа́м белән ни эшләгәнен исеңдә тот.+
10 Якыныңа бурычка берәр нәрсә бирсәң,+ рәһен итеп бирәчәк нәрсәсен алыр өчен аның йортына кермә. 11 Тышта тор, бурыч алучы кеше рәһен итеп биргән нәрсәне үзе чыгарып бирсен. 12 Ул кеше ярлы булса, рәһен итеп бирелгән нәрсә үзеңдә була торып йокларга ятма.+ 13 Ул рәһен итеп биргән нәрсәне кояш баеганчы кайтара күр. Шунда ул үз киеме белән йокларга ятар+ һәм сине фатихалар. Шулай итеп син Аллаһың Йәһвә алдында тәкъва эш кылырсың.
14 Мохтаҗлыкта яшәгән фәкыйрь ялланган эшчене — берәр кардәшеңме ул я җиреңдә, шәһәрләреңнең берсендә яшәгән килмешәкме — алдама.+ 15 Аңа эш хакын шул ук көнне кояш баеганчы түлә,+ чөнки ул мохтаҗлыкта көн күрә һәм аның тормышы* аның эш хакына бәйле. Юкса ул Йәһвәгә синнән зарланыр, һәм син гөнаһ кылуда гаепле булырсың.+
16 Аталар балаларының гөнаһы өчен үтерелмәсен, һәм балалар аталарының гөнаһы өчен үтерелмәсен.+ Кеше үз гөнаһы өчен генә үтерелергә тиеш.+
17 Килмешәкнең яки атасыз баланың* эшен караганда гаделсез хөкем чыгарма+ һәм бурыч биргәндә тол хатынның киемен рәһен итеп алма.+ 18 Мисыр җирендә кол булганыңны һәм Аллаһың Йәһвәнең аннан үзеңне йолып алганын исеңдә тот.+ Шуңа күрә мин сиңа шулай эшләргә боерам да.
19 Уңыш җыйганда кырда көлтә калса, аны алыр өчен кире барма. Ул килмешәк, атасыз бала һәм тол хатын өчен калсын,+ шулчак Аллаһың Йәһвә сине бар эшләреңдә фатихалар.+
20 Зәйтүн агачын какканда, ботакларын кабат какма. Калган җимешләр килмешәк, атасыз бала һәм тол хатын өчен булсын.+
21 Йөзем бакчасында йөзем җыйганда, калган җимешләрен җыярга дип кире барма. Алар килмешәк, атасыз бала һәм тол хатын өчен калсын. 22 Үзеңнең Мисыр җирендә кол булганыңны исеңдә тот. Шуңа күрә мин сиңа шулай эшләргә боерам да.
25 Ике кеше арасында бәхәс чыкса, алар хөкемчеләр янына килсен+ һәм хөкемчеләр аларны хөкем итеп, тәкъваны — гаепсез, ә явызны гаепле дип игълан итсен.+ 2 Явыз кеше чыбыклауга лаек булса,+ хөкемче аңа йөзтүбән ятарга боерыр, һәм ул аның каршында чыбыклансын. Аңа ничә тапкыр сугасы нинди явызлык эшләгәненә карап билгеләнсен. 3 Аңа 40 тапкырдан артык сукмасыннар.+ Әгәр аңа моннан күбрәк сугылса, кардәшең синең алдыңда хур ителер.
4 Үгез ашлык сукканда, аңа борынчык кидермә.+
5 Бертуганнар якында яшәсә һәм аларның берсе улы булмый торып үлсә, аның хатыны бу гаиләдән тыш беркемгә дә кияүгә чыкмасын. Иренең бертуганы килеп, аны хатынлыкка алсын. Ул үз бурычын үтәп, аңа өйләнсен.+ 6 Шул хатын тудырган беренче угыл аның үлгән иренең баласы итеп саналыр,+ шулчак аның исеме Исраилдән юкка чыкмас.+
7 Әгәр ул кеше үз бертуганының тол хатынына өйләнергә теләмәсә, бертуганының тол хатыны шәһәр капкасы янындагы өлкәннәргә барып: „Иремнең бертуганы Исраилдә үз бертуганының исемен саклап калырга теләми. Ул үз бурычын үтәргә һәм миңа өйләнергә ризалашмый“,— дисен. 8 Шәһәр өлкәннәре аны чакырырга һәм аның белән сөйләшергә тиеш. Ул үз дигәнендә торып: „Минем аңа өйләнәсе килми“,— дисә, 9 аның бертуганының тол хатыны өлкәннәр алдында аның янына килсен дә аягыннан сандалын салдырып,+ йөзенә төкерсен һәм: „Үз бертуганының нәсел җебен дәвам итәргә теләмәгән кеше белән шулай эшләнсен“,— дисен. 10 Шуннан соң Исраилдә аның гаиләсе „Сандалы салынган кешенең йорты“ дип аталыр.
11 Ике ир-ат бер-берсе белән сугышканда, берсенең хатыны, үз ирен кыйнаучыдан яклар өчен, араларына керсә һәм кулын сузып, кыйнаучыны җенси әгъзасыннан тотса, 12 аның кулын кисеп ал. Аны кызганма.
13 Янчыгыңда ике төрле — зур һәм кечкенә таш герләр булмасын.+ 14 Йортыңда ике төрле — зур һәм кечкенә үлчәү савытлары* булмасын.+ 15 Синдә төгәл вә дөрес гер һәм төгәл вә дөрес үлчәү булсын, шулчак Аллаһың Йәһвә үзеңә биргән җирдә озак яшәрсең.+ 16 Чөнки андый нәрсәләр эшләгән һәр гаделсез кеше Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч.+
17 Син Мисырдан чыкканда юлда Амаликның үзеңә ни эшләгәнен онытма.+ 18 Син хәлсез һәм арыган чакта аның үзеңне юлда ничек каршы алганын һәм артта калганнарыңның барысын үтергәнен исеңдә тот. Ул Аллаһыга карата курку-хөрмәт күрсәтмәде. 19 Аллаһың Йәһвә сиңа биләп алыр өчен мирас итеп бирәчәк җирдә Аллаһың Йәһвә тирә-яктагы бөтен дошманнарыңнан тынычлык биргәч,+ күкләр астында Амали́к искә алынмасын өчен, аны юк ит.+ Онытма!
26 Ахыр чиктә, Аллаһың Йәһвә мирас итеп биргән җиргә кергәч һәм аны биләп алып, анда яши башлагач, 2 Аллаһың Йәһвә сиңа биргән җирдән җыячак бөтен уңышыңнан беренче җимешләрнең берникадәрен ал да аларны кәрзингә салып, Аллаһың Йәһвә үз исеме өчен сайлаган урынга бар.+ 3 Ул көннәрдә хезмәт итәчәк руханига барып, аңа: „Мин бүген Аллаһың Йәһвәгә хәбәр итәм: мин Йәһвә ата-бабаларыбызга бирергә ант иткән җиргә килдем“+,— дип әйт.
4 Рухани, кулыңнан кәрзинне алып, аны Аллаһың Йәһвәнең мәзбәхе алдына куйсын. 5 Аннары син Аллаһың Йәһвә алдында болай дип әйт: „Әтием күчеп йөрүче* арамлы*+ иде. Ул үзенең аз санлы гаиләсе+ белән Мисырга барып,+ анда чит ил кешесе булып яшәде. Ләкин анда ул бөек, көчле һәм күп санлы халык булып китте.+ 6 Мисырлылар безнең белән начар мөгамәлә итте, безне җәберләде һәм безгә авыр кол хезмәте йөкләде.+ 7 Шунда без ата-бабаларыбыз Аллаһысы Йәһвәгә ялвара башладык, һәм Йәһвә безне ишетеп, безнең газаплануыбызны, авыр хәлебезне һәм җәберләнүебезне күрде.+ 8 Шулчак Йәһвә безне куәтле һәм кодрәтле кулы,+ коточкыч эшләре, галәмәтләр һәм могҗизалар+ белән Мисырдан чыгарды. 9 Аннары ул безне шушы җиргә китерде һәм бу җирне — сөт белән бал аккан җирне — безгә бирде.+ 10 Хәзер исә мин Йәһвә биргән җирнең уңышыннан беренче җимешләрне китердем“.+
Кәрзинне Аллаһың Йәһвә алдына китер һәм Аллаһың Йәһвә алдында сәҗдә кыл. 11 Шунда син үзең, ле́виле һәм араңда яшәүче килмешәк Аллаһың Йәһвә үзеңә һәм өйдәгеләреңә биргән бар яхшы нәрсәгә шатланыгыз.+
12 Аннан соң, өченче елны уңышыңның уннан бер өлешен җыеп бетергәч,+ аларны ле́виле, килмешәк, әтисез бала* һәм тол хатынга бир, һәм алар шәһәрләреңдә туйганчы ашасын.+ 13 Аллаһың Йәһвә алдында болай дип әйт: „Мин изге өлешне үз йортымда калдырмадым, һәм, син миңа боерганча, аны ле́виле, килмешәк, әтисез бала һәм тол хатынга бирдем.+ Мин синең әмерләреңне бозмадым һәм аларга игътибар итмичә калмадым. 14 Хәсрәт кичергәндә мин бернинди изге нәрсә ашамадым, нәҗес чагымда изге нәрсәгә кагылмадым һәм үлгәннәр өчен аннан бернәрсә бирмәдем. Мин Аллаһым Йәһвәне тыңладым һәм син миңа боерганнарның барысын эшләдем. 15 Изге торагыңнан — күкләрдән аска кара һәм, ата-бабаларыбызга ант иткәнчә,+ үз халкың Исраилне һәм безгә биргән җирне — сөт белән бал аккан җирне+ фатихала“.+
16 Бүген Аллаһың Йәһвә сиңа бу күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне үтәргә боера. Аларны бөтен йөрәгең+ һәм бөтен җаның* белән үтә. 17 Бүген Йәһвә сиңа, аның юлларыннан йөрсәң, аның күрсәтмәләрен,+ әмерләрен+ һәм хөкемнәрен+ үтәсәң һәм аны тыңласаң, синең Аллаһың булып китәчәген белдерде. 18 Ә син бүген Йәһвәгә, ул сиңа вәгъдә иткәнчә, аның халкы, аның махсус* милке булып китәчәгеңне+ һәм аның бар әмерләрен үтәячәгеңне белдердең. 19 Аллаһың Йәһвә өчен изге халык булсаң,+ ул сиңа дан, шөһрәт һәм бөеклек биреп, сине, үзе вәгъдә иткәнчә, үзе булдырган барлык башка халыклардан өстенрәк куяр».+
27 Аннары Муса Исраилнең өлкәннәре белән халыкка болай дип боерды: «Мин бүген сезгә биргән бөтен әмерләрне үтәгез. 2 Һәм Үрдүнне кичеп, Аллаһыгыз Йәһвә биргән җиргә кергәч, шунда зур ташлар куеп, аларны акбур белән буягыз.*+ 3 Аннары Аллаһың Йәһвә биргән җиргә — ата-бабаларың Аллаһысы Йәһвә вәгъдә иткән сөт белән бал аккан җиргә керер өчен елганы кичкәч, шул ташларга бу Канунның бөтен сүзләрен яз.+ 4 Үрдүнне кичкәч, шул ташларны, бүген мин сезгә боерганча, Гиба́л тавына+ куеп, акбур белән буягыз.* 5 Шулай ук анда Аллаһың Йәһвәгә ташлардан мәзбәх төзе. Аларны тимер кораллар белән эшкәртмә.+ 6 Аллаһың Йәһвәгә эшкәртелмәгән ташлардан мәзбәх төзе һәм шунда Аллаһың Йәһвәгә яндыру корбаннары китер. 7 Татулык корбаннары+ китер һәм аларны шунда аша.+ Аллаһың Йәһвә алдында сөен.+ 8 Ташларга ачык итеп бу Канунның бөтен сүзләрен язып куй».+
9 Аннары Муса һәм ле́виле руханилар бөтен Исраилгә болай диде: «Исраи́л, дәшмә һәм тыңла. Бүген син Аллаһың Йәһвәнең халкы булып киттең.+ 10 Син Аллаһың Йәһвәне тыңларга һәм аның мин бүген сиңа үтәргә боерган әмерләрен+ һәм күрсәтмәләрен тотарга тиеш».
11 Ул көнне Муса халыкка болай дип әйтте: 12 «Сез Үрдүнне кичкәч, халыкны фатихалар өчен Гәризи́м тавында+ мондый кабиләләр торачак: Шимо́н, Ле́ви, Яһүд, Иссаха́р, Йосыф һәм Биньями́н. 13 Ә ләгънәт әйтер өчен Гибал тавында+ мондый кабиләләр торачак: Руби́н, Гәд, Әши́р, Зәбулу́н, Дан һәм Нәфтәли́. 14 Ә ле́вилеләр Исраилнең бөтен халкына каты тавыш белән болай диячәк:+
15 „Кисеп+ я коеп+ пот ясаган һәм аны яшереп тоткан кеше ләгънәт ителсен. Һөнәрче* куллары ясаган ул нәрсә Йәһвә өчен җирәнгеч“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“* — дисен.)
16 „Үз әтисен я әнисен санга сукмаган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
17 „Күршесенең чик билгесен күчергән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
18 „Сукыр кешене юлыннан адаштырган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
19 „Килмешәккә, атасыз балага* я тол хатынга+ гаделсез хөкем чыгарган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
20 „Үз атасының хатыны белән яткан кеше ләгънәт ителсен, чөнки ул үзенең атасын хур итә“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
21 „Хайван белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
22 „Бертуган кыз кардәше — атасының кызы я анасының кызы белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
23 „Үз каенанасы белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
24 „Үз якынын сагалап торып үтергән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
25 „Гаепсез кешене* үтерер өчен ришвәт алган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
26 „Бу Канунның сүзләрен тотмаган һәм аларны үтәмәгән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
28 Әгәр син Аллаһың Йәһвәнең бүген мин сиңа үтәргә кушкан бөтен әмерләрен җентекләп тотып, аны һәрнәрсәдә тыңласаң, Аллаһың Йәһвә, һичшиксез, сине җирдәге бөтен башка халыклардан өстен куяр.+ 2 Аллаһың Йәһвәне тыңласаң, ул сиңа мондый фатихалар яудырыр:+
3 Син шәһәрдә дә, кырда да фатихалы булырсың.+
4 Синең балаларың,+ җиреңнең җимеше һәм мал-туарың токымы — бозауларың вә бәрәннәрең+ фатихалы булыр.
5 Кәрзинең+ һәм күәсең*+ фатихалы булыр.
6 Бөтен эшләреңдә фатихалы булырсың.
7 Йәһвә сиңа каршы күтәрелгән дошманнарны синең алдыңда тар-мар итәр.+ Алар сиңа бер яктан һөҗүм итәр, әмма җиде якка качып китәр.+ 8 Амбарларыңда һәм һәр эшеңдә Йәһвә фатихасы булыр,+ һәм Аллаһың Йәһвә сиңа биргән җирдә сине, һичшиксез, фатихалар. 9 Аллаһың Йәһвәнең әмерләрен үтәп, аның юлларыннан йөрсәң, Йәһвә сине, үзе сиңа ант иткәнчә,+ үзенең изге халкы итәр.+ 10 Җирдәге бөтен халыклар синең Йәһвә исеме белән аталганыңны күрерләр+ һәм синнән куркырлар.+
11 Йәһвә ата-бабаларыңа сиңа бирергә ант иткән җирдә+ муллык булыр: Йәһвә сиңа күп итеп балалар, күп итеп мал-туар һәм уңдырышлы җир бирер.+ 12 Йәһвә җиреңә үз вакытында яңгыр яудырыр өчен+ һәм бар эшләреңне фатихалар өчен, сиңа үзенең мул амбарын — күкләрне ачар. Син күп халыкларга бурычка бирерсең, ә үзеңә әҗәткә алырга кирәк булмас.+ 13 Аллаһың Йәһвәнең мин сиңа үтәргә һәм тотарга боерган әмерләренә буйсынсаң, Йәһвә сине койрык түгел, ә баш итәр;+ һәм син аста түгел, ә өстә булырсың. 14 Мин сезгә үтәргә кушкан бар сүзләрдән уңга да сулга да тайпылма,+ башка илаһлар артыннан китеп, аларга хезмәт итмә.+
15 Ләкин син Аллаһың Йәһвәне тыңламасаң һәм аның мин сиңа үтәргә кушкан бар әмерләрен вә кагыйдәләрен җентекләп үтәмәсәң, сиңа мондый ләгънәтләр төшәр:+
16 Син шәһәрдә дә, кырда да ләгънәтле булырсың.+
17 Кәрзинең+ һәм күәсең+ ләгънәтле булыр.
18 Синең балаларың,+ җиреңнең җимеше, бозауларың һәм бәрәннәрең+ ләгънәтле булыр.
19 Бөтен эшләреңдә ләгънәтле булырсың.
20 Йәһвә сиңа, начар эшләрең өчен һәм үзен калдырганың өчен, син юк ителгәнче һәм тиз юкка чыкканчы, һәр эшеңдә ләгънәт, аптыраш һәм җәза җибәрер.+ 21 Йәһвә, син биләп алырга барган җирдән сине бетергәнче, синдә авыру чыгарып торыр.+ 22 Йәһвә сиңа туберкулез, бизгәк,+ ялкынсыну, кызышу, кылыч,+ эссе җил, ә үсемлекләреңә авыру*+ җибәрер. Һәм алар, син юкка чыкканчы, сине интектерер. 23 Күкләрең бакыр кебек һәм җирең тимер кебек булыр.+ 24 Йәһвә җиреңә яңгыр итеп ком һәм тузан җибәрер, һәм алар, син юк булганчы, күктән өстеңә явып торыр. 25 Йәһвә сине дошманнарың алдында тар-мар итәр.+ Син аларга бер яктан һөҗүм итәрсең, әмма алардан җиде якка качып китәрсең. Син җирдәге бөтен патшалыклар өчен коточкыч нәрсә булып китәрсең.+ 26 Һәм мәетләрең күктәге һәр кош һәм җирдәге һәр хайван өчен ризык булыр, һәм аларны һичкем куркытмас.+
27 Йәһвә сине дәвалап булмый торган Мисыр чуаннары, геморрой, тимрәү һәм корчаңгы белән зарарлар. 28 Йәһвә сине акылдан яздырыр, сукыр итәр+ һәм аптырашта калдырыр.* 29 Син көн уртасында сукыр кеше караңгыда капшанып йөргәндәй капшана-капшана йөрерсең+ һәм нәрсә генә эшләсәң дә уңышсыз булырсың. Сине һәрвакыт алдарлар һәм таларлар, беркем дә сине коткармас.+ 30 Сиңа хатын ярәшелер, ләкин аны көчләрләр. Йорт төзерсең, ләкин анда яшәмәссең.+ Йөзем бакчасы утыртырсың, ләкин җимешен ашамассың.+ 31 Үгезеңне күз алдыңда суярлар, ләкин итен ашамассың. Ишәгеңне синең алдыңда урлап китәрләр, ләкин аны кайтара алмассың. Сарыгыңны дошманнарың алып китәр, ләкин сиңа ярдәмгә беркем килмәс. 32 Улларың һәм кызларыңны башка халык алып китәр,+ ә син моңа карап торырсың. Һәрвакыт аларны юксынырсың, ләкин бернәрсә дә эшли алмассың. 33 Җиреңнең җимешен һәм үзең булдырган бар нәрсәне син белмәгән халык йотар.+ Сине һәрвакыт алдарлар һәм изәрләр. 34 Күзләрең күргән нәрсәләрдән акылдан язарсың.
35 Йәһвә синең тезләрең белән ботларыңны, хәтта баш түбәңнән алып табаныңа кадәр сине интектергеч һәм төзәлмәс чуаннар белән зарарлар. 36 Йәһвә сине һәм үзең өстеңнән куйган патшаны үзең дә, ата-бабаларың да белмәгән халык янына куар,+ һәм анда син башка илаһларга — агач һәм таш илаһларга хезмәт итәрсең.+ 37 Йәһвә сине куган бөтен халыклар арасында син коточкыч нәрсә һәм адәм көлкесе* булып китәрсең, мәсхәрәгә калырсың.+
38 Син кырга күп орлык чәчәрсең, ләкин аз җыярсың,+ чөнки барысын саранча ашап бетерер. 39 Йөзем бакчалары утыртып эшкәртерсең, ләкин шәраб эчмәссең һәм бернәрсә дә җыймассың,+ чөнки барысын корт ашап бетерер. 40 Бар җирләреңдә зәйтүн агачлары үсәр, ләкин син май сөртенмәссең, чөнки аның җимешләре коелып бетәр. 41 Улларың һәм кызларың туар, ләкин алар синеке булмас, чөнки алар әсирлеккә китәр.+ 42 Бөҗәкләр өере* бар агачларыңны һәм җиреңнең бөтен җимешен харап итәр. 43 Синең араңда яшәүче килмешәк синең өстеңнән күтәрелгәннән-күтәрелер, ә син түбәнәйгәннән-түбәнәерсең. 44 Ул сиңа бурычка бирер, ә син аңа бурычка бирмәссең.+ Ул баш булып китәр, ә син койрыкка әверелерсең.+
45 Аллаһың Йәһвәне тыңламаганың өчен һәм үзеңә үтәргә боерган әмерләрен һәм кагыйдәләрен тотмаганың өчен,+ бөтен бу ләгънәтләр,+ һичшиксез, сиңа төшәр, һәм син юк ителерсең.+ 46 Алар синдә һәм синең токымыңда даими билге һәм галәмәт булыр,+ 47 чөнки син бар нәрсәң мул булганда Аллаһың Йәһвәгә куаныч һәм шат күңел белән хезмәт итмәдең.+ 48 Йәһвә сиңа каршы дошманнарыңны җибәрер, һәм син аларга ач+ һәм сусаган килеш, ярлы киенгән һәм мохтаҗ килеш хезмәт итәрсең.+ Ул сине юк иткәнче, муеныңнан тимер богау төшмәс.
49 Йәһвә сиңа каршы җир читеннән ерактан бер халык — теле сиңа аңлашылмаган халык+ күтәрер.+ Ул сиңа бөркет сыман ташланыр.+ 50 Ул олыга — хөрмәт, яшь кешегә илтифат күрсәтмәс рәхимсез бер халык булыр.+ 51 Алар, син юк ителгәнче, мал-туарыңның токымын һәм җиреңнең җимешен ашар. Алар сиңа бернинди орлык, яңа шәраб һәм май, бозаулар һәм бәрәннәр калдырмас, һәм син юкка чыгарсың.+ 52 Алар сине җиреңдәге бөтен шәһәрләреңә ябып, син таянган биек һәм ныгытылган диварлар ишелгәнче, сине камалышта тотар. Әйе, алар, һичшиксез, Аллаһың Йәһвә сиңа биргән җирдәге бөтен шәһәрләреңне камап алыр.+ 53 Шунда син камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың китергән газаплар аркасында Аллаһың Йәһвә биргән балаларыңны — улларыңның һәм кызларыңның итен ашарсың.+
54 Хәтта араңда иң нәзакәтле һәм нечкә күңелле кеше дә үз абый-энесен, сөекле хатынын һәм калган улларын кызганмас 55 һәм ашаган улларының итен алар белән бүлешмәс, чөнки камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың шәһәрләреңә китергән газаплар аркасында аның бүтән бернәрсәсе булмас.+ 56 Бик иркә булганга, хәтта аягы белән җиргә басарга да уйламаган назлы һәм нечкә күңелле хатын+ сөекле ирен, улын һәм кызын кызганмас, 57 чөнки ул тудырган улларының итен һәм карыныннан чыккан соңгылыкны аларга бирергә теләмәс. Ул камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың шәһәрләреңә китергән газаплар аркасында аларны яшертен ашар.
58 Әгәр дә син бу китапта язылган Канунның бөтен сүзләрен җентекләп үтәмәсәң+ һәм Аллаһың Йәһвәнең+ данлыклы һәм курку-хөрмәт тудыра торган исемен тирән ихтирам итмәсәң,+ 59 Йәһвә сине һәм токымыңны бик каты бәла-казалар белән — зур һәм дәвамлы бәла-казалар,+ интектергеч һәм озак бетми торган авырулар белән зарарлар. 60 Ул син курыккан бөтен Мисыр чирләрен сиңа кабат җибәрер, һәм алар сиңа ябышыр. 61 Өстәвенә, Йәһвә, син юкка чыкканчы, сине хәтта бу Канун китабында язылмаган авырулар һәм бәла-казалар белән зарарлар. 62 Күкләрдәге йолдызлардай күп санлы булып китсәгез дә,+ бик азыгыз гына исән калыр,+ чөнки син Аллаһың Йәһвәне тыңламадың.
63 Йәһвә бермәл сезгә мул тормыш биреп һәм сезне ишәйтеп сөенгән кебек, шулай ук Йәһвә сезне харап итеп һәм юк итеп сөенер. Сезне биләп алырга торган җирдән йолкып алырлар.
64 Йәһвә сине бөтен халыклар арасына, җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр таратыр,+ һәм анда син үзең дә, ата-бабаларың да белмәгән агач һәм таш илаһларга хезмәт итәрсең.+ 65 Сиңа ул халыклар арасында тынычлык та, аягыңа ял итү урыны да булмас.+ Йәһвә анда сиңа борчулы йөрәк,+ зәгыйфь күзләр һәм өметсезлек хисе* бирер.+ 66 Тормышың зур куркыныч астында булыр, син куркудан көне-төне калтырарсың һәм исән калуыңа шикләнерсең. 67 Йөрәгеңне биләп алган куркудан һәм күзләрең күргән нәрсәләрдән син иртән: „Их, кич булса иде!“ — ә кичен: „Их, иртә булса иде!“ — диярсең. 68 Мин сиңа: „Аны беркайчан да күрмәссез“,— дигән юлдан Йәһвә сине корабта Мисырга кайтарыр, һәм анда сез үзегезне дошманнарыгызга коллыкка сатарга теләрсез, ләкин сатып алучы булмас».
29 Исраи́л халкы белән Хоре́б янында төзегән килешүдән тыш, Йәһвә Мусага алар белән тагын бер килешү төзергә кушты. Моа́б җирендә төзелгән бу килешүнең сүзләре шушы.+
2 Муса бөтен Исраилне чакырып, болай диде: «Сез Йәһвәнең үзегезнең күз алдында Мисыр җирендә фиргавенгә, аның бар хезмәтчеләренә һәм аның бөтен җиренә нәрсә эшләгәнен күрдегез.+ 3 Сез бөек хөкемнәр,* галәмәтләр һәм могҗизалар күрдегез.+ 4 Әмма Йәһвә сезгә бүгенге көнгә кадәр аңлый торган йөрәк, күрә торган күзләр һәм ишетә торган колаклар бирмәде.+ 5 „Мин сезне 40 ел буе чүл буйлап йөрткәндә,+ өстегездәге кием һәм аякларыгыздагы сандал тузмады.+ 6 Сез икмәк ашамадыгыз, шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләр эчмәдегез. Болар барысы сез минем Аллаһыгыз Йәһвә икәнемне белсен өчен булды“. 7 Ахыр чиктә сез монда килдегез. Шунда Хишбу́н патшасы Сихо́н+ да, Баша́н патшасы Ог+ та безгә каршы сугышырга чыкты, әмма без аларны җиңдек.+ 8 Шуннан соң без аларның җирен рубинлыларга, гәдлеләргә һәм Манашше́ кабиләсенең яртысына мирас итеп бирдек.+ 9 Шуңа күрә бар эшләрегез уңышлы булсын өчен, бу килешү сүзләрен үтәгез һәм аларга буйсыныгыз.+
10 Сезнең барыгыз да бүген Аллаһыгыз Йәһвә алдында тора: кабилә башлыкларыгыз, өлкәннәрегез, җитәкчеләрегез, Исраилнең бар ир-атлары, 11 балаларыгыз, хатыннарыгыз+ һәм тукталу урыныгызда сезнең белән яшәүче килмешәкләрегез+ — утыныгызны җыючыдан алып суыгызны ташучыга кадәр — барыгыз да монда тора. 12 Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең антлы килешүен кабул итәр өчен монда торасыз. Аны Аллаһыгыз Йәһвә бүген сезнең белән төзи.+ 13 Шулай итеп ул сезне үз халкы итәр,+ ә үзе сезнең Аллаһыгыз булып китәр.+ Ул моны сезгә вәгъдә иткәнчә һәм сезнең ата-бабаларыгыз Ибраһим,+ Исхак+ һәм Ягъкубка+ ант иткәнчә эшли.
14 Мин бу антлы килешүне сезнең белән генә түгел, 15 ә бүген безнең белән монда Аллаһыбыз Йәһвә алдында торучылар белән һәм безнең белән монда булмаганнар белән дә төзим. 16 (Сез бит Мисыр җирендә ничек яшәгәнебезне һәм юлда төрле халыклар арасыннан ничек үткәнебезне яхшы беләсез.+ 17 Сез аларның арасындагы җирәнгеч нәрсәләрне — агач һәм таш, көмеш һәм алтыннан ясалган чирканыч илаһларны*+ күрдегез.) 18 Карагыз аны, бүген арагызда, шул халыкларның илаһларына хезмәт итәр өчен, йөрәге Аллаһыбыз Йәһвәдән читләшә башлаган ир-ат я хатын-кыз, гаилә я кабилә+ — агулы җимеш һәм әрем бирүче тамыр булмасын.+
19 Әмма берәү бу ант сүзләрен ишетеп тә, күңеленнән: „Үз йөрәгем теләкләре буенча үзсүзлеләнеп йөрсәм дә, мин тыныч-имин яшәрмен“,— дип мактанып, үз юлында бар нәрсәне* җимерсә, 20 Йәһвә аны кичерергә теләмәс.+ Йәһвәнең аңа көчле ачуы кабыныр, һәм бу китапта язылган бөтен ләгънәтләр аңа, һичшиксез, төшәр.+ Йәһвә аның исемен күкләр астыннан бетерер. 21 Йәһвә аны Исраилнең бар кабиләләреннән аерып, аңа бу Канун китабында язылган килешүдәге бөтен ләгънәтләрне яудырып, бәла-казаларга дучар итәр.
22 Улларыгызның киләчәк буыны һәм ерак җирдән килгән чит ил кешесе, Йәһвә җиргә җибәргән бәла-казаларны күргәч, 23 бөтен җирнең күкерт, тоз һәм ялкын аркасында чәчелмәгәнен, үсенте бирмәгәнен һәм анда бернинди үсемлек үсмәгәнен, Йәһвә ачуыннан һәм ярсуыннан юк иткән Сәдү́м белән Гамура́+ һәм Адма́ белән Зибәи́м+ кебек булып киткәнен күргәч, 24 алар һәм бөтен халыклар: „Ни өчен Йәһвә бу җир белән шулай эшләгән?+ Аның шундый көчле һәм көйдергеч ачуын нәрсә чыгарган?“ — дип сорар. 25 Шунда аларга болай дип җавап бирерләр: „Алар үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәнең килешүен — ул аларны Мисыр җиреннән алып чыккач үзләре белән төзегән килешүен бозганнар.+ 26 Алар үзләре белмәгән һәм ул аларга гыйбадәт кылырга рөхсәт итмәгән башка илаһларга хезмәт иткәннәр һәм аларга сәҗдә кылганнар.+ 27 Шунда Йәһвәнең бу җиргә көйдергеч ачуы чыккан, һәм ул аңа Канун китабында язылган бөтен ләгънәтләрне яудырган.+ 28 Шуңа күрә Йәһвә ачуыннан, ярсуыннан һәм көчле ачу-ризасызлыгыннан аларны үз җирләреннән йолкып алып+ башка җиргә сөргән, һәм алар бүген шунда“.+
29 Аллаһыбыз Йәһвә бар серләрне белә,+ әмма ул безгә һәм безнең токымнарыбызга үзе ачарга теләгән нәрсәләрне мәңгегә ышанып тапшырды, һәм без бу Канунның бар сүзләрен үтәргә тиеш.+
30 Бөтен бу сүзләр — мин сиңа тәкъдим иткән фатиха һәм ләгънәт сүзләре — синдә үтәлгәч+ һәм син Аллаһың Йәһвә үзеңне тараткан халыклар арасында+ аларны исеңә төшергәч,+ 2 син үзең һәм улларың бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән+ Аллаһың Йәһвәгә кайтып,+ мин сиңа бүген боерганнарның барысын үтәп, аны тыңлый башлагач, 3 Аллаһың Йәһвә сине әсирлектән кайтарыр,+ сиңа шәфкать күрсәтер+ һәм сине Аллаһың Йәһвә тараткан бөтен халыклар арасыннан яңадан җыяр.+ 4 Хәтта халкың җирнең чикләренә кадәр таралган булса да, Аллаһың Йәһвә сине шуннан җыяр һәм кире кайтарыр.+ 5 Аллаһың Йәһвә сине аталарың биләп алган җиргә китерер, һәм син аңа ия булырсың. Ул сине аталарыңа караганда уңышлырак һәм ишлерәк итәр.+ 6 Син Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең һәм бөтен җаның* белән яратсын өчен+ һәм яши алсын өчен, Аллаһың Йәһвә синең йөрәгеңне һәм токымнарыңның йөрәген сафландырыр.*+ 7 Аннары Аллаһың Йәһвә барлык бу ләгънәтләрне сине нәфрәт иткән һәм эзәрлекләгән дошманнарыңа яудырыр.+
8 Ә син Йәһвәне кабат тыңлый башларсың һәм мин сиңа тотарга боерган бар әмерләрен үтәрсең. 9 Аллаһың Йәһвә балаларыңны, мал-туарыңны һәм җиреңнең җимешен күбәйтеп, сине бар эшләреңдә бик уңышлы итәр,+ чөнки Йәһвә, ата-бабаларың турында сөенгән кебек, сине уңышлы итеп янә сөенер.+ 10 Чөнки син Аллаһың Йәһвәне тыңларсың, аның Канун китабында язылган әмерләрен һәм кагыйдәләрен үтәрсең һәм бөтен йөрәгең һәм бөтен җаның* белән Аллаһың Йәһвәгә кайтырсың.+
11 Мин бүген сиңа биргән бу әмер синең өчен бик авыр да, ирешмәслек тә түгел.+ 12 „Без аны ишетеп үтәсен өчен, кем күкләргә күтәрелеп, аны безгә алып килер?“ — дияр өчен, ул күкләрдә дә түгел.+ 13 „Без аны ишетеп үтәсен өчен, кем диңгезнең икенче ягына чыгып, аны безгә китерер?“ — дияр өчен, ул диңгезнең икенче ягында да түгел. 14 Бу сүз, аны үтәр өчен,+ нәкъ синең яныңда, синең телеңдә һәм синең күңелеңдә бит.+
15 Менә, мин сиңа бүген тормыш һәм яхшылык, үлем һәм яманлык тәкъдим итәм.+ 16 Әгәр син Аллаһың Йәһвәне яратып,+ аның юлларыннан йөреп һәм аның әмерләрен, кагыйдәләрен һәм хөкемнәрен үтәп, Аллаһың Йәһвәнең мин сиңа үтәргә боерган әмерләрен тыңласаң, син яшәрсең+ һәм ишәерсең, һәм Аллаһың Йәһвә сине биләп алырга барган җирдә фатихалар.+
17 Ләкин йөрәгең аңардан читләшсә+ һәм син аны тыңламасаң, юлдан язып, башка илаһларга сәҗдә кылсаң һәм аларга хезмәт итсәң,+ 18 мин сезгә бүген әйтәм: сез, һичшиксез, юкка чыгарсыз.+ Сез Үрдүнне кичеп биләп алырга барган җирдә озак яшәмәссез. 19 Мин бүген сиңа тормыш һәм үлем, фатиха һәм ләгънәт тәкъдим иттем.+ Күкләр һәм җир синең эшләреңә шаһит булып тора. Син үзең һәм токымнарың яши алсын өчен,+ тормышны сайла.+ 20 Аллаһың Йәһвәне ярат,+ аны тыңла һәм аңа тугры бул,+ чөнки ул — синең тормышың, һәм аның ярдәмендә син Йәһвә ата-бабаларың Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җирдә озак яшәрсең».+
31 Аннары Муса бөтен Исраилгә болай диде: 2 «Миңа хәзер 120 яшь.+ Мин сине бүтән җитәкләмәм, чөнки Йәһвә миңа: „Син Үрдүнне кичмәячәксең“,— дип әйтте.+ 3 Аллаһың Йәһвә синең алда елганы кичәр, ул үзе синең алда бу халыкларны буйсындырыр, һәм син аларны куып җибәрерсең.+ Йәһвә әйткәнчә, Йошуа́ сине аръякка чыгарыр.+ 4 Йәһвә аморлылар патшалары Сихо́н+ белән Огка+ һәм аларның җиренә аларны юк иткәндә+ ни эшләгән булса, бу халыкларга да шуны ук эшләр. 5 Йәһвә аларны сезнең өчен яулап алыр, һәм аларга мин биргән әмерләрдә әйтелгәнне эшләгез.+ 6 Кыю һәм нык бул.+ Алардан курыкма һәм котың алынмасын,+ чөнки Аллаһың Йәһвә синең белән бара. Ул сине калдырмас һәм ташламас».+
7 Аннары Муса Йошуаны чакырып, бөтен Исраи́л алдында аңа болай диде: «Кыю һәм нык бул,+ чөнки син бу халыкны Йәһвә ата-бабаларына бирергә ант иткән җиргә алып барырсың һәм аны аларга мирас итеп бирерсең.+ 8 Йәһвә синең алдан бара, һәм ул синең белән булыр.+ Ул сине калдырмас һәм ташламас. Курыкма һәм котың очмасын».+
9 Шуннан соң Муса бу Канунны язып,+ руханиларга — Йәһвәнең килешүе сандыгын күчереп йөрткән ле́вилеләргә һәм Исраилнең бөтен өлкәннәренә бирде. 10 Муса аларга мондый әмер бирде: «Һәр җиде елның азагында, азатлык елының билгеләнгән вакытында,+ Куыш* кору бәйрәме+ дәвамында 11 бөтен Исраил Аллаһың Йәһвә сайлаган урынга аның алдына килеп басканда,+ бу Канунны бөтен Исраилгә ишетерлек итеп укы.+ 12 Халык тыңласын өчен һәм Аллаһың Йәһвә турында белеп, аны тирән хөрмәт итсен өчен һәм бу Канунның бөтен сүзләрен җентекләп үтәсен өчен, ир-атларны, хатын-кызларны, балаларны һәм шәһәрләреңдә яшәгән килмешәкләрне бергә җый.+ 13 Аларның бу Канунны белмәгән уллары тыңласын+ һәм сез Үрдүнне кичеп биләп алырга барган җирдә яшәгән бөтен көннәрегездә Аллаһыгыз Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә өйрәнсен».+
14 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Менә синең үлем сәгатең җитте.+ Йошуаны чакыр да очрашу чатыры янына басыгыз, һәм мин аны җитәкче итеп билгеләрмен».+ Һәм Муса белән Йошуа очрашу чатыры янына барып бастылар. 15 Шунда Йәһвә чатыр янында болыт баганасында пәйда булды, һәм болыт баганасы чатырның керү урыны янында басты.+
16 Йәһвә Мусага болай диде: «Менә, син үләрсең, ә бу халык барасы җирләрендә тирә-якларындагы чит илаһларга табына* башлар.+ Алар мине калдырыр+ һәм үзләре белән төзегән килешүемне бозар.+ 17 Шул вакытта аларга каршы ачуым кабыныр,+ һәм алар юк ителгәнче, мин аларны калдырырмын,+ алардан йөземне борырмын.+ Аннары, үзләренә килгән күп кенә бәла-казалардан һәм газаплардан соң,+ алар: „Бу бәла-казалар безгә Аллаһыбыз безнең арада булмаганга килде түгелме?“+ — дияр. 18 Ә мин ул көнне, аларның эшләгән бар явызлыклары, башка илаһларга борылганнары өчен, йөземне күрсәтмәм.+
19 Хәзер исә бу җырны үзегез өчен язып куегыз+ һәм аны исраиллеләргә өйрәтегез.+ Бу җыр Исраил халкына каршы шаһитем булып торсын өчен, аны аларга өйрәнергә кушыгыз.+ 20 Мин аларны ата-бабаларына бирергә ант иткән җиргә+ — сөт белән бал аккан җиргә китергәч+ һәм алар туйганчы ашап, рәхәт яши башлагач,*+ алар башка илаһларга борылып, аларга хезмәт итәр, мине санга сукмас һәм килешүемне бозар.+ 21 Аларга күп бәла-казалар һәм газаплар килгәч,+ бу җыр аларга каршы шаһит булып торыр (чөнки аларның токымнары аны онытмаска тиеш), мин бит аларның үстергән омтылышларын аларны үзем ант иткән җиргә китергәнче үк белеп торам».+
22 Шулай итеп, Муса ул көнне бу җырны язып куйды һәм исраиллеләргә өйрәтте.
23 Аннары ул* Нун улы Йошуаны җитәкче итеп билгеләде+ һәм аңа болай диде: «Кыю һәм нык бул,+ чөнки син исраиллеләрне мин аларга бирергә ант иткән җиргә алып барырсың,+ һәм мин синең белән булырмын».
24 Муса, бу Канунның һәр сүзен китапка язып куйгач,+ 25 Йәһвәнең килешүе сандыгын күчереп йөрткән ле́вилеләргә болай дип боерды: 26 «Бу Канун китабын алып,+ аны Аллаһыгыз Йәһвәнең килешүе сандыгы янына куегыз,+ һәм ул анда сезгә каршы шаһит булып торыр. 27 Чөнки мин үзем синең фетнәчел+ һәм үҗәт+ булуыңны яхшы беләм. Әгәр сез исән чагымда Йәһвәгә каршы күтәрелеп шулкадәр фетнәчел булгансыз икән, бигрәк тә үлемемнән соң шундый булырсыз! 28 Минем яныма үз кабиләләрегезнең бөтен өлкәннәрен һәм башлыкларыгызны җыегыз, мин бу сүзләрне аларга әйтермен, һәм күкләр белән җир аларга каршы минем шаһитләрем булыр.+ 29 Чөнки мин яхшы беләм, сез үлемемнән соң, һичшиксез, явыз эшләр кылырсыз+ һәм мин сезгә барырга кушкан юлдан тайпылырсыз. Киләчәктә сез Йәһвә күзендә начар булганны эшләячәксез һәм үз эшләрегез белән аның күңелен рәнҗетәчәксез, шул сәбәптән башыгызга бәла-каза төшәчәк».+
30 Аннары Муса бөтен Исраил җыелышына бу җырның сүзләрен баштан ахыргача әйтеп бирде:+
32 «Күкләр, колак салыгыз, мин сөйләрмен,
И җир, авызымнан чыккан сүзләрне тыңла.
2 Үгет-нәсыйхәтем яңгырдай явар.
Сүзләрем чыктай тамар,
Чирәмгә тыныч кына яуган яңгырдай,
Үсемлекләргә коеп яуган яңгырлардай булыр.
3 Чөнки мин Йәһвәнең исемен игълан итәрмен.+
Аллаһыбызның бөеклеге турында сөйләгез!+
Ул — тугрылык Аллаһысы,+ һич тә гаделсезлек кылмый.+
Ул тәкъва һәм намуслы.+
Алар аның балалары түгел, һәм бу — аларның гаебе.+
Алар — намуссыз һәм бозык буын!+
Ул сине барлыкка китергән Атаң,+
Сине булдырган һәм нык урнаштырган Аллаһы түгелме?
7 Элеккеге көннәрне исеңә төшер.
Үткән буыннар яшәгән еллар турында уйлан.
Әтиеңнән сора, һәм ул сиңа сөйләр.+
Картлардан сораштыр, һәм алар сиңа сөйләп бирер.
8 Аллаһы Тәгалә халыкларга мирасларын биргәндә,+
Адәм улларын* бер-берсеннән аерганда,+
Исраи́л улларының санын истә тотып,+
Халыкларның чикләрен урнаштырган.+
11 Үз балаларын очарга өйрәткән бөркет кебек,
Алар өстеннән канат какмый очкан,
Канатларын җәеп, балаларын тотып алган
Һәм аларны канатларында йөрткән бөркет кебек,+
12 Йәһвә аны* берүзе алып барды,+
Аның белән бернинди чит илаһ булмады.+
Ул аңа кыяташтан бал,
Каты кыядан май ашатты,
14 Эре терлек мае һәм вак терлек сөте,
Иң яхшы сарыклар,*
Баша́н тәкәләре һәм кәҗә тәкәләре,
Син йөзем каны* — шәраб эчтең.
15 Йәшуру́н* симергәч, котырынып фетнә күтәрде.
Син симердең, син тазардың, сине май басты.+
Шунлыктан ул үзен булдырган Аллаһыны калдырды,+
Үзен коткарган Кыяны санга сукмады.
17 Алар Аллаһыга түгел, ә җеннәргә —
Үзләре белмәгән илаһларга,
Күптән түгел генә килеп чыккан яңа илаһларга,
Ата-бабалары белмәгән илаһларга корбаннар китерде.+
20 Шуңа күрә ул болай диде: „Алардан йөземне борырмын.+
Алар белән нәрсә буласын карармын.
Шуңа күрә мин бернигә яраксыз халык белән аларның көнчелеген уятырмын.+
Аларны аңсыз халык белән рәнҗетермен.+
22 Чөнки ачуымнан ялкын кабынды,+
Ул Кабернең* тирәнлекләренә кадәр янар,+
Җирне һәм аның уңышын һәлак итәр
Һәм тауларның нигезләрен яндырып җибәрер.
23 Мин аларның бәла-казаларын күбәйтермен,
Бар укларымны аларга атып бетерермен.
Мин аларга ерткыч хайваннарны,
Җирдә сөйрәлүче агулы хәшәрәтләрне җибәрермен.+
26 „Мин аларны таратырмын,
Кешеләр арасыннан алар турында истәлекләрне юк итәрмен“,— дияр идем,
27 Әмма дошманнарымның мыскыллаучы сүзләрен ишетәсем килмәде,+
Чөнки каршы килүчеләр моны дөрес аңлатмас.+
Аларның: „Моны Йәһвә эшләмәде,
Без үз көчебез белән җиңдек“,— дип әйтүләре бар.+
29 Их, алар зирәк булсалар иде!+ Алар бу турыда уйланыр иде.+
Ахырда үзләре белән нәрсә буласын аңлар иде.+
30 Кыялары үзләрен саткан булмаса,+
Йәһвә үзләрен дошманнарына биргән булмаса,
Ничек инде бер кеше меңне куа алыр иде,
Ничек ике кеше ун меңне качарга мәҗбүр итә алыр иде?+
Йөземнәре — агу,
Тәлгәшләре ачы.+
33 Шәраблары — еланнарның зәһәре,
Күзлекле еланнарның рәхимсез агуы.
35 Үч алу һәм җәза бирү — минем эш,+
Билгеләнгән вакытта аларның аяклары таяр,+
Аларның бәла-каза көне якын бит,
Аларны көткән нәрсәләр тиз килер“.
36 Йәһвә үз халкын хөкем итәр,+
Ул аларның көче кимегәнен,
Араларында ярдәмгә мохтаҗ һәм хәлсез кешеләрнең генә калганын күргәч,
Үз хезмәтчеләрен кызганыр.+
Алар торып, сезгә ярдәм итсен.
Сезнең сыену урыныгыз булсын.
Мин һәлак итәм һәм терелтәм.+
41 Ялтырап торган кылычымны үткенләп,
Кулымны хөкем өчен әзерлим икән,+
Мин дошманнарымнан үч алырмын+
Һәм үземне нәфрәт итүчеләргә җәза бирермен.
42 Мин укларымны кан —
Үлгәннәрнең һәм әсирләрнең канын эчертеп исертермен,
Ә кылычым ит,
Дошман җитәкчеләренең башларын ашар“.
43 Милләтләр, аның халкы белән бергә куаныгыз,+
Чөнки ул хезмәтчеләренең каны өчен үч алыр,+
Дошманнарыннан үч кайтарыр+
Һәм үз халкының җирен йолып алыр».*
44 Шулай итеп Муса Нун улы Һоша́й*+ белән килде дә бу җырның бар сүзләрен халыкка сөйләп бирде.+ 45 Муса бар бу сүзләрне бөтен Исраилгә сөйләп бетергәннән соң, 46 аларга әйтте: «Бу Канунның бөтен сүзләрен улларыгызга җентекләп үтәргә өйрәтү өчен,+ мин бүген сезгә әйткән бар бу кисәтү сүзләрен күңелегезгә салыгыз.+ 47 Бу сезнең өчен буш сүзләр түгел, алар — сезнең өчен тормыш,+ һәм алар ярдәмендә сез Үрдүнне кичеп, биләп алырга барган җирдә озак гомер итә алырсыз».
48 Йәһвә шул ук көнне Мусага болай диде: 49 «Әбаримдагы шушы тауга+ — Моа́б җирендә Әрихә́ каршындагы Нәбу́ тавына+ мен һәм мин исраиллеләргә биләмә итеп биргән Кәнга́н җиренә күз сал.+ 50 Шуннан соң шул тауда, абыең Һарун Һор тавында үлеп+ үз халкына кушылган* кебек, үләрсең һәм үз халкыңа кушылырсың, 51 чөнки сез икегез дә Сыйн чүлендә Кадыштагы Мәрибә́ сулары+ янында исраиллеләр арасында миңа тугры булмадыгыз һәм Исраил халкы алдында мине изгеләндермәдегез.+ 52 Син бу җирне ерактан күрерсең, әмма мин Исраил халкына биргән җиргә кермәссең».+
33 Аллаһы кешесе Муса үз үлеме алдыннан исраиллеләрне фатихалады.+ 2 Ул болай диде:
«Йәһвә Синайдан килде,+
Ул аларны Сәгыйрдән яктыртты.
Даны белән таулы җир Параннан балкыды,+
Аның белән мириадлаган изге фәрештәләре,*+
Уң кулы ягында гаскәриләре булды.+
И Аллаһы, халыкның бар изгеләре синең кулыңда.+
7 Ул Яһүдне болай дип фатихалады:+
«И Йәһвә, Яһүднең тавышын ишет,+
Аны үз халкына кире китер.
8 Ле́ви турында ул болай дип әйтте:+
Аның белән Мәрибә́ сулары янында бәхәсләшә башладың.+
9 Ул кеше үз әтисе һәм әнисе турында: „Мин алар яклы булмадым“,— диде.
Ул хәтта үз абый-энеләрен санга сукмады,+
Үз улларына игътибар итмәде,
Чөнки ул синең сүзеңне тотты
Һәм килешүеңне үтәде.+
11 И Йәһвә, аның көчен фатихала
Һәм аның эшләренә илтифат күрсәт.
Аңа каршы күтәрелгәннәрнең ботларын сындыр,
Шулчак аны нәфрәт итүчеләр бүтән күтәрелмәс».
12 Биньями́н турында ул болай диде:+
«Йәһвәнең яратканы аның яклавы астында яшәсен.
Ул аны көне буе сыендыра,
Ул аның иңбашлары арасында яшәр».
13 Йосыф турында ул болай диде:+
«Йәһвә аның җирен фатихаласын,+
Күкнең иң яхшы нәрсәләре —
Чык һәм җир астыннан аккан чишмә сулары белән фатихаласын,+
14 Кояш үстергән иң яхшы нәрсәләр,
Ай саен иң яхшы уңышлар белән фатихаласын,+
15 Борынгы* таулардагы иң яхшы нәрсәләр+
Һәм гасырлар буе торасы калкулыклардагы иң яхшы нәрсәләр белән фатихаласын,
16 Җирнең иң яхшы нәрсәләре һәм аны тутырган нәрсәләр белән+
Һәм чәнечкеле куакта Күренүченең хуплавы белән фатихаласын.+
Алар Йосыфның башына,
Үз абый-энеләреннән аерып куелганның баш түбәсенә яусын.+
17 Аның гайрәте беренче туган үгезнеке кебек,
Аның мөгезләре — кыргый үгезнең мөгезләре.
Алар белән ул халыкларны,
Аларның барысын җирнең чикләренә кысрыклар.*
Аның мөгезләре — Ифраимның дистәләгән меңнәре,+
Алар — Манашшеның меңнәре».
18 Зәбулу́н турында ул болай диде:+
«И Зәбулун, чыкканда сөен,
Син, Иссаха́р, чатырларыңда шатлан.+
19 Алар халыкларны тауга чакырыр.
Анда алар тәкъвалык корбаннары китерер.
Алар диңгезләрнең мул байлыгыннан,
Комда яшерелгән хәзинәләрдән тукланыр».
«Гәд чикләрен киңәйтүче фатихалы.+
Ул анда кулны да, башны да ботарларга әзер
Арыслан кебек ята.
«Дан — арыслан баласы.+
Ул Башаннан сикереп чыгар».+
23 Нәфтәли́ хакында ул болай диде:+
«Нәфтәли Йәһвәнең хуплавына ия,
Ул аңа һәрьяктан фатихасын биргән.
Көнбатыш белән көньякны биләп ал».
«Әширнең фатихасы — уллары.
Аны абый-энеләре хупласын,
Ул үз аякларын майга батырсын.*
26 «Йәшурунның+ Аллаһысы кебек беркем юк,+
Ул сиңа ярдәм итәр өчен күк аша үтә,
Үз мәһабәтлегендә болытларда бара.+
Ул синең алдыңнан дошманнарны куып җибәрер+
Һәм: „Аларны юк ит!“ — дияр.+
Исраил иминлектә яшәр,
Ягъкубның токымнары* аулакта торыр.
Синең кебек халык бармы?+
34 Аннары Муса Моа́б даласыннан Әрихә́ каршындагы+ Нәбу́ тавына,+ Пәсгә́х башына+ менде. Йәһвә аңа бөтен җирне: Гиладтан алып Данга+ кадәр, 2 бөтен Нәфтәли́ җирен, Ифраи́м һәм Манашше́ җирләрен һәм Яһүднең көнбатыш диңгезгә* кадәр+ бөтен җирен, 3 Нәгебне,+ Үрдү́н өлкәсен,+ шул исәптән Согарга+ кадәр Әрихә — финик пальмалары шәһәре үзәнлеген күрсәтте.
4 Аннары Йәһвә аңа әйтте: «Мин Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка: „Синең токымыңа* бирермен“,— диеп ант иткән җир менә шул.+ Мин сиңа аны үз күзләрең белән күрергә рөхсәт иттем, ләкин син анда кермәссең».+
5 Шуннан соң Йәһвәнең хезмәтчесе Муса, Йәһвә әйткәнчә, шунда Моаб җирендә үлде.+ 6 Ул аны Моаб җиренең үзәнендә Бәйтпигу́р каршысында җирләде. Хәзерге көнгә кадәр беркем дә аның кабере кайда икәнен белми.+ 7 Үлгәндә Мусага 120 яшь иде.+ Аның күзләре яхшы күрә иде, һәм ул һаман да көчле иде. 8 Исраи́л халкы Моаб даласында Муса өчен 30 көн кайгырып елады.+ Шунда Муса өчен елау һәм матәм көннәре тәмамланды.
9 Нун улы Йошуа́ зирәклек рухына ия иде, чөнки Муса аның өстенә кулын куйган иде,+ һәм исраиллеләр аны тыңлый башлады. Алар нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.+ 10 Ләкин Исраилдә Муса кебек пәйгамбәр бүтән беркайчан да булмады.+ Йәһвә аны йөзгә-йөз белде.+ 11 Муса аша Йәһвә Мисыр җирендә фиргавенгә, аның бөтен хезмәтчеләренә һәм аның бөтен җиренә каршы галәмәтләр һәм могҗизалар эшләде,+ 12 шулай ук бөтен Исраил күзе алдында куәтле кулын һәм курку-хөрмәт уятучы көчен күрсәтте.+
Күрәсең, Ливан таулары.
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «елгасы үзәненә».
Ягъни биек диварлы.
Я, бәлки, «Аллаһы аны ныгытты».
Яки «аларны котыртмагыз».
Яки «елгасы үзәнен».
Яки «елгасы үзәнен».
Яки «елгасы үзәнен».
Ягъни Криттан.
Яки «елгасы үзәнен».
Яки «тулгак тоткандай, газаплар кичерер».
Яки «елгасы үзәне».
Яки «елгасы үзәненең».
Яки «елгасы үзәненнән».
Я, бәлки, «кара базальттан».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «елгасы үзәне».
Мәгъ. «Йәһирнең чатырлы авыллары».
Яки «елгасы үзәненә».
Ягъни Үле диңгезгә.
Яки «тәкъва».
Яки «җаннарыгызны».
Сүзгә-сүз «Ун сүзне».
Яки «җаннарыгызны».
Яки «аның мирасы».
Яки «ачуын чыгарсагыз».
Сүзлекне к.
Яки «сынаулар».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «елгасы үзәне».
Ягъни Тозлы диңгезгә (Үле диңгезгә).
Яки «Мине санламыйча». Сүзгә-сүз «Йөземә каршы».
Яки «озак яшәрсез һәм сезгә яхшы булыр».
Сүзлекне к.
Яки «үзеңдә булган бар нәрсәң».
Яки «улларыңа кат-кат әйтергә».
Яки «катнаш никахларга кермә».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Сүзлекне к.
Яки «кыйммәтле; кадерле».
Яки «сынаулар».
Я, бәлки, «паника; дәһшәт».
Сүзлектән «Елга үзәне» к.
Ягъни биек диварлы.
Яки «металл пот».
Яки «металл бозау».
Яки «ачуын чыгарып».
Яки «синең мирасың».
Яки «синең мирасың».
Яки «әрҗә».
Ягъни акация.
Сүзгә-сүз «Ун сүзне».
Сүзлектән «Елга үзәне» к.
Сүзлекне к.
Яки «иң югары күкләр».
Сүзгә-сүз «сөннәтләгез».
Яки «ятимне».
Яки «бу көнгә кадәр».
Сүзгә-сүз орлык.
Ягъни аяк көчен кулланып, су тәгәрмәчен әйләндерү я арыклар үткәрү һәм ачып җибәрү.
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «мин». Аллаһыга карый.
Сүзгә-сүз «мин». Аллаһыга карый.
Сүзлекне к.
Ягъни Бөек диңгезгә (Урта диңгезгә).
Сүзлекне к.
Яки «җаның теләгән».
Сүзлекне к.
Яки «үз җаныңдай якын».
Яки «маңгайларыгызны».
Яки «кыйммәтле; кадерле».
Яки «бөҗәк».
Яки «җаның теләгән».
Яки «ятим».
Яки «залог алып бурычка».
Яки «залог алып бурычка».
Сүзгә-сүз «Үгезеңнең».
Ә15 кушымт. к.
Яки «ятим».
Яки «Вакытлы торак».
Яки «Вакытлы торак».
Сүзлекне к.
Ягъни Йәһвә гыйбадәт кылу үзәге итеп сайлаячак.
Яки «җаны теләсә».
Сүзгә-сүз «ут аша үткәрүче».
Яки «аның җанын».
Яки «елга үзәненә».
Яки «җаны».
Яки «кире какса».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «аны, җанны».
Яки «сезгә бәла чакырыр».
Яки «нәҗесләнүдән».
Ягъни бәдрәф.
Сүзгә-сүз «эткә».
Яки «эш хакын».
Ягъни процент.
Яки «аңардан баш тартып».
Ягъни залог.
Яки «тормышны; җанны».
Яки «берәр җанны».
«Махау» дип тәрҗемә ителгән евр. сүзе киң мәгънәле һәм үз эченә төрле йогышлы тире авыруларын алырга мөмкин. Ул шулай ук киемдәге я йорттагы берәр йогыш чыганагын аңлатырга мөмкин.
Яки «җаны».
Яки «ятимнең».
Сүзгә-сүз «Йортыңда ефа һәм ефа». Ә14 кушымт. к.
Я, бәлки, «гомеренә куркыныч янаган».
Яки «сурияле». Ягъкуб Харанда (Сурия) яшәгән вакыт турында сүз бара.
Яки «ятим».
Сүзлекне к.
Яки «кыйммәтле; кадерле».
Яки «аларны штукатурлагыз».
Яки «аларны штукатурлагыз».
Яки «Агач һәм металл остасы».
Яки «Шулай булсын!»
Яки «ятимгә».
Яки «Гаепсез канны түгеп җанны».
Күәс — камыр әчетү өчен савыт.
Яки «күгәрек; гөмбә».
Яки «йөрәгеңне каушатыр».
Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтем».
Яки «Гыжлаучы бөҗәкләр».
Яки «җан өметсезлеге».
Яки «сынаулар».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «яхшы сугарылганны да, корыганны да».
Сүзлекне к.
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «сөннәтләр».
Сүзлекне к.
Яки «Вакытлы торак».
Яки «илаһлар белән рухи фәхешлек кыла».
Сүзгә-сүз «симергәч».
Күрәсең, Аллаһы.
Я, бәлки, «Кеше расаларын».
Ягъни Ягъкубны.
Сүзгә-сүз «Сарыклар мае».
Сүзгә-сүз «Бодайның бөер мае».
Яки «суы».
Мәгъ. «намуслы». Исраилнең хөрмәтле исеме.
Яки «ачуын чыгарды».
Яки «ачуын чыгарды».
Яки «көнчелегемне».
Яки «ачуымны чыгарды».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «киңәшкә чукрак».
Яки «Иң яхшы корбаннарын».
Яки «чистартыр».
Йошуаның элекке исеме, Һошайәһ исеменең кыска формасы. Мәгъ. «Йәһ коткарды».
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Яки «дистәләгән мең изгеләре».
Мәгъ. «намуслы». Исраилнең хөрмәтле исеме.
Яки «үзенеке өчен көрәште».
Бу шигырьдәге «синең» һәм «син» сүзләре Аллаһыга күрсәтә.
Я, бәлки, «Көнчыгыш».
Яки «сөзәр».
Яки «тәкъвалыгын».
Яки «майда юсын».
Сүзгә-сүз «чишмәсе».
Я, бәлки, «биеклекләрен».
Ягъни Бөек диңгезгә (Урта диңгезгә).
Сүзгә-сүз орлык.