ДАНИЯЛ
1 Яһүд патшасы Йәһуәкимнең+ идарә итүенең өченче елында Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р, килеп, Иерусалимны камап алды.+ 2 Вакыт узу белән Йәһвә Яһүд патшасы Йәһуәкимне аның кулына тапшырды.+ Бабыл патшасы Аллаһы гыйбадәтханәсендәге кайбер нәрсәләрне алып, аларны Шина́р* җирендәге+ үз илаһының гыйбадәтханәсенә китерде һәм илаһының хәзинәсенә кертеп куйды.+
3 Аннары патша үзенең сараендагы Ашпина́з исемле баш түрәсенә кайбер исраиллеләрне, шул исәптән патшалар һәм морзалар нәселеннән булганнарны китерергә кушты.+ 4 Егетләр* һичнинди кимчелексез, күркәм килеш-килбәтле, акыллы, белемле, зирәк+ һәм патша сараенда хезмәткә яраклы булырга тиеш иделәр. Ашпиназ аларны калдайлылар язуына һәм теленә өйрәтергә тиеш иде. 5 Патша шулай ук аларга һәр көн патша табынындагы затлы ашамлыклардан туенырга һәм үзе эчкән шәрабны эчәргә кушты. Алар өч ел буе белем-тәрбия алырга* һәм, билгеләнгән вакыт җиткәч, патшага хезмәткә алынырга тиеш иделәр.
6 Алар арасында Яһүд кабиләсеннән Дания́л,*+ Хәнания́,* Мисаи́л* һәм Азария́*+ бар иде. 7 Патша сараеның баш түрәсе аларга бүтән исемнәр* бирде. Даниялны ул Бәлтишәзә́р,+ Хәнанияне Сидра́х, Мисаилны Миса́х һәм Азарияне Әбдина́х+ дип атады.
8 Әмма Даниял, патша табынындагы ашамлыклар һәм патша эчкән шәраб белән үзен нәҗесләмәскә дип күңеленә беркетеп куйган иде. Шуңа күрә ул патша сараеның баш түрәсеннән үтенеп, үзен шул рәвешчә нәҗесләргә теләмәгәне турында әйтте. 9 Һәм Аллаһы патша сараеның баш түрәсенең күңелендә Даниялга карата илтифат һәм мәрхәмәт уятты.+ 10 Әмма патша сараеның баш түрәсе Даниялга болай диде: «Мин сезне ашатырга-эчертергә боерган хуҗам патшадан куркам шул. Ә ул сезнең бүтән егетләргә — үзегезнең яшьтәшләрегезгә караганда начаррак булып күренгәнегезне күрсә? Мин бит сезнең аркада патша алдында гаепле булып калачакмын!» 11 Даниял исә патша сараеның баш түрәсе тарафыннан куелган караучыга — Даниял, Хәнания, Мисаил һәм Азария өстеннән куелган кешегә болай диде: 12 «Зинһар, хезмәтчеләреңне ун көн сынап кара. Безгә ашарга яшелчә ризыгы, эчәргә су гына бирсеннәр. 13 Шуннан соң безне патша табыныннан туенган егетләр* белән чагыштырырсың һәм, безгә карап, хезмәтчеләрең белән нәрсә эшләргә икәнлеген хәл итәрсең».
14 Тегесе, аларның тәкъдиме белән ризалашып, аларны ун көн сынады. 15 Ун көн үтүгә, алар патша табыныннан туенган бөтен егетләргә караганда төскә-биткә килешлерәк һәм тазарак иде. 16 Шунда теге караучы кеше аларга патша табынындагы ашамлыклар белән шәраб урынына яшелчә бирә башлады. 17 Аллаһы шушы дүрт егеткә аң-белем, зирәклек, шулай ук төрле-төрле китапларны өйрәнер өчен аңлау сәләте бирде. Даниялга исә һәртөрле күренешләр белән төшләрнең мәгънәсенә төшенә белү сәләте дә бирелде.+
18 Патша билгеләгән вакыт килеп җиткәч,+ патша сараеның баш түрәсе егетләрне Нәбукаднизар алдына китерде. 19 Патша, алар белән сөйләшеп алгач, барысы арасында Даниял, Хәнания, Мисаил һәм Азариягә+ тиң берәү дә юк икәнлеген күрде. Һәм алар патшага хезмәт итә башлады. 20 Патша алардан акыл һәм зирәклек таләп иткән нинди генә мәсьәлә турында сорамасын, ул аларны үзенең бөтен патшалыгындагы сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәргә* һәм тылсымчыларга+ караганда ун тапкыр яхшырак күрә иде. 21 Һәм Даниял Кир патшаның+ беренче елына кадәр шул җирдә кала бирде.
2 Үзенең идарә итүенең икенче елында Нәбукадниза́р берничә төш күрде. Бу патшаны* шулкадәр борчуга төшерде ки,+ ул хәтта йоклый алмый иде. 2 Шунда патша, үзенең күргән төшләрен юрау өчен, сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәрне, тылсымчыларны, сихерчеләрне һәм калдайлыларны* чакырырга боерды. Алар, кереп, патша алдына килеп басты.+ 3 Патша аларга: «Мин бер төш күрдем, һәм җанымны борчу басты. Шунлыктан төшемне беләсем килә»,— диде. 4 Калдайлылар патшага арамей телендә:*+ «И патшабыз, мәңге яшә! Хезмәтчеләреңә төшеңне сөйлә, һәм без аны юрап бирербез»,— диделәр.
5 Патша калдайлыларга болай дип җаваплады: «Минем соңгы сүзем шул: әгәр күргән төшемне сөйләп һәм аны юрап бирмәсәгез, сез чабып үтереләчәксез, ә йортларыгыз җәмәгать бәдрәфләренә* әйләндереләчәк. 6 Әгәр дә инде төшемне сөйләп, аны юрап бирсәгез, миннән бүләкләр алып, зур хөрмәткә лаек булачаксыз.+ Әйдәгез, сөйләгез төшемне, юрагыз».
7 Алар патшага икенче мәртәбә: «Патшабыз, хезмәтчеләреңә төшеңне сөйләсәң, без аны сиңа юрап бирер идек»,— диделәр.
8 Моңа җавап итеп патша болай диде: «Күреп торам, сез вакытны сузарга тырышасыз, чөнки соңгы сүземне ишеттегез инде. 9 Миңа төшемне сөйләмәсәгез, бөтенегезне дә бер җәза көтә! Сез бит минем кире уйлавыма өметләнеп, миңа ялганларга, мине алдарга сүз куешкансыз. Төшемне сөйләгез, шунда мин сезнең аны юрый да алганыгызны белермен».
10 Калдайлылар патшага болай дип җаваплады: «Патшаның бу таләбен җир йөзендәге бер адәм дә үти алмый, чөнки моңарчы андый нәрсә турында каһиннәрдән, тылсымчылардан һәм калдайлылардан бер патшаның да, бер хакимнең дә сораганы булмады. 11 Патшаның таләбен үтәү авыр. Патшага моны сөйләп бирә алган кеше юк ул дөньяда; илаһлар гына булса, ә алар үлемле кешеләр арасында яшәми».
12 Шулчак патша яман каты ярсыды һәм Бабылдагы бөтен акыл ияләрен юк итәргә боерык бирде.+ 13 Боерык чыкканга, акыл ияләренең гомерләре кыл өстендә тора иде. Шул вакытта Даниялны һәм аның өч иптәшен дә үтерергә дип эзләделәр.
14 Шулчак Дания́л Бабылдагы акыл ияләрен үтерергә чыккан, патшаның тән сакчылары башлыгы Ариа́х белән акыллылык һәм саклык белән генә сөйләшеп алды. 15 Даниял патша сарае түрәсе Ариахтан: «Нишләп патша шундый каты боерык чыгарды?» — дип сорады. Шунда тегесе булган хәлне Даниялга сөйләп бирде.+ 16 Һәм Даниял, патша янына барып, аңардан төшне юрау өчен вакыт бирүен сорады.
17 Аннары Даниял өенә кайтып китте һәм булган хәл турында үзенең иптәшләре Хәнания́, Мисаи́л һәм Азариягә сөйләп бирде. 18 Бабылдагы бүтән акыл ияләре белән бергә Даниял үзе дә, иптәшләре дә һәлак булмасын өчен, ул аларны күкләр Аллаһысына бу серне ачып, мәрхәмәт күрсәтүе турында дога кылырга сорады.
19 Һәм төнлә бу сер Даниялга күренеш аша ачылды.+ Шунда Даниял күкләр Аллаһысына мактаулар белдерде. 20 Даниял болай диде:
21 Ул вакытларны, дәверләрне үзгәртә,+
Патшаларны тәхеттән төшерә, патшаларны тәхеткә утырта,+
Зирәкләргә зирәклек, төшенүчәннәргә аң-белем бирә.+
23 И ата-бабаларымның Аллаһысы, сиңа мин үз рәхмәтләремне һәм мактауларымны белдерәм,
Чөнки син миңа зирәклек һәм көч-куәт бирдең.
Без үтендек, һәм син миңа ачып бирдең,
Безгә патшаның борчуын ачыкладың».+
24 Аннары Даниял, патшадан Бабылдагы акыл ияләрен үтерергә боерык+ алган Ариах янына барып, аңа: «Бабылдагы акыл ияләренең берсен дә үтермә. Мине патша янына алып бар, мин патшага төшен юрап бирермен»,— диде.
25 Ариах Даниялны шунда ук патша хозурына китерде һәм болай диде: «Мин Яһүдтән китерелгән әсирләр+ арасыннан бер кешене таптым, ул патшаның төшен юрап бирә ала». 26 Шунда патша Бәлтишәзә́р+ дигән исем йөрткән Даниялга: «Сине, төшемне сөйләп, аны юрап бирә аласың, диләр. Бу дөресме?» — диде.+ 27 Даниял патшага болай дип җавап бирде: «Патша белергә теләгән серне акыл ияләре дә, тылсымчылар да, сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр белән йолдызчылар да ачып бирә алмый.+ 28 Әмма күкләрдә серләрне ачучы Аллаһы бар,+ һәм ул Нәбукаднизар патшага соңгы көннәрдә нәрсә буласын ачты. Ятагыңда йоклап ятканда күргән төшең һәм башыңнан чыкмаган күренешләр менә алар:
29 И патша, ятагыңда яткан чакта синең уйларың киләчәк турында иде, һәм серләрне ачучы Аллаһы сиңа нәрсә буласын ачты. 30 Миңа исә бу сер мин бар кешеләрдән зирәгрәк булганга түгел, ә патшага төшен юрап биреп, йөрәгендәге уйларын билгеле итәр өчен ачылды.+
31 И патша, син гаять зур бер сын күрдең. Гадәттән тыш зур, нурланып ялтырап торган бу сын синең алдыңда торды, һәм аның күренеше дәһшәтле иде. 32 Сынның башы — саф алтыннан,+ күкрәге һәм куллары — көмештән,+ корсагы һәм ботлары — бакырдан,+ 33 балтырлары — тимердән,+ табаннары* тимер катыш балчыктан* иде.+ 34 Сынга карап торганда, таудан кеше кулы тимичә бер таш кителеп төште дә сынның тимер катыш балчык өлешенә бәрелде һәм аны челпәрәмә китерде.+ 35 Шулчак тимер, балчык, бакыр, көмеш һәм алтын — барысы да челпәрәмә килеп, җәйге ындырдагы кибәктәй булды, һәм җил аларны очырып алып китте, бернәрсә дә калмады. Сынга килеп бәрелгән таш исә, зур тауга әйләнеп, бөтен җир йөзен тутырды.
36 Күргән төшең менә шундый иде, патша. Хәзер без сиңа аны юрап бирербез. 37 И патша, син патшаларның патшасы, һәм күкләр Аллаһысы сиңа патшалык, кодрәт, көч-куәт һәм дан-шөһрәт бирде.+ 38 Ул җир йөзендәге кешеләрне, шулай ук кыргый хайваннарны, күктәге кошларны синең кулыңа тапшырып, сине барысы өстеннән хаким итеп куйды.+ Син шушы сынның алтын башы булып торасың.+
39 Синнән соң үзеңнән түбәнрәк булган икенче бер патшалык күтәрелер,+ аннары өченчесе — бакыр патшалык күтәрелер һәм бөтен җир йөзе белән идарә итәр.+
40 Дүртенче патшалык исә тимердәй нык булачак.+ Тимер бар нәрсәне ватып, тузанга әйләндергән кебек, бу патшалык та, тимердәй булып, бөтен шул патшалыкларны җимереп, челпәрәмә китерәчәк.+
41 Ә син күргән табаннарның һәм аяк бармакларының балчык катыш тимер булуы патшалыкның бүленгән булачагын аңлата. Шулай да аңарда берникадәр тимер катылыгы булачак, чөнки, үзең күргәнчә, тимер йомшак балчык белән аралаш иде. 42 Аяк бармаклары яртылаш тимердән, яртылаш балчыктан булганга, бу патшалык яртылаш каты, яртылаш уалучан булачак. 43 Тимер йомшак балчык белән аралаш булган кебек, болар* халык* белән аралаш булачак, һәм, тимер балчык белән кушылмаган кебек, алар да бер-берсе белән кушылмаячак.
44 Шул патшалар көннәрендә күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк+ патшалык*+ урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк.+ Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак,+ ә үзе мәңге торачак.+ 45 Чөнки, үзең күргәнчә, таудан кеше кулы тимичә бер таш кителеп төшеп, тимер, бакыр, балчык, көмеш һәм алтынны челпәрәмә китерде.+ Аллаһы Тәгалә патшага киләчәктә нәрсә булачагын ачты.+ Бу төш дөреслеккә туры килә, һәм юралышы ышанычлы».
46 Шунда патша Нәбукаднизар, Даниял алдында җиргә йөзтүбән капланып, аңа тирән хөрмәт күрсәтте. Шуннан соң патша аңа бүләк китерергә һәм аның хөрмәтенә фимиам яндырырга боерды. 47 Патша Даниялга болай диде: «Чыннан да сезнең Аллаһыгыз — аллаларның Аллаһысы, патшаларның Хакиме һәм серләр ачучы Аллаһы, чөнки син генә бу серне ача алдың».+ 48 Патша Даниялны югары күтәрде һәм аңа күп затлы бүләкләр бирде. Ул аны бөтен Бабы́л өлкәсе өстеннән хаким+ һәм Бабылдагы бөтен акыл ияләре өстеннән баш җитәкче итеп куйды. 49 Даниялның үтенече буенча, патша Сидра́х, Миса́х һәм Әбдинахны+ Бабыл өлкәсендә идарә эшләренә куйды. Даниял исә патша сараенда хезмәт итте.
3 Нәбукадниза́р патша биеклеге 60 терсәк,* киңлеге 6 терсәк* булган алтын сын ясады. Ул аны Бабы́л өлкәсендәге Дәи́р тигезлегендә урнаштырды. 2 Аннары Нәбукаднизар патша сатрапларга,* башлыкларга, идарәчеләргә, киңәшчеләргә, казначыларга, хөкемчеләргә, тәртипчеләргә, шулай ук бөтен өлкә җитәкчеләренә хәбәр җибәреп, аларны Нәбукаднизар патша куйган сынның тантаналы ачылуына чакырды.
3 Шунда сатраплар, башлыклар, идарәчеләр, киңәшчеләр, казначылар, хөкемчеләр, тәртипчеләр һәм бөтен өлкә җитәкчеләре Нәбукаднизар патша куйган сынның тантаналы ачылуына җыелдылар һәм Нәбукаднизар патша куйган сын алдына килеп бастылар. 4 Шунда сөрәнче каты тавыш белән игълан итте: «Әй халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре, сезгә мондый боерык бирелә: 5 мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира, сорнай* һәм бүтән төрле уен коралларының тавышын ишетү белән сез тез чүгеп, Нәбукаднизар патша куйган алтын сынга табынырга тиеш. 6 Кем дә кем тез чүгеп табынмаса, шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытылачак».+ 7 Мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира һәм бүтән төрле уен коралларының тавышын ишетү белән барлык халыклар, төрле милләт һәм төрле тел кешеләре Нәбукаднизар патша куйган алтын сын алдында тезләнеп сәҗдә кылдылар.
8 Шул вакытта кайбер калдайлылар патша янына килеп, яһүдләрне гаепли башладылар.* 9 Алар Нәбукаднизар патшага болай диделәр: «И патша, мәңге яшә! 10 И патша, мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира, сорнай һәм бүтән төрле уен коралларының тавышын ишеткән һәркемгә син тезләнеп, алтын сынга сәҗдә кылырга боердың, 11 ә кем дә кем тез чүгеп табынмаса, аны шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытырга дидең.+ 12 Ә менә кайбер яһүдләр — син Бабыл өлкәсендә идарә эшләренә куйган Сидра́х, Миса́х һәм Әбдина́х+ — сине, патша, санга сукмый. Алар синең илаһларыңа табынмый һәм син куйган алтын сынга сәҗдә кылырга теләми».
13 Шунда патша Нәбукаднизар, бик нык ярсып, Сидрах, Мисах һәм Әбдинахны үзе янына китерергә кушты. Һәм аларны патша алдына китерделәр. 14 Нәбукаднизар аларга болай диде: «Сидрах, Мисах һәм Әбдинах, сезне минем илаһларыма табынмый+ һәм мин куйган алтын сынга сәҗдә кылырга теләми диләр. Бу шулаймы? 15 Менә хәзер сез, мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира, сорнай һәм бүтән төрле уен коралларының тавышы яңгырагач, тезләнеп, мин куйган алтын сынга сәҗдә кылырга әзер икән, бик яхшы. Әгәр дә табынмасагыз, мин сезне шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытачакмын. Шунда карарбыз, нинди илаһ сезне минем кулымнан коткара алыр».+
16 Сидрах, Мисах һәм Әбдинах патшага болай диде: «И Нәбукаднизар патша, без моңа җавап бирүне кирәк дип тапмыйбыз. 17 Әгәр шулай була калса, без хезмәт иткән Аллаһыбыз безне ялкынлы мичтән дә, синең кулыңнан да коткара ала, и патша.+ 18 Хәтта коткармаса да, сиңа, патша, шул билгеле булсын: без синең илаһларыңа табынмаячакбыз һәм син куйган алтын сынга сәҗдә кылмаячакбыз».+
19 Шунда патша Нәбукаднизар Сидрах, Мисах һәм Әбдинахка шулкадәр ярсыды ки, йөзенең төсе үзгәреп китте.* Ул мичне гадәттәгедән җиде тапкырга кызурак ягарга боерды 20 һәм үз гаскәрендәге берничә гайрәтле кешесенә Сидрах, Мисах һәм Әбдинахны бәйләп, ялкынлы мичкә ташларга кушты.
21 Аларны бәйләделәр дә өс киемнәре, эчке күлмәкләре, баш киемнәре һәм башка бөтен киемнәре белән ялкынлы мичкә ташладылар. 22 Патшаның боерыгы үтә каты булып, мич кып-кызу итеп яндырылганга, Сидрах, Мисах һәм Әбдинахны алып килгән гайрәтле кешеләр ут ялкыныннан үлде. 23 Теге өчәү исә — Сидрах, Мисах һәм Әбдинах — бәйләнгән килеш ялкынлы мич эченә килеп төште.
24 Шулчак патша Нәбукаднизар куркып китте һәм тиз генә урыныннан торды да үз түрәләренә: «Без өч адәмне бәйләп, утка ыргыттык түгелме соң?» — диде. Тегеләре: «Нәкъ шулай, патша!» — диделәр. 25 Патша: «Карагыз! Ут эчендә дүрт адәм иркенләп йөри, аларга һичнинди зыян тими, дүртенчесенең кыяфәте исә илаһлар улына охшаш»,— диде.
26 Нәбукаднизар, дөрләп янган мич ишеге янына якынлашып: «Сидрах, Мисах һәм Әбдинах, Ходай Тәгаләнең хезмәтчеләре!+ Чыгыгыз, монда килегез!» — диде. Шунда Сидрах, Мисах һәм Әбдинах ут эченнән чыктылар. 27 Шулчак анда җыелган сатраплар, башлыклар, идарәчеләр һәм патшаның түрәләре+ егетләрнең тәннәренә уттан һичнинди зыян килмәгәнен күрделәр;+ башларындагы бер генә чәч бөртеге дә көймәгән, өс киемнәре дә шул килеш калган, алардан хәтта көйгән ис тә килми иде.
28 Шунда Нәбукаднизар болай дип игълан итте: «Сидрах, Мисах һәм Әбдинахның+ Аллаһысына мактаулар яусын, чөнки Ул фәрештәсен җибәреп, үз хезмәтчеләрен коткарды. Алар аңа таянды һәм патшаның боерыгына буйсынмады. Хәтта үлем янаса да, алар үз Аллаһыларыннан башка һичнинди илаһка табынырга, сәҗдә кылырга теләмәде.+ 29 Шуңа күрә мин мондый боерык чыгарам: әгәр дә берәр нинди халык, милләт я кабилә кешесе Сидрах, Мисах һәм Әбдинахның Аллаһысына каршы берәр нәрсә әйтсә, шул адәм чабып үтереләчәк, ә аның йорты җәмәгать бәдрәфенә* әйләндереләчәк, чөнки Аның кебек коткара алырлык бүтән һичнинди илаһ юк».+
30 Һәм патша Бабыл өлкәсендә Сидрах, Мисах һәм Әбдинахның дәрәҗәләрен күтәрде.*+
4 «Нәбукадниза́р патшаның җир йөзендә яшәгән барлык халыкларга, милләтләргә һәм төрле тел кешеләренә юллаган сүзе: сезгә мул тынычлык телим! 2 Аллаһы Тәгаләнең миңа кылган галәмәтләре белән могҗизалары турында игълан итүемә шатмын. 3 Аның кылган галәмәтләре шундый бөек, кылган могҗизалары шундый көчле! Аның патшалыгы — мәңгелек патшалык, аның идарә итүе — буыннан-буынга.+
4 Мин, Нәбукаднизар, йортымда тыныч яшәп, сараемда рәхәт гомер кичерә идем. 5 Һәм менә бервакыт мин бер төш күрдем, шунда күңелемә курку төште. Ятагымда йоклап яткан чакта күргән һәм башымнан чыкмаган сурәтләр белән күренешләр аркасында хафага калдым.+ 6 Шунлыктан мин, төшемне юрап бирсеннәр өчен, Бабылдагы бөтен акыл ияләрен үземә чакырттым.+
7 Шунда сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр, тылсымчылар, калдайлылар* һәм йолдызчылар+ килде. Аларга төшемне сөйләп биргәч, алар миңа аны юрап бирә алмады.+ 8 Ниһаять, илаһымның хөрмәтенә+ Бәлтишәзә́р+ дип аталган һәм изге илаһларның рухы белән сугарылган+ Дания́л килде. Мин аңа үз төшемне сөйләп бирдем:
9 „И Бәлтишәзәр, сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр башлыгы!+ Синдә изге илаһларның рухы бар+ икәнлеген һәм син ача алмаслык бер сер дә юк икәнлеген яхшы беләм.+ Шунлыктан төшемдә күргән күренешләрне аңлатып, юрап бирче.
10 Ятагымда йоклап яткан чакта мин шундый күренеш күрдем: җир уртасында гаять зур, биек бер агач тора.+ 11 Агач үсеп, нык булып китте һәм аның очы күкләргә кадәр җитте, аны җир читеннән үк күреп була иде. 12 Агач куе яфраклы, мул җимешле иде, барлык җан ияләре анда азык таба иде. Аның астында җәнлекләр ышыклана иде, ботакларында кошлар оялый иде. Ул барлык тереклекне туендырып торды.
13 Аннары мин ятагымда йоклап яткан чакта күренештә күкләрдән бер сакчының* — изге затның төшкәнен күрдем.+ 14 Ул каты тавыш белән болай диде: „Агачны кисеп ташлагыз,+ ботакларын чабыгыз! Яфракларын селкеп төшерегез, җимешләрен төрле якка чәчегез! Аның астыннан җәнлекләр качсын, ботаклары арасыннан кошлар очып китсен. 15 Әмма агач төбен, тимер һәм бакыр богау салып, тамырлары белән җирдә, яшел үлән арасында калдырыгыз. Ул күктән иңгән чык белән сугарылсын, аның өлеше җәнлекләр белән бергә җир өстендәге яшел үлән арасында булсын.+ 16 Аның адәм йөрәге хайван йөрәгенә әверелсен, һәм шул рәвешчә җиде вакыт+ үтсен.+ 17 Җир йөзендә яшәүче кешеләр Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким+ булуын, хакимлекне кемгә бирергә теләсә, шуңа бирүен һәм тәхеткә кешеләр арасыннан хәтта иң күренексезен утырта икәнлеген белсеннәр өчен, бу боерыкны сакчылар тапшырды,+ бу карар изге затлар аша бирелде“.
18 Мин, Нәбукаднизар патша, менә шундый төш күрдем. Хәзер син, Бәлтишәзәр, аны юрап бир, чөнки патшалыгымда бүтән бер акыл иясе дә миңа аны юрап бирә алмады.+ Син исә аны юрап бирә аласың, чөнки синдә изге илаһларның рухы бар“.
19 Бәлтишәзәр+ исемле Даниял бер мизгелгә хафага төште һәм уйларыннан куркып китте.
Патша: „Бәлтишәзәр, төшнең үзеннән дә, аның юралышыннан да котың алынмасын“,— дип әйтте.
Бәлтишәзәр болай дип җаваплады: „И хуҗам, бу төш сине нәфрәт итүчеләреңә караса иде, юралышы дошманнарыңның башына төшсә иде.
20 Син күргән агач — зур булып үсеп, ныгып һәм күкләргә кадәр җитеп, җир читеннән үк күренеп торган,+ 21 куе яфраклы, мул җимешле, барлык җан ияләре азык тапкан, астында җәнлекләр ышыкланган, ботакларында кошлар оялаган+ агач — 22 ул — син, патша, чөнки син бөек һәм куәтле булып киттең, синең даның үсеп, күкләргә кадәр җитте,+ идарәң җир читенә хәтле җәелде.+
23 Патша күктән төшеп килгән сакчының — изге затның+ болай дип әйткәнен ишетте: „Агачны кисеп ташлагыз, юк итегез, ә төбен, тимер һәм бакыр богау салып, тамырлары белән җирдә, яшел үлән арасында калдырыгыз. Җиде вакыт үткәнчегә кадәр ул күктән иңгән чык белән сугарылсын, аның өлеше җәнлекләр белән бергә җир өстендәге яшел үлән арасында булсын“.+ 24 И патша, төшнең юралышы, Аллаһы Тәгаләнең хуҗам патшага карата чыгарган карары менә шундый: 25 сине кешеләр арасыннан куачаклар, һәм син җәнлекләр белән бергә яшәячәксең. Сиңа, үгезләргә ашаткандай, яшел үлән ашатачаклар, син күктән иңгән чык белән сугарылачаксың,+ һәм син Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким булуына һәм тәхеткә кемне теләсә, шуны утырта икәнлегенә төшенгәнчегә кадәр,+ җиде вакыт+ үтәчәк.+
26 Ә агачның төбе белән тамырлары калдырылсын дигән сүзләр,+ син Аллаһының күкләрдә хакимлек итүенә төшенгәч, патшалыгың яңадан үзеңә кайтарылачак, дигәнне аңлата. 27 Шуңа күрә, патша, минем киңәшемә колак салчы. Тәкъва эшләр кылып — гөнаһларыңнан, ярлыларга шәфкать күрсәтеп, җинаятьләреңнән арын. Бәлки, шулчак алга таба да тормышның рәхәтен күреп яшәрсең“».+
28 Моның барысы Нәбукаднизар патшаның башына төште.
29 Унике ай үтте. Бабылдагы сараеның түбәсе буйлап тегендә-монда йөргәндә патша болай диде: 30 «Нинди бөек Бабыл шәһәре! Мин аны үз даным һәм бөеклегем хакына патша йорты өчен үз көчем һәм куәтем белән төзедем!»
31 Патша бу сүзләрне әйтеп бетерергә дә өлгермәде, күкләрдән тавыш яңгырады: «Нәбукаднизар патша, тыңла: „Патшалык синнән алынды,+ 32 син кешеләр арасыннан куылачаксың. Син җәнлекләр белән бергә яшәячәксең һәм сиңа, үгезләргә ашаткандай, яшел үлән ашатачаклар. Син Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким булуына һәм тәхеткә кемне теләсә, шуны утырта икәнлегенә төшенгәнчегә кадәр,+ җиде вакыт үтәчәк“».
33 Шул мизгелдә үк шушы сүзләр Нәбукаднизар патшада үтәлде. Аны кешеләр арасыннан кудылар, ул, үгезләрдәй, яшел үлән ашады, тәне күктән иңгән чык белән сугарылды, чәчләре — бөркет каурыйларыдай, тырнаклары кош тырнакларыдай озын булып үсте.+
34 «Шул вакыт үткәч,+ мин, Нәбукаднизар, башымны күтәреп, күкләргә карадым, һәм миңа акылым кайтты. Шунда мин Аллаһы Тәгаләне мактадым, мәңге яшәүче Ходайга мактау һәм дан белдердем, чөнки аның идарә итүе — мәңгелек, патшалыгы — буыннан-буынга.+ 35 Җир йөзендә яшәүчеләр Аллаһы алдында берни дә түгел. Ул күк гаскәре һәм җир йөзендә яшәүчеләр белән үз ихтыяры буенча эш итә. Берәү дә аңа каршы төшә+ я: „Син нәрсә эшлисең?“+ — дип әйтә алмый.
36 Шул вакытта миңа акылым кайтты, патшалыгымның даны, бөеклегем һәм мәһабәтлегем үземә кайтарылды.+ Югары дәрәҗәдәге түрәләрем һәм морзаларым теләп минем алдыма килә башлады. Мин патшалык тәхетемә кабат утырдым, һәм миңа элеккегедән дә күбрәк дан-шөһрәт өстәлде.
37 Менә хәзер мин, Нәбукаднизар, күкләр Патшасын мактыйм, югарылыйм һәм данлыйм,+ чөнки аның бөтен эшләре хакыйкатькә туры килә, юллары гадел,+ ул эреләнеп йөргәннәрне басынкыландыра ала».+
5 Бәлшәзә́р+ патша үзенең мең морзасына зур мәҗлес ясап, алар алдында шәраб эчте.+ 2 Шәраб тәэсирендә булганда, Бәлшәзәр үз атасы* Нәбукадниза́р Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән алып чыккан алтын һәм көмеш савытларны+ китерергә боерды. Бәлшәзәр үзенең морзалары, җарияләре һәм кече хатыннары белән бергә шул савытлардан шәраб эчәргә теләде. 3 Шунда Иерусалимдагы Аллаһы йортының изге урыныннан алынган алтын савытларны китерделәр. Патша, аның морзалары, җарияләре һәм кече хатыннары шул савытлардан шәраб эчте. 4 Шәраб эчеп утырганда, алар алтыннан, көмеш, бакыр, тимер, агач һәм таштан ясалган илаһларны мактады.
5 Нәкъ шул мәлне кеше кулы пәйда булды һәм патша сараеның стенасына,* шәмдәл янында бармагы белән яза башлады. Патша язган кулның сырт ягын күрде. 6 Шулчак патшаның йөзе агарынды,* ул үз уйларыннан тетрәнеп китте, тез буыннары калтырап,+ бер-берсенә бәрелә башлады.
7 Шунда патша каты кычкырып, тылсымчыларны, калдайлыларны* һәм йолдызчыларны чакыртты.+ Патша Бабылдагы акыл ияләренә: «Кем дә кем бу язуны укып, миңа мәгънәсен аңлатып бирсә, шуның өстенә кызгылт-шәмәхә* кием, муенына алтын муенса кидерелер,+ һәм мин аны патшалыкта өченче идарәче итәрмен»,— диде.+
8 Һәм патшаның бөтен акыл ияләре килде, ләкин алар патшага язуны укып та, мәгънәсен аңлатып та бирә алмады.+ 9 Шунда Бәлшәзәр патша бик нык куркуга төште, аның йөзе агарынды, ә морзалары аптырашта калды.+
10 Патшабикә исә, патша белән морзаларының сүзләрен ишеткәч, мәҗлес үткән залга керде. Ул болай диде: «Патша, мәңге яшә! Ник йөзең качкан? Бер дә куркасы юк. 11 Синең патшалыгыңда өстенә изге илаһларның рухы иңгән бер кеше* бар. Әтиең көннәрендә аңарда аң-белем, тирән төшенүчәнлек һәм илаһларның зирәклегедәй зирәклек бар икәнлеге билгеле булды.+ Синең әтиең — Нәбукаднизар патша аны сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр, тылсымчылар, калдайлылар* һәм йолдызчылар өстеннән баш итеп билгеләде;+ әйе, патша, әтиең шулай эшләде. 12 Патша Бәлтишәзәр дип атаган Дания́л, гаҗәеп акылга,*+ аң-белемгә һәм тирән төшенүчәнлеккә ия булып, төшләрне юрый, табышмакларны аңлата һәм төенле мәсьәләләрне чишә ала иде.+ Чакырт Даниялны, ул килеп, сиңа язуны аңлатсын».
13 Даниялны патша алдына китерделәр. Патша Даниялдан: «Әтием патша Яһүд җиреннән әсирлеккә алып киткән+ Даниял синме ул?+ — дип сорады.— 14 Синдә илаһлар рухы,+ аң-белем, тирән төшенүчәнлек һәм чиксез зирәклек бар диләр.+ 15 Бу язуны укып, миңа мәгънәсен аңлатып бирер өчен, яныма акыл ияләре белән тылсымчыларны китергәннәр иде, ләкин алар бу язуны аңлатып бирә алмады.+ 16 Сине серләрне ачып,+ төенле мәсьәләләрне чишә аласың дип ишеткән идем. Әгәр хәзер шушы язуны укып, аны миңа аңлатып бирә алсаң, синең өстеңә кызгылт-шәмәхә кием, муеныңа алтын муенса кидерелер, һәм син патшалыкта өченче хаким булачаксың».+
17 Шунда Даниял патшага болай дип җаваплады: «Бүләкләрең үзеңдә калсын я аларны бүтәннәргә бир. Шулай да мин патшага язуны укып, мәгънәсен аңлатып бирәм. 18 И патша, Аллаһы Тәгалә синең әтиең Нәбукаднизарга патшалык, бөеклек, хөрмәт һәм дан-шөһрәт бирде.+ 19 Аллаһы аңа шундый бөеклек биргәнгә, бөтен халыклар, милләт һәм төрле тел кешеләре аңардан куркып, калтырап торды.+ Патша ни теләсә шуны эшләде: үтерәсе килсә, үтерде; исән калдырасы килсә, исән калдырды; югары күтәрәсе килсә, югары күтәрде; түбәнсетәсе килсә, түбәнсетте.+ 20 Йөрәге горурланып китеп, үҗәт рухлы булып киткәч, ул үзбелдегенчә эш итә башлады.+ Ул патшалык тәхетеннән төшерелде һәм үз даныннан мәхрүм ителде. 21 Аны кешеләр арасыннан кудылар, йөрәге хайванныкыдай булып китеп, ул кыргый ишәкләр белән бергә яшәде. Ул Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким булганына һәм тәхеткә кемне теләсә, шуны утырта икәнлегенә төшенгәнчегә кадәр,+ аңа, үгезләргә ашаткандай, яшел үлән ашаттылар, тәне күктән иңгән чык белән сугарылды.
22 Ә син, аның улы Бәлшәзәр, боларның барысын да белә торып, үз йөрәгеңне басынкыландырмадың. 23 Юк, син күкләр Хакименә+ каршы баш күтәреп, аның йортыннан үзеңә савытлар китерттең.+ Морзаларың, җарияләрең һәм кече хатыннарың белән бергә син шулардан шәраб эчеп, берни дә күрмәгән, берни дә ишетмәгән, берни дә белмәгән, алтыннан, көмеш, бакыр, тимер, агач һәм таштан ясалган илаһларны мактадың.+ Ә сулышыңа+ һәм бар юлларыңа хуҗа булган Аллаһыны данламадың. 24 Шуның өчен ул синең янга шул кулны җибәреп, менә бу язуны яздырган да.+ 25 Монда МЕНЕ́, МЕНЕ́, ТЕКЕ́Л һәм ПАРСИ́Н дип язылган.
26 Бу сүзләрнең мәгънәсе исә шундый: МЕНЕ — Аллаһы, патшалыгыңның көннәрен санап, аны туктатты.+
27 ТЕКЕЛ — син үлчәүдә үлчәнеп, бик җиңел дип табылдың.
28 ПЕРЕ́С — синең патшалыгың бүленеп, ми́диялеләр белән фарсыларга бирелде».+
29 Шунда, Бәлшәзәр боерыгы буенча, Даниялның өстенә кызгылт-шәмәхә кием, муенына алтын муенса кидерделәр һәм аны патшалыкта өченче идарәче булачак дип игълан иттеләр.+
30 Нәкъ шул ук төнне калдайлылар патшасы Бәлшәзәр үтерелде.+ 31 Һәм патшалык ми́дияле Да́рий+ кулына күчте. Аңа ул вакытта 62 яшьләр тирәсе иде.
6 Да́рий бөтен патшалыгы өстеннән 120 сатрап билгеләргә булды.+ 2 Алар өстеннән өч түрә, шул исәптән Дания́л да куелган иде.+ Патша һичнинди зыян күрмәсен өчен, сатраплар+ аларга бар эшләре турында исәп биреп тора иде. 3 Даниял исә, гаҗәеп акылга* ия булганга,+ бүтән түрәләрдән һәм сатраплардан өстен иде, һәм патша аны бөтен патшалык өстеннән куймакчы булды.
4 Ул вакытта түрәләр һәм сатраплар Даниялны ил эшләре белән бәйле берәр нәрсәдә гаепләү өчен нигез эзләделәр. Әмма алар бәйләнерлек сәбәп тә, һичнинди начарлык та таба алмады, чөнки ул ышанычка лаек һәм барысын җиренә җиткереп үтәгән кеше иде, аңарда һичнинди начарлык юк иде. 5 Шунда бу кешеләр: «Бу Даниялны гаепләү өчен бернинди дә сәбәп табып булмастыр, аның динендә* генә берәр нәрсә тапсак инде»,— диделәр.+
6 Түрәләр һәм сатраплар күмәкләшеп патша янына керделәр һәм аңа болай диделәр: «Да́рий патша, мәңге яшә! 7 Патшалыктагы бөтен түрәләр, башлыклар, сатраплар, югары дәрәҗәдәге түрәләр һәм идарәчеләр — барысы бергә киңәшләшеп, патша указы чыгарырга кирәк дигән карарга килде. Аның буенча, и патша, 30 көн дәвамында синнән башка берәр нинди кешегә я илаһка үтенеп мөрәҗәгать итү тыела, ә аны үтәмәгән һәркем арысланнар чокырына ташланачак.+ 8 Хәзер, патша, бу указны кабул итеп, кул куй,+ ул үзгәртелмәсен, чөнки ми́диялеләр белән фарсыларның законы — үзгәрмәс закон».+
9 Шунда Да́рий патша бу указга һәм тыюга кул куйды.
10 Даниял исә, шул указга кул куелганын белгәч, үз өенә кайтып китте. Өске бүлмәсендәге тәрәзәләре Иерусалимга карый иде.+ Даниял, гадәттәгечә, көненә өч тапкыр, тезләнеп, үз Аллаһысына дога кылды һәм мактаулар белдерде. 11 Шул вакытта теге кешеләр Даниялның өенә атылып кереп, аның үз Аллаһысы алдында дога кылып, илтифат итүен сорап ялварганын күрделәр.
12 Шунда алар патша янына килеп, аның чыгарган указы турында исенә төшерде: «Син, патша, үзең кем дә кем 30 көн дәвамында синнән башка берәр нинди кешегә я илаһка үтенеп мөрәҗәгать итсә, шул кеше арысланнар чокырына ташланачак дигән указга кул куйган идең түгелме?» Патша: «Әйе, ул ми́диялеләр белән фарсыларның үзгәрмәс законы буенча гамәлдә нык тора»,— дип җаваплады.+ 13 Алар аңа шунда ук: «Яһүд җиреннән китерелгәннәрнең берсе — Даниял+ сине дә, патша, санга сукмый, син чыгарган указга да буйсынмый, ә көненә өч тапкыр үз Аллаһысына дога кыла»,— диделәр.+ 14 Бу сүзләрне ишеткәч, патша кайгыга төште һәм Даниялны коткару җаен эзли башлады. Кояш батканчыга кадәр, ул аны коткарыр өчен кулыннан килгәнне эшләде. 15 Һәм ахыр чиктә теге кешеләр күмәкләшеп патша янына керделәр дә: «Патша, сиңа билгеле бит, ми́диялеләр белән фарсыларның законы буенча, патшаның бернинди тыюы да, указы да үзгәртелә алмый»,— диделәр.+
16 Шунда, патша боерыгы буенча, Даниялны китереп, арысланнар чокырына ташладылар.+ Патша Даниялга: «Син берөзлексез хезмәт иткән Аллаһың сине коткарачак»,— диде. 17 Шунда бер таш китереп, чокырның авызын капладылар. Даниялга каршы чыгарылган карар үзгәртелмәсен өчен, патша аны үзенең мөһерле балдагы һәм морзаларының мөһерле балдагы белән мөһерләп куйды.
18 Шуннан соң патша үз сараена китте. Ул төне буе ураза тотып чыкты, һәртөрле күңел ачудан баш тартты,* һәм аның йокысы качты. 19 Таң атар-атмас патша торды да арысланнар чокырына ашыкты. 20 Чокыр янына килгәч, патша хәсрәтле тавыш белән Даниялга: «Даниял, тере Аллаһының хезмәтчесе! Син берөзлексез хезмәт иткән Аллаһың сине арысланнардан коткара алдымы?» — дип кычкырды. 21 Даниял шунда ук патшага: «И патша, мәңге яшә! — диде.— 22 Минем Аллаһым, үзенең фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын япты,+ һәм алар миңа зыян китермәде,+ чөнки мин аның алдында гаепсез дип табылдым, һәм сиңа каршы да, и патша, мин һичнинди начарлык кылмадым».
23 Патша бик сөенде һәм Даниялны чокырдан чыгарырга боерды. Даниял чокырдан чыгарылгач, аңа һичнинди зыян тимәгәнен күрделәр, чөнки ул үз Аллаһысына таянды.+
24 Шунда, патша боерыгы буенча, Даниялны гаепләгән* теге кешеләрне китерделәр һәм балалары,* хатыннары белән бергә арысланнар чокырына ташладылар. Алар чокыр төбенә төшеп җитәргә дә өлгермәде, арысланнар аларга ташланып, бөтен сөякләрен сындырды.+
25 Аннары Да́рий патша җир йөзендә яшәгән бөтен халыкларга, милләтләргә һәм төрле тел кешеләренә болай дип язды:+ «Барыгызга да мул тынычлык телим! 26 Мин мондый боерык чыгарам: патшалыгымның бөтен җирләрендә кешеләр Даниялның Аллаһысыннан куркып торырга тиеш,+ чөнки Ул — тере Аллаһы, Ул мәңге яши, аның патшалыгы һичкайчан җимерелмәс һәм хакимлеге мәңгелек.+ 27 Ул коткара,+ азат итә һәм күктә дә, җирдә дә галәмәтләр белән могҗизалар кыла.+ Менә Даниялны ул арысланнар авызыннан коткарды».
28 Даниял исә Да́рий патшалыгында+ һәм Фарсы́ патшасы Кир патшалыгында+ уңышлы иде.
7 Бабы́л патшасы Бәлшәзәрнең+ идарә итүенең беренче елында Дания́л, ятагында йоклап ятканда, төшендә төрле күренешләр күрде.+ Шунда ул төшне язып куйды,+ барысын да тәфсилләп язды. 2 Даниял болай диде:
«Төнлә мин мондый күренеш күрдем: менә, дүрт күк җиле зур диңгезне дулкынландыра.+ 3 Һәм диңгездән бер-берсенә охшамаган дүрт гаять зур җанвар чыга.+
4 Беренчесе арысланга охшаш,+ һәм аның бөркетнекедәй канатлары бар+. Мин карап торган арада, аның канатларын йолкып ташладылар, аннары аны җирдән күтәреп, кешене бастыргандай, арткы ике аягына бастырдылар. Һәм аңа адәм йөрәге бирелде.
5 Аннары икенче бер җанварны күрдем. Ул аюга охшаш иде.+ Ул бер аягын күтәргән, авызына өч кабырга капкан иде. Аңа: „Тор да күп итеп ит аша“,— диелде.+
6 Мин карап торуымны дәвам иттем һәм бүтән бер җанварны күрдем. Ул капланга охшаш иде,+ әмма сыртында кошныкыдай дүрт канаты бар иде. Ул дүрт башлы иде.+ Аңа идарә итәр өчен хакимлек бирелде.
7 Аннары мин төнге күренештә дүртенче җанварны күрдем. Ул коточкыч, дәһшәтле һәм гадәттән тыш көчле иде. Аның зур тимер тешләре бар иде. Ул тирә-яктагы бар нәрсәне йотып, ватып-җимереп, ә калганын аяклары белән таптап барды.+ Ул үзенә хәтле булган бар җанварлардан аерылып тора иде, һәм аның ун мөгезе бар иде. 8 Мин мөгезләренә игътибар белән карап торган арада, алар арасыннан тагын бер мөгез — кечкенә мөгез+ чыкты, ә беренче мөгезләрнең өчесе аның каршында* тартып чыгарылды. Ул мөгезнең адәмнекедәй күзләре һәм эреләнеп* сөйләгән авызы бар иде.+
9 Мин карап торуымны дәвам иттем һәм тәхетләр куелып, борынгыдан яшәп килгән Затның үз тәхетенә утырганын күрдем.+ Аның киеме кардай ап-ак,+ башындагы чәчләре саф йондай иде. Аның тәхете гүя ут ялкыннары, тәхетенең тәгәрмәчләре гүя ялкынланып янган ут иде.+ 10 Аның тәхетеннән ут елгасы агып чыга иде.+ Миллион фәрештә аңа хезмәт итә һәм йөз миллион фәрештә аның хозурында тора иде.+ Суд+ утырышы башланды, һәм китаплар ачылды.
11 Мөгезнең эреләнеп* әйткән сүзләрен+ ишетеп, мин каравымны дәвам иттем. Мин җанвар үтерелеп, үләксәсе утка ыргытылып юк ителгәнчегә кадәр карап тордым. 12 Бүтән җанварларның+ исә хакимлеге тартып алынды, һәм аларның гомерләре вакытка һәм дәвергә озайтылды.
13 Аннары мин төнге күренештә адәм улына+ охшаш берәүнең күк болытлары белән килүен күрдем. Аңа борынгыдан яшәп килгән Зат+ янына килергә рөхсәт ителде, һәм ул Аның хозурына якын китерелде. 14 Бөтен халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре аңа хезмәт итсен өчен,+ аңа хакимлек,+ дан+ һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге — беркайчан юк ителмәс мәңгелек хакимлек, аның патшалыгы — җимерелмәс патшалык.+
15 Шунда мин, Даниял, төнлә күргән күренешләр аркасында куркуга төшеп, күңелем тәмам хафаланды.+ 16 Мин анда басып торган фәрештәләрнең берсе янына килеп, моның чын мәгънәсен сорадым. Һәм җавап итеп, ул миңа барын да аңлатып бирде:
17 „Шушы дүрт гаять зур җанвар+ — җирдән күтәреләчәк дүрт патша.+ 18 Әмма патшалык Ходай Тәгаләнең+ изге затларына бирелер,+ һәм патшалык мәңге, мәңге-мәңге алар кулында булыр“.+
19 Аннары минем бүтән җанварлардан аерылып торган дүртенче җанвар турында күбрәк беләсем килде. Ул яман дәһшәтле иде, аның тешләре — тимер, тырнаклары бакыр иде. Ул тирә-яктагы бар нәрсәне йотып, ватып-җимереп, ә калганын аяклары белән таптап барды.+ 20 Мин шулай ук аның башындагы ун мөгез+ һәм калкып чыгып, өч мөгезне бәреп төшергән бүтән мөгез+ — күзләре һәм эреләнеп* сөйләгән авызы булган һәм кыяфәте белән бүтәннәреннән зуррак булган мөгез турында белергә теләдем.
21 Аннары мин шул мөгезнең изгеләргә каршы сугышып, алардан өстен чыга башлаганын күрдем.+ 22 Борынгыдан яшәп килгән Зат+ килеп, Ходай Тәгаләнең+ изгеләре файдасына хөкем чыгарылганчы һәм изгеләргә патшалыкны алырга билгеләнгән вакыт җиткәнче шулай дәвам итте.+
23 Ул болай диде: „Дүртенче җанвар җирдә дүртенче патшалык булачагын аңлата. Бу патшалык башка бөтен патшалыклардан аерылып торачак. Ул бөтен җирне йотачак, аны аяк астына салып таптаячак һәм ватып җимерәчәк.+ 24 Ун мөгез исә шул патшалыктан күтәреләчәк ун патшаны аңлата. Алардан соң тагын берәү күтәреләчәк. Ул беренчеләреннән аерылып торачак һәм өч патшаны үзенә буйсындырачак.+ 25 Ул Аллаһы Тәгаләгә каршы сөйләячәк+ һәм Ходай Тәгаләнең изгеләрен бертуктаусыз җәберләячәк. Ул вакытларны һәм канунны үзгәртергә ниятләячәк, һәм алар вакыт, вакытлар һәм ярты вакытка* аның кулына тапшыралачак.+ 26 Әмма Суд утырышы башланды, һәм, аны юкка чыгарыр өчен, бөтенләй бетерер өчен, хакимлеге аның кулыннан тартып алынды.+
27 Ә патшалык, хакимлек һәм бөтен күкләр астындагы патшалыкларның бөеклеге Ходай Тәгаләнең изге халкына бирелде.+ Аларның патшалыгы — мәңгелек патшалык,+ һәм бөтен патшалыклар аларга хезмәт итәчәк, аларга буйсыначак“.
28 Шуның белән күргән-ишеткәннәрем тәмам. Мин исә, Даниял, үз уйларымнан шулкадәр хафаландым ки, йөзем агарынды.* Шулай да мин моның барысын күңелемдә сакладым».
8 Бәлшәзә́р патшаның+ идарә итүенең өченче елында мин, Дания́л, күренеш күрдем. Бу күренеш миңа әүвәл бирелгән күренештән соң бирелде.+ 2 Мин Ила́м өлкәсендәге+ Шуша́н ныгытмасында* идем.+ Күренешне күргәндә, мин Ула́й елгасы* янында идем. 3 Күзләремне күтәреп карасам, су буенда ике мөгезле+ сарык тәкәсе тора.+ Аның ике мөгезе дә озын иде, әмма берсе биегрәк иде, һәм шул биегрәк булганы соңрак чыкты.*+ 4 Мин сарык тәкәсенең көнбатыш, төньяк һәм көньякка таба сөзеп һөҗүм ясаганын күрдем. Бер җанвар да аңа каршы тора алмады, һәм аның куәтеннән коткара алырлык берәү дә юк иде.+ Ул үзе теләгәнчә эшләде һәм үзен югарылады.
5 Мин карап торуымны дәвам иттем, һәм менә, көнбатыштан бер кәҗә тәкәсе килә.+ Ул бөтен җир өсте буйлап аяклары җиргә тими бара. Кәҗә тәкәсенең ике күзе арасында күзгә ташланып торган зур мөгезе бар.+ 6 Ул мин су буенда күргән теге ике мөгезле сарык тәкәсенә һөҗүм итәргә дип якынлаша иде. Ул, котырынып, аңа таба чаба иде.
7 Мин аның сарык тәкәсенә якын килгәнен, бик нык ярсып, аңа ыргылганын һәм сөзеп, ике мөгезен сындырганын күрдем. Сарык тәкәсенең аңа каршы торырга көче җитмәде. Тегесе аны җиргә егып, таптый башлады, һәм берәү дә сарык тәкәсен аның куәтеннән коткара алмады.
8 Кәҗә тәкәсе үзен чамадан тыш югарылады, әмма куәтле булып китү белән зур мөгезе сынып төште. Шунда аның урынына дөньяның дүрт ягына* караган, күзгә ташланып торган дүрт мөгез үсеп чыкты.+
9 Шуларның берсеннән бүтән бер мөгез — кечкенә мөгез чыкты. Ул көньякка, көнчыгышка һәм Күркәм урынга*+ таба бик зур булып үсте. 10 Ул шулкадәр үсте ки, күкләр гаскәренә кадәр үк иреште һәм кайбер гаскәриләрен, кайбер йолдызларны җиргә бәреп төшереп, аяк астына салып таптады. 11 Ул хәтта гаскәр Әмиренә каршы баш күтәрде, Аңардан көндәлек* корбаннарның китерелүе алынды, һәм Ул урнаштырган изге урынны ваттылар.+ 12 Җинаяте аркасында гаскәр һәм аның белән бергә көндәлек* корбаннар да мөгез хакимлегенә бирелде. Ул хакыйкатьне җиргә салып таптады һәм бертуктамый эш итеп, үз эшләрендә уңышлы булды.
13 Шуннан соң мин бер изге затның сөйләгән сүзләрен ишеттем, һәм икенче изге зат тегесенә болай диде: «Көндәлек* корбаннар, ташландык хәлгә китерүче җинаять,+ изге урынның һәм гаскәрнең аяк астына салып тапталуы турындагы күренештә күргән хәлләр күпме дәвам итәчәк?» 14 Ул миңа: «2 300 төн һәм көн* үткәнгә кадәр шулай булачак, һәм шуннан соң изге урын тиешле хәлгә кайтарылачак»,— диде.
15 Мин, Даниял, күренешне карап, мәгънәсенә төшенергә тырышкан арада, карасам, каршымда адәмгә охшаш берәү басып тора. 16 Шунда мин Улай+ уртасыннан бер адәмнең тавышын ишеттем. Ул: «Җәбраи́л,*+ аңа күргәннәрен аңлатып бир»,— диде.+ 17 Аннары ул мин басып торган урын янына килде. Яныма килгәч, мин шундый тетрәндем ки, куркудан йөзтүбән капландым. Ул миңа: «Адәм улы, шуны бел: бу күренеш ахыргы вакытка карый»,— диде.+ 18 Ул минем белән сөйләшеп торган арада, мин җирдә йөзтүбән ятып тирән йокыга талдым. Шунда ул миңа кагылды да мине моңарчы басып торган урынга торгызды.+ 19 Ул миңа болай дип әйтте: «Мин сиңа Аллаһы хөкеме вакытының ахырында булачак вакыйгаларны ачыклап бирәм, чөнки бу күренеш билгеләнгән ахыргы вакытка карый.+
20 Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе — Ми́дия һәм Фарсы́ патшалары.+ 21 Йонлач кәҗә тәкәсе — Греция патшасы,+ ике күзе арасындагы зур мөгез — беренче патша.+ 22 Шул мөгез сынып, аның урынына дүрт мөгезнең чыкканы+ аның халкыннан дүрт патшалык чыгачагын аңлата, ләкин алар аның кебек үк куәтле булмаячак.
23 Һәм патшалык итүләренең ахырында, җинаятьчеләрнең җинаятьләре баштан ашкач, ике мәгънәле сүзләрне аңлаган* кырыс* кыяфәтле патша күтәреләчәк. 24 Аның куәте бөек булып китәчәк, ләкин үз куәте ярдәмендә түгел. Ул галәмәт рәвештә һәлак итеп,* уңышларга ирешәчәк, эшләре нәтиҗәсез булмаячак. Ул куәтлеләрне, шулай ук изге халыкны һәлак итәчәк.+ 25 Үз мәкерлеген кулланып, ул алдауда уңышлы булачак. Ул үз күңелендә үз-үзен югарылаячак һәм тыныч вакытта* күпләрне һәлак итәчәк. Ул хәтта әмирләрнең Әмиренә каршы күтәреләчәк, ләкин сындырып төшереләчәк, әмма кеше кулы аркасында түгел.
26 Күренештәге төннәр белән көннәр* турында әйтелгәннәр — чынбарлык. Син бу күренешне сер итеп сакла, чөнки ул ерак киләчәк турында».+
27 Ә мин, Даниял, хәлдән тайдым һәм күп көннәр авырып яттым.+ Аякка баскач, мин патша эшләрен алып бардым.+ Әмма күргәннәрем аркасында мин телсез калдым, һәм һичкем бу күренешне аңлый алмады.+
9 Калдайлыларның+ патшалыгында патша итеп куелган, ми́диялеләр нәселеннән булган Ахашверо́ш улы Да́рийның+ беренче елында, 2 идарә итүенең беренче елында мин, Дания́л, язмаларны тикшереп, Йәһвәнең Ирмия́ пәйгамбәр аша әйткән сүзе буенча, Иерусалимның ташландык хәлдә яту вакыты+ 70 елга+ сузылганын аңладым. 3 Шунда мин Йәһвә Аллаһыга йөземне бордым һәм ураза тотып,+ матәм киеме киеп һәм өстемә көл сибеп, аңа ялварып дога кылдым. 4 Йәһвә Аллаһыма халкымның гөнаһларын танып, мин болай дип дога кылдым:
«И Йәһвә Аллаһым, син бөек, курку-хөрмәт уятасың, килешүеңне бозмыйсың, үзеңне яратканнарга һәм әмерләреңне үтәп яшәүчеләргә+ карата тугры мәхәббәтеңне күрсәтәсең.+ 5 Без гөнаһ кылдык, гаеп эш эшләдек, без яманлык кылдык һәм баш күтәрдек.+ Без синең боерыкларыңнан, синең кануннарыңнан тайпылдык. 6 Синең исемеңнән килеп, патшаларыбызга, түрәләребезгә, ата-бабаларыбызга һәм илебезнең бөтен халкына сөйләгән хезмәтчеләреңә — пәйгамбәрләргә+ без колак салмадык. 7 И Йәһвә, син гадел,* әмма бүген безнең йөзебезгә оят. Безнең барыбызга да: тугрылыксыз булганыбыз аркасында+ син якын һәм ерак җирләргә тараткан Яһүд һәм Иерусалим халкына — бөтен исраиллеләргә оят.
8 И Йәһвә, без синең алдыңда гөнаһ кылганга күрә, патшаларыбызга, түрәләребезгә һәм ата-бабаларыбызга оят. 9 Йәһвә Аллаһыбыз, син мәрхәмәтле дә, кичерүчән дә,+ ә без сиңа каршы баш күтәрдек.+ 10 Йәһвә Аллаһыбыз, без синең сүзеңә колак салмадык, хезмәтчеләрең — пәйгамбәрләр+ аша биргән кануннарың буенча яшәмәдек. 11 Бөтен исраиллеләр синең Кануныңны бозды һәм, сүзеңә колак салмыйча, читкә тайпылды. Нәтиҗәдә, хезмәтчең Мусаның Канунында әйтелгән антлы ләгънәтләр безнең башыбызга төште,+ чөнки без сиңа каршы гөнаһ кылдык. 12 Син безгә каршы һәм безне хөкем иткән хакимнәргә каршы әйткән сүзләреңне тотып, безне зур бәлагә дучар иттең.+ Иерусалим белән булган мондый хәлнең күк астында моңарчы беркайчан да булганы юк иде.+ 13 Нәкъ Муса канунында язылганча, моның барысы безнең өстебезгә төште.+ Шулай да, Йәһвә Аллаһыбыз, без синнән мәрхәмәт* күрсәтүеңне үтенмәдек: гөнаһтан читләшмәдек+ һәм хакыйкатеңә* бармак аша карадык.
14 Шунлыктан син, Йәһвә, уяу булып тордың һәм ахыр чиктә безнең өстебезгә бәла китердең, чөнки синең кылган бар эшләрең гадел,* и Йәһвә Аллаһыбыз. Ә без менә синең сүзеңә колак салмадык.+
15 И Йәһвә Аллаһыбыз, син кодрәтле кулың белән үз халкыңны Мисыр җиреннән алып чыктың+ һәм үз исемеңне данлыклы иттең, һәм ул әле дә данлыклы.+ Без гөнаһ кылдык, яманлык кылып яшәдек. 16 И Йәһвә, син һәрвакыт гаделлек* буенча эш итәсең;+ зинһар, ачуыңны һәм ярсуыңны үз шәһәрең Иерусалимнан, үзеңнең изге тавыңнан читкә бор, чөнки гөнаһларыбыз һәм ата-бабаларыбызның җинаятьләре аркасында Иерусалим һәм синең халкың тирә-якта яшәүчеләр алдында мәсхәрәгә калды.+ 17 И Аллаһыбыз, хезмәтчеңнең догасын һәм үтенечләрен ишетче. И Йәһвә, йөзең ташландык* хәлдәге+ изге урыныңа+ таба нур сипсен; моны үз исемең хакына эшләсәң иде! 18 И Аллаһым, миңа колак сал, сүзләремне ишет! Күзләреңне ачып, безнең ташландык хәлебезне һәм синең исемең белән аталган шәһәрне күр. Без бит сиңа тәкъва эшләр кылганга түгел, ә бөек мәрхәмәтеңә карап ялварабыз.+ 19 И Йәһвә, ишетче! И Йәһвә, кичер безне!+ Йәһвә, колак сал, ярдәм ит безгә! И Аллаһым, үз исемең хакына тоткарланмыйча эш ит, чөнки шәһәрең һәм халкың синең исемең белән аталган бит».+
20 Мин үземнең гөнаһымны һәм халкым Исраилнең гөнаһын танып дога кылганда һәм Йәһвә Аллаһыма аның изге тавына+ карата илтифатлы булуы турында үтенгән чакта, 21 әйе, әле догамны әйтеп тә бетермәгән идем, мин тәмам хәлдән тайган чакта, кичке бүләкләр китерелгән вакытларда яныма элегрәк кеше кыяфәтендә күренештә күренгән Җәбраил+ килде. 22 Ул миңа төшенүчәнлек өстәп, болай диде:
«И Даниял, мин синең яныңа күңелеңә зирәклек белән төшенүчәнлек салыр өчен килдем. 23 Син ялварып дога кыла башлагач, миңа хәбәр бирелде, һәм мин аны сиңа җиткерергә килдем, чөнки син кадерле* кеше.+ Шуңа күрә сүзләрем турында уйлап, күренешне аңларга тырыш.
24 Җинаятькә чик кую өчен, гөнаһны бетерү өчен,+ гаепне йолып алу өчен,+ тәкъвалыкны мәңгегә урнаштыру өчен,+ күренешләргә һәм пәйгамбәрлекләргә* мөһер сугу өчен+ һәм Изге урыннарның изгесен* изгеләндерү* өчен, синең халкыңа һәм изге шәһәреңә+ 70 атна* билгеләнде. 25 Шуңа күрә шуны бел һәм шуны аңла: Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү+ турындагы боерыкның чыгуыннан алып Мәсих*+ Җитәкченең+ килүенә кадәр 7 атна һәм тагын 62 атна үтәчәк.+ Иерусалимның мәйданы һәм канавы да яңадан торгызылачак, әмма кысынкы вакытларда.
26 62 атна үтүгә Мәсих, үтерелеп,+ һичнәрсәсез калачак.+
Бер башчының гаскәре килеп, шәһәрне һәм изге урынны җимерәчәк,+ һәм аның ахыры туфан килгәндәй булачак. Ахырга тикле сугышлар булып торачак. Аллаһының карары буенча, һәлакәт булачак.+
27 Ул* күпләр өчен килешүне бер атнага гамәлдә калдырачак, ә атна уртасында корбан белән бүләкләр китерүне туктатачак.+
Чирканыч нәрсәләрнең канатында һәлакәт* китерүче+ киләчәк. Һәм юк ителү башланганчы, Аллаһы карар иткән нәрсәләр ташландык хәлдә ятканның өстенә төшәчәк».
10 Фарсы́ патшасы Кирның+ идарә итүенең өченче елында Бәлтишәзә́р+ исемле Даниялга ачылыш бирелде. Андагы хәбәр хак, һәм ул бөек сугыш турында иде. Дания́л хәбәрнең мәгънәсенә төшенде, һәм аңа күргән нәрсәләрне аңлау сәләте бирелде.
2 Ул көннәрдә мин, Даниял, өч атна буе кайгырып йөрдем.+ 3 Өч тулы атна буе мин затлы ризык ашамадым, авызыма ит тә, шәраб та капмадым, тәнемә май сөртмәдем. 4 Беренче айның 24 нче көнендә мин бөек елга — Тигр*+ елгасы буенда тора идем. 5 Башымны күтәреп карасам, җитен кием кигән,+ билен Уфа́з алтыныннан ясалган билбау белән уратып бәйләгән адәм тора. 6 Аның тәне — хризолиттай,+ йөзе — яшен чагылышыдай, күзләре — утлы факеллардай, кул-аяклары — ялтырап торган бакырдай,+ тавышының көче күп кешеләр тавышыдай иде. 7 Бу күренешне мин, Даниял, берүзем генә күрдем. Минем белән булган кешеләр бу күренешне күрмәде.+ Шулай да аларны көчле курку биләп алды, һәм алар качып китеп, яшеренде.
8 Шулчак мин берүзем генә калдым. Бу бөек күренешне күргәч, хәлем бетте, кыяфәтем танымаслык булып үзгәрде, бөтенләй көчем калмады.+ 9 Шуннан соң мин аның сөйләгән тавышын ишеттем. Аны тыңлап торганда, мине йокы басты, һәм мин җиргә йөзтүбән ятып, тирән йокыга талдым.+ 10 Бермәл мин, берәүнең миңа кулы белән кагылганын сизеп,+ уянып киттем һәм кулларыма таянып, тезләремә күтәрелдем. 11 Шунда ул миңа:
«И Даниял, кадерле* кеше!+ Әйтәсе сүзләремне игътибар белән тыңлачы. Әйдә, урыныңнан күтәрел, чөнки мине синең янга Аллаһы җибәрде»,— диде.
Ул миңа бу сүзләрне әйткәч, мин калтырана-калтырана торып бастым.
12 Аннары ул миңа болай диде: «Курыкма,+ Даниял. Син шушы нәрсәләрне аңлауга һәм үзеңне үз Аллаһың алдында басынкыландыруга күңелеңне көйләгән беренче көннән үк ул синең догаларыңны ишетә, һәм шуңа күрә мин килдем дә.+ 13 Әмма Фарсы патшалыгының мирзасы+ миңа 21 көн буе каршы торды. Шунда иң күренекле мирзаларның берсе* — Микаи́л*+ миңа ярдәмгә килде, һәм мин анда Фарсы патшалары янында кала бирдем. 14 Мин сиңа соңгы көннәрдә халкың белән нәрсә булачагын+ аңлатыр өчен килдем, чөнки бу күренеш киләчәккә карый».+
15 Ул шушы сүзләрне әйткәч, мин башымны җиргә иеп, телсез калдым. 16 Шунда адәмгә охшаш берәү авызыма кагылды,+ һәм мин, телем ачылып китеп, каршымда торган берәүгә: «Әфәндем, күргән шушы күренештән тәнемне калтырау алды, хәлем бетте+,— дидем.— 17 Әфәндем, минем бөтенләй хәлем юк, тыным кысыла.+ Хезмәтчең синең белән ничек сөйләшсен соң?»+
18 Шулчак адәмгә охшаш берәү кабат миңа кагылып, мине ныгытты.+ 19 Ул миңа: «Курыкма,+ кадерле* кеше.+ Борчылма, барысы да яхшы булыр.+ Нык бул, нык бул!» — диде. Ул минем белән сөйләшкәндә, мин ныгып киттем һәм аңа: «Әфәндем, әйдә, сөйлә, син мине ныгыттың»,— дидем.
20 Шулчак ул миңа болай диде: «Синең янга ни өчен килгәнемне беләсеңме? Хәзер мин Фарсы мирзасына+ каршы көрәшергә кайтам. Мин киткәч, Греция мирзасы көрәшергә киләчәк. 21 Әмма мин сиңа хакыйкать язмаларында ниләр язылганын сөйләп бирермен. Бу эшләрдә мирзагыз+ Микаилдан+ башка миңа зур булышлык күрсәтүче һичкем юк.
11 Мин исә ми́дияле Да́рийның+ беренче елында Микаилны* ныгытып, аңа таяныч* булдым. 2 Мин сиңа хәзер сөйләп бирәчәк нәрсәләр чынбарлыкка туры килә:
Менә, Фарсы́ илендә тагын өч патша күтәреләчәк, дүртенчесе исә башкаларына караганда күбрәк байлык туплаячак. Үзенең байлыгы аркасында көчле булып киткәч, ул барысын да Греция патшалыгына+ каршы күтәрәчәк.
3 Шуннан соң бер куәтле патша күтәреләчәк. Ул бөек хакимлеккә ия булып,*+ үзе теләгәнчә эшләячәк. 4 Әмма күтәрелгәч,* аның патшалыгы җимереләчәк һәм, бүленеп, дөньяның дүрт ягына* таралачак.+ Ләкин патшалык ахыр чиктә аның токымнарына түгел, ә башкаларга эләгәчәк. Аларның хакимлеге аныкы кебек булмаячак. Чөнки аның патшалыгының тамыры корытылачак һәм бүтәннәргә күчәчәк.
5 Һәм көньяк патша, ягъни аның гаскәр башлыкларының берсе, куәтле булып китәчәк. Әмма бүтән берәү* аңардан өстен булачак, аңа караганда бөегрәк хакимлеккә ия булып идарә итәчәк.
6 Еллар узгач, алар үзара килешү төзиячәк, һәм көньяк патшаның кызы, шул килешүне* раслар өчен, төньяк патша янына киләчәк. Әмма кыз үз кулындагы көчне саклап кала алмаячак. Патша үзе дә, көч-куәте дә юк булачак. Кыз да, аны китерүчеләр дә, шулай ук аның атасы һәм ул вакытларда аның таянычы булган кешесе дә башкалар кулына тапшырылачак. 7 Кызның гаиләсеннән берәү күтәрелеп, үз атасының урынын алачак. Ул гаскәргә каршы барачак, төньяк патшаның ныгытмасына каршы яу белән чыгачак һәм аларга каршы эш итеп, өстен чыгачак. 8 Ул илаһларын, сыннарын,* кыйммәтле көмеш, алтын әйберләрен һәм әсирләрне кулга төшереп, Мисырга киләчәк. Күпмедер вакыт дәвамында ул төньяк патшага якын килмәячәк. 9 Тегесе көньяк патшаның патшалыгына каршы яу белән чыгачак, әмма кире үз иленә кайтып китәчәк.
10 Аның уллары сугышка әзерләнеп, зур, гаять зур гаскәр җыячак. Аларның берсе,* җиңә-җиңә, алга барачак һәм җирне туфан сулары шикелле басып китәчәк. Әмма ул кайтачак һәм ныгытмасына җиткәнче сугыш алып барачак.
11 Һәм көньяк патша ярсып китеп, аңа каршы, ягъни төньяк патшага каршы күтәреләчәк һәм аның белән сугышачак. Тегесе бихисап халык җыячак, ләкин бу халык теге патшаның кулына тапшырылачак. 12 Халыкны алып китәчәкләр. Аның* йөрәге горурланып китәчәк, һәм ул дистәләгән меңне кырып салачак, әмма үзенең зур өстенлегеннән файдаланмаячак.
13 Төньяк патша, кайтып, элеккегедән дә күбрәк халык җыячак. Вакыт узу белән, еллар узгач, ул яхшы коралланган гаять зур гаскәр белән киләчәк. 14 Ул вакытларда күпләр көньяк патшага каршы күтәреләчәк.
Синең халкыңнан булган җинаятьчеләрне* алып китәчәкләр, һәм алар күренешне гамәлгә ашырырга тырышачаклар, әмма уңышсыз булачаклар.
15 Төньяк патша исә, килеп, камау валы өячәк һәм ныгытылган шәһәрне яулап алачак. Көньяк гаскәрләр, хәтта иң яхшы сугышчылары да, аңа каршы тора алмаячак. Аларның каршылык күрсәтер өчен көче булмаячак. 16 Аңа каршы чыккан берәү үзе теләгәнчә эш итәчәк, һәм аңа беркем дә каршы тора алмаячак. Ул* Күркәм җирдә*+ торачак, һәм аның кулында һәлак итү көче булачак. 17 Ул үз патшалыгының бөтен хәрби көче белән килергә дигән ныклы карарга киләчәк. Аның белән килешү* төзеләчәк, һәм ул уңышлы булачак. Аңа хатыннарның кызын һәлак итәргә рөхсәт ителәчәк. Кыз исә моңа чыдый алмаячак һәм аның ягында калмаячак. 18 Патша яр буйларына юл тотып, күп җирләрне яулап алачак. Бер хәрби башлык аңардан күргән хурлыкка чик куячак, һәм хурлык тәмамланачак. Ул бу хурлыкны аның үз башына төшерәчәк. 19 Аннары ул* үз җирендәге ныгытмаларга таба борылачак, әмма абынып егылачак һәм юк булачак.
20 Аның урынына бүтән берәү киләчәк. Ул, үзенең шөһрәтле патшалыгы буйлап үтеп чыгарга дип, салым җыючыны* җибәрәчәк, әмма берникадәр вакыттан соң вафат булачак. Бу ярсуның да, сугышның нәтиҗәсе аркасында да булмаячак.
21 Аның урынына кабахәт* адәм киләчәк, әмма аны патшаларча олыламаячаклар. Ул тыныч вакытта* киләчәк һәм патшалыкны мәкерле юл белән кулына алачак. 22 Ул туфан суларыдай гаскәрләрне буйсындырачак, һәм алар тар-мар ителәчәк; килешү+ Җитәкчесе+ дә һәлак ителәчәк. 23 Аның белән килешү төзелгәнгә, ул алдап эш итәчәк һәм, күтәрелеп, кечкенә халык төркеме ярдәмендә куәтле булып китәчәк. 24 Тыныч вакытта* ул өлкәнең көр җирләренә аяк басачак һәм ата-бабалары эшләмәгәнне эшләячәк. Таланган нәрсәләрне, ганимәтне һәм байлыкны ул халыклар арасында өләшәчәк. Ул ныгытылган урыннарга каршы мәкер ятьмәләре үрәчәк, әмма вакытлыча гына.
25 Ул үз куәтен җыеп, зур гаскәр белән көньяк патшага каршы чыгарга батырчылык итәчәк. Көньяк патша исә гаять зур һәм көчле гаскәре белән сугышка әзерләнәчәк. Аңа* каршы мәкер ятьмәләре үрәчәкләр, һәм ул каршы тора алмаячак. 26 Аның белән бер табыннан затлы ризыгын ашаучылар аны һәлакәткә китерәчәк.
Аның гаскәре исә тар-мар ителәчәк, күпләр үләчәк.
27 Шул ике патшаның йөрәге яманлык кылуга һәвәс булачак, һәм алар бер өстәл янында утырып, бер-берсенә ялган сөйләячәк. Әмма алар уңышка ирешмәячәк, чөнки ахыр әле билгеләнгән вакытта гына киләчәк.+
28 Ул* үз җиренә чиксез байлык белән кайтачак, һәм аның йөрәге изге килешүгә каршы булачак. Ул уңышлы эш итәчәк һәм үз җиренә кайтачак.
29 Билгеләнгән вакытта ул кире килеп, көньякка каршы чыгачак. Әмма бу юлы моңарчы булган кебек булмаячак, 30 чөнки аңа каршы Китти́м кораблары+ киләчәк, һәм ул басынкыландырылачак.
Ул кайтып, изге килешүгә+ каршы ярсу белән ташланачак.* Ул кайтачак та игътибарын изге килешүне калдыручыларга юнәлтәчәк. 31 Аңардан гаскәрләр чыгып, күтәреләчәк. Алар изге урынны+ — ныгытманы нәҗесләячәк һәм көндәлек* корбаннар китерелүен туктатачак.+
Һәм һәлакәт* китерүче чирканыч нәрсә урнаштырылачак.+
32 Килешүгә каршы яманлык кылучыларны ул юмалап* мөртәтлеккә тартачак, ә үз Аллаһыларын белгән кешеләр исә өстен булып, уңышлы эш итәчәк. 33 Халык арасындагы, төшенүчәнлеккә ия булганнар+ күпләргә аң-белем бирәчәкләр. Аларны берникадәр вакытка кылычка, утка, тоткынлыкка һәм талауга дучар итеп, аяктан егачаклар.* 34 Әмма аяктан еккан* чакта аларга кечкенә ярдәм күрсәтеләчәк. Күпләр риялы сүзләр сөйләп* аларга кушылачак. 35 Төшенүчәнлеккә ия булганнарның кайберләрен аяктан егачаклар,* һәм шулай итеп алар аркылы халык ахыргы вакытка кадәр сафландырылу үтәчәк, пакьләндереләчәк һәм агартылачак,+ чөнки билгеләнгән вакыт әле җитмәгән булачак.
36 Патша үзе теләгәнчә эш итәчәк, ул үз-үзен югары күтәрәчәк, үз-үзен бөтен илаһлар өстеннән югарылаячак. Аллаларның Аллаһысына+ каршы ул шаккатарлык сүзләр сөйләячәк. Ул хөкем итү тәмамланганчыга кадәр уңышлы булачак, чөнки карар ителгән нәрсә үтәлергә тиеш. 37 Ул үз ата-бабалары Аллаһысын санга сукмаячак, хатын-кызларның теләген дә исәпкә алмаячак, башка һичбер илаһны да санга сукмаячак, ә үзен барысы өстеннән югарылаячак. 38 Моның урынына* ул ныгытмалар илаһына дан китерәчәк. Алтын-көмеш, асылташлар һәм кыйммәтле әйберләр ярдәмендә ул ата-бабалары белмәгән илаһны данлаячак. 39 Ул чит-ят илаһ белән бергә* иң нык ныгытмаларга каршы чыгып, уңышлы булачак. Үзен таныганнарны* ул бөек дан белән бүләкләячәк һәм аларны күпләр өстеннән хаким итеп куячак. Билгеле бер бәягә ул җир бүлеп бирәчәк.
40 Ахыргы вакытта көньяк патша аның белән тартышачак.* Төньяк патша хәрби арбалары, җайдаклары һәм күп кораблары белән аңа каршы җил-давыл кебек күтәреләчәк. Ул илләргә килеп, аларны туфан сулары шикелле басып алачак. 41 Ул шулай ук Күркәм җиргә*+ керәчәк, һәм күп җирләр җиңеләчәк. Ләкин Эдо́м, Моа́б һәм амунлыларның мөһим өлеше аның кулыннан котылачак. 42 Ул үз кулын төрле җирләргә сузачак. Мисыр җире дә котылмаячак. 43 Ул Мисыр җиренең яшерен хәзинәләре — алтын-көмеше, шулай ук бөтен байлыклары белән идарә итәчәк. Ливиялеләр һәм хәбәшләр дә аның эзеннән барачак.
44 Әмма көнчыгыштан һәм төньяктан килеп ирешкән хәбәр аны хафага төшерәчәк. Шунда ул, күпләрне һәлак итү, юк итү өчен, көчле ярсу белән чыгачак. 45 Ул үзенең патша* чатырларын бөек диңгез белән Күркәм җирнең*+ изге тавы арасында корачак. Ул тулысынча үз ахырына киләчәк, һәм берәү дә аңа ярдәм итмәячәк.
12 Ул вакытта Микаи́л*+ — синең халкың* яклы булган бөек мирза+ күтәреләчәк. Һәм халык барлыкка килгән вакыттан башлап ул вакытка кадәр булмаган кайгы-хәсрәт вакыты башланачак. Ул вакытта синең халкың — исеме китапка язылган һәркем+ котылачак.+ 2 Җир куенында йоклаучыларның күпләре уяначак. Кайберләре мәңгелек тормыш өчен, ә кайберләре шелтәләү һәм мәңгелек хурлык өчен уяначак.
3 Төшенүчән булганнар — күк йөзедәй, күпләрне тәкъвалыкка китерүчеләр йолдызлардай мәңге балкып торачак.
4 Ә син, Дания́л, ахыргы вакытка кадәр бу сүзләрне сер итеп сакла һәм китапны мөһерләп куй.+ Күпләр аны җентекләп тикшерер,* һәм чын белем артыр».*+
5 Шуннан соң мин, Даниял, карасам, бүтән икәү басып тора: берсе агымсуның бирге ягында, икенчесе аргы ягында тора.+ 6 Шунда аларның берсе өстенә җитен кием кигән,+ агымсу өстендә торган адәмнән: «Бу гаҗәеп хәлләрнең үтәлеп бетүенә кадәр күпме калды?» — дип сорады. 7 Шунда мин җитен кием кигән, агымсу өстендә торган адәмнең тавышын ишеттем. Ул уң һәм сул кулын күкләргә таба күтәреп, мәңге яшәүче Зат белән ант итеп,+ болай диде: «Билгеләнгән вакыт, билгеләнгән вакытлар һәм тагын ярты вакыт* калды. Изге халыкның куәте челпәрәмә китерелүе бетү белән+ моның барысы тәмамланыр».
8 Мин исә, барысын ишетсәм дә, бернәрсә дә аңлый алмадым.+ Шунда мин: «Әфәндем, ахыр чиктә нәрсә булыр соң?» — дип сорадым.
9 Ул миңа болай диде: «Бар, Даниял, бу сүзләр ахыргы вакытка кадәр сер булып калырга һәм мөһерләп куелган булырга тиеш.+ 10 Күпләр үзләрен пакьләндерер һәм агартыр, алар сафландырылыр.+ Явызлар явызлык кылыр,* аларның берсе дә бу сүзләрне аңламас, төшенүчән кешеләр исә аңлар.+
11 Һәм көндәлек* корбаннарның+ китерелүе туктатылып, һәлакәт* китерүче чирканыч нәрсәнең куелган вакытыннан+ алып 1 290 көн үтәчәк.
12 Түземлелек белән* көтеп, 1 335 көннең ахырына җиткән кеше бәхетле!
13 Син исә ахырга тикле нык булып кал. Син тирән йокыга талырсың, әмма көннәр ахырында әҗереңне алу өчен* торырсың».+
Ягъни Бабыл патшалыгы.
Сүзгә-сүз «Балалар».
Я, бәлки, «азык белән тәэмин ителергә».
Мәгъ. «минем хөкемчем — Аллаһы».
Мәгъ. «Йәһвә илтифат кылды».
Бәлки, мәгъ. «Аллаһы кебек кем бар?»
Мәгъ. «Йәһвә ярдәм итте».
Ягъни Бабыл исемнәре.
Сүзгә-сүз «балалар».
Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.
Сүзгә-сүз «аның рухын».
Монда оста күрәзәчеләр һәм астрологлар төркеме турында сүз бара.
Төп нөсхәдә Дн 2:4ә—7:28 арам. телендә язылган.
Я, бәлки, «чүплекләргә; тиреслекләргә».
Яки «мәңгедән-мәңгегә».
Яки «тубыктан түбән өлеше».
Яки «яндырылган балчыктан».
«Болар», күрәсең, тимер итеп сурәтләнгән нәрсәгә карый.
Яки «кеше токымы», ягъни гади халык.
Яки «хөкүмәт».
Як. 27 м. Ә14 кушымт. к.
Як. 2,7 м. Ә14 кушымт. к.
Сүзлекне к.
Яки «волынка».
Яки «әләкләделәр».
Яки «аның аларга карата мөнәсәбәте бөтенләй үзгәрде».
Я, бәлки, «чүплеккә; тиреслеккә».
Яки «тормышларын яхшыртты».
Монда оста күрәзәчеләр һәм астрологлар төркеме турында сүз бара.
Яки «бер фәрештәнең».
Яки «бабасы».
Яки «штукатурлы стенасына».
Яки «кыяфәте үзгәрде».
Монда оста күрәзәчеләр һәм астрологлар төркеме турында сүз бара.
Андый төс хакимлек, байлык һәм дан белән бәйле булган.
Яки «бер сәләтле кеше».
Монда оста күрәзәчеләр һәм астрологлар төркеме турында сүз бара.
Сүзгә-сүз «рухка».
Сүзгә-сүз «рухка».
Яки «Аллаһысының канунында».
Я, бәлки, «аның янына музыкантларны кертмәделәр».
Яки «яманлаган».
Сүзгә-сүз «уллары».
Яки «каршыннан».
Яки «мактанып».
Яки «мактанып».
Яки «мактанып».
Ягъни өч ярым вакытка.
Яки «кыяфәтем үзгәрде».
Яки «сараенда».
Яки «каналы».
Я, бәлки, «һәм шунысы соңрак биегрәк булып китте».
Сүзгә-сүз «күкләрнең дүрт җиленә таба».
Яки «Бизәктәй урынга».
Яки «даими».
Яки «даими».
Яки «Даими».
Сүзгә-сүз «кич һәм иртә».
Мәгъ. «Аллаһының куәтле заты».
Яки «мәкер оештыруга оста».
Яки «ярсулы».
Яки «коточкыч һәлакәт китереп».
Я, бәлки, «алдан кисәтмичә».
Сүзгә-сүз «кичләр һәм иртәләр».
Яки «тәкъва».
Яки «илтифат».
Яки «тугрылыгыңа».
Яки «тәкъва».
Яки «тәкъвалык».
Яки «җимерек».
Яки «күңелгә бик якын; югары бәяле».
Сүзгә-сүз «пәйгамбәргә».
Яки «Иң изге урынны».
Сүзгә-сүз «майлау».
Ягъни җидееллык атна; барлыгы 490 ел.
Яки «Майланган Зат».
Күрәсең, Мәсихкә карый.
Яки «ташландык хәлгә».
Яки «Диҗлә». Евр. Хиддеке́л.
Яки «күңелгә бик якын; югары бәяле».
Яки «беренче дәрәҗәдәге морза».
Мәгъ. «Аллаһы кебек кем бар?»
Яки «күңелгә бик якын; югары бәяле».
Сүзгә-сүз «аны».
Яки «ныгытма».
Яки «Ул хакимлеге киң җәелеп».
Яки «иң куәтле чагында».
Сүзгә-сүз «күкләрнең дүрт җиленә таба».
Күрәсең, төньяк патшага карый.
Яки «тигез хокуклы килешүне».
Яки «металл сыннарын».
Сүзгә-сүз «Ул».
Күрәсең, көньяк патшага карый.
Яки «талаучыларны».
Күрәсең, төньяк патшага карый.
Яки «Бизәктәй җирдә».
Яки «тигез хокуклы килешү».
Күрәсең, төньяк патшага карый.
Яки «хәрби хезмәткә теркәүчене».
Яки «җирәндергеч».
Я, бәлки, «алдан кисәтмичә генә».
Я, бәлки, «Алдан кисәтмичә».
Күрәсең, төньяк патшага карый.
Күрәсең, төньяк патшага карый.
Яки «изге килешүне җазалауга тапшырачак».
Яки «һәм даими».
Яки «ташландык хәлгә».
Яки «ялагайланып; икейөзлеләнеп».
Яки «абындырачаклар».
Яки «абындырган».
Яки «ялагайланып; икейөзлеләнеп».
Яки «абындырачаклар».
Яки «Патша буларак».
Яки «ярдәме белән».
Я, бәлки, «Үзе таныганнарны».
Яки «мөгезләре белән сөзешәчәк».
Яки «Бизәктәй җиргә».
Яки «зиннәтле».
Яки «Бизәктәй җирнең».
Мәгъ. «Аллаһы кебек кем бар?»
Сүзгә-сүз «халкыңның уллары».
Сүзгә-сүз «анда-монда йөрер».
Яки «таралыр».
Ягъни өч ярым вакыт.
Яки «Бозыклар бозык эш кылыр».
Яки «Даими».
Яки «ташландык хәлгә».
Яки «Зур түземсезлек белән».
Яки «сиңа бүлеп бирелгән җирдә».