Яхъя
12 Паса́х бәйрәменә алты көн кала, Гайсә Битаниягә килде.+ Анда Гайсә үледән терелткән Ла́зар+ яши иде. 2 Шунда Гайсә хөрмәтенә кичке аш әзерләделәр. Ма́рта хезмәт күрсәтеп йөрде,+ ә Ла́зар Гайсә белән бергә табын янында утырды. 3 Мәрьям исә якынча 300 грамм хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәчләре белән сөртте.+ Өй эче хуш исле май исе белән тулды.+ 4 Әмма аның шәкертләренең берсе — аны сатарга җыенган Яһүд Искарио́т+ болай диде: 5 «Бу майны 300 динарга сатып, ярлыларга бирсәк, яхшырак булмас идеме?» 6 Ул моны ярлылар хакында кайгыртканга түгел, ә карак булганга әйтте. Ул уртак акча тартмасын йөртә иде һәм анда салына торган акчаларны урлый иде. 7 Шунда Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны, ул мине җирләү көненә әзерләр өчен шулай эшли.+ 8 Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын».+
9 Күп кенә яһүдләр, Гайсәнең Битаниядә булуын белеп, шунда килделәр. Аларның Гайсәне генә түгел, ә ул үледән терелткән Ла́зарны да күрәселәре килә иде.+ 10 Шунда өлкән руханилар Ла́зарны да үтерергә сүз куешты,+ 11 чөнки аның аркасында күп яһүдләр, Битаниягә килеп, Гайсәгә иман итә башлады.+
12 Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимга таба килүе турында ишеткәч, 13 пальма ботаклары алып, аны каршыларга чыкты+ һәм: «Коткар аны, синнән ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче — Исраи́л Патшасы фатихалы!»+ — дип кычкыра башлады.+ 14 Шунда Гайсә, ишәк баласы табып, аңа атланды.+ Болай дип язылган бит: 15 «Курыкма, кыз Сио́н. Кара! Ишәк баласына атланып, патшаң килә».+ 16 Аның шәкертләре башта моны аңламады,+ ә инде Гайсә данланганнан соң,+ боларның аның турында язылганын һәм аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр.+
17 Гайсә Ла́зарны төрбәдән чакырып+ үледән терелткәндә якында торган кешеләр үз күзләре белән күргәннәре турында өзлексез шаһитлек биреп тордылар.+ 18 Аның кылган бу могҗизасы турында ишеткәнгә дә, халык аны каршыларга чыкты. 19 Фарисейлар исә үзара: «Күрәсезме, бернәрсә дә булдыра алмыйбыз. Бөтен дөнья аның артыннан бара»,— диештеләр.+
20 Бәйрәмдә гыйбадәт кылу өчен килүчеләр арасында греклар да бар иде. 21 Алар Гәлилә́ядәге Битсәидәдән булган Фили́п+ янына килделәр дә, аңардан үтенеп: «Әфәнде, безнең Гайсәне күрәсебез килә»,— диделәр. 22 Филип, барып, бу турыда Әндригә+ әйтте, аннары алар икәүләшеп бардылар да моны Гайсәгә җиткерделәр.
23 Моңа Гайсә болай диде: «Адәм Улының данлану вакыты җитте.+ 24 Сезгә хак сүз әйтәм: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә,+ зур уңыш китерер. 25 Үз җанын яратучы аны һәлак итәр, ә бу дөньяда үз җанын нәфрәт итүче+ аны мәңгелек тормыш өчен саклар.+ 26 Миңа хезмәт итәргә теләүче миңа ияреп барсын. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр.+ Миңа хезмәт итүчене Атам ихтирам итәр. 27 Җаным борчыла.+ Нәрсә әйтим? Атам, мине бу сәгатьтән коткар.+ Хәер, мин нәкъ шул сәгать өчен килдем дә. 28 Атам, исемеңне данла». Шунда күктән: «Мин данладым һәм кабат данлармын»+,— дигән тавыш+ килде.
29 Моны ишетеп торган халык, күк күкрәде, диде. Кайберәүләр исә: «Аның белән фәрештә сөйләште»,— дип әйтте. 30 Моңа Гайсә болай диде: «Бу тавыш минем өчен түгел, ә сезнең өчен яңгырады.+ 31 Бу дөньяны хөкем итү сәгате килде, хәзер бу дөньяның идарәчесе+ куып чыгарылачак.+ 32 Мине баганага күтәрәчәкләр,+ шуннан соң мин һәртөрле кешене үземә җәлеп итәчәкмен».+ 33 Ул моны үзенең нинди үлем белән үләчәген күрсәтеп әйтте.+ 34 Моңа халык болай диде: «Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген ишеттек,+ ни өчен син, Адәм Улын баганага күтәрергә тиешләр, дисең?+ Кем ул Адәм Улы?» 35 Шунда Гайсә аларга болай дип әйтте: «Яктылык сезнең белән тагын бераз вакыт булыр әле.+ Үзегезне караңгылык җиңмәсен өчен, сездә яктылык бар чагында йөреп калыгыз. Караңгылыкта йөрүче кая барганын белми.+ 36 Сездә яктылык бар чагында яктылыкка иман итегез, шулай итеп яктылык балалары була алырсыз».+
Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә китте һәм халыктан яшеренде. 37 Ул алар алдында шулкадәр күп могҗизалар кылса да, алар аңа иман итмәде. 38 Шулай итеп Ишагыя́ пәйгамбәрнең мондый сүзләре үтәлде: «Йәһвә, бездән ишеткән нәрсәгә* кем иман итте?+ Йәһвәнең кулы кемгә ачылды?»+ 39 Аларның ни өчен ышана алмаганын күрсәтеп, Ишагыя шулай ук болай дип әйткән: 40 «Ул аларның күзләрен күрмәс итте, йөрәкләрен таш итте. Шуңа күрә алар күзләре белән күрмәс, йөрәкләре аңламас, алар Аллаһыга кире кайтмас, һәм мин аларны савыктырмам».+ 41 Ишагыя Мәсихнең данын күргәнгә, бу сүзләрне аның турында әйткән.+ 42 Шулай да күп кенә башлыклар аңа иман итә башлады,+ ләкин үзләрен синагогадан куып чыгарырлар дип куркып, фарисейлар аркасында аны танымады.+ 43 Алар Аллаһыдан килгән данга караганда кешеләрдән килгән данны* күбрәк яраттылар шул.+
44 Шунда Гайсә кычкырып болай диде: «Миңа иман итүче миңа гына түгел, ә мине җибәрүчегә дә иман итә.+ 45 Мине күрүче мине Җибәрүчене дә күрә.+ 46 Миңа иман итүчеләрнең берсе дә караңгылыкта калмасын өчен, мин дөньяга яктылык булып килдем.+ 47 Сүзләремне ишетеп тә үтәмәүчене мин хөкем итмим, чөнки мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, ә коткару өчен килдем.+ 48 Мине санга сукмыйча, сүзләремне кабул итмәүче өчен хөкем итүче бар. Аны соңгы көндә мин әйткән сүз хөкем итәчәк.+ 49 Мин бит үземнән сөйләмәдем, мине җибәргән Ата үзе миңа нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә икәнлеге турында әмер бирде.+ 50 Мин аның әмере мәңгелек тормышка алып бара* икәнен беләм.+ Шуңа күрә сөйләгәннәремне нәкъ Атам әйткәнчә сөйлим».+