Маттай
11 Гайсә, үзенең 12 шәкертенә үгет-нәсыйхәт бирүен тәмамлагач, башка шәһәрләрдә өйрәтер өчен һәм вәгазьләр өчен юлга чыкты.+
2 Төрмәдә утыручы Яхъя+ исә Мәсихнең кылган эшләре турында ишеткәч, аңа үз шәкертләре аша+ 3 мондый сорау җиткерде: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?»+ 4 Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез:+ 5 сукырлар күрә башлый,+ аксаклар йөри, махаулылар+ тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәрне сөйлиләр.+ 6 Миннән шикләнмәүче* бәхетле».+
7 Яхъя шәкертләре юлга чыккач, Гайсә халыкка Яхъя турында сөйли башлады: «Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз?+ Җилдән тирбәлгән камышнымы?+ 8 Нәрсә карарга бардыгыз соң? Бай кием кигән кешенеме? Бай кием кигән кешеләр патша сарайларында яши бит. 9 Соң, нәрсә дип анда бардыгыз? Пәйгамбәрне күрергә дипме? Әйе, сезгә шуны әйтәм: Яхъя — ул пәйгамбәр. Әмма ул башка бар пәйгамбәрләрдән күпкә бөегрәк.+ 10 „Менә! Мин синең алдыңнан хәбәрчемне* җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк!“ — дип язылган сүзләр аның турында.+ 11 Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма күкләр Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк.+ 12 Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле исә кешеләр күкләр Патшалыгына бар көчләрен куеп омтылалар һәм омтылучылар аңа ия булалар.+ 13 Чөнки пәйгамбәрләр язмалары да, Канун да Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иткәннәр.+ 14 Ышанырга теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, шуны белегез: ул — „килергә тиешле Ильяс“.+ 15 Колагы булган тыңласын.+
16 Бу буынны кем белән чагыштырыйм соң?+ Ул базар мәйданында үзләре белән уйнаган иптәшләренә болай дип кычкырып утыручы балаларга охшаш: 17 „Без сезгә флейта уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез кайгырып күкрәгегезгә сукмадыгыз“. 18 Менә Яхъя килде, ашамый, эчми,+ ә кешеләр: „Ул җенле“,— диләр. 19 Адәм Улы килде, ашый да, эчә дә,+ ә кешеләр: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты“,— диләр.+ Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә».+
20 Аннан соң ул үз кодрәтле эшләренең күбесен күргән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады:+ 21 «Кайгы сиңа, Хорази́н! Кайгы сиңа, Битсәи́дә! Чөнки сездә башкарылган кодрәтле эшләр Тир белән Сидонда башкарылган булса, алар матәм киеме киеп һәм көлгә утырып күптән инде тәүбә итәрләр иде.+ 22 Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Тир белән Сидонга+ сезгә караганда җиңелрәк булачак.+ 23 Ә син, Кәпернау́м,+ күккә кадәр күтәрелерсең дип уйлыйсыңмы? Юк! Син Кабергә төшәчәксең,+ чөнки синдә башкарылган кодрәтле эшләр Сәдүмдә башкарылган булса, ул әле дә торган булыр иде. 24 Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Сәдү́м җиренә сиңа караганда җиңелрәк булачак».+
25 Шунда Гайсә болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең.+ 26 Әйе, и Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың. 27 Атам миңа барысын да тапшырды.+ Угыл турында Атадан башка һичкем төгәл белми.+ Ата турында да Улыннан һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем дә төгәл белми.+ 28 Эштән йончыганнар,* авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. 29 Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез,* чөнки мин юаш,+ басынкы күңелле,+ һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. 30 Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел».