Яхъя
13 Гайсә үзенең бу дөньядан Ата янына китү+ сәгате җиткәнен+ инде Паса́х бәйрәме алдыннан ук белә иде һәм, бу дөньядагы шәкертләрен яратканга, аларны ахырга кадәр яратты.+ 2 Кичке аш вакыты* иде. Иблис Гайсәне сату фикерен+ Шиму́н улы Яһүд Искарио́т күңеленә инде салган иде.+ 3 Гайсә Атаның һәрнәрсәне аның кулына тапшырганын һәм үзенең Аллаһыдан килеп, Аллаһы янына китүен белә иде,+ 4 шуңа күрә ул, табын яныннан торып, өс киемен салды да сөлге алып биленә урады.+ 5 Шуннан соң ул ләгәнгә су салды һәм шәкертләрнең аякларын юып, билендәге сөлге белән сөртә башлады.+ 6 Ул Шимун Пете́р янына килгәч, Петер аңа: «Хуҗам, син минем аякларымны юмакчы буласыңмы?» — диде. 7 «Син минем нәрсә эшләвемне әлегә аңламыйсың, әмма соңыннан аңларсың»,— дип җавап бирде аңа Гайсә. 8 Шунда Петер: «Син минем аякларымны һичкайчан юмаячаксың»,— диде. «Аякларыңны юмасам,+ минем белән өлешең булмас»,— диде моңа Гайсә. 9 «Хуҗам, аякларымны гына түгел, ә кулларымны да, башымны да юа күр»,— диде аңа Шимун Петер. 10 Гайсә аңа: «Юынган кешенең бөтен тәне чиста була, шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юасы юк.+ Сез чиста, әмма берегез чиста түгел»,— диде. 11 Ул үзен сатачак кешене белә иде,+ шуңа күрә: «Берегез чиста түгел»,— дип әйтте.
12 Аларның аякларын юып бетергәч, ул өс киемен киеп, табын янына утырды да аларга болай диде: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? 13 Сез мине „Остаз“,+ „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да.+ 14 Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән,+ сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш.+ 15 Сез дә, мин сезгә эшләгән кебек, эшләсен өчен, мин сезгә үрнәк күрсәттем.+ 16 Сезгә хак сүз әйтәм: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бөегрәк түгел.+ 17 Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле.+ 18 Мин барыгыз турында да әйтмим. Үзем сайлап алганнарымны беләм. Ләкин шулай итеп Язмада: „Икмәгемне ашаган кеше миңа каршы чыкты“+,— дигән сүзләр үтәлергә тиеш.+ 19 Мин бу сүзләрне алар әле үтәлгәнче әйтәм. Моны, алар үтәлгәч, сез минем килергә тиешле зат булуыма ышансын өчен эшлим.+ 20 Сезгә хак сүз әйтәм: мин җибәргән һәркемне кабул итүче мине дә кабул итә,+ ә мине кабул итүче мине Җибәрүчене дә кабул итә».+
21 Моны әйткәннән соң, Гайсә бик нык көенеп: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү мине сатачак»,— дип ачыктан-ачык әйтте.+ 22 Шунда шәкертләре, аның кем турында сөйләвен аңламыйча, бер-берсенә караштылар.+ 23 Аларның берсе — Гайсәнең яраткан шәкерте+ — аның янында утыра иде. 24 Шуңа күрә Шимун Петер аңа ишарә итеп: «Ул моны кем турында әйтте? Әйт безгә»,— диде. 25 Шунда тегесе, Гайсәгә тагын да якынрак иелеп, аңардан: «Хуҗам, ул кем?» — дип сорады.+ 26 Гайсә: «Мин бу икмәк сыныгын кемгә манып бирсәм, ул — шул»+,— диде дә, икмәк сыныгын манып, Шимун Искариот улы Яһүдкә бирде. 27 Яһүд шул сыныкны кулына алгач, аның эченә Шайтан керде.+ Шунда Гайсә аңа: «Эшли торган эшеңне тизрәк эшлә»,— диде. 28 Әмма табын янында утыручыларның берсе дә аның Яһүдкә ни өчен шулай әйткәнен аңламады. 29 Акча тартмасы Яһүдтә булганлыктан,+ кайберәүләр, Гайсә аңа: «Безгә бәйрәм өчен кирәк булган әйберләрне сатып ал»,— дип әйткәндер яки ярлыларга нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар. 30 Сыныкны алу белән Яһүд чыгып китте. Төн иде.+
31 Яһүд чыгып киткәч, Гайсә болай диде: «Хәзер Адәм Улы данлана,+ һәм аның аша Аллаһы данлана. 32 Аллаһы үзе аны данлаячак+ һәм моны кичектермичә башкарачак. 33 Кадерле балаларым, мин сезнең белән инде озак булмам. Сез мине эзләрсез, һәм яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: „Мин барачак урынга сез килә алмассыз“.+ 34 Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай+ яратыгыз.+ 35 Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр».+
36 Шимун Петер аңардан: «Хуҗам, син кая барасың?» — дип сорады. Гайсә аңа: «Мин бара торган урынга минем артымнан син әле бара алмыйсың, әмма соңыннан барырсың»+,— дип җавап бирде. 37 «Хуҗам, ни өчен мин синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Мин синең өчен үз җанымны да бирергә әзер»,— диде аңа Петер.+ 38 Гайсә аңа: «Минем өчен үз җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— диде.+