Маттай
6 Сак булыгыз, тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында, алар аны күрсен дип, күрсәтмәгез.+ Югыйсә күктәге Атагыздан әҗер алмассыз. 2 Шуңа күрә, хәер биргәндә,+ икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма. Алар, кешеләр мактасын дип, синагогаларда һәм урамнарда шулай эшлиләр.+ Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алдылар. 3 Ләкин син хәер биргәндә, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен, 4 шул чакта хәерең яшертен булыр. Шунда яшертен күзәтүче күктәге Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.+
5 Дога кылганда да икейөзлеләр кебек булмагыз.+ Алар, кешеләр күрсен дип, синагогаларда һәм төп юлларның чатларында басып дога кылырга ярата.+ Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды. 6 Син исә, дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл.+ Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк. 7 Дога кылганда, башка милләт кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез, чөнки алар, күп сүзләр әйтсәләр, илаһлары аларны ишетер, дип уйлый. 8 Аларга охшаш булмагыз, чөнки күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә.+
9 Шуңа күрә болай дога кылыгыз:+
„Күкләрдәге Атабыз, исемең+ изге ителсен.+ 10 Синең Патшалыгың+ килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың+ үтәлсен.+ 11 Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир+ 12 һәм, без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер.+ 13 Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш+ һәм Явыздан* коткар“.+
14 Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк,+ 15 ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк.+
16 Ураза тотканда,+ икейөзлеләр кебек, бүтән мескенләнеп йөрмәгез, чөнки алар үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, интегүле кыяфәт белән йөриләр.+ Сезгә хак сүз әйтәм: үз әҗерләрен алар инде тулысынча алды. 17 Син исә, ураза тотканда, башыңа май сөрт, битеңне ю, 18 һәм шулай итеп ураза тотуыңны кешеләр түгел, ә күктәге Атаң гына күрәчәк. Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.
19 Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз.+ Анда аны көя ашый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. 20 Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз.+ Анда аны көя дә ашамый, ул тутыкмый да,+ караклар да кереп аны урлап чыкмый. 21 Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр.
22 Тәннең яктырткычы — күзләр.+ Күзләрең бер максатка төбәлгән булса, бөтен тәнең якты* булыр,+ 23 ләкин күзләрең көнчел+ булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Ә синдәге яктылык караңгылык булса, ул чакта никадәр тирән соң бу караңгылык!
24 Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр,+ я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз.+
25 Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен һәм нәрсә кияргә дип үз тәнегез өчен борчылмагыз,+ җитәр.+ Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?+ 26 Кошларга+ игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? 27 Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?+ 28 Кием турында да ник борчыласыз? Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, 29 әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман+ да алар кебек киенмәгән. 30 Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме? 31 Шулай итеп, беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз.+ 32 Башка халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә.
33 Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер.+ 34 Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз,+ чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек.