САННАР
1 Синай чүлендә+ исраиллеләрнең Мисыр җиреннән чыгуының икенче елында, икенче айның беренче көнендә,+ Йәһвә очрашу чатырында+ Мусага болай диде: 2 «Бөтен исраиллеләр җәмгыятен санап чык:+ гаиләләре буенча, нәселләре буенча, аларның бар ир-атларын исемнәре буенча берәм-берәм исемлеккә керт. 3 Син һәм Һарун Исраи́л гаскәрендәге хезмәткә яраклы 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге+ ир-атларны, аларның төркемнәре буенча, исемлеккә кертегез.
4 Үзегез белән һәр кабиләдән бер кеше алыгыз, ул үз нәселендә башлык булырга тиеш.+ 5 Менә кем сезгә ярдәм итсен: Руби́н кабиләсеннән Шеду́р улы Илису́р,+ 6 Шимо́н кабиләсеннән Суришадда́й улы Шәлумии́л,+ 7 Яһүд кабиләсеннән Аминада́б улы Наһшу́н,+ 8 Иссаха́р кабиләсеннән Суа́р улы Нитани́л,+ 9 Зәбулу́н кабиләсеннән Хилу́н улы Илиа́б,+ 10 Йосыф улларыннан: Ифраи́м+ кабиләсеннән Амиһү́д улы Илишама́, Манашше́ кабиләсеннән Фәдхәсу́р улы Гамәлии́л, 11 Биньями́н кабиләсеннән Гыйдәни́ улы Абида́н,+ 12 Дан кабиләсеннән Амишадда́й улы Әхиязә́р,+ 13 Әши́р кабиләсеннән Өхрә́н улы Фагы́йл,+ 14 Гәд кабиләсеннән Дәи́л улы Ильяса́ф,+ 15 Нәфтәли́ кабиләсеннән Ина́н улы Ахира́.+ 16 Болар — җәмгыятьтән чакырып алынган ир-атлар. Алар — үз аталары кабиләләренең башлыклары,+ Исраил меңнәренең башлары».+
17 Шунда Муса һәм Һарун исемләп билгеләнгән ир-атлар белән бергә 18 икенче айның беренче көнендә 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге+ ир-атларны исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча берәм-берәм исемлеккә кертү өчен бар җәмгыятьне җыйды. 19 Алар нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде. Шулай итеп ул Синай чүлендә аларны исемлеккә кертте.+
20 Рубинның уллары — Исраилнең беренче улының токымнары+ — исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 21 Рубин кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 46 500 булды.
22 Шимон+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 23 Шимон кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 59 300 булды.
24 Гәд+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 25 Гәд кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 45 650 булды.
26 Яһүд+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 27 Яһүд кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 74 600 булды.
28 Иссахар+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 29 Иссахар кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 54 400 булды.
30 Зәбулун+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 31 Зәбулун кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 57 400 булды.
32 Йосыфның Ифраим+ аша токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 33 Ифраим кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 40 500 булды.
34 Манашше+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 35 Манашше кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 32 200 булды.
36 Биньямин+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 37 Биньямин кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 35 400 булды.
38 Дан+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 39 Дан кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 62 700 булды.
40 Әшир+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 41 Әшир кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 41 500 булды.
42 Нәфтәли+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 43 Нәфтәли кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 53 400 булды.
44 Боларны Муса, Һарун һәм Исраилнең 12 башлыгы исемлеккә кертте. Бу 12 башлыкның һәрберсе үз нәселенең вәкиле иде. 45 Исраил гаскәрендәге хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бар исраиллеләр нәселләре буенча исемлеккә кертелде. 46 Санап чыгарылган бар кешеләрнең саны 603 550 булды.+
47 Ләкин ле́вилеләр+ башкалар белән бергә үз нәселләре буенча исемлеккә кертелмәде.+ 48 Йәһвә Мусага болай диде: 49 «Ле́ви кабиләсен генә исемлеккә алма һәм аларның санын башка исраиллеләр санына кертмә.+ 50 Ле́вилеләргә шаһитлек+ чатырын, аның бар кирәк-яракларын һәм аның бар нәрсәсен тапшыр.+ Алар чатырны, аның бар кирәк-яракларын күчереп йөртсен+ һәм анда хезмәт итсен,+ һәм аларның тукталу урыннары чатыр тирәли булыр.+ 51 Чатырны күчерергә кирәк булганда, ле́вилеләр аны сүтсен,+ ә чатырны җыярга кирәк булганда, ле́вилеләр аны яңадан корсын. Моңа хокукы булмаган* кеше чатырга якынлашса, ул үтерелсен.+
52 Һәр исраилле үзенең чатырын үзенә билгеләнгән тукталу урынына, үзенең өч кабиләле төркеме белән*+ куйсын. 53 Минем Исраил җәмгыятенә көчле ачуым кабынмасын өчен, ле́вилеләр үз чатырларын шаһитлек чатыры тирәли куйсын.+ Шаһитлек чатыры турында кайгырту* өчен ле́вилеләр җаваплы булырга тиеш».+
54 Исраил халкы Йәһвә Мусага кушканның барысын эшләде. Алар нәкъ шулай эшләде.
2 Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: 2 «Исраиллеләр чатырларын үзләренең өч кабиләле төркеменә+ билгеләнгән урынга куйсын, һәр кеше үз нәселенең байрагы* янында урнашсын. Алар чатырларын очрашу чатырына каратып, аның тирәли куйсыннар.
3 Аның көнчыгыш ягына, кояш чыккан якка, үз гаскәрләре белән Яһүднең өч кабиләдән торган төркеме чатырларын куйсын. Яһүд улларының башлыгы — Аминада́б улы Наһшу́н.+ 4 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 74 600.+ 5 Аның янында Иссаха́р кабиләсе үз чатырларын корсын. Иссахар улларының башлыгы — Суа́р улы Нитани́л.+ 6 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 54 400.+ 7 Икенче якта Зәбулу́н кабиләсе урнашсын. Зәбулун улларының башлыгы — Хилу́н улы Илиа́б.+ 8 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 57 400.+
9 Яһүд төркеменең гаскәрләрендә исемлеккә кертелгән бар ир-атлар саны 186 400. Алар беренче булып кузгалып китсен.+
10 Көньякта үз гаскәрләре белән Рубинның+ өч кабиләдән торган төркеме урнашсын. Руби́н улларының башлыгы — Шеду́р улы Илису́р.+ 11 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 46 500.+ 12 Аның янында Шимо́н кабиләсе үз чатырларын корсын. Шимон улларының башлыгы — Суришадда́й улы Шәлумии́л.+ 13 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 59 300.+ 14 Икенче якта Гәд кабиләсе урнашсын. Гәд улларының башлыгы — Руи́л улы Ильяса́ф.+ 15 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 45 650.+
16 Рубин төркеменең гаскәрләрендә исемлеккә кертелгән бар ир-атлар саны 151 450. Алар икенче булып кузгалып китсен.+
17 Очрашу чатыры күчерелгәндә,+ ле́вилеләр төркеме башка төркемнәрнең уртасында булсын.
Исраиллеләр, юлга чыкканда, үз чатырлары урнашкан тәртиптә,+ һәркем өч кабиләдән торган төркемендәге урынында барсын.
18 Көнбатышта үз гаскәрләре белән Ифраимның өч кабиләдән торган төркеме урнашсын. Ифраи́м улларының башлыгы — Амиһү́д улы Илишама́.+ 19 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 40 500.+ 20 Аның янында Манашше́+ кабиләсе үз чатырларын корсын. Манашше улларының башлыгы — Фәдхәсу́р улы Гамәлии́л.+ 21 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 32 200.+ 22 Икенче якта Биньями́н кабиләсе урнашсын. Биньямин улларының башлыгы — Гыйдәни́ улы Абида́н.+ 23 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 35 400.+
24 Ифраим төркеменең гаскәрләрендә исемлеккә кертелгән бар ир-атлар саны 108 100. Алар өченче булып кузгалып китсен.+
25 Төньякта үз гаскәрләре белән Данның өч кабиләдән торган төркеме урнашсын. Дан улларының башлыгы — Амишадда́й улы Әхиязә́р.+ 26 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 62 700.+ 27 Аның янында Әши́р кабиләсе үз чатырларын корсын. Әшир улларының башлыгы — Өхрә́н улы Фагы́йл.+ 28 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 41 500.+ 29 Икенче якта Нәфтәли́ кабиләсе урнашсын. Нәфтәли улларының башлыгы — Ина́н улы Ахира́.+ 30 Аның гаскәрендә исемлеккә кертелгән ир-атлар саны 53 400.+
31 Дан төркемендә исемлеккә кертелгән бар ир-атлар саны 157 600. Алар өч кабиләле төркемнәр арасында соңгы булып кузгалып китсен».+
32 Болар үз нәселләре буенча исемлеккә кертелгән исраиллеләр булды. Төркемнәрдә гаскәри хезмәт өчен исемлеккә кертелгәннәрнең тулы саны 603 550 булды.+ 33 Ләкин ле́вилеләр, Йәһвә Мусага кушканча, башка исраиллеләр белән бергә+ исәпкә алынмады.+ 34 Исраиллеләр Йәһвә Мусага кушканның барысын эшләде. Шулай итеп алар үзләренең өч кабиләле төркемнәре белән чатырларын кора иделәр+ һәм һәрберсе үз гаиләсе һәм үз нәселләре белән кузгалып китә иделәр.+
3 Йәһвә Муса белән Синай тавында+ сөйләшкән вакытта Һарун белән Мусаның токымнары мондый иде. 2 Һарун улларының исемнәре: беренчесе Нада́б, шулай ук Абиһу́,+ Илгаза́р+ һәм Итама́р.+ 3 Болар Һарунның руханилар булып хезмәт итәргә билгеләнгән улларының — майланган руханиларның исемнәре.+ 4 Әмма Надаб белән Абиһу, Синай чүлендә Йәһвә каршында тиешсез ут китергәндә, Йәһвә алдында үлделәр,+ аларның уллары юк иде. Ә Илгазар+ һәм Итамар+ үз аталары Һарун белән руханилар булып хезмәт итүләрен дәвам иттеләр.
5 Йәһвә Мусага болай диде: 6 «Үзең белән Ле́ви+ кабиләсен алып килеп, аларны Һарун рухани янына бастыр. Алар аңа ярдәм итсеннәр.+ 7 Алар очрашу чатыры янында, бу чатыр белән бәйле хезмәтләрен башкарып, Һарун алдындагы һәм бөтен җәмгыять алдындагы бурычларын үтәсеннәр. 8 Алар очрашу чатырының бар кирәк-яракларын кайгыртсын+ һәм чатыр белән бәйле хезмәтләрен башкарып, исраиллеләр алдындагы бурычларын үтәсен.+ 9 Һарун белән аның улларына ле́вилеләрне бир. Алар исраиллеләр арасыннан Һарунга хезмәт итәр өчен бирелгән.+ 10 Һарун белән аның улларын руханилык вазифаларын үтәргә билгелә.+ Моңа хокукы булмаган* берәр кеше изге урынга якынлашса, үтерелсен».+
11 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 12 «Менә, мин исраиллеләр арасыннан аларның бөтен беренче балалары урынына ле́вилеләрне алам,+ һәм алар минеке булыр. 13 Чөнки һәр беренче бала минеке.+ Мисыр җирендә һәр беренче баланы һәлак иткән+ көнне мин Исраилдәге кешеләрнең һәм хайваннарның һәр беренче баласын үзем өчен изгеләндердем.+ Алар минеке булырга тиеш. Мин Йәһвә».
14 Йәһвә Синай чүлендә+ Мусага тагын болай дип әйтте: 15 «Ле́ви улларын аларның нәселләре һәм гаиләләре буенча исемлеккә керт. Бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге һәр ир затын санап чык».+ 16 Шунда Муса Йәһвәнең боерыгы буенча, нәкъ үзенә кушылганча, аларны исемлеккә кертте. 17 Ле́ви улларының исемнәре Гирсә́н, Коһа́т һәм Мерари́+ иде.
18 Гирсәннең уллары: Либни́ һәм Шимгы́й+ иде. Алардан барлыкка килгән гаиләләр аларның исемнәрен йөртә.
19 Коһатның уллары Амра́м, Исһа́р, Хебру́н һәм Узии́л+ иде. Алардан барлыкка килгән гаиләләр аларның исемнәрен йөртә.
20 Мерариның уллары Маһли́+ һәм Муши́+ иде. Алардан барлыкка килгән гаиләләр аларның исемнәрен йөртә.
Бу ле́вилеләрнең үз нәселләре буенча гаиләләре булды.
21 Гирсәннән либнилеләр+ гаиләсе һәм шимгыйлылар гаиләсе барлыкка килгән. Болар — гирсәнлеләр гаиләләре. 22 Аларның исемлеккә кертелгән бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 7 500 булды.+ 23 Гирсәнлеләр гаиләләре изге чатыр артында, аның көнбатыш ягында, чатырларын кордылар.+ 24 Гирсәнлеләрнең нәсел башлыгы — Ләи́л улы Ильяса́ф. 25 Очрашу чатырында Гирсән+ уллары кайгыртырга тиеш нәрсәләр шул: чатыр,+ аның төрле япмалары,+ очрашу чатырының керү урынының пәрдәсе,+ 26 ишегалды пәрдәләре,+ чатыр һәм мәзбәх* тирәли булган ишегалдының керү урынындагы ишек пәрдәсе,+ баулар һәм болар белән бәйле бар хезмәт.
27 Коһаттан амрамлылар гаиләсе, исһарлылар гаиләсе, хебрунлылар гаиләсе һәм узииллеләр гаиләсе барлыкка килгән. Болар — коһатлылар+ гаиләләре. 28 Аларның бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 8 600 булды. Алар изге урынны кайгырту өчен җаваплы.+ 29 Коһат улларының гаиләләре изге чатырның көньяк ягында чатырларын кордылар.+ 30 Коһатлылар гаиләләренең нәсел башлыгы — Узии́л+ улы Илисафа́н. 31 Алар килешү сандыгы,+ өстәл,+ шәмдәл,+ мәзбәхләр,+ изге урында хезмәт итәр өчен кирәк-яраклар,+ чаршауны+ кайгыртырга һәм болар белән бәйле бар хезмәтне үтәргә тиеш.+
32 Ле́вилеләрнең өлкән башлыгы — Һарун руханиның улы Илгазар.+ Ул изге урынны кайгырту өчен җаваплы кешеләрне күзәтте.
33 Мераридан маһлилеләр гаиләсе һәм мушилылар гаиләсе барлыкка килгән. Болар — Мерари+ гаиләләре. 34 Аларның исемлеккә кертелгән бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 6 200 булды.+ 35 Мерари гаиләләренең нәсел башлыгы — Абиһаи́л улы Сурие́л. Алар изге чатырның төньяк ягында чатырларын кордылар.+ 36 Мерари уллары кайгыртырга тиеш нәрсәләр шул: изге чатырның рамнары,+ аның колгалары,+ баганалары,+ ырмаулы нигезләре, бар кирәк-яраклары+ һәм болар белән бәйле бар хезмәт,+ 37 шулай ук ишегалды әйләнәсендәге баганалар, аларның ырмаулы нигезләре,+ казыклары һәм баулары.
38 Изге чатыр алдында, аның көнчыгыш ягында — очрашу чатыры алдында, кояш чыга торган якта — Муса, Һарун һәм Һарунның уллары үз чатырларын кордылар. Алар исраиллеләр хакына үз бурычларын үтәп, изге урын турында кайгыртырга тиеш. Моңа хокукы булмаган* берәр кеше изге урынга якынлашса, ул үтерелсен.+
39 Гаиләләре буенча исемлеккә кертелгән ле́вилеләрнең бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 22 000 булды. Муса һәм Һарун аларны Йәһвә кушканча санап чыкты.
40 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Исраиллеләрнең бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык беренче булып туган улларының исәбен ал,+ аларны сана һәм аларның исемлеген төзе. 41 Син минем өчен исраиллеләрнең бөтен беренче балалары урынына ле́вилеләрне алырга+ һәм исраиллеләр малларының беренче булып туган барлык балалары урынына ле́вилеләрнең малларын алырга тиеш.+ Мин Йәһвә». 42 Шунда Муса, нәкъ Йәһвә кушканча, исраиллеләрнең бөтен беренче балаларын исемлеккә кертте. 43 Исраиллеләрнең исемлеккә кертелгән бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык беренче улларының саны 22 273 булды.
44 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага әйтте: 45 «Исраиллеләрнең бөтен беренче балалары урынына ле́вилеләрне ал һәм аларның маллары урынына ле́вилеләрнең малларын ал. Ле́вилеләр минеке булырга тиеш. Мин Йәһвә. 46 Исраиллеләрнең беренче балалары ле́вилеләрдән 273 кешегә күбрәк булды.+ Аларны йолып алу максаты белән+ 47 һәрберсе өчен изге урынның шәкыле* белән биш шәкыл* ал.+ Бер шәкыл 20 герага* тиң.+ 48 Ле́вилеләрдән артыграк булган кешеләр саны өчен йолым итеп алынган акчаны Һарун белән аның улларына бир». 49 Шунда Муса ле́вилеләрнең саныннан артыграк булганнарны йолып алу өчен бирелгән йолым акчасын җыеп алды. 50 Ул исраиллеләрнең беренче балалары өчен изге урын шәкыле белән 1 365 шәкыл акча алды. 51 Аннары Муса, Йәһвәнең сүзе буенча, нәкъ Йәһвә үзенә кушканча, йолым итеп бирелгән акчаларны Һарунга һәм аның улларына бирде.
4 Йәһвә Муса белән Һарунга мөрәҗәгать итеп болай диде: 2 «Ле́ви уллары арасыннан, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча, Коһа́т+ улларының исәбен ал. 3 Очрашу чатырында эшләргә билгеләнгән 30+ яшьтән алып 50 яшькә кадәр+ булган коһатлыларның барысын санап чык.+
4 Коһат улларының очрашу чатырындагы хезмәте+ — аеруча изге нәрсә. 5 Халык тукталу урыныннан юлга чыкканда, Һарун һәм аның уллары чатырга кереп, чаршауны+ салдырсын һәм аның белән шаһитлек сандыгын+ капласын. 6 Аның өстенә алар тюлень тиреләреннән ясалган япманы җәйсен һәм өстенә бербөтен зәңгәр тукыманы бөркәп, аны күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен.
7 Алар шулай ук багышланган икмәкләр өстәленә+ зәңгәр тукыманы җәйсен һәм аның өстенә тәлинкәләрне, касәләр, шәраб бүләге өчен табаклар һәм җамаякларны куйсын.+ Даими китерелә торган икмәк+ бүләге үз урынында калсын. 8 Болар өстеннән алар ачык кызыл төстәге тукыманы җәйсен, аны тюлень тиреләреннән ясалган япма белән капласын һәм өстәлне күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен. 9 Аннары алар зәңгәр тукыманы алып, шәмдәлне,+ аның яктырткычларын,+ кыскычларын, ут савытларын+ һәм шәмдәл янып торсын өчен кулланылган барлык май савытларын капласын. 10 Алар аны һәм аның бар кирәк-яракларын тюлень тиреләреннән ясалган япмага урасын һәм аны күчереп йөртү җайланмасына салсын. 11 Алар алтын мәзбәх+ өстенә зәңгәр тукыманы җәйсен, аны тюлень тиреләреннән ясалган япма белән капласын һәм күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен. 12 Аннары алар изге урында хезмәт итү өчен даими кулланыла торган барлык кирәк-яракларны+ алып, зәңгәр тукымага салсын һәм аларны тюлень тиреләреннән ясалган япма белән ябып, күчереп йөртү җайланмасына куйсын.
13 Алар мәзбәхне көлдән* чистартсын+ һәм аның өстенә кызгылт-шәмәхә төстәге йон тукыманы җәйсен. 14 Алар аның өстенә мәзбәх янында хезмәт иткәндә кулланылган бар кирәк-яракларын:+ ут савытларын, чәнечкеләрен, соскыларын, табакларын куйсын һәм өсләренә тюлень тиреләреннән ясалган япманы җәйсен һәм мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен.
15 Халык тукталу урыныннан юлга кузгалырга торганда, Һарун һәм аның уллары изге урынның әйберләрен һәм бар кирәк-яракларын каплап бетерергә тиеш.+ Аннары Коһат уллары кереп, аларны алып китәр,+ ләкин алар изге урынның әйберләренә кагылырга тиеш түгел, юкса үләрләр.+ Очрашу чатырындагы бу әйберләрне күчереп йөртү — Коһат улларының бурычы.
16 Һарун руханиның улы Илгаза́р+ яктырткыч мае,+ хуш исле фимиам,+ көндәлек икмәк бүләге һәм изге май*+ өчен җаваплы. Ул бөтен изге чатыр һәм анда булган барлык нәрсә: чатырның үзе һәм аның кирәк-яраклары турында кайгыртырга тиеш».
17 Йәһвә Муса белән Һарунга тагын болай диде: 18 «Ле́вилеләр арасыннан коһатлылар+ гаиләләренең юк ителүенә юл куймагыз. 19 Алар аеруча изге нәрсәләргә+ якынлашудан үлмәсеннәр өчен, шуны эшләгез: Һарун һәм аның уллары, барып, аларның һәрберсен үз хезмәтенә билгеләсен һәм алар нәрсә алып барырга тиеш икәнен күрсәтсен. 20 Алар, якынлашып, изге нәрсәләргә хәтта күз ташлап алырга да тиеш түгел, югыйсә үләчәкләр».+
21 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 22 «Нәселләре буенча һәм гаиләләре буенча, Гирсә́н+ улларының исәбен ал. 23 Очрашу чатырында хезмәт итәргә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге гирсәнлеләрнең барысын исемлеккә керт. 24 Гирсәнлеләр гаиләләре менә нәрсәне кайгыртырга һәм күчереп йөртергә билгеләнә:+ 25 алар изге чатыр тукымаларын,+ очрашу чатырын, аның япмасын һәм аның өстендәге тюлень тиреләреннән ясалган япманы,+ очрашу чатырының керү урынындагы пәрдәне+ күчереп йөртсен, 26 шулай ук ишегалды пәрдәләрен,+ чатыр һәм мәзбәх тирәли булган ишегалдының керү урынындагы ишек пәрдәсен,+ бауларын һәм аларның барлык кирәк-яракларын һәм чатырны кайгыртыр өчен кулланылган бар нәрсәне алып барсын. Бу — аларның йөкләмәсе. 27 Гирсәнлеләрнең+ бар хезмәтен һәм күчереп йөртәчәк йөкләрен Һарун белән аның уллары күзәтсен. Бар бу йөкләрне аларга билгеләгез, бу аларның бурычлары булыр. 28 Бу — гирсәнлеләр гаиләләренең очрашу чатырында үтәячәк хезмәтләре+ һәм Һарун руханиның улы Итама́р+ җитәкчелегендә башкарачак бурычлары.
29 Мерари́+ улларын гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә керт. 30 Очрашу чатырында хезмәткә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган мерарилыларның барысын санап чык. 31 Алар очрашу чатырындагы хезмәтләре буенча күчереп йөртергә тиеш нәрсәләр шул:+ изге чатырның рамнары,+ аның колгалары,+ баганалары,+ ырмаулы нигезләре,+ 32 ишегалды әйләнәсендәге баганалар,+ аларның ырмаулы нигезләре,+ казыклары,+ баулары, аларның бар җиһазлары һәм болар белән бәйле хезмәткә кагылышлы бар нәрсәләр. Алар күчереп йөртергә тиеш әйберләрне аларга исемләп билгеләгез. 33 Бу — Мерари+ уллары гаиләләренең очрашу чатырындагы Һарун руханиның улы Итамарның җитәкчелегендә башкарачак хезмәте».+
34 Аннары Муса белән Һарун һәм җәмгыять башлыклары+ коһатлыларны,+ аларның гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча, исемлеккә керттеләр. 35 Алар очрашу чатырында хезмәткә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге коһатлыларның барысын санап чыктылар.+ 36 Гаиләләре буенча исемлеккә кертелгәннәрнең тулы саны 2 750 булды.+ 37 Болар очрашу чатырында хезмәт иткән коһатлылар булды. Муса һәм Һарун аларны Йәһвәнең Муса аша биргән боерыгы буенча санап чыктылар.+
38 Алар гаиләләре һәм нәселләре буенча Гирсән+ улларын санап чыктылар. 39 Алар очрашу чатырында хезмәткә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган гирсәнлеләрнең барысын исемлеккә керттеләр. 40 Гаиләләре һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелгәннәрнең тулы саны 2 630 булды.+ 41 Болар очрашу чатырында хезмәт иткән Гирсән уллары булды. Муса белән Һарун аларны Йәһвә боерыгы буенча санап чыктылар.+
42 Алар Мерари улларын аларның гаиләләре һәм нәселләре буенча санап чыктылар. 43 Алар очрашу чатырында хезмәткә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге мерарилыларның барысын исемлеккә керттеләр.+ 44 Гаиләләре буенча исемлеккә кертелгәннәрнең тулы саны 3 200 булды.+ 45 Болар очрашу чатырында хезмәт иткән Мерари уллары булды. Муса һәм Һарун аларны Йәһвәнең Муса аша биргән боерыгы буенча санап чыктылар.+
46 Муса белән Һарун һәм Исраи́л башлыклары барлык шушы ле́вилеләрне, аларның гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча, исемлеккә керттеләр. 47 Алар 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге ир-атлар иде, һәм барысы очрашу чатыры белән бәйле хезмәткә һәм йөкләр күчереп йөртергә билгеләнгән иде.+ 48 Аларның исемлеккә кертелгән тулы саны 8 580 булды.+ 49 Алар һәрберсе билгеләнгән хезмәте һәм йөге буенча, Йәһвә Муса аша кушканча, исемлеккә кертелде. Аларны, Йәһвә Мусага боерганча, санап чыктылар.
5 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә тукталу урыныннан һәрбер махаулы кешене,+ бүлендеге булган+ һәм мәеткә* кагылудан нәҗес булган+ һәр кешене чыгарырга әмер бир. 3 Ир-атмы ул я хатын-кызмы — аларны чыгарыгыз. Мин халкым арасында яшәгәнгә,+ халкымның тукталу урыннарын нәҗесләмәсеннәр өчен,+ аларны тукталу урыныннан читкә чыгарыгыз». 4 Исраиллеләр шулай эшләде дә: аларны тукталу урыныннан читкә чыгарды. Исраиллеләр нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.
5 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 6 «Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәр ир-ат я хатын-кыз кешеләр өчен гадәти булган гөнаһ эшләп, Йәһвәгә карата тугрылыксыз эш кылса, бу кеше* гаепле булып китәр.+ 7 Ул кылган гөнаһын танырга+ һәм үз гаебе өчен тулы бәяне һәм аның биштән бер өлешен+ үзе рәнҗеткән кешегә түләргә тиеш. 8 Ләкин рәнҗетелгән кеше үлеп китсә, ә аның теге кеше биргән түләүне алырлык якын туганы булмаса, бу түләү Йәһвәгә бирелсен, һәм ул руханиныкы булыр. Рухани, сарык тәкәсе китереп, гөнаһ кылган кешене йолып алыр, һәм бу тәкә дә руханиныкы булыр.+
9 Исраиллеләр руханига китергән һәр изге иганә+ руханиныкы булып китсен.+ 10 Һәр кеше китергән изге нәрсәләр аныкы булсын. Руханига нәрсә генә китерелмәсен, ул руханиныкы булсын“».
11 Йәһвә Мусага тагын болай диде: 12 «Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәр кешенең хатыны юлдан язып, аңа хыянәт итсә, 13 һәм башка кеше аның белән якынлык кылса,+ ләкин бу хәл, ачыкланмый калып, иренә билгеле булмаса, нәтиҗәдә ул хатын нәҗесләнсә, әмма аңа каршы шаһит булмаса, һәм ул тотылмаса, менә нәрсә эшләргә кирәк: 14 ире көнләшеп, хатынының тугрылыгына шикләнсә, һәм хатыны чынлыкта нәҗесләнгән икән я ире көнләшеп хатынының тугрылыгына шикләнсә, ә хатыны нәҗесләнмәгән икән, 15 бу ир-ат үз хатынын һәм аның өчен ефаның уннан бер өлеше күләмендә* арпа онын рухани янына алып килергә тиеш. Ул онга май да, ла́дан да салмасын, чөнки бу — көнчелек өчен икмәк бүләге, гаепне искә төшерә торган икмәк бүләге.
16 Рухани хатынны алга чыгарып, Йәһвә алдына бастырсын.+ 17 Рухани балчык савытка изге су алсын һәм изге чатырның җир идәненнән берникадәр туфрак алып, аны суга салсын. 18 Рухани ул хатынны Йәһвә алдына бастырсын, аның чәчен таратып җибәрсен һәм кулларына искә төшерүче икмәк бүләген, ягъни көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген тоттырсын.+ Рухани кулында ләгънәт китерүче ачы су булыр.+
19 Аннары рухани бу хатынны ант иттерсен һәм аңа болай дисен: „Әгәр иреңнең хакимлеге астында булганда,+ башка ир-ат синең белән якынлык кылмаган икән һәм син юлдан язмагансың һәм нәҗес булмагансың икән, ләгънәт китерүче бу су сиңа зыян китермәсен. 20 Ләкин син, иреңнең хакимлеге астында булганда, нәҗесләнеп юлдан язгансың икән һәм башка ир-ат белән якынлык кылгансың икән...“+ 21 Рухани бу хатынны ләгънәт анты белән ант иттерсен һәм аңа болай дисен: „Йәһвә ботыңны* корыткач* һәм корсагыңны шештергәч, Йәһвә сине халкың арасында ләгънәт һәм каргыш әйтелгәндә телгә алына торган кеше итсен. 22 Бу ләгънәт китерүче су эчеңә керсен һәм корсагыңны шештереп, ботыңны корытсын“. Моңа бу хатын: „Амин! Амин!“* — дип әйтсен.
23 Аннары рухани бу ләгънәтләрне китапка язсын һәм аларны ачы суга юып төшерсен. 24 Шуннан соң рухани хатынга ләгънәт китерүче бу ачы суны эчертсен. Ләгънәт китерүче су аның эченә кереп, аңа газап китерер. 25 Рухани хатынның кулыннан көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген+ алып, аны Йәһвә алдында алга-артка селкетсен һәм икмәк бүләген мәзбәх янына алып килсен. 26 Рухани бер уч икмәк бүләген алып, аны бөтен бүләкне күрсәткән корбан итеп мәзбәхтә төтәтсен+ һәм хатынга суны эчертсен. 27 Әгәр бу хатын нәҗесләнеп, үз иренә хыянәт иткән икән, рухани аңа суны эчерткәч, ләгънәт китерүче су аның эченә кереп, аны интектерер һәм аның корсагы шешәр, боты корыр һәм бу хатын үз халкы арасында ләгънәт әйтелгәндә телгә алына торган кеше булып китәр. 28 Әмма бу хатын нәҗесләнмәгән икән һәм саф икән, ул андый җәзадан азат булыр, һәм ул авырга узып, балалар тудыра алыр.
29 Бу — көнчелек турында канун.+ Берәр хатын иренең хакимлеге астында була торып юлдан язса һәм үзен нәҗесләсә 30 яки берәр ир-ат, көнләшеп, үз хатынының тугрылыгына шикләнсә, ул аны Йәһвә алдына бастырсын, һәм рухани бөтен бу канунны аңа карата кулланырга тиеш. 31 Бу ир-ат гаепле булмас, ә аның хатыны үз гаебе өчен җавап бирер“».
6 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәр ир-ат я берәр хатын-кыз Йәһвә алдында нәзи́р*+ булып яшәргә махсус ант бирсә, 3 ул шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләр эчүдән тыелсын. Ул шәраб серкәсен дә, башка исерткеч эчемлекләр серкәсен дә авызына алмасын.+ Ул йөземнән ясалган бернинди эчемлек эчмәсен, яңа өлгергән һәм киптерелгән йөзем җимешен ашамасын. 4 Нәзир булган бар көннәрендә ул йөзем агачының бер нәрсәсен дә, өлгермәгән җимешләрен дә, хәтта йөзем кабыгын да ашамасын.
5 Ул үзенең нәзир антын тоткан бар көннәрендә чәчен кырмасын.+ Ул, үзен Йәһвә өчен аерып куйган бар көннәрдә, чәчен озын итеп үстереп, изге булып калсын. 6 Үзен Йәһвә өчен аерып куйган бар көннәрдә мәеткә* якынлашмасын. 7 Хәтта аның әтисе я әнисе, абый-энесе я апа-сеңелесе үлсә дә, ул үзен нәҗесләмәсен,+ чөнки аның башында үз Аллаһысы алдында нәзир булу билгесе бар.
8 Үзенең нәзир булуының бар көннәрендә ул Йәһвә өчен изге. 9 Ләкин аның янында берәрсе кинәт үлеп китсә+ һәм ул үзенең Аллаһы өчен аерып куелган булуын күрсәтүче чәчен нәҗесләсә, ул үз чәчен чистарынган көнендә кырырга тиеш.+ Ул аны җиденче көнне кырсын. 10 Сигезенче көнне ул очрашу чатырының керү урыны янына руханига ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы китерсен. 11 Рухани аларның берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп әзерләсен һәм нәзирне мәеткә* кагылып нәҗесләнгәне өчен йолып алсын.+ Аннары нәзир шул көнне башын изгеләндерергә тиеш. 12 Һәм ул үзен яңадан нәзир булу көннәренә Йәһвә өчен аерып куярга тиеш. Ул гаеп йолу корбаны итеп бер яшьлек сарык бәрәне китерсен. Әмма аның нәзир булуының элекке көннәре исәпкә алынмас, чөнки ул үзенең нәзирлеген нәҗесләде.
13 Нәзир турындагы канун мондый: нәзир үзенең нәзирлек+ көннәрен тәмамлагач, аны очрашу чатырының керү урыны янына китерсеннәр. 14 Анда ул Йәһвәгә үзенең бүләкләрен тапшырсын. Ул яндыру корбаны итеп бер яшьлек кимчелексез бер сарык тәкәсе,+ гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшьлек кимчелексез бер сарык,+ татулык корбаны итеп кимчелексез бер сарык тәкәсе,+ 15 бер кәрзин яхшы оннан май кушылып ясалган боҗрасыман төче икмәк, шулай ук майланган төче көлчә һәм алар белән бергә икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләкләре+ тапшырсын. 16 Рухани боларны Йәһвә алдына алып килеп, аның гөнаһ йолу корбанын һәм яндыру корбанын китерсен. 17 Ул Йәһвәгә татулык корбаны итеп сарык тәкәсен һәм кәрзиндәге төче икмәкләрне китерсен, шулай ук икмәк бүләген+ һәм шәраб бүләген китерсен.
18 Аннары нәзир очрашу чатырының керү урыны янында башындагы кыркылмаган чәчен кырырга тиеш.+ Ул нәзир булган чагында үскән чәчен алып, татулык корбаны астында янган утка салсын. 19 Рухани сарык тәкәсенең пешерелгән+ алгы ботын, бер төче көлчә, кәрзиннән боҗрасыман бер төче икмәк алсын һәм боларны нәзир үзенең нәзирлек билгесен кырганнан соң аның кулларына салсын. 20 Рухани боларны Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетергә тиеш.+ Болар селкетү бүләгенең түше һәм иганә итеп бирелгән бот белән бергә руханига аның өлеше итеп бирелер.+ Аннан соң нәзир шәраб эчә ала.
21 Берәр нинди ант биргән нәзир+ турында канун мондый: әгәр берәр нәзир Йәһвәгә үзеннән таләп ителгән бүләкләргә өстәп бүтән бүләкләр китерергә ант итсә, ул нәзирлек кануны буенча үзенең антын үтәргә тиеш“».
22 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 23 «Һарун белән аның улларына әйт: „Исраи́л халкын болай дип фатихалагыз:+
24 „Йәһвә сезгә хәер-фатиха бирсен,+ сезне сакласын.
25 Йәһвә йөзенең яктысы сезгә балкысын,+ ул сезгә илтифат итсен.*
26 Йәһвә үз йөзен сезгә борсын һәм тынычлык бирсен“.+
27 Алар минем исемем белән+ халыкны фатихаларга тиеш, шулчак мин Исраил халкына хәер-фатихамны бирермен».+
7 Муса изге чатырны корып бетергән көнне+ аны һәм аның барлык җиһазларын, мәзбәхне һәм аның бөтен кирәк-яракларын майлап+ изгеләндерде.+ Ул бу нәрсәләрне майлап изгеләндергәч,+ 2 Исраилнең башлыклары+ — үз нәселләренең башлары бүләк китерде. Халык исәбен алу белән җитәкчелек иткән бу кабилә башлыклары 3 Йәһвә алдына үз бүләкләрен: каплаулы 6 арба һәм 12 үгез (2 башлыктан 1 арба һәм һәрберсеннән берәр үгез) алып килде. Алар боларны изге чатыр алдына китерде. 4 Йәһвә Мусага болай диде: 5 «Алардан бу нәрсәләрне кабул ит, чөнки болар очрашу чатырындагы хезмәттә кулланылыр, һәм син аларны ле́вилеләргә бир, һәрберсенә вазифасына карап тапшыр».
6 Шунда Муса арбаларны һәм үгезләрне алып, ле́вилеләргә бирде. 7 2 арбаны һәм 4 үгезне ул Гирсә́н улларына бирде. Аларга, үз вазифаларын үтәр өчен,+ шул хәтле кирәк иде. 8 4 арбаны һәм 8 үгезне ул Мерари́ улларына бирде. Аларга рухани Һарунның улы Итама́р җитәкчелегендә үз вазифаларын үтәр өчен шул хәтле кирәк иде.+ 9 Ләкин Коһа́т улларына ул бернәрсә бирмәде, чөнки аларның вазифалары изге урында+ кулланылган әйберләрне үз җилкәләрендә күчереп йөртү иде.+
10 Мәзбәх багышланганда,+ аны майлаган көнне башлыклар үз бүләкләрен алып килде. Башлыклар үз бүләкләрен мәзбәх алдына китергәч, 11 Йәһвә Мусага болай диде: «Мәзбәх багышланган вакытта көн саен бер башлык үз бүләген китерсен».
12 Беренче көнне үз бүләген Яһүд кабиләсеннән Аминада́б улы Наһшу́н+ китерде. 13 Аның бүләге мондый булды: изге урынның шәкыле*+ белән 130 шәкыл* авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 14 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 15 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 16 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 17 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Аминадаб улы Наһшунның+ бүләге булды.
18 Икенче көнне үз бүләген Иссаха́р кабиләсенең башлыгы Суа́р улы Нитани́л+ китерде. 19 Аның бүләге мондый булды: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 20 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 21 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 22 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 23 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Суар улы Нитанилнең бүләге булды.
24 Өченче көнне Зәбулу́н улларының башлыгы Хилу́н улы Илиа́б+ 25 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 26 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 27 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 28 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 29 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Хилун улы Илиабның+ бүләге булды.
30 Дүртенче көнне Руби́н улларының башлыгы Шеду́р улы Илису́р+ 31 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 32 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 33 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 34 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 35 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Шедур улы Илисурның+ бүләге булды.
36 Бишенче көнне Шимо́н улларының башлыгы Суришадда́й улы Шәлумии́л+ 37 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 38 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 39 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 40 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 41 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Суришаддай улы Шәлумиилнең+ бүләге булды.
42 Алтынчы көнне Гәд улларының башлыгы Дәи́л улы Ильяса́ф+ 43 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 44 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 45 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 46 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 47 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Дәил улы Ильясафның+ бүләге булды.
48 Җиденче көнне Ифраи́м улларының башлыгы Амиһү́д улы Илишама́+ 49 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 50 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 51 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 52 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 53 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Амиһүд улы Илишаманың+ бүләге булды.
54 Сигезенче көнне Манашше́ улларының башлыгы Фәдхәсу́р улы Гамәлии́л+ 55 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 56 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 57 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 58 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 59 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Фәдхәсур улы Гамәлиилнең+ бүләге булды.
60 Тугызынчы көнне Биньями́н улларының башлыгы+ Гыйдәни́ улы Абида́н+ 61 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 62 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 63 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 64 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 65 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Гыйдәни улы Абиданның+ бүләге булды.
66 Унынчы көнне Дан улларының башлыгы Амишадда́й улы Әхиязә́р+ 67 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 68 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 69 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 70 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 71 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Амишаддай улы Әхиязәрнең+ бүләге булды.
72 Унберенче көнне Әши́р улларының башлыгы Өхрә́н улы Фагы́йл+ 73 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 74 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 75 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 76 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 77 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Өхрән улы Фагыйлның+ бүләге булды.
78 Уникенче көнне Нәфтәли́ улларының башлыгы Ина́н улы Ахира́+ 79 үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 80 тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 81 яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 82 гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 83 һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Инан улы Ахираның+ бүләге булды.
84 Мәзбәх багышланганда,+ ул майланган вакытта, Исраи́л башлыклары китергән бүләкләр мондый булды: 12 зур көмеш тәлинкә, 12 көмеш табак, 12 алтын касә;+ 85 һәр зур көмеш тәлинкәнең авырлыгы 130 шәкыл һәм һәр көмеш табакның авырлыгы 70 шәкыл иде, бу көмеш савытларның авырлыгы изге урынның шәкыле+ белән 2 400 шәкыл булды; 86 фимиам тулы 12 алтын касәнең һәрберсе изге урынның шәкыле белән 10 шәкыл иде, бу алтын касәләрнең авырлыгы 120 шәкыл булды. 87 Яндыру корбаны китерер өчен 12 үгез, 12 сарык тәкәсе, бер яшьлек 12 сарык тәкәсе һәм алар белән бергә икмәк бүләкләре, шулай ук гөнаһ йолу корбаны китерер өчен 12 яшь кәҗә булды; 88 татулык корбаны итеп китереләсе хайваннар: 24 үгез, 60 сарык тәкәсе, 60 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 60 сарык тәкәсе. Болар — мәзбәх багышланганда,+ ул майланганнан соң+ китерелгән бүләкләр.
89 Муса, очрашу чатырына Аллаһы* белән сөйләшергә кергәндә,+ шаһитлек сандыгының капкачы өстеннән,+ ике керубим арасыннан,+ үзенә эндәшүче тавышны ишетә иде. Һәм Аллаһы аның белән сөйләшә иде.
8 Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Һарунга әйт: „Син шәмдәлнең яктырткычларын яндырганда, бу җиде яктырткыч аның алдындагы урынны яктыртсын“».+ 3 Һарун шулай эшләде дә: ул, нәкъ Йәһвә Мусага әмер биргәнчә, шәмдәлнең яктырткычларын шәмдәл+ алдындагы урынны яктыртсыннар өчен яндырды. 4 Шәмдәл болай эшләнгән иде: ул алтыннан чүкеп ясалган, кәүсәсеннән алып чәчәкләренә кадәр чүкеп ясалган иде.+ Шәмдәл Йәһвәнең Мусага күрсәткән күренеше буенча эшләнгән иде.+
5 Йәһвә Мусага кабат болай дип әйтте: 6 «Исраиллеләр арасыннан ле́вилеләрне алып, аларны чистарт.+ 7 Аларны болай итеп чистарт: аларга гөнаһтан чистартучы су бөрке, һәм алар тәннәрендәге бөтен чәч-йонын кырырга, киемнәрен юарга һәм чистарынырга тиеш.+ 8 Аннары алар яшь үгез+ һәм аның белән бергә икмәк бүләге+ — май кушылган иң яхшы он алсын, ә син гөнаһ йолу корбаны+ итеп икенче яшь үгезне ал. 9 Ле́вилеләрне очрашу чатыры алдына алып кил һәм исраиллеләрнең бөтен җәмгыятен җый.+ 10 Син ле́вилеләрне Йәһвә алдына китергәч, исраиллеләр алар өстенә кулларын куйсын.+ 11 Һәм Һарун Йәһвә алдында ле́вилеләрне исраиллеләрнең селкетү бүләге+ итеп китерергә* тиеш, һәм алар Йәһвәгә хезмәтләрен үтәсеннәр.+
12 Аннары ле́вилеләр кулларын үгезләрнең башларына куйсын+ һәм, үзләрен йолып алыр өчен,+ берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп Йәһвәгә китерсен. 13 Аннары ле́вилеләрне Һарун белән аның уллары алдына бастыр һәм аларны Йәһвәгә селкетү бүләге итеп китер. 14 Син ле́вилеләрне исраиллеләрдән аерып куярга тиеш, ле́вилеләр минеке булсын.+ 15 Шуннан соң ле́вилеләр очрашу чатыры янында хезмәт итә башласын. Менә шулай итеп син аларны чистартырга һәм селкетү бүләге итеп китерергә тиеш. 16 Чөнки алар исраиллеләр арасыннан миңа бирелә. Мин аларны үземә исраиллеләрнең бөтен беренче балалары урынына алам.+ 17 Чөнки исраиллеләрнең һәр беренче баласы — кеше баласы да, хайванныкы да — минеке.+ Мин аларны үземә Мисыр җирендә һәр беренче баланы үтергән көнне изгеләндердем.+ 18 Мин ле́вилеләрне исраиллеләрнең бөтен беренче балалары урынына алам. 19 Мин исраиллеләр арасыннан ле́вилеләрне Һарун белән аның улларына бирәм. Исраиллеләр изге урынга якынлашып гөнаһ кылмасын өчен һәм шулай итеп берәр бәлагә дучар булмасын өчен,+ ле́вилеләр очрашу чатыры янында исраиллеләр хакына хезмәтләрен үтәсен+ һәм аларны йолып алсын».
20 Муса, Һарун һәм исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте ле́вилеләр белән шулай эшләде дә. Йәһвә Мусага ле́вилеләр белән нәрсә эшләргә кушкан булса, исраиллеләр алар белән шуны эшләде. 21 Ле́вилеләр үзләрен сафландырып, киемнәрен юганнан соң,+ Һарун аларны Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп китерде.+ Аннары ул аларны, чистартыр өчен, йолып алды.+ 22 Шуннан соң ле́вилеләр очрашу чатыры янында Һарун һәм аның уллары алдында үз хезмәтләрен үти башлады. Йәһвә Мусага ле́вилеләр турында ни кушкан булса, алар шуны эшләде.
23 Йәһвә Мусага болай диде: 24 «Ле́вилеләр турында күрсәтмә мондый: 25 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ле́виле очрашу чатырында хезмәт итүчеләр белән бергә хезмәт итсен. 25 Ләкин 50 яшь тулгач, ул хезмәт итүдән туктасын һәм бүтән хезмәт итмәсен. 26 Ул очрашу чатырында үз бурычларын үтәгән кардәшләренә ярдәм итә ала, ләкин анда хезмәт үтәмәсен. Менә шулай итеп син ле́вилеләрне һәм аларның хезмәтләрен оештырырга тиеш».+
9 Исраиллеләрнең Мисыр җиреннән чыгуының икенче елында, беренче айда+ Йәһвә Синай чүлендә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләр билгеләнгән вакытта+ Паса́х корбанын+ әзерләсен. 3 Сез аны бу айның 14 нче көнендә кичке эңгер-меңгердә,* билгеләнгән вакытта әзерләгез. Аны бөтен кагыйдәләре һәм урнаштырылган тәртибе буенча әзерләгез».+
4 Муса исраиллеләргә Пасах корбанын әзерләргә кушты. 5 Шунда алар беренче айның 14 нче көнендә эңгер-меңгер вакытта* Синай чүлендә Пасах корбанын әзерләде. Исраиллеләр Йәһвә Мусага кушканнарның барысын эшләде.
6 Кайберәүләр, мәеткә кагылудан* нәҗес булганга,+ ул көнне Пасах корбанын әзерли алмады. Шуңа күрә алар ул көнне Муса һәм Һарун янына килеп,+ 7 аңа болай диделәр: «Без мәеткә кагылганга* нәҗес. Шулай да ни өчен без башка исраиллеләр белән бергә Йәһвәгә билгеләнгән вакытта корбан китерми калырга тиеш?»+ 8 Моңа Муса болай диде: «Шунда көтеп торыгыз, ә мин Йәһвәнең сезнең турында нәрсә әйтәсен белермен».+
9 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: 10 «Исраиллеләргә әйт: „Сезнең арагыздан яки булачак токымнарыгыздан берәр кеше мәеткә кагылудан* нәҗес булып китсә+ я ерак сәяхәткә киткән булса, ул барыбер Йәһвәгә Пасах корбанын әзерләргә тиеш. 11 Алар аны икенче айның+ 14 нче көнендә, эңгер-меңгер вакытта* әзерләсен. Алар аны төче икмәк һәм ачы үләннәр белән бергә ашасын.+ 12 Аның бернәрсәсен дә иртәнгә кадәр калдырмасын+ һәм бер сөяген дә сындырмасын,+ аны Пасах турындагы бар кагыйдәләр буенча әзерләсен. 13 Әмма кеше саф булса һәм юлда булмаса, ә Пасах корбанын әзерләмәсә, ул кеше* үз халкыннан юк ителергә тиеш,+ чөнки ул Йәһвәгә билгеләнгән вакытта корбан китермәде. Ул кеше үз гөнаһы өчен җавап бирсен.
14 Әгәр берәр килмешәк сезнең белән яшәсә, ул да Йәһвәгә Пасах корбанын әзерләсен.+ Ул моны Пасах кагыйдәсе һәм урнаштырылган тәртибе буенча эшләсен.+ Сезнең өчен дә, килмешәк өчен дә бер кагыйдә булсын“».+
15 Изге чатыр урнаштырылган көнне+ аны, шаһитлек чатырын, болыт каплады, ә кичен ут сыман нәрсә пәйда булып, чатыр өстендә иртәнгә кадәр калды.+ 16 Шулай итеп, көндез аны болыт, ә кичен ут күренеше каплый торган булды.+ 17 Болыт чатырдан күтәрелү белән үк, исраиллеләр юлга кузгалды,+ ә болыт тукталган урында алар чатырларын корды.+ 18 Йәһвәнең кушуы буенча исраиллеләр юлга чыкты һәм Йәһвәнең кушуы буенча туктап, чатырларын корды.+ Болыт чатыр өстендә булганда, алар тукталу урынында калды. 19 Болыт чатыр өстендә күп көннәр торганда, исраиллеләр, Йәһвәгә буйсынып, юлга чыкмады.+ 20 Кайвакыт болыт чатыр өстендә берничә көн торды. Йәһвәнең кушуы буенча алар тукталу урынында калды, һәм Йәһвәнең кушуы буенча алар юлга кузгалды. 21 Кайчак болыт чатыр өстендә кичтән алып иртәнгә кадәр генә калды, һәм иртән болыт күтәрелгәч, алар кузгалды. Болыт кайчан гына күтәрелмәсен — көндезме я төнләме — алар юлга чыкты.+ 22 Болыт чатыр өстендә күпме торса — ике көнме, бер аймы я озагракмы — исраиллеләр шул кадәр тукталу урынында калды һәм юлга чыкмады. Ә ул күтәрелгәч, алар юлга кузгалды. 23 Йәһвәнең кушуы буенча алар туктап, чатырларын корды, һәм Йәһвәнең кушуы буенча алар юлга чыкты. Алар Йәһвәнең Муса аша биргән боерыгын үтәп, Йәһвәгә буйсынды.
10 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Үзеңә ике быргы+ яса. Алар көмештән чүкеп ясалган булсын. Быргыларны җәмгыятьне җыярга һәм чатырларны сүтәргә кирәк булганда кычкырт. 3 Алар икесе дә кычкыртылганда, бөтен җәмгыять синең яныңа очрашу чатырының керү урыны янына җыелсын.+ 4 Ә берсе генә кычкыртылса, башлыклар гына — Исраи́л меңнәренең башлары гына — синең янга җыелсын.+
5 Быргы өзек-өзек кычкыртылганда, изге чатырның көнчыгыш ягында тукталган кабиләләр+ юлга чыксын. 6 Быргы икенче мәртәбә өзек-өзек кычкыртылганда, көньякта тукталган кабиләләр+ юлга чыксын. Төркемнәрнең һәрберсе юлга чыгарга тиеш булганда, быргы шулай итеп кычкыртылсын.
7 Җыелыш җыйганда да, быргылар кычкыртыгыз,+ ләкин өзек-өзек итеп түгел. 8 Быргыларны Һарунның уллары — руханилар кычкыртсын.+ Бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә.
9 Үзегезнең җирегездә сезне йончытып бетергән җәберләүчегә каршы сугышка чыгарга җыенсагыз, халыкны сугышка чакырып быргы кычкыртыгыз,+ һәм Аллаһыгыз Йәһвә, үзе сезне искә төшереп, дошманнарыгыздан коткарыр.
10 Шулай ук шатлыклы көннәрегездә+ — бәйрәмнәрегездә+ һәм ай башларында — яндыру корбаннарыгыз+ һәм татулык корбаннарыгыз+ янында быргы кычкыртыгыз. Бу — Аллаһыгызга сезнең турында искә төшереп торачак. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә».+
11 Икенче елда, икенче айның 20 нче көнендә+ болыт шаһитлек чатыры өстеннән күтәрелде.+ 12 Шунда исраиллеләр, үзләре өчен урнаштырылган тәртип буенча,+ Синай чүленнән киттеләр һәм болыт Пара́н чүлендә+ тукталганчы бардылар. 13 Шулай итеп алар Йәһвә Муса аша биргән тәртип буенча беренче мәртәбә юлга чыкты.+
14 Беренче булып үз гаскәрләре белән Яһүд улларының өч кабиләдән торган төркеме юлга чыкты. Бу төркемнең башында Аминада́б улы Наһшу́н+ булды. 15 Иссаха́р кабиләсенең гаскәре башында Суа́р улы Нитани́л+ булды. 16 Зәбулу́н кабиләсенең гаскәре башында Хилу́н улы Илиа́б+ булды.
17 Изге чатыр сүтелеп беткәч,+ аны күчереп йөрткән Гирсә́н уллары+ һәм Мерари́ уллары+ юлга чыкты.
18 Аннары үз гаскәрләре белән Рубинның өч кабиләдән торган төркеме юлга чыкты. Бу төркемнең башында Шеду́р улы Илису́р+ булды. 19 Шимо́н кабиләсенең гаскәре башында Суришадда́й улы Шәлумии́л+ булды. 20 Гәд кабиләсенең гаскәре башында Дәи́л улы Ильяса́ф+ булды.
21 Аннан соң изге урынның әйберләрен күчереп йөрткән коһатлылар+ юлга чыкты. Аларның килеп җитүенә изге чатыр инде корып куелырга тиеш иде.
22 Шуннан соң үз гаскәрләре белән Ифраимның өч кабиләдән торган төркеме юлга чыкты. Бу төркемнең башында Амиһү́д улы Илишама+ булды. 23 Манашше́ кабиләсенең гаскәре башында Фәдхәсу́р улы Гамәлии́л+ булды. 24 Биньями́н кабиләсенең гаскәре башында Гыйдәни́ улы Абида́н+ булды.
25 Аннары үз гаскәрләре белән Данның өч кабиләдән торган төркеме юлга чыкты. Бу төркемнең башында Амишадда́й улы Әхиязә́р+ булды. 26 Әши́р кабиләсенең гаскәре башында Өхрә́н улы Фагы́йл+ булды. 27 Нәфтәли́ кабиләсенең гаскәре башында Ина́н улы Ахира+ булды. 28 Исраиллеләр һәм аларның гаскәрләре, юлга чыкканда, менә шундый тәртип буенча кузгалды.+
29 Муса үзенең каенатасына — мидьянлы Руилнең*+ улы Хобабка болай диде: «Йәһвә: „Мин сезгә җир бирәм“,— диде.+ Без, шул җиргә барырга дип, юлга чыгабыз. Әйдә безнең белән,+ без сиңа игелекле булырбыз, чөнки Йәһвә Исраилне фатихаларга вәгъдә итте».+ 30 Ләкин каенатасы аңа: «Юк, бармыйм. Мин үз илемә һәм үз туганнарым янына кайтам»,— дип әйтте. 31 Моңа Муса болай диде: «Безне ташлама инде, чөнки син чүлдә кайда тукталырга икәнен беләсең, син безгә юл күрсәтерсең.* 32 Син безнең белән барсаң,+ Йәһвә безгә кылган һәр яхшылыкны без, һичшиксез, сиңа да кылырбыз».
33 Алар Йәһвәнең тавы+ яныннан китеп, өч көнлек юлга чыкты, һәм Йәһвәнең килешүе сандыгы,+ аларга тукталу урыны эзләп, алар алдында өч көн барды.+ 34 Алар тукталу урыныннан киткәч, Йәһвәнең болыты+ көне буе алар өстендә булды.
35 Ле́вилеләр килешү сандыгын күтәреп, юлга чыккан саен, Муса: «И Йәһвә, күтәрел!+ Синең дошманнарың таралсын һәм сине нәфрәт итүчеләр алдыңнан качсын»,— дип әйтә иде. 36 Һәм килешү сандыгы тукталганда, ул: «И Йәһвә, Исраилнең бихисап меңнәренә+ кайт»,— дип әйтә торган булды.
11 Халык Йәһвә алдында бик нык зарлана башлады. Йәһвә моны ишеткәч, аның ачуы кабарды, һәм Йәһвәдән ут чыгып, тукталу урынының чикләрендә кайберәүләрне йота башлады. 2 Халык Мусаны ярдәмгә чакыргач, ул Йәһвәгә ялварды,+ һәм ут сүнде. 3 Шуңа күрә бу урынга Табира́* дигән исем бирелде, чөнки анда аларга каршы Йәһвәдән ут чыкты.+
4 Аннары алар арасындагы башка халык кешеләре+ үзләренең комсыз теләкләрен белдерә башлады,+ һәм исраиллеләр дә: «Кем безгә ашарга ит бирер? — диеп, кабат еларга тотынды+.— 5 Без Мисырда бушлай ашаган балыкны, шулай ук кыяр, карбыз, суганнарны һәм сарымсакны шулкадәр сагынабыз!+ 6 Ә хәзер без хәлсезләнә барабыз. Шушы ма́ннадан башка берни дә күрмибез».+
7 Ә ма́нна+ исә вак кына ак орлык кебек иде+ һәм төсе белән хуш исле сумалага охшаш иде. 8 Халык, таралып, аны җыйды һәм кул тегермәнендә тарттырды я киледә* төйде. Аннары алар аны казаннарда пешерде я аннан түгәрәк икмәкләр ясады.+ Ул тәме белән майланган баллы көлчәне хәтерләтә иде. 9 Төнлә тукталу урынына чык төшкәндә, ма́нна да төшә иде.+
10 Муса халыкның, һәр гаиләнең, һәр кешенең үз чатырының керү урыны янында елавын ишетте. Шунда Йәһвәнең бик нык ачуы чыкты,+ Мусага да бу бер дә ошамады. 11 Муса Йәһвәгә болай диде: «Ник син үз хезмәтчеңне газаплыйсың? Нигә өстемә бөтен бу халыкның йөген саласың?+ Нәрсә эшләгәнем өчен син миннән канәгать түгелсең? 12 Әллә мин бөтен бу халыкны карынымда йөрттемме? Әллә аларны мин тудырдыммы? Син миңа аларны үзең ата-бабаларына бирергә ант иткән җиргә „куеныңда хезмәтче* үз имчәк баласын йөрткән кебек алып бар“ дисең.+ 13 Бөтен бу халыкка ашарга итне мин кайдан алыйм? Алар бит минем алдымда: „Безгә ашарга ит бир!“ — диеп елап торалар. 14 Бөтен бу халыкны мин үзем генә алып бара алмыйм. Бу минем өчен бик авыр.+ 15 Моннан ары да шулай булып торса, зинһар, хәзер үк мине үтер.+ Әгәр мине хуп күрсәң, мине бүтән интектермә».
16 Йәһвә Мусага болай дип җавап бирде: «Исраилнең өлкәннәреннән 70 ир-атны — сиңа халыкның башлыклары һәм өлкәннәре буларак билгеле булган ир-атларны сайла.+ Аларны очрашу чатыры янына алып килеп, анда бергәләп басыгыз. 17 Мин төшеп,+ шунда синең белән сөйләшермен+ һәм синдәге рухның берникадәрен алып,+ аларга иңдерермен. Алар сиңа халыкның йөген йөртүдә ярдәм итәр, сиңа инде аны берүзеңә йөртергә туры килмәс.+ 18 Халыкка болай дип әйт: „Иртәгесе көнгә үзегезне изгеләндерегез,+ чөнки сез, һичшиксез, ит ашарсыз. Сез бит: „Кем безгә ашарга ит бирер? Безгә Мисырда яхшырак булган иде“+,— диеп, Йәһвә ишетерлек итеп еладыгыз.+ Йәһвә, һичшиксез, сезгә ит бирер, һәм сез аны ашарсыз.+ 19 Сез аны бер көн түгел, 2 көн дә түгел, 5 көн дә түгел, 10 көн дә түгел, 20 көн дә түгел, 20 ә ай буе, ул сезнең борын тишекләрегездән чыкканчы һәм сезнең өчен җирәнгеч булып киткәнче ашарсыз,+ чөнки сез үз арагыздагы Йәһвәне кире кактыгыз һәм: „Ник без Мисырдан чыктык?“ — диеп, аның алдында еладыгыз“».+
21 Шунда Муса болай дип әйтте: «Минем тирәдәге халыкта 600 000 җәяүле ир-ат+ бар, ә син: „Аларга ит бирермен, һәм алар аны ай буе туйганчы ашарлар“,— дисең! 22 Әгәр без бөтен эре һәм вак терлекне суйсак та, алар өчен бу җитәрлек булырмы? Я диңгездәге бар балыкны тотсак та, аларга бу җитәрме?»
23 Шунда Йәһвә Мусага: «Йәһвәнең кулы кыскамы әллә?+ Мин әйткәнчә булырмы, юкмы икәнен үзең күрерсең»,— диде.
24 Муса чыгып, Йәһвәнең сүзләрен халыкка җиткерде. Аннары ул халык өлкәннәреннән 70 ир-атны сайлап, аларны чатыр тирәли бастырды.+ 25 Шунда Йәһвә болытта төшеп,+ аның белән сөйләште+ һәм аңарда булган рухның берникадәрен алып,+ 70 өлкәннең һәрберсенә иңдерде. Рух аларга иңү белән алар үзләрен пәйгамбәрләр кебек тота* башлады,+ әмма бу бүтән кабатланмады.
26 Шушы ир-атларның икесе һаман да тукталу урынында иде. Аларның исемнәре Илда́д һәм Мида́д иде. Чатыр янына килмәсәләр дә, аларга да рух иңде, чөнки алар исемлеккә кертелгән иде. Һәм алар тукталу урынында үзләрен пәйгамбәрләр кебек тота башлады. 27 Бер егет йөгереп килеп, Мусага: «Илдад белән Мидад тукталу урынында үзләрен пәйгамбәрләр кебек тоталар!» — дип хәбәр итте. 28 Шунда яшьтән үк Мусага хезмәт итүче Нун улы Йошуа́:+ «Хуҗам Муса, аларны туктат!»+ — диде. 29 Ә Муса аңа: «Син минем өчен борчыласыңмы? Кирәкми, мин Йәһвәнең бөтен халкының пәйгамбәрләр булуын һәм Йәһвәнең үз рухын аларга иңдерүен теләр идем!» — дип җавап бирде. 30 Соңрак Муса Исраилнең өлкәннәре белән бергә тукталу урынына кайтты.
31 Аннары Йәһвәдән җил чыгып, диңгездән бытбылдыклар алып килә башлады һәм аларны тукталу урыны тирәли — бер яктан бер көнлек юл чамасы арага һәм икенче яктан бер көнлек юл чамасы арага — бөтен тукталу урыны тирәли төшертте.+ Алар җирдән якынча ике терсәк* биеклектәге арада булдылар. 32 Халык шул көнне, көне буе һәм төне буе, һәм икенче көнне көне буе, йокларга ятмыйча, бытбылдыклар җыйды. Беркем дә ун хомердан* азрак җыймады, һәм алар бытбылдыкларны үзләре өчен тукталу урыны тирәли таратып салды. 33 Ләкин алар бу итне ашап бетергәнче, халыкка Йәһвәнең ачуы кабарды, һәм Йәһвә халыкны күпләп һәлак итә башлады.+
34 Шуңа күрә алар бу урынга Кыйбру́т-һатава́*+ дигән исем бирделәр, чөнки анда комсыз теләкләр белдергән+ кешеләрне җирләделәр. 35 Кыйбрут-һатавадан халык Хасирутка китте һәм Хасирутта калды.+
12 Муса үзенә Куш җиреннән хатын алган иде,+ шул сәбәптән Мириа́м белән Һарун Мусадан зарлана башлады. 2 Алар: «Йәһвә Муса аркылы гына сөйлиме? Ул безнең аша да сөйләмимени?»+ — дип әйтә иделәр. Ә Йәһвә тыңлап торды.+ 3 Муса җир йөзендәге бар кешеләрнең иң юашы*+ иде.
4 Кинәт Йәһвә Мусага һәм Һарун белән Мириамга: «Өчегез дә очрашу чатыры янына килегез»,— диде. Алар өчесе дә килде. 5 Йәһвә болыт баганасында төшеп,+ чатырның керү урыны янына басты һәм Һарун белән Мириамны чакырды. Алар икесе дә алга чыкты. 6 Шунда ул болай диде: «Минем сүзләремне тыңлагызчы. Әгәр сезнең арада Йәһвәнең пәйгамбәре булса, мин аңа кем икәнемне күренештә ачам+ һәм аның белән төшендә сөйләшәм.+ 7 Ә хезмәтчем Муса белән мин бөтенләй башкача эш итәм! Мин аңа бөтен йортымны ышанып тапшырдым.*+ 8 Мин аның белән йөзгә-йөз,*+ табышмаклар кулланып түгел, ә ачык итеп сөйләшәм. Һәм ул Йәһвәнең чагылышын күрә. Ничек сез минем хезмәтчемнән, Мусадан зарланырга курыкмадыгыз?»
9 Шунда аларга Йәһвәнең ачуы купты, һәм ул алардан китеп барды. 10 Болыт чатыр өстеннән китте, һәм, менә, Мириамны кардай ак махау каплады.+ Шунда Һарун Мириамга таба борылды һәм аны махау каплаганын күрде.+ 11 Һарун шунда ук Мусага болай диде: «Үтенәм, хуҗам! Зинһар, бу гөнаһ өчен безне хөкем итмә! Без акылсыз эш иттек. 12 Зинһар, Мириам мәет кебек, туганда ук тәне яртылаш череп таркалган мәет кебек булып калмасын иде!» 13 Һәм Муса Йәһвәгә: «И Аллаһым, аны савыктырчы! Зинһар!» — дип ялвара башлады.+
14 Йәһвә Мусага болай дип җавап бирде: «Әгәр атасы аның битенә төкерсә, ул җиде көн кимсетелгән булмас идеме? Аны аерып куегыз, ул җиде көн тукталу урыныннан читтә яшәсен+ һәм шуннан соң гына кайтсын». 15 Мириам җиде көн тукталу урыныннан читтә яшәде,+ һәм халык Мириам кайтканчы чатырларын җыймады. 16 Аннары халык Хасируттан+ китте һәм Пара́н чүлендә+ чатырларын корды.
13 Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Мин исраиллеләргә бирәчәк Кәнга́н җирен карап* кайтыр өчен кешеләр җибәр. Һәр кабиләдән берәр кеше җибәр, аларның һәрберсе үз кабиләсендә башлык+ булсын».+
3 Шунда Муса, Йәһвәнең боерыгы буенча, аларны Пара́н чүленнән+ озатты. Барлык бу кешеләр исраиллеләрнең башлыклары иде. 4 Менә аларның исемнәре: Руби́н кабиләсеннән Заку́р улы Шаммуа́, 5 Шимо́н кабиләсеннән Хори́ улы Шафа́т, 6 Яһүд кабиләсеннән Йәфуни́ улы Кәле́б,+ 7 Иссаха́р кабиләсеннән Йосыф улы Игә́л, 8 Ифраи́м кабиләсеннән Нун улы Һоша́й,+ 9 Биньями́н кабиләсеннән Рафу́ улы Палты́й, 10 Зәбулу́н кабиләсеннән Сады́й улы Гәддие́л, 11 Йосыф+ кабиләсеннән Манашше́+ кабиләсе өчен Суса́й улы Гәдди́, 12 Дан кабиләсеннән Гыймалның улы Амаи́л, 13 Әши́р кабиләсеннән Микаи́л улы Ситу́р, 14 Нәфтәли́ кабиләсеннән Вуфси́ улы Нахби́, 15 Гәд кабиләсеннән Махи́ улы Гәве́л. 16 Болар — Муса ул җирне карап чыгарга җибәргән кешеләр. Шунда Муса Нун улы Һошайга Йошуа́*+ дигән исем кушты.
17 Муса, аларны Кәнган җирен карап чыгарга җибәргәндә, болай диде: «Нәгебкә барыгыз, ә аннары таулы җиргә менегез.+ 18 Ул җирнең нинди икәнен, анда яшәгән халыкның көчлеме, юкмы, азмы я күпме икәнен карап кайтыгыз.+ 19 Шулай ук ул җирнең яхшымы, начармы, алар яшәгән шәһәрләрнең диварсызмы я ныгытылганмы икәнен ачыклагыз. 20 Шулай ук ул җирнең уңдырышлымы, юкмы,+ анда агачлар үсәме, юкмы икәнен белегез. Кыю булыгыз+ һәм ул җирнең кайбер җимешләрен алып кайтыгыз». Ул чакта йөзем өлгерә башлаган иде.+
21 Шунда алар китеп, ул җирне Сыйн чүленнән+ алып Лебо́-хамат*+ янындагы Рәхубка+ кадәр карап чыкты. 22 Алар, Нәгебне үткәч, Ахима́н, Шишә́й һәм Талма́й+ — анаклылар+ яшәгән Хебрунга+ килделәр. Хебру́н Мисырдагы Суа́н шәһәреннән җиде ел элегрәк төзелгән булган. 23 Эшкү́л үзәненә*+ килгәч, алар анда ботагы белән бер тәлгәш йөземне кисеп алды. Аны таякка элеп, ике ир-атка күтәреп барырга туры килде. Алар шулай ук анарлар белән инҗирләрне дә алды.+ 24 Бу урын, исраиллеләр анда йөзем тәлгәше кисеп алганга, Эшкүл* үзәне*+ дип аталды.
25 Алар җирне карап, 40 көннән+ соң әйләнеп кайтты. 26 Шулай итеп, алар Муса, Һарун һәм исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте янына Паран чүленә, Кадышка+ кире кайтты. Алар бөтен җәмгыятькә ул җир турында хәбәр китерде һәм аларга аннан алып кайткан җимешләрне күрсәтте. 27 Алар Мусага мондый хәбәр китерде: «Без син җибәргән җиргә бардык, анда чыннан да сөт белән бал ага+ һәм менә аның җимешләре.+ 28 Әмма ул җирдә яшәүче халык көчле, һәм андагы ныгытылган шәһәрләр бик зур. Без шулай ук анда анаклыларны да күрдек.+ 29 Нәгебтә+ амаликлылар+ яши, таулы җирдә хитлеләр, йәвүслеләр,+ аморлылар,+ ә диңгез кырыенда+ һәм Үрдүн буйлап кәнганлылар+ яши».
30 Шунда Кәлеб Муса алдында торган халыкны тынычландырырга тырышып: «Хәзер үк барыйк, без, һичшиксез, аңа ия булырбыз, чөнки без аны яулый алачакбыз»,— диде.+ 31 Ләкин аның белән барган кешеләр: «Без ул халыкка каршы бара алмыйбыз, чөнки алар бездән көчлерәк»+,— диде. 32 Һәм алар исраиллеләргә үзләре карап кайткан җир турында начарны сөйләде.+ Алар болай диде: «Без карап кайткан җир — үзендә яшәүчеләрне йота торган җир. Без анда күргән бөтен кешеләр бик зур.+ 33 Анда без әзмәверләрне* — Ана́к улларын+ — әзмәверләр токымнарын күрдек. Алар белән чагыштырганда без үзебезне чикерткә кебек кенә хис иттек, аларга да без шулай кечкенә булып күрендек».
14 Шунда бөтен җәмгыять кычкырып еларга тотынды. Халык төне буе үкереп елады.+ 2 Бөтен исраиллеләр Муса белән Һаруннан зарлана башлады.+ Бөтен җәмгыять болай диде: «Их, әгәр дә без Мисыр җирендә я бу чүлдә үлгән булсак иде! 3 Йәһвә безне ул җиргә кылыч белән үтерер өчен алып барамы?+ Хатыннарыбыз һәм балаларыбыз дошман кулына эләгә бит.+ Мисырга кайту безнең өчен яхшырак түгелме?»+ 4 Алар хәтта бер-берсенә: «Әйдәгез, үзебезгә җитәкче сайлыйк та Мисырга кайтыйк!»+ — диешә башлады.
5 Моны ишетеп, Муса белән Һарун исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте алдында җиргә йөзтүбән капланды. 6 Ул җирне карап кайткан кешеләр арасында булган Нун улы Йошуа́+ һәм Йәфуни́ улы Кәле́б+ үз киемнәрен ертып, 7 исраиллеләрнең бөтен җыелышына әйтте: «Без тикшереп чыккан җир бик тә, бик тә яхшы җир.+ 8 Әгәр Йәһвә безне хуп күрсә, ул, һичшиксез, безне шул җиргә алып барыр һәм аны, сөт белән бал аккан җирне, безгә бирер.+ 9 Йәһвәгә каршы баш күтәрмәгез һәм ул җирнең халкыннан курыкмагыз,+ чөнки без аларны юк итәрбез.* Аларның яклаучысы юк, ә безнең белән Йәһвә.+ Алардан курыкмагыз».
10 Әмма бөтен җәмгыять аларны ташлар атып үтерү турында әйтә башлады.+ Шунда очрашу чатыры өстендә бөтен Исраи́л халкына Йәһвәнең даны күренде.+
11 Йәһвә Мусага болай диде: «Кайчанга хәтле бу халык миңа хөрмәт күрсәтмәс+ һәм, арасында шул кадәр галәмәтләр эшләсәм дә, миңа иман итмәс?+ 12 Мин аларны үләт җибәреп юк итәрмен, ә синнән аларга караганда бөегрәк һәм көчлерәк халык булдырырмын».+
13 Әмма Муса Йәһвәгә болай диде: «Шулчак мисырлылар нәрсә әйтер? Син бит бу халыкны алар арасыннан үз көчең белән чыгардың. Алар бу халык белән нәрсә эшләгәнеңне ишетеп,+ 14 моның турында шушы җирдә яшәүчеләргә сөйләр. Ә алар синең, Йәһвә, үз халкың арасында булганыңны+ да һәм аларга йөзгә-йөз күренгәнеңне+ дә ишеткән. Алар шулай ук синең Йәһвә икәнеңне, болытың алар өстендә торганын һәм синең алар алдында көндез болыт баганасында, ә төнлә ут баганасында барганыңны белә.+ 15 Син бу халыкның бөтенесен берьюлы үлемгә дучар итсәң, синең даның турында ишеткән халыклар болай дияр: 16 „Йәһвә бу халыкны үзе аларга бирергә ант иткән җиргә алып бара алмады, шуңа күрә аларны чүлдә үтерде“.+ 17 И Йәһвә, бөек көчеңне күрсәтче, чөнки син үзең болай дидең: 18 „Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай,+ хаталарны һәм җинаятьләрне кичерә, ләкин ул гаеплене һич тә җәзасыз калдырмас, аталарның хатасы өчен угылларга, өченче һәм дүртенче буынга кадәр җәза бирер“.+ 19 Бу халыкны син, ул Мисырда булган вакыттан алып хәзергә кадәр кичереп торган кебек, бөек тугры мәхәббәтең буенча кичерче».+
20 Шунда Йәһвә болай диде: «Мин аларны синең сүзеңә карап кичерәм.+ 21 Ләкин, мин тормышым белән ант итәм, бөтен җир Йәһвәнең даны белән тулыр.+ 22 Әмма Мисырда һәм чүлдә мин эшләгән галәмәтләрне һәм минем данымны күргән,+ шулай да мине ун мәртәбә сынаган+ һәм сүзләремне тыңламаган+ кешеләрнең берсе дә 23 мин аталарына ант иткән җирне күрмәячәк. Мине хөрмәт итмәгән шул кешеләрнең берсе дә аны күрмәячәк, юк.+ 24 Ә хезмәтчем Кәлебне,+ рухы белән аерылып торганга һәм миңа бөтен йөрәге белән буйсынганга, мин, һичшиксез, ул карап кайткан җиргә алып барырмын, һәм аның токымнары аңа ия булыр.+ 25 Үзәндә амаликлылар һәм кәнганлылар+ яшиләр, шуңа күрә иртәгә артка борылып, Кызыл диңгезгә алып баручы юл белән чүлгә барыгыз».+
26 Аннары Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: 27 «Күпме бу явыз җәмгыять миннән зарланыр?+ Мин исраиллеләрнең миннән зарланганнарын ишеттем.+ 28 Аларга әйт: „Тормышым белән ант итәм,— дип игълан итә Йәһвә,— мин сезгә нәкъ үзегез әйткәннәрне эшләрмен!+ 29 Мәетләрегез, әйе, сезнең арагыздан исемлеккә кертелгән 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләр — миннән зарланганнарның барысы+ — бу чүлдә калачак.+ 30 Мин сезгә бирергә ант иткән җиргә+ Йәфуни улы Кәлебтән һәм Нун улы Йошуадан башка берегез дә кермәячәк.+
31 Сез дошман кулына эләгәчәк дигән балаларыгызны мин анда алып барырмын,+ һәм алар сез кире каккан җирне+ күрер. 32 Ә сезнең мәетләрегез бу чүлдә ятып калыр. 33 Сезнең улларыгыз чүлдә 40 ел көтүчеләр булыр,+ һәм мәетләрегезнең соңгысы чүлдә ятып калганчы, аларга сезнең тугрылыксыз* эшләрегез өчен җавап бирергә туры килер.+ 34 Сез бу җирне карап чыккан көннәр саны — 40 көн+ буенча, һәр көн өчен бер ел — 40 ел+ гөнаһларыгыз өчен җавап бирәчәксез, шунда сез миңа каршы торуның* нәрсә икәнен белерсез.
35 Моны мин, Йәһвә әйттем. Миңа каршы җыелган бөтен бу явыз җәмгыятькә мин менә нәрсә эшләрмен: алар бу чүлдә һәлак булачак, алар монда үләчәк.+ 36 Муса җирне карап чыгарга җибәргән һәм бу җир турында начар хәбәр белән әйләнеп кайтып+ бөтен җәмгыятьне аңардан зарланырга этәргән кешеләр, 37 әйе, җир турында начар хәбәр алып кайткан кешеләр Йәһвә алдында җәза алып үләр.+ 38 Ә бу җирне карап чыгарга барганнар арасында булган Нун улы Йошуа һәм Йәфуни улы Кәлеб исә, һичшиксез, исән калачак“».+
39 Муса бар бу сүзләрне исраиллеләргә сөйләп биргәч, халык бик нык кайгыра башлады. 40 Һәм иртән иртүк торып, алар: «Без гөнаһ кылдык. Әмма хәзер без Йәһвә әйткән урынга барырга әзербез»,— диеп, тау башына менәргә ыргылды.+ 41 Ләкин Муса әйтте: «Нигә сез Йәһвәнең боерыгына каршы чыгасыз? Сез уңышка ирешмәссез. 42 Анда бармагыз, чөнки Йәһвә сезнең белән түгел. Дошманнарыгыз сезне тар-мар итәчәк.+ 43 Чөнки анда амаликлылар һәм кәнганлылар сезгә каршы чыгачак,+ һәм сез кылычтан үләчәксез. Сез Йәһвәгә буйсынмый башлаганга, Йәһвә сезнең белән булмаячак».+
44 Әмма алар, үзбелдеклеләнеп, тау башына таба киттеләр,+ ләкин Йәһвәнең килешүе сандыгы һәм Муса тукталу урынының уртасыннан кузгалмады.+ 45 Шунда шул тауда яшәгән амаликлылар һәм кәнганлылар төшеп, аларны юк итә-итә, Хормага тикле кудылар.+
15 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Сез мин сезгә яшәр өчен бирәчәк җиргә килгәч,+ 3 һәм Йәһвә хуш* ис сизсен өчен,+ эре һәм вак терлектән Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк китерсәгез — яндыру корбанымы+ ул, я махсус нәзер үтәр өчен корбанмы, я ирекле бүләкме,+ я бәйрәмнәрегез+ вакытындагы бүләкме — 4 үз бүләген китерүче кеше шулай ук Йәһвәгә икмәк бүләге итеп ефаның уннан бер өлеше күләмендә* иң яхшы онны+ хинның* дүрттән бер өлеше күләмендәге май белән бутап китерергә тиеш. 5 Шулай ук яндыру корбаны+ я корбан итеп китереләсе һәр яшь сарык тәкәсе белән бергә шәраб бүләге итеп хинның дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб китерегез. 6 Сарык тәкәсе белән икмәк бүләге итеп ефаның уннан ике өлеше күләмендә иң яхшы онны хинның өчтән бер өлеше күләмендәге май белән бутап китерегез. 7 Һәм шәраб бүләге итеп хинның өчтән бер өлеше күләмендә шәраб китерегез, бу — Йәһвәгә хуш исле бүләк.
8 Ә Йәһвәгә яндыру корбаны+ итеп, махсус нәзер үтәр өчен корбан+ я татулык корбаны+ итеп үгез китерсәгез, 9 сез шулай ук үгез белән бергә икмәк бүләге+ итеп ефаның уннан өч өлеше күләмендә иң яхшы онны ярты хин май белән бутап китерегез. 10 Шулай ук шәраб бүләге+ итеп ярты хин шәраб китерегез, бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле бүләк. 11 Һәр үгез, һәр сарык тәкәсе, һәр яшь сарык тәкәсе һәм кәҗә тәкәсе китерелгәндә, шулай эшләргә кирәк. 12 Корбан ителәсе малның саны күпме генә булмасын, һәрберсе китерелгәндә шулай эшләгез. 13 Һәр җирле исраилле утта яндырыла торган бүләкне шулай итеп китерсен. Бу — Йәһвә өчен хуш исле бүләк.
14 Әгәр сезнең белән яшәүче берәр чит ил кешесе я арагызда күп буыннар дәвамында яшәгән берәү шулай ук Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле бүләк китерсә, ул сез эшләгән кебек эшләсен.+ 15 Сезнең өчен, ягъни җыелышны тәшкил итүчеләр өчен, һәм сезнең белән яшәүче чит ил кешесе өчен бер кагыйдә булсын. Бу сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә булыр. Йәһвә алдында килмешәк сезнең кебек үк булсын.+ 16 Сезнең өчен һәм сезнең белән яшәүче чит ил кешесе өчен бер үк канун һәм бер үк хөкем булсын“».
17 Йәһвә, үзенең сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 18 «Исраиллеләргә әйт: „Сез мин алып барган җиргә килеп, 19 ул җирнең икмәген* ашаганда,+ Йәһвәгә бүләк китерегез. 20 Бүләк итеп эре тарттырылган беренче оныгыздан+ боҗрасыман икмәкләр пешереп китерегез. Ындыр табагыннан бүләкне ничек китерсәгез, аларны да шулай китерегез. 21 Эре тарттырылган беренче онның берникадәрен Йәһвәгә бүләк итеп бирегез, буыннан-буынга шулай эшләгез.
22 Әгәр сез хата эшләп, Йәһвә Мусага биргән әмерләрнең берәрсен үтәмәсәгез, 23 ягъни Йәһвә сезгә һәм сезнең токымнарыгызга Муса аша биргән әмерләрне — Йәһвә әмер биргән көннән алып һәм моннан ары да үтәргә кирәк булган әмерләрне үтәмәсәгез, 24 һәм әгәр бу ялгыш эшләнсә һәм җәмгыять моны белмәсә, бөтен җәмгыять яндыру корбаны итеп, Йәһвә хуш ис сизсен өчен, бер яшь үгез һәм гадәттәге тәртип буенча аның белән икмәк бүләге һәм шәраб бүләге,+ шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә китерергә тиеш.+ 25 Рухани исраиллеләрнең бөтен җәмгыятен йолып алсын, һәм алар кичерелер,+ чөнки бу хата булган, һәм алар Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан итеп үз бүләген һәм үз хаталары өчен Йәһвә алдында гөнаһ йолу корбанын китерделәр. 26 Исраилнең бөтен җәмгыяте һәм араларында яшәүче чит ил кешеләре кичерелер, чөнки бөтен халык моны ялгыш эшләде.
27 Әгәр берәр кеше* ялгыш гөнаһ эшләсә, ул гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшьлек кәҗә китерергә тиеш.+ 28 Абайламыйча Йәһвә алдында гөнаһ кылып, хата эшләгән бу кешене* рухани йолып алыр. Гөнаһы йолып алынганнан соң, ул кичерелер.+ 29 Абайламыйча эшләнгән гөнаһларга килгәндә, җирле исраиллеләр өчен һәм арагызда яшәүче чит ил кешеләре өчен бер үк канун булсын.+
30 Ләкин белә торып гөнаһ эшләгән кеше*+ — җирле исраиллеме ул я килмешәкме — Йәһвәне хурлый һәм үз халкыннан юк ителергә тиеш. 31 Йәһвә сүзен санга сукмаганга һәм аның әмерен бозганга, бу кеше* һичшиксез юк ителсен.+ Ул үз гөнаһы өчен җавап бирергә тиеш“».+
32 Исраиллеләр чүлдә булган чакта, алар Шимбә көнне+ утын җыеп йөргән бер кешене күреп алды. 33 Аның утын җыеп йөрүен күргән кешеләр аны Муса белән Һарун һәм бөтен җәмгыять алдына китерде. 34 Аны сак астына алдылар,+ чөнки аның белән нәрсә эшләргә кирәклеге әле төгәл билгеле түгел иде.
35 Йәһвә Мусага: «Бу кеше, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Бөтен җәмгыять аны тукталу урыныннан читтә таш атып үтерсен»+,— диде. 36 Шунда бөтен җәмгыять, нәкъ Йәһвә Мусага кушканча, аны тукталу урыныннан читкә чыгарып, ташлар атып үтерде.
37 Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 38 «Исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп, алар буыннан-буынга үз киемнәренең итәкләренә чуклар ясап, алар өстеннән зәңгәр бау үткәрергә тиеш икәнлеген әйт:+ 39 „Сезнең итәкләрегездә чуклар булырга тиеш. Аларны күргәндә Йәһвәнең бөтен әмерләрен искә төшерегез һәм аларны үтәгез.+ Миңа хыянәт итәргә*+ этәргән йөрәкләрегез һәм күзләрегез теләкләренә иярмәгез. 40 Бу чуклар сезгә бөтен әмерләремне искә төшерергә ярдәм итәчәк, һәм сез аларны үтәп, Аллаһыгыз өчен изге булачаксыз.+ 41 Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. Мин, сезнең Аллаһыгыз булыр өчен, сезне Мисыр җиреннән чыгардым.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“».+
16 Аннары Исһа́р+ улы Кора́х+ (Исһар Коһатның+ улы, ә Коһа́т Ле́винең+ улы иде) һәм Илиабның+ уллары Дата́н белән Абира́м, Фәлитнең улы Өнә́ (Илиа́б белән Фәли́т Рубин+ кабиләсеннән иде) бергә җыелдылар. 2 Алар 250 исраилле — җәмгыятьнең башлыклары, җыелышның сайланган абруйлы ир-атлары белән бергә Мусага каршы күтәрелде. 3 Алар Муса белән Һарунга каршы җыелып,+ аларга болай диде: «Җитте, туйдырдыгыз! Бөтен җәмгыять изге,+ һәм Йәһвә алар арасында.+ Ни өчен сез үзегезне Йәһвәнең җыелышыннан өстен куясыз?»
4 Моны ишетү белән Муса йөзтүбән капланды. 5 Аннары ул Корахка һәм аның яклы кешеләргә болай диде: «Иртән Йәһвә кемнең үзенеке,+ кемнең изге һәм кем Аллаһыга якынлаша ала+ икәнен күрсәтәчәк. Ул кемне сайласа,+ шул аңа якынлаша алыр. 6 Менә нәрсә эшләгез: Корах һәм аның яклы кешеләр,+ ут савытларын алыгыз да+ 7 иртәгә Йәһвә алдында аларга ут һәм фимиам салыгыз. Йәһвә кемне сайласа,+ шул изге. Сез, Ле́ви уллары,+ арттырып җибәрдегез!»
8 Аннары Муса Корахка болай диде: «Ле́ви уллары, тыңлагызчы. 9 Йәһвә чатырындагы хезмәтне үтәр өчен һәм җәмгыять алдында халыкка хезмәт итеп торыр өчен, Исраи́л Аллаһысы сезне Исраил җәмгыятеннән аерып,+ үзенә якынлашырга рөхсәт итте.+ Бу сезгә аз булып тоеламы? 10 Ул бит сезне бөтен кардәшләрегез — Ле́ви уллары белән бергә үзенә якынлаштырды. Сез тагын руханилыкны да алырга тиешме?+ 11 Син һәм синең яклы кешеләр, җыелып, Йәһвәгә каршы чыгасыз. Ә Һарун, аңардан зарланырга, кем соң ул?»+
12 Соңрак Муса Илиабның уллары Датан белән Абирам+ артыннан кеше җибәрде, ләкин алар әйтте: «Без килмибез! 13 Безне, чүлдә үтерер өчен, сөт белән бал аккан җирдән чыгарганың азмыни?+ Җитмәсә, безнең өстән тулы хаким дә булырга телисеңме? 14 Син бит безне сөт белән бал аккан җиргә+ китермәдең һәм безгә мираска кырлар һәм йөзем бакчалары бирмәдең. Әллә син ул кешеләрнең күзләрен чыгармакчы буласыңмы? Без килмибез!»
15 Шунда Муса бик нык ачуланды һәм Йәһвәгә болай диде: «Аларның икмәк бүләген кабул итмә. Мин алардан бер ишәк тә алмадым һәм аларның берсенә дә зыян китермәдем».+
16 Аннары Муса Корахка болай диде: «Иртәгә син һәм синең яклы кешеләр Йәһвә алдына килегез. Син, алар һәм Һарун килсен. 17 Аларның һәрберсе үзенең ут савытын алып, анда фимиам салсын һәм һәрберсе Йәһвә алдына үзенең ут савытын китерсен, барлыгы 250 ут савыты. Син дә, Һарун да — һәрберегез үзегезнең ут савыты белән килегез». 18 Шулай итеп, аларның һәрберсе үзенең ут савытын алып, анда ут һәм фимиам салды да Муса һәм Һарун белән бергә очрашу чатырының керү урыны янына килеп басты. 19 Корах үзе яклы кешеләрне очрашу чатырының керү урыны янына аларга каршы җыйгач,+ бөтен җәмгыятькә Йәһвәнең даны күренде.+
20 Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: 21 «Бу төркемнән аерылыгыз, һәм мин аларны бер мизгелдә юк итәрмен».+ 22 Шунда алар җиргә йөзтүбән капланды һәм: «И Аллаһы, бөтен кешеләргә тормыш бирүче Аллаһы,+ бер кешенең гөнаһы аркасында бөтен җәмгыятькә ачуың кабарырмы?»+ — диделәр.
23 Йәһвә Мусага болай диде: 24 «Җәмгыятькә әйт: „Корах, Датан һәм Абирам+ чатырларыннан читкә китегез!“»
25 Шунда Муса торып, Датан һәм Абирам янына китте, аның белән Исраил өлкәннәре+ дә барды. 26 Ул җәмгыятькә болай диде: «Бу явыз кешеләрнең бөтен гөнаһлары аркасында юк ителмәс өчен, аларның чатырларыннан читкә китегез һәм аларның бернәрсәсенә дә кагылмагыз». 27 Алар Корах, Датан һәм Абирам чатырларыннан шунда ук читкә китте, ә Датан белән Абирам үз чатырларының керү урыны янына үз хатыннары, уллары һәм кечкенә балалары белән чыгып бастылар.
28 Аннары Муса болай диде: «Бөтен бу нәрсәләрне мин үз белдегемнән түгел, ә Йәһвә җибәргәнгә башкарганымны шуннан белерсез: 29 әгәр бу кешеләр бөтен кеше үлгәндәй гадәти үлем белән үлсә һәм җәзалары бөтен кешенеке сыман булса, Йәһвә мине җибәрмәгән булып чыга.+ 30 Әмма Йәһвә алар белән гадәти булмаганны эшләсә һәм җир ачылып, аларны һәм аларның бар нәрсәсен йотса һәм алар Кабергә* тере килеш төшсә, сез бу кешеләрнең Йәһвәне ихтирам итмәгәннәрен, һичшиксез, аңларсыз».
31 Аның бу сүзләрне әйтеп бетерүе булды, алар астындагы җир ярылып китте.+ 32 Һәм җир, ачылып, аларны, аларның бөтен өйдәгеләрен, Корахның+ кешеләрен һәм аларның бөтен мал-мөлкәтен йотты. 33 Шулай итеп алар һәм аларның бөтен кешеләре Кабергә тере килеш керделәр, җир аларны каплады, һәм алар җыелыш арасыннан юк булды.+ 34 Алар тирәли булган бөтен исраиллеләр аларның кычкыруларын ишетеп: «Җир безне дә йотмасын!» — диеп куркып качты. 35 Аннары Йәһвәдән ут чыкты+ һәм фимиам китергән 250 кешене йотты.+
36 Йәһвә Мусага болай диде: 37 «Һарун руханиның улы Илгазарга ут савытларын+ ут төшкән җирдән җыярга куш, чөнки алар изге. Шулай ук аңа көлне читтәрәк таратырга боер. 38 Гөнаһ кылып, һәлак булган* кешеләрнең ут савытларыннан мәзбәхне+ тышлау өчен юка калайлар ясагыз, чөнки ут савытлары Йәһвә алдына китерелде, һәм алар изге булып китте. Алар исраиллеләр өчен билге булып торсын».+ 39 Шунда Илгаза́р рухани теге яндырылган кешеләр китергән бакыр ут савытларын алды да, аларны чүкеп, мәзбәхне тышлады. 40 Ул нәкъ Йәһвә үзенә Муса аша әйткәнчә эшләде. Бу исраиллеләрнең исләренә шуны төшереп торды: фимиам яндыру хокукы булмаган* — Һарун токымыннан булмаган бер кеше дә фимиамны Йәһвә алдында яндырырга дип якынлашырга тиеш түгел,+ һәм беркем дә Корах белән аның яклы кешеләр кебек эш итәргә тиеш түгел.+
41 Икенче көнне үк исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте: «Сез икегез Йәһвәнең халкын үлемгә дучар иттегез»,— диеп, Муса белән Һарунны гаепли башлады.+ 42 Җәмгыять Муса белән Һарунга каршы җыелгач, алар очрашу чатырына таба борылды, һәм, менә, аны болыт каплады, һәм Йәһвәнең даны күренде.+
43 Муса белән Һарун очрашу чатыры алдына килде,+ 44 һәм Йәһвә Мусага болай диде: 45 «Бу җәмгыятьтән читкәрәк басыгыз, һәм мин аларны бер мизгелдә юк итәрмен».+ Шунда алар җиргә йөзтүбән капланды.+ 46 Аннары Муса Һарунга болай диде: «Ут савытын ал да, аңа мәзбәхтән ут салып,+ өстенә фимиам сал һәм тизрәк халык янына барып, аларны йолып ал,+ чөнки Йәһвәнең ачуы кабынды. Халык кырыла башлады!» 47 Һарун шунда ук, Муса әйткәнчә, ут савытын алды да халык арасына йөгерде. Халыкның кырыла башлаганын күреп, ул ут савытына фимиам салды да халыкны йолып ала башлады. 48 Ул үлеләр һәм тереләр арасында басып торды. Ахыр чиктә, халыкның кырылуы тукталды. 49 Корах аркасында үлүчеләрдән башка, бу җәзадан үлгән кешеләрнең саны 14 700 булды. 50 Халыкның кырылуы тукталгач, Һарун очрашу чатырының керү урыны янына, Муса янына килде.
17 Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйтеп, алардан һәр нәсел өчен, һәр нәселнең башлыгыннан+ бер таяк ал, барлыгы 12 таяк. Һәр таякка хуҗасының исемен яз. 3 Һарунның исемен Ле́винең таягына яз. Һәр нәселнең башы өчен бер таяк булырга тиеш. 4 Таякларны очрашу чатырындагы шаһитлек сандыгы+ алдына — мин сезгә күренә торган урынга куй.+ 5 Мин сайлаган+ кешенең таягы чәчәк атачак, шулчак миннән+ һәм сездән+ зарланган исраиллеләрнең зарлануын мин туктатырмын».
6 Шунда Муса исраиллеләр белән сөйләшеп алды, һәм аларның бөтен башлыклары аңа үз таякларын — һәр нәселнең башлыгы өчен бер таяк — барлыгы 12 таяк бирде. Һарунның таягы да анда иде. 7 Аннары Муса бу таякларны шаһитлек чатырына Йәһвә алдына куйды.
8 Икенче көнне Муса шаһитлек чатырына кергәч, ни күрсен, Һарунның Ле́ви кабиләсе өчен бирелгән таягы чәчәк аткан: бөреләре чыккан, чәчәкләре ачылган һәм бадәме өлгергән. 9 Шунда Муса барлык бу таякларны Йәһвә алдыннан Исраилнең бөтен халкы янына чыгарды. Алар таякларны карап чыкты, һәм һәркем үз таягын алды.
10 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунның таягын+ кире шаһитлек сандыгы алдына куй, һәм бу таяк фетнәче угылларга,+ миннән зарлануларын туктатсыннар һәм үлмәсеннәр өчен, билге булып торыр».+ 11 Муса шунда ук Йәһвә кушканча эшләде. Ул нәкъ шулай эшләде.
12 Шунда исраиллеләр Мусага болай диде: «Хәзер без үләчәкбез, без, һичшиксез, һәлак булырбыз, без барыбыз һәлак булачакбыз! 13 Йәһвәнең чатырына якынлашкан һәркем үләчәк!+ Без барыбыз да шулай үләрбезме?»+
18 Аннары Йәһвә Һарунга болай диде: «Син үзең, синең улларың һәм нәселең изге урынга каршы эшләнгән һәр гөнаһ өчен җаваплы булырсыз.+ Син үзең һәм синең белән улларың руханилык турындагы күрсәтмәләрнең бозылганы өчен җавап бирерсез.+ 2 Шулай ук үзеңнең атаң кабиләсеннән — Ле́ви кабиләсеннән кардәшләреңне алып кил. Алар сиңа кушылсын һәм шаһитлек чатыры+ алдында сиңа һәм улларыңа хезмәт итсен.+ 3 Алар синең алдыңдагы бурычларын һәм чатырдагы бөтен хезмәткә кагылышлы эшләрне үтәргә тиеш.+ Әмма алар, үзләре дә, сез дә үлмәсен өчен, изге урынның һәм мәзбәхнең кирәк-яракларына якынлашмасын.+ 4 Алар сиңа кушылып, очрашу чатырына һәм чатырдагы бөтен хезмәткә кагылышлы бурычларын үтәсен. Моңа хокукы булмаган* кеше сезгә якынлашмасын.+ 5 Моннан ары Исраи́л халкына ачуым чыкмасын өчен,+ сез изге урын+ һәм мәзбәх+ белән бәйле бурычыгызны үтәргә тиеш. 6 Мин үзем исраиллеләр арасыннан ле́вилеләрне — сезнең кардәшләрегезне — сезгә бүләк итеп бирдем.+ Алар, очрашу чатырындагы хезмәтне кайгырту өчен,+ Йәһвәгә бирелгән. 7 Син һәм синең улларың мәзбәх белән һәм чаршау артындагы хезмәт белән бәйле руханилык вазифагызны үтәр өчен җаваплы.+ Сез бу хезмәтне үтәргә тиеш.+ Мин руханилык хезмәтен сезгә бүләк итеп бирдем, һәм моңа хокукы булмаган* кеше изге урынга якынлашса, үтерелергә тиеш».+
8 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Һарунга болай диде: «Мин үзем сине үземә бирелгән бүләкләр өстеннән җаваплы итеп куйдым.+ Мин сиңа һәм улларыңа даими өлеш итеп исраиллеләр биргән бар изге нәрсәләрнең бер өлешен бирдем.+ 9 Утта яндырыла торган аеруча изге бүләкләрдән болар синеке булыр: халык миңа китергән һәр бүләк, шул исәптән аларның икмәк бүләкләре,+ гөнаһ йолу корбаннары+ һәм гаеп йолу корбаннары.+ Бу — синең өчен һәм улларың өчен аеруча изге нәрсә. 10 Аны аеруча изге урында аша.+ Һәр ир-ат аны ашый ала. Бу синең өчен изге нәрсә булсын.+ 11 Исраиллеләрнең бөтен селкетү бүләкләре+ белән бергә бирелгән бүләкләре+ дә синеке. Мин аларны сиңа, синең улларыңа һәм кызларыңа даими өлеш итеп бирдем.+ Йортыңдагы һәр чиста кеше аны ашый ала.+
12 Алар Йәһвәгә биргән беренче җимешләрнең:+ майның, яңа шәрабның һәм икмәкнең иң яхшысын мин сиңа бирәм.+ 13 Үз җирләрендәге бар нәрсәнең беренче булып өлгергән уңышын алар Йәһвәгә алып килер, бу синеке булыр.+ Йортыңдагы һәр чиста кеше аны ашый ала.
14 Исраилдәге багышланган һәрнәрсә* синеке булсын.+
15 Йәһвәгә китереләчәк бөтен тереклекнең беренче булып туган һәр баласы+ — кешеме ул я хайванмы — синеке булсын. Әмма син кешеләрнең һәм чиста булмаган хайваннарның беренче балаларын, һичшиксез, йолып ал.+ 16 Син аны, ул бер айлык я олырак булганда, йолым бәясе буенча йолып ал. Бу билгеләнгән бәя — изге урынның шәкыле* белән биш шәкыл* көмеш.+ Бер шәкыл 20 герага* тиң. 17 Беренче булып туган үгез, сарык тәкәсе һәм кәҗә тәкәсен генә йолып алма.+ Алар изге. Аларның канын мәзбәхкә бөрке+ һәм аларның маен Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш* исле корбан итеп төтәт.+ 18 Ә аларның ите, уң бот кебек һәм селкетү бүләге итеп китерелгән түш кебек, синеке булсын.+ 19 Исраиллеләр Йәһвәгә бирәчәк бөтен изге бүләкләрне+ мин сиңа, улларыңа һәм кызларыңа даими өлеш итеп бирәм.+ Бу — Йәһвә белән синең һәм синең токымнарың арасында гасырларга төзелгән тоз килешүе».*
20 Аннары Йәһвә Һарунга болай диде: «Аларның җирендә синең мирасың булмаячак, һәм алар арасындагы бернинди җир сиңа бирелмәячәк.+ Исраиллеләр арасында мин синең өлешең һәм мирасың булам.+
21 Менә, мин Ле́ви улларына үтәгән хезмәтләре өчен, очрашу чатырындагы хезмәтләре өчен, Исраилдәге бар нәрсәнең уннан бер өлешен+ мирас итеп бирдем. 22 Исраил халкы очрашу чатыры янына бүтән якынлашмасын, юкса алар гөнаһта гаепле булып үләр. 23 Ле́вилеләр очрашу чатырындагы хезмәтне үзләре үтәргә тиеш, һәм алар халыкның гөнаһлары өчен җавап бирер.+ Алар исраиллеләр арасында мирас алмасын.+ Бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә. 24 Мин ле́вилеләргә мирас итеп Исраил халкының һәрнәрсәсенең уннан бер өлешен бирдем, аны исраиллеләр Йәһвәгә китерер. Шуңа күрә мин: „Исраиллеләр арасында алар мирас алмасын“+,— дидем дә».
25 Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 26 «Ле́вилеләргә болай дип әйт: „Сез исраиллеләрдән аларның һәрнәрсәсенең уннан бер өлешен алырсыз,+ мин моны сезгә мирас итеп бирдем. Шул уннан бер өлешнең уннан бер өлешен Йәһвәгә бүләк итеп бирегез.+ 27 Бу сезнең ындыр табагыннан бирелгән икмәк бүләгегез+ итеп яки йөзем изгечтән бирелгән шәраб я зәйтүн изгечтән бирелгән май бүләгегез итеп исәпләнер. 28 Шулай итеп сез дә исраиллеләрдән алган барлык уннан бер өлешләрдән Йәһвәгә бүләк бирерсез. Сез Йәһвәгә дигән бу бүләкне Һарун руханига бирергә тиеш. 29 Йәһвәгә изге нәрсә итеп һәртөрле бүләкләр бирегез, алар үзегезгә бирелгән барлык бүләкләрнең иң яхшылары+ булсын“.
30 Шулай ук ле́вилеләргә болай дип тә әйт: „Сез бүләкләрнең иң яхшысын биргәндә, бу сезнең ындыр табагыннан бирелгән икмәк бүләге итеп һәм йөзем изгечтән бирелгән шәраб я зәйтүн изгечтән бирелгән май бүләге итеп исәпләнер. 31 Сез һәм өйдәгеләрегез моны һәр җирдә ашый аласыз, чөнки бу — сезгә очрашу чатырындагы хезмәтегез өчен әҗер.+ 32 Үзегезгә бирелгәннең иң яхшысын бүләк итегез, шулай эшләп гөнаһта гаепле булмассыз. Сез исраиллеләрнең изге нәрсәләрен хур итәргә тиеш түгел, юкса үләрсез“».+
19 Йәһвә Муса белән Һарунга тагын болай диде: 2 «Йәһвә үтәргә боерган канун менә шундый: „Исраиллеләргә камыт кидерелмәгән кимчелексез+ кызыл сыер алып килергә куш. 3 Аны Илгаза́р руханига бир. Ул аны тукталу урыныннан читкә алып чыксын, һәм аны Илгазар алдында чалсыннар. 4 Аннары Илгазар рухани аның берникадәр канын бармагы белән алып, аны очрашу чатырының керү урынына таба җиде мәртәбә бөркесен.+ 5 Аннан соң сыерны аның күз алдында яндырсыннар. Тиресе, ите, каны, тизәге белән бергә яндырылсын.+ 6 Рухани эрбет агачы ботагы, иссоп үсемлеге+ һәм ачык кызыл төстәге җеп алып, аларны сыер янган утка ташласын. 7 Шуннан соң рухани киемнәрен юсын һәм юынсын. Аннары ул тукталу урынына керә ала, ләкин кичкә кадәр нәҗес булыр.
8 Сыерны яндырган кеше үз киемнәрен юсын һәм юынсын, ул кичкә кадәр нәҗес булыр.
9 Чиста бер кеше сыерның көлен җыеп,+ аны тукталу урыныннан читтә чиста урынга салсын. Бу көлне Исраи́л җәмгыятен сафландыру өчен кулланылачак суны әзерләү өчен сакласын.+ Бу — гөнаһ йолу корбаны. 10 Сыерның көлен җыйган кеше үз киемнәрен юсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.
Исраиллеләр өчен һәм араларында яшәүче чит ил кешеләре өчен гасырларга бирелгән кагыйдә менә шундый:+ 11 мәеткә* кагылган кеше җиде көн нәҗес булыр.+ 12 Андый кеше өченче көнне шул су* белән чистарынсын, һәм җиденче көнне ул чиста булыр. Ләкин өченче көнне чистарынмаса, җиденче көнне ул чиста булмас. 13 Үле кешенең мәетенә* кагылган һәм чистарынмаган һәркем Йәһвә чатырын нәҗесли.+ Андый кеше* Исраилдән юк ителергә тиеш.+ Сафландыру суы+ аңа сибелмәгәнгә, ул нәҗес булып кала. Ул һаман да нәҗес.
14 Чатырда кеше үлсә, мондый канун кулланылсын: ул чатырга кергән һәр кеше һәм ул чатырда инде булган һәр кеше җиде көн нәҗес булыр. 15 Бәйләп куелган капкачы белән ябылмаган һәр савыт нәҗес.+ 16 Моннан тыш кырда мәеткә, я кылыч белән үтерелгән кешегә, я кешенең сөягенә, я кабергә кагылган һәркем җиде көн нәҗес булыр.+ 17 Нәҗес кешене чистартыр өчен, яндырылган гөнаһ йолу корбанының бераз көлен берәр савытка салып, анда чишмә суы салырга кирәк. 18 Аннары берәр чиста кеше+ иссоп үсемлеген+ алып, аны шул суга мансын һәм чатырга, анда булган бөтен савытларга һәм кешеләргә,* шулай ук сөяккә, я үтерелгән кешегә, я мәеткә, я кабергә кагылган кешегә сипсен. 19 Бу чиста кеше аны нәҗес кешегә өченче көнне һәм җиденче көнне сипсен һәм аны гөнаһыннан җиденче көнне чистартсын.+ Аннары теге кеше үз киемен юсын, юынсын һәм кич белән чиста булыр.
20 Әмма нәҗес кеше үзен чистартмаса, ул кеше* җыелыштан юк ителсен,+ чөнки ул Йәһвәнең чатырын нәҗесли. Аңа сафландыру суы сибелмәде, шуңа күрә ул нәҗес.
21 Алар өчен гасырларга бирелгән кагыйдә мондый: сафландыру суы сипкән кеше+ дә үз киемен юсын, һәм сафландыру суына кагылган һәр кеше кичкә кадәр нәҗес булыр. 22 Нәҗес кеше кагылган һәрнәрсә нәҗес булыр, һәм андый нәрсәгә кагылган кеше* дә кичкә кадәр нәҗес булыр“».+
20 Беренче айда исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте Сыйн чүленә килде, һәм халык Кадышта+ яши башлады. Анда Мириа́м+ вафат булды, һәм аны җирләделәр.
2 Җәмгыятькә эчәргә су булмады,+ һәм алар Муса белән Һарунга каршы җыелды. 3 Халык Муса белән болай дип талашты:+ «Кардәшләребез Йәһвә алдында үлгәндә, эх, без дә үлгән булсак иде! 4 Нигә сез Йәһвәнең җыелышын монда китердегез? Без дә, малыбыз да үләбез бит монда.+ 5 Нишләп сез безне Мисырдан чыгарып, бу әшәке урынга алып килдегез?+ Монда ашлык та, инҗир дә, йөзем дә, анар да, эчәргә су да юк».+ 6 Шунда Муса белән Һарун җыелыш яныннан очрашу чатырының керү урыны янына килеп, җиргә йөзтүбән егылды, һәм аларга Йәһвәнең даны күренде.+
7 Йәһвә Мусага болай диде: 8 «Таякны ал, һәм абыең Һарун белән бергә җыелышны җыегыз. Аларның күз алдында бу кыяга су бирергә кушыгыз. Бу кыядан алар өчен су чыгарып, аны җыелышка һәм малларына эчәргә бирегез».+
9 Шунда Муса, үзенә кушылганча, Йәһвә алдыннан таякны алды.+ 10 Аннары Муса белән Һарун җыелышны кыя янына чакырды, һәм Муса аларга әйтте: «Тыңлагыз, фетнәчеләр! Нәрсә, бу кыядан сезгә су чыгарып бирикме?»+ 11 Шулай диеп, Муса кулын күтәрде дә ике мәртәбә таягы белән кыяга сукты. Шунда күп итеп су ага башлады. Җәмгыять һәм аларның маллары эчә башлады.+
12 Соңрак Йәһвә Муса белән Һарунга: «Миңа иман итмәгәнгә һәм Исраи́л халкы алдында мине изгеләндермәгәнгә, сез бу җыелышны мин аларга бирәчәк җиргә кертмәячәксез»+,— диде. 13 Бу — Мәрибә́* сулары.+ Анда исраиллеләр Йәһвә белән талашты. Шул чакта ул халык алдында үз исемен изгеләндерде.
14 Аннары Муса Кадыштан Эдо́м патшасына хәбәрчеләр җибәрде һәм болай дип әйтергә кушты:+ «Кардәшең Исраил+ болай ди: „Син без кичергән бөтен авырлыкларны яхшы беләсең. 15 Безнең ата-бабаларыбыз Мисырга барган иде.+ Без Мисырда күп еллар яшәдек.+ Мисырлылар безнең белән һәм ата-бабаларыбыз белән начар мөгамәлә итте.+ 16 Ахыр чиктә без Йәһвәгә кычкырып ялвардык,+ һәм ул безне ишетеп, фәрештә җибәрде+ һәм безне Мисырдан чыгарды. Хәзер без синең җирең чигендәге Кады́ш шәһәрендә. 17 Зинһар, безгә үзеңнең җиреңнән үтәргә рөхсәт итче. Без кырлар, йөзем бакчалары аша үтмәбез һәм коелардан су эчмәбез. Без, синең җирең аша үткәнче, уңга да, сулга да борылмыйча, Патша юлыннан барырбыз“».+
18 Әмма Эдом аңа: «Безнең җиребездән үтмә. Юкса мин каршыңа кылыч белән чыгармын»,— диде. 19 Исраиллеләр исә аңа болай диде: «Без олы юлдан барырбыз, һәм үзебез һәм малларыбыз суыңны эчсәк, аның өчен түләрбез.+ Без нибары җирең аша үтәргә генә телибез».+ 20 Әмма Эдом патшасы: «Юк, үтмисең»,— диеп,+ аңа каршы күп кешеләр һәм көчле гаскәр белән чыкты. 21 Шулай итеп Эдом Исраилгә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде. Шуңа күрә Исраил аңардан читкә борылды.+
22 Исраил халкы — бөтен җәмгыять — Кадыштан китте һәм Һор тавына+ килеп җитте. 23 Шунда Йәһвә Эдом җиренең чигендә — Һор тавында — Муса белән Һарунга болай диде: 24 «Һарун үз халкына кушылсын.*+ Ул мин исраиллеләргә бирәчәк җиргә кермәс, чөнки сез икегез дә минем Мәрибә сулары турындагы әмеремә каршы чыктыгыз.+ 25 Һарун белән аның улы Илгазарны ал да аларны Һор тавына алып мен. 26 Һарунның рухани киемнәрен+ салдырып, аларны аның улы Илгазарга+ кидер, һәм Һарун шунда үлсен».
27 Шунда Муса нәкъ Йәһвә кушканча эшләде, һәм алар бөтен җәмгыять алдында Һор тавына менде. 28 Муса Һарунның рухани киемнәрен салдырып, аның улы Илгазарга кидерде. Шуннан соң Һарун шунда тау башында үлде,+ ә Муса белән Илгаза́р таудан төште. 29 Бөтен җәмгыять Һарунның үлгәнен белгәч, Исраилнең бар йорты Һарун өчен 30 көн кайгырып елады.+
21 Нәгебтә яшәгән кәнганлы — Ара́д патшасы+ — Исраилнең Атари́м юлыннан килүен ишеткәч, Исраилгә һөҗүм итте һәм аларның кайберләрен әсирлеккә алып китте. 2 Шунда Исраи́л Йәһвәгә мондый нәзер әйтте: «Әгәр син бу халыкны минем кулыма бирсәң, мин, һичшиксез, аның шәһәрләрен юкка чыгарырмын». 3 Йәһвә Исраил авазын ишетте һәм кәнганлыларны аларның кулына бирде. Исраиллеләр аларны һәм аларның шәһәрләрен юк итте. Шуңа күрә алар бу урынны Хорма́*+ дип атадылар.
4 Эдо́м җирен читләтеп үтү өчен,+ алар Һор тавыннан+ үз юлларын Кызыл диңгез юлы белән дәвам итте. Халык* юлдан арыды 5 һәм Аллаһы белән Мусага каршы чыгып,+ болай диде: «Нигә сез безне Мисырдан чыгарып, чүлдә үләргә алып килдегез? Ризык та, су да юк бит монда.+ Без җирәнгеч бу икмәкне күралмыйбыз инде».+ 6 Шунда Йәһвә халыкка агулы* еланнар җибәрде, һәм алар халыкны чага башлады, һәм күп исраиллеләр үлде.+
7 Шунда халык Муса янына килеп, аңа: «Без Йәһвәгә һәм сиңа каршы чыгып, гөнаһ кылдык.+ Йәһвәдән безне еланнардан коткаруын үтен»,— диде. Һәм Муса халык өчен сорады.+ 8 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Бер агулы* елан ясап, аны баганага беркет. Берәрсен елан чакса, ул, исән калыр өчен, баганадагы еланга карарга тиеш». 9 Муса шундук бакыр елан ясап,+ аны баганага беркетте;+ һәм берәр кешене елан чакса, ул бакыр еланга карап, исән кала иде.+
10 Аннан соң исраиллеләр юлга чыкты һәм Оботта+ чатырларын корды. 11 Аннары алар Оботтан китеп, Моа́б каршындагы, көнчыгыштагы чүлдә урнашкан Иеһәбәримдә+ чатырларын корды. 12 Аннан китеп, алар Зәри́д үзәнендә*+ чатырларын корды. 13 Аннары алар юлга чыгып, чүлдә, аморлылар җиренең чигендә урнашкан Арно́н+ өлкәсендә, чатырларын корды. Арнон — Моабның чиге, Моаб белән аморлылар арасындагы чик ул. 14 Менә ни өчен Йәһвәнең сугышлар китабында «Суфадагы Ваһи́б һәм Арнон үзәннәре,* 15 Ар шәһәренә таба сузылган һәм Моаб чигенә тоташкан үзәннәрнең* төшү юлы» турында әйтелә.
16 Аннан соң алар Бәхи́р янына киттеләр. Бу кое турында Йәһвә Мусага: «Халыкны җый, һәм мин аларга су бирәм»,— диде.
17 Шул чакта Исраил мондый җыр җырлады:
«И кое, суың агып чыксын! Аңа җавап бирегез!*
18 Башлык таягы белән һәм үзләренең таяклары белән
Мирзалар казыган, халыкның күренекле кешеләре казыган кое».
Аннары алар чүлдән Маттанага, 19 Маттанадан Нахалиелгә, ә Нахалиелдән Бамутка+ китте. 20 Алар Бамуттан Ишимо́н*+ өстеннән күтәрелеп торган Пәсгәхкә,+ Моаб+ җирендәге үзәнгә китте.
21 Шунда Исраил аморлылар патшасы Сихонга хәбәрчеләр җибәреп, болай диде:+ 22 «Безгә җирең аша үтәргә рөхсәт итче. Без кырга да, йөзем бакчасына да кермәбез, коедан су да эчмәбез. Синең җиреңне үткәнче, без Патша юлыннан барырбыз».+ 23 Ләкин Сихо́н Исраилгә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде. Сихон, бөтен халкын җыеп, чүлдә Исраил каршысына чыкты һәм Яһаска килеп, Исраил белән сугыша башлады.+ 24 Әмма Исраил аны кылычтан кичерде+ һәм Арноннан+ алып амунлылар кырыендагы Йаббокка+ кадәр аның җирен басып алды,+ ләкин Язердән+ үтмәде, чөнки Язе́р амунлылар җире белән янәшә иде.+
25 Исраил барлык бу шәһәрләрне басып алды, һәм алар аморлыларның+ бөтен шәһәрләрендә, Хишбунда һәм аңа бәйле* барлык шәһәрләрдә яши башлады. 26 Хишбу́н аморлылар патшасы Сихонның шәһәре иде, ул Моаб патшасы белән сугышып, аның Арнонга кадәр бөтен җирен тартып алган иде. 27 Менә шулай мондый мыскыллаучы әйтем туган да:
«Хишбунга кил.
Сихон шәһәре төзелсен һәм нык урнашсын.
28 Чөнки Хишбуннан — ут, Сихон шәһәреннән ялкын чыкты.
Ул Моабтагы Арны, Арнон биеклекләренең хуҗаларын йотты.
29 Кайгы сиңа, Моаб! Кемо́ш+ халкы, син юк ителерсең!
Ул үз улларын качкыннар һәм үз кызларын аморлылар патшасы Сихонның әсирләре итә.
30 Әйдәгез, аларга атыйк.
Хишбун Дибунга+ кадәр юк ителер.
Әйдәгез, аны Нофахка кадәр харап итик.
Ялкын Мәдибага+ кадәр таралыр».
31 Шулай итеп Исраил аморлылар җирендә яши башлады. 32 Аннары Муса кайбер кешеләрне Язерне карап кайтырга җибәрде.+ Исраиллеләр аңа бәйле* шәһәрләрне яулап алды һәм анда булган аморлыларны куып чыгарды. 33 Аннан соң алар борылып, Баша́н юлыннан киттеләр. Ә Башан патшасы Ог+ бөтен халкы белән Әдрә́й янында аларга каршы сугышыр өчен чыкты.+ 34 Йәһвә Мусага болай диде: «Аңардан курыкма,+ чөнки мин аны, аның бар халкын һәм аның җирен синең кулыңа бирәм,+ һәм син аңа Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең».+ 35 Шунда алар аны, аның улларын һәм бөтен халкын кырып бетерде, берәү дә исән калмады,+ алар аның җирен яулап алды.+
22 Аннары исраиллеләр юлга чыкты һәм Моа́б даласында тукталып, Үрдүннең бирге ягында Әрихә́ каршысында чатырларын корды.+ 2 Сиппо́р улы Бала́к+ Исраилнең аморлылар белән ни эшләгәнен күрде, 3 һәм моаблылар бу халыктан бик курка башлады, чөнки алар шулкадәр күп иде. Әйе, исраиллеләрдән курыкканга, моаблыларның коты алынды.+ 4 Шунда моаблылар Мидья́н өлкәннәренә:+ «Бу җыелыш, үгез кырдагы чирәмне ашап бетергән кебек, бөтен тирә-якларыбызны йотар»,— диде.
Сиппор улы Балак ул вакытта Моабның патшасы иде. 5 Ул үзенең туган җирендә, бөек елга* янында урнашкан Петорда яшәгән Бигу́р улы Бильямга+ хәбәрчеләр җибәрде. Ул аны болай дип чакырды: «Менә, Мисырдан бер халык килде. Алар җир йөзен каплап алды+ һәм нәкъ минем алдымда яши. 6 Хәзер исә, зинһар, килче һәм бу халыкны миңа каһәрләп бир,+ чөнки алар миннән көчлерәк. Бәлки, мин аларны җиңеп, бу җирдән куып чыгара алырмын. Мин яхшы беләм бит, син кемне фатихалыйсың, ул фатихалана һәм кемне каһәрлисең, ул каһәрләнә».
7 Шунда Моабның һәм Мидьянның өлкәннәре кулларына күрәзәлек өчен бирергә дип бүләк алып, Билья́м янына китте+ һәм аңа Балак хәбәрен җиткерде. 8 Ул аларга: «Монда куныгыз, һәм мин сезгә Йәһвә үземә әйткәнне җиткерермен»,— диде. Шулай итеп Моаб мирзалары Бильям янында калды.
9 Аллаһы Бильям янына килеп:+ «Синең яндагы бу кешеләр кемнәр алар?» — дип сорады. 10 Бильям Аллаһыга болай диде: «Моаб патшасы Сиппор улы Балак миңа мондый хәбәр җибәргән: 11 „Менә, Мисырдан чыккан халык җир йөзен каплады. Кил дә аларны миңа каһәрләп бир.+ Бәлки, мин аларга каршы сугышып, аларны куып чыгара алырмын“». 12 Ләкин Аллаһы Бильямга: «Алар белән барма. Ул халыкны каһәрләмә, чөнки ул фатихаланган»+,— диде.
13 Бильям, иртән торып, Балакның мирзаларына: «Үз җирегезгә кайтыгыз, чөнки Йәһвә миңа сезнең белән барырга рөхсәт итмәде»,— дип әйтте. 14 Шунда Моаб мирзалары китте һәм Балак янына кайтып, аңа: «Бильямның безнең белән киләсе килмәде»,— диделәр.
15 Әмма Балак кабат мирзалар җибәрде, болары беренчеләреннән дәрәҗәлерәк һәм күбрәк иде. 16 Алар Бильям янына килеп, аңа болай диде: «Сиппор улы Балак менә нәрсә әйтте: „Зинһар, яныма килергә сиңа бернәрсә дә комачауламасын, 17 мин сине бик олылармын һәм миңа әйткәнеңнең барысын эшләрмен. Килче һәм бу халыкны миңа каһәрләп бирче“». 18 Ләкин Бильям Балак хезмәтчеләренә болай дип җавап бирде: «Балак миңа үзенең көмеш һәм алтын тулы йортын бирергә булса да, мин Аллаһым Йәһвәнең боерыгыннан башка — кечкенә эшме ул, зурмы — бернәрсә эшли алмам.+ 19 Әмма сез дә монда куныгызчы, бәлки, Йәһвә миңа тагын берәр нәрсә әйтер».+
20 Төнлә Бильям янына Аллаһы килде һәм аңа болай диде: «Бу кешеләр сине чакырырга дип килгән булса, алар белән бар. Ләкин син мин әйткән сүзләрне генә әйтерсең».+ 21 Шуңа күрә Бильям иртән торып, ишәген иярләде дә Моаб мирзалары белән китте.+
22 Ләкин ул алар белән киткәнгә, Аллаһының ачуы кабарды, һәм Йәһвәнең фәрештәсе аңа каршы төшү өчен юлга чыгып басты. Бильям исә үз ишәгендә бара иде һәм аның белән ике хезмәтчесе дә бар иде. 23 Ә ишәк, юлда кылыч тотып торган Йәһвә фәрештәсен күргәч, юлдан кырга борылды. Ләкин Бильям үз ишәген юлга кайтарыр өчен, аны кыйнарга тотынды. 24 Шунда Йәһвәнең фәрештәсе ике йөзем бакчасы арасындагы тар сукмакка басты, ә сукмакның ике ягында да таш дивар иде. 25 Ишәк, Йәһвәнең фәрештәсен күргәч, диварга елыша башлады һәм Бильямның аягын диварга кысты, ә Бильям аны кабат кыйный башлады.
26 Йәһвәнең фәрештәсе исә яңадан алга китеп, уңга да, сулга да борылып булмый торган бер тар урынга басты. 27 Ишәк, Йәһвә фәрештәсен күргәч, Бильям астында җиргә ятты. Шунда Бильям бик каты ярсып, таягы белән ишәген кыйнарга тотынды. 28 Ахыр чиктә Йәһвә ишәкнең телен ачты,+ һәм ул Бильямнан: «Мин сиңа нәрсә эшләдем? Ник син мине өч мәртәбә кыйнадың?»+ — дип сорады. 29 Бильям ишәккә: «Мине ахмакка калдырганың өчен. Кулымда кылыч булган булса, мин сине үтерер идем!» — дип җавап бирде. 30 Шунда ишәк Бильямнан: «Мин гомерең буе атланып йөргән ишәгең түгелмени? Минем моңарчы синең белән үземне шулай тотканым бар идеме?» — дип сорады. «Юк!» — дип җавап бирде ул. 31 Шунда Йәһвә Бильямның күзләрен ачты,+ һәм ул юлда Йәһвәнең кылыч тотып торган фәрештәсен күрде. Ул шундук иелде һәм йөзтүбән капланды.
32 Шунда Йәһвәнең фәрештәсе аңа болай диде: «Ник син ишәгеңне өч мәртәбә кыйнадың? Менә, мин сиңа каршы төшәргә дип чыктым, чөнки синең юлың минем ихтыярыма каршы килә.+ 33 Ишәк мине күреп, миннән өч мәртәбә тайпылырга тырышты.+ Ә әгәр ул миннән тайпылмаган булса?! Мин сине инде үтергән булыр идем, ә ишәк исән калыр иде». 34 Бильям Йәһвәнең фәрештәсенә болай диде: «Мин гөнаһ кылдым. Мин бит синең мине каршыларга дип юлда торганыңны белмәдем. Хәзер исә, бу синең алдыңда дөрес булмаса, мин кире кайтырмын». 35 Ләкин Йәһвәнең фәрештәсе Бильямга: «Бу кешеләр белән бар, ләкин мин әйткәнне генә сөйлә»,— диде. Шунда Бильям Балак мирзалары белән юлын дәвам итте.
36 Бильямның килүен ишетү белән, Балак, аны каршы алу өчен, үз җиренең чигендәге Арно́н үзәне кырыенда урнашкан Моаб шәһәренә китте. 37 Балак Бильямга болай диде: «Мин синең артыңнан кешеләр җибәрмәдеммени? Ник син минем яныма килмәдең? Мин сине олылый алмам дип уйладыңмы?»+ 38 Бильям Балакка: «Менә мин килдем. Ләкин миңа берәр нәрсә әйтергә рөхсәт ителерме? Мин Аллаһы кушканны гына әйтә алам»+,— дип җавап бирде.
39 Бильям Балак белән китте, һәм алар Кырья́т-хасутка килде. 40 Балак үгезләр һәм сарыклар корбан итеп китерде һәм итнең бер өлешен Бильямга һәм аның белән булган мирзаларга җибәрде. 41 Иртән Балак Бильямны алып, аны Бамутбагалга алып китте. Аннан ул бөтен халыкны күрә алыр иде.+
23 Аннары Билья́м Балакка: «Бу җирдә җиде мәзбәх төзе+ һәм минем өчен җиде үгез һәм җиде сарык тәкәсе әзерлә»,— диде. 2 Бала́к шунда ук Бильям әйткәнчә эшләде. Балак һәм Бильям һәр мәзбәхтә корбанга үгез һәм сарык тәкәсе китерде.+ 3 Аннары Бильям Балакка: «Монда, яндыру корбаның янында кал, ә мин китеп торырмын. Бәлки, Йәһвә минем белән сөйләшер. Ул әйткәнне мин сиңа сөйләрмен»,— диде. Һәм ул калкулык башына китте.
4 Шунда Аллаһы Бильямга күренде.+ Бильям аңа: «Мин җиде мәзбәх әзерләп куйдым һәм һәр мәзбәхтә корбанга үгез һәм сарык тәкәсе китердем»,— диде. 5 Шунда Йәһвә сөйлисе сүзләрне белдереп, Бильямга:+ «Балак янына бар һәм менә нәрсә әйт»,— диде. 6 Бильям кире килде һәм Балак белән Моабның бөтен мирзаларының аның яндыру корбаны янында торганын күрде. 7 Шунда ул мондый хәбәр әйтте:+
«Моа́б патшасы Балак мине Арамнан,+
Көнчыгыш тауларыннан китерде.
„Кил, миңа Ягъкубны каһәрләп бир.
Әйе, Исраилне хөкем итәр өчен кил“+,— диде.
8 Ничек инде мин Аллаһы каһәрләмәгән кешеләрне каһәрлим?
Ничек инде мин Йәһвә хөкем итмәгәннәрне хөкем итим?+
9 Кыялар башыннан мин аларны күрәм,
Калкулыклардан аларга күз салам.
10 Ягъкубның тузан бөртекләредәй күп кешеләрен кем санап чыга ала?+
Исраилнең дүрттән бер өлешен булса да кем исәпли ала?
Тугрылар үлеме белән үлсәм* иде,
Ахырым аларныкы кебек булса иде».
11 Шунда Балак Бильямга: «Нишләвең бу? Мин сине дошманнарымны ләгънәтләргә дип китердем, ә син аларга фатихалар яудырасың»+,— диде. 12 «Мин Йәһвә кушканны гына сөйләргә тиеш түгелме?» — дип җавап бирде ул.+
13 Балак аңа: «Әйдә әле минем белән икенче бер урынга барыйк. Анда син аларның бөтенесен түгел, ә өлешен генә күрерсең. Шуннан аларны миңа каһәрләп бир»+,— диде. 14 Шунда ул аны Сәфи́м кырына Пәсгә́х башына+ алып китте һәм анда җиде мәзбәх төзеп, һәрберсендә үгез һәм сарык тәкәсе корбан итеп китерде.+ 15 Бильям Балакка: «Монда, яндыру корбаның янында кал, ә мин тегендә Аллаһы белән сөйләшермен»,— диде. 16 Йәһвә Бильямга күренде һәм сөйлисе сүзләрне белдереп:+ «Балак янына бар һәм менә нәрсә әйт»,— диде. 17 Ул аның янына килеп, Балакның үзенең яндыру корбаны янында көтеп торганын һәм янында Моаб мирзаларының булганын күрде. Балак аңардан: «Йәһвә нәрсә дип әйтте?» — дип сорады. 18 Шунда ул мондый хәбәр әйтте:+
«Торып бас, Балак, һәм тыңла.
Сиппо́р улы, миңа колак сал.
Ул берәр нәрсә әйтсә, моны эшләмәсме?
Ул сөйләсә, үтәмәсме?+
20 Мин монда фатихалау өчен.
Менә, ул фатихалады,+ һәм мин моны үзгәртә алмыйм.+
21 Ул Ягъкубка каршы булган бернинди сихри көчне түзеп тормас,
Исраилгә бернинди бәла-казаның килүенә юл куймас.
Аның Аллаһысы Йәһвә алар белән,+
Алар аны патшалары итеп игълан итәләр.
22 Аллаһы аларны Мисырдан чыгара.+
Ул алар өчен кыргый үгезнең мөгезләре кебек.+
23 Чөнки Ягъкубның һәлак булачагына галәмәтләр юк.+
Исраилгә каршы бернинди күрәзәлек юк.+
Хәзер Ягъкуб һәм Исраил турында:
„Аллаһы менә нәрсә эшләде!“ — дип әйтеп була.
Ул корбанны ашап бетермичә,
Үтерелгәннәрнең канын эчеп бетермичә ятмас».
25 Шунда Балак Бильямга әйтте: «Аны каһәрли алмыйсың икән, ичмасам, фатихалама». 26 Бильям Балакка: «Мин сиңа „Йәһвә әйткәнне генә эшлим“ дип әйтмәдеммени?» — диде.+
27 Балак Бильямга: «Әйдә мин сине тагын бер урынга алып барыйм. Бәлки, шул җирдән миңа аны каһәрләп бирүеңне хак Аллаһы хуп күрер»,— диде.+ 28 Шунда Балак Бильямны Ишимонга*+ таба караган Пигу́р башына алып китте. 29 Шунда Бильям Балакка: «Бу җирдә җиде мәзбәх төзе һәм минем өчен җиде үгез һәм җиде сарык тәкәсе әзерлә»+,— диде. 30 Балак нәкъ Бильям әйткәнчә эшләде, һәм ул һәр мәзбәхтә үгез һәм сарык тәкәсе китерде.
24 Йәһвәгә Исраилне фатихалау ошый икәнен күргәч, Билья́м һәлакәт галәмәтләрен эзләргә бүтән бармады,+ ә йөзе белән чүлгә таба борылды. 2 Бильям күзләрен күтәреп, Исраилнең үз кабиләләре буенча корган чатырларын күргәч,+ аңа Аллаһы рухы иңде.+ 3 Шунда ул мондый хәбәр әйтте:+
«Бигу́р улы Бильямның сүзләре,
Күзләре ачык кешенең сүзләре,
4 Аллаһының сүзен ишеткән,
Чиксез Кодрәт Иясеннән күренеш күргән,
Күзләре ачык килеш бөгелеп төшкән кешенең сүзләре шундый:+
5 Нинди матур синең чатырларың, и Ягъкуб,
Синең тору урыннарың, и Исраи́л!+
Елга буендагы бакчалар кебек,
Йәһвә утырткан алоэ агачлары кебек,
Сулар буендагы эрбет агачлары кебек җәелеп ята.+
8 Аллаһы аны Мисырдан алып чыга.
Ул алар өчен кыр үгезенең мөгезләре кебек,
Ул халыкларны, аның җәберләүчеләрен юк итәр,+
Ул аларның сөякләрен кимерер, уклары белән аларны челпәрәмә китерер.
9 Ул җиргә сузылып ятты, арыслан кебек ятты.
Ул арысландай икән, кем аны йокыдан уятырга батырчылык итәр?
Сине фатихалаганнар фатихалана,
Ә сине каһәрләгәннәр каһәрләнә».+
10 Шунда Бала́к Бильямга бик каты ярсыды. Балак мыскыллап кул чапты һәм Бильямга болай диде: «Мин сине дошманнарымны ләгънәт итәргә чакырдым,+ ә син аларга инде өч тапкыр фатиха яудырдың. 11 Бар, өеңә кайтып кит. Мин сине олыларга теләгән идем,+ әмма, менә, Йәһвә сине хөрмәттән мәхрүм итте».
12 Бильям Балакка мондый җавап кайтарды: «Җибәргән кешеләреңә мин болай дип әйткән идем бит: 13 „Балак миңа үзенең көмеш һәм алтын тулы йортын бирергә булса да, мин үз ихтыярым буенча,* Йәһвәнең боерыгыннан башка, яхшыны да, яманны да эшли алмыйм. Мин Йәһвә әйткәнне генә сөйләрмен“.+ 14 Хәзер мин үз халкым янына китәм. Кил, һәм мин сиңа бу халыкның синең халкың белән киләчәктә* нәрсә эшләячәген сөйләрмен». 15 Шунда ул мондый хәбәр әйтте:+
«Бигур улы Бильямның сүзләре,
Күзләре ачык кешенең сүзләре,+
16 Аллаһының сүзен ишеткән,
Аллаһы Тәгалә биргән белеме булган,
Күзләре ачык килеш бөгелеп төшкәндә
Чиксез Кодрәт Иясеннән күренеш күргән кешенең сүзләре мондый:
17 Мин аны күрермен, ләкин хәзер түгел,
Мин аны күзәтермен, ләкин тиздән түгел.
19 Ягъкубтан чыккан берәү яулаучы булыр,+
Һәм ул шәһәрдә исән калганнарны юк итәр».
20 Амаликны күргәч, ул хәбәрен болай дип дәвам итте:
21 Кәйнилеләрне+ күргәч, ул үз хәбәрен дәвам итте:
«Синең тору урының ышанычлы, йортың кыя өстенә салынган.
22 Ләкин берәү кәйнилеләрне* яндырып бетерәчәк.
Ассирия сине әсирлеккә алып киткәнчегә кадәр күпме вакыт калган?»
23 Һәм ул үз хәбәрен дәвам итте:
«Кайгы! Аллаһы моны эшләгәч, кем исән калыр?
Ләкин ул да, һичшиксез, юкка чыгар».
25 Аннары Бильям+ торды да үз юлы белән китте. Балак та үз юлы белән китеп барды.
25 Исраи́л Шиттимдә+ яшәгәндә, халык Моа́б кызлары белән фәхешлек кыла башлады.+ 2 Бу хатын-кызлар халыкны үз илаһларына бергә корбан китерергә чакырды,+ һәм халык корбаннарны ашап, аларның илаһларына сәҗдә кыла башлады.+ 3 Шулай итеп Исраил Пигу́р Багалына табына башлады,*+ һәм Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабарды. 4 Йәһвә Мусага болай диде: «Йәһвәнең Исраилгә купкан ялкынлы ачуы басылсын өчен, бу халыкның гөнаһ кылган барлык башлыкларын ал да үтер һәм аларны көпә-көндез Йәһвә алдында асып куй». 5 Шунда Муса Исраил хакимнәренә:+ «Һәрберегез Пигур Багалына табынган* ир-атларны үтерегез»+,— диде.
6 Ләкин нәкъ шул вакытта исраиллеләрнең берсе Муса һәм исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте алдында, алар очрашу чатырының керү урыны янында елаганда, үзенең кардәшләре янына бер мидьянлы хатынны+ алып килде. 7 Һарун руханиның улы Илгазарның улы Пинхә́с,+ моны күргәч, шундук җәмгыять арасыннан торып, кулына сөңге алды. 8 Ул шул исраилле артыннан чатырга кереп, аларның икесен дә — исраилле ирне һәм бу хатынны, аның җенси әгъзасына сөңге кадап, чәнчеде. Шунда исраиллеләрнең кырылуы тукталды.+ 9 Кырылу вакытында үлгәннәрнең саны 24 000 булды.+
10 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 11 «Һарун руханиның улы Илгазарның улы Пинхәс+ минем Исраил халкына купкан ярсуымны басты, чөнки ул алар арасындагы миңа карата тугрылыксызлыкны түзеп тормады.+ Менә ни өчен мин, җан-тән белән бирелгәнлек таләп итсәм дә,+ исраиллеләрне кырып бетермәдем. 12 Шуңа күрә әйт: „Мин аның белән тынычлык килешүе төзим. 13 Бу аның һәм аның токымнары өчен даими руханилык турында килешү булыр,+ чөнки ул үз Аллаһысына карата тугрылыксызлыкны түзеп тормады+ һәм Исраил халкын йолып алды“».
14 Мидьянлы хатын белән бергә үтерелгән исраилле ирнең исеме Зимри́ иде. Ул Салу́ улы, шимонлыларның нәсел башлыгы иде. 15 Үтерелгән мидьянлы хатынның исеме Көзби́ иде. Ул Мидьяндагы+ бер нәселнең ыру башлыгы Сурның кызы иде.+
16 Соңрак Йәһвә Мусага болай диде: 17 «Мидьянлыларга һөҗүм ит һәм аларны кырып бетер,+ 18 чөнки алар сезне Пигур белән бәйле очракта хәйләләп гөнаһ кылырга этәрде+ һәм шулай итеп сезгә бәла китерде. Алар шулай ук Мидья́н башлыгының кызы Көзби аша сезне гөнаһка төшерде. Көзби Пигур белән бәйле шул очрак аркасында килеп чыккан кырылу көнендә+ үтерелде».+
26 Шул кырылудан соң+ Йәһвә Мусага һәм Һарун руханиның улы Илгазарга болай диде: 2 «Бөтен исраиллеләр җәмгыятеннән Исраи́л гаскәрендә хезмәт итә алган 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бар исраиллеләрне нәселләре буенча санап чык».+ 3 Шунда Муса һәм Илгаза́р+ рухани Моа́б даласында,+ Үрдү́н янында, Әрихә́+ каршысында халыкка болай диде: 4 «Йәһвә Мусага кушканча, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләрнең санын исәпләп чыгыгыз».+
Мисыр җиреннән чыккан Исраил уллары менә болар иде: 5 Исраилнең беренче улы — Руби́н.+ Рубин уллары:+ Хану́х, аңардан ханухлылар гаиләсе; Паллу́, аңардан паллулылар гаиләсе; 6 Хисру́н, аңардан хисрунлылар гаиләсе; Кәрми́, аңардан кәрмилеләр гаиләсе барлыкка килгән. 7 Болар рубинлылар гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 43 730 иде.+
8 Паллуның улы Илиа́б иде. 9 Илиабның уллары: Нимуи́л, Дата́н һәм Абира́м иде. Датан һәм Абирам җәмгыятьнең сайланган кешеләре иде. Алар Йәһвәгә каршы чыккан+ Кора́х төркеме белән бергә+ Мусага һәм Һарунга каршы күтәрелде.+
10 Шунда җир ачылып, аларны йотты. Корах исә үзе яклы 250 кеше белән үзләрен ут йотканда үлде.+ Бу вакыйгалар сабак булып китте.+ 11 Әмма Корах уллары үлмәде.+
12 Гаиләләре буенча Шимонның+ уллары: Нимуил, аңардан нимуиллеләр гаиләсе; Ями́н, аңардан яминлеләр гаиләсе; Яхи́н, аңардан яхинлеләр гаиләсе; 13 Зирә́х, аңардан зирәхлеләр гаиләсе; Шабу́л, аңардан шабуллылар гаиләсе барлыкка килгән. 14 Болар шимонлылар гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 22 200 иде.+
15 Гаиләләре буенча Гәднең+ уллары: Сәфу́н, аңардан сәфунлылар гаиләсе; Хәгги́, аңардан хәггилеләр гаиләсе; Шуни́, аңардан шунилеләр гаиләсе; 16 Өзнә́й, аңардан өзнәйлеләр гаиләсе; Ири́, аңардан ирилеләр гаиләсе; 17 Ару́д, аңардан арудлылар гаиләсе; Әрили́, аңардан әрилилеләр гаиләсе барлыкка килгән. 18 Болар Гәд улларының гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 40 500 иде.+
19 Яһүднең+ уллары Ер һәм Она́н+ иде, әмма Ер һәм Онан Кәнга́н җирендә үлде.+ 20 Гаиләләре буенча Яһүднең уллары: Шела́,+ аңардан шелалылар гаиләсе; Фәре́с,+ аңардан фәреслеләр гаиләсе; Зирәх,+ аңардан зирәхлеләр гаиләсе; 21 Фәреснең уллары Хисруннан+ хисрунлылар гаиләсе һәм Хамулдан+ хамуллылар гаиләсе барлыкка килгән. 22 Болар Яһүд гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 76 500 иде.+
23 Гаиләләре буенча Иссахарның+ уллары: Тола́,+ аңардан толалылар гаиләсе; Пуа́һ, аңардан пуаһлылар гаиләсе; 24 Йашу́б, аңардан йашублылар гаиләсе; Шимру́н, аңардан шимрунлылар гаиләсе барлыкка килгән. 25 Болар Иссаха́р гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 64 300 иде.+
26 Гаиләләре буенча Зәбулунның+ уллары: Сәри́д, аңардан сәридлеләр гаиләсе; Илу́н, аңардан илунлылар гаиләсе; Яхлии́л, аңардан яхлииллеләр гаиләсе барлыкка килгән. 27 Болар зәбулунлылар гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 60 500 иде.+
28 Гаиләләре буенча Йосыфның+ уллары Манашше́ һәм Ифраи́м+ иде. 29 Манашше+ уллары: Маһи́р,+ аңардан маһирлылар гаиләсе; Маһир улы Гиладтан+ гиладлылар гаиләсе; 30 Гила́д уллары: Йәзәрдән йәзәрлеләр гаиләсе; Хилектән хилеклеләр гаиләсе; 31 Асриилдән асрииллеләр гаиләсе; Шехемнән шехемлеләр гаиләсе; 32 Шәмидтән шәмидлеләр гаиләсе; Хәфәрдән хәфәрлеләр гаиләсе барлыкка килгән. 33 Ә Хәфә́р улы Сәлүфхадның уллары булмаган, кызлары гына булган.+ Сәлүфха́д кызларының исемнәре+ Махла́, Ноа́, Һөглә́, Милкә́ һәм Тирсә́ иде. 34 Болар Манашше гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 52 700 иде.+
35 Гаиләләре буенча Ифраимның+ уллары: Шутила́х,+ аңардан шутилахлылар гаиләсе; Бәхе́р, аңардан бәхерлеләр гаиләсе; Таха́н, аңардан таханлылар гаиләсе; 36 Шутилах улы Эраннан эранлылар гаиләсе барлыкка килгән. 37 Болар Ифраим улларының гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 32 500 иде.+ Болар гаиләләре буенча Йосыфның уллары.
38 Гаиләләре буенча Биньяминның+ уллары: Бела́,+ аңардан белалылар гаиләсе; Әшби́л, аңардан әшбиллеләр гаиләсе; Ахира́м, аңардан ахирамлылар гаиләсе; 39 Шәфуфа́м, аңардан шуфимлылар гаиләсе; Хуфа́м, аңардан хуфамлылар гаиләсе; 40 Беланың уллары Әрдтән әрдлеләр гаиләсе һәм Ногманнан+ ногманлылар гаиләсе барлыкка килгән. 41 Болар гаиләләре буенча Биньяминның уллары, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 45 600 иде.+
42 Гаиләләре буенча Данның+ токымнары: Шуха́м, аңардан шухамлылар гаиләсе барлыкка килгән. Болар гаиләләре буенча Даннан килеп чыккан гаиләләр. 43 Шухамлыларның бөтен гаиләләреннән исемлеккә кертелгән кеше саны 64 400 иде.+
44 Гаиләләре буенча Әширнең+ уллары: Имна́й, аңардан имнайлылар гаиләсе; Ишби́, аңардан ишбилеләр гаиләсе; Бәрия́х, аңардан бәрияхлеләр гаиләсе; 45 Бәриях уллары: Хәбирдән — хәбирлеләр гаиләсе, Малкиилдән малкииллеләр гаиләсе барлыкка килгән. 46 Әши́р кызының исеме Сира́х иде. 47 Болар Әшир улларының гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 53 400 иде.+
48 Гаиләләре буенча Нәфтәлинең+ уллары: Ягъзии́л, аңардан ягъзииллеләр гаиләсе; Гүни́, аңардан гүнилеләр гаиләсе; 49 Йәзи́р, аңардан йәзирлеләр гаиләсе; Шилле́м, аңардан шиллемлеләр гаиләсе барлыкка килгән. 50 Болар гаиләләре буенча Нәфтәлидән килеп чыккан гаиләләр, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 45 400 иде.+
51 Исраиллеләрнең исемлеккә кертелгән тулы саны 601 730 иде.+
52 Шуннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 53 «Аларга бу исемнәр исемлеге буенча* җирне мирас итеп бүлеп бир.+ 54 Зуррак төркемнәргә мирасларын зурайт, ә кечерәк төркемнәргә мирасларын кечерәйт.+ Һәр төркемнең мирасы исемлеккә кертелгән кешеләрнең санына карап бирелергә тиеш. 55 Әмма җир жирәбә салып бүленергә тиеш.+ Алар мирасларын үз аталары кабиләләренең исемнәре буенча алсын. 56 Зуррак төркемнәр өчен дә, кечерәк төркемнәр өчен дә һәр мирас жирәбә салып билгеләнсен».
57 Үз гаиләләре буенча исемлеккә кертелгән ле́вилеләр:+ Гирсә́н, аңардан гирсәнлеләр гаиләсе; Коһа́т,+ аңардан коһатлылар гаиләсе; Мерари́, аңардан мерарилылар гаиләсе барлыкка килгән. 58 Ле́вилеләр гаиләләре: либнилеләр+ гаиләсе, хебрунлылар+ гаиләсе, маһлилеләр+ гаиләсе, мушилылар+ гаиләсе һәм корахлылар+ гаиләсе.
Коһатның улы Амра́м+ иде. 59 Амрам хатынының исеме — Йәһәбә́д.+ Ул Ле́винең Мисырда туган кызы иде. Ул Амрамга Һарун белән Мусаны һәм аларның апасы Мириамны тудырды.+ 60 Аннары Һарунның уллары — Нада́б, Абиһу́, Илгазар һәм Итама́р туды.+ 61 Ләкин Надаб белән Абиһу Йәһвә каршында тиешсез ут китергәннәре өчен үлде.+
62 Исемлеккә кертелгән ле́вилеләрнең бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 23 000 булды.+ Алар исраиллеләр белән бергә исемлеккә кертелмәде,+ чөнки аларга исраиллеләр арасында мирас бирелмәде.+
63 Болар — Муса һәм Илгазар рухани исраиллеләрне Моаб даласында, Үрдүн янында, Әрихә каршысында санап чыкканда исемлеккә кертелгән кешеләр. 64 Ләкин алар арасында Муса һәм Һарун рухани Синай чүлендә санап чыккан исраиллеләрнең берсе дә булмады.+ 65 Чөнки Йәһвә алар турында: «Алар, һичшиксез, чүлдә үләчәк»+,— дип әйткән иде. Шуңа күрә Йәфуни́ улы Кәлебтән һәм Нун улы Йошуадан башка аларның берсе дә калмады.+
27 Аннары Йосыфның улы Манашшеның гаиләсеннән булган Сәлүфха́д кызлары+ килде. Сәлүфхад Хәфәрнең, Хәфә́р Гиладның, Гила́д Маһирның, Маһи́р Манашшеның улы иде. Сәлүфхад кызларының исемнәре Махла́, Ноа́, Һөглә́, Милкә́ һәм Тирсә́ иде. 2 Алар очрашу чатырының керү урыны янында Муса, Илгаза́р рухани, башлыклар+ һәм бөтен җәмгыять алдына басып, болай диде: 3 «Безнең әтиебез чүлдә вафат булды, ләкин ул Йәһвәгә каршы берләшкән төркем — Кора́х яклы кешеләр+ арасында булмады, ә үзенең гөнаһы өчен вафат булды, аның уллары юк иде. 4 Ни өчен соң әтиебезнең исеме, улы булмаганга гына, үзенең гаиләсеннән юк ителергә тиеш? Безгә әтиебезнең бертуганнары арасында биләмә бир». 5 Шунда Муса аларның үтенечен Йәһвәгә җиткерде.+
6 Йәһвә Мусага болай диде: 7 «Сәлүфхад кызлары хаклы. Аларга, һичшиксез, аталарының бертуганнары арасында мирас итеп биләмә бир һәм аталарының мирасын аларга тапшыр.+ 8 Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәр кеше үлсә һәм аның улы булмаса, аның мирасын кызына бирегез. 9 Ә кызы булмаса, мирасын абый-энеләренә бирегез. 10 Абый-энеләре булмаса, мирасын аның атасының абый-энеләренә бирегез. 11 Әгәр аның атасының абый-энеләре булмаса, аның мирасын гаиләсендәге иң якын кан кардәшенә бирегез, һәм ул аңа ия булыр. Йәһвә Мусага әмер биргәнчә, бу хөкем карары исраиллеләр өчен кагыйдә булып торыр“».
12 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Әбаримдагы бу тауга мен+ дә мин исраиллеләргә бирәчәк җиргә күз сал.+ 13 Аны күргәч, син дә, абыең Һарун кебек,+ үз халкыңа кушылырсың,*+ 14 чөнки җәмгыять Сыйн чүлендә минем белән талашканда, сез минем боерыгыма каршы күтәрелдегез һәм, мин су биргәндә, мине халык алдында изгеләндермәдегез.+ Бу — Сыйн чүлендә+ Кады́ш+ янындагы Мәрибә́ сулары».+
15 Шунда Муса Йәһвәгә болай диде: 16 «Бөтен кешеләргә тормыш бирүче Аллаһы Йәһвә җәмгыять өстеннән берәр кешене билгеләсен иде. 17 Йәһвәнең җәмгыяте көтүчесез сарыклар кебек булып китмәсен өчен, ул алар алдында чыгачак һәм керәчәк, аларны алып чыгачак һәм алып киләчәк». 18 Шунда Йәһвә Мусага әйтте: «Нун улы Йошуаны — сәләтле* кешене ал да өстенә кулыңны куй.+ 19 Аннары аны Илгазар рухани һәм бөтен җәмгыять алдына бастыр, һәм аны аларның күз алдында җитәкче итеп билгелә.+ 20 Исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте аны тыңласын өчен,+ аңа хакимлегеңнең* бер өлешен бир.+ 21 Ул Илгазар рухани алдында торыр. Илгазар исә ури́м+ ярдәмендә аның өчен Йәһвәнең карарын белер. Бу боерык буенча алар, ул үзе һәм бөтен исраиллеләр, бөтен җәмгыять, аның белән чыгачак һәм бу боерык буенча керәчәк».
22 Шунда Муса Йәһвә боерганча эшләде. Ул Йошуаны алып, аны Илгазар рухани һәм бөтен җәмгыять алдына бастырды 23 һәм кулларын аның өстенә куеп, аны җитәкче итеп билгеләде.+ Муса нәкъ Йәһвә үзенә әйткәнчә эшләде.+
28 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әмер бир: „Миңа бүләгемне — икмәгемне китерегез. Минем өчен хуш* ис буларак утта яндырыла торган корбаннарым билгеләнгән вакытларында китерелергә тиеш“.+
3 Аларга әйт: „Сез Йәһвәгә китерергә тиешле утта яндырыла торган корбаннар мондый: көн саен даими яндыру корбаны итеп кимчелексез бер яшьлек ике сарык тәкәсе китерегез.+ 4 Бер сарык тәкәсен иртән китер, ә икенчесен эңгер-меңгер вакытта* китер.+ 5 Бу корбаннарның һәрберсе белән, икмәк бүләге итеп, ефаның уннан бер өлеше күләмендә* иң яхшы онны хинның* дүрттән бер өлеше күләмендәге май белән бутап китер.+ 6 Бу даими яндыру корбаны,+ моның турында әмер Синай тавында бирелгән иде. Аны Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле корбан итеп 7 һәр сарык тәкәсе өчен хинның дүрттән бер өлеше күләмендәге шәраб бүләге белән китерергә кирәк.+ Исерткеч эчемлекне Йәһвә өчен шәраб бүләге итеп изге урында агыз. 8 Икенче сарык тәкәсен эңгер-меңгер вакытта* китер. Аны иртәнгесен китергәндәге кебек икмәк бүләге белән һәм шундый ук шәраб бүләге белән Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан — хуш исле бүләк итеп китер.+
9 Әмма Шимбә көнне+ кимчелексез бер яшьлек ике сарык тәкәсе һәм икмәк бүләге итеп ефаның уннан ике өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап шәраб бүләге белән бергә китерергә кирәк. 10 Бу — Шимбә көнне китерелә торган яндыру корбаны. Ул даими яндыру корбаны һәм шәраб бүләге белән бергә китерелсен.+
11 Һәр ай башында Йәһвәгә яндыру корбаны итеп ике яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм кимчелексез бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китер.+ 12 Һәр үгез белән бергә, икмәк бүләге+ итеп, ефаның уннан өч өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китер. Сарык тәкәсе+ белән бергә, икмәк бүләге итеп, ефаның уннан ике өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китер. 13 Бер яшьлек сарык тәкәләренең һәрберсе белән бергә, икмәк бүләге итеп, ефаның уннан бер өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китер. Аларны яндыру корбаны итеп, Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле+ корбан итеп китер. 14 Шәраб бүләкләре итеп һәр үгез белән бергә ярты хин+ шәраб, сарык тәкәсе белән бергә хинның өчтән бер өлеше+ күләмендә шәраб һәм бер яшьлек сарык тәкәсе белән бергә хинның дүрттән бер өлеше+ күләмендә шәраб китер. Бу — ел буе һәр ай китерелә торган айлык яндыру корбаны. 15 Шулай ук даими яндыру корбаны һәм шәраб бүләгеннән тыш Йәһвәгә гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерелсен.
16 Беренче айның 14 нче көнендә Йәһвә хөрмәтенә Паса́х булсын.+ 17 Ә шул айның 15 нче көнендә бәйрәм булсын. Җиде көн төче икмәк ашагыз.+ 18 Беренче көнне изге җыелыш булсын. Сез бернинди авыр эш эшләргә тиеш түгел. 19 Йәһвәгә яндыру корбаны итеп ике яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китерегез. Хайваннар кимчелексез булырга тиеш.+ 20 Сез аларны икмәк бүләкләре белән китерегез: һәр үгез белән бергә ефаның уннан өч өлеше күләмендә, сарык тәкәсе белән бергә ефаның уннан ике өлеше күләмендә 21 һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсенең һәрберсе белән бергә ефаның уннан бер өлеше күләмендә иң яхшы онны май+ белән бутап китерегез. 22 Шулай ук үзегезне йолып алыр өчен гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе китерегез. 23 Боларны сез иртәнге яндыру корбанына — даими китерелә торган яндыру корбанына өстәп китерегез. 24 Шундый ук корбаннарны сез көн саен җиде көн буе ризык итеп, Йәһвәгә утта яндырыла торган хуш исле бүләк итеп китерегез. Болар даими яндыру корбаны һәм шәраб бүләге белән бергә китерелсен. 25 Җиденче көнне изге җыелыш үткәрегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез.+
26 Беренче уңыш көнендә+ Йәһвәгә яңа икмәк бүләге китергәндә,+ Атналар бәйрәмегездә, изге җыелыш үткәрегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез.+ 27 Йәһвәгә хуш исле яндыру корбаны итеп ике яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китерегез.+ 28 Һәм икмәк бүләге итеп һәр үгез белән бергә ефаның уннан өч өлеше күләмендә, сарык тәкәсе белән бергә ефаның уннан ике өлеше күләмендә 29 һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсенең һәрберсе белән бергә ефаның уннан бер өлеше күләмендә май белән буталган иң яхшы онны китерегез. 30 Шулай ук үзегезне йолып алыр өчен гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерегез.+ 31 Боларны һәм шәраб бүләкләрен даими яндыру корбаны һәм икмәк бүләгенә өстәп китерегез. Хайваннар кимчелексез булсын.+
29 Җиденче айның беренче көнендә изге җыелыш үткәрегез. Бернинди авыр эш эшләмәгез.+ Бу көнне быргы кычкыртыгыз.+ 2 Йәһвәгә хуш* исле яндыру корбаны итеп бер яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын. 3 Алар белән бергә икмәк бүләкләрен: үгез белән ефаның уннан өч өлеше күләмендә, сарык тәкәсе белән ефаның уннан ике өлеше күләмендә 4 һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсенең һәрберсе белән ефаның уннан бер өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китерегез. 5 Шулай ук үзегезне йолып алу өчен гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерегез. 6 Болар айлык яндыру корбаны, икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләгенә,+ шулай ук даими яндыру корбаны, икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләгенә өстәп китерелсен. Боларның барысын гадәттәге тәртип буенча Йәһвәгә утта яндырыла торган хуш исле бүләк итеп китерергә кирәк.
7 Шул җиденче айның унынчы көнендә изге җыелыш үткәрегез,+ һәм сез үзегезне* басынкыландырырга* тиеш. Бернинди авыр эш эшләмәгез.+ 8 Йәһвәгә яндыру корбаны итеп, хуш исле бүләк итеп бер яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын.+ 9 Алар белән бергә икмәк бүләкләрен: үгез белән ефаның уннан өч өлеше күләмендә, сарык тәкәсе белән ефаның уннан ике өлеше күләмендә 10 һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсенең һәрберсе белән ефаның уннан бер өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китерегез. 11 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерегез. Болар йолып алу өчен китерелгән гөнаһ йолу корбаны+ белән шәраб бүләгенә һәм даими яндыру корбаны, икмәк бүләге белән шәраб бүләгенә өстәп китерелсен.
12 Җиденче айның 15 нче көнендә изге җыелыш үткәрегез. Бернинди авыр эш эшләмәгез. Сез җиде көн Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм үткәрергә тиеш.+ 13 Яндыру корбаны+ итеп, Йәһвәгә утта яндырыла торган хуш исле бүләк итеп 13 яшь үгез, 2 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек 14 сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын.+ 14 Алар белән бергә икмәк бүләкләрен: 13 үгезнең һәрберсе белән ефаның уннан өч өлеше күләмендә, 2 сарык тәкәсенең һәрберсе белән ефаның уннан ике өлеше күләмендә 15 һәм бер яшьлек 14 сарык тәкәсенең һәрберсе белән ефаның уннан бер өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китерегез. 16 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерегез. Болар даими яндыру корбаны, икмәк бүләге белән шәраб бүләгенә өстәп китерелсен.+
17 Икенче көнне 12 яшь үгез, 2 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек 14 сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын.+ 18 Гадәттәге тәртип буенча үгезләр, сарык тәкәләре һәм бер яшьлек сарык тәкәләренең санына карап икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен китерегез. 19 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерегез. Болар даими яндыру корбаны белән икмәк бүләге һәм алар белән бергә китерелә торган шәраб бүләкләренә өстәп китерелсен.+
20 Өченче көнне 11 үгез, 2 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек 14 сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын.+ 21 Гадәттәге тәртип буенча үгезләр, сарык тәкәләре һәм бер яшьлек сарык тәкәләренең санына карап икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен китерегез. 22 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе китерегез. Болар даими яндыру корбаны, икмәк бүләге белән шәраб бүләгенә өстәп китерелсен.+
23 Дүртенче көнне 10 үгез, 2 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек 14 сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын.+ 24 Гадәттәге тәртип буенча үгезләр, сарык тәкәләре һәм бер яшьлек сарык тәкәләренең санына карап икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен китерегез. 25 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерегез. Болар даими яндыру корбаны, икмәк бүләге белән шәраб бүләгенә өстәп китерелсен.+
26 Бишенче көнне 9 үгез, 2 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек 14 сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын.+ 27 Гадәттәге тәртип буенча үгезләр, сарык тәкәләре һәм бер яшьлек сарык тәкәләренең санына карап икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен китерегез. 28 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе китерегез. Болар даими яндыру корбаны, икмәк бүләге белән шәраб бүләгенә өстәп китерелсен.+
29 Алтынчы көнне 8 үгез, 2 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек 14 сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын.+ 30 Гадәттәге тәртип буенча үгезләр, сарык тәкәләре һәм бер яшьлек сарык тәкәләренең санына карап икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен китерегез. 31 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе китерегез. Болар даими яндыру корбаны, икмәк бүләге белән шәраб бүләгенә өстәп китерелсен.+
32 Җиденче көнне 7 үгез, 2 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек 14 сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсын.+ 33 Гадәттәге тәртип буенча үгезләр, сарык тәкәләре һәм бер яшьлек сарык тәкәләренең санына карап икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен китерегез. 34 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе китерегез. Болар даими яндыру корбаны, икмәк бүләге белән шәраб бүләгенә өстәп китерелсен.+
35 Сигезенче көнне изге җыелыш үткәрегез. Бернинди авыр эш эшләмәгез.+ 36 Яндыру корбаны итеп, Йәһвәгә утта яндырыла торган хуш исле бүләк итеп бер үгез, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китерегез. Алар кимчелексез булсыннар.+ 37 Гадәттәге тәртип буенча үгез, сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәләренең санына карап икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен китерегез. 38 Шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе китерегез. Болар даими яндыру корбаны, икмәк бүләге белән шәраб бүләгенә өстәп китерелсен.+
39 Боларны Йәһвәгә бәйрәмнәрегездә+ яндыру корбаннарыгыз,+ икмәк бүләкләрегез,+ шәраб бүләкләрегез+ һәм татулык корбаннарыгыз+ итеп китерелә торган нәзер бүләкләрегез+ белән ирекле бүләкләрегезгә+ өстәп китерегез“». 40 Муса исраиллеләргә Йәһвә үзенә кушканның барысын сөйләп бирде.
30 Аннары Муса Исраи́л кабиләләренең башлыкларына+ әйтте: «Йәһвә болай диде: 2 әгәр берәр ир-ат Йәһвәгә нәзер әйтсә+ я берәр нәрсәдән тыелырга* ант итсә,+ ул үз сүзен тотарга тиеш.+ Ул нәрсә эшләргә нәзер әйткән, шуны эшләсен.+
3 Әгәр берәр хатын-кыз, яшь булганда һәм әтисенең йортында яшәгәндә, Йәһвәгә нәзер әйтсә я берәр нәрсәдән тыелырга ант итсә, 4 һәм әтисе аның нәзерен я берәр нәрсәдән тыелу* антын ишетеп, каршы килмәсә, ул бөтен нәзерләрен һәм антларын үтәргә тиеш. 5 Ләкин әтисе аның нәзерләр әйткәнен я берәр нәрсәдән тыелырга ант иткәнен ишетеп, аңа рөхсәт итмәсә, аларны үтәмәсен. Йәһвә аны кичерер, чөнки аның әтисе аңа каршы төште.+
6 Әмма ул нәзере я уйламый бирелгән вәгъдәсе була торып кияүгә чыкса 7 һәм аның ире бу турыда ишетеп, моны ишеткән көнне аңа каршы төшмәсә, ул үз нәзерләрен я берәр нәрсәдән тыелу антларын үтәсен. 8 Ләкин ире моны ишеткән көнне аңа каршы төшсә, хатыны үзенең антын я уйламыйча бирелгән вәгъдәсен үтәргә бурычлы булмас.+ Йәһвә аны кичерер.
9 Ләкин тол хатын я иреннән аерылган хатын нәзер әйтсә, ул әйткәннәренең барысын үтәсен.
10 Әгәр берәр хатын үз иренең өендә нәзер әйтсә я берәр нәрсәдән тыелырга ант итсә 11 һәм аның ире моны ишетеп, каршы төшмәсә я хупласа, ул бөтен нәзерләрен һәм антларын үтәсен. 12 Ләкин ире аларны ишеткән көнне аның биргән бар нәзерләрен я антларын үтәвен тыйса, аларны үтәргә кирәк булмас.+ Аның ире аларны үтәүне тыйды, һәм Йәһвә бу хатынны кичерер. 13 Хатынына һәркайсы нәзерен я үзен берәр нәрсәдән тыюга кагылышлы һәркайсы антын үтәргәме, юкмы икәнен аның ире карар итсен. 14 Әмма көннәр үтеп тә аның ире бер дә каршы төшмәсә, димәк, ул аңа бөтен нәзерләрен һәм антларын үтәргә рөхсәт итә. Ул аңа моны эшләргә рөхсәт итә, чөнки ул хатынының аларны биргәнен ишетеп, ул көнне аңа каршы төшмәде. 15 Ләкин ул соңрак, аларны ишеткән көннән соң берникадәр вакыт үткәч каршы төшсә, хатынының гаебе өчен җаваплы булыр.+
16 Болар — ир белән аның хатынына карата һәм ата белән аның йортында яшәүче яшь кызына карата кагыйдәләр. Аларны Мусага Йәһвә бирде».
31 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Мидьянлылардан+ исраиллеләр өчен үч ал.+ Шуннан соң син үз халкыңа кушылырсың».*+
3 Шунда Муса халыкка болай диде: «Үз арагыздан, Мидьянга каршы сугышу өчен һәм Мидьяннан Йәһвәнең үчен алу өчен, ир-атларны коралландырыгыз. 4 Сугышка Исраилнең бөтен кабиләләреннән, һәр кабиләдән 1 000 кеше җибәрегез». 5 Шулай итеп, Исраилнең меңнәреннән+ сугышка коралланган 12 000 кеше — һәр кабиләдән 1 000 кеше сайланды.
6 Аннары Муса аларны, һәр кабиләдән 1 000 кешене, Илгаза́р руханиның улы Пинхә́с+ белән бергә сугышка җибәрде. Пинхәснең кулында изге нәрсәләр һәм сугышка чакыру өчен быргылар+ бар иде. 7 Алар, Йәһвә Мусага кушканча, Мидьянга каршы сугышты һәм бөтен ир-атларны кырып бетерде. 8 Алар шулай ук Мидьянның биш патшасын: Ави́, Рәки́м, Сур, Хур һәм Ребаны үтерде. Алар Бигу́р улы Бильямны+ да кылыч белән үтерде. 9 Ә Мидья́н хатын-кызларын һәм балаларын әсирлеккә алды. Алар шулай ук аларның бар мал-туарын һәм милкен алып китте. 10 Ә аларның яшәгән барлык шәһәрләрен һәм чатырлар корып торган урыннарын* яндырды. 11 Исраиллеләр бар табышны — кешеләрне, хайваннарны һәм мал-мөлкәтне алып китте. 12 Алар әсирләрне, хайваннарны һәм мал-мөлкәтне Муса белән Илгазар рухани һәм исраиллеләрнең җәмгыяте янына алып килде. Исраиллеләрнең тукталу урыны Моа́б даласында,+ Үрдү́н янында, Әрихә́ каршысында иде.
13 Шунда Муса, Илгазар рухани һәм җәмгыятьнең бар башлыклары аларны каршыларга дип тукталу урыныннан чыкты. 14 Ләкин Мусаның сугыштан кайтып килгән гаскәрнең билгеләнгән ир-атларына — меңбашларына һәм йөзбашларына ачуы чыкты. 15 Муса аларга болай диде: «Сез бөтен хатын-кызларны исән калдырдыгызмы? 16 Алар бит Бильямның сүзе буенча исраиллеләрне Пигур+ белән бәйле очракта Йәһвәгә хыянәт итәргә этәрде,+ һәм, нәтиҗәдә, Йәһвә җәмгыяте кырылды.+ 17 Хәзер исә бөтен малайларны һәм ир-ат белән якынлык кылган хатыннарны үтерегез. 18 Ә ир-ат белән якынлык кылмаган яшь кызларны исән калдыра аласыз.+ 19 Үзегез тукталу урыныннан читтәрәк җиде көн яшәгез. Берәрсен* үтергән я мәеткә кагылган һәр кеше+ — сез һәм сезнең әсирләрегез — өченче һәм җиденче көнне чистарынсын.+ 20 Һәм һәр киемне, күн әйберне, кәҗә йоныннан ясалган бар нәрсәне, һәр агач нәрсәне чистартыгыз».
21 Шунда Илгазар рухани сугышка барган гаскәриләргә болай диде: «Йәһвә Мусага биргән канун мондый: 22 „Алтын, көмеш, бакыр, тимер, аккургаш һәм кургашны гына — 23 утка чыдам бар нәрсәне ут аша үткәрегез, һәм алар чиста булыр. Әмма аларны сафландыру суы белән дә чистартырга кирәк.+ Утта яна торган бар нәрсәне су аша үткәрегез. 24 Җиденче көнне киемнәрегезне юыгыз һәм чиста булырсыз, аннары тукталу урынына керә аласыз“».+
25 Йәһвә Мусага болай диде: 26 «Әсирләрне һәм хайваннарны санап чыгып, табышның исемлеген төзе. Моны Илгазар рухани һәм җәмгыятьнең нәсел башлыклары белән эшлә. 27 Табышны ике өлешкә бүл: яртысын сугышта катнашкан гаскәриләргә, яртысын җәмгыятьнең калган кешеләренә бир.+ 28 Сугышка барган гаскәриләрдән Йәһвәгә өлеш итеп һәр биш йөзенче җанны* — әсирне, эре терлекне, ишәкне һәм вак терлекне ал. 29 Аны аларның өлешеннән ал һәм Йәһвә өчен бүләк итеп Илгазар руханига бир.+ 30 Исраиллеләргә бирелгән өлештән исә һәр илленче әсирне, эре терлекне, ишәкне, вак терлекне, йорт хайванын ал һәм аларны Йәһвәнең чатыры белән бәйле бурычларын үтәгән+ ле́вилеләргә бир».+
31 Муса һәм Илгазар рухани нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде. 32 Сугышка барган кешеләр алып кайткан табышның калганы 675 000 вак терлек, 33 72 000 эре терлек, 34 61 000 ишәк иде. 35 Ир-ат белән якынлык кылмаган кызлар+ саны 32 000 җан иде. 36 Сугышка барган кешеләрнең өлеше 337 500 вак терлек булды. 37 Болардан Йәһвәгә өлеш итеп 675 вак терлек бирелде. 38 Эре терлек 36 000 булды, һәм болардан Йәһвәгә өлеш итеп 72 эре терлек бирелде. 39 Ишәкләр 30 500 булды, һәм болардан Йәһвәгә өлеш итеп 61 ишәк бирелде. 40 Кешеләр саны* исә 16 000 булды, һәм алардан Йәһвәгә өлеш итеп 32 җан бирелде. 41 Аннары Муса бу өлешне алып, Йәһвәгә бүләк итеп Илгазар руханига бирде,+ ул нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.
42 Исраиллеләрнең Муса сугышка барган кешеләрнең өлешеннән аерып куйган өлеше мондый булды: 43 337 500 вак терлек, 44 36 000 эре терлек, 45 30 500 ишәк, 46 шулай ук 16 000 кеше җаны. 47 Муса исраиллеләрнең өлешеннән һәр илленче кешене һәм хайванны алып, аларны Йәһвәнең чатыры белән бәйле бурычларын үтәгән+ ле́вилеләргә бирде.+ Ул нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.
48 Аннары гаскәрнең меңнәре+ өстеннән куелган башлыклар — меңбашлары һәм йөзбашлары — Муса янына килеп, 49 аңа болай диде: «Без, синең хезмәтчеләрең, җитәкчелегебез астындагы гаскәриләрне санап чыктык һәм берсенең дә һәлак булмаганын белдек.+ 50 Шуңа күрә һәрберебезгә Йәһвә алдында җаннарыбызны йолу өчен Йәһвәгә бүләк итеп сугыштан алып кайткан әйберләрне: алтын әйберләр, аяк беләзекләре, кул беләзекләре, мөһерле балдаклар, алкалар һәм башка кыйммәтле әйберләр китерергә рөхсәт ит».
51 Шунда Муса һәм Илгазар рухани алардан алтынны — бөтен кыйммәтле әйберләрне кабул итте. 52 Алар меңбашлары белән йөзбашларыннан алган һәм Йәһвәгә бүләк иткән бөтен алтынның авырлыгы 16 750 шәкыл* булды. 53 Гаскәриләрнең һәрберсе табышны үзе өчен талаган иде. 54 Муса һәм Илгазар рухани меңбашлары белән йөзбашларыннан алтынны кабул итеп, очрашу чатырына Йәһвә алдында Исраи́л халкы истәлеге итеп алып килде.
32 Руби́н+ уллары һәм Гәд+ улларының мал-туары гаять күп иде, һәм алар Язе́р+ һәм Гила́д җирләренең мал-туар өчен бик яхшы булганын күрделәр. 2 Шуңа күрә Гәд һәм Рубин уллары Муса, Илгаза́р рухани һәм җәмгыять башлыклары янына килеп, болай диде: 3 «Без күрдек: Атару́т, Дибу́н, Язер, Нимра́, Хишбу́н,+ Элга́л, Сиба́м, Нәбу́+ һәм Бего́н+ — 4 Йәһвә Исраи́л җәмгыяте алдында яулап алган җир+ — мал-туар өчен бик яхшы җир, ә синең хезмәтчеләреңнең мал-туары күп».+ 5 Алар: «Әгәр синең күзеңдә илтифат казанган булсак, бу җирне үз хезмәтчеләреңә биләмә итеп бир. Безне Үрдү́н аша алып чыкма»,— диде.
6 Шунда Муса Гәд уллары белән Рубин улларына болай диде: «Сезнең кардәшләрегез сугышка барганда, сез монда калырсызмы? 7 Нигә сез Исраил халкының рухын төшереп, Йәһвә аларга бирәчәк җиргә керергә теләкләрен сүрелдерәсез? 8 Сезнең аталарыгыз да, мин аларны Кады́ш-барниадан шул җирне карап чыгарга җибәргәч, шулай эшләгән иде.+ 9 Алар, Эшкү́л үзәненә*+ барып, ул җирне күреп кайткач, Исраил халкының рухын төшереп, аларның Йәһвә үзләренә бирәчәк җиргә керергә теләкләрен сүрелдерде.+ 10 Ул көнне Йәһвәнең ачуы кабарды, һәм ул мондый ант бирде:+ 11 „Мисырдан чыккан 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләрнең берсе дә мин Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән+ җирне күрмәячәк,+ чөнки алар миңа бөтен йөрәктән буйсынмады. 12 Аны кыназлы Йәфуни́ улы Кәле́б+ һәм Нун улы Йошуа́+ гына күрәчәк, чөнки алар Йәһвәгә бөтен йөрәктән буйсынды“.+ 13 Шулай итеп Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынды, һәм ул аларны, Йәһвә алдында явызлык кылган буын үлеп беткәнче,+ чүлдә 40 ел буе йөртте.+ 14 Һәм хәзер сез, гөнаһлы кешеләр токымы, үз аталарыгыз урынына калкып чыктыгыз һәм Йәһвәнең Исраилгә кабынган ялкынлы ачуын көчәйтәсез. 15 Әгәр сез аңа буйсынмасагыз, ул аларны кабат чүлдә калдырачак, һәм сез бөтен бу халыкны һәлак итәчәксез».
16 Соңрак алар Муса янына килеп болай диде: «Әйдә, без монда мал-туарыбыз өчен таш абзарлар һәм балаларыбыз өчен шәһәрләр төзик. 17 Безнең балаларыбыз ныгытылган шәһәрләрдә бу җирнең яшәүчеләреннән курыкмыйча яшәр, ә без үзебез сугышка әзерләнеп,+ исраиллеләр алдыннан аларны үз урыннарына китергәнче барырбыз. 18 Без исраиллеләрнең һәрберсе мирас итеп үз җирен алганчы үз йортларыбызга кайтмаячакбыз.+ 19 Без алар белән Үрдүннең аръягында мирас алмабыз, чөнки үз мирасыбызны Үрдүннең көнчыгыш ягында алырбыз».+
20 Муса аларга мондый җавап бирде: «Әгәр сез Йәһвә алдында сугышка кораллансагыз+ 21 һәм сезнең барыгыз коралланып Йәһвә алдында Үрдүнне кичсә һәм, ул үзе алдыннан дошманнарын куганда,+ 22 сез җирне Йәһвә алдында буйсындырганчы+ сугышсагыз, сез монда кайта алырсыз+ һәм Йәһвә белән Исраил алдында гаепсез булырсыз. Шунда бу җир Йәһвә алдында сезнең биләмәгез булып китәр.+ 23 Ләкин алай эшләмәсәгез, сез Йәһвәгә каршы гөнаһ кылырсыз. Шул чак белегез: сез гөнаһыгыз өчен җавап бирерсез. 24 Шулай итеп, балаларыгыз өчен шәһәрләр һәм көтүләрегез өчен абзарлар төзегез,+ ләкин биргән вәгъдәгезне үтәгез».
25 Гәд уллары һәм Рубин уллары Мусага болай диде: «Хезмәтчеләрең барысын хуҗабыз әйткәнчә эшләр. 26 Безнең балаларыбыз, хатыннарыбыз, бөтен мал-туарыбыз монда, Гилад шәһәрләрендә калыр,+ 27 ә хезмәтчеләрең — коралланган һәр ир-ат — нәкъ хуҗабыз әйткәнчә, Йәһвә алдында сугыш алып барыр өчен Үрдүннең икенче ягына чыгар».+
28 Шунда Муса алар турында Илгазар рухани, Нун улы Йошуа һәм Исраил кабиләләренең нәсел башлыкларына әмер бирде. 29 Муса аларга болай диде: «Гәд уллары һәм Рубин уллары — Йәһвә алдында сугышыр өчен коралланган һәр ир-ат — сезнең белән Үрдүнне кичсә һәм сез җирне буйсындырсагыз, Гилад җирен аларга биләмә итеп бирерсез.+ 30 Ләкин алар коралланып сезнең белән Үрдүнне кичмәсә, алар Кәнга́н җирендә сезнең арагызда урнашыр».
31 Шулчак Гәд уллары һәм Рубин уллары болай диде: «Йәһвә синең хезмәтчеләреңә нәрсә әйткән булса, шуны эшләрбез. 32 Без коралланып Йәһвә алдында Үрдүнне кичеп, Кәнган җиренә барырбыз,+ ләкин мирас итеп алачак биләмәбез Үрдүннең бу ягында булыр». 33 Шунда Муса аларга — Гәд улларына, Рубин улларына+ һәм Йосыф улы Манашше́ кабиләсенең яртысына+ — шәһәрләре һәм әйләнә-тирәдәге җирләре белән аморлылар патшасы Сихонның патшалыгын+ һәм Баша́н патшасы Огның патшалыгын+ бирде.
34 Һәм Гәд уллары Дибун,+ Атарут,+ Аругырны,+ 35 Атру́т-шофанны, Язерне,+ Йокбоһаны,+ 36 Бәйтнимраны,+ Бәйтхаранны+ — ныгытылган шәһәрләр төзеде* һәм көтүләре өчен таш абзарлар салды. 37 Рубин уллары Хишбун,+ Элгал,+ Кырьятаимны,+ 38 Нәбу,+ Багалмигу́н+ (аларның исемнәре үзгәртелгән) һәм Сибманы төзеде, һәм алар яңадан салган шәһәрләргә яңа исемнәр бирделәр.
39 Манашше улы Маһирның+ уллары Гиладка каршы сугышып, аны яулап алды һәм анда булган аморлыларны куып җибәрде. 40 Шунда Муса Гиладны Манашше улы Маһирга бирде, һәм ул анда яши башлады.+ 41 Манашше улы Йәһи́р Гилад җирендәге кечкенә шәһәрләргә каршы сугышып, аларны яулап алды һәм аларны Һабу́т-йәһи́р* дип атады.+ 42 Ноба́х Кынатка каршы сугышып, аны һәм аңа бәйле* шәһәрләрне яулап алды һәм аны үз исеме белән — Нобах дип атый башлады.
33 Менә Исраи́л халкының Муса һәм Һарун җитәкчелегендә+ үз гаскәрләре белән+ Мисырдан чыккач+ йөргән юллары. 2 Йәһвәнең боерыгы буенча, Муса аларның сәфәрләре вакытында кайсы җирдән чыгып, кайсы җиргә юл тотканнарын язып барды. Аларның бер җирдән икенчесенә күчеп йөргән урыннары мондый:+ 3 алар беренче айның 15 нче көнендә+ Рамсестан+ юлга чыкты. Нәкъ шул көнне Пасахтан+ соң исраиллеләр кыюлык белән мисырлыларның күз алдында чыгып китте. 4 Ә мисырлылар Йәһвә һәлак иткән беренче улларын+ җирли иде, чөнки Йәһвә аларның илаһларына чыгарган хөкемен үтәде.+
5 Шулай итеп исраиллеләр Рамсестан китеп, Сохкәттә+ чатырларын корды. 6 Аннары алар Сохкәттән китеп, чүл кырыендагы Итамда+ чатырларын корды. 7 Аннан соң алар Итамнан юлга чыкты һәм Багалсәфу́н алдындагы Пиһахирутка+ таба борылды һәм Мигдо́л+ каршында чатырларын корды. 8 Шуннан соң алар Пиһахируттан китеп, диңгез аша+ чүлгә үтте+ һәм өч көн Ита́м чүленнән+ барып, Марада+ чатырларын корды.
9 Аннары алар Марадан юлга чыкты һәм Элимга килде. Элимда 12 чишмә һәм 70 финик пальмасы бар иде. Шуңа күрә алар анда чатырларын корды.+ 10 Шуннан соң алар Элимны калдырып, Кызыл диңгез янында чатырларын корды. 11 Аннары алар Кызыл диңгездән китеп, Син чүлендә+ чатырларын корды. 12 Аннан соң алар Син чүленнән юлга чыкты һәм Дуфкада чатырларын корды. 13 Соңыннан Дуфкадан китеп, Алушта чатырларын корып урнашты. 14 Аннары алар Алуштан китеп, Рефидимдә+ чатырларын корды. Анда халыкка эчәргә су юк иде. 15 Алар Рефидимнән китте һәм Синай чүлендә+ чатырларын корды.
16 Алар Синай чүленнән китеп, Кыйбру́т-һатавада+ чатырларын корды. 17 Аннары алар Кыйбрут-һатаваны калдырып, Хасирутта+ чатырларын корды. 18 Аннан соң алар Хасируттан китеп, Ритмада чатырларын корды. 19 Шуннан соң алар Ритмадан китте һәм Римму́н-фәрестә чатырларын корды. 20 Соңыннан Риммун-фәрестән китеп, алар Либнада чатырларын корды. 21 Алар Либнаны калдырып, Риссада чатырларын корды. 22 Аннары алар Риссадан китеп, Кыһилатта чатырларын корды. 23 Кыһилаттан китеп, алар Шефе́р тавы янында чатырларын корды.
24 Шефер тавыннан юлга чыгып, алар Харадада чатырларын корды. 25 Аннары алар Харададан китеп, Макилутта чатырларын корды. 26 Аннан соң алар Макилутны калдырып,+ Тахатта чатырларын корды. 27 Тахаттан китеп, Тирахта чатырларын корды. 28 Тирахтан китеп, Миткаһта чатырларын корды. 29 Миткаһтан киткәч, Хашмонада чатырларын корды. 30 Аннары алар Хашмонадан китеп, Мусирәттә чатырларын корды. 31 Шуннан Мусирәтне калдырып, Бәнә́-ягаканда+ чатырларын корды. 32 Бәнә-ягаканнан китеп, Хор-һагидгәдтә чатырларын корды. 33 Хор-һагидгәдтән китеп, Йотбатада+ чатырларын корды. 34 Йотбатадан китеп, Абронада чатырларын корды. 35 Абронадан китеп, Исиу́н-гәбирдә+ чатырларын корды. 36 Исиун-гәбирдән китеп, Сыйн чүлендә,+ Кадышта, чатырларын корды.
37 Соңыннан алар Кадыштан китеп, Һор тавы+ янында, Эдо́м җире чигендә чатырларын корды. 38 Шунда рухани Һарун Йәһвә боерыгы буенча Һор тавына менеп үлде. Бу исраиллеләр Мисыр җирен калдырып киткәннән соң кырыгынчы елны, бишенче айның беренче көнендә булды.+ 39 Һор тавында үлгәндә, Һарунга 123 яшь иде.
40 Шунда Кәнга́н җирендә Нәгебтә яшәгән кәнганлы — Ара́д патшасы+ — исраиллеләрнең килүе турында ишетте.
41 Вакыт узу белән алар Һор тавыннан+ китеп, Салмонада чатырларын корды. 42 Аннан соң Салмонаны калдырып, Пунонда чатырларын корды. 43 Пуноннан китеп, Оботта+ чатырларын корды. 44 Оботтан китеп, Иеһәбәримдә Моа́б+ чигендә чатырларын корды. 45 Соңыннан алар Иеимнән* китеп, Дибунгадта+ чатырларын корды. 46 Дибунгадтан китеп, Алму́н-диблатаимда чатырларын корды. 47 Алмун-диблатаимнан китеп, Нәбу́+ алдында Әбари́м+ тауларында чатырларын корды. 48 Ахыр чиктә алар Әбарим тауларыннан китеп, Моаб даласында, Үрдү́н янында, Әрихә́+ каршысында чатырларын корды. 49 Алар Үрдүн янында, Бәйтишимуттан алып Әбелшиттимгә+ кадәр, Моаб даласында чатырларда яшәүләрен дәвам итте.
50 Йәһвә Моаб даласында, Үрдүн янында, Әрихә каршысында Мусага болай диде: 51 «Исраиллеләргә әйт: „Сез Үрдүнне кичеп, Кәнган җиренә керәсез.+ 52 Сез бу җирдә яшәүче бөтен халыкларны куып җибәрергә һәм аларның таш сыннарын,+ бөтен коелма* потларын+ юк итәргә һәм аларның бөтен изге биеклекләрен җимерергә тиеш.+ 53 Һәм бу җиргә ия булып анда яшәгез, чөнки мин, һичшиксез, бу җирне сезгә биләмә итеп бирәм.+ 54 Бу җирне, жирәбә салып,+ гаиләләрегез арасында бүлегез. Зуррак төркемгә мирасын зурайтыгыз, ә кечерәк төркемгә мирасын кечерәйтегез.+ Һәр төркемнең мирасы жирәбә буенча билгеләнсен. Үз биләмәләрегезне мирас итеп аталарыгызның кабиләләре буенча алыгыз.+
55 Ләкин ул җирнең яшәүчеләрен куып җибәрмәсәгез,+ үзегез калдырган кешеләр күзләрегезгә кергән чүп кебек һәм кабыргаларыгызга чәнчелгән чәнечкеләр кебек булыр, һәм алар сезне яшәячәк җирегездә йончытып бетерер.+ 56 Һәм мин аларга нәрсә эшләргә ниятләгән булсам, шуны сезгә эшләрмен“».+
34 Аннары Йәһвә Мусага болай дип әйтте: 2 «Исраиллеләргә мондый күрсәтмәләр бир: „Сез Кәнга́н җиренә+ кергәч, Кәнган җире үз чикләре белән сезгә мирас итеп тиячәк җир булыр.+
3 Сезнең көньяк чигегез Сыйн чүленнән Эдо́м буйлап сузылыр, һәм көнчыгышта көньяк чигегез Тозлы диңгез*+ кырыеннан башланыр. 4 Ул борылып, Акрабби́м битләвенең+ көньяк ягыннан үтәр һәм Сыйнга таба барып, Кады́ш-барнианың+ көньягында тәмамланыр. Шуннан ул Хаса́р-Аддарга+ таба сузылып, Асмонга кадәр үтәр. 5 Асмо́н янында чик Мисыр елгасы үзәненә* таба борылып, диңгез*+ янында тәмамланыр.
6 Көнбатыш чигегез Бөек диңгезнең* яр буе булыр. Бу сезнең көнбатыш чигегез булып китәр.+
7 Төньяк чигегез мондый булыр: аны Бөек диңгездән Һор* тавына кадәр үткәрегез. 8 Һор тавыннан аны Лебо́-хаматка*+ кадәр үткәрегез, чик Седа́д+ янында тәмамланыр. 9 Һәм ул Зифронга кадәр сузылып, Хаса́р-енанда+ тәмамланыр. Бу сезнең төньяк чигегез булыр.
10 Аннан соң Хасар-енаннан Шефамга кадәр көнчыгыш чигегезне үткәрегез. 11 Ул Шефамнан Аинның көнчыгышындагы Риблага кадәр сузылыр һәм Киннере́т диңгезенең*+ көньяк ягыннан үтәр. 12 Чик Үрдү́н елгасына кадәр үтәр һәм Тозлы диңгез+ янында тәмамланыр. Бу сезнең җирегез+ һәм аның чикләре булыр“».
13 Шунда Муса исраиллеләргә мондый күрсәтмә бирде: «Бу җирне сез, Йәһвә тугыз ярым кабиләгә бирергә кушканча, үз биләмәләрегез итеп жирәбә+ буенча бүләрсез. 14 Чөнки Руби́н кабиләсе үз нәселләре буенча, Гәд кабиләсе үз нәселләре буенча һәм Манашше́ кабиләсенең яртысы үз мирасларын алды инде.+ 15 Ике ярым кабилә үз мирасларын кояш чыккан якта, Әрихә́ каршысында, Үрдүннең көнчыгыш ягында алды инде».+
16 Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 17 «Сезгә җирне биләмәгез итеп бүләчәк кешеләрнең исемнәре: Илгаза́р+ рухани һәм Нун улы Йошуа́.+ 18 Җирне мирасыгыз итеп бүләр өчен һәр кабиләдән бер башлык алыгыз.+ 19 Менә аларның исемнәре: Яһүд+ кабиләсеннән Йәфуни́ улы Кәле́б,+ 20 Шимо́н+ улларының кабиләсеннән Амиһү́д улы Шемуи́л, 21 Биньями́н+ кабиләсеннән Кислу́н улы Илида́д, 22 Дан+ улларының кабиләсеннән башлык — Йөгли́ улы Бакти́, 23 Йосыф+ улларыннан: Манашше+ улларының кабиләсеннән башлык — Ифо́д улы Хәнаи́л, 24 Ифраи́м+ улларының кабиләсеннән башлык — Шифта́н улы Кымуи́л, 25 Зәбулу́н+ улларының кабиләсеннән башлык — Парна́х улы Илисафа́н, 26 Иссаха́р+ улларының кабиләсеннән башлык — Азза́н улы Палтыя́л, 27 Әши́р+ улларының кабиләсеннән башлык — Шәлуми́ улы Ахиһу́д, 28 Нәфтәли+ улларының кабиләсеннән башлык — Амиһү́д улы Фидаи́л». 29 Йәһвә аларга Кәнган җирен исраиллеләргә бүлеп бирергә әмер бирде.+
35 Аннары Йәһвә Моа́б даласында, Үрдү́н янында,+ Әрихә́ каршысында Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә үзләре ия булачак мирасларыннан ле́вилеләргә яшәр өчен шәһәрләр+ һәм шул шәһәрләр тирәли көтүлекләр бирергә куш.+ 3 Алар бу шәһәрләрдә яшәрләр, ә көтүлекләр аларның мал-туары, хуҗалыклары һәм башка бар хайваннары өчен булыр. 4 Сез ле́вилеләргә бирәчәк шәһәрләр тирәли булачак көтүлекләр шәһәрнең диварыннан 1 000 терсәккә* сузылсын. 5 Шәһәрнең көнчыгыш ягында 2 000 терсәк,* көньяк ягында 2 000 терсәк, көнбатыш ягында 2 000 терсәк һәм төньяк ягында 2 000 терсәк үлчәгез. Ә шәһәр уртада булсын. Бу аларның шәһәрләре тирәли көтүлекләр булыр.
6 Сез ле́вилеләргә кеше үтерүче качсын өчен+ 6 сыену шәһәре,+ шулай ук башка 42 шәһәр бирерсез. 7 Сез ле́вилеләргә тулаем 48 шәһәр һәм алар тирәли булган көтүлекләр бирерсез.+ 8 Аларга биреләчәк шәһәрләр исраиллеләрнең биләмәләреннән булыр.+ Зуррак төркемнән күп, ә кечерәк төркемнән аз алырсыз.+ Һәр төркем ле́вилеләргә үзе алган мирасына карап шәһәрләр бирер».
9 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 10 «Исраиллеләргә әйт: „Сез Үрдүнне кичеп, Кәнга́н җиренә керәсез.+ 11 Үзегез өчен уңайлы шәһәрләр — сыену шәһәрләре булып хезмәт итәчәк шәһәрләр сайлагыз. Анда берәрсен* ялгыш үтергән кеше качсын.+ 12 Бу шәһәрләрдә сез кан өчен үч алучыдан сыену урыны табарсыз,+ шулай итеп кеше үтерүче җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчы үтерелмәс.+ 13 Сез бүлеп бирәчәк 6 сыену шәһәре шул максат өчен булыр. 14 Сыену шәһәрләре итеп Үрдүннең бу ягында 3 шәһәр+ һәм Кәнган җирендә 3 шәһәр бирегез.+ 15 Бу 6 шәһәр исраиллеләр өчен, килмешәк өчен+ һәм араларындагы чит ил кешесе өчен сыену урыны булсын. Анда берәрсен* ялгыш үтергән кеше качсын.+
16 Ләкин берәү башка кешегә тимер әйбер белән суккан булса һәм тегесе үлсә, ул — кеше үтерүче. Кеше үтерүче, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ 17 Әгәр ул аңа кеше үтерерлек таш белән суккан булса һәм тегесе үлсә, ул — кеше үтерүче. Кеше үтерүче, һичшиксез, үтерелергә тиеш. 18 Әгәр ул аңа кеше үтерерлек агач әйбер белән суккан булса һәм тегесе үлсә, ул — кеше үтерүче. Кеше үтерүче, һичшиксез, үтерелергә тиеш.
19 Кеше үтерүчене кан өчен үч алучы үтерсен. Ул аны, очраткач, үтерсен. 20 Әгәр берәү нәфрәтләнеп башка кешене этеп җибәрсә я аңа явыз ният белән* берәр нәрсә ыргытса һәм тегесе үлсә,+ 21 я ул нәфрәтләнеп аңа кулы белән сукса һәм тегесе үлсә, аңа суккан кеше, һичшиксез, үтерелергә тиеш. Ул — кеше үтерүче. Кан өчен үч алучы аны, очраткач, үтерсен.
22 Ләкин ул ялгыш, нәфрәтләнмичә аны эткән я явыз нияте булмый торып* аңа берәр нәрсә ыргыткан булса,+ 23 я ул аны күрмичә аңа таш төшергән булса (ә ул аңа дошман булмаган һәм аны зарарларга теләмәгән булса), һәм теге кеше үлсә, 24 җәмгыять, бу күрсәтмәләр буенча, аңа суккан кеше һәм кан өчен үч алучы арасында туган хәлне карап чыксын.+ 25 Һәм җәмгыять кеше үтерүчене кан өчен үч алучыдан коткарсын һәм аны ул качып киткән сыену шәһәренә кайтарсын. Ул анда изге май белән майланган баш рухани+ үлгәнче яшәргә тиеш.
26 Ләкин бу кеше үтерүче үзе качкан сыену шәһәренең чигеннән чыкса, 27 һәм кан өчен үч алучы аны сыену шәһәренең чигеннән читтә очратса һәм аны үтерсә, ул кан коюда гаепле булмас. 28 Чөнки кеше үтерүче сыену шәһәрендә баш руханиның үлеменә кадәр яшәргә тиеш. Ләкин баш рухани үлгәннән соң, ул үз биләмәсенә кайта ала.+ 29 Буыннан-буынга барлык яшәгән җирләрегездә шушы күрсәтмәләр буенча хөкем итегез.
30 Берәрсен* үтергән кеше, шаһитләрнең сүзе буенча,+ кеше үтерүче буларак үтерелергә тиеш.+ Ләкин бер шаһитнең генә сүзе буенча беркем* дә үтерелмәсен. 31 Сез үләргә тиешле кеше үтерүченең җаны өчен йолым алырга тиеш түгел, чөнки ул, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ 32 Шулай ук сез сыену шәһәренә качкан кеше өчен дә йолым алырга һәм шулай итеп аңа баш руханиның үлеменә кадәр үз җиренә кайтып, анда яшәргә юл куярга тиеш түгел.
33 Сез үзегез яшәгән җирне пычратырга тиеш түгел, чөнки кан җирне пычрата+ һәм җиргә түгелгән кан өчен аны түккән кешенең каныннан башка бернинди йолым юк.+ 34 Сез үзегез яшәгән җирне, мин яшәгән җирне нәҗесләргә тиеш түгел, чөнки мин, Йәһвә, Исраи́л халкы арасында яшим“».+
36 Йосыф улларының гаиләләреннән Манашше́ улы Маһи́р+ улы Гила́д токымнарының гаилә башлыклары килеп, Муса һәм исраиллеләрнең башлыклары белән сөйләшә башлады. 2 Алар болай диде: «Йәһвә сиңа, безнең хуҗабызга, бу җирне жирәбә салып,+ исраиллеләргә бүлеп бирергә кушты. Шулай ук Йәһвә хуҗабызга безнең туганыбыз Сәлүфхадның мирасын аның кызларына бирергә боерды.+ 3 Әгәр алар Исраилнең башка кабиләсеннән булган ир-атларга кияүгә чыкса, бу хатыннарның мирасы да аталарыбызның мирасыннан алынып, аларның булачак ирләре кабиләсенең мирасына кушылыр, һәм шулай итеп ул безгә жирәбә салып билгеләнгән мирастан алыныр. 4 Һәм Исраи́л халкы өчен Азатлык елы+ килгәч, бу хатыннарның мирасы мәңгегә аларның булачак ирләре кабиләсенең мирасына кушылыр. Шулай итеп аларның мирасы аталарыбыз кабиләсенең мирасыннан алыныр».
5 Шунда Муса, Йәһвәнең кушуы буенча, исраиллеләргә болай дип боерды: «Йосыф улларының кабиләсе әйткән сүзләр хак. 6 Йәһвә Сәлүфха́д кызларына мондый әмер бирде: „Алар үзләренә ошаган кешегә кияүгә чыга ала. Әмма алар үз аталары кабиләсе гаиләсеннән берәр кешегә кияүгә чыксын. 7 Исраиллеләрнең бернинди мирасы бер кабиләдән икенчесенә күчмәсен, чөнки исраиллеләр үз ата-бабалары кабиләсенең мирасын сакларга тиеш. 8 Исраиллеләр үз ата-бабаларының мирасын саклый алсын өчен, Исраил кабиләләре арасында мираска ия булган һәр кыз үз атасы кабиләсеннән булган кешегә кияүгә чыксын.+ 9 Бернинди мирас бер кабиләдән икенчесенә күчмәсен, чөнки Исраил кабиләләре үз мирасларын сакларга тиеш“».
10 Сәлүфхад кызлары нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.+ 11 Шулай итеп, Сәлүфхад кызлары — Махла́, Тирсә́, Һөглә́, Милкә́ һәм Ноа+ — үз аталары туганнарының улларына кияүгә чыкты. 12 Аларның мирасы үз аталарының гаиләсендә калсын өчен, алар Йосыф улы Манашше гаиләләреннән булган ир-атларның хатыннары булып китте.
13 Болар — Йәһвә исраиллеләргә Муса аша Моа́б даласында, Үрдү́н янында, Әрихә́ каршысында биргән әмерләр һәм хөкемнәр.+
Сүзгә-сүз «Чит», ягъни левиле булмаган.
Яки «үз байрагы янында».
Яки «чатырын яклау; чатырында хезмәтләрен башкару».
Яки «билгесе».
Сүзгә-сүз «Чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «Чит», ягъни левиле булмаган.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер гера — 0,57 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «майлы көлдән», ягъни корбаннарның мае сеңгән көлдән.
Ягъни берәр кешене хезмәткә билгеләгәндә кулланылган май.
Яки «җанга». Сүзлекне к.
Яки «җан».
Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.
Күрәсең, җенси әгъзалар.
Мөгаен, бала тудыру сәләтеннән мәхрүм итүне күрсәтә.
Яки «Шулай булсын! Шулай булсын!»
Евр. нази́р. Мәгъ. «сайланган; багышланган; аерып куелган».
Яки «үле җанга». Сүзлекне к.
Яки «үле җанга». Сүзлекне к.
Яки «сезне хупласын».
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «аның».
Сүзгә-сүз «селкетергә», ягъни алга-артка хәрәкәт иттерергә.
Сүзлекне к.
Сүзлекне к.
Яки «кеше җаны аркасында».
Яки «кеше җаны аркасында».
Яки «җан аркасында».
Сүзлекне к.
Яки «җан».
Ягъни Ятәрнең.
Яки «безнең күзләребез булырсың».
Мәгъ. «янып торучы», ягъни зур янгын, ялкын.
Эре бөртекле нәрсәләрне төеп ваклау өчен махсус формада ясалган савыт.
Яки «бала караучы ир-ат».
Яки «алар пәйгамбәрлек итә».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Бер хомер — 220 л. Ә14 кушымт. к.
Мәгъ. «нәфесләрне җирләү урыннары».
Яки «башка кешеләргә караганда күпкә басынкырак (юашрак)».
Сүзгә-сүз «Бөтен йортымда ул үзенең тугры икәнен күрсәтә».
Сүзгә-сүз «авызга-авыз». Бу турыдан-туры күреп сөйләшүне аңлатмый, ә якын итеп аралашуны күздә тота.
Яки «шымчылап».
Яки «Йәһошуа́», мәгъ. «Йәһвә — Коткаручы».
Яки «Хаматның керү урыны».
Яки «елгасы үзәненә».
Мәгъ. «йөзем тәлгәше».
Яки «елгасы үзәне».
Евр. нефили́м. Яр 6:4 тәге искәрмәне к.
Сүзгә-сүз «чөнки алар безнең өчен икмәк».
Сүзгә-сүз «фәхеш».
Яки «сезгә дошман булуымның».
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «ризыгын».
Яки «җан».
Яки «җанны».
Яки «җан».
Яки «җан».
Яки «Рухи фәхешлеккә», ягъни башка илаһларга хезмәт итәргә.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Үз җаннарына каршы гөнаһ кылган».
Сүзгә-сүз «чит кеше».
Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Ягъни Аллаһыга бөтенләйгә һәм йолып алынмаслык итеп багышлап, Аллаһы өчен изге ителгән бар нәрсә.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер гера — 0,57 г. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Ягъни даими һәм үзгәрмәс килешү.
Яки «кеше җанының мәетенә». Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «шуның».
Яки «Мәеткә, үлгән кешенең җанына». Сүзлекне к.
Яки «җан».
Яки «җаннарга».
Яки «җан».
Яки «җан».
Мәгъ. «талашу».
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Мәгъ. «юк итү».
Яки «Халык җаны».
Яки «ялкынлы».
Яки «ялкынлы».
Яки «елгасы үзәнендә».
Яки «елгасы үзәннәре».
Яки «елга үзәннәренең».
Яки «җырлагыз».
Я, бәлки, «чүл».
Яки «аның тирә-ягындагы».
Яки «аның тирә-ягындагы».
Күрәсең, Евфрат.
Яки «җаным үлсә».
Яки «үкенми».
Я, бәлки, «чүлгә».
Яки «елга үзәннәре».
Яки «токымы».
Сүзгә-сүз «йөрәгемнән чыкканны».
Яки «көннәрнең ахырында».
Яки «чигәләрен».
Сүзгә-сүз «Каинне».
Яки «иярде».
Яки «ияргән».
Яки «исемлеккә кертелгән исемнәр санына карап».
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Сүзгә-сүз «рухка ия булган».
Яки «дәрәҗәңнең».
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Сүзлекне к.
Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Яки «үзегезнең җаннарыгызны».
«Үзеңне басынкыландыру» үз-үзеңне төрле яклардан чикләүне, шул исәптән ураза тотуны аңлата.
Яки «тыелуны үз җанына бурыч итеп алырга».
Яки «тыелуны үз җанына алу».
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Яки «диварлы тукталу урыннарын».
Яки «Берәр җанны».
Сүзлекне к.
Яки «Кеше җаны».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «елгасы үзәненә».
Яки «яңадан торгызды».
Мәгъ. «Йәһирнең чатырлы авыллары».
Яки «аның тирә-ягындагы».
Күрәсең, Иеһәбәримнең кыска формасы.
Яки «металл».
Ягъни Үле диңгез.
Сүзлектән «Елга үзәне» к.
Ягъни Бөек диңгез (Урта диңгез).
Ягъни Урта диңгезнең.
Урыны билгесез; бәлки, Ливан таулары тезмәсенең калкып торган бер очы.
Яки «Хаматның керү урынына».
Ягъни Генисарет күленең (Гәлиләя диңгезенең).
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Күрәсең, шәһәрнең озынлыгын исәпкә алмыйча, периметр буенча бер почмактан икенче почмакка кадәрге озынлык.
Яки «берәр җанны».
Яки «берәр җанны».
Сүзгә-сүз «сагалап ятып».
Сүзгә-сүз «сагалап ятмыйча».
Яки «Берәр җанны».
Яки «бер җан».