-
Яхъя 3:16Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
16 Чөнки Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
дөньяны: Грек сүзе ко́смос кешелек белән тыгыз бәйле; шул мәгънәдә ул дөньяви грек әдәбиятында һәм шулай ук Изге Язмаларда кулланыла. (Ях 1:10 га аңлатманы кара.) Бу контекстта ко́смос сүзе йолып алыначак кешелекне аңлата. Бу кешелек Ях 1:29 да «гөнаһта», ягъни Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһта, гаепле итеп сурәтләнә.
ярата: Грек фигыле агапа́о («яратырга») Яхъяның Яхшы хәбәрендә беренче мәртәбә монда очрый. Бу грек фигыле һәм тамырдаш исем ага́пе (мәхәббәт) аның Яхшы хәбәрендә 44 мәртәбә кулланыла, димәк, алар анда, бергә алынган башка өч яхшы хәбәр белән чагыштырганда, ешрак очрый. Изге Язмаларда агапа́о һәм ага́пе еш кына принципларга нигезләнгән фидакарь мәхәббәтне аңлата. Бу аның шушы шигырьдәге кулланышыннан күренә, чөнки анда Аллаһы турында ул дөньяны, ягъни гөнаһтан йолып алуга мохтаҗ кешелекне, ярата дип әйтелә (Ях 1:29). Грек исеме ага́пе 1Ях 4:8 дә кулланыла. Анда Яхъя «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтә. Мәхәббәт «рух җимешенә» кергән сыйфатлар арасында беренче булып китерелә (Гл 5:22) һәм 1Кр 13:4—7 дә җентекләп сурәтләнә. Бу сүзнең Изге Язмалардагы кулланышыннан күренгәнчә, мәхәббәт башка кешегә карата туган хистән күбрәкне үз эченә ала. Күп кенә контекстларда ул киңрәк мәгънәгә ия; андый яратуны еш кына уйлап һәм аңлы рәвештә күрсәтәләр (Мт 5:44; Эф 5:25). Шуңа күрә мәсихчеләр үстергән мәхәббәтнең бурыч, принцип һәм әдәплелекне үз эченә алган әхлакый ягы булырга тиеш. Әмма ул хиссез түгел, чөнки ул еш кына җылы якын күрү хисен күздә тота (1Пт 1:22). Бу шушы төшенчәнең Яхъяның Яхшы хәбәрендәге кулланышыннан күренә. Яхъя «Ата Угылны ярата» дип язганда (Ях 3:35), агапа́о сүзенең формасын кулланган, ә Гайсәнең шул ук мөнәсәбәтләрне сурәтләүче сүзләрен язганда, ул филе́о («ярата») дигән грек фигыленең формасын кулланган (Ях 5:20).
Улына иман итүче: Сүзгә-сүз «аңа ышанучы». Писте́уо дигән грек фигыле еш кына «иман» дип бирелгән пи́стис исеме белән тамырдаш. Бу фигыльнең төп мәгънәсе «ышанырга; иман итәргә», ләкин контекст һәм грамматик төзелеш буенча, аның мәгънәсе төрле төсмерләргә ия булырга мөмкин. Бу төшенчә еш кына берәр кемнең барлыгына ышанудан я моны танудан күбрәкне аңлата (Яг 2:19). Ул тыңлаучанлык күрсәтергә этәрүче иман һәм таяну дигән фикерне үз эченә ала. Ях 3:16 да писте́уо дигән грек фигыле эис бәйлеге («Улына», -на бәйлек функциясен үти) белән бергә кулланыла. Бу грек сүзтезмәсе турында бер белгеч язган: «Иман эш-хәрәкәтне, кешеләр эшләгән нәрсәнедер, ягъни кемгәдер иман күрсәтүне, күздә тота» («An Introductory Grammar of New Testament Greek», Paul L. Kaufman, 1982, p. 46). Билгеле, Гайсә бер генә иман итү турында түгел, ә иман белән аерылып торган тормыш турында әйтә. Ях 3:36 да «Угылга иман итүче» дигән охшаш сүзтезмә «Угылга буйсынмаучы» дигән сүзләргә каршы куела. Шуңа күрә бу контекстта «иман итү» нык иманны буйсынучанлык белән күрсәтү дигән фикерне үз эченә ала.
бердәнбер Улын: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; уникаль» дигәнне аңлата. Рәсүл Яхъя язган язмаларда бу төшенчә Гайсәгә карата гына кулланыла. (Ях 1:14; 3:18; 1Ях 4:9; Ях 1:14 кә аңлатманы кара.) Аллаһы барлыкка китергән башка рухи затлар шулай ук уллар дип аталса да, Гайсә генә «бердәнбер угыл» дип атала (Яр 6:2, 4; Әп 1:6; 2:1; 38:4—7). Гайсә беренче Угыл, аны турыдан-туры Атасы барлыкка китергән, шуңа күрә ул уникаль, Аллаһының башка барлык улларыннан аерылып тора. Аларны Йәһвә шул беренче Угыл аша барлыкка китергән. Паул Исхак турында ул Ибраһимның «бердәнбер улы» булган дип әйткәндә, моногене́с дигән грек сүзен шул ук рәвешчә кулланган (Ев 11:17, 18). Ибраһимның Һаҗәрдән — улы Исмәгыйл, ә Катурәдән тагын берничә улы туган булса да (Яр 16:15; 25:1, 2; 1Ел 1:28, 32), Исхак үзенә күрә «бердәнбер угыл» булган. Ул Ибраһимның Аллаһы вәгъдәсе буенча бердәнбер улы һәм шулай ук Сараның бердәнбер улы булган (Яр 17:16—19).
-