Яхъя
15 Мин — чын йөзем агачы, ә Атам — йөзем үстерүче. 2 Ул миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый, ә җимеш бирә торган һәр ботакны күбрәк җимеш бирсен өчен чистарта.+ 3 Сез сөйләгән сүзем аша инде чистартылдыгыз.+ 4 Минем белән бердәмлектә торыгыз, мин дә сезнең белән бердәмлектә торырмын. Йөзем агачыннан сындырып алынган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, минем белән бердәмлектә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.+ 5 Мин — йөзем агачы, ә сез — ботаклар. Кем минем белән бердәмлектә һәм мин кем белән бердәмлектә булсам, шул күп җимеш бирә,+ чөнки сез минсез бернәрсә дә эшли* алмыйсыз. 6 Минем белән бердәмлектә тормаучы кисеп ташланган һәм корыган ботак кебек булачак. Андый ботакларны җыялар да утка ташлап яндыралар.+ 7 Сез минем белән бердәмлектә торсагыз һәм сүзләрем йөрәкләрегездә булса, теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер.+ 8 Күп җимеш китерегез һәм минем шәкертләрем булуыгызны күрсәтегез, шулай итеп Атам данлана.+ 9 Атам мине яраткан кебек,+ мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә калыгыз. 10 Мин Атамның әмерләрен үтәп, аның мәхәббәтендә калган кебек,+ сез дә, минем әмерләремне үтәсәгез, минем мәхәббәтемдә калырсыз.+
11 Мин сезгә боларны куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип сөйлим.+ 12 Әмерем шул: бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз.+ 13 Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк.+ 14 Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым.+ 15 Мин сезне инде коллар дип атамыйм, чөнки кол хуҗасының нәрсә эшләвен белми. Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем. 16 Сез мине түгел, ә мин сезне сайладым һәм, сез җимеш биреп торсын өчен һәм җимешегез саклансын өчен, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер.+
17 Боларның барысын, сез бер-берегезне яратсын өчен, әмер итеп бирәм.+ 18 Дөнья сезне нәфрәт итә икән, шуны исегездә тотыгыз: сездән элек ул мине нәфрәт итте.+ 19 Сез дөньяныкы булсагыз, аныкы булганга дөнья сезне яратыр иде. Ләкин сез дөньяныкы түгел,+ һәм мин сезне дөньядан сайлап алдым, шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә.+ 20 Сезгә әйткән сүземне исегездә тотыгыз: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр.+ Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. 21 Алар моның барысын сез минем шәкертләрем булганга эшләр, алар бит мине Җибәрүчене белми.+ 22 Мин килеп аларга сөйләмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде,+ ә хәзер гөнаһларын акларлык бернәрсә дә юк.+ 23 Мине нәфрәт итүче һәркем Атамны да нәфрәт итә.+ 24 Аларга башка беркем дә кылмаган эшләрне күрсәтмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде.+ Әмма алар күрделәр һәм миңа да, Атама да нәфрәтләнделәр. 25 Ләкин болар аларның Канунында: „Алар миңа бер сәбәпсез нәфрәтләнделәр“,— дип язылган сүзләр үтәлсен өчен булды.+ 26 Мин сезгә Атадан җибәрәчәк ярдәмче — Атадан иңүче хакыйкать рухы килгәч,+ минем хакта шаһитлек бирәчәк.+ 27 Сез дә шаһитлек бирерсез,+ чөнки сез баштан ук минем белән бергә булдыгыз.