Яхъя
18 Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә, шәкертләре белән бергә, Кидро́н үзәне+ аша үтеп, шундагы бакчага керде.+ 2 Гайсә үз шәкертләре белән анда еш кына җыела иде, шуңа күрә ул урынны аны сатачак Яһүд+ тә белә иде. 3 Ул гаскәриләр төркемен, шулай ук өлкән руханилар белән фарисейлардан сакчылар алып, шунда килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алган иде.+ 4 Гайсә исә, үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, алгарак чыкты да алардан: «Кемне эзлисез?» — дип сорады. 5 «Насаралы Гайсәне»+,— диделәр алар аңа. Гайсә аларга: «Ул — мин»,— диде. Аңа хыянәт итүче Яһүд тә алар белән шунда тора иде.+
6 Ләкин Гайсә: «Ул — мин»,— дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар.+ 7 Шунда ул алардан кабат: «Кемне эзлисез?» — дип сорады. «Насаралы Гайсәне»,— диделәр алар. 8 «Мин сезгә, ул — мин, дидем бит. Мине эзлисез икән, бу кешеләрне җибәрегез»,— диде аларга Гайсә. 9 Бу аның: «Син миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым»,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды.+
10 Шунда Шиму́н Пете́р үзендә булган кылычны тартып чыгарды да, баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.+ Хезмәтченең исеме Малху́с иде. 11 Әмма Гайсә Петергә: «Кылычыңны кынына тыгып куй.+ Әллә мин Атам биргән касәне эчмәмме?» — диде.+
12 Гаскәриләр, гаскәр башлыгы һәм яһүдләрнең сакчылары Гайсәне тотып бәйләделәр. 13 Башта алар аны Һанна́с янына алып бардылар, чөнки ул шул елның баш рухание Каяфәснең+ каенатасы иде.+ 14 Нәкъ шул Каяфә́с яһүдләргә халык хакына бер кешенең үлүе алар өчен хәерлерәк дигән киңәш биргән иде.+
15 Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар.+ Бу шәкерт баш руханиның танышы иде. Ул Гайсә белән бергә баш руханиның ишегалдына керде, 16 ә Петер тышкы якта капка артында басып калды. Шуңа күрә теге шәкерт — баш руханиның танышы чыкты да капка саклаучы хезмәтче кыз белән сөйләшеп алды. Шуннан соң Петерне эчкә алып керде. 17 Шунда шул хезмәтче кыз Петердән: «Син дә бу кешенең шәкерте түгелме соң?» — дип сорады. «Юк»,— дип җавап бирде Петер.+ 18 Салкын булганга, коллар белән сакчылар учак ягып җылынып тора иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды.
19 Ә ул вакытта өлкән рухани Гайсәдән аның шәкертләре һәм тәгълиматлары турында сорашты. 20 Гайсә аңа болай диде: «Мин дөньяга ачык сөйләдем. Мин һәрвакыт бар яһүдләр җыела торган синагогаларда һәм гыйбадәтханәдә өйрәттем,+ яшеренеп бернәрсә дә сөйләмәдем. 21 Нигә миннән сорыйсың? Сөйләгәнемне ишеткән кешеләрдән сора. Алар минем нәрсә сөйләгәнемне белә». 22 Гайсә шулай дигәч, янында торган сакчыларның берсе, аның яңагына сугып:+ «Өлкән руханига син шулай җавап бирәсеңме?» — диде. 23 Гайсә аңа: «Дөресен сөйләмим икән, әйт миңа, ә инде дөресен сөйлим икән, ник миңа сугасың?» — дип әйтте. 24 Шуннан соң Һаннас аны, бәйләнгән килеш, баш рухани Каяфәс янына җибәрде.+
25 Шимун Петер җылынып торганда, аңардан: «Син дә аның шәкертләренең берсе түгелме соң?» — дип сорадылар. Ул, моны кире кагып: «Юк»,— диде.+ 26 Шунда баш рухани колларының берсе (Петер аның туганының колагын чабып өзгән иде)+ аңардан: «Мин сине аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң?» — дип сорады. 27 Ләкин Петер моны кабат кире какты. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.+
28 Гайсәне Каяфәс йортыннан идарәче Пилат сараена алып килделәр.+ Бу хәл иртә белән булды. Аны алып килгән кешеләр, нәҗесләнмәс өчен,+ идарәче сараена кермәделәр, югыйсә алар Паса́х ризыгын ашый алмаслар иде. 29 Шунда Пилат, алар янына чыгып: «Сез бу кешене нәрсәдә гаеплисез?» — дип сорады. 30 «Ул җинаятьче булмаса, аны сиңа тотып китермәгән булыр идек»,— дип җавап бирде алар. 31 Пила́т аларга: «Аны алыгыз да үз кануныгыз буенча хөкем итегез»,— диде.+ Яһүдләр исә: «Безгә беркемне дә үтерергә рөхсәт ителми»,— диделәр.+ 32 Бу — Гайсәнең нинди үлем белән үләчәген күрсәтеп әйткән сүзе үтәлсен өчен булды.+
33 Шунда Пилат яңадан сараена керде дә, Гайсәне чакыртып, аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорады.+ 34 Гайсә аңа: «Үзең шулай дип уйлыйсыңмы яки минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме?» — диде. 35 «Әллә мин яһүдме? Миңа сине үз халкың һәм өлкән руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдең?» — дип сорады аңардан Пилат. 36 «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел.+ Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде.+ Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул»,— дип җавап бирде Гайсә.+ 37 Шунда Пилат аңардан: «Димәк, син — патша?» — дип сорады. Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Син үзең мине патша дисең.+ Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем.+ Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый».+ 38 Пилат аңардан: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сорады.
Шуннан соң ул яңадан яһүдләр янына чыкты да болай диде: «Мин аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим.+ 39 Сезнең йолагыз буенча, мин Пасах бәйрәме уңаеннан сезгә бер кешене азат итәргә тиеш.+ Сезгә яһүдләр Патшасын азат итимме?» 40 Шунда алар: «Аны түгел, Барабны!» — дип, тагын кычкырдылар. Бара́б исә юлбасар иде.+