49 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Йәһвә догаларыма җавап бирерме?
«Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын» (ИРМ. 29:12).
41 ҖЫР «И Раббым, догамны ишет»
БУ МӘКАЛӘДӘa
1, 2. Ни өчен кайвакыт безгә догаларыбыз җавапсыз кала кебек тоела?
«ЙӘҺВӘДӘ чиксез шатлык тап, һәм ул күңелеңнең теләкләрен үтәр» (Зәб. 37:4). Нинди искиткеч вәгъдә! Әмма бу Йәһвә һәрбер үтенечебезгә шунда ук җавап бирер дигәнне аңлатамы? Ни өчен андый сорау туарга мөмкин? Чөнки кайвакыт догаларыбыз җавапсыз кала кебек тоела. Кайбер ситуацияләрне карап чыгыйк. Кияүдә булмаган апа-кардәш, аны Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә укырга чакырсыннар дип, дога кыла. Әмма еллар уза, ә аны һаман да чакырмыйлар. Җитди авырудан интеккән яшь абый-кардәш, күбрәк хезмәт итәр өчен, Йәһвә аны савыктырсын дип сорый, әмма аның сәламәтлеге яхшырмый. Ә бер ата-ана, баласы хакыйкатьтә калсын дип, дога кыла, әмма баласы җыелыштан китә.
2 Бәлки, сез дә Йәһвәдән нәрсәдер сорагансыз, әмма җавап алмагансыздыр. Нәтиҗәдә, Йәһвә башкаларның догаларын ишетә, ә сезнекен юк дип уйлый башлагансыздыр. Яисә, сезнең Йәһвә мине хупламый дигән шикләр тугандыр, бәлки. Джанисb исемле апа-кардәш моңа охшаш хисләр кичергән. Ул ире белән Бәйтелдә хезмәт итәргә бик теләгән һәм моның турында күп дога кылган. Джанис болай дип әйтә: «Мин безне Бәйтелгә тиздән чакырырлар дип өметләнгән идем. Әмма айлар узды, еллар узды, ә безне һаман да чакырмадылар». Ул болай дип өсти: «Мин бик боектым һәм Йәһвә миннән канәгать түгелдер дип уйладым. Мин бит Бәйтел хезмәте турында шулкадәр күп дога кылдым. Ни өчен Йәһвә минем догама җавап бирмәде?»
3. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?
3 Кайчак безгә Йәһвә догаларыбызны ишетми кебек тоелырга мөмкин. Элек тә Аллаһының кайбер хезмәтчеләре шундый ук хисләр кичергән (Әюп 30:20; Зәб. 22:2; Хаб. 1:2). Әмма шикләнмәгез: Йәһвә догаларыгызны ишетә һәм җавап бирә (Зәб. 65:2). Моңа ышанычыбызны ныгытыр өчен, өч сорауны карап чыгыйк: 1) Дога турында әйткәндә, Йәһвә ничек эш итә? 2) Йәһвә бездән нәрсә көтә? 3) Ни өчен кайвакыт безгә үтенечләребезне үзгәртергә кирәк?
ДОГА ТУРЫНДА ӘЙТКӘНДӘ, ЙӘҺВӘ НИЧЕК ЭШ ИТӘ?
4. Ирмия 29:12 буенча, Йәһвә нинди вәгъдә биргән?
4 Йәһвә догаларыбызны тыңларга вәгъдә итә. (Ирмия 29:12 укы.) Аллаһыбыз үз хезмәтчеләрен ярата. Шуңа күрә ул аларның һәр догасын тыңлый (Зәб. 10:17; 37:28). Әмма бу Йәһвә без сораган һәр үтенечебезне үтәр дигәнне аңлатмый. Кайбер догаларыбызга Йәһвә яңа дөньяда гына җавап бирәчәк.
5. Йәһвә, догабызга җавап биргәндә, нәрсәне исәпкә ала? Аңлатыгыз.
5 Йәһвә үтенечләребез аның нияте белән ничек бәйле икәнен исәпкә ала (Ишаг. 55:8, 9). Йәһвәнең нияте буенча, кешеләр бөтен җирдә аның идарәсе астында шатланып яшәргә тиеш булган. Әмма Шайтан кешеләр, үзләре генә идарә итсәләр, бәхетлерәк булыр дип әйткән (Ярат. 3:1—5). Йәһвә, Шайтанның сүзләре ялган икәнен исбатлар өчен, кешеләргә үзләренә идарә итеп карарга мөмкинлек биргән. Күргәнебезчә, кешеләрнең идарәсе күп авырлыкларга китергән (Вәг. 8:9). Йәһвә бар бу авырлыкларны әлегә хәл итми. Чөнки шулай эшләгән булса, кемдер кешеләрнең идарәсе уңышлы, кешеләр үзләре генә авырлыкларны чишәргә сәләтле дигән нәтиҗәгә килер иде.
6. Ни өчен безгә Йәһвәнең мәхәббәт һәм гаделлек буенча эш итүенә ышанырга кирәк?
6 Йәһвә берүк төрле үтенечләргә төрлечә җавап бирергә мөмкин. Мәсәлән, Һизәкыя патша, чирләгәндә, Йәһвәдән аны савыктырырга сораган. Йәһвә шулай эшләгән дә (2 Пат. 20:1—6). Ә икенче очракта, рәсүл Паул Йәһвәдән тәнендәге «чәнечкене» алып куярга сораганда (бу ниндидер чир булгандыр), Йәһвә моны эшләмәгән (2 Көр. 12:7—9). Шулай ук рәсүл Ягъкубның һәм рәсүл Петернең мисалларын карап чыгыйк. Һируд патша аларның икесен дә үтерергә теләгән. Җыелыш Петер турында дога кылган һәм, бәлки, Ягъкуб турында да дога кылгандыр. Әмма Ягъкубны үтергәннәр, ә Петер могҗизалы рәвештә коткарылган булган (Рәс. 12:1—11). Без: «Ни өчен Йәһвә Петерне коткарган, ә Ягъкубны юк?» — дип гаҗәпләнергә мөмкин. Изге Язмаларда бу сорауга җавап юкc. Әмма без шуңа шикләнмибез: Йәһвә «һич тә гаделсезлек кылмый» (Кан. 32:4). Һәм, һичшиксез, Йәһвә Петерне дә, Ягъкубны да хуплаган (Ачыл. 21:14). Кайвакыт Йәһвәнең җавабы без көткәнчә булмаса да, без аның безне яратуына һәм һәрвакыт гаделлек буенча эш итүенә шикләнмибез. Шуңа күрә аның җавабын, ул нинди генә булмасын, кабул итәбез (Әюп 33:13).
7. Без нәрсә эшләргә тиеш түгел һәм ни өчен?
7 Без үз ситуациябезне башкаларныкы белән чагыштырырга тиеш түгел. Әйтик, без Йәһвәдән нәрсәнедер сорыйбыз, ди, әмма үтенечебез җавапсыз кала. Соңрак без башка кардәшнең Йәһвәдән шул ук нәрсә турында сораганын белеп алабыз. Һәм Йәһвә аңа җавап биргән кебек тоелырга мөмкин. Анна исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аның ире Мэтью рак белән авырган, һәм Анна аның савыгуын теләп дога кылган. Шул ук вакытта аларның җыелышындагы ике олы яшьтәге апа-кардәш тә рак белән көрәшкән. Анна бу апа-кардәшләр турында да дога кылган. Апа-кардәшләр савыккан, ә Мэтью, кызганычка каршы, үлгән. Аннаның мондый сораулары туган: Бу апа-кардәшләр Йәһвә ярдәмендә савыкканмы? Алайса, ни өчен Йәһвә аның ирен савыктырмаган, ул бит аның өчен дә дога кылган? Әлбәттә, без бу апа-кардәшләрнең савыгуларының сәбәбен белмибез. Әмма шуны төгәл беләбез: Йәһвә үз вакытында бар газапларны мәңгегә юк итәчәк. Ул үз дусларын терелтәчәк вакытны зарыгып көтә (Әюп 14:15).
8. а) Ишагыя 43:2 буенча, Йәһвә ничек булыша? ә) Сынаулар вакытында дога безгә ничек ярдәм итә ала? («Дога бирешмәскә булыша» дигән видеоны кара.)
8 Йәһвә безгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Яратучан ата буларак, Йәһвә безнең газаплануыбызны күрергә теләми (Ишаг. 63:9). Әлбәттә, ул безне «елгалар» я «ялкын» сыман сынаулардан азат итми. Ләкин ул безгә алар «аша үтәргә» ярдәм итә. (Ишагыя 43:2 укы.) Йәһвә сынауларның безгә төзәтелмәслек зыян китерүен рөхсәт итмәс. Ул шулай ук үз хезмәтчеләренә, сынауларны җиңеп чыгар өчен, кодрәтле изге рухын бирә (Лүк 11:13; Флп. 4:13). Әйе, барысын кичереп чыгар өчен һәм аңа тугры булып калыр өчен, Йәһвә безгә бар кирәклесен бирәd.
ЙӘҺВӘ БЕЗДӘН НӘРСӘ КӨТӘ?
9. Ягъкуб 1:6, 7 буенча, ни өчен Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә шикләнмәскә кирәк?
9 Йәһвә без аңа таянырбыз дип көтә (Евр. 11:6). Кайвакыт безнең сынауларыбыз үтә алмаслык кебек тоела, һәм без Йәһвә безгә чыннан да булышырмы дип шикләнә башларга мөмкин. Әмма Изге Язмалар без Аллаһының кодрәте белән хәтта «диварларга менә» алабыз дип ышандыра (Зәб. 18:29). Шуңа күрә шикләргә бирелер урынына, иман белән дога кылырга һәм Йәһвә безнең догаларыбызга җавап бирәчәк дип ышанырга кирәк. (Ягъкуб 1:6, 7 укы.)
10. Без үз догаларыбыз буенча ничек эш итә алабыз? Мисал китерегез.
10 Йәһвә без догаларыбыз буенча эш итәрбез дип көтә. Әйтик, абый-кардәшкә, региональ конгресска барыр өчен, эштән сорарга кирәк. Моның өчен ул Йәһвәдән ярдәм сорый. Йәһвә аның догасына ничек җавап бирер? Ул абый-кардәшкә начальник белән сөйләшер өчен кыюлык бирә ала. Әмма абый-кардәшкә моның өчен үзенә дә тырышлыклар куярга кирәк булыр. Аңа начальник белән берничә тапкыр сөйләшергә туры килер, бәлки. Я булмаса, ул берәр хезмәттәшенә сменасы белән алмашынырга тәкъдим итәр я түләүсез отпуск көннәре алырга булыр.
11. Ни өчен үзебезне борчыган сораулар турында кат-кат дога кылырга кирәк?
11 Йәһвә без аңа үтенечләребезне кат-кат җиткерербез дип көтә (1 Тис. 5:17). Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, без һәрбер догабызга шунда ук җавап алмаска да мөмкин (Лүк 11:9). Әмма бирешмәгез! Бертуктаусыз һәм эчкерсез итеп дога кылыгыз (Лүк 18:1—7). Кат-кат дога кылганда, Йәһвәгә үтенечебез безнең өчен чыннан да мөһим икәнен һәм Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышанганыбызны күрсәтәбез.
НИ ӨЧЕН КАЙВАКЫТ БЕЗГӘ ҮТЕНЕЧЛӘРЕБЕЗНЕ ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК?
12. а) Без үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш һәм ни өчен? ә) Догаларыбызда Йәһвәне хөрмәт итүебез күренсен өчен, нәрсәне истә тотарга кирәк? («Үтенечләремдә Йәһвәгә карата ихтирам чагыламы?» дигән рамканы кара.)
12 Без догаларыбызга җавап алмыйбыз икән, безгә өч сорау турында уйланырга кирәк. Беренчесе: Минем үтенечем чыннан да урынлымы? Еш кына без үзебез өчен нәрсә иң яхшысы икәнен беләбез дип уйлыйбыз, әмма без ялгышырга мөмкин. Без сораган кайбер нәрсәләр Йәһвәнең ихтыярына туры килмәскә мөмкин (1 Яхъя 5:14). Шулай ук Йәһвәнең безнең проблеманы хәл итәр өчен яхшырак чишү юлы булырга мөмкин. Мәкалә башында искә алынган ата-ана турында уйланыйк. Алар Йәһвәдән догада аларның баласы хакыйкатьтә калсын дип сораган, һәм бу үтенеч урынлы булып күренә. Әмма Йәһвә беркемне дә аңа хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Ул барыбызның да, шул исәптән балаларның да, аңа теләп гыйбадәт кылуын тели (Кан. 10:12, 13; 30:19, 20). Бу ата-ана балаларында Йәһвәгә карата ярату үстерергә булышсын дип Йәһвәдән сораса, дөресрәк булыр иде (Гыйб. сүз. 22:6; Эфес. 6:4).
13. 1 Петер 5:6, 7 буенча, Йәһвә, кайчан җавап бирергә икәнен билгеләгәндә, нәрсәне исәпкә ала?
13 Без уйларга тиеш икенче сорау: Йәһвә безнең үтенечебезне үтәр өчен хәзер иң яхшы вакыт дип саныймы? Бәлки, без үз догабызга шунда ук җавап алырга телибездер. Әмма Йәһвә кайчан җавап бирергә икәнен яхшырак белә. (1 Петер 5:6, 7 укы.) Без догаларыбызга җавап шунда ук алмаганда, Йәһвә безгә «юк» дип әйтә дип уйларга мөмкин. Әмма чынлыкта, бәлки, ул «әлегә юк» дип кенә әйтәдер. Үзенең савыгуы турында дога кылган яшь абый-кардәш турында яңадан уйланыйк. Әгәр Йәһвә аны могҗизалы рәвештә савыктырган булса, Шайтан бу кардәш Йәһвәгә, ул аны савыктырганга гына, хезмәт итә дип әйтә алыр иде (Әюп 1:9—11; 2:4). Өстәвенә, Йәһвә яңа дөньяда гына бар авыруларны савыктырачак (Ишаг. 33:24; Ачыл. 21:3, 4). Ә әлегә без могҗизалы рәвештә савыгуыбызны көтәргә тиеш түгел. Шуңа күрә абый-кардәш, чиренә карамастан, чыдам булып калыр өчен һәм Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам итәр өчен Аллаһыдан көч һәм җан тынычлыгы сораса, дөресрәк булыр (Зәб. 29:11).
14. Джанис очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
14 Бәйтелдә хезмәт итү теләге турында Йәһвәгә дога кылган Джанис исемле апа-кардәшнең мисалын исебезгә төшерик. Йәһвә аның догасына ничек җавап биргән? Джанис моны аңлаганчы, биш ел үткән. Ул болай дип сөйли: «Йәһвә бу вакытта мине өйрәтте һәм мәсихче буларак яхшырырга ярдәм итте. Миңа аңа таянырга, шулай ук шәхси өйрәнүемне яхшыртырга кирәк иде. Өстәвенә, мин чын шатлык төрле шартларга бәйле түгел икәнен аңладым». Соңрак Джанис ире белән район хезмәтендә катнаша башлаган. Үткәндәгеләрне исенә төшереп, Джанис болай ди: «Йәһвә догаларыма җавап бирде, тик мин көткәнчә түгел. Аның нинди искиткеч җавап бирергә җыенганын күрер өчен, миңа бераз көтәргә туры килде. Ләкин аның игелеген һәм мәхәббәтен татый алганыма мин хәзер бик сөенәм».
Догагыз җавапсыз кала кебек тоелса, башка нәрсә турында дога кылып карагыз (15 нче абзацны кара.)f
15. Йәһвәдән безне билгеле бер юл белән фатихаларга сорасак, бу дөрес булырмы? Аңлатыгыз. (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
15 Без үзебездән сорарга тиешле өченче сорау: Үтенечем чиктән тыш конкрет түгелме? Догаларда конкрет булу әйбәт, билгеле. Әмма Йәһвәдән үзебезне без уйлаган юл белән генә фатихаларга сорасак, бу безгә аның ихтыярын күрергә комачауларга мөмкин. Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укырга теләгән апа-кардәшне исебезгә төшерик. Ул бу мәктәптә, вәгазьчеләргә ихтыяҗ зуррак булган территориядә хезмәт итәр өчен, укырга тели. Шуңа күрә бу мәктәпкә чакыруны көткән арада бу апа-кардәш догада Йәһвәдән: «Хезмәтемне ничек киңәйтә алганымны күрсәтче»,— дип сорый ала (Рәс. 16:9, 10). Үзенең догасы буенча эш итеп, бу апа-кардәш, район күзәтчесенә мөрәҗәгать итеп яисә филиалга хат язып, кайда вәгазьчеләргә ихтыяҗ зуррак икәнен белешә алаe.
16. Без нәрсәдә инанган була алабыз?
16 Әйе, Йәһвә догаларыбызга һәрвакыт җавап бирә һәм моны ярату һәм гаделлек белән эшли (Зәб. 4:3; Ишаг. 30:18). Кайвакыт ул без көткәнчә түгел, ә башкача җавап бирә. Ләкин ул беркайчан да догаларны җавапсыз калдырмый. Ул безне бик ярата һәм һичкайчан безне калдырмаячак (Зәб. 9:10). Шуңа күрә, үз йөрәгебезне аңа догада бушатып, әйдәгез, «һәрчак аңа таяныйк» (Зәб. 62:8).
43 ҖЫР Рәхмәт догасы
a Йәһвә догаларыбызга һәрвакыт җавап бирә һәм моны ярату һәм гаделлек белән эшли. Ни өчен без моңа ышана алабыз? Без моны шушы мәкаләдән белербез.
b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
c «Күзәтү манарасы» 2022 ел, февраль чыгарылышында «Сез Йәһвәнең гадел булуында шикләнмисезме?» дигән мәкаләнең 3—6 нчы абзацын кара.
d Йәһвәнең авырлыклар вакытында ничек булышканын белер өчен, jw.org сайтында «Дога бирешмәскә булыша» дигән видеороликны кара.
e Башка филиал территориясендә хезмәт итү турында уйласагыз, «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапның 10 нчы бүлегендә 6—9 нчы абзацын карагыз.
f ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Ике апа-кардәш Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыр өчен гариза тутыра. Һәрберсе моны эшләр алдыннан дога кыла. Соңрак бу апа-кардәшләрнең берсен мәктәпкә чакыралар. Укырга чакырылмаган апа-кардәш боегып китми, ул Йәһвәдән хезмәтен киңәйтер өчен юлны күрсәтсен дип сорый. Аннары ул, вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җирләр турында белешер өчен, филиалга хат яза.