Римлыларга
12 Шуңа күрә, кардәшләр, Аллаһының рәхимлелеге нигезендә сезгә ялварам: үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып, аңа изге хезмәт башкарырсыз. 2 Бүтән бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз. Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез.
3 Үземә юмарт игелек күрсәтелгәнгә, сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз; ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен, һәркем Аллаһы тарафыннан үзенә бирелгән иманга карап фикер йөртсен. 4 Тәнебезнең әгъзалары күп булса да, алар төрле роль үти. 5 Шулай ук без дә, күп булсак та, Мәсих белән бердәмлектә бер тәнне тәшкил итәбез, ә аерым без бер-беребезгә бәйле әгъзалар. 6 Үзебезгә күрсәтелгән юмарт игелек буенча бирелгән бүләкләребез төрле, шуңа күрә кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелгән, шул, бирелгән иманына карап, пәйгамбәрлек итсен; 7 кемгә хезмәт — шул хезмәт итсен; кем өйрәтә — шул өйрәтсен; 8 кем дәртләндерә — шул дәртләндерсен; кем тарата — шул юмарт таратсын; кем җитәкчелек итә — шул тырышып җитәкчелек итсен; кем шәфкать күрсәтә — шатланып күрсәтсен.
9 Мәхәббәтегез риясыз булсын. Явызлыкка җирәнеп карагыз, яхшылыкка ябышыгыз. 10 Бер-берегезне туганнарча, назлы итеп яратыгыз. Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз. 11 Ашкынучан булыгыз, ялкауланмагыз. Рух ярдәмендә ялкынланып торыгыз. Йәһвәгә кол булып хезмәт итегез. 12 Өметегезгә шатланып яшәгез. Бәла-каза кичергәндә нык калыгыз. Өзлексез дога кылыгыз. 13 Изгеләр белән ихтыяҗларына карап уртаклашыгыз. Кунакчыл булыгыз. 14 Эзәрлекләүчеләрегезне фатихалап торыгыз; кешеләрне каргамагыз, аларга Аллаһыдан фатиха сорагыз. 15 Шатланучылар белән бергә шатланыгыз, елаучылар белән бергә елагыз. 16 Башкаларга карашыгыз үз-үзегезгә кебек булсын. Уйларыгызда тәкәббер булмагыз, тыйнак карашлы булыгыз. Үзегезне акыллыга санамагыз.
17 Һичкемгә дә явызлыкка явызлык белән кайтармагыз. Барлык кешеләр игелекле дип санаганны эшләргә тырышыгыз. 18 Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез. 19 Сөекле кардәшләрем, үзегез өчен үч алмагыз, ә Аллаһы ярсуына урын бирегез, чөнки болай дип язылган: «„Үч алу минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә». 20 Ләкин «дошманың ач булса, ашат, сусаган булса, эчер, чөнки шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өясең». 21 Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә.