Римлыларга
12 Шуңа күрә, кардәшләр, Аллаһының рәхимлелеге нигезендә сезгә ялварам: үз тәннәрегезне+ тере, изге,+ Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып,+ аңа изге хезмәт башкарырсыз. 2 Бу дөнья төзелешенең* гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз.+ Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез.+
3 Үземә юмарт игелек күрсәтелгәнгә, сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз,+ ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен, һәркем Аллаһы тарафыннан үзенә бирелгән иманга карап фикер йөртсен.+ 4 Тәнебезнең әгъзалары күп булса да,+ алар төрле роль үти. 5 Шулай ук без дә, күп булсак та, Мәсих белән бердәмлектә бер тәнне тәшкил итәбез, ә аерым без бер-беребезгә бәйле әгъзалар.+ 6 Үзебезгә күрсәтелгән юмарт игелек буенча бирелгән бүләкләребез төрле,+ шуңа күрә кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелгән, шул, бирелгән иманына карап, пәйгамбәрлек итсен; 7 кемгә хезмәт — шул хезмәт итсен; кем өйрәтә — шул өйрәтсен;+ 8 кем дәртләндерә* — шул дәртләндерсен;*+ кем тарата* — шул юмарт таратсын;*+ кем җитәкчелек итә — шул тырышып җитәкчелек итсен;+ кем шәфкать күрсәтә — шатланып күрсәтсен.+
9 Мәхәббәтегез риясыз булсын.+ Явызлыкка җирәнеп карагыз,+ яхшылыкка ябышыгыз. 10 Бер-берегезне туганнарча, назлы итеп яратыгыз. Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз.+ 11 Эшчән* булыгыз, ялкауланмагыз.+ Рух ярдәмендә ялкынланып торыгыз.+ Йәһвәгә* кол булып хезмәт итегез.+ 12 Өметегезгә шатланып яшәгез. Бәла-каза кичергәндә, нык калыгыз.+ Өзлексез дога кылыгыз.+ 13 Изгеләр белән ихтыяҗларына карап уртаклашыгыз.+ Кунакчыл булыгыз.+ 14 Эзәрлекләүчеләрегезне фатихалап торыгыз.+ Кешеләрне каргамагыз, аларга Аллаһыдан фатиха сорагыз.+ 15 Шатланучылар белән бергә шатланыгыз, елаучылар белән бергә елагыз. 16 Башкаларга карашыгыз үз-үзегезгә кебек булсын. Уйларыгызда тәкәббер булмагыз,* тыйнак карашлы булыгыз.+ Үзегезне акыллыга санамагыз.+
17 Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз.+ Барлык кешеләр игелекле дип санаганны эшләргә тырышыгыз. 18 Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез.+ 19 Сөекле кардәшләрем, үзегез өчен үч алмагыз, ә Аллаһы ярсуына урын бирегез,+ чөнки болай дип язылган: «„Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә».*+ 20 Ләкин «дошманың ач булса, ашат, сусаган булса, эчер, чөнки шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең».*+ 21 Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә.+