Яхъя
7 Шуннан соң Гайсә Гәлилә́я буйлап йөрүен дәвам итте. Яһүдләр аны үтерергә мөмкинлек эзли иделәр, шуңа күрә ул Яһүдиягә барырга теләмәде.+ 2 Ул вакытта яһүдләрнең Чатыр кору бәйрәме+ якынлашып килә иде. 3 Шунда энеләре+ аңа болай диделәр: «Монда калма, син башкарган эшләрне шәкертләрең дә күрә алсын өчен, Яһүдиягә бар. 4 Танылган булырга теләгән кеше үз эшләрен яшерен башкармый. Андый эшләр башкарасың икән, үзеңне дөньяга күрсәт». 5 Энеләре чынында аңа иман итми иделәр.+ 6 Шунда Гайсә аларга болай диде: «Минем вакыт әле килеп җитмәгән,+ ә сезнең вакыт инде килеп җиткән. 7 Дөньяның сезне нәфрәт итәр өчен сәбәбе юк, ә мине ул нәфрәт итә, чөнки мин аның эшләренең явыз булуына шаһитлек бирәм.+ 8 Сез бәйрәмгә барыгыз, ә мин әлегә бармый торам, чөнки вакытым әле килеп җитмәде».+ 9 Шулай дигәннән соң ул Гәлилә́ядә калды.
10 Әмма энеләре бәйрәмгә киткәч, ул үзе дә яшерен генә бәйрәмгә барды. 11 Яһүдләр исә: «Ул кайда?» — дия-дия, аны бәйрәмдә эзләргә тотынды. 12 Халык арасында аның хакында күп сүзләр йөрде. Берәүләр: «Ул яхшы кеше», икенчеләре исә: «Юк, ул халыкны юлдан яздыра»,— дия иделәр.+ 13 Әмма яһүдләрдән курыкканга, беркем дә аның турында ачык итеп сөйләмәде.+
14 Бәйрәм урталарында Гайсә гыйбадәтханәгә килеп өйрәтә башлады. 15 Шунда яһүдләр: «Ул бит дини мәктәпләрдә укымаган. Ничек соң ул Язмаларны шулкадәр яхшы белә?»+ — дип гаҗәпләнделәр.+ 16 Моңа Гайсә болай диде: «Мин өйрәткән нәрсәләр үземнеке түгел, ә мине җибәрүченеке.+ 17 Аның ихтыярын үтәргә теләүче кеше бу өйрәтүнең Аллаһыданмы яки мин үземнән сөйлимме икәнен белер.+ 18 Үзенекен сөйләүче үзенә дан эзли, ә үзен җибәрүченең данын эзләүче+ хак* һәм аңарда ялган юк. 19 Сезгә Канунны Муса бирде+ түгелме? Әмма берегез дә Канунга буйсынмый. Ни өчен мине үтерергә җыенасыз?»+ 20 Моңа халык: «Син җенле.*+ Кем сине үтерергә җыена?» — диде. 21 Гайсә мондый җавап бирде: «Мин бер генә эш эшләдем, ә сез барыгыз гаҗәпләнәсез. 22 Әмма моның турында уйлап карагыз: Муса сезгә сөннәт+ бирде — ләкин ул Мусадан түгел, ә ата-бабалардан+ — һәм сез кешеләрне Шимбә көнне сөннәткә утыртасыз. 23 Муса кануны бозылмасын дип, кешене Шимбә көнне сөннәткә утырталар икән, ни өчен соң кешене Шимбә көнне тулысынча савыктырганым өчен ачуыгыз кабара?+ 24 Тышкы күренешкә карап башка хөкем итмәгез, хөкемегез гадел булсын».+
25 Шунда Иерусалимда яшәүчеләрнең кайберләре болай дия башлады: «Шушы кешене үтерергә җыеналар иде түгелме соң?+ 26 Әнә ул ачыктан-ачык сөйли, ә аңа беркем дә бер сүз әйтми. Бәлки, башлыкларыбыз ул чыннан да Мәсих дип уйлый торгандыр? 27 Әмма Мәсих килгәч, аның кайдан икәнен беркем дә белмәс, ә бу кешенең кайдан икәнен без беләбез».+ 28 Шунда Гайсә, гыйбадәтханәдә өйрәткәндә, каты тавыш белән болай диде: «Сез мине дә, кайдан икәнемне дә беләсез. Мин үземнән-үзем килмәдем,+ һәм мине Җибәрүче чыннан да бар, әмма сез аны белмисез.+ 29 Ә мин аны беләм,+ чөнки мин аның вәкиле. Мине Ул җибәрде». 30 Шунда алар, аны тотып алыр өчен, уңай очрак эзли башладылар,+ ләкин берсе дә аңа кул тидермәде, чөнки аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.+ 31 Шулай да күп кенә кеше аңа иман итә башлады.+ Алар: «Мәсих килгәч, бу кеше кылганнан да күбрәк могҗизалар кылыр микәнни?» — дия иделәр.+
32 Халык арасында аның хакында йөргән сүзләрне фарисейлар ишетте. Шуннан соң өлкән руханилар белән фарисейлар, аны тотып алу өчен, сакчылар җибәрде. 33 Шунда Гайсә болай диде: «Мин сезнең белән тагын бераз булырмын да үземне Җибәрүче янына кире кайтырмын.+ 34 Мине эзләрсез, әмма тапмассыз, мин барачак урынга килә алмассыз».+ 35 Шунда яһүдләр үзара болай диеште: «Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була ул? Әллә греклар арасында таралып яшәүче яһүдләр янына барып, грекларны да өйрәтергә җыена микән? 36 Аның: „Мине эзләрсез, әмма тапмассыз, мин барачак урынга килә алмассыз“,— дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән?»
37 Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә+ Гайсә торып басты да көчле тавыш белән болай диде: «Сусаган кеше яныма килсен һәм эчсен.+ 38 Язмада әйтелгәнчә, миңа иман итүченең „күңел түреннән тереклек суы гөрләп агачак“».+ 39 Аның бу сүзләре үзенә иман итүчеләр алырга тиешле рух турында иде, ә Гайсә әле данланмаганга күрә,+ алар ул вакытта рух әле алмаган иделәр.+ 40 Халык арасындагы кайберәүләр, аның бу сүзләрен ишеткәч: «Ул — чыннан да Пәйгамбәр»+,— диделәр. 41 Икенчеләре исә: «Ул — Мәсих»+,— дия иде. Ә башкалары болай диде: «Әллә Мәсих Гәлилә́ядән киләчәкме?+ 42 Язмада, Мәсих Давыт нәселеннән+ һәм Давыт яшәгән авылдан — Бәйтлеһемнән киләчәк,+ дип язылган түгелме?»+ 43 Шулай итеп, халык арасында аның турында бәхәс чыкты. 44 Кайберләре аны тотып алырга теләгән иде, әмма берсе дә аңа кул тидермәде.
45 Сакчылар өлкән руханилар белән фарисейлар янына кайткач, тегеләре алардан: «Ни өчен сез аны тотып китермәдегез?» — дип сорады. 46 Сакчылар: «Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк»+,— дип җавап бирде. 47 Шунда фарисейлар болай диде: «Әллә сезне дә юлдан яздырдылармы? 48 Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе аңа иман итә башладымы?+ 49 Ә Канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән». 50 Шул чак аларның берсе — элегрәк Гайсә янына килеп киткән Никәди́м+ болай диде: 51 «Безнең Канун буенча кешене аны тыңламыйча һәм нәрсә эшләгәнен ачыкламыйча хөкем итәләрмени?»+ 52 Алар аңа: «Әллә син дә Гәлилә́ядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлилә́ядән бернинди пәйгамбәр чыкмаячак»,— дип җавап бирделәр.+