Маттай
16 Шунда Гайсә янына фарисейлар һәм саддукейлар килделәр. Алар аны сынарга теләп, аңардан күктән берәр билге күрсәтүен үтенделәр.+ 2 Ул аларга мондый җавап бирде: «Кич җиткәч, сез гадәттә: „Күк йөзе уттай кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр“,— дисез,+ 3 ә иртән сез: „Бүген салкынча яңгырлы көн булачак, чөнки күк йөзе уттай кызыл булса да, аны болытлар каплаган“,— дисез. Сез күккә карап, һава торышын алдан әйтә аласыз, ә заман билгеләрен аңлата алмыйсыз. 4 Явыз һәм зиначы буын билге* эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс».+ Шуннан соң ул аларны калдырып китеп барды.
5 Аның шәкертләре аръякка чыкты. Алар үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде.+ 6 Гайсә аларга: «Сак булыгыз, фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз»,— диде.+ 7 Алар исә үзара: «Без икмәк алырга оныттык шул»,— диештеләр. 8 Ул, моны белеп, аларга болай диде: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез икмәгегезнең юклыгы турында сөйләшәсез? 9 Әле дә аңламыйсызмыни? 5 000 ир-атка өләшкән биш икмәкне һәм күпме кәрзин җыйганыгызны хәтерләмисезмени?+ 10 Ә 4 000 гә өләшкән җиде икмәк һәм күпме зур кәрзин җыйганыгыз исегездән чыктымыни?+ 11 Мин сезгә икмәк турында түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз дидем.+ Бу сезгә аңлашылмыймыни?» 12 Шунда алар Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар.
13 Гайсә Филипи́я Кайса́риясе төбәгенә килгәч, үз шәкертләреннән: «Халык Адәм Улын кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сорады.+ 14 «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя,+ икенчеләре — Ильяс,+ ә башкалары — Ирмия́ я пәйгамбәрләрнең берсе дип сөйли»,— диделәр алар аңа. 15 Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. 16 «Син — Мәсих,+ тере Аллаһының Улы»+,— дип җавап бирде Шиму́н Пете́р. 17 Гайсә аңа болай диде: «Юныс улы Шимун, син бәхетле, чөнки моны сиңа кеше түгел, ә күкләрдәге Атам ачып бирде.+ 18 Һәм мин сиңа болай дим: син — Петер+ һәм мин бу кыяда+ үз җыелышымны төзиячәкмен, һәм аны Кабер капкалары җиңә алмаячак.+ 19 Мин сиңа күкләр Патшалыгының ачкычларын бирәчәкмен, һәм син җир йөзендә япкан бар нәрсә күкләрдә инде ябылган нәрсә булачак, һәм син җир йөзендә ачкан бар нәрсә күкләрдә инде ачылган нәрсә булачак».+ 20 Шуннан соң ул шәкертләренә үзенең Мәсих икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә кушты.+
21 Шул вакыттан алып Гайсә үз шәкертләренә шуны аңлата башлады: ул Иерусалимга барачак һәм өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газап чигәчәк, аны үтерәчәкләр, һәм ул өченче көнне терелеп торачак.+ 22 Шунда Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды һәм: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— диде.+ 23 Гайсә Петердән читкә борылып: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— дип әйтте.+
24 Шунда Гайсә үз шәкертләренә болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын.+ 25 Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы аны саклап калыр.+ 26 Кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда?+ Ул үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы?+ 27 Чөнки Адәм Улы изге фәрештәләре белән Атасының данында килергә тиеш,+ һәм шунда ул һәркемгә эшенә карап кайтарачак.*+ 28 Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килүен күрмичә үлемне татымаячак».+