Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Левилеләр 1:1-27:34
  • Левилеләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Левилеләр
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Левилеләр

ЛЕВИЛЕЛӘР

1 Йәһвә Мусаны чакырып, аңа очрашу чатырыннан+ болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Кемнең дә булса Йәһвәгә корбан итеп йорт хайваны китерәсе килсә, ул корбан эре яки вак терлек булсын.+

3 Әгәр кеше эре терлектән яндыру корбаны китерә икән, кимчелеге булмаган үгез алып килсен.+ Ул аны очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына үз теләге белән китерсен.+ 4 Аннары ул кулын яндыру корбаны итеп китереләсе хайванның башына куйсын, һәм ул йолып алынсын өчен, аның корбаны кабул ителер.

5 Шуннан соң Йәһвә алдында яшь үгезне чалсыннар, ә Һарун уллары — руханилар+ — канны алып, очрашу чатырының керү урыны янындагы мәзбәхнең* бөтен якларына бөркесен.+ 6 Аны, тиресен тунап, кисәкләргә бүлсеннәр.+ 7 Һарун уллары — руханилар — мәзбәхкә ут салып,+ ут өстенә утын өйсеннәр. 8 Алар корбанның кисәкләрен,+ башын һәм маен* мәзбәхтә янган утын өстенә тезеп салсын. 9 Аның эчәкләрен һәм аякларын су белән юсыннар. Рухани боларның барысын яндыру корбаны итеп мәзбәхтә төтәтсен, Йәһвә өчен хуш* исле корбан итеп яндырсын.+

10 Ә инде ул вак терлектән яндыру корбаны+ — яшь сарык тәкәсе я кәҗә тәкәсе китерсә, кимчелеге булмаган тәкә алып килсен.+ 11 Корбанны Йәһвә алдында мәзбәхнең төньяк ягында чалсыннар, һәм Һарун уллары — руханилар — аның канын мәзбәхнең бөтен якларына бөркесен.+ 12 Корбанны кисәкләргә бүлсеннәр, һәм рухани аларны башы һәм мае* белән бергә мәзбәхтә янган утын өстенә тезеп салсын. 13 Эчәкләрен һәм аякларын су белән юсыннар. Рухани боларның барысын китереп, мәзбәхтә төтәтсен. Бу — яндыру корбаны, Йәһвә өчен яндырыла торган хуш исле бүләк.

14 Ләкин ул Йәһвә өчен яндыру корбаны итеп кош китерсә, бу урман күгәрчене я күгәрчен баласы булсын.+ 15 Рухани аны мәзбәх янына китерсен дә, муенын өзеп, мәзбәхтә төтәтсен, ә канын мәзбәхнең кырые буйлап агызсын. 16 Ул аның бүксәсен аерып һәм каурыйларын йолкып, мәзбәхнең көнчыгыш ягындагы көл* салына торган урынга ташласын.+ 17 Аннары, кошны икегә аермыйча, канатлары тирәсеннән ертсын. Рухани аны мәзбәхтә янган утын өстендә төтәтсен. Бу — яндыру корбаны, Йәһвә өчен яндырыла торган хуш исле бүләк.

2 Әгәр берәрсе* Йәһвәгә икмәк бүләге+ китерсә, аның бүләге яхшы он булсын. Ул аңа май агызып, өстенә ла́дан салып,+ 2 Һарун улларына — руханиларга китерсен. Рухани бер уч яхшы онны, мае һәм бөтен ла́даны белән бергә алып, бөтен бүләкне күрсәтүче корбан*+ итеп мәзбәхтә төтәтсен. Бу — утта яндырыла торган корбан, Йәһвә өчен хуш* исле бүләк. 3 Ә икмәк бүләгенең калган өлеше, Йәһвә өчен утта яндырылган корбаннардан аеруча изге нәрсә буларак,+ Һарун белән аның улларыныкы булсын.+

4 Әгәр мичтә пешерелгән икмәк бүләге китерәсең икән, аны яхшы оннан пешер, ул май кушылган боҗрасыман төче икмәк я майланган төче көлчә булсын.+

5 Әгәр бүләгең табада пешерелгән икмәк икән,+ аны яхшы оннан, ачыткысыз һәм май кушып пешер. 6 Аны бүлгәләп куй, өстенә май сал.+ Бу — икмәк бүләге.

7 Әгәр бүләгең казанда пешерелгән икмәк икән, аны яхшы оннан, май кушып пешер. 8 Шулардан пешерелгән икмәк бүләген Йәһвәгә китер. Икмәкне руханига тапшырырлар, ә ул аны мәзбәх янына китерсен. 9 Рухани икмәк бүләгенең бер өлешен алып, бөтен бүләкне күрсәтүче корбан*+ итеп мәзбәхтә төтәтсен. Бу — утта яндырыла торган корбан, Йәһвә өчен хуш исле бүләк.+ 10 Ә икмәк бүләгенең калган өлеше, Йәһвә өчен утта яндырылган корбаннардан аеруча изге нәрсә буларак,+ Һарун белән аның улларыныкы булсын.

11 Сез Йәһвәгә китергән бернинди икмәк бүләгенә чүпрә салынмасын,+ чөнки Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп ачыткыны да, балны да төтәтергә ярамый.

12 Аларны Йәһвәгә беренче уңыш бүләге итеп китереп була,+ ләкин мәзбәхтә хуш исле корбан итеп яндырырга ярамый.

13 Китерәчәк һәрбер икмәк бүләгеңә тоз сал. Икмәк бүләген тозларга онытма. Бу тоз сиңа Аллаһы белән төзегән килешүне искә төшереп торачак. Һәр бүләгең белән бергә тоз да китер.+

14 Әгәр Йәһвәгә беренче уңыштан икмәк бүләге китерәсең икән, утта кыздырылган яңа ашлык* — эре итеп ярдырылган яшь орлык китер. Шул беренче уңыштан икмәк бүләге булыр.+ 15 Аңа май агыз һәм өстенә ла́дан сал. Бу — икмәк бүләге. 16 Рухани ярдырылган орлык белән майның бер өлешен, шулай ук бар ла́данны алып, Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп, бөтен бүләкне күрсәтүче корбан*+ итеп төтәтсен.

3 Әгәр берәүнең бүләге татулык корбаны+ икән, һәм ул аны ата я ана җенестәге эре терлектән китерә икән, Йәһвәгә кимчелеге булмаган хайванны китерсен. 2 Ул кулын корбан итеп китереләчәк хайванның башына куйсын. Аны очрашу чатырының керү урыны янында чалсыннар, һәм Һарун уллары — руханилар — аның канын мәзбәхнең бөтен якларына бөркесен. 3 Ул татулык корбанының бер өлешен Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп китерсен:+ эч маен,+ эчке әгъзаларны каплаган бөтен майны, 4 ике бөерен, биле янында урнашкан бөер маен китерсен. Ул бөерләр белән бергә бавырдагы майны да аерсын.+ 5 Һарун уллары моның барысын мәзбәхтәге учакка салынган яндыру корбаны өстенә салып төтәтсен.+ Бу — Йәһвә өчен яндырыла торган хуш* исле корбан.+

6 Әгәр ул Йәһвәгә вак терлектән татулык корбаны китерә икән, кимчелеге булмаган ата я ана җенестәге хайванны китерсен.+ 7 Әгәр корбан итеп яшь сарык тәкәсен китерә икән, ул аны Йәһвә алдына китерсен. 8 Ул кулын корбан итеп китереләчәк хайванның башына куйсын. Аны очрашу чатыры алдында чалсыннар, һәм Һарун уллары аның канын мәзбәхнең бөтен якларына бөркесен. 9 Ул татулык корбанының маен Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп китерсен.+ Ә койрык маен умырткалыкка кадәр кисеп алсын, шулай ук эч маен, эчке әгъзаларны каплаган бөтен майны, 10 ике бөерен, биле янында урнашкан бөер маен аерсын, шулай ук бөерләр белән бергә бавырдагы майны да кисеп алсын.+ 11 Моның барысын рухани мәзбәхтә ризык* итеп, Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп төтәтсен.+

12 Әгәр ул корбан итеп кәҗә китерә икән, аны Йәһвә алдына китерсен. 13 Ул кулын хайванның башына куйсын. Аны очрашу чатыры алдында чалсыннар, һәм Һарун уллары аның канын мәзбәхнең бөтен якларына бөркесен. 14 Ул татулык корбанының бер өлешен Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп китерсен: эч маен, эчке әгъзаларны каплаган бөтен майны,+ 15 ике бөерен, биле янында урнашкан бөер маен китерсен. Ул бөерләр белән бергә шулай ук бавырдагы майны да аерсын. 16 Моның барысын рухани мәзбәхтә ризык* итеп, утта яндырыла торган хуш исле корбан итеп төтәтсен. Бөтен май — Йәһвәнеке.+

17 Бернинди май, бернинди кан+ ашамагыз. Бу — яшәгән җирегездә сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә“».

4 Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә шуны әйт: „Әгәр берәү* ялгыш+ Йәһвә тыйганны эшләп гөнаһ кылса, мондый тәртип буенча эш итегез:

3 Әгәр майланган рухани+ гөнаһ кылып,+ халыкны гаепле итә икән, ул Йәһвәгә кылган гөнаһы өчен гөнаһ йолу корбаны итеп кимчелеге булмаган яшь үгез китерсен.+ 4 Рухани үгезне Йәһвә алдына очрашу чатырының керү урыны янына китереп,+ аның башына кулын куйсын һәм аны Йәһвә алдында чалсын.+ 5 Аннары майланган рухани+ үгезнең берникадәр канын алып, очрашу чатырына керсен 6 һәм бармагын канга мана-мана+ Йәһвә алдында изге урынның чаршавы каршысында җиде тапкыр бөркесен.+ 7 Рухани канның берникадәрен шулай ук очрашу чатырында Йәһвә алдында булган хуш исле фимиам яндыру мәзбәхенең мөгезләренә дә сөртсен,+ ә үгез канының калган өлешен очрашу чатырының керү урыны янындагы корбан яндыру мәзбәхенең нигезенә түксен.+

8 Аннары ул гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе үгезнең бөтен маен аерсын, шул исәптән эч маен, эчке әгъзаларын каплаган маен, 9 ике бөерен, биле янында урнашкан бөер маен һәм бөерләре белән бергә бавырындагы маен да аерсын.+ 10 Татулык корбаны итеп китереләсе үгезнең нинди өлешләре аерылса, монда да шул ук өлешләр аерып алынсын.+ Һәм рухани аларны корбан яндыру мәзбәхендә төтәтсен.

11 Ә үгезнең тиресен, бар итен, башын, аякларын, эчке әгъзаларын, тизәген+ 12 һәм калган бөтен өлешләрен тукталу урыныннан читкә — көл* түгелә торган чиста урынга чыгарып, учакта яндырсын.+ Аларны көл түгелә торган урында яндырырга кирәк.

13 Әгәр бөтен Исраи́л җәмгыяте ялгыш гөнаһ кылып гаепле булса,+ ләкин җыелыш үзләренең Йәһвә тыйганны эшләгәннәрен белмәсә,+ 14 ә гөнаһлары соңрак ачыкланса, җыелыш гөнаһ йолу корбаны итеп яшь үгез китерсен. Аны очрашу чатыры алдына алып килсеннәр. 15 Җәмгыять өлкәннәре үз кулларын Йәһвә алдында үгезнең башына куйсыннар, аннары үгез Йәһвә алдында чалынсын.

16 Шуннан соң майланган рухани үгезнең берникадәр канын алып, очрашу чатырына керсен 17 һәм бармагын канга мана-мана Йәһвә алдында чаршау+ каршысында җиде тапкыр бөркесен. 18 Аннары рухани канның бер өлешен очрашу чатырында Йәһвә алдындагы мәзбәхнең+ мөгезләренә дә сөртсен, ә канның калганын очрашу чатырының керү урыны янындагы корбан яндыру мәзбәхенең+ нигезенә түксен. 19 Ул аның бөтен маен аерып, мәзбәхтә төтәтсен.+ 20 Бу үгез дә — гөнаһ йолу корбаны. Аның белән дә шул рәвешчә эш итсеннәр. Рухани халыкны йолып алсын,+ һәм аларның гөнаһлары кичерелер. 21 Ул шул үгезне, беренче үгезне яндырган кебек, тукталу урыныннан читкә чыгарып яндырсын.+ Бу — җыелыш өчен китерелә торган гөнаһ йолу корбаны.+

22 Әгәр берәр башлык,+ Аллаһысы Йәһвә тыйган берәр нәрсә эшләп, ялгыш гөнаһ кылса һәм гаепле булып китсә, 23 я берәр әмерне бозып үзенең гөнаһ кылганын белеп алса, корбан итеп кимчелеге булмаган яшь кәҗә тәкәсе китерсен. 24 Ул үз кулын яшь кәҗәнең башына куйсын, ә аннары аны Йәһвә алдында яндыру корбаннары чалына торган урында чалсын.+ Бу — гөнаһ йолу корбаны. 25 Рухани үз бармагын гөнаһ йолу корбаны итеп китерелгән хайванның канына манып, канны корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен,+ ә канның калганын мәзбәхнең нигезенә түксен.+ 26 Ул аның бөтен маен, татулык корбанының мае төтәтелгән сыман, мәзбәхтә төтәтсен.+ Шулай итеп рухани аны кылган гөнаһыннан йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер.

27 Әгәр берәр гади кеше* ялгыш гөнаһ кылса һәм Йәһвә тыйган берәр нәрсә эшләүдә гаепле булса,+ 28 я үзенең гөнаһ кылганын белеп алса, ул үз гөнаһы өчен корбан итеп кимчелеге булмаган яшь кәҗә китерсен. 29 Ул үз кулын гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе хайванның башына куйсын һәм аны яндыру корбаннары чалына торган урында чалсын.+ 30 Рухани үз бармагын аның канына манып, канны корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә канның калганын мәзбәхнең нигезенә түксен.+ 31 Татулык корбанының маен аерган кебек,+ ул гөнаһ өчен китерелә торган корбанның да маен аерсын.+ Рухани аны мәзбәхтә хуш* исле корбан итеп төтәтеп, кешене йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер.

32 Ләкин ул гөнаһ йолу корбаны итеп сарык бәрәне китерә икән, кимчелеге булмаган ана җенестәге бәрән алып килсен. 33 Ул кулын гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе бәрәннең башына куйсын һәм аны яндыру корбаннары чалына торган урында чалсын.+ 34 Рухани бармагын гөнаһ йолу корбаны итеп китерелгән бәрәннең канына манып, канны корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен,+ ә канның калганын мәзбәхнең нигезенә түксен. 35 Татулык корбаны итеп китерелгән яшь сарык тәкәсенең маен аерган кебек, рухани шул ук рәвешчә гөнаһ йолу корбанының да бар маен аерсын. Ул аны Йәһвәгә утта яндырыла торган корбаннар өстенә салып төтәтсен+ һәм кешене кылган гөнаһыннан йолып алсын, шулчак шул кешенең гөнаһы кичерелер.+

5 Әгәр берәү* башка кешенең ниндидер гөнаһ кылганын күрсә я ишетеп белсә,+ ул шаһит була. Әмма бу турыда шаһитлек бирергә чакыру* ишетеп тә сөйләмәсә, ул гөнаһ кыла. Моның өчен ул җавапка тартылсын.

2 Әгәр берәрсе,* хәтта үзе дә белмичә, нәҗес булган берәр нәрсәгә, мәсәлән, нәҗес җанварның, нәҗес йорт хайванының я җирдә мыж килгән нәҗес тереклекнең үләксәсенә кагылса,+ ул нәҗес һәм гаепле була. 3 Я берәү үзе дә сизмәстән кеше шакшысына+ — үзен нәҗесли торган берәр нәрсәгә кагылса, ә соңрак моның турында белсә, ул гаепле булып китә.

4 Әгәр кем дә булса* ашыгып берәр нәрсә эшләргә ант итсә — яхшымы ул эш, яманмы, аермасы юк — һәм моны уйламыйча эшләгән булса, ә аннары ашыгып ант иткәнен аңласа, ул гаепле була.*+

5 Әгәр кеше шул гөнаһларның берсендә гаепле булса, ул гөнаһы турында сөйләп бирергә тиеш.+ 6 Ул шулай ук кылган гөнаһы өчен Йәһвәгә гаеп йолу корбаны,+ ягъни гөнаһ йолу корбаны итеп ана җенестәге вак терлек: я сарык бәрәнен, я кәҗә бәрәнен китерсен. Һәм рухани шул кешене кылган гөнаһыннан йолып алсын.

7 Ләкин сарыкны корбан итү аның кулыннан килмәсә, ул Йәһвәгә кылган гөнаһы өчен гаеп йолу корбаны итеп ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы+ китерсен: берсе — гөнаһ йолу корбаны, икенчесе яндыру корбаны булсын.+ 8 Ул аларны руханига алып килсен, рухани исә аларның берсен гөнаһ йолу корбаны итеп китерсен, башын өзмичә муенын сындырсын. 9 Шулай ук гөнаһ йолу корбанының берникадәр канын мәзбәхнең кырыена бөркесен, ә канның калганын мәзбәх нигезенә түксен.+ Бу — гөнаһ йолу корбаны. 10 Ә икенчесен ул гадәттәге тәртип буенча яндыру корбаны итеп китерсен.+ Рухани кешене кылган гөнаһыннан йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер.+

11 Әгәр ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы китерү аның кулыннан килмәсә, үз гөнаһы өчен ефаның уннан бер өлеше+ күләмендә* яхшы он китерсен. Ул аңа май да агызмасын, ла́дан да салмасын, чөнки бу — гөнаһ йолу корбаны. 12 Ул аны руханига китерсен. Рухани исә бер уч он алып, аны Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбаннар өстенә салсын һәм бөтен бүләкне күрсәтүче корбан* итеп мәзбәхтә төтәтсен. Бу — гөнаһ йолу корбаны. 13 Рухани кешене кылган гөнаһыннан (шул гөнаһларның теләсә кайсысыннан) йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер.+ Корбанның калган өлеше, икмәк бүләге+ сыман, руханиныкы булсын“».+

14 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 15 «Әгәр берәү* ялгыш Йәһвәнең изге нәрсәләренә каршы гөнаһ кылып тугрылыксызлык күрсәтсә,+ ул Йәһвәгә гаеп йолу корбаны итеп кимчелеге булмаган сарык тәкәсе китерсен.+ Бу сарык тәкәсенең бәясе күпме шәкыл* көмеш булырга тиеш икәнлеге изге урынның шәкыле*+ буенча билгеләнсен. 16 Ул изге урынга каршы кылган гөнаһы өчен тулы бәяне капласын һәм тагын биштән бер өлешен өстәп,+ моның барысын руханига тапшырсын. Шулчак рухани сарык тәкәсен гаеп йолу корбаны итеп китереп, кешене йолып алыр,+ һәм аның гөнаһы кичерелер.+

17 Әгәр берәү,* хәтта белми торып, Йәһвә тыйганны эшләп гөнаһ кылса, ул барыбер гаепле була һәм үз гөнаһы өчен җавапка тартылыр.+ 18 Ул гаеп йолу корбаны итеп бәясе алдан билгеләнгән һәм кимчелеге булмаган сарык тәкәсен рухани янына китерсен.+ Рухани кешене үзе дә белмичә ялгыш кылган гөнаһыннан йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер. 19 Бу — гаеп йолу корбаны. Кеше Йәһвә каршында гаеп эш кылды».

6 Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Әгәр берәү* гөнаһ кылса һәм, Йәһвәгә тугрылыксызлык күрсәтеп,+ үзенә ышанып тапшырылган я рәһен* итеп бирелгән нәрсә турында якынына ялганласа,+ я якынын таласа, алдаса, 3 я, берәр югалган нәрсәне табып, моны инкяр итсә һәм андый гөнаһларның берсен дә кылганым юк дип алдап ант итсә,+ ул менә нәрсә эшләсен: 4 әгәр гөнаһ кылып гаепле булган икән, ул урлаганны, талаганны, алдап алганны, үзенә ышанып тапшырылганны я табылган әйберне кире кайтарырга тиеш. 5 Ул шулай ук берәр нәрсә турында ялган ант бирсә, килгән зарарны капласын.+ Тулы бәясенә биштән бер өлешен дә өстәсен һәм моны гаебе расланган көнне үк хуҗага бирсен. 6 Ул шулай ук Йәһвәгә, гаеп йолу корбаны итеп, кимчелеге булмаган сарык тәкәсе корбан итсен. Ул аны билгеләнгән бәясенә карап рухани янына китерсен.+ 7 Рухани аны Йәһвә алдында йолып алсын, һәм ул үзен гаепле иткән гөнаһы өчен кичерелер».+

8 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага әйтте: 9 «Һарун белән аның улларына болай дип әйт: „Менә яндыру корбаны турында канун:+ яндыру корбаны төне буе, иртәнгә кадәр мәзбәхтә учак өстендә калсын, ә мәзбәх учагы янып торсын. 10 Рухани үзенең махсус җитен киемен,+ шулай ук җитен ыштанын*+ кисен. Аннары мәзбәхне учакта янып беткән корбанның көленнән*+ чистартсын һәм көлне мәзбәх янына салсын. 11 Шуннан соң ул үз киемнәрен салып,+ башка кием кисен һәм көлне тукталу урыныннан читкә — чиста урынга чыгарсын.+ 12 Мәзбәхтәге учак гел янып торсын, ул сүнәргә тиеш түгел. Рухани һәр көн иртә белән аңа утын өстәргә,+ аның өстенә яндыру корбаны салырга һәм анда татулык корбаннарының маен төтәтергә тиеш.+ 13 Мәзбәхтә учак гел янып торсын, ул сүнмәсен.

14 Менә икмәк бүләге турында канун:+ Һарун уллары аны Йәһвә алдына мәзбәх каршысына китерсеннәр. 15 Аларның берсе икмәк бүләгеннән бер уч яхшы онны, мае һәм өстендәге бөтен ла́даны белән алып, мәзбәхтә төтәтсен. Бу — Йәһвә өчен бөтен бүләкне күрсәтүче корбан,* хуш* исле бүләк.+ 16 Ә калган өлешен Һарун белән аның уллары ашасын.+ Алар аннан ясалган төче икмәкләрне изге урында — очрашу чатырының ишегалдында ашасыннар.+ 17 Аны чүпрә кушып пешерергә ярамый.+ Мин аны аларга утта яндырыла торган корбаннарымнан өлеш итеп бирәм.+ Гөнаһ йолу корбаны һәм гаеп йолу корбаны кебек, бу да — аеруча изге нәрсә.+ 18 Аны Һарун токымындагы барлык ир затлары ашасын.+ Бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбаннардан аларга һәм токымнарына даими бирелә торган өлеш.+ Шул корбаннарга тигән һәрнәрсә изге итеп тотылсын“».

19 Йәһвә кабат Мусага дәште һәм болай диде: 20 «Һарун белән аның уллары майланган көннәрендә Йәһвәгә мондый корбан китерсеннәр:+ икмәк бүләге буларак ефаның уннан бер өлеше+ күләмендә* яхшы он+ — яртысын иртән, яртысын кичен. 21 Ул табада май белән пешерелсен.+ Пешкән икмәк бүләген яхшы итеп майлап һәм кисәкләргә бүлеп, Йәһвә өчен хуш исле корбан итеп китер. 22 Һарун токымыннан булган һәм аңа алмашка килгән майланган рухани+ да шуны ук эшләсен. Бүләкне Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны итеп төтәтсеннәр. Бу — гасырларга бирелгән күрсәтмә. 23 Рухани үзе өчен китергән һәрбер икмәк бүләге тулысынча яндырылсын. Аны ашарга ярамый».

24 Йәһвә Мусага шулай ук болай диде: 25 «Һарун белән аның улларына әйт: „Гөнаһ йолу корбаны турындагы канун шундый:+ гөнаһ йолу корбаны да яндыру корбаны чалына торган урында+ Йәһвә алдында чалынсын. Бу — аеруча изге нәрсә. 26 Корбанны гөнаһ өчен китергән рухани аны изге урында — очрашу чатырының ишегалдында+ ашасын.+

27 Корбан итенә тигән һәрнәрсә изге булачак. Әгәр каны берәрсенең киеменә чәчрәсә, кан белән пычранган киемне изге урында юсыннар. 28 Корбан пешерелгән балчык савытларны ватарга кирәк, ә бакыр савытта пешерелсә, ул савытны чистартыгыз һәм су белән юыгыз.

29 Аны рухани булып хезмәт иткән һәрбер ир-ат ашасын.+ Бу — аеруча изге нәрсә.+ 30 Ләкин гөнаһ йолу корбанының каны изге урында йолу йоласы үткәрер өчен очрашу чатырына кертелсә,+ ул корбанны ашарга ярамый. Аны утта яндырырга кирәк.

7 Менә гаеп йолу корбаны турындагы канун.+ Бу — аеруча изге нәрсә. 2 Гаеп йолу корбаны яндыру корбаннары чалына торган урында чалынсын, һәм рухани аның канын+ мәзбәхнең бөтен якларына бөркесен.+ 3 Ул аның бар маен,+ шул исәптән койрык маен, эч маен, 4 ике бөерен һәм бөерләрдә, бил кырыенда булган маен китерсен. Ул бөерләр белән бергә бавырдагы майны да аерсын.+ 5 Рухани боларны мәзбәхтә Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан итеп төтәтсен.+ Бу — гаеп йолу корбаны. 6 Аны рухани булып хезмәт иткән һәр ир-ат ашасын.+ Аны изге урында ашасыннар. Бу — аеруча изге нәрсә.+ 7 Гөнаһ йолу корбаны турындагы канун гаеп йолу корбанына да кагыла. Ул — руханиныкы, ул аның ярдәмендә йолу йоласын үти ала.+

8 Рухани берәрсе өчен яндыру корбаны китергәндә, шул яндыру корбанының тиресе+ руханиныкы булып китәр.

9 Мичтә пешерелгән яки казанда я табада+ әзерләнгән һәр икмәк бүләге аны китергән руханиныкы була. Ул аныкы булып китәр.+ 10 Ә май кушылган һәр икмәк бүләге+ һәм май кушылмаганы+ да Һарун улларының барысына булсын, аларның һәрберсе бертигез өлеш алсын.

11 Йәһвәгә китерелә торган татулык корбаны+ турында канун шундый: 12 әгәр берәү аны рәхмәт йөзеннән китерсә,+ ул рәхмәт бүләге белән бергә май кушылган боҗрасыман төче икмәкләр, май белән майланган төче көлчәләр һәм май белән яхшы итеп буталган иң яхшы оннан әзерләнгән боҗрасыман икмәкләр алып килсен. 13 Ул бу икмәкләр һәм рәхмәт бүләге итеп китерелгән татулык корбаннары белән бергә чүпрә салып пешерелгән боҗрасыман икмәкләр дә китерсен. 14 Боларның һәрберсеннән ул Йәһвәгә изге өлеш итеп берәр икмәк китерсен. Бу икмәк татулык корбаннарының канын бөркегән руханиныкы булсын.+ 15 Рәхмәт бүләге итеп китерелгән татулык корбаннарының итен шул көнне үк ашарга кирәк. Корбан китерүче кеше аның бернәрсәсен дә иртәнгә кадәр калдырмасын.+

16 Әгәр ул китергән корбан нәзер+ бүләге я ирекле бүләк+ булса, аны корбан китерелгән көнне ашарга кирәк. Калган итне икенче көнне дә ашап була. 17 Ә өченче көнгә калган корбан итен утта яндырырга кирәк.+ 18 Әмма татулык корбанының итен өченче көнне ашасалар, аны китергән кеше хуплап кабул ителмәс. Аңа корбан китерүенең савабы булмас, бу — җирәнгеч нәрсә. Һәм аны ашаган кеше* үз гөнаһы өчен җавап бирер.+ 19 Шакшы нәрсәгә тигән итне ашарга ярамый. Ул утта яндырылсын. Чиста булган һәркем чиста итне ашый ала.

20 Ә берәр кеше,* чиста булмый торып, Йәһвә өчен китерелгән татулык корбанының итен ашаса, ул кеше* үз халкыннан юк ителергә тиеш.+ 21 Берәү* шакшы берәр нәрсәгә кагылса — кеше шакшылыгымы,+ шакшы хайванмы+ я шакшы җирәнгеч нәрсәме+ — һәм Йәһвә өчен китерелгән татулык корбанының итен ашаса, шул кеше* үз халкыннан юк ителергә тиеш“».

22 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 23 «Исраиллеләргә болай дип әйт: „Үгезнең, яшь сарык тәкәсенең я кәҗәнең бернинди маен ашарга ярамый.+ 24 Үле хайванның маен һәм берәр җәнлек үтергән хайванның маен теләсә кайсы максат белән кулланып була, ләкин аны беркайчан да ашамагыз.+ 25 Чөнки Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп китерелгән хайванның маен ашаган һәркем үз халкыннан юк ителәчәк.

26 Сез үзегез яшәгән җирдә бернинди кан — кош канын да, хайван канын да ашарга тиеш түгел.+ 27 Кан ашаган һәркем* үз халкыннан юк ителсен“».+

28 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага әйтте: 29 «Исраиллеләргә әйт: „Йәһвәгә татулык корбаны алып килгән кеше аның бер өлешен Йәһвәгә китерсен.+ 30 Ул маен+ түше белән бергә кулына алып, боларны Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп алып килсен һәм Йәһвә алдында селкетү бүләге+ итеп алга-артка селкетсен. 31 Рухани бу майны мәзбәхтә төтәтсен,+ ә түш Һарун белән аның улларына булсын.+

32 Татулык корбаннарыгызның арткы уң ботын руханига изге өлеш итеп бирегез.+ 33 Һарунның татулык корбаннарының канын һәм маен китергән улына аның өлеше итеп уң бот бирелсен.+ 34 Чөнки мин исраиллеләрнең татулык корбаннарыннан селкетү бүләге итеп китерелгән түшне һәм изге өлеш итеп бирелгән ботны алып, Һарун руханига һәм аның улларына бирәм. Бу — исраиллеләр өчен гасырларга бирелгән күрсәтмә.+

35 Йәһвәнең утта яндырыла торган бүләкләреннән руханиларга — Һарун һәм аның улларына аерып куелган өлеш шул. Бу өлеш алар Йәһвәгә руханилар булып хезмәт итәргә билгеләнгән көнне аларга бирелде.+ 36 Аларны майлаган көнне Йәһвә исраиллеләргә бу өлешне аларга бирергә кушты.+ Бу — аларның буыннары өчен гасырларга бирелгән кагыйдә“».

37 Яндыру корбаны,+ икмәк бүләге,+ гөнаһ йолу корбаны,+ гаеп йолу корбаны,+ руханилык хезмәтенә билгеләнү корбаны+ һәм татулык корбаны+ өчен канун менә шундый. 38 Бу канунны Йәһвә Мусага Синай тавында,+ ул исраиллеләргә Синай чүлендә Йәһвәгә үз бүләкләрен китерергә кушкан көнне бирде.+

8 Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Һарунны, аның улларын,+ киемнәрне,+ изге майны,*+ гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе үгезне, ике сарык тәкәсен һәм төче икмәк кәрзинен ал да+ 3 бөтен җәмгыятьне очрашу чатырының керү урыны алдына җый».

4 Муса Йәһвә кушканча эшләде, һәм җәмгыять очрашу чатырының керү урыны алдына җыелды. 5 Муса халыкка болай диде: «Йәһвә безгә менә нәрсә эшләргә кушты». 6 Һәм Һарун белән аның улларын алып килеп, аларга юынырга кушты.+ 7 Аннан соң ул Һарунга озын күлмәкне+ кидерде, аның билен пута*+ белән буды, аңа җиңсез озын күлмәкне+ кидерде һәм ефодны*+ кидереп, билен ефодның тукылган билбавы+ белән кысып бәйләде. 8 Аннары ул аңа түшлекне+ кидерде һәм түшлеккә ури́м һәм туммимны*+ салды. 9 Шуннан соң аның башына чалма+ кидерде һәм чалманың алгы ягына ялтырап торган алтын тасманы — Аллаһыга багышлануның изге билгесен* беркетте.+ Муса барысын нәкъ Йәһвә кушканча эшләде.

10 Аннары Муса изге майны алып, чатырны һәм андагы бар нәрсәне майлап+ изгеләндерде. 11 Соңыннан ул майның берникадәрен алды да мәзбәхкә, аның бар кирәк-яракларына һәм чан белән аның аскуймасына җиде мәртәбә сибеп, аларны изгеләндерде. 12 Ахырда ул, Һарунны изгеләндерү өчен, изге майның беразын алды да аның башына агызып, аны майлады.+

13 Аннары Муса Һарунның улларын китереп, аларга озын күлмәкләрне кигезде, билләрен пута белән буды һәм баш киемен кигезде.*+ Муса нәкъ Йәһвә кушканча эшләде.

14 Аннан соң ул гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе үгезне алып килде, һәм Һарун белән аның уллары бу үгезнең башына кулларын куйды.+ 15 Муса аны чалды һәм бармагы белән канны+ алды да, мәзбәхнең бар мөгезләренә сөртеп, мәзбәхне гөнаһтан сафландырды, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түкте. Шулай итеп ул мәзбәхне, анда йолу йоласын үткәрер өчен изгеләндерде. 16 Аннары Муса бар эч маен, бавырдагы маен, ике бөерен һәм бөерләрендәге маен алды да мәзбәхтә төтәтте.+ 17 Аннан соң ул үгезнең калган өлешләрен, аның тиресен, итен, тизәген тукталу урыныннан читтә яндырды.+ Муса нәкъ Йәһвә кушканча эшләде.

18 Шуннан соң ул яндыру корбаны итеп китереләсе сарык тәкәсен алып килде, һәм Һарун белән уллары кулларын сарык тәкәсенең башына куйдылар.+ 19 Аннары Муса аны чалды һәм мәзбәхнең бөтен якларына канны бөркеде. 20 Ул сарык тәкәсен кисәкләргә бүлде һәм башын, кисәкләрне һәм маен* төтәтте. 21 Ул аның эчке әгъзаларын һәм аякларын су белән юды һәм сарык тәкәсен тулысынча мәзбәхтә төтәтте. Бу — хуш* исле яндыру корбаны, Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан иде. Муса барысын нәкъ Йәһвә кушканча эшләде.

22 Аннары ул икенче сарык тәкәсен — руханилыкка билгеләү өчен китереләсе сарык тәкәсен алып килде,+ һәм Һарун белән уллары кулларын аның башына куйдылар.+ 23 Муса аны чалды да, аның канының беразын алып, Һарунның уң колак йомшагына, уң кулының баш бармагына һәм уң аягының баш бармагына сөртте. 24 Муса Һарунның улларын китерде һәм канның беразын аларның уң колаклары йомшагына, уң кулларының баш бармагына һәм уң аякларының баш бармагына сөртте. Ә калган канны Муса мәзбәхнең бөтен якларына бөркеде.+

25 Аннары ул тәкәнең маен, койрык маен, эч маен, бавырдагы маен, мае белән ике бөерен һәм уң ботын алды.+ 26 Ул Йәһвә алдындагы төче икмәк кәрзиненнән боҗрасыман бер төче икмәк,+ май кушылган боҗрасыман икмәк+ һәм бер көлчә алды. Ул аларны май кисәкләре һәм уң бот өстенә куйды. 27 Аннан соң ул боларның барысын Һарунның уч төпләренә һәм аның улларының уч төпләренә салып, Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетә башлады. 28 Шуннан соң Муса боларны аларның кулларыннан алып, мәзбәхтәге яндыру корбаны өстендә төтәтте. Бу — руханилыкка билгеләү өчен хуш исле корбан, Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк иде.

29 Аннары Муса аның түшен алды да аны Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетте.+ Бу — руханилыкка билгеләү өчен китереләсе сарык тәкәсеннән Мусага тигән өлеш. Муса барысын нәкъ Йәһвә кушканча эшләде.+

30 Муса берникадәр изге май+ һәм мәзбәхтәге канның беразын алып, аларны Һарунга һәм аның киеменә, аның улларына һәм улларының киеменә сипте. Шулай итеп ул Һарунны һәм аның киемен, аның улларын+ һәм аларның киемен изгеләндерде.+

31 Аннан соң Муса Һарунга һәм аның улларына болай диде: «Очрашу чатырының керү урыны янында итне пешерегез+ һәм аны шунда кәрзиндәге икмәк белән ашагыз. Миңа: „Аны Һарун һәм аның уллары ашасын“,— дип кушылган иде бит.+ 32 Ә калган ит белән икмәкне утта яндырыгыз.+ 33 Очрашу чатырының керү урыныннан, сезне билгеләү көннәре тәмамланганчы, җиде көн буе китмәгез, чөнки сезне руханилар итеп билгеләү өчен җиде көн кирәк булыр.+ 34 Йәһвә безгә калган көннәрдә дә бүген сезне йолып алыр өчен эшләгәнне эшләргә кушты.+ 35 Җиде көн буе көне-төне очрашу чатырының керү урыны янында булыгыз+ һәм, үлмәс өчен, Йәһвә алдында бурычыгызны үтәгез,+ чөнки миңа шундый боерык бирелде».

36 Һарун һәм аның уллары Йәһвәнең Муса аша кушканнарының барысын эшләде.

9 Сигезенче көнне+ Муса Һарунны, аның улларын һәм Исраи́л өлкәннәрен чакырды. 2 Ул Һарунга болай диде: «Үзең өчен гөнаһ йолу корбаны итеп бер бозау+ һәм яндыру корбаны итеп бер сарык тәкәсе ал да аларны Йәһвә алдына алып кил. Икесе дә кимчелексез булсын. 3 Ә исраиллеләргә болай дип әйт: „Гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе һәм яндыру корбаны итеп бер бозау һәм бер яшь сарык тәкәсе алып килегез, һәрберсе берьеллык һәм кимчелексез булсын. 4 Шулай ук татулык корбаннары итеп бер үгез белән бер сарык тәкәсе алып килегез.+ Алар Йәһвә алдында корбан итеп китерелер. Май кушылган икмәк бүләге+ дә китерегез, чөнки бүген Йәһвә сезгә күренер“».+

5 Алар Муса кушкан бар нәрсәне очрашу чатыры алдына алып килде. Аннары бөтен җәмгыять Йәһвә каршына килеп басты. 6 Муса болай диде: «Йәһвәнең даны сезгә күренсен өчен, Йәһвә сезгә менә нәрсә эшләргә кушты».+ 7 Муса Һарунга әйтте: «Мәзбәх янына кил дә, үзең өчен гөнаһ йолу корбаны+ һәм яндыру корбаны китереп, үзеңне+ һәм үз йортыңны йолып ал. Халык өчен дә корбан китереп,+ аларны йолып ал.+ Барысын Йәһвә кушканча эшлә».

8 Һарун шунда ук мәзбәх янына килеп, үзе өчен гөнаһ йолу корбаны буласы бозауны чалды.+ 9 Аннары уллары аңа кан+ китерде, һәм ул канга бармагын манып, аны мәзбәхнең мөгезләренә сөртте, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түкте.+ 10 Ул, нәкъ Йәһвә Мусага кушканча, гөнаһ йолу корбанының маен, бөерләрен һәм бавырындагы маен мәзбәхтә төтәтте.+ 11 Ә ите белән тиресен тукталу урыныннан читтә яндырды.+

12 Аннан соң Һарун яндыру корбанын чалды. Уллары аңа аның канын бирде, һәм ул аны мәзбәхнең бөтен якларына бөркеде.+ 13 Алар аңа яндыру корбанының кисәкләрен, башын китерде, һәм Һарун боларны мәзбәхтә төтәтте. 14 Аннары ул аның эчке әгъзаларын һәм аякларын юып, боларны мәзбәхтә яндыру корбаны өстендә төтәтте.

15 Соңыннан ул халык өчен билгеләнгән корбанны китерде: ул халык өчен гөнаһ йолу корбаны буласы кәҗә тәкәсен алып, аны чалды һәм аны, беренчесен китергән кебек, гөнаһ йолу корбаны итеп китерде. 16 Аннары ул бирелгән тәртип буенча яндыру корбанын китерде.+

17 Шуннан соң ул икмәк бүләгеннән+ бер уч алып, аны иртәнге яндыру корбанына+ өстәп, мәзбәхтә төтәтте.

18 Аннары Һарун халык өчен татулык корбаны буласы үгезне һәм сарык тәкәсен чалды. Уллары аңа аларның канын китерде, һәм ул аны мәзбәхнең бөтен якларына бөркеде.+ 19 Ә үгезнең маен,+ сарык тәкәсенең койрык маен, аларның эч маен, бөерләрен һәм бавырларындагы маен+ 20 алар түшләрнең өстенә салды, һәм аннан соң ул бар шушы майны мәзбәхтә төтәтте.+ 21 Ә түшләрен һәм уң аякларын Һарун, нәкъ Муса кушканча, Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетте.+

22 Шуннан соң Һарун кулларын халыкка таба сузып, аларны фатихалады+ һәм гөнаһ йолу корбаны, яндыру корбаны һәм татулык корбаннары китергән җирдән төште. 23 Ахырда Муса һәм Һарун очрашу чатырына керде һәм аннан чыгып, халыкны фатихалады.+

Шунда бар халык Йәһвәнең данын күрде.+ 24 Йәһвәдән ут чыгып,+ мәзбәхтәге яндыру корбанын һәм майны йотып алды. Моны күргәч, бөтен халык шатлыктан кычкыра башлады һәм җиргә йөзтүбән капланды.+

10 Соңрак Һарунның уллары Нада́б һәм Абиһу́+ ут савытларын алып, аларга ут һәм фимиам+ салды. Һәм Йәһвә алдында ул китерергә кушмаган утта тиешсез фимиам китерә башлады.+ 2 Шулчак Йәһвәдән ут чыгып, аларны яндырды,+ һәм алар Йәһвә алдында үлде.+ 3 Шунда Муса Һарунга: «Йәһвә болай ди: „Миңа якын булганнар мине изгеләндерергә тиеш,+ һәм бөтен халык мине данларга тиеш“»,— диде. Һарун берни дәшмәде.

4 Муса Һарунның туганы Узиилнең+ ике улы Мисаи́л белән Илсафанны чакырып, аларга: «Кардәшләрегезне изге урыннан тукталу урыныннан читкә алып чыгыгыз»,— диде. 5 Алар, Муса әйткәнчә, килеп, өсләрендә озын күлмәкләре булган Надаб белән Абиһуны тукталу урыныннан читкә алып чыкты.

6 Аннары Муса Һарунга һәм аның башка уллары Илгаза́р белән Итамарга болай диде: «Сез үлмәсен өчен һәм Аллаһының бөтен җәмгыятькә ачуы чыкмасын өчен, чәчләрегез тузгыган булмасын һәм киемнәрегезне ертмагыз.+ Кардәшләрегез — бөтен Исраи́л җәмгыяте — Йәһвә тарафыннан ут белән үтерелгәннәр өчен кайгырып елар. 7 Сез очрашу чатырының керү урыныннан китәргә тиеш түгел, югыйсә үләрсез, чөнки Йәһвәнең изге мае сезнең өстә».+ Һәм алар Мусаның сүзе буенча эшләде.

8 Соңыннан Йәһвә Һарунга болай диде: 9 «Очрашу чатырына кергәндә, син дә, улларың да үлмәсен өчен, шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләр эчмәгез.+ Бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән күрсәтмә. 10 Бу күрсәтмә сез изге нәрсәне нәҗес булганнан, шакшы нәрсәне саф булганнан аерсын өчен+ 11 һәм исраиллеләрне Йәһвәнең Муса аша биргән бар кагыйдәләренә өйрәтсен өчен бирелде».+

12 Муса Һарунга һәм аның калган уллары Илгазар белән Итамарга әйтте: «Йәһвәнең утта яндырыла торган бүләкләреннән калган икмәк бүләген алып, төче икмәк ясагыз һәм мәзбәх янында ашагыз.+ Бу — аеруча изге нәрсә.+ 13 Аны изге урында ашарга кирәк,+ чөнки бу — Йәһвәнең утта яндырыла торган бүләкләреннән синең һәм улларыңның өлеше. Миңа шундый әмер бирелде. 14 Шулай ук син, улларың һәм кызларың+ селкетү корбанының түшен һәм изге өлеш итеп бирелгән ботын+ чиста урында ашагыз, чөнки боларны мин исраиллеләрнең татулык корбаннарыннан алып, сиңа һәм улларыңа өлеш итеп бирәм. 15 Йәһвә алдында селкетү бүләген алга-артка селкетер өчен, Исраил уллары изге өлеш итеп бирелә торган ботны, селкетү бүләгенең түшен һәм утта яндырыла торган майны китерсен. Бу түш белән бот, нәкъ Йәһвә кушканча, синең һәм улларыңның даими өлеше булачак».+

16 Муса гөнаһ йолу корбаны итеп китерелгән кәҗә тәкәсенең калган өлешләрен эзләргә тотынды,+ әмма аның инде яндырылганын белгәч, Һарунның калган уллары Илгазар белән Итамарга ачуы чыкты, һәм ул болай диде: 17 «Нишләп сез изге урында гөнаһ йолу корбанын ашамадыгыз?+ Бу бит — аеруча изге нәрсә, һәм ул сезгә аны җәмгыятьнең гөнаһы өчен җавап бирер өчен һәм Йәһвә алдында аларны йолып алыр өчен бирде. 18 Менә, аның каны изге урынга кертелмәгән.+ Сез, һичшиксез, аны, миңа боерыкта әйтелгәнчә, изге урында ашарга тиеш идегез». 19 Шунда Һарун Мусага болай диде: «Алар Йәһвә алдына гөнаһ йолу корбаны һәм яндыру корбаны алып килде,+ ә минем башыма шундый кайгы төште. Әгәр мин бүген гөнаһ йолу корбанын ашаган булсам, Йәһвә моны хуплар идемени?» 20 Муса моны ишеткәч, канәгать калды.

11 Аннары Йәһвә Мусага һәм Һарунга болай диде: 2 «Исраиллеләргә шуны әйтегез: „Җир йөзендәге мондый тереклекне ашарга ярый:+ 3 тоягы икегә аерылган һәм тоякларында ярык булган күшәүче һәркайсы хайванны ашый аласыз.

4 Ләкин сез күшәүче яки тоягы икегә аерылган мондый хайваннарны ашарга тиеш түгел: дөяне, ул күшәүче, әмма тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес.+ 5 Шулай ук кыя даманын,+ чөнки ул күшәүче, әмма тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес. 6 Куянны да, чөнки ул күшәүче, ләкин тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес. 7 Шулай ук дуңгызны+ да, чөнки аның тоягы икегә аерылган һәм тоягында ярык булса да, ул күшәми. Ул сезнең өчен нәҗес. 8 Аларның итен ашамагыз һәм үләксәләренә кагылмагыз. Алар сезнең өчен нәҗес.+

9 Суда яшәүче тереклектән мондыйларын ашарга ярый: суларда яшәүче — диңгезләрме ул я елгалармы — канатлары һәм тәңкәләре булган һәрнәрсәне сез ашый аласыз.+ 10 Әмма суларда мыж килгән бар тереклек һәм һәр тере җан арасыннан диңгезләрдә һәм елгаларда яшәүчеләрнең канаты һәм тәңкәсе булмаганнары — сезнең өчен җирәнгеч нәрсә. 11 Әйе, алар сезнең өчен җирәнгеч. Аларның итен ашамагыз+ һәм үләксәләреннән җирәнегез. 12 Суларда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез бар хайваннар сезнең өчен җирәнгеч.

13 Сезнең өчен җирәнгеч булган, ашарга ярамаган һәм сезгә җирәнергә кирәк булган очучы тереклек менә шундый: бөркет,+ балыкчы карчыга, кара гриф,+ 14 кызыл тилгән һәм кара тилгәннең һәр төре, 15 козгынның һәр төре, 16 тәвә кошы, ябалак, акчарлак, лачынның һәр төре, 17 кечкенә ябалак, баклан, колаклы ябалак, 18 аккош, баба кошы, гриф, 19 ләкләк, челәннең һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. 20 Җирдә мыж килгән һәм дүрт аякта йөргән һәр канатлы тереклек* — сезнең өчен җирәнгеч нәрсә.

21 Сез җирдә мыж килгән һәм дүрт аякта йөргән канатлы тереклекнең сикерер өчен буынтыклы аяклары булганнарын гына ашый аласыз. 22 Менә алар: күчмә саранчаның төрле төрләре, ашарга яраклы башка саранчалар,+ өй чикерткәсе һәм башка чикерткәләр. 23 Дүрт аягы, канаты булган, җирдә мыж килгән барлык башка тереклек сезнең өчен җирәнгеч нәрсә. 24 Боларны ашап нәҗесләнерсез. Үләксәләренә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 25 Үләксәләренә кагылган һәркем үз киемнәрен юарга тиеш.+ Ул кичкә кадәр нәҗес булыр.

26 Тоягы икегә аерылган, ләкин ярыгы булмаган һәм күшәмәгән һәр хайван сезнең өчен нәҗес. Аларга кагылган һәркем нәҗес булыр.+ 27 Дүрт аякта йөрүче тереклек арасында тоягы булмаган һәр хайван сезнең өчен нәҗес. Үләксәләренә кагылган һәркем нәҗес булыр. 28 Үләксәләренә кагылган кеше үз киемнәрен юарга тиеш,+ һәм ул кичкә кадәр нәҗес булыр.+ Алар сезнең өчен нәҗес.

29 Җирдә мыж килгән тереклек арасыннан сезнең өчен нәҗес булганнары менә болар: сукыр тычкан, тычкан,+ кәлтәнең һәр төре, 30 геккон, зур кәлтә, тритон, ком кәлтәсе һәм хамелеон. 31 Җирдә мыж килгән бу тереклек сезнең өчен нәҗес.+ Үләксәләренә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+

32 Аларның үләксәсе төшкән һәр нәрсә — берәр агач савыт-сабамы, киемме, тиреме, тупас тукыма кисәгеме ул — нәҗес булыр. Сез кулланган һәрбер кирәк-ярак суда юылырга тиеш, һәм ул кичкә кадәр нәҗес булыр, аннары чиста булыр. 33 Әгәр алар балчык савытка төшсә, аны ватыгыз, ә анда булган һәр нәрсә нәҗес булыр.+ 34 Андый савыттан су берәр ризыкка эләксә, ул нәҗес булыр, һәм андый савыттагы һәр эчемлек нәҗес булыр. 35 Аларның үләксәсе төшкән һәр нәрсә нәҗес булыр. Мичме ул я кечкенә мичме — аны кисәкләргә ватып ташлагыз. Ул нәҗес һәм сезнең өчен нәҗес булып калыр. 36 Чишмә һәм су саклар өчен чокыр гына чиста булып калыр, ә аларның үләксәсен алып ташлаган һәркем нәҗес булыр. 37 Әгәр үләксәләре чәчелергә тиеш берәр үсемлек орлыгына төшсә, ул чиста була. 38 Ләкин үләксәнең берәр өлеше су салынган орлыкка төшсә, бу орлык сезнең өчен нәҗес булыр.

39 Әгәр сугымга дигән берәр хайван үлсә, үләксәсенә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 40 Аның итен ашаган кеше киемнәрен юарга тиеш һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.+ Үләксәне чыгарып ташлаган кеше үз киемен юарга тиеш һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 41 Җирдә мыж килгән нәҗес тереклек — җирәнгеч нәрсә.+ Аны ашарга ярамый. 42 Корсагында шуышып йөрүче бернинди тереклекне, дүрт аякта йөрүче бернинди тереклекне һәм җирдә мыж килгән күп аяклы бернинди бөҗәкне ашамагыз, чөнки алар җирәнгеч.+ 43 Җирдә мыж килгән бернинди тереклек белән үзегезне* нәҗесләмәгез, һәм алар аркасында пычранып, шакшы булып китмәгез.+ 44 Чөнки мин Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз.+ Сез үзегезне изгеләндерергә һәм изге булырга тиеш,+ чөнки мин изге.+ Җирдә мыж килгән бернинди тереклек аркасында үзегезне* нәҗесләмәгез. 45 Чөнки мин — Йәһвә, сезгә Аллаһы булыр өчен, сезне Мисыр җиреннән алып чыктым.+ Сез изге булырга тиеш,+ чөнки мин изге.+

46 Бу — хайваннар, очучы тереклек, суларда йөзүче һәр тере җан һәм җирдә мыж килгән һәр тере җан турында канун. 47 Ул нәҗесне нәҗес булмаганнан һәм ашарга яраклы тереклекне ашарга ярамаганыннан аеру өчен бирелде“».+

12 Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә шуны әйт: „Әгәр берәр хатын балага узып, ир бала тапса, ул хатын, күрем күрү көннәрендәге кебек, җиде көн нәҗес булыр.+ 3 Сигезенче көнне бала сөннәткә утыртылсын.+ 4 Хатын тагын 33 көн каннан чистарынуын дәвам итсен. Пакьләнү көннәре тәмамланганчы, бернинди изге нәрсәгә кагылмасын һәм изге урынга кермәсен.

5 Әгәр ул хатын кыз бала тапса, ул, күрем күрү көннәрендәге кебек, 14 көн нәҗес булыр. Ул тагын 66 көн каннан чистарынуын дәвам итсен. 6 Ул, угыл я кыз тапканнан соң пакьләнү көннәре тәмамлангач, яндыру корбаны итеп бер яшьлек сарык тәкәсе+ һәм гөнаһ йолу корбаны итеп күгәрчен баласы яки урман күгәрчене алып, очрашу чатырының керү урыны янына руханига алып килсен. 7 Рухани боларны Йәһвә каршында корбанга китерсен һәм аны йолып алсын, һәм хатын каны китүдән чиста булыр. Ир яки кыз бала тудырган хатын турында канун — менә шул. 8 Әгәр дә хатынның сарык бәрәне алып килү хәленнән килмәсә, ул ике урман күгәрчене яки ике күгәрчен баласы,+ берсен яндыру корбаны итеп, ә икенчесен гөнаһ йолу корбаны итеп алып килсен. Рухани ул хатынны йолып алсын, һәм хатын чиста булыр“».

13 Йәһвә сүзен дәвам итеп Муса белән Һарунга болай диде: 2 «Әгәр берәр кешенең тән тиресендә шеш, кутыр я тимгел барлыкка килеп, моның махау*+ чиренә әйләнү ихтималы булса, ул кешене Һарун руханига я рухани булып хезмәт иткән аның улларының берсенә китерергә кирәк.+ 3 Рухани аның тәнендәге җәрәхәтне тикшерсен. Әгәр андагы йон агарган булса һәм җәрәхәт тирәнгә киткән кебек күренсә, бу — махау авыруы. Рухани җәрәхәтне тикшереп, кешене нәҗес дип игълан итсен. 4 Әмма тәнендәге тимгел ак булып, карап торуга тире эченә тирәнгә китмәгән булса һәм андагы йон агармаган булса, рухани ул кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.+ 5 Җиденче көнне рухани аны янә тикшерсен. Әгәр җәрәхәт үзгәрмәгән кебек тоелса һәм тәненә таралмаган булса, рухани аны башкалардан тагын җиде көнгә аерып куйсын.

6 Рухани аны җиденче көнне тагын тикшерсен. Әгәр җәрәхәт төсен югалткан һәм тәненә таралмаган икән, рухани аны чиста дип игълан итсен.+ Бу кутыр гына булган. Кеше киемнәрен юсын һәм чиста булыр. 7 Әмма ул руханига күренеп, чиста дип игълан ителгәннән соң, кутыр* тәненә таралса, ул кабат руханига барып күренсен. 8 Рухани кутырны тикшерер һәм ул тәненә таралган булса, рухани кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — махау.+

9 Әгәр кеше махау белән авырып китсә, аны руханига китерсеннәр. 10 Рухани аны тикшерсен.+ Әгәр аның тәнендә ак шеш булса, андагы йон агарган һәм шештә ачык яра+ булса, 11 бу — аның тәнендәге күптәнге махау чире. Рухани аны нәҗес дип игълан итсен. Ул аны, күзәтер өчен, аерып куймасын,+ чөнки ул нәҗес. 12 Ә махау авыруы бөтен тәненә чыгып, кешене, рухани күрә алган кадәр, баштан алып аягына кадәр капласа, 13 һәм рухани, аны тикшереп, махау аның бар тәнен каплаганын күрсә, ул авыру кешене чиста* дип игълан итсен. Аның бар тәне агарган, ул кеше чиста. 14 Әмма тәнендә ачык яра барлыкка килсә, ул нәҗес булыр. 15 Рухани, ачык яраны күргәч, кешене нәҗес дип игълан итсен.+ Ачык яра нәҗес. Бу — махау.+ 16 Ләкин ачык яра янә агарса, ул руханига килсен. 17 Рухани аны тикшерсен,+ һәм яра агарган булса, рухани бу авыру кешене чиста дип игълан итсен. Ул чиста.

18 Әгәр кеше тәненә чуан чыгып төзәлсә, 19 һәм аның урынында ак шеш я кызгылт-ак тимгел хасил булса, ул руханига күренсен. 20 Рухани тимгелне тикшерсен.+ Әгәр ул тирәнгә киткән кебек күренсә һәм андагы йон агарган булса, рухани кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — чуан урынына чыккан махау авыруы. 21 Ләкин рухани тимгелне тикшерсә һәм анда ак йон булмаса, тимгел тире эченә тирәнгә китмәгән һәм төсен югалткан булса, рухани ул кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.+ 22 Тимгел тәнгә таралса, рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — авыру. 23 Ләкин тимгел үз урынында калып таралмаса, бу чуан аркасында килеп чыккан ялкынсыну гына. Рухани бу кешене чиста дип игълан итсен.+

24 Әгәр кемдер берәр җирен утта пешерсә һәм шундагы ачык ярага кызгылт-ак я ак тимгел чыкса, 25 рухани ул тимгелне тикшерсен. Андагы йон агарган булса һәм ул тирәнгә киткән кебек күренсә, бу — пешкән урында килеп чыккан махау. Рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — махау авыруы. 26 Әмма рухани тимгелне тикшерсә һәм анда ак йон булмаса, тимгел тире эченә тирәнгә китмәгән һәм төсен югалткан булса, рухани ул кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.+ 27 Рухани аны җиденче көнне тагын тикшерсен, һәм тимгел тәненә таралган икән, рухани аны нәҗес дип игълан итсен. Бу — махау авыруы. 28 Әмма тимгел үз урынында калып, тәненә таралмаган һәм төсен югалткан икән, бу — пешкән урынның шешүе генә. Рухани аны чиста дип игълан итсен, чөнки бу — пешкән урынның ялкынсынуы.

29 Әгәр берәр ир-атның я хатын-кызның башында я иягендә җәрәхәт барлыкка килсә, 30 рухани моны тикшерсен.+ Ул тирәнгә киткән кебек күренсә һәм андагы чәч я йон сары һәм нечкә булса, рухани андый кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — баш тиресендә я сакалдагы йогышлы авыру. Бу — баштагы я ияктәге махау. 31 Әмма ул тире эченә тирәнгә китмәгән булса һәм анда кара чәч я йон булмаса, рухани авыру кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.+ 32 Җиденче көнне рухани зарарланган урынны тикшерсен. Тире авыруы таралмаган икән һәм анда сары чәч я йон үсмәгән һәм карап торуга ул тирәнгә китмәгән икән, 33 ул кеше чәчен алсын я кырынсын, ләкин зарарланган урынга тимәсен. Аннары рухани авыру кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.

34 Җиденче көнне рухани зарарланган урынны янә тикшерсен. Әгәр баш тиресендә я сакалдагы тире авыруы тәнгә таралмаган икән һәм тирәнгә китмәгән икән, рухани кешене чиста дип игълан итәргә тиеш. Ул кеше үз киемнәрен юсын һәм чиста булыр. 35 Әмма ул чиста дип игълан ителгәннән соң тире авыруы тәнгә таралса, 36 рухани кешене тикшерсен. Ул тәненә таралган икән, руханига сары чәч я йон эзлисе юк, ул кеше нәҗес. 37 Әмма, тикшергәч, зарарланган урынның таралмаганы һәм анда кара чәч я йон үскәне ачыкланса, чир беткән. Ул кеше чиста, һәм рухани аны чиста дип игълан итсен.+

38 Әгәр берәр ир-атның я хатын-кызның тән тиресендә ак тимгелләр чыкса, 39 рухани аларны тикшерсен.+ Тимгелләр тонык ак булса, бу — тәнгә чыккан зыянсыз тимгелләр. Ул кеше чиста.

40 Әгәр берәр ир-ат, чәче коелып, пеләш калса, ул чиста. 41 Әгәр аның маңгай өстендәге чәче коелып, шул җире пеләш калса, ул чиста. 42 Әмма аның баш түбәсендәге я маңгай өстендәге пеләшендә кызгылт-ак яра барлыкка килсә, бу — пеләшкә чыккан махау. 43 Рухани бу кешене тикшерсен, һәм аның баш очындагы я маңгай өстендәге пеләшендә булган ярадагы шеш кызгылт-ак булса һәм ул тәндәге махауга охшаса, 44 ул кеше махаулы. Ул нәҗес, һәм рухани аны башындагы авыруы аркасында нәҗес дип игълан итсен. 45 Махау авыруы булган кешенең киемнәре ертылган, башы тузгыган булсын, һәм ул мыегын каплап: „Нәҗес, нәҗес!“ — дип кычкырсын. 46 Авырган бар көннәрендә ул нәҗес булыр. Нәҗес булганга, ул башкалардан аерым яшәсен. Аның яшәү урыны тукталу урыныннан читтә булсын.+

47 Әгәр махау йон я җитен киемгә, 48 җитен яки йон тукыманың буй я аркау җебенә яки күнгә я күн әйбергә йокса 49 һәм махау аркасында киемгә, күнгә, тукыманың буй я аркау җебенә я күн әйбергә саргылт-яшел я кызгылт тап чыкса, бу — махау билгесе, һәм аны руханига күрсәтергә кирәк. 50 Рухани тапны тикшерсен һәм тап чыккан әйберне җиде көнгә аерып куйсын.+ 51 Ул җиденче көнне тапны тикшерсен. Тап киемгә, тукыманың буй я аркау җебенә я күнгә (бу күн ничек кенә кулланылмасын) таралган икән, бу — йогышлы махау, һәм ул нәҗес.+ 52 Махау чыккан киемне, йон я җитен тукыманы я күн әйберне яндырырга кирәк, чөнки бу — йогышлы махау. Ул утта яндырылсын.

53 Әмма рухани тапны тикшерсә һәм тап киемгә, тукыманың буй я аркау җебенә я күн әйбергә таралмаган икән, 54 рухани тап чыккан әйберне юарга кушсын һәм аны янә җиде көнгә аерып куйсын. 55 Рухани тап төшкән бу әйберне, яхшылап юылганнан соң, тикшерсен. Әгәр карап торуга тап үзгәрмәгән булса, хәтта ул таралмаса да, ул нәҗес. Аны яндыр, чөнки ул эчке я тышкы яктан ашалган.

56 Әмма рухани тапны тикшергәч, ул яхшылап юылганнан соң төсен югалткан булса, аны киемнән, күннән я тукымадан ертып алырга кирәк. 57 Ләкин тап киемнең башка җиренә, я тукыманың буй я аркау җебенә, я күн әйбергә кабат чыкса, ул тарала бара, һәм тап чыккан әйберне утта яндырырга кирәк.+ 58 Ләкин тап юылган киемнән, тукымадан я күн әйбердән юкка чыкса, ул нәрсә икенче мәртәбә юылсын һәм чиста булыр.

59 Махау чыккан йон я җитен киемне, тукыманың буй я аркау җебен, күн әйберне чиста я нәҗес дип игълан итәр өчен канун — менә шул».

14 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай дип әйтте: 2 «Махау авырулы кеше, рухани янына китерелеп, чиста дип игълан ителәсе көнне үтәлергә тиеш канун мондый:+ 3 рухани тукталу урыныннан читкә чыгып, аны тикшерсен. Әгәр ул кеше махаудан савыккан икән, 4 рухани аңа, чистарыныр өчен, ике чиста кош, эрбет агачы ботагы, ачык кызыл төстәге җеп һәм иссоп үсемлеге алып килергә кушсын.+ 5 Рухани бер кошны чишмә суы салынган балчык савыт өстендә үтерергә кушсын. 6 Ул тере кошны, эрбет агачы ботагын, ачык кызыл төстәге җепне һәм иссоп үсемлеген алып, аларны бергә чишмә суы өстендә үтерелгән кошның канына батырып алсын. 7 Аннары ул канны махаудан тазарынган кешегә җиде мәртәбә бөркесен һәм аны чиста дип игълан итсен. Тере кошны ул ачык басуга җибәрсен.+

8 Чистарынучы кеше киемнәрен юсын һәм бөтен чәчен-йонын кырып юынсын. Аннары ул тукталу урынына керә ала, әмма ул җиде көн үз чатыры янында яшәсен. 9 Җиденче көнне ул башындагы чәчне, ияген һәм кашларын кырсын. Бар чәчен һәм йоннарын кырганнан соң, ул үз киемнәрен юып, үзе юынсын, һәм ул чиста булыр.

10 Сигезенче көнне ул кимчелексез ике яшь сарык тәкәсе, бер яшьлек кимчелексез бер сарык,+ бер лог* май һәм икмәк бүләге итеп ефаның уннан өч өлеше күләмендә* яхшы онны май белән бутап+ алып килсен.+ 11 Һәм аны чиста дип игълан итүче рухани чистарынучы бу кешене бүләкләре белән бергә очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына китерсен. 12 Рухани бер яшь сарык тәкәсен алып, аны гаеп йолу корбаны+ итеп бер лог май белән бергә китерсен, һәм ул боларны Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетсен.+ 13 Аннары ул яшь сарык тәкәсен гөнаһ йолу корбаннары һәм яндыру корбаннары чалына торган урында+ — изге урында чалсын. Гаеп йолу корбаны, гөнаһ йолу корбаны кебек, руханиныкы.+ Бу — аеруча изге нәрсә.+

14 Шуннан соң рухани гаеп йолу корбанының берникадәр канын алып, аны чистарынучы кешенең уң колак йомшагына, уң кулының баш бармагына һәм уң аягының баш бармагына сөртсен. 15 Рухани бер лог май алып,+ беразын үзенең сул уч төбенә салсын. 16 Аннары ул уң кулының бармагын уч төбендәге майга манып, майның беразын Йәһвә алдында җиде мәртәбә бөркесен. 17 Аннан соң рухани уч төбендә калган майның беразын чистарынучы кешенең уң колак йомшагына, уң кулының баш бармагына һәм уң аягының баш бармагына — гаеп йолу корбанының каны сөртелгән урыннарга сөртсен. 18 Рухани уч төбендә калган майны чистарынучы кешенең башына сөртсен һәм аны Йәһвә алдында йолып алсын.+

19 Рухани гөнаһ йолу корбанын китерсен+ һәм чистарынучы кешене нәҗесеннән йолып алсын, ә аннары яндыру корбанын чалсын. 20 Рухани мәзбәхтә яндыру корбанын һәм икмәк бүләген+ китереп, аны йолып алсын,+ һәм ул чиста булыр.+

21 Әмма ул ярлы булса һәм андый корбаннар китерү аның хәленнән килмәсә, ул үзен йолып алыр өчен гаеп йолу корбаны итеп бер яшь сарык тәкәсе алсын да аны алга-артка селкетсен. Шулай ук ул икмәк бүләге итеп ефаның уннан бер өлеше күләмендә* яхшы онны май белән бутап алып килсен. Өстәвенә бер лог май 22 һәм ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы, берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп, китерсен.+ Моны хәленә карап эшләсен. 23 Сигезенче көнне+ ул боларны руханига, чиста итеп игълан ителү өчен, очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына алып килсен.+

24 Рухани гаеп йолу корбаны итеп китереләсе яшь сарык тәкәсен+ һәм бер лог май алып, боларны Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетсен.+ 25 Шуннан соң ул бу яшь сарык тәкәсен чалсын һәм аның берникадәр канын алып, чистарынучы кешенең уң колак йомшагына, уң кулының баш бармагына һәм уң аягының баш бармагына сөртсен.+ 26 Рухани, майның берникадәрен үзенең сул уч төбенә салып,+ 27 уң кулы бармагы белән майның беразын Йәһвә алдында җиде мәртәбә бөркесен. 28 Аннан соң ул уч төбендәге майның беразын чистарынучы кешенең уң колак йомшагына, уң кулының баш бармагына һәм уң аягының баш бармагына — гаеп йолу корбанының каны сөртелгән урыннарга сөртсен. 29 Аннары ул, чистарынучы кешене Йәһвә алдында йолып алыр өчен, уч төбендә калган майны аның башына сөртсен.

30 Рухани бу кешенең үз хәленә карап китергән урман күгәрченнәрен я күгәрчен балаларын алып,+ 31 берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны+ итеп икмәк бүләге белән бергә китерсен, һәм рухани чистарынучы кешене Йәһвә алдында йолып алсын.+

32 Бу — махау авыруыннан тазарынган, ләкин үзен чиста дип игълан итсеннәр өчен, кирәклесен алып килү хәленнән килмәгән кеше өчен канун».

33 Шуннан соң Йәһвә Муса белән Һарунга әйтте: 34 «Сез мин үзегезгә биләмә итеп бирәчәк+ Кәнга́н җиренә килгәч+ һәм мин анда берәр йортка махау йогуына юл куйгач,+ 35 бу йорт хуҗасы, рухани янына килеп: „Йортыма махау тапларына охшаган нәрсәдер чыкты“,— дип әйтсен. 36 Йорттагы бар нәрсәне нәҗес дип игълан итмәс өчен, рухани, тапны тикшерергә кергәнче, йорттан бар әйберне чыгарырга кушсын. Шуннан соң ул йортны тикшерергә керсен. 37 Ул зарарланган урынны тикшерсен, һәм йорт стенасында саргылт-яшел я кызгылт уемнар булса һәм алар стенага тирәнгә киткән кебек күренсә, 38 рухани, йорттан чыгып, аны җиде көнгә ябып куйсын.+

39 Җиденче көнне рухани, килеп, йортны кабат тикшерсен. Таплар йорт стеналары буйлап таралган икән, 40 рухани зарарланган ташларны стенадан сүтеп чыгарырга һәм шәһәр читенә нәҗес урынга илтеп ташларга кушсын. 41 Шуннан соң ул йортны эчтән яхшылап кырырга һәм кырып төшерелгән кызыл балчыкны* шәһәр читенә нәҗес урынга чыгарып ташларга кушсын. 42 Аннары чыгарылган ташлар урынына стенага башка ташлар куелсын, һәм рухани йортны яңа измә белән сыларга кушсын.

43 Әмма йортта, ташлары чыгарылып кырылганнан һәм сыланганнан соң, таплар янә чыкса, 44 рухани килеп, йортны тикшерсен. Таплар йортка таралган булса, бу — йорттагы йогышлы махау.+ Йорт нәҗес. 45 Ул йортны җимерергә һәм аның ташларын, бүрәнәләрен һәм бөтен измәсен шәһәр читенә нәҗес урынга чыгарып ташларга кушсын.+ 46 Йорт ябык булган көннәрдә+ анда кергән һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 47 Шул йортта йоклаган я ашаган һәркем киемнәрен юсын.

48 Әмма рухани, килеп, йорт стеналары кырылганнан соң таплар яңадан чыкмаган икәнен күрсә, йортны чиста дип игълан итсен, чөнки таплар юкка чыккан. 49 Йортны шакшылыктан чистартыр өчен, ул ике кош, эрбет агачы ботагы, ачык кызыл төстәге җеп һәм иссоп үсемлеге алсын.+ 50 Рухани бер кошны чишмә суы салынган балчык савыт өстендә үтерсен. 51 Аннары ул эрбет агачы ботагын, иссоп үсемлеген, ачык кызыл төстәге җепне һәм тере кошны алып, аларны чишмә суы өстендә үтерелгән кошның канына батырып алсын һәм канны йортка таба җиде мәртәбә бөркесен.+ 52 Ул йортны шакшылыктан кошның каны, чишмә суы, тере кош, эрбет агачы ботагы, иссоп үсемлеге һәм ачык кызыл төстәге җеп белән чистартсын. 53 Аннары ул тере кошны шәһәр читендә ачык басуга җибәрсен һәм йортны йолып алсын, шунда йорт чиста булыр.

54 Бу — һәртөрле махау, баш тиресендә я сакалдагы йогышлы авыру,+ 55 киемдәге+ я йорттагы+ махау 56 һәм шешләр, кутырлар һәм тимгелләр+ турындагы канун. 57 Ул берәр нәрсәнең нәҗесме я чистамы икәнен билгеләү өчен бирелде.+ Махау турындагы канун — менә шул».+

15 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Муса белән Һарунга болай диде: 2 «Исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп әйтегез: „Әгәр берәр ир-атның җенси әгъзасыннан эрен бүленеп чыкса, бу аны нәҗес итә.+ 3 Ул эренле бүлендектән нәҗесләнә, эрен җенси әгъзасыннан чыгып торамы я анда җыелып торамы — ул нәҗес.

4 Эрене бүленеп чыккан кеше яткан һәр ятак нәҗес булыр, һәм ул утырган һәр нәрсә нәҗес булыр. 5 Аның ятагына кагылган кеше үз киемнәрен юсын һәм юынсын, һәм ул кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 6 Эренле бүлендеге булган кеше утырган әйбергә утыручы һәркем үз киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 7 Бүлендеге булган кешегә кагылган һәркем үз киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 8 Әгәр бүлендеге булган кеше берәр чиста кешегә төкерсә, ул кеше үз киемнәрен юсын һәм юынсын. Ул кичкә кадәр нәҗес булыр. 9 Бүлендеге булган кеше утырып барган һәр ияр нәҗес булыр. 10 Ул утырган нәрсәгә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр. Андый әйберне күтәреп барган кеше киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 11 Бүлендеге булган+ кеше юылмаган куллары белән берәүгә кагылса, ул кеше киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 12 Бүлендеге булган кеше кагылган балчык савытны ватарга, ә агач савытны юарга кирәк.+

13 Кеше, эрене бүленеп чыгудан туктап, чиста булып китсә, җиде көн чистарынсын. Аннан соң ул чишмә суында үз киемнәрен юсын һәм юынсын. Ул чиста булыр.+ 14 Сигезенче көнне ул ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы алсын+ һәм, очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына килеп, аларны руханига бирсен. 15 Рухани аларның берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп китерсен һәм ул кешене Йәһвә алдында авыруыннан йолып алсын.

16 Әгәр берәр ир-атның орлыгы бүленеп чыкса, ул бөтен тәнен юсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 17 Ул орлыгы эләккән һәр киемне һәм күн әйберне юсын, һәм алар кичкә кадәр нәҗес булыр.

18 Әгәр берәр ир-ат хатын-кыз белән ятса һәм аның орлыгы бүленеп чыкса, алар юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булырлар.+

19 Әгәр берәр хатын-кызның кан килү вакыты икән, ул күрем күрүе аркасында җиде көн нәҗес булыр.+ Аңа кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 20 Ул күрем күрүе вакытында яткан һәрнәрсә һәм утырган бар нәрсә нәҗес булыр.+ 21 Аның ятагына кагылган һәркем киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 22 Ул утырган нәрсәгә кагылган кеше киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 23 Ул утырган ятакка я башка берәр нәрсәгә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 24 Әгәр ир-ат аның белән ятып аның күрем күрүе аркасында нәҗес булып китсә,+ ул ир-ат җиде көн нәҗес булыр һәм яткан һәр ятагы да нәҗес булыр.

25 Берәр хатын-кызның кан килүе күп көннәр дәвам итсә+ һәм бу гадәттәге күрем күрү+ вакыты булмаса я кан килүе гадәттәге күрем вакытыннан озаграк булса, ул, күрем күрү аркасында нәҗес булган кебек, каны килгән бар көннәрдә нәҗес булыр. 26 Каны килгән көннәрдә ул утырган һәр ятак һәм башка берәр нәрсә күрем күрү аркасында нәҗес+ булган кебек нәҗес булыр. 27 Боларга кагылган һәркем нәҗес булачак. Ул киемнәрен юсын һәм юынсын. Ул кичкә кадәр нәҗес булыр.+

28 Хатын-кыз, кан килүеннән чистарынгач, җиде көн көтсен һәм шуннан соң чиста булыр.+ 29 Сигезенче көнне ул ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы алсын+ һәм очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына килеп, аларны руханига бирсен.+ 30 Рухани аларның берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп китерсен һәм шул хатын-кызны Йәһвә алдында кан килү нәҗесеннән йолып алсын.+

31 Шулай итеп исраиллеләрне нәҗеслектән саклагыз, алар үзләре арасында торган изге чатырымны пычратып, үз нәҗеслекләрендә үлмәсеннәр.+

32 Эренле бүлендеге булган ир-ат, орлыгы бүленеп чыгу аркасында нәҗес ир-ат турындагы,+ 33 күрем күрү аркасында нәҗес хатын-кыз,+ тәненнән бүлендек килгән һәр ир-ат һәм хатын-кыз+ һәм нәҗес хатын-кыз белән яткан ир-ат турындагы канун — менә шул“».

16 Һарунның ике улы Йәһвәгә тиешсез рәвештә якынлашканнары өчен һәлак булганнан соң,+ Йәһвә Мусага мөрәҗәгать итте. 2 Йәһвә Мусага болай диде: «Абыең Һарунга әйт, ул, һәлак булмас өчен,+ чаршау артына,+ изге урынга,+ килешү сандыгы капкачы каршына теләсә кайсы вакытта кермәсен, чөнки мин капкач өстендә+ болытта пәйда булырмын.+

3 Изге урынга керер алдыннан, Һарун гөнаһ йолу корбаны+ итеп яшь үгез һәм яндыру корбаны+ итеп сарык тәкәсе китерсен. 4 Ул изге озын җитен күлмәк+ һәм тәнен каплап торган җитен ыштан*+ кисен, билен җитен пута+ белән бусын һәм башына җитен чалма+ урасын. Бу — изге киемнәр.+ Ул юынып,+ аларны кисен.

5 Ул исраиллеләр җәмгыятеннән+ гөнаһ йолу корбаны итеп ике яшь кәҗә тәкәсе һәм яндыру корбаны итеп бер сарык тәкәсе алсын.

6 Шуннан соң Һарун үзе өчен гөнаһ йолу корбаны итеп үгез китерсен һәм үзен+ һәм йортын йолып алсын.

7 Аннары ул ике кәҗә тәкәсен алып, аларны очрашу чатырының керү урыны янында Йәһвә алдына бастырсын. 8 Һарун кәҗә тәкәләрен билгеләү өчен жирәбә салсын, берсен Йәһвә өчен, икенчесен азазе́л* өчен. 9 Һарун жирәбә+ буенча Йәһвә өчен билгеләнгән кәҗә тәкәсен алып килеп, аны гөнаһ йолу корбаны итеп китерсен. 10 Ә жирәбә буенча азазел өчен билгеләнгән кәҗә тәкәсен Йәһвә алдына тере килеш бастырырга кирәк. Аның өстендә йолу йоласы үткәрелсен, һәм ул чүлгә азазел өчен җибәрелсен.+

11 Һарун гөнаһ йолу корбаны итеп үгез алып килсен һәм үзен, шулай ук йортын йолып алсын. Аннары ул үзе өчен гөнаһ йолу корбаны итеп үгезне чалсын.+

12 Аннары ул Йәһвә алдындагы мәзбәхтән ут савытына+ утлы күмер тутырсын,+ ике уч вакланган хуш исле фимиам алсын+ һәм боларны чаршау артына кертсен.+ 13 Үлмәс өчен, ул Йәһвә алдында+ утлы күмер өстенә фимиам салсын, һәм фимиамның төтене шаһитлек сандыгы+ өстендәге капкачны+ каплап алыр.

14 Ул үгез канының+ берникадәрен алып, аны капкач алдында, аның көнчыгыш ягында бармагы белән бөркесен. Шуннан ул канның тагы берникадәрен алып, бармагы белән капкач алдында җиде мәртәбә бөркесен.+

15 Аннары ул халык өчен гөнаһ йолу корбаны итеп кәҗә тәкәсен чалсын,+ аның канын чаршау артына кертсен+ һәм бу кан+ белән дә үгез каны белән эшләгәнне эшләсен. Ул аны капкачка таба, аның алдында бөркесен.

16 Ул изге урынны исраиллеләрнең нәҗесләреннән, җинаятьләреннән һәм гөнаһларыннан йолып алырга тиеш.+ Шуны ук ул нәҗес булган исраиллеләр арасында урнашкан очрашу чатыры өчен дә эшләсен.

17 Ул изге урында йолу йоласын үткәргәндә, очрашу чатырында башка берәү дә булмасын. Ул үзен, үз йортын+ һәм Исраилнең бөтен җыелышын йолып алсын.+

18 Аннары ул Йәһвә алдындагы мәзбәх+ янына чыгып, аны йолып алсын. Ул үгез канының беразын һәм кәҗә канының беразын мәзбәхнең бөтен мөгезләренә сөртсен. 19 Ул шулай ук канның беразын мәзбәхкә бармагы белән җиде мәртәбә бөркесен һәм аны исраиллеләрнең нәҗесләреннән чистартсын һәм изгеләндерсен.

20 Изге урынны, очрашу чатырын+ һәм мәзбәхне йолып алгач,+ ул шулай ук тере кәҗә тәкәсен алып килсен.+ 21 Һарун ике кулын кәҗә тәкәсенең башына куеп, аның өстендә исраиллеләрнең бар гаепләрен, бар җинаятьләрен һәм бар гөнаһларын әйтеп бирсен. Ул аларны кәҗә тәкәсенең башына салсын+ һәм аны билгеләнгән* кеше белән чүлгә җибәрсен. 22 Кәҗә тәкәсе аларның бар гаепләрен+ үз өстендә чүл җиренә алып китәр.+ Шулай итеп, ул кәҗә тәкәсен чүлгә җибәрсен.+

23 Шуннан соң Һарун очрашу чатырына керсен һәм изге урынга кергәндә кигән җитен киемнәрен салып, аларны шунда калдырсын. 24 Ул изге урында юынып,+ киемнәрен кияргә тиеш.+ Аннары ул чыгып, үзе өчен яндыру корбаны+ һәм халык өчен яндыру корбаны китерсен+ һәм үзен дә, халыкны да йолып алсын.+ 25 Ул мәзбәхтә гөнаһ йолу корбанының маен төтәтсен.

26 Азазел өчен билгеләнгән кәҗәне+ алып киткән кеше үз киемнәрен юсын һәм юынсын, аннан соң ул тукталу урынына керә ала.

27 Гөнаһ йолу корбаны итеп чалынган һәм йолу йоласын үткәрер өчен каннары изге урынга кертелгән үгез һәм кәҗә тукталу урыныннан читкә чыгарылсын, һәм аларның тиреләре, итләре, тизәкләре утта яндырылсын.+ 28 Боларны яндырган кеше киемнәрен юсын һәм юынсын, аннан соң ул тукталу урынына керә ала.

29 Сезнең өчен гасырларга бирелгән кагыйдә мондый булыр: җиденче айның унынчы көнендә үзегезне* басынкыландырыгыз,* һәм исраилле дә, сезнең арада яшәүче чит ил кешесе дә бернинди эш эшләмәсен.+ 30 Ул көнне, чиста дип игълан ителер өчен, сез йолып алынырсыз.+ Сез Йәһвә алдында бөтен гөнаһларыгыздан чиста булырсыз.+ 31 Бу — сезнең өчен тулысынча ял итә торган Шимбә. Үзегезне* басынкыландырыгыз.+ Бу — гасырларга бирелгән кагыйдә.

32 Үзенең атасы урынына+ рухани булып хезмәт итәргә билгеләнгән+ һәм майланган+ рухани йолу йоласын үтәсен һәм җитен киемнәрне+ — изге киемнәрне кисен.+ 33 Ул Иң изге урынны,+ очрашу чатырын,+ мәзбәхне йолып алсын,+ шулай ук руханиларны һәм бар Исраи́л халкын йолып алсын.+ 34 Бу — сезгә, исраиллеләрне бар гөнаһларыннан елга бер тапкыр+ йолып алыр өчен, гасырларга бирелгән кагыйдә».+

Һәм ул барысын нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.

17 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай дип әйтте: 2 «Һарун, аның уллары һәм бөтен исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп әйт: „Йәһвә менә нәрсә боерды:

3 „Исраи́л йортыннан бер кеше дә тукталу урынында я тукталу урыны читендә үгез, яшь сарык тәкәсе я кәҗә тәкәсе чалмасын, 4 ә аны очрашу чатырының керү урыны янына алып килеп, Йәһвәнең чатыры алдында Йәһвәгә корбан итеп китерсен. Югыйсә ул кеше кан коюда гаепле булып саналыр. Ул кан койган һәм үз халкы арасыннан юк ителергә тиеш. 5 Бу әмер исраиллеләр малларын ачык басуда бүтән чалмасыннар өчен, ә аларны Йәһвәгә, очрашу чатырының керү урыны янына, руханига алып килсеннәр өчен бирелде. Алар бу хайваннарны Йәһвәгә татулык корбаннары итеп китерергә тиеш.+ 6 Һәм рухани канны Йәһвәнең очрашу чатырының керү урыны янындагы мәзбәхенә бөркесен, ә майны Йәһвәгә хуш* исле корбан итеп төтәтсен.+ 7 Моннан ары алар кәҗә төсле җеннәргә* корбаннар китереп,+ фәхешлек итмәсен.+ Бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә“.

8 Аларга болай дип әйт: „Исраил йортыннан берәр кеше я сезнең арагызда яшәүче чит ил кешесе яндыру корбаны я корбан китерсә, 9 әмма аны, Йәһвәгә китерер өчен, очрашу чатырының керү урыны янына алып килмәсә, ул кеше үз халкы арасыннан юк ителсен.+

10 Әгәр Исраил йортыннан берәр кеше я сезнең арагызда яшәүче чит ил кешесе берәр нинди кан ашаса,+ мин, һичшиксез, кан ашаган кешене* кире кагармын һәм аны халкы арасыннан юк итәрмен. 11 Чөнки тере затның гомере* канда,+ һәм мин үзем аны сезгә, үзегезне* йолып алырга дип, мәзбәх өчен билгеләдем,+ чөнки, гомер* канда булганга, кан йолып ала.+ 12 Шуңа күрә мин исраиллеләргә: „Берегез* дә кан ашамасын һәм сезнең арагызда яшәүче бер чит ил кешесе дә+ кан ашамасын“+,— дип әйттем дә.

13 Әгәр берәр исраилле я сезнең арада яшәүче чит ил кешесе ауда ашарга яраклы берәр хайван я кош тотса, аның канын агызып,+ канны туфрак белән капласын. 14 Чөнки һәр тере затның гомере* аның канында, гомер* канда бит. Шуңа күрә мин исраиллеләргә: „Сез бернинди тере затның канын ашарга тиеш түгел, чөнки һәр тере затның гомере* аның канында. Аны ашаган һәркем юк ителер“+,— дип әйттем. 15 Әгәр берәү* — исраиллеме ул я чит ил кешесеме — үлгән я ерткыч ботарлаган хайванның итен ашаса,+ ул киемнәрен юарга һәм юынырга тиеш һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.+ Аннары ул чиста булыр. 16 Әмма ул киемнәрен юмаса һәм юынмаса, үз гөнаһы өчен җавап бирер“».+

18 Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп әйт: „Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.+ 3 Үзегезне сез яшәгән Мисыр җирендәге кешеләр кебек тотмагыз һәм мин сезне алып барган Кәнга́н җирендәге кешеләр эшләгәнне эшләмәгез.+ Аларның кагыйдәләре буенча яшәмәгез. 4 Минем хөкемнәремне үтәгез һәм кагыйдәләремне тотып, алар буенча яшәгез.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 5 Кагыйдәләремне һәм хөкемнәремне тотыгыз. Шулай эшләгән һәркем алар ярдәмендә яшәячәк.+ Мин — Йәһвә.

6 Сезнең арадан беркем дә якынлык кылу өчен якын туганнарына якынлашмасын.+ Мин — Йәһвә. 7 Атаң белән якынлык кылма һәм анаң белән якынлык кылма. Ул синең анаң, һәм син аның белән якынлык кылырга тиеш түгел.

8 Атаңның хатыны белән якынлык кылма.+ Атаңны хурлыкка төшерү ул.

9 Бертуган кыз кардәшең белән, атаң кызы я анаң кызы белән — шул ук йортта туганмы ул я юкмы — якынлык кылма.+

10 Улыңның я кызыңның кызы белән якынлык кылма, чөнки бу — синең үзеңнең шәрәлегең.

11 Атаң хатынының кызы белән — атаңның баласы белән якынлык кылма, чөнки ул синең кыз туганың.

12 Атаңның бертуган кыз кардәше белән якынлык кылма. Ул атаңның кан кардәше.+

13 Анаңның бертуган кыз кардәше белән якынлык кылма, чөнки ул анаңның кан кардәше.

14 Атаңның бертуган ир кардәшен, аның хатыны белән якынлык кылып, хурлыкка төшермә. Ул синең апаң.+

15 Үз киленең белән якынлык кылма.+ Ул синең улыңның хатыны, син аның белән якынлык кылырга тиеш түгел.

16 Абыең я энең хатыны белән якынлык кылма,+ чөнки бертуганыңны хурлыкка төшерү ул.

17 Берәр хатынга өйләнсәң, аның кызы белән якынлык кылма.+ Аның улының я кызының кызын якынлык кылу өчен хатынлыкка алма. Алар аның якын туганнары. Бу — оятсыз эш.*

18 Хатының исән чакта аның апасын я сеңелесен көндәш хатын+ итеп алма һәм аның белән якынлык кылма.

19 Хатын-кызга күрем күрү нәҗеслеге вакытында якынлык кылырга дип якынлашма.+

20 Якыныңның* хатыны белән якынлык кылма, бу сине нәҗес итәр.+

21 Үз токымыңнан беркемне дә Молыхка корбан итәргә* рөхсәт итмә.+ Алай эшләп, Аллаһыңның исемен хурлама.+ Мин — Йәһвә.

22 Ир-ат белән хатын-кыз белән яткандай ятма.+ Бу — җирәнгеч нәрсә.

23 Ир-ат хайван белән якынлык кылмасын. Бу аны нәҗес итәр. Хатын-кыз да, хайван янына килеп, аның белән якынлык кылмасын.+ Бу — табигатькә каршы.

24 Шушы эшләрнең берсе белән дә үзегезне нәҗесләмәгез, чөнки мин алдыгыздан куып чыгарачак халыклар үзләрен боларның барысы белән нәҗес иттеләр.+ 25 Шуңа күрә аларның җире нәҗес, мин анда яшәүчеләрне җинаятьләре өчен җәзага тартырмын. Алар үз җирләреннән куып чыгарылыр.+ 26 Әмма сез минем кагыйдәләремне һәм хөкемнәремне тотыгыз.+ Исраилле дә, арагызда яшәүче чит ил кешесе дә бу җирәнгеч нәрсәләрнең берсен дә эшләмәсен.+ 27 Сезгә кадәр шул җирдә яшәгән кешеләр барлык шушы җирәнгеч нәрсәләрне эшләде,+ һәм җир хәзер нәҗес. 28 Әйткәннәремне үтәп, сез җирне нәҗесләмәссез һәм җирегездән үзегезгә кадәр яшәүче халыклар сыман куып чыгарылмассыз. 29 Бу җирәнгеч нәрсәләрне кылган кеше, боларны эшләгән бар кеше* үз халкы арасыннан юк ителсен. 30 Минем алдымда бурычыгызны үтәгез: үзегезне нәҗесләмәс өчен, сезгә кадәр булган җирәнгеч йолаларның берсен дә тотмагыз.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“».

19 Йәһвә Мусага тагын болай диде: 2 «Исраиллеләрнең бөтен җәмгыятенә әйт: „Изге булыгыз, чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә — изге.+

3 Һәрберегез үз әнисен һәм әтисен хөрмәт итсен+ һәм минем Шимбәләремне тотыгыз.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 4 Бернигә яраксыз илаһларга мөрәҗәгать итмәгез+ һәм үзегезгә коелма илаһлар ясамагыз.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.

5 Йәһвәгә татулык корбаны китерсәгез,+ аны хуплау алырлык итеп китерегез.+ 6 Аны корбан ителгән көнне һәм икенче көнне ашарга кирәк, ә өченче көнгә калганны яндырыгыз.+ 7 Әмма корбанның ите өченче көнне ашалса, ул — җирәнгеч нәрсә, һәм корбан хуплап кабул ителмәс. 8 Аны ашаган кеше үз гөнаһы өчен җавап бирсен, чөнки ул Йәһвә өчен изге нәрсәне нәҗесләде. Ул кеше* үз халкыннан юк ителергә тиеш.

9 Үз җиреңдә ашлык урганда, кырыңны читенә кадәр урма һәм уңыш җыйганда төшеп калганны җыеп алма.+ 10 Шулай ук йөзем агачларында калган җимешләрне җыйма һәм йөзем бакчасында коелган йөземнәрне җыеп алма. Аларны ярлыга*+ һәм килмешәккә калдыр. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.

11 Урламагыз,+ алдамагыз,+ бер-берегез белән мәкерле эш итмәгез. 12 Минем исемем белән ялган ант итмә+ һәм шулай итеп үз Аллаһыңның исемен нәҗесләмә. Мин — Йәһвә. 13 Якыныңны алдама,+ һичкемне талама.+ Ялланган эшчегә эш хакын иртәнгә кадәр түләмичә калдырма.+

14 Саңгырауны каһәрләмә,* сукыр алдына абыну әйбере куйма,+ Аллаһыңны тирән хөрмәт ит.+ Мин — Йәһвә.

15 Хөкем иткәндә гаделсез булма. Ярлыга ярлы булганга гына мәрхәмәт күрсәтмә һәм байны өстен күрмә.+ Якыныңны гадел хөкем ит.

16 Халкыңда яла ягып йөрмә.+ Якыныңның гомерен өзәргә омтылма.*+ Мин — Йәһвә.

17 Күңелеңдә кардәшеңә карата нәфрәт саклама.+ Якының белән бергә гөнаһта гаепле булмас өчен, аны фаш ит.+

18 Үч алма+ һәм үз халкың улларына ачу тотма, якыныңны үзеңне яраткандай ярат.+ Мин — Йәһвә.

19 Минем кагыйдәләремне тот: йорт хайваннарыңның ике төрен кушылдырма. Кырыңа ике төрле орлык чәчмә+ һәм ике төрле җептән тукылган кием кимә.+

20 Әгәр берәр ир-ат берәр хатын-кыз белән ятып якынлык кылса, ә ул хатын башка ир-ат өчен билгеләнгән хезмәтче икән, ләкин әле йолып алынмаган я аңа азатлык бирелмәгән икән, аларга җәза бирелсен. Әмма алар үтерелмәсен, чөнки ул хатын әле азат ителмәгән. 21 Ул ир-ат Йәһвәгә очрашу чатырының керү урыны янына гаеп йолу корбаны итеп сарык тәкәсе алып килсен.+ 22 Рухани, сарык тәкәсен гаеп йолу корбаны итеп китереп, аны кылган гөнаһы өчен Йәһвә алдында йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер.

23 Мин сезгә бирәчәк җиргә килеп, берәр җимеш агачы утыртсаң, аның җимешләрен нәҗес һәм тыелган* итеп сана. Өч ел буена алар синең өчен тыелган* булыр. Аларны ашарга ярамый. 24 Ә дүртенче елны аның бар җимешләре изге булыр, һәм бу Йәһвә алдында сөенү вакыты булыр.+ 25 Бишенче елны исә аның җимешләрен ашый аласың, һәм ул сиңа мул уңыш бирер. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.

26 Каны булган бернәрсәне дә ашама.+

Фал ачма һәм сихерчелек кылма.+

27 Чигәләреңдәге чәчне кырма* һәм сакалыңның кырыйларын ямьсезләмә.+

28 Үлгән кеше* хакына тәнеңдә яра ясама+ һәм үзеңә тамга салма.* Мин — Йәһвә.

29 Җиреңдә фәхешлек булмасын өчен һәм ул бозыклык белән тулмасын өчен,+ кызыңны фахишә итеп хурлыкка төшермә.+

30 Шимбәләремне тот+ һәм изге урынымны олыла.* Мин — Йәһвә.

31 Нәҗес булып китмәс өчен, рухлар чакыручыларга мөрәҗәгать итмә+ һәм күрәзәчеләр белән киңәшләшмә.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.

32 Чал чәчле алдында торып бас+ һәм өлкән кешене хөрмәт ит.+ Аллаһыга тирән ихтирам күрсәт.+ Мин — Йәһвә.

33 Җиреңдә синең белән чит ил кешесе яшәсә, аның белән начар мөгамәлә итмә.+ 34 Синең белән яшәгән чит ил кешесе синең өчен җирле кеше кебек булып китсен.+ Аны үзеңне яраткандай ярат, чөнки син үзең дә Мисыр җирендә килмешәк булдың.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.

35 Нәрсәнең дә булса озынлыгын, авырлыгын я күләмен үлчәгәндә, ялган үлчәгечләр кулланма.+ 36 Төгәл үлчәү, төгәл герләр, сибелмә әйберләр һәм сыекчалар өчен төгәл үлчәү савытлары* куллан.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә, мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. 37 Минем бар кагыйдәләремне һәм бөтен хөкемнәремне тотыгыз һәм алар буенча яшәгез.+ Мин — Йәһвә“».

20 Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Үз токымыннан берәрсен Молыхка биргән исраилле я Исраилдә яшәгән чит ил кешесе, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Халык аны ташлар атып үтерсен. 3 Мин үзем ул кешене кире кагармын һәм аны халкы арасыннан юк итәрмен, чөнки ул үз токымын Молыхка биреп, минем изге урынымны нәҗесләде+ һәм изге исемемне хур итте. 4 Әгәр халык ул кешенең үз токымын Молыхка биргәненә күз йомса һәм аны үтермәсә,+ 5 мин үзем аны һәм аның гаиләсен кире кагармын.+ Мин ул кешене һәм аның белән бергә Молыхка ияреп, миңа хыянәт иткән бар кешеләрне үзләренең халкы арасыннан юк итәрмен.

6 Әгәр берәр кеше* рухлар чакыручыларга+ һәм күрәзәчеләргә+ мөрәҗәгать итеп, миңа хыянәт итсә,* мин ул кешене* кире кагачакмын һәм аны үз халкыннан юк итәчәкмен.+

7 Сез үзегезне изгеләндерергә һәм изге булырга тиеш,+ чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 8 Сез кагыйдәләремне тотарга һәм аларны үтәргә тиеш.+ Мин — сезне изгеләндерүче Йәһвә.+

9 Әгәр берәрсе үз атасын я анасын каһәрләсә,* ул, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Ул үз атасын я анасын каһәрләгәнгә каны түгелүе өчен үзе җаваплы.

10 Үз якынының хатыны белән зина кылган ир-ат, һичшиксез, үтерелергә тиеш. Зиначы ир һәм зиначы хатын үтерелсен.+ 11 Үз атасының хатыны белән яткан ир-ат үз атасын хурлыкка төшерә.+ Зиначылар икесе дә, һичшиксез, үтерелергә тиеш. Каннары түгелүе өчен алар үзләре җаваплы. 12 Әгәр берәр ир-ат үз килене белән ятса, алар икесе дә, һичшиксез, үтерелергә тиеш. Алар табигатькә каршы булганны кылды. Каннары түгелүе өчен алар үзләре җаваплы.+

13 Әгәр берәр ир-ат башка ир-ат белән хатын-кыз белән яткандай ятса, алар икесе дә җирәнгеч нәрсә эшләде.+ Алар, һичшиксез, үтерелергә тиеш. Каннары түгелүе өчен алар үзләре җаваплы.

14 Әгәр берәр ир-ат берәр хатын-кызга өйләнеп, аның анасын да алса, бу — оятсыз эш.*+ Синең араңда оятсыз тәртип таралмасын өчен, аларның барысын үтереп, яндырырга кирәк.+

15 Әгәр берәр ир-ат берәр хайван белән якынлык кылса, ул, һичшиксез, үтерелергә тиеш, һәм хайванны да үтерегез.+ 16 Әгәр берәр хатын-кыз якынлык кылыр өчен берәр нинди хайванга якынлашса,+ бу хатынны һәм хайванны үтерегез. Алар, һичшиксез, үтерелергә тиеш. Каннары түгелүе өчен алар үзләре җаваплы.

17 Берәр ир-ат үзенең бертуган кыз кардәше белән, үз атасының кызы я анасының кызы белән якынлык кылса һәм алар бер-берсенең шәрәлеген күрсә, бу — хурлык.+ Алар үз халкы улларының күз алдында юк ителергә тиеш. Ул үзенең кыз кардәшен оятка калдырды. Ул үз гөнаһы өчен җавап бирсен.

18 Берәр кеше күреме булган берәр хатын белән ятып, аның белән якынлык кылса, аларның икесе дә аның канына карата хөрмәт күрсәтмәде.+ Алар үз халкы арасыннан юк ителергә тиеш.

19 Атаңның я анаңның бертуган кыз кардәше белән якынлык кылма, чөнки бу кан кардәшеңне оятка калдыру булыр иде.+ Сез икегез дә үз гөнаһыгыз өчен җавап бирерсез. 20 Үз атасының бертуган ир кардәшенең хатыны белән яткан ир-ат шул ир кардәшен хурлыкка төшерә.+ Алар үз гөнаһы өчен җавап бирсен. Алар үләчәк. Аларның балалары булмас. 21 Әгәр берәр ир-ат бертуган ир кардәшенең хатынын үзенә алса, бу кабахәтлек.+ Ул үз туганын хурлыкка төшерә. Алар үз гөнаһы өчен җавап бирсен һәм баласыз үлсен.

22 Мин сезне яшәргә алып барган җирдән куып чыгарылмас өчен,+ сез минем бар кагыйдәләремне һәм бөтен хөкемнәремне тотарга+ һәм аларны үтәргә тиеш.+ 23 Мин сезнең алдан куып чыгарачак халыкларның кагыйдәләре буенча яшәмәгез,+ чөнки алар боларның барысын эшләде, һәм мин аларны нәфрәт итәм.+ 24 Шуңа күрә мин сезгә болай дип әйттем дә: „Сез аларның җиренә ия булырсыз, һәм мин аны, сөт белән бал аккан җирне, сезгә биләмәгез итеп бирермен.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. Мин сезне башка халыклардан аердым“.+ 25 Сез чиста хайванны чиста булмаганнан һәм чиста булмаган кошны чиста булганнан аера белергә тиеш.+ Мин сезнең өчен нәҗес дип аерып куйган хайван, кош я җирдә үрмәләп йөргән берәр нәрсә белән үзегезне* нәҗесләмәгез.+ 26 Сез минем өчен изге булырга тиеш, чөнки мин, Йәһвә, изге,+ һәм, сез минеке булсын дип, мин сезне башка халыклардан аерам.+

27 Рухлар чакыручы я күрәзәче* булган һәр ир-ат я хатын-кыз, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Халык аларны ташлар атып үтерсен. Каннары түгелүе өчен алар үзләре җаваплы“».

21 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Һарун улларына — руханиларга әйт: „Бер рухани да үз халкындагы үлгән кеше* аркасында үзен нәҗесләмәсен.+ 2 Әмма якын кан кардәше: әнисе, әтисе, улы, кызы, абыйсы я энесе аркасында ул моны эшли ала. 3 Шулай ук ул әле кияүдә булмаган үзенә якын гыйффәтле апасы я сеңелесе аркасында нәҗесләнә ала. 4 Үз халкыннан берәр ир-атка кияүгә чыккан хатын-кыз аркасында ул үзен нәҗесләмәсен һәм хур итмәсен. 5 Алар чәчләрен такыр итеп алдырмасын+ һәм сакалларының кырыйларын кырмасын һәм тәннәренә яралар ясамасын.+ 6 Алар үзләренең Аллаһысы өчен изге булсын+ һәм аның исемен хур итмәсен,+ чөнки алар Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарын — үзләренең Аллаһысының икмәген* китерә. Алар изге булырга тиеш.+ 7 Алар фахишәгә,+ хур ителгән хатынга я ире белән аерылган хатынга өйләнмәсен,+ чөнки рухани үз Аллаһысы өчен изге. 8 Син аны изгеләндерергә тиеш,+ чөнки ул синең Аллаһыңның икмәген китерә. Ул синең өчен изге булсын, чөнки мин, сезне изгеләндерүче Йәһвә, изге.+

9 Әгәр руханиның кызы фахишәлек кылып, үзен хур итсә, ул үз атасын хур итә. Аны үтереп, яндырырга кирәк.+

10 Үз кардәшләре арасыннан алынып, башына изге май агызылган+ һәм рухани киемнәрен кияргә билгеләнгән+ баш рухани чәчләрен тузгыган килеш йөртмәсен һәм киемнәрен ертмасын.+ 11 Ул бернинди үлгән кешегә* якынлашмасын.+ Ул үзен хәтта атасы я анасы аркасында да нәҗесләмәсен. 12 Ул изге урыннан чыкмасын һәм үз Аллаһысының изге урынын хур итмәсен,+ чөнки аның өстендә багышлану билгесе, үз Аллаһысының изге мае.+ Мин — Йәһвә.

13 Ул үзенә хатынлыкка гыйффәтле кыз алырга тиеш.+ 14 Ул тол хатынга, ире аерган хатынга, хур ителгән хатынга я фахишәгә өйләнмәсен, ә хатынлыкка үз халкыннан гыйффәтле кыз алсын. 15 Ул үз халкы арасында үз токымын* хур итмәсен,+ чөнки мин — аны изгеләндерүче Йәһвә“».

16 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 17 «Һарунга әйт: „Синең токымың* арасыннан берәр нинди җитешсезлеге булган бер кеше дә үз Аллаһысының икмәген китерергә дип якынлашмасын. 18 Әгәр берәр кешенең җитешсезлеге булса, ул сукыр, аксак я ямьсезләнгән битле* булса я аның бер аягы я кулы артык озын, 19 аягы я кулы сынган булса, 20 ул бөкре, кәрлә,* гарип күзле, тимрәүле, тиресендә кырчын авыруы я аның күкәйләре имгәнгән булса, изге урынга якынлашмасын.+ 21 Һарун руханиның токымыннан* җитешсезлеге булган берәү дә Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарын китермәсен. Җитешсезлеге булганга, ул үз Аллаһысының икмәген китерергә дип мәзбәхкә якынлашмасын. 22 Ул аеруча изге нәрсәләрдән+ һәм изге нәрсәләрдән+ үз Аллаһысының икмәген ашый ала. 23 Әмма чаршау+ янына якын килмәсен һәм мәзбәхкә+ якынлашмасын, чөнки аның җитешсезлеге бар. Ул минем изге урынымны+ хур итмәсен, чөнки мин — аларны изгеләндерүче+ Йәһвә“».

24 Муса боларны Һарунга, аның улларына һәм бөтен исраиллеләргә әйтте.

22 Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Һарунга һәм аның улларына әйт: алар исраиллеләрнең миңа изгеләндереп китергән изге корбаннарын куллануга+ игътибарлы булсыннар һәм изге исемемне хур итмәсеннәр.+ Мин — Йәһвә. 3 Аларга әйт: „Синең токымыңнан берәрсе, нәҗес була торып, исраиллеләрнең Йәһвәгә изгеләндергән изге корбаннарына якын килсә, бу кеше* минем алдымнан юк ителсен.+ Мин — Йәһвә. 4 Һарун токымыннан махау авыруы+ я эренле бүлендеге+ булган бер кеше дә, чиста булып киткәнчегә кадәр,+ изге корбаннарны ашамасын, үлгән кеше* аркасында нәҗес булып киткән+ берәүгә кагылган кеше дә, орлыгы бүленеп чыккан кеше дә,+ 5 җирдә мыж килгән нәҗес тереклеккә+ я теләсә нинди сәбәп аркасында нәҗес булган кешегә+ кагылган кеше дә аларны ашамасын. 6 Боларның берәрсенә кагылган кеше* кичкә кадәр нәҗес булыр һәм юынмыйча,+ изге корбаннардан бернәрсәне дә ашамасын. 7 Кояш баегач, ул чиста булыр һәм изге корбаннарны ашый алыр, чөнки бу аның ризыгы.+ 8 Ул шулай ук үлгән я ерткыч ботарлаган бернинди хайванны ашамасын һәм нәҗесләнмәсен.+ Мин — Йәһвә.

9 Алар минем алдымда үз бурычларын үтәргә тиеш, югыйсә алар гөнаһлы булып китәчәк һәм моның аркасында — изге корбаннарны хур иткәнгә үләчәк. Мин — аларны изгеләндерүче Йәһвә.

10 Изге нәрсәне хокукы булмаган* бер кеше дә ашамасын.+ Руханиның чит җир кунагы да, ялланган эшчесе дә изге нәрсәне ашамасын. 11 Әгәр рухани берәрсен* үз акчасына сатып алса, ул кеше изге нәрсәне ашый ала. Рухани йортында туган коллар да аның ризыгын ашый ала.+ 12 Әгәр руханиның кызы рухани булмаган берәр кешегә* кияүгә чыкса, ул изге корбаннарны ашамасын. 13 Ләкин руханиның кызы тол булып калса я аерылса һәм аның балалары булмаса һәм, яшь чагында яшәгән кебек, үз атасының йортына яшәргә дип кайтса, ул атасының ризыгын ашый ала.+ Әмма аны хокукы булмаган бер кеше* дә ашамасын.

14 Әгәр берәр кеше ялгыш берәр изге нәрсәне ашаса, ул руханига икенче корбан китерергә һәм моңа өстәп аның бәясенең биштән бер өлешен бирергә тиеш.+ 15 Руханилар исраиллеләрнең Йәһвәгә корбан иткән изге нәрсәләрен хур итмәсен+ 16 һәм үзләрен гаепләре өчен — изге нәрсәләрне ашаганнары өчен җәзага дучар итмәсен. Мин — аларны изгеләндерүче Йәһвә“».

17 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 18 «Һарунга, аның улларына һәм бар исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп әйт: „Берәр исраилле я Исраилдә яшәүче килмешәк үз антын үтәр өчен я ирекле бүләк+ бирер өчен Йәһвәгә яндыру корбаны+ китерсә, 19 ул, аның хуплавын алыр өчен, көтүдән кимчелексез+ үгез, яшь сарык тәкәсе я кәҗә тәкәсе китерсен. 20 Кимчелеге булган бернәрсә дә китермәгез,+ чөнки андый нәрсә сезгә Аллаһы хуплавын алырга булышмас.

21 Берәр кеше нәзерен үтәр өчен я ирекле бүләк итеп Йәһвәгә татулык корбаны+ китерсә, аның хуплавын алыр өчен, корбаны эре я вак терлектән кимчелексез хайван булсын. Аның бернинди кимчелеге булмасын. 22 Корбан сукыр булмасын, аның берәр җире сынган, киселгән булмасын, шулай ук аның сөяле, кутыры, кырчыны да булмасын. Андый корбаннарны Йәһвәгә китерергә һәм мәзбәхтә Йәһвә өчен корбан итәргә ярамый. 23 Бер аягы артык озын я артык кыска булган үгезне я сарыкны ирекле бүләк итеп китерә аласыз, ләкин нәзер бүләге итеп ул хуплап кабул ителмәс. 24 Күкәйләре имгәнгән, изелгән, өзелгән я кисеп алынган хайванны Йәһвәгә китерергә ярамый, үз җирегездә андый хайваннарны китермәгез. 25 Чит ил кешесе кулыннан да андый корбаннарны Аллаһыгызның икмәге итеп китерергә ярамый, чөнки алар бозык һәм кимчелекле. Алар хуплап кабул ителмәс“».

26 Йәһвә шулай ук Мусага болай диде: 27 «Бозау, сарык бәрәне я кәҗә бәрәне туса, ул җиде көн үз анасы белән булсын,+ ә сигезенче көннән алып ул Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан итеп хуплап кабул ителер. 28 Сыерны я сарыкны аның баласы белән бергә бер көнне чалырга ярамый.+

29 Йәһвәгә рәхмәт корбаны китерсәгез,+ аны хуплау алырлык итеп китерегез. 30 Аны шул ук көнне ашарга кирәк. Аның итен иртәнгә кадәр калдырмагыз.+ Мин — Йәһвә.

31 Сез әмерләремне тотарга һәм аларны үтәргә тиеш.+ Мин — Йәһвә. 32 Минем изге исемемне хур итмәгез,+ мин исраиллеләр арасында изгеләндерелергә тиеш.+ Мин — сезне изгеләндерүче Йәһвә.+ 33 Мин сезне, Аллаһыгыз булыр өчен, Мисыр җиреннән чыгардым.+ Мин — Йәһвә».

23 Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Йәһвәнең сез игълан итәргә тиешле+ бәйрәмнәре+ — изге җыелышлар ул. Менә минем бәйрәмнәрем:

3 Алты көн эшләп була, ә җиденче көн — Шимбә, тулысынча ял итү көне,+ изге җыелыш. Бернинди эш эшләмәгез. Кайда гына яшәсәгез дә, ул көн Йәһвәгә багышланган Шимбә булырга тиеш.+

4 Сез билгеләнгән вакытларда игълан итәргә тиешле изге җыелышлар — Йәһвәнең бәйрәмнәре менә шундый: 5 беренче айның 14 нче көнендә+ кичке эңгер-меңгер вакытта* Йәһвәгә багышланган Паса́х бәйрәме.+

6 Шушы айның 15 нче көнендә Йәһвәгә багышланган Төче икмәк бәйрәме башлана.+ Җиде көн төче икмәк ашагыз.+ 7 Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез. 8 Җиде көн сез Йәһвәгә утта яндырыла торган корбаннар китерергә тиеш. Җиденче көнне изге җыелыш булсын. Бернинди авыр эш эшләмәгез“».

9 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 10 «Исраиллеләргә әйт: „Сез мин биргән җиргә килгәч һәм аның уңышын җыйгач, уңышыгызның беренче көлтәсен+ руханига китерергә тиеш.+ 11 Йәһвә сезне хуп күрсен өчен, ул бу көлтәне аның алдында алга-артка селкетер. Рухани аны Шимбәдән соңгы көнне селкетсен. 12 Көлтә селкетелгән көнне сез Йәһвәгә яндыру корбаны итеп бер яшьлек кимчелексез сарык тәкәсе китерергә тиеш. 13 Аның белән бергә ефаның уннан ике өлеше күләмендә* май катыш яхшы он булсын, бу — икмәк бүләге, Йәһвәгә утта яндырыла торган хуш* исле корбан. Өстәвенә, хинның* дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге дә китерегез. 14 Бу көнгә кадәр, сез Аллаһыгызга бүләк китергәнчегә кадәр, бернинди икмәк, кыздырылган орлык я яңа орлык ашарга ярамый. Кайда гына яшәсәгез дә, бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә.

15 Шимбәдән соңгы көннән, сез селкетү бүләге итеп көлтә китергән көннән, җиде Шимбә исәпләп чыгарыгыз.+ Бу җиде тулы атна булсын. 16 Җиденче Шимбәдән соң килгән көнгә кадәр көннәрне санагыз. Бу 50 көн+ булыр. Шунда Йәһвәгә яңа икмәк бүләге китерегез.+ 17 Яшәгән урыннарыгыздан селкетү бүләге итеп ике икмәк алып килегез. Алар ефаның уннан ике өлеше күләмендәге* яхшы оннан булсын. Алар чүпрә белән пешерелсен.+ Бу Йәһвәгә китерелә торган беренче булып өлгергән уңыш.+ 18 Икмәкләр белән бергә кимчелексез бер яшьлек җиде сарык тәкәсе, бер яшь үгез һәм ике сарык тәкәсе китерегез.+ Болар тиешле икмәк бүләге һәм шәраб бүләкләре белән бергә Йәһвәгә яндыру корбаны, Йәһвә өчен хуш исле бүләк булыр. 19 Сез гөнаһ йолу корбаны итеп яшь кәҗә+ һәм татулык корбаны+ итеп бер яшьлек ике сарык тәкәсе китерергә тиеш. 20 Рухани бу ике яшь сарык тәкәсен һәм беренче булып өлгергән уңыштан әзерләнгән икмәкләрне Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетсен. Бу — Йәһвә өчен изге нәрсә, ул руханиныкы булыр.+ 21 Шул көнне сез үзегез өчен изге җыелыш игълан итегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез. Бөтен яшәгән урыннарыгызда бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә.

22 Үз җирегездә ашлык урганда, кырыгызны читенә кадәр урмагыз, һәм уңыш җыйганнан калганны җыеп алмагыз.+ Аларны ярлыга*+ һәм килмешәккә+ калдырыгыз. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“».

23 Шулай ук Йәһвә Мусага болай диде: 24 «Исраиллеләргә болай дип әйт: „Җиденче айның беренче көнендә тулысынча ял итү көне, быргы тавышы+ белән игълан ителә торган искә алу көне, изге җыелыш булсын. 25 Бернинди авыр эш эшләмәгез, Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерегез“».

26 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага әйтте: 27 «Ә җиденче айның унынчы көнендә Йолу көне+ булыр. Изге җыелыш үткәрегез, үзегезне* басынкыландырыгыз*+ һәм Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерегез. 28 Бу махсус көнне бернинди эш эшләмәгез, чөнки бу — Йолу көне, сез Аллаһыгыз Йәһвә алдында йолып алына+ торган көн. 29 Ул көнне басынкыланмаган* һәркем* үз халкыннан юк ителер.+ 30 Ул көнне берәр эш эшләгән кешене* мин халкыннан юк итәрмен. 31 Сез бернинди эш эшләргә тиеш түгел. Кайда гына яшәсәгез дә, бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә. 32 Бу — сезнең өчен Шимбә, тулысынча ял итү көне. Айның тугызынчы көнендә кич белән үзегезне* басынкыландырыгыз.+ Кичтән кичкә кадәр Шимбәне тотыгыз».

33 Йәһвә шулай ук Мусага болай диде: 34 «Исраиллеләргә әйт: „Җиденче айның 15 нче көненнән Йәһвәгә багышланган җиде көнлек Куыш* кору бәйрәме башлана.+ 35 Беренче көнне изге җыелыш булсын, бернинди авыр эш эшләмәгез. 36 Җиде көн сез Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерергә тиеш. Сигезенче көнне изге җыелыш үткәрегез+ һәм Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерегез. Бу — изге җыелыш. Бернинди авыр эш эшләмәгез.

37 Бу — Йәһвәнең бәйрәмнәре.+ Аларны изге җыелышлар+ дип игълан итегез һәм Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан — һәр көнгә тиешле яндыру корбаны,+ икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләкләре+ китерегез. 38 Моннан тыш сез Йәһвәнең Шимбәләренә+ билгеләнгән корбаннар, Йәһвә өчен бүләкләрегез,+ нәзер бүләкләрегез+ һәм ирекле бүләкләрегезне+ китерегез. 39 Җирнең уңышын җыйгач, җиденче айның 15 нче көненнән башлап, җиде көн Йәһвәнең бәйрәмен үткәрегез.+ Беренче көнне тулысынча ял көне һәм сигезенче көнне тулысынча ял көне булсын.+ 40 Беренче көнне иң яхшы агачларның җимешләрен, пальма ботакларын,+ яфраклы агачларның һәм үзән* тупылларының ботакларын алыгыз һәм Аллаһыгыз Йәһвә алдында җиде көн+ шатланыгыз.+ 41 Сез Йәһвәгә багышланган бу бәйрәмне ел саен җиде көн бәйрәм итегез.+ Аны җиденче айны үткәрегез. Бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә. 42 Куышларда җиде көн яшәгез.+ Һәр исраилле куышта яшәсен. 43 Шулай итеп сезнең киләчәк буыннарыгыз минем исраиллеләрне Мисырдан чыгарганда куышларда урнаштырганымны+ белер.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“».

44 Муса исраиллеләргә Йәһвәнең бәйрәмнәрен сөйләп бирде.

24 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай дип әйтте: 2 «Шәмдәл гел янып торсын өчен, исраиллеләргә чиста зәйтүн мае китерергә куш.+ 3 Һарун очрашу чатырындагы шаһитлек сандыгын каплап торган чаршау алдында яктырткычның кичтән иртәнгә кадәр Йәһвә каршында гел янып торуын оештырсын. Бу — сезнең өчен һәм токымнарыгыз өчен озакка бирелгән кагыйдә. 4 Ул һәрвакыт Йәһвә алдында саф алтыннан ясалган шәмдәлнең+ яктырткычларын әзерләсен.

5 Иң яхшы онны ал да боҗрасыман 12 икмәк пешер. Аларның һәрберсен ефаның уннан ике өлеше күләмендә* оннан яса. 6 Аларны Йәһвә алдына саф алтыннан ясалган өстәлгә+ ике өем итеп куй. Һәр өемдә алтышар икмәк булсын.+ 7 Һәрбер өемгә саф ла́дан сал, һәм ул бөтен бүләкне күрсәтүче,* Йәһвә өчен утта яндырыла торган+ икмәк булыр. 8 Икмәкне һәр Шимбә көнне Йәһвә алдына куйсыннар.+ Бу — исраиллеләр белән минем арада гасырларга төзелгән килешү. 9 Бу икмәк Һарунныкы һәм аның улларыныкы булып китәр,+ һәм алар аны изге урында ашар,+ чөнки бу — Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарыннан рухани өчен аеруча изге нәрсә. Бу — гасырларга бирелгән күрсәтмә».

10 Исраиллеләр арасында бер исраилле хатынның мисырлыдан туган улы бар иде.+ Бервакыт тукталу урынында ул һәм исраилле бер ир-ат сугыша башлады. 11 Шунда исраилле хатынның улы Аллаһы исемен хурлап каһәрләргә* тотынды.+ Шуңа күрә аны Муса янына китерделәр.+ Аның әнисе Дан кабиләсеннән Дибри́ кызы Шеламитә́ иде. 12 Йәһвәнең карары билгеле булганчы, аны сак астына алдылар.+

13 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: 14 «Аллаһы исемен каһәрләгән кешене тукталу урыныннан читкә алып чыгыгыз, һәм аны ишеткән бар кеше аның башына кулларын куярга тиеш, аннан соң бар җәмгыять аны ташлар атып үтерергә тиеш.+ 15 Исраиллеләргә болай дип әйт: „Берәр кеше үз Аллаһысын каһәрләсә, үз гөнаһы өчен җавап бирер. 16 Йәһвә исемен хурлаучы, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Бөтен җәмгыять аны ташлар атып үтерсен. Килмешәк тә, исраилле дә Аллаһы исемен хурлаганы өчен үтерелсен.

17 Берәрсе башка бер кешене* үтерсә, аны, һичшиксез, үтерергә кирәк.+ 18 Берәүнең йорт хайванын* үтергән кеше китергән зыянны капласын. Хайван өчен хайван* бирсен. 19 Әгәр берәр кеше үз якынын җәрәхәтләсә, ул нинди зыян китергән булса, үзенә дә шундый зыян китерелсен.+ 20 Сынган урын өчен сынган урын, күз өчен күз, теш өчен теш; ул китергән зыян үзенә дә китерелсен.+ 21 Берәр хайванны үтергән кеше китергән зыянны капласын,+ ә берәр кешене үтергән кеше үтерелсен.+

22 Килмешәккә дә, исраиллегә дә бер үк хөкем чыгарылсын,+ чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“».

23 Муса моны исраиллеләргә сөйләп бирде, һәм алар Аллаһыны каһәрләгән кешене тукталу урыныннан читкә чыгарып, ташлар атып үтерде.+ Шулай итеп исраиллеләр нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.

25 Синай тавында Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Мин биргән җиргә килгәч,+ Йәһвәгә багышланган Шимбәне үтәп, җиргә ял бирегез.+ 3 Алты ел кырларыгызга орлык чәчегез, йөзем агачларының ботакларын кисегез һәм җир биргән уңышны җыегыз.+ 4 Ә җиденче елны җир өчен Шимбә, җир өчен тулысынча ял итү елы, Йәһвәгә багышланган Шимбә булсын. Кырларыгызга орлык чәчмәгез һәм йөзем агачларының ботакларын кисмәгез. 5 Соңгы урак өстендә төшеп калган орлыклардан үсеп чыкканны урмагыз һәм ботаклары киселмәгән йөзем агачларының җимешләрен җыймагыз. Ул ел җир өчен тулысынча ял итү елы булсын. 6 Әмма сез җирнең Шимбәсе вакытында үсеп чыккан ризыкны ашый аласыз. Аны сез үзегез, сезнең ир һәм хатын хезмәтчеләрегез, ялланган хезмәтчеләрегез, сезнең белән яшәүче чит ил кешеләре ашый ала, 7 шулай ук йорт хайваннары һәм җирегездәге кыргый хайваннар да аны ашар. Җирдә үсеп чыккан һәр нәрсәне ашап була.

8 Җиде Шимбә елын — җиде тапкыр җидешәр елны исәпләп чыгарыгыз, барысы бергә 49 ел булыр. 9 Җиденче айның унынчы көнендә каты итеп мөгез быргы кычкыртыгыз. Йолу көнендә+ быргы тавышы бөтен җирегездә ишетелсен. 10 Илленче елны изгеләндерегез һәм җирегездә яшәүчеләрнең барысы өчен азатлык игълан итегез.+ Бу сезнең өчен Азатлык елы булыр. Сезнең һәрберегез үз биләмәсенә һәм үз гаиләсенә әйләнеп кайтсын.+ 11 Илленче ел сезнең өчен Азатлык елы булып китәр. Орлык чәчмәгез, төшеп калган орлыклардан үсеп чыкканны урмагыз һәм ботаклары киселмәгән йөзем агачларының җимешләрен җыймагыз.+ 12 Чөнки ул — Азатлык елы. Ул сезнең өчен изге булсын. Сез җирдә үзеннән-үзе үсеп чыкканны гына ашый аласыз.+

13 Азатлык елында сезнең һәрберегез үз биләмәсенә әйләнеп кайтсын.+ 14 Якыныгызга берәр нәрсә сатсагыз я аңардан берәр нәрсә сатып алсагыз, бер-берегезне алдамагыз.+ 15 Якыныгыздан берәр нәрсә сатып алганда, Азатлык елыннан соң үткән еллар санын исәпкә алырга кирәк, һәм ул аны сезгә Азатлык елына кадәр калган елларда җыелачак уңышлар санына карап сатсын.+ 16 Калган еллар саны күп булса, ул бәяне күтәрә ала, ә еллар саны аз булса, бәяне төшерсен. Чөнки ул сезгә шул елларда үсеп чыгачак уңышларны сата. 17 Сезнең арагыздан берәү дә үз якынын алдамасын.+ Сез үз Аллаһыгызны тирән хөрмәт итәргә тиеш,+ чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.+ 18 Минем кагыйдәләремне үтәп һәм хөкемнәремне тотып, сез үз җирегездә тыныч-имин яшәрсез.+ 19 Җир уңышын бирер,+ сез туйганчы ашарсыз һәм анда иминлектә яшәрсез.+

20 Әмма сез: „Чәчмәсәк һәм уңыш җыймасак, җиденче елны нәрсә ашарбыз соң?“ — дип сорарсыз.+ 21 Борчылмагыз. Алтынчы елны мин сезне фатихалармын, һәм җир өч елга җитәрлек уңыш бирер.+ 22 Сигезенче елны сез орлык чәчәрсез һәм тугызынчы елга кадәр элекке уңыш белән тукланырсыз. Тугызынчы елгы уңыш өлгергәнче, сез элекке уңышны ашарсыз.

23 Җирне бөтенләйгә сатмагыз,+ чөнки җир минеке.+ Минем өчен сез — килмешәкләр һәм күчеп килгән кешеләр.+ 24 Сез ия булачак җирдә үз җирен саткан кешенең аны кире сатып алырга хакы булырга тиеш.

25 Якыныгыз, ярлыланып, үз җиренең өлешен сатса, аның якын туганы ул саткан җирне кире сатып алырга тиеш.+ 26 Берәрсенең җирне кире сатып алырлык кардәше булмаса, әмма ул үзе, баеп китеп, җирен кире сатып ала алса, 27 ул аны сатканнан бирле җыеп алынган уңышларның бәясен исәпләп чыгарсын һәм бу бәяне җир сатылган бәядән алсын да аермасын җирне сатып алган кешегә кайтарсын. Шуннан соң ул үз җиренә әйләнеп кайта ала.+

28 Әмма җирен кире сатып алырга акчасы булмаса, җир Азатлык елына кадәр аны сатып алган кешенеке булып калыр.+ Азатлык елында җир кире аңа кайтарылыр, һәм ул яңадан аныкы булып китәр.+

29 Берәр кеше стенасы булган шәһәрдәге йортны сатса, шул кешенең бу йортны сатканнан соң бер ел дәвамында аны кире сатып алу хокукы булыр, һәм ул бу хокукын+ бер ел буе куллана алыр. 30 Ләкин бер ел үтсә, ә йорт кире сатып алынмаса, стенасы булган шәһәрдәге йорт бөтенләйгә аны сатып алган кешенеке һәм аның токымнарыныкы булып китәчәк. Азатлык елында ул элеккеге хуҗасына кире кайтарылмаячак. 31 Әмма стена белән уратып алынмаган авыллардагы йортларны кырның өлеше дип санарга кирәк. Аларны кире сатып алу хокукы саклансын һәм Азатлык елында алар хуҗаларына кайтарылсын.

32 Ле́вилеләрнең исә үз шәһәрләрендәге+ йортларын кире сатып алу хокукы һәрчак булачак. 33 Берәр ле́виле үз шәһәрендәге йортын кире сатып алмаса, Азатлык елында йорт аңа кайтарылачак,+ чөнки ле́вилеләр шәһәрләрендәге йортлар — аларның исраиллеләр арасындагы милке.+ 34 Аларның шәһәрләре тирәсендәге көтүлекләрне+ сатарга ярамый, чөнки бу — аларга гасырларга бирелгән биләмәләр.

35 Янәшәгездә яшәүче кардәшегез, ярлыланып, мохтаҗлыкка калса, сез аңа килмешәккә һәм күчеп килгән кешегә ярдәм иткән кебек+ ярдәм итәргә тиеш,+ шулчак ул сезнең белән яшәвен дәвам итә алыр. 36 Аңардан риба* түләтмәгез,+ аның исәбенә баемагыз. Сез Аллаһыгызны тирән хөрмәт итәргә тиеш,+ һәм кардәшегез сезнең белән яшәвен дәвам итәр. 37 Аңа бурычка акчаны риба алыр өчен бирмәгез+ һәм ризыкны табыш алыр өчен бирмәгез. 38 Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә,+ мин сезне Мисыр җиреннән сезгә Кәнга́н җирен бирер өчен һәм сезнең Аллаһыгыз булыр өчен чыгардым.+

39 Әгәр яныгызда яшәгән кардәшегез, ярлыланып, үзен сезгә сатса,+ аны колны эшләткәндәй эшләтмәгез.+ 40 Аның белән ялланган эшче,+ күчеп килгән кеше белән эш иткән кебек эш итегез. Ул сездә Азатлык елына кадәр эшләсен. 41 Шунда ул балалары белән сездән китәр һәм үз гаиләсенә кайтыр. Ул үз ата-бабаларының биләмәсенә кайтсын.+ 42 Чөнки алар минем колларым, мин аларны Мисыр җиреннән чыгардым.+ Алар үзләрен коллыкка сатмасын. 43 Аңа карата мәрхәмәтсез булмагыз,+ сез Аллаһыгызны тирән хөрмәт итәргә тиеш.+ 44 Сезнең ир һәм хатын колларыгыз тирәгездәге халыклардан булсын. Алардан ир һәм хатын коллар сатып алып була. 45 Шулай ук сезнең арагызда яшәгән чит ил кешеләре улларыннан+ һәм аларның сезнең җирегездә туган өйдәгеләреннән коллар сатып алып була, һәм алар милкегез булып китәр. 46 Сез аларны улларыгызга даими милек буларак мирас итеп калдыра аласыз. Аларны кол хезмәтенә кулланыгыз, ә исраилле кардәшләрегезгә мәрхәмәтсез булмагыз.+

47 Ләкин берәр килмешәк я арагыздагы күчеп килгән кеше баеп китсә, ә кардәшегез, ярлыланып, шул килмешәккә я сезнең арада яшәүче күчеп килгән кешегә я килмешәкнең гаилә әгъзасына үзен сатса, 48 аның үзен, акча түләп, азат итү хокукы саклансын. Аның абый-энеләренең берәрсе аны кире сатып ала ала.+ 49 Я атасының абый-энесе, я шул туганының улы, я аның гаиләсеннән берәү — һәркайсы якын туганы* аны кире сатып ала ала.

Ә үзе баеп китсә, ул акча түләп үз-үзен азат итә ала.+ 50 Ул үзен сатып алган кеше белән үзен саткан елдан алып Азатлык елына+ кадәрге вакытны исәпләп чыгарсын. Аны сатып алу хакы шул елларның санына туры килер.+ Аның шул вакыттагы эш көннәре ялланган эшченеке кебек бәяләнер.+ 51 Әгәр Азатлык елына кадәр күп еллар калган булса, ул, азат ителер өчен, шул еллар өчен акча түләсен. 52 Берничә генә ел калган булса, ул шул еллар санына карап үзен азат итү хакын исәпләп чыгарсын һәм аны түләсен. 53 Ул аңа елдан-ел ялланган эшче булып хезмәт итсен. Һәм сез ул аңа мәрхәмәтсез булмасын өчен кайгыртырга тиеш.+ 54 Әмма ул үзен кире сатып алыр өчен, андый шартларны үти алмаса, үз балалары белән Азатлык елында азат ителер.+

55 Чөнки исраиллеләр — минем колларым, минем Мисыр җиреннән чыгарган колларым.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.

26 Үзегез өчен бернәрсәгә яраксыз илаһлар ясамагыз+ һәм үзегезгә берәр пот+ я изге багана урнаштырмагыз һәм җирегездә, сәҗдә кылу өчен,+ таш сын+ куймагыз. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 2 Минем Шимбәләремне тотыгыз һәм минем изге урыныма курку-хөрмәт күрсәтегез. Мин — Йәһвә.

3 Әгәр кагыйдәләрем буенча яшәсәгез һәм әмерләремне тотып, аларны үтәсәгез,+ 4 мин үз вакытында яңгырлар яудырырмын+ һәм җир үз уңышын,+ ә кырдагы агачлар үз җимешен бирер. 5 Ашлык сугу йөзем җыю вакытына кадәр сузылыр, һәм йөзем җыю чәчү вакытына кадәр дәвам итәр. Икмәгегезне туйганчы ашарсыз һәм җирегездә иминлектә яшәрсез.+ 6 Мин бу җиргә тынычлык бирермен,+ һәм йокларга ятканда сезне беркем куркытмас.+ Мин бу җирдән ерткыч хайваннарны куып чыгарырмын, һәм беркем дә сезгә кылыч белән килмәс. 7 Сез, һичшиксез, үз дошманнарыгызны куып барырсыз, һәм алар сезнең алда кылычтан егылыр. 8 Сезнең бишегез йөзне куып барыр, йөзегез ун меңне куар, һәм дошманнарыгыз сезнең алда кылычтан егылыр.+

9 Мин сезне фатихалармын, сезне ишәйтермен һәм күбәйтермен,+ мин сезнең белән төзегән килешүемне тотармын.+ 10 Сез әле былтыргы уңышны ашаганда, сезгә яңа уңышны салыр өчен амбарларыгызны былтыргы уңыштан бушатырга туры килер. 11 Мин изге чатырымны сезнең арагызга куярмын,+ һәм минем җаным сезне кире какмас. 12 Мин арагызда булырмын һәм сезнең Аллаһыгыз булырмын,+ ә сез минем халкым булырсыз.+ 13 Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә, мин сезне мисырлылар коллыгыннан азат итеп, Мисыр җиреннән чыгардым, һәм сез тураеп, башыгызны күтәреп йөри алсын өчен, камытыгызны җимердем.

14 Әмма мине тыңламасагыз һәм барлык бу әмерләрне тотмасагыз,+ 15 кагыйдәләремне кире каксагыз+ һәм хөкемнәремә бар әмерләремне тотмаслык дәрәҗәдә җирәнеп карасагыз, килешүемне бозсагыз,+ 16 мин сезгә менә нәрсә эшләрмен: сезне бәла-каза, туберкулез һәм бизгәк белән җәзалармын, шулчак сезнең күзләрегез начарланыр һәм тормышыгыз* сүнәр. Сез орлыгыгызны заяга гына чәчәрсез, чөнки аны дошманнарыгыз ашар.+ 17 Мин сезне кире кагармын, һәм дошманнарыгыз сезне тар-мар итәр.+ Сезне нәфрәт итүчеләр сезне изәр,+ һәм сез беркем дә кумаганда качарсыз.+

18 Хәтта моннан соң да мине тыңламасагыз, мин сезне гөнаһларыгыз өчен элеккегә караганда җиде мәртәбә күбрәк җәзалармын. 19 Мин сезнең чиксез горурлыгыгызны сындырырмын, күкләрегезне тимер кебек*+ һәм җирегезне бакыр кебек* итәрмен. 20 Көчегезне бушка гына сарыф итәрсез, чөнки җирегез уңыш бирмәс+ һәм җирегездәге агачлар җимеш китермәс.

21 Ләкин сез һаман да миңа каршы торып, мине тыңламасагыз, мин сезгә, гөнаһларыгызга карап, элеккегә караганда җиде мәртәбә күбрәк җәза бирермен. 22 Мин сезгә кыргый хайваннар җибәрермен,+ алар сезне балаларсыз калдырыр+ һәм малларыгызны кырып бетерер, сезнең саныгызны киметер, һәм юлларыгыз буш булып калыр.+

23 Инде болардан соң да төзәтүемне кабул итмәсәгез+ һәм һаман да миңа каршы торсагыз, 24 мин дә сезгә каршы торырмын һәм үзем сезгә гөнаһларыгыз өчен элеккегә караганда җиде мәртәбә күбрәк җәза бирермен. 25 Мин сезгә, килешүне бозганыгыз өчен,+ үч кылычы җибәрермен. Әгәр сез шәһәрләрегездә җыелсагыз, мин сезгә авыру җибәрермен,+ һәм сезне дошманнарыгыз тар-мар итәр.+ 26 Мин саклап тотылган ризыгыгызны* юк иткәч,+ ун хатын икмәгегезне бер генә мичтә дә пешерә алыр һәм аннан соң аны үлчәп кенә өләшер.+ Сез ашарсыз, ләкин туймассыз.+

27 Әгәр моңа да карамастан мине тыңламасагыз һәм һаман да миңа каршы торсагыз, 28 мин сезгә тагы да көчлерәк каршылык күрсәтермен+ һәм үзем гөнаһларыгыз өчен җиде мәртәбә җәза бирермен. 29 Сез улларыгызның һәм кызларыгызның итен ашарсыз.+ 30 Мин изге биеклекләрегезне юк итәрмен,+ фимиам мәзбәхләрегезне җимерермен, мәетләрегезне җансыз җирәнгеч потларыгызның* өстенә өеп куярмын,+ һәм минем җаным сездән чирканып читкә борылыр.+ 31 Мин шәһәрләрегезне һәм изге урыннарыгызны тар-мар итәрмен,+ һәм корбаннарыгызның хуш* исе минем өчен җирәнгеч булыр. 32 Мин үзем бу җирне бөлгенлеккә төшерермен,+ һәм анда яшәячәк дошманнарыгыз аңа шаккатып карап торыр.+ 33 Мин сезне халыклар арасына таратырмын+ һәм сезне кылыч куып барсын өчен, аны кыныннан чыгарырмын,+ җирләрегез ташландык хәлгә килер,+ һәм шәһәрләрегез җимерелер.

34 Сез дошманнарыгыз җирендә булганда, җир ташландык хәлдә яткан бөтен көннәрендә үз Шимбәләрен кайтарыр. Шул вакытта җир ял итәр,* чөнки ул үз Шимбәләрен үткәрергә тиеш.+ 35 Ташландык хәлдә яткан бөтен көннәрендә җир ял итәчәк, чөнки ул, сез анда яшәгәндә, сезнең Шимбәләрегез вакытында ял итмәде.

36 Ә исән калып+ үз дошманнарының җирләрендә яшәгәннәрнең йөрәген мин өметсезлек белән тутырырмын. Җил очырган яфракның тавышы аларны качып китәргә мәҗбүр итәр. Алар кылычтан качкан кебек йөгерер һәм аларны беркем кумаса да, егылыр.+ 37 Алар, беркем кумаса да, кылычтан качкан кешеләр сыман, бер-берсенә абыныр. Сез үз дошманнарыгызга каршы тора алмассыз.+ 38 Сез халыклар арасында һәлак булырсыз,+ һәм дошманнарыгызның җире сезне йотар. 39 Исән калганнарыгыз гөнаһларыгыз өчен дошманнарыгызның җирендә череп бетәчәк.+ Әйе, алар үз аталарының гөнаһлары өчен+ череп таркалачак. 40 Шунда алар үз гөнаһларын,+ үз аталарының гөнаһын һәм хыянәтен таныр һәм миңа каршы торып тугрылыксыз эш иткәннәрен икърар итәр.+ 41 Мин дә кылган гөнаһлары өчен аларга каршы чыгып,+ аларны дошманнарының җиренә китергән идем.+

Бәлки, шулчак аларның сөннәтләнмәгән* йөрәкләре басынкыланыр,+ һәм алар үз гөнаһлары өчен түләр. 42 Һәм мин Ягъкуб белән төзегән килешүемне,+ Исхак белән төзегән килешүемне+ һәм Ибраһим белән төзегән килешүемне+ исемә төшерермен һәм җирне дә искә төшерермен. 43 Исраи́л халкы җирне калдырып киткән вакытта җир үз Шимбәләрен кайтарыр+ һәм аларсыз ташландык хәлдә булыр, ә алар үз гөнаһлары өчен түләр, чөнки алар минем хөкемнәремне кире какты, һәм алар* кагыйдәләремә җирәнеп карады.+ 44 Әмма шулай да, алар үз дошманнарының җирендә булганда, мин аларны беркайчан да, тамырларын корытырлык итеп, тулысынча кире какмам+ һәм ташламам, чөнки бу алар белән төзегән килешүемне бозу булыр иде.+ Мин — аларның Аллаһысы Йәһвә. 45 Алар хакына мин ата-бабалары белән төзегән килешүемне истә тотармын,+ мин ата-бабаларын, аларның Аллаһысы булыр өчен, Мисыр җиреннән халыклар алдында алып чыктым.+ Мин Йәһвә“».

46 Бу — Йәһвәнең исраиллеләргә Синай тавында Муса аша биргән кагыйдәләре, хөкемнәре һәм кануннары.+

27 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай дип әйтте: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәү Йәһвәгә берәр кеше* өчен билгеләнгән бәяне бирергә махсус нәзер әйтсә,+ 3 20 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-ат өчен билгеләнгән бәя изге урынның шәкыле* белән 50 шәкыл* көмеш булсын. 4 Ул хатын-кыз икән, аның өчен билгеләнгән бәя 30 шәкыл булсын. 5 5 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге ир-ат өчен билгеләнгән бәя 20 шәкыл, ә хатын-кыз өчен 10 шәкыл булсын. 6 Бер айдан алып биш яшькә кадәрге ир бала өчен билгеләнгән бәя 5 шәкыл көмеш, ә кыз бала өчен 3 шәкыл көмеш булсын.

7 60 яшьлек я олырак ир-ат өчен билгеләнгән бәя 15 шәкыл, ә хатын-кыз өчен 10 шәкыл булсын. 8 Әгәр нәзер әйтүче бу билгеләнгән бәяне түләр өчен бик ярлы икән,+ ул шушы кешене рухани алдына бастырсын, һәм рухани аның бәясен билгеләсен. Рухани аны нәзер әйтүченең мөмкинлегенә карап бәяләсен.+

9 Әгәр Йәһвәгә корбан итәргә яраклы булган берәр хайван нәзер ителсә, Йәһвәгә нәрсә генә бирелмәсен, ул изге нәрсә булып китсен. 10 Ул аның урынына башканы китерә алмый һәм начарны яхшы белән я яхшыны начар белән алмаштыра алмый. Ләкин ул аны икенче хайван белән алыштырса, икесе дә изге булып китсен. 11 Әгәр ул хайван Йәһвәгә корбан итеп китерерлек булмаган берәр нәҗес хайван+ булса, ул аны рухани алдына бастырсын. 12 Рухани аның яхшы я начар сыйфатына карап бәясен билгеләсен. Хайванның бәясе рухани билгеләгәнчә булсын. 13 Ләкин аны кире сатып аласы килсә, билгеләнгән бәягә аның биштән бер өлешен кушып бирсен.+

14 Әгәр берәр кеше үз йортын Йәһвәгә изге нәрсә итеп багышласа, рухани йортның сыйфатына карап, аның бәясен билгеләсен. Рухани нинди бәя куйса, бәясе шундый булсын.+ 15 Ләкин үз йортын изгеләндергән бу кеше, аны кире сатып алырга теләсә, билгеләнгән бәягә аның биштән бер өлешен кушып бирергә тиеш, һәм ул аныкы булыр.

16 Әгәр берәр кеше үз кырының бер өлешен Йәһвә өчен изгеләндерсә, аның бәясе анда күпме чәчү орлыгы кирәк икәнлегенә карап билгеләнсен: бер хоме́р* арпа орлыгы 50 шәкыл көмеш торсын. 17 Ул үз кырын Азатлык елында+ изгеләндерсә, аның хакы шул билгеләнгән бәя булыр. 18 Әгәр ул үз кырын Азатлык елыннан соң изгеләндерсә, рухани киләсе Азатлык елына кадәр күпме ел калганына карап, аның бәясен киметсен.+ 19 Ләкин үз кырын изгеләндерүче кеше, кайчан да булса аны кире сатып алырга булса, билгеләнгән бәягә аның биштән бер өлешен кушып бирергә тиеш, һәм ул аныкы булып калыр. 20 Әгәр ул үз кырын кире сатып алмаса һәм кыры башка кешегә сатылса, аны инде кире сатып алып булмый. 21 Азатлык елында бу кыр Йәһвәгә багышлансын. Ул изге һәм руханиларның милке булып китсен.+

22 Әгәр берәр кеше үзе сатып алган һәм үзенең биләмәсенең өлеше булмаган берәр кырны+ Йәһвә өчен изгеләндерсә, 23 рухани Азатлык елына кадәр калган елларның санына карап, аның бәясен исәпләп чыгарсын, һәм ул бу билгеләнгән бәяне шул ук көнне бирсен.+ Бу — Йәһвә өчен изге нәрсә. 24 Азатлык елында бу кыр, теге кеше аны кемнән сатып алган булса, шул кешегә — бу кырның хуҗасына кире кайтарылсын.+

25 Һәрбер бәя изге урынның шәкыле белән исәпләнергә тиеш. Бер шәкыл 20 герага* тиң.

26 Әмма беркем дә хайваннарның беренче булып туган баласын изгеләндерергә тиеш түгел, чөнки беренче булып туган бала Йәһвә өчен туа.+ Үгезме ул, сарыкмы — ул инде Йәһвәнеке.+ 27 Әгәр ул нәҗес хайван булса һәм ул аны билгеләнгән бәя буенча кире сатып алырга теләсә, билгеләнгән бәягә аның биштән бер өлешен кушып бирсен.+ Ләкин ул аны кире сатып алмаса, аны билгеләнгән бәя буенча сатсыннар.

28 Ләкин берәр кеше Йәһвәгә үзенең милкеннән берәр нәрсәне — кешеме ул, хайванмы я кырмы — шартсыз* багышлый икән, аны сатып та я кире сатып алып та булмый. Багышланган һәр нәрсә — Йәһвә өчен аеруча изге нәрсә.+ 29 Шулай ук хөкем ителгән* кешене — юк ителү өчен аерып куелган кешене йолып алып булмый.+ Ул, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+

30 Җирнең бөтен уңышының — кыр уңышыныңмы, агачлар җимешенеңме — уннан бер өлеше*+ Йәһвәнеке. Бу — Йәһвә өчен изге нәрсә. 31 Әгәр берәү кайчан да булса берәр нәрсәсенең уннан бер өлешен кире сатып алырга теләсә, ул бу өлешнең бәясенә аның биштән бер өлешен кушып бирсен. 32 Ә эре һәм вак терлекнең уннан бер өлеше — көтүченең таягы астыннан үткән һәр унынчы хайван Йәһвә өчен изге нәрсә булып китсен. 33 Ул бу хайванның яхшымы, начармы икәнлеген тикшермәсен һәм аны алмаштырмасын. Ләкин ул аны алмаштырырга тырышса, ике хайван да изге нәрсә булып китәр.+ Аны кире сатып алып булмый“».

34 Бу — Йәһвәнең Мусага Синай тавында исраиллеләр өчен биргән әмерләре.+

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Яки «бөерләрдәге маен».

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Яки «бөерләрдәге мае».

Яки «майлы көл», ягъни корбаннарның мае сеңгән көл.

Яки «берәр җан».

Яки «аннан истәлекле өлеш».

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Яки «аннан истәлекле өлеш».

Яки «яшел башаклар».

Яки «аннан истәлекле өлеш».

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Сүзгә-сүз «икмәк», ягъни татулык корбанының Аллаһыга бирелә торган өлеше.

Сүзгә-сүз «икмәк», ягъни татулык корбанының Аллаһыга бирелә торган өлеше.

Яки «берәр җан».

Яки «майлы көл», ягъни корбаннарның мае сеңгән көл.

Яки «җан».

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Яки «берәр җан».

Сүзгә-сүз «Әмма каһәр (ләгънәт) тавышы». Гөнаһ һәм каһәр сүзләре турында игълан, мөгаен, гөнаһ кылучыга каршы я шаһитлек бирмәгән шаһиткә каршы әйтелгән.

Яки «берәр җан».

Яки «берәр җан».

Күрәсең, ул антын үтәми.

Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.

Яки «аннан истәлекле өлеш».

Яки «берәр җан».

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.

Яки «берәр җан».

Яки «берәр җан».

Ягъни залог.

Яки «эчке киемен».

Яки «майлы көленнән», ягъни корбаннарның мае сеңгән көлдән.

Яки «аннан истәлекле өлеш».

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.

Яки «җан».

Яки «җан».

Яки «җан».

Яки «Берәр җан».

Яки «җан».

Яки «һәр җан».

Ягъни берәр кешене хезмәткә билгеләгәндә кулланылган майны.

Ягъни билбау.

Күрәсең, баш руханиның алгы һәм арткы өлештән торган алъяпкычка охшаш киеме.

Сүзлекне к.

Яки «изге таҗны».

Яки «урады».

Яки «бөерләрдәге майны».

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Яки «Дүрт аякта йөргән һәр бөҗәк».

Яки «җаннарыгызны».

Яки «җаннарыгызны».

«Махау» дип тәрҗемә ителгән евр. сүзе киң мәгънәле һәм үз эченә төрле йогышлы тире авыруларын алырга мөмкин. Ул киемдәге я йорттагы берәр йогыш чыганагын да аңлатырга мөмкин.

Яки «җәрәхәт».

Яки «кешенең йогышлы авыруы юк».

Бер лог — 0,31 л. Ә14 кушымт. к.

Ефаның уннан өч өлеше — 6,6 л. Ә14 кушымт. к.

Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.

Яки «штукатурка белән измәне».

Яки «эчке кием».

Бәлки, мәгъ. «юкка чыга торган кәҗә». Сүзлекне к.

Яки «әзер торган».

Яки «җаннарыгызны».

«Үзеңне басынкыландыру» үз-үзеңне төрле яклардан чикләүне, шул исәптән ураза тотуны аңлата.

Яки «җаннарыгызны».

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Сүзгә-сүз «кәҗә тәкәләренә». Аларга табынучылар, күрәсең, аларны кәҗә тәкәсенә охшашлы йонлач җан иясе дип исәпләгән.

Яки «җанны».

Яки «җаны».

Яки «җаннарыгызны».

Яки «җан».

Яки «Бер җан».

Яки «җаны».

Яки «җан».

Яки «җаны».

Яки «берәр җан».

Яки «җенси теләккә бирелү».

Яки «Иптәшеңнең; Күршеңнең».

Яки «багышларга».

Яки «җан».

Яки «җан».

Яки «мескенгә».

Яки «Саңгырауга бәла чакырма».

Я, бәлки, «Якыныңның тормышы куркыныч астында булганда, читтә торма».

Сүзгә-сүз «аның сөннәт тиресе».

Сүзгә-сүз «сөннәтләнмәгән».

Яки «кыскартма; кисмә».

Яки «Җан». Монда не́феш дигән евр. сүзе үлгән кешене аңлата.

Яки «татуировка ясама».

Яки «урыныма курку-хөрмәт күрсәт».

Сүзгә-сүз «төгәл ефа һәм төгәл хин». Ә14 кушымт. к.

Яки «җан».

Яки «рухи фәхешлек кылса», ягъни башка илаһларга хезмәт итсә.

Яки «җанны».

Яки «атасына я анасына бәла чакырса».

Яки «җенси теләккә бирелү».

Яки «үзегезнең җаннарыгызны».

Яки «алдан әйтү рухы».

Яки «җан».

Яки «ризыгын». Корбаннар күздә тотыла.

Яки «җанга». Монда евр. сүзе не́феш «үлгән» дигән мәгънә йөрткән евр. сүзе белән бәйле.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз «я аның борынында ярык».

Я, бәлки, «чирләшкә».

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «җан».

Яки «җан».

Яки «җан».

Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.

Яки «берәр җанны».

Яки «кызы чит кешегә».

Сүзгә-сүз «бер чит кеше», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.

Сүзлекне к.

Ефаның уннан ике өлеше — 4,4 л. Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.

Ефаның уннан ике өлеше — 4,4 л. Ә14 кушымт. к.

Яки «мескенгә».

Яки «җаннарыгызны».

«Үзеңне басынкыландыру» үз-үзеңне төрле яклардан чикләүне, шул исәптән ураза тотуны аңлата.

Я, бәлки, «ураза тотмаган».

Яки «һәр җан».

Яки «җанны».

Яки «җаннарыгызны».

Яки «Вакытлы торак».

Яки «елга үзәне».

Ефаның уннан ике өлеше — 4,4 л. Ә14 кушымт. к.

Яки «ул аннан истәлекле өлеш».

Яки «исеменә бәла чакырырга».

Яки «берәр кеше җанын».

Яки «Берәр хайван җанын».

Яки «Җан өчен җан».

Ягъни процент.

Яки «кан кардәше».

Яки «җаныгыз».

Ягъни күкләрдән яңгыр яумаячак.

Ягъни җир, яңгыр булмаганга, корып бетәчәк.

Яки «Мин икмәк элеп саклаган таякларыгызны».

Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Яки «Шимбә тотар».

Яки «үҗәт».

Яки «җаннары».

Яки «җан».

Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Бер хомер — 220 л. Ә14 кушымт. к.

Бер гера — 0,57 г. Ә14 кушымт. к.

Яки «юк итү өчен».

Яки «багышланган».

Яки «гошере».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу