ЧЫГЫШ
1 Ягъку́б Мисырга үзенең уллары һәм аларның гаиләләре белән килде. Менә Исраи́л улларының исемнәре:+ 2 Руби́н, Шимо́н, Ле́ви, Яһүд,+ 3 Иссаха́р, Зәбулу́н, Биньями́н, 4 Дан, Нәфтәли́, Гәд һәм Әши́р.+ 5 Ягъкубтан килеп чыккан кешеләр саны 70 җан иде. Ә Йосыф инде Мисырда иде.+ 6 Вакыт узу белән Йосыф,+ шулай ук аның бөтен бертуганнары һәм шушы буынның барлык кешеләре үлеп бетте. 7 Ә исраиллеләр,* үрчеп, гаять күбәя башлады. Аларның саны торган саен арта барды, һәм алар көчәйгәннән-көчәйде. Нәтиҗәдә, бөтен Мисыр җире алар белән тулды.+
8 Берникадәр вакыт узгач, Мисырда Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлады. 9 Ул үз халкына болай диде: «Карагыз, Исраил халкы бездән күбрәк тә һәм безгә караганда көчлерәк тә!+ 10 Уйлап эш итик. Югыйсә алар тагы да күбәер һәм, сугыш чыга калса, безнең дошманнарыбызга кушылып, безгә каршы сугышыр һәм илебездән китеп барыр».
11 Шуңа күрә мисырлылар, Исраил халкын авыр эш эшләтеп җәфалар өчен, алар өстеннән башлыклар* билгеләде.+ Исраиллеләр фиргавенгә азык-төлек саклау өчен шәһәрләр төзеде. Бу шәһәрләр Пито́м һәм Рамсе́с+ дип аталды. 12 Ләкин мисырлылар исраиллеләрне ныграк җәберләгән саен, алар, артканнан-артып, җир буйлап тарала барды. Мисырлылар Исраил халкыннан бик нык курка башлады һәм аларга нәфрәтләнде.+ 13 Шуңа күрә мисырлылар исраиллеләрне кол итеп, каты эшләтте.+ 14 Алар исраиллеләрдән балчык измәсе һәм кирпечләр ясатып, аларны кырда һәртөрле авыр эшләр эшләтеп, тормышларын түзә алмаслык итте. Әйе, мисырлылар аларны кол итеп, аларга карата мәрхәмәтсез булды.+
15 Соңрак Мисыр патшасы кендекче еврей хатыннары Шифра́ һәм Пуя́ белән сөйләшеп, 16 аларга болай диде: «Еврей хатыннарына бала табарга ярдәм иткәндә,+ бала табу эскәмиясендә кем туганын карагыз: ир бала туса — үтерегез, кыз бала туса — исән калдырыгыз». 17 Әмма бу хатыннар, Аллаһыдан курыкканга, Мисыр патшасы кушканны үтәмәде. Алар ир балаларны исән калдыра барды.+ 18 Бераздан Мисыр патшасы бу ике хатынны чакыртып: «Ни өчен сез ир балаларны исән калдырасыз?» — дип сорады. 19 Алар фиргавенгә: «Еврей хатыннары Мисыр хатын-кызлары кебек түгел. Алар нык, һәм, кендекче хатын килеп җиткәнче, алар инде бала тапкан була»,— диделәр.
20 Аллаһы бу ике кендекче хатынга илтифат күрсәтте. Исраиллеләр исә, артканнан-артып, тагы да көчәя барды. 21 Бу ике хатын Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәткәнгә, ул аларны соңрак гаиләле итте. 22 Ахыр чиктә фиргавен үзенең халкына: «Еврейләрнең яңа туган һәр ир баласын Нил елгасына ташлагыз, ә һәр кыз баласын исән калдырыгыз»,— дип боерды.+
2 Шул вакытларда Ле́ви кабиләсеннән булган бер ир шул ук кабиләдән бер кызга өйләнде.+ 2 Ул хатын, балага узып, угыл тудырды. Баланың бик матур икәнен күреп, ул аны өч ай яшереп тотты.+ 3 Бүтән аны яшереп тота алмаганлыктан,+ ул камыш кәрзин* алып, аны сумала* белән сылады һәм баланы шуның эченә салып, Нил елгасы буендагы камышлар арасына куйды. 4 Сабыйның апасы+ исә, аның белән нәрсә булыр икән дип, читтәрәк басып карап торды.
5 Фиргавеннең кызы, су керергә дип, Нил елгасына төште. Ул вакытта аның хезмәтче кызлары яр буенда йөри иде. Камышлар арасындагы кәрзинне күреп алгач, ул шунда ук үзенең бер кол кызына кәрзинне алып килергә кушты.+ 6 Фиргавен кызы, кәрзинне ачкач, елап яткан сабыйны күрде. Ул аны жәлләсә дә: «Бу еврей баласы»,— диде. 7 Шунда сабыйның апасы аңардан: «Мин, барып, баланы имезергә һәм аны карарга берәр еврей хатынын чакырып китеримме?» — дип сорады. 8 «Бар, чакыр!» — диде фиргавен кызы. Кыз шунда ук китеп, баланың әнисен алып килде.+ 9 Фиргавен кызы аңа: «Бу баланы үзең белән ал да, аны миңа имезеп үстер, ә мин сиңа түләп торырмын»,— диде. Хатын баланы алды һәм аны карап үстерде. 10 Бала бераз үсә төшкәч, ул аны фиргавен кызына китерде, һәм тегесе аның улы булып китте.+ «Мин аны судан алып чыктым»,— диеп, фиргавен кызы аңа Муса* дигән исем кушты.+
11 Үсеп җиткәч,* Муса бер көнне үзенең кан кардәшләре янына барды һәм аларның авыр хезмәт башкаруларын күрде.+ Шунда ул бер мисырлының еврейне — үз кардәшләренең берсен кыйнаганын күреп алды. 12 Як-ягына каранып, беркем дә юк икәнлеген күргәч, ул бу мисырлыны үтерде һәм комга күмеп куйды.+
13 Ә икенче көнне ул ике еврейнең сугышканын күрде. Шунда ул гаеплесенә: «Ник син үз кардәшеңне кыйныйсың?» — дип әйтте.+ 14 Әмма тегесе: «Кем сине безнең өстән баш һәм хөкемче итеп куйды? Теге мисырлыны үтергән кебек, син мине дә үтерергә җыенасыңмы?» — диде.+ Муса куркып китте һәм: «Бу барысына да билгеле булган икән!» — дип уйлап куйды.
15 Соңрак бу хакта фиргавен ишетте һәм Мусаны үтерергә теләде. Ләкин Муса, фиргавеннән качып, Мидья́н+ җиренә яшәргә китте. Анда ул бер кое янына килеп утырды. 16 Мидьян җирендәге руханиның+ җиде кызы бар иде. Алар шул кое янына, аталарының көтүенә су эчерер өчен, улакларга су тутырырга килделәр. 17 Ләкин, гадәттәгечә, көтүчеләр килеп, аларны куып җибәрде. Шунда Муса торып басты да бу хатыннарны яклады һәм аларның көтүенә су эчерде. 18 Алар өйгә аталары Руи́л*+ янына кайткач, ул гаҗәпләнеп: «Ничек әле сез бүген бик иртә кайттыгыз?» — дип сорады. 19 Моңа алар: «Бер мисырлы+ безне көтүчеләрдән яклады һәм хәтта безгә коедан су алып биреп, көтүне эчерде»,— диделәр. 20 Шунда ул кызларыннан: «Кайда соң ул? Нишләп аны анда калдырдыгыз? — дип сорады.— Барыгыз, чакырыгыз аны, безнең белән ашасын». 21 Аннары Муса шул кешедә яшәргә ризалашты. Руил үзенең кызы Сафураны+ Мусага хатынлыкка бирде. 22 Соңрак хатыны угыл тудырды, һәм Муса: «Мин чит җирдә килмешәк булып киттем»+,— диеп, аңа Гирсә́м*+ дигән исем кушты.
23 Байтак вакыт узгач, Мисыр патшасы үлеп китте,+ ләкин исраиллеләр һаман да коллык җәбере астында ыңгырашып, газаплардан зар елый иде. Аларның ярдәм сорап кычкырулары Аллаһыга ирешеп торды.+ 24 Аллаһы аларның ыңгырашуын ишетте+ һәм үзенең Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән төзегән килешүе буенча эш итәргә булды.*+ 25 Шулай итеп, Аллаһы исраиллеләргә игътибар итте һәм аларның газап чигүен күрде.
3 Муса Мидья́н рухание Ятәрнең*+ — үз каенатасының көтүен көтә башлады. Бер көнне, көтүне чүлнең көнбатыш ягына алып барганда, ул Аллаһының тавы Хоребка+ килде. 2 Шунда аңа күгән куагы эчендә янып торган ут ялкынында Йәһвәнең фәрештәсе күренде.+ Муса куакның янганын, ләкин һич тә янып бетмәгәнен күреп: 3 «Барып, бу гаҗәп күренешне карыйм әле, куак ни өчен янып бетми икән»,— диде. 4 Йәһвә аның куакны карарга килгәнен күрде, һәм куак арасыннан: «Муса! Муса!» — дигән тавыш ишетелде. Ул: «Мин тыңлыйм!» — диде. 5 «Якын килмә,— диде Аллаһы аңа.— Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган җир — изге урын».
6 Сүзен дәвам иттереп, Аллаһы аңа болай диде: «Мин ата-бабаларыңның* Аллаһысы — Ибраһим Аллаһысы,+ Исхак Аллаһысы+ һәм Ягъкуб Аллаһысы».+ Шунда Муса, Аллаһыга карарга куркып, йөзен качырды. 7 Йәһвә болай дип өстәде: «Мин Мисырдагы халкымның газап чигүен күрдем һәм җәберләүчеләрнең изүе аркасында ярдәм сорап кычкыруын ишеттем. Мин аларның әрнүләрен яхшы беләм.+ 8 Мин үз халкымны мисырлылар кулыннан коткарырга дип иңәм+ һәм аларны ул илдән чыгарып, яхшы һәм киң җиргә, сөт белән бал аккан җиргә,+ кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләр җиренә алып барам.+ 9 Исраи́л халкының ачы тавышы миңа килеп иреште, һәм мин мисырлыларның аларны аяусыз җәберләгәнен дә күрдем.+ 10 Менә, мин сине фиргавен янына җибәрәм, һәм син минем халкымны — исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарсың».+
11 Әмма Муса Аллаһыга: «Фиргавен янына барырга һәм исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарга кем соң мин?» — диде. 12 Аллаһы аңа җавап итеп болай диде: «Мин синең белән булырмын.+ Һәм сине мин җибәрүемне күрсәтүче билге шулдыр: бу халыкны Мисырдан алып чыкканнан соң, сез миңа, Аллаһыга, шушы тауда гыйбадәт кылырсыз».*+
13 Муса исә Аллаһыга болай диде: «Әйтик, мин исраиллеләр янына килеп, аларга: „Мине сезнең янга ата-бабаларыгызның Аллаһысы җибәрде“,— дип әйтәм ди. Ә алар: „Аның исеме ничек соң?“+ — дип сораса, миңа нәрсә дияргә?» 14 Аллаһы Мусага: «Кем Буласым Килсә,* Шул Булам»*+,— диде. Һәм болай дип өстәде: «Исраиллеләргә шуны әйт: „Мине сезнең янга үзен „Шул Булам“ дип атаган Берәү җибәрде“».+ 15 Аннан соң Аллаһы Мусага янә болай диде:
«Исраиллеләргә менә нәрсә дип әйт: „Мине сезнең яныгызга ата-бабаларыгызның Аллаһысы, Ибраһим Аллаһысы,+ Исхак Аллаһысы+ һәм Ягъкуб Аллаһысы+ Йәһвә җибәрде“. Бу мәңгегә минем исемем,+ һәм буыннан-буынга мине шушы исем белән истә тотсыннар. 16 Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга болай дип әйт: „Ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвә — Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы — миңа күренеп, болай диде: „Мин сезне һәм Мисырда сезнең белән нәрсә эшләүләрен күреп торам.+ 17 Шуңа күрә мин сезне, мисырлылар китергән газаплардан коткарып,+ кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар,+ пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләр+ җиренә — сөт белән бал аккан җиргә алып барырга вәгъдә итәм“.+
18 Алар синең сүзләреңне тыңлаячак,+ һәм син Исраил өлкәннәре белән Мисыр патшасы янына барырсың. Аңа болай диегез: „Безгә Йәһвә — исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы+ күренде. Шуңа күрә, Аллаһыбыз Йәһвәгә корбан китерер өчен, безгә чүлгә өч көнлек сәфәр кылырга рөхсәт итче“.+ 19 Ләкин мин беләм: берәр кодрәтле кул мәҗбүр итмәсә, Мисыр патшасы сезгә китәргә рөхсәт итмәячәк.+ 20 Шуңа күрә миңа кулымны сузарга һәм, Мисырда төрле могҗизалар кылып, аны һәлак итәргә туры киләчәк, һәм шуннан соң ул сезне җибәрәчәк.+ 21 Мин мисырлылар күңелендә үз халкыма карата мәрхәмәт уятырмын, һәм аннан чыкканда, сез буш кул белән чыкмаячаксыз.+ 22 Һәр хатын үз күршесеннән һәм өендә вакытлыча яшәүче хатын-кыздан көмеш һәм алтын әйберләр, кием сорасын, һәм сез шуларны улларыгызга һәм кызларыгызга кидерерсез. Шулай итеп сез мисырлыларның байлыгын үзегез белән алып чыгып китәрсез».+
4 Әмма Муса болай дип җавап бирде: «Ә алар: „Йәһвә сиңа күренмәгән“,— диеп, миңа ышанмаса һәм мине тыңламаса,+ нәрсә эшләргә?» 2 Шунда Йәһвә: «Синең кулыңда нәрсә ул?» — дип сорады. «Таяк»,— диде Муса. 3 Аллаһы: «Аны җиргә ташла»,— диде. Муса аны җиргә ташлагач, таяк еланга әйләнде,+ һәм Муса еланнан читкә сикерде. 4 Йәһвә Мусага: «Кулыңны сузып, еланны койрыгыннан тотып ал»,— дип әйтте. Муса аны тотып алды, һәм елан аның кулында кире таякка әйләнде. 5 Аллаһы болай диде: «Шулай эшләсәң, алар ата-бабалары Аллаһысының — Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы+ Йәһвәнең сиңа күренгәненә ышанырлар».+
6 Йәһвә аңа кабат дәште һәм: «Кулыңны куеныңа тык»,— диде. Муса кулын куенына тыкты. Кулын куеныннан чыгаргач, ни күрсен: кулы махаулы һәм кардай ап-ак!+ 7 Аннары ул: «Кулыңны яңадан куеныңа тык»,— диде. Шунда ул кулын яңадан куенына тыкты. Чыгарса, кулы элеккегечә, бөтен тәне кебек, сәламәт! 8 Аллаһы аңа болай диде: «Әгәр алар сиңа ышанмаса һәм беренче могҗизага игътибар итмәсә, икенчесенә игътибар итәчәкләр.+ 9 Ә инде шушы ике могҗизага ышанмасалар һәм сине тыңлаудан баш тартсалар, син Нил елгасыннан бераз су алып, аны җиргә түк, һәм Нилдан алынган су җирдә канга әверелер».+
10 Муса исә Йәһвәгә болай диде: «Гафу ит, Йәһвә, мин элек тә телгә оста түгел идем, хәзер дә — син хезмәтчең белән сөйләшкәндә дә шулай, чөнки мин яхшы сөйли белмим».*+ 11 Йәһвә болай диде: «Кешене кем телле иткән? Кем кешеләрне телсез я чукрак итә, яхшы күрүчән я сукыр итә ала? Мин, Йәһвә, түгелме? 12 Шуңа күрә бар, һәм син сөйләгәндә, мин синең белән булырмын һәм нәрсә әйтергә тиешлегеңне өйрәтеп торырмын».+ 13 Муса исә: «Гафу ит, Йәһвә, бәлки, башка берәүне җибәрерсең»,— диде. 14 Шулчак Йәһвәнең Мусага ачуы кабынды, һәм ул болай диде: «Синең Ле́ви кабиләсеннән булган абыең Һарун+ бар түгелме соң? Мин аның сүзгә оста икәнен беләм. Хәзер ул синең каршыңа килә. Сине күргәч, аның күңеле сөенер.+ 15 Аның белән сөйләш һәм минем сүзләремне аңа җиткер.+ Сез сөйләгән вакытта мин синең белән дә, аның белән дә булырмын.+ Мин сезне нәрсә эшләргә кирәклегенә өйрәтеп торырмын. 16 Синең урыныңа халыкка ул сөйләр һәм синең вәкилең булыр, ә син аңа Аллаһы урынына булырсың.*+ 17 Могҗизалар кылыр өчен, кулыңа таягыңны ал».+
18 Муса, каенатасы Ятә́р+ янына кайтып, аңа болай диде: «Мисырдагы кан-кардәшләремнең исән-саумы икәнен күрәсем килә. Алар янына кайтырга рөхсәт итче». Ятәр: «Ярар, бар, юлың уң булсын!» — диде. 19 Шуннан соң Йәһвә Мидья́н җирендә Мусага болай диде: «Бар, Мисырга кайт, чөнки синең җаныңны эзләүчеләр үлеп беттеләр».+
20 Аннан соң Муса үз хатынын һәм улларын ишәккә утыртты да Мисыр җиренә юл тотты. Ул шулай ук кулына Аллаһы алырга кушкан таякны да алды. 21 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Мин сиңа могҗизалар кылырга көч бирдем. Мисырга кайткач, аларның барысын да фиргавен алдында күрсәт.+ Ләкин мин аның йөрәгенең үҗәтләнеп китүенә юл куярмын,+ һәм ул халкымны җибәрмәячәк.+ 22 Фиргавенгә болай диген: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Исраи́л — минем улым, беренче улым.+ 23 Минем сиңа сүзем шул: улымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын. Ә инде җибәрмәсәң, синең улыңны — беренче улыңны үтерермен“».+
24 Юлда, төнгелеккә тукталган җирдә, аны Йәһвә*+ очратты һәм аны үтерергә теләде.+ 25 Шунда Сафура́+ үткен чакматаш* алып, үз улын сөннәтләде һәм аның сөннәт тиресен аның аяк астына ыргытты һәм: «Син минем кан киявем»,— диде. 26 Шулчак Аллаһы аны җибәрде. Сөннәтләгәнгә күрә, Сафура: «Син минем кан киявем»,— диде.
27 Йәһвә Һарунга: «Чүлгә, Мусаның каршысына бар»+,— диде. Һарун Аллаһы тавына+ таба китте һәм Мусаны шунда очратып, аны үбеп сәламләде. 28 Шунда Муса Һарунга үзен җибәргән Йәһвәнең барлык сүзләре+ һәм кылырга кушкан барлык могҗизалары+ турында сөйләп бирде. 29 Аннан соң Муса белән Һарун барып, исраиллеләрнең барча өлкәннәрен җыйдылар.+ 30 Һарун аларга Йәһвәнең Мусага әйткән бар сүзләрен җиткерде, һәм Муса халык алдында могҗизаларны+ күрсәтте. 31 Шулчак халык Мусага ышанды.+ Йәһвәнең үзләренә игътибар иткәне+ һәм газап чигүләрен+ күргәне турында ишеткәч, исраиллеләр тез чүгеп, йөзтүбән капланды.
5 Шуннан соң Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, аңа болай диделәр: «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Халкымны җибәр, ул чүлдә минем хөрмәтемә бәйрәм үткәрсен“». 2 Ләкин фиргавен: «Кем соң ул Йәһвә?+ Ник әле мин аны тыңларга һәм Исраилне чүлгә җибәрергә тиеш?+ Мин Йәһвәне белмим һәм Исраилне беркая да җибәрмим»+,— диде. 3 Әмма алар: «Исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы безгә үзенең сүзен җиткерде,— диделәр.— Аллаһыбыз Йәһвәгә корбан китерер өчен, безгә чүлгә өч көнлек сәфәр кылырга рөхсәт итче.+ Югыйсә ул, чир яки кылыч җибәреп, безне һәлак итәчәк». 4 Шунда Мисыр патшасы аларга: «Ни өчен сез, Муса һәм Һарун, халыкны эштән бүлдерәсез? Барыгыз, эшегезне* дәвам итегез!»+ — диде. 5 Аннары фиргавен: «Карагыз, җиремдә күпме эшчеләр эшли, ә сез аларны эшләреннән туктатырга йөрисез!» — дип әйтте.
6 Шул ук көнне фиргавен Исраи́л халкы өстеннән куелган күзәтчеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә мондый әмер бирде: 7 «Бу халыкка кирпечләр ясау өчен бүтән салам бирәсе булмагыз.+ Алар саламны үзләре эзләп тапсын. 8 Ләкин сез алардан элек күпме кирпеч сукканнар, шулкадәр үк кирпеч сугуларын таләп итегез. Кирпеч санын киметмәгез, чөнки алар ялкаулана. Шуңа күрә алар: „Без чүлгә барып, Аллаһыбызга корбан китерергә телибез!“ — дип кычкыра да. 9 Аларны башларын күтәртмичә эшләтегез. Шулчак алар буш сүзләргә игътибар итмәс».
10 Күзәтчеләр+ һәм аларның ярдәмчеләре, халык янына барып, болай диделәр: «Фиргавен болай ди: „Мин сезгә бүтән салам бирмим. 11 Барыгыз, үзегез теләсә кайдан салам эзләп табыгыз, ләкин эшлисе эшегез шул ук калачак“». 12 Шуннан соң халык бөтен Мисыр җире буйлап басулардан салам урынына камыл җыярга таралды. 13 Ә күзәтчеләр: «Һәрберегез көн саен үз эшен салам бирелгән чакта үтәгән кебек үтәсен»,— диеп, аларны куалап тордылар. 14 Өстәвенә, күзәтчеләр, исраиллеләр арасыннан үзләре куйган ярдәмчеләрне кыйнап,+ аларга: «Нишләп сез моңарчы эшләгән кадәр кирпеч сукмадыгыз? Кичә дә, бүген дә шул ук хәл»,— диделәр.
15 Шунда шул күзәтчеләрнең исраиллеләр арасыннан булган ярдәмчеләре, фиргавен янына барып, аңа зарланды: «Ни өчен син үз хезмәтчеләрең белән үзеңне шулай тотасың? 16 Хезмәтчеләреңә: „Кирпеч сугыгыз!“ — диләр, ә салам бирмиләр. Хезмәтчеләреңне кыйныйлар, ләкин гаеп синең халкыңда». 17 Әмма ул болай диде: «Ялкауландыгыз сез, ялкауландыгыз!+ Шуңа күрә сез: „Чүлгә барып, Йәһвәгә корбан китерергә телибез“+,— дип әйтәсез дә. 18 Барыгыз, эшләгез! Сезгә салам бирелмәячәк, ләкин сугылган кирпечләр саны элеккечә булырга тиеш».
19 Шунда күзәтчеләрнең ярдәмчеләре сугыласы кирпечнең көнлек санын киметмәскә дигән боерык аркасында үзләренең авыр хәлгә төшкәнен аңладылар. 20 Фиргавен яныннан чыккач, алар үзләрен көтеп торучы Муса белән Һарунны очраттылар. 21 Шунда алар Муса белән Һарунга: «Нәрсә эшләгәнегезне күреп, Йәһвә сезне хөкем итсен, чөнки сезнең аркада фиргавен белән аның хезмәтчеләре безне нәфрәт итә* башлады, һәм сез аларның кулларына безне үтерү өчен кылыч бирдегез»+,— дип әйттеләр. 22 Шулчак Муса Йәһвәгә болай диде: «Йәһвә, нигә син бу халыкны газапларга дучар итәсең? Нишләп син мине җибәрдең? 23 Мин фиргавен каршына синең исемеңнән сөйләргә килгәннән соң,+ ул бу халык белән үзен тагын да начаррак тота башлады,+ ә син үз халкыңны бер дә коткармыйсың».+
6 Йәһвә Мусага болай диде: «Хәзер син фиргавенгә нәрсә эшләячәгемне күрәчәксең.+ Мин аны кодрәтле кулым белән исраиллеләрне җибәрергә һәм аларны үз җиреннән куып чыгарырга мәҗбүр итәрмен».+
2 Аннары Аллаһы Мусага болай диде: «Мин — Йәһвә. 3 Мин Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка Чиксез кодрәтле Аллаһы+ буларак күренгән идем, ләкин аларга Йәһвә+ дигән үз исемем белән ачылсам да, тулысынча ачылмаган идем.+ 4 Мин шулай ук алар белән Кәнга́н җирен — чит ил кешеләре булып яшәгән җирне аларга бирү турында килешү төзедем.+ 5 Хәзер мин мисырлылар кол иткән Исраи́л халкының ыңгырашуын ишетәм һәм килешүемне исемдә тотам.+
6 Шуңа күрә исраиллеләргә болай дип әйт: „Мин — Йәһвә. Мин сезне мисырлылар изүеннән азат итәчәкмен, аларның коллыгыннан коткарачакмын+ һәм, мисырлыларны каты җәзалап, сезне кодрәтле* кулым белән үземә кайтарачакмын.+ 7 Мин сезне үз халкым итеп кабул итәрмен һәм сезнең Аллаһыгыз булырмын.+ Сез минем Йәһвә икәнемне, сезне Мисыр изүеннән азат итүче Аллаһыгыз икәнемне, һичшиксез, белерсез. 8 Мин сезне Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән* җиргә алып барырмын һәм ул җирне сезгә биләмә итеп бирермен.+ Мин — Йәһвә“».+
9 Аннары Муса бу сүзләрне исраиллеләргә җиткерде, ләкин алар үзләренең рух төшенкелеге һәм авыр коллыклары аркасында Мусаны тыңларга теләмәде.+
10 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: 11 «Бар, Мисыр патшасы фиргавенгә әйт, исраиллеләрне үз җиреннән җибәрсен». 12 Әмма Муса Йәһвәгә болай диде: «Менә, мине исраиллеләр дә тыңларга теләмәде.+ Ә фиргавен ничек тыңласын инде? Миңа сөйләве авыр* бит».+ 13 Ләкин Йәһвә Муса белән Һарунга, исраиллеләрне Мисыр җиреннән алып чыгар өчен, Мисыр патшасы фиргавенгә һәм исраиллеләргә җиткерәсе боерыкларны кабатлады.
14 Менә исраиллеләрнең нәсел башлыклары: Исраилнең беренче улы Рубинның+ уллары Хану́х, Паллу́, Хисру́н һәм Кәрми́ иде.+ Болар — Руби́н токымнары.
15 Шимонның уллары: Йемуи́л, Ями́н, Әхә́д, Яхи́н, Соха́р һәм кәнганлы хатыннан туган Шабу́л.+ Болар — Шимо́н токымнары.
16 Менә Ле́ви+ улларының исемнәре: Гирсә́н, Коһа́т һәм Мерари́.+ Болардан аларның токымнары килеп чыкты. Ле́ви 137 ел яшәде.
17 Гирсәннең уллары: Либни́ һәм Шимгы́й. Болардан аларның токымнары килеп чыкты.+
18 Коһатның уллары: Амра́м, Исһа́р, Хебру́н һәм Узии́л.+ Коһат 133 ел яшәде.
19 Мерариның уллары: Маһли́ һәм Муши́.
Бу Ле́ви улларыннан килеп чыккан токымнарның нәсел шәҗәрәсе.+
20 Амрам үз атасының сеңелесе Йәһәбәдне хатынлыкка алды.+ Ул аңа Һарун белән Мусаны тудырды.+ Амрам 137 ел яшәде.
21 Исһарның уллары: Кора́х,+ Нәфи́къ һәм Зикри́.
22 Узиилнең уллары: Мисаи́л, Илсафа́н+ һәм Ситри́.
23 Һарун Аминадабның кызын — Наһшунның+ бертуганы Илишәбәне хатынлыкка алды. Ул аңа Нада́б, Абиһу́, Илгаза́р һәм Итамарны тудырды.+
24 Корахның уллары: Әси́р, Илкана́ һәм Абиаса́ф.+ Болар — корахлылардан+ килеп чыккан токымнар.
25 Һарунның улы Илгазар+ Путии́л кызларының берсен хатынлыкка алды. Ул аңа Пинхәсне+ тудырды.
Болар — Ле́ви улларыннан килеп чыккан нәсел башлыклары.+
26 Бу — Һарун белән Мусаның шәҗәрәсе. Йәһвә аларга: «Исраил халкын төркем-төркем* Мисыр җиреннән алып чыгыгыз»+,— дип әйткән иде. 27 Исраил халкын Мисырдан алып чыгар өчен Мисыр патшасы фиргавен белән сөйләшкән кешеләр Муса белән Һарун иде.+
28 Йәһвә Мисыр җирендә Муса белән сөйләшкән көнне 29 Йәһвә Мусага: «Мин — Йәһвә. Сиңа әйткәннәремнең барысын Мисыр патшасы фиргавенгә җиткер»,— диде. 30 Әмма Муса Йәһвәгә: «Менә, миңа сөйләве авыр.* Фиргавен мине тыңлармы соң?»+ — дип әйтте.
7 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Менә, мин сиңа фиргавен өстеннән Аллаһыныкыдай хакимлек бирдем,* ә абыең Һарун синең пәйгамбәрең булыр.+ 2 Син кушканнарымның барысын Һарунга әйтергә тиеш. Ул исә моны фиргавенгә җиткерәчәк, һәм ахыр чиктә тегесе исраиллеләрне үз җиреннән җибәрәчәк. 3 Ә мин фиргавен күңеленең үҗәтләнүенә юл куярмын+ һәм Мисыр җирендә күп галәмәтләр белән могҗизалар күрсәтермен.+ 4 Ләкин фиргавен сезне тыңламаячак. Шунда мин Мисырга кулымның кодрәтен күрсәтермен һәм, мисырлыларны каты җәзалап, күпсанлы халкымны* — исраиллеләрне Мисыр җиреннән алып чыгармын.+ 5 Мин Мисырга каршы үз кодрәтемне күрсәткәч һәм исраиллеләрне Мисырдан алып чыккач, мисырлылар минем Йәһвә икәнемне тәгаен беләчәк».+ 6 Муса белән Һарун Йәһвә кушканны эшләде. Алар нәкъ шулай эшләде дә. 7 Фиргавен белән сөйләшкәндә Мусага — 80, ә Һарунга 83 яшь иде.+
8 Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: 9 «Әгәр фиргавен сезгә: „Могҗиза күрсәтегез“,— дисә, син Һарунга: „Юл таягыңны ал да фиргавен алдына ташла“,— дип әйт. Таяк зур еланга әверелер».+ 10 Шунда Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, Йәһвә кушканча эшләделәр. Һарун үз таягын фиргавен белән аның хезмәтчеләре алдына ташлады, һәм таяк зур еланга әверелде. 11 Әмма фиргавен зирәк кешеләрне һәм тылсымчыларны чакыртты, һәм Мисырның сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәре*+ дә үз сихерләре белән шуны ук эшләде.+ 12 Аларның һәрберсе үз таягын идәнгә ташлады, һәм таяклар зур еланнарга әйләнде, ләкин Һарунның таягы тегеләрнекен йотты. 13 Шулай да фиргавеннең йөрәге үҗәтләнде,+ һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңламады.
14 Йәһвә Мусага болай диде: «Фиргавен киреләнә.+ Ул халыкны җибәрми. 15 Иртәгәсен иртә белән фиргавен янына бар. Ул Нил елгасына төшәчәк. Аны каршы алыр өчен, су буенда тор. Кулыңа элегрәк еланга әйләнгән таягыңны ал.+ 16 Аңа болай диген: „Мине синең яныңа Йәһвә — исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы җибәрде.+ Аллаһы: „Халкымны җибәр, ул миңа чүлдә гыйбадәт кылсын“,— ди, ләкин син һаман киреләнәсең. 17 Йәһвә әйтә: „Минем Йәһвә икәнемне шуннан белерсең:+ кулымдагы таяк белән Нил елгасының суына сугуым булыр, су канга әверелер. 18 Нилдагы балык үлеп бетәр, Нил сасыр, һәм мисырлылар аның суын эчә алмас“».
19 Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунга әйт: „Таягыңны ал да Мисыр сулары канга әверелсен өчен, кулыңны аның сулыкларына, елгаларына, зур каналларына,* сазлыкларына+ һәм барлык су саклагычларына суз“.+ Шунда Мисыр җирендәге сулар, хәтта агач һәм таш савытлардагы сулар канга әйләнәчәк». 20 Муса белән Һарун шунда ук Йәһвә кушканча эшләде. Һарун таякны алды да фиргавен һәм аның хезмәтчеләре алдында Нил елгасындагы суга сукты, һәм елгадагы бөтен су канга әверелде.+ 21 Андагы балык үлеп бетте,+ һәм елга сасый башлады. Мисырлылар Нил суын эчә алмады.+ Бөтен Мисыр җире кан белән тулды.
22 Әмма Мисырның каһиннәре дә үз сихерләре белән шуны ук эшләде.+ Шуңа күрә фиргавеннең күңеле үҗәт булып калды, һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңламады.+ 23 Фиргавен өенә кайтып китте. Күргәннәре аның күңелен бер дә йомшартмады. 24 Ә бөтен мисырлылар, Нил суын эчә алмаганлыктан, су эзләп, Нил тирәсендә коелар казый башлады. 25 Йәһвә Нил суларын канга әйләндергәннән соң, тулы җиде көн үтте.
8 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Фиргавен янына барып, аңа шуны әйт: „Йәһвә болай ди: „Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын.+ 2 Әгәр аларны җибәрмәсәң, мин синең бөтен илеңә бакалар җибәрәчәкмен.+ 3 Нил елгасы бакалар белән мыжгып торачак. Алар судан чыгып, синең йортыңа, йокы бүлмәңә керәчәк, ятагыңа менәчәк, хезмәтчеләреңнең өйләрендә һәм халкыңда булачак, мичләреңә һәм күәсләреңә* кереп тулачак.+ 4 Бакалар синең өстеңә, халкың һәм барлык хезмәтчеләрең өстенә менәчәк“».
5 Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунга әйт: „Таяк тоткан кулыңны елгаларга, Нилның каналларына һәм сазлыкларга суз һәм бакаларны Мисыр җире өстенә чыгар“». 6 Шунда Һарун кулын Мисыр суларына сузды, һәм бакалар чыгып, җирне баса башлады. 7 Әмма каһиннәр үз сихерләре белән шуны ук эшләде. Алар да бакаларны Мисыр җире өстенә чыгарга мәҗбүр итте.+ 8 Аннары фиргавен Муса белән Һарунны чакырып, аларга: «Йәһвәдән сорагыз, мине һәм халкымны бакалардан арындырсын.+ Мин халыкны җибәрергә әзермен, китерсеннәр Йәһвәгә корбаннарын»,— дип әйтте. 9 Шунда Муса фиргавенгә болай диде: «Бакалар сине, хезмәтчеләреңне, халкыңны һәм йортларыңны калдырып Нил елгасында гына булсыннар дип, Аллаһыдан кайчан сорыйм соң? Әйдә, син әйт!» 10 Фиргавен: «Иртәгә»,— дип җавап бирде. Шунда Муса әйтте: «Синең сүзең буенча булыр, һәм син Аллаһыбыз Йәһвә кебек берәү дә юк икәнен белерсең.+ 11 Йортларыңдагы бөтен бакалар юк ителер, һәм син үзең дә, хезмәтчеләрең дә, халкың да алардан азат булыр. Бакалар Нилда гына калыр».+
12 Муса белән Һарун фиргавен яныннан чыгып китте, һәм Муса Йәһвәдән фиргавен җиренә җибәрелгән бакаларны юк итүен үтенде.+ 13 Шунда Йәһвә Мусаның үтенечен үтәде, һәм йортлардагы, ишегалларындагы һәм кырлардагы бакалар үлә башлады. 14 Мисырлылар аларны җыярга тотынды. Нәтиҗәдә, гаять күп өемнәр хасил булды, һәм Мисыр җире сасый башлады. 15 Бакалардан арынганын күргәч, фиргавен киреләнде+ һәм, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңларга теләмәде.
16 Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунга әйт: „Таягыңны сузып, җиргә сук, һәм Мисыр җирендәге бөтен тузан черкигә әйләнәчәк“». 17 Алар шулай эшләде дә. Һарун таяк тоткан кулын сузып, җиргә сукты, һәм черкиләр кешеләрне һәм хайваннарны талый башлады. Мисыр җирендәге бөтен тузан черкигә әверелде.+ 18 Каһиннәр үз сихерләре белән шуны ук эшләргә һәм черкиләр булдырырга тырышты,+ ләкин аларның килеп чыкмады. Ә черкиләр кешеләрне һәм хайваннарны талады. 19 Шунда каһиннәр фиргавенгә: «Бу Аллаһының кодрәте белән эшләнгән эш!»*+ — диделәр. Ләкин фиргавеннең йөрәге үҗәт булып калды, һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңламады.
20 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Иртән иртүк тор да, фиргавен су буена төшкәндә аның каршысына чыгып, болай дип әйт: „Йәһвә әйтә: „Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын. 21 Ә инде халкымны җибәрмәсәң, мин сиңа, синең хезмәтчеләреңә, халкыңа, йортларыңа кигәвеннәр җибәрәчәкмен. Мисырдагы йортлар кигәвен белән тулачак, һәм кигәвеннәр алар* торган җирне хәтта каплап алачак. 22 Шул көнне мин халкым яшәгән Гөше́н җирен сездән аерып куячакмын. Анда кигәвен булмаячак.+ Моннан сез минем Йәһвә икәнемне, минем монда, бу җирдә булуымны беләчәксез.+ 23 Һәм мин үз халкым белән синең халкың арасында чик куячакмын. Бу галәмәт иртәгә булачак“».
24 Һәм Йәһвә шулай эшләде дә. Өер-өер кигәвеннәр фиргавен йортына, хезмәтчеләренең йортларына һәм бөтен Мисыр җиренә ябырылды.+ Җир кигәвеннәрдән харап булды.+ 25 Ахыр чиктә, фиргавен Муса белән Һарунны чакырып, аларга: «Барыгыз, Аллаһыгызга корбанны бу җирдә генә китерегез»,— диде. 26 Ләкин Муса болай диде: «Юк, алай эшләү дөрес түгел, чөнки без Аллаһыбыз Йәһвәгә китергән корбаннар мисырлылар өчен җирәнгеч.+ Әгәр без мисырлыларның күз алдында алар өчен җирәнгеч булганны корбан итеп китерсәк, алар безне әллә ташлар атып үтермәсме? 27 Без чүлгә өч көнлек сәфәр кылачакбыз һәм анда, Йәһвә Аллаһыбыз безгә әйткәнчә, аңа корбаннар китерәчәкбез».+
28 Фиргавен: «Мин сезне чүлгә үз Аллаһыгыз Йәһвәгә корбан китерергә җибәрермен. Ләкин бик ерак китмәгез. Аллаһыгызга минем өчен үтенеп дога кылыгыз»+,— диде. 29 Шулчак Муса болай дип әйтте: «Яныңнан чыгып киткәч, мин Йәһвәгә дога кылырмын, һәм иртәгә фиргавен, аның хезмәтчеләре һәм халкы кигәвеннәрдән котылыр. Тик фиргавен, халкыбызны Йәһвәгә корбан китерергә җибәрмичә, бүтән безнең белән шаярмасын».*+ 30 Аннары Муса фиргавен яныннан чыгып, Йәһвәгә үтенеп дога кылды.+ 31 Шунда Йәһвә Мусаның үтенечен үтәде, һәм кигәвеннәр фиргавеннән, аның хезмәтчеләре һәм халкы арасыннан очып китте. Бер кигәвен дә калмады. 32 Әмма фиргавен янә киреләнде һәм халыкны җибәрмәде.
9 Йәһвә Мусага болай диде: «Фиргавен янына барып, аңа шуны әйт: „Исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы Йәһвә болай ди: „Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын.+ 2 Ә аларны җибәрмәсәң һәм тоткарлап торсаң, 3 Йәһвә үз кулының кодрәте белән+ кырдагы мал-туарыңны кырып бетерәчәк. Коточкыч үләт атларны, ишәкләрне, дөяләрне, эре һәм вак терлекне һәлак итәчәк.+ 4 Ләкин Йәһвә Исраилне́ң мал-туарын Мисырның мал-туарыннан аерып куячак, һәм исраиллеләр асраган малның берсе дә үлмәячәк“».+ 5 Аннары Йәһвә: «Мин, Йәһвә, моны бу җирдә иртәгә эшләячәкмен»,— диеп, вакыт билгеләп куйды.
6 Нәкъ иртәгесе көнне Йәһвә шулай эшләде дә, һәм Мисырның бөтен мал-туары үлә башлады,+ ә Исраилнең бер малы да үлмәде. 7 Фиргавен сорашып белешкәч, Исраил мал-туарының берсе дә үлмәгәне ачыкланды. Әмма фиргавеннең күңеле карышты, һәм ул халыкны җибәрмәде.+
8 Шуннан соң Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: «Мичтән кушучлап көл алыгыз, һәм Муса көлне фиргавен алдында һавага очырсын. 9 Көл вак тузанга әйләнеп, бөтен Мисыр җирен каплаячак, һәм бөтен Мисыр җирендәге кешеләрнең һәм хайваннарның тәненә чуан чыгачак».
10 Шунда алар мичтән көл алып, фиргавен каршына килеп бастылар. Муса көлне һавага очырды, һәм кешеләрнең, хайваннарның тәненә чуан чыкты. 11 Каһиннәр Муса янына килә алмадылар, чөнки аларның үзләрен дә, бөтен мисырлыларның тәннәрен дә чуан баскан иде.+ 12 Ләкин Йәһвә фиргавеннең үҗәтләнүенә юл куйды, һәм ул, Йәһвә Мусага әйткәнчә, аларны тыңламады.+
13 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Иртән иртүк тор да фиргавен каршысына барып бас. Аңа әйт: „Исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы Йәһвә болай ди: „Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын. 14 Чөнки мин хәзер сиңа каршы, хезмәтчеләреңә һәм халкыңа каршы бар җәзаларымны җибәрәм. Шулчак син бөтен җир йөзендә миндәй берәү дә юк икәнен белерсең.+ 15 Мин инде күптән кулымны сузып, сиңа һәм халкыңа коточкыч кизү җибәрә алыр идем, һәм син җир йөзеннән юкка чыгар идең. 16 Әмма сиңа үз кодрәтемне күрсәтер өчен һәм исемем бөтен җир буйлап игълан ителсен өчен, мин сине исән калдырдым да.+ 17 Син һаман да, халкым белән үзеңне тәкәббер тотып, аларны җибәрмисең. 18 Менә, мин иртәгә шушы вакытларда Мисыр җире моңарчы беркайчан да күрмәгән көчле боз яудырачакмын. 19 Шуңа күрә бөтен мал-туарыңны, кырдагы бар кешеләреңне һәм әйберләреңне ышык урынга җыярга куш. Түбә астына кереп яшеренмичә кырда калган һәр кеше һәм һәр хайван, боз ява башлагач, һәлак булачак“».
20 Фиргавеннең Йәһвә сүзеннән курыккан хезмәтчеләре шунда ук үз хезмәтчеләрен һәм малларын ышык урынга җыйдылар, 21 ә Йәһвә сүзенә колак салмаганнары үз хезмәтчеләрен һәм малларын кырда калдырдылар.
22 Йәһвә Мусага болай диде: «Кулыңны күккә таба суз, бөтен Мисыр җиренә+ — кешеләр, хайваннар һәм Мисыр җирендәге кырларда үскән барлык үсемлекләр өстенә боз яусын».+ 23 Муса таягын күккә таба сузды, һәм Йәһвә күк күкрәтеп боз җибәрде, җиргә ут* төште. Йәһвә Мисыр җиренә боз яудырды. 24 Боз яуганда, аның арасында ут ялт-йолт килде. Боз гаять көчле итеп яуды. Мисыр халкы тарихында беркайчан да андый боз яуганы юк иде.+ 25 Боз Мисыр җирендәге һәр нәрсәне — кешеләрне һәм хайваннарны харап итте; ул кырларда үскән бөтен үсемлекләрне сукты һәм бөтен агачларны сындырып бетерде.+ 26 Исраиллеләр яшәгән Гөше́н җирендә генә боз яумады.+
27 Ахыр чиктә фиргавен, Муса белән Һарунны чакыртып, аларга болай диде: «Бу юлы мин гөнаһ кылдым. Йәһвә гадел,* ә мин һәм минем халкым гаепле. 28 Йәһвәгә дога кылыгыз, күк күкрәү белән боз яву туктасын. Шунда мин сезне җибәрермен, һәм сез китәрсез». 29 Муса аңа әйтте: «Шәһәрдән чыгу белән мин кулларымны күккә таба күтәреп, Йәһвәгә дога кылырмын. Күк күкрәү туктаячак, һәм боз бүтән яумаячак. Шулчак син җирнең хуҗасы — Йәһвә икәнен белерсең.+ 30 Тик мин шуны беләм: син һәм синең хезмәтчеләрең хәтта аннан соң да Йәһвә Аллаһыдан курыкмаячаксыз».
31 Ул вакытта җитен һәм арпа харап булды, чөнки арпа башакланган, ә җитен чәчәккә бөреләнгән иде. 32 Әмма бодай белән борайга зыян килмәде, чөнки алар соң өлгерешле ашлык иде. 33 Муса фиргавен яныннан китеп, шәһәрдән чыкты да, кулларын күккә таба күтәреп, Йәһвәгә дога кылды. Шунда күк күкрәвеннән туктады, боз яумый башлады, һәм яңгыр тынды.+ 34 Яңгыр белән бозның яумый башлаганын һәм күк күкрәмәгәнен күргәч, фиргавен киреләнеп,+ янә гөнаһ кылды; ул үзе һәм аның хезмәтчеләре дә шулай эшләде. 35 Фиргавеннең күңеле үҗәт булып калды, һәм ул, Йәһвә Муса аша әйткәнчә, исраиллеләрне җибәрмәде.+
10 Йәһвә Мусага болай диде: «Фиргавен янына бар, чөнки мин, аның алдында шушы галәмәтләрне күрсәтер өчен,+ аның һәм хезмәтчеләренең киреләнүенә юл куйдым.+ 2 Мин шулай ук моны син үз улларыңа һәм оныкларыңа Мисыр халкын ничек каты җәзалаганымны һәм алар арасында нинди галәмәтләр эшләгәнемне сөйли алсын өчен эшләдем,+ һәм сез минем Йәһвә икәнемне һичшиксез беләчәксез».
3 Шунда Муса белән Һарун фиргавен янына барып, аңа болай дип әйттеләр: «Исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы — Йәһвә болай ди: „Кайчанга хәтле син миңа карышып торырсың?+ Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын. 4 Ә халкымны җибәрмәсәң, мин иртәгә синең илеңә саранча җибәрәчәкмен. 5 Алар бөтен җирне каплап алачак һәм җир өстен күреп тә булмаячак. Алар боз явудан харап ителмичә торып калган бөтен үсемлекләрне ашап бетерәчәк һәм кырда үскән барлык агачларыгызны шәп-шәрә калдырачак.+ 6 Алар синең йортларыңа, барлык хезмәтчеләреңнең йортларына һәм бөтен Мисыр җирендәге йортларга кереп тулачак. Шулкадәр күп саранчаны аталарыгызның да, ата-бабаларыгызның да моңарчы күргәне юк иде әле“».+ Сүзен әйтеп бетергәч, ул борылды да фиргавен яныннан чыгып китте.
7 Шунда фиргавеннең хезмәтчеләре аңа: «Бу адәмнең янауларын күпме түзеп була инде?* Җибәр син аларны, үзләренең Аллаһысы Йәһвәгә гыйбадәт кылсыннар. Мисырның харап булуын күрмисеңме әллә?» — диделәр. 8 Шулчак Муса белән Һарунны кире фиргавен янына китерделәр, һәм ул аларга: «Барыгыз, үзегезнең Аллаһыгыз Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз. Кемнәр бара?» — диде. 9 Муса: «Яшьләребез һәм олы яшьтәгеләребез, улларыбыз һәм кызларыбыз, сарыкларыбыз һәм эре малыбыз барачак,+ чөнки без Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм үткәрәчәкбез»+,— диде. 10 Ул аларга: «Әгәр мин сезне һәм балаларыгызны берәр кайчан җибәрсәм, димәк, Йәһвә чыннан да сезнең белән!+ Ниятегезнең явыз икәнлеге күренеп тора. 11 Юк! Ир-атларыгыз гына барып, Йәһвәгә гыйбадәт кылсыннар, сез бит шуны сорыйсыз»,— диде. Һәм аларны фиргавеннән куып чыгардылар.
12 Йәһвә Мусага болай диде: «Кулыңны Мисыр җиренә суз, Мисыр җиренә саранча ябырылсын. Алар бу җирдә үскән бөтен үсемлекләрне, боз явудан торып калган бар нәрсәне ашап бетерсен». 13 Муса шунда ук таягын Мисыр җиренә сузды, һәм Йәһвә шул җиргә көнчыгыш җиле җибәрде. Җил бер көн һәм бер төн буе исте. Иртә белән көнчыгыш җиле саранча алып килде. 14 Саранча бөтен Мисыр иленә ябырылды һәм бөтен Мисыр җирен басып алды.+ Бу коточкыч хәл иде.+ Шулкадәр күп саранчаның моңарчы беркайчан да булганы юк иде һәм моннан ары да булмас. 15 Саранча бөтен җир өстен каплап алды, һәм алардан җир йөзе караңгыланды. Алар шул җирдәге боз явудан торып калган бөтен үсемлекләрне һәм агачлардагы бөтен җимешләрне ашап бетерде. Мисыр җирендәге агачларда бер яшел яфрак та, кырларда бер яшел үлән дә калмады.
16 Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырды һәм аларга болай диде: «Мин Аллаһыгыз Йәһвәгә һәм сезгә каршы гөнаһ кылдым. 17 Минем гөнаһымны бер юлга кичерче, һәм Аллаһыгыз Йәһвәдән бу һәлакәтле җәзаны алып куюын үтенеп сорагызчы». 18 Шуннан соң ул* фиргавен яныннан чыгып, Йәһвәгә үтенеп дога кылды.+ 19 Шунда Йәһвә җил юнәлешен үзгәртте, һәм гаять көчле көнбатыш җиле исә башлады. Җил саранчаларны алып китте дә Кызыл диңгезгә ташлады. Мисыр җирендә бер саранча да калмады. 20 Әмма Йәһвә фиргавеннең үҗәтләнүенә юл куйды,+ һәм ул исраиллеләрне җибәрмәде.
21 Шунда Йәһвә Мусага: «Кулыңны күккә таба суз, Мисыр җиренә караңгылык, дөм караңгылык төшсен»,— дип әйтте. 22 Муса шунда ук кулын күккә таба сузды, һәм өч көн буе бөтен Мисыр җирендә дөм караңгылык булды.+ 23 Кешеләр бер-берсен күрмәде, һәм беркем дә өч көн буе беркая да бармады. Ләкин исраиллеләр яшәгән җирдә якты иде.+ 24 Аннары фиргавен, Мусаны чакырып алып, аңа болай диде: «Бар, Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз.+ Тик сарыкларыгыз һәм эре малыгыз монда калсын. Ә менә балаларыгыз сезнең белән бара ала». 25 Әмма Муса болай дип әйтте: «Син шулай ук безгә яндыру корбаннары белән башка корбаннар китерү өчен хайваннар да бир,* без аларны Аллаһыбыз Йәһвәгә корбанга китерәбез.+ 26 Малыбыз да безнең белән барачак. Тояклы бер мал да монда калырга тиеш түгел, чөнки без аларның кайберләрен Аллаһыбыз Йәһвәгә гыйбадәт кылганда кулланачакбыз. Ә Йәһвәгә гыйбадәт кылганда нинди малны корбан итеп китерәчәгебезне без анда барып җиткәч кенә беләчәкбез». 27 Шунда Йәһвә фиргавеннең үҗәтләнүенә юл куйды, һәм ул аларны җибәрергә рөхсәт итмәде.+ 28 Фиргавен аңа: «Күземнән югал! Яныма бүтән килеп йөрисе булма, чөнки яныма килгән көнне үләчәксең»,— дип янады. 29 Муса: «Ярар, син әйткәнчә булсын, мин синең күзеңә бүтән күренмәм»,— диде.
11 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Мин фиргавенгә һәм Мисырга тагын бер җәза җибәрәчәкмен. Шуннан соң ул сезне азат итәчәк,+ алай гына да түгел, ул хәтта сезне бу җирдән куып чыгарачак.+ 2 Хәзер исә халыкка әйт, бөтен ир-атлар һәм хатын-кызлар күршеләреннән көмеш һәм алтын әйберләр сорап алсын».+ 3 Шушы сүзләрдән соң Йәһвә мисырлылар күңелендә Исраи́л халкына карата мәрхәмәт уятты. Өстәвенә, Муса үзе дә Мисыр җирендә фиргавен хезмәтчеләре һәм Мисыр халкы арасында тирән хөрмәт яулаган иде.
4 Муса фиргавенгә болай диде: «Йәһвә болай ди: „Төн урталарында мин Мисыр аша үтәчәкмен,+ 5 һәм Мисыр җирендә туган беренче балаларның — тәхеттә утырган фиргавеннең баш баласыннан алып кул тегермәнендә эшләүче кол хатынның баш баласына кадәр — барысы да үләчәк+ һәм малның бөтен беренче булып туган балалары да үләчәк.+ 6 Бөтен Мисыр җирендә моңарчы беркайчан да булмаган һәм моннан ары да булмаячак каты елау кубачак.+ 7 Ә исраиллеләргә һәм аларның малларына бернинди зарар тимәс. Аларга хәтта эт тә өрмәс. Шулчак сез Йәһвәнең исраиллеләрне мисырлылардан аера ала икәнен белерсез“.+ 8 Синең бөтен хезмәтчеләрең, башларын иеп, миңа килер һәм минем алдыма йөзтүбән капланып: „Син дә, сиңа ияргән бөтен халык та китегез“+,— дияр. Һәм шуннан соң мин китәрмен». Сүзен әйтеп бетергәч, Муса ярсып, фиргавен яныннан чыгып китте.
9 Шунда Йәһвә Мусага: «Мисыр җирендә башка могҗизалар да күрсәтелсен өчен,+ фиргавен сезне тыңламаячак»+,— диде. 10 Муса белән Һарун фиргавен алдында бөтен шушы могҗизаларны кылды,+ ләкин Йәһвә фиргавеннең үҗәтләнүенә юл куйды, һәм ул исраиллеләрне үз җиреннән җибәрмәде.+
12 Йәһвә Мисыр җирендә Муса белән Һарунга болай диде: 2 «Бу ай сезнең өчен айларның башлангычы, елның беренче ае булачак.+ 3 Бөтен Исраи́л җәмгыятенә әйт: „Бу айның унынчы көнендә һәркем үз гаиләсе* өчен бер бәрән+ сайлап алсын, һәр йортка бер бәрән булсын. 4 Әгәр йортта яшәүчеләр бик аз булса һәм бер бәрәнне ашап бетерә алмаса, алар* аны үз өйләрендә якындагы күршеләре белән җан башына карап үзара бүлешсен. Бәрәнне аны ашаячак кеше санына карап бүлсеннәр. 5 Бәрән кимчелексез,+ бер яшьлек ата хайван булырга тиеш. Ул сарык я кәҗә бәрәне булырга мөмкин. 6 Аны шушы айның 14 нче көненә кадәр асрап тотыгыз,+ һәм Исраил җәмгыятенең һәр гаиләсе аны кичке эңгер-меңгер вакытта* чалсын.+ 7 Аның бераз канын алып, бәрән ашалачак йортның ишек яңакларына һәм ишек башына сипсеннәр.+
8 Итне шул ук төнне ашарга кирәк.+ Бәрәнне утта кыздырып, төче икмәк+ һәм ачы үләннәр белән ашасыннар.+ 9 Аны чи килеш яки суда пешереп ашамагыз, ә башы, аяклары һәм эчке әгъзалары белән бергә утта кыздырыгыз. 10 Аның бернәрсәсен дә иртәнгә кадәр калдырмагыз, ә иртәнгә кадәр калганның барысын утта яндырыгыз.+ 11 Аны билегезне буып, аякларыгызга сандал киеп һәм кулыгызга юл таягы тоткан килеш ашагыз, аны тиз ашарга кирәк. Бу — Йәһвәгә багышланган Паса́х* бәйрәме. 12 Мин бу төнне Мисыр җире аша үтәрмен һәм Мисыр җирендәге бөтен кешеләрнең һәм хайваннарның беренче балаларын һәлак итәрмен.+ Мин Мисырның барча илаһларын хөкемгә тартачакмын.+ Мин — Йәһвә. 13 Ә сез яшәгән йортларның ишек яңакларындагы кан билге булачак. Мин, аны күреп, үтеп китәрмен, һәм мин Мисыр җирен һәлак иткәндә, сезгә бәла тимәс.+
14 Бу көн сезнең өчен истәлекле көн булыр, һәм сез аны буыннан-буынга Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм итеп үткәрергә тиеш. Аны бәйрәм итегез. Бу — гасырларча гамәлдә булачак күрсәтмә. 15 Җиде көн төче икмәк ашагыз.+ Беренче көннән алып сезнең өегездә ачыткы булмасын. Кем дә кем шушы җиде көн эчендә чүпрә кушылган ризык ашаса, шул җан Исраилдән юк ителергә тиеш. 16 Беренче көнне изге очрашу үткәрегез һәм җиденче көнне бүтән изге очрашу үткәрегез. Шул көннәрдә һичнинди эш башкарылмасын.+ Рөхсәт ителгән бердәнбер эш — һәр кешегә* кирәк кадәр ризык әзерләү.
17 Төче икмәк бәйрәмен үткәрегез,+ чөнки нәкъ менә шул көнне мин күпсанлы халкыгызны* Мисыр җиреннән чыгарачакмын. Бу көн буыннан-буынга бәйрәм ителсен. Бу — гасырларча гамәлдә булачак күрсәтмә. 18 Беренче айның 14 нче көненең киченнән алып 21 нче көненең киченә кадәр төче икмәк ашагыз.+ 19 Өйләрегездә җиде көн буе бернинди чүпрә булмасын, чөнки кем дә кем, чит ил кешесеме ул я җирле кешеме, чүпрә кушылган ризык ашаса,+ шул җан Исраил җәмгыятеннән юк ителергә* тиеш.+ 20 Чүпрә кушылган бер ризык та ашамагыз. Һәр йортта төче икмәк ашалсын“».
21 Муса Исраилнең барлык өлкәннәрен чакырып,+ аларга болай диде: «Барыгыз, үз гаиләгез өчен мал-туарыгыз арасыннан яшь мал* сайлап алыгыз һәм шул Пасах корбанын чалыгыз. 22 Аннары бер бәйләм иссо́п үсемлеген кан салынган савытка манып, аны ишек башына һәм ишек яңакларына бөркегез. Һәм берегез дә иртәнгә кадәр өеннән чыкмасын. 23 Йәһвә мисырлыларны җәзалар өчен ил буйлап барганда ишек башындагы һәм ишек яңакларындагы канны күргәч, Йәһвә бу ишекне үтеп китәчәк. Һәм ул сезнең өйләрегезгә үлем җәзасын кертмәячәк.+
24 Сез һәм сезнең улларыгыз гасырларча гамәлдә булачак шушы күрсәтмәне үтәргә тиеш.+ 25 Һәм Йәһвә сезгә бирергә вәгъдә иткән җиргә килгәч, бу бәйрәмне үткәрегез.+ 26 Улларыгыз сездән: „Бу бәйрәм нәрсәне аңлата?“ — дип сораса,+ 27 сез: „Бу — Йәһвә өчен Пасах корбаны. Ул Мисырда мисырлыларны җәзалаганда, исраиллеләрнең йортларын үтеп китеп, гаиләләребезне саклап калды“,— дип әйтегез».
Шунда алар тез чүкте һәм йөзтүбән капланды. 28 Шулай итеп, Йәһвә Муса белән Һарунга ничек кушкан булса, исраиллеләр барып, шулай эшләделәр.+ Алар нәкъ шулай эшләде.
29 Төн уртасында Йәһвә Мисыр җирендә туган беренче балаларның — тәхеттә утырган фиргавеннең баш баласыннан алып зинданда утырган тоткынның баш баласына кадәр — барысын да һәлак итте+ һәм бөтен малның беренче булып туган балаларын да үтерде.+ 30 Шул төнне фиргавен, аның бар хезмәтчеләре һәм башка мисырлылар йокыларыннан уянды. Мисырлылар арасында көчле елау күтәрелде, чөнки һәр йортта кем дә булса үлгән иде.+ 31 Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырып алып,+ болай диде: «Торыгыз, сез дә, башка исраиллеләр дә минем халкым арасыннан чыгып китегез. Барыгыз, үзегез әйткәнчә, Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз.+ 32 Сораганыгызча, вак һәм эре малларыгызны алыгыз да, китегез.+ Тик башта миңа фатиха бирегез».
33 Мисырлылар: «Китмәсәгез, һәммәбез дә үлеп бетәбез ич!»+ — диеп, халыкны үз җирләреннән китәргә ашыктырды.+ 34 Шулчак халык ачыткысыз камыр салынган күәсләрен* киемнәренә төрде дә, җилкәләренә салып алып китте. 35 Исраиллеләр Муса кушканча эшләде: мисырлылардан көмеш, алтын әйберләр һәм шулай ук кием сорап алды.+ 36 Йәһвә мисырлылар күңелендә үз халкына карата мәрхәмәт уятты, һәм алар исраиллеләргә сораганнарын бирде. Исраиллеләр аларның байлыгын үзләре белән алып чыгып китте.+
37 Исраиллеләр Рамсестан+ Сохкәткә+ таба җәяүләп юл тоттылар. Бала-чаганы исәпкә алмаганда, ир-ат саны якынча 600 000 иде.+ 38 Алар белән шактый күп башка халык кешеләре дә,+ шулай ук вак һәм эре терлек, гаять күп мал-туар чыкты. 39 Мисырдан алып чыккан камырларыннан алар түгәрәк төче икмәк пешерә башлады. Ул ачыткысыз иде, чөнки аларны Мисырдан шулкадәр кинәт куып чыгардылар ки, алар хәтта үзләренә юлга бернинди ризык та әзерләп өлгерә алмады.+
40 Әлегә кадәр Мисырда* яшәгән исраиллеләр+ чит җирдә барлыгы 430 ел яшәде.+ 41 Нәкъ 430 ел тәмамланган көнне Йәһвәнең бөтен күпсанлы халкы* Мисыр җиреннән чыкты. 42 Бу төн — алар Йәһвәнең үзләрен Мисыр җиреннән чыгаруын бәйрәм итәчәк төн. Бөтен Исраил халкы бу төнне буыннан-буынга Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм итәргә тиеш.+
43 Аннары Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: «Пасах турында күрсәтмә мондый: Пасах корбанын һичбер чит ил кешесе ашамасын.+ 44 Ә берәрсенең акчага сатып алынган колы булса, аны сөннәткә утыртыгыз.+ Шуннан соң гына ул аны ашый ала. 45 Күчеп килгән кеше һәм ялчы Пасах корбанын ашамасын. 46 Аны өйдә ашарга кирәк. Итнең бер кисәген дә өйдән алып чыкмагыз. Аның бер сөяген дә сындырмагыз.+ 47 Пасахны бөтен Исраил җәмгыяте бәйрәм итсен. 48 Әгәр сезнең арагызда чит ил кешесе яши икән һәм аның Йәһвәгә багышланган Пасах бәйрәмен үткәрәсе килә икән, аның гаиләсендәге һәр ир кеше сөннәтләнергә тиеш. Шуннан соң ул бу бәйрәмдә катнаша ала, ул җирле кеше кебек булып китәчәк. Ләкин сөннәтләнмәгән бер ир кешегә дә Пасах корбанын ашарга ярамый.+ 49 Җирле кеше өчен дә, арагызда яшәгән чит ил кешесе өчен дә бер үк канун булсын».+
50 Бөтен исраиллеләр, Йәһвә Муса белән Һарунга ничек кушкан булса, шулай эшләделәр. Алар нәкъ шулай эшләде. 51 Һәм нәкъ шул көнне Йәһвә Исраилнең бөтен күпсанлы халкын* Мисыр җиреннән алып чыкты.
13 Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләр арасындагы һәр беренче ир баланы миңа багышла.* Кешеләрнең һәм хайваннарның ата җенестәге беренче булып туган балалары — минеке».+
3 Аннары Муса халыкка болай диде: «Мисырдан, коллык җиреннән* чыккан көнне хәтерегездә саклагыз,+ чөнки Йәһвә сезне аннан үзенең кодрәтле кулы белән чыгарды.+ Шуңа күрә ачыткы кушылган бернәрсә дә ашамагыз. 4 Сез бу җирдән аби́б* аенда, шушы көнне чыгасыз.+ 5 Йәһвә сезне кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар, хивлеләр һәм йәвүслеләр җиренә,+ сезгә бирәм дип, ата-бабаларыгызга ант иткән,+ сөт белән бал аккан җиргә алып килгәч,+ бу айда сез болай эшләргә тиеш: 6 җиде көн төче икмәк ашагыз,+ ә җиденче көнне Йәһвәгә багышланган бәйрәм булачак. 7 Төче икмәкне җиде көн буе ашагыз.+ Сездә ачыткы кушылган һичнәрсә булмасын,+ һәм сезнең җирегездә* беркайда да ачыткы булмасын. 8 Һәм шул көнне сез улларыгызга: „Моны мин Мисыр җиреннән чыкканда Йәһвәнең миңа карата кылган эшләрен хәтеремдә саклар өчен эшлим“,— дип әйтегез.+ 9 Һәм Йәһвәнең кануны телегездән төшмәсен өчен, бу бәйрәм йоласы сезнең өчен кулыгыздагы һәм маңгаегыздагы* билге* кебек булырга тиеш,+ чөнки Йәһвә сезне Мисыр җиреннән үзенең кодрәтле кулы белән алып чыкты. 10 Бу күрсәтмәне билгеләнгән вакытта елдан-ел үтәгез.+
11 Йәһвә сезне ата-бабаларыгызга һәм сезгә бирергә ант иткән кәнганлылар җиренә алып килгәч,+ 12 сез беренче булып туган һәр ир баланы һәм шулай ук үз малыгызның ата җенестәге беренче булып туган һәр баласын Йәһвәгә багышларга тиеш. Алар — Йәһвәнеке.+ 13 Беренче туган һәр ишәк баласын сарык белән йолып алыгыз, ә йолып алмасагыз, аның муенын сындырыгыз. Беренче булып туган һәр улыгыз йолып алынырга тиеш.+
14 Соңрак улыгыз сездән: „Бу нәрсәне аңлата?“ — дип сораса, болай диегез: „Йәһвә үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан, без коллыкта булган җирдән алып чыкты.+ 15 Фиргавен киреләнеп, безне җибәрмәгәч,+ Йәһвә Мисыр җирендә һәр беренче баланы — кешеләрнең баш баласыннан алып хайваннарның беренче баласына кадәр һәлак итте.+ Менә ни өчен мин хайваннарның ата җенестәге беренче булып туган бөтен балаларын Йәһвәгә корбан итәм һәм беренче туган һәр улымны йолып алам“. 16 Бу — кулыгыздагы билге һәм маңгаегызга бәйләнгән* тасма кебек булсын,+ чөнки Йәһвә безне Мисырдан үзенең кодрәтле кулы белән алып чыкты».
17 Филистилеләр җиренә алып барган юл кыскарак булса да, фиргавен халыкны җибәргәч, Аллаһы аларны ул юлдан алып бармады. Чөнки Аллаһы: «Сугыш чыгып, халыкның кире уйлавы һәм Мисырга әйләнеп кайтуы ихтимал»,— диде. 18 Шуңа күрә Аллаһы халыкны урау юлдан — Кызыл диңгез янындагы чүл аша алып китте.+ Исраиллеләр Мисыр җиреннән хәрби тәртиптә чыкты. 19 Муса шулай ук Йосыфның сөякләрен дә үзе белән алды, чөнки Йосыф: «Аллаһы сезгә, һичшиксез, үз игътибарын юнәлтәчәк, һәм шул чакта сез үзегез белән минем сөякләремне моннан алып чыгыгыз»+,— диеп, исраиллеләрне ант иттергән иде. 20 Алар Сохкәттән кузгалып, чүл читендә урнашкан Итамда чатырлар корды.
21 Юлны күрсәтер өчен, Йәһвә аларның алдыннан барды. Ул аларны көндез болыт баганасы ярдәмендә,+ ә төнлә ут баганасы ярдәмендә алып барды. Шулай итеп алар көндез дә, төнлә дә юлларын дәвам итте.+ 22 Болыт баганасы көнозын, ут баганасы төнозын халык яныннан китмәде.+
14 Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт, алар кире килеп, Мигдо́л белән диңгез арасындагы Багалсәфу́н җирләрендә урнашкан Пиһахиру́т каршында чатырлар корсын.+ Чатырларыгызны Багалсәфун каршында, диңгез буенда корыгыз. 3 Шунда фиргавен исраиллеләр турында: „Алар адашып йөри. Чүл аларны үз тозагына эләктергән“,— диячәк. 4 Мин фиргавен йөрәгенең үҗәтләнүенә юл куярмын,+ һәм ул аларның артыннан куа китәр. Фиргавенне һәм аның бөтен гаскәрен җиңеп, мин үземне данлармын,+ шул чак мисырлылар минем Йәһвә икәнемне тәгаен белерләр».+ Исраиллеләр шулай эшләде дә.
5 Соңрак Мисыр патшасына, халык качты, дип хәбәр иттеләр. Фиргавен һәм аның хезмәтчеләре халыкны җибәргәннәренә үкенделәр+ һәм: «Без нәрсә эшләдек? Ник колларыбызны иреккә җибәрдек?» — диештеләр. 6 Шунда фиргавен сугыш арбаларын әзерләде дә үзе белән гаскәриләрен алды.+ 7 Ул үзенең иң яхшы 600 арбасын һәм Мисырдагы башка барлык арбаларын алды, аларның һәрберсенә гаскәриләр куйды. 8 Йәһвә Мисыр патшасы фиргавен йөрәгенең үҗәтләнүенә юл куйды, һәм ул исраиллеләр артыннан куа китте. Ул арада исраиллеләр, башларын югары тотып, Мисырдан чыга иде.+ 9 Мисырлылар аларны куа китте+ һәм фиргавеннең барлык сугыш арбалары, җайдаклары һәм гаскәре исраиллеләрне диңгез буенда, Багалсәфун каршындагы Пиһахирут янында куып җитте. Тегеләре чатырларын шунда корган иде.
10 Фиргавен якынлашкач, исраиллеләр мисырлыларның үзләре артыннан куа килгәнен күреп алды. Исраиллеләрне көчле курку биләп алды, һәм алар Йәһвәне ярдәмгә чакыра башлады.+ 11 Алар Мусага болай диде: «Син безне монда чүлгә үләргә дип алып килдеңме?! Мисырда җирләр урын юк идеме әллә?+ Нигә син безнең белән шулай эшләдең? Нәрсә дип безне Мисырдан алып чыктың? 12 Без сиңа Мисырда чакта: „Калдыр безне, без мисырлыларга хезмәт итәбез“,— дип әйтмәдекмени? Чүлдә үлгәнче, безнең өчен мисырлыларга хезмәт итү яхшырак».+ 13 Шунда Муса халыкка болай диде: «Курыкмагыз!+ Нык булыгыз һәм Йәһвәнең бүген сезне ничек итеп коткарачагын күрегез.+ Сез бүген күргән мисырлыларны бүтән инде беркайчан да күрмәячәксез.+ 14 Йәһвә үзе сезнең өчен сугышыр,+ сез исә тыныч торыгыз».
15 Шулчак Йәһвә Мусага болай диде: «Ни өчен син миннән ярдәм сорыйсың? Исраиллеләргә әйт, чатырларын җыеп, юлларын дәвам итсеннәр. 16 Син исә таягыңны ал да кулыңны диңгез өстенә суз һәм аны икегә аер, шунда исраиллеләр диңгез уртасындагы коры җирдән үтә алыр. 17 Мин исә мисырлыларның йөрәкләренең үҗәтләнүенә юл куярмын, һәм алар исраиллеләр артыннан куа китәр. Нәтиҗәдә, мин фиргавенне, аның бөтен гаскәрен, сугыш арбаларын һәм җайдакларын юк итеп, үземне данлармын.+ 18 Мин фиргавенне, аның сугыш арбаларын һәм җайдакларын җиңеп үземне данлагач, мисырлылар минем Йәһвә икәнемне тәгаен белерләр».+
19 Шунда Аллаһының исраиллеләр алдыннан барган фәрештәсе+ аларның артына күчте, һәм алларында торган болыт баганасы да күчеп, алар артына басты.+ 20 Ул мисырлылар белән исраиллеләр арасында торып,+ бер яктан караңгы болыт булды, ә икенче яктан төнлә яктыртып торды.+ Шулай итеп мисырлылар төне буе исраиллеләргә якын килә алмады.
21 Муса кулын диңгез өстенә сузды.+ Һәм Йәһвә, төне буе көчле көнчыгыш җиле истереп, диңгез суларын икегә аерды+ һәм диңгез төбен корытты.+ 22 Шунда исраиллеләр диңгез уртасындагы коры җирдән киттеләр,+ ә сулар аларның уң һәм сул якларыннан стена булып торды.+ 23 Мисырлылар аларны эзәрлекләп барды. Фиргавеннең барча атлары, сугыш арбалары һәм җайдаклары алар артыннан диңгезгә кереп китте.+ 24 Таң атканчы* Йәһвә, мисырлыларга ут һәм болыт баганасыннан күз салып,+ алар арасында буталыш китереп чыгарды. 25 Ул аларның арба тәгәрмәчләрен салдырды, шунлыктан арбаларны алып бару авырлашты. Мисырлылар: «Исраиллеләрдән качыйк! Чөнки Йәһвә аларны яклап, безгә каршы көрәшә»+,— диештеләр.
26 Шунда Йәһвә Мусага: «Кулыңны диңгезгә суз, һәм сулар мисырлыларны, аларның сугыш арбаларын һәм җайдакларын капласын»,— диде. 27 Муса шунда ук кулын диңгезгә сузды, һәм таң атып килгәндә диңгез үз урынына кайта башлады. Ул арада мисырлылар судан качарга тотынды, ләкин Йәһвә аларны диңгез эченә ташлады.+ 28 Сулар кире кайтып, исраиллеләр артыннан диңгезгә кереп киткән сугыш арбаларын, җайдакларны һәм фиргавеннең бөтен гаскәрен каплады.+ Аларның берсе дә исән калмады.+
29 Ә исраиллеләр диңгез төбеннән, коры җирдән үтте,+ һәм сулар аларның уң һәм сул якларыннан стена булып торды.+ 30 Шулай итеп шул көнне Йәһвә Исраилне мисырлылар кулыннан коткарды,+ һәм Исраи́л диңгез яры буенда яткан мисырлыларның үле гәүдәләрен күрде. 31 Исраил шулай ук Йәһвәнең мисырлыларга каршы күрсәткән бөек кодрәтенә* шаһит булды. Шунда халыкның күңелендә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт уянды, алар Йәһвәгә һәм аның хезмәтчесе Мусага иман итте.+
15 Ул вакытта Муса һәм исраиллеләр Йәһвәне мактап җыр җырлады:+
«Мин Йәһвәне мактап җырлармын, чөнки ул үзен данлыклы итте,+
Ат белән җайдакны диңгезгә ташлады.+
2 Йәһ* — минем көчем һәм кодрәтем, чөнки ул мине коткарды.+
Ул — минем Аллаһым, мин аны мактармын.+ Ул — ата-бабаларымның* Аллаһысы,+ мин аны данлармын.+
3 Йәһвә — гайрәтле гаскәри.+ Йәһвә аның исеме.+
4 Фиргавеннең сугыш арбаларын һәм гаскәрен ул диңгезгә ташлады,+
Һәм иң яхшы гаскәриләре Кызыл диңгезгә батты.+
5 Диңгезнең ярсулы дулкыннары аларны каплады; алар, таштай, диңгез төбенә китте.+
7 Бөек шөһрәткә ия булганлыктан, син үзеңә каршы күтәрелгәннәрне егып ташлый аласың.+
Үзеңнең көйдергеч ачуыңны җибәрәсең дә, ул аларны камылны ашагандай ашап бетерә.
8 Борын тишегеңнән чыккан сулыштан сулар бергә җыелды.
Алар ташкыннарны тоткарлап торды,
Тынычсыз сулар диңгез йөрәгендә катып калды.
9 Дошман: „Эзәрлекләп барып, куып җитәрмен!
Җаным туйганчы табыш бүләрмен!
Кыныннан кылычымны чыгарырмын! Кулым аларны буйсындырыр!“+ — диде.
11 Илаһларның кайсысы сиңа тиң, и Йәһвә?!+
Кем изгелекне синдәй белдерә?!+
Син тирән хөрмәткә һәм мактауга лаек, син — могҗизалар кылучы.+
12 Уң кулыңны суздың, һәм җир аларны йотты.+
13 Тугры мәхәббәтең белән син үзең йолып алган халыкны алып барасың,+
Кодрәтең белән син аларны үзең яшәячәк изге урынга алып килерсең.
Кәнганда яшәүче барлык халыкларның рухы сынар.+
И Йәһвә, халкың үтеп киткәнче,
Үзең барлыкка китергән халык+ үтеп киткәнче,+
Кулыңның кодрәтеннән алар таштай катып калыр.
17 И Йәһвә, син аларны алып килеп, үз тавыңа, үз биләмәңә,+
Үзеңә яшәр өчен әзерләп куйган урынга урнаштырырсың,*
Үз кулларың белән төзегән изге урынга урнаштырырсың, и Йәһвә.
18 Йәһвә патша булып мәңге идарә итәчәк.+
19 Фиргавеннең сугыш арбалары һәм җайдаклары диңгезгә кергәч,+
Йәһвә диңгез суларын кире кайтарып, алар өстенә ишеп төшерде.+
Ә Исраи́л халкы диңгез уртасыннан, коры җирдән үтте».+
20 Аннары Һарунның апасы — пәйгамбәр хатын Мириа́м — кулына шалтыравык алды, һәм барлык хатыннар, аңа ияреп, шалтыравыклар алдылар да бии башладылар. 21 Ир-атларга җавап итеп Мириам болай дип җырлады:
«Йәһвәне мактап җырлагыз, чөнки ул үзен данлыклы итте.+
Ул ат белән җайдакны диңгезгә ташлады».+
22 Соңрак Муса Исраилне Кызыл диңгез яныннан алып китте, һәм алар Шур чүленә килеп чыкты. Алар чүл буйлап өч көн барды, ләкин су таба алмадылар. 23 Алар Марага*+ килеп җитте, ләкин Мара́ суын эчә алмады, чөнки ул ачы иде. Шунлыктан ул шул урынны Мара дип атады. 24 Шунда халык: «Безгә нәрсә эчәргә соң?» — диеп, Мусага зарланырга тотынды.+ 25 Ул Йәһвәгә ярдәм сорап ялварды,+ һәм Йәһвә кечкенә бер агачка күрсәтте. Муса аны суга ташлагач, су төче булып китте.
Анда Аллаһы аларга күрсәтмә бирде һәм хөкем итү өчен нигез я үрнәк булып хезмәт итүче хәл тудырды. Анда Ул аларны сынады.+ 26 Ул болай диде: «Әгәр дә сез Йәһвә Аллаһыгызның сүзен ихлас белән тыңласагыз, аның күзендә дөрес булганны эшләсәгез, аның боерыкларына колак салсагыз һәм барча күрсәтмәләрен тотсагыз,+ мин мисырлыларга җибәргән авыруларның берсен дә сезгә җибәрмәм,+ чөнки мин — Йәһвә, сезне савыктыручы».+
27 Шуннан соң алар Элимга килделәр. Анда 12 су чыганагы һәм 70 финик пальмасы бар иде. Шул җирдә алар су янында чатыр корып урнашты.
16 Соңыннан бөтен Исраи́л җәмгыяте Элимнан китте һәм Мисыр җиреннән чыгуының 2 нче аеның 15 нче көнендә Эли́м белән Синай арасында урнашкан Син чүленә+ килеп җитте.
2 Чүлдә бөтен Исраил җәмгыяте Муса белән Һаруннан зарлана башлады.+ 3 Исраиллеләр аларга болай диде: «Аһ, Мисырда ит тулы казан алдында утырганда һәм туйганчы икмәк ашаган чакта Йәһвә кулыннан үлгән булсак иде!+ Ә сез, бөтен халыкны ачтан үтерер өчен, безне бу чүлгә алып килдегез».+
4 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Мин күкләрдән сезгә икмәк яудырачакмын.+ Һәркем көн дә чыгып, көненә күпме кирәк, шулкадәр икмәк җыйсын.+ Шулай итеп мин, канунымны үтәрләрме, юкмы икәнен күрер өчен, аларны сынармын.+ 5 Ә алтынчы көнне+ алар бүтән көннәрдә җыеп алганнан икеләтә күбрәк җыйсын да шуны алдан әзерләсен».+
6 Муса белән Һарун бөтен исраиллеләргә болай диде: «Кич белән Мисыр җиреннән сезне Йәһвә алып чыккан икәнлеген тәгаен белерсез.+ 7 Иртә белән Йәһвәнең данын күрерсез, чөнки ул сезнең Йәһвәдән зарлануыгызны ишетте. Без кем соң? Ни өчен сез бездән зарланасыз?» 8 Муса сүзен дәвам иттерде: «Йәһвә кичен сезгә ашарга ит һәм иртән җитәрлек икмәк биргәч, Йәһвәнең зарыгызны, үзеннән зарлануыгызны ишеткәнен аңларсыз. Ә без кем соң? Сез бездән түгел, Йәһвәдән зарланасыз».+
9 Аннары Муса Һарунга: «Бөтен Исраил җәмгыятенә әйт: „Йәһвә каршына килеп басыгыз, чөнки ул сезнең зарыгызны ишетте“»+,— диде. 10 Һарун бөтен Исраил җәмгыятенә моны әйткәч, алар йөзләре белән чүлгә таба борылды, һәм менә, болыт баганасында Йәһвәнең даны пәйда булды.+
11 Йәһвә Мусага болай диде: 12 «Мин исраиллеләрнең зарын ишеттем.+ Аларга әйт: „Эңгер-меңгер вакытта* сез ит ашарсыз, ә иртән туйганчы икмәк ашарсыз,+ һәм сез минем Аллаһыгыз Йәһвә икәнемне белерсез“».+
13 Шул кичне бытбылдыклар очып килеп, исраиллеләр тукталган урынны каплап алды,+ ә иртә белән тышта чык төште. 14 Чык кипкәч, чүлдә җир өстенә төшкән бәс сыман,+ вак бөртекле ярмага охшаш нәрсә ятып калды. 15 Моны күргәч, исраиллеләр бер-берсенә: «Нәрсә бу?» — диештеләр, чөнки алар моның нәрсә икәнлеген белми иде. Муса болай диде: «Бу — сезгә Йәһвәдән иңгән икмәк.+ 16 Йәһвә менә нәрсә боерды: „Һәрберегез үзенә ашарга күпме кирәк, шулкадәр җыйсын. Сез һәр кешегә, чатырыгыздагы җан башына карап, берәр оме́р*+ җыеп алыгыз“». 17 Исраиллеләр нәкъ шулай эшләде. Алар аны җыя башлады: кемдер күп, ә кемдер аз җыйды. 18 Җыйганнарын омер белән үлчәгәч, күп җыйган кешеләрнең — артыгы, аз җыйган кешеләрнең ихтыяҗы булмады.+ Аларның һәрберсе аны ашарларына кирәк кадәр җыйды.
19 Шунда Муса аларга: «Берегез дә аның бер бөртеген дә иртәнгә кадәр калдырмасын»+,— диде. 20 Ләкин алар Мусаны тыңламады. Кайберәүләр аны иртәнгә кадәр калдыргач, ул кортлап, сасый башлады. Мусаның аларга ачуы килде. 21 Алар аны һәр иртә җыйдылар. Һәрберсе ашарына кирәк кадәр җыйды. Кояш кыздыра башлагач, ул эреп бетә иде.
22 Алтынчы көнне алар ике тапкыр күбрәк — кеше башына икешәр омер икмәк җыйды.+ Шунда Исраил җәмгыятенең барча башлыклары, Муса янына барып, аңа бу хакта хәбәр иттеләр. 23 Ул аларга болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Иртәгә көне буе ял итү көне,* Йәһвәгә багышланган изге Шимбә*+ булачак. Пешерәсе нәрсәне пешерегез, кайнатасы нәрсәне кайнатыгыз,+ ә артып калганын ташламагыз, аны иртәнгә кадәр калдырыгыз“». 24 Алар, Муса кушканча, икмәкне иртәнгә кадәр саклады, һәм ул сасымады да, кортламады да. 25 Шунда Муса болай диде: «Икмәкне бүген ашагыз, чөнки бүген Йәһвәгә багышланган Шимбә. Бүген сез аны җирдә тапмассыз. 26 Сез аны алты көн буе җыярсыз, ә җиденче көнне — Шимбә көнне+ — ул булмас». 27 Әмма җиденче көнне халык арасыннан кайберәүләр аны җыярга чыкты, ләкин бернәрсә дә тапмады.
28 Шулчак Йәһвә Мусага болай диде: «Кайчанга хәтле сез минем әмерләремне һәм кануннарымны үтәүдән баш тартырсыз?+ 29 Онытмагыз, Йәһвә сезгә Шимбәне бирде.+ Шунлыктан ул сезгә алтынчы көнне ике көнлек икмәк бирә. Һәрберегез үз урынында калсын, җиденче көнне беркем дә беркая да бармасын». 30 Һәм халык җиденче көнне Шимбә турындагы канунны тота* башлады.+
31 Исраил халкы ул икмәкне «ма́нна»* дип атады. Ул вак кына ак орлыкка охшаган иде, ә тәме белән баллы көлчәне хәтерләтә иде.+ 32 Аннары Муса болай диде: «Йәһвә менә нәрсә кушты: „Бер омер ма́нна җыегыз һәм аны буыннан-буынга саклагыз.+ Моны күргәч, сезнең токымнарыгыз минем сезне Мисыр җиреннән чыгарганнан соң чүлдә нинди икмәк белән туендырганымны белерләр“». 33 Шунда Муса Һарунга: «Бер савыт алып, аңа бер омер ма́нна сал да, аны буыннан-буынга саклар өчен, Йәһвә алдына куй»+,— диде. 34 Йәһвә Мусага кушканча, Һарун аны саклау өчен махсус сандык*+ алдына куйды. 35 Исраиллеләр, бүтән халыклар яшәгән җиргә килгәнче,+ 40 ел буе ма́нна ашады.+ Алар Кәнга́н җире чигенә+ килгәнчегә кадәр ма́нна ашады. 36 Бер омер ефаның* уннан бер өлешен тәшкил итә.
17 Бөтен Исраи́л җәмгыяте, Йәһвәнең кушуы буенча,+ Син чүленнән+ кузгалып, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, Рефидимгә+ килеп җитте. Шунда алар чатыр корып урнашты. Ләкин ул җирдә эчәргә су юк иде.
2 Шулчак халык: «Безгә эчәргә су бир»,— диеп, Муса белән талаша башлады.+ Әмма Муса аларга: «Нигә минем белән талашасыз? Ник Йәһвәне сыныйсыз сез?»+ — диде. 3 Ләкин халык бик нык сусаган иде, һәм алар Мусага: «Ник син безне Мисырдан алып чыктың? Безне, улларыбызны һәм мал-туарыбызны сусаудан үтерер өченме?» — дип зарланды.+ 4 Ахыр чиктә Муса Йәһвәгә: «Бу халык белән нәрсә эшлим соң инде? Алар тиздән мине таш атып үтерәчәк бит!» — дип ялварды.
5 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Үзең белән Исраилнең берничә өлкәнен ал да, Нил елгасына суккан таягыңны+ кулыңа тотып, халык алдыннан 6 Хоребка* бар. Ә мин андагы кыяда синең алдыңда торырмын. Кыяга сук, һәм аннан су агып чыгар, һәм халык аны эчәр».+ Муса Исраил өлкәннәре каршында шулай эшләде дә. 7 Исраиллеләрнең талаш чыгарганы һәм: «Йәһвә безнең арадамы, юкмы?» — диеп, Йәһвәне сынаганы+ аркасында Муса бу урынны Масса́һ*+ һәм Мәрибә́*+ дип атады.
8 Аннары амаликлылар,+ Рефидимгә килеп, Исраилгә һөҗүм иттеләр.+ 9 Муса Йошуага+ болай диде: «Кешеләр сайлап ал һәм амаликлыларга каршы сугышырга чык. Иртәгә мин Аллаһы алырга кушкан таякны кулыма тотып, калкулык өстендә торырмын». 10 Шунда Йошуа́ Муса әйткәнчә эшләде+ һәм амаликлыларга каршы сугышырга чыкты. Муса, Һарун һәм Хур+ исә калкулыкка менеп бастылар.
11 Муса кулларын күтәреп торганда, исраиллеләр җиңә иде, ә кулларын төшерү белән амаликлылар җиңә башлый иде. 12 Мусаның куллары авырайгач, Һарун белән Хур бер таш алып килделәр, һәм ул ташка утырды. Шунда алар икесе ике яктан Мусаның кулларын тотып торды, һәм аның куллары кояш баеганчыга кадәр кымшанмый торды. 13 Шулай итеп Йошуа амаликлыларны һәм алар белән килгәннәрне кылычтан кичерде.+
14 Йәһвә Мусага болай диде: «Бу хакта төргәккә язып куй, ул истәлек булсын һәм моны Йошуага да әйт: „Мин амаликлыларны җир йөзеннән* бөтенләй юк итәрмен, һәм аларны инде берәү дә искә алмас“».+ 15 Муса мәзбәх* корды һәм аны Йәһвә-нисси́* дип атап: 16 «Аларның кулы Йәһ+ тәхетенә каршы булганга, Йәһвә амаликлылар белән буыннан-буынга сугыш алып барачак»+,— диде.
18 Мусаның каенатасы+ — Мидья́н рухание Ятә́р — Аллаһының Муса хакына һәм үзенең халкы Исраи́л хакына башкарган бөтен эшләре турында, шулай ук Йәһвәнең Исраилне Мисырдан ничек алып чыкканы турында ишетте.+ 2 Ятәр Мусаның хатыны Сафураны (Муса исә аны атасы янына кайтарып җибәргән иде) 3 ике улы+ белән бергә үзенә кабул иткән иде. Берсенең исеме Гирсә́м*+ иде, чөнки Муса: «Мин чит җирдә килмешәк булып киттем»,— дигән иде. 4 Ә икенчесенең исеме Илгазә́р* иде, чөнки Муса: «Атамның* Аллаһысы — минем ярдәмчем, ул мине фиргавен кылычыннан коткарды»+,— дигән иде.
5 Шунда Ятәр Мусаның уллары һәм хатыны белән бергә Аллаһының тавына, Муса үз чатырын корып урнашкан чүлгә килде.+ 6 Ул Мусага: «Мин, каенатаң Ятәр,+ хатының һәм ике улың белән синең яныңа киләм»,— дигән хәбәр җибәрде. 7 Муса шунда ук каенатасын каршы алырга чыкты. Ул аның алдында иелде һәм аны кочаклап үпте. Алар бер-берсенең хәлләрен сораштылар, ә аннары чатырга кереп киттеләр.
8 Муса үз каенатасына Йәһвәнең Исраил хакына фиргавен белән Мисырга каршы нәрсә эшләгәнен,+ юлларында булган авырлыклар+ һәм Йәһвәнең үзләрен ничек коткарганы турында сөйләп бирде. 9 Ятәр Йәһвәнең Исраилне Мисырдан азат итеп, алар хакына кылган бар яхшылыклары турында ишетеп сөенде. 10 Шуннан соң Ятәр болай диде: «Сезне Мисырдан, фиргавен кулыннан коткарган һәм халыкны Мисыр хакимлегеннән йолып алган Йәһвә макталсын. 11 Хәзер мин Йәһвәнең бар илаһлардан бөегрәк икәнен беләм.+ Бу — мисырлылар исраиллеләргә каршы тәкәбберләнеп эш иткәндә ачык күренде». 12 Аннары Мусаның каенатасы Ятәр Аллаһыга яндыру корбаны һәм башка корбаннар китерде. Һарун һәм Исраилнең бөтен өлкәннәре, килеп, Аллаһы каршында Мусаның каенатасы белән бергә ашады.
13 Икенче көнне Муса гадәттәгечә хөкемче вазифасын үтәргә утырды, һәм кешеләр иртәдән кичкә кадәр Муса алдында басып торды. 14 Мусаның каенатасы, аның халык өчен кылган бар эшләрен күргәч, болай диде: «Нигә алай эшлисең? Ни өчен син берүзең хөкем итеп утырасың, ә башкалар иртәдән кичкә кадәр синең алда басып тора?» 15 Муса аңа болай диде: «Кешеләр минем яныма Аллаһыдан җитәкчелек сорар өчен килә. 16 Берәр мәсьәлә туганда, алар бу мәсьәлә белән минем яныма килә. Мин ике якны да тыңлап хөкем итәм һәм Аллаһының карарларын, кануннарын аларга җиткерәм».+
17 Мусаның каенатасы болай диде: «Алай эшләү яхшы түгел. 18 Син үзеңне дә, яныңдагы кешеләрне дә йончытып бетерәсең, чөнки бу синең өчен бик авыр йөк, һәм син аны үзең генә күтәрә алмыйсың. 19 Хәзер мине тыңла. Мин сиңа киңәш бирәм, һәм Аллаһы синең белән булыр.+ Син Аллаһы алдында халыкның вәкиле бул+ һәм аларның эшләрен Аллаһыга җиткер.+ 20 Аларны Аллаһының күрсәтмәләренә һәм кануннарына өйрәт,+ аларга йөрергә тиешле юллары һәм үтисе бурычлары турында әйт. 21 Ләкин халык арасыннан Аллаһыдан куркучы сәләтле ир-атларны,+ намуссыз табышны күралмаучы ышанычлы ир-атларны+ сайла һәм аларны халыкның мең, йөз, илле һәм ун кешелек төркемнәре өстеннән башлыклар итеп билгелә.+ 22 Алар, берәр мәсьәлә туган чакта,* халыкны хөкем итеп торсын, һәр катлаулы сорау белән сиңа килсен,+ ә һәр кечкенә мәсьәләне үзләре хәл итсен. Алар бу йөкне сиңа күтәрешсә,+ үзеңә дә җиңелрәк булып китәр. 23 Әгәр шулай эшләсәң (һәм Аллаһы сиңа шулай боера икән), син бу йөкне күтәрә алырсың, һәм һәркем өенә канәгать булып кайтып китәр».
24 Муса шунда ук үз каенатасының сүзенә колак салды һәм ул әйткәннең барысын эшләде. 25 Муса бөтен исраиллеләр арасыннан сәләтле ир-атларны сайлады һәм аларны халыкның мең, йөз, илле һәм ун кешелек төркемнәре өстеннән башлыклар итеп билгеләде. 26 Шулай итеп, төрле мәсьәләләр туганда, алар халыкны хөкем итте. Катлаулы сорау белән алар Муса янына барды,+ ә һәр кечкенә мәсьәләне үзләре хәл итте. 27 Шуннан соң Муса үз каенатасын озатты,+ һәм ул үз җиренә кайтып китте.
19 Мисыр җиреннән чыгуның өченче аенда, шул ук көнне,* исраиллеләр Синай чүленә килде. 2 Рефидимнән+ чыгып, Синай чүленә килеп җиткәч, Исраи́л шунда тау алдында чатыр корып урнашты.+
3 Муса, Аллаһы хозурына килеп басар өчен, тауга менде, һәм Йәһвә таудан+ аңа дәште: «Ягъкуб йортына әйт, исраиллеләргә болай диген: 4 „Сезне бөркет канатларында йөртеп үземә китерер өчен+ мисырлылар белән нәрсә эшләгәнемне сез үз күзләрегез белән күрдегез.+ 5 Һәм менә, әгәр мине тыңласагыз һәм минем килешүемне тотсагыз, сез барлык халыклар арасында минем махсус* милкем булачаксыз,+ чөнки бөтен җир йөзе — минеке.+ 6 Сез минем өчен руханилар патшалыгы, изге халык булып китәчәксез“.+ Исраиллеләргә шушы сүзләрне җиткер».
7 Шунда Муса китеп барды һәм, халыкның өлкәннәрен чакырып, аларга Йәһвә әйтергә кушкан барлык шушы сүзләрне җиткерде.+ 8 Аннан соң бөтен халык бертавыштан: «Без Йәһвә әйткәннәрнең барысын эшләргә әзер»,— диде.+ Муса шунда ук халыкның сүзләрен Йәһвәгә җиткерде. 9 Йәһвә Мусага болай диде: «Мин синең белән сөйләшкәндә кешеләр моны ишетеп торсын өчен һәм сиңа да һәрвакыт ышансын өчен, мин сиңа кара болыт эчендә килермен». Муса халыкның сүзләрен Йәһвәгә хәбәр итте.
10 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Халык янына бар. Аларга бүген һәм иртәгә үзләрен изгеләндерергә куш, алар үз киемнәрен юсын. 11 Өченче көнгә халык әзер булырга тиеш, чөнки өченче көнне Йәһвә барысының күз алдында Синай тавына иңәчәк. 12 Халык өчен тау тирәли чик куй һәм аларга әйт: „Сак булыгыз! Тауга менмәгез һәм аның чигенә аяк басмагыз. Тауга аяк баскан һәркем һичшиксез үтереләчәк. 13 Ул кешегә берәү дә кулы белән кагылмасын, ул таш белән үтерелсен яки аны корал белән атып* үтерсеннәр. Кешеме ул, хайванмы — исән калмасын“.+ Алар мөгез быргы* тавышын ишеткәч кенә+ тауга якын килә ала».
14 Шунда Муса таудан халык янына төшеп, халыкны изгеләндерә башлады, һәм алар үз киемнәрен юды.+ 15 Ул халыкка: «Өченче көнгә әзер булыгыз. Хатыннарыгыз белән якынлык кылудан тыелыгыз»*,— диде.
16 Өченче көнне иртән күк күкрәде, яшен яшьнәде, тау өстен куе болыт каплап алды,+ һәм бик көчле мөгез быргы тавышы яңгырады. Шунда бөтен халыкны тетрәнү биләп алды.+ 17 Муса халыкны, Аллаһы хозурына алып килер өчен, чатырлар корган урыннан алып чыкты, һәм алар тау итәгенә җыелды. 18 Бөтен Синай тавы төтенләп торды, чөнки тауга ут эчендә Йәһвә иңде.+ Чыккан төтен мич төтене сыман күтәрелә иде, ә бөтен тау бик каты селкенә иде.+ 19 Мөгез быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Ул арада Муса сөйләде, ә Аллаһы аңа каты тавыш белән җавап бирде.
20 Шулай итеп, Йәһвә Синай тавы башына иңде. Аннары Йәһвә Мусаны тау башына чакырды, һәм Муса тауга менеп китте.+ 21 Йәһвә Мусага болай диде: «Аска төш һәм халыкны кисәт: Йәһвәне күрергә тырышмасыннар, юкса күпләре үләчәк. 22 Йәһвәгә һәрдаим якынлашкан руханилар, Йәһвә җәзалап үтермәсен өчен,+ үзләрен изгеләндерсен». 23 Шунда Муса Йәһвәгә болай диде: «Халык Синай тавына менмәячәк, чөнки син „тау тирәли чикләр куй һәм аны изге ит“ диеп, безне инде кисәтеп куйдың».+ 24 Әмма Йәһвә аңа болай диде: «Бар, аска төш тә, Һарунны алып, кире мен. Руханилар һәм халык исә Йәһвә янына менәргә тырышмасыннар, югыйсә ул аларны һәлак итәр».+ 25 Муса халык янына төште һәм аларга шушы сүзләрне җиткерде.
20 Аннары Аллаһы мондый әмерләр бирде:+
2 «Мин — Йәһвә, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Аллаһыгыз.+ 3 Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булмасын.*+
4 Үзеңә күктә, җирдә я суда булган нәрсәләрнең потын яки сурәтен ясама.+ 5 Аларга сәҗдә кылма һәм хезмәт итмә,+ чөнки мин, синең Аллаһың Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ Мине нәфрәт иткән аталарның кылган гөнаһларының нәтиҗәләрен мин улларына өченче һәм дүртенче буынга кадәр татырга бирәм. 6 Ә мине яратучыларга һәм әмерләремне үтәүчеләргә меңенче буынга кадәр тугры мәхәббәт күрсәтәм.+
7 Аллаһың Йәһвәнең исемен тиешсез рәвештә кулланма,+ чөнки Йәһвә Үз исемен тиешсез рәвештә кулланган кешене җәзасыз калдырмас.+
8 Шимбә көннең изге икәнлеген онытма.+ 9 Бөтен эшләреңне алты көн дәвамында эшлә,+ 10 ә җиденче көн — Аллаһың Йәһвәгә багышланган Шимбә ул. Үзең дә, улың да, кызың да, колың һәм кол кызың да, малың да, шәһәреңдәге килмешәк тә һичнинди эш башкармасын.+ 11 Чөнки Йәһвә алты көндә күкне, җирне, диңгезне һәм андагы бар нәрсәне барлыкка китерде, ә җиденче көнне ул ял итә башлады.+ Шунлыктан Йәһвә Шимбә көнен фатихалады һәм аны изге итте.
12 Әти-әниеңне хөрмәт ит,+ шулчак Аллаһың Йәһвә сиңа бирәчәк җирдә озак яшәрсең.+
16 Якыныңа каршы ялган шаһитлек бирмә.+
17 Якыныңның йортына кызыкма. Якыныңның хатынына,+ аның колына һәм кол кызына, аның үгезенә, ишәгенә, якыныңның һичнәрсәсенә кызыкма».+
18 Күк күкрәвен һәм мөгез быргы тавышын ишетеп, яшен яшьнәвен һәм тауның төтенләп торганын күреп, бөтен халык тетрәнеп китте һәм читтә басып торырга мәҗбүр булды.+ 19 Шуңа күрә алар Мусага: «Безнең белән син сөйләш, ә без тыңларбыз. Аллаһы безнең белән сөйләшмәсен, юкса без үләрбез»+,— дип әйтте. 20 Шунда Муса халыкка: «Курыкмагыз,— диде,— чөнки Аллаһы сезне сынар өчен,+ һәрвакыт аңа карата курку-хөрмәтегез булсын өчен һәм сез гөнаһ кылмасын өчен иңде».+ 21 Халык читтә торды, ә Муса Аллаһы иңгән кара болытка якын килде.+
22 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Исраиллеләргә менә нәрсә әйт: „Минем сезнең белән күктән сөйләшкәнемне сез үзегез күрдегез.+ 23 Берьюлы миңа да, башка илаһларга да гыйбадәт кылыр өчен көмеш илаһлар ясамагыз һәм шулай ук үзегезгә алтын илаһлар да ясамагыз.+ 24 Миңа туфрактан мәзбәх корыгыз һәм анда яндыру корбаннары, татулык корбаннары китерерсез, вак һәм эре малыгызны корбанга чалырсыз. Мин исемемне телгә алсыннар өчен сайлаган һәр урында+ сезгә килермен һәм сезгә хәер-фатихамны бирермен. 25 Әгәр миңа таштан мәзбәх корасыз икән, кораллар ярдәмендә киселгән* ташлар кулланмагыз.+ Кискеч* кулланып, сез аны нәҗесләрсез. 26 Минем мәзбәхемә баскыч ясамагыз, югыйсә менгәндә шәрәлегегез* күренер“.
21 Син аларга җиткерергә тиешле кануннар мондый:+
2 „Әгәр кол итеп берәр еврей кешесен сатып аласыз икән,+ ул алты ел буе кол булып хезмәт итсен, ә җиденче елны һичнәрсә түләмичә азат ителсен.+ 3 Әгәр ул берүзе килгән икән, берүзе азат ителсен. Хатыны белән килгән икән, хатыны да аның белән бергә азат ителсен. 4 Әгәр хуҗасы аны өйләндерсә һәм хатыны аңа угыллар я кызлар тудырса, хатыны да, балалары да хуҗаныкы булыр, ә ул үзе азат ителсен.+ 5 Ләкин кол: „Мин хуҗамны, хатыным белән балаларымны яратам, иреккә чыгасым килми“,— дисә,+ 6 хуҗасы аны Аллаһы хозурына китерсен. Шуннан соң ул аны ишек яки ишек яңагы янына китереп, аның колагын без белән тишсен, һәм ул гомере буена аның колы булып калачак.
7 Әгәр берәү үз кызын кол итеп сата икән, ул кызның азат ителүе кол ирнең азат ителүе кебек булырга тиеш түгел. 8 Әгәр хуҗасы аны ошатмый һәм үзенең җариясе итми икән, ә башка берәүгә аны сатып алырга* рөхсәт бирә икән, ул чакта хуҗаның аны чит ил кешеләренә сатып җибәрергә хакы юк, чөнки хуҗа аңа карата тугрылыксыз эш итте. 9 Әгәр хуҗа аны үз улына хатынлыкка бирә икән, ул үзен аның белән үз кызы белән тоткандай тотсын. 10 Әгәр улы* үзенә башка хатын ала икән, беренче хатынын кием-ризыксыз калдырмасын һәм аңа никахта тиешлесен+ бирсен. 11 Әгәр ул шушы өч нәрсәне бирми икән, хатыны бер тиен дә түләмичә азатлыкка чыгарылсын.
12 Кем дә кем берәрсенә сугып, аны үтерсә, ул кеше үтерелергә тиеш.+ 13 Ләкин ул аны ялгыш үтерсә, ә Аллаһы бу хәлнең булуына юл куйса, мин аның өчен качарга урын билгеләрмен.+ 14 Әгәр берәү үз якынына нык ярсып, аны күрәләтә үтерсә,+ ул кеше, аны хәтта минем мәзбәх яныннан алып китәргә туры килсә дә, үтерелсен.+ 15 Үз атасына я анасына суккан кеше үтерелергә тиеш.+
16 Әгәр берәү кемне дә булса урлап,+ аны сатса я аны үзендә саклаганда тотылса,+ ул кеше үтерелергә тиеш.+
17 Үз атасын я анасын каһәрләгән* кеше үтерелергә тиеш.+
18 Әгәр кеше якыны белән талашып, аңа таш я йодрык* белән китереп сукса, һәм тегесе исән калса, әмма урын өстендә ятарга мәҗбүр булса, менә нәрсә эшләргә кирәк: 19 ул торып, тышта таякка таянып йөри алса, аңа суккан кеше җәзага тартылырга тиеш түгел. Тик ул, зыян күргән теге кеше тулысынча савыгып җиткәнче, аның эшли алмаган вакыты өчен түләсен.
20 Әгәр берәү колына яки кол кызына таяк белән сукса, һәм тегесе аның кулыннан үлсә, ул җәзага тартылырга тиеш.+ 21 Әмма колы яки кол кызы бер я ике көн яши икән, ул җәзага тартылырга тиеш түгел, чөнки ул аны үз акчасына сатып алган.
22 Әгәр ир-атлар бер-берсе белән сугышканда, аларның берсе авырлы хатынга сукса һәм ул вакытыннан элек бала тапса,+ ләкин ана белән бала исән калса,* гаеплесе китергән зыяны өчен бу хатынның ире таләп иткәнне түләргә тиеш, һәм ул аны хөкемчеләр карары буенча бирергә тиеш.+ 23 Ләкин аларның берсе үлсә, җан өчен җан бирелсен,+ 24 күз өчен күз, теш өчен теш, кул өчен кул, аяк өчен аяк бирелсен,+ 25 пешкән урын өчен пешкән урын, җәрәхәт өчен җәрәхәт, сугу өчен сугу белән кайтарылсын.
26 Әгәр берәү үз колының я кол кызының күзенә сугып, аны күзсез калдырса, ул кеше колын күзе өчен азат итәргә тиеш.+ 27 Әгәр үз колының я кол кызының тешен сындырса, ул теше өчен аны азат итәргә тиеш.
28 Әгәр үгез берәр ир-атны я хатын-кызны сөзеп үтерсә, үгез ташлар атып үтерелергә тиеш+ һәм аның итен ашамагыз, ә үгез хуҗасы җәзадан азат. 29 Әмма үгез электән үк сөзгәк булып, аның хуҗасы бу турыда кисәтелеп тә аны ябып тотмаса һәм үгез берәр ир-атны я хатын-кызны сөзеп үтерсә, үгез ташлар атып үтерелергә тиеш, шулай ук аның хуҗасы да үтерелергә тиеш. 30 Әгәр аңардан йолым* таләп ителсә, ул үз җаны өчен үзенә салынган йолым бәясен түләсен. 31 Үгез берәр малайны я кызны сөзеп үтергән очракта да үгез хуҗасы шул ук канун буенча хөкем ителсен. 32 Әгәр үгез колны я кол кызны сөзеп үтерсә, үгез хуҗасы аның хуҗасына 30 шәкыл* түләргә тиеш, ә үгез ташлар атып үтерелсен.
33 Әгәр берәү чокырны ачып я чокыр казып аны ачык килеш калдырган икән һәм анда үгез я ишәк егылып төшкән икән, 34 ул кеше китергән зыянны капларга тиеш.+ Ул аны хайванның хуҗасына түләсен, ә үле хайван үзенә булсын. 35 Әгәр берәрсенең үгезе башка кешенең үгезен сөзеп үтерсә, алар исән үгезне сатып, акчасын үзара бүлешергә тиеш. Алар шулай ук үле үгезне дә үзара бүлешсен. 36 Ә үгезнең сөзгәк булуы билгеле була торып та хуҗасы аны ябып тотмаса, ул үгез өчен үгез бирергә тиеш, ә үле хайван үзенә булсын.
22 Әгәр берәр кеше үгез яки сарык урлап, аны суйса я сатса, ул урланган үгез өчен биш үгез, ә сарык өчен дүрт сарык кайтарсын.+
2 (Әгәр каракка+ өйгә үтеп кергән чагында суксалар һәм ул үлсә, үтерүче кан коюда гаепле түгел. 3 Ләкин бу хәл кояш чыкканнан соң булса, ул кан коюда гаепле була.)
Карак үзе китергән зыянны капларга бурычлы. Әгәр аның бернәрсәсе дә юк икән, урлаудан килгән зыянны түләтер өчен, аның үзен сатсыннар. 4 Әгәр ул урлаган хайван — үгез, ишәк яки сарык — аңарда тере килеш табылса, ул икеләтә түләсен.
5 Әгәр берәрсе үз малын кырга я йөзем бакчасына утлап йөрергә җибәрсә һәм аның малы башка берәүнең кырына кереп китсә, китерелгән зыян өчен ул үз кырындагы яки йөзем бакчасындагы иң яхшы уңышын биреп түләсен.
6 Әгәр ут чыгып, чәнечкеле үсемлекләргә капса һәм кырдагы көлтәләрне, үсеп утырган игенне яки бөтен басуны юкка чыгарса, ут чыгарган кеше китерелгән зыян өчен түләргә тиеш.
7 Әгәр берәү үз якынына акча я әйбер-мазар сакларга биреп торып, болар шул кешенең өеннән урланса һәм карак табылса, карак үзе китергән зыянны икеләтә капларга тиеш.+ 8 Әгәр карак табылмаса, йорт хуҗасын, ул үз якынының әйберләренә кулын сузганмы, юкмы икәнен билгеләр өчен, Аллаһы алдына китерсеннәр.+ 9 Малны — үгез, ишәк, сарык, кием яки югалган берәр нәрсәне — законсыз үзләштерүнең бөтен очракларында бер як: „Бу минеке!“ — дисә, ике як та бу эшне Аллаһы алдына китерсен.+ Аллаһы кемне гаепле дип игълан итсә, шул кеше якынына китергән зыянны икеләтә капласын.+
10 Әгәр берәрсе якынына ишәк, үгез, сарык я башка бер хайванын сакларга биреп, хайван үлсә, имгәнсә яки аны берәү дә күрмәгәндә алып китсәләр, 11 хайванны сакларга алган кеше Йәһвә алдында, якынымның малына кул сузмадым, дип ант итәргә тиеш, һәм хайванның хуҗасы аның антын кабул кылсын. Тегесе аңа килгән зыян өчен түләргә тиеш түгел.+ 12 Ләкин хайванны аңардан урласалар,* ул аның хуҗасына түләргә тиеш. 13 Әгәр аны ерткыч җанвар ботарлап ташлаган булса, ул аның үләксәсен дәлил итеп китерсен. Ул ерткыч җанвар ботарлап ташлаган хайван өчен түләргә тиеш түгел.
14 Әгәр кем дә булса үз якынының берәр хайванын алып торса һәм хуҗасы янында булмаганда хайван имгәнсә яки үлсә, аны алып торган кеше китергән зыян өчен түләргә тиеш. 15 Ә хуҗасы янында булган икән, ул түләргә тиеш түгел. Әгәр хайванны яллаганнар икән, яллау өчен бирелгән акча зыянны каплый.
16 Әгәр берәр ир-ат ярәшелмәгән гыйффәтле кызны аздырып, аның белән ятса, ул аны хатынлыкка алырга һәм калым түләргә тиеш.+ 17 Әгәр атасы аны ул кешегә кияүгә бирергә каршы булса, теге кеше калым күләмендә акча түләсен.
18 Сихерче хатынны исән калдырма.+
19 Хайван белән якынлык кылган һәрбер кеше һичшиксез үтерелергә тиеш.+
20 Йәһвәдән башка бүтән илаһларга корбан китергән һәркем юк ителсен.+
21 Килмешәк белән начар мөгамәлә итмәгез һәм аны кысрыкламагыз,+ чөнки сез үзегез Мисыр җирендә килмешәк идегез.+
22 Тол хатынны һәм ятимне* җәберләмәгез.+ 23 Аларны җәберләсәгез, алар миңа ярдәм сорап ялварыр, һәм мин аларның ачы тавышын ишетермен+ 24 һәм ачуым кабынып, сезне кылыч белән үтертермен. Шулчак сезнең хатыннарыгыз — тол, ә балаларыгыз ятим калыр.
25 Әгәр минем халкымнан булган, яныңда яшәгән берәр ярлы* кешегә әҗәткә акча бирсәң, син аның белән рибачы* кебек эш итәргә тиеш түгел. Аңардан риба түләү таләп итмә.+
26 Әгәр син якының бурычка алган акча өчен рәһенгә* аның киемен алсаң,+ аны хуҗасына кояш баеганчы кайтарып бир. 27 Чөнки бу аның бердәнбер япмасы, тәнен каплау өчен киеме. Йоклаганда ул нәрсә ябынып ятар?+ Ул миңа зарын сөйләсә, мин ишетми калмам, чөнки мин кызганучан.*+
28 Аллаһыны каһәрләмә,*+ халкың арасындагы башлыкны да каһәрләмә.+
29 Мул итеп җыйган уңышыңнан һәм изгечләреңнән ташып аккан шәраб белән майдан икеләнмичә бүләкләр китер.+ Беренче булып туган улыңны миңа багышла.+ 30 Беренче булып туган үгез бозау һәм тәкә бәрән белән менә нәрсә эшлә:+ тугач, җиде көн алар аналары янында булсын, ә сигезенче көнне аларны миңа китер.+
31 Сез минем алдымда изге халык булырга тиеш.+ Кырда ерткыч җанвар ботарлап ташлаган хайван итен ашамагыз.+ Аны этләргә ыргытыгыз.
23 Ялган хәбәр таратмагыз.+ Усал ниятле шаһиткә әйләнеп, явыз кешегә кушылмагыз.+ 2 Күпчелеккә ияреп, яманлык кылмагыз һәм шаһитлек биргәндә, күпчелеккә кушылып,* гаделлекне бозмагыз. 3 Ярлының эшен караганда, ике якны да тигез күрегез.+
4 Дошманыгызның адашкан үгезенә я ишәгенә тап булсагыз, аны хуҗасына кайтарып бирегез.+ 5 Әгәр үзегезне күралмаган кешенең ишәге йөк авырлыгыннан егылганын күрсәгез, күрмәмешкә салышып, аны калдырып китмәгез. Аңа ишәктәге йөкне бушатырга булышыгыз.+
6 Ярлының эшен караганда, аңа чыгарылган хөкем карарын бозмагыз.+
7 Ялган гаепләүдән* ерак торыгыз, гаепсезнең һәм тәкъваның үлеменә сәбәпче булмагыз, чөнки мин явызны акламам.*+
8 Ришвәт алмагыз, чөнки ришвәт үткен күзлеләрне сукырайта һәм тәкъваларның сүзләрен боза.+
9 Килмешәкне кысрыкламагыз. Сез чит ил кешесе булуның нәрсә икәнен беләсез, чөнки үзегез дә Мисыр җирендә килмешәк идегез.+
10 Алты ел буе үз җирегездә ашлык чәчеп, уңыш җыегыз.+ 11 Ләкин җиденче елны аны эшкәртелмәгән килеш калдырыгыз, һәм ул сукаланмаган* көе ятсын. Халык арасындагы ярлылар анда үсеп чыкканны ашасын, ә алардан калганны кыргый хайваннар ашасын. Үзегезнең йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлыклары белән дә шулай эшләгез.
12 Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне эшләүдән тыелыгыз, шулчак үгезегез һәм ишәгегез ял итәр, колларыгыз һәм килмешәкләр көч җыяр.+
13 Мин сезгә әйткәннең барысын төгәл үтәргә тырышыгыз.+ Башка илаһларның исемнәрен искә алмагыз, аларның исеме авызыгыздан чыкмасын.+
14 Елына өч мәртәбә минем хөрмәтемә бәйрәм уздырыгыз.+ 15 Төче икмәк бәйрәмен үткәрегез.+ Җиде көн буе, мин сиңа кушканча, аби́б*+ аеның билгеләнгән вакытында төче икмәк ашагыз, чөнки сез Мисырдан шул вакытта чыктыгыз. Беркем дә минем каршыма буш кул белән килмәсен.+ 16 Шулай ук, үз көчегез белән кырда чәчеп үстергән беренче уңышыгызны җыеп алып, Беренче уңыш бәйрәме* уздырыгыз,+ ә ел азагында, кырдан үз хезмәтегезнең уңышын җыеп алгач, Уңыш җыю бәйрәме* үткәрегез.+ 17 Елга өч мәртәбә һәр ир кеше Раббысы Йәһвә каршына килергә тиеш.+
18 Миңа китерелгән корбанның канын чүпрә салынган бернәрсә белән дә китермәгез. Бәйрәмнәремдә китерелгән хайван мае иртәнгә кадәр калмасын.
19 Үз җирегездән җыеп алган беренче уңышыгызның иң яхшысын Аллаһыгыз Йәһвә йортына китерегез.+
Кәҗә бәтиенең итен анасының сөтендә пешермәгез.+
20 Сезне юлда сакласын һәм мин әзерләгән урынга алып килсен өчен,+ мин сезнең алдыгыздан бер фәрештә җибәрәм.+ 21 Аны тыңлагыз һәм аңа буйсыныгыз. Аңа каршы фетнә күтәрмәгез, чөнки ул сезнең җинаятьләрегезне кичермәячәк,+ ул минем исемемнән эш итә. 22 Әмма сез аңа тулысынча буйсынсагыз һәм әйткәнемнең барысын эшләсәгез, мин дошманнарыгызга дошманлык итәрмен, сезгә каршы торучыларга каршылык күрсәтермен. 23 Минем фәрештәм сезнең алдыгыздан барыр һәм сезне аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, кәнганлылар, хивлеләр һәм йәвүслеләргә китерер, һәм мин аларны юк итәрмен.+ 24 Аларның илаһларына сәҗдә кылмагыз һәм аларга хезмәт итмәгез, алар кебек эш итмәгез.+ Аларның потларын җимерегез һәм изге таш баганаларын ватып ташлагыз.+ 25 Аллаһыгыз Йәһвәгә хезмәт итегез,+ һәм ул сезне икмәк-су биреп фатихалар.+ Мин сезне чир-авырулардан саклармын.+ 26 Сезнең җирегездә хатыннар бала төшүне һәм кысыр булуны белмәс,+ һәм мин сезгә озын гомер бирермен.
27 Мин сезнең алдыгыздан үземнән курку җибәрермен+ һәм сез очраткан барча халыкларны аптырашта калдырырмын, һәм мин сезнең бөтен дошманнарыгызны, җиңелеп, сездән качып китәргә мәҗбүр итәрмен.+ 28 Мин сезнең алдыгыздан төшенкелек рухы җибәрермен,*+ һәм ул сездән хивлеләр, кәнганлылар һәм хитлеләрне куып җибәрер.+ 29 Мин аларны сездән бер ел эчендә куып чыгармам, югыйсә җир бушап калыр һәм кыргый хайваннар үрчеп, сезгә зыян китерер.+ 30 Сез ишәеп, бу җирне яулап алганга хәтле, мин аларны сездән аз-азлап куып чыгара барырмын.+
31 Мин сезнең чигегезне Кызыл диңгездән алып филистилеләр диңгезенә* кадәр һәм чүлдән алып бөек елгага*+ кадәр сузармын, чөнки мин бу җирнең яшәүчеләрен сезнең кулыгызга бирермен, һәм сез аларны куып җибәрерсез.+ 32 Алар белән һәм аларның илаһлары белән килешү төземәгез.+ 33 Сезне миңа каршы гөнаһка тартмасыннар өчен, алар сезнең җирегездә яшәмәсен. Әгәр аларның илаһларына хезмәт итсәгез, бу сезнең өчен, һичшиксез, тозак булачак“».+
24 Аннары Аллаһы Мусага болай диде: «Син үзең, Һарун, Нада́б, Абиһу́+ һәм Исраилне́ң 70 өлкәне Йәһвә хозурына тауга менегез. Еракта торып сәҗдә кылыгыз. 2 Муса үзе генә Йәһвәгә якынлашсын, ә башкалар якынлашмасын. Халык исә алар белән тауга менәргә тиеш түгел».+
3 Шунда Муса халык янына барып, Йәһвәнең бар сүзләрен һәм бөтен хөкемнәрне җиткерде,+ һәм бөтен халык бертавыштан: «Без Йәһвә әйткән барлык сүзләрне үтәргә әзер»+,— дип җавап бирде. 4 Муса Йәһвәнең бөтен сүзләрен язып куйды.+ Иртән иртүк торып, ул тау итәгендә мәзбәх корды һәм Исраилнең 12 кабиләсе өчен 12 таш багана куйды. 5 Шуннан соң ул исраиллеләр арасыннан яшь ир-атларны сайлап алды, һәм алар Йәһвәгә яндыру корбаннары китерде һәм шулай ук татулык корбаннары+ итеп үгезләрне корбанга китерде. 6 Аннары Муса канның яртысын алып, савытларга салды, ә яртысын мәзбәх өстенә бөркеде. 7 Аннары ул килешү китабын* алып, аны халыкка кычкырып укыды.+ Шунда алар: «Без Йәһвә әйткәннең барысын үтәргә әзер һәм аңа тыңлаучан булырбыз»,— диделәр.+ 8 Шулчак Муса канны алып, халык өстенә бөркеде+ һәм: «Бу кан Йәһвәнең сезнең белән барлык шушы сүзләр нигезендә төзегән килешүен раслый»,— диде.+
9 Муса, Һарун, Надаб, Абиһу һәм Исраилнең 70 өлкәне тауга менде, 10 һәм алар Исраи́л Аллаһысын күрде.+ Аның аяк астына сапфир ташына охшаш һәм күкләрдәй саф бер нәрсә түшәлгән иде.+ 11 Ул Исраилнең бу җитәкчеләренә зыян китермәде,+ һәм алар ашап-эчеп утырган чакта күренештә Аллаһыны күрделәр.
12 Йәһвә Мусага болай диде: «Минем янга тауга мен һәм шунда тор. Мин сиңа, халыкны өйрәтү өчен, таш такталарга кануннар һәм әмерләр язып бирермен».+ 13 Шунда Муса һәм аның хезмәтчесе Йошуа́+ урыннарыннан торды, һәм Муса Аллаһының тавына менеп китте.+ 14 Ә өлкәннәргә ул болай дигән иде: «Без сезнең янга әйләнеп кайтканчы, безне монда көтегез.+ Сезнең белән Һарун һәм Хур+ кала. Кемнең дә булса берәр нинди бәхәсле соравы туса, аларга барсын».+ 15 Муса тауга менгәндә, тауны болыт каплаган иде.+
16 Йәһвә даны+ Синай тавында+ булды, һәм болыт аны алты көн каплап торды. Ә җиденче көнне ул Мусага болыт эченнән дәште. 17 Моны күреп торган исраиллеләр өчен Йәһвә данының күренеше тау башына капкан көчле ут сыман иде. 18 Шунда Муса болыт эченә кереп, тауга менде.+ Муса тауда 40 көн һәм 40 төн булды.+
25 Шулчак Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраи́л халкына әйт, алар миңа иганә бүләкләре китерсен. Һәркемнең миңа чын йөрәктән биргән бүләген кабул итеп алыгыз.+ 3 Сез алардан мондый иганә бүләкләре алырга тиеш: алтын,+ көмеш,+ бакыр,+ 4 зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп,* нәфис җитен җеп һәм кәҗә йоны, 5 сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләре, тюлень тиреләре, сәрви* агачы,+ 6 шәмдәл өчен май,+ изге май+ белән хуш исле фимиам+ өчен бәлзәм, 7 ефод*+ һәм түшлеккә*+ беркетү өчен оникс ташлары һәм башка ташлар. 8 Алар минем өчен изге чатыр* ясасыннар, һәм мин алар арасында яшәрмен.+ 9 Изге чатырны һәм аның бар кирәк-яракларын төп-төгәл итеп мин сиңа күрсәткән үрнәк* буенча ясагыз.+
10 Алар сәрви агачыннан сандык ясасыннар. Аның озынлыгы ике терсәк* ярым, киңлеге бер терсәк ярым һәм биеклеге бер терсәк ярым булсын.+ 11 Шуннан соң аны саф алтын белән капла.+ Син аның эчен дә, тышын да алтын белән капларга тиеш, һәм аның өске өлешенә һәрьяклап алтыннан кайма яса.+ 12 Һәм аның өчен алтыннан дүрт боҗра коеп, аларны аның дүрт аягыннан өстәрәк — икесен бер ягына, икесен икенче ягына беркет. 13 Сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны алтын белән капла.+ 14 Сандыкны күчереп йөртү өчен, колгаларны аның ике ягындагы боҗраларга кидереп куй. 15 Колгалар сандыкның боҗраларында калсын; аларны аннан чыгарма.+ 16 Сандыкка мин сиңа бирәчәк шаһитлек такталарын сал.+
17 Саф алтыннан капкач эшлә, аның озынлыгы ике терсәк ярым, киңлеге терсәк ярым булсын.+ 18 Алтыннан ике керубим* сыны яса. Алар капкачның ике очына чүкеп ясалган булсын.+ 19 Керубимнәрне капкачның ике очына яса — берсен бер якка, икенчесен икенче якка. 20 Керубимнәрнең канатлары, капкачны күләгәләп, югарыга таба күтәрелеп торсын;+ керубимнәр кара-каршы торып, йөзләрен капкачка төбәсеннәр. 21 Сандык өстен капкач+ белән капла һәм сандыкка мин сиңа бирәчәк шаһитлек такталарын сал. 22 Мин синең алдыңда шунда пәйда булып, синең белән капкач өстеннән сөйләшермен.+ Шаһитлек сандыгы* өстендәге ике керубим арасыннан мин синең аркылы исраиллеләргә бар әмерләремне биреп торырмын.
23 Син шулай ук сәрви агачыннан өстәл+ яса; аның озынлыгы ике терсәк, киңлеге бер терсәк һәм биеклеге бер терсәк ярым булсын.+ 24 Аны саф алтын белән капла һәм кырыйлары тирәли кайма яса. 25 Өстәлгә һәрьяклап кул яссуы* киңлегендә кыса һәм кыса буйлап алтыннан кайма яса. 26 Аңа алтыннан дүрт алка ясап, аларны дүрт аягы тоташтырылган дүрт почмакка беркетеп куй. 27 Боҗралар кысага якын булырга тиеш; аларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелер. 28 Колгаларны сәрви агачыннан ясап, алтын белән капла. Өстәлне алар ярдәмендә күчереп йөртерләр.
29 Шулай ук тәлинкәләрен, касәләрен һәм шәраб бүләкләре* кою өчен чүлмәкләр белән җамаякларын яса. Алар саф алтыннан булсын.+ 30 Һәм өстәлгә минем алдыма багышланган икмәкләрне даими рәвештә куеп тор.+
31 Саф алтыннан шәмдәл+ яса. Шәмдәл чүкеп ясалган булырга тиеш. Аның нигезе, кәүсәсе, ботаклары, касәләре, бөреләре һәм чәчәкләре бербөтен булсын.+ 32 Шәмдәлнең кәүсәсеннән алты ботак — бер ягыннан өч ботак, икенче ягыннан өч ботак чыгып торсын. 33 Бер яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. Һәм икенче яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. Шәмдәлнең кәүсәсеннән чыгып торган алты ботак менә шундый булсын. 34 Шәмдәлнең кәүсәсендә бадәм чәчәгенә охшаш дүрт касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. 35 Кәүсәдә ике яклап чыккан беренче пар ботак астында бөре булсын, икенче пар ботак астында бөре булсын һәм өченче пар ботак астында бөре булсын; кәүсәдән чыгып торган алты ботак астында бөреләр булсын. 36 Бөреләр, ботаклар — бөтен шәмдәл бер кисәк саф алтыннан чүкеп ясалырга тиеш.+ 37 Аның өчен җиде яктырткыч яса; янып торганда, алар аның алдындагы урынны яктыртып торсын.+ 38 Кыскычлары һәм ут савытлары саф алтыннан булсын.+ 39 Шәмдәл һәм шул әйберләр бер талант* саф алтыннан ясалырга тиеш. 40 Боларның барысын игътибар белән үзеңә тауда күрсәтелгән үрнәк* буенча эшлә.+
26 Ун кисәк тукымадан изге чатыр+ яса. Тукымалары катылган нәфис җитен җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җептән тукылган булсын. Аларга керубимнәр+ сурәтләре чик.+ 2 Һәрбер тукыманың озынлыгы 28 терсәк,* киңлеге 4 терсәк булсын. Бөтен тукыма кисәкләре бер зурлыкта булырга тиеш.+ 3 Биш кисәк тукыманы бер-берсенә беркетеп, бер япма яса һәм башка биш кисәк тукыманы бер-берсенә беркетеп, бер япма яса. 4 Беренче япманың читенә, соңгы тукыманың кырыена, зәңгәр җептән элмәкләр яса һәм шуны ук икенче япманың читенә, беренчесе белән тоташтырылачак урынга да эшлә. 5 Беренче япмага 50 элмәк яса һәм икенче япманың читенә, беренчесе белән тоташтырылачак кырыена, 50 элмәк яса. Ике япманың элмәкләре бер-берсенә капма-каршы булсын. 6 50 алтын каптырма ясап, япмаларны каптырмалар белән тоташтыр — һәм изге чатыр өчен бербөтен япма булачак.+
7 Син шулай ук изге чатырның япмасы өчен кәҗә йоныннан+ тукымалар яса — барлыгы 11 тукыма кисәге булсын.+ 8 Һәр тукыма кисәгенең озынлыгы 30 терсәк, киңлеге 4 терсәк булсын. 11 тукыма кисәгенең барысы да бер зурлыкта булырга тиеш. 9 Биш тукыма кисәген бергә беркет һәм башка алтысын бергә беркет. Чатырның алгы ягындагы алтынчы тукыма кисәген өскә таба бөкләп куй. 10 Беренче япманың соңгы тукымасы читенә 50 элмәк яса һәм икенче япманың соңгы тукымасы читенә, тоташтырылачак кырыена, 50 элмәк яса. 11 50 бакыр каптырма яса да, каптырмаларны элмәкләргә кидереп, япмаларны бер-берсенә тоташтыр, һәм япма бербөтен булачак. 12 Япманың артып торган өлеше төшеп торсын. Соңгы тукыма изге чатырның арткы ягыннан ике терсәккә төшеп торсын. 13 Япманың артып торган өлеше, чатырның ян-якларын каплап, эчке япмадан бер терсәккә озынрак булып төшеп торсын.
14 Син шулай ук шул япманың өстеннән каплау өчен сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләреннән япма һәм аның өстеннән каплау өчен тюлень тиреләреннән япма яса.+
15 Изге чатырның стеналарын ясау өчен, сәрви* агачыннан бастырма рамнар*+ эшлә.+ 16 Һәр рамның биеклеге — ун терсәк, киңлеге терсәк ярым булсын. 17 Һәр рамның бер-берсенә янәшә икешәр чыгынтысы* булсын. Изге чатырның бөтен рамнарын шулай итеп яса. 18 Изге чатырның көньякка караган ягы өчен 20 рам яса.
19 20 рам өчен ырмаулы 40 көмеш нигез+ яса: беренче рам астындагы ике чыгынтыга ырмаулы ике нигез һәм киләсе һәр рам астындагы ике чыгынтыга ырмаулы ике нигез яса.+ 20 Изге чатырның икенче ягы — төньякка караган ягы өчен 20 рам 21 һәм алар өчен ырмаулы 40 көмеш нигез — беренче рам астына ырмаулы ике нигез һәм киләсе һәр рам астына ырмаулы икешәр нигез яса. 22 Изге чатырның арткы — көнбатыш ягы өчен 6 рам яса.+ 23 Изге чатырның арткы ягына ике почмак терәвеч итеп ике рам яса. 24 Рам, астан өскә күтәрелеп, беренче боҗра янында тоташтырылган ике агач өлештән ясалырга тиеш. Икенчесе дә шундый булсын, һәм алар ике почмак терәвеч булып торсын. 25 Барлыгы 8 рам һәм алар өчен 16 ырмаулы көмеш нигез булсын: беренче рам астына кую өчен ике ырмаулы нигез һәм киләсе һәр рам астына кую өчен ырмаулы икешәр нигез булсын.
26 Сәрви агачыннан буй колгалар яса: изге чатырның бер ягындагы рамнар өчен — биш колга,+ 27 изге чатырның икенче ягындагы рамнар өчен — биш колга һәм изге чатырның көнбатыш — арткы ягындагы рамнар өчен биш колга яса. 28 Урта колга рамнар читеннән бер очтан икенчесенә кадәр буйга сузылсын.
29 Рамнарны алтын белән капла+ һәм алар өчен алтын боҗралар яса, боҗраларга исә колгалар кидерелер, ә колгаларны алтын белән капла. 30 Син изге чатырны үзеңә тауда күрсәтелгән сызым буенча корырга тиеш.+
31 Зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән чаршау+ яса. Аңа чигеп керубимнәр сурәтләре ясалсын. 32 Чаршауны сәрви агачыннан ясалган һәм алтын белән капланган дүрт баганага элеп куй. Аларның ыргаклары алтыннан булсын. Баганалар ырмаулы дүрт көмеш нигезгә утыртылсын. 33 Чаршауны каптырмалар* астына элеп куй һәм шаһитлек сандыгын+ чаршау артына керт. Чаршау Иң изге урынны+ Изге урыннан+ аерып торачак. 34 Иң изге урындагы шаһитлек сандыгының капкачын ябып куй.
35 Чаршауның икенче ягына өстәлне урнаштыр, ә изге чатырның көньякка караган ягына, өстәл каршысына, шәмдәлне+ куй. Өстәлне исә төньякка караган якка куй. 36 Чатырның керү урынына зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып пәрдә яса.+ 37 Пәрдәне элү өчен сәрви агачыннан биш багана яса һәм аларны алтын белән капла. Аларның ыргаклары алтыннан булсын. Баганаларны утырту өчен бакырдан коеп ырмаулы биш нигез яса.
27 Сәрви* агачыннан мәзбәх яса.+ Аның озынлыгы 5 терсәк,* киңлеге 5 терсәк булсын. Мәзбәх дүрткел* булырга тиеш, биеклеге 3 терсәк булсын.+ 2 Аның дүрт почмагына мөгезләр+ яса. Мөгезләр мәзбәхнең бер өлеше булып торсын. Мәзбәхне бакыр белән капла.+ 3 Көлен* алу өчен көл савытлары яса; соскылар, табаклар, чәнечкеләр һәм шулай ук ут савытлары эшлә. Аның өчен барлык шушы кирәк-яракларны бакырдан яса.+ 4 Мәзбәх өчен рәшәткә — бакыр челтәр яса һәм аның һәр дүрт почмагына бакырдан дүрт боҗра яса. 5 Аны мәзбәхнең эченә, читеннән аскарак урнаштыр; челтәр мәзбәхкә өлешчә төшеп торсын. 6 Мәзбәх өчен сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны бакыр белән капла. 7 Мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгаларны аның ике ягындагы боҗраларга кидер.+ 8 Мәзбәхне куыш эчле итеп, такталардан яса. Син аны үзеңә тауда күрсәтелгәнчә ясарга тиешсең.+
9 Изге чатыр тирәли ишегалды+ булсын. Көньякка караган ягын каплау өчен катылган нәфис җитен җептән тукып пәрдәләр ясалсын. Ул якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы 100 терсәк булсын.+ 10 Ул як өчен ырмаулы 20 бакыр нигезе булган 20 багана яса. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булсын. 11 Төньяк якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы шулай ук 100 терсәк булсын. Ул якка ырмаулы 20 бакыр нигезе булган 20 багана һәм баганаларга көмеш ыргаклар белән беркеткечләр яса. 12 Ишегалдының киңлегенә килгәндә, көнбатыш якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы 50 терсәк булсын. Ул як өчен 10 багана һәм ырмаулы 10 нигез яса. 13 Ишегалдының көнчыгыш ягының — кояш чыккан якка караган ягының — киңлеге 50 терсәк булырга тиеш. 14 Керү урынының уң ягындагы пәрдәләрнең озынлыгы 15 терсәк булсын. Ул якта өч багана һәм ырмаулы өч нигез торсын.+ 15 Керү урынының сул ягында да, пәрдәләрнең озынлыгы 15 терсәк булып, өч багана һәм ырмаулы өч нигез торсын.
16 Ишегалдының керү урыны өчен 20 терсәк озынлыкта ишек пәрдәсе яса. Ул зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып ясалырга тиеш.+ Аның өчен дүрт багана һәм ырмаулы дүрт нигез яса.+ 17 Ишегалды әйләнәсендәге барлык баганаларның ныгыткычлары һәм ыргаклары — көмештән, ә ырмаулы нигезләре бакырдан булсын.+ 18 Ишегалдының озынлыгы 100 терсәк,+ киңлеге 50 терсәк, ә пәрдә-киртәсенең биеклеге 5 терсәк булсын. Пәрдәләр катылган нәфис җитен җептән тукып ясалсын. Ишегалдының шулай ук ырмаулы бакыр нигезләре булырга тиеш. 19 Изге чатырда хезмәт итү өчен кулланылган барлык кирәк-яраклар һәм әйберләр, шулай ук чатырның казыклары һәм ишегалды өчен барлык казыклар бакырдан булырга тиеш.+
20 Шәмдәл гел янып торсын өчен, исраиллеләргә чиста зәйтүн мае алып килергә куш.+ 21 Очрашу чатырында,* ягъни шаһитлек сандыгын+ каплап торган чаршауның тышкы ягында булган шәмдәл Йәһвә алдында кичтән иртәнгә кадәр янып торсын өчен, Һарун һәм аның уллары аны күзәтсеннәр.+ Бу — исраиллеләр һәм аларның барлык буыннары үтәргә тиешле гасырларча гамәлдә булачак күрсәтмә.+
28 Миңа руханилар булып хезмәт итсеннәр өчен,+ исраиллеләр арасыннан абыең Һарунны+ һәм аның уллары+ Нада́б, Абиһу́,+ Илгаза́р һәм Итамарны+ чакыр. 2 Абыең Һарунга дан һәм матурлык өчен тукып кием яса.+ 3 Мин зирәклек рухы биргән барлык оста* кешеләр белән сөйләш.+ Алар Һарунга, аның изгеләндерелгәнен күрсәтер өчен, кием ясап бирер; шулчак ул миңа рухани булып хезмәт итә алыр.
4 Алар ясарга тиешле киемнәр мондый: түшлек,+ ефод,*+ җиңсез озын күлмәк,+ шакмаклы озын күлмәк, чалма+ һәм пута.*+ Алар бу изге киемнәрне абыең Һарун белән аның уллары өчен ясасын, һәм алар миңа руханилар булып хезмәт итә алырлар. 5 Осталар алтын җеп, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм нәфис җитен җеп куллансыннар.
6 Алар ефодны алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән ясасыннар, һәм ул чигелгән булсын.+ 7 Аңа ике өске очын тоташтырыр өчен ике тар иңсә тукымасы беркетелсен. 8 Ефодны кысып бәйләү өчен тагылган билбау+ шундый ук нәрсәләрдән: алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып ясалырга тиеш.
9 Ике оникс ташы+ ал да аларга Исраи́л улларының исемнәрен+ уеп яз, 10 туу тәртибе буенча, алты исемне — бер ташка, калган алтысын икенче ташка уеп яз. 11 Уючы ике ташка Исраил улларының исемнәрен мөһер уйгандай уеп язсын.+ Аннары аларны алтын кысаларга утырт. 12 Бу ике ташны Исраил уллары өчен истәлек итеп ефодның тар иңсә тукымаларына урнаштыр,+ һәм Һарун аларның исемнәрен, истәлек буларак, Йәһвә алдында үзенең иңсәләрендә йөртергә тиеш. 13 Алтын кысалар 14 һәм саф алтыннан бау сыман катылган ике чылбыр яса.+ Шул катылган чылбырларны кысаларга беркетеп куй.+
15 Чигүчегә хөкем итү түшлеге ясарга куш.+ Ул, ефод шикелле, алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән эшләнсен.+ 16 Икегә бөкләгәч, ул дүрткел — буе бер карыш,* иңе бер карыш булырга тиеш. 17 Аңа дүрт рәт кысалы ташлар урнаштыр. Беренче рәттә: рубин, топаз һәм зөбәрҗәт. 18 Икенче рәттә: фирәзә, сапфир һәм яшма. 19 Өченче рәттә: леше́м,* ахак һәм аметист. 20 Дүртенче рәттә: хризолит, оникс һәм жадеит. Алар алтын кысаларга утыртылырга тиеш. 21 Ташларның саны, Исраил уллары санынча, 12 булсын. Аларның һәрберсенә 12 кабиләнең берсенең исеме мөһер уелгандай уеп язылсын.
22 Түшлек өчен саф алтыннан бау кебек ишелгән чылбырлар яса.+ 23 Түшлеккә ике алтын боҗра ясап, аларны түшлекнең ике өске очына беркет. 24 Ике алтын бауны түшлекнең очларындагы боҗраларга керт. 25 Ике бау очын алгы яктан ефодның тар иңсә тукымаларындагы ике кыса аша үткәреп, аларны беркетеп куй. 26 Алтыннан ике боҗра яса һәм аларны түшлекнең эчке ягындагы ефодка караган ике аскы очына беркет.+ 27 Тагын ике алтын боҗра ясап, аларны ефодның ике тар иңсә тукымасыннан астарак, ефод тоташкан урын янындарак, тышкы яктан, тукылган билбаудан өстәрәк беркетеп куй.+ 28 Түшлек тегендә-монда йөрмәсен өчен, ул боҗраларыннан зәңгәр бау белән ефодтагы боҗраларга бәйләп куелырга тиеш. Шулай итеп түшлек ефодта, тукылган билбаудан өстәрәк, үз урынында селкенмичә нык торачак.
29 Изге урынга кергәндә, Һарун Исраил улларының исемнәрен, Йәһвә алдында мәңгелек истәлек буларак, үз йөрәге янындагы хөкем итү түшлегендә йөртергә тиеш. 30 Хөкем итү түшлеге эченә ури́м һәм тумми́м*+ сал, һәм алар, Һарун Йәһвәнең хозурына кергәндә, аның йөрәге турысында булырга тиеш. Исраиллеләргә хөкем карарлары чыгару өчен кулланылган бу нәрсәләрне Һарун һәрвакыт Йәһвә алдында үз йөрәге янында йөртергә тиеш.
31 Ефод астыннан киеп йөрер өчен, җиңсез озын күлмәк яса. Ул тулысынча зәңгәр җептән тукып ясалсын.+ 32 Күлмәкнең баш өчен уемы булсын. Муен уемының тукучы эшләгән каймасы булсын. Ертылмасын өчен, ул көбә күлмәкнең уемы кебек булырга тиеш. 33 Күлмәк итәгенең кырые тирәли зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җептән анарлар һәм алар арасына алтыннан кыңгыраучыклар яса. 34 Җиңсез озын күлмәк итәгенең кырые тирәли алтын кыңгыраучык һәм анар, алтын кыңгыраучык һәм анар алмашлап барсын. 35 Һарун аны хезмәтен башкарганда кисен, һәм ул Йәһвә хозурына изге чатырга кереп-чыгып йөргәндә, кыңгыраучыклар тавышы ишетелеп торырга тиеш, шулчак ул үлмәячәк.+
36 Саф алтыннан ялтырап торган тасма ясап, аңа, мөһер уйгандай, „Йәһвә изге ул“ дигән сүзләрне уеп яз.+ 37 Син аны чалмага+ зәңгәр бау белән беркетеп куй. Ул чалманың алгы ягында булырга тиеш. 38 Ул Һарунның маңгаенда булсын, һәм берәрсе Аллаһыга изге бүләкләрне, ягъни исраиллеләр изге бүләк итеп аерып куйган изге нәрсәләрне китергән чакта гөнаһ кылса, Һарун аның кылган хаталары өчен җаваплы булачак.+ Йәһвәнең хуплавын алу өчен, бу тасма һәрвакыт аның маңгаенда булырга тиеш.
39 Нәфис җитен җептән шакмаклы озын күлмәк тукы, нәфис җитен җептән чалма яса һәм тукып пута яса.+
40 Шулай ук Һарунның улларына озын күлмәкләр, путалар яса. Дан һәм матурлык+ өчен баш киемнәре яса.+ 41 Шул киемнәрне абыең Һарунга һәм аның улларына кидер, аларны майла*+ һәм изге хезмәткә билгелә,*+ аларны изгеләндер, һәм алар миңа руханилар булып хезмәт итәчәк. 42 Шулай ук аларга ялан тәннәрен каплау өчен җитен ыштаннар* яса.+ Алар билдән тезгә кадәр булсын. 43 Һарун белән аның уллары аларны очрашу чатырына кергәндә я изге урында хезмәт башкару өчен мәзбәх янына килгәндә кияргә тиеш, шулчак алар гаепле булмас һәм үлмәс. Бу — Һарун һәм аның токымнары өчен үзгәрмәс күрсәтмә.
29 Алар миңа руханилар булып хезмәт итсеннәр өчен һәм аларны изгеләндерү өчен, син менә нәрсә эшләргә тиеш: бер яшь үгез һәм кимчелексез ике сарык тәкәсе,+ 2 шулай ук төче икмәк, май кушылган боҗрасыман төче икмәк, май белән майланган төче көлчәләр ал.+ Аларны иң яхшы бодай оныннан пешер 3 һәм кәрзингә салып,+ үгез һәм ике сарык тәкәсе белән бергә китер.
4 Һарун белән аның улларын очрашу чатырының керү урыны янына алып кил+ һәм аларга юынырга куш.+ 5 Аннары киемнәрне+ алып, Һарунга озын күлмәк, ефод астына җиңсез озын күлмәк, ефод һәм түшлекне кидер һәм ефодның тукылган билбавы белән билен кысып бәйлә.+ 6 Аның башына чалма кидер һәм чалмага Аллаһыга багышлануның изге билгесен* беркет;+ 7 изге май*+ ал һәм башына агызып, аны майла.+
8 Шуннан соң Һарунның улларын якынрак китер дә аларга озын күлмәкләр кидер.+ 9 Аның һәм улларының билләрен пута белән бу һәм аларга баш киемнәрен кидер. Руханилык хезмәте аларныкы булырга тиеш, бу — үзгәрмәс әмер.+ Шулай итеп син Һарунны һәм аның улларын руханилар булып хезмәт итәргә билгеләргә* тиешсең.+
10 Үгезне очрашу чатыры янына китер, һәм Һарун белән аның уллары үгезнең башына кулларын куйсын.+ 11 Аннары үгезне Йәһвә алдында очрашу чатырының керү урыны янында чал.+ 12 Үгезнең бераз канын алып, бармагың белән мәзбәхнең мөгезләренә сөрт,+ ә калган бар канны мәзбәхнең нигезенә түк.+ 13 Бөтен эч маен,+ бавырдагы майны, ике бөерне һәм бөерләрдәге майны алып, аларны мәзбәхтә яндырып төтәт.+ 14 Ә үгезнең итен, тиресен һәм тизәген тукталу урыныннан читтә яндыр. Бу — гөнаһ йолу корбаны.
15 Шуннан соң бер сарык тәкәсен ал, һәм Һарун белән аның уллары тәкәнең башына кулларын куйсын.+ 16 Сарык тәкәсен чал һәм аның канын алып, мәзбәхнең һәр ягына бөркеп чык.+ 17 Тәкәне кисәкләргә бүлеп, аның эчәкләрен, аякларын ю+ һәм кисәкләрне башы белән бергә тезеп сал. 18 Син тәкәне бөтенләе белән мәзбәх өстендә төтәтеп яндырырга тиеш. Бу — Йәһвәгә китерелгән яндыру корбаны, хуш* ис.+ Бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк.
19 Аннары икенче сарык тәкәсен ал, һәм Һарун белән аның уллары тәкәнең башына кулларын куйсын.+ 20 Тәкәне чал да бераз канын алып, Һарунның уң колак йомшагына һәм улларының уң колак йомшагына, уң кулларының баш бармагына һәм уң аякларының баш бармагына сөрт. Канны мәзбәхнең һәр ягына бөркеп чык. 21 Шуннан соң мәзбәхтәге канның беразын һәм берникадәр изге май+ алып, аларны Һарунга һәм аның киеменә, улларына һәм улларының киеменә сип. Шулай итеп ул үзе дә, аның киеме, аның уллары һәм аларның киеме дә изге булыр.+
22 Аннары сарык тәкәсенең маен, койрык маен, эч маен, бавырдагы майны, ике бөерне, бөерләрдәге майны һәм уң ботны ал,+ чөнки бу — руханилык хезмәтенә билгеләү өчен китерелә торган сарык тәкәсе.+ 23 Шулай ук Йәһвә каршындагы төче икмәк салынган кәрзиннән бер түгәрәк икмәк, май кушылган боҗрасыман бер икмәк һәм бер көлчә ал. 24 Боларның барысын Һарунның һәм аның улларының кулларына сал, һәм син боларны Йәһвә алдында селкетү бүләге* итеп алга-артка селкетергә тиеш. 25 Шуннан боларны, аларның кулларыннан алып, Йәһвә алдында хуш исле бүләк буларак, яндыру корбаны белән бергә мәзбәхтә яндыр. Бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк.
26 Аннары Һарунны рухани итеп билгеләү өчен китерелгән тәкәнең түшен ал+ да Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкет, һәм бу синең өлешең булыр. 27 Син Һарунны һәм аның улларын рухани итеп билгеләү өчен китерелгән тәкәнең мондый өлешләрен: селкетү бүләге итеп китерелгән түшне һәм изге өлеш итеп бирелгән ботны изгеләндерергә тиеш.+ 28 Болар, исраиллеләр үтәргә тиешле үзгәрмәс кагыйдә буенча, Һарунныкы һәм аның улларыныкы булып китсен, чөнки болар — изге өлеш. Болар исраиллеләр тарафыннан биреләчәк изге өлеш булыр.+ Бу — аларның татулык корбаннарының Йәһвә өчен бирелгән изге өлеше.+
29 Һарунның изге киемнәрен+ аңардан соң аның уллары руханилар итеп майланганда һәм билгеләнгәндә кисеннәр.+ 30 Уллары арасыннан аңа алмашка киләчәк һәм изге урында хезмәт итәр өчен очрашу чатырына кереп йөриячәк рухани аларны җиде көн киеп йөрсен.+
31 Аннары руханилык хезмәтенә билгеләү өчен китерелгән сарык тәкәсен ал да итен изге урында пешер.+ 32 Һарун белән аның уллары шул тәкәнең итен һәм очрашу чатырының керү урыны янында торган кәрзиндәге икмәкне ашасын.+ 33 Алар руханилар итеп билгеләнер* һәм изгеләнер өчен нәрсә аша йолып алынсалар, шуны ашасыннар. Ләкин моңа хокукы булмаган* кешегә аларны ашарга ярамый, чөнки китерелгән бүләкләр — изге нәрсәләр.+ 34 Әгәр корбанга чалынган тәкәдән һәм икмәктән иртәнгә кадәр берәр нәрсә калса, калдыкларны утта яндыр.+ Аларны ашарга ярамый, чөнки әлеге бүләкләр — изге нәрсәләр.
35 Мин Һарун һәм аның уллары белән сиңа нәрсә эшләргә кушкан булсам, шуның барысын эшлә. Аларны руханилар итеп билгеләү өчен җиде көн кирәк булыр.+ 36 Һәр көн гөнаһ йолу чарасы итеп корбанга үгез китер, шул корбанны китереп мәзбәхне гөнаһтан сафландыр һәм аны изге итәр өчен өстенә май агыз.+ 37 Мәзбәхне йолу өчен сиңа җиде көн кирәк булыр, һәм мәзбәх аеруча изге булсын өчен, син аны изгеләндерергә тиешсең.+ Аңа кагылган һәркем изге булырга тиеш.
38 Мәзбәхтә һәр көн, даими рәвештә+ бер яшьлек ике сарык тәкәсен корбанга китер. 39 Бер яшь сарык тәкәсен — иртән, икенчесен эңгер-меңгер вакытта* китер.+ 40 Беренче яшь тәкә белән бергә бер хин* майның дүрттән бер өлеше белән катыштырылган бер ефа́* иң яхшы онның уннан бер өлешен китер һәм бер хин шәрабның дүрттән бер өлешеннән торган шәраб бүләге алып кил. 41 Икенче яшь тәкәне эңгер-меңгер вакытта,* иртән китергәндәге кебек үк, икмәк һәм шәраб бүләкләре белән бергә китер. Син аны Йәһвәгә хуш ис — утта яндырыла торган бүләк буларак китер. 42 Бу — Йәһвә алдында очрашу чатырының керү урыны янында буыннан-буынга даими рәвештә китерелергә тиешле яндыру корбаны. Мин сезнең алда шунда пәйда булырмын һәм синең белән сөйләшермен.+
43 Мин исраиллеләр алдында шунда пәйда булырмын, һәм шул урын минем данымнан изгеләнәчәк.+ 44 Мин очрашу чатырын һәм мәзбәхне изгеләндерермен. Мин Һарун белән аның улларын+ миңа руханилар булып хезмәт итә алсыннар өчен изгеләндерермен. 45 Мин Исраи́л халкы арасында яшәрмен һәм аларның Аллаһысы булырмын.+ 46 Һәм исраиллеләр минем Йәһвә — үзләренең Аллаһысы икәнлегемне һичшиксез беләчәк. Араларында яшәр өчен, Мисыр җиреннән аларны мин алып чыктым.+ Мин — аларның Аллаһысы Йәһвә.
30 Фимиам яндыру өчен+ сәрви* агачыннан мәзбәх яса.+ 2 Ул дүрткел* — озынлыгы бер терсәк,* киңлеге бер терсәк, ә биеклеге ике терсәк булырга тиеш. Мәзбәхнең мөгезләре аның белән бербөтен булсын.+ 3 Мәзбәхнең өстен, бөтен ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән капла һәм аның кырые тирәли алтын кайма яса. 4 Шулай ук аның өчен каймасыннан астарак бер-берсенә капма-каршы ике якның һәркайсысына алтыннан ике боҗра яса. Аларга мәзбәхне күчереп йөртү өчен колгалар кидерелер. 5 Колгаларын сәрви агачыннан яса һәм аларны алтын белән капла. 6 Мәзбәхне шаһитлек сандыгы янындагы чаршау алдына куй.+ Ул шаһитлек сандыгы һәм аның капкачы алдында булырга тиеш. Мин синең алдыңда шунда пәйда булырмын.+
7 Һарун,+ һәр иртә шәмдәлне+ караганда, мәзбәх өстендә хуш исле фимиам+ яндырсын.+ 8 Һарун фимиамны эңгер-меңгер вакытта* шәмдәлне кабызганда да яндырсын. Бу — Йәһвә алдында буыннан-буынга даими рәвештә яндырыла торган фимиам. 9 Аның өстендә тиешсез фимиам,+ яндыру корбаны яки икмәк бүләге китермәгез, аның өстенә шәраб бүләге дә коймагыз. 10 Һарун елына бер тапкыр, мәзбәхнең мөгезләренә кан сөртеп, аны йолырга тиеш.+ Ул елына бер тапкыр, гөнаһ өчен китерелгән корбанның бераз канын алып,+ аны йолырга тиеш һәм моны буыннан-буынга эшләргә кирәк. Мәзбәх Йәһвә өчен аеруча изге».
11 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 12 «Исраи́л улларының санын исәпләгәндә+ һәркем исәп алу вакытында үз җаны өчен Йәһвәгә йолым түләргә тиеш. Моны халык саны алынганда аларга һичнинди бәла-каза килмәсен өчен эшләргә кирәк. 13 Исәп алу үтәргә тиешле кешеләрнең барысы изге урынның шәкыле* белән ярты шәкыл* бирергә тиеш.+ Бер шәкыл 20 герага* тиң. Ярты шәкыл — Йәһвәгә бирелгән иганә бүләге.+ 14 Исәп алу үтүчеләрнең һәммәсе, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләр, Йәһвәгә иганә бүләкләре бирсен.+ 15 Җаннарыгызны йолу өчен Йәһвәгә иганә бүләге итеп, бай кеше — ярты шәкылдән күбрәк, ә ярлы кеше ярты шәкылдән* кимрәк бирмәсен. 16 Исраиллеләрдән йолу өчен көмеш акча алып, очрашу чатырындагы хезмәт өчен бир; бу акча Йәһвә өчен исраиллеләрне искә төшерү булып торыр һәм җаннарыгызны йолыр».
17 Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 18 «Бакыр чан һәм аңа аскуйма яса да+ аны очрашу чатыры белән мәзбәх арасына куеп, су белән тутыр.+ 19 Һарун һәм аның уллары шуннан су алып, кул-аякларын юсыннар.+ 20 Очрашу чатырына кергәндә яки хезмәт башкару өчен һәм Йәһвәгә яндыру бүләкләре китереп төтәтү өчен мәзбәх янына килгәндә, алар, үлмәс өчен, юынып килсен. 21 Алар кул-аякларын юарга тиеш, шулчак алар үлмәячәк. Бу алар өчен — аңа һәм аның нәселенә — буыннан-буынга үзгәрмәс кагыйдә булырга тиеш».+
22 Йәһвә үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 23 «Иң яхшы хуш исле матдәләр: 500 шәкыл* куерган ми́рра, шуның яртысы кадәр — 250 шәкыл баллы дарчин, 250 шәкыл баллы ир тамыры,* 24 500 шәкыл ка́ссия (бөтенесе изге урынның шәкыле* белән исәпләнгән)+ һәм бер хин* зәйтүн мае ал. 25 Алардан майлау өчен изге май яса; алар бергә кушылып, оста итеп болгатылырга тиеш.*+ Бу — майлау өчен изге май булсын.
26 Шул май белән очрашу чатырын+ һәм шаһитлек сандыгын, 27 шулай ук өстәлне һәм аның бар савыт-сабасын, шәмдәлне һәм аның бар әйберләрен, фимиам мәзбәхен, 28 корбан яндыру мәзбәхен һәм аның бар кирәк-ярагын һәм чан белән аның аскуймасын майла. 29 Алар аеруча изге булып китсеннәр өчен, аларны изгеләндер.+ Аларга кагылачак һәркем изге булсын.+ 30 Шулай ук Һарунны+ һәм аның улларын+ майла һәм аларны миңа руханилар булып хезмәт итсеннәр өчен изгеләндер.+
31 Исраиллеләргә болай дип әйт: „Бу буыннан-буынга минем хакка майлау өчен кулланылачак изге май булыр.+ 32 Аны тәнгә сөртмәгез. Бу майга охшаш бернинди катнашма ясамагыз. Ул — изге нәрсә. Ул сезнең өчен алга таба да изге нәрсә булып торсын. 33 Шуңа охшашлы май ясаган һәм аны моңа хокукы булмаган* кешегә сөрткән һәркем халык арасыннан юк ителергә тиеш“».+
34 Йәһвә Мусага болай диде: «Бертигез күләмдә мондый хуш исле матдәләр ал:+ ста́кти чәере, шехеле́т,* хуш исле гальба́н* һәм саф ла́дан. 35 Шулардан фимиам яса;+ бу тәмле исле катнашма оста итеп болгатылган,* тоз кушылган,+ саф һәм изге булырга тиеш. 36 Аның беразын вак итеп төй дә берникадәрен очрашу чатырындагы мин сиңа күренәчәк шаһитлек сандыгы алдына куй. Бу фимиам сезнең өчен аеруча изге булырга тиеш. 37 Үзең өчен шундый матдәләрдән торган фимиам әзерләмә.+ Аны Йәһвә өчен изге нәрсә дип сана. 38 Аның исеннән ләззәт алу өчен шуңа охшаш нәрсә ясаган һәркем халык арасыннан юк ителергә тиеш.
31 Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 2 «Менә, мин Яһүд кабиләсеннән Хур улы Урийның улы Бисәлилне+ сайладым.+ 3 Мин аңа зирәклек, төшенүчәнлек, белем биреп, аны үземнең изге рухым* белән сугарырмын. Ул һәртөрле һөнәрдә, 4 төрле әйбер-җиһазларны сәнгатьле итеп булдыруда, алтын, көмеш һәм бакыр эшкәртүдә, 5 ташларны эшкәртеп кысаларга утыртуда+ һәм агачтан һәртөрле әйберләр ясауда оста булыр.+ 6 Шулай ук мин аңа ярдәмче итеп Дан кабиләсеннән Ахисама́х улы Оһалиабны+ билгелим һәм бөтен осталарга* күбрәк осталык бирәм, шунда алар мин сиңа боерган бар эшләрне эшли алыр:+ 7 очрашу чатырын,+ шаһитлек сандыгын,+ аны каплау өчен капкачны,+ шулай ук чатырның бар кирәк-яракларын, 8 шул исәптән өстәлне+ һәм аның савыт-сабасын, саф алтыннан ясалган шәмдәлне һәм аның бар әйберләрен,+ фимиам мәзбәхен,+ 9 корбан яндыру мәзбәхен+ һәм аның бар кирәк-ярагын, чан һәм аның аскуймасын,+ 10 нәфис тукымадан тегелгән киемнәрне, Һарун рухани өчен изге киемнәрне һәм аның улларына руханилар булып хезмәт итү өчен киемнәрне,+ 11 изге майны һәм изге чатыр өчен хуш исле фимиамны.+ Алар мин сиңа боерган бар эшләрне башкарыр».
12 Йәһвә Мусага тагын болай диде: 13 «Исраиллеләр белән сөйләшеп, аларга болай диген: „Сез Шимбәләремне* һичшиксез тотарга тиеш,+ чөнки бу — мин сезнең белән төзегән килешү билгесе. Бу билге минем сезне изгеләндерүче Йәһвә икәнлегемне буыннан-буынга исегезгә төшереп торачак. 14 Сез Шимбә көнен тотарга тиеш, чөнки ул сезнең өчен изге.+ Шимбә турындагы канунны бозган һәркем үтерелергә тиеш. Берәрсе ул көнне нинди дә булса эш эшләсә, шул кеше* юк ителергә тиеш.+ 15 Алты көн эшләгез, ә җиденче көн — Шимбә, тулысынча ял итү көне.+ Ул Йәһвә өчен изге. Шимбә көнне эшләгән һәркем үтерелергә тиеш. 16 Исраиллеләр Шимбә көнен тотсын. Алар Шимбә көнен буыннан-буынга тотарга тиеш. Бу — гасырларга төзелгән килешү. 17 Шимбә — мин Исраи́л халкы белән төзегән килешүнең үзгәрмәс билгесе,+ чөнки Йәһвә алты көн эчендә күк белән җирне барлыкка китерде, ә җиденче көнне ул эшләүдән туктады һәм ял итә башлады“».+
18 Синай тавында Муса белән сөйләшүен тәмамлагач, Аллаһы аңа үз кулы* белән+ язган таш такталар — ике шаһитлек тактасы бирде.+
32 Ул арада халык, Мусаның таудан озак төшмәгәнен күреп,+ Һарун янына җыелды да болай диде: «Безгә алдыбыздан барачак илаһ яса,+ чөнки безне Мисыр җиреннән алып чыккан бу Муса белән нәрсә булганын белмибез». 2 Шунда Һарун аларга: «Хатыннарыгыз, улларыгыз һәм кызларыгызның колакларыннан алтын алкаларын+ салдырып, миңа алып килегез»,— диде. 3 Шулчак бөтен халык колакларындагы алтын алкаларны салып, Һарунга китерә башлады. 4 Халыктан алтынны алып, ул аны кискеч ярдәмендә эшкәртте дә бозау сыны* ясады.+ Халык: «Исраи́л, менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың»,— диешә башлады.+
5 Моны күргәч, Һарун бозау сыны алдында мәзбәх корды һәм: «Иртәгә Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм була»,— дип игълан итте. 6 Икенче көнне иртән иртүк торып, алар яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерә башлады. Шуннан соң халык ашарга, эчәргә утырды; ә аннары торып, күңел ача башлады.+
7 Шулчак Йәһвә Мусага болай диде: «Бар, аска төш, чөнки синең Мисыр җиреннән алып чыккан халкың азгынлыкка төште.+ 8 Алар мин йөрергә кушкан юлдан бик тиз тайпылды.+ Алар, үзләренә бозау сыны* ясап, аңа табына һәм: „Исраил, менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың“,— диеп, аңа корбаннар китерә». 9 Сүзен дәвам итеп, Йәһвә Мусага: «Бу халыкның үҗәт икәнлеген күреп торам.+ 10 Калдыр мине. Мин, ярсуым кайнап, аларны юк итәм һәм алмашка синнән бөек халык булдырам»+,— диде.
11 Шунда Муса үзенең Аллаһысы Йәһвәгә+ ялварып* болай диде: «И Йәһвә, үз халкыңа ялкынлы ачу белән ярсыма, син бит аны Мисыр җиреннән бөек кодрәтең һәм куәтле кулың белән алып чыктың.+ 12 Ник мисырлыларга: „Ул аларны явыз ният белән алып чыккан, аларны тауларда һәлак итәргә һәм җир йөзеннән юк итәргә теләгән“,— дип әйтергә сәбәп бирергә?+ Ялкынлы ачуыңны басып, үз халкыңа андый бәла китерү ниятеңнән кире кайт.* 13 Хезмәтчеләрең Ибраһим, Исхак һәм Исраилне* исеңә төшер. Син аларга үзең белән ант итеп: „Мин сезнең токымыгызны* күкләрдәге йолдызлар кебек ишәйтәчәкмен+ һәм үзем вәгъдә иткән бөтен бу җирне, мәңгелек биләмә итеп алсыннар өчен, сезнең токымыгызга* бирәчәкмен“+,— дигән идең бит».
14 Шунда Йәһвә үз халкына бәла китерү ниятеннән кире кайтты.*+
15 Шуннан соң Муса, кулына ике шаһитлек тактасын+ тотып, таудан төшеп китте.+ Таш такталарның ике ягына да уеп язу язылган иде. 16 Бу таш такталарны Аллаһы ясаган иде, һәм алардагы язуны да Аллаһы үзе уеп язган иде.+ 17 Халыкның кычкырышкан тавышын ишеткәч, Йошуа́ Мусага: «Тукталу урыныннан сугыш тавышы килә»,— диде. 18 Ләкин Муса әйтте:
«Бу җиңү җыры авазы түгел,
Җиңелүдән кычкырып елау тавышы да түгел.
Мин бүтән төрле җыр яңгыравын ишетәм».
19 Тукталу урынына җитеп, бозау сынын+ һәм биючеләрне күрү белән Мусаның ачуы кабарды, һәм ул кулындагы таш такталарны тау итәгенә атып, бәреп ватты.+ 20 Ул алар ясаган бозауны алып, утта яндырды.+ Аннары аны төеп ваклап, суга сибеп җибәрде һәм исраиллеләрне шул суны эчәргә мәҗбүр итте.+ 21 Муса Һарунга: «Бу халык нәрсә эшләде соң сиңа? Син аларны шундый зур гөнаһка керткәнсең!» — диде. 22 Моңа Һарун болай диде: «Ярсыма, хуҗам, бу халыкның явызлык эшләргә һәвәс икәнлеген син бит яхшы беләсең.+ 23 Алар миңа: „Безгә алдыбыздан барачак илаһ яса, чөнки безне Мисыр җиреннән алып чыккан бу Муса белән нәрсә булганын белмибез“,— диделәр.+ 24 Шунда мин аларга: „Алтыны булган һәркем аны үзеннән салып, миңа бирсен“,— дидем. Шуннан мин алтынны утка ташладым, һәм шушы бозау килеп чыкты».
25 Муса халыкның йөгәнсезләнгәнен күрде, чөнки Һарун аларның йөгәнсезләнүенә юл куйган һәм алар дошманнары алдында хурлыкка калган иде. 26 Шунда Муса тукталу урынының капкасы алдына басты да: «Кем Йәһвә яклы? Минем янга килсен!»+ — диде. Һәм бөтен ле́вилеләр аның янына җыелды. 27 Ул аларга: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Һәрберегез кылычын таксын да бөтен тукталу урыны буйлап бер капкадан икенче капкага кадәр үтеп чыксын һәм үзенең туган-тумачасын, күрше-күләнен һәм дус-ишен үтерсен“»,— дип әйтте.+ 28 Ле́вилеләр Муса әйткәнчә эшләделәр. Һәм шул көнне якынча 3 000 ир-ат үтерелде. 29 Аннары Муса: «Йәһвәгә хезмәт итү өчен бүген үзегезне изгеләндерегез.* Сезнең һәрберегез үз улына һәм үз туганына каршы чыкты.+ Шуңа күрә Аллаһы сезне бүген фатихалаячак»+,— диде.
30 Икенче көнне Муса халыкка: «Сез бик зур гөнаһ кылдыгыз, һәм хәзер мин, сезнең гөнаһыгызны йолып булмасмы икән дип, Йәһвә хозурына менәм»+,— диде. 31 Шунда Муса Йәһвә янына кире килеп, болай диде: «Бу халык зур гөнаһ кылды! Алар үзләренә алтын илаһ ясады!+ 32 Ләкин хәзер, әгәр теләсәң, аларның гөнаһын ярлыка.+ Юк икән, зинһар, минем исемемне үзең язган китаптан бетер».+ 33 Әмма Йәһвә Мусага болай диде: «Кем миңа каршы гөнаһ кылса, шул кешенең исемен мин үз китабымнан бетерәчәкмен. 34 Ә хәзер бар, халыкны мин сиңа әйткән җиргә алып кит. Менә, минем фәрештәм синең алдан барачак,+ һәм аларны җавапка тартыр көнне мин аларга кылган гөнаһлары өчен җәза бирәчәкмен». 35 Шуннан соң Йәһвә халыкны Һаруннан бозау ясатканнары өчен җәзалады.
33 Йәһвә Мусага болай диде: «Мисыр җиреннән үзең алып чыккан халык белән бу урынны калдырып, юлга чык. Мин Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка: „Мин аны синең нәселеңә* бирәчәкмен“+,— дип ант иткән җиргә бар. 2 Мин синең алдыңнан фәрештә җибәрермен+ һәм кәнганлылар, аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне куып чыгарырмын.+ 3 Сөт белән бал аккан җиргә бар.+ Ләкин сез үҗәт халык булганга,+ мин сезнең белән бармаячакмын, югыйсә мин сезне юлда юк итә алам».+
4 Андый катгый сүзләрне ишеткәч, халык көенә башлады, һәм аларның берсе дә үзенең бизәкләрен такмады. 5 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Исраиллеләргә әйт: „Сез — үҗәт халык.+ Мин бер мизгелдә арагыздан үтеп, сезне юк итә алам.+ Шуңа күрә хәзер бизәкләрегезне такмый йөрегез, ә мин ул арада сезнең белән нәрсә эшләргә икәнен хәл итәрмен“». 6 Һәм исраиллеләр Хоре́б тавында булган вакыйгалардан башлап үзләренең бизәкләрен такмый башлады.*
7 Шулчак Муса үз чатырын алып, аны тукталу урыныннан читтә, бераз ераграк корды һәм аны очрашу чатыры дип атады. Йәһвәдән берәр нәрсә турында сорарга+ теләгән һәркем тукталу урыныннан читтәрәк торган шул очрашу чатырына йөрде. 8 Муса чатырга барган чакларда бөтен халык торып баса иде дә үз чатырларының керү урынында басып тора иде һәм Муса чатырга кереп киткәнчегә хәтле аның артыннан карап кала иде. 9 Муса чатырга керү белән, болыт баганасы+ төшә иде дә Аллаһы аның белән сөйләшкән арада чатырның керү урынында тора иде.+ 10 Бар халык болыт баганасының чатырның керү урынында торганын күргәч, кешеләрнең һәрберсе торып басып, үз чатырының керү урыны янында сәҗдә кыла иде. 11 Йәһвә Муса белән йөзгә-йөз карап,*+ нәкъ бер кеше икенчесе белән сөйләшкәндәй сөйләшә иде. Ул тукталу урынына кайтып киткәндә, аның хезмәтчесе һәм ярдәмчесе+ Нун улы Йошуа́+ чатырда кала иде.
12 Муса Йәһвәгә болай диде: «Менә, син миңа бу халыкны алып бар дисең, ләкин үзең минем белән кемне җибәрүеңне әйтмисең. Өстәвенә, мин сине яхшы беләм* һәм шулай ук син минем хуплавыма лаек булдың,* дисең. 13 Әгәр дә инде мин синең хуплавыңа лаек булганмын икән, зинһар, миңа үз юлларыңны белдерче,+ минем сине беләсем һәм алга таба да синең хуплавыңа лаек буласым килә. Шуны да онытма: бу халык — синең халкың».+ 14 Шунда Аллаһы: «Мин үзем синең белән барырмын+ һәм сиңа тынычлык бирермен»+,— диде. 15 Муса аңа әйтте: «Әгәр дә инде безнең белән бармыйсың икән, безне монда калдыр. 16 Безнең белән бармасаң,+ мин үзем дә, халкың да синең хуплавыңа ирешкән икәнлегебезне башкалар ничек белер? Арабызда булсаң, мин дә, халкың да җир йөзендәге барлык башка халыклардан аерылып торырбыз».+
17 Йәһвә Мусага: «Мин шулай ук синең бу үтенечеңне дә үтәрмен, чөнки син минем хуплавыма лаек булдың һәм мин сине яхшы* беләм»,— диде. 18 Шунда Муса: «Миңа үз даныңны күрсәтче»,— дип сорады. 19 Аллаһы исә аңа: «Мин сиңа үземнең бөтен яхшылыгымны* күрсәтермен һәм синең алдыңда Йәһвә дигән үз исемемне игълан итәрмен.+ Кемгә илтифат күрсәтәсем килсә, шуңа илтифат күрсәтермен һәм кемгә шәфкать күрсәтәсем килсә, шуңа шәфкать күрсәтермен»+,— диде, 20 ә аннары: «Син йөземне күрә алмыйсың, чөнки берәү дә йөземне күреп, исән кала алмый»,— дип өстәп куйды.
21 Аннары Йәһвә болай диде: «Менә шушында, шушы кыяга менеп бас. 22 Минем данымның яктылыгы үтеп барганда, мин сине кыя ярыгына куярмын, һәм, мин үтеп киткәнче, сине үз кулым белән каплармын. 23 Шуннан соң мин кулымны алырмын, һәм син минем аркамны гына күрерсең, ләкин йөземне күрә алмассың».+
34 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Үзеңә беренче таш такталарга охшаш ике таш такта яса,+ һәм мин аларга син ваткан+ беренче такталарга язылган сүзләрне язып бирермен.+ 2 Иртәнгә әзер бул, чөнки иртә белән син Синай тавына менеп, тау башына минем хозурыма килеп басарсың.+ 3 Ләкин синең белән тауга берәү дә менмәсен, һәм берәү дә тау тирәсендә күренмәсен. Хәтта вак һәм эре терлек тә тау битендә утлап йөрмәсен».+
4 Шунда Муса, Йәһвәнең боеруы буенча, таштан юнып, беренче таш такталарга охшаш ике таш такта ясады һәм, иртән иртүк торып, Синай тавына менде. Кулына ул шул ике таш тактаны алды. 5 Йәһвә болытта иңеп,+ аның янына басты һәм Йәһвә дигән үз исемен игълан итте.+ 6 Йәһвә аның алдыннан үтеп, болай дип игълан итте: «Йәһвә — шәфкатьле+ һәм кызганучан*+ Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый,+ тугры мәхәббәткә+ бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти,*+ 7 меңләгәннәргә тугры мәхәббәтен күрсәтә,+ хаталарны, җинаятьләрне һәм гөнаһларны кичерә.+ Ләкин ул гаеплене һич тә җәзасыз калдырмый,+ аталарның хатасы өчен угылларга һәм оныкларга өченче һәм дүртенче буынга кадәр җәза бирә».+
8 Муса шунда ук, тез чүгеп, җиргә йөзтүбән капланды. 9 Аннары ул болай диде: «И Йәһвә, әгәр мин синең хуплавыңа лаекмын* икән, зинһар, Йәһвә, без үҗәт халык+ булсак та, безнең белән арабызда барчы,+ безнең хаталарыбызны һәм гөнаһларыбызны кичерче+ һәм безне шәхси милкең итеп алчы». 10 Җавап итеп Аллаһы болай диде: «Менә, мин сезнең белән килешү төзим: бөтен халкың алдында мин моңарчы җир йөзенең бер җирендә дә, бер халык арасында да эшләмәгән гаҗәеп галәмәтләр кылырмын,+ һәм сезнең яныгызда яшәүче халыклар Йәһвәнең эшләрен күрер, чөнки мин сезнең хакка эшләячәк нәрсәләр курку-хөрмәт тудырырлык булыр.+
11 Мин сиңа бүген әйткән сүзләргә игътибарлы бул.+ Менә, мин синең алдыңнан кәнганлылар, аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне куып җибәрәм.+ 12 Сак бул, үзең барачак җирдә яшәүчеләр белән килешү төземә,+ югыйсә бу синең өчен тозак булырга мөмкин.+ 13 Аларның мәзбәхләрен җимерегез, изге таш баганаларын ватыгыз һәм изге агач баганаларын* кисеп ташлагыз.+ 14 Башка илаһка табынма,+ чөнки Йәһвә җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче* буларак билгеле. Әйе, ул* — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ 15 Сак бул, ул җирдә яшәүчеләр белән килешү төземә, чөнки алар үз илаһларына табынып тугрылыксызлык кылганда* һәм үз илаһларына корбаннар китергәндә,+ берәрсе сине чакырыр да, син аларның корбан ашын ашый башларсың.+ 16 Шулчак сиңа, һичшиксез, аларның кызларын үз улларыңа хатынлыкка алырга туры килер,+ һәм аларның кызлары үз илаһларына табынып тугрылыксызлык кылыр һәм улларыңны да үз илаһларына табынулары белән тугрылыксызлыкка тартыр.+
18 Төче икмәк бәйрәмен үткәр.+ Мин сиңа кушканча, төче икмәк аша. Моны аби́б* аеның билгеләнгән вакытында җиде көн буе эшлә,+ чөнки абиб аенда син Мисырдан чыктың.
19 Беренче булып туган һәр ир бала, шулай ук барлык мал-туарыгызның беренче булып туган иркәге — үгезме ул я сарык тәкәсеме+ — минеке.+ 20 Беренче булып туган ишәк баласын сарык белән йолып ал. Ә йолып алмасаң, аның муенын сындыр. Беренче булып туган һәр угылың йолып алынырга тиеш.+ Беркем дә минем каршыма буш кул белән килмәсен.
21 Алты көн эшлә, ә җиденче көнне ял ит.*+ Хәтта сабан вакытында һәм урак өсте вакытында да ял ит.
22 Бодайның беренче булып өлгергән уңышын җыйганда — Атналар бәйрәмен,* ә ел ахырында Уңыш җыю бәйрәмен* үткәр.+
23 Елга өч мәртәбә бөтен ир-атларың Раббылары Йәһвә — Исраи́л Аллаһысы хозурына килергә тиеш.+ 24 Мин синең алдыңнан халыкларны куып җибәрермен+ һәм синең җир биләмәләреңне киңәйтермен. Син елга өч тапкыр Аллаһың Йәһвә алдына барганда, берәү дә синең җиреңне яулап алырга теләмәс.
25 Миңа багышланган корбанның канын миңа чүпрә кушылган һичнәрсә белән китермә.+ Паса́х бәйрәмендә китерелгән корбан иртәнгә кадәр сакланмасын.+
26 Үз җиреңнән җыеп алган беренче уңышның иң яхшысын Аллаһың Йәһвә йортына китер.+
Кәҗә бәтие итен анасының сөтендә пешермә».+
27 Йәһвә Мусага: «Бу сүзләрне язып куй,+ чөнки шушы сүзләр буенча мин синең белән һәм Исраил белән килешү төзим»+,— диде. 28 Муса анда Йәһвә белән 40 көн һәм 40 төн булды. Ул икмәк тә ашамады, су да эчмәде.+ Ул* таш такталарга килешү сүзләрен — Ун әмерне* язды.+
29 Аннары Муса Синай тавыннан төште. Аның кулында ике шаһитлек тактасы бар иде.+ Муса, Аллаһы белән сөйләшкәнгә, үзенең йөзеннән нур сибелеп торганын белми иде. 30 Һарун һәм бөтен исраиллеләр, Мусаны күргәч, аның йөзеннән нур сибелеп торганына игътибар итте һәм аңа якын килергә курыкты.+
31 Ләкин Муса аларны үзенә чакырып алды. Һарун һәм җәмгыять башлыклары аның янына килделәр, һәм Муса алар белән сөйләште. 32 Шуннан соң бөтен исраиллеләр аның янына җыелды, һәм ул аларга Йәһвәнең Синай тавында биргән бар әмерләрен җиткерде.+ 33 Алар белән сөйләшкәннән соң, Муса үзенең йөзен япма белән каплый иде.+ 34 Ләкин Муса, Йәһвә белән сөйләшергә дип аның хозурына чатырга кергәндә, япманы салып ташлый иде һәм аннан чыкканчыга кадәр капланмый иде.+ Аннары ул, чыгып, бирелгән әмерләрне исраиллеләргә белдерә иде.+ 35 Исраиллеләр Мусаның йөзеннән нур сибелеп торганын күрә иде. Муса йөзен япма белән каплап, Аллаһы белән сөйләшергә кергәнчегә кадәр аны салмый иде.+
35 Соңрак Муса исраиллеләрнең бөтен җәмгыятен бергә җыеп, аларга болай диде: «Йәһвә менә нәрсә эшләргә боерды:+ 2 алты көн эшләгез, ә җиденче көн сезнең өчен изге булсын. Ул — Йәһвәгә багышланган Шимбә көне, тулысынча ял итү көне.+ Ул көнне берәр эш эшләгән һәркем үтереләчәк.+ 3 Яшәгән урыннарыгызда Шимбә көнне ут кабызмагыз».
4 Аннары Муса исраиллеләрнең бөтен җәмгыятенә болай диде: «Йәһвәнең боерыгы шул: 5 „Йәһвә өчен иганә бүләкләре китерегез.+ Юмарт күңелле+ һәркем Йәһвә өчен мондый иганә бүләкләре алып килсен: алтын, көмеш, бакыр, 6 зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп, нәфис җитен җеп һәм кәҗә йоны,+ 7 сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләре, тюлень тиреләре, сәрви* агачы, 8 шәмдәл өчен май, изге май белән хуш исле фимиам өчен бәлзәм,+ 9 ефодка һәм түшлеккә+ беркетү өчен оникс ташлары һәм башка ташлар.+
10 Сезнең арагыздагы барлык осталар,*+ килеп, Йәһвә кушканның барысын эшләсен: 11 изге чатырны һәм аның япмаларын, каптырмаларын, рамнарын, колгаларын, баганаларын һәм ырмаулы нигезләрен, 12 сандыкны+ һәм аның колгаларын,+ капкачын+ һәм аның алдындагы чаршауны,+ 13 өстәлне+ һәм аның колгаларын, барлык савыт-сабасын һәм багышланган икмәкләрне,+ 14 яктырту өчен шәмдәлне,+ аның әйберләрен, яктырткычларын һәм яктырту өчен майны,+ 15 фимиам мәзбәхен+ һәм аның колгаларын, изге май һәм хуш исле фимиамны,+ изге чатырның керү урыны пәрдәсен, 16 корбан яндыру мәзбәхен+ һәм аның бакыр челтәрен, колгаларын һәм бар кирәк-ярагын, чанны һәм аның аскуймасын,+ 17 ишегалдын әйләндереп алу өчен пәрдәләрне,+ аның баганаларын һәм ырмаулы нигезләрен, ишегалдының керү урыны өчен ишек пәрдәсен, 18 чатырның казыкларын, ишегалды өчен казыкларны һәм бауларны,+ 19 изге чатырда хезмәт итү өчен нәфис тукымадан тегелгән киемнәрне,+ Һарун рухани өчен изге киемнәрне+ һәм аның уллары өчен рухани киемнәрен эшләсен“».
20 Шунда исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте Муса яныннан китте. 21 Аннары үз күңеле һәм үз рухы кушуы буенча килгән һәркем,+ очрашу чатырын, андагы хезмәткә кирәкле барлык нәрсәләрне һәм изге киемнәрне ясау өчен, Йәһвәгә иганә бүләкләре алып килде. 22 Юмарт күңелле һәркем — ир-атлар да, хатын-кызлар да — алтын эләктергечләр,* алкалар, балдаклар һәм башка кыйммәтле әйберләр, шулай ук төрле-төрле алтын нәрсәләр алып килә торды. Алар һәммәсе дә алтыннарын Йәһвәгә бүләк* итеп китерде.+ 23 Һәм кемдә зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп, нәфис җитен җеп һәм кәҗә йоны, сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләре һәм тюлень тиреләре булса, һәммәсе шуны алып килде. 24 Көмеш һәм бакыр бүләк иткәннәрнең барысы да аларны Йәһвәгә иганә бүләге итеп китерде, һәм кемнең сәрви агачы булса, шул аны хезмәткә кирәкле бөтен нәрсәләрне ясау өчен алып килде.
25 Һәммә оста хатын-кыз,+ үз кулы белән эрләп, эрләгән нәрсәләрен — зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм нәфис җитен җеп алып килде. 26 Һәм һәммә оста хатын-кыз, күңеле кушуы буенча, кәҗә йоны эрләде.
27 Җәмгыять башлыклары ефодка һәм түшлеккә беркетү өчен оникс ташлары һәм башка ташлар,+ 28 бәлзәм, шәмдәл өчен май һәм изге май+ белән хуш исле фимиам+ өчен май алып килделәр. 29 Барча ир-атлар һәм хатын-кызлар, күңелләре кушканча, Йәһвә Муса аркылы эшләргә боерган эшләрне үтәү өчен, нәрсә дә булса алып килде; исраиллеләр моны үз ихтыяры белән Йәһвәгә бүләк итеп китерде.+
30 Аннары Муса исраиллеләргә болай диде: «Менә, Йәһвә Яһүд кабиләсеннән Хур улы Урийның улы Бисәлилне сайлады.+ 31 Аллаһы аны үзенең изге рухы белән сугарды һәм, һәртөрле һөнәрдә оста булсын өчен, аңа зирәклек, төшенүчәнлек, белем бирде. 32 Моның барысы аңа төрле әйбер-җиһазларны сәнгатьле итеп булдыру, алтын-көмеш һәм бакырны эшкәртү, 33 ташларны эшкәртеп кысаларга утырту һәм агачтан һәртөрле әйберләрне оста итеп ясау өчен бирелде. 34 Аллаһы аңа һәм Дан кабиләсеннән Ахисама́х улы Оһалиабка+ башкаларны өйрәтү сәләте бирде. 35 Ул аларга, һөнәр остасы, чигүче, шулай ук зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм нәфис җитен җептән бизәкләр тукучы һәм туку җайланмасында тукучы башкара торган һәртөрле эшне үти алсыннар өчен, осталык* бирде.+ Бу ир-атлар һәртөрле эшне эшләячәк һәм һәртөрле әйбер-җиһазны сәнгатьле итеп булдырачак.
36 Бисәли́л Оһалиа́б белән бергә һәм Йәһвә тарафыннан изге хезмәт белән бәйле бар эшне Йәһвә кушканча ничек башкарырга икәнен белсеннәр өчен зирәклек белән төшенүчәнлеккә ия булган бөтен осталар* белән бергә эшләячәк».+
2 Аннары Муса Бисәлил белән Оһалиабны һәм Йәһвә күңелләренә зирәклек салган бөтен осталарны+ — күңелләре кушуы буенча бу эшне башкарырга теләк белдергән барлык кешеләрне чакырды.+ 3 Шунда алар Мусадан исраиллеләрнең изге хезмәт белән бәйле эшләрне башкару өчен китергән барлык иганә бүләкләрен+ алды. Исраиллеләр исә һәр иртә аңа ирекле бүләкләр китереп торды.
4 Шунда бөтен оста эшчеләр, изге эшне эшли башлаганнан соң, берсе артыннан икенчесе килеп, 5 Мусага: «Халык Йәһвәнең боерган эшен башкару өчен кирәгеннән артыгын китерә»,— диде. 6 Шулчак Муса бөтен тукталу урыны буйлап: «Ир-атлар һәм хатын-кызлар, бүтән изге чатыр өчен иганә бүләкләре китермәгез»,— дип игълан итәргә кушты. Һәм халык иганә бүләкләре китерүдән туктады. 7 Бар эшләрне башкару өчен кирәкле әйберләр җитәрлек һәм хәтта артыгы белән булды.
8 Бөтен оста эшчеләр+ катылган нәфис җитен җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җептән тукылган ун кисәк тукымадан изге чатыр+ ясады. Ул* аларга чигеп керубимнәр сурәтләре ясады.+ 9 Һәрбер тукыманың озынлыгы 28 терсәк,* киңлеге 4 терсәк булды. Бөтен тукыма кисәкләре бер зурлыкта булды. 10 Аннары ул биш кисәк тукыманы бергә беркетте һәм башка биш кисәк тукыманы бергә беркетте. 11 Аннан соң ул бер япманың кырые буйлап икенчесе белән тоташтырылачак урынга зәңгәр җептән элмәкләр ясап чыкты. Ул шуны ук икенче япманың кырые буйлап беренчесе белән тоташтырылачак урынга да эшләде. 12 Ул бер япмага 50 элмәк ясады һәм икенче япманың беренчесе белән тоташтырылачак кырыена 50 элмәк ясады — ике япманың элмәкләре бер-берсенә капма-каршы булды. 13 Ахырда ул 50 алтын каптырма ясады да япмаларны каптырмалар белән бергә тоташтырды, һәм изге чатыр өчен бербөтен япма булды.
14 Аннары ул изге чатырның япмасы өчен кәҗә йоныннан тукымалар ясады. Ул 11 тукыма кисәге ясады.+ 15 Һәр тукыма кисәгенең озынлыгы 30 терсәк, киңлеге 4 терсәк булды. 11 тукыма кисәге бер зурлыкта булды. 16 Аннары ул тукыма кисәкләренең бишесен бергә беркетте һәм калган алтысын да бергә беркетте. 17 Шуннан соң ул беренче япманың кырые буйлап аның тоташтырылачак урынына 50 элмәк ясады һәм икенче япманың кырые буйлап тегесе белән тоташтырылачак урынына 50 элмәк ясады. 18 Ул шулай ук япмаларны бербөтен итеп бергә тоташтыру өчен 50 бакыр каптырма эшләде.
19 Ул сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләреннән чатыр өчен япма ясады һәм аның өстеннән каплау өчен тюлень тиреләреннән япма ясады.+
20 Аннары ул, чатырның стеналарын ясау өчен, сәрви* агачыннан+ бастырма рамнар эшләде.+ 21 Һәр рамның биеклеге — ун терсәк, киңлеге терсәк ярым булды. 22 Һәр рамның бер-берсенә янәшә икешәр чыгынтысы* булды. Ул изге чатырның бөтен рамнарын шул рәвешчә ясады. 23 Шулай итеп ул изге чатырның көньякка караган ягы өчен рамнар — 20 рам ясады. 24 Аннары ул 20 рам астына кую өчен ырмаулы 40 көмеш нигез ясады: беренче рам астындагы ике чыгынты өчен ырмаулы ике нигез һәм киләсе һәр рам астындагы ике чыгынты өчен ырмаулы икешәр нигез ясады.+ 25 Изге чатырның икенче ягы — төньякка караган ягы өчен ул 20 рам 26 һәм алар өчен ырмаулы 40 көмеш нигез ясады: беренче рам астына ырмаулы ике нигез һәм киләсе һәр рам астына ырмаулы икешәр нигез ясады.
27 Изге чатырның арткы — көнбатыш ягы өчен ул 6 рам ясады.+ 28 Ул изге чатырның ике арткы почмагына почмак терәвечләр итеп ике рам ясады. 29 Рамнар, астан өскә күтәрелеп, беренче боҗра янында тоташтырылган ике агач өлештән ясалган иде. Ике почмак терәвечне ул шул рәвешчә ясады. 30 Барлыгы 8 рам һәм алар өчен ырмаулы 16 көмеш нигез булды, һәр рам астына кую өчен икешәр ырмаулы нигез ясалды.
31 Аннары ул сәрви агачыннан буй колгалар ясады: бишне — изге чатырның бер ягындагы рамнар өчен,+ 32 бишне — изге чатырның икенче ягындагы рамнар өчен һәм тагын бишне изге чатырның арткы — көнбатыш ягындагы рамнар өчен ясады. 33 Аннары ул, рамнарның беренчесеннән соңгысына кадәр уртадан буйга сузу өчен, урта колга ясады. 34 Ул рамнарны алтын белән каплады, колгаларны кидерү өчен алтын боҗраларын ясады һәм колгаларны алтын белән каплады.+
35 Аннары ул зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән чаршау+ ясады. Ул аңа чигеп керубимнәр+ сурәтләре ясады.+ 36 Аннары ул чаршау өчен сәрви агачыннан дүрт багана ясап, аларны алтын белән каплады, ыргакларын алтыннан эшләде. Баганалар өчен, коеп, дүрт ырмаулы көмеш нигез ясады. 37 Шуннан соң ул изге чатырның керү урыны өчен зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып пәрдә ясады.+ 38 Ул шулай ук пәрдә өчен биш багана һәм аларның ыргакларын эшләде. Багана башларын һәм беркеткечләрен* ул алтын белән каплады, ә аларның ырмаулы биш нигезе бакырдан булды.
37 Бисәли́л+ сәрви* агачыннан сандык+ ясады. Аның озынлыгы ике терсәк* ярым, киңлеге бер терсәк ярым һәм биеклеге бер терсәк ярым булды.+ 2 Аннары ул аның эчен дә, тышын да саф алтын белән каплады һәм аның кырые тирәли алтын кайма ясады.+ 3 Шуннан соң ул аның өчен, дүрт аягыннан өстәрәк — икесен бер ягына, ә икесен икенче ягына беркетү өчен, алтыннан коеп дүрт боҗра ясады. 4 Аннан соң ул сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны алтын белән каплады.+ 5 Сандыкны күчереп йөртү өчен, ул колгаларны аның ике ягындагы боҗраларга кидереп куйды.+
6 Ул саф алтыннан капкач эшләде.+ Аның озынлыгы ике терсәк ярым, киңлеге бер терсәк ярым булды.+ 7 Аннары ул капкачның+ ике очына алтыннан чүкеп ике керубим+ ясады. 8 Керубимнәрнең берсе бер очында, ә икенчесе икенче очында булды. Ул керубимнәрне капкачның ике очына ясады. 9 Керубимнәрнең канатлары югарыга таба сузылып, капкачны күләгәләп торды.+ Алар кара-каршы булып, йөзләрен капкачка юнәлтеп тора иде.+
10 Аннары ул сәрви агачыннан өстәл ясады.+ Аның озынлыгы ике терсәк, киңлеге бер терсәк һәм биеклеге бер терсәк ярым булды.+ 11 Ул аны саф алтын белән каплады һәм аның кырые тирәли алтын кайма ясап чыкты. 12 Аннан соң ул өстәлгә кул яссуы* киңлегендә кыса эшләде һәм кыса буйлап алтыннан кайма ясады. 13 Аннары ул аның өчен алтыннан коеп дүрт боҗра ясады да аларны дүрт аягы тоташтырылган дүрт почмакка беркетеп куйды. 14 Боҗралар кысага якын урнаштырылды; аларга өстәлне күчереп йөртү өчен колгалар кидерелергә тиеш иде. 15 Шуннан ул сәрви агачыннан өстәлне күчереп йөртү өчен колгалар ясап, аларны алтын белән каплады. 16 Аннан соң ул саф алтыннан өстәл өчен савыт-саба: тәлинкәләр һәм касәләр, шәраб бүләкләре кою өчен чүлмәкләр һәм җамаяклар ясады.+
17 Аннары ул саф алтыннан чүкеп шәмдәл+ ясады. Аның нигезе, кәүсәсе, касәләре, бөреләре һәм чәчәкләре бербөтен иде.+ 18 Аның кәүсәсеннән алты ботак — бер ягыннан өч ботак, икенче ягыннан өч ботак чыгып торды. 19 Бер яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барды. Һәм икенче яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барды. Шәмдәлнең кәүсәсеннән чыгып торган алты ботак менә шулай эшләнде. 20 Шәмдәлнең кәүсәсендә бадәм чәчәгенә охшаш дүрт касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барды. 21 Кәүсәдә ике яклап чыккан беренче пар ботак астында бөре, икенче пар ботак астында бөре һәм өченче пар ботак астында бөре булды. Шәмдәлнең кәүсәсеннән чыгып торган бөтен алты ботак астында бөреләр булды. 22 Шәмдәл, бөреләре һәм ботаклары белән бергә, тулысынча бер кисәк саф алтыннан чүкеп ясалды. 23 Аннары ул аның өчен саф алтыннан җиде яктырткыч,+ кыскычлар һәм ут савытлары ясады. 24 Ул шәмдәлне аның бар әйберләре белән бергә бер талант* саф алтыннан ясады.
25 Ул сәрви агачыннан фимиам+ мәзбәхен ясады. Ул дүрткел* — озынлыгы бер терсәк, киңлеге бер терсәк, ә биеклеге ике терсәк булды. Мәзбәхнең мөгезләре аның белән бербөтен иде.+ 26 Ул аны — аның өстен, бөтен ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплады һәм аның кырые тирәли алтын кайма ясап чыкты. 27 Ул аңа, күчереп йөрткәндә колгалар кидерер өчен, каймаланган урыны астында, капма-каршы ике ягына икешәр алтын боҗра ясады. 28 Шуннан соң ул сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны алтын белән каплады. 29 Ул шулай ук майлау өчен кулланылган изге май+ һәм оста итеп болгатылган* хуш исле саф фимиам+ ясады.
38 Аннары ул сәрви* агачыннан корбан яндыру мәзбәхен ясады. Ул дүрткел* — озынлыгы 5 терсәк,* киңлеге 5 терсәк, ә биеклеге 3 терсәк булды.+ 2 Аның дүрт почмагына ул мөгезләр ясады. Мөгезләр мәзбәх белән бербөтен булды. Аннан соң ул аны бакыр белән каплады.+ 3 Шуннан соң ул мәзбәхнең бар кирәк-ярагын — көл савытларын, соскыларны, табакларны, чәнечкеләрне һәм ут савытларын ясады. Аның өчен кирәкле шушы бар әйберләр бакырдан эшләнде. 4 Ул шулай ук мәзбәх өчен рәшәткә — бакыр челтәр ясады һәм аны читеннән аскарак, аның уртасына урнаштырды. 5 Аннары ул дүрт боҗра коеп, аларны, колгаларны кидерү өчен, бакыр рәшәткә янындагы дүрт почмакка беркетте. 6 Шуннан соң ул сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны бакыр белән каплады. 7 Аннан соң ул, күчереп йөртү өчен, мәзбәхнең ике ягындагы боҗраларга колгаларны кидерде. Ул мәзбәхне куыш эчле итеп, такталардан ясады.
8 Аннары ул бакыр чан+ һәм аңа бакыр аскуйма ясады. Боларны ул очрашу чатырының керү урыны янында хезмәт итү өчен билгеләнгән хатын-кызларның көзгеләреннән* ясады.
9 Шуннан соң ул изге чатыр тирәли ишегалды ясады.+ Көньякка караган ягын каплау өчен, ул катылган нәфис җитен җептән тукып 100 терсәк озынлыкта ишегалды пәрдәләре ясады.+ 10 Аның өчен бакырдан ырмаулы 20 нигез һәм 20 багана ясалды. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән ясалды. 11 Шулай ук төньяк якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы 100 терсәк булды. Алар өчен 20 багана һәм ырмаулы 20 бакыр нигез ясалды. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булды. 12 Ә көнбатыш ягы пәрдәләре озынлыгы 50 терсәк булды. Алар өчен 10 багана һәм ырмаулы 10 нигез ясалды, баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән ясалды. 13 Көнчыгыш ягы — кояш чыккан якка караган ягы пәрдәләренең озынлыгы 50 терсәк булды. 14 Керү урынының уң ягындагы пәрдәләрнең озынлыгы 15 терсәк булды. Алар өчен өч багана һәм ырмаулы өч нигез ясалды. 15 Керү урынының сул ягындагы пәрдәләрнең озынлыгы да 15 терсәк булды. Алар өчен өч багана һәм ырмаулы өч нигез ясалды. 16 Ишегалдының бөтен пәрдәләре катылган нәфис җитен җептән тукып ясалды. 17 Баганалар өчен ырмаулы нигезләр бакырдан, баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булды, багана башлары көмеш белән капланды, һәм ишегалдының бөтен баганалары өчен көмеш тоташтырмалар ясалды.+
18 Ишегалдының керү урынындагы ишек пәрдәсе зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукылды. Аның озынлыгы 20 терсәк, биеклеге, ишегалды пәрдәләренең биеклеге кебек үк, 5 терсәк булды.+ 19 Аларның дүрт баганасы һәм ырмаулы дүрт нигезе бакырдан ясалды. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булды, башлары көмеш белән капланды. 20 Изге чатыр һәм ишегалды пәрдәләре өчен барлык казыклар бакырдан ясалды.+
21 Муса изге чатырны — шаһитлек сандыгы торган изге чатырны+ ясау өчен киткән нәрсәләрнең исемлеген төзергә кушты. Үз өсләренә йөкләнгән шул бурычны Һарун руханиның улы Итама́р+ җитәкчелегендә ле́вилеләр+ үтәде. 22 Яһүд кабиләсеннән Хур улы Урийның улы Бисәли́л,+ Йәһвә Мусага нәрсә кушкан булса, шуның барысын эшләде. 23 Аның белән Дан кабиләсеннән Ахисама́х улы Оһалиа́б+ булды. Ул һөнәр остасы, чигүче һәм зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукучы иде.
24 Изге урындагы барча эшләрне башкару өчен кулланылган бар алтын селкетү бүләге итеп китерелгән алтынның күләменә тиң булып,+ 29 талант* һәм изге урынның шәкыле* белән 730 шәкыл* тәшкил итте. 25 Җәмгыятьтә исәп алу үткән кешеләрдән килгән көмеш 100 талант һәм изге урынның шәкыле* белән 1 775 шәкыл булды. 26 Исәп алу үткән һәр кеше башыннан — 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге һәр ир-аттан — изге урынның шәкыле* белән ярты шәкыл алынды,+ аларның саны 603 550 кеше иде.+
27 Изге урынның ырмаулы нигезләрен һәм чаршау өчен ырмаулы нигезләрне коеп ясауга 100 талант көмеш тотылды. Ырмаулы 100 нигезгә 100 талант — һәрберсенә бер талант көмеш китте.+ 28 Баганаларга ыргаклар ясау, багана башларын көмеш белән каплау һәм аларны тоташтыру өчен, ул 1 775 шәкыл көмеш сарыф итте.
29 Селкетү бүләге итеп китерелгән бакыр 70 талант һәм 2 400 шәкыл тәшкил итте. 30 Шул бакырдан ул очрашу чатырының керү урыны өчен ырмаулы нигезләр, бакыр мәзбәх, аңа бакыр рәшәткә, мәзбәх өчен бар кирәк-яраклар, 31 ишегалды өчен ырмаулы нигезләр, ишегалдының керү урыны өчен ырмаулы нигезләр, шулай ук изге чатырның бөтен казыкларын һәм ишегалдының бөтен казыкларын+ ясады.
39 Руханилар изге урында башкарачак хезмәт өчен осталар зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җептән нәфис тукымалар тукып,+ киемнәр әзерләде. Алар, Йәһвә Мусага кушканча, Һарунга изге киемнәр әзерләде.+
2 Ул* алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән ефод+ ясады. 3 Яссы алтын кисәкләрен чүкеп, юка табаклар ясадылар, һәм ул, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җеп белән тегеп эшләр өчен, аларны җеп итеп кисте, һәм ефод шул җепләрдән чигелде. 4 Ефодка, ике өске очын тоташтырыр өчен, тар иңсә тукымалары ясап беркеттеләр. 5 Ефодны кысып бәйләү өчен тагылган билбау+ шундый ук нәрсәләрдән: алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып ясалды, һәм ул Йәһвә Мусага кушканча эшләнде.
6 Аннары оникс ташларын алтын кысаларга утырттылар һәм ташларга, мөһер уйгандай, Исраи́л улларының исемнәрен чокып яздылар.+ 7 Ул аларны, Йәһвә Мусага кушканча, Исраил улларының истәлеге итеп, ефодның иңсә тукымаларына беркетте.+ 8 Аннан соң ул, чигүче осталыгы белән, ефодны эшләгән шикелле, алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән түшлек+ ясады.+ 9 Икегә бөкләгәч, ул дүрткел булды. Алар түшлекне шундый итеп ясады ки, икегә бөкләгәч, аның буе бер карыш,* иңе бер карыш булды. 10 Алар аңа дүрт рәт ташлар урнаштырды. Беренче рәт: рубин, топаз һәм зөбәрҗәт. 11 Икенче рәт: фирәзә, сапфир һәм яшма. 12 Өченче рәт: леше́м,* ахак һәм аметист. 13 Дүртенче рәт: хризолит, оникс һәм жадеит. Алар алтын кысаларга утыртылды. 14 Ташларның саны, Исраил уллары санынча, 12 иде. Аларның һәрберсенә 12 кабиләнең берсенең исеме мөһер уелгандай уеп язылды.
15 Аннары түшлек өчен саф алтыннан бау кебек ишелгән чылбырлар ясадылар.+ 16 Ике алтын кыса һәм ике алтын боҗра ясадылар да ике боҗраны түшлекнең ике почмагына беркеттеләр. 17 Шуннан соң ике алтын бауны түшлекнең почмакларындагы ике боҗрага керттеләр. 18 Ике бау очын ике кысага кертеп, аларны ефодның алгы ягындагы тар иңсә тукымаларына беркетеп куйдылар. 19 Аннан соң алтыннан ике боҗра ясадылар да аларны түшлекнең эчке ягындагы ефодка караган ике аскы очына беркеттеләр.+ 20 Аннары тагын ике алтын боҗра ясап, аларны ефодның тышкы ягыннан, аның тар иңсә тукымаларыннан астарак, тоташкан урын янында, ефодның тукылган билбавы өстеннән беркетеп куйдылар. 21 Ахырда, Йәһвә Мусага кушканча, түшлекне ефодта, тукылган билбаудан өстәрәк, үз урынында нык торсын өчен, боҗраларыннан зәңгәр бау белән ефодтагы боҗраларга бәйләп куйдылар.
22 Аннары ул, ефод астыннан кияр өчен, зәңгәр җептән туку җайланмасында җиңсез озын күлмәк тукыды.+ 23 Җиңсез күлмәкнең баш өчен уемы көбә күлмәкнең уемы кебек булды. Күлмәк ертылмасын өчен, муен уемы тирәли кайма ясалды. 24 Аннан соң алар зәңгәр җепне, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җепне бергә катып, җиңсез күлмәк итәгенең кырые тирәли анарлар ясады. 25 Аннары алар саф алтыннан кыңгыраучыклар ясады да аларны җиңсез күлмәк итәгенең кырые тирәли анарлар арасына такты. 26 Алар, Йәһвә Мусага кушканча, хезмәт иткәндә киелә торган җиңсез күлмәкнең итәк кырые тирәли кыңгыраучык белән анарны, кыңгыраучык белән анарны чиратлаштырып такты.
27 Алар шулай ук туку җайланмасында Һарун белән аның улларына нәфис җитен җептән озын күлмәкләр тукыды+ 28 һәм нәфис җитен җептән — чалма,+ нәфис җитен җептән — купшы баш киемнәре,+ катылган нәфис җитен җептән — җитен ыштаннар,*+ 29 катылган нәфис җитен җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җептән тукып пута ясады. Барысын да Йәһвә Мусага кушканча эшләделәр.
30 Ахырда алар саф алтыннан ялтырап торган тасманы* — Аллаһыга багышлануның изге билгесен* ясады һәм аңа, мөһер уйгандай, „Йәһвә изге ул“ дигән сүзләрне чокып язды.+ 31 Алар, Йәһвә Мусага кушканча, алтын тасманы чалмага беркетеп куяр өчен, аңа зәңгәр бау кидерде.
32 Шулай итеп, изге чатыр, ягъни очрашу чатыры белән бәйле бар эшләр тәмамланды, һәм исраиллеләр бөтенесен Йәһвә Мусага кушканча эшләде.+ Алар нәкъ шулай эшләде.
33 Аннары алар изге чатырны,+ япмаларны+ һәм аның бар кирәк-яракларын: каптырмаларын,+ рамнарын,+ колгаларын,+ баганаларын һәм ырмаулы нигезләрен,+ 34 сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләреннән ясалган япманы,+ тюлень тиреләреннән ясалган япманы, чаршауны,+ 35 шаһитлек сандыгын, аның колгаларын+ һәм капкачын,+ 36 өстәлне, аның барлык савыт-сабасын+ һәм багышланган икмәкләрне, 37 саф алтыннан ясалган шәмдәлне,+ аның бер рәткә тезелгән яктырткычларын, бар әйберләрен+ һәм яктырту өчен майны,+ 38 алтын мәзбәхне,+ изге майны,+ хуш исле фимиамны,+ чатырның керү урыны пәрдәсен,+ 39 бакыр мәзбәхне,+ аның бакыр рәшәткәсен, колгаларын+ һәм аның бар кирәк-яракларын,+ бакыр чанны һәм аның аскуймасын,+ 40 ишегалды пәрдәләрен, аның баганаларын, ырмаулы нигезләрен,+ ишегалдының керү урыны өчен ишек пәрдәсен,+ аның бауларын, казыкларын+ һәм изге чатырда, ягъни очрашу чатырында хезмәт итү өчен бар кирәк-яракларны, 41 изге чатырда хезмәт итү өчен нәфис тукымадан тегелгән киемнәрне, Һарун рухани өчен изге киемнәрне+ һәм аның уллары өчен рухани киемнәрен Мусага алып килделәр.
42 Исраиллеләр бөтен эшне, Йәһвә Мусага барысын ничек кушкан булса, нәкъ шулай эшләде.+ 43 Алар башкарган бар эшне тикшереп чыккач, Муса аларның моны нәкъ менә Йәһвә кушканча эшләгәннәрен күрде, шуннан соң ул аларны фатихалады.
40 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Беренче айның беренче көнендә изге чатырны, ягъни очрашу чатырын кор.+ 3 Эчкә шаһитлек сандыгын кертеп куй+ һәм аны чаршау белән бүлеп ал.+ 4 Аннары өстәлне керт+ тә өстенә куеласы нәрсәләрне шунда урнаштыр һәм шәмдәлне+ алып кереп, аны яндырып җибәр.+ 5 Аннары шаһитлек сандыгы каршына фимиам+ яндыру өчен алтын мәзбәхне куй һәм изге чатырның керү урынына пәрдәне эл.+
6 Изге чатырның, ягъни очрашу чатырының, керү урыны алдына корбан яндыру мәзбәхен+ куй 7 һәм очрашу чатыры белән мәзбәх арасына чанны урнаштыр да су белән тутыр.+ 8 Аннары аның тирәли ишегалды+ яса һәм ишегалдының керү урынына ишек пәрдәсен+ элеп куй. 9 Аннан соң изге майны+ ал да изге чатырны һәм аның эчендәге бар нәрсәләрне майлап,+ аны һәм аның бар кирәк-яракларын изгеләндер, һәм шулай итеп ул изге булып китәр. 10 Корбан яндыру мәзбәхен һәм аның бар кирәк-яракларын майлап, мәзбәхне изгеләндер, һәм шулай итеп мәзбәх аеруча изге булып китәр.+ 11 Чанны да, аскуймасы белән бергә майлап, изгеләндер.
12 Аннары Һарун белән аның улларын очрашу чатырының керү урыны янына китер һәм аларга юынырга куш.+ 13 Һарунга изге киемнәрен кидер,+ аны майла+ һәм изгеләндер, һәм ул миңа рухани булып хезмәт итәр. 14 Шуннан соң аның улларын алып килеп, аларга озын күлмәкләр кидер.+ 15 Аларны аталарын майлаган кебек майла,+ һәм шулай итеп алар миңа руханилар булып хезмәт итәр, һәм майланулары аларга һәрдаим буыннан-буынга руханилык вазифасын үтәргә хокук бирәчәк».+
16 Муса барысын Йәһвә үзенә кушканча эшләде.+ Ул нәкъ шулай эшләде.
17 Икенче елның беренче аенда, айның беренче көнендә изге чатыр корылды.+ 18 Изге чатырны корыр өчен, Муса аның ырмаулы нигезләрен+ салды, аларга рамнарны+ бастырды, колгаларын+ кидерде һәм ырмаулы нигезләргә баганаларны утыртты. 19 Ул, Йәһвә кушканча, изге чатырны япма+ белән каплады, аның өстеннән тагын башка япмаларны+ япты.
20 Шуннан соң ул шаһитлек такталарын+ алып, аларны сандыкка+ салды һәм сандыкка+ колгаларын+ кидереп, аның капкачын+ япты. 21 Ул, Йәһвә кушканча, сандыкны изге чатырга кертеп куйды һәм чаршауны+ элеп, шаһитлек сандыгын аерып куйды.+
22 Аннары ул очрашу чатырына, изге чатырның төньяк ягына, чаршауның тышкы ягыннан өстәлне+ урнаштырды 23 һәм, Йәһвә кушканча, өстәл өстенә — Йәһвә алдына икмәкләрне+ өем итеп куйды.
24 Ул очрашу чатырына, изге чатырның көньяк ягына, өстәл каршысына, шәмдәлне+ урнаштырды. 25 Йәһвә кушканча, ул Йәһвәнең алдында шәмдәлне яндырып җибәрде.+
26 Аннан соң ул очрашу чатыры эченә, чаршау алдына алтын мәзбәхне+ куйды. 27 Бу, Йәһвә кушканча, аның өстендә хуш исле фимиам+ төтәтү+ өчен эшләнде.
28 Аннары ул очрашу чатырының керү урынына пәрдәне+ элде.
29 Ул, Йәһвә кушканча, изге чатырның, ягъни очрашу чатырының, керү урыны янына, яндыру корбаннары+ һәм икмәк бүләкләре китерү өчен, корбан яндыру мәзбәхен+ куйды.
30 Шуннан соң ул очрашу чатыры белән мәзбәх арасына чанны урнаштырды һәм юыну өчен аны су белән тутырды.+ 31 Муса, Һарун һәм аның уллары, аннан су алып, аякларын һәм кулларын юды. 32 Алар, Йәһвә Мусага кушканча, очрашу чатырына кергән саен яки мәзбәхкә якынлашкан саен юына иде.+
33 Ахырда ул изге чатыр һәм мәзбәх тирәли ишегалды+ ясады һәм ишегалдының керү урынына ишек пәрдәсен элде.+
Шулай итеп, Муса бар эшләрне тәмамлады. 34 Шунда очрашу чатырын болыт каплый башлады, һәм изге чатыр Йәһвә данының яктылыгы белән тулды.+ 35 Муса аның эченә керә алмады, чөнки болыт очрашу чатырын каплады, һәм изге чатыр Йәһвәнең даны белән тулды.+
36 Болыт изге чатыр өстеннән күтәрелгәндә, исраиллеләр чатырларын сүтеп, юлга чыга иде. Күчеп йөргән вакыт дәвамында алар шулай эшләде.+ 37 Ә болыт күтәрелмәгәндә, алар чатырларын болыт күтәрелгән көнгә кадәр сүтми иде.+ 38 Көндезен изге чатыр өстендә Йәһвәнең болыты булды, төнлә аның өстендә ут торды. Бөтен Исраи́л халкы бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән вакыт дәвамында аларның күз алдында менә шулай булды.+
Сүзгә-сүз «Исраил уллары».
Яки «күзәтчеләр».
Яки «папирустан ясалган әрҗә, көймә».
Яки «битум һәм сумала». Табигый асфальт турында сүз бара.
Мәгъ. «чыгарылган», ягъни судан коткарылган.
Яки «Үсеп, көчле була барганда».
Ягъни Ятәр.
Мәгъ. «андагы килмешәк».
Сүзгә-сүз «исенә төшерде».
Сүзгә-сүз «атаңның».
Яки «хезмәт итәрсез».
Яки «Кем Булырга Сайласам».
Яки «Кем Булсам, Шул Булам». А4 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «еврейләр».
Сүзгә-сүз «телгә-авызга авыр».
Яки «Аллаһы исеменнән сөйләрсең».
Кайбер кулъязмаларда «Йәһвәнең фәрештәсе» диелә.
Яки «чакматаш пычак».
Сүзгә-сүз «Еврейләр».
Яки «кол хезмәтегезне».
Яки «бездән сасы истән җирәнгәндәй җирәнә».
Сүзгә-сүз «сузылган».
Сүзгә-сүз «кулымны күтәреп ант иткән».
Аның, күрәсең, ниндидер сөйләм кимчелеге булган.
Сүзгә-сүз «гаскәрләре буенча».
Аның, күрәсең, ниндидер сөйләм кимчелеге булган.
Сүзгә-сүз «Мин сине фиргавен өчен Аллаһы иттем».
Сүзгә-сүз «үз гаскәрләремне».
Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.
Сүзгә-сүз «еврейләр».
Ягъни Нил каналларына.
Яки «табак-касәләреңә».
Сүзгә-сүз «Бу Аллаһының бармагы!»
Ягъни мисырлылар.
Яки «уйнамасын».
Сүзгә-сүз «Еврейләр».
Сүзгә-сүз «Еврейләр».
Күрәсең, көчле яшен сугуны сурәтли.
Яки «тәкъва».
Сүзгә-сүз «Еврейләр».
Сүзгә-сүз «Бу адәм безнең өчен күпме тагын тозак булачак?»
Күрәсең, Муса.
Яки «хайваннар алырга да рөхсәт ит».
Сүзгә-сүз «аталары йорты».
Сүзгә-сүз «ул».
Сүзлекне к.
Мәгъ. «узып китү; үтеп китү». Сүзлекне к.
Яки «җанга».
Сүзгә-сүз «гаскәрләрегезне».
Яки «үлемгә хөкем ителергә».
Ягъни сарык я кәҗә бәтие.
Яки «табак-касәләрен».
Кайбер борынгы кулъязмаларда исраиллеләр Кәнганда да, Мисырда да яшәгән дип әйтелә.
Сүзгә-сүз «бөтен гаскәрләре».
Сүзгә-сүз «бөтен гаскәрләрен».
Сүзгә-сүз «изгеләндер».
Сүзгә-сүз «коллык йортыннан».
Ә15 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «чикләрегез эчендә».
Сүзгә-сүз «күзләрегез арасындагы».
Яки «искә төшерү».
Сүзгә-сүз «күзләрегез арасындагы».
Сүзгә-сүз «иртәнге сакта», ягъни як. төнге 2 дән иртәнге 6 га кадәр.
Сүзгә-сүз «кулына».
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Сүзгә-сүз «атамның».
Сүзгә-сүз «тулгак газабы».
Шәех — кабилә башлыгы.
Яки «деспотларын».
Сүзгә-сүз «утыртырсың» (үсемлекне утырткан сыман).
Мәгъ. «ачы тәм».
Сүзлекне к.
Як. 2,2 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «Шимбә тоту көне».
Сүзлекне к.
Яки «җиденче көнне ял итә».
Күрәсең, ман ху? (нәрсә бу?) дигән евр. сүзеннән килеп чыккан.
Сүзгә-сүз «шаһитлек». Күрәсең, мөһим документларны саклау өчен кулланылган махсус әрҗә.
Бер ефа — 22 л. Ә14 кушымт. к.
Монда ун әмер бирелгән тау түгел, ә Синай тавы тирәсендәге Синай чүле дип аталган таулы урын күздә тотыла.
Мәгъ. «сынау; тикшерү».
Мәгъ. «талашу».
Сүзгә-сүз «күк астыннан».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Мәгъ. «Йәһвә — минем билге [булып торган] баганам».
Мәгъ. «андагы килмешәк».
Мәгъ. «Аллаһым — Ярдәмчем минем».
Яки «Ата-бабаларымның».
Сүзгә-сүз «һәр очракта».
Күрәсең, Рефидимнән чыккан көнне.
Яки «кыйммәтле; кадерле».
Күрәсең, ук атып.
Сүзгә-сүз «тәкә мөгезе».
Сүзгә-сүз «Хатын-кызга якын килмәгез».
Яки «Мине санламыйча [сүзгә-сүз «Йөземә каршы»], бүтән һичнинди илаһка табынмагыз».
Яки «юнылган».
Ягъни зубило.
Яки «җенси әгъзаларыгыз».
Сүзгә-сүз «йолып алырга».
Я, бәлки, «хуҗа». Сүзгә-сүз «ул».
Яки «яманлаган».
Я, бәлки, «корал».
Яки «ләкин җитди зыян килмәсә».
Яки «компенсация».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Күрәсең, аның игътибарсызлыгы аркасында яки ул комачаулый алган шартларда.
Яки «атасыз баланы».
Яки «мескен».
Рибачы — процентка акча бирүче.
Ягъни залогка.
Яки «киң күңелле».
Яки «яманлама».
Яки «күпләр хуп күргән шаһитлек биреп».
Сүзгә-сүз «сүздән».
Яки «тәкъва дип игълан итмәм».
Яки «сөрелмәгән».
Ә15 кушымт. к.
Шулай ук Атналар бәйрәме, ягъни Илленче көн бәйрәме дип тә атала.
Шулай ук Куыш (Чатыр) кору бәйрәме дип тә атала.
Я, бәлки, «паника, дәһшәт чәчәрмен».
Ягъни Урта диңгезгә.
Ягъни Евфрат елгасына.
Бу китапта, күрәсең, Чг 20:22—23:33 тә язылган кануннар булган.
Андый җеп өчен кулланылган буяу кошениль бөҗәкләреннән алынган.
Ягъни акация.
Күрәсең, баш руханиның алгы һәм арткы өлештән торган алъяпкычка охшаш киеме.
Сүзлекне к.
Яки «изге урын».
Яки «план».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Сүзлекне к.
Сүзлекне к.
Як. 7,4 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «сыек бүләкләр».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «план».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Ягъни акация.
Алар бергә тоташтырылган такталардан торган һәм озынча формадагы тәрәзә блокларына охшаш булган.
Яки «кара-каршы торган икешәр төз өлеше».
Күрәсең, япмаларны тоташтыру өчен кулланылган каптырмаларга карый.
Ягъни акация.
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «дүртпочмаклы».
Яки «Майлы көлен», ягъни корбаннарның мае сеңгән көлне.
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «зирәк йөрәкле».
Сүзлекне к.
Ягъни билбау.
Бер карыш — як. 22,2 см. Ә14 кушымт. к.
Билгесез асылташ. Бәлки, гәрәбә, гиацинт, ак ахак яки турмалин.
Сүзлекне к.
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «аларның кулын тутыр». Бу евр. сүзтезмәсе рухани булып хезмәт итәргә тиешле кешенең кулына хакимлекне тулысынча бирү дигәнне аңлата.
Яки «эчке киемнәр».
Яки «изге таҗны».
Ягъни берәр кешене хезмәткә билгеләгәндә кулланылган май.
Сүзгә-сүз «Һарунның һәм улларының кулын тутырырга». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «кулларын тутырыр». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.
Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Сүзлекне к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Бер ефа — 22 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзлекне к.
Ягъни акация.
Яки «дүртпочмаклы».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Сүзлекне к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер гера — 0,57 г. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Хуш исле тамырлы үсемлек.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «ул мазь ясаучы ясагандай ясалырга тиеш».
Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Бу матдәнең табигате билгеле түгел. Ул, бәлки, ниндидер хуш исле үсемлектән яки билгеле бер моллюсктан алынгандыр.
Үсемлек чәере. Бүтән хуш исле матдәләр белән кушылганда аларның исен көчәйтә һәм тотрыклы итә.
Яки «ул мазь ясаучы ясагандай ясалырга тиеш».
Сүзгә-сүз «Аллаһы рухы».
Сүзгә-сүз «зирәк йөрәклеләргә».
Яки «Шимбә турындагы канунымны».
Яки «җан».
Сүзгә-сүз «Аллаһы бармагы».
Яки «металл бозау сыны».
Яки «металл бозау сыны».
Сүзгә-сүз «Йәһвәнең йөзен йомшартып».
Сүзгә-сүз «ниятеңә үкен».
Ягъни Ягъкубны.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «ниятенә үкенде».
Сүзгә-сүз «кулларыгызны тутырыгыз». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.
Сүзгә-сүз «орлыгыңа».
Сүзгә-сүз «салды».
Бу турыдан-туры күреп сөйләшүне аңлатмый, ә якын итеп аралашуны күздә тота.
Яки «мин сине сайладым». Сүзгә-сүз «мин сине исемең буенча беләм».
Яки «минем алдымда илтифат казандың».
Сүзгә-сүз «исемең буенча».
Яки «игелегемне».
Яки «киң күңелле».
Яки «һәм һәрвакыт тугры».
Яки «синең алдыңда илтифат казанганмын».
Сүзлекне к.
Яки «көндәшләрне түзмәүче».
Сүзгә-сүз «аның исеме».
Яки «үз илаһлары белән рухи фәхешлек кылганда».
Яки «Металл потлар».
Ә15 кушымт. к.
Яки «Шимбә көнен тот».
Сүзлекне к.
Шулай ук Куыш (Чатыр) кору бәйрәме дип тә атала.
Күрәсең, Йәһвә. 1 нче шигырьне к.
Сүзгә-сүз «Ун сүзне».
Ягъни акация.
Сүзгә-сүз «зирәк йөрәклеләр».
Яки «брошкалар».
Яки «селкетү бүләге».
Сүзгә-сүз «зирәк йөрәк».
Сүзгә-сүз «зирәк йөрәклеләр».
Күрәсең, Бисәлил.
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Ягъни акация.
Яки «кара-каршы торган икешәр төз өлеше».
Яки «боҗраларын; кыршауларын».
Ягъни акация.
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Як. 7,4 см. Ә14 кушымт. к.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «дүртпочмаклы».
Яки «һәм мазь ясаучы ясагандай».
Ягъни акация.
Яки «дүртпочмаклы».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Ягъни шомартып ялтыратылган металл көзгеләрдән.
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бу шигырьдә, шулай ук 3, 7, 8 һәм 22 нче шигырьләрдә «ул» алмашлыгы, күрәсең, Бисәлилгә карый.
Бер карыш — як. 22,2 см. Ә14 кушымт. к.
Чг 28:19 дагы искәрмәне к.
Яки «эчке киемнәр».
Яки «пластинаны».
Яки «изге таҗны».