Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Зәбур 1:1-150:6
  • Зәбур

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Зәбур
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Зәбур

ЗӘБУР

БЕРЕНЧЕ КИТАП

(1—41 мәдхияләр)

1 Бозыкларның киңәшен тотмаган,

Гөнаһ кылучылар юлына басмаган+

Һәм мыскыллап көлүчеләр белән утырмаган кеше бәхетле.+

2 Ул Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба+

Һәм көне-төне аның кануны турында уйлана.*+

3 Ул агым сулар буена утыртылган,

Үз вакытында җимешен биргән,

Яфраклары шиңмәгән агач күк булыр.

Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер.+

4 Бозыклар исә андый түгел,

Алар җил очырып алып киткән кибәк шикелле.

5 Шунлыктан бозыкларга хөкем алдында аклану булмас,+

Гөнаһ кылучылар да тәкъвалар җыелышында кала алмас.+

6 Чөнки Йәһвәгә тәкъваларның юлы билгеле,+

Ә бозыкларның юлы юкка чыгар.+

2 Ни өчен милләтләр шаулаша,

Халыклар буш нәрсәләр турында пышылдаша?*+

2 Җирдәге патшалар Йәһвәгә һәм аның майланганына* каршы күтәрелә,+

Һәм идарәчеләр, бердәй булып,

Аларга каршы җыела.*+

3 «Әйдәгез, үзебездән аларның богауларын салып ташлыйк

Һәм аларның бауларын өзик!» — ди алар.

4 Күкләрдәге тәхеттә утыручы Аллаһы көләчәк.

Әйе, алар Йәһвә өчен көлке булачак.

5 Шунда ул ачу белән аларга үз сүзен әйтәчәк,

Үзенең көчле ярсуы белән аларның котын алачак.

6 Ул аларга: «Мин изге тавым Сионда+

Үземнең патшамны куйдым»+,— диячәк.

7 Мин Йәһвәнең карарын игълан итәрмен.

Ул миңа болай диде: «Син — минем улым,+

Бүген мин сиңа ата булдым.+

8 Миннән сора, һәм мин сиңа мирас итеп халыкларны,

Милек итеп бөтен җирне бирермен.+

9 Син аларны тимер скипетр* белән тар-мар итәрсең,+

Чүлмәк савытны ваткандай челпәрәмә китерерсең».+

10 Шуңа күрә хәзер, әй патшалар, төшенегез;

Җир хакимнәре, төзәтүне* кабул итегез.

11 Йәһвәгә курку-хөрмәт белән хезмәт итегез

Һәм курку катыш ихтирам күрсәтеп сөенегез.

12 Угылны олылагыз,*+ югыйсә Аллаһының* ачуы килер,

Һәм сез юлыгызда һәлак булырсыз,+

Чөнки аның ярсуы тиз кабыныр.

Аны үзенең сыенычы иткән һәр кеше бәхетле.

Давытның үз улы Әбессәламнән качкан чагында язган җыры.+

3 И Йәһвә, ни өчен дошманнарым шулкадәр күбәйде?+

Нигә шулкадәр күп кеше миңа каршы күтәрелә?+

2 Күпләр минем турында:

«Аллаһы аны коткармас»,— диләр.+ (Села)*

3 Әмма син, и Йәһвә, мине калкандай һәр яктан яклыйсың,+

Син минем даным,+ син башымны калкытасың.+

4 Мин аваз салып, Йәһвәне чакырырмын,

Һәм ул миңа изге тавыннан җавап бирер.+ (Села)

5 Мин ятып йоклармын

Һәм исән-имин уянырмын,

Чөнки Йәһвә миңа гел булышып тора.+

6 Һәр яктан миңа каршы чыккан

Дистәләгән меңнәрдән дә мин курыкмам.+

7 И Йәһвә, күтәрел! И Раббым, коткар мине!+

Син бар дошманнарымның авызын җимерерсең,

Бозыкларның тешләрен коеп төшерерсең.+

8 И Йәһвә, син — Коткаручы.+

Синең фатихаң — халкың өстендә. (Села)

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында уйнап башкарыла. Давытның җыры.

4 И гадел* Аллаһым,+ сине чакырган чагымда, миңа җавап бир.

Башыма төшкән бәла-казалардан котылу юлын ач.*

Миңа илтифатлы бул һәм догамны ишет.

2 Әй бәндәләр, кайчанга хәтле сез мине хурларсыз?

Кайчанга хәтле файдасыз нәрсәләрне яратырсыз һәм ялганны эзләрсез? (Села)

3 Белегез, Йәһвә тугры кешесенә аерым мөнәсәбәт күрсәтер,*

Чакырган чагымда Йәһвә мине ишетер.

4 Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз.+

Ятагыгызда ятканда әйтәсен эчтән генә әйтеп бетерегез дә дәшмәгез. (Села)

5 Тәкъвалыктан чыгып корбаннар китерегез

Һәм Йәһвәгә таяныгыз.+

6 Күпләр: «Кем безгә яхшылык кылыр?» — дип әйтә.

И Йәһвә, йөзеңнең яктылыгы безгә нур чәчсен иде.+

7 Син күңелемне шатлык белән тутырасың:

Ул мул иген уңышы җыйган һәм күп яңа шәрабы булган кешеләрнең шатлыгыннан да зуррак.

8 Мин тынычлыкта ятып йоклармын,+

Чөнки син генә, и Йәһвә, мине иминлектә яшәтәсең.+

Дирижер өчен: нехила́т.* Давытның җыры.

5 И Йәһвә, сүзләремә колак сал,+

Көрсенүләремне игътибарсыз калдырма.

2 И Патшам минем, Ходаем,

Ярдәм сорап аваз салуыма игътибар ит, мин бит сиңа дога кылам.

3 И Йәһвә, иртән син тавышымны ишетерсең,+

Сиңа иртән үз борчуымны әйтеп бирермен+ һәм җавабыңны өметләнеп көтәрмен.

4 Син бит явызлыктан рәхәтлек табучы Аллаһы түгел.+

Бер генә яман кеше дә синең яныңда кала алмас,+

5 Бер тәкәббер кеше дә синең каршыңда тора алмас.

Яманлык кылучыларның барын да син нәфрәт итәсең.+

6 Ялган сөйләүчеләрне син юк итәрсең.+

И Йәһвә, рәхимсез* һәм алдакчы кешеләрдән син җирәнәсең.+

7 Ә мин, тугры мәхәббәтең бөек булганга,+ синең йортыңа керермен,+

Сиңа курку-хөрмәт күрсәтеп, изге гыйбадәтханәңә* карап сәҗдә кылырмын.+

8 И Йәһвә, дошманнарым аркасында мине үзеңнең тәкъвалык сукмагыңнан алып бар,

Миңа юлыңнан абынмый йөрергә ярдәм ит.+

9 Аларның бер сүзенә дә ышанып булмый бит,

Эчләрендә яман нияттән башка һични юк,

Аларның бугазлары — ачык кабер,

Алар телләре белән юмалый.*+

10 Әмма Аллаһы аларны гаепле дип игълан итәчәк.

Үз мәкерләре аркасында алар һәлак булачак.+

Җинаятьләре күп булганлыктан, алар таралып бетсен,

Алар бит сиңа каршы баш күтәрде.

11 Ә синдә сыеныч тапканнарның барысы сөенер,+

Алар һәрчак шатланып аваз салыр.

Син аларны якларсың,

Исемеңне сөючеләр синдә сөенеч табар.

12 Чөнки син, и Йәһвә, тәкъва кешене фатихалыйсың,

Синең хуплавың аны калкан кебек яклап торачак.+

Дирижер өчен: шеминитка* көйләнгән кыллы уен коралларында уйнап башкарыла. Давытның җыры.

6 И Йәһвә, мине ачуың белән шелтәләмә,

Ярсуың белән мине төзәтмә.+

2 Илтифат* кыл миңа, и Йәһвә, чөнки мин хәлсезләнә барам.

Савыктыр мине, и Йәһвә,+ чөнки сөякләрем калтырый.

3 Әйе, җаным бик нык борчыла,+

Синнән сорыйм мин, и Йәһвә: күпме тагын шулай булыр?+

4 И Йәһвә, килеп, җанымны коткар,+

Тугры мәхәббәтең хакына мине сакла.+

5 Чөнки үлгәннәр сине искә алмый.

Кабердә* сине кем мактар?+

6 Көрсенүемнән мин алҗып беттем,+

Төне буе ятагымны күз яшьләремә чылатам,*

Яткан урынымны күз яшемә батырам.+

7 Кайгымнан күзләрем начарланды,+

Газаплаучыларым аркасында күзләрем тоныкланды.*

8 Китегез янымнан, явызлык кылучылар,

Чөнки Йәһвә елаган тавышымны ишетер.+

9 Йәһвә илтифат сорап ялваруымны ишетер,+

Йәһвә догамны кабул кылыр.

10 Барча дошманнарым хурлыкка төшәр һәм каушап калыр.

Алар чигенер дә кинәт мәсхәрә ителер.+

Давытның Йәһвәгә биньяминлы Кушның әйткән сүзләре аркасында җырлаган көенечле җыры.

7 И Раббым Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым.+

Эзәрлекләгән кешеләрнең барыннан да коткар мине.+

2 Югыйсә алар, арыслан күк, мине ботарлап ташлар,+

Алып китәр һәм мине коткаручы булмас.

3 И Раббым Йәһвә, әгәр дә мин гаеп эш кылган булсам,

Әгәр гаделсез эш иткән булсам,

4 Әгәр үземә яхшылык кылган кешегә явызлык эшләгән булсам+

Яки дошманымны бер сәбәпсез бөлгенлеккә төшергән булсам,*

5 Дошманым мине эзәрләп, куып җитсен,

Гомеремне җиргә салып таптасын,

Данымны тузанга күмсен. (Села)

6 И Йәһвә, ачуың белән күтәрел,

Дошманнарымның котырынуына каршы чык,+

Минем хакка уян һәм гаделлек урнаштырылуын таләп ит.+

7 Синең тирәли милләтләр җыелсын,

Һәм син югарыдан аларга каршы эш итәрсең.

8 Йәһвә халыкларга хөкем чыгарыр.+

И Йәһвә, мине тәкъвалыгыма

Һәм сафлыгыма карап хөкем ит.+

9 Зинһар, бозыкларның явыз эшләренә чик куй.

Тәкъваны исә ныгыт,+

Син бит гадел* Аллаһы,+ йөрәкләрне+ һәм иң тирән хис-тойгыларны+ сыныйсың* син.

10 Аллаһы — калканым минем,+ йөрәкләре намуслы булганнарның Коткаручысы.+

11 Аллаһы — гадел* Хөкемче,+

Аллаһы һәр көн үз хөкемнәрен игълан итә.*

12 Әгәр берәр кеше тәүбәгә килмәсә,+ Ул үз кылычын кайрар,+

Җәясен бөгеп, аны әзерләп куяр.+

13 Ул үзенең үтергеч коралларын әзерләр,

Үзенең утлы укларын әзер итәр.+

14 Менә, кеше үз эчендә явызлык йөртә,

Ул яманлыкка узып, ялган тудыра.+

15 Ул чокыр казый, аны тирән итеп казый,

Әмма казыган чокырына үзе егылып төшә.+

16 Яманлыгы аның үз башына төшәр,+

Җәбере үзенең үк баш түбәсенә килер.

17 Мин Йәһвәне гаделлеге өчен мактармын,+

Аллаһы Тәгалә+ Йәһвәнең исеменә мәдхияләр җырлармын.*+

Дирижер өчен: гитти́т.* Давытның җыры.

8 И Раббыбыз Йәһвә, нинди мәһабәт синең исемең бөтен җир йөзендә!

Син даныңны күкләрдән дә югарырак урнаштырдың!*+

2 Дошманны һәм үч алучыны тынсыз итәр өчен,

Син үзеңә каршылык күрсәтүчеләргә

Балалар белән сабыйларның+ телләре аша үз куәтеңне күрсәттең.

3 Кулларың* башкарган эшләреңә — күкләреңә,

Син булдырган айга һәм йолдызларга карыйм да, уйланам:+

4 Кем соң ул үлемле кеше?! Шулай да син аны исеңдә тотасың.

Адәм улы — кем соң ул?! Шулай да син аның хакында кайгыртасың.+

5 Син аны фәрештәләрдән* чак кына түбәнрәк итеп яраттың,

Аның башына дан һәм шөһрәт таҗы кидердең.

6 Син аңа кулларың булдырган нәрсәләр өстеннән хакимлек бирдең,+

Барысын да аның аяк астына салдың:

7 Бөтен вак һәм эре терлек,

Шулай ук кыр хайваннары,+

8 Күктәге кошлар һәм диңгездәге балыклар,

Зур дәрьяларны гизгән бар нәрсәләр — аның хакимлегендә.

9 И Раббыбыз Йәһвә, нинди мәһабәт синең исемең бөтен җир йөзендә!

Дирижер өчен: мут-лаббе́н.* Давытның җыры.

א [әлиф]*

9 И Йәһвә, мин сине бөтен йөрәгем белән мактармын,

Синең барлык гаҗәеп эшләрең турында сөйләрмен.+

2 Мин синдә сөенеч һәм зур шатлык табармын,

И Аллаһы Тәгаләм, мин синең исемеңә мәдхияләр җырлармын.*+

ב [бәт]

3 Дошманнарым, чигенгәндә,+

Синең алдыңда абынып, һәлак булыр.

4 Чөнки син хокукларымны һәм эшемне яклыйсың,

Тәхетеңә утырып, гаделлек белән хөкем итәсең.+

ג [гимел]

5 Син халыкларны каты шелтәләдең,+ явызны юк иттең,

Аларның исемнәрен мәңгегә бетердең.

6 Дошман бөтенләйгә юкка чыгарылды,

Аларның шәһәрләрен син кырып бетердең,

Алар бүтән хәтергә дә алынмас.+

ה [хе]

7 Йәһвә исә мәңге патшалык итә,+

Ул гадел хөкем тәхетен нык урнаштырган.+

8 Ул җирне гаделлек белән хөкем итәчәк,+

Халыкларга гадел хөкем карарлары чыгарачак.+

ו [вав]

9 Йәһвә җәберләнгән кешегә ныклы сыеныч* булыр,+

Бәла-казалар вакытында ныклы сыеныч ул.+

10 Исемеңне белүчеләр сиңа таяныр.+

Син, и Йәһвә, үзеңне эзләүчеләрне һичкайчан калдырмыйсың.+

ז [зәйин]

11 Сионда яшәүче Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,

Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез.+

12 Мескеннәрнең каны өчен үч алучы Аллаһы аларны исендә тота,+

Ул аларның зар елавын һич онытмас.+

ח [хет]

13 И Йәһвә, илтифат кыл миңа;

Мине үлем капкасыннан күтәрүче,+

Күралмаучыларым аркасында ничек газап чигүемне күр.

14 Шулчак мин Сио́н шәһәре* капкалары алдында мактауга лаек эшләреңне игълан итә алырмын,+

Коткару китергән эшләреңә шатланырмын.+

ט [тет]

15 Халыклар үзләре казыган чокырга егылып төште,

Аяклары үзләре куйган ятьмәгә эләкте.+

16 Йәһвә үз хөкемнәрен гамәлгә ашыруы белән билгеле.+

Явызны үз кулы кылган эше тозакка каптырды.+

Хиггайон.* (Села)

י [йод]

17 Явызлар,

Аллаһыны оныткан бар халыклар Кабергә* төшәчәк.

18 Ә ярлы бөтенләйгә онытылмас,+

Юашларның өмете һичкайчан сүрелмәс.+

כ [каф]

19 И Йәһвә, күтәрел! Үлемле кешегә өстен чыгарга юл куйма.

Халыклар синең каршыңда хөкем ителсен.+

20 Аларны куркуга төшер, и Йәһвә,+

Халыклар үзләренең бары үлемле кешеләр генә булуларын белсеннәр. (Села)

ל [ләмид]

10 И Йәһвә, ник син еракта торасың?

Нишләп кайгы-хәсрәт күргән чакларымда үзеңне яшерәсең?+

2 Явыз бәндә, эреләнеп, ярдәмчесез кешене эзәрлекли,+

Әмма ул үзенең үргән мәкерләренә эләгер.+

3 Чөнки явыз үзенең җан теләге* белән мактана+

Һәм комсызны мактый.*

נ [нун]

Ул Йәһвәне санга сукмый.

4 Тәкәббер булганга, явыз кеше Аллаһыны эзләми.

Ул Аллаһының барлыгына ышанмый.+

5 Аның юллары чәчәк ата,+

Әмма хөкемнәреңне аңларга аның акылы җитми.+

Ул бар дошманнарыннан мәсхәрәләп көлә.

6 Күңеленнән ул: «Мин беркайчан да какшамам,*

Буыннар алмашыныр,

Әмма мин һич тә бәла-каза күрмәм»,— дип әйтә.+

פ [пе]

7 Аның авызы ләгънәт, ялган һәм янаулар белән тулы,+

Теле астында — бәла һәм яманлык.+

8 Ул авыллар янында яшерен урында көтеп ята,

Яшеренгән урыныннан чыгып, гаепсезне үтерә.+

ע [әйин]

Аның күзләре үзенең корбанын сагалый.+

9 Ул, куаклыктагы арыслан шикелле, яшеренгән урынында көтеп ята,+

Ярдәмчесез кешене эләктерергә дип, көтеп утыра.

Ятьмәсен тартып, аны эләктереп ала.+

10 Корбаны хәлсезләнеп, сыгылып төшә,

Бәхетсезләр аның үткен тырнагына эләгә.

11 Күңеленнән ул: «Аллаһы моны онытты.+

Ул йөзен читкә борды,

Һич тә игътибар итми»,— дип әйтә.+

ק [коф]

12 И Йәһвә, күтәрел.+ И Ходаем, кулыңны күтәр.+

Ярдәмчесез кешеләрне онытма.+

13 Ник явыз адәм Аллаһыны санга сукмый?

Күңеленнән ул: «Аллаһы миннән хисап сорамас»,— ди.

ר [реш]

14 Ә син кайгы-хәсрәтләрне күреп торасың,

Син барын күзәтеп, кулда тотасың.+

Мескен корбан сиңа ялвара.+

Син — атасыз ятимгә ярдәмче.+

ש [шин]

15 Явыз һәм яман бәндәнең кулын сындыр,+

Шулчак аның явызлыгын эзләп тә,

Берни дә тапмассың.

16 Йәһвә — мәңге-мәңге Патша.+

Халыклар җир йөзеннән юкка чыкты.+

ת [тау]

17 Әмма син, и Йәһвә, юашларның үтенечен ишетерсең.+

Син аларның йөрәкләрен какшамас итәрсең+ һәм аларны игътибар белән тыңларсың.+

18 Син ятимнәрне һәм изелгәннәрне гадел хөкем итәрсең,+

Шулчак туфрактан яратылган үлемле кеше аларны инде бүтән куркыта алмас.+

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе.

11 Мин Йәһвәдә сыеныч таптым.+

Ничек соң сез миңа:*

«Кош шикелле, үз тавыңа очып кит! — дип әйтә аласыз? —

2 Кара, явызлар ничек җәяләрен бөгә,

Караңгылык эченнән намуслы йөрәклеләргә атарга дип,

Алар укларын җәя керешенә куя.

3 Нигезләр* җимерелсә,

Тәкъвалар нәрсә эшли алсын?»

4 Йәһвә — үзенең изге гыйбадәтханәсендә.+

Йәһвәнең тәхете — күкләрдә.+

Аның күзләре һәркемне күреп тора, күзәтүчән күзләре адәм балаларын тикшерә.+

5 Йәһвә тәкъваны да, явызны да күзәтә.+

Җәбер-золым яратучы һәркемне ул* нәфрәт итә.+

6 Явызларга ул күп тозаклар корыр,*

Ут, күкерт+ һәм көйдергеч җил аларның өлеше* булыр.

7 Чөнки Йәһвә гадел,*+ ул тәкъвалык эшләрен хуш күрә.+

Намуслы кешеләр аның йөзен* күрер.+

Дирижер өчен: шеминитка* көйләп башкарыла. Давытның җыры.

12 Коткар мине, и Йәһвә, чөнки бер тугры кеше дә калмады,

Кешеләр арасыннан гаделләр юкка чыкты.

2 Алар бер-берсенә ялган сөйли,

Телләре белән юмалый,* икейөзлеләнеп* сөйли.+

3 Йәһвә бөтен ялагай телләрне

Һәм артык мактанган телне юк итәр,+

4 «Телебез белән без җиңәбез.

Телебез белән ни теләсәк, шуны сөйлибез.

Безгә кем хуҗа?!» — дип әйтүчеләрне ул юк итәр.+

5 «Мескеннәрнең кысрыклануы,

Ярлыларның көрсенүе аркасында,+

Мин күтәрелермен,— дип әйтә Йәһвә.—

Мин аларны кимсетүчеләреннән* коткарырмын».

6 Йәһвәнең сүзләре саф,+

Алар җир мичендә* сафландырылган, җиде мәртәбә чистартылган көмеш күк.

7 Син аларны сакларсың, и Йәһвә,+

Аларның һәрберсен бу буыннан мәңге якларсың.

8 Явызлар бөтен җирдә иркенләп йөри,

Чөнки адәм балалары бозыклыкны куәтли.+

Дирижер өчен. Давытның җыры.

13 И Йәһвә, кайчанга хәтле мин онытылган булырмын? Мәңгеме?

Кайчанга чаклы миннән йөзеңне борып торырсың?+

2 Кайчанга хәтле мин борчулы хафа эчендә яшәрмен

Һәм күңелем көн саен көенер?

Кайчанга чаклы дошманым минем өстән тантана итәр?+

3 И Ходаем Йәһвә, миңа күз сал һәм җавап бир.

Үлем йокысына китмәс өчен, күзләремә нур бир,

4 Шулчак дошманым: «Мин аны җиңдем!» — димәс.

Миңа каршы килүчеләр егылуымны күреп шатланмасын.+

5 Мин исә синең тугры мәхәббәтеңә таянам.+

Күңелем коткару китергән эшләреңә сөенер.+

6 Мин Йәһвәне мактап җырлармын, чөнки ул мине мул итеп бүләкләде.*+

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе.

14 Акылсыз* үз күңеленнән:

«Йәһвә юк»,— ди.+

Андый кешеләрнең гамәлләре дә бозык, эшләре дә җирәнгеч.

Берсе дә игелек кылмый.+

2 Йәһвә исә, берәрсенең зирәклеге бармы икән, берәрсе Йәһвәне эзлиме икән дип,

Күктән адәм балаларына күз сала.+

3 Аларның һәммәсе юлдан тайпылган,+

Бөтенесе дә бердәй бозык,

Берәү дә игелек кылмый,

Берәү дә.

4 Ник явызлык кылучыларның берсе дә аңламый, ә?

Алар халкымны икмәк ашагандай йота.

Алар Йәһвәне чакырмый.

5 Әмма аларны көчле курку басар,+

Чөнки Йәһвә — тәкъвалар буыны белән.

6 Сез, явызлык кылучылар, гади* кешенең ниятләрен бозарга тырышасыз,

Ләкин аның сыенычы — Йәһвә.+

7 Их, Сионнан Исраилгә котылу килсен иде!+

Йәһвә әсирлектәге халкын кире кайтарганда,

Ягъкуб шатлансын, Исраи́л сөенсен.

Давытның җыры.

15 И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала?

Синең изге тавыңда кем яши ала?+

2 Сафлык юлыннан йөрүче,+

Тәкъвалык буенча эш итүче,+

Үз йөрәгендә дөресен сөйләүче кеше.+

3 Ул теле белән башкаларга яла якмый,+

Якынына һичнинди начарлык кылмый+

Һәм дусларын хурламый.*+

4 Кабахәт кешене кире кага,+

Ә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәткәннәрне зурлый.

Хәтта үтәве авыр булса да, ул үз вәгъдәсен бозмый.+

5 Акчасын ул арттырып алу өчен бирми+

Һәм гаепсезне гаепләү өчен ришвәт алмый.+

Шулай эшләүче һәркем һичкайчан какшамас.*+

Давытның миктамы.*

16 Якла мине, Аллаһым, чөнки мин синдә сыеныч таптым.+

2 Мин Йәһвәгә: «Син — Йәһвә, минем игелек чишмәсе,— дидем.—

3 Һәм җирдәге изгеләр,

Күренеклеләр, миңа зур шатлык китерә».+

4 Башка илаһларга ияргән кешеләр үз хәсрәтләрен арттыра.+

Мин беркайчан да аларның канлы шәраб бүләкләрен китермәм,

Аларның* исемнәрен дә телгә алмам.+

5 Йәһвә — минем мирасым, миңа тигән өлешем+ һәм тулы касәм минем.+

Син минем мирасымны саклыйсың.

6 Күркәм урыннар миңа үлчәп бирелде.

Әйе, мин үз мирасыма шөкер итәм.+

7 Миңа киңәш биргән Йәһвәне мактармын мин.+

Төнлә дә яшерен уйларым* мине төзәтә.+

8 Йәһвә гел минем каршымда.+

Мин һичкайчан какшамам, чөнки ул минем уң ягымда.+

9 Шунлыктан минем күңелем куана, бөтен җаным* шатлана.

Һәм мин иминлектә яшим.*

10 Чөнки син җанымны Кабердә* калдырмассың.+

Син үз тугрыңа гүрне күрергә* бирмәссең.+

11 Син миңа тормыш сукмагын белдерәсең.+

Син барында* — шатлыкка күмеләм,+

Синең уң ягыңда булу — һич бетмәс бәхет* ул.

Давытның догасы.

17 Гадел хөкем сорап ялваруымны ишет, и Йәһвә,

Ярдәм сорап аваз салуыма колак сал,

Сүзләремдә ялган юк — догамны тыңла.+

2 Миңа гадел карар чыгарсаң иде,+

Күзләрең намуслы икәнемне күрсен иде.

3 Син йөрәгемне сыныйсың, төнлә мине күзәтеп тикшерәсең,+

Син мине сафландырасың.*+

Әмма һичнинди начарлык ниятләмәгәнемне,

Телем белән гөнаһ кылмаганымны күрерсең.

4 Ә кешеләрнең гамәлләре турында әйткәндә,

Мин, авызыңнан чыккан сүзләреңне тыңлап, талаучы сукмакларыннан читтә торам.+

5 Аяк табаннарым синең эзләреңнән йөрсен,

Шулчак аякларым абынмас.+

6 И Ходаем, сиңа ялынам мин, чөнки син миңа җавап бирәчәксең.+

Миңа колак сал,* сүзләремне ишет.+

7 И Аллаһы, куәтле кулың* астында сыеныч эзләүчеләрне

Үзеңә каршы баш күтәрүчеләрдән Коткаручы,

Тугры мәхәббәтеңне гаҗәеп итеп күрсәт.+

8 Күзең карасыдай сакла мине,+

Канатларың күләгәсе астына яшер мине.+

9 Миңа һөҗүм итүче явызлардан,

Мине камап алган җан дошманнарымнан сакла мине.+

10 Аларның йөрәген май баскан,

Телләре белән алар бик эре сөйләшә.

11 Менә, кая гына барсак та, алар безне уратып ала,+

Алар безне һәлак итү* җаен эзләп йөри.

12 Дошман — үз корбанын ботарлап ташларга ыргылып торган арыслан кебек,

Яшеренгән урынында яткан яшь арыслан кебек.

13 И Йәһвә, аңа каршы чыгып,+ аны җиңәр өчен күтәрел,

Кылычың белән җанымны явызлардан коткар.

14 Өлешләре шушы тормышта булган бу дөнья* кешеләреннән+

Куәтең белән коткар мине, и Йәһвә.

Аларны син үзеңнең яхшылыгың белән сугарасың,+

Һәм алар ишле улларына мирас калдыра.

15 Мин исә тәкъвалыкта йөзеңне күрермен,

Син барында* уянуы миңа шундый рәхәт.+

Дирижер өчен. Йәһвәнең хезмәтчесе Давытның мәдхиясе. Йәһвә аны Шаулның һәм бөтен дошманнарының кулыннан коткарган көнне Йәһвәгә җырлаган җыры:+

18 И көч-куәтем минем Йәһвә,+ сине чын күңелдән яратам мин.

2 Йәһвә минем кыяташым, ныгытмам һәм мине коткаручы Аллаһым.+

Аллаһым — минем кыям,+ аңарда мин яклау табам.

Ул минем калканым, коткару мөгезем,* ныклы сыенычым* минем.+

3 Мактауга лаек Йәһвәне чакырып,

Дошманнарым кулыннан коткарылырмын.+

4 Үлем баулары мине чорнап алды,+

Юньсез адәмнәр, көтелмәгән су ташкыннары шикелле, мине тетрәтте.+

5 Кабер* богаулары мине уратып алды,

Үлем тозаклары белән йөзгә-йөз очраштым.+

6 Кайгылы чагымда мин Йәһвәгә ялвардым,

Ярдәм сорап, Аллаһыма аваз салдым.

Ул үзенең гыйбадәтханәсеннән тавышымны ишетте,+

Ярдәм сорап кычкыруым аның колагына иреште.+

7 Шунда җир селкенә, тетри башлады,+

Тау нигезләре калтырап китте.

Алар селкенде, чөнки ул ярсыды.+

8 Аның борын тишекләреннән төтен чыкты,

Авызыннан ялмап йотучы ут бөркелде,+

Аңардан утлы күмерләр атылды.

9 Төшкәндә, ул күкләрне сыгылдырды,+

Аягы астында дөм караңгылык иде.+

10 Ул керубим өстендә очып килде,+

Рухи затның* канатларында аска ыргылды.+

11 Ул үзен караңгылык белән каплады,+

Аның тирәли, ышык урын сыман,

Кара яңгыр болытлары.+

12 Аның алдындагы яктылыктан,

Болытлар арасыннан боз һәм утлы күмерләр яуды.

13 Шунда Йәһвә күкләрне күкрәтте.+

Боз бөртекләре белән утлы күмерләр яудырып,

Аллаһы Тәгалә үз тавышын яңгыратты.+

14 Ул, укларын атып, дошманнарымны таратып җибәрде;+

Яшеннәрен чәчеп, аларны аптырашта калдырды.+

15 И Йәһвә, синең шелтәңнән,

Борын тишекләреңнән чыккан көчле сулыштан+

Су юллары күренде,+ җирнең нигезләре ачылды.

16 Ул югарыдан кулын сузды,

Мине тотып алып, тирән сулардан тартып чыгарды.+

17 Ул мине көчле дошманымнан,+

Миннән көчлерәк булган күралмаучылардан коткарды.+

18 Хәсрәт кичергән көнемдә алар миңа каршы чыкты,+

Ләкин Йәһвә миңа таяныч булды.

19 Ул мине куркынычсыз урынга* алып чыкты,

Коткарды, чөнки мине хуш күрде.+

20 Йәһвә мине тәкъвалыгыма карап бүләкли,+

Кулларымның сафлыгына карап әҗерен бирә.+

21 Чөнки мин Йәһвә юлларыннан йөрдем,

Аллаһымны калдырып, явызлык кылмадым.

22 Аның бөтен хөкемнәре минем алдымда,

Мин аның кагыйдәләрен кире какмам.

23 Мин аның алдында саф булып калырмын+

Үземне гаеп эштән саклармын.+

24 Йәһвә үзе алдында тәкъва булуыма,+

Кулларымның саф булуына карап әҗерен бирсен миңа.+

25 Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең,+

Намуслы кешегә намуслы* буласың.+

26 Риясыз кешегә син риясыз мөгамәлә күрсәтәсең,+

Ә мәкерле кешене син ахмакка калдырасың.+

27 Син гадиләрне* коткарасың,+

Ә тәкәбберләрне* түбәнсетәсең.+

28 И Йәһвә, син яктырткычымны кабызучы.

Аллаһым — тирә-ягымдагы караңгылыкны яктыртучы.+

29 Синең ярдәмең белән мин талаучылар өеренә каршы чыга алам,+

Аллаһының кодрәте белән мин диварларга менә алам.+

30 Хак Аллаһының юлы камил.+

Йәһвәнең сүзе саф.*+

Ул — үзендә сыеныч табучыларның һәммәсенә калкандыр.+

31 Йәһвәдән башка Аллаһы бармы соң?+

Ходаебыздан башка кем кыя?+

32 Аллаһы мине көч-куәткә төрендерә,+

Ул юлымны камил итә.+

33 Ул аякларымны боланныкыдай җитез итә,

Мине биек урыннарга куя.+

34 Ул кулларымны сугыш алып барырга өйрәтә,

Кулларым бакыр җәяне бөгә ала.

35 Син мине калканың белән яклыйсың,+

Уң кулың миңа булыша,*

Басынкылыгың мине бөек итә.+

36 Атлап барган сукмагымны син киңәйтәсең.

Аякларым һич тә таймас.+

37 Мин дошманнарымны эзәрлекләп, куып җитәрмен;

Алар җир йөзеннән юк ителмичә, кире кайтмам.

38 Мин аларны тар-мар итәрмен, һәм алар инде күтәрелә алмас,+

Алар минем аяк астымда булыр.

39 Син мине сугыш өчен көч белән коралландырырсың,

Дошманнарымны аяк алдыма егып салырсың.+

40 Син дошманнарымны чигенергә* мәҗбүр итәрсең,

Һәм мин күралмаучыларымны юк* итәрмен.+

41 Алар ярдәм сорап кычкыра, ләкин аларны коткаручы берәү дә юк,

Алар хәтта Йәһвәгә ялвара, ә ул җавап бирми.

42 Мин аларны җил очырып алып киткән тузан бөртекләренә әйләндерермен,

Аларны урам пычрагын чыгарып ташлагандай ташлармын.

43 Син мине халкымның гаепләүләреннән коткарырсың,+

Мине халыклар өстеннән башлык итеп куярсың.+

Мин белмәгән халык миңа хезмәт итәр.+

44 Минем хакта ишетү белән, алар миңа күндәм булыр,

Чит ил кешеләре минем алдыма калтырап-куркып килер.+

45 Чит ил кешеләре кыюлыгын җуяр,*

Алар үз ныгытмаларыннан чыгып, калтырап килер.

46 Йәһвә — тере Аллаһы! Минем Кыям данлансын!+

Коткаручы Аллаһым югарылансын.+

47 Аллаһы минем өчен үч ала,+

Халыкларны миңа буйсындыра.

48 Ул мине ярсулы дошманнарымнан коткара.

И Ходаем, миңа һөҗүм итүчеләр өстеннән син мине югары күтәрәсең,+

Мине мәрхәмәтсез бәндәдән саклыйсың.

49 Шул сәбәпле мин сине, и Йәһвә, халыклар арасында данлармын,+

Исемеңә мәдхияләр җырлармын.*+

50 Ул, бөек эшләр башкарып, үзе сайлаган патшаны коткара,*+

Ул үзенең майланганына — Давытка һәм аның токымына*+

Тугры мәхәббәтен мәңге күрсәтә.+

Дирижер өчен. Давытның җыры.

19 Күкләр Аллаһының данын игълан итә,+

Күк йөзе аның куллары булдырган эшләр турында сөйли.+

2 Көн саен аларның сүзләре агыла,

Төн саен алар белем биреп тора.

3 Сөйләм дә юк, сүз дә юк,

Авазлары да ишетелми.

4 Әмма аларның тавышы* бөтен җир йөзе буйлап үтә,

Хәбәрләре җиһанның барлык читләренә барып җитә.+

Күкләрдә ул кояш өчен чатыр корды.

5 Ул үз бүлмәсеннән балкып чыгучы кияү күк,

Йөгерештә катнашкан гаять көчле кеше күк шатлана.

6 Ул күкнең бер кырыеннан чыга

Һәм икенче ягына юнәлә.+

Бернәрсә дә аның җылысыннан яшеренә алмый.

7 Йәһвәнең кануны камил+ — көч бирә.*+

Йәһвәнең искә төшерүләре ышанычлы+ — тәҗрибәсезне зирәк итә.+

8 Йәһвәнең боерыклары гадел — йөрәкне шатландыра.+

Йәһвәнең әмере саф — күзләрне яктырта.+

9 Йәһвәгә карата тирән хөрмәт+ — изге, мәңгелек нәрсә.

Йәһвәнең хөкемнәре хак, барысы да гадел.+

10 Алар алтыннан,

Күп-күп саф алтыннан да кыйммәтрәк;+

Балдан, кәрәздән тамган балдан да татлырак.+

11 Алар синең хезмәтчеңне кисәтә,+

Алар буенча яшәү — олы әҗер.+

12 Үз хаталарын кем күрә ала?+

Белмичә кылган гөнаһларымны ярлыкагыл.

13 Үз хезмәтчеңне дуамал адымнардан тотып кал,+

Аларга миннән өстенлек итәргә юл куйма.+

Шулчак мин тел тидермәслек булырмын+

Һәм коточкыч гөнаһлардан* сакланып калырмын.

14 Авызымнан чыккан сүзләрем һәм күңелемдәге уйларым

Сиңа хуш килсен иде,+ и Йәһвә, Кыям+ һәм Йолып Алучым минем.+

Дирижер өчен. Давытның җыры.

20 Кайгылы көнеңдә Йәһвә сиңа* җавап бирсен.

Ягъкуб Аллаһысының исеме сине якласын.+

2 Ул изге урыннан сиңа ярдәмен җибәрсен,+

Сионнан+ сиңа көч бирсен.

3 Ул синең бар бүләкләреңне исендә тотсын,

Яндыру корбаныңны теләп кабул итсен.* (Села)

4 Ул күңелең теләгәнне үтәсен,+

Бөтен уй-ниятләреңне уңышлы итсен.

5 Без синең коткару китергән эшләреңә шатланып аваз салырбыз,+

Аллаһыбызның исемен мактарбыз.+

Йәһвә бөтен үтенечләреңне чынга ашырсын.

6 Йәһвәнең үз майланганын коткаруын мин хәзер беләм.+

Ул аның догасына үзенең изге күкләреннән җавап бирә,

Уң кулы белән аны гаҗәеп итеп коткара.*+

7 Кемдер сугыш арбаларына, кемдер атларына өмет баглый,+

Ә без Аллаһыбыз Йәһвәне исеме белән чакырабыз.+

8 Алар абынып егылды,

Без исә, күтәрелеп, аякка бастык.+

9 И Йәһвә, патшаны коткар!+

Ярдәм сорап чакырган көнне ул безгә җавап бирәчәк.+

Дирижер өчен. Давытның җыры.

21 И Йәһвә, патша синең куәтеңә сөенә,+

Коткару китергән эшләреңә чиксез куана!+

2 Аның күңел теләген син үтәдең,+

Үтенечен кире какмадың. (Села)

3 Син аны мул фатихалар белән каршы аласың,

Аның башына саф алтыннан таҗ кидерәсең.+

4 Ул синнән гомер сорады, һәм син аңа бирдең,+

Озын гомер бирдең мәңгегә.

5 Синең коткаруың аңа бөек дан китерә.+

Абруй һәм шөһрәт белән бүләклисең аны.

6 Син аны мәңгегә фатихалыйсың,+

Янында булуың белән аңа шатлык китерәсең.+

7 Чөнки патша Йәһвәгә таяна,+

Аллаһы Тәгаләнең тугры мәхәббәте аркасында ул беркайчан да какшамас.*+

8 Синең кулың бар дошманнарыңны эзләп табар,

Уң кулың нәфрәт итүчеләреңне табар.

9 Билгеләнгән вакытта син аларга күз салгач, алар утлы мичкә ташланган төсле булыр.

Йәһвә аларны үзенең ачуы белән йотар, аларны ут ялмап кабар.+

10 Аларның токымнарын* син җир йөзеннән юк итәрсең,

Нәселләрен адәм балалары арасыннан юкка чыгарырсың.

11 Алар бит сиңа каршы начарлык эшләргә ниятләде,+

Нәтиҗәсез мәкерләр корды.+

12 Син ук-җәяңне йөзләренә төбәп,

Аларны чигенергә мәҗбүр итәрсең.+

13 И Йәһвә, куәтең белән күтәрел.

Без синең кодрәтеңә мәдхияләр җырларбыз.*

Дирижер өчен: «Таң боланы»на* салынган. Давытның җыры.

22 Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?+

Нишләп син ерак һәм мине коткармыйсың,

Ачы тавыш белән кычкыруымны ишетмисең?+

2 Ходаем, көндезен сиңа ялварам, җавап бирмисең,+

Төнен дә мин тынмыйм.

3 Әмма син изге,+

Исраилнең мактавына күмелгән.*

4 Ата-бабаларыбыз сиңа таянып яшәде,+

Алар сиңа таянганга, син аларны коткарып тордың.+

5 Алар сиңа ялварып дәште һәм коткарылды.

Сиңа таянганга, аларның өметләре өзелмәде.*+

6 Кешеләр мине хурлый,* халык миңа җирәнеп карый,

Әйтерсең лә мин кеше түгел, ә җир кортымын.+

7 Мине күрүче һәркем миннән мыскыллап көлә,+

Алар көлемсерәп, башларын чайкап мәсхәрәли:+

8 «Ул үзен Йәһвәгә ышанып тапшырды. Коткарсын аны!

Әгәр ул аның өчен шулкадәр кадерле икән, азат итсен аны!»+

9 Син мине әнием карыныннан чыгардың,+

Сабый чагымда син миңа иминлек бирдең.

10 Туганнан алып мин синең кайгыртуыңа тапшырылган,

Әнием карыныннан ук син минем Аллаһым идең.

11 Миннән ерак торма, чөнки бәла якын,+

Минем бүтән ярдәмчем юк бит.+

12 Яшь үгезләр өере мине чолгый,+

Баша́н җиренең көчле үгезләре мине камый.+

13 Үкереп, үз корбанын ботарлаучы арыслан күк,+

Алар миңа авызларын ачып, тешләрен ыржайта.+

14 Мин су шикелле түгеләм,

Бөтен сөякләрем каймыкты.

Йөрәгем балавыздай булды,+

Кыюлыгым эри эчемдә.+

15 Көчем чүлмәк кыйпылчыгы сыман кибеп бетте,+

Телем аңкавыма ябыша.+

Син мине гүргә иңдерәсең.+

16 Дошманнарым мине этләр сыман чолгап ала,+

Алар мине явызлар өере кебек сырып ала,+

Арысландай, аяк-кулларыма ташлана.+

17 Мин бар сөякләремне санап чыга алам.+

Алар мине күз алмый күзәтә.

18 Алар өс киемемне бүлешә,

Киемем өчен жирәбә сала.+

19 Ләкин син, и Йәһвә, миннән ерак торма.+

Син — минем көч-куәтем, миңа ярдәмгә ашык.+

20 Җанымны кылычтан сакла,

Газиз гомеремне этләр тырнагыннан* коткар.+

21 Арыслан авызыннан+ һәм кыргый үгезләр мөгезеннән коткар мине.

Җавап бир миңа һәм коткар мине.

22 Синең исемеңне кардәшләремә игълан итәрмен,+

Җыелышта сине мактармын.+

23 Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, аны мактагыз!

Ягъкубның бөтен нәселе,* аны данлагыз!+

Исраилнең бөтен нәселе,* аңа карата тирән ихтирамлы булыгыз.

24 Чөнки ул җәбер күрүченең газабына түбәнсетеп, җирәнеп карамады.+

Ул аңардан йөзен бормады.+

Ярдәм сорап аваз салган чагында аны ишетте.+

25 Мин сине зур җыелышта мактармын.+

Биргән вәгъдәләремне сине тирән хөрмәт итүчеләр алдында үтәрмен.

26 Юашлар ашап-эчеп, тук булыр,+

Йәһвәне эзләүчеләр аны мактар.+

Аларның йөрәкләре мәңге типсен.

27 Бөтен җир йөзе Йәһвәне искә төшереп, аңа борылыр.

Халыкларның бөтен кабиләләре аңа сәҗдә кылыр.+

28 Чөнки Йәһвә — Патша,+

Ул халыклар өстеннән идарә итә.

29 Майда йөзүчеләрнең барысы ашап-эчеп, сәҗдә кылыр,

Җир куенына керәчәк һәркем аның алдында тез чүгәр.

Берсе дә үз җанын саклап кала алмас.

30 Аларның токымнары* аңа хезмәт итәр.

Киләсе буынга Йәһвә турында хәбәр ителер.

31 Алар, килеп, аның тәкъвалыгы турында сөйләр,

Әле туачак халыкка аның эшләре хакында игълан итәр.

Давытның җыры.

23 Йәһвә — Көтүчем минем.+

Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам.+

2 Үләнле көтүлектә ул мине ял иттерә,

Күп сулы тыныч урыннарга* алып бара.+

3 Ул минем җанымны яңарта,+

Үзенең исеме хакына мине тәкъвалык юлларыннан йөртә.+

4 Дөм караңгылык каплаган үзәнлектән барсам да,+

Мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм,+

Чөнки син минем белән.+

Көтүче таягың миңа ышаныч* бирә.

5 Син дошманнарым алдында миңа табын әзерлисең,+

Башымны май белән майлыйсың,*+

Минем касәм мөлдерәмә тулы.+

6 Һичшиксез, яхшылык һәм тугры мәхәббәт гомеремнең бар көннәрендә мине озатып йөриячәк,+

Һәм мин бар көннәремдә Йәһвә йортында яшәячәкмен.+

Давытның мәдхиясе. Җыр.

24 Җир һәм җир йөзендәге бар нәрсә,

Җир һәм анда яшәүчеләр — Йәһвәнеке.+

2 Ул җирне диңгезләр өстенә нык урнаштырган+

Һәм елгалар өстенә нык беркеткән.

3 Йәһвәнең тавына кем менә ала?+

Аның изге урынына кем күтәрелә ала?

4 Эшләре тел тидергесез һәм йөрәге саф кеше,+

Минем гомерем* белән ялган ант бирмәүче

Һәм алдап ант итмәүче кеше.+

5 Ул Йәһвәдән фатихалар алыр,+

Коткаручысы Аллаһы күзендә тәкъва* дип табылыр.+

6 Бу — Аллаһыны эзләүчеләрнең,

Синең хуплавыңны* эзләүчеләрнең буыны, и Ягъкуб Аллаһысы. (Села)

7 Капка башлары, күтәрелегез;+

Борынгы ишекләр, ачылыгыз,*

Данлыклы Патша керсен!+

8 Бу данлыклы Патша кем ул?

Кодрәтле һәм куәтле Йәһвә,+

Сугышта тиңе булмаган Йәһвә.+

9 Капка башлары, күтәрелегез,+

Борынгы ишекләр, ачылыгыз,

Данлыклы Патша керсен!

10 Бу данлыклы Патша кем ул?

Гаскәрләр Иясе Йәһвә, ул — данлыклы Патша.+ (Села)

Давытның мәдхиясе.

א [әлиф]

25 И Йәһвә, сиңа дәшәм* мин.

ב [бәт]

2 Ходаем, сиңа таянам мин,+

Оятка калмасам иде.+

Дошманнарым кайгыма шатланмасын.+

ג [гимел]

3 Сиңа өметләнүчеләрнең берсе дә оятка калмас,+

Ләкин бер сәбәпсез мәкер коручыларны хурлык көтә.+

ד [дәлит]

4 И Йәһвә, миңа үз юлларыңны күрсәт,+

Мине үз сукмакларыңнан йөрергә өйрәт.+

ה [хе]

5 Мине хакыйкать юлыңда йөрт һәм өйрәт,+

Чөнки син Коткаручы Аллаһым.

ו [вав]

Мин һәрвакыт сиңа өметләнәм.

ז [зәйин]

6 И Йәһвә, һәрвакыт күрсәтә килгән*+

Шәфкатеңне һәм тугры мәхәббәтеңне исеңә төшер.*+

ח [хет]

7 Яшьлегемдә кылган гөнаһларымны һәм җинаятьләремне искә алма.

Тугры мәхәббәтең буенча,+

Мәрхәмәтең хакына мине искә төшер, и Йәһвә.+

ט [тет]

8 Йәһвә игелекле һәм намуслы,+

Шуңа күрә ул гөнаһлыларны дөрес юлга күндерә.+

י [йод]

9 Ул юашларны дөрес юлдан* йөртер,+

Юашларны үз юлына өйрәтер.+

כ [каф]

10 Килешүен+ һәм искә төшерүләрен+ тотучылар өчен

Йәһвәнең бөтен юллары тугры мәхәббәт һәм тугрылык белән тулы.

ל [ләмид]

11 Исемең хакына, и Йәһвә,+

Кылган гөнаһым зур булса да, кичер.

מ [мем]

12 Йәһвәне тирән хөрмәт итүче кеше кем ул?+

Ул аны үзе сайлар юлга күндерер.+

נ [нун]

13 Ул Аллаһының игелеген татыр,+

Һәм аның токымнары* җиргә ия булыр.+

ס [сәмих]

14 Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр аның белән якын дуслыкка ия,+

Һәм ул аларга үз килешүен белдерә.+

ע [әйин]

15 Күзләремне һәрчак Йәһвәгә юнәлтәм,+

Чөнки ул минем аякларымны ятьмәдән коткарачак.+

פ [пе]

16 Миңа йөзеңне бор һәм илтифат кыл,

Мин бит ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ.

צ [тсаде]

17 Күңел кайгыларым күбәйде,+

Газаплануымнан азат ит мине.

ר [реш]

18 Газап һәм бәла кичерүемне күр,+

Бөтен гөнаһларымны ярлыкагыл.+

19 Кара, дошманнарым нихәтле күп

Һәм нәфрәтләре никадәр ачы.

ש [шин]

20 Җанымны сакла һәм коткар мине.+

Миңа оятка калырга бирмә, чөнки синдә сыеныч таптым.

ת [тау]

21 Сафлыгым һәм намуслылыгым мине якласын иде,+

Чөнки өметем — синдә бит.+

22 И Ходаем, Исраилне барлык кайгы-хәсрәтеннән коткар.*

Давытның мәдхиясе.

26 И Йәһвә, хөкем ит мине, чөнки мин сафлыгым юлыннан йөрдем.+

Сиңа мин, Йәһвә, икеләнмичә таяндым.+

2 И Йәһвә, тикшер, сына мине.

Яшерен уйларымны* һәм йөрәгемне сафландыр.+

3 Чөнки синең тугры мәхәббәтең һәрвакыт минем алдымда,

Һәм мин синең хакыйкать юлыңнан йөрим.+

4 Мин ялганчы кешеләр белән аралашып утырмыйм,+

Чын йөзләрен яшерүчеләрдән сакланып йөрим.

5 Мин явыз бәндәләр өерен нәфрәт итәм,+

Бозыклар белән аралашып утырудан баш тартам.+

6 Гаепсез булуымны күрсәтеп, кулларымны юармын

Һәм мәзбәхең* тирәли әйләнеп чыгармын, и Йәһвә.

7 Моны рәхмәт сүзләре яңгырасын өчен,+

Гаҗәеп эшләреңне игълан итәр өчен эшләрмен.

8 Йәһвә, мин синең яшәгән йортыңны+ —

Синең даның торган урынны яратам.+

9 Мине* гөнаһ кылып йөрүчеләр белән бергә себереп түкмә,+

Гомеремне рәхимсез* кешеләрнеке белән бергә өзмә,

10 Аларның куллары хурлыклы эшләрдә катнаша,

Уң куллары ришвәт белән тулы.

11 Мин исә сафлыгым юлыннан йөрермен.

Коткар* мине һәм илтифат күрсәт миңа.*

12 Аягым тигез җирдә тора,+

Зур җыелышта мин Йәһвәне мактармын.+

Давытның мәдхиясе.

27 Йәһвә яктылыгым+ һәм Коткаручым минем.

Миңа кемнән куркырга?+

Йәһвә — тормышым таянычы.+

Миңа кемнән тетрәп куркып торырга?

2 Явыз бәндәләр мине йотарга дип һөҗүм иткәндә,+

Миңа каршы килүчеләр һәм дошманнар абынып егылды.

3 Хәтта миңа каршы гаскәр лагерь корып урнашса да,

Йөрәгем алынмас.+

Хәтта миңа каршы яу чыкса да,

Ышанычым какшамас.

4 Йәһвәдән мин бер генә нәрсә сорадым,

Шуны эзләрмен дә:

Йәһвәнең күркәмлеген күрер өчен,

Аның гыйбадәтханәсенә* сокланып* карап торыр өчен,+

Гомеремнең бар көннәрендә Йәһвәнең йортында буласым килә.+

5 Бәла килгән көнне ул мине үзенең ышык урынына яшерер,+

Үз чатырындагы яшерен урынга качырыр,+

Мине биек бер кыя өстенә куяр.+

6 Менә, чолгап алган дошманнарым өстеннән башым югары тора.

Аның чатырында мин шатлык авазлары белән корбаннар китерермен.

Мин Йәһвәгә мәдхияләр җырлармын.*

7 Ялварган чагымда ишет мине, и Йәһвә,+

Миңа илтифат кыл һәм җавап бир.+

8 Йөрәгем синең исемеңнән:

«Мине* эзлә»,— диде.

И Йәһвә, сине эзләрмен мин.+

9 Миннән йөзеңне борма.+

Ачуың чыгып, хезмәтчеңне читкә какма.

Син — минем ярдәмчем,+

Ташлама мине, калдырма, Коткаручы Аллаһым.

10 Хәтта әтием һәм әнием мине ташласа да,+

Йәһвә ташламас, үзе мине сыендырыр.+

11 Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә,+

Дошманнарымнан саклап, мине намуслылык сукмагыннан алып бар.

12 Дошманнарым ихтыярына бирмә мине,+

Чөнки миңа каршы ялган шаһитләр күтәрелде,+

Алар миңа җәберләү белән яный.

13 Тереләр арасында Йәһвәнең яхшылыгын күрәчәгемә

Иманым булмаган булса, мин хәзер кайда булыр идем?!*+

14 Өметеңне Йәһвәгә багла,+

Кыю һәм нык бул.+

Әйе, өметеңне Йәһвәгә багла.

Давытның мәдхиясе.

28 Кыям минем Йәһвә,+ сине чакырам мин,

Миңа колак салмый калма.

Әгәр дәшми калсаң,

Мин гүргә+ керүчеләр кебек булырмын.

2 Сиңа ярдәм сорап ялварганда,

Изге урыныңның иң эчке бүлмәсенә таба кулларымны күтәргәндә,+

Үтенечләремне ишет.

3 Мине явызлар белән, зарар кылучылар белән бергә себереп түкмә.+

Алар якыннары белән тыныч сөйләшә, күңелләре исә яманлык белән тулы.+

4 Аларга гамәлләренә,+

Яман эшләренә карап түлә.

Аларга куллары кылган эшләренә,

Кылмышларына карап тиешлесен бир.+

5 Алар бит Йәһвәнең эш-гамәлләренә дә,+

Куллары башкарган эшләренә дә игътибар итми.+

Ул аларны җимерер һәм торгызмас.

6 Йәһвә макталсын,

Чөнки ул ярдәм сорап ялынуларымны ишетте.

7 Йәһвә көч-куәтем+ һәм калканым+ минем.

Йөрәгем аңа таяна.+

Мин аңардан ярдәм күрдем, шуңа күңелем сөенә,

Мин аны җырым белән мактармын.

8 Йәһвә үз халкы өчен көч-куәт,

Ул — үзенең майланганына бөек коткару бирүче ныгытма.+

9 Халкыңны коткар һәм мирасыңны фатихала.+

Аларга көтүче бул һәм кулларыңда аларны мәңге күтәреп йөрт.+

Давытның җыры.

29 Куәтлеләрнең уллары, Йәһвәгә тиешлесен бирегез,

Даны һәм кодрәте өчен Йәһвәгә тиешлесен бирегез.+

2 Йәһвәне исеме өчен данлагыз.

Йәһвәгә изге киемдә* гыйбадәт кылыгыз.

3 Йәһвәнең авазы сулар өстеннән ишетелә,

Данлыклы Аллаһы тавышы күк күкрәгәндәй яңгырый.+

Йәһвә күп сулар өстендә тора.+

4 Йәһвәнең авазы ифрат көчле,+

Йәһвәнең авазы мәһабәт.

5 Йәһвәнең авазы эрбет агачларын сындыра.

Әйе, Йәһвә Ливанның эрбет агачларын чәрдәкләп бетерә.+

6 Ул Ливанны* бозауны сикерткәндәй,

Сирионны+ яшь кыргый үгезне сикерткәндәй сикертә.

7 Йәһвәнең авазы ут ялкыннары чыгара.+

8 Йәһвәнең авазы чүлне тетрәтә.+

Йәһвә Кады́ш+ чүлен тетрәтә.

9 Йәһвәнең авазы боланны калтыратып, бозаулата,

Урманнарны яп-ялангач калдыра.+

Аның гыйбадәтханәсендә һәркем: «Аллаһыга дан!» — дип әйтә.

10 Йәһвә туфан сулары* өстендә тәхеттә утыра.+

Йәһвә Патша булып мәңге тәхеттә утыра.+

11 Йәһвә үз халкына көч бирәчәк.+

Йәһвә үз халкын тынычлык биреп фатихалаячак.+

Йортны багышлау җыры. Давытның мәдхиясе.

30 Сине югарылармын мин, и Йәһвә, чөнки син мине коткардың,*

Дошманнарыма минем өстән тантана итәргә бирмәдең.+

2 И Йәһвә Аллаһым, сиңа ярдәм сорап ялвардым мин, һәм син мине савыктырдың.+

3 И Йәһвә, син мине Кабердән* күтәрдең,+

Гомеремне саклап калдың, гүргә төшертмәдең.+

4 Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,* әй аның тугры бәндәләре,+

Аның изге исеменә* рәхмәтләр белдерегез.+

5 Чөнки аның ачуы — тик бер мизгел генә,+

Ә илтифаты* — гомерлек.+

Кичен елау килсә, иртән шатлык авазлары яңгырый.+

6 Хафасыз чагымда мин:

«Һичкайчан какшамам»*,— дидем.

7 И Йәһвә, миңа илтифатлы булганда,* син мине тау кебек нык иттең.+

Йөзеңне борганда исә, мине көчле курку биләп ала иде.+

8 Сиңа кат-кат дәштем мин, и Йәһвә;+

Йәһвәгә илтифат итүен сорап ялвардым мин.

9 Үлүемнән,* гүргә+ төшүемнән ни файда?

Туфрак сине мактармы?+ Тугрылыгың турында сөйләрме?+

10 И Йәһвә, ишет мине, илтифат күрсәт миңа.+

И Йәһвә, ярдәмчем бул.+

11 Син кайгымны биюгә әйләндердең,

Матәм киемемне салдырып, мине шатлыкка киендердең,

12 Мин* сине мактап җырлый алсын һәм өнсез булмасын өчен шулай эшләдең.

И Йәһвә Аллаһым, мин сине мәңге мактармын.

Дирижер өчен. Давытның җыры.

31 Синдә, и Йәһвә, мин сыеныч таптым.+

Беркайчан да оятка калмасам иде.+

Тәкъвалыгың буенча коткар мине.+

2 Миңа колак сал,*

Мине коткарырга ашык.+

Саклап калу өчен, миңа таулы ныгытма,

Ныгытылган урын бул.+

3 Син бит кыяташым һәм ныгытмам минем,+

Үз исемең хакына+ син мине алып барасың, йөртәсең.+

4 Яшерен куелган ятьмәләрдән син мине азат итәрсең,+

Чөнки син — ныгытмам минем.+

5 Синең кулыңа рухымны тапшырам мин.+

Син мине йолып алдың, и Йәһвә, хакыйкать Аллаһысы.*+

6 Файдасыз, буш потларга табынучыларны* мин нәфрәт итәм.

Миңа килгәндә, мин Йәһвәгә таянып яшим.

7 Мин синең тугры мәхәббәтеңә чиксез куанырмын,

Чөнки син кайгы-хәсрәтемне күрдең,+

Син ачы газабымны* беләсең.

8 Син мине дошман кулына бирмичә,

Куркынычсыз* урынга бастырасың.

9 Илтифат күрсәт миңа, и Йәһвә, чөнки мин газап чигәм.

Газапланудан күзләрем начарайды,+ бөтен тәнем* хәлсезләнеп бетте.+

10 Гомерем — кайгы,+

Елларым иңрәү белән тулы.+

Гөнаһларым аркасында көчем кими,

Сөякләрем хәлсезләнә бара.+

11 Бөтен дошманнарым,

Аеруча якыннарым, миннән мыскыллап көлә.+

Танышларым өчен мин коточкыч нәрсә булып киттем.

Мине урамда күрсәләр, качалар.+

12 Алар мине үз күңелләреннән алып ташлады да онытты, әйтерсең лә мин үлгән.

Мин ватык чүлмәк шикелле.

13 Мин күп яман хәбәрләр ишетәм,

Мине курку чолгап ала.+

Бердәй булып миңа каршы җыелганда,

Алар җанымны алырга дип хәйлә кора.+

14 Ә мин, и Йәһвә, сиңа таянам.+

«Син минем Аллаһым»,— дип игълан итәм.+

15 Гомерем синең кулыңда.

Дошманнарым һәм эзәрлекләүчеләр кулыннан коткар мине.+

16 Үз хезмәтчеңә якты йөз күрсәт.+

Тугры мәхәббәтең буенча мине коткар.

17 И Йәһвә, сиңа ялваргачтын, хурлыкка калмасам иде.+

Явызлар хурлыкка төшсен,+

Кабердә* алар тынсыз калсын.+

18 Һаваланып тәкъва кеше турында тәкәбберлек белән һәм мыскыллап сөйләүче

Ялган телләр өнсез булсын.+

19 Яхшылыкка син шундый бай!+

Син аны үзеңне тирән хөрмәт итүчеләр өчен саклап тотасың,+

Үзеңдә сыеныч табучылар хакына бар кешеләр алдында күрсәтәсең.+

20 Син аларны кешеләрнең хәйләсеннән

Үз яныңдагы яшерен урынга качырырсың,+

Син аларны яман телләр һөҗүменнән

Ышык урыныңа яшерерсең.+

21 Йәһвә макталсын,

Чөнки камаулы шәһәрдә+ булган чагымда ул миңа гаҗәеп итеп тугры мәхәббәтен күрсәтте.+

22 Ә мин куркуга төшеп:

«Мине синең каршыңнан юк итәчәкләр»+,— дидем.

Әмма син ярдәм сорап ялваруымны ишеттең.+

23 Йәһвәгә тугры булганнарның барысы, аны яратыгыз!+

Йәһвә тугрыларны яклый,+

Ә тәкәббер булган һәркемгә ул тулысы белән кайтара.+

24 Йәһвәне сабырлык белән көткәннәрнең барысы,+

Кыю булыгыз һәм йөрәкләрегез нык булсын.+

Давытның мәдхиясе. Маски́л.*

32 Җинаяте кичерелгән, гөнаһы гафу ителгән кеше бәхетле.+

2 Йәһвә гаепле дип санамаган,+

Күңелендә хәйлә булмаган кеше бәхетле.

3 Дәшми йөргән чагымда көннәр буе ыңгырашудан сөякләрем кибеп бетте.+

4 Чөнки көне-төне синең кулың* минем өстемдә авыр йөк булып торды.+

Көчем,* җәйнең коры эссе көнендәге су кебек, юк булды. (Села)

5 Ахыр чиктә, мин сиңа үз гөнаһымны ачып салдым,

Гаебемне яшермәдем.+

Мин: «Җинаятьләремне Йәһвәгә ачармын»+,— дидем.

Шунда син гаебемне һәм гөнаһларымны кичердең.+ (Села)

6 Шуңа күрә, сине эзләп табу әле мөмкин булганда,+

Һәр тугры кеше сиңа дога кылачак.+

Шулчак хәтта су ташкыннары да аңа ирешмәс.

7 Син минем өчен ышык урын,

Мине газаптан яклап калырсың.+

Коткарып, мине шатлыклы авазлар белән уратып алырсың.+ (Села)

8 «Мин сиңа аңлау сәләте бирермен һәм сине дөрес юлга өйрәтермен.+

Сиңа киңәш биреп, сине күзәтермен.+

9 Акылы булмаган ат я качыр кебек булма;+

Үзеңә якын китерер алдыннан

Аларга йөгән я тезген салып, холыкларын тыярга кирәк».

10 Явызларның кайгысы күп,

Ә Йәһвәгә таянучыны аның тугры мәхәббәте чолгап ала.+

11 Әй тәкъва кешеләр, Йәһвәнең кылган эшләренә сөенегез һәм шат булыгыз.

Йөрәкләре намуслы кешеләрнең барысы, шатланып аваз салыгыз.

33 Әй тәкъвалар, Йәһвәнең кылган эшләренә куанып аваз салыгыз.+

Намуслыларга аны мактау килешә.

2 Йәһвәгә арфа уйнап рәхмәтләр белдерегез,

Ун кыллы музыка коралында уйнап, аңа мәдхияләр җырлагыз.

3 Аңа яңа җыр җырлагыз,+

Кылларны оста чиертеп, шатлыклы аваз салыгыз.

4 Чөнки Йәһвәнең сүзе хак,+

Башкарган һәр эше ышанычка лаек.

5 Ул тәкъвалык белән гаделлекне ярата.+

Җир йөзе Йәһвәнең тугры мәхәббәте белән тулы.+

6 Йәһвәнең сүзе белән күкләр булдырылган,+

Аның рухы* белән андагы һәрнәрсә* яратылган.

7 Ул диңгез суларын буа шикелле җыя,+

Ярсулы суларны амбарларга туплый.

8 Бөтен җир Йәһвәне тирән хөрмәт итсен,+

Җир йөзендә яшәүчеләр аңа курку-хөрмәт күрсәтсен.

9 Ул әйтте — һәм шулай булды,+

Боерды — һәм нык урнашты.+

10 Йәһвә халыкларның ниятләрен җимерә,+

Ул кешеләрнең уй-исәпләрен боза.+

11 Ә Йәһвәнең ниятләре — мәңгелек,+

Күңелендәге уйлары — буыннан-буынга.

12 Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле,+

Ул үзенә милек итеп сайлап алган халык бәхетле.+

13 Йәһвә күктән түбәнгә карый,

Ул адәм балаларының барысын да күреп тора.+

14 Яшәү урыныннан

Ул җирдә яшәүчеләрне күздән кичерә.

15 Ул һәркемнең йөрәген балчык савыт ясагандай ясый,

Аларның бөтен эшләрен тикшерә.+

16 Патшаны — күпсанлы гаскәре,+

Куәтле кешене бөек көче коткара алмый.+

17 Ат — котылу* өчен ялган өмет,+

Аның зур көче коткару китермәс.

18 Менә, Йәһвәнең күзләре үзен тирән хөрмәт итүчеләрне,+

Тугры мәхәббәтенә өмет баглаучыларны күзәтә.

19 Ул аларны* үлемнән коткарыр өчен,

Ачлык вакытында исән калдырыр өчен шулай эшли.+

20 Без Йәһвәне көтәбез.

Ул безнең ярдәмчебез һәм калканыбыз.+

21 Күңелләребез аңа бик сөенә,

Чөнки без аның изге исеменә өметләнәбез.+

22 И Йәһвә, без сине көткән арада+

Тугры мәхәббәтең безнең белән булсын иде.+

Давытның Әбумәли́к* каршында акылсыз булып кылангач,+ куып җибәрелгәннән соң язган мәдхиясе.

א [әлиф]

34 Мин Йәһвәне һәрвакыт мактармын,

Телем аны мактаудан туктамас.

ב [бәт]

2 Мин Йәһвә белән мактанырмын,+

Юашлар ишетер һәм сөенер.

ג [гимел]

3 Йәһвәне минем белән бергә зурлагыз,+

Аның исемен бергәләп югарылыйк.

ד [дәлит]

4 Мин Йәһвәгә дога кылдым, һәм ул миңа җавап бирде,+

Бөтен куркуларымнан арындырды.+

ה [хе]

5 Аңа караганнарның чырайлары балкып китте,

Аларның йөзләре оятлы* булмас.

ז [зәйин]

6 Менә мескен ялварды, һәм Йәһвә ишетте.

Ул аны бөтен кайгыларыннан коткарды.+

ח [хет]

7 Йәһвәнең фәрештәсе Аллаһыны тирән хөрмәт итүчеләр тирәли лагерь кора+

Һәм аларны коткара.+

ט [тет]

8 Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез,+

Аңа сыенучы кеше бәхетле.

י [йод]

9 Йәһвәнең бөтен изгеләре, аны тирән хөрмәт итегез,

Чөнки аны тирән хөрмәт итүчеләр бернәрсәгә дә мохтаҗ булмас.+

כ [каф]

10 Хәтта көчле яшь арысланнар да ачлык кичерә,

Ә Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас.+

ל [ләмид]

11 Килегез, улларым, тыңлагыз мине,

Мин сезне Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә өйрәтермен.+

מ [мем]

12 Арагыздан кем тормыштан рәхәт табып яши?

Кем күп ямьле көннәр күреп яшәргә теләр иде?+

נ [нун]

13 Алайса, телеңне яманлыктан,+

Авызыңны ялган сөйләүдән сакла.+

ס [сәмих]

14 Явызлыктан читтә тор һәм яхшылык кыл,+

Тынычлык-татулык эзләп, шуңа омтыл.+

ע [әйин]

15 Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән,+

Колаклары аларның ярдәм сорап ялваруларын ишетә.+

פ [пе]

16 Яманлык кылучыларга исә, алар турында бер истәлек тә калмасын өчен,+

Йәһвә каршы тора.

צ [тсаде]

17 Тәкъвалар ялварып аваз салды, һәм Йәһвә ишетте.+

Ул аларны бөтен кайгыларыннан коткарды.+

ק [коф]

18 Йәһвә боек* күңеллеләргә якын,+

Рухы сынык булганнарны ул коткара.+

ר [реш]

19 Тәкъва кешенең михнәтләре күп,+

Ләкин Йәһвә аны аларның барысыннан да коткара.+

ש [шин]

20 Ул аның бөтен сөякләрен саклый.

Аларның берсе дә сынмады.+

ת [тау]

21 Бәла-каза явызларны һәлак итәр,

Тәкъваларны күралмаучылар гаепле дип табылыр.

22 Йәһвә үз хезмәтчеләренең гомерләрен йолып ала,

Аңа сыенучыларның берсе дә гаепле дип табылмас.+

Давытның мәдхиясе.

35 И Йәһвә, миңа каршылык күрсәтүчеләргә каршы алып барылган эшемдә мине якла.+

Минем белән көрәшүчеләргә каршы көрәш.+

2 Кечкенә һәм зур калканыңны ал да,+

Килеп, миңа ярдәм ит,+

3 Сөңгеңне һәм сугыш балтаңны* эзәрләүчеләремә каршы күтәр.+

Миңа: «Мин синең Коткаручың»+,— дип әйт.

4 Җанымны аулаучылар оятка калсын һәм хурлыкка төшсен.+

Мине юк итәргә ниятләүчеләр мәсхәрәгә калып, артка чигенсен.

5 Алар җил очырган кибәк сыман булсын,

Йәһвәнең фәрештәсе аларны куып җибәрсен.+

6 Аларның юлы караңгы һәм тайгак булсын,

Йәһвәнең фәрештәсе аларны эзәрлекләп барсын.

7 Чөнки алар мине һич сәбәпсез тотып алу өчен яшерен ятьмә куйды,

Җаным өчен һич сәбәпсез чокыр казыды.

8 Көтмәгәндә башларына бәла төшсен иде,

Яшерен куйган ятьмәләренә үзләре эләксен иде,

Шунда төшеп, һәлак булсыннар иде.+

9 Ә минем җаным Йәһвәдә сөенеч табар.

Мин аның коткару китергән эшләренә шатланырмын.

10 Минем бөтен барлыгым болай дияр:

«И Йәһвә, кем синең күк?

Син ярдәмчесез кешене үзеннән көчлерәк булганнардан,+

Ярдәмчесез һәм ярлы кешене талаучыларыннан коткарасың».+

11 Усал ниятле шаһитләр алга чыгып,+

Мин белмәгән нәрсәләр турында сорыйлар.

12 Җанымны югалту ачысына дучар итеп,

Алар кылган яхшылыгыма яманлык белән кайтара.+

13 Ә мин, алар авырганда, матәм киеменә киендем,

Ураза тотып, җанымны тилмерттем

Һәм алар өчен кылган догам җавапсыз кайтканда,

14 Алар өчен кайгырып, дустым я кардәшем турында елагандай еладым,

Үз әнисе турында кайгырып елаган кеше шикелле, мин кайгыдан сыгылып төштем.

15 Ә мин абынганда, алар сөенеп, бергә җыелдылар,

Сагалап, мине харап итәр өчен бергә җыйналдылар.

Алар мине өзгәләделәр һәм бер дә тынмадылар.

16 Имансызлар миннән мәсхәрәләп көлә,*

Миңа каршы тешләрен шыкырдата.+

17 И Йәһвә, күпме инде син карап кына торырсың?+

Җанымны аларның һөҗүмнәреннән,+

Газиз гомеремне яшь арысланнардан коткар.+

18 Шулчак мин сиңа зур җыелышта рәхмәтләр белдерермен,+

Сине зур халык төркемнәре арасында мактармын.

19 Мине һич сәбәпсез дошман күрүчеләр өстемнән тантана итмәсен,

Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр+ хәйләләп күз кысышмасын иде.+

20 Чөнки алар тынычлык сүзләре сөйләми,

Ә җир йөзендә тыныч яшәүчеләргә каршы хәйлә кора.+

21 Алар мине гаепләргә дип авызларын киң ачып:

«Һе, һе! Күзләребез моны күрә»,— диләр.

22 И Йәһвә, син бит моны күреп торасың, дәшми калма.+

И Йәһвә, миннән ерак торма.+

23 Мине яклау өчен, уян һәм күтәрел,

И Раббым Йәһвә, мине хөкем эшемдә яклап чык.

24 Үз тәкъвалыгың буенча хөкем ит мине,+ и Йәһвә Аллаһым,

Алар өстемнән тантана итмәсен.

25 Алар беркайчан да үз-үзенә: «Һе, без теләгәнчә булды!» — димәсеннәр иде.

Алар беркайчан да: «Без аны кабып йоттык»,— димәсеннәр иде.+

26 Кайгыма шатланучыларның барысы да

Оятка калсын һәм мәсхәрәгә төшсен.

Үзләрен миннән өстен куючылар оятка һәм хурлыкка чорналсын.

27 Әмма тәкъва булуымны хуш күрүчеләр шатланып аваз салсын,

Алар бертуктаусыз:

«Йәһвә зурлансын, ул үз хезмәтчесенең тынычлыкта торуын хуш күрә»,— дисеннәр.+

28 Шулчак телем синең тәкъвалыгыңны бәян итәр*+

Һәм көнозын сине мактар.+

Дирижер өчен. Йәһвәнең хезмәтчесе Давытның мәдхиясе.

36 Явызга күңеле түреннән гөнаһ пышылдап сөйли,

Аллаһыдан курку дигән нәрсә юк аңарда.+

2 Ул күңеленнән шулкадәр мактана,

Хәтта үз гөнаһын күрми дә, нәфрәт тә итми.+

3 Авызыннан чыккан сүзләре зарарлы һәм алдавыч,

Яхшы эшләр кылу өчен кирәкле төшенүчәнлеге инде юк.

4 Ул хәтта ятагында да явыз ниятләр корып ята.

Аның аягы яхшы юлда тормый,

Ул начар булганны кире какмый.

5 И Йәһвә, синең тугры мәхәббәтең — күкләргә кадәр,+

Тугрылыгың болытларга кадәр җитә.

6 Синең тәкъвалыгың мәһабәт таулар күк,*+

Хөкемнәрең очсыз-кырыйсыз тирән сулар шикелле.+

И Йәһвә, син кешене дә, җанварны да саклыйсың.*+

7 И Аллаһы, синең тугры мәхәббәтең шундый кыйммәтле!+

Канатларыңның күләгәсе астында адәм балалары сыеныч таба.+

8 Алар йортыңдагы чиксез юмартлыгыңнан туйганчы эчә,+

Син аларны үзеңнең игелек дәрьясыннан эчерәсең.+

9 Синдә тормыш чишмәсе,+

Синең яктылыгыңда без яктылык күрәбез.+

10 Тугры мәхәббәтеңне үзеңне белгәннәргә,+

Тәкъвалыгыңны йөрәге намуслы булганнарга күрсәтүдән туктама.+

11 Тәкәббер кешеләргә мине таптарга ирек куйма,

Явыз бәндәләргә мине куып җибәрергә ирек бирмә.

12 Менә, явызлык кылучылар егылды,

Аларны бәреп ектылар, алар инде аякларына торып баса алмый.+

Давытның мәдхиясе.

א [әлиф]

37 Яман кешеләр аркасында күңелсезләнмә,*

Явызлык кылучылардан көнләшмә.+

2 Алар, чирәм кебек, тиз корыр,+

Яшел үлән төсле шиңеп бетәр.

ב [бәт]

3 Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл,+

Җирдә яшә һәм тугрылык белән эш ит.+

4 Йәһвәдә чиксез шатлык тап,*

Һәм ул күңелеңнең теләкләрен үтәр.

ג [гимел]

5 Юлыңны Йәһвәгә тапшыр.+

Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр.+

6 Ул тәкъвалыгыңны — таң яктысы күк,

Гаделлегеңне төшке кояш күк яктыртыр.

ד [дәлит]

7 Йәһвә алдында шым бул,+

Аны өметләнеп* көт.

Үз ниятләрен үтәүдә уңышлы булган

Кешене күреп, күңелсезләнмә.+

ה [хе]

8 Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр,+

Күңелсезләнеп китмә һәм яманлык кылырга керешмә.*

9 Чөнки явыз кешеләр юк ителәчәк,+

Ә Йәһвәгә өметләнүчеләр җирне мирас итеп алачак.+

ו [вав]

10 Тагын бераздан явызлар инде юк булачак,+

Торган урыннарына карарсың,

Ә алар анда булмас.+

11 Ә юашлар җирне мирас итеп алачак+

Һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак.+

ז [зәйин]

12 Явыз бәндә тәкъвага каршы мәкер ятьмәләре үрә,+

Ул аңа тешләрен шыкырдата.

13 Ә Йәһвә аңардан көләчәк,

Чөнки аның һәлак ителү көне киләчәген белә.+

ח [хет]

14 Җәберләнгәннәрне һәм ярлыларны аяктан егар өчен,

Юлларында намуслы булганнарны һәлак итәр өчен,

Явызлар кылычларын тартып чыгара һәм җәяләрен бөгә.*

15 Ләкин кылычлары үз йөрәкләренә кадалыр,+

Җәяләре сындырылыр.

ט [тет]

16 Бер тәкъваның кечкенә генә мөлкәте

Күп явызларның байлыгыннан күпкә артыграк.+

17 Чөнки явызларның кулы сындырылыр,

Ә тәкъваларга Йәһвә булышыр.

י [йод]

18 Йәһвә саф кешеләрнең нәрсә кичергәннәрен* белә,

Аларның мирасы мәңгегә калачак.+

19 Бәла вакытында алар оятка калмас,

Ачлык вакытында аларда муллык булыр.

כ [каф]

20 Ә явызлар юк ителәчәк,+

Йәһвәнең дошманнары яшел көтүлекләр кебек юкка чыгачак,

Алар төтен шикелле юк булачак.

ל [ләмид]

21 Явыз кеше әҗәткә ала һәм кайтармый,

Ә тәкъва кеше юмартлык* белән бирә.+

22 Аллаһы үз фатихасын биргән кешеләр җирне мирас итеп алачак,

Ә Аллаһы ләгънәт иткән кешеләр юк ителәчәк.+

מ [мем]

23 Йәһвәгә кешенең юлы хуш килгәндә,+

Ул аның адымнарын юнәлтә.*+

24 Ул, егылса да, йөзтүбән егылмас,+

Чөнки Йәһвә аны кулыннан* тотып тора.+

נ [нун]

25 Мин яшь идем һәм менә картайдым,

Ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да,+

Аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем.+

26 Ул һәрчак теләп бурычка бирә,+

Һәм аның балаларын фатихалар көтә.

ס [сәмих]

27 Явызлыктан читтә торып, яхшылык кыл,+

Шулчак син җирдә мәңге яшәрсең.

28 Чөнки Йәһвә гаделлекне ярата

Һәм үзенә тугры булганнарны калдырмый.+

ע [әйин]

Ул аларны һәрвакыт саклар,+

Ә явызларның токымнары юк ителер.+

29 Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак+

Һәм анда мәңге яшәячәк.+

פ [пе]

30 Тәкъва кешенең авызы зирәклек сүзләре сөйли,*

Теле гаделлек турында белдерә.+

31 Аллаһысының кануны аның йөрәгендә.+

Йөргәндә, аяклары сөртенмәс.+

צ [тсаде]

32 Явыз бәндә тәкъваны сагалый,

Аны үтерү әмәлен эзли.

33 Ләкин Йәһвә аны явызның кулына бирмәс,+

Ул хөкем ителгәндә, аны гаепле дип тапмас.+

ק [коф]

34 Йәһвәгә өметлән һәм аның юлыннан йөр,

Ул сине югары күтәрер, һәм син җирне мирас итеп алырсың.

Явызлар юк ителгән чакта,+ син моны күрерсең.+

ר [реш]

35 Мин рәхимсез, яман кешене күрдем,

Ул үз туфрагында гөрләп, җәелеп үскән агач шикелле иде.+

36 Ләкин ул кинәт юкка чыкты, ул юк булды,+

Мин аны эзләдем, әмма таба алмадым.+

ש [шин]

37 Саф* кешегә күз сал,

Намуслы кешене+ күздән югалтма.

Чөнки андый кешенең киләчәге тыныч-имин булачак.+

38 Ә бөтен җинаятьчеләр исә юк ителәчәк,

Явыз кешеләрнең киләчәге булмаячак.+

ת [тау]

39 Тәкъваларның котылуы Йәһвәдән килә,+

Кайгы-хәсрәт вакытында ул аларның ныгытмасы.+

40 Йәһвә аларга ярдәм итәчәк һәм аларны коткарачак.+

Ул аларны явызлардан коткарып, саклап калачак,

Чөнки алар аңарда сыеныч таба.+

Давытның истәлек итеп* язылган җыры.

38 И Йәһвә, мине ачуың белән шелтәләмә,

Ярсуың белән дә мине төзәтмә.+

2 Чөнки укларың миңа тирән кадалды,

Синең кулың мине баса.+

3 Ачуың аркасында тәнемдә авыртмаган җирем юк.

Гөнаһларым аркасында сөякләремдә тынычлык юк.+

4 Чөнки гөнаһларым баштан ашып, өстемдә тора,+

Алар бик күп һәм минем өчен күтәрә алмаслык авыр йөк шикелле.

5 Акылсызлыгым аркасында

Яраларым сасы ис чыгарып эренли.

6 Мин интегәм һәм тәмам боектым,

Көне буе күңелсезләнеп йөрим.

7 Эчем яна,

Бөтен тәнем сызлый.+

8 Мин катып калдым һәм бөтенләй йончып беттем,

Йөрәгем әрнүеннән каты ыңгырашам.*

9 И Йәһвә, бөтен теләкләрем синең алдыңда,

Көрсенүләрем синең өчен яшерен түгел.

10 Йөрәгем дөп-дөп тибә, көчем бетте,

Күзләремнең нуры китте.+

11 Дусларым һәм иптәшләрем җәрәхәтем аркасында миннән читләшә,

Якын танышларым үзләренә якын җибәрми.

12 Җанымны эзләүчеләр тозаклар кора.

Миңа зыян китерергә теләүчеләр мине һәлак итү турында сөйли.+

Алар көне буе хәйлә уйлап йөри.

13 Ә мин, саңгырау шикелле, тыңламыйм,+

Телсез кеше шикелле, ләм-мим дәшмим.+

14 Мин үзен яклап бернәрсә дә әйтә алмаган,

Колакка каты кеше кебек булып киттем.

15 Чөнки сине көттем мин, и Йәһвә,+

Һәм син миңа җавап бирдең, и Йәһвә Аллаһым.+

16 Мин: «Алар минем өстән тантана итмәсен,

Аягым тайса, масаеп йөрмәсеннәр иде»,— дидем.

17 Мин бит йончып егылу хәленә җиттем,

Әрнүем һич басылмады.+

18 Мин җинаятемне яшермәдем,+

Гөнаһым аркасында хафага төштем.+

19 Ә дошманнарым елгыр* һәм куәтле,*

Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр ишәйде.

20 Алар яхшылыгыма яманлык белән кайтарды,

Яхшылыкка омтылганым өчен, гел каршылык күрсәтеп торды.

21 И Йәһвә, мине калдырма.

И Раббым, миннән ерак торма.+

22 Миңа ярдәм итәргә ашык,

И Йәһвә, Коткаручым минем.+

Дирижер өчен: ядиту́н.*+ Давытның җыры.

39 Мин: «Телем белән гөнаһ кылмас өчен,+

Адымымны күзәтермен,

Явыз бәндә янымда булганда,

Авызыма авызлык кидерермен»+,— дидем.

2 Мин сүзсез, өнсез булдым,+

Хәтта яхшылык хакында да авызымны ачмадым,

Ә әрнүем бәгыремне телгәләде.*

3 Эчемдә йөрәгем пыскып янды.

Уйланган* чагымда, мин ут кебек яндым.

Шулчак мин болай дидем:

4 «И Йәһвә, ахырым нинди буласын,

Көннәрем саны күпме икәнен белергә ярдәм ит,+

Шунда мин гомеремнең никадәр кыска икәнен күрермен.

5 Әйе, син көннәремне санаулы иттең,*+

Һәм гомерем озынлыгы синең алдыңда берни түгел.+

Һичшиксез, һәр кеше, никадәр нык булып күренмәсен, нибары сулыш кына.+ (Села)

6 Чыннан да, кеше гомере күләгә шикелле.

Ул юкка гына мәшәкатьләнә.

Ул байлык туплый, ә аның кемгә калырын белми.+

7 Алайса, нә́рсәгә өметләнергә соң миңа, и Йәһвә?

Син — бердәнбер өметем.

8 Бөтен җинаятьләремнән коткар мине.+

Акылсыз кешегә мине хурларга ирек бирмә.

9 Мин тавыш-тынсыз кала бирдем.

Бу синең эшең булганга,+

Мин авыз ачып сүз әйтә алмадым.+

10 Китергән бәлаңне миннән алып куй.

Кулың мине харап иткәнгә, мин йончып беттем.

11 Син кешене гөнаһы өчен җәза биреп төзәтәсең,+

Кадерләгән нәрсәләрен көя ашагандай юк итәсең.

Һичшиксез, һәр кеше нибары сулыш кына.+ (Села)

12 Догамны ишет, и Йәһвә,

Ярдәм сорап аваз салуымны тыңла.+

Күз яшьләремне күрми калма,

Чөнки мин синең өчен тик килмешәк кенә,+

Бөтен ата-бабаларым кебек үк, үтеп барган юлаучы гына.*+

13 Гомерем өзелеп юк булганчы,

Кырыс карашыңны ал миннән һәм күңелем күтәрелеп китәр».

Дирижер өчен. Давытның җыры.

40 Мин Йәһвәгә чын күңелдән өметләндем,*

Һәм ул иелеп, минем ярдәм сорап кычкыруымны ишетте.+

2 Ул мине сулары шаулап аккан чокырдан,

Баткаклыктан тартып чыгарды.

Ул аякларымны кыя өстенә бастырды,

Мине каты җирдән атлатты.

3 Аннары ул авызыма яңа җыр+ —

Аллаһыбызны мактау җыры салды.

Күпләр моны курку-хөрмәт белән күзәтер

Һәм өметләрен Йәһвәгә баглар.

4 Йәһвәгә таянган кеше,

Үзбелдекле* яки ялган юлыннан йөрүче адәмнәргә өметләнмәгән кеше бәхетле.

5 Никадәр күп гаҗәеп эшләр башкардың син,

И Йәһвә Аллаһым,

Безгә карата уй-ниятләрең шундый күп!+

Беркем дә сиңа тиңләшә алмый.+

Аларны әйтеп-сөйләп бирергә тырышкан булсам да,

Алар санап бетергесез күп булыр иде!+

6 Корбан да, бүләк тә син теләмәдең,*+

Ә тыңлар өчен колакларымны ачтың.*+

Син яндыру корбаннары һәм гөнаһ йолу корбаннары сорамадың.+

7 Шунда мин: «Менә, мин килдем.

Язма төргәктә минем хакта язылган+,— дидем.—

8 Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә,*+

Синең кануның йөрәгем түрендә.+

9 Мин зур җыелышта тәкъвалык турында яхшы хәбәр игълан итәм.+

Менә, мин авызымны сөйләүдән тыймыйм,+

И Йәһвә, син бит моны яхшы беләсең.

10 Мин синең тәкъвалыгыңны йөрәгемдә ябып тотмыйм,

Тугрылыгыңны һәм коткаруыңны белдерәм,

Тугры мәхәббәтеңне һәм хакыйкатеңне зур җыелыш алдында яшермим».+

11 И Йәһвә, мине үз шәфкатеңнән аерма.

Тугры мәхәббәтең һәм хакыйкатең мине гел саклап торсын иде.+

12 Мине чолгап алган бәла-казалар санап бетерерлек түгел.+

Гөнаһларымның күплеге аркасында мин юлымны күрмәс булдым.+

Алар башымдагы чәчләремнән дә күбрәк.

Шунлыктан өметем сүрелде, рухым төште.*

13 И Йәһвә, мине коткарчы.+

И Йәһвә, миңа ярдәмгә ашык.+

14 Җанымны эзләүчеләрнең һәммәсе

Оятка калсын һәм мәсхәрәгә төшсен иде.

Бәламә сөенүчеләр,

Хурлыкка калып, чигенсен иде.

15 Миңа: «Сиңа шул кирәк!» — диючеләр

Оятларыннан пошаманга калсын иде.

16 Ә сине эзләүчеләр+

Сиңа сөенеп куансыннар,+

Коткаруыңны зарыгып көтүчеләр бертуктаусыз:

«Йәһвә зурлансын!» — дисеннәр.+

17 Мин исә ярдәмгә мохтаҗ һәм мескен.

Йәһвә миңа игътибар итсен иде.

Син ярдәмчем минем һәм коткаручым.+

Аллаһым минем, тоткарланма.+

Дирижер өчен. Давытның җыры.

41 Мескен* адәм турында кайгырткан кеше бәхетле,+

Йәһвә аны бәла-каза килгән көнне коткарыр.

2 Йәһвә аны саклар һәм исән калдырыр.

Ул җир йөзендә бәхетле дип аталыр,+

Син аны дошманнары ихтыярына* һич бирмәссең.+

3 Урын өстендә яткан чагында Йәһвә аңа таяныч булыр,+

Авырган чагында син аның турында кайгыртырсың.

4 Мин: «И Йәһвә, миңа илтифат кыл+,— дидем.—

Мине савыктыр,+ чөнки мин сиңа каршы гөнаһ кылдым бит».+

5 Ләкин дошманнарым минем хакта яманны сөйли:

«Кайчан соң ул үләр? Аның исеме кайчан юкка чыгар?»

6 Дошманнарның берәрсе мине күрергә дип килгәндә, аның йөрәге ялган сөйли.

Ул миңа каршы начарлык эзли,

Аннары, чыгып китеп, шуны һәркайда тарата.

7 Мине күралмаучыларның барысы да пышылдаша.

Алар миңа каршы начарлык ниятләп, болай ди:

8 «Аның башына бәла төште,

Менә, ул түшәк өстендә ята, ул инде тора алмас».+

9 Хәтта мин таянган, миңа якын дус булган,+

Икмәгемне ашаган кеше миңа каршы чыкты.*+

10 Ләкин син, и Йәһвә, миңа илтифатлы бул һәм мине савыктыр,

Шулчак мин аларга кылган эшләре өчен җәза бирә алырмын.

11 Дошманымның минем өстән тантана итә алмавыннан+

Мине хуп күргәнеңне белермен.

12 Саф булганым өчен син мине ныгытасың,+

Син мине мәңге хуш күрерсең.+

13 Исраилнең Аллаһысы Йәһвә

Мәңге* макталсын.+

Амин, амин!

ИКЕНЧЕ КИТАП

(42—72 мәдхияләр)

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ маскилы.*

42 Су агымнарына омтылган болан күк,

Җаным сиңа тартыла, и Ходаем.

 2 Җаным Аллаһыга, тере Аллаһыга сусый.+

Кайчан соң мин Аллаһы алдына килеп, аңа күренермен?+

 3 Көн дә, төн дә күз яшьләрем — минем ризыгым.

Кешеләр көне буе: «Кая соң синең Аллаһың?» — диеп, миннән мыскыллап көлә.+

 4 Үткәннәрне хәтергә төшерәм һәм күңелемне* бушатам,*

Чөнки бервакыт мин күпсанлы халык белән йөргән идем,

Бәйрәм үткәрүче халыкның

Шатлану һәм рәхмәт белдерү авазлары астында

Аны тантана белән* Аллаһы йортына алып барган идем.+

 5 Ник күңелем төшенке?+

Ник эчемдә шундый тынычсызлык?

Аллаһыны көт,+

Ул бит минем Бөек Коткаручым, аны мактаудан туктамам.+

 6 Раббым, минем күңелем төшенке.+

Менә ни өчен мин сине

Үрдү́н җирендә, Хәрму́н түбәләрендә,

Миза́р тавында* искә төшерәм.+

 7 Шарлавыкларың тавышын ишетеп,

Тирән сулар тирән суларга дәшә.

Бөтен ярсулы дулкыннарың мине каплап алды.+

 8 Көндезен Йәһвә мине тугры мәхәббәте белән бүләкләр,

Ә төнен мин аның турында җырлармын, тормышым Аллаһысына дога кылырмын.+

 9 Кыяташым Аллаһыма мин:

«Нишләп син мине оныттың?+ — диярмен.—

Нишләп мин дошман җәберләвеннән кайгырып йөрергә тиешмен?»+

10 Дошманнарым мине ачы нәфрәт белән* мыскыллый,

Көне буе алар: «Кая соң синең Аллаһың?» — диеп, миннән мыскыллап көлә.+

11 Ник күңелем төшенке?

Ник эчемдә шундый тынычсызлык?

Аллаһыны көт,+

Ул бит Бөек Коткаручым, Аллаһым минем; аны мактаудан туктамам.+

43 И Аллаһым, хөкем ит мине,+

Тугрылыксыз халыкка каршы булган хөкем эшемне якла.+

Алдакчы һәм гаделсез кешедән коткар мине.

 2 Син бит минем Аллаһым, ныгытмам минем.+

Нигә син мине кире кактың?

Нишләп мин дошман җәберләвеннән кайгырып йөрергә тиешмен?+

 3 Үз яктылыгыңны һәм хакыйкатеңне җибәр.+

Алар мине йөртсеннәр иде,+

Изге тавыңа һәм бөек чатырыңа алып барсыннар иде.+

 4 Шунда мин Аллаһының мәзбәхе янына,+

Чиксез шатлыгым Аллаһысы янына килермен.

Һәм сине, и Аллаһы, Раббым минем, арфа уйнап мактармын.+

 5 Ник күңелем төшенке?

Ник эчемдә шундый тынычсызлык?

Аллаһыны көт,+

Ул бит Бөек Коткаручым, Аллаһым минем; аны мактаудан туктамам.+

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Маски́л.*

44 И Аллаһы, үткән көннәрдә,

Ата-бабаларыбыз көннәрендә

Башкарган эшләрең турында без үз колакларыбыз белән ишеттек,

Безгә моны ата-бабаларыбыз бәян итте.+

 2 Үз кулың белән син халыкларны куып җибәрдең,+

Аларның җиренә ата-бабаларыбызны урнаштырдың.+

Син халыкларны җиңеп, куып чыгардың.+

 3 Алар бу җирне үз кылычлары белән яулап алмады,+

Һәм җиңүне аларга үз куллары түгел,+

Ә синең уң кулың, синең кодрәтең+ һәм йөзеңнең яктылыгы китерде,

Чөнки син аларны хуш күрдең.+

 4 И Аллаһы, син минем Патшам,+

Ягъкубка тулы җиңү* бүләк ит.

 5 Дошманнарыбызны без көч-куәтең белән чигендерербез,+

Безгә каршы күтәрелгәннәрне исемең белән таптап китәрбез.+

 6 Чөнки мин үз җәямә таянмыйм,

Кылычым да мине коткара алмый.+

 7 Дошманнарыбыздан безне син коткардың,+

Безне күралмаучыларны син хурлыкка калдырдың.

 8 Аллаһыны без көне буе мактарбыз,

Синең исемеңә мәңге рәхмәтләр укырбыз. (Села)

 9 Әмма хәзер син безне кире кактың һәм хурлыкка төшердең,

Син гаскәрләребез белән бармыйсың.

10 Син безне дошманнарыбыз алдында чигендерәсең,+

Безне нәфрәт итүчеләр нәрсә тели, шуны ала.

11 Син безне, сарыкларны ашарга биргәндәй, дошманнар кулына тапшырасың,

Халыклар арасына таратасың.+

12 Син үз халкыңны юк бәягә сатасың,+

Аны сатудан* сиңа табыш килми.

13 Син безне күршеләребез алдында хурлыкка төшерәсең,

Тирә-ягыбызда яшәүчеләрнең барысы алдында көлкегә калдырасың һәм мәсхәрә итәсең.

14 Син безне халыклар алдында адәм көлкесе* иттең,+

Кешеләр безгә карап башларын чайкый.

15 Мин көне буе кимсенәм,

Йөземне оят каплый,

16 Аларның мыскыллап һәм кимсетеп көлгән тавышлары аркасында,

Үч алучы дошманыбыз аркасында.

17 Моның барысы безнең башыбызга төште, шулай да без сине онытмадык

Һәм килешүеңне бозмадык.+

18 Йөрәкләребез синнән борылмады,

Аякларыбыз синең юлыңнан тайпылмый йөри.

19 Ләкин син безне шакаллар яшәгән җирдә тар-мар иттең,

Син безне дөм караңгылык белән капладың.

20 Әгәр дә без Аллаһыбыз исемен онытсак

Я кулларыбызны догада берәр чит-ят илаһка таба сузсак,

21 Аллаһы әллә моны ачыкламасмы?

Ул бит күңел төпкелләрен яхшы белә.+

22 Синең өчен безне һәр көн үлемгә тапшыралар,

Суеласы сарыкларга саныйлар.+

23 Күтәрел, и Йәһвә! Ник син йоклап ятасың?+

Уян! Безне мәңгегә кире кага күрмә.+

24 Нишләп син йөзеңне борасың?

Ник син газап кичергәнебезне һәм җәберләнгәнебезне онытасың?

25 Безне бит туфракка чаклы бөгеп төшерделәр,

Гәүдәләребезне җиргә салып таптыйлар.+

26 Ярдәмчебез, күтәрел!+

Тугры мәхәббәтең белән коткар* безне!+

Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Маски́л.* Ярату җыры.

45 Яхшы сүз күңел кылларымны тибрәтте.

«Язган җырым патша турында»+,— диям мин.

Телем оста күчереп язучының+ каләме+ күк булсын иде.

 2 И патша, син — кеше улларының иң күркәме.

Авызыңнан ягымлы сүзләр агыла.+

Шуңа күрә Аллаһы сине мәңгегә фатихалады да.+

 3 И гайрәтле сугышчы,+ кылычыңны билеңә так,+

Үзеңне бөеклегең һәм мәһабәтлегең белән ура.+

 4 Даның белән җиңүгә* омтыл,+

Басынкылар хакына һәм хакыйкать белән тәкъвалык хакына атыңа атланып чап,+

Һәм уң кулың курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарыр.*

 5 Синең укларың очлы, кешеләрне алдыңа егып сала,+

Алар патша дошманнарының йөрәкләренә кадала.+

 6 Аллаһы — мәңгегә синең тәхетең,+

Патшалыгыңның скипетры* — гаделлек скипетры.+

 7 Син тәкъвалыкны яраттың,+ явызлыкны нәфрәт иттең,+

Шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаһың, шатлык мае белән+ сине иптәшләреңә караганда мулрак майлады.+

 8 Бөтен киемнәреңнән ми́рра, алоэ* һәм ка́ссия исләре килә,

Фил сөяге белән бизәлгән мәһабәт сарайдан килгән кыллы кораллар көе сине сөендерә.

 9 Патшаларның кызлары — синең хөрмәтле хатын-кызларың арасында.

Офи́р алтыны+ белән бизәнгән патшабикә уң кулың ягына үз урынына басты.

10 Тыңла, и кызым, игътибар ит һәм колак сал,

Үз халкыңны һәм әтиеңнең йортын оныт.

11 Һәм патшаның күңеле синең гүзәллегеңә тартылыр,

Чөнки ул синең хуҗаң,

Шуңа күрә аңа сәҗдә кыл.

12 Яшь кыз Тир бүләк белән килер,

Байларның байлары синең илтифатыңны* эзләр.

13 Сарай эчендә* патшаның кызы шөһрәтле.

Аның киеме алтын белән бизәкләнгән.

14 Аны зиннәтле итеп тукылган киемдә* патша янына китерерләр.

Гыйффәтле иптәш кызлары да аның хозурына* килә.

15 Аларны шатлык-сөенеч белән китерерләр.

Алар патша сараена керер.

16 Синең улларың ата-бабаларыңның урынын алыр.

Син аларны бөтен җир буйлап мирзалар итеп билгеләрсең.+

17 Мин исемеңне бөтен киләчәк буыннарга билгеле итәрмен.+

Шуңа күрә кешеләр сине мәңге мактар.

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Аламу́т* стилендә. Җыр.

46 Аллаһы — безнең сыенычыбыз һәм көч-куәтебез,+

Кайгы-хәсрәтләр вакытында безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.+

 2 Шуңа күрә, җир тетрәп үзгәрсә дә,

Таулар селкенеп, диңгез төбенә китсә дә, без курыкмабыз.+

 3 Диңгез сулары шаулап, күбекләнеп ярларыннан ташып чыкса да,+

Таулар аның ярсуыннан селкенсә дә, без курыкмабыз. (Села)

 4 Елга агымнары Аллаһы шәһәрен,+

Ходай Тәгаләнең изге һәм бөек чатырын сөендерә.

 5 Аллаһы — үз шәһәрендә,+ шунлыктан ул җимерелмәс шәһәр.

Таң атканда Аллаһы аңа ярдәмгә киләчәк.+

 6 Халыклар шау-шу килделәр, патшалыклар җимерелде.

Ул тавышын күтәрде, һәм җир тетрәде.+

 7 Гаскәрләр Иясе Йәһвә безнең белән.+

Ягъкуб Аллаһысы — безнең ныклы сыенычыбыз.* (Села)

 8 Килегез һәм Йәһвәнең эшләренә,

Аның җирдә кылган гаҗәеп эшләренә шаһит булыгыз.

 9 Ул бөтен җирдә сугышларны туктата,+

Җәяне сындыра, сөңгене чәрдәкли,

Хәрби арбаларны* утта яндыра.

10 Ул: «Тез чүгегез, минем Аллаһы икәнемне белегез.

Халыклар мине мактаячак,+

Бөтен җир мине мактаячак»+,— диде.

11 Гаскәрләр Иясе Йәһвә безнең белән.+

Ягъкуб Аллаһысы безгә ныклы сыеныч ул.+

(Села)

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.

47 Барча халыклар, кул чабыгыз.

Кычкырып тантана итегез һәм Аллаһыны шатлык авазлары белән мактагыз.

 2 Чөнки Аллаһы Тәгалә Йәһвә курку-хөрмәт уята,+

Ул — бөтен җир өстеннән бөек Патша.+

 3 Ул халыкларны безгә буйсындыра,

Милләтләрне аяк астыбызга сала.+

 4 Ул безгә мирасыбызны+ —

Үзе яраткан Ягъкубның горурлыгын сайлый.+ (Села)

 5 Аллаһы — шатлыклы авазлар арасыннан,

Йәһвә быргы* тавышлары арасыннан күтәрелде.

 6 Мәдхияләр җырлагыз* Аллаһыга, мәдхияләр җырлагыз.

Мәдхияләр җырлагыз Патшабызга, мәдхияләр җырлагыз.

 7 Чөнки Аллаһы — бөтен җирнең Патшасы,+

Мәдхияләр җырлагыз, акыллылык белән эш итегез.

 8 Аллаһы халыклар өстеннән Патша булды.+

Аллаһы үзенең изге тәхетендә утыра.

 9 Ибраһим Аллаһысының халкы белән бергә

Халыкларның җитәкчеләре җыелды.

Чөнки җирдәге идарәчеләрнең* хуҗасы — Аллаһы.

Ул барысыннан да югары тора.+

Җыр. Кора́х улларының+ мәдхиясе.

48 Аллаһыбыз шәһәрендә, аның изге тавында

Йәһвә бөек, ул иң зур мактауга лаек.

 2 Ерак төньяктагы Сио́н тавы,

Бөек Патшаның шәһәре+ —

Искиткеч матур һәм югары, бөтен җирнең шатлыгы.+

 3 Аның ныгытылган манараларында

Аллаһы үзенең ныклы сыеныч* икәнлеген күрсәтте.+

 4 Менә, патшалар җыелды,*

Алар бергәләшеп чыкты.

 5 Шәһәрне күргәч, алар шаккаттылар.

Алар куркуга төште, котлары алынып качып киттеләр.

 6 Анда аларны тетрәнү,

Бала тудыручы хатынныкы күк газап биләп алды.

 7 Көнчыгыш җиле белән син Тарши́ш корабларын һәлакәткә дучар итәсең.

 8 Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең шәһәрендә — Аллаһыбыз шәһәрендә

Без ишеткәнебезне хәзер үз күзләребез белән күрдек.

Аллаһы мәңгегә аны нык урнаштырачак.+ (Села)

 9 И Аллаһы, синең гыйбадәтханәң эчендә

Без тугры мәхәббәтең турында уйланабыз.+

10 И Ходай, даның, исемең кебек үк,

Җир читләренә кадәр җитә.+

Уң кулың тәкъвалык белән тулы.+

11 Хөкемнәреңнән Сион тавы+ шатлансын,

Яһүднең кечкенә шәһәрләре* сөенсен.+

12 Сион тирәли йөреп, аны әйләнеп чыгыгыз,

Аның манараларын санагыз.+

13 Аның ныгытылган диварларына* күңел салыгыз.+

Киләчәк буыннарга сөйләр өчен,

Аның ныгытылган манараларын күзәтегез.

14 Чөнки бу Аллаһы — мәңгегә безнең Аллаһыбыз.+

Ул безне мәңге* йөртәчәк.+

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.

49 Бар халыклар, тыңлагыз.

Бу дөньяда* яшәүчеләр, барыгыз да игътибар итегез.

 2 Зурысы да, кечесе дә,

Байлар һәм ярлылар, тыңлагыз.

 3 Минем телем зирәк сүзләр әйтер,

Күңелем уйларында+ аңлау чагылыр.

 4 Мин гыйбрәтле сүзләргә колак салырмын,

Арфа уйнап, табышмагымны аңлатып бирермен.

 5 Бәла-каза вакытында,

Мине бәреп төшерергә тырышучыларның явызлыгы* чолгап алганда,

Нигә миңа куркырга?+

 6 Үз мөлкәтенә таянучыларның,+

Зур байлыгы белән мактанучыларның+

 7 Берсе дә һичкайчан башка берәүне йолып ала алмый,

Аллаһыга аның өчен йолым түли алмый+

 8 (Кеше гомере өчен йолым бәясе шулкадәр югары ки,

Ул аның өчен һәрвакыт ирешә алмаслык булып кала),

 9 Ул мәңге яшәсен һәм гүрне күрмәсен өчен, аны коткара алмый.+

10 Кешеләр хәтта зирәкләрнең дә үлгәнен,

Ахмаклар белән акылсызларның бергә һәлак булганын күрә,+

Алар үз байлыгын башкаларга калдырырга мәҗбүр була.+

11 Алар йортларының мәңге,

Чатырларының буыннан-буынга торуын тели.

Биләмәләрен алар үз исемнәре белән атый.

12 Ләкин кеше, хәтта ихтирам ителсә дә, озак яшәмәс,+

Ул үләсе хайваннардан өстен түгел.+

13 Ахмакларның+ һәм аларга иярүчеләрнең,

Аларның буш сүзләреннән рәхәтлек табучыларның юлы менә шундый. (Села)

14 Сарыклар чалу өчен билгеләнгән кебек, алар Кабер* өчен билгеләнгән.

Үлем аларга көтүче булачак.

Иртән намуслылар алар өстеннән идарә итәчәк.+

Аларның эзе дә калмаячак;+

Зиннәтле сарай түгел, ә Кабер*+ аларның йорты булачак.+

15 Әмма Аллаһы мине Кабер* хакимлегеннән йолып алачак,+

Мине кулын сузып тартып чыгарачак. (Села)

16 Кешенең баеп китүеннән,

Аның йортының зиннәте артудан курыкма,

17 Чөнки үлгән чакта ул үзе белән бернәрсә дә алып китә алмый.+

Зиннәте дә аның белән бармас.+

18 Яшәгән чакта ул үзе* белән горурлана.+

(Уңыш казанучы мактап телгә алына.)+

19 Ләкин ул ахыр чиктә үлеп, ата-бабаларына кушыла.

Алар инде беркайчан да яңадан яктылыкны күрмәс.

20 Моны аңламаган кеше, хәтта ихтирам ителсә дә,+

Үләсе хайваннардан өстен түгел.

Асафның+ җыры.

50 Аллаларның Аллаһысы Йәһвә*+ әйтте,

Ул җирне көнчыгыштан алып

Көнбатышка кадәр судка дәшә.

 2 Матурлыгы тиңсез Сионнан+ Аллаһы балкый.

 3 Аллаһыбыз килер һәм дәшми калмас.+

Аның алдында — йота торган ут,+

Аның тирәли көчле давыл котыра.+

 4 Үз халкын хөкем итәр өчен,+

Ул күкләрне һәм җирне судка дәшеп:+

 5 «Тугры хезмәтчеләремне,

Корбан нигезендә минем белән килешү төзегән хезмәтчеләремне яныма җыегыз»+,— ди.

 6 Күкләр аның тәкъвалыгын игълан итә,

Чөнки Аллаһы ул — Хөкемче.+ (Села)

 7 «И халкым, тыңла мине, мин сөйләрмен;

Исраи́л, мин сиңа каршы шаһитлек итәрмен.+

Мин Аллаһы, синең Аллаһың.+

 8 Мин сине корбаннарың өчен дә,

Һәрвакыт минем алдымда булган тулаем яндыру корбаннарың өчен дә шелтәләмим.+

 9 Миңа абзарларыңдагы үгез дә,

Кәҗә тәкәләрең дә кирәк түгел.+

10 Чөнки урмандагы бар кыргый хайваннар да,

Таулардагы бар җәнлекләр дә минеке.+

11 Мин таулардагы һәр кошны беләм,+

Кырлардагы санап бетергесез хайваннар минеке.

12 Ач булсам да, мин сиңа әйтмәс идем,

Чөнки җир һәм андагы һәрнәрсә минеке.+

13 Әллә мин үгез итен ашармынмы

Һәм кәҗә канын эчәрменме?+

14 Аллаһыга корбан сыйфатында рәхмәтләрегезне белдерегез,+

Ходай Тәгаләгә биргән вәгъдәләрегезне үтәгез.+

15 Кайгы-хәсрәт вакытында мине чакырыгыз.+

Мин сезне коткарырмын, һәм сез мине данларсыз».+

16 Ләкин Аллаһы явызларга болай дияр:

«Минем кануннарым турында+

Яки килешүем турында сөйләргә ни хакыгыз бар?+

17 Сез бит тәрбияне* нәфрәт итәсез,

Сүзләремне аяк астына салып таптыйсыз.+

18 Каракны күреп, аны хуплыйсыз,*+

Хыянәтчеләр белән аралашасыз.

19 Авызыгызны яманлык таратыр өчен ачасыз,

Телегездә — ялган.+

20 Сез үз туганыгызга каршы сөйләп утырасыз,+

Үз әниегез улының хаталарын әйтеп саласыз.*

21 Сез боларны эшләгәндә, мин дәшми тордым,

Шуңа сез мине үзегез кебек булыр дип уйладыгыз.

Ләкин хәзер мин, сезне фаш итеп,

Сезгә каршы булган хөкем эшемне белдерәчәкмен.+

22 Әй Аллаһыны оныткан бәндәләр,+ моны игътибарга алыгызчы,

Югыйсә мин сезне ботарлап ташлармын, һәм сезне коткаручы булмас.

23 Миңа корбан сыйфатында рәхмәтләр белдерүче кеше мине данлый.+

Тәкъвалык юлыннан тайпылмый йөрүче кешене

Мин коткарырмын».+

Дирижер өчен. Давытның Битсәбия́+ белән якынлык кылгач, Ната́н пәйгамбәр килгәннән соң әйткән сүзләре.

51 И Раббым, тугры мәхәббәтең буенча миңа илтифат күрсәт.+

Бөек шәфкатең буенча җинаятьләремне бетер.+

 2 Гаебемнән мине юып сафландыр,+

Гөнаһымнан мине чистарт.+

 3 Мин җинаятьләремне яхшы беләм,

Гөнаһым һәрвакыт минем алдымда.*+

 4 Сиңа, иң элек сиңа* каршы гөнаһ кылдым мин,+

Синең күзеңдә яман булганны эшләдем.+

Шуңа күрә әйткән чагыңда син гадел,*

Хөкем иткәндә — хак.+

 5 Менә, мин гөнаһта гаепле булып тудым,

Әнием балага узганнан ук гөнаһлы мин.*+

 6 Менә, син кеше күңелендәге хакыйкатьне хуш күрәсең.+

И Аллаһы, иң ерак күңел төпкелемне чын зирәклеккә өйрәт.

 7 Гөнаһымнан мине иссо́п үсемлеге белән сафландыр, шулчак чиста булырмын,+

Юып тазарт мине, шулчак кардан да аграк булырмын.+

 8 Син сындырган сөякләр шатлансын өчен,+

Шатлык-сөенеч авазларын ишеттер миңа.

 9 Гөнаһларымны ярлыка,+

Бөтен җинаятьләремне җуеп бетер.+

10 И Раббым, миндә саф йөрәк булдыр,+

Эчемә яңа рух, какшамас рух сал.+

11 Үз яныңнан кума мине,

Изге рухыңны алма миннән.

12 Коткаруың китергән шатлыкны кайтар миңа,+

Сиңа күндәм булу теләге* уят миндә.

13 Канунны бозучыларны синең юлларыңа өйрәтермен,+

Һәм гөнаһ кылучылар сиңа кайтыр.

14 Аллаһым, Коткаручы Аллаһым,+ кан кою гаебеннән йолып ал мине,+

Шунда телем шатланып тәкъвалыгыңны игълан итәр.+

15 И Йәһвә, телемне ач,

Авызым сиңа мактау сүзләре белдерер.+

16 Корбан күңелеңә хуш килми, югыйсә мин аны китерер идем.+

Тулаем яндыру корбаны сиңа шатлык китерми.+

17 Аллаһы хуплаган корбан — хәсрәтле рух,*

И Раббым, үкенгән-өзгәләнгән күңелне син кире какмассың.*+

18 Илтифатыңны күрсәтеп, Сио́н хакына яхшылык кыл,

Иерусалимның стеналарын төзе.

19 Шулчак син тәкъвалыктан чыгып китерелгән корбаннарга —

Яндыру корбаннарына һәм тулаем китерелгән бүләкләргә шатланырсың.

Шулчак синең мәзбәхеңдә корбан итеп үгезләр китерелер.+

Дирижер өчен. Маски́л.* Давыт бу мәдхияне эдомлы Дәи́к Шаулга килеп, аның Әхимәли́к йортына килгәне турында әйткәннән соң язган.+

52 Ник син үзеңнең явыз эшләрең белән мактанасың, рәхимсез бәндә?+

Аллаһының тугры мәхәббәте һич бетмәс.+

 2 Телең синең пәке сыман үткен,+

Зыян китерергә ниятли һәм ялганлый.+

 3 Син яхшылыкка караганда яманлыкны,

Дөресен сөйләүгә караганда ялган сөйләүне күбрәк яратасың. (Села)

 4 Син һәр зарарлы сүзне сөясең,

Әй ялганчы тел!

 5 Менә шуңа Аллаһы сине бөтенләйгә җимерер,+

Ул сине тотып алып, чатырыңнан тартып чыгарыр,+

Тереләр җиреннән сине тамырың белән йолкып алыр.+ (Села)

 6 Тәкъвалар, моны күреп, курку-хөрмәт белән сугарылыр+

Һәм синнән:

 7 «Менә ул — Аллаһыны үзенең сыенычы* итмәгән кеше,+

Ул зур байлыгына таянды,+

Үзенең явыз ниятләренә* ышыкланды»,— дип көләр.+

 8 Ә мин Аллаһы йортында гөрләп үсеп утырган зәйтүн агачы күк булырмын;

Мин Аллаһының тугры мәхәббәтенә мәңге таянам.+

 9 Кылган эшләрең өчен сине мәңге мактармын,+

Тугры халкың алдында

Исемеңә өмет итәрмен,+ чөнки синең эшләрең яхшы.

Дирижер өчен: махала́т* стилендә. Маски́л.* Давытның мәдхиясе.

53 Акылсыз* үз күңеленнән:

«Йәһвә юк»,— ди.+

Андый кешеләрнең гаделсез гамәлләре бозык һәм җирәнгеч.

Берсе дә игелек кылмый.+

 2 Аллаһы исә, берәрсенең зирәклеге бармы икән, берәрсе Йәһвәне эзлиме икән дип,+

Күктән адәм балаларына күз сала.+

 3 Аларның һәммәсе юлдан тайпылган,

Бөтенесе дә бердәй бозык.

Берәү дә игелек кылмый,

Берәү дә.+

 4 Ник явызлык кылучыларның берсе дә аңламый, ә?

Алар халкымны икмәк ашагандай йота.

Алар Йәһвәне чакырмый.+

 5 Әмма аларны көчле курку,

Моңарчы беркайчан кичермәгән көчле курку* басар,

Чөнки Аллаһы сиңа һөҗүм итүчеләрнең сөякләрен чәчеп бетерер.

Син аларны оятка калдырырсың, чөнки Йәһвә аларны кире какты.

 6 Их, Сионнан Исраилгә котылу килсен иде!+

Йәһвә әсирлектәге халкын кире кайтарганда,

Ягъкуб шатлансын, Исраи́л сөенсен.

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Маски́л.* Давыт бу мәдхияне зиплылар Шау́л янына килеп, аңа: «Давыт безнең арабызда яшеренә»,— дип әйткәннән соң язган.+

54 И Аллаһым, исемең хакына коткар мине,+

Көч-куәтең белән якла мине.*+

 2 И Раббым, догамны ишет,+

Авызымнан чыккан сүзләремә колак сал.

 3 Чөнки чит-ят кешеләр миңа каршы күтәрелә,

Рәхимсез бәндәләр җанымны эзли.+

Алар Аллаһыны санга сукмый.+ (Села)

 4 Менә, Аллаһы минем ярдәмчем,+

Йәһвә — миңа таяныч булган кешеләр белән.

 5 Ул дошманнарыма явызлыкларына карап кайтарачак.+

Тугрылыгың буенча аларга чик куй.*+

 6 Мин теләп сиңа корбаннар китерермен.+

И Йәһвә, исемеңне мактармын, чөнки бу шатлык китерә.+

 7 Син бит мине һәр бәладән коткарасың;+

Мин дошманнарыма тантана белән карармын.+

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Маски́л.* Давытның мәдхиясе.

55 Догамны тыңла, и Аллаһым,+

Мәрхәмәт күрсәтү турындагы үтенечемне кире какма.*+

 2 Миңа игътибар итеп, җавап бир.+

Борчылудан тынычсызга калдым,+

Хафаланып беттем

 3 Дошманның сүзләре,

Явызның кысрыклавы аркасында.

Чөнки алар башыма бәла яудыра,

Алар ярсулы һәм миңа дошманлык саклый.+

 4 Эчемдә йөрәгем телгәләнә,+

Үлем дәһшәтләре мине биләп ала.+

 5 Куркуга төштем һәм калтыранам,

Тәнемне дерелдәү баса.

 6 Мин әйтәм: «Күгәрченнеке күк канатларым булса иде!

Очып китеп, куркынычсыз урынга урнашыр идем.

 7 Менә, мин еракка качып китәр идем.+

Чүлдә* яшәр идем.+ (Села)

 8 Көчле җилдән, давылдан

Ышык урынга ашыгыр идем».

 9 И Йәһвә, аларның зиһеннәрен чуалт, ниятләрен* таркат,+

Чөнки мин шәһәрдә җәбер-золым һәм ызгыш-талаш күрәм.

10 Көне-төне алар аның стеналарында йөри,

Шәһәр эчендә — яман ният һәм бәла,+

11 Үзәгендә — бәхетсезлек,

Җәбер һәм алдау аның мәйданыннан һич китми.+

12 Мине мыскыллаучы — дошман түгел,+

Җаным моңа түзәр иде.

Миңа каршы күтәрелүче кеше — дошман түгел,

Мин аңардан качар идем.

13 Әмма син ул, минем кебек үк* кеше,+

Яхшы белгән иптәшем.+

14 Без якын дуслыкка бергә сөендек,

Халык белән бергә Аллаһы йортына йөрдек.

15 Миңа дошман булганнарга һәлакәт килсен!+

Алар тере килеш Кабергә* төшсен,

Чөнки алар арасында һәм аларның эчендә явызлык яши.

16 Мин исә Йәһвә Аллаһыны чакырырмын,

Һәм ул мине коткарыр.+

17 Кичен дә, иртән дә, көн уртасында да хафаланам һәм иңрәп ыңгырашам,+

Һәм ул әрнүле авазымны ишетә.+

18 Миңа каршы көрәшүчеләрдән ул мине йолыр һәм җаныма тынычлык бирер,

Миңа бит бик күпләр каршы чыга.+

19 Борынгыдан тәхеттә утыручы Аллаһы,+

Моны ишетеп, эш итми калмас.+ (Села)

Аллаһыдан курыкмаганга,+

Алар үзгәрергә һич теләмәс.

20 Ул* үзенең дусларына һөҗүм итте,+

Ул үз килешүен бозды.+

21 Аның сүзләре май шикелле ягыла,+

Йөрәгендә исә — сугыш-каршылык.

Аның сүзләре зәйтүн маеннан да йомшаграк,

Әмма алар — үткен кылычлар.+

22 Үз йөгеңне Йәһвәгә сал,+

Һәм ул сиңа булышыр.+

Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга* бирмәс.+

23 Әмма явызларны син кабергә төшерерсең,+ и Аллаһы.

Кан түгүдә гаепле һәм алдакчы адәмнәр ярты гомерләрен дә яшәмәс.+

Мин исә сиңа таянырмын.

Дирижер өчен: «Ерактагы өнсез күгәрчен»гә салынган. Микта́м.* Давытның филистилеләр аны Гефта кулга алганнан соң язган мәдхиясе.+

56 Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, чөнки үлемле кеше миңа һөҗүм итә.*

Көне буе алар миңа каршы сугыша, җәберли мине.

 2 Дошманнарым көне буе мине эләктерергә омтыла,

Күпләр масаеп, миңа каршы сугыша.

 3 Курыкканда+ мин сиңа таянам.+

 4 Аллаһының сүзен мактыйм мин,

Ходаема таянам, курыкмыйм.

Гади кеше* миңа ни эшли алсын?+

 5 Көне буе алар миңа зыян китерә,

Аларның уенда — миңа зарар китерү генә.+

 6 Алар миңа һөҗүм итәргә дип яшеренә,

Җанымны алырга өметләнеп,+

Һәр адымымны күзәтеп тора.+

 7 Явызлыклары өчен аларны кире как.

Ачуың белән халыкларны тар-мар ит, и Аллаһы.+

 8 Качып йөрүләремне син күздән кичерәсең.+

Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы.+

Китабыңда алар турында язылган түгелме?+

 9 Сиңа ярдәм сорап ялварган көнне дошманнарым чигенер.+

Аллаһының минем яклы икәненә ышанычым нык минем.+

10 Аллаһының сүзен —

Йәһвәнең сүзен мактыйм мин,

11 Ходаема таянып яшим, курыкмыйм.+

Гади кеше миңа ни эшли алсын?+

12 И Ходаем, мин сиңа биргән вәгъдәләрем белән бәйләнгәнмен,+

Сиңа рәхмәт бүләкләре китерермен.*+

13 Чөнки якты дөньяда яшәп, Аллаһы юлында йөрер өчен,+

Син мине үлемнән коткардың,+

Аякларымны абынудан сакладың.+

Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Микта́м.* Давытның Шаулдан мәгарәгә качып киткән чакта язган мәдхиясе.+

57 Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, илтифатлы бул,

Чөнки синдә мин сыеныч табам;+

Бәлаләр үтеп киткәнче, канатларың астында сыеныч табам.+

 2 Мин Аллаһыга — Ходай Тәгаләгә —

Минем хакка бәлаләрне бетерүче Аллаһыга эндәшәм.

 3 Ул күктән ярдәм җибәреп, мине коткарачак.+

Тешләре белән миңа ябышучының ниятләрен җимерәчәк. (Села)

Аллаһы үзенең тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтәчәк.+

 4 Арысланнар мине уратып алдылар,+

Мине йотарга теләүче кешеләр арасында ятарга мәҗбүрмен,

Аларның тешләре — сөңгеләр һәм уклар,

Телләре — үткен кылыч.+

 5 И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,

Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+

 6 Дошманнарым, мине аягымнан эләктерер өчен, ятьмә салды,+

Кайгы-хәсрәттән мин бөгелеп төштем.+

Алар юлыма чокыр казыды,

Әмма үзләре анда егылып төште.+ (Села)

 7 Минем йөрәгем нык, и Аллаһы,+

Минем йөрәгем нык.

Мин сиңа мактау җыры җырлармын.

 8 И күңелем,* уян,

Кыллы музыка коралы, һәм син дә, арфа, уян.

Мин таңны уятырмын.+

 9 Сине мин, и Йәһвә, халыклар алдында мактармын,+

Милләтләр алдында сиңа мәдхияләр җырлармын.*+

10 Чөнки тугры мәхәббәтең синең бөек, күкләргә кадәр җитә,+

Тугрылыгың болытларга кадәр ирешә.

11 И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,

Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+

Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Давытның мәдхиясе. Микта́м.*

58 Әй адәм уллары, сез тәкъвалык турында сөйләргә+ һәм гадел хөкем итәргә тиеш түгелме соң?+

Ә үзегез өнсез утырасыз.

 2 Сез йөрәкләрегездә тәкъва булмаганны ниятлисез,+

Кулларыгыз җирдә явызлык тарата.+

 3 Явызлар ана карыныннан чыкканнан бирле бозык,*

Алар тумыштан ук адашып, ялганлап йөри.

 4 Аларның агуы елан агуы шикелле,+

Алар колагын томалаган кобра сыман саңгырау.

 5 Тылсымчылар ничек кенә оста булмасын,

Ул аларның тавышын тыңламый.

 6 И Аллаһы, авызларындагы тешләрен коеп төшер!

И Йәһвә, шушы арысланнарның авызларын җимер!

 7 Алар агып киткән сулар шикелле юк булсын.

Аллаһы үз җәясен бөксен һәм аларны уклары белән егып салсын.

 8 Алар йөргәндә эреп беткән әкәм-төкәм кебек булсын,

Үле туган баладай, кояшны һич күрмәсен.

 9 Казаннарыгыз чәнечкеле куакның кызулыгын сизгәнче,

Аллаһы ботакның яшелен дә, янып торганын да көчле җил очыргандай алып китәчәк.+

10 Тәкъва, явызлардан үч алынганын күреп, сөенер;+

Аяклары аларның канына батар.+

11 Шулчак кешеләр: «Чыннан да, тәкъва кеше әҗерсез калмый.+

Чыннан да, җирне хөкем итүче Аллаһы бар икән»+,— дияр.

Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Микта́м.* Давытның Шау́л аны үтерергә дип аның йортын* күзәтергә кешеләр җибәргәч язган мәдхиясе.+

59 И Аллаһым, мине дошманнарымнан коткар,+

Миңа каршы күтәрелгән кешеләрдән якла.+

 2 Явызларча эш иткәннәрдән мине коткар,

Аяусыз* кешеләрдән мине сакла.

 3 Менә, алар яшерен урыннан миңа ташланырга тора,+

Көчлеләр миңа һөҗүм итә,

Ләкин баш күтәргәнем я гөнаһ кылганым өчен түгел,+ и Йәһвә.

 4 Яманлык эшләмәсәм дә, алар йөгерешеп килә, һөҗүм итәргә әзерләнә.

Мин чакырганда күтәрел һәм миңа күз карашыңны юнәлт.

 5 Чөнки син, Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә — Исраил Аллаһысы.+

Уян һәм барлык халыкларны тикшер.

Явыз хыянәтчеләрнең берсенә дә мәрхәмәт күрсәтмә.+ (Села)

 6 Алар һәр кич кайта,+

Этләр кебек ырылдый,*+ шәһәр буйлап эзләнеп йөри.+

 7 Кара, авызларыннан нәрсә чәчелә,*

Телләре кылыч сыман,+

Алар: «Без әйткәнне кем белер?» — диләр.+

 8 Әмма син, и Йәһвә, алардан көләрсең,+

Син бөтен халыкларны көлкегә калдырырсың.+

 9 И Көч-куәтем минем, мин сиңа карап торырмын,+

Чөнки Аллаһым — минем ныклы сыенычым.*+

10 Миңа тугры мәхәббәт күрсәтүче Аллаһы миңа ярдәмгә килер,+

Аллаһы ярдәме белән мин дошманнарыма тантана белән карармын.+

11 Үтермә аларны, юкса халкым моны онытыр.

Көч-куәтең белән аларны адаштырып йөрт,

Аларны егып сал, и калканыбыз Йәһвә.+

12 Авызларындагы гөнаһы, телләрендәге сүзе өчен,

Әйткән ләгънәтләре һәм ялганнары аркасында

Үз горурлыклары тозагына эләксеннәр.+

13 Ачуың белән аларны юк ит;+

Башка инде булмасыннар өчен, аларны юк ит.

Алар Аллаһының Ягъкуб өстеннән һәм бөтен җир өстеннән хакимлек иткәнен белсен.+ (Села)

14 Алар һәр кич кайтсын,

Этләр кебек ырылдасын,* шәһәр буйлап эзләнеп йөрсен.+

15 Алар ашарларына эзләп йөрсен,+

Тук булмасын һәм кунар урын таба алмасын.

16 Мин исә синең көч-куәтең турында җырлармын,+

Иртә белән тугры мәхәббәтең турында шатланып сөйләрмен.

Чөнки кайгы-хәсрәт кичергән чагымда

Син минем ныклы сыенычым+ һәм качар урыным.+

17 И Көч-куәтем минем, сиңа мәдхияләр җырлармын,*+

Чөнки Аллаһы — ныклы сыенычым минем, миңа тугры мәхәббәтен күрсәтүче Аллаһы.+

Дирижер өчен: «Шаһит лалә»гә* салынган. Микта́м.* Нәсыйхәт бирү өчен. Давытның Ара́м-наһараи́м һәм Арам-соба́ халкы белән сугышканнан соң, ә Йоһа́б, кайтып, Тозлы үзәндә 12 000 эдомлыны кырып салганнан соң язган мәдхиясе.+

60 И Аллаһы, син безне кире кактың, сафларыбызны җимердең.+

Синең безгә ачуың чыккан иде, ләкин хәзер безне кире кабул ит!

 2 Син җирне тетрәттең, аны ярдың.

Аның җимерек урыннарын төзәт, чөнки ул ишелеп бара.

 3 Син үз халкыңны михнәтләр кичерттең.

Шәраб эчертеп, безне айкалып-чайкалып йөрергә мәҗбүр иттең.+

 4 Уклардан читкә тайпылып качар өчен,

Үзеңне тирән хөрмәт итүчеләргә билге бир.* (Села)

 5 Яратканнарыңны саклап калу өчен,

Безне уң кулың белән коткар һәм безгә җавап бир.+

 6 Изге* Аллаһы болай диде:

«Мин куанып сөенермен, Шехемне халкыма мирас итеп бирермен,+

Сохкә́т үзәнен халкыма үлчәп бирермен.+

 7 Гила́д та, Манашше́ да минеке,+

Ифраи́м — башыма башлык,*

Яһүд — идарәче таягым.+

 8 Моа́б — юынгычым.+

Эдомга мин сандалымны ташлармын.+

Филистигә тантана белән кычкырырмын».+

 9 Камаулы* шәһәрне яулап алырга миңа кем булышыр?

Кем мине Эдомга каршы алып барыр?+

10 Син түгелме соң, безне кире каккан Аллаһы,

Гаскәрләребез белән бүтән чыкмаучы Аллаһыбыз?+

11 Бәлаләр кичергәндә безгә ярдәм ит,

Чөнки кешеләрдән килгән котылу файдасыз ул.+

12 Аллаһы безгә көч бирер,+

Ул дошманнарыбызны таптар.+

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Давытның мәдхиясе.

61 И Аллаһым, ярдәм сорап аваз салуымны ишет.

Догама игътибарлы бул.+

 2 Күңелем төшенке булганда,*

Җир читләреннән сиңа аваз салырмын.+

Мине биек кыяга алып мен.+

 3 Син бит сыенычым минем,

Мине дошманнан яклаучы нык манара.+

 4 Мин синең чатырыңда мәңге кунак булырмын,+

Канатларың ышыгында сыеныч табармын.+ (Села)

 5 И Аллаһы, син биргән вәгъдәләремне ишеттең.

Исемеңне тирән хөрмәт итүчеләр мирасын бирдең.+

 6 Син патшаның гомерен озайтырсың,+

Аның көннәре буыннан-буынга сузылыр.

 7 Ул Аллаһы каршында мәңге тәхеттә утырачак.*+

Тугры мәхәббәтең һәм тугрылыгың аны яклап торсын.+

 8 Вәгъдәләремне көн саен үти-үти,+

Синең исемеңә мәңге мәдхияләр җырлармын.*+

Дирижер өчен: ядиту́н.* Давытның җыры.

62 Җаным дәшмичә Аллаһыны көтә.

Миңа котылу аңардан килә.+

 2 Ул минем кыям һәм коткаручым, ныклы сыенычым* минем.+

Какшатсалар да, мин беркайчан да егылмам.+

 3 Кайчанга чаклы сез, кешене үтерергә теләп, аңа ташланырсыз?+

Сез барыгыз да кыйшайган стена, ишелеп төшәргә торган таш стена шикелле куркыныч.*

 4 Чөнки алар аны югары урыныннан бәреп төшерер* өчен бергәләп киңәш кора,

Алар ялганнан рәхәтлек таба.

Телләре белән алар фатихалый, ә эчтән ләгънәт укый.+ (Села)

 5 Мин дәшмичә Аллаһыны көтәм,*+

Чөнки минем өметем аңарда.+

 6 Ул минем кыям һәм коткаручым, ныклы сыенычым минем.

Мин беркайчан да какшамам.+

 7 Котылуым һәм даным Аллаһыга бәйле.

Ул ныклы кыям, сыенычым минем.+

 8 И кешеләр, һәрчак аңа таяныгыз.

Аңа күңелләрегезне бушатыгыз.+

Аллаһы — безнең өчен сыеныч ул.+ (Села)

 9 Адәм балалары бары тик сулыш кына,

Кеше уллары — ялган сыеныч.+

Барын бергә үлчәүгә салгач, алар сулыштан да җиңелрәк була.+

10 Каезлап, уңышлы булырбыз дип уйламагыз,

Талау белән шөгыльләнеп, табыш алырбыз дип өметләнмәгез.

Байлыгыгыз артса, күңелегезне аңа беркетмәгез.+

11 Ике тапкыр Аллаһының әйткәнен ишеттем:

Көч-куәт Аллаһыныкы.+

12 Тугры мәхәббәт тә шулай ук синеке, и Йәһвә,+

Син бит һәркемгә эшләренә карап әҗерен* бирәсең.+

Давытның Яһүд чүлендә чакта язган җыры.+

63 И Аллаһы, син — минем Аллаһым, сине эзлим мин.+

Җаным сиңа сусый.+

Суы булмаган коры һәм кибеп беткән җирдә+

Сине көтә-көтә зарыгып беттем мин.

 2 Шуңа мин изге урыннан сиңа күз салдым,

Синең көч-куәтеңне һәм даныңны күрдем.+

 3 Чөнки синең тугры мәхәббәтең яшәүдән дә яхшырак,+

Минем телем сине данлар.+

 4 Гомерем буе сине мактармын,

Кулларымны югары күтәреп, исемеңне чакырырмын.

 5 Җаным иң яхшы һәм иң затлы ризыкка* туена,

Шуңа күрә мин сине шатлык авазы белән мактармын.+

 6 Ятагымда сине исемә төшерәм,

Төннәрен* синең турында уйланып ятам.+

 7 Чөнки син ярдәмчем минем,+

Канатларың күләгәсендә мин шатланып кычкырам.+

 8 Җаным сиңа ябышкан,

Синең уң кулың мине ныклап тотып тора.+

 9 Ә җанымны эзләүчеләр

Җир астына төшәрләр.

10 Алар кылычтан кырылыр,

Шакалларга* азык булыр.

11 Патша исә Аллаһыда сөенеч табар.

Аның белән ант иткән һәр кеше куанып шатланыр,*

Чөнки ялган сөйләүчеләрнең авызлары ябылыр.

Дирижер өчен. Давытның җыры.

64 Ялварган чагымда тавышымны ишет, и Аллаһым,+

Гомеремне дошман дәһшәтеннән сакла.

 2 Явыз бәндәләрнең яшерен мәкерләреннән,+

Яманлык кылучылар өереннән якла мине.

 3 Алар телләрен кылычтай үткенли,

Рәхимсез сүзләрен уклар кебек төзи,

 4 Яшерен урыннарыннан гаепсезгә атарга дип төби.

Алар аңа көтмәгәндә һич курыкмыйча ата.

 5 Алар явыз ниятләрендә нык тора,*

Тозакларын яшерү турында сөйләшә.

Алар: «Боларны кем күрер?» — дип әйтә.+

 6 Алар явызлык кылуның яңа юлларын эзли,

Яшерен рәвештә хәйләле планнар кора,+

Һәрберсенең йөрәктәге уйлары — караңгы сер.

 7 Әмма Аллаһы аларга ук атар,+

Алар көтмәгәндә яраланыр.

 8 Үз телләре аларны егар.+

Карап торучыларның һәммәсе башларын чайкар.

 9 Шунда бөтен кешеләр куркуга төшәр.

Алар Аллаһының эшләре турында игълан итәр

Һәм аның эшләренә төшенер.+

10 Тәкъва кеше Йәһвәдә сөенеч һәм сыеныч табар,+

Йөрәге намуслы булганнарның барысы куанып шатланыр.*

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.

65 И Аллаһы, сине Сионда мактау көтә,+

Без сиңа биргән вәгъдәләребезне үтәрбез.+

 2 И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер.+

 3 Гөнаһларым миннән өстен чыкты,+

Ләкин син җинаятьләребезне кичерәсең.+

 4 Ишегалларыңда яшәү өчен+

Үзең сайлаган һәм үзеңә якынайткан кеше бәхетле.

Без изге гыйбадәтханәңдәге,*+

Синең йортыңдагы яхшы нәрсәләргә туенырбыз.+

 5 Син безгә курку-хөрмәт уяткан тәкъва эшләрең+ белән җавап бирерсең,

И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз.

Син — җир йөзендәге,

Хәтта иң ерак диңгездәге кешеләрнең ышанычы.+

 6 Син* тауларны көч-куәтең белән нык урнаштырдың,

Син* зур кодрәткә төренгәнсең.+

 7 Син* ярсулы диңгезләрне,

Котырынып үкергән дулкыннарны тынычландырасың+ һәм милләтләрнең шау-шуын басасың.+

 8 Синең галәмәтләреңнән ерак җирләрдә яшәүчеләрне курку-хөрмәт биләп алачак.+

Син көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшәүчеләрнең шатланып кычкыруына сәбәпче булырсың.

 9 Син җир турында кайгыртасың,

Аны уңдырышлы,* гаять бәрәкәтле итәсең.+

Син дәрьяларны су белән тутырдың.

Кешеләрне икмәк белән тәэмин итәсең.+

Менә шулай син җирне әзерләдең.

10 Син аның буразналарын сугарасың һәм сөрелгән туфрагын* тигезлисең,

Яңгырлар яудырып, аны йомшартасың, үсешен фатихалыйсың.+

11 Син ел тәүлеген фатихаларың белән таҗландырасың,

Үткән юлларыңнан муллык ташып тора.*+

12 Көтүлекләрнең* сусыллыгы бетми+

Һәм калкулыклар шатлыкка төренгән.+

13 Көтүлекләр көтүләр белән тулы,

Үзәннәр игеннәргә киенгән.+

Алар сөенеп кычкыра, әйе, алар җырлый.+

Дирижер өчен. Җыр һәм көй.

66 Бөтен җир, Аллаһыга тантана белән аваз сал.+

 2 Аның шөһрәтле исеменә мәдхияләр җырла.*

Аны мактап данла.+

 3 Аллаһыга: «Нинди курку-хөрмәт уята соң синең эшләрең!+ — диегез.—

Син бөек көч-кодрәткә ия булганга,

Дошманнарың синең алдыңда калтырап-куркып торыр.+

 4 Бөтен җир сиңа сәҗдә кылыр,+

Алар сиңа мәдхияләр җырлар,

Синең исемеңә мәдхияләр җырлар».+ (Села)

 5 Килегез һәм Аллаһының эш-гамәлләрен күрегез.

Аның адәм улларына карата башкарган эшләре курку-хөрмәт уята.+

 6 Ул диңгезне коры җиргә әйләндерде,+

Халкыбыз дәрьяны җәяү кичте.+

Анда без аның кылган эшләренә сөендек.+

 7 Ул үзенең куәте белән мәңге идарә итә.+

Аның күзләре халыкларны күзәтеп тора.+

Үҗәтләр үзләрен югары куймасыннар.+ (Села)

 8 Әй халыклар, Аллаһыбызны мактагыз,+

Мактау авазлары ишетелсен.

 9 Ул безнең тормышыбызны саклый,*+

Аякларыбызга абынырга* бирми.+

10 Син безне тикшердең, и Аллаһы,+

Безне көмеш сафландыргандай сафландырдың.

11 Син безне ау тозагына керттең,

Өстебезгә авыр йөк салдың.

12 Син үлемле кешегә өстебездән* таптап үтәргә юл куйдың,

Без утлар-сулар кичтек,

Аннары син безне тыныч урынга китердең.

13 Мин синең йортыңа тулаем яндыру корбаннары алып килермен,+

Сиңа биргән вәгъдәләремне үтәрмен+ —

14 Башыма бәла төшкәч телем тибрәткән

Һәм авызым әйткән вәгъдәләрне.+

15 Мин сиңа көр хайваннардан яндыру корбаннары китерермен

Корбан бәрәннәренең төтене белән бергә.

Корбанга үгезләр белән кәҗә тәкәләре китерермен. (Села)

16 Аллаһыдан куркып яшәүчеләрнең һәммәсе, килегез һәм тыңлагыз,

Аның минем хакка* нәрсә эшләгәнен сезгә сөйләрмен.+

17 Мин авызым белән аңа дәштем,

Телем белән аны данладым.

18 Күңелемдә берәр нинди яманлык йөрткән булсам,

Йәһвә мине ишетмәс иде.+

19 Әмма Аллаһы ишетте,+

Догама игътибар итте.+

20 Догамны кире какмаган,

Мине үзенең тугры мәхәббәтеннән аермаган Аллаһыны мактагыз.

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Җыр һәм көй.

67 Аллаһы безгә илтифат итәр һәм безне фатихалар,

Ул безгә якты йөз күрсәтер.+ (Села)

 2 Шунда бөтен җир йөзе — синең юлыңны,+

Бөтен халыклар коткару китергән эшләреңне белер.+

 3 Халыклар сине мактасын, и Аллаһы,

Бар халыклар сине мактасын.

 4 Милләтләр сөенсен һәм шатланып кычкырсын,+

Чөнки син халыкларны гадел хөкем итәрсең.+

Син җирдәге милләтләрне җитәкләрсең. (Села)

 5 Халыклар сине мактасын, и Аллаһы,

Бар халыклар сине мактасын.

 6 Җир үз җимешен бирер,+

Аллаһы — безнең Аллаһыбыз безне фатихалар.+

 7 Аллаһы безне фатихалар,

Һәм бөтен җир йөзе аңа курку-хөрмәт күрсәтер.+

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.

68 Аллаһы күтәрелсен, дошманнары таркалсын,

Аны нәфрәт итүчеләр аның алдыннан качсын.+

 2 Җил төтенне тараткандай, аларны таратып җибәр.

Балавыз уттан эрегән кебек,

Явызлар Аллаһы алдында юк ителсен.+

 3 Тәкъвалар исә сөенсен,+

Аллаһы алдында зур шатлык кичерсен,

Шатланып куансын.

 4 Аллаһыга җырлагыз, аның исеменә мәдхияләр җырлагыз.*+

Чүл аша* баручы Аллаһыга җырлагыз.

Аның исеме Йәһ!*+ Аның алдында сөенегез!

 5 Ятимнәрнең атасы һәм тол хатыннарның яклаучысы*+ —

Үзенең изге урынындагы Аллаһы.+

 6 Аллаһы ялгызларга яшәү өчен йорт бирә,+

Ул тоткыннарны азат итеп, бәрәкәткә алып бара.+

Ә үҗәтләр* корып беткән җирдә яшәячәк.+

 7 И Аллаһы, син үз халкыңны алып барганда,+

Чүл буйлап барганда, (Села)

 8 Җир тетрәде.+

Күкләр Аллаһы алдында коеп яңгыр яудырды,

Аллаһы — Исраи́л Аллаһысы алдында Синай тавы тетрәде.+

 9 И Ходай, син мул итеп яңгыр яудырдың,

Йончып беткән халкыңа көч бирдең.

10 Синең халкың чатырларда яшәде,+

Яхшылыгың буенча син мескеннәрне тәэмин иттең, и Аллаһы.

11 Йәһвә боерык бирә;

Яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәрдәй күп.+

12 Гаскәрләрнең патшалары качалар,+ алар качалар!

Өйдә калган хатын-кыз табыш бүлешә.+

13 Сез учаклар* янында яткан булсагыз да,

Сездә саф алтын* каурыйлы

Көмешләнгән күгәрчен канатлары булыр.

14 Чиксез Кодрәт Иясе бу җирдәге патшаларны таратып ташлагач,+

Залму́н өстенә кар яуды.*

15 Баша́н тавы+ — Аллаһының тавы,*

Башан тавы — күп түбәле тау.

16 Әй күп түбәле таулар, нишләп сез Аллаһы үз торагы итеп сайлаган* тауга+

Көнләшүле күз карашы белән карап торасыз?

Әйе, Йәһвә анда мәңге яшәячәк.+

17 Аллаһының сугыш арбалары — дистәләгән меңнәр, меңнәр-меңнәр.+

Йәһвә Синай тавыннан изге урынга килде.+

18 Син югарыга күтәрелдең,+

Әсирләрне алып киттең,

Бүләкләр булып киткән кешеләрне алдың,+

Әйе, араларында яшәү өчен хәтта үҗәтләрне дә алдың,+ и Аллаһым Йәһ.

19 Йөгебезне һәр көн күтәреп йөртүче Йәһвә макталсын,+

Безне коткаручы Аллаһыбыз макталсын. (Села)

20 Безнең өчен хак Аллаһы — безне коткаручы Аллаһы.+

Ходай Тәгалә Йәһвә үлемнән азат итә.+

21 Әйе, Аллаһы үз дошманнарының башларын,

Гөнаһ кылып йөрүдән туктамаучы һәркемнең баш сөяген ватар.+

22 Йәһвә: «Мин аларны Башан җиреннән кире кайтарырмын+,— диде,—

Аларны диңгез тирәнлекләреннән тартып чыгарырмын,

23 Шунда аякларыгыз канга батар,+

Этләрегезнең теле дошман канын ялар».

24 И Аллаһы, алар синең тантаналы йөрешеңне,

Аллаһымның — минем Патшамның изге урынга тантаналы рәвештә баруын күрә.+

25 Алдан җырчылар, арттан кыллы музыка коралларында уйнаучылар атлый,+

Араларында шалтыравык кагучы яшь хатын-кызлар бара.+

26 Зур җыелышларда Аллаһыны мактагыз.

Әй Исраил Чыганагыннан яшәү алучылар, Йәһвәне мактагыз.+

27 Иң яше Биньями́н+ да,

Шулай ук үзләренең күпсанлы шау-шулы кешеләре белән бергә Яһүд мирзалары да,

Һәм Зәбулу́н мирзалары белән Нәфтәли́ мирзалары да аларны буйсындыра.*

28 Аллаһың сиңа көч биреләчәк дип карар итте.

Көч-кодрәтеңне күрсәт, и безнең хакка эш итүче Аллаһы.+

29 Иерусалимдагы гыйбадәтханәң хакына+

Патшалар сиңа бүләкләр китерер.+

30 Камышлар арасындагы җанварларны,

Үгезләр җыенын+ һәм аларга ияргән бозауларын тый.

Шулчак халыклар көмеш китереп сәҗдә кылыр.*

Сугыш яратучы халыкларны исә таратып җибәр.

31 Мисырдан бронза әйберләр китерелер,*+

Куш* исә Аллаһыга бүләкләр китерергә ашыгыр.

32 И җирнең патшалыклары, Аллаһыга җырлагыз,+

Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,* (Села)

33 Борынгы күкләрнең күгеннән баручы Аллаһыга мәдхияләр җырлагыз.+

Ишетәсезме, аның тавышы, куәтле тавышы яңгырый!

34 Аллаһының көч-куәтен таныгыз.+

Аның бөеклеге — Исраил өстендә,

Көч-куәте — күкләрдә.*

35 Бөек изге урыныннан* чыкканда, Аллаһы курку-хөрмәт уята.+

Ул — Исраил Аллаһысы,

Үз халкына көч-куәт бирүче Аллаһы.+

Аллаһыны мактагыз.

Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Давытның мәдхиясе.

69 И Аллаһым, коткар мине, чөнки сулар гомеремә куркыныч тудыра.*+

 2 Мин каты җире булмаган тирән сазлыкка баттым,+

Тирән суларга кердем,

Һәм ургылып аккан агым мине алып китте.+

 3 Ярдәм сорап ялварудан интегеп беттем,+

Тамагым карлыкты.

Аллаһыны көткән арада күзләрем начарланды.+

 4 Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр+

Башымдагы чәч бөртекләремнән дә күбрәк.

Мине юк итәргә теләүчеләр —

Мәкерле дошманнарым* күбәйде,

Урламаганны кайтарырга мәҗбүр итәләр.

 5 И Аллаһым, син минем ахмаклык эшләгәнемне беләсең,

Гаебем дә синнән яшерен түгел.

 6 И Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә,

Сиңа өметләнүчеләр минем аркада оятка калмасын иде.

И Исраи́л Аллаһысы,

Сине эзләүчеләр минем аркада кимсетелмәсен иде.

 7 Мин синең өчен мәсхәрәгә дучар булам,+

Йөземне хурлык каплый.+

 8 Мин туганнарым өчен — ят кеше,

Әнием улларына чит ил кешесе кебек булып киттем.+

 9 Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торам,+

Сине хурлаучыларның хурлаулары минем өстемә ишелә.+

10 Ураза тотып, үземне басынкыландыргач,*

Мине моның өчен хурладылар.

11 Матәм киемен үз киемем иткәч,

Мин алар алдында адәм көлкесенә калдым.*

12 Шәһәр капкалары алдында утыручылар минем хакта сөйли,

Эчкечеләр мине мыскыл итеп җырлар җырлый.

13 Әмма минем догам сиңа ирешсен,

И Йәһвә, уңай вакытта ирешсен иде.+

Чиксез тугры мәхәббәтең буенча, и Аллаһым,

Миңа җавап бир һәм чын коткаручы икәнлегеңне күрсәт.+

14 Баткаклыктан коткар,

Батудан сакла мине.

Нәфрәт итүчеләрдән

Һәм тирән сулардан коткар мине.+

15 Ургылып аккан су ташкыннары мине алып китмәсен,+

Упкын да мине йотмасын,

Кое* да өстемнән авызын япмасын.+

16 И Йәһвә, җавап бир миңа, чөнки синең тугры мәхәббәтең тирән.+

Юмарт шәфкатең буенча миңа таба борыл,+

17 Хезмәтчеңнән йөзеңне борма.+

Миңа тизрәк җавап бирче, чөнки мине кайгы-хәсрәт басты.+

18 Яныма килеп, йолып ал мине,

Дошманнарымнан мине коткар.

19 Син мине ничек хурлаганнарын, мәсхәрәгә төшергәннәрен һәм кимсеткәннәрен беләсең.+

Син бар дошманнарымны күреп торасың.

20 Хурлаудан йөрәгем яраланды һәм җәрәхәтем төзәлмәс булды.*

Мин хәлемә керерләр дип өметләнгән идем, тик юкка гына.+

Юатучылар эзләдем, ләкин һичкемне тапмадым.+

21 Алар миңа ризык урынына агу* бирделәр,+

Тамагым кипкәч, эчәргә серкә бирделәр.+

22 Аларның табыны үзләре өчен — тозак,

Бәрәкәте ятьмә булсын.+

23 Күзләре караңгыланып, күрмәс булсын,

Аякларын берөзлексез калтырат.

24 Аларга ярсуыңны яудыр,

Ялкынлы ачуың аларны куып җитсен.+

25 Аларның яшәгән урыннары* буш калсын,

Чатырларында яшәүче булмасын.+

26 Чөнки алар синнән җәза* алган кешене эзәрлекли,

Яра салган кешеләреңнең газаплары турында бертуктаусыз сүз йөртә.

27 Аларның гаебенә тагын гаеп өстә,

Тәкъвалыгыңнан аларга өлеш тимәсен.

28 Исемнәре тормыш китабыннан* сызып ташлансын,+

Алар тәкъвалар арасында исәпләнмәсен.+

29 Мин исә газап чигәм, җаным әрни.+

И Раббым, синең коткару көчең мине якласын иде.

30 Мин Аллаһының исеменә мәдхияләр җырлармын,

Рәхмәтләр белдереп, аны зурлармын.

31 Моны Йәһвә үгез корбанына караганда да,

Мөгезле-тояклы яшь үгезгә караганда да ныграк хуш күрә.+

32 Юашлар Аллаһының коткару көчен күрер дә сөенер.

Әй Аллаһыны эзләүчеләр, йөрәкләрегез җанланып китсен.

33 Йәһвә бит ярлыларны тыңлый,+

Ул үзенең әсир халкына җирәнеп карамас.+

34 Күк һәм җир,

Диңгезләр һәм анда йөзеп йөрүче һәрнәрсә аны мактасын.+

35 Чөнки Аллаһы Сионны коткарыр,+

Яһүд шәһәрләрен яңадан торгызыр.

Алар анда гомер итәр һәм шул җиргә ия булыр.

36 Хезмәтчеләренең токымнары аны мирас итеп алыр,+

Аның исемен яратучылар+ шунда гомер сөрер.

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Искә төшерү буларак.

70 И Аллаһы, мине коткарчы.

И Йәһвә, миңа ярдәмгә ашык.+

 2 Җанымны эзләүчеләр

Оятка калсын, мәсхәрәгә төшсен иде.

Бәламә сөенүчеләр,

Хурлыкка калып, чигенсеннәр иде.

 3 Миңа: «Сиңа шул кирәк!» — диючеләр

Оятка калып, китеп барсыннар иде.

 4 Ә сине эзләүчеләр

Сиңа сөенеп куансын,+

Коткаруыңны зарыгып көтүчеләр бертуктаусыз:

«Аллаһы зурлансын!» — дисеннәр.

 5 Мин исә ярдәмгә мохтаҗ һәм мескен.+

И Раббым, минем хакка тизрәк эш итче.+

Син — ярдәмчем һәм коткаручым минем.+

И Йәһвә, тоткарланма.+

71 И Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым.

Беркайчан да оятка калмасам иде.+

 2 Тәкъвалыгың буенча коткар мине һәм саклап кал.

Миңа колак сал* һәм коткар мине.+

 3 Бул син миңа таш ныгытма,

Мин һәрчак шунда сыенырмын.

Мине коткарырга боер,

Син бит кыяташым һәм ныгытмам минем.+

 4 И Аллаһым, явызлар кулыннан,

Гаделсез җәберләүче тырнагыннан коткар мине.+

 5 Чөнки син, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, минем өметем.

Мин сиңа яшь чактан ук таянам.*+

 6 Туганнан бирле мин ышанычымны сиңа баглыйм,

Әнием карыныннан мине син чыгардың.+

Мин сине һәрдаим мактыйм.

 7 Күпләр өчен мин бер могҗиза булдым,

Ләкин син ныклы сыенычым минем.

 8 Авызым мактаулар белән тулы.+

Көне буе мин даның турында сөйлим.

 9 Картайган көнемдә ташлама мине,+

Көчем беткәндә, калдырма мине.+

10 Дошманнарым миңа каршы сөйли,

Җанымны алырга теләүчеләр оешып сүз куеша.+

11 Алар болай ди: «Аллаһы аны калдырды.

Аны эзәрләп, тотып алыйк, чөнки аның коткарырлык беркеме дә юк».+

12 И Ходаем, миннән ерак торма.

И Аллаһым, миңа ярдәмгә ашык.+

13 Миңа каршы торучылар

Оятка калсын һәм юк ителсен иде.+

Бәлагә юлыгуымны теләүчеләр

Мәсхәрәгә һәм хурлыкка төшсеннәр иде.+

14 Мин исә сине көтүдән арымам,

Сиңа мактавымны арттырырмын.

15 Телем синең тәкъвалыгың хакында,+

Көне буе коткару китергән эшләрең турында бәйнә-бәйнә сөйләр,

Алар төшенеп* бетмәслек күп булса да.+

16 Мин килермен һәм бөек эшләрең хакында сөйләрмен,

И Аллаһы Тәгалә Йәһвә;

Синең, синең генә тәкъвалыгыңны телгә алырмын.

17 И Раббым, син мине яшь чактан ук өйрәтә килдең,+

Һәм мин хәзергәчә гаҗәеп эшләрең турында игълан итәм.+

18 Хәтта картаеп, чәчемә чал кергәч тә, и Аллаһым, калдырма мине.+

Синең кодрәтең* турында киләсе буынга,

Бөеклегең хакында килер кешеләрнең һәммәсенә сөйлисем килә.+

19 И Аллаһы, синең тәкъвалыгың биеклекләргә ирешә.+

Син бөек эшләр башкардың.

И Аллаһы, синең күк кем бар?+

20 Күп газап һәм бәла-каза кичерүемә юл куйган булсаң да,+

Яңадан җанландырып җибәр мине.

Җир тирәнлекләреннән* чыгар мине.+

21 Бөеклегемне арттырсаң иде,

Мине яклап, юаныч бирсәң иде.

22 Шунда мин сине кыллы уен коралында уйнап мактармын,

Тугрылыгыңны мактармын, и Аллаһы.+

Арфа уйнап, сиңа мәдхияләр җырлармын,

И Исраилнең Изгесе.

23 Сиңа мәдхияләр җырлаганда, авызым шатлык белән аваз салыр,+

Чөнки син җанымны коткардың.*+

24 Телем көне буе синең тәкъвалыгың хакында сөйләр,*+

Чөнки мине харап итәргә теләүчеләр оятка калып, мәсхәрәгә төшәр.+

Сөләйман турында мәдхия.

72 И Аллаһы, патшаны — хөкемнәреңә,

Патша улын тәкъвалыгыңа өйрәт.+

 2 Ул синең халкыңның эшен — гаделлек белән,

Мескеннәреңнең эшен намуслылык белән алып барсын иде.+

 3 Таулар халыкка тынычлык алып килсен иде,

Калкулыклар тәкъвалык китерсен иде.

 4 Ул халыкның мескен кешеләрен якласын,*

Ярлыларның улларын коткарсын

Һәм алдап эш итүчене һәлак итсен.+

 5 И Аллаһы, кояш ни кадәр озак яктыртып торса

Һәм ай күктә күпме вакыт бар булса,

Алар сине шул кадәр озак — буыннан-буынга тирән хөрмәт итәр.+

 6 Ул чабылган болынга иңгән яңгыр күк,

Җирне сугаручы бәрәкәтле яңгыр күк булачак.+

 7 Аның көннәрендә тәкъвалар гөрләп чәчәк атар,*+

Һәм ай юк булганчыга кадәр бөтен җир йөзендә тынычлык хөкем сөрер.+

 8 Аның идарәсе* диңгездән диңгезгә,

Бөек елгадан* алып җир читләренә кадәр җәеләчәк.+

 9 Чүлдә яшәүчеләр аңа сәҗдә кылыр,

Аның дошманнары тузан ялар.+

10 Тарши́ш һәм утрауларның патшалары,+

Шеба́ белән Сиба́ патшалары бүләкләр китерер.+

11 Бар патшалар аның алдында сәҗдә кылыр,

Бөтен халыклар аңа хезмәт итәр.

12 Чөнки ярдәм сорап ялварган ярлыны,

Мескен* кешене һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр.

13 Мескен* һәм ярлы кешене ул кызганыр,

Ярлыларның җаннарын коткарыр.

14 Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр,

Аларның каны аның күзендә кыйммәтле булыр.

15 Ул озак яшәсен һәм аңа Шеба алтыны бирелсен иде.+

Аның хакка бертуктаусыз дога кылсыннар,

Аңа көне буе фатихалар әйтелсен иде.

16 Җир йөзендә ашлык мул булыр,+

Тау башларында ул артыгы белән булыр.

Патшаның игеннәре Лива́н урманнары күк ишелеп үсәр,+

Шәһәрләрдәге халык җирдәге үләндәй күбәер.+

17 Аның исеме мәңге яшәсен,+

Кояш юк булганчыга кадәр җәелсен иде.

Кешеләр аның аша фатиха алсын,+

Бар халыклар аны бәхетле дип игълан итсен иде.

18 Йәһвә Аллаһы — Исраи́л Аллаһысы макталсын,+

Чөнки ул гына гаҗәеп эшләр кыла.+

19 Аның шөһрәтле исеме мәңге макталсын,+

Даны бөтен җир йөзен тутырсын.+

Амин, амин!

20 Шуның белән Иша́й улы Давытның+ догалары тәмам.

ӨЧЕНЧЕ КИТАП

(73—89 мәдхияләр)

Асафның+ җыры.

73 Аллаһы Исраилгә, бигрәк тә саф күңеллеләргә карата, чын мәгънәдә игелекле.+

2 Ә мин чак кына читкә тайпылмый калдым,

Аякларым чак кына таймады.+

3 Чөнки явызларның тыныч яшәвен күреп,

Мин һавалы* кешеләрдән көнләшә башладым.+

4 Алар әҗәл газабын белми,

Аларның тәне таза.*+

5 Алар башкалар шикелле михнәт тә күрми,+

Бүтәннәр кебек газап та чикми.+

6 Шунлыктан тәкәбберлек — аларның муенсасы,+

Җәбер-золым аларны киемдәй каплый.

7 Муллыктан аларның күзләре бүлтәеп чыккан,

Алар күңелләрендәге уй-хыялларыннан да уздырып җибәрә.

8 Алар мыскыллый, телләрендә — яманлык;+

Эреләнеп, җәберләү белән яный.+

9 Алар биек күктән сөйләгәндәй сөйли,

Телләре белән ни теләсә, шуны сөйләп, җир өстендә кукраеп йөри.

10 Шуңа аның халкы аларга иярә,

Аларның мул суыннан эчә.

11 Алар: «Аллаһы каян белсен? — дип әйтә+.—

Аллаһы Тәгаләгә нәрсә булганы билгелеме соң?»

12 Әйе, явызлар шундый, тормышлары һәрвакыт җиңел.+

Алар мал-мөлкәтләрен арттырып тора.+

13 Юкка гына мин йөрәгемне саф көенчә саклаганмын,

Гаепсез булуымны күрсәтеп, юкка гына кулларымны юганмын.+

14 Мин көне буе хафаландым,+

Һәр иртә каты шелтә алдым.+

15 Ләкин моның турында сөйләгән булсам,

Мин синең халкыңа хыянәт иткән булыр идем.

16 Моңа төшенергә тырышу

Мине йончыта иде,

17 Аллаһының бөек изге урынына кереп,

Аларны нинди киләчәк көткәнен аңлаганчы минем белән шулай булды.

18 Чыннан да, син аларны тайгак җиргә куясың.+

Син аларны егып, һәлак итәсең.+

19 Алар көтмәгәндә юк ителәчәк!+

Коточкыч ахыр җиткәч, аларның соңы кинәт булачак!

20 Йокыдан уянган кеше үз төшен оныткандай,

Син дә, Йәһвә, күтәрелгәч, аларның күренешен онытырсың.*

21 Әмма күңелем ачы тойгы белән тулды,+

Үзәгемне* каты әрнү телгәләде.

22 Мин аек акыллы булмаганмын һәм күпне аңлап җиткермәгәнмен,

Синең алдыңда аңсыз хайван кебек булганмын.

23 Әмма хәзер мин һәрвакыт синең белән,

Син мине уң кулымнан тотып торасың.+

24 Син мине үз киңәшең белән йөртәсең+

Һәм ахыр чиктә мине данга лаек итәчәксең.+

25 Күкләрдә синнән башка кемем бар минем?

Минем син булгач, җирдә миңа бүтән берни кирәк түгел.+

26 Тәнем һәм йөрәгем хәлсезләнеп китсә дә,

Аллаһы мәңге йөрәгемнең кыясы һәм минем өлешем булыр.+

27 Әйе, синнән ерак торучылар һәлак булачак.

Әхлаксызлык кылып,* үзеңне калдырып китүче һәркемне син юк итәрсең.+

28 Ә Аллаһыга якынлашу — минем өчен фатиха.+

Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең бар эшләре турында игълан итәр өчен,+

Мин аны үз сыенычым иттем.

Маски́л.* Асафның+ мәдхиясе.

74 И Аллаһы, нишләп син безне мәңгегә кире кактың?+

Нигә синең үз көтүлегеңдәге сарыкларга ачуың кайный?+

2 Күптән инде үзеңнеке иткән халыкны*+ —

Үз мирасың итеп йолып алган кабиләне исеңә төшер.+

Үзең яшәгән Сио́н тавын хәтереңә төшер.+

3 Адымнарыңны мәңгелек хәрабәләргә юнәлт.+

Дошман, изге урынга килеп, барысын җимерде.+

4 Сине нәфрәт итүчеләр очрашу урының эчендә үкереп йөрде.+

Алар анда үз байракларын билге итеп урнаштырды.

5 Алар куе урманны балталары белән оста кисүче ир-атлар шикелле иде.

6 Алар изге урынның уеп бизәлгән стеналарын+ балталар һәм тимер күсәкләр белән чәрдәкләде.

7 Алар изге урыныңны ут төртеп яндырдылар,+

Исемеңне йөрткән чатырны җиргә аударып, аны нәҗесләделәр.

8 Алар һәм аларның токымнары күңелләреннән:

«Аллаһының бу җирдәге барлык очрашу урыннары* яндырылачак»,— диде.

9 Без үз билгеләребезне күрмибез,

Инде бер пәйгамбәр дә калмады,

Арабызда моның күпме дәвам итәчәген белүче берәү дә юк.

10 И Аллаһы, дошманнар тагын күпме инде сине мыскыллар?+

Синең исемеңне дошманнар мәңге санга сукмасмы?+

11 Нишләп син кулыңны — уң кулыңны тыеп торасың?+

Кулыңны куеныңнан чыгар да аларны юк ит.

12 Аллаһы — күптәннән бирле минем Патшам,

Ул — җир йөзендә яшәүчеләрне коткаручы Ходай.+

13 Син үз кодрәтең белән диңгезне дулкынландырдың,+

Сулардагы диңгез җанварларының башларын челпәрәмә китердең.

14 Син левиафанның* башларын ярдың,

Аны кешеләргә — чүлләрдә яшәүчеләргә ризык итеп бирдең.

15 Чыганаклар һәм су агымнары өчен син юл ярдың.+

Син бертуктаусыз агып торган дәрьяларны киптереп бетердең.+

16 Көн дә, төн дә — синеке.

Син яктылыкны* һәм кояшны булдырдың.+

17 Син җирнең бар чикләрен билгеләдең,+

Җәйне һәм кышны булдырдың.+

18 И Йәһвә, дошманнарның үзеңне мыскыллаганын,

Акылсыз халыкның исемеңне санга сукмавын исеңә төшер.+

19 Күгәрченеңнең җанын ерткыч хайваннарга бирмә.

Мескен кешеләреңне бөтенләйгә онытма.

20 Безнең белән төзегән килешүеңне исеңә төшер,

Чөнки җирнең караңгы урыннары җәбер-золым оялары белән тулды.

21 Изелгән кеше, өмете өзелеп, борылып китмәсен иде.+

Гадие дә, ярлысы да синең исемеңне мактасын иде.+

22 И Аллаһы, күтәрел, алып барган хөкем эшеңне якла.

Акылсызларның сине көне буе мыскыллаганын исеңә төшер.+

23 Дошманнарыңның әйткән сүзләрен онытма.

Сиңа каршы торучыларның шау-шуы бертуктаусыз күкләргә ирешә.

Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Асафның+ мәдхиясе. Җыр.

75 Без сиңа рәхмәтләр белдерәбез, и Аллаһы, сиңа рәхмәтләр белдерәбез.

Синең исемең безнең белән,+

Кешеләр искиткеч эшләреңне игълан итә.

2 Син: «Хөкем итү өчен вакыт билгеләгәч,

Гаделлек белән хөкем итәм,— дип әйтәсең.—

3 Җир һәм андагы бөтен яшәүчеләр таркалганда,

Аның терәкләрен мин ныгыттым». (Села)

4 Мин мактанчыкларга: «Мактанмагыз»,— дидем,

Явызларга әйттем: «Көчегез* белән масаймагыз.

5 Зур көчегез* белән масаймагыз,

Эреләнеп сөйләшмәгез.

6 Чөнки бөеклек көнчыгыштан да, көнбатыштан да,

Көньяктан да килми.

7 Аллаһы — Хөкемче.+

Берәүне ул төшерә, икенчене күтәрә.+

8 Йәһвәнең кулында тулы касә,+

Куәтле шәрабы күбекләнә.

Ул аны, һичшиксез, түгәчәк,

Һәм җир йөзендәге бөтен явызлар аны утырмасына кадәр эчәчәк».+

9 Мин исә бу хакта мәңге игълан итәрмен,

Ягъкуб Аллаһысына мәдхияләр җырлармын.*

10 Чөнки ул: «Мин явызларны бөтен көч-куәтеннән* мәхрүм итәрмен,— дип әйтә,—

Ә тәкъваларның көче* артачак».

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Асафның+ мәдхиясе. Җыр.

76 Аллаһы Яһүд җирендә билгеле,+

Аның исеме Исраилдә бөек.+

2 Аның ышык урыны — Салимда,+

Яшәгән җире — Сионда.+

3 Анда ул утлы укларны,

Калканны, кылычны һәм бүтән сугыш коралларын челпәрәмә китерде.+ (Села)

4 И Аллаһы, син нурланып балкыйсың,*

Җәнлек тулы тауларга караганда да мәһабәтрәк син.

5 Кыю йөрәклеләр талаучылар корбаны булды.+

Алар йокыга талды.

Сугышчыларның берсе дә каршылык күрсәтә алмады.+

6 И Ягъкуб Аллаһысы, синең шелтәңнән

Ат йөртүче дә, ат та тирән йокыга талды.+

7 Тик син генә курку-хөрмәт тудырасың.+

Синең көчле ярсуыңа кем каршы тора алсын?+

8 Күктән син хөкемеңне белдердең.+

Җир куркуга төшкән һәм тынсыз иде,+

9 Аллаһы җирдәге бар юашларны коткарыр өчен+

Хөкемен үтәргә дип күтәрелгәндә. (Села)

10 Кешеләрнең ярсуы сиңа мактау китерәчәк,+

Калган ярсулары белән син үзеңне бизәрсең.

11 Йәһвә Аллаһыга вәгъдәләр бирегез һәм аларны үтәгез.+

Тирә-ягында яшәүчеләрнең барысы аңа үз бүләкләрен курку-хөрмәт белән китерсен.+

12 Ул горур җитәкчеләрне* басынкыландырыр,

Җирдәге патшаларның күңелендә курку-хөрмәт тудырыр.

Дирижер өчен: ядиту́н.* Асафның+ мәдхиясе. Җыр.

77 Тавышым белән мин Аллаһыга аваз салырмын,

Аллаһыга аваз салырмын, һәм ул мине ишетер.+

2 Кайгы-хәсрәт кичергән көнемдә мин Йәһвәне эзлим.+

Төнлә кулларым армый-талмый* аңа таба сузыла.

Җаным һаман юаныч таба алмый.

3 Аллаһыны исемә төшергәндә ыңгырашам.+

Мин борчылам, һәм көчем җуела.*+ (Села)

4 Син күз кабакларымны ачык көенчә тотасың,

Күңелем дулкынлана, һәм мин сөйләшә алмыйм.

5 Уй-фикерләрем белән әүвәлге көннәргә,+

Күптән үткән елларга кайтам.

6 Төне буе мин җырымны* исемә төшерәм,+

Күңелемдә уйланам.+

Мин* тырышып тикшерү үткәрәм.

7 Әллә Йәһвә безне мәңгегә кире кагармы?+

Ул безгә инде бүтән беркайчан да илтифат итмәсме?+

8 Үзенең тугры мәхәббәтен мәңге күрсәтмәскә булганмы?

Әллә бар буыннарга кагылышлы вәгъдәсе челпәрәмә килерме?

9 Әллә Аллаһы илтифат итәргә онытканмы?+

Я инде ярсуы аркасында шәфкатен күрсәтмәскә булганмы? (Села)

10 «Мине менә нәрсә газаплый:+

Аллаһы Тәгалә безгә карата үз мөнәсәбәтен үзгәртте»*,— дип әйтергә тиешме соң мин?

11 Мин Йәһ башкарган эшләрне исемә төшерермен.

Үткәндә кылган искиткеч эшләреңне хәтеремә төшерермен.

12 Мин синең бар эшләрең турында уйланырмын,

Уйларым эш-гамәлләрең хакында булыр.+

13 И Аллаһы, синең юлларың изге.

И Аллаһы, нинди илаһ синдәй бөек?+

14 Син — гаҗәеп нәрсәләр кылучы Аллаһы.+

Син халыкларга көч-куәтеңне күрсәттең.+

15 Кодрәтең* белән син үз халкыңны —

Ягъкуб һәм Йосыф улларын йолып алдың.+ (Села)

16 Сине сулар күрде, и Аллаһы,

Сулар сине күреп, тынычсызланды,+

Тирән сулар дулкынланып китте.

17 Болытлар коеп су яудырды.

Болытлы күкләр күкрәде,

Яшеннәрең уклар кебек тегендә-монда ялт-йолт килде.+

18 Күк күкрәвеңнең тавышы+ хәрби арбаларның гөрелдәве шикелле булды.

Ялтыр-йолтыр килгән яшеннәр җир йөзен яктыртты.+

Җир тетрәп, селкенеп китте.+

19 Юлың — диңгез аша,+

Сукмагың күп сулар аша үтте,

Әмма аяк эзләреңне табып булмады.

20 Муса белән Һарун кулы астында+

Син үз халкыңны сарык көтүен алып баргандай алып бардың.+

Маски́л.* Асафның+ мәдхиясе.

78 Халкым минем, канунымны* тыңла,

Авызымнан чыккан сүзләремә колак сал.

2 Мин гыйбрәтле сүз әйтергә дип авызымны ачармын,

Үткәндәге табышмакларны әйтермен.+

3 Без ишетеп белгән

Һәм аталарыбыз сөйләгән нәрсәләрне+

4 Аларның токымнарыннан яшермәбез.

Без киләчәк буынга+

Йәһвәнең мактауга лаек эшләре һәм кодрәте,+

Башкарган гаҗәеп эшләре турында сөйләрбез.+

5 Ул Ягъкуб улларына искә төшерүләр бирде,

Исраилдә канун урнаштырды.

Ул ата-бабаларыбызга

Моны үз балаларына белдерергә әмер итте,+

6 Киләчәк буын —

Әле туасы балалар моны белсеннәр өчен.+

Алар исә үз чиратында моны үз балаларына сөйләр.+

7 Шулчак алар үз ышанычын Аллаһыга баглар.

Алар Аллаһының эшләрен онытмас,+

Аның әмерләрен үтәп яшәр.+

8 Шулчак алар үзләренең ата-бабалары шикелле,

Үҗәт һәм фетнәчел буын кебек,+

Йөрәге тотрыксыз булган,*+

Рухы Аллаһыга тугры булмаган буын кебек булмас.

9 Ифраимлылар җәя белән коралланган иде,

Әмма сугыш көнендә алар артка чигенде.

10 Алар Аллаһының килешүен үтәмәде,+

Аның кануны буенча йөрүдән баш тартты.+

11 Өстәвенә, алар аның башкарган эшләрен,

Үзләренә күрсәткән гаҗәеп эшләрен онытты.+

12 Ул Мисыр илендә, Суа́н җирендә,+

Ата-бабалары алдында могҗизалар кылды.+

13 Кичсеннәр дип, диңгезне икегә ярды,

Суларны диварлар* итеп торгызды.+

14 Ул аларны көндезен — болыт,

Төнен ут яктылыгы ярдәмендә алып барды.+

15 Ул чүлдәге кыяларны ярды,

Аларны тирән сулардан эчерткәндәй туйганчы эчертте.+

16 Ул кыяташтан су агымнары чыгарды

Һәм суларны дәрьядай агызды.+

17 Әмма алар чүлдә Аллаһы Тәгаләгә каршы баш күтәреп,

Аңа каршы гөнаһ кылудан туктамады.+

18 Алар җаннары теләгән ризык сорап,*

Үз күңелләрендә Аллаһыга каршы чыкты.*+

19 Алар: «Аллаһы чүлдә табын җәя аламы соң?» — диеп,

Аллаһыдан зарланды.+

20 Менә, ул кыяга сукты,

Шунда сулар акты, су агымнары ургылды.+

Әмма алар: «Ул безгә шулай ук икмәк тә бирә аламы?

Ул үзенең халкын ит белән тәэмин итә аламы?» — диде.+

21 Йәһвә, аларны ишеткәч, бик нык ярсыды.+

Ягъкубка каршы ут+ кабынды,

Исраилгә аның ачуы кабарды.+

22 Чөнки алар Аллаһыга иман итмәде,+

Аның үзләрен коткара алуына ышанмады.

23 Шунда ул югарыдагы болытлы күкләргә әмер бирде,

Күк ишекләрен ачты.

24 Ашарларына ма́нна яудырып торды,

Күктән икмәк иңдерде.+

25 Кешеләр куәтле затларның* икмәген ашады.+

Ул аларга туярлык ризык бирде.+

26 Ул күкләрдә көнчыгыш җилен кузгатты,

Үзенең кодрәте белән көньяк җилен истерде.+

27 Һәм аларга тузандай күп ит,

Диңгез комыдай күп кошлар яудырды.

28 Ул аларны үзенең тукталу урынының уртасына,

Үз чатырлары тирәли иңдерде.

29 Алар комсызланып ашады.

Ул аларга теләгәннәрен бирде.+

30 Әмма алар һаман да туймас иде,

Һәм әле ризыклары авызларында чакта

31 Аллаһының аларга ачуы кабынды.+

Ул аларның көчле кешеләрен үтерде,+

Исраилнең егетләрен һәлак итте.

32 Шуңа карамастан, алар тагы да күбрәк гөнаһ кылды+

Һәм аның гаҗәеп эшләренә иман итмәде.+

33 Шуңа күрә ул аларның көннәренә чик куйды, гүя алар сулыш кына.+

Аларның еллары көтелмәгән дәһшәтләр белән тәмамланды.

34 Әмма ул аларны һәлак итә башлаганда, алар аны эзли иде,+

Аллаһыга кире кайтып, аны эзләргә тотына иде;

35 Алар Аллаһы — үзләренең Кыясы+

Һәм Ходай Тәгалә — үзләренең Йолучысы* икәнен исләренә төшерә иде.+

36 Шулай да алар аны телләре белән алдарга,

Телләре белән аңа ялганларга тырышты.

37 Йөрәкләре аңа тугрылыксыз булды,+

Алар аның килешүен тотмады.+

38 Әмма ул мәрхәмәтле иде,+

Гөнаһларын кичерде һәм аларны һәлак итмәде.+

Ачудан кызып китәр урынына

Ул күп тапкырлар үзенең ярсуын тыеп калды.+

39 Чөнки ул аларның тик кешеләр генә икәнлеген,+

Исеп үтеп, кире кайтмаган җил кебек кенә булуларын* исендә тотты.

40 Ничәмә тапкыр алар чүлдә аңа каршы баш күтәрде,+

Сахрада аны рәнҗетте!+

41 Кабат-кабат Аллаһыны сынады,+

Исраилнең Изге Аллаһысын кайгыга төшерде.*

42 Алар аның кодрәтен,*

Үзләрен дошманнан коткарган* көнне онытты,+

43 Аның Мисырда галәмәтләр күрсәткәнен+

Һәм Суан җирендә могҗизалар кылганын,

44 Нил каналларын канга әйләндергәнен+

Һәм елгаларыннан су эчә алмаганнарын онытты.

45 Ул аларны таларга кигәвен өерләре,+

Җирләрен харап итәргә бакалар җибәрде.+

46 Ул аларның уңышын — комсыз саранчага,

Хезмәт җимешләрен өерле саранчага бирде.+

47 Ул аларның йөзем агачларын — боз белән,+

Сикомор агачларын боз бөртекләре белән суктырды.

48 Ул аларның йөк хайваннарына боз яудырды,+

Малларын яшен белән суктырды.*

49 Ул алар өстенә үзенең ялкынлы ачуын җибәрде,

Көчле ярсу, ачу-ризасызлык һәм газап,

Бәла китерүче фәрештәләр гаскәрен җибәрде.

50 Ул үзенең ярсуына юл чистартты,

Аларның җанын аямады,

Кизү җибәреп, аларны кырып ташлады.

51 Ахыр чиктә, ул Мисырда беренче булып туган балаларның барысын да,+

Хам чатырларында аларның ирлек куәтенең беренче җимешен һәләк итте.

52 Аннары ул үз халкын сарык көтүен чыгаргандай алып чыкты,+

Аларны чүл буйлап көтүне йөрткәндәй йөртте.

53 Ул аларны хәвеф-хәтәрсез генә алып барды,

Алар курку кичермәде.+

Диңгез сулары аларның дошманнарын күмеп китте.+

54 Ул аларны үзенең изге җиренә,+

Уң кулы белән яулап алган шушы таулы җиргә алып килде.+

55 Ул халыкларны алар алдыннан куып җибәрде,+

Үлчәү бавы белән үлчәп, аларга мирас бүлеп бирде,+

Исраи́л кабиләләрен үз йортларына урнаштырды.+

56 Ләкин алар Аллаһы Тәгаләгә гел каршы чыгып торды,* аңа каршы баш күтәрде,+

һәм аның искә төшерүләренә колак салмады.+

57 Алар аны калдырды һәм ата-бабалары кебек хыянәтче,+

Бушаган җәя сыман ышанычсыз булды.+

58 Алар үзләренең изге биеклекләре белән аның күңелен рәнҗетте,*+

Ясалган потлары белән аңарда көчле ярсу* уятты.+

59 Аллаһы, моны күреп, бик нык ярсыды+

Һәм Исраилне тулысынча кире какты.

60 Ахыр чиктә, ул Шилодагы изге чатырны+ —

Кешеләр арасында яшәгән чатырын ташлап китте.+

61 Ул үзенең кодрәт билгесен — әсирлеккә,

Үзенең данын дошман кулына бирде.+

62 Ул үз халкын кылычтан кичертте,+

Үзенең мирасына бик нык ярсыды.

63 Аның егетләрен ут йотты,

Гыйффәтле кызларына туй җырлары җырланмады.

64 Аның руханилары кылычтан һәлак булды,+

Аларның тол калган хатыннары еламады.+

65 Шунда Йәһвә йокыдан уянгандай уянды,+

Шәрабтан айнып уянучы көчле кеше шикелле.+

66 Ул үз дошманнарын чигендерде,+

Аларны мәңгегә мәсхәрәгә төшерде.

67 Ул Йосыфның чатырын кире какты,

Ифраи́м кабиләсен сайламады.

68 Ләкин ул Яһүд кабиләсен сайлады,+

Үзенең яраткан Сио́н тавын сайлап алды.+

69 Ул үзенең изге урынын күкләр кебек какшамас итте,*+

Мәңгегә урнаштырган җир кебек итте.+

70 Ул үз хезмәтчесе Давытны сайлады,+

Аны сарык утарларыннан алды,+

71 Бәрәннәрен имезгән сарыкларны караган хезмәтчесен чакырды.

Ул аны үз халкы Ягъкуб өстеннән —

Үз мирасы Исраил өстеннән көтүче итеп куйды.+

72 Ул аларны саф йөрәк белән көтте,+

Үзенең оста кулы белән йөртте.+

Асафның+ җыры.

79 И Аллаһы, халыклар мирасыңны басып алды,+

Изге гыйбадәтханәңне нәҗесләде,+

Иерусалимны хәрабәләр өеменә әйләндерде.+

2 Алар хезмәтчеләреңнең мәетләрен күк кошларына азык итеп бирде,

Тугрыларыңның гәүдәләрен җирдәге ерткыч хайваннарга бирде.+

3 Иерусалим буйлап аларның канын судай түкте,

Аларны күмәргә кеше калмады.+

4 Без күршеләребез алдында мәсхәрәгә калдык,+

Әйләнә-тирәбездәгеләр бездән көлә, безне мыскыллый.

5 И Йәһвә, кайчанга чаклы синең ачуың кабарып торыр? Мәңгеме?+

Ачу-ризасызлыгың тагын күпме уттай янар?+

6 Ярсуыңны сине танып белмәгән халыкларга,

Исемеңне чакырмаган патшалыкларга яудыр.+

7 Чөнки алар Ягъкубны йотты,

Аның туган җирен һәлак итте.+

8 Ата-бабаларыбызның җинаятьләре өчен безне гаепле дип санама.+

Безгә мәрхәмәтеңне күрсәтергә ашык,+

Чөнки безне бик нык кимсетәләр.

9 И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз,+

Данлыклы исемең хакына безгә ярдәм ит.

Исемең хакына коткар безне һәм гөнаһларыбызны кичер.+

10 Ник халыкларга: «Аларның Аллаһысы кая соң?» — дип әйтергә сәбәп бирергә?+

Хезмәтчеләреңнең түгелгән каны өчен үч алынганын халыклар белсен иде,

Һәм бу безнең күз алдыбызда булсын иде.+

11 Тоткынның көрсенүен ишетсәң иде.+

Үлемгә хөкем ителгәннәрне бөек кодрәтең* белән сакла.*+

12 И Йәһвә, сине мыскыллаганнары өчен,+

Күршеләребезгә җиделәтә түлә.+

13 Шулчак без — синең халкың һәм көтүлегеңдәге сарыкларың+ —

Сиңа мәңге рәхмәтләр белдерербез,

Буыннан-буынга сине мактарбыз.+

Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Искә төшерү. Асафның+ мәдхиясе. Җыр.

80 И Исраилнең Көтүчесе,

Йосыфны сарык көтүен йөрткәндәй йөртүче,+ тыңла.

Керубимнәр өстеннән*+ тәхеттә утыручы,

Балкы.*

2 Ифраи́м, Биньями́н һәм Манашше́ алдында

Кодрәтеңне күрсәт.+

Кил һәм коткар безне.+

3 И Ходай, безне яңадан аякка бастыр.+

Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+

4 Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, кайчанга чаклы үз халкыңның догасы сине ярсытып торыр?+

5 Син аларга икмәк ашаткандай күз яшьләре ашатасың,

Гарык булганчы күз яшьләре эчертәсең.

6 Син безне күршеләребезнең талашуына сәбәпче итәсең.

Дошманнарыбыз безне ничек тели, шулай мыскыл итә.+

7 И Гаскәрләр Аллаһысы, безне яңадан аякка бастыр.

Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+

8 Син Мисырдан йөзем чыбыгы+ алып килдең,

Халыкларны куып җибәреп, аны утырттың.+

9 Аның өчен урын чистарттың,

Һәм ул тамыр җәеп, җир йөзен тутырды.+

10 Таулар — аның күләгәсе белән,

Аллаһының эрбет агачлары аның ботаклары белән капланды.

11 Аның ботаклары — диңгезгә кадәр,

Үсентеләре бөек елгага* кадәр җитте.+

12 Нигә син йөзем бакчасының таш коймаларын җимереп,+

Үтеп баручыларның һәммәсенә аның җимешләрен өзеп алырга рөхсәт итәсең?+

13 Урман кабаннары аны харап итә,

Кыр хайваннары аннан туклана.+

14 И Гаскәрләр Аллаһысы, кире кайтчы,

Күктән күз сал һәм күрче!

Шушы йөзем агачы турында кайгырт,+

15 Уң кулың утыртканны* кара,+

Үзең өчен тәрбияләп үстергән улыңа* күз сал.+

16 Ул кисеп ташланган һәм утта яндырылган.+

Халык синең шелтәңнән* һәлак була.

17 Синең кулың уң ягыңда торган кешегә,

Үзең өчен тәрбияләп үстергән адәм улына ярдәм бирсен иде.+

18 Һәм без синнән читкә борылмабыз.

Без исемеңне чакыра алсын өчен, исән көенчә сакла безне.

19 И Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, безне яңадан аякка бастыр.

Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+

Дирижер өчен: гитти́т.* Асафның+ мәдхиясе.

81 Безгә көч-куәт бирүче Аллаһыга шатлык белән аваз салыгыз.+

Ягъкуб Аллаһысына тантана белән кычкырыгыз.

2 Шалтыравык, аһәңле арфа һәм кыллы уен коралы алып,

Көй уйный башлагыз.

3 Бәйрәм уңаеннан яңа ай көнендә,+

Тулы ай вакытында быргы кычкыртыгыз.+

4 Чөнки бу — Исраи́л өчен күрсәтмә,

Ягъкуб Аллаһысының карары.+

5 Мисыр җиренә каршы чыкканда,+

Ул моны Йосыф өчен искә төшерү итеп урнаштырган.+

Мин ят тавыш* ишеттем:

6 «Мин аның җилкәсеннән йөкне алдым,+

Куллары кәрзиннән бушады.

7 Җәфа чиккән чагыңда син чакырдың, һәм мин сине коткардым.+

Мин сиңа кара болыттан җавап бирдем,+

Мәрибә́* сулары янында сине сынадым.+ (Села)

8 Тыңла, халкым, мин сиңа каршы шаһитлек итәм.

Их Исраил, мине тыңласаң иде.+

9 Синең араңда чит-ят илаһ булмасын,

Чит илаһка табынма.+

10 Мин, Йәһвә, синең Аллаһың,

Сине Мисыр җиреннән алып чыгучы.+

Авызыңны киң итеп ач, һәм мин сине туйганчы ашатырмын.+

11 Ләкин халкым тавышымны тыңламады,

Исраил миңа күндәм булмады.+

12 Шунлыктан мин аларга үзләренең үҗәт йөрәкләре теләгәнчә эшләргә юл куйдым.

Алар үзләре дөрес дип санаганны эшләде.*+

13 Халкым мине тыңлаган булса иде,+

Исраил минем юлларым буенча йөргән булса иде!+

14 Мин аларны күралмаучыларны бик тиз буйсындырыр идем,

Кулымны дошманнарына каршы юнәлтер идем.+

15 Йәһвәне нәфрәт итүчеләр Аның алдында калтырап-куркып торыр,

Аларның өлеше* гомерлек булыр.

16 Ә сине* ул иң яхшы бодай белән тукландырыр,+

Кыядан чыккан бал белән туендырыр».+

Асафның+ җыры.

82 Аллаһы изге җыенда* үз урынын ала,+

Илаһлар* арасында хөкем итә һәм болай ди:+

2 «Кайчанга чаклы сез гаделсез хөкем итәрсез+

Һәм явызларны өстен күрерсез?+ (Села)

3 Гади кешене һәм атасыз ятимне яклагыз.*+

Ярдәмчесез һәм мескен кеше белән гадел эш итегез.+

4 Гади кешене һәм ярлыны коткарыгыз,

Аларны явыз бәндәләр кулыннан йолып алыгыз».

5 Хөкемчеләр белми дә, аңламый да.+

Алар караңгылыкта йөри,

Җирнең бар нигезләре селкенә.+

6 Аллаһы әйтте: «Мин: „Сез — илаһлар*+,— дидем.—

Сез барыгыз да — Аллаһы Тәгаләнең уллары.

7 Әмма сез нәкъ менә кешеләр кебек үләчәксез,+

Бүтән мирзалар кебек һәлак булачаксыз!“»+

8 Күтәрел, и Аллаһы, җирне хөкем ит,+

Чөнки бар халыклар — синеке.

Җыр. Асафның+ мәдхиясе.

83 И Раббы, дәшми торма,+

Тынсыз булма, тик торма, и Аллаһы.

2 Менә, дошманнарың шау-шу күтәрә,+

Сине нәфрәт итүчеләр масаеп эш итә.*

3 Алар хәйләләп, синең халкыңа каршы яшерен мәкер кора,

Газиз кешеләреңә* каршы эш итәргә сүз куеша.

4 Алар: «Әйдәгез, Исраи́л исеме бүтән искә алынмасын өчен,+

Аларны халык буларак кырып ташлыйк»,— дип әйтә.

5 Алар бердәм булып* план кора,

Сиңа каршы килешү төзи:+

6 Эдо́м һәм исмәгыйллеләр чатырлары, Моа́б+ һәм һаҗәрлеләр,+

7 Геба́л, Аму́н+ һәм Амали́к,

Филисти́+ һәм Тир+ халкы.

8 Ассирия+ дә аларга кушыла,

Алар Лут улларына* булышлык итә.+ (Села)

9 Син Мидьянга эшләгәнеңне,+

Кишо́н елгасы* буенда Сиса́р белән Иавинга эшләгәнеңне аларга да эшлә.+

10 Алар Эндорда+ кырып ташланды,

Җир өчен тирес булып китте.

11 Аларның мирзаларын — Өрә́б белән Зиб кебек,+

Түрәләрен* Зәби́х белән Сәлму́н кебек ит.+

12 Чөнки алар: «Әйдәгез, Аллаһы яшәгән җирне басып алыйк»,— диләр.

13 И Раббым, аларны өермәле җил очырган шайтан таягы* шикелле,+

Җил тараткан камыл шикелле ит.

14 Урманны яндырган уттай,

Тауларны көйдергән ялкындай,+

15 Аларны давылың белән эзәрлеклә,+

Җил-давылың белән аларның котын ал.+

16 И Йәһвә, синең исемеңне эзләсеннәр өчен,

Аларның йөзләрен хурлык белән капла.

17 Алар мәңгегә оятка калсын һәм куркып тетрәнсен иде,

Алар мәсхәрәгә төшеп, юк ителсен иде.

18 Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген,+

Синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде.+

Дирижер өчен: гитти́т.* Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.

84 Синең бөек чатырың нинди күркәм соң,*+

И Гаскәрләр Иясе Йәһвә!

2 Бөтен барлыгым*

Йәһвәнең ишегалларына омтыла,

Әйе, күңелем ашкынуыннан хәлсезләнеп беттем.+

Йөрәгем һәм тәнем, шатланып, тере Аллаһыга аваз сала.

3 И Гаскәрләр Иясе Йәһвә,

Патшам һәм Аллаһым минем! Синең бөек мәзбәхең янында

Хәтта кош та үзенә өй таба,

Карлыгач үзенә оя кора,

Анда ул үз балаларын карап үстерә.

4 Синең йортыңда яшәүчеләр бәхетле!+

Алар сине өзлексез мактый.+ (Села)

5 Синдә көч-куәт тапкан кешеләр бәхетле,+

Аларның күңелләре йортыңа алып барган юлларда булырга тели.

6 Алар, Баха́ үзәне* аша үткәндә,

Аны чишмәләр җиренә әйләндерә.

Һәм көзге яңгыр аны фатихаларга төрә.*

7 Аларның көченә көч кушылыр,+

Һәрберсе Сионга Аллаһы хозурына бара.

8 И Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, догамны ишет,

И Ягъкуб Аллаһысы, тыңла. (Села)

9 Безнең калканыбыз+ һәм Аллаһыбыз, кара,*

Майланган затыңның йөзенә күз сал.+

10 Чөнки синең ишегалларыңда бер көн булу башка җирдә үткәргән мең көннән дә яхшырак!+

Аллаһым йорты капкасы алдында басып торуны

Явызлык чатырларында яшәүдән өстен күрәм.

11 Йәһвә Аллаһы — безнең кояшыбыз+ һәм калканыбыз,+

Ул үз илтифатын күрсәтә, безне данга төрә.

Сафлык юлыннан йөрүчеләрне

Йәһвә һичнинди игелектән аермас.+

12 И Гаскәрләр Иясе Йәһвә,

Сиңа таянып яшәүче кеше бәхетле.+

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.

85 Син үз җиреңә илтифат күрсәттең,+ и Йәһвә,

Әсирлеккә алынган Ягъкуб балаларын кире кайтардың.+

2 Син үз халкыңның җинаятьләрен кичердең,

Аларның бөтен гөнаһларын ярлыкадың.*+ (Села)

3 Булган бар ярсуыңны син тыеп калдың,

Ялкынлы ачуыңны туктаттың.+

4 И Коткаручы Аллаһыбыз, безне яңадан аякка бастыр,*

Ачуыңны бездән читкә бор.+

5 Синең ачуың безгә мәңге кабарып торырмы?+

Син безгә буыннан-буынга ярсулы булырсыңмы?

6 Халкың синдә шатлык тапсын өчен,

Син безне әллә яңадан җанландырмассыңмы?+

7 И Йәһвә, безгә тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+

Коткаруыңны җибәр.

8 Мин Йәһвә Аллаһының әйткәннәрен тыңлыйм,

Чөнки ул үзенең халкына — тугрыларына — тынычлык хакында сөйләр,+

Тик алар кабаттан үзбелдекле булып китмәсен генә.+

9 Аның даны безнең җирдә яшәсен өчен,

Үзен тирән хөрмәт итүчеләрне ул, һичшиксез, коткарачак.+

10 Тугры мәхәббәт белән тугрылык бергә очрашыр,

Тәкъвалык белән тынычлык култыклашып йөрер.*+

11 Тугрылык җир куеныннан шытып чыгар,

Тәкъвалык күкләрдән күз төшерер.+

12 Әйе, Йәһвә яхшылык* белән бүләкләр,+

Һәм җиребез үз уңышын бирер.+

13 Тәкъвалык аның алдында йөрер,+

Аның эзләренә сукмак салыр.

Давытның догасы.

86 И Йәһвә, колак сал* һәм җавап бир миңа,

Чөнки мин мескен җан, җәфа чигәм.+

2 Гомеремне сакла, мин бит сиңа тугрымын.+

Сиңа таянучы хезмәтчеңне коткар,

Чөнки син минем Аллаһым.+

3 Миңа илтифат ит, и Йәһвә,+

Чөнки сине көне буе чакырам.+

4 Хезмәтчеңнең күңелен күтәр,

Чөнки сиңа дәшәм мин,* и Йәһвә.

5 И Йәһвә, син игелекле+ һәм кичерергә әзер,+

Үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең.+

6 И Йәһвә, догамны тыңла,

Ярдәм сорап ялваруыма игътибарлы бул.+

7 Кайгы-хәсрәтле көнемдә сине чакырырмын,+

Һәм син миңа җавап бирерсең.+

8 И Йәһвә, илаһлар арасында синең күк берәү дә юк,+

Синекедәй эшләр юк.+

9 Син булдырган барлык халыклар,

Килеп, сиңа сәҗдә кылыр, и Йәһвә,+

Алар синең исемеңне данлар.+

10 Чөнки син бөек һәм искиткеч эшләр кыласың,+

Син — Аллаһы, тик син генә.+

11 Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә.+

Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен.+

Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит.*+

12 И Йәһвә Аллаһым, мин сине бөтен йөрәгем белән мактыйм,+

Синең исемеңне мәңге данлармын,

13 Чөнки синең миңа карата тугры мәхәббәтең бөек,

Син җанымны Кабер* тирәнлекләреннән коткардың.+

14 И Ходай, масаючан адәмнәр миңа каршы күтәрелә,+

Рәхимсез бәндәләр өере җанымны эзли,

Алар сине санга алмый.*+

15 Әмма син, и Йәһвә, шәфкатьле һәм кызганучан* Аллаһы,

Син ярсырга ашыкмыйсың, тугры мәхәббәткә бай һәм һәрвакыт тугры.*+

16 Миңа таба борыл һәм илтифат күрсәт.+

Хезмәтчеңә көч бир,+

Кол хатыныңның улын коткар.

17 Миңа яхшылыгыңның билгесен* күрсәт,

Шунда нәфрәт итүчеләрем моны күреп, оятка калыр.

Чөнки син, и Йәһвә, ярдәмчем һәм юатучым минем.

Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр һәм көй.

87 Аллаһы шәһәренең нигезе — изге тауларда.+

2 Йәһвә Сио́н капкаларын+

Ягъкубның бөтен чатырларына караганда күбрәк ярата.

3 И хак Аллаһының шәһәре, синең хакта гаҗәеп нәрсәләр сөйлиләр.+ (Села)

4 Мин үземне танып белүчеләр санына Рәхә́б*+ белән Бабылны да кертермен,

Шул исәптән Филисти́ белән Тирны һәм Кушны да.

Һәрберсе турында: «Ул анда туган»,— дип әйтелер.

5 Ә Сион турында:

«Бөтенесе дә анда туган»,— дип әйтелер.

Һәм Аллаһы Тәгалә аны нык урнаштырыр.

6 Халыклар саны алынганда, Йәһвә аларның һәрберсе турында:

«Ул анда туды»,— дип игълан итәр. (Села)

7 Җырчылар+ һәм әйлән-бәйлән биючеләр:+

«Бөтен чишмәләрем синдә»*+,— дип әйтер.

Җыр. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Дирижер өчен: махала́т* стилендә; чиратлашып җырлана. Зирәхле Химанның+ маскилы.*

88 И Йәһвә, Коткаручы Аллаһым минем,+

Көндезен сиңа аваз салам,

Төнен дә мин синең алдыңда.+

2 Догам сиңа барып ирешсен,+

Ярдәм сорап ялваруыма колак сал.*+

3 Чөнки җаным* бәла белән тулы,+

Гомерем Кабер* читендә тора.+

4 Мине инде гүргә керүче кеше итеп саныйлар,+

Мин ярдәмгә мохтаҗ кешегә әйләндем.*+

5 Син инде искә алмаган,

Кайгыртуыңнан* мәхрүм ителгән,

Үтерелеп, кабердә яткан кешеләр шикелле,

Мин үлеләр арасында калдырылгандай булдым.

6 Син мине иң тирән чокырга,

Караңгы урыннарга, төпсез упкыннарга салдың.

7 Синең ярсуың мине тәмам изә,+

Син мине ярсулы дулкыннарың белән күмеп китәсең. (Села)

8 Син танышларымны янымнан еракка куып җибәрдең,+

Мине алар өчен җирәнгеч иттең.

Мин тоткында һәм кача алмыйм.

9 Газап чигүдән күзләрем талчыгып бетте.+

Көне буе сине чакырам, и Йәһвә,+

Кулларымны сиңа сузам.

10 Син үлеләр өчен могҗизалар кылырсыңмы?

Көчсез гүр ияләре сине мактарга дип күтәрелә аламы?+ (Села)

11 Синең тугры мәхәббәтең — кабердә,

Тугрылыгың череп таркалу урынында игълан ителерме?

12 Синең могҗизаларың — караңгылыкта,

Тәкъвалыгың онытылганнар җирендә билгеле булырмы?+

13 Ә мин һаман сиңа ярдәм сорап аваз салам, и Йәһвә,+

Һәр иртә догам сиңа барып ирешә.+

14 И Йәһвә, нишләп син мине кире кагасың?+

Нигә миннән үз йөзеңне борасың?+

15 Яшьтән үк газап чигәм,

Гомерем киселергә тора.+

Коточкыч нәрсәләрне баштан кичерүемә юл куйганыңа аптырап беттем.

16 Ялкынлы ачуың мине баса,+

Дәһшәтләрең мине һәлак итә.

17 Алар көне буе мине сулар шикелле чолгап тора,

Бар яклардан* миңа якыная.

18 Син дусларымны һәм иптәшләремне миннән ераклаштырдың,+

Караңгылык миңа иптәш булып китте.

Маски́л.* Зирәхле+ Ита́н язган.

89 Мин Йәһвә күрсәткән тугры мәхәббәт турында мәңге җырлармын.

Авызым белән синең тугрылыгыңны бар буыннарга билгеле итәрмен.

2 Мин: «Тугры мәхәббәт мәңгегә корылачак.+

Син тугрылыгыңны күкләрдә нык урнаштырдың»,— дидем.

3 Син әйттең: «Сайлаган хезмәтчем белән килешү төзедем,+

Хезмәтчем Давытка ант иттем:+

4 „Мин токымыңны*+ мәңгегә билгеләрмен,

Тәхетеңне бар буыннар өчен урнаштырырмын“».+ (Села)

5 И Йәһвә, күкләр синең могҗизаларыңны мактый,

Әйе, изгеләр җыелышы тугрылыгыңны данлый.

6 Кем күкләрдә Йәһвәгә тиң?+

Аллаһының уллары*+ арасында кем Йәһвә күк?

7 Изгеләр җыены Аллаһыга тирән ихтирам күрсәтә,+

Ул бөек һәм үзе янындагыларның барысында да курку-хөрмәт уята.+

8 И Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә,

Йәһ, кем синең күк кодрәтле?+

Тугрылыгың сине уратып алган.+

9 Син ярсулы диңгез өстеннән хакимлек итәсең,+

Дулкыннары котырынганда, аларны тынычландырасың.+

10 Син Рәхәбне*+ тулысынча тар-мар итеп, һәлак иттең.+

Кодрәтле кулың белән дошманнарыңны таркаттың.+

11 Күкләр синеке, җир дә синеке,+

Җирне һәм аны тутырган һәрнәрсәне+ син булдырдың.

12 Төньякны һәм көньякны син барлыкка китердең,

Табу́р+ һәм Хәрму́н+ шатлык белән исемеңне мактый.

13 Синең беләгең кодрәтле,+

Кулың көчле синең,+

Уң кулың югары күтәрелгән.+

14 Тәкъвалык һәм гаделлек — тәхетеңнең нигезе,+

Тугры мәхәббәт һәм тугрылык синең алдыңда тора.+

15 Шатлыклы аваз салуның нәрсә икәнлеген белгән халык бәхетле.+

И Йәһвә, алар йөзеңнең яктылыгында йөри.

16 Алар синең исемеңә көне буе сөенә,

Тәкъвалыгың аша югарылана.

17 Чөнки син аларның көчен шөһрәтле итәсең.+

Синең хуплавыңнан башыбыз* югары күтәрелә.+

18 Безнең калканыбыз — Йәһвәдән,

Патшабыз — Исраилнең Изге Аллаһысыннан.+

19 Шулчак син күренеш аша үз тугрыларыңа болай дидең:

«Куәтлегә мин көч бирдем,+

Халык арасыннан сайланганны күтәрдем.+

20 Мин хезмәтчем Давытны таптым,+

Аны изге маем белән майладым.+

21 Кулым аңа таяныч булыр,+

Беләгем аны ныгытыр.

22 Һичбер дошман аңардан салым түләтмәс,

Һичбер гаделсез бәндә аны җәберләмәс.+

23 Дошманнарын аның алдында челпәрәмә китерермен,+

Нәфрәт итүчеләрен һәлак итәрмен.+

24 Тугрылыгым һәм тугры мәхәббәтем аның белән булыр,+

Минем исемем аша аның куәте* югары күтәрелер.

25 Мин аның кулын* — диңгез өстенә,

Уң кулын дәрьялар өстенә куярмын.+

26 Ул миңа: «Син минем Атам,

Аллаһым минем һәм коткаручы Кыям»+,— дияр.

27 Мин аны беренче угыл итеп,+

Җирдәге патшалардан югарырак куярмын.+

28 Мин аңа карата тугры мәхәббәтемне мәңге саклармын,+

Аның белән төзегән килешүем беркайчан да өзелмәс.+

29 Мин аның токымын* мәңгегә урнаштырырмын,

Тәхетен күкләрдәй үзгәрмәс итәрмен.+

30 Әгәр дә аның уллары канунымны калдырса

Һәм боерыкларым* буенча йөрмәсә,

31 Әгәр дә алар күрсәтмәләремне үтәмәсә

Һәм әмерләремне тотмаса,

32 Мин аларны тыңламаганнары* өчен таяк белән җәзалармын,+

Җинаятьләре өчен чыбыклармын.

33 Ләкин мин беркайчан да аны тугры мәхәббәтемнән аермам,+

Вәгъдәмә дә тугрылыксыз булмам.*

34 Мин үз килешүемне бозмам,+

Авызымнан чыккан сүземне үзгәртмәм.+

35 Мин изгелегем белән бер тапкыр һәм мәңгегә ант иттем.

Мин Давытка ялганламам.+

36 Аның токымы* мәңге булыр,+

Аның тәхете, алдымда торган кояштай, һәрвакыт торыр.+

37 Ул күктәге тугры шаһит кебек,

Ай шикелле мәңгегә нык урнашыр». (Села)

38 Әмма син үзең аңардан баш тартып, аны кире кактың,+

Майланганыңа ачуың кабарды.

39 Син хезмәтчең белән төзегән килешүне кире кактың,

Аның таҗын, җиргә ыргытып, нәҗесләдең.

40 Син аның бөтен таш стеналарын* җимердең,

Ныгытмаларын хәрабәләргә әйләндердең.

41 Һәр үтеп баручы аны талап китә,

Күршеләре өчен ул — хурлык.+

42 Син аның дошманнарын җиңүчеләр иттең,*+

Бар дошманнарын сөендердең.

43 Өстәвенә, син аның кылычын кире бордың,

Аны сугышта чигенергә мәҗбүр иттең.

44 Син аның данын бетердең,

Тәхетен җиргә атып бәрдең.

45 Син аның яшьлек көннәрен кыскарттың,

Аны оятка киендердең. (Села)

46 И Йәһвә, кайчанга чаклы син бездән үзеңне яшерерсең? Мәңгеме?+

Тагын күпме ярсулы ачуың ут шикелле дөрләп торыр?

47 Гомеремнең никадәр кыска икәнлеген исеңә төшер!+

Кешеләрне барлыкка китерүең әллә юкка гына булдымы?

48 Беркайчан да үлем татымыйча кем яши ала?+

Кем үзен Кабер* хакимлегеннән коткара ала? (Села)

49 И Йәһвә, кая синең элекке тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләрең?

Син аларны тугрылыгың буенча Давытка вәгъдә иткән идең.+

50 И Йәһвә, хезмәтчеләреңне мыскыллаганнарын исеңә төшер,

Бар халыкларның мыскыл итүләрен ничек кичергәнемне* хәтереңә төшер,

51 И Йәһвә, дошманнарыңның майланган затыңны ничек кимсеткәннәрен,

Аның һәр адымын ничек хурлаганнарын исеңә төшер.

52 Йәһвә мәңге макталсын. Амин, амин!+

ДҮРТЕНЧЕ КИТАП

(90—106 мәдхияләр)

Аллаһы кешесе Мусаның догасы.+

90 И Йәһвә, буыннан-буынга син — безнең өчен яшәү урыны.*+

2 Таулар туганчы,

Син җирне һәм җиһанны булдырганчы,*+

Мәңгедән-мәңгегә син — Аллаһы.+

3 Син үлемле кешене туфракка кайтарасың,

«Адәм уллары, кайтыгыз»,— дип әйтәсең.+

4 Синең күзеңдә мең ел кичә үтеп киткән көн шикелле,+

Төннең бер өлеше* шикелле.

5 Син аларны кинәт алып китәсең,+ һәм алар төш кебек юк була.

Иртән алар — үсеп чыккан үлән шикелле.+

6 Ул иртән ачылып, яңара,

Ә кичен шиңә дә корып бетә.+

7 Синең ачуыңнан без юк ителәбез,+

Ярсуыңнан котыбыз алына.

8 Сиңа безнең җинаятьләребез билгеле,*+

Яшерен эшләребез йөзеңнең яктылыгы белән фаш ителә.+

9 Көннәребез* ярсулы ачуыңнан сүнә,

Елларыбыз тик бер пышылдау* кебек бетә бара.

10 Гомер көннәребез — 70 ел,

Ә бик нык булсак — 80 ел.+

Әмма алар бәла һәм газап белән тулы.

Алар тиз уза, һәм без юк булабыз.+

11 Ярсуыңның көчен кем үлчи ала?

Ярсулы ачуың үзең лаек булган тирән хөрмәт кебек үк бөек.+

12 Көннәребезне санарга өйрәт,+

Шулчак без зирәк йөрәкле булырбыз.

13 И Йәһвә, кайт!+ Бу тагын күпме булыр?+

Хезмәтчеләреңне кызган.+

14 Иртән безне тугры мәхәббәтең+ белән туендыр,

Шулчак без шатланып аваз салырбыз һәм гомер буе сөенербез.+

15 Ничәмә көннәр газап чиктергән булсаң,+

Ничәмә еллар бәла кичергән булсак, шатлыгыбыз да шулкадәр булсын.+

16 Хезмәтчеләрең эшләреңә күз салсын иде,

Аларның уллары бөеклегеңне күрсен иде.+

17 Аллаһыбыз Йәһвәнең илтифаты өстебездә булсын иде,

Кулларыбыз кылган эшләрне уңдырсаң* иде.

Әйе, кулларыбыз кылган эшләрне уңдырсаң* иде.+

91 Аллаһы Тәгаләнең яшерен урынында яшәүче һәркем+

Чиксез Кодрәт Иясенең күләгәсе астына ышыкланыр.+

2 Мин Йәһвәгә: «Син минем сыенычым һәм ныгытмам,+

Таянган Аллаһым минем»+,— диярмен.

3 Ул сине кош аулаучының тозагыннан,

Һәлакәтле кизүдән коткарыр.

4 Үз каурыйлары белән сине каплап торыр,*

Аның канатлары астында син сыеныч табарсың.+

Аның тугрылыгы+ синең өчен зур калкан+ һәм яклап торган дивар* булыр.

5 Син төн дәһшәтләреннән дә,+

Көндез очкан уклардан да курыкмассың.+

6 Караңгылыкта качып-посып килүче кизүдән дә,

Көпә-көндез харап итүче һәлакәттән дә курыкмассың.

7 Меңәү — синең яныңда,

Ун меңәү уң ягыңда егылыр,

Әмма сиңа берни булмас.+

8 Син бары тик карап кына торырсың

Һәм явызларның җәзага тартылуына шаһит булырсың.

9 «Йәһвә — сыенычым минем»,— диеп,

Син Аллаһы Тәгаләне үз яшәү урының* иттең.+

10 Башыңа һичбер кайгы-хәсрәт төшмәс,+

Чатырыңа һичнинди бәла-каза якынлашмас.

11 Чөнки ул үз фәрештәләренә+ синең турында боерык бирер,

Сине бар юлларыңда сакларга кушар.+

12 Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен,+

Кулларына күтәреп алып барачак.+

13 Син яшь арысланга һәм кобрага басарсың,

Яллы арысланны һәм зур еланны таптарсың.+

14 Аллаһы болай диде: «Мине яратканы өчен,* аны коткарырмын.+

Исемемне белгәне* өчен, аны яклармын.+

15 Ул мине чакырыр, һәм мин аңа җавап бирермен.+

Кайгы-хәсрәтле чагында мин аның белән булырмын.+

Мин аны коткарырмын һәм данлармын.

16 Аны озын гомер белән туендырырмын,+

Аңа коткару китерүче эшләремне күрсәтермен».+

Шимбә көне җыры. Мәдхия.

92 И Йәһвә, сиңа рәхмәтләр белдерү,+

И Аллаһы Тәгалә, исемеңә мәдхияләр җырлау* шундый яхшы!

2 Иртән тугры мәхәббәтең+ турында сөйләү,

Төннәрен тугрылыгың турында игълан итү,

3 Ун кыллы уен коралы һәм лю́тня* көенә,

Арфаның аһәңле тавышына кушылып җырлау шундый яхшы!+

4 И Йәһвә, син мине үз эшләрең белән сөендерәсең,

Һәм мин кулларың кылган эшләреңә шатланып, аваз салам.

5 Эшләрең нинди бөек синең, и Йәһвә!+

Уйларың нинди тирән!+

6 Аңсыз адәм боларны белә алмый,

Акылсыз кеше шуны аңлый алмый:+

7 Явызлар чүп үләне* кебек үсә,

Бөтен яманлык кылучылар чәчәк ата,

Әмма бу — алар мәңгегә юк ителсеннәр өчен генә.+

8 Синең дәрәҗәң исә, и Йәһвә, мәңге югары булыр.

9 И Йәһвә, дошманнарыңа тантаналы караш белән кара,

Күр, дошманнарың ничек һәлак булачак,

Бар явызлык кылучылар таркалачак.+

10 Әмма син миңа кыргый үгезнекедәй көч* бирерсең.

Мин тәнемне саф май белән майлармын.+

11 Күзләрем дошманнарыма тантана белән карар,+

Колакларым миңа һөҗүм итүче явыз бәндәләрнең һәлакәте хакында ишетер.

12 Тәкъвалар исә финик пальмасы шикелле гөрләп үсәр,

Ливандагы эрбет агачы күк күтәрелер.+

13 Алар Йәһвәнең йортына утыртылган.

Алар Аллаһыбызның ишегалларында гөрләп үсә.+

14 Хәтта картлык көннәрендә дә* алар җимеш биреп торыр,+

Элеккечә көч-дәрманлы* һәм нык булыр,+

15 Йәһвәнең намуслы булуын игълан итәр.

Ул — Кыям минем,+ юк аңарда гаделсезлек.

93 Йәһвә Патша булды!+

Ул шөһрәткә төренгән,

Йәһвә төренгән кодрәткә.

Ул аны билбау итеп буып йөри.

Җир нык урнаштырылган,

Ул кузгалмас.*

2 Тәхетең борынгыдан ук нык урнаштырылган,+

Син электән үк барсың.+

3 Дәрьялар ургылды, күтәрелде, и Йәһвә,

Дәрьялар ургылды, үкерде.

Дәрьялар ургылып, гөрселдәп ага.

4 Әмма син, и күкләрдәге мәһабәтле Йәһвә,+

Күп сулар тавышыннан көчлерәк,

Диңгезнең ярсулы дулкыннарыннан куәтлерәк.+

5 Искә төшерүләрең синең бик ышанычлы,+

Изгелек йортыңны мәңге бизәп тора,*+ и Йәһвә.

94 И Йәһвә, явызлардан үч кайтаручы Аллаһы,+

Яманнардан үч алучы Ходай, даныңны күрсәт!

2 И җирнең Хөкемчесе, күтәрел.+

Тәкәбберләргә кылган эшләренә карап кайтар.+

3 Кайчанга чаклы, и Йәһвә,

Кайчанга чаклы явызлар тантана итәр?+

4 Алар мыгырдана, эреләнеп сөйләшә,

Явызлык кылучыларның барысы үзләре белән мактанып йөри.

5 Алар халкыңны изә, и Йәһвә,+

Мирасыңны җәберли.

6 Алар тол хатынны һәм килмешәкне һәлак итә,

Ятим балаларны үтерә.

7 Алар: «Йәһ моны күрми,+

Ягъкуб Аллаһысы моңа игътибар итми»,— диләр.+

8 Әй акылсызлар, аңлагыз шуны,

Ахмаклар, кайчан инде сез төшенерсез?+

9 Әллә колак бирүче Аллаһы ишетмәсме?

Әллә күз бирүче Аллаһы күрмәсме?+

10 Әллә халыкларны төзәтүче Ходай фаш итмәсме?+

Ул халыкларга аң-белем бирә!+

11 Йәһвә кешеләрнең уй-фикерләре

Бары тик сулыш кына булуын белә.+

12 И Йәһ, кемне син төзәтәсең,+

Кемне үз кануныңа өйрәтәсең, шул кеше бәхетле!+

13 Син аңа, явызларга чокыр казылганчы,

Бәла-казалы көннәрдә тынычлык бирәсең.+

14 Йәһвә үз халкын калдырмас,+

Үз мирасын ташламас.+

15 Хөкем янә гадел булыр,

Намуслы йөрәкле һәркем аның буенча эш итәр.

16 Кем минем хакка явызларга каршы күтәрелер?

Кем минем хакка явызлык кылучыларга каршы торыр?

17 Әгәр Йәһвә ярдәмчем булмаган булса,

Мин тиз арада һәлак булыр* идем.+

18 «Аягым тая»,— дигән чагымда

Синең тугры мәхәббәтең, и Йәһвә, миңа таяныч булып торды.+

19 Борчулар* мине биләп алганда,*

Син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең.*+

20 Бозыклык тәхете,* закон исеменнән бәла китерергә ниятләп,+

Сиңа союздаш була аламы?

21 Алар тәкъва кешегә рәхимсез рәвештә һөҗүм итә,+

Гаепсезне үлемгә хөкем итә.*+

22 Әмма Йәһвә миңа ныклы сыеныч* булыр,

Аллаһым — сыеныр кыям минем.+

23 Ул аларның явыз эшләрен үз башларына төшерер.+

Аларны үзләренең явызлыгы аша һәлак итәр.*

Йәһвә Аллаһыбыз аларны һәлак итәр.*+

95 Килегез, Йәһвәгә шатланып аваз салыйк!

Коткаручы Кыябызга тантана белән аваз салыйк.+

2 Әйдәгез, аның алдына рәхмәтләр белән килик,+

Аңа җырлыйк һәм тантана белән аваз салыйк.

3 Чөнки Йәһвә — бөек Аллаһы,

Башка барлык илаһлар өстеннән бөек Патша.+

4 Җир тирәнлекләре аның кулында,

Тау башлары — аныкы.+

5 Диңгез аныкы, аны ул барлыкка китергән,+

Җирне аның куллары бар иткән.+

6 Килегез, гыйбадәт кылыйк, сәҗдә кылыйк,

Безне Яратучы Йәһвә алдында тез чүгик.+

7 Чөнки ул безнең Аллаһыбыз,

Ә без аның көтүлегендәге халык,

Аның кайгыртуындагы сарыклар.*+

Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән,+

8 Ата-бабаларыгыз Масса́һ* көнне чүлдә+

Мәрибә́* янында үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез.+

9 Ул вакытта алар мине сынады,+

Кылган эшләремне күргән булсалар да, миңа каршы чыкты.+

10 40 ел буе мин шул буынга карата җирәнү хисе тойдым һәм:

«Бу халыкның йөрәге һәрвакыт адаша,

Алар минем юлларыма төшенмәделәр»,— дидем.

11 Шунда ачуым чыгып:

«Алар минем тынычлыгыма кермәячәк»,— дип ант иттем.+

96 Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз.+

Бөтен җир, Йәһвәгә җырла!+

2 Йәһвәгә җырлагыз, аның исемен мактагыз.

Аның коткаруы турындагы яхшы хәбәрне көн саен белдерегез.+

3 Аның данын милләтләр арасында игълан итегез,

Гаҗәеп эшләрен бөтен халыкларга сөйләгез.+

4 Йәһвә бөек һәм иң зур мактауга лаек.

Аның кебек курку-хөрмәт уятырдай бүтән илаһ юк.

5 Халыкларның барлык илаһлары — файдасыз илаһлар,+

Ә Йәһвә — күкләрне барлыкка китергән Ходай.+

6 Бөеклек* һәм мәһабәтлек — аның хозурында,+

Көч-куәт һәм матурлык — аның изге урынында.+

7 Кабиләләр, Йәһвәгә тиешлесен бирегез,

Даны һәм кодрәте өчен Йәһвәгә тиешлесен бирегез.+

8 Йәһвәне исеме өчен данлагыз,+

Бүләк китерегез һәм аның ишегалларына керегез.

9 Йәһвәгә изге киемдә* гыйбадәт кылыгыз.

Бөтен җир, аның алдында калтырап тор!

10 Халыклар арасында: «Йәһвә Патша булды!+

Җир нык урнаштырылган, ул кузгалмас.*

Ул халыкларны гадел хөкем итәр»*+,— дип игълан итегез.

11 Күкләр шатлансын, җир куансын,

Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә шауласын.+

12 Кырлар һәм андагы һәрнәрсә шатлансын,+

Урмандагы бар агачлар, сөенеп, Йәһвә алдында аваз салсын,+

13 Чөнки ул килә,*

Җирне хөкем итәргә килә.

Ул җир йөзен — тәкъвалык белән,

Кешеләрне тугрылык белән хөкем итәчәк.+

97 Йәһвә Патша булды!+

Җир шатлансын.+

Күп санлы утраулар сөенсен.+

2 Аның тирәли — болытлар һәм куе караңгылык,+

Тәкъвалык һәм гаделлек — тәхетенең нигезе.+

3 Аның алдыннан ут килә+

Һәм һәр яктан дошманнарын йота бара.+

4 Яшьнәгән яшеннәре җир йөзен яктырта;

Җир, моны күреп, тетрәнә.+

5 Таулар балавыздай эреде Йәһвә каршында,+

Бөтен җирнең Хуҗасы алдында.

6 Күкләр аның тәкъвалыгын игълан итә,

Һәм бар халыклар аның данын күрә.+

7 Потларга табынучыларның һәммәсе,+

Файдасыз илаһлары белән мактанучыларның һәммәсе оятка калсын.+

Барлык илаһлар, аңа сәҗдә кылыгыз.*+

8 Сио́н, ишетеп, шатлана;+

Синең хөкемнәреңә

Яһүднең кечкенә шәһәрләре* сөенә, и Йәһвә.+

9 Чөнки син, и Йәһвә, бөтен җир өстеннән Аллаһы Тәгалә,

Син барлык башка илаһлардан күпкә югары.+

10 Әй Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез.+

Ул үз тугрыларының җаннарын саклый,+

Ул аларны явызларның кулыннан* коткара.+

11 Тәкъва кеше өчен яктылык балкып китте,+

Йөрәкләре намуслы булганнар өчен шатлык килде.

12 Әй тәкъвалар, Йәһвәдә шатлык табыгыз,

Аның изге исеменә* рәхмәтләр белдерегез.

Җыр.

98 Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+

Чөнки ул гаҗәеп эшләр кылды.+

Аның уң кулы — изге кулы — коткару китерде.*+

2 Йәһвә үзенең коткаруын белгертте,+

Ул халыклар алдында үз тәкъвалыгын ачты.+

3 Ул Исраи́л йортына күрсәтергә вәгъдә иткән тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын истә тотты.+

Җирнең бар читләре Аллаһыбыз китергән коткаруны* күрде.+

4 Бөтен җир, Йәһвәгә тантана белән аваз сал.

Шат бул, сөенеп аваз сал һәм Аллаһыга мәдхияләр җырла.*+

5 Арфа уйнап, Йәһвәгә мактау җыры җырла,*

Арфа уйнап һәм моңлы җыр белән.

6 Быргы һәм мөгез быргы тавышына кушылып,+

Патшабыз Йәһвә алдында тантана белән аваз сал.

7 Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә,

Җир йөзе һәм анда яшәүчеләр шауласын.

8 Йәһвә алдында елгалар кул чапсын;

Таулар, бергә куанып, аваз салсын,+

9 Чөнки ул җирне хөкем итәргә килә.*

Ул җир йөзен — тәкъвалык белән,

Кешеләрне гаделлек белән хөкем итәчәк.+

99 Йәһвә Патша булды+ — халыклар тетрәнсен.

Ул керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыра+ — җир селкенсен.

2 Йәһвә Сионда бөеклеген күрсәтте,

Ул бөтен халыклардан югары тора.+

3 Алар синең бөек исемеңне мактасын,+

Чөнки ул курку-хөрмәт уята һәм изге.

4 Ул гаделлек яратучы кодрәтле патша.+

Син дөреслекне нык урнаштырдың,

Ягъкубта гаделлек һәм тәкъвалык+ булдырдың.

5 Аллаһыбыз Йәһвәне югарылагыз+ һәм аның аяк астында сәҗдә* кылыгыз,+

Ул изге.+

6 Муса белән Һарун аның руханилары санына керде,+

Ишмуи́л аның исемен чакыручылар арасында иде.+

Алар Йәһвәне чакырганда,

Ул аларга җавап бирде.+

7 Ул аларга болыт баганасыннан сөйләде.+

Алар аның искә төшерүләрен һәм бирелгән күрсәтмәләрен саклады.+

8 И Йәһвә Аллаһыбыз, син аларга җавап бирдең,+

Аларга карата кичерүчән булдың,+

Шулай да гөнаһлы эшләре өчен аларга җәза бирдең.+

9 Аллаһыбыз Йәһвәне югарылагыз,+

Аның изге тавы алдында сәҗдә* кылыгыз,+

Чөнки безнең Аллаһыбыз Йәһвә изге ул.+

Рәхмәт җыры.

100 Бөтен җир, Йәһвәгә тантана белән аваз сал.+

2 Йәһвәгә шатлык белән хезмәт ит.+

Сөенеп аваз салып, аның хозурына кил.

3 Йәһвәнең Аллаһы булуын танып бел.+

Безне ул яраткан, без — аныкы.*+

Без аның халкы һәм аның көтүлегендәге сарыклары.+

4 Аның капкаларына — рәхмәт белән,+

Ишегалларына мактау белән кер.+

Аңа рәхмәтләр белдер, аның исемен макта.+

5 Чөнки Йәһвә игелекле;+

Аның тугры мәхәббәте мәңгелек,

Тугрылыгы — буыннан-буынга.+

Давытның мәдхиясе. Җыр.

101 Тугры мәхәббәт һәм гаделлек турында җырлармын мин.

И Йәһвә, сиңа мин мәдхияләр җырлармын.*

2 Мин акыллылык һәм сафлык белән эш итәрмен.

Кайчан син миңа ярдәмгә килерсең?

Үз йортымда саф йөрәк+ белән йөрермен.

3 Күз алдыма һичнинди бозык* нәрсә куймам.

Дөрес юлдан тайпылучыларның эшләрен мин нәфрәт итәм,+

Мин аларга якын да килмәм.*

4 Мәкерле күңелле кеше миннән ерак.

Начар булганны мин кире кагам.*

5 Якынына яшертен яла ягучыны+

Мин тынсыз итәрмен,*

Тәкәббер күзлене һәм һавалы йөрәклене

Түзеп тормам.

6 Мин җир йөзендәге тугрыларга күз салырмын,

Алар минем белән яшәсеннәр өчен.

Сафлык юлыннан йөрүче миңа хезмәт итәр.

7 Бер мәкерле адәм дә минем йортымда яшәмәс,

Бер ялганчы да каршымда басып тормас.

8 Йәһвә шәһәреннән бөтен яманлык кылучыларны бетерер өчен,

Таң аткан саен җир йөзендәге явызларны тынсыз итәрмен.*+

Җәбер күргән кешенең күңеле төшенке* чакта һәм Йәһвә алдында кайгысын бушаткан чакта әйткән догасы.+

102 И Йәһвә, догамны ишет,+

Ярдәм сорап ялваруым сиңа ирешсен иде.+

2 Кайгылы чагымда миннән йөзеңне борма.+

Колак сал миңа.*

Сине чакырганда, миңа шунда ук җавап бир.+

3 Чөнки көннәрем төтен шикелле юкка чыга бара,

Сөякләрем утлы күмер шикелле янып бетә.+

4 Тамагыма аш үтми,

Йөрәгем җәрәхәтләнде һәм үлән төсле көйде.+

5 Каты ыңгырашудан+

Мин коры сөяккә калдым.+

6 Мин чүлдәге баба́ кошына* охшаш,

Хәрабәләр арасындагы ябалак сыманмын.

7 Мин йокламый ятам.*

Өй түбәсендәге ялгыз кош шикелле мин.+

8 Дошманнарым көннәр буе миннән мыскыллап көлә.+

Мәсхәрәләүчеләр,* исемемне кулланып, мине ләгънәт итә.

9 Мин, икмәк ашагандай, көл ашыйм,+

Эчемлегем күз яшьләре белән катыштырылган+

10 Синең ярсуың һәм ачуың аркасында.

Мине ташлар өчен генә күтәрдең бит син мине.

11 Көннәрем югала барган күләгә* төсле,+

Үлән шикелле корый барам мин.+

12 Әмма син, и Йәһвә, мәңге торасың,+

Даның* буыннан-буынга яшәр.+

13 Син, һичшиксез, күтәрелеп, Сионга шәфкать күрсәтерсең,+

Чөнки аңа илтифат күрсәтергә вакыт җитте,+

Билгеләнгән вакыт килде.+

14 Хезмәтчеләрең аның ташларын хуш күрә,+

Хәтта аның туфрагын да якын итәләр.+

15 Халыклар — Йәһвә исеменнән,

Җирнең бөтен патшалары синең даныңнан куркыр.+

16 Чөнки Йәһвә Сионны яңадан торгызыр,+

Ул үзенең даны белән килер.+

17 Ул мохтаҗларның догасына игътибар итәр,+

Аларның догаларын кире какмас.+

18 Бу киләчәк буын өчен язылган,+

Туасы* халык Йәһне мактасын өчен.

19 Йәһвә үзенең изге биеклегеннән түбәнгә карый,+

Күкләрдән җирне күздән кичерә.

20 Тоткыннарның көрсенүен ишетер өчен,+

Үлемгә хөкем ителгәннәрне азат итәр өчен ул шулай эшли.+

21 Нәтиҗәдә, Йәһвәнең исеме Сионда игълан ителә,+

Аны мактау сүзләре Иерусалимда яңгырый,

22 Халыклар һәм патшалыклар

Йәһвәгә хезмәт итәр өчен бергә җыелган чакта.+

23 Ул мине көчемнән вакытсыз мәхрүм итте,

Көннәремне кыскартты.

24 Мин: «И Раббым,— дидем,—

Мине гомерем уртасында алып китмә,

Синең елларың бит буыннан-буынга килә.+

25 Син җирнең нигезләрен инде күптән салдың,

Күкләрне дә синең кулларың булдырды.+

26 Алар юкка чыгачак, ә син калачаксың.

Алар барысы кием шикелле тузып бетәчәк.

Киемне алыштыргандай, син аларны алыштырырсың, һәм алар юк булыр.

27 Әмма син һәрвакыт шул ук, гомер елларың мәңге бетмәс.+

28 Хезмәтчеләреңнең балалары имин яшәр,

Аларның нәселе синең каршыңда иминлектә гомер сөрер».+

Давытның мәдхиясе.

103 Җаным Йәһвәне мактасын,

Бөтен барлыгым аның изге исемен данласын.

2 Җаным Йәһвәне мактасын,

Кылган бар эшләрен һәрвакыт исендә тотсын.+

3 Ул синең бөтен гөнаһларыңны кичерә,+

Бар газапларыңны җиңеләйтә.*+

4 Ул гомереңне гүрдән саклап кала,+

Үзенең тугры мәхәббәтен һәм шәфкатен сиңа таҗ итеп кидерә.+

5 Ул гомерең буе сине яхшы нәрсәләр белән туендыра,+

Һәм синең яшьлегең бөркетнеке шикелле яңара.+

6 Йәһвә тәкъвалык+ һәм гаделлек белән эш итә,

Җәбер күрүчеләрнең барысы хакына.+

7 Ул үзенең юлларын — Мусага,+

Эшләрен Исраи́л улларына ачкан.+

8 Йәһвә шәфкатьле һәм кызганучан,*+

Ярсырга ашыкмый һәм тугры мәхәббәткә бай.+

9 Ул беркайчан да гаеп эзләп тормас,+

Ачуын да мәңге сакламас.+

10 Ул кылган гөнаһларыбызга карап җәза бирми,+

Хаталарыбызга карап кайтармый.+

11 Чөнки күкләр җирдән ни кадәр биек булса,

Үзен тирән хөрмәт итүчеләргә аның тугры мәхәббәте шул кадәр бөек.+

12 Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса,

Ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә.+

13 Әти кеше үз улларына мәрхәмәтле булган кебек,

Йәһвә дә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә мәрхәмәтле.+

14 Чөнки ул безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә,+

Безнең туфрак икәнебезне онытмый.+

15 Үлемле кешенең көннәре яшел үләннеке күк.+

Ул, кыр чәчәге шикелле, чәчәк ата.+

16 Әмма җил өрсә, ул юк була,

Гүя ул монда беркайчан да булмаган.

17 Әмма Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә+

Тугры мәхәббәтен мәңге* таныта,

Тәкъвалыгын аларның балаларының балаларына,+

18 Үзенең килешүен тотучыларга+

Һәм боерыкларын төгәл үтәүчеләргә күрсәтә.

19 Йәһвә күкләрдә үз тәхетен нык урнаштырган,+

Аның патшалыгы бар нәрсә өстеннән хакимлек итә.+

20 Йәһвәне мактагыз, әй аның барлык гаять кодрәтле фәрештәләре,+

Аның тавышын тыңлап сүзен үтәүчеләр.+

21 Йәһвәне мактагыз, аның барлык гаскәрләре,+

Аның ихтыярын үтәүче хезмәтчеләре.+

22 Йәһвәне мактагыз, аның барлык иҗади эшләре,

Ул хакимлек иткән һәр җирдә.

Бөтен барлыгым* Йәһвәне мактасын.

104 Җаным Йәһвәне мактасын.+

И Йәһвә Аллаһым, син гаять бөек,+

Мәһабәтлек һәм дан-шөһрәткә киенгәнсең.+

2 Киемгә төренгәндәй, яктылыкка+ төрендең син.

Син күкләрне чатыр күк җәясең.+

3 Ул үз йортының өске бүлмәләрен югарыдагы суларда кора,+

Болытларны үзенең арбасы итә,+

Җил канатлары өстендә бара.+

4 Ул үз фәрештәләрен рухлар итә,

Хезмәтчеләрен ялмап йотучы ут итә.+

5 Ул җирне нигезләренә нык урнаштырган,+

Җир беркайчан да үз урыныннан кузгалмас.*+

6 Син аны, кием белән каплагандай, тирән сулар белән капладың.+

Сулар таулар өстендә торды.

7 Синең шелтәңнән алар качып китте,+

Күк күкрәү тавышыңнан куркып качты

8 Аларга үзең билгеләп куйган урынга.

Шунда таулар күтәрелде+ һәм үзәннәр төште.

9 Син суларга чик куйдың, алар аннан чыкмасын өчен,+

Бүтән беркайчан да җирне басмасын өчен.

10 Ул чишмәләрне үзәннәргә* юнәлтә,

Һәм алар таулар арасыннан ага.

11 Алар кырлардагы барлык җәнлек өчен су бирә,

Кыргый ишәкләр сусауларын баса.

12 Сулар янында кошлар кунарга туктый,

Алар куе ябалдашлы агачлар арасында сайрый.

13 Ул үзенең өске бүлмәләреннән тауларны сугара.+

Эшләреңнең җимешләре белән җир туена.+

14 Ул мал-туарга — үлән,

Кешеләр файдасына үсемлекләр үстерә,+

Җир туфрагыннан ризык булдыра:

15 Кеше күңелен шатландырган шәраб,+

Йөзен ялтыраткан май,

Кешенең йөрәген ныгыткан икмәк.+

16 Йәһвәнең агачлары,

Үзе утырткан Лива́н эрбетләре суга туена,

17 Анда кошлар оя кора.

Ләкләкнең+ өе — артыш агачлары.

18 Биек таулар — тау кәҗәләренә яшәү урыны,+

Кыяташлар — кыя даманнарына* ышык урын.+

19 Вакытларны билгеләү өчен, ул айны барлыкка китергән.

Кояш үзенең баю вакытын яхшы белә.+

20 Син караңгылык җибәрәсең — төн була,+

Шул вакытта бөтен урман җанланып китә.

21 Яшь арысланнар ырылдап ашарга эзли,+

Аллаһыдан ризык сорый.+

22 Кояш чыккач,

Алар үз өенә кайтып ята.

23 Кеше үз эшенә бара

Һәм кичкә кадәр эшли.

24 И Йәһвә, кылган эшләрең шулкадәр күп!+

Син аларның барысын зирәклек белән яраткансың.+

Җир йөзе син булдырган нәрсәләр белән тулы.

25 Менә диңгез, ул шундый зур һәм киң,

Анда зурысыннан алып кечкенәсенә кадәр мыжгып торган тере нәрсәләрнең исәбе дә, хисабы да юк.+

26 Анда кораблар йөзеп йөри,

Син бар иткән левиафан*+ анда уйнаклый.

27 Алар барысы да сине көтә,

Үз вакытында аларга азык бирерсең дип өметләнә.+

28 Алар син биргәнне ашый.+

Кулыңны ачканда, алар бәрәкәттән туена.+

29 Йөзеңне борганда, алар тынычсызлана.

Сулышларын өзсәң,* алар, үлеп, туфракка кайта.+

30 Үз рухыңны җибәрсәң, алар яратыла,+

Һәм син җир өстен яңартасың.

31 Йәһвәнең даны мәңге яшәр.

Йәһвә үзенең эшләренә сөенер.+

32 Ул җиргә күз сала, һәм җир тетри,

Тауларга кагыла, һәм алар төтенли.+

33 Гомерем буе мин Йәһвәгә җырлармын,+

Тере чагымда Аллаһыма мәдхияләр җырлармын.*+

34 Уйларым аңа хуш килсен.*

Мин Йәһвәдә шатлык табармын.

35 Гөнаһ кылучылар җир йөзеннән юкка чыгачак,

Явызлар бүтән булмаячак.+

Җаным Йәһвәне мактасын. Йәһне* мактагыз!

105 Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез,+ аның исемен чакырыгыз,

Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез!+

2 Җыр җырлагыз* аңа, мәдхияләр җырлагыз,

Аның барлык гаҗәеп эшләре турында уйланыгыз.*+

3 Аның изге исеме белән мактаныгыз.+

Йәһвәне эзләүчеләрнең күңелләре сөенсен.+

4 Йәһвәне һәм аның көч-куәтен эзләгез.+

Аның хуплавын* һәрчак эзләгез.

5 Кылган гаҗәеп эшләрен,

Могҗизаларын һәм чыгарган хөкемнәрен истә тотыгыз,+

6 Әй Аллаһының хезмәтчесе Ибраһимның токымы,*+

Ягъкуб угыллары, аның сайланганнары.+

7 Ул — Йәһвә, безнең Аллаһыбыз.+

Аның хөкем карарлары* бөтен җир йөзендә гамәлдә тора.+

8 Ул үз килешүен — мәңге,+

Биргән вәгъдәсен* мең буын дәвамында исендә тота,+

9 Бу килешүне ул Ибраһим белән төзеде,+

Антны Исхакка бирде.+

10 Аны ул карар итеп — Ягъкубка,

Гасырларга төзелгән килешү итеп Исраилгә бирде

11 Һәм: «Сиңа мирас итеп+

Кәнга́н җирен бүлеп бирәм»+,— диде.

12 Ул вакытта алар аз санлы иде,+

Әйе, бик аз иде, һәм алар анда чит ил кешеләре булып яшәде.+

13 Алар халыктан халыкка,

Патшалыктан патшалыкка йөрде.+

14 Ул берәүгә дә аларны җәберләргә бирмәде.+

Ул алар хакына патшаларны шелтәләп:+

15 «Майланганнарыма тимәгез

Һәм пәйгамбәрләремә һичнинди начарлык кылмагыз»,— диде.+

16 Ул җиргә ачлык китергән,+

Аларның җыйган икмәген юкка чыгарган.*

17 Ул үз хезмәтчеләре алдыннан бер кешене җибәргән.

Бу кеше коллыкка сатылган Йосыф булган.+

18 Богаулар салып, аның аякларын чикләгәннәр.*+

Муены* зынҗыр белән богауланган булган,

19 Сүзе чынга ашканчы;+

Йәһвәнең сүзләре аны сафландырган.

20 Патша аны азат итәргә боерган,+

Халыклар идарәчесе аны иреккә чыгарган.

21 Ул аны өйдәгеләре өстеннән — хуҗа,

Бөтен милке өстеннән идарәче итеп куйган,+

22 Үз түрәләре өстеннән җаны теләгәнчә хакимлек итсен өчен,

Аксакалларын зирәклеккә өйрәтсен өчен.+

23 Аннары Исраи́л Мисырга килгән,+

Ягъкуб Хам җирендә чит ил кешесе булып яшәгән.

24 Аллаһы үз халкын гаять күбәйткән,+

Ул аларны дошманнарына караганда көчлерәк иткән.+

25 Аларның йөрәкләрендә үз халкына карата нәфрәтнең үсүенә

Һәм хезмәтчеләренә каршы мәкер коруына юл куйган.+

26 Ул үз хезмәтчесе Мусаны+

Һәм үзе сайлаган Һарунны+ җибәргән.

27 Алар аның галәмәтләрен,

Хам җирендә аның могҗизаларын күрсәткән.+

28 Ул караңгылык җибәргән, һәм җирдә караңгылык урнашкан,+

Алар аның сүзенә каршы төшмәгән.

29 Ул аларның суларын канга әйләндергән,

Балыкларын үтереп бетергән.+

30 Аларның илендә,

Хәтта патша бүлмәләрендә, бакалар мыжлап торган.+

31 Аның боерыгы буенча, җирне кигәвеннәр басып алган,

Аларның бар җирләре черки белән тулган.+

32 Ул аларга яңгыр урынына боз яудырган,

Җирләренә яшен* җибәргән.+

33 Ул аларның йөзем һәм инҗир агачларын харап иткән,

Яшәгән җирләрендәге бөтен агачларны чәрдәкләп бетергән.

34 Әйткән сүзе буенча, җирне саранча,

Исәпсез-хисапсыз яшь саранча басып алган.+

35 Алар шул җирдәге бар үсемлекләрне,

Җирдәге уңышны ашап бетергән.

36 Аннары ул аларның җирендә беренче туган һәр баланы,+

Аларның ирлек куәтенең беренче җимешен һәлак иткән.

37 Ул үз халкын көмеш һәм алтын белән алып чыккан,+

Аның кабиләләре арасында берсе дә хәлдән таеп егылмаган.

38 Исраиллеләр киткәч, Мисыр сөенгән,

Чөнки Исраил аркасында алар бик нык куркуга төшкән булган.+

39 Аларны ышыклау өчен, ул болыт җәйгән,+

Төнлә якты булсын өчен, ут биргән.+

40 Алар ит сораган, һәм ул бытбылдыклар җибәргән,+

Аларны күктән иңгән икмәк белән туендырып торган.+

41 Ул кыяны ярган, һәм сулар ургылган,+

Чүл буйлап елгадай аккан.+

42 Чөнки Аллаһы үз хезмәтчесе Ибраһимга биргән изге вәгъдәсен истә тоткан.+

43 Шулай итеп ул үз халкын тантана белән,

Үзенең сайланганнарын шатлыклы авазлар белән алып чыккан.+

44 Ул аларга халыкларның җирләрен биргән,+

Алар башка халыкларның тырыш хезмәт җимешләрен мирас итеп алган.+

45 Ул моны алар аның күрсәтмәләрен тотсыннар өчен,+

Кануннарын үтәп яшәсеннәр өчен эшләгән.

Йәһне* мактагыз!

106 Йәһне* мактагыз!

Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле,+

Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+

2 Йәһвәнең кодрәтле эшләрен тулысынча кем игълан итә ала?

Мактауга лаек бар эшләрен кем белдерә ала?+

3 Гаделлек белән эш итүче,

Һәрвакыт тәкъва эшләр кылучы кешеләр бәхетле.+

4 И Йәһвә, халкыңа илтифат күрсәткәндә, мине исеңә төшер.+

Минем турында кайгырт һәм коткар мине.

5 Шулчак мин сайланганнарыңа кылган яхшылыгыңны күреп сөенер идем,+

Халкың белән бергә куаныр идем,

Мирасың белән бергә сине горурланып мактар* идем.

6 Без, ата-бабаларыбыз кебек, гөнаһ кылдык,+

Начарлык эшләдек, явызлык кылдык.+

7 Ата-бабаларыбыз Мисырда синең гаҗәеп эшләрең өчен рәхмәтле булмаган.*

Алар мул итеп күрсәткән тугры мәхәббәтеңне оныткан

Һәм диңгез — Кызыл диңгез буенда чуалыш китереп чыгарган.+

8 Әмма үзенең исеме хакына ул аларны+

Үз кодрәтен башкаларга билгеле итәр өчен коткарган.+

9 Аның боерыгы* буенча Кызыл диңгез кипкән.

Ул аларны аның тирәнлекләреннән чүлдән алып баргандай алып барган.+

10 Ул аларны нәфрәт итүчеләре кулыннан коткарган,+

Дошман кулыннан үзенә кайтарган.+

11 Сулар аларның дошманнарын каплаган,

Берәү дә исән калмаган.+

12 Шунда алар аның вәгъдәсенә иман иткән,+

Аны мактап җырлый башлаган.+

13 Ләкин алар аның кылган эшләрен бик тиз оныткан,+

Аңардан җитәкчелек көтмәгән.

14 Алар чүлдә үз нәфесләренә* бирелгән,+

Сахрада Аллаһыны сынаган.+

15 Ул аларга сораганнарын биргән,

Әмма аларга аяктан егарлык чир җибәргән.+

16 Алар Мусадан

Һәм Йәһвәнең изге хезмәтчесе+ Һаруннан+ көнләшә башлаган.

17 Шунда җир, ачылып, Датанны йоткан,

Абира́м янында җыелганнарны упкан.+

18 Аларның төркеме арасында ялкынлы ут кабынган,

Ут ялкыны явызларны йоткан.+

19 Алар Хоребта бозау ясаган

Һәм сынга* табынган,+

20 Минем данымны

Үлән ашаган үгез сурәтенә алмаштырган.+

21 Алар Аллаһыны — үзләренең Коткаручысын оныткан.+

Ул Мисырда бөек эшләр кылган,+

22 Хам җирендә — гаҗәеп эшләр,+

Кызыл диңгез буенда курку-хөрмәт уяткан эшләр башкарган.+

23 Ул аларны кырып бетерергә дип боерык бирергә җыенган,

Әмма Муса — аның сайланган хезмәтчесе —

Аңардан һәлакәтле ачуын басып калуын үтенгән.*+

24 Аларның гаҗәеп җирдән күңеле кайткан,+

Алар аның вәгъдәсенә ышанмаган.+

25 Алар үз чатырларында зарланудан туктамаган,+

Йәһвәнең авазын тыңламаган.+

26 Шунлыктан ул кулын күтәреп ант иткән

Аларны чүлдә юк итәргә,+

27 Аларның токымнарын халыклар арасыннан юкка чыгарырга,

Аларны башка җирләргә таратып җибәрергә.+

28 Аннары алар Пигу́р Багалына гыйбадәт кыла башлаган,+

Җансыз нәрсәләргә китерелгән корбаннарны* ашаган.

29 Алар үз гамәлләре белән аның ачуын чыгарган,+

Шунда алар кырыла башлаган.+

30 Ләкин Пинхә́с торып, кыю эш иткәч,

Аларның кырылуы тукталган.+

31 Һәм моның өчен ул буыннан-буынга, мәңгегә

Тәкъва дип танылган.+

32 Алар Мәрибә́* сулары янында аның ачуын чыгарган,

Һәм алар аркасында Муса аяныч хәлгә төшкән.+

33 Алар аның рухын ярсыткан,

Һәм ул теле белән дуамал сүзләр әйткән.+

34 Йәһвә боерса да,+

Алар халыкларны кырып бетермәгән,+

35 Ә халыклар белән кушылып китеп,+

Аларның юлларын үзләштергән.+

36 Аларның потларына табынган,+

Һәм бу алар өчен тозак булып киткән.+

37 Алар үз улларын

Һәм үз кызларын җеннәргә корбан итеп китергән.+

38 Алар гаепсез кеше канын+ —

Кәнга́н потларына корбанга китергән+

Улларының һәм кызларының канын түккән.

Һәм җир йөзе кан коюдан нәҗесләнгән.

39 Алар үз гамәлләре аркасында нәҗес булып киткән,

Эшләре белән аңа хыянәт иткән.*+

40 Шуңа Йәһвәнең үз халкына ачуы кабынган,

Аның күңеле үз мирасыннан бизә башлаган.

41 Нәфрәт итүчеләре алар өстеннән хакимлек итсен өчен,+

Ул күп тапкырлар аларны халыклар кулына тапшырган.+

42 Дошманнары аларны җәберләгән

Һәм үз хакимлегенә* буйсындырган.

43 Ул күп мәртәбәләр аларны коткарган,+

Ләкин алар һаман баш күтәргән, буйсынмаган+

Һәм үз җинаятьләре өчен түбәнсетелгән.+

44 Әмма ул аларның газап чигүләрен күргән+

Һәм ярдәм сорап аваз салуларын ишеткән.+

45 Ул алар хакына үз килешүен исенә төшереп,

Үзенең бөек* тугры мәхәббәте буенча кызгану хисе кичергән,*+

46 Аларны әсир иткән һәммәсенең күңелендә

Аларга карата кызгану хисе уяткан.+

47 И Йәһвә Аллаһыбыз, коткар безне,+

Безне халыклар арасыннан җый,+

Шулчак без синең изге исемеңә рәхмәтләр белдерер идек,

Сине куанып мактар идек.+

48 Исраи́л Аллаһысы Йәһвә макталсын иде

Мәңгедән-мәңгегә.+

Бөтен халык «Амин!»* дисен.

Йәһне* мактагыз!

БИШЕНЧЕ КИТАП

(107—150 мәдхияләр)

107 Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле,+

Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+

2 Моны Йәһвә тарафыннан йолып алынганнар әйтсен,

Ул аларны дошман кулыннан* йолып алган,+

3 Ул аларны башка җирләрдән бергә җыйган,+

Көнчыгыш һәм көнбатыштан,

Төньяктан һәм көньяктан.+

4 Алар чүл, сахра буйлап адашып йөргән,

Үзләре яши алырлык шәһәргә юл тапмаган.

5 Алар ачыккан, сусаган,

Тилмерүдән җаннары алҗып беткән.

6 Газап чиккәндә алар Йәһвәгә ялварып аваз салган,+

Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.+

7 Алар яши алырлык шәһәргә килсен өчен,+

Ул аларны дөрес юлдан алып барган.+

8 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,

Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен+ рәхмәтләр белдерсен.+

9 Чөнки ул сусаган җанны эчерткән,

Ачыккан җанны ризык-нигъмәт белән туендырган.+

10 Кайберәүләр дөм караңгылыкта гомер сөргән,

Газап һәм богаулар белән богауланып.

11 Чөнки алар Аллаһы сүзенә каршы баш күтәргән,

Аллаһы Тәгаләнең киңәшен санга сукмаган.+

12 Шул сәбәптән ул аларның йөрәкләрен кыенлыклар аша юашландырган;+

Алар абынган, сөртенгән, берәү дә аларга ярдәм итмәгән.

13 Газап чиккәндә алар ярдәм сорап Йәһвәгә ялварган,

Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.

14 Ул аларны дөм караңгылыктан чыгарган

Һәм богауларын өзеп ташлаган.+

15 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,+

Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.

16 Чөнки ул бакыр ишекләрне җимергән,

Тимер бикләрне ватып ташлаган.+

17 Алар акылсыз булган һәм газап чиккән,+

Үз җинаятьләре һәм гөнаһлары аркасында.+

18 Аларның тамагына аш үтмәгән,*

Алар үлем капкаларына якынлаша барган.

19 Газап чиккәндә алар ярдәм сорап Йәһвәгә ялварган,

Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.

20 Ул үзенең сүзен җибәреп, аларны савыктырган+

Һәм төшкән чокырларыннан коткарган.

21 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,

Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.

22 Алар рәхмәт бүләкләре китерсен,+

Аның эшләрен шатлыклы авазлар белән игълан итсен.

23 Диңгез буйлап корабларда йөзеп йөрүчеләр,

Су киңлекләрендә кәсеп итүчеләр+

24 Йәһвәнең эшләрен,

Упкындагы гаҗәеп эшләрен күрә,+

25 Аның сүзеннән давыл купканын,+

Диңгез дулкыннарын күтәреп.

26 Корабтагылар күкләргә күтәрелә,

Тирәнлекләргә төшә.

Котылгысыз бәладән кыюлыклары җуела.

27 Алар исерек кеше төсле әйләнә, чайкала,

Бар осталыклары файдасыз булып чыга.+

28 Шунда алар, бәла кичергәнгә, Йәһвәгә ялварып кычкыра,+

Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткара.

29 Ул давылны тынычландыра —

Диңгез дулкыннары тына.+

30 Дулкыннар басылгач, алар куана,

Һәм ул аларны үзләре теләгән тыныч урынга алып бара.

31 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,

Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.+

32 Халык җыенында аны югарыласыннар,+

Өлкәннәр утырышында аны мактасыннар.

33 Ул дәрьяларны — сахраларга,

Су чыганакларын коры җиргә әйләндерә,+

34 Бәрәкәтле җирне ташландык җиргә әверелдерә,+

Анда яшәүчеләрнең яманлыгы аркасында.

35 Ул сахраны — камышлы сулыкларга,

Коры җирне су чыганакларына әйләндереп,+

36 Шунда ачыкканнарны яшәтә,+

Үзләренә яшәргә шәһәр салсыннар өчен.+

37 Алар кырларга иген чәчә һәм йөзем агачлары утырта,+

Һәм алар мул уңыш китерә.+

38 Ул аларга фатихасын бирә, һәм алар гаять күбәя;

Ул малларының азаюына юл куймый.+

39 Әмма халык кабат азая һәм түбәнсетелә,

Җәбер, бәла-каза һәм кайгы-хәсрәт аркасында.

40 Ул мирзаларга җирәнүен белдерә,

Аларны юлсыз чүлләрдән йөртә,+

41 Ярлыларны исә җәберләүдән яклый,*+

Гаиләләрен сарык көтүедәй ишәйтә.

42 Намуслылар, моны күреп, сөенә,+

Ә бар гаделсезләр авызларын яба.+

43 Һәр зирәк кеше боларны күрер+

Һәм Йәһвәнең тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләрен җентекләп тикшерер.+

Җыр. Давытның мәдхиясе.

108 Минем йөрәгем нык, и Аллаһым.

Бөтен барлыгым белән сиңа мактау җыры җырлармын.+

2 Әй кыллы музыка коралы, һәм син дә, арфа, уян.+

Мин таңны уятырмын.

3 Сине мин, и Йәһвәм, халыклар алдында мактармын,

Милләтләр алдында сиңа мәдхияләр җырлармын.*

4 Чөнки синең тугры мәхәббәтең бөек, күкләргә кадәр җитә,+

Тугрылыгың болытларга кадәр ирешә.

5 И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,

Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+

6 Яратканнарыңны саклап калу өчен,

Безне уң кулың белән коткар һәм миңа җавап бир.+

7 Изге* Аллаһы болай диде:

«Мин куанып сөенермен, Шехемне+ халкыма мирас итеп бирермен,

Сохкә́т+ үзәнен халкыма үлчәп бирермен.

8 Гила́д+ та, Манашше́ да минеке,

Ифраи́м — башыма башлык,*+

Яһүд — идарәче таягым.+

9 Моа́б — юынгычым.+

Эдомга мин сандалымны ташлармын,+

Филистигә тантана белән кычкырырмын».+

10 Ныгытылган шәһәрне яулап алырга миңа кем булышыр?

Кем мине Эдомга каршы алып барыр?+

11 Син түгелме соң, безне кире каккан Аллаһы,

Гаскәрләребез белән бүтән чыкмаучы Аллаһыбыз?+

12 Бәлаләр кичергәндә безгә ярдәм ит,+

Чөнки кешеләрдән килгән котылу файдасыз ул.+

13 Аллаһы безгә көч бирер,+

Ул дошманнарыбызны таптар.+

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.

109 И Ходаем, мин мактаган Аллаһы,+ дәшми калма.

2 Чөнки явызлар һәм мәкерлеләр миңа каршы авызларын ача.

Алар ялган телләре белән минем хакта сөйли,+

3 Нәфрәт тулы сүзләре белән мине уратып ала,

Бер сәбәпсез миңа һөҗүм итә.+

4 Яратуыма җавап итеп, алар миңа каршы тора,+

Ләкин мин дога кылудан туктамыйм.

5 Алар яхшылыгыма яманлык белән,+

Яратуыма нәфрәт белән кайтара.+

6 Аның өстеннән явыз кешене куй,

Каршы торучы* аның уң ягында торсын.

7 Хөкем ителгәндә, ул гаепле* дип табылсын иде,

Хәтта догасы да гөнаһ дип саналсын иде.+

8 Аның көннәре санаулы булсын,+

Күзәтчелек хезмәте башка берәүгә бирелсен.+

9 Балалары — ятим,

Хатыны тол булып калсын,

10 Балалары соранып йөрсен,

Җимерек йортларыннан чыгып, ашарларына ризык эзләп йөрсен.

11 Бурычка бирүче аның бөтен милкен тартып алсын,*

Чит-ят кешеләр мал-мөлкәтен талап китсен.

12 Берәү дә аңа игелек* күрсәтмәсен,

Берәү дә аның ятим балаларына илтифат итмәсен.

13 Аның токымнары юк ителсен,+

Аларның исемнәре буыннары арасында онытылсын.

14 Ата-бабаларының җинаятен Йәһвә онытмасын,+

Анасының гөнаһы җуелмасын.

15 Йәһвә аларның кылган эшләрен һәрвакыт исендә тотсын,

Исемнәрен җир йөзеннән юкка чыгарсын.+

16 Чөнки ул кеше игелек кылу* турында онытты,+

Җәберләнгән, ярлы һәм китек күңеллене эзәрлекләде,+

Аларны үтерер өчен.+

17 Ул ләгънәт әйтергә яратты, һәм ләгънәте үз башына төште,

Ул фатихалар бирмәде, шунлыктан үзе дә фатиха алмады.

18 Киемгә киенгәндәй, ул ләгънәткә киенде.

Һәм алар аның тәненә су шикелле,

Сөякләренә май шикелле агылып керде.

19 Ләгънәтләре үзе төренгән кием кебек,+

Гел биленә бәйләп йөргән билбавы кебек булсын.

20 Миңа каршы торучы адәмгә,+

Миңа каршы яманны сөйләүче кешеләргә Йәһвәдән бирелгән җәза менә шулдыр.

21 Әмма син, Аллаһы Тәгаләм Йәһвә,

Исемең хакына миңа ярдәм ит.+

Коткар мине, чөнки синең тугры мәхәббәтең бөек.+

22 Мин бит көчсез һәм мескен,+

Күңелем җәрәхәтләнгән минем.+

23 Мин югала барган күләгә төсле юкка чыгам.

Мине саранчаны шикелле кагып төшерделәр.

24 Ураза тотудан тез буыннарым йомшара,

Мин чандырга әйләндем, көчсезләнә барам.*

25 Алар мине көлкегә күтәрә,+

Мине күргәндә, башларын чайкый.+

26 И Йәһвә Аллаһым, ярдәм ит миңа,

Тугры мәхәббәтең белән коткар мине.

27 Моны синең кулың башкарганын белсеннәр;

И Йәһвә, моны син кылганны белсеннәр.

28 Алар ләгънәт әйтсен, ә син фатихаңны бир.

Миңа каршы күтәрелгәндә, алар оятка калсын,

Синең хезмәтчең исә сөенсен.

29 Миңа каршы торучылар хурлыкка киенсен,

Озын күлмәккә киенгәндәй оятка төренсен.+

30 Телем Йәһвәне ялкынланып мактар,

Мин аны гаять күп кеше алдында мактармын.+

31 Чөнки ул мескеннең уң ягында торыр,

Хөкем итүчеләреннән аны* коткарыр өчен.

Давытның мәдхиясе. Җыр.

110 Йәһвә минем Хуҗама:

«Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы,+

Утыр минем уң ягымда»+,— диде.

2 Хакимлек таягыңны сузып, Йәһвә Сионнан:

«Бар, дошманнарың арасында хакимлек ит»+,— дияр.

3 Син үз гаскәреңне сугышка алып барган көнне* халкың әзер торыр.

Синең таң тудырган чык бөртекләредәй гаять күп яшьләрең бар.

Алар аша мәһабәт изгелек чагыла.

4 Йәһвә ант итте һәм антын бозмас:*

«Син — Мәликсады́йк шикелле рухани,+

Син мәңге рухани булачаксың!»+

5 Йәһвә синең уң ягыңда булыр,+

Ачуы көнендә ул патшаларны тар-мар итәр.+

6 Ул халыкларга каршы* чыгарылган хөкемне үтәр,+

Җирне мәетләр белән тутырыр.+

Ул чиксез киң җирнең* идарәчесен* тар-мар итәр.

7 Ул* юл буендагы агымсудан су эчәр.

Шунлыктан башы югары күтәрелгән булыр.

111 Йәһне* мактагыз!+

א [әлиф]

Намуслылар җыенында һәм җыелышта

ב [бәт]

Мин бөтен йөрәгем белән Йәһвәне мактармын.+

ג [гимел]

2 Йәһвәнең эшләре бөек,+

ד [дәлит]

Алардан рәхәтлек тапкан һәркем аларны тикшереп өйрәнә.+

ה [хе]

3 Аның эшләре шөһрәтле һәм мәһабәт,

ו [вав]

Тәкъвалыгы мәңгелек.+

ז [зәйин]

4 Ул үзенең гаҗәеп эшләрен онытылмаслык иткән.+

ח [хет]

Йәһвә кызганучан* һәм шәфкатьле.+

ט [тет]

5 Үзен тирән хөрмәт итүчеләргә ул ризык-нигъмәт бирә.+

י [йод]

Ул үз килешүен беркайчан да онытмас.+

כ [каф]

6 Ул үз халкына кодрәтле эшләрен күрсәтте,

ל [ләмид]

Башка халыкларның мирасын аларга биреп.+

מ [мем]

7 Куллары кылган эшләр — хакыйкать һәм гаделлек.+

נ [нун]

Аның бөтен боерыклары ышанычка лаек.+

ס [сәмих]

8 Алар һәрвакыт ышанычлы,* хәзер һәм мәңге;

ע [әйин]

Аларның нигезе — хакыйкать һәм тәкъвалык.+

פ [пе]

9 Ул үз халкын йолып алган.+

צ [тсаде]

Ул үз килешүен мәңгегә урнаштырган.

ק [коф]

Аның исеме изге, курку-хөрмәт уята.+

ר [реш]

10 Йәһвәгә карата тирән хөрмәт — зирәклекнең башы.+

ש [шин]

Аның боерыкларын* үтәп яшәүчеләрнең һәммәсе — төшенүчән.+

ת [тау]

Ул мәңге макталсын.

112 Йәһне* мактагыз!+

א [әлиф]

Йәһвәне тирән хөрмәт иткән кеше,+

ב [бәт]

Аның әмерләрен үтәүдән зур рәхәтлек тапкан кеше бәхетле.+

ג [гимел]

2 Аның токымнары җир йөзендә куәтле булачак,

ד [дәлит]

Намуслылар буыны фатихаланачак.+

ה [хе]

3 Аның йортында — муллык һәм байлык,

ו [вав]

Аның тәкъвалыгы мәңге тора.

ז [зәйин]

4 Ул намуслылар өчен караңгылыкта уттай балкый.+

ח [хет]

Ул кызганучан,* шәфкатьле+ һәм тәкъва.

ט [тет]

5 Бурычка юмарт* бирүченең барысы да ал да гөл.+

י [йод]

Ул үз эшләрен гаделлек белән алып бара.

כ [каф]

6 Ул беркайчан да какшамас.+

ל [ләмид]

Тәкъва кешене мәңге истә тотарлар.+

מ [мем]

7 Ул начар хәбәрләрдән курыкмас.+

נ [нун]

Аның йөрәге нык, Йәһвәгә таяна.+

ס [сәмих]

8 Аның йөрәге какшамас,* ул курыкмас,+

ע [әйин]

Ахыр чиктә, ул үз дошманнарына тантана белән карар.+

פ [пе]

9 Ул юмарт өләшә, ярлыларга булыша.+

צ [тсаде]

Аның тәкъвалыгы мәңгелек.+

ק [коф]

Аның куәте* дан белән югары күтәрелер.

ר [реш]

10 Моны күреп, явызның йөзе караңгыланыр.

ש [шин]

Ул тешләрен шыкырдатыр һәм юк булыр.

ת [тау]

Явызларның теләкләре тормышка ашмас.+

113 Йәһне* мактагыз!

Әй Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз,

Йәһвәнең исемен мактагыз.

2 Йәһвәнең исеме макталсын,

Хәзер һәм мәңге.+

3 Көнчыгыштан көнбатышка хәтле

Йәһвәнең исеме макталсын.+

4 Йәһвә бар халыклардан югары,+

Аның даны күкләрдән биек.+

5 Югарыда яшәгән*

Йәһвә Аллаһыбызга тиң кем бар?+

6 Ул күк белән җирне күздән кичерү өчен иелә,+

7 Гади кешене туфрактан күтәрә.

Ярлыны көл өеменнән* торгыза,+

8 Аны мирзалар —

Үз халкының мирзалары белән утырту өчен.

9 Ул балага уза алмаган хатынны үз йортында

Бала* табу бәхетенә ирештерә.+

Йәһне* мактагыз!

114 Исраи́л — Мисырдан,

Ягъкуб йорты чит-ят бер телдә сөйләшкән халык арасыннан чыккач,+

2 Яһүд — Аның изге урыны,

Исраил Аның биләмәсе булып китте.+

3 Диңгез, моны күреп, качты,+

Үрдү́н кире борылды.+

4 Таулар сарык тәкәләредәй,

Калкулыклар бәрәннәрдәй сикерде.+

5 Әй диңгез, нигә качтың?+

Үрдүн, ник кире борылдың?+

6 Әй таулар, ник сез сарык тәкәләредәй,

Калкулыклар, нигә бәрәннәрдәй сикердегез?

7 Әй җир, Раббы алдында,

Ягъкуб Аллаһысы алдында тетрә.+

8 Ул кыяны — камышлы сулыкка,

Каты кыяташны су чыганакларына әйләндерә.+

115 Безне түгел, и Йәһвә, безне түгел,*

Үз исемеңне данла,+

Чөнки син тугрылыкка һәм тугры мәхәббәткә бай.+

2 Ник халыкларга:

«Аларның Аллаһысы кая соң?» — дип әйтергә сәбәп бирергә?+

3 Безнең Аллаһыбыз — күкләрдә,

Ул күңеле хуш күргәнне эшли.

4 Аларның потлары — көмеш һәм алтын,

Кеше кулы ясаган нәрсәләр.+

5 Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый,+

Күзләре бар, күрми,

6 Колаклары бар, әмма ишетми,

Борыннары бар, ис тоймый,

7 Куллары бар, әмма сизми,

Аяклары бар, йөри алмый,+

Тамаклары белән бер аваз да чыгармый.+

8 Аларны ясаучы кешеләр,

Аларга таянучыларның һәммәсе+ дә нәкъ алар кебек булачак.+

9 И Исраи́л, Йәһвәгә таян,+

Ул ярдәмчең һәм калканың синең.+

10 И Һарун йорты,+ Йәһвәгә таян,

Ул ярдәмчең һәм калканың синең.

11 Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, Йәһвәгә таяныгыз,+

Ул ярдәмчегез һәм калканыгыз сезнең.+

12 Йәһвә безне исендә тота, һәм ул безне фатихалаячак,

Ул Исраил йортын фатихалаячак,+

Һарун йортын фатихалаячак.

13 Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә хәер-фатихасын бирәчәк,

Кечесенә дә, зурысына да.

14 Йәһвә сезне күпсанлы итәчәк,

Сезне дә, балаларыгызны* да.+

15 Йәһвә — күк белән җирне Яратучы+ —

Сезгә хәер-фатихасын бирсен.+

16 Күкләр — Йәһвәнеке,+

Җирне исә ул адәм улларына биргән.+

17 Үлеләр Йәһне мактамый,+

Үлем тынлыгына төшкәннәрнең берсе дә моны эшли алмый.+

18 Әмма без Йәһне* мактарбыз,

Хәзер һәм мәңге.

Йәһне мактагыз!

116 Мин Йәһвәне яратам,

Чөнки ул* минем авазымны, ярдәм сорап ялваруымны ишетә.+

2 Ул миңа колак сала,*+

Һәм мин аны исән көннәремдә чакырырмын.

3 Үлем баулары мине чорнап алды,

Мин Кабер тырнагына эләккәндәй булдым.*+

Газаплардан һәм кайгы-хәсрәттән йончып беткән идем.+

4 Әмма мин: «И Йәһвә, коткар мине!» — диеп,

Йәһвәнең исемен чакырдым.+

5 Йәһвә кызганучан* һәм тәкъва,+

Безнең Аллаһыбыз шәфкатьле.+

6 Йәһвә тәҗрибәсезләрне яклый.+

Мин изелгән идем, әмма ул мине коткарды.

7 Җаным* янә ял итеп алсын,

Чөнки Йәһвә миңа карата игелекле булды.

8 Син җанымны үлемнән коткардың,

Күзләремне күз яшеннән, аягымны абынудан сакладың.+

9 Мин тереләр җирендә Йәһвә алдында йөрермен.

10 Мин Аллаһыга иман иттем, шунлыктан сөйләдем дә.+

Бик нык газапландым.

11 Мин шомга төшеп:

«Һәр адәм — ялганчы»+,— дидем.

12 Миңа кылган бар яхшылыгы өчен

Йәһвәгә ни кайтарыйм?

13 Мин коткару* касәсеннән эчәрмен

Һәм Йәһвәнең исемен чакырырмын.

14 Йәһвәгә биргән вәгъдәләремне

Аның бөтен халкы алдында үтәрмен.+

15 Тугрыларының үлеме —

Йәһвә өчен җитди югалту.*+

16 Сиңа ялварам мин, и Йәһвә,

Мин бит синең хезмәтчең.

Мин синең хезмәтчең, кол хатыныңның улы.

Син мине богаулардан азат иттең.+

17 Мин сиңа рәхмәт бүләге китерермен,+

Йәһвәнең исемен чакырырмын.

18 Йәһвәгә биргән вәгъдәләремне

Аның бөтен халкы алдында үтәрмен,+

19 Йәһвә йортының ишегалларында,+

Иерусалим шәһәрендә.

Йәһне* мактагыз!+

117 Бар халыклар, Йәһвәне мактагыз,+

Бар кешеләр,* аны данлагыз.+

2 Чөнки аның безгә карата тугры мәхәббәте бөек.+

Йәһвәнең тугрылыгы+ мәңгелек.+

Йәһне* мактагыз!+

118 Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле,+

Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

2 Исраи́л әйтсен:

«Аның тугры мәхәббәте мәңгелек».

3 Һарун йортындагылар:

«Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дисен.

4 Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр:

«Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дисен.

5 Авыр чагымда мин Йәһне* чакырдым;

Йәһ, җавап биреп, мине куркынычсыз урынга* алып килде.+

6 Йәһвә минем яклы, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам.+

Кеше миңа нәрсә эшли алсын?+

7 Йәһвә минем яклы, ул минем ярдәмчем,*+

Мине нәфрәт итүчеләргә тантана белән карармын.+

8 Йәһвәдән сыеныч эзләү

Кешеләргә таянудан яхшырак.+

9 Йәһвәдән сыеныч эзләү

Түрәләргә таянудан яхшырак.+

10 Бар халыклар мине чолгап алды,

Әмма Йәһвәнең исеме белән

Мин аларга каршы тордым.+

11 Алар мине чолгап алды, әйе, тәмам чолгап алдылар,

Әмма Йәһвәнең исеме белән

Мин аларга каршы тордым.

12 Алар мине умарта корты шикелле сырып алды,

Әмма, ут капкан чәнечкеле үсемлек кебек, бик тиз янып бетте.

Йәһвәнең исеме белән

Мин аларга каршы тордым.+

13 Екмакчы булып, мине каты этеп җибәрделәр,

Әмма Йәһвә миңа ярдәм итте.

14 Йәһ — миңа ышык урын һәм көч-куәтем минем,

Ул минем коткаручым булып китте.+

15 Тәкъвалар чатырларыннан

Шатлык авазлары ишетелә, аларга котылу* килә.

Йәһвә уң кулы белән көч-куәтен күрсәтә.+

16 Йәһвәнең уң кулы югарылана,

Йәһвә уң кулы белән көч-куәтен күрсәтә.+

17 Мин үлмәм, юк, мин яшәрмен,

Йәһнең кылган эшләрен игълан итәр өчен.+

18 Йәһ мине каты итеп төзәтте,+

Әмма үлем кулына бирмәде.+

19 Миңа тәкъвалык капкаларын ачыгыз,+

Һәм мин, кереп, Йәһне мактармын.

20 Бу Йәһвәнең капкасы.

Тәкъвалар аның аша керер.+

21 Мин сине мактармын, чөнки син миңа җавап бирдең+

Һәм коткаручым булып киттең.

22 Төзүчеләр кире каккан таш

Иң мөһим почмак ташы* булып китте.+

23 Моны Йәһвә башкарды,+

Һәм без моны искиткеч нәрсә дип саныйбыз.+

24 Бу Йәһвә булдырган көн,

Без шул көнне куанырбыз, шатланырбыз.

25 Йәһвә, сиңа ялварабыз, коткарчы безне!

Йәһвә, зинһар, җиңү бүләк ит безгә!

26 Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы,+

Йәһвәнең йортыннан без сезне фатихалыйбыз.

27 Йәһвә — безнең Аллаһыбыз,

Ул безгә яктылык бирә.+

Кулыгызга ботаклар тотып, тантаналы йөрешкә кушылыгыз,+

Мәзбәхнең мөгезләренә хәтле барыгыз.+

28 Син минем Аллаһым, сине мактармын мин.

Аллаһым, сине югарылармын мин.+

29 Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез,+ чөнки ул игелекле,

Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+

א [әлиф]

119 Юллары саф булганнар,

Йәһвәнең кануны буенча йөрүчеләр бәхетле.+

2 Аның искә төшерүләрен үтәүчеләр,+

Аны бөтен йөрәкләре белән эзләүчеләр бәхетле.+

3 Алар тәкъва булмаганны кылмый,

Ә аның юллары буенча йөри.+

4 Син безгә

Боерыкларыңны җентекләп үтәргә куштың.+

5 Күрсәтмәләреңне үтәп яшәр өчен,

Мин нык булып калсам иде!*+

6 Шулчак, бар әмерләреңә күз салганда,

Мин оятка калмас идем.+

7 Мин сине намуслы йөрәк белән мактармын,

Гадел* хөкемнәреңне өйрәнгәндә.

8 Мин синең күрсәтмәләреңне үтәрмен.

Мине беркайчан да бөтенләйгә ташлап китмә.

ב [бәт]

9 Яшь кешегә ничек үз юлын саф килеш сакларга?

Үзен синең сүзең буенча саклап.+

10 Бөтен йөрәгем белән сине эзлим мин.

Әмерләреңнән читкә тайпылырга юл куйма.+

11 Сиңа каршы гөнаһ кылмас өчен,+

Сүзләреңне күңелемдә саклыйм.+

12 И Йәһвә, син макталсаң иде.

Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.

13 Телем белән

Синең әйткән бар хөкемнәреңне игълан итәм.

14 Синең искә төшерүләреңә шатланам,+

Башка бөтен кыйммәтле нәрсәләргә караганда да күбрәк сөенәм.+

15 Синең боерыкларың турында уйланырмын,*+

Күзләремне юлларыңнан алмам.+

16 Синең кануннарыңны яратам мин.

Синең сүзеңне онытмам.+

ג [гимел]

17 Мин яшәсен һәм сүзеңне үтәсен өчен,

Хезмәтчең белән игелекле бул.+

18 Мин кануныңдагы гаҗәеп нәрсәләрне яхшы күрсен өчен,

Күзләремне ач.

19 Бу җирдә мин бары тик килмешәк кенә.+

Миннән үз әмерләреңне яшермә.

20 Хөкемнәреңне гел көтеп,

Җаным тилмереп бетте.

21 Әмерләреңнән читкә тайпылган

Үзбелдекле, ләгънәт ителгән кешеләрне син шелтәлисең.+

22 Мине мәсхәрәдән һәм хурлыктан арындыр,

Чөнки мин искә төшерүләреңне үтим.

23 Түрәләр, бергә җыелып, миңа каршы сөйләп утырганда да,

Хезмәтчең күрсәтмәләрең турында уйлана.*

24 Синең искә төшерүләреңне яратам мин,+

Алар минем киңәшчеләрем.+

ד [дәлит]

25 Мин туфракка йөзтүбән капланып ятам.+

Сүзең буенча мине исән килеш сакла.+

26 Мин сиңа юлларымны сөйләп бирдем, һәм син җавап кайтардың.

Күрсәтмәләреңә өйрәт мине.+

27 Боерыкларыңның мәгънәсенә* төшенергә булыш,

Шулчак мин гаҗәеп эшләрең турында уйлана алырмын.*+

28 Кайгыдан йокым качты.

Сүзең буенча ныгыт мине.

29 Мине алдау юлыннан ерак тот,+

Мәрхәмәтең буенча кануныңа өйрәт.

30 Мин тугрылык юлын сайладым.+

Синең хөкемнәреңне гадел дип табам.

31 Мин искә төшерүләреңә ябышам.+

И Йәһвә, өметем өзелмәсен иде.*+

32 Әмерләрең юлыннан ихлас йөгерермен,

Чөнки син алар өчен күңелемне киңәйтәсең.*

ה [хе]

33 И Йәһвә, күрсәтмәләрең юлыннан йөрергә өйрәт мине,+

Һәм мин алар буенча гомерем буе йөрермен.+

34 Мин кануныңны үтәсен

Һәм бөтен йөрәгем белән аның буенча яшәсен өчен,

Миңа аңлау сәләте бир.

35 Әмерләрең сукмагыннан алып бар мине,+

Чөнки мин аларны үтәүдән рәхәтлек табам.

36 Күңелемне комсызлыкка* түгел,+

Ә искә төшерүләреңә юнәлт.

37 Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор,+

Үз юлыңда мине исән килеш сакла.

38 Синнән куркып яшәсеннәр өчен,*

Хезмәтчеңә бирелгән вәгъдәңне* үтә.

39 Куркуга төшергән хурлыктан арындыр мине,

Чөнки синең хөкемнәрең гадел.+

40 Кара, боерыкларыңны ничек көтәм мин.

Гаделлегең* буенча мине исән килеш сакла.

ו [вав]

41 И Йәһвә, миңа тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+

Вәгъдәң* буенча мине коткар,+

42 Шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын,

Чөнки синең сүзеңә таянып яшим мин.

43 Хакыйкать сүзе беркайчан да телемнән төшмәсен иде,

Чөнки мин синең хөкемеңә өмет баглыйм.

44 Кануныңны гел үтәрмен,

Мәңге-мәңге тотармын.+

45 Мин куркынычсыз урында* йөрермен,+

Чөнки синең боерыкларыңны эзлим, тикшерәм мин.

46 Патшалар алдында да мин кануннарың турында сөйләрмен,

Оялып тормам.+

47 Әмерләреңә тартылам мин,

Аларны бик яратам.+

48 Әмерләреңне яратканга,+ кулларымны күтәреп дога кылырмын,

Күрсәтмәләрең турында уйланырмын.*+

ז [зәйин]

49 Хезмәтчеңә биргән сүзеңне* исеңә төшер,

Ул миңа өмет өсти,

50 Кайгы-хәсрәт кичергәндә мине юата,+

Синең сүзең мине исән килеш саклый.

51 Үзбелдекле бәндәләр мине аяусыз мәсхәрәли.

Тик мин синең кануныңнан тайпылмыйм.+

52 И Йәһвә, борынгыдан килгән хөкемнәреңне исемдә тотам,+

Алардан мин юаныч табам.+

53 Кануныңнан баш тарткан

Явызлар аркасында ачуым кабара.+

54 Кайда гына яшәсәм дә,*

Күрсәтмәләрең турында җырлап йөрим.

55 И Йәһвә, кануныңны үтәр өчен,

Төне буе исемеңне искә төшерәм.+

56 Боерыкларыңны тотканга,

Бу минем гадәтемә кереп китте.

ח [хет]

57 Йәһвә — мирасым минем.+

Мин синең сүзләреңне үтәргә вәгъдә иттем.+

58 Бөтен күңелем белән сиңа ялварам,*+

Вәгъдәң* буенча илтифат күрсәт миңа.+

59 Адымнарымны искә төшерүләреңә таба борыр өчен,

Үз юлларымны тикшерәм мин.+

60 Әмерләреңне үтәргә

Ашыгам, озакка сузмыйм.+

61 Явызларның баулары мине чорнап алса да,

Мин синең кануныңны онытмыйм.+

62 Төн уртасында торып,

Гадел* хөкемнәрең өчен сиңа рәхмәтләр укыйм.+

63 Сине тирән хөрмәт итүчеләрнең,

Боерыкларыңны үтәп яшәүчеләрнең һәммәсенә дус мин.+

64 И Йәһвә, җир йөзе тугры мәхәббәтең белән тулы.+

Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.

ט [тет]

65 И Йәһвә, сүзеңне тотып,

Хезмәтчең белән игелекле булдың син.

66 Мине аек акыллы булырга өйрәт һәм гыйлем бир,+

Мин бит әмерләреңә таянып яшим.

67 Бәлагә төшкәнчегә кадәр, мин еш кына читкә тайпыла идем,*

Хәзер исә әйткәннәрең буенча яшим.+

68 Син игелекле,+ эшләрең дә игелекле.

Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.+

69 Үзбелдекле адәмнәр мине ялган белән пычрата,

Мин исә боерыкларыңны бөтен күңелем белән үтим.

70 Аларның йөрәген май баскан,+

Мин исә кануныңа тартылам.+

71 Газап чигүемнең файдасы бар+ —

Мин күрсәтмәләреңне тирәнрәк аңлый алам.

72 Игълан иткән кануның яхшы ул,+

Гаять күп алтын-көмештән дә кыйммәтрәк.+

י [йод]

73 Кулларың мине яратты һәм булдырды.

Әмерләреңне өйрәнер өчен,

Миңа аңлау сәләте бир.+

74 Сине тирән хөрмәт итүчеләр, мине күреп, шатлана,

Мин бит синең сүзеңә өмет баглыйм.+

75 И Йәһвә, беләм: синең хөкемнәрең гадел,+

Һәм син миңа тугрылыгыңны күрсәтеп җәза бирдең.+

76 Хезмәтчеңә биргән вәгъдәң* буенча,

Тугры мәхәббәтең+ мине юатсын иде.

77 Мин яшәсен өчен, миңа шәфкатьле бул,+

Мин кануныңны яратам бит.+

78 Үзбелдекле адәмнәр оятка калсыннар иде,

Чөнки алар һич сәбәпсез миңа зыян китерә.*

Ләкин мин боерыкларың турында уйланырмын.*+

79 Искә төшерүләреңне белүчеләр,

Сине тирән хөрмәт итүчеләр миңа кире кайтсыннар иде.

80 Оятка калмас өчен,+

Күңелем күрсәтмәләреңне җиренә җиткереп үтәсен иде.+

כ [каф]

81 Коткаруыңны көтә-көтә зарыгып беттем,+

Синең сүзеңә өмет баглыйм мин.

82 «Мине кайчан юатырсың?» — диеп,+

Сүзеңнең үтәлүен зарыгып көтәм.+

83 Мин бит төтеннән кипкән күн турсык кебек булдым,

Шулай да күрсәтмәләреңне онытмыйм.+

84 Хезмәтчеңә тагын күпме көтәргә?

Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәрсең?+

85 Үзбелдекле адәмнәр миңа чокырлар казый,

Алар кануныңны санга сукмый.

86 Бөтен әмерләрең ышанычка лаек.

Мине һич сәбәпсез эзәрлеклиләр. Ярдәм ит миңа!+

87 Алар мине җир йөзеннән юк итә яздылар,

Әмма боерыкларыңнан баш тартканым булмады.

88 Мин искә төшерүләреңне үтәп яши алсын өчен,

Тугры мәхәббәтең белән мине исән килеш сакла.

ל [ләмид]

89 И Йәһвә, синең сүзең

Күкләр шикелле мәңге булыр.+

90 Тугрылыгыңны син буыннан-буынга күрсәтәсең.+

Син җирне нык урнаштырдың, һәм ул гел торачак.+

91 Хөкемнәрең буенча алар* хәзергә кадәр тора,

Чөнки һәммәсе дә сиңа хезмәт итә.

92 Синең кануныңны яратмаган булсам,

Газап чиккән чагымда һәлак булыр идем.+

93 Боерыкларыңны мәңге онытмам,

Чөнки син мине алар ярдәмендә саклап калдың.+

94 Мин — синеке. Коткар мине,+

Чөнки мин боерыкларыңны эзлим, тикшерәм.+

95 Явызлар мине һәлак итәр өчен сагалый,

Әмма мин искә төшерүләреңә бик игътибарлымын.

96 Мин бөтен камиллекнең чиге бар икәнен күрдем,

Ләкин әмерләреңнең бер чиге дә юк.*

מ [мем]

97 Кануныңны шундый яратам мин!+

Аның турында көне буе уйланам.*+

98 Әмерең мине дошманнарымнан зирәгрәк итә,+

Чөнки ул мине һәрчак җитәкли.

99 Төшенү сәләтем бөтен остазларымныкына караганда тирәнрәк,+

Чөнки искә төшерүләрең турында уйланам* мин.

100 Мин аксакалларга караганда яхшырак аңлап эш итәм,

Чөнки боерыкларыңны үтим.

101 Сүзеңә буйсыныр өчен,

Һәртөрле начар юлны кире кагам.+

102 Хөкемнәреңнән читкә китмим,

Мине бит син өйрәтәсең.

103 Сүзләрең аңкавым өчен баллы,

Телем өчен балдан да татлырак!+

104 Боерыкларың ярдәмендә мин аңлап эш итәм.+

Менә шуңа күрә мин һәртөрле ялган юлны нәфрәт итәм.+

נ [нун]

105 Синең сүзең аякларыма — яктырткыч,

Юлыма — яктылык.+

106 Гадел* хөкемнәреңне үтәргә ант иттем

Һәм әйткән сүземдә торырмын.

107 Мин ачы газап чигәм.+

И Йәһвә, сүзең буенча гомеремне сакла.+

108 Йәһвә, зинһар, теләп китергән мактау корбаннарымны хуш күрсәң иде.+

Мине үз хөкемнәреңә өйрәтче.+

109 Гомерем һәрвакыт кыл өстендә* тора,

Шулай да синең кануныңны онытмыйм мин.+

110 Явызлар миңа тозак корды,

Әмма мин боерыкларыңны үтәүдән тайпылмадым.+

111 Искә төшерүләрең — минем мәңгелек мирасым,

Чөнки алар күңелемне сөендерә.+

112 Күрсәтмәләреңне һәрвакыт, соңгы көннәремә кадәр

Үтәүгә күңелемне беркеттем.

ס [сәмих]

113 Бүленгән йөрәклеләрне* җаным сөйми,+

Ә синең кануныңны яратам мин.+

114 Син сыенычым һәм калканым минем,+

Синең сүзең — минем өчен өмет.+

115 Явыз бәндәләр, яныма килмәгез,+

Аллаһымның әмерләрен үтисем килә минем.

116 И Аллаһы, вәгъдәң* буенча миңа ярдәм ит,+

Минем бит яшисем килә,

Өметем өзелмәсен иде.*+

117 Миңа булышып, коткар мине,+

Шулчак мин күрсәтмәләреңне һич тә күздән ычкындырмам.+

118 Күрсәтмәләреңнән тайпылган һәркемне син кире кагасың,+

Чөнки алар ялганчы, мәкерле.

119 Син җир йөзендәге барлык явызлардан арынасың, гүя алар яраксыз чүп кенә.*+

Шуңа күрә мин искә төшерүләреңне яратам да.

120 Синнән курыкканга, тәнем калтырый,

Хөкемнәреңнән шомга төшәм.

ע [әйин]

121 Мин гадел һәм тәкъва эшләр кылдым.

Мине җәберләүчеләрем кулына бирмә!

122 Хезмәтчеңне үз ярдәмеңә ышандыр,

Үзбелдеклеләр мине җәберләмәсеннәр иде.

123 Коткаруыңны һәм хак* вәгъдәңнең* үтәлүен+

Көтә-көтә, күзләрем зарыгып бетте.+

124 Хезмәтчеңә тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+

Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.+

125 Мин бит синең хезмәтчең, миңа төшенүчәнлек бирче,+

Шулчак искә төшерүләреңә төшенермен.

126 Йәһвә өчен эш итү вакыты җитте,+

Чөнки аның канунын бозалар.

127 Ә мин әмерләреңне

Алтыннан, хәтта саф алтыннан да күбрәк яратам.+

128 Шуңа күрә синең бөтен үгет-нәсыйхәтләреңне* гадел дип саныйм,+

Һәртөрле ялган юлны нәфрәт итәм.+

פ [пе]

129 Синең искә төшерүләрең гаҗәеп!

Шуңа күрә алар буенча яшим дә.

130 Сүзләреңнең мәгънәсе ачылганда, яктылык балкый,+

Тәҗрибәсезләргә аңлау сәләте килә.+

131 Авызымны киң ачып, авыр сулап куям,

Чөнки әмерләреңне бик-бик ишетәсем килә.+

132 Миңа игътибарыңны юнәлтеп, илтифат күрсәт,+

Чөнки исемеңне яратучылар белән син шулай эшлисең.+

133 Сүзең белән адымнарымны юнәлт,*

Һичнинди яман нәрсә миннән өстен булмасын.+

134 Залим кешеләрдән коткар* мине,

Һәм мин боерыкларыңны үтәп яшәрмен.

135 Хезмәтчеңә якты йөз күрсәт,+

Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.

136 Кешеләр кануныңны үтәмәгәнгә,

Күз яшьләрем елгадай ага.+

צ [тсаде]

137 И Йәһвә, син тәкъва,*+

Хөкемнәрең гадел.+

138 Искә төшерүләрең хак,

Аларга тулысынча ышанып була.

139 Дошманнарым сүзләреңне онытканга күрә,

Мине ашкыну ялмап ала.+

140 Әйткән сүзең бик саф,*+

Хезмәтчең аны ярата.+

141 Әһәмиятсез булсам да, ким-хур ителсәм дә,+

Синең боерыкларыңны онытмыйм мин.

142 Синең тәкъвалыгың — мәңгелек тәкъвалык,+

Кануның — хакыйкать.+

143 Башыма кайгы-хәсрәтләр һәм авырлыклар төшсә дә,

Әмерләреңне яратудан туктамыйм.

144 Искә төшерүләрең мәңге гадел* булып калачак.

Мин яшәсен өчен, миңа төшенүчәнлек бир.+

ק [коф]

145 Ихлас күңелдән ялварам. И Йәһвә, ишет мине.

Мин күрсәтмәләреңне үтәп яшәрмен.

146 Сиңа ялварам, коткар мине!

Мин искә төшерүләрең буенча эш итәрмен.

147 Таң атканчы уянам мин һәм ярдәм сорап аваз салам,+

Синең сүзләрең — минем өчен өмет бит.*

148 Сүзең турында уйланыр* өчен,

Төн урталарында уянам.+

149 Тугры мәхәббәтең буенча авазыма колак сал.+

И Йәһвә, гаделлегең буенча мине исән килеш сакла.

150 Оят* эшләр кылучылар яныма якынлаша,

Алар кануныңнан ерак тора.

151 И Йәһвә, миңа якын син,+

Синең бар әмерләрең — хакыйкать.+

152 Искә төшерүләреңне күптәннән беләм,

Аларны мәңгегә урнаштырганың билгеле миңа.+

ר [реш]

153 Кайгы-хәсрәтемне күр һәм коткар мине,+

Мин бит кануныңны күңелемдә сакладым.

154 Якла* һәм коткар мине,+

Вәгъдәң* буенча мине исән килеш сакла.

155 Котылу явызлардан ерак тора,

Чөнки алар күрсәтмәләреңне эзләмиләр.+

156 И Йәһвә, синең шәфкатең бөек.+

Гаделлегең буенча мине исән килеш сакла.

157 Эзәрлекләүчеләрем һәм дошманнарым күп булса да,+

Искә төшерүләреңнән тайпылмыйм.

158 Хыянәтчеләргә җирәнеп карыйм мин,

Чөнки алар сүзеңне тотмый.+

159 Күр, боерыкларыңны ничек яратам мин!

И Йәһвә, тугры мәхәббәтең буенча исән килеш сакла мине.+

160 Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать,+

Бөтен гадел* хөкемнәрең мәңгелек.

ש [син] яки [шин]

161 Түрәләр мине һич сәбәпсез эзәрлекли,+

Әмма күңелем синең сүзләреңне тирән хөрмәт итә.+

162 Зур табышка ия булган кешедәй,

Сүзеңә сөенәм, куанам мин.+

163 Мин ялганны нәфрәт итәм, җирәнәм,+

Ә кануныңны яратам.+

164 Гадел* хөкемнәрең өчен

Сине көненә җиде тапкыр мактыйм мин.

165 Кануныңны яратучыларның тынычлыгы мул,+

Аларны һичнәрсә абындыра алмый.

166 И Йәһвә, коткаруыңа өметләнәм мин

Һәм әмерләреңне үтим.

167 Мин искә төшерүләрең буенча яшим,

Аларны өзелеп яратам.+

168 Боерыкларыңны һәм искә төшерүләреңне үтим мин,

Син бит кылган бар эшләремне күреп торасың.+

ת [тау]

169 И Йәһвә, ярдәм сорап ялваруым сиңа ирешсен иде.+

Сүзең буенча миңа аңлау сәләте бир.+

170 Илтифат күрсәтү турындагы үтенечемне ишетсәң иде.

Вәгъдәң* буенча коткар мине.

171 Авызымнан мактау сүзләре агылып торсын,+

Чөнки син мине күрсәтмәләреңә өйрәтәсең.

172 Телем сүзең хакында җырласын,+

Чөнки синең бөтен әмерләрең гадел.

173 Миңа ярдәм кулы сузсаң иде,+

Мин бит боерыкларыңны сайладым.+

174 И Йәһвә, коткаруыңны зарыгып көтәм,

Күңелем синең кануныңа тартыла.+

175 Сине мактар өчен, җаным яшәсен,+

Хөкемнәрең миңа ярдәм булсын иде.

176 Мин югалган сарык шикелле адаштым.+ Хезмәтчеңне эзләп тап,

Чөнки мин әмерләреңне онытмадым.+

Күтәрелү җыры.*

120 Кайгы-хәсрәтле чагымда Йәһвәгә ялвардым,+

Һәм ул миңа җавап бирде.+

2 И Йәһвә, ялган телләрдән,

Мәкерле телдән коткар мине.

3 Әй мәкерле тел,+

Синең белән Ул нәрсә эшләр, сине ничек җәзалар?*

4 Гаскәринең очлы уклары+ белән,

Куаклы агачтан калган утлы күмерләр+ белән.

5 Кайгы миңа, чөнки мин Мәши́х+ җирендә чит ил кешесе кебек яшим!

Кида́р+ чатырлары арасында гомер сөрәм.

6 Тынычлыкны сөймәүчеләр белән+

Бигрәк озак яшәдем шул.

7 Мин — тынычлык өчен; әмма тынычлык турында сүз башласам,

Алар сугыш башларга әзер.

Күтәрелү җыры.

121 Мин тауларга күз атам.+

Миңа ярдәм кайдан килер?

2 Миңа ярдәм Йәһвәдән+ —

Күк белән җирне Яратучыдан килә.

3 Ул аягыңа һичкайчан таеп китәргә* бирмәс.+

Сине Яклаучың беркайчан да йокымсырамас.

4 Әйе, Исраилнең Яклаучысы

Һичкайчан йокымсырамас та, йокыга да талмас.+

5 Йәһвә сине яклый.

Йәһвә — ышыклап торган күләгә,+ ул синең уң ягыңда тора.+

6 Көндез — кояш,+

Төнлә ай сиңа зыян китермәс.+

7 Йәһвә сине һәртөрле зыяннан саклар.+

Ул синең җаныңны саклар.+

8 Ни генә эшләсәң дә, Йәһвә сине яклап торыр,

Хәзер һәм мәңге.

Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.

122 Кешеләр миңа: «Әйдә, Йәһвә йортына барыйк»,— дигәч,

Мин бик сөендем.+

2 Һәм хәзер без, и Иерусалим,

Капкаларыңнан кереп, эчтә басып торабыз.+

3 Иерусалим үзара беректереп салынган

Бербөтен шәһәр итеп төзелгән.+

4 Исраилгә бирелгән канун буенча,

Аңа кабиләләр —

Йәһ* кабиләләре күтәрелә,

Йәһвә исеменә мактаулар белдерү өчен.+

5 Анда хөкем тәхетләре+ —

Давыт йортының тәхетләре урнаштырылган.+

6 Иерусалим өчен тынычлык сорагыз.+

И шәһәр, сине яратучылар исән-имин булсын иде.

7 Ныгытылган диварларыңда — тынычлык,

Ныгытылган манараларыңда иминлек хөкем сөрсен.

8 Кардәшләрем һәм иптәшләрем хакына:

«Синдә тынычлык булсын»,— диярмен.

9 Аллаһыбыз Йәһвә йорты хакына+

Сиңа яхшылык теләрмен.

Күтәрелү җыры.

123 Әй күкләрдәге тәхеттә утыручы,

Сиңа күзләремне күтәрәм.+

2 Хезмәтчеләр — хуҗаларының кулыннан,

Хезмәтче кыз хуҗабикәсенең кулыннан күзләрен алмаган күк,

Безнең дә күзләребез, Аллаһыбызның илтифат күрсәтүен көтеп,

Йәһвәгә юнәлгән.+

3 Илтифат ит безгә, и Йәһвә, илтифат ит,

Чөнки без ким-хур ителүдән тәмам арыдык.+

4 Үзбелдекле бәндәләрнең мыскыллап көлүеннән,

Һавалы адәмнәрнең җирәнеп каравыннан туйдык инде.

Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.

124 Исраи́л болай дисен:

«Әгәр Йәһвә безнең белән булмаган булса...+

2 Дошманнар безгә һөҗүм иткән чакта+

Йәһвә безнең белән булмаган булса,+

3 Алар, ачулары кубып,+

Безне тере килеш йотар иде.+

4 Сулар безне агызып алып,

Ташкын каплап китәр иде.+

5 Ярсулы сулар безне басып китәр иде.

6 Йәһвә макталсын,

Чөнки ул безне ерткыч дошманнарга табыш итеп бирмәде.

7 Без аучы тозагыннан котылган

Кош шикелле;+

Тозак ватылгач,

Качып котылдык.+

8 Ярдәмебез — күк белән җирне яраткан

Йәһвә исемендә».+

Күтәрелү җыры.

125 Йәһвәгә таянучылар+

Сио́н тавы күк: алар какшамас,

Ә мәңге торыр.+

2 Таулар Иерусалимны уратып торган кебек,+

Йәһвә дә үз халкын уратып ала,+

Хәзер һәм мәңге.

3 Тәкъвалар начар эшләргә кул сузмасын өчен,+

Явызлык скипетры тәкъвалар биләмәсендә бүтән өстенлек итмәс.+

4 И Йәһвә, яхшы кешеләргә,+

Йөрәге намуслы булганнарга игелек кыл.+

5 Кәкре юлларга кереп киткәннәрне исә

Йәһвә явызлык кылучылар белән бергә һәлак итәр.+

Исраилдә тынычлык хөкем сөрсен.

Күтәрелү җыры.

126 Йәһвә тоткыннарны кабат Сионга кайтарганда,+

Без төш күрәбез дип тордык.

2 Шулчак авызыбыз — көлүләр,

Телебез шатлыклы авазлар белән тулды.+

Шунда халыклар үзара:

«Йәһвә алар өчен бөек эш кылды»+,— диеште.

3 Әйе, Йәһвә безнең өчен бөек эшләр кылды,+

Шунлыктан шатлыгыбыз эчебезгә сыймый.

4 И Йәһвә, су ташкыннары Нәгебтә* җыелган күк,

Син дә тоткындагы халкыбызны җый.*

5 Күз яшьләре түгә-түгә чәчкәннәр

Куанып урырлар.

6 Орлык капчыгы күтәреп, елый-елый

Кырга чыккан кеше,

Көлтәләрен тотып,

Шатлана-шатлана кайтачак.+

Күтәрелү җыры. Сөләйманның мәдхиясе.

127 Йортны Йәһвә төземәсә,

Аны төзүчеләрнең тырышлыгы юкка гына.+

Шәһәрне Йәһвә сакламаса,+

Сакчының уяу торуы бушка гына.

2 Сез юкка гына иртә торасыз,

Төнгә кадәр эшлисез,

Тир түгеп икмәк үстерәсез.

Чөнки Ходай үзен яратканнарны кайгырта һәм тәмле йокы бирә.+

3 Менә, угыллар* — Йәһвәдән килгән мирас,+

Ана карынындагы бала — бүләк ул.+

4 Кешенең яшь чагында туган угыллары

Көчле кеше кулындагы уклар күк.+

5 Ук кынын алар белән тутырган кеше бәхетле.+

Алар оятка калмас,

Чөнки уллары шәһәр капкасы янында дошман белән сөйләшер.

Күтәрелү җыры.

128 Йәһвәне тирән хөрмәт иткән,+

Аның юлларыннан йөргән һәркем бәхетле.+

2 Син үз хезмәтеңнең җимешләрен татырсың,

Бәхетле булырсың, рәхәттә яшәрсең.+

3 Хатының синең йортыңда — йөзем агачыдай,+

Өстәл тирәли җыелган улларың зәйтүн агачының үсентеләредәй булыр.

4 Йәһвәне тирән хөрмәт иткән кеше

Менә шулай фатихаланыр.+

5 Йәһвә сине Сионнан фатихалар.

Иерусалимның чәчәк атканын гомерең буе күреп тор+

6 Һәм балаларыңның балаларын күр.

Исраилдә тынычлык хөкем сөрсен.

Күтәрелү җыры.

129 Исраи́л болай дисен:

«Миңа яшь чагымнан бирле бертуктаусыз һөҗүм иттеләр...+

2 Миңа яшь чагымнан бирле бертуктаусыз һөҗүм иттеләр,+

Тик җиңә генә алмадылар.+

3 Аркамны җирне сукалагандай җәрәхәтлиләр,+

Буразналарын озын итеп салалар».

4 Әмма Йәһвә гадел,*+

Ул явызларның бауларын кисеп ташлады.+

5 Сионны нәфрәт итүче һәркем оятка калыр,

Мәсхәрәгә төшеп качып китәр.+

6 Алар өй түбәсендәге үлән шикелле булыр:

Ул йолкып алынганчы ук корып бетә,

7 Аның белән уракчы — учын,

Көлтәче кочагын тутыра алмый.

8 Үтеп баручылар:

«Сине Йәһвә фатихаласын,

Йәһвә исеме белән фатихалыйбыз сине»,— дип әйтмәсләр.

Күтәрелү җыры.

130 И Йәһвә, упкыннардан дәшәм сиңа.+

2 Тавышымны ишет, и Йәһвә.

Ярдәм сорап ялваруыма колак салсаң иде.

3 Гөнаһларга төпченеп карасаң,* и Йәһ,*

Алдыңда, и Йәһвә, кем тора алсын?+

4 Сине тирән хөрмәт итсеннәр* өчен,+

Син кешеләрне ихлас күңелдән кичерәсең.+

5 Йәһвә өметем минем, бөтен барлыгым белән аңа өметләнәм,

Сүзеңнең чынга ашуын көтеп яшим.

6 Җаным зарыгып Йәһвәне көтә,+

Сакчы таң атуын көткәннән дә ныграк көтә,+

Әйе, сакчы таң атуын көткәннән дә ныграк көтә.

7 Исраи́л Йәһвәне көтсен,

Чөнки Йәһвә үз мәхәббәтен күрсәтүдә тугры,+

Үз халкын коткару өчен бөек кодрәткә ия ул.

8 Ул Исраилне бөтен гөнаһларыннан йолып алыр.

Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.

131 И Йәһвә, йөрәгем горур түгел минем,

Күзләрем дә тәкәббер түгел.+

Гаять бөек нәрсәләргә дә,+

Ирешә алмаслык нәрсәләргә дә омтылмыйм мин.

2 Юк, киресенчә, мин җанымны юатам,* тынычландырам,+

Әни кеше имүдән аерылган сабыен кочагына алып юаткан төсле.

Җаным имүдән аерылган сабый бала күк канәгать.

3 Исраи́л Йәһвәне көтсен,+

Хәзер һәм мәңге.

Күтәрелү җыры.

132 И Йәһвә, Давытны

Һәм аның бар газапларын исеңә төшер.+

2 Ул бит сиңа, Йәһвә, ант итте,

Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысына мондый нәзер әйтте:+

3 «Үз чатырыма, үз йортыма+ кермәм,

Үз урыныма, үз ятагыма ятмам;

4 Күзләремә йокы бирмәм,

Күз кабакларымны да йоммам;

5 Башта Йәһвә өчен — йорт,

Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысына искиткеч яшәү урыны* табармын».+

6 Менә, без бу турыда Ифратта+ ишеттек,

Аны агачлы кырларда таптык.+

7 Әйдә, аның яшәү урынына* барып,+

Аның аягы астында сәҗдә кылыйк.+

8 И Йәһвә, күтәрел; тору урыныңа үзең белән+

Кодрәтеңнең билгесе булып торган килешү сандыгын алып кил.+

9 Руханиларың тәкъвалыкка төренсен,

Тугры бәндәләрең шатланып кычкырсын.

10 Хезмәтчең Давыт хакына

Майланган затыңнан йөзеңне борма.+

11 Йәһвә Давытка ант иткән,

Ул үз сүзеннән һич кире кайтмас:

«Токымнарыңнан берәүне

Тәхетеңә утыртырмын.+

12 Әгәр дә улларың килешүемне,

Өйрәткән искә төшерүләремне тотса,+

Аларның уллары да

Тәхетеңдә мәңге утырыр».+

13 Чөнки Йәһвә Сионны сайлады,+

Аны үзенең яшәү урыны итәргә теләп, болай диде:+

14 «Бу минем мәңгелек тору урыным,

Монда яшәрмен,+ чөнки теләгем шул.

15 Аны мул ризык белән фатихалармын,

Ярлы кешеләрен икмәк белән туендырырмын.+

16 Руханиларын коткаруга киендерермен,+

Тугры кешеләре шатланып кычкырыр.+

17 Анда мин Давытның куәтен* арттырырмын.

Мин майланган затыма яктырткыч әзерләдем.+

18 Дошманнарын оятка киендерермен,

Ә аның хакимлеге* гөрләп чәчәк атар».+

Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.

133 Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве

Шундый яхшы һәм шундый күңелле!+

2 Бу башка агызылган

Һәм сакалдан —

Һарунның сакалыннан+

Аның кием якасына агып төшкән иң яхшы май шикелле.+

3 Бу — Хәрму́н тавыннан+

Сио́н тавына иңгән чык шикелле.+

Йәһвә үз фатихасын —

Мәңгелек тормыш фатихасын шунда яудырды.

Күтәрелү җыры.

134 Төннәрен Йәһвә йортында хезмәт итүчеләр,+

Йәһвәнең бар хезмәтчеләре,+

Йәһвәне мактагыз.

2 Кулларыгызны изгелектә* күтәрегез+

Һәм Йәһвәне мактагыз.

3 Күк белән җирне Яратучы Йәһвә

Сине Сионнан фатихаласын.

135 Йәһне* мактагыз!

Йәһвә исемен данлагыз.

Әй Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз,+

2 Йәһвә йортында,

Аллаһыбыз йортының ишегалларында хезмәт итүчеләр, аны мактагыз.+

3 Йәһне мактагыз, чөнки Йәһвә игелекле.+

Аның исеменә мәдхияләр җырлагыз,* бу бит күңелгә рәхәтлек китерә.

4 Йәһ Ягъкубны үзе өчен сайлады,

Исраилне үзенең махсус* милке итте.+

5 Йәһвә бөек икәнен яхшы беләм мин,

Раббыбыз бар илаһлардан да бөегрәк.+

6 Күк белән җирдә, диңгезләрдә һәм упкыннарда

Йәһвә нәрсә тели, шуның бөтенесен дә башкара.+

7 Ул җир кырыйларыннан болытлар* күтәрә,

Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,*

Үзенең амбарларыннан җил истерә.+

8 Ул Мисырда беренче булып туган балаларны —

Кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итте.+

9 И Мисыр, ул синең җиреңдә фиргавенгә һәм аның бөтен хезмәтчеләренә каршы+

Галәмәтләр, могҗизалар күрсәтте.+

10 Күп халыкларны кырып ташлады ул,+

Мондый куәтле патшаларны һәлак итте:+

11 Аморлылар патшасы Сихонны,+

Баша́н патшасы Огны+

Һәм Кәнгандагы барлык патшалыкларны.

12 Ул аларның җирләрен үз халкына —

Исраи́л халкына мирас итеп бирде.+

13 И Йәһвә, исемең мәңге булыр.

И Йәһвә, даның* буыннан-буынга яшәр.+

14 Йәһвә үз халкын* яклар,+

Үз хезмәтчеләренә шәфкать күрсәтер.+

15 Халыкларның потлары — көмеш һәм алтын,

Кеше кулы ясаган нәрсәләр.+

16 Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый,+

Күзләре бар, күрми,

17 Колаклары бар, әмма ишетми.

Авызларыннан сулыш килми.+

18 Аларны ясаучы кешеләр,

Аларга таянучыларның һәммәсе+ дә нәкъ алар кебек булачак.+

19 И Исраил йорты, Йәһвәне макта.

И Һарун йорты, Йәһвәне макта.

20 И Ле́ви йорты, Йәһвәне макта.+

Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, Йәһвәне мактагыз.

21 Иерусалимда яшәүче Йәһвәне+

Сионнан данласыннар.+

Йәһне мактагыз!+

136 Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле,+

Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+

2 Аллаларның Аллаһысына рәхмәтләр укыгыз,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

3 Хуҗаларның Хуҗасына рәхмәтләр укыгыз,

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

4 Ул гына бөек могҗизалар кыла,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+

5 Ул күкләрне оста итеп* булдырган,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

6 Ул сулар өстеннән җирне җәйгән,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

7 Ул күктә зур яктырткычлар булдырган,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек;

8 Көндез өстенлек итәргә кояшны бар иткән,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек;

9 Төнлә өстенлек итәргә ай белән йолдызларны булдырган,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

10 Ул Мисырда беренче булып туган балаларны һәлак иткән,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

11 Ул Исраилне Мисырдан алып чыккан,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек,

12 Үзенең кодрәтле,+ куәтле кулы белән,

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

13 Ул Кызыл диңгезне икегә аерган,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

14 Ул Исраилне диңгез аша алып чыккан,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

15 Фиргавенне исә гаскәре белән ул Кызыл диңгезгә ыргыткан,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

16 Ул үз халкын чүлдән алып барган,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

17 Ул бөек патшаларны һәлак иткән,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

18 Ул көчле патшаларны юк иткән,

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек:

19 Аморлылар патшасы Сихонны,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек,

20 Баша́н патшасы Огны,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

21 Ул аларның җирләрен үз халкына мирас итеп биргән,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек;

22 Үзенең хезмәтчесе Исраилгә мирас итеп биргән,

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

23 Түбәнсетелгән чагыбызда ул безне онытмаган,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+

24 Ул безне дошманнар кулыннан коткарып торган,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

25 Ул һәр тере җанга ризык бирә,+

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

26 Күкләр Аллаһысына рәхмәтләр укыгыз,

Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

137 Бабы́л елгалары буенда+ утырдык без,

Сионны искә төшереп еладык.+

2 Шундагы* тупыл агачларына

Арфаларыбызны элеп куйдык.+

3 Яулап алучыларыбыз бездән җыр сорый иде,+

Мыскыллап көлүчеләребез кәеф-сафа өчен:

«Безгә берәр Сио́н җырын җырлап күрсәтегез әле»,— дия иде.

4 Ләкин чит-ят җирдә

Йәһвә җырын ничек җырлыйк инде?

5 И Иерусалим, әгәр дә сине онытсам,

Уң кулым үз осталыгын онытсын.*+

6 Сине исемдә тотмасам,

Иерусалимны иң зур шатлыкларымнан да+

Өстен куймасам,

Телем аңкавыма ябышсын.

7 И Йәһвә Аллаһы,

Иерусалим җимерелгән көнне эдомлыларның:

«Җимерегез аны! Нигезләренә кадәр җимерегез!» — дигәннәрен исеңә төшер.+

8 Әй тиздән бөлгенлеккә төшәчәк Бабыл шәһәре,+

Син безнең белән ничек эш иткән булсаң,

Синең белән дә шулай эш иткән берәү бәхетле булыр.+

9 Балаларыңны тотып алып,

Кыяташка атып бәргән берәү бәхетле булыр.+

Давытның мәдхиясе.

138 Сине бөтен йөрәгем белән мактармын.+

Бүтән илаһлар алдында

Сиңа мәдхияләр җырлармын.*

2 Тугры мәхәббәтең һәм тугрылыгың өчен

Изге гыйбадәтханәңә* карап сәҗдә кылырмын,+

Исемеңне мактармын,+

Чөнки син сүзеңне һәм исемеңне бар нәрсәдән югары куйдың.*

3 Сиңа дәшкән көнемдә җавап бирдең,+

Җанымны кыю иттең, көч өстәдең.+

4 И Йәһвә, сине җирдәге бар патшалар мактар,+

Чөнки әйткән вәгъдәләреңне ишетер алар.

5 Алар Йәһвә юллары турында җырлар,

Чөнки Йәһвәнең даны бөек.+

6 Йәһвә югары булса да, басынкыларны күрә,+

Ә тәкәбберләрне якын да китерми.+

7 Куркыныч җирдән барсам да, син мине исән килеш сакларсың.+

Ярсулы дошманнарыма каршы кулыңны сузасың,

Синең уң кулың мине коткарыр.

8 Йәһвә минем хакка бөтен нәрсәне башкарыр.

И Йәһвә, синең тугры мәхәббәтең мәңгелек.+

Үз кулың белән яратканнарны ташлама.+

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.

139 И Йәһвә, син мине сынадың, син мине беләсең.+

2 Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең,+

Уйларымны ерактан ук белеп аласың.+

3 Йөримме мин, ятаммы, син мине күзәтеп торасың,*

Сиңа минем бөтен юлларым билгеле.+

4 Сүзем әле тел очына да килмәгән,

Ә син, Йәһвә, аны инде яхшы беләсең.+

5 Алдан да, арттан да син мине чолгап аласың,

Кулыңны өстемә саласың.

6 Андый белем — башыма сыймаслык* нәрсә.

Ул минем өчен акыл ирешмәслек биек.*+

7 Синең рухыңнан кая китим?

Йөзеңнән кая качыйм?+

8 Күккә күтәрелгән булсам, син шунда булыр идең,

Ятагым Кабердә* булган булса, син шунда булыр идең.+

9 Таң канатларында очып китеп,

Иң ерак диңгез буйларына урнашсам да,

10 Хәтта анда да синең кулың мине җитәкләр иде,

Уң кулың мине тотып торыр иде.+

11 «Караңгылык мине, һичшиксез, каплап алыр!» — дисәм дә,

Тирә-ягымдагы төн яктылык булыр иде.

12 Синең өчен хәтта караңгылык та дөм караңгы түгел,

Ә төн көн кебек якты,+

Караңгылык синең өчен — шундый ук яктылык.+

13 Син бит бөерләремне барлыкка китердең,

Әнием карынында мине һәрьяклап пәрдә белән аерып алдың.*+

14 Сине мактыйм мин, чөнки шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята.+

Синең эшләрең гаҗәеп,+

Һәм мин моны бик яхшы беләм.

15 Мин яшерен рәвештә яратылганда,

Җир куенында тукып ясалганда,

Сөякләрем синнән яшерен булмаган.+

16 Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән;

Әле бер өлешем дә булмаганда,

Аларның үсеше турында инде

Барысы да китабыңда язылган булган.

17 Минем өчен синең уй-фикерләрең шундый кадерле!+

И Ходаем, алар исәпсез күп!+

18 Санарга тотынсаң, ком бөртекләреннән дә күбрәк булыр алар.+

Уянганда, мин уйларымда синең белән булам.*+

19 И Аллаһы, явызны һәлак итсәң иде!+

Шулчак залимнәр* янымнан китәр иде,

20 Алар сиңа каршы явыз нияттән чыгып сөйли,*

Исемеңне кирәк-кирәксезгә кулланучы дошманнарың алар.+

21 И Йәһвә, сине нәфрәт итүчеләрне нәфрәт итәм түгелме?+

Сиңа каршы фетнә күтәрүчеләргә җирәнеп карыйм түгелме?+

22 Мин аларны бөтенләй күралмыйм,+

Алар җан дошманнарым булып китте.

23 И Аллаһы, мине сынап, күңелемне бел;+

Тикшереп, борчулы уйларымны бел;+

24 Кара, миндә берәр нинди начар омтылыш юкмы икән,+

Мине мәңгелек тормыш юлыннан алып бар.+

Дирижер өчен. Давытның җыры.

140 И Йәһвә, мине явыз бәндәләрдән коткар,

Залимнәрдән сакла,+

2 Алар үз күңелләрендә явыз ният кора,+

Көне буе сугыш-талаш куптарып йөри.

3 Аларның телләре еланныкы шикелле очлы,+

Авызларында — зәһәр елан агуы.+ (Села)

4 И Йәһвә, явызларның кулыннан сакла мине,+

Залим кешеләрдән,

Миңа аяк чалырга ниятләүчеләрдән якла.

5 Тәкәбберләр миңа яшерен тозак кора,

Баулардан юл кырыена ятьмә сала.+

Алар минем өчен ау кора.+ (Села)

6 Мин Йәһвәгә: «Син минем Аллаһым.

И Йәһвә, ярдәм сорап ялваруыма колак сал»+,— дип әйтәм.

7 И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, куәтле Коткаручым минем,

Сугыш көнендә син башымны җәрәхәтләнүдән саклыйсың.+

8 И Йәһвә, явызларның теләген чынга ашырма.

Борыннарын чөймәсеннәр өчен, мәкерләренең үтәлүенә ирек куйма.+ (Села)

9 Мине камап алучыларның авызыннан чыккан яманлык

Үз башларына төшсен иде.+

10 Өсләренә утлы күмер яусын иде.+

Бүтән тора алмасыннар өчен, аларны утка,

Тирән* чокырларга+ ташласыннар иде.

11 Яла ягучы җир йөзендә үзенә урын тапмасын,+

Яманлык залимнәрне куып җитеп, һәлак итсен иде.

12 Иманым камил, Йәһвә мескенне яклар,

Ярлыларга карата гадел булыр.+

13 Мин беләм: тәкъвалар исемеңне мактар,

Намуслы кешеләр синең илтифатыңны* күреп яшәр.+

Давытның җыры.

141 И Йәһвә, сиңа ялварам мин.+

Миңа ярдәм итәргә ашык.+

Ялынган чагымда миңа колак сал.+

2 Догам — синең алдыңда әзерләнгән+ фимиам+ күк,

Күтәрелгән кулларым кичке икмәк бүләге күк булсын.+

3 И Йәһвә, авызыма — сакчы,

Иреннәрем ишеге янына каравылчы куй.+

4 Явызлар белән кабахәт эшләрдә катнашмас өчен,+

Күңелемә бернинди дә яман нәрсәгә авышырга бирмә.

Аларның затлы ашамлыгыннан беркайчан да сыйланмам.

5 Тәкъва кеше миңа сукса, бу тугры мәхәббәт күрсәтү булыр иде,+

Мине шелтәләсә, бу — башыма сөртелгән май күк булыр иде,+

Башым аны һичкайчан кире какмас иде.+

Бәла күргән чакларында да дога кылып торырмын.

6 Халык хөкемчеләре текә кыядан бәреп төшерелсә дә,

Күңелгә май булып яткан сүзләремә халык игътибар итәр.

7 Җирне сукалаганда балчык ярылып таралган кебек,

Безнең сөякләребез дә Кабер* авызы янында таралып ята.

8 Әмма минем күз карашым, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, сиңа төбәлгән.+

Синдә мин сыеныч таптым.

Гомеремнән мәхрүм итмә.

9 Алдыма куелган капкын авызыннан,

Явызлык кылучыларның тозагыннан сакла мине.

10 Явызларның һәммәсе үз ятьмәләренә эләгер,+

Мин исә исән-имин генә үтеп китәрмен.

Маски́л.* Давыт аны мәгарәдә чакта язган.+ Дога.

142 Аваз салып, Йәһвәгә ярдәм сорап ялвардым,+

Аваз салып, Йәһвәгә илтифат күрсәтүен үтенеп ялындым.

2 Аңа эчемне бушатам,

Аның алдында кайгымны сөйлим+

3 Рухым төшкән* чакта.

Шулчак син юлымны күзәтәсең.+

Йөргән сукмагымда

Дошманнарым миңа яшерен тозак сала.

4 Уң ягыма кара һәм күр:

Минем хакта һичкем уйламый.*+

Качар урыным юк минем,+

Беркем дә минем хакта борчылмый.

5 И Йәһвә, сиңа ярдәм сорап ялварам мин.

«Син сыенычым минем+,— дип әйтәм,—

Тереләр җирендәге өлешем».

6 Ярдәм сорап аваз салуыма игътибар ит,

Чөнки мин тәмам түбәнсетелгән.

Эзәрлекләүчеләрдән коткар мине,+

Алар миннән көчлерәк бит.

7 Мине зинданнан чыгар,

Синең исемеңне мактар өчен.

Минем тирәли тәкъвалар җыелсын,

Чөнки син миңа карата игелекле.

Давытның җыры.

143 И Йәһвә, догама колак сал,+

Ярдәм сорап ялваруымны ишет.

Тугрылыгың һәм тәкъвалыгың буенча миңа җавап бир.

2 Үз хезмәтчең белән судлашма,

Чөнки тереләрнең берсе дә синең алдыңда тәкъва була алмый.+

3 Дошман җанымны эзәрлекли,

Гомеремне җиргә салып таптый,

Мине, күптән үлгән кешеләргә охшашлы итеп, караңгылыкта яшәтә.

4 Минем рухым төшә,*+

Йөрәгем ойый.+

5 Элеккеге көннәрне искә төшерәм,

Бөтен эшләрең турында уйлыйм,+

Кулың булдырган нәрсәләр турында бирелеп уйланам.*

6 Кулларымны сиңа таба сузам,

Җаным, коры җирдәй, сиңа сусый.+ (Села)

7 И Йәһвә, миңа кичектермичә җавап бир.+

Хәлем* бетеп бара.+

Миннән йөзеңне борма,+

Югыйсә мин гүргә иңүчеләрдәй булырмын.+

8 Иртән тугры мәхәббәтең турында ишеттер,

Чөнки сиңа таянам мин.

Йөрергә тиешле юлымны күрсәт,+

Мин бит сиңа дәшәм.*

9 И Йәһвә, мине дошманнарымнан коткар.

Синең яклавыңны эзлим мин.+

10 Мине үз ихтыярыңны үтәргә өйрәт,+

Чөнки син минем Аллаһым.

Синең рухың яхшы,

Ул мине тигез җирдән* йөртсен иде.

11 И Йәһвә, исемең хакына мине исән килеш сакла.

Тәкъвалыгың буенча мине бәладән коткар.+

12 Тугры мәхәббәтең буенча дошманнарымны кырып ташла,+

Мине* газаплаучыларның һәммәсен юк ит,*+

Чөнки мин синең хезмәтчең.+

Давытның мәдхиясе.

144 Минем Кыям+ Йәһвә макталсын,

Ул кулларымны сугыш алып барырга,

Бармакларымны көрәшергә өйрәтә.+

2 Ул ныгытмам минем, мине тугры мәхәббәтеннән аермый,

Ул минем ныклы сыенычым* һәм коткаручым,

Калканым һәм мин ышыкланган Аллаһым.+

Ул халыкларны минем ихтыярыма буйсындыра.+

3 И Йәһвә, нәрсә соң ул кеше? Шулай да син аның белән кызыксынасың.

Нәрсә соң ул үлемле кеше? Алай да син аңа игътибар итәсең.+

4 Кеше бары тик сулыш шикелле,+

Аның көннәре уза баручы күләгә сыман.+

5 И Йәһвә, болытларыңны төшереп,* аска иң;+

Тауларга кагыл, алар төтенләп торсын.+

6 Яшен яшьнәтеп, дошманнарымны таркат,+

Укларыңны атып, каушат аларны.+

7 Югарыдан кулыңны суз;

Ярсулы ташкыннардан,

Чит-ят кешеләр кулыннан* коткар мине, сакла.+

8 Авызлары ялган сөйли,

Алдап ант итәр өчен, алар уң кулларын күтәрә.*

9 И Ходаем, синең өчен мин яңа җыр башкарырмын,+

Ун кыллы уен коралында уйнап, сиңа мәдхияләр җырлармын,*

10 Чөнки син патшаларга җиңү* бирәсең,+

Хезмәтчең Давытны үтергеч кылычтан коткарасың.+

11 Авызлары ялган сөйләүче,

Алдап ант итәр өчен уң кулларын күтәрүче

Чит-ят кешеләр кулыннан коткар мине, сакла.

12 Шулчак улларыбыз тиз үсә барган яшь үсентеләр сыман,

Кызларыбыз сарайның уеп ясалган почмак баганалары сыман булыр.

13 Амбарларыбыз төрле-төрле ризык белән тулыр,

Кырларыбызда вак терлегебез меңләп, дистәләгән меңләп булыр.

14 Йөкле эре терлегебез имгәнмәс,* бозау салмас,

Мәйданнарыбызда ачы тавыш ишетелмәс.

15 Андый халык бәхетле!

Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!+

Давытның мактау җыры.

א [әлиф]

145 Сине югарылармын, и Аллаһым, Патшам минем,+

Синең исемеңне мәңге мактармын.+

ב [бәт]

2 Көне буе сине данлармын мин,+

Синең исемеңне мәңге мактармын.+

ג [гимел]

3 Йәһвә бөек, ул иң олы мактауга лаек,+

Аның бөеклеге акыл ирешмәслек.+

ד [дәлит]

4 Синең эшләреңне буыннан-буынга мактарлар,

Бөек эшләрең турында хәбәр итәрләр.+

ה [хе]

5 Синең шөһрәтле даның һәм бөеклегең турында сөйләрләр.+

Гаҗәеп эшләрең турында уйланырмын мин.

ו [вав]

6 Кешеләр курку-хөрмәт уятырдай эшләрең* турында сөйләр.

Мин бөеклегеңне игълан итәрмен.

ז [зәйин]

7 Алар гаҗәеп яхшылыгыңны исләренә төшергәч, мактау сүзләре чишмәдәй агылыр,+

Алар тәкъвалыгыңа шатланып аваз салыр.+

ח [хет]

8 Йәһвә кызганучан* һәм шәфкатьле,+

Ярсырга ашыкмый һәм тугры мәхәббәткә бай.+

ט [тет]

9 Йәһвә һәркемгә карата игелекле,+

Аның шәфкате бар эшләреннән күренә.

י [йод]

10 И Йәһвә, бөтен эшләрең сине данлар,+

Тугры бәндәләрең сине мактар.+

כ [каф]

11 Алар патшалыгыңның данын игълан итәр,+

Бөеклегең турында сөйләр,+

ל [ләмид]

12 Адәм балаларына куәтле эшләреңне белгертер өчен,+

Патшалыгыңның шөһрәтле данын белдерер өчен.+

מ [мем]

13 Синең патшалыгың — мәңгегә,

Хакимлегең — буыннан-буынга.+

ס [сәмих]

14 Йәһвә — егылырга торганнарның һәммәсе өчен таяныч ул,+

Ул сыгылып төшкәннәрне торгыза.+

ע [әйин]

15 Һәркемнең күзләре өмет белән сиңа карый,

Син аларга үз вакытында ризык бирәсең.+

פ [пе]

16 Кулыңны ачып,

Син һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәсең.+

צ [тсаде]

17 Йәһвәнең бөтен юллары гадел,+

Кылган бар эшләрендә тугрылык чагыла.+

ק [коф]

18 Йәһвә үзен чакыручыларның барысына,+

Хакыйкать буенча* ялваручыларның һәммәсенә якын.+

ר [реш]

19 Ул үзен тирән хөрмәт итүчеләрнең теләкләрен үти,+

Ярдәм сорап үтенүләрен ишетеп, аларны коткара.+

ש [шин]

20 Йәһвә үзен яратучыларны яклый,+

Ә бар явызларны кырып ташлар.+

ת [тау]

21 Авызым Йәһвәгә мактау белдерер.+

Һәр тере җан аның изге исемен мәңге мактасын.+

146 Йәһне* мактагыз!+

Җаным Йәһвәне мактасын.+

2 Гомерем буе Йәһвәне мактармын.

Тере чагымда Аллаһыма мәдхияләр җырлармын.*

3 Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма,

Чөнки алар коткара алмый.+

4 Рухы чыккач,* кеше кире туфракка кайта.+

Шул ук көнне аның уй-фикерләре юкка чыга.+

5 Ярдәмчесе — Ягъкуб Аллаһысы,+

Өмете үз Аллаһысы Йәһвәдә булган кеше бәхетле.+

6 Күк белән җирне,

Диңгезне һәм андагы бар нәрсәләрне Яратучы ул,+

Ул һәрчак тугрылык саклый.+

7 Алданганнар хакына ул гаделлек кыла,

Ачларга икмәк бирә.+

Йәһвә тоткыннарны* азат итә.+

8 Йәһвә сукырларның күзләрен ача.+

Йәһвә сыгылып төшкәннәрне торгыза.+

Йәһвә тәкъваларны ярата.

9 Йәһвә килмешәкләрне яклый,

Әтисез ятимгә һәм тол хатынга ярдәм итә,+

Ә явызларның ниятләрен тарката.*+

10 Йәһвә мәңге патшалык итәр,+

И Сио́н, синең Аллаһың буыннан-буынга Патша булыр.

Йәһне* мактагыз!

147 Йәһне* мактагыз!

Аллаһыбызга мәдхияләр җырлау* яхшы,

Аны мактау рәхәт һәм һәрвакыт урынлы!+

2 Йәһвә Иерусалимны төзи,+

Таралган исраиллеләрне бергә җыя.+

3 Китек* күңеллеләрне ул савыктыра,

Аларның яраларын бәйли.

4 Ул йолдызларның санын исәпли,

Һәрберсен исеме белән атый.+

5 Безнең Раббыбыз бөек, аның кодрәте гаять зур,+

Зирәклегенең* иге-чиге юк.+

6 Йәһвә юашларны торгыза,+

Ә явызларны җиргә бәреп ега.

7 Йәһвәгә рәхмәтләр белдереп җырлагыз,

Арфага кушылып, Аллаһыбызга мәдхияләр җырлагыз.

8 Ул бит күкләрне болытлар белән каплый,

Җир йөзенә яңгырлар яудыра,+

Тауларны яшеллеккә күмә.+

9 Ул хайваннарга азык бирә,+

Ашарга сораган козгын балаларын тукландыра.+

10 Ул ат көченә дә таң калмый,+

Тиз аяклы кешегә дә исе китми.+

11 Әмма Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр,+

Тугры мәхәббәтенә өметләнүчеләр аның күңеленә рәхәтлек китерә.+

12 И Иерусалим, Йәһвәне данла.

Әй Сио́н, үз Аллаһыңны макта.

13 Ул шәһәр капкаларыңның бикләрен ныгыта,

Улларыңа хәер-фатихасын бирә.

14 Ул синең җиреңә иминлек китерә,+

Сине иң яхшы* бодай белән туендыра.+

15 Ул җир йөзенә үз боерыкларын җибәрә,

Аның сүзе тиз хәбәрчедәй чаба.

16 Ул җирне кар белән ак юргандай каплый,+

Бәсне көл күк сибә.+

17 Ул вак бөртекле боз яудыра.+

Аның суыгына кем чыдый ала?+

18 Ул әмер бирә, һәм боз эри.

Ул үз җилен истерә,+ һәм сулар ага.

19 Ул Ягъкубка — үзенең сүзен,

Исраилгә күрсәтмәләрен һәм хөкемнәрен игълан итә.+

20 Башка бернинди халыкка да ул шулай эшләми,+

Алар аның хөкемнәре турында берни дә белми.

Йәһне* мактагыз!+

148 Йәһне* мактагыз!

Йәһвәне күктән мактагыз,+

Югарыдан мактагыз аны.

2 Бар фәрештәләре, аны мактагыз.+

Бөтен гаскәриләре, аны мактагыз.+

3 Кояш һәм ай, аны мактагыз.

Балкып торган бөтен йолдызлар, аны мактагыз.+

4 Әй биек күкләр,* аны мактагыз,

Һава өстендәге сулар, аны мактагыз.

5 Йәһвәнең исемен мактасыннар алар,

Чөнки ул боерган, һәм алар барлыкка килгән.+

6 Ул аларны мәңгегә урнаштырган,+

Алар өчен үзгәрмәс закон билгеләгән.+

7 Йәһвәне җирдән мактагыз,

Әй диңгездәге зур җанварлар һәм барлык тирән сулар,

8 Яшен һәм боз, кар һәм куе болытлар,

Аның сүзен үтәүче давыллы җил,+

9 Таулар һәм бөтен калкулыклар,+

Җимеш агачлары һәм эрбет агачлары,+

10 Кыргый хайваннар+ һәм йорт хайваннары,

Сөйрәлүчеләр һәм кошлар,

11 Җирдәге патшалар һәм барлык халыклар,

Түрәләр һәм җирдәге барлык хөкемчеләр,+

12 Егетләр һәм кызлар,*

Олы яшьтәгеләр һәм яшьләр.

13 Йәһвәнең исемен мактасыннар,

Чөнки бары тик аның гына исеме ирешә алмаслык биек.+

Аның мәһабәтлеге җир белән күктән дә югарырак.+

14 Ул үз халкының көч-куәтен,*

Тугры бәндәләренең —

Үзенә якын булган халык Исраи́л улларының данын арттырыр.

Йәһне* мактагыз!

149 Йәһне* мактагыз!

Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+

Аны тугрылар җыелышында мактагыз.+

2 Исраи́л үзенең Бөек Яратучысына сөенсен,+

Сио́н уллары үз патшасына куансын.

3 Бии-бии, аның исемен мактасыннар,+

Шалтыравык белән арфага кушылып, аңа мәдхияләр җырласыннар.*+

4 Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба,+

Ул юашларны коткару белән бизи.+

5 Тугрылар данга күмелеп, куанып сөенсен,

Ятакларында шатланып аваз салсын.+

6 Телләре Аллаһыга мактау җырлары җырласын,

Кулларында ике ягы да үткен кылыч булсын,

7 Халыклардан үч алу өчен,

Милләтләргә җәза бирү өчен,

8 Патшаларын богаулау өчен,

Түрәләренә тимер зынҗыр салу өчен

9 Һәм аларга каршы чыгарылган хөкемне үтәү өчен.+

Шундый данга аның бөтен тугрылары ия.

Йәһне* мактагыз!

150 Йәһне* мактагыз!+

Аллаһыны аның изге урынында мактагыз.+

Көч-куәтен белдерүче киңлектә* аны мактагыз.+

2 Зур эшләре өчен аны мактагыз,+

Чиксез бөеклеге өчен аны мактагыз.+

3 Быргы кычкыртып, аны мактагыз.+

Кыллы уен коралы һәм арфа уйнап, аны мактагыз.+

4 Шалтыравык тотып+ әйлән-бәйлән бии-бии аны мактагыз.

Кыллар чиертеп+ һәм флейта* уйнап,+ аны мактагыз.

5 Яңгыравык кимвал бәреп, аны мактагыз,

Дыңгырдавык кимвал кагып, аны мактагыз.+

6 Барлык тере җан Йәһне мактасын.

Йәһне* мактагыз!+

Яки «аны акрын тавыш белән укый».

Яки «уйлана?»

Яки «аның Мәсихенә».

Яки «киңәш кора».

Сүзлекне к.

Яки «кисәтүне».

Сүзгә-сүз «үбегез».

Сүзгә-сүз «аның».

Сүзлекне к.

Яки «тәкъва».

Сүзгә-сүз «иркен урын бир».

Яки «үз тугрысын аерыр; үз тугрысын үзе өчен аерып куяр».

Сүзлекне к.

Яки «кан коючы».

Яки «изге урыныңа».

Яки «Алар тасма телләнә».

Сүзлекне к.

Яки «Шәфкать».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «ятагымны йөздерәм».

Яки «картайды».

Я, бәлки, «Ә миңа бер сәбәпсез каршылык күрсәткән кешене жәлләгән булсам».

Яки «тәкъва».

Яки «йөрәкләрне һәм бөерләрне тикшерәсең».

Яки «тәкъва».

Яки «гаепләү карарларын яудыра».

Яки «көй уйнармын».

Сүзлекне к.

Я, бәлки, «Синең даның күкләрдән дә югарырак игълан ителә!»

Сүзгә-сүз «Бармакларың».

Яки «Аллаһыга охшаш затлардан».

Сүзлекне к.

Евр. әлифбасында беренче хәреф. Бу мәдхия төп нөсхәдә алфавит тәртибендә язылган.

Яки «көй уйнармын».

Яки «куркынычсыз биеклек».

Сүзгә-сүз «кыз Сион».

Сүзлекне к.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «эгоистик теләкләре».

Я, бәлки, «Комсыз үз-үзен мактый».

Яки «чайкалмам».

Сүзгә-сүз «минем җаныма».

Яки «Гаделлек нигезләре».

Яки «аның җаны; аның бөтен барлыгы».

Я, бәлки, «ул утлы күмерләр яудырыр».

Сүзгә-сүз «касәсе».

Яки «тәкъва».

Яки «илтифатын».

Сүзлекне к.

Яки «Тасма телләнә».

Яки «ике йөрәк белән».

Яки «үзләренә җирәнеп караучылардан».

Я, бәлки, «җиргә утыртылган эретү мичендә».

Яки «ул миңа игелек күрсәтте».

Яки «Гамьсез кеше».

Яки «мескен».

Яки «оятка калдырмый».

Яки «чайкалмас».

Сүзлекне к.

Ягъни ялган илаһларның.

Яки «иң тирән хис-тойгыларым». Сүзгә-сүз «бөерләрем».

Сүзгә-сүз «минем даным».

Яки «тәнем иминлектә яши».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Я, бәлки, «черергә».

Яки «миңа илтифат белән күз салганда».

Яки «рәхәтлек».

Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.

Яки «Иелеп тыңла мине».

Сүзгә-сүз «уң кулың».

Яки «җиргә егып салу».

Яки «дөнья төзелеше».

Яки «Сине күрергә дип».

Яки «көчле коткаручым». Сүзлекне к.

Яки «куркынычсыз биеклегем».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «Җил».

Яки «иркен урынга».

Яки «Саф кешегә карата саф».

Яки «мескеннәрне».

Сүзгә-сүз «тәкәббер күзләрне».

Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.

Яки «мине ныгыта».

Яки «баш бөгәргә».

Сүзгә-сүз «тынсыз».

Яки «шиңеп төшәр».

Яки «көй уйнармын».

Яки «патшага бөек җиңүләр бирә».

Сүзгә-сүз «орлыгына».

Я, бәлки, «үлчәү бавы».

Яки «җанны яңарта».

Яки «күп җинаятьләрдән».

1—5 шигырьләрдә кешеләр, күрәсең, патшага мөрәҗәгать итә.

Сүзгә-сүз «майлы дип санасын».

Яки «аңа зур җиңүләр бирә».

Яки «чайкалмас».

Сүзгә-сүз «җимешләрен».

Сүзгә-сүз «көй уйнап җырларбыз».

Күрәсең, көй яки музыка стиле.

Яки «мактаулары арасында (өстеннән) тәхеттә утырасың».

Яки «алар оятка калмады».

Яки «Мин кешеләр өчен адәм мәсхәрәсе булдым».

Сүзгә-сүз «кулыннан».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Я, бәлки, «Ул мине тыныч сулар янына».

Яки «юаныч».

Яки «сафландырасың».

Яки «Минем җаным». Монда кешеләрнең Йәһвәнең гомере белән ант бирүе турында сүз бара.

Яки «гадел».

Яки «илтифатыңны».

Яки «күтәрелегез».

Яки «җанымны сиңа илтәм».

Яки «борынгы вакытлардан бирле күрсәтә килгән».

Яки «истә тот».

Сүзгә-сүз «хөкемнәр буенча».

Сүзгә-сүз «орлыклары».

Сүзгә-сүз «йолып ал».

Яки «Иң тирән хис-тойгыларымны». Сүзгә-сүз «Бөерләремне».

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Яки «Җанымны».

Яки «кан коюда гаепле».

Сүзгә-сүз «Йолып ал».

Яки «мине хуп күр».

Яки «изге урынына».

Яки «тирән уйга батып».

Яки «көй уйнармын».

Сүзгә-сүз «Йөземне».

Я, бәлки, «Иманым камил».

Я, бәлки, «изгелегенең мәһабәтлеге өчен».

Күрәсең, Ливан тауларын.

Яки «күк океаны».

Яки «тартып чыгардың».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «көй уйнагыз».

Сүзгә-сүз «изгелегенең истәлегенә».

Яки «хуплавы».

Яки «чайкалмам».

Яки «мине хуп күргәндә».

Сүзгә-сүз «Канымнан».

Сүзгә-сүз «Даным».

Яки «Мине иелеп тыңла».

Яки «тугры Аллаһы».

Яки «багышланучыларны».

Яки «җан газапларымны».

Яки «Иркен».

Яки «җаным һәм эчем».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Яки «канәгатьсезлегең».

Яки «Яшәү сутым».

Яки «Авызының сулышы».

Сүзгә-сүз «бар гаскәре».

Яки «җиңү».

Яки «җаннарын».

Күрәсең, Ахиш патшаның титулы.

Яки «моңсу».

Яки «яралы».

Яки «ике яклы балтаңны».

Я, бәлки, «Бер сынык икмәк өчен мыскыллап көлүче имансызлар».

Яки «акрын тавыш белән сөйләр».

Сүзгә-сүз «Аллаһы таулары күк».

Яки «коткарасың».

Яки «кызып китмә».

Яки «Иң зур шатлыгың Йәһвәдә булсын».

Яки «сабырлык белән».

Я, бәлки, «Күңелсезләнеп китмә, чөнки бу тик зыян гына китерергә мөмкин».

Яки «тарттыра».

Сүзгә-сүз «көннәрен».

Яки «илтифат».

Яки «нык итә».

Яки «үзенең кулы белән».

Яки «акрын тавыш белән зирәклек сүзләре белдерә».

Яки «Сафлыгын саклаган».

Яки «искә төшерү буларак».

Яки «үкерәм».

Сүзгә-сүз «тере».

Я, бәлки, «Ә һич юктан дошман булып китүчеләр күп».

Сүзлекне к.

Яки «Ә әрнүем кузгалды».

Яки «Көрсенгән».

Яки «уч киңлеге кадәр бирдең».

Яки «күчеп килгән кеше генә».

Яки «Йәһвәне сабырлык белән көттем».

Яки «Башбаштак булган».

Яки «сиңа шатлык китермәде».

Кайбер кулъязмаларда: «Сиңа корбан да, бүләк тә кирәк булмады, ләкин син минем өчен тән әзерләдең»,— диелә. Ев 10:5 белән чагыштыр.

Яки «минем теләгем».

Яки «кыюлыгым җуелды».

Яки «Гади».

Яки «җанына». Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «үкчәсен күтәрде».

Яки «Мәңгедән-мәңгегә».

Сүзлекне к.

Яки «җанымны». Сүзлекне к.

Яки «һәм эчемнән күңелемне бушатам».

Яки «әкрен генә».

Яки «Кечкенә тауда».

Я, бәлки, «сөякләремне сындыргандай».

Сүзлекне к.

Яки «бөек котылу».

Сүзгә-сүз «Алар өчен алган бәядән».

Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтем».

Сүзгә-сүз «йолып ал».

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Яки «уңышка».

Сүзгә-сүз «эшләргә өйрәтер».

Сүзлекне к.

Күрәсең, алоэ агачы бүлеп чыгара торган хуш исле матдә, алоэ вера түгел.

Яки «хуплавыңны».

Сүзгә-сүз «Эчтә».

Я, бәлки, «Аны чигелгән күлмәкләрдә».

Сүзгә-сүз «синең хозурыңа».

Сүзлекне к.

Яки «куркынычсыз биеклегебез».

Я, бәлки, «Калканнарны».

Яки «мөгез быргы».

Яки «Көй уйнагыз».

Сүзгә-сүз «калканнарның».

Яки «куркынычсыз биеклек».

Яки «алдан сөйләшеп очрашты».

Сүзгә-сүз «Яһүднең кызлары».

Яки «валларына».

Я, бәлки, «без үлгәнче».

Яки «дөнья төзелешендә».

Сүзгә-сүз «җинаяте».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «җаны».

Яки «Илаһи Зат — Аллаһы Йәһвә».

Яки «өйрәтүне».

Я, бәлки, «аңа кушыласыз».

Яки «Үз әниегезнең улын каралыйсыз».

Яки «минем исемдә».

Сүзгә-сүз «сиңа гына».

Яки «тәкъва».

Яки «Әнием мине гөнаһта тапты».

Сүзгә-сүз «Эш итү рухы».

Яки «үкенү рухы».

Яки «үкенгән-өзгәләнгән күңелгә син җирәнеп карамассың».

Сүзлекне к.

Яки «ныгытмасы».

Яки «Үзе китергән бәлаләргә».

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Яки «Гамьсез кеше».

Я, бәлки, «Һич куркасы юк җирдә курку».

Сүзлекне к.

Яки «эшемне якла».

Сүзгә-сүз «аларны тынсыз ит».

Сүзлекне к.

Яки «Ярдәм сорап дога кылганда, миннән качма».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «телләрен».

Яки «миңа тиңдәш».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Ягъни 13 һәм 14 нче шигырьләрдә әйтелгән элекке дусты.

Яки «чайкалырга; какшарга».

Сүзлекне к.

Яки «мине эләктереп алмакчы була».

Сүзгә-сүз «Тән».

Яки «рәхмәтләр белдерермен».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «даным».

Яки «көй уйнармын».

Сүзлекне к.

Яки «азына».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «йортны».

Яки «Канечкеч».

Яки «өрә».

Яки «ургыла».

Яки «куркынычсыз биеклегем».

Яки «өрсен».

Яки «көй уйнармын».

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Я, бәлки, «бирдең син».

Я, бәлки, «Изге урыныннан».

Сүзгә-сүз «ныгытма».

Я, бәлки, «Ныгытылган».

Яки «Йөрәгем хәлсезләнә барганда».

Яки «яшәячәк».

Яки «көй уйнармын».

Сүзлекне к.

Яки «куркынычсыз биеклегем».

Я, бәлки, «Әйтерсең лә ул кыйшайган стена, ишелеп төшәргә торган таш стена».

Яки «аның абруен төшерер».

Яки «И җаным, дәшмичә Аллаһыны көт».

Яки «тиешлесен».

Сүзгә-сүз «майга һәм майлылыкка».

Сүзгә-сүз «Төңге сакларда».

Яки «Төлкеләргә».

Яки «мактаныр».

Яки «Алар бер-берсен явызлык кылуга өнди».

Яки «мактаныр».

Яки «изге урыныңдагы».

Сүзгә-сүз «Ул».

Сүзгә-сүз «Ул».

Сүзгә-сүз «Ул».

Сүзгә-сүз «мөлдерәмә итеп тутырасың».

Яки «һәм өемнәрен».

Сүзгә-сүз «май тамып тора».

Сүзгә-сүз «Чүлдәге көтүлекләрнең». Сүзлекне к.

Яки «көй уйна».

Яки «безне якты дөньяда яшәтә».

Яки «чайкалырга».

Сүзгә-сүз «башларыбыз өстеннән».

Яки «җаным өчен».

Яки «көй уйнагыз».

Я, бәлки, «Болытларда»

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Сүзгә-сүз «хөкемчесе».

Яки «фетнәчеләр».

Я, бәлки, «сарык утарлары».

Яки «саргылт-яшел төстәге алтын».

Яки «Гүя Залмун өстенә кар яугандай булды».

Яки «мәһабәт тау».

Яки «үз торагы итәргә теләгән».

Яки «халык белән җитәкчелек итә».

Я, бәлки, «Югыйсә халыклар көмешне таптар».

Я, бәлки, «илчеләр килер».

Ягъни Хәбәшстан.

Яки «көй уйнагыз».

Сүзгә-сүз «болытларда».

Сүзгә-сүз «урыныңнан».

Сүзлекне к.

Яки «җаным менә-менә батачак».

Яки «Бер сәбәпсез дошманлык итүчеләр».

Я, бәлки, «Мин елап, ураза тотканда».

Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтемгә әйләндем».

Яки «Чокыр».

Яки «мин гаҗиз булдым».

Яки «агулы үлән».

Яки «стена белән уратып алынган лагерьлары».

Яки «җәрәхәт».

Яки «тереләр китабыннан».

Яки «Иелеп тыңла».

Яки «Яшь чактан ук син минем ышанычым».

Яки «санап».

Сүзгә-сүз «кулың».

Яки «су упкыннарыннан».

Яки «йолып алдың».

Яки «акрын тавыш белән уйланыр».

Сүзгә-сүз «хөкем итсен».

Сүзгә-сүз «шытып чыгар».

Яки «гражданнары».

Ягъни Евфраттан.

Яки «Гади».

Яки «Гади».

Яки «мактанчык».

Яки «корсаклары симез».

Сүзгә-сүз «күренешеннән җирәнерсең».

Сүзгә-сүз «Бөерләремне».

Яки «Хыянәтчел рәвештә».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «җыелышыңны».

Яки «барлык гыйбадәт урыннары».

Сүзлекне к.

Яки «яктырткычны».

Сүзгә-сүз «Мөгезегез».

Сүзгә-сүз «Мөгезегез».

Яки «көй уйнармын».

Сүзгә-сүз «мөгезләреннән».

Сүзгә-сүз «мөгезләре».

Яки «син яктылыкка төренгәнсең».

Сүзгә-сүз «җитәкчеләрнең рухын».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «оемыйча».

Сүзгә-сүз «рухым хәлсезләнә».

Яки «кыллы коралда уйнаган көемне».

Сүзгә-сүз «Рухым».

Яки «ярдәм кулын сузмый».

Сүзгә-сүз «Кулың».

Сүзлекне к.

Яки «үгет-нәсыйхәтемне».

Сүзгә-сүз «әзер булмаган».

Яки «буа».

Яки «җаннары өчен ризык сорап».

Сүзгә-сүз «Аллаһыны сынады».

Яки «фәрештәләрнең».

Яки «үч алучы Аллаһысы».

Я, бәлки, «Чыгып, кире кайтмый торган рух булуларын».

Яки «Аллаһысының күңелен әрнетте».

Сүзгә-сүз «кулын».

Сүзгә-сүз «йолып алган».

Я, бәлки, «Малларына көчле бизгәк җибәрде».

Сүзгә-сүз «Аллаһы Тәгаләне гел сынады».

Яки «ачуын чыгарды».

Яки «көнчелек».

Сүзгә-сүз «биеклекләрдәй төзеде».

Сүзгә-сүз «кулың».

Я, бәлки, «азат ит».

Сүзлекне к.

Я, бәлки, «арасында».

Яки «Балкышыңны күрсәт».

Ягъни Евфрат елгасына.

Яки «утырткан йөзем агачының сабагын».

Яки «ботакка».

Сүзгә-сүз «йөзеңнең шелтәсеннән».

Сүзлекне к.

Яки «кемнеңдер ят телдә сөйләшкәнен».

Мәгъ. «талашу».

Сүзгә-сүз «Алар үз ниятләре буенча йөрде».

Сүзгә-сүз «вакыты».

Сүзгә-сүз «аны», ягъни Аллаһы халкын.

Яки «илаһи җыенда».

Яки «Алла кебекләр».

Яки «судта яклагыз».

Яки «алла кебекләр».

Яки «башларын күтәрә».

Сүзгә-сүз «Яшерелгән кешеләреңә».

Яки «бер йөрәк белән».

6, 7 нче шигырьләрдә әйтелгән моаблылар белән амунлылар.

Яки «елгасы үзәне».

Яки «Җитәкчеләрен».

Яки «дүңгәләк; җил үлән».

Сүзлекне к.

Яки «бөек чатырыңны нык яратам мин».

Яки «Җаным».

Яки «баха куаклары үзәне».

Я, бәлки, «Һәм нәсыйхәтче фатихаларга төренә».

Я, бәлки, «И Аллаһы, калканыбызга кара».

Сүзгә-сүз «капладың».

Яки «яңадан җый».

Сүзгә-сүз «үбешер».

Яки «муллык».

Яки «иелеп тыңла».

Яки «җанымны сиңа илтәм».

Яки «миңа бүленмәгән йөрәк бир».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «сине күз алдында тотмый».

Яки «киң күңелле».

Яки «хак».

Яки «дәлилен».

Күрәсең, Мисыр турында.

Яки «Минем өчен син бар нәрсәнең чыганагы».

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Яки «ялваруымны иелеп тыңла».

Сүзлекне к.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «көчсез кеше төсле булып киттем».

Сүзгә-сүз «Кулыңнан».

Я, бәлки, «Барысы берьюлы».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «орлыгыңны».

Яки «фәрештәләре».

Күрәсең, Мисыр я фиргавен турында.

Сүзгә-сүз «мөгезебез».

Сүзгә-сүз «мөгезе».

Яки «хакимлеген».

Сүзгә-сүз «орлыгын».

Яки «хөкем карарларым».

Яки «фетнә күтәргәннәре».

Сүзгә-сүз «Тугрылыгыма да хыянәт итмәм».

Сүзгә-сүз «орлыгы».

Яки «таш корылмаларын».

Сүзгә-сүз «дошманнарының уң кулын күтәрдең».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «куенымда йөрткәнемне».

Я, бәлки, «безнең сыенычыбыз».

Яки «тулгак тоткандагыдай булдырганчы».

Сүзгә-сүз «бер сагы». Төн, күрәсең, өч өлешкә бүленгән булган. Аның һәр өлеше як. 4 сәгать дәвам иткән.

Сүзгә-сүз «Син җинаятьләребезне үз алдыңа куясың».

Яки «Гомеребез».

Яки «сулыш».

Яки «ныгытсаң».

Яки «ныгытсаң».

Яки «сиңа якынлашу юлына тоткарлык ясар».

Яки «вал».

Я, бәлки, «ныгытмаң; сыенычың».

Сүзгә-сүз «Ул үзен миңа беректергәне өчен».

Яки «таныганы».

Яки «көй уйнау».

Кыллы уен коралының бер төре.

Яки «үлән».

Сүзгә-сүз «мөгез».

Яки «Чәчләренә чал кергәндә дә».

Сүзгә-сүз «көр».

Яки «какшамас».

Яки «йортыңа гел килешеп тора».

Сүзгә-сүз «тынлыкта ятар».

Яки «Тынычсыз уйлар».

Яки «эчемдә күбәйгәндә».

Яки «Синең юатуларың җанымны тынычландырды».

Яки «Явыз идарәчеләр; явыз хөкемчеләр».

Сүзгә-сүз «Һәм гаепсезнең канын алар гаепле дип игълан итә».

Яки «куркынычсыз биеклек».

Сүзгә-сүз «тынсыз итәр».

Сүзгә-сүз «тынсыз итәр».

Сүзгә-сүз «кулындагы сарыклар».

Мәгъ. «сынау; тикшерү».

Мәгъ. «талашу».

Яки «Дан-шөһрәт».

Я, бәлки, «изгелегенең мәһабәтлеге өчен».

Яки «какшамас».

Яки «халыкларның эшен гадел яклар».

Яки «килде».

Яки «аңа табыныгыз».

Сүзгә-сүз «кызлары».

Яки «хакимлегеннән».

Сүзгә-сүз «истәлегенә; искә алуына».

Яки «үзенә җиңү яулады».

Яки «Аллаһыбызның җиңүен».

Яки «көй уйна».

Яки «көй уйна».

Яки «килде».

Я, бәлки, «арасында».

Яки «гыйбадәт».

Яки «гыйбадәт».

Я, бәлки, «Безне ул яраткан, ә без үзебезне түгел».

Яки «көй уйнармын».

Яки «яраксыз».

Яки «Аларның эшләре миңа ябышмас».

Сүзгә-сүз «белмим».

Яки «һәлак итәрмен».

Яки «һәлак итәрмен».

Яки «кешенең хәлсезләнгән».

Яки «Иелеп тыңла мине».

Ягъни пеликанга.

Я, бәлки, «Мин кибеп беттем».

Яки «Мине юләргә санаучылар».

Яки «озыная барган күләгә».

Яки «Исемең». Сүзгә-сүз «Истәлегең».

Сүзгә-сүз «Барлыкка китереләчәк».

Яки «Бар авыруларыңнан савыктыра».

Яки «киң күңелле».

Яки «мәңгедән-мәңгегә».

Яки «Җаным».

Яки «какшамас».

Яки «елга үзәннәренә».

Кыяларда яшәүче куян сыман хайваннар.

Сүзлекне к.

Яки «Рухларын алсаң».

Яки «көй уйнармын».

Я, бәлки, «Аның хакында уйлануларым рәхәтлек китерсен».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «Көй уйнагыз».

Я, бәлки, «сөйләгез».

Сүзгә-сүз «йөзен».

Сүзгә-сүз «орлыгы».

Яки «законнары».

Сүзгә-сүз «Боерган сүзен».

Сүзгә-сүз «икмәк [эленгән] һәр таякны сындырган». Күрәсең, икмәк саклау өчен кулланылган таяклар күздә тотыла.

Сүзгә-сүз «авырттырганнар».

Яки «Җаны».

Яки «ут ялкыннары».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «синең белән мактаныр».

Яки «гаҗәеп эшләреңнең мәгънәсенә төшенмәгән».

Сүзгә-сүз «Аның шелтәсе».

Яки «эгоистик теләкләренә».

Яки «металл сынга».

Яки «Һәлакәтле ачуын басып калу өчен, аның алдында стена тишегенә баскандай баскан».

Ягъни үле кешеләргә я җансыз илаһларга китерелгән корбаннарны.

Мәгъ. «талашу».

Яки «рухи фәхешлек кылган», ягъни башка илаһларга хезмәт иткән.

Сүзгә-сүз «кулына».

Яки «юмарт».

Яки «үкенгән».

Яки «Шулай булсын!»

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «хакимлегеннән».

Яки «җаннары һәртөрле ризыктан бизгән».

Яки «югарыга куя», ягъни кул җитмәслек урынга.

Яки «көй уйнармын».

Я, бәлки, «Изге урыныннан».

Сүзгә-сүз «ныгытма».

Яки «Гаеп ташлаучы».

Яки «явыз».

Яки «Рибачылар (ростовщиклар) тозаклар корып, аның бар милкенә ия булсын».

Яки «тугры мәхәббәт».

Яки «тугры мәхәббәт күрсәтү».

Сүзгә-сүз «тәнем майсыз».

Яки «аның җанын».

Яки «хәрби хәлгә китергән көнне».

Яки «бер дә үкенмәс».

Яки «халыклар арасында».

Яки «бөтен җирнең».

Сүзгә-сүз «башын».

1 нче шигырьдәге «Хуҗам» турында сүз бара.

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «киң күңелле».

Яки «нигезле».

Сүзгә-сүз «Аларны».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «киң күңелле».

Яки «киң күңеллелек күрсәтеп».

Яки «тәвәккәл; нык».

Сүзгә-сүз «мөгезе».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «Тәхеттә утырган».

Я, бәлки, «чүплектән».

Сүзгә-сүз «Угыллар».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «Без бернәрсәгә дә лаек түгел, и Йәһвә, бернәрсәгә дә лаек түгел».

Сүзгә-сүз «улларыгызны».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Я, бәлки, «Миндә ярату яши, чөнки Йәһвә».

Яки «мине тыңлар өчен иелә».

Сүзгә-сүз «Шеол газаплары мине эзләп тапты».

Яки «киң күңелле».

Сүзлекне к.

Яки «бөек коткару».

Сүзгә-сүз «кыйммәтле».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «кабиләләр».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «иркен урынга».

Я, бәлки, «ярдәм итүчеләрем белән бергә минем яклы».

Яки «җиңү».

Сүзгә-сүз «Почмак башы».

Сүзгә-сүз «Юлларым нык булса иде».

Яки «Тәкъва».

Яки «боерыкларыңны өйрәнермен».

Яки «күрсәтмәләреңне өйрәнә».

Сүзгә-сүз «юлына».

Яки «гаҗәеп эшләреңне тикшереп өйрәнә алырмын».

Яки «оятка калдырма мине».

Я, бәлки, «йөрәгемә ышаныч саласың».

Яки «табышка».

Я, бәлки, «Синнән куркып яшәүчеләр өчен».

Яки «сүзеңне».

Яки «Тәкъвалыгың».

Яки «Сүзең».

Яки «киң урында».

Яки «Күрсәтмәләреңне өйрәнермен».

Яки «вәгъдәңне».

Яки «Чит ил кешесе булып яшәгән йортта».

Яки «хуплавыңны (көләч йөзеңне) эзлим».

Яки «Сүзең».

Яки «Тәкъва».

Яки «мин ялгыш гөнаһ кыла идем».

Яки «сүзең».

Я, бәлки, «мине алдый».

Яки «боерыкларыңны өйрәнермен».

Ягъни аның барлык иҗади эшләре.

Сүзгә-сүз «әмерләрең бик киң».

Яки «Аны көне буе тикшереп өйрәнәм».

Яки «искә төшерүләреңне тикшереп өйрәнәм».

Яки «Тәкъва».

Сүзгә-сүз «уч төбендә».

Яки «Сүлпән булганнарны».

Яки «әйткәннәрең».

Яки «Өметем аркасында оятка калмасам иде».

Яки «шлак кына».

Яки «тәкъва».

Яки «сүзеңнең».

Яки «боерыкларыңны».

Яки «ныгыт».

Сүзгә-сүз «йолып ал».

Яки «гадел».

Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.

Яки «тәкъва».

Яки «Сүзләреңне көтәм».

Яки «Вәгъдәңне тикшереп өйрәнер».

Яки «Азгын».

Яки «Хөкем эшемне алып бар».

Яки «Сүзең».

Яки «тәкъва».

Яки «Тәкъва».

Яки «Сүзең».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «сиңа нәрсә өстәр?»

Яки «чайкалырга».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «елга үзәннәре көньякта».

Яки «торгыз».

Яки «балалар».

Яки «тәкъва».

Яки «Гөнаһларны күзәтсәң».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Сүзгә-сүз «Синнән курыксыннар».

Яки «нәфесемне тыям». Сүзлекне к.

Яки «бөек чатыр».

Яки «бөек чатырына».

Сүзгә-сүз «мөгезен».

Сүзгә-сүз «таҗы».

Я, бәлки, «изге урында».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «көй уйнагыз».

Яки «кыйммәтле; кадерле».

Яки «пар».

Я, бәлки, «Яңгыр өчен күк капкаларын ача».

Яки «исемең». Сүзгә-сүз «истәлегең».

Яки «үз халкының эшен».

Яки «зирәклек белән».

Ягъни Бабылдагы.

Я, бәлки, «корып төшсен».

Я, бәлки, «Бүтән илаһлар белән һич исәпләшмичә, мин сиңа көй уйнармын».

Яки «Изге урыныңа».

Я, бәлки, «син үз сүзеңне хәтта үз исемеңнән дә югары куйдың».

Сүзгә-сүз «үлчисең».

Яки «ис китәрлек».

Яки «күп».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Я, бәлки, «мине тукыдың».

Я, бәлки, «мин һаман да аларны санар идем».

Яки «кан коюда гаепле адәмнәр».

Яки «үзләренең уй-фикерләрен әйтә».

Яки «Сулы».

Сүзгә-сүз «синең йөзеңне».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Яки «Көчем сүрелгән».

Яки «Мине һичкем санламый».

Яки «көчем сүрелә».

Яки «нәрсәләрне тикшереп өйрәнәм».

Сүзгә-сүз «Рухым».

Яки «җанымны сиңа илтәм».

Яки «намуслылар җиреннән».

Яки «Җанымны».

Сүзгә-сүз «тынсыз ит».

Яки «куркынычсыз биеклегем».

Яки «күкләреңне сыгылдырып».

Яки «тырнагыннан».

Сүзгә-сүз «Һәм аларның уң кулы — алдауның уң кулы».

Яки «көй уйнармын».

Яки «коткару».

Яки «эре терлегебезнең карыны ертылмас».

Яки «көч-кодрәтең».

Яки «киң күңелле».

Яки «Ихластан».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «көй уйнармын».

Яки «Сулышы өзелгәч».

Сүзгә-сүз «бәйләп куелганнарны».

Яки «явызларның юлын кәкре итә».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «көй уйнау».

Яки «Яралы».

Яки «Төшенүчәнлегенең».

Сүзгә-сүз «көр».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Сүзгә-сүз «күкләрнең күкләре».

Сүзгә-сүз «гыйффәтле кызлар».

Сүзгә-сүз «мөгезен».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «көй уйнасыннар».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Яки «күктә».

Яки «сыбызгы».

Йәһвә исеменең кыска формасы.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу