ИШАГЫЯ
1 Аму́з улы Ишагыянең*+ Яһүд патшалары Узия́,+ Йофа́м,+ Әһә́з+ һәм Һизәкыя́+ көннәрендә Яһүд белән Иерусалим турындагы күренеше:+
3 Үгез — үзенең хуҗасын,
Ишәк үз хуҗасының утлыгын яхшы белә.
Алар — җинаятьләре авыр булган халык,
Явыз кешеләр токымы, бозык балалар.
5 Тагын кай җирегезгә сугарга, бертуктаусыз фетнә күтәрүчеләр?+
Бөтен башыгыз яралы,
Ә йөрәгегез авыру бит.+
6 Баштан аякка кадәр зарарланмаган урыныгыз юк.
Анда җәрәхәтләр, бәрелгән урыннар һәм ачык яралар,
Алар чистартылмаган, бәйләнмәгән һәм май белән йомшартылмаган.+
7 Җирегез ташландык хәлгә китерелгән.
Шәһәрләрегез утта яндырылган.
Чит ил кешеләре күз алдыгызда җирегезне йота.+
Ул чит ил кешеләре талаган буш җиргә охшаш.+
8 Кыз Сио́н йөзем бакчасындагы куыш сыман,
Кыяр басуындагы алачык сыман,
Камап алынган шәһәр кебек калдырылган.+
9 Гаскәрләр Иясе Йәһвә безгә берникадәр кеше исән калдырмаган булса,
Без Сәдү́м кебек булып китәр идек
Һәм Гамурага охшар идек.+
11 «Китергән күпсанлы корбаннарыгыздан миңа ни файда?+ — ди Йәһвә.—
Сез яндыру корбаннары итеп китергән сарык тәкәләреннән+ һәм симертелгән хайваннарның маеннан+ мин туйдым.
Яшь үгезләрнең,+ сарык бәрәннәренең һәм кәҗә тәкәләренең+ каны+ мине сөендерми.
Сездән моны кем таләп итә?+
13 Файдасыз икмәк бүләкләрен бүтән китермәгез.
Сезнең фимиам минем өчен җирәнгеч.+
Сез яңа ай+ һәм Шимбә көннәрен+ үткәрәсез, җыелышлар җыясыз.+
Сез изге җыелышларыгызны оештырасыз һәм шул ук вакыт сихерчелек белән шөгыльләнәсез+ — мин моңа түзеп тора алмыйм.
14 Мин сезнең яңа ай көннәрегезне һәм бәйрәмнәрегезне нәфрәт итәм.
Алар минем өчен йөк булып китте.
Аларны күтәреп йөрүдән арыдым.
Сезнең кулларыгыз канга баткан.+
16 Юыныгыз, үзегезне чистартыгыз,+
Минем алдымнан яман эшләрегезне алып куегыз,
Начарлык эшләүдән туктагыз.+
18 «Килегез, арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк,— ди Йәһвә+.—
Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да,
Алар кардай ак булып китәр.+
Куе кызыл тукыма кебек булса да,
Алар йон кебек ак булып китәр.
20 Әмма тыңларга теләмәсәгез һәм фетнә күтәрсәгез,
Кылычтан һәлак булырсыз,+
Чөнки бу — Йәһвә авызыннан чыккан сүз».
21 Ничек тугры шәһәр+ фахишәгә әйләнде соң?+
Ул гаделлек белән тулы иде.+
23 Синең мирзаларың үҗәт, алар караклар белән эш итә.+
Аларның һәрберсе ришвәт ярата һәм бүләкләр эзләп йөри.+
24 Шуңа күрә Раббы, Гаскәрләр Иясе Йәһвә,
Исраилнең Кодрәтле Аллаһысы болай ди:
«Менә! Мин үземә каршы килүчеләрдән котылырмын
Һәм дошманнарымнан үч алырмын.+
25 Мин сине җәзалармын,
Бөтен пычрагыңны селте белән чистарткандай эретеп чыгарырмын
Һәм бар катнашмаларыңны бетерермен.+
Шуннан соң син Тәкъвалык шәһәре, Тугры шәһәр дип аталырсың.+
Икесе дә бергә кабынып китәр,
Аларны сүндерерлек беркем табылмас».
2 Аму́з улы Ишагыянең Яһүд һәм Иерусалим турындагы күренеше:+
Ул калкулыклардан өстен күтәрелер,
Һәм бар халыклар аңа агылыр.+
3 Күп халыклардан чыккан кешеләр килеп, болай дияр:
«Килегез, Йәһвә тавына,
Ягъкуб Аллаһысы йортына меник.+
Ул безне үз юлларына өйрәтер.
Без аның сукмакларыннан йөрербез».+
4 Ул халыклар арасында хөкемче булыр,
Күп халыклар файдасына бар нәрсәне төзәтер.
Алар кылычларыннан чүкеп — төрәннәр,
Сөңгеләреннән бакча пычаклары ясарлар.+
Халык халыкка кылыч күтәрмәс,
Алар бүтән сугышырга өйрәнмәс.+
Алар филистилеләр кебек сихерчелек итә,+
Араларында чит ил кешеләренең балалары бик күп.
7 Җирләре көмеш һәм алтын белән тулы,
Аларның байлыклары чиксез күп.
Җирләре атлар белән тулы,
Хәрби арбалары санап бетергесез.+
8 Аларның җирләре файдасыз илаһлар белән тулы.+
Алар үз куллары ясаган,
Үз бармаклары эшләгән нәрсәләргә сәҗдә кыла.
9 Шулай итеп кеше хурлыкка төшә, үз дәрәҗәсен төшерә,
Һәм син аларны кичерә алмыйсың.
11 Тәкәббер кеше башын ияр,
Һавалы кешеләр басынкыланыр.
Ул көнне Йәһвә генә югары күтәрелер.
12 Чөнки бу — Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең көне.+
Ул тәкәббер һәм һавалы булган һәркемнең башына,
Һәр кешенең — бөекме ул, гадиме — һәркемнең башына төшәр.+
13 Ливандагы биек һәм мәһабәт эрбет агачлары да,
Башандагы бар имәннәр дә котыла алмас,
14 Бөтен зур таулар
Һәм бөтен биек калкулыклар да,
15 Һәр югары манара һәм һәр ныгытылган дивар да,
Һәм сокландыргыч бар көймәләр дә котыла алмас.
17 Тәкәббер кеше башын ияр,
Һавалы кешеләр басынкыланыр.
Ул көнне Йәһвә генә югары күтәрелер.
18 Файдасыз илаһлар бөтенләй юкка чыгар.+
19 Йәһвә җир көчле куркудан тетрәнсен дип күтәрелгәндә,
Кешеләр аның куркыныч ярсуыннан,
Аның мәһабәт бөеклегеннән+
Кыя мәгарәләренә,
Җирдәге чокырларга качар.+
20 Ул көнне кешеләр сәҗдә кылырга дип,
Үзләре өчен көмеш белән алтыннан ясаган файдасыз илаһларын алып,
21 Йәһвә җир көчле куркудан тетрәнсен дип күтәрелгәндә,
Аның куркыныч ярсуыннан,
Аның мәһабәт бөеклегеннән
Кешеләр кыя ярыкларына
Һәм таш тау тишекләренә качар.
22 Үз файдагыз өчен кешегә бүтән таянмагыз,
Ул бит үзенең борын тишекләрендәге сулыш кына.
Ни файда бар соң аңардан?
3 Менә Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә —
Иерусалимнан һәм Яһүдтән һәрбер таянычны һәм ризыкны,
Бөтен икмәкне һәм суны алып куяр.+
2 Ул шулай ук гайрәтле ир-атны һәм гаскәрине,
Хөкемчене һәм пәйгамбәрне,+ күрәзәчене һәм өлкәнне,
3 Иллебашын,+ зур түрәне һәм киңәшчене,
Оста сихерчене һәм оста тылсымчыны алып куяр.+
Малай олы кешене хурлар,
Кадерсез кеше хөрмәтле кешене санга сукмас.+
6 Һәркем үз атасының йортындагы кардәшен тотып алып, болай дияр:
«Синең япанчаң бар — безнең башлыгыбыз бул.
Бу хәрабәләр өемен үз җитәкчелегең астына ал».
7 Ләкин тегесе шул көнне болай дип каршы төшәр:
«Мин сезнең яраларыгызны бәйләп тормам.*
Йортымда ризык та, кием дә юк.
Мине халык өстеннән башлык итеп куймагыз».
Алар данлыклы Аллаһының күз алдында үзләрен дорфа тота.+
9 Аларның чырайлары үзләренә каршы шаһитлек бирә,
Алар Сәдүмдә яшәүчеләр кебек үзләренең гөнаһы турында ачык сөйли.+
Алар аны яшерергә тырышмый да.
Кайгы аларга,* чөнки алар үз башларына бәла китерә!
10 Тәкъваларга әйтегез: алар кайгы-хәсрәтсез яшәр.
Алар үзләре кылган эшләре өчен әҗер алыр.+
11 Явызга кайгы!
Аның башына бәла төшәр,
Ул нәрсә эшләгән булса, аның үзенә дә шуны эшләрләр!
12 Ә минем халкымның күзәтчеләре рәхимсез,
Аның өстеннән хатын-кызлар идарә итә.
Халкым минем, җитәкчеләрең сине каңгырып йөрергә мәҗбүр итә,
Алар сине барган юлларыңнан читкә тайпылдыра.+
13 Йәһвә халыкларны гаепләр өчен күтәрелә.
Ул аларга хөкем чыгарырга дип торып баса.
14 Йәһвә үз халкының өлкәннәре һәм мирзалары белән судлашыр.
«Сез йөзем бакчасын яндырып бетердегез,
Фәкыйрьләрдән урлаган нәрсәләрегез өйләрегездә ята.+
15 Минем халкымны тар-мар итәргә,
Фәкыйрьләрне аяусыз җәберләргә ничек батырчылык иттегез сез?»+ — дип әйтә Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
16 Йәһвә болай ди: «Сио́н кызлары тәкәббер булганга,
Башларын югары күтәреп йөргәнгә,
Күзләрен уйнатып, кыланып йөргәнгә,
Аяк беләзекләрен чылтыратканга,
17 Йәһвә дә аларның башларын кутыр белән каплар,
Йәһвә Сион кызларын пеләш итәр.+
18 Ул көнне Йәһвә аларның бизәкләрен: аяк беләзекләрен,
Баш тасмаларын һәм ярым ай рәвешендәге бизәкләрен тартып алыр.+
19 Ул алкаларын,* беләзекләрен һәм бөркәнчекләрен,
20 Баш киемнәрен, аяк чылбырларын һәм билбауларын,
Хушбуй савытларын* һәм бөтиләрен,
21 Йөзекләрен һәм борын алкаларын,
22 Матур киемнәрен, өс киемнәрен, япанчаларын һәм акча янчыкларын,
23 Кул көзгеләрен+ һәм җитен* киемнәрен,
Чалмаларын һәм бөркәнчекләрен тартып алыр.
24 Алардан бәлзәмле майның+ хуш исе түгел, ә сасы ис килер,
Алар билләрен билбау урынына бау белән буар,
Матур таралган чәчләре урынына пеләш булыр,+
Бай кием урынына алар матәм киеме кияр,+
Һәм матурлык урынына яндырып ясалган тамга булыр.
26 Шәһәр капкалары көенер һәм хәсрәтләнер.+
Ташландык хәлдә калган шәһәр җирдә утырыр».+
4 Һәм ул көнне җиде хатын бер иргә ябышып,+ болай дияр:
«Без үз икмәгебезне ашарбыз,
Үз киемнәребезне киярбез.
2 Ул көнне Йәһвә үстергән үсенте бик күркәм һәм данлыклы булыр, һәм җирнең җимешләре исән калган исраиллеләрнең горурлыгы һәм күрке булыр.+ 3 Сионда һәм Иерусалимда калган һәркем — Иерусалимда яшәр өчен язып куелганнарның барысы+ — изге дип аталыр.
4 Йәһвә хөкем рухы белән һәм яндыру* рухы белән+ Сио́н кызларының пычрагын* юып бетергәч+ һәм Иерусалимнан анда түгелгән канны юып төшергәч, 5 Йәһвә шулай ук бөтен Сион тавы һәм андагы җыелышлар үткән урын өстендә көндез болыт белән төтен, ә төнлә ялкынланып янган ут булдырыр,+ чөнки бөтен данлыклы урын яклау астында булыр. 6 Анда эссе көнне күләгә бирсен өчен,+ ә давыллар белән яңгырлар булганда кереп ышыклану өчен куыш торыр.+
5 Мин сөеклемә җыр җырлармын.
Яраткан ярым һәм аның йөзем бакчасы+ турында җырлармын.
Калкулыкның уңдырышлы битләвендә сөеклемнең йөзем бакчасы бар иде.
2 Ул аны казып йомшартты һәм ташлардан чистартты.
Ул йөзем бакчасы яхшы йөзем бирер дип өметләнеп йөрде,
Ә бакча кыргый йөзем китерде.+
3 Шуңа күрә ул болай диде:
«Я, Иерусалимда яшәүчеләр һәм Яһүд кешеләре,
Йөзем үскән бакчам белән минем арада туган хәлгә бәя бирегезче.+
4 Йөзем үскән бакчам өчен тагын нәрсә эшли ала идем?
Мин аңа нәрсә эшләми калдым?+
Ни өчен ул, мин яхшы йөзем көткәндә,
Кыргый йөзем китерде?
5 Хәзер мин сезгә
Йөзем үскән бакчама эшлисе эшемне әйтеп бирәм:
Киртәсен алып куярмын,
Һәм ул яндырылыр.+
Аның таш диварын җимерермен,
Һәм ул тапталып бетәр.
6 Мин аны ташландык җиргә әйләндерермен.+
Аның йөзем ботакларын кыркымаслар, аны утап йомшартмаслар.
Ул гадел хөкем көткән иде,+
Ә алар гаделсез булды.
Ул тәкъвалык көткән иде,
Тик ачы тавышлар ишетте».+
Башкаларга урын калдырмыйча,
Сез җирдә үзегез генә яшисез.
9 Мин Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең ант биргәнен ишеттем.
Ул күп йортларның, алар зур һәм матур булсалар да,
Һичкем яшәми торган
Коточкыч хәрабәләргә әйләнәчәге турында ант итте.+
11 Хәмер эчәр өчен иртән иртүк торучыларга,+
Шәрабтан исергәнче, кичке караңгыга кадәр утыручыларга кайгы!
12 Аларның мәҗлесләрендә арфа белән кыллы уен коралы,
Шалтыравык белән флейта уйный, һәм табыннарында шәраб тора.
Ләкин Йәһвәнең эшләренә алар игътибар итми,
Аның эшләрен алар күрми.
13 Шуңа күрә минем халкым,
Мине белмәгәнгә, сөргенгә китәр,+
Аларның данлыклы кешеләре ач йөрер,+
Һәм бар халкы сусаудан интегер.
Шәһәрнең бөеклеге,* аның шау-шулы халык төркемнәре һәм типтерергә яратучылары,
Һичшиксез, шунда төшәр.
16 Гаскәрләр Иясе Йәһвә үз хөкеме* белән югары күтәрелер.
Изге Аллаһы+ үзен гаделлек аша изгеләндерер.+
17 Һәм бәрәннәр җимерекләр арасында көтүлекләрендә йөргән кебек утлап йөрер.
Килмешәкләр элек симертелгән хайваннар утлап йөргән ташландык урыннарда тукланыр.
18 Үз гаепләрен алдау арканнары белән
Һәм үз гөнаһларын арба баулары белән сөйрәп йөрткән кешеләргә кайгы!
19 «Ул үз эшен тизләтсен,
Безнең күзләр күрсен өчен, аны тизрәк чынга ашырсын,
Исраилнең Изге Аллаһысының нияте үтәлсен,
Һәм без аны белербез!» — диючеләргә кайгы!+
20 Яхшыны яман дип, яманны яхшы дип әйтүчеләргә,+
Яктыны — караңгылык итеп, караңгылыкны — якты итеп,
Ачыны — баллы итеп, баллыны ачы итеп күрсәтүчеләргә кайгы!
22 Шәраб эчәргә осталарга,
Көчле исерткеч эчемлекләр әзерләргә оста кешеләргә кайгы,+
23 Ришвәт өчен явызларны аклаучыларга,+
Тәкъваны гадел хөкемнән мәхрүм итүчеләргә кайгы!+
24 Шуңа күрә ялкын телләре саламны йоткан кебек
Һәм кипкән үлән ялкында юк булган кебек,
Аларның тамырлары ук черер,
Чәчәкләре тузан кебек очар,
Чөнки алар Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең канунын* кире какты,
Исраилнең Изге Аллаһысының сүзен санга сукмады.+
Таулар селкенер,
Һәм аларның мәетләре урамнардагы чүп-чар кебек булыр.+
Шунлыктан аның ачуы басылмый,
Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.
Һәм менә алар бик ашыгып килә!+
27 Аларның берсе дә арымый һәм абынмый.
Беркем дә йокымсырамый һәм йокламый.
Билләрендәге билбаулары бушамый,
Сандалларының каешлары өзелми.
Атларының тояклары чакматаш сыман каты,
Һәм тәгәрмәчләре давыл сыман оча.+
29 Аларның үкерүе арысланныкы шикелле.
Алар яшь арысланнар кебек үкерә.+
Алар ыжгырып корбанны эләктерер
Һәм алып китәр, беркем дә аны коткармас.
Шул җиргә күз салучы һәркем күңелсез караңгылык күрер.
Болытлардан хәтта яктылык та караңгылана.+
6 Узия́ патша үлгән елны+ мин биек һәм мәһабәт тәхеттә утыручы Йәһвәне күрдем.+ Аның япанчасының итәкләре гыйбадәтханәне тутырган иде. 2 Әйләнәсендә серафимнар тора иде. Һәрберсенең алты канаты бар иде. Алар ике канаты белән битләрен, ике канаты белән аякларын каплаган иде һәм ике канаты белән оча иде.
3 Алар каты тавыш белән бер-берсенә:
«Гаскәрләр Иясе Йәһвә изге, изге, изге!+
Бөтен җир аның даны белән тулы»,— дия иде.
4 Һәм аларның кычкыру тавышыннан ишек яңаклары селкенде, һәм йорт төтен белән тулды.+
5 Шунда мин болай дидем: «Кайгы миңа!
Мин, һичшиксез, үләрмен,
Чөнки авызымнан чыккан сүзләр нәҗес,
Һәм мин сүзләре нәҗес булган кешеләр арасында яшим;+
Күзләрем Патшаның — Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үзен күрде бит!»
6 Шунда шул серафимнарның берсе минем яныма очып килде. Ул кулына кыскыч белән мәзбәхтән* алган+ утлы күмер тоткан иде.+ 7 Ул күмер белән авызыма кагылды да болай диде:
«Менә бу иреннәреңә кагылды.
Син гаебеңнән арындың,
Һәм гөнаһың йолып алынды».
8 Аннары мин Йәһвәнең: «Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?»+ — дигән тавышын ишеттем. Шунда мин: «Менә мин! Җибәр мине!» — дидем.+
9 Һәм ул болай диде: «Бар, бу халыкка әйт:
„Сез кат-кат ишетерсез,
Ләкин аңламассыз.
Сез кат-кат күрерсез,
Ләкин бернинди белем алмассыз“.+
Һәм күзләрен капла.
Шулчак алар күзләре белән күрмәс,
Колаклары ишетмәс,
Йөрәкләре аңламас,
Алар Аллаһыга кире кайтмас һәм савыкмас».+
11 Шунда мин: «И Йәһвә, бу кайчанга кадәр булыр?» — дип сорадым. Ул әйтте:
«Шәһәрләр, җимерелеп, яшәүчесез калганчы,
Йортлар кешесез калганчы
Һәм җир бөлгенлеккә төшеп, бушлыкка әйләнгәнче,+
12 Йәһвә кешеләрне еракка куып җибәргәнче+
Һәм бөтен җир ташландык хәлгә килгәнче шулай булыр.
13 Ләкин җирдә халыкның уннан бер өлеше калыр, һәм ул да зур агач кебек һәм имән кебек яндырылыр. Аларны чабып ташлаганнан соң төп калган кебек, аның да төбе калыр. Изге орлык* аның төбе булыр».
7 Яһүд патшасы Узия́ улы Йофамның улы Әһә́з+ көннәрендә Су́рия патшасы Рәзи́н һәм Исраи́л патшасы Рәмали́ улы Фәкы́й+ Иерусалимга каршы яу белән килделәр, ләкин алар* аны яулап ала алмады.+ 2 Давыт йортына мондый хәбәр җиткерделәр: «Су́рия һәм Ифраи́м үз көчләрен берләштерде».
Әһәзнең һәм аның халкының йөрәге урмандагы агачлар җилдә чайкалгандай калтырый башлады.
3 Йәһвә Ишагыягә болай диде: «Улың Шиа́р-йашубны*+ иярт тә кер юучылар кырына илтүче зур юл буендагы Югары сулыкның канавы+ азагына Әһәз каршысына чыкчы. 4 Аңа болай дип әйт: „Тыныч булырга тырыш. Курыкма һәм бу ике утлы кисәү аркасында — Су́рия патшасы Рәзиннең һәм Рәмали улының+ ялкынлы ачулары аркасында рухың төшмәсен. 5 Чөнки Су́рия белән Ифраим һәм Рәмали улы сиңа каршы явызлык ниятләп, болай диде: 6 „Яһүдкә каршы барыйк һәм аны тар-мар итик,* аны үзебез өчен яулап алыйк,* ә Табилның улын аның патшасы итеп куйыйк“.+
7 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Бу уңышлы булмас
Һәм чынга ашмас.
8 Чөнки Су́риянең башы — Дәмәше́къ,
Дәмәшекънең башы — Рәзин.
65 ел эчендә
Ифраим бөтенләй тар-мар ителер һәм халык буларак юкка чыгар.+
Иманың нык булмаса,
Патшалыгың көчле булмас“».
10 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Әһәзгә болай диде: 11 «Аллаһың Йәһвәдән берәр билге сора.+ Ул Кабер* сыман тирән һәм күк сыман югары була ала». 12 Ләкин Әһәз: «Юк, мин сорамам да, Йәһвәне сынап та тормам»,— дип әйтте.
13 Шунда Ишагыя́ болай диде: «Давыт йорты, тыңлачы. Сезгә кешеләрнең сабырлыгын сынавыгыз җитмиме? Әллә тагын Аллаһының да сабырлыгын сыныйсыгыз киләме?+ 14 Шуңа күрә Йәһвә үзе сезгә билге бирер: менә, яшь хатын балага узачак һәм ир бала табып,+ аңа Иммануи́л* дигән исем кушачак.+ 15 Ул яманны кире кагарга һәм яхшылыкны сайларга өйрәнгән вакытка инде ашар өчен бары тик май белән бал гына калыр. 16 Чөнки бу малай яманны кире кагарга һәм яхшылыкны сайларга өйрәнгәнче, син курыккан ике патшаның җире бөтенләй буш калдырылыр.+ 17 Йәһвә сиңа, Әһәз, синең халкыңа һәм атаң йортына Ассирия патшасын җибәрер.+ Шунда сезнең өчен авыр вакытлар килеп җитәр, андый вакытның Ифраим Яһүдтән аерылган көннәрдән+ бирле булганы юк иде.
18 Ул көнне Йәһвә, сызгырып, Мисырның Нил елгасының ерак каналларыннан чебеннәрне һәм Ассирия җиреннән бал кортларын чакырыр. 19 Аларның барысы килеп, тирән үзәннәргә,* кыя тишекләренә, бар чәнечкеле куакларга һәм хайваннар су эчә торган бар урыннарга утырыр.
20 Ул көнне Йәһвә бөек елга* өлкәсеннән Әһәз яллаган кырыну пәкесе белән — Ассирия патшасы+ белән — аның башын һәм аякларындагы йонын кырыр, сакалын да кырып бетерер.
21 Ул көнне кеше көтүдә яшь сыер һәм ике сарыкны саклап калыр. 22 Сөт мул булганга, май ашар, чөнки шул җирдә калган һәркем бары тик май белән бал гына ашар.
23 Ул көнне 1 000 көмеш акча торган 1 000 йөзем агачы үскән урыннарда чәнечкеле куаклар һәм чүп үләннәре генә үсәр. 24 Кеше анда җәя һәм ук белән йөрер, чөнки бөтен җир чәнечкеле куаклар һәм чүп үләннәре белән капланыр. 25 Син чәнечкеле куаклардан һәм чүп үләннәреннән куркып, элек китмән белән уталган бер тауга да якын килмәссең. Анда үгезләр утлап йөрер һәм сарыклар җирне таптар».
8 Йәһвә миңа болай диде: «Үзеңә зур такта+ ал да анда гади каләм белән „Маһи́р-шала́л-хаш-баз“* дип яз. 2 Моны тугры шаһитләр — У́ри+ рухани һәм Ибәрәхи́ улы Зәкәрия́ язу белән расласын».
3 Аннары мин пәйгамбәр хатын* белән якынлык кылдым. Ул балага узды һәм, вакыт үткәч, бала тапты.+ Шунда Йәһвә миңа әйтте: «Аңа Маһир-шалал-хаш-баз дигән исем куш, 4 чөнки малай „Әнием!“ һәм „Әтием!“ дип дәшәргә өйрәнгәнче, Дәмәшекънең байлыкларын һәм Сама́риядә талап алынган табышны Ассирия патшасына алып китәрләр».+
5 Йәһвә миңа тагын болай диде:
6 «Бу халык Шилуаһның* тыныч кына аккан суларын кире какты,+
Рәзингә һәм Рәмали́ улына+ шатланды,
7 Шуңа күрә Йәһвә аларга каршы
Бөек елганың* көчле һәм чиксез суларын —
Ассирия патшасын+ һәм аның бар данын китерер.
Ул ургылып агып, аны үтеп чыгар һәм муенына кадәр җитәр.+
9 Әй халыклар, явызлык кылыгыз, ләкин сез тар-мар ителерсез.
Җирнең ерак якларыннан булган бар кешеләр, тыңлагыз!
Сугышка әзерләнегез, ләкин сез тар-мар ителерсез!+
Сугышка әзерләнегез, ләкин сез тар-мар ителерсез!
10 Ният корыгыз, ләкин ул җимерелер!
11 Йәһвә мине бу халыкка иярүдән кисәтер өчен үзенең көчле кулын минем өстемә куеп, болай диде:
12 «Бу халык яшерен килешү дип атаганны яшерен килешү дип атамагыз!
Алар курыккан нәрсәдән курыкмагыз
Һәм калтырамагыз.
13 Тик Гаскәрләр Иясе Йәһвәне генә изге дип санагыз,+
Аңардан гына куркыгыз
Һәм аның алдында гына калтырагыз».+
14 Ул изге урын булып китәр,
Ләкин Исраилнең ике йорты өчен
Ул абыну ташы
Һәм бәрелү кыясы булыр,+
Иерусалимда яшәүчеләр өчен
Тозак һәм ятьмә булып китәр.
15 Аларның күпләре абыныр, егылыр һәм җәрәхәтләнер.
Алар тозакка төшәр һәм тотылыр.
16 Расланган язуны төр.
Шәкертләрем арасында канунны* мөһерләп куй!
17 Мин үз йөзен Ягъкуб йортыннан борган+ Йәһвәне көтәрмен*+ һәм аңа өметләнермен.
18 Менә! Исраилдә мин һәм миңа Йәһвә биргән балалар+ Сио́н тавында яшәүче Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән бирелгән билгеләр+ һәм могҗизалар булып торабыз.
19 Алар сезгә: «Чыелдаган һәм мыгырдаган күрәзәчеләр һәм рухлар чакыручылардан сорагыз»,— дисәләр, сез шулай эшләргә тиешме? Халык үз Аллаһысыннан сорарга тиеш түгелме? Алар тереләр өчен үлеләрдән сорарга тиешме?+ 20 Юк, алар канунга һәм расланган язуга мөрәҗәгать итәргә тиеш!
Алар бу сүз буенча сөйләмәсә, аларның яктылыгы булмас.+ 21 Һәркем җирдә мескен булыр һәм ач йөрер.+ Ач һәм ачулы булганга, ул өскә карап үз патшасын һәм үз Аллаһысын каһәрләр. 22 Аннары ул җиргә карар, ә анда бәла-каза һәм караңгылык, билгесезлек, авыр вакытлар һәм дөм караңгылык кына күрер, бернинди яктылык булмас.
9 Әмма караңгылык элекке вакытта җир бәла-каза кичергәндәге кебек — Зәбулу́н җире һәм Нәфтәли́ җире кимсетелгән вакыттагы кебек булмас.+ Соңрак исә Ул бу җирне — Үрдү́н өлкәсендәге диңгез буе юлын, башка халыклар Гәлилә́ясен югары күтәрер.
2 Караңгылыкта йөргән халык
Бөек яктылык күрде.
Ә куе караңгылык җирендә яшәүчеләргә
Яктылык балкыды.+
3 Син халыкны ишәйттең,
Аның шатлыгын бөек иттең.
Алар синең алдыңда
Кешеләр урак өстендә шатланган кебек,
Табышны сөенеп бүлүчеләр кебек шатлана.
4 Чөнки син аларның йөк камытларын,
Җилкәләрендәге таякны — күзәтче таягын
Мидья́н җиңелгән көндәге кебек челпәрәмә китердең.+
Аның җилкәсендә хакимлек* булыр.+
Аны Гаҗәеп киңәшче,+ Көчле илаһ,*+ Мәңгелек ата, Тынычлык мирзасы дип атарлар.
Гаскәрләр Иясе Йәһвә моны һичшиксез эшләячәк.
9 Бар кешеләр —
Ифраи́м һәм Сама́риядә яшәүчеләр моны белер.
Алар тәкәбберләнеп һәм һаваланып, болай ди:
Сикоморларны чабып ташладылар,
Ләкин без аларны эрбет агачлары белән алмаштырырбыз».
11 Йәһвә Рәзиннең дошманнарын аңа каршы күтәрер,
Аңа каршы килүчеләрне эш итәргә этәрер,
Алар авызларын ачар һәм Исраилне йотар.+
Шунлыктан аның ачуы басылмый,
Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.+
16 Бу халыкны алып баручылар аны адаштыра,
Халык аптырашта кала.
17 Менә ни өчен Йәһвә аларның яшь кешеләренә шатланмас
Һәм әтисез балалары* белән тол хатыннарына шәфкать күрсәтмәс,
Чөнки аларның барысы мөртәтләр һәм явызлык кылучылар,+
Һәркем мәгънәсез сүз сөйли.
Шунлыктан аның ачуы басылмый,
Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.+
18 Явызлык ялкын сыман янып,
Чәнечкеле куаклар белән чүп үләнен йота.
Ул куе урманны яндырып җибәрер,
Һәм алар төтен болыты булып күтәрелер.
19 Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең ярсуыннан
Җир кабынып китте.
Ут кешеләрне йотар.
Һичкем хәтта үз туганын да кызганмас.
20 Берсе уң ягында булганны чабып алыр,
Ләкин һаман да ач булыр.
Икенчесе сул ягында булганны ашар,
Ләкин туймас.
Бергә алар Яһүдкә каршы торыр.+
Шунлыктан аның ачуы басылмый,
Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.+
10 Зыянлы кагыйдәләрне гамәлгә керткән,+
Мәрхәмәтсез күрсәтмәләрне туктаусыз әзерләп торган кешеләргә кайгы!
2 Алар моны ярлыларның законлы таләпләрен кире кагар өчен,
Халкымдагы мескеннәрне гадел хөкемнән мәхрүм итәр өчен эшли.+
4 Тоткыннар арасында бөгелергә генә
Яки үлгәннәр арасында егылырга гына кала.
Шунлыктан аның ачуы басылмый,
Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.+
Мин аңа аларны талап күп табыш алырга,
Аларны урамнардагы пычракны таптаган сыман таптарга кушармын.+
7 Ләкин аның ниятләре башка булыр,
Ул үз йөрәгендә башкача уйлар,
Чөнки аның йөрәгендә аз халыкларны гына түгел, ә күп халыкларны
Юк итәргә һәм җимерергә ният булыр.
8 Чөнки ул болай ди:
„Бар мирзаларым патшалар түгелме?+
9 Кәлнә́+ Кархеми́ш+ кебек түгелме?
10 Минем кулым файдасыз илаһларның патшалыкларын яулап алды,
Аларның потлары Иерусалим һәм Сама́риянең потларыннан да күбрәк иде!+
11 Мин Сама́риягә һәм аның файдасыз илаһларына эшләгәнне
Иерусалимга һәм аның потларына да эшләмәмме әллә?“+
12 Йәһвә Сио́н тавында һәм Иерусалимда бар эшләрен тәмамлагач, Ул* Ассирия патшасына тәкәбберлеге һәм һавалы, горур карашы өчен җәза бирер.+ 13 Чөнки ул болай ди:
„Мин моны үз кулымның көче белән,
Үз зирәклегем белән башкарырмын, чөнки мин зирәк.
Мин халыкларның чикләрен алып куярмын,+
Аларның байлыкларын талармын,+
Андагы яшәүчеләрне куәтле кешедәй үземә буйсындырырмын.+
14 Кош оясына кулы җиткән кешедәй,
Мин дә кулымны сузып, халыкның байлыкларын талармын.
Караучысыз калган йомыркаларны җыйган кеше кебек,
Мин бөтен җирне басып алырмын!
Беркем дә канатларын какмас, авызын ачмас һәм чыелдамас“».
15 Балта — үзе белән чабучы кешедән,
Пычкы пычкычыдан өстен күтәрелерме?
Юл таягы+ үзен тоткан кешене селкетә алырмы?
Яки таяк үзен күтәргән кешене күтәрә алырмы?
16 Шуңа күрә Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә —
Ассириянең таза кешеләрен алҗытып бетерер+
Һәм аның даны астына ут яндырып җибәрер.+
Ут кабынып китеп, Ассирия патшасының чүп үләннәрен һәм чәнечкеле куакларын бер көндә йотар.
18 Ул аның урманының һәм җимеш бакчасының данын тулысынча* юк итәр.
Ул чирле кеше кипкәндәй сүнә барыр.+
19 Аның урманында агачлар шулкадәр аз калыр,
Хәтта малай аларны санап чыга алыр.
20 Ул көнне Исраилдә калган кешеләр,
Ягъкуб йортында исән калганнар
Үзләренә һөҗүм иткән халыкка инде таянмас.+
Алар тугрылык белән Йәһвәгә —
Исраилнең Изге Аллаһысына таяныр.
24 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: «Сионда яшәүче халкым, Мисыр кебек сиңа кат-кат таяк белән суккан+ һәм юл таягын сиңа күтәргән ассирияледән курыкма.+ 25 Бик тиздән хөкем тәмамланыр. Ачуым аларга юнәлер, һәм алар юкка чыгар.+ 26 Гаскәрләр Иясе Йәһвә, Өрә́б кыясы янында Мидьянны җиңгән вакыттагы кебек,+ аңа каршы чыбыркы селтәр.+ Аның таягы диңгез өстеннән булыр. Ул аны Мисырда күтәргән кебек күтәрер.+
Ул Мигро́н аша үтте,
Михмаста+ олауларын калдыра.
Рама́ калтырый, Шаулның шәһәре Гибәдә+ яшәүчеләр качты.+
30 И Галли́м халкы, кычкыр һәм аваз сал!
Лаишә́, игътибар ит!
И мескен Анату́т!+
31 Мадминә́ качып китте.
Гебимдә яшәүчеләр ышык урын эзләде.
32 Шул көнне ул Нобта+ тукталыр.
Ул Сио́н шәһәре тавына —
Иерусалим торган калкулыкка — йодрыгын селки.
Иң биек агачлар киселә,
Һәм биекләр түбән ителә.
3 Ул Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәтеп, шатлык табар.+
Ул күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәс,
Колаклары ишеткәннәре буенча гына фаш итмәс.+
4 Ул мескеннәрне дөреслек* белән хөкем итәр.
Җирдәге юашларның файдасына кешеләрне намуслылык белән фаш итәр.
Кечкенә малай аларны ияртеп йөрер.
7 Сыер һәм аю бергә тукланыр,
Аларның балалары бергә ятар.
Арыслан, үгез кебек, салам ашар.+
8 Имчәк бала күзлекле еланның оясы янында уйнар,
Имчәктән аерылган бала кулын агулы елан өненә сузар.
9 Алар минем бөтен изге тавымда бернинди зыян китермәс+
Һәм бернәрсә дә җимермәс,+
Чөнки, диңгез сулар белән тулы булган кебек,
Җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр.+
10 Ул көнне Ишай тамыры+ халыклар өчен билге* булып торыр.+
11 Ул көнне Йәһвә үз халкының исән калган калдыгын Ассирия,+ Мисыр,+ Па́трос,+ Куш,+ Ила́м,+ Шина́р,* Хаматтан һәм диңгез утрауларыннан+ үзенә кайтарыр өчен тагын, икенче мәртәбә, ярдәм кулын сузар. 12 Ул халыклар өчен билге* куяр һәм Исраилнең таралган кешеләрен җыяр.+ Ул җирнең дүрт почмагыннан Яһүднең чәчелгән халкын бергә җыяр.+
Ифраи́м Яһүдтән көнләшмәс,
Яһүд тә Ифраимга каршы тормас.+
14 Алар көнбатышта өстән филистилеләр авышлыкларына ташланыр.
Амунлылар аларга буйсыныр.+
15 Йәһвә Мисыр диңгезенең култыгын бүләр,*+
Бөек елгага*+ йодрыгын селкер,
Көйдергеч сулышы* белән аның җиде тармагына сугар,*
Шулай итеп кешеләр елганы сандалларын салмыйча кичә алыр.
16 Һәм Мисыр җиреннән чыккан көнне Исраи́л өчен зур юл булгандай,
Аның халкының исән калган калдыгы+ өчен Ассириядән үз җиренә зур юл булыр.+
12 Ул көнне син, һичшиксез, болай диярсең:
«Мин сиңа рәхмәтлемен, и Йәһвә,
Чөнки миңа ачуың кабарган булса да,
Ачуың акрынлап басылды, һәм син мине юаттың.+
2 Менә! Аллаһы — коткаручым минем.+
Мин аңа таянырмын, мин куркудан тетрәмәм.+
4 Ул көнне сез болай диярсез:
«Йәһвәгә рәхмәтләр әйтегез, аның исемен чакырыгыз.
Эшләрен халыклар арасында билгеле итегез!+
Аның исеме бөек икәнен игълан итегез.+
5 Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,*+ чөнки ул искиткеч нәрсәләр эшләде.+
Бу бөтен җирдә билгеле булсын.
13 Амузның улы Ишагыя́+ күренештә Бабылга+ каршы күргән хәбәр:
2 «Кыялы тауда гаскәр өчен билге*+ куегыз.
Аларны чакырыгыз, кулыгызны болгагыз,
Алар мирзалар капкаларыннан керсен.
3 Мин үзем билгеләгәннәргә*+ әмер бирдем.
Ачуымны белдерер өчен гаскәриләремне чакырып алдым,
Алар горурланып сөенә.
4 Таулардагы халык төркеменең шаулавын тыңлагыз!
Ул күпсанлы халык сыман шаулый!
Патшалыкларның —
Бергә җыелган халыкларның+ шау-шуын тыңлагыз!
Гаскәрләр Иясе Йәһвә сугышка гаскәр җыя.+
Бөтен җирне тар-мар итәр өчен,+
Йәһвә һәм аның ярсуының кораллары килә.
6 Акырып елагыз, чөнки Йәһвә көне якын!
Ул көнне Чиксез Кодрәт Иясе җирегездәге бөтен нәрсәне җимерер.+
8 Кешеләр бик каты куркуга төшәр.+
Алар, тулгак тоткан хатын сыман,
Авыртудан һәм көзән җыерудан интегер.
Алар, котлары алынып, бер-берсенә карап торыр,
Җәфаланудан битләре янар.
Йәһвәнең көне —
Ярсу һәм ялкынлы ачу тулы рәхимсез көн килә.
Күтәрелгәндә, кояш караңгы булыр,
Ай да үз яктылыгын чәчмәс.
Дуамалларның горурлыгын бетерермен,
Залимнәрнең тәкәбберлеген басынкыландырырмын.+
13 Шуңа күрә мин күкләрне тетрәтермен,
Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең ялкынлы ачу көнендә аның ярсуыннан
Җир селкенеп үз урыныннан кузгалыр.+
14 Куып барылган газәл кебек һәм көтүчесе булмаган көтү кебек,
Һәркем үз халкына кире кайтыр,
Һәркем үз җиренә качар.+
16 Аларның балаларын үз күзләре алдында тураклап үтерерләр,+
Йортларын таларлар,
Хатыннарын көчләрләр.
17 Мин аларга каршы ми́диялеләрне күтәрәм.+
Алар көмешне бернигә санамый,
Алтынга да кызыкмый.
18 Аларның җәяләре егетләрне һәлак итәр.+
Алар сабыйларны кызганмас,
Балаларга шәфкать күрсәтмәс.
19 Һәм Бабы́л, патшалыкларның иң данлыклысы,*+
Калдайлыларның күрке һәм горурлыгы,+
Аллаһы җимергән Сәдү́м белән Гамура́ кебек булыр.+
Бер гарәп тә анда чатырын кормас,
Көтүчеләр үз көтүләрен анда ял иттермәс.
21 Анда чүл хайваннары ятар.
Аларның йортлары мәче башлы ябалаклар белән тулыр.
22 Манараларында — хайваннар,
Зиннәтле сарайларында шакаллар улар.
Аның вакыты якын, аның көннәре озайтылмас».+
14 Йәһвә Ягъкубка шәфкать күрсәтер+ һәм Исраилне яңадан сайлар.+ Ул аларны үз җирләренә урнаштырыр.*+ Килмешәкләр алар белән берләшер һәм Ягъкуб йортына кушылыр.+ 2 Башка халык кешеләре аларны алып, үз урыннарына кайтарыр, һәм Исраи́л йорты бу кешеләрне Йәһвә җирендә үзләренең ир һәм хатын хезмәтчеләре итәр.+ Алар үзләрен тоткында тотканнарны әсирлеккә алыр һәм үзләрен эшләргә мәҗбүр иткәннәрне буйсындырыр.
3 Йәһвә сине газаптан, борчылудан һәм коллыкның авыр йөгеннән арындырып, сиңа тынычлык биргән көнне+ 4 син Бабы́л патшасы турында мондый гыйбрәтле хикәя* сөйләрсең:
«Башкаларны эшләргә мәҗбүр итүче һәлак булды!
Җәберләү бетте!+
5 Йәһвә явызларның чыбыгын,
Идарәчеләрнең таягын сындырды,+
6 Халыкларны бертуктаусыз, сугып, ярсу белән кыйнаучыны,+
Милләтләрне мәрхәмәтсез эзәрлекләп, ачу белән буйсындыручыны юк итте.+
7 Бөтен җир тынычланды, борчылмый.
Кешеләр шатлыктан кычкыра.+
8 Синең белән ни булганын күреп хәтта артыш агачлары
Һәм Ливандагы эрбет агачлары сөенә.
Алар: „Безгә урман кисүче
Син егылганнан бирле килми“,— диләр.
Синең аркада ул көчсез гүр ияләрен,
Җирнең бөтен залим җитәкчеләрен* уятты.
Ул халыкларның бөтен патшаларын тәхетләреннән торгызды.
10 Алар барысы сиңа болай ди:
„Син дә безнең кебек хәлсезләндеңме?
Безнең кебек булып киттеңме?
Кортлар — астыңдагы ятагың,
Өстеңдәге япмаң булды“.
12 Син күктән килеп төштең,
И балкып торган йолдыз — таң улы!
Җиргә аудың,
Әй халыкларны җиңүче!+
13 Күңелеңнән син болай дидең:
„Күкләргә күтәрелермен.+
Тәхетемне Аллаһы йолдызларыннан югарырак куярмын,+
Төньякның иң ерак җирләрендәге+
Җыелыш тавына утырырмын.
14 Болытлар өстеннән күтәрелермен,
Аллаһы Тәгалә кебек булырмын“.
16 Сине күргәннәр сиңа текәлеп карар,
Сине җентекләп күздән кичерер һәм әйтер:
„Җирне селкеткән,
Патшалыкларны тетрәткән+ кеше шушымы әллә?
17 Җирне чүлгә әйләндергән,
Андагы шәһәрләрне җимергән,+
Тоткыннарын өйләренә җибәрмәгән кеше шушымыни?“+
19 Ә син кабергә салынмадың,
Сине кирәксез үсентедәй* кире кактылар,
Син ташлы чокырда
Кылыч белән үтерелгән үлекләр астында калдың.
Син аяк астына салып тапталган мәет сыман.
Явызлар токымының исеме бүтән беркайчан да телгә алынмас.
21 Ата-бабаларының гаебе аркасында
Аның улларын үтерер өчен урын әзерләгез,
Шулчак алар күтәрелеп җирне биләп алмас
Һәм җирне үз шәһәрләре белән тутырмас».
22 «Мин аларга каршы күтәрелермен»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
«Мин Бабыл исемен, аның калдыгын, аның токымын һәм нәселен кырып бетерермен»+,— ди Йәһвә.
23 «Мин аны дикобразлар биләмәсе һәм сазлык җире итәрмен. Мин аны юк итү себеркесе белән себереп чыгармын»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
24 Гаскәрләр Иясе Йәһвә ант итте:
«Нәрсә ниятләсәм, шул булыр,
Нәрсә карар итсәм, шул үтәлер.
Аның камыты алардан салдырылыр
Һәм йөге җилкәләреннән алып куелыр».+
Аның кулы сузылган —
Аны кем кире бора алыр?+
28 Әһә́з патша үлгән елны+ Аллаһы мондый хәбәр җибәрде:
29 «Филисти́ һәм синең халкың,
Үзеңә сугучының таягы сынганына сөенмә.
30 Мескеннәрнең беренче балалары тукланганда,
Ярлылар иминлектә ятканда,
Мин тамырыңны ачлык белән корытырмын,
Синең калдыгың үтерелер.+
31 И капка, акырып ела! И шәһәр, кычкыр!
Бөтен халкың, Филисти, өметсезлеккә бирелер!
Чөнки төньяктан төтен килә,
Дошман сафларында артта калучы юк».
32 Алар халыкның хәбәрчеләренә ничек җавап бирергә тиеш?
Йәһвә Сионга нигез салды,+
Һәм аның халкының мескеннәре анда сыеныч табар.
Моабтагы Ар+ шәһәре тынып калды,
Чөнки бер төн эчендә харап ителде.
Моабтагы Кир+ шәһәре тынып калды,
Чөнки бер төн эчендә харап ителде.
Нәбу́+ һәм Мәдибаны+ кызганып, Моа́б акырып елый.
Һәр кешенең чәче+ дә, сакалы+ да кырылган.
3 Урамнарында алар матәм киемендә йөри.
Түбәләрендә һәм шәһәр мәйданнарында алар бөтенесе акырып елый.
Алар аска елап төшә.+
4 Хишбу́н һәм Элга́л+ кычкыра.
Аларның тавышы Яһаска+ кадәр ишетелә.
Шуңа күрә Моабның кораллы ир-атлары кычкырып тора.
Аның җаны калтырый.
5 Йөрәгем Моабны уйлап үксеп елый.
Аның качкыннары Согарга+ һәм Әгла́т-шелишиягә+ кадәр җитте.
Алар елый-елый Лухи́т битләвенә күтәрелә,
Хоронаи́м юлында бәла-казадан кычкыра.+
6 Чөнки Нимри́м сулары корыды.
Яшел чирәм кибеп бетте,
Үлән юкка чыкты һәм бернинди яшеллек калмады.
7 Шуңа күрә алар мал-мөлкәт һәм байлыкларыннан калганны алып китә.
Алар тупыллар үскән үзәнне* кичә.
8 Ачы тавыш бөтен Моаб җирендә яңгырый.+
Акырып елау Әглаимга җитә.
Үкереп елау Бәхи́р-элимда ишетелә.
9 Чөнки Димо́н сулары кан белән тулы,
Ә аның күрәселәре бар әле:
Мин котылган моаблыларга,
Ул җирдә калганнарга арыслан җибәрәм.+
3 «Киңәш бир, карарны үтә.
Көн уртасындагы күләгәңне төн кебек караңгы ит.
Таралганнарны яшер һәм качканнарны тотып бирмә.
4 И Моаб, таралган халкым синең араңда яшәсен.
Аларга юкка чыгаручыдан яшеренер урын бул.+
Җәберләүчегә ахыр килер,
Таркатылу бетәр
Һәм башкаларны таптаучылар җирдән юкка чыгар.
5 Шунда тугры мәхәббәт нигезендә тәхет куелыр.
Давыт чатырындагы шул тәхеттә утыручы тугры булыр.+
Ул дөрес хөкем итәр, гаделлекне тиз урнаштырыр».+
6 Без Моабның горурлыгы турында, ә ул бик горур,+
Аның тәкәбберлеге, горурлыгы һәм ярсуы турында ишеттек.+
Ләкин аның буш сүзләре юкка чыгар.
7 Шуңа күрә Моаб үз башына төшкән бәла аркасында үкереп елар.
Алар бөтенесе акырып елар.+
Тар-мар ителгәннәр Кир-һәрәшиттәге+ йөзем көлчәләрен юксынып ыңгырашыр.
Халыкларның идарәчеләре аның кызыл җимеш тулы* ботакларын таптады.
Бу ботаклар Язергә+ кадәр җитеп,
Чүлгә кадәр сузылган иде.
Аның үсентеләре үсеп китеп, диңгезгә кадәр җиткән иде.
9 Шуңа күрә мин, Язе́р өчен кычкырып елаган кебек, Сибмадагы йөзем агачы өчен үкереп елармын.
И Хишбун һәм Элга́л,+ мин сезне күз яшьләрем белән чылатырмын,
Чөнки сезнең җәйге җимешләр җыю һәм урак өсте вакытларындагы кычкыру авазлары бетте.*
10 Җимеш бакчасында сөенеч һәм шатлык бетте,
Йөзем бакчаларында шатлыклы җырлар һәм кычкырулар ишетелми.+
Бүтән һичкем изгечләрдә йөзем изми,
Чөнки мин куану тавышларын туктаттым.+
12 Моаб биеклектә табынып алҗып бетсә дә, үзенең изге йортына дога кылу өчен йөрсә дә, ул бернәрсәгә ирешмәс.+
13 Бу — Йәһвәнең Моаб турында алдан әйткән сүзе. 14 Хәзер исә Йәһвә болай ди: «Ялланган эшченең вакыты белән исәпләгәндә,* өч ел эчендә төрле чуалышлар аркасында Моаб, даны бетеп, хур ителер. Калганнар исә бик аз һәм әһәмиятсез булыр».+
«Менә, Дәмәше́къ инде шәһәр булмас,
Ул хәрабәләр өеменә әйләнер.+
2 Аругы́р+ шәһәрләре буш калыр,
Көтүләрнең ял итү урыннарына әйләнер,
Аларны анда беркем дә куркытмас.
Су́риядә исән калганнарның даны
Исраиллеләрнең даны юк булган кебек юкка чыгар»,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
4 «Шул көнне Ягъкубның даны кимер,
Таза тәне ябыгыр.
5 Бу — уракчы үсеп утырган игенне җыйгандагы,
Кулы иген башакларын ургандагы кебек,
Кеше рефалылар үзәнендә+ ашлыкның калдыгын җыйгандагы кебек булыр.
6 Зәйтүн агачыннан җимешләре бәреп төшерелгәч,
Иң өстәге ботакта ике-өч өлгергән җимеш кенә,
Аның җимеш бирә торган ботакларында дүрт-биш җимеш кенә калган кебек,
Калдыклар гына калыр»+,— дип әйтә Исраи́л Аллаһысы Йәһвә.
7 Ул көнне кеше үзенең Яратучысына карар һәм күзләрен Исраилнең Изге Аллаһысына төбәр. 8 Ул үз куллары корган+ мәзбәхләргә карамас,+ бармаклары ясаган изге агач баганаларга* һәм фимиам мәзбәхләренә күз салмас.
9 Ул көнне аның ныгытылган шәһәрләре урманлы җирдә ташланган авыллар кебек,+
Исраиллеләр алдында калдырылган ботак кебек булып китәр.
Анда буш җир булыр.
Шуңа күрә син матур бакчалар булдырасың да
Шунда чит кешенең* үрентеләрен утыртасың.
11 Көндез син бакчаңны җентекләп киртәлисең,
Иртән инде орлыкларың үсә башлый,
Ләкин син чирләгәндә һәм бетмәс авырту кичергәндә, уңыш юкка чыгар.+
12 Тыңла! Диңгезләр шаулагандай,
Күп халыклар шау-шу килә!
Көчле сулар үкергәндәй,
Милләтләр шау-гөр килә!
13 Халыклар көчле сулар үкергәндәй тавышланыр.
Ул аларны шелтәләр, һәм алар еракка качар,
Алар җил тауларда кибәкләрне очыргандай,
Давыл шайтан таягын* тәгәрәткәндәй куылыр.
14 Кич белән бәла-каза килә.
Таң атып өлгерми — алар инде юк.
Безне талаганнарның,
Безне бөлдергәннәрнең өлеше шул.
2 Ул диңгез буйлап папи́рус көймәләрдә
Сулар аша вәкилләр җибәрә һәм болай ди:
«И җитез хәбәрчеләр,
Озын буйлы, шома тәнле,
Һәркайда курку уятучы халыкка,+
Көчле һәм җиңүче,
Җирләрен елгалар агызып алып киткән халыкка барыгыз».
3 Әй сез, җирдәге бөтен яшәүчеләр һәм җир йөзендә торучылар,
Сез күргән нәрсә тауларда күтәрелгән билге* кебек булыр,
Сез мөгез быргы тавышына охшаш тавыш ишетерсез.
4 Йәһвә миңа болай диде:
«Мин тыныч калырмын һәм ныгытылган урынымны* күзәтермен,
Шулай эшләвем кояш яктысының җылысы кебек,
Җимешләр җыю вакыты эссесендә төшкән чык кебек булыр.
5 Чөнки уңыш җыю алдыннан,
Йөзем агачы чәчәк койгач һәм җимешләре өлгергәч,
Яңа ботаклары бакча пычагы белән киселер,
Мыекчалары кисеп ташланыр.
6 Алар бөтенесе таулардагы ерткыч кошларга,
Җирдәге ерткыч хайваннарга калдырылыр.
Ерткыч кошлар җәйне алар өстендә үткәрер,
Җирдәге бөтен җанварлар урак өстендә алар белән тукланыр.
7 Ул вакытта Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә
Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең исемен йөрткән урынга — Сио́н тавына+
Озын буйлы, шома тәнле,
Һәркайда курку уятучы халыктан,
Көчле һәм җиңүче,
Җирләрен елгалар агызып алып киткән халыктан бүләк китерелер».
Мисырның файдасыз илаһлары аның алдында калтырар,+
Мисырның йөрәге алыныр.
2 «Мин мисырлыларны мисырлыларга каршы котыртырмын,
Алар бер-берсе белән сугышыр,
Һәрберсе үз кардәшенә һәм үз якынына каршы,
Шәһәр шәһәргә, патшалык патшалыкка каршы сугышыр.
Алар файдасыз илаһларга,
Әфсенчеләр, рухлар чакыручылар һәм күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәр.+
4 Мин Мисырны кырыс хуҗаның кулына бирермен,
Тупас патша алар белән идарә итәр»+,— ди Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
6 Елгалар сасып бетәр.
Мисырдагы Нил каналлары саегып кибәр.
Камышлар һәм кыяклар череп таркалыр.+
7 Нил елгасы буенда, Нил тамагы янында үскән үсемлекләр,
Аларны җил очырып алып китеп юк итәр.
Фиргавеннең иң зирәк киңәшчеләре акылсыз киңәшләр бирә.+
Сез фиргавенгә:
«Мин зирәкләрнең токымы,
Борынгы патшаларның токымы»,— дип ничек әйтә аласыз?
12 Кая соң, алайса, шул акыл ияләрең?+
Алар, Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең Мисыр турында кабул иткән карарын белсәләр, сөйләсен сиңа.
13 Суан мирзалары акылсыз эш итте.
Мисырны үз кабиләләренең башлыклары адаштырды.
14 Йәһвә Мисырга каушау рухы койды.+
Аның җитәкчеләре аны бөтен эшләрендә адаштырды,
Аны үз косыгы тирәли чайкалып йөргән эчкече сыман итте.
16 Ул көнне Мисыр хатын-кызга охшап калыр. Ул Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үзенә күтәргән янаулы кулыннан куркуга төшәр һәм калтыраныр.+ 17 Яһүд җире аркасында Мисырның коты алыныр. Ул җир телгә алынганда, мисырлыларның йөрәкләре алыныр, чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә үзләренә каршы карар чыгарды.+
18 Ул көнне Мисыр җирендә Кәнга́н телендә сөйләшүче һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә тугры булырга ант итүче биш шәһәр булыр.+ Аларның берсе Җимерү шәһәре дип аталыр.
19 Ул көнне Мисыр җиренең уртасында Йәһвәгә багышланган мәзбәх һәм аның чигендә Йәһвәне олылау өчен багана торыр. 20 Болар Мисыр җирендә Гаскәрләр Иясе Йәһвә турында билге һәм шаһитлек булып торыр. Чөнки алар җәберләүчеләр аркасында Йәһвәдән ярдәм сорап кычкырыр, һәм ул аларга үзләрен коткарачак бөек коткаручы җибәрер. 21 Йәһвә мисырлыларга билгеле булып китәр, һәм ул көнне мисырлылар Йәһвәне белерләр. Алар Йәһвәгә багышлап корбаннар белән бүләкләр китерер һәм нәзер биреп аны үтәр. 22 Йәһвә Мисырны җәзалар,+ аны җәзалар һәм савыктырыр. Алар Йәһвәгә кайтырлар, һәм ул аларның ялваруларына җавап биреп, аларны савыктырыр.
23 Ул көнне Мисырдан Ассириягә зур юл салыныр.+ Шунда Ассирия Мисырга, ә Мисыр Ассириягә килер. Мисыр Ассирия белән бергә Аллаһыга хезмәт итәр. 24 Ул көнне Исраи́л Мисыр белән Ассириягә кушылыр+ һәм җир өчен фатиха булыр, 25 чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә: «Минем халкым Мисыр, үз кулларым булдырган Ассирия һәм мирасым — Исраил фатихалы булсын»+,— диеп, аларга хәер-фатихасын бирер.
20 Ассирия патшасы Саргу́н Ашдодка+ тартанны* җибәргән елны Ашдодка каршы сугышты һәм аны яулап алды.+ 2 Шул вакытта Йәһвә Аму́з улы Ишагыягә+ болай диде: «Бар, билеңнән матәм киемен һәм аякларыңнан сандалларыңны сал». Ул шулай эшләде дә: ул ялангач* һәм яланаяк йөрде.
3 Аннары Йәһвә әйтте: «Хезмәтчем Ишагыя́ Мисырга+ һәм Хәбәшстанга+ каршы билге+ һәм галәмәт булып, өч ел ялангач һәм яланаяк йөргән кебек, 4 Ассирия патшасы да әсирлеккә алган мисырлыларны+ һәм хәбәшләрне — малайларны һәм картларны — ялангач, яланаяк һәм артлары шәрә килеш алып барыр һәм Мисырның шәрәлеге ачылыр.* 5 Шунда аларның коты алыныр, һәм аларга үзләре өмет баглаган Хәбәшстан өчен һәм горурланган* Мисыр өчен оят булыр. 6 Ул көнне бу яр буендагы җирдә яшәүчеләр болай дияр: „Карагыз, Ассирия патшасыннан коткарыр дип өметләнеп, без алардан ярдәм эзләгән идек. Ә алар белән әнә нәрсә булды! Хәзер инде ничек котылырбыз?“».
21 Диңгез чүленә* каршы хәбәр:+
Чүлдән, дәһшәтле җирдән
Көньякта котырынган давыллы җилләр кебек бәла килә.+
2 Мин мондый куркыныч күренеш күрдем:
Мәкерле халык мәкерле эш итә,
Җимерүче халык җимерә.
Алга, Ила́м! Һөҗүм ит, Ми́дия!+
Ул китергән бар газапларны мин бетерермен.+
3 Бу күренештән бик җәфаланам.+
Тулгак тоткан хатын кебек
Газаплардан интегәм.
Мин шулкадәр газапланам, хәтта ишетмим,
Шулкадәр борчылам, хәтта күрмим.
4 Йөрәгем дөп-дөп тибә, куркудан калтыранам.
Көтеп алган эңгер-меңгер вакыт мине тетрәндерә.
5 Табын җәегез һәм урыннар әзерләгез!
Ашагыз, эчегез!+
Торыгыз, мирзалар, калканны майлагыз!
6 Чөнки Йәһвә миңа әйтте:
«Бар, күзәтүче куй, һәм ул күргәннәрен сөйләп торсын».
Ул җентекләп, зур игътибар белән күзәтте.
8 Шунда ул арысландай кычкырып җибәрде:
«И Йәһвә, мин көне буе күзәтү манарасында торам,
Һәр төн шул урынымда калам.+
9 Кара, кемнәр килә:
Пар атлар җигелгән хәрби арбаларда кешеләр якынлаша!»+
Аннары ул болай дип кычкырды:
«Ул җиңелде! Бабы́л җиңелде!+
Һәм аның илаһларының бар потлары челпәрәмә китерелде һәм җирдә ята!»+
10 И ашлык сыман сугылган халкым,
Мин сиңа Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән ишеткәнне сөйләдем.
Сәгыйрдән+ кемдер миңа кычкыра:
«Сакчы, төн турында ни диярсең?
Сакчы, төн турында ни диярсең?»
12 Сакчы әйтте:
«Таң атып килә, аннары тагын төн җитә.
Сорыйсыгыз килсә, сорагыз.
Яңадан килегез!»
13 Далага каршы хәбәр:
И Дида́н+ кәрваннары,
Сез даладагы агачлыкта төн үткәрерсез.
15 Чөнки алар кылычтан, чыгарылган кылычтан,
Киерелгән җәядән һәм сугышның рәхимсезлегеннән качты.
16 Чөнки Йәһвә миңа әйтте: «Ялланган эшченең вакыты белән исәпләгәндә* бер ел эчендә Кидарның+ бөтен даны бетәр. 17 Кида́р сугышчылары арасыннан җәячеләр аз калыр, чөнки Исраил Аллаһысы Йәһвә моны әйтте».
22 Күренеш үзәнлеге* турында хәбәр:+
Синең белән нәрсә булды? Ник бөтен халкың түбәләргә менде?
2 Син шау-шу тулы идең,
Тынгысыз башкала, шатланучы шәһәр.
Үтерелгән кешеләрең кылычтан үлмәде,
Сугышта да һәлак булмады.+
3 Бөтен залимнәрең бергә качты.+
Аларны әсирлеккә алыр өчен җәя кирәк булмады.
Еракка качкан булсалар да,
Тотылганнарның барысы кулга алынды.+
5 Чөнки бу — Күренеш үзәнлегендә
Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән килгән
Ыгы-зыгы, җиңелү һәм каушап калу көне.+
Дивар җимерелә,+
Һәм ачы тавыш тауга күтәрелә.
Ул көнне син „Лива́н урманы“+ дип аталган бинадагы корал саклау йортына таба карарсың, 9 һәм сез Давыт Шәһәренең диварларында күп җимерек урыннар күрерсез.+ Һәм түбәнге буага+ су җыярсыз. 10 Сез Иерусалимдагы йортларны карап чыгарсыз һәм диварны ныгытыр өчен йортларны сүтәрсез. 11 Сез ике дивар арасында иске буа сулары өчен сулык ясарсыз, ләкин бу хәлне китереп чыгарган Бөек Яратучыга карамассыз һәм моны инде әллә кайчан булдырган Шәхесне күрмәссез.
12 Ул көнне Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә
Үкереп еларга һәм хәсрәтләнергә,+
Баш кырдырырга һәм матәм киеме кияргә боерыр.
13 Ләкин сез моның урынына бәйрәм итәсез һәм шатланасыз,
Эре терлек чаласыз һәм сарыклар суясыз,
Ит ашыйсыз һәм шәраб эчәсез.+
„Әйдәгез, ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез“+,— дисез».
14 Аннары Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа шуны ачты: «„Бу җинаятегез, үзегез үлгәнче, йолып алынмас“+,— ди Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә».
15 Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: «Йорт* өчен җаваплы идарәче Шебнә́+ янына бар һәм сора: 16 „Бу җирдә нәрсә синеке һәм монда кемнәрең бар? Нишләп син үзеңә монда чокып кабер ясыйсың?“ Ул биек урында үзенә чокып кабер ясый. Ул үзенә кыяташта чокып төрбә ясый. 17 „И кеше, менә, Йәһвә сине аяусыз атып бәрер һәм каты итеп эләктереп алыр. 18 Ул, һичшиксез, сине тыгыз итеп төреп, тупны ыргыткандай киң җиргә ыргытыр. Анда син үләрсең, һәм синең данлыклы арбаларың хуҗаң йорты өчен хурлык булыр. 19 Мин сине үз урыныңнан бәреп төшерермен һәм хезмәт урыныңнан куып чыгарырмын.
20 Ул көнне мин хезмәтчем Хилкыя́ улы Ильякимны+ чакырырмын, 21 һәм аңа синең озын күлмәгеңне кидерермен, билен путаң* белән кысып бәйләрмен+ һәм аның кулына синең хакимлегеңне бирермен. Ул Иерусалим халкына һәм Яһүд йортына ата булыр. 22 Мин Давыт йорты ачкычын+ аның җилкәсенә элеп куярмын. Ул ачканны беркем япмас, ул япканны беркем ачмас. 23 Мин аны ныклы урынга казыкны каккандай кагармын, һәм ул үз атасы йорты өчен дан тәхете булып китәр. 24 Аңа үз атасы йортының данын: токымнарны һәм нәселне — бөтен кечкенә савытларны, касәсыман савытларны, шулай ук бөтен зур чүлмәкләрне элеп куярлар.
25 Ул көнне,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— ныклы урынга кагылган казык алып куелыр.+ Аны чабып ташларлар, һәм ул килеп төшәр, ә аңа эленгән йөк ватылыр, чөнки Йәһвә үзе моны әйтте“».
Тарши́ш+ кораблары, акырып елагыз!
Чөнки порт җимерелгән, анда кереп булмый.
Аларга бу турыда Китти́м+ җирендә билгеле булды.
2 Дәшмәгез, яр буенда яшәүчеләр.
Диңгезне гизеп йөргән Сидо́н+ сәүдәгәрләре сине баетты.
Бу халыкларга табыш китерде.+
4 И Сидон, диңгез ныгытмасы, гарьлән,
Чөнки диңгез болай диде:
«Тулгак тоту газапларын кичермәдем, бала тудырмадым,
Егетләр һәм кызлар карап үстермәдем».+
6 Диңгезне кичеп, Таршишка барыгыз!
Яр буенда яшәүчеләр, акырып елагыз!
7 Әллә борынгы заманнан, яшь көннәреннән алып шатланган шәһәрегез шулмы?
Аяклары аны ерак җирләргә яшәргә алып китә иде.
8 Таҗлар бүләк итүче,
Сәүдәгәрләре мирзалар булган,
Сатучылары бөтен җирдә хөрмәт ителгән
Тир шәһәренә каршы мондый карарны кем чыгарды?+
9 Гаскәрләр Иясе Йәһвә үзе моны карар итте.
Ул аның горурлыгын һәм бөтен күркен хур итәр өчен,
Җир йөзендә хөрмәт ителгән барлык кешеләрне басынкыландырыр өчен шулай эшләде.+
10 И Таршиш кызы, Нил елгасыдай үз җиреңне үтеп чык.
11 Аллаһы үз кулын диңгез өстенә сузды,
Ул патшалыкларны селкетте.
Йәһвә Финики́я ныгытмаларын юк итәргә боерды.+
Тор, диңгезне кичеп, Киттимга+ бар.
Әмма анда да үзеңә тынычлык тапмассың».
Ассирия+ түгел, шушы халык
Тирны чүл хайваннары өчен яшәү урыны итте.
15 Ул көнне Тир 70 елга+ — бер патшаның гомеренә тиң вакытка онытылыр. 70 ел үткәч, Тир җырда әйтелгән фахишә кебек булыр:
16 «Онытылган фахишә, арфа алып, шәһәр буйлап йөр.
Сине искә төшерсеннәр өчен,
Арфаңны оста итеп уйна,
Күп җырлар җырла».
17 Җитмеш ел узгач, Йәһвә Тирга игътибар итәр, һәм Тир үзенең һөнәренә кайтыр һәм җир йөзендәге бөтен дөньяның патшалыклары белән фәхешлек итәр. 18 Ләкин аның табышы һәм эш хакы Йәһвә өчен изге нәрсә булып китәр. Ул тупланмас һәм аерып куелмас, чөнки аның эш хакы Йәһвә алдында яшәүчеләр өчен булыр, алар туйганчы ашар һәм купшы итеп киенер.+
24 Менә, Йәһвә җирдәге һәр яшәүчене һәлак итеп, җирне буш калдыра.+
Ул аның астын өскә китерә*+ һәм анда яшәүчеләрне таратып җибәрә.+
2 Һәркем белән:
Халык һәм рухани,
Хезмәтче һәм хуҗасы,
Хезмәтче хатын һәм хуҗабикәсе,
Сатып алучы һәм сатучы,
Әҗәткә бирүче һәм әҗәткә алучы,
3 Җир тулысынча буш калыр.
Ул тулысынча таланыр,+
Чөнки бу — Йәһвәнең әйткән сүзе.
Уңдырышлы җир кибә, сула бара.
Җирнең күренекле кешеләре хәлсезләнә.
Шунлыктан җирдә халык кимеде,
Бик аз кеше калды.+
8 Шалтыравыкның күңелле тавышы ишетелми.
Типтерүчеләрнең шау-шулары бетте.
Арфаның күңелле тавышы юкка чыкты.+
9 Алар җырлар җырламыйча шәраб эчә,
Эчкән хәмерләренең тәме ачы.
Һәр йорт бикле, анда кереп булмый.
11 Урамнарда шәраб сорап кычкыралар.
Бөтен уен-көлке юкка чыкты.
Җирнең шатлыгы бетте.+
12 Шәһәр хәрабәләр булып калды.
Капкасы җимерекләр өеменә әверелде.+
Йөзем җыелып беткәч, берәм-сәрәм җимешләр калган кебек,+
Халкым да җирдә башка халыклар арасында шулай калыр.
14 Алар аваз салыр,
Шатланып кычкырыр.
Диңгез ягыннан* Йәһвәнең мәһабәтлеген игълан итәр.+
15 Шуңа күрә алар яктылык җирендә* Йәһвәне данлар,+
Диңгез утрауларында Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең исемен данлыклар.+
16 Җирнең чикләреннән без җырлар ишетәбез.
«Гадел* Аллаһыга дан!»+ — дип җырлыйлар.
Ләкин мин әйтәм: «Мин хәлсезләнәм, мин хәлсезләнәм!
Миңа кайгы! Мәкерлеләр мәкерле эш итә,
Мәкерлеләр мәкерлек белән мәкерле эш кыла».+
17 Бу җирдә яшәүче, сине дәһшәт, чокырлар һәм тозаклар көтә.+
Чөнки күктәге суларның капкалары ачылыр,
Җирнең нигезләре селкенер.
19 Җир кисәкләргә ярыла.
Ул селкенә.
Җир бик көчле тетри.+
20 Җир сәрхуш сыман чайкала,
Алачык җилдә селкенгәндәй селкенә.
Җинаяте аның өстендә авыр йөк булып ята,+
Ул егылыр һәм бүтән күтәрелмәс.
21 Ул көнне Йәһвә күкләрдәге гаскәргә
Һәм җирдәге патшаларга игътибар итәр.
Күп көннәрдән соң аларга игътибар итәрләр.
23 Тулы ай уңайсызланыр,
Балкып торган кояш оялыр,+
Чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә Сио́н тавында+ һәм Иерусалимда
25 И Йәһвә, син минем Аллаһым.
Мин сине югарылармын, исемеңне мактармын,
Чөнки син борынгы заманнардан ниятләгән+
Искиткеч нәрсәләр эшлисең.+
Син тугры+ һәм ышанычка лаек.
2 Син каланы ташлар өеменә,
Ныгытылган шәһәрне хәрабәләргә әйләндердең.
Чит ил кешесенең шәһәре шәһәр түгел инде,
Ул беркайчан да яңадан торгызылмас.
Коеп яуган яңгырдан ышык урын,
Кояш эссесеннән күләгә булдың.+
Залимнәрнең сулышы диварга бәрелгән давыл кебек,
5 Кибеп беткән җирдәге эсселек кебек булганда,
Син чит кешеләрнең шау-шуын басасың.
Болытның күләгәсе астында кызулык сүрелгән кебек,
Залимнәрнең җыры тына.
6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә бу тауда+ бөтен халыклар өчен
Затлы ашамлыклар тулы,+
Иң яхшы шәраб* куелган,
Җелек тулы яхшы ризыклар,
Сөзелгән иң яхшы шәраб куелган мәҗлес оештырыр.
7 Ул шул тауда бөтен халыкларны каплап торган япманы,
Бөтен милләтләр өстеннән тукылган җәймәне алып ташлар.
Бөтен җирдә үз халкын хурлыктан азат итәр,
Чөнки моны Йәһвә үзе әйтте.
9 Ул көнне алар болай дияр:
«Бу — безнең Аллаһыбыз!+
Бу — Йәһвә!
Без аңа өметләндек.
Әйдәгез, куаныйк һәм шатланыйк, чөнки ул безне коткара».+
10 Йәһвәнең кулы шул тау өстендә булыр,+
Һәм салам тирес өемендә тапталган кебек,
Моабны үз урынында таптарлар.+
11 Йөзүче йөзгәндә кулларын сузып суга суккандай,
Ул да, кулын сузып, Моабка сугар,
Үз кулының оста хәрәкәтләре белән
Аның тәкәбберлеген юкка чыгарыр.+
12 Ныгытылган шәһәрне һәм аны саклап торган биек диварларын
Ул җимерер.
Аны җиргә, туфракка аударыр.
26 Ул көнне Яһүд җирендә+ мондый җыр җырларлар:+
«Безнең шәһәребез көчле.+
Аллаһының коткаруы — аның өчен диварлар һәм балчык ныгытмалар.+
3 Син үзеңә таянган* кешеләрне якларсың.
5 Ул калкулыкта яшәгәннәрне, биектә торган шәһәрне түбәнәйтер.
Ул аны җимерер,
Җиргә кадәр җимерер.
Ул аны туфракка бәреп төшерер.
6 Аны аяк табаны,
Изелгәннең аяклары, мескеннәрнең табаннары таптар».
Син намуслы булганга,
Тәкъваның юлын тигезләрсең.
8 И Йәһвә, синең гаделлек юлыңнан йөргәндә
Сиңа өметләнәбез.
Безнең* сине һәм исемеңне истә тотасыбыз килә.
9 Төнлә бөтен җаным сиңа омтыла,
Әйе, минем рухым сине эзли,+
Чөнки син җирне хөкем иткәндә,
Җирдә яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнә.+
11 И Йәһвә, синең кулың күтәрелгән, ләкин алар моны күрми.+
Алар үз халкыңны сакларга ашкынуыңны күрер һәм хурлыкка төшәр.
Әйе, синең ялкының дошманнарыңны йотар.
13 И Йәһвә Аллаһыбыз, син түгел, башка хуҗалар безнең белән идарә итте,+
Ләкин без синең исемеңне генә данлыйбыз.+
14 Алар үле, алар яшәмәс.
Көчсез үлеләр күтәрелмәс.+
Чөнки син аларны юк итәр өчен һәм алар турында һәр истәлекне юкка чыгарыр өчен,
Аларга игътибар иттең.
15 И Йәһвә, син халыкны күбәйттең,
Син халыкны ишәйттең.
Син үзеңне данладың.+
Җирнең бөтен чикләрен шактый киңәйттең.+
16 И Йәһвә, газап чиккәндә алар сиңа борылды.
Син аларны төзәткәндә алар пышылдап догалар кылды.+
17 Без синең аркада, и Йәһвә,
Тулгак тотканда авыртудан кычкырган
Бала табарга торган авырлы хатын сыман булдык.
18 Без авырга уздык, тулгак газаплары кичердек,
Ләкин дөньяга җил тудырдык.
Без җирне коткармадык,
Анда яшәр өчен беркем тумады.
19 «Синең үлеләрең яшәр.
Минем мәетләрем күтәрелер.+
Җир куенында ятучылар,+
Уяныгыз һәм шатланып кычкырыгыз!
21 Чөнки менә Йәһвә үз урыныннан килә,
Ул җирдә яшәүчеләрне гөнаһлары өчен җавапка тартыр,
Җир түгелгән канны ачар
Һәм үзенең үлеләрен бүтән яшермәс».
27 Ул көнне Йәһвә үзенең үткен, зур һәм нык кылычы белән+
Левиафанга* — салмак кына шуышып йөргән еланга,
Левиафанга — боргаланып шуышкан еланга җәза бирер,
Диңгездәге аждаһаны үтерер.
2 Ул көнне аңа* болай дип җырлагыз:
«Күбекләнгән шәраб биргән йөзем бакчасы!+
Һәр мизгел аны сугарам.+
Аңа беркем зыян китермәсен өчен,
Аны көне-төне саклыйм.+
4 Минем аңа инде ачуым килми.+
Берәрсе сугышта алдыма чәнечкеле куаклар һәм чүп үләннәре куйса,
Мин аларны таптап барысын яндырырмын.
5 Алай эшләгәнче, ул минем ныгытмама тотынып торсын.
Минем белән тынычлык булдырсын,
Булдырсын минем белән тынычлык».
6 Киләчәк көннәрдә Ягъкуб тамырланыр,
Исраи́л чәчәк атып үсеп китәр,+
Һәм алар җирне җимешләр белән тутырыр.+
7 Аңа шулкадәр рәхимсез сугарга кирәкме?
Ни өчен ул андый үлем белән үләргә тиеш?
8 Ул каты тавыш белән кычкырып аның белән көрәшер һәм аны куып чыгарыр.
Көнчыгыш җиле искән көнне ул аны бик көчле сулышы белән очырып җибәрер.+
9 Шулай итеп Ягъкубның гөнаһы йолып алыныр,+
Һәм аның гөнаһы бетерелгәндә, моның тулы җимеше мондый булыр:
Ул мәзбәхнең бөтен ташларын
Уып вакланган акбур кебек итәр,
Бернинди изге агач баганалар* һәм фимиам мәзбәхләре калмас.+
10 Ныгытылган шәһәр буш калыр.
Көтүлекләр чүл кебек калдырылыр һәм ташланыр.+
Анда бозау утлап йөрер һәм ятып торыр,
Аның ботакларын ашап бетерер.+
Бу халык төшенүчән түгел.+
Шуңа күрә аларга үзләрен Яратучы шәфкать күрсәтмәс
Һәм үзләрен булдырган Аллаһы илтифат итмәс.+
12 Агачның җимешен какканнан соң, аларны җыеп алалар, нәкъ шулай ук шул көнне Йәһвә сезне, Исраил халкы, бөек елга* ташкыныннан алып Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәр таралганнарны, бер-бер артлы җыяр.+ 13 Ул көнне зур мөгез быргы кычкыртылыр,+ һәм Ассирия+ җирендә үлем хәлендәгеләр һәм Мисыр+ җирендә таралганнар, килеп, Иерусалимдагы изге тауда Йәһвәгә сәҗдә кылыр.+
28 Ифраи́м эчкечеләренең бай* таҗына* кайгы!+
Аның данлыклы күрке — сулган чәчәк кенә.
Ул шәрабтан исергән кешеләр яшәүче уңдырышлы үзәнлекнең башына тагылган.
2 Менә Йәһвә көчле һәм куәтле берәүне җибәрер.
Ул, күк күкрәп яуган боз, һәлакәтле давыл сыман,
Бар җирне су астында калдырган яшенле яңгыр сыман,
Бар көче белән таҗны җиргә атып бәрер.
4 Уңдырышлы үзәнлекнең башына тагылган
Аның данлыклы күркенең сулган чәчәге
Җәй җиткәнче өлгерә торган инҗир кебек булып китәр.
Аны күргән кеше, кулына алу белән, аны йотар.
5 Ул көнне Гаскәрләр Иясе Йәһвә үз халкының калдыгы өчен данлыклы таҗ һәм матур такыя булып китәр.+ 6 Ул хөкем итүче өчен гаделлек рухы һәм дошманны капка яныннан куып җибәрүчеләр өчен көч чыганагы булып китәр.+
7 Һәм болар да шәраб аркасында юлдан яза.
Хәмерләре аркасында алар чайкалып йөри.
Рухани һәм пәйгамбәр исерткеч эчемлек аркасында адаша.
Шәраб аларны аптырашта калдыра,
Хәмерләреннән алар чайкалып йөри.
Күренешләре аларны адаштыра,
Хөкем иткәндә, аларның фикерләре чуала.+
8 Аларның табыннары җирәнгеч косык белән тулы —
Чиста урын юк.
9 Алар болай ди: «Ул кемгә белем бирер
Һәм хәбәрне кемгә аңлатыр?
Әллә без әле генә сөт имүдән туктаган,
Әле генә имчәктән аерылган балалармы?
10 Чөнки ул һәрвакыт әйтә: „Әмер өстенә әмер, әмер өстенә әмер,
Күрсәтмә артыннан күрсәтмә, күрсәтмә артыннан күрсәтмә,*+
Бераз монда, бераз тегендә“».*
11 Шуңа күрә ул бу халыкка тотлыгып сөйләүчеләр аша һәм чит телдә сөйләр.+ 12 Ул бервакыт аларга болай диде: «Бу — ял итү урыны. Алҗыган кеше ял итсен. Бу — хәл җыю урыны», ләкин алар тыңламады.+ 13 Шуңа күрә аларга Йәһвәнең сүзе мондый булыр:
«Әмер өстенә әмер, әмер өстенә әмер,
Күрсәтмә артыннан күрсәтмә, күрсәтмә артыннан күрсәтмә,*+
Бераз монда, бераз тегендә».
14 Шуңа күрә Йәһвәнең сүзен тыңлагыз, мактанчыклар,
Бу халыкның Иерусалимдагы идарәчеләре,
15 Чөнки сез болай дисез:
Көчле су басу булса да,
Ул безгә кадәр җитмәс,
Чөнки без ялганны ышык урыныбыз иттек
Һәм алдау белән капландык».+
16 Шунлыктан Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
Аңа иман итүче беркем дә куркуга бирелмәс.+
Ялганның сыеныр урынын боз явып җимерер,
Яшерен урынны сулар басып китәр.
Көчле су басу булса,
Сезне агызып китәр.
19 Ул булган һәр чакта
Сезне агызып алып китәр,+
Чөнки ул иртә артыннан иртә,
Көне буе, төне буе булып торыр.
Бик нык курыкканга гына алар ишеткәнне аңларлар».*
20 Ятак сузылып ятар өчен бик кыска,
Һәм япма төренер өчен бик тар.
21 Йәһвә үз эшен — сәер эшен башкарыр өчен
Һәм үз гамәлен — гаҗәп гамәлен үтәр өчен,+
Пәрәзи́м тавында күтәрелгәндәй күтәрелер,
Гибо́н янындагы үзәндәге кебек калкыр.+
Югыйсә богауларыгыз катырак кысылыр,
Чөнки мин Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән
Бөтен җирнең юк ителүе билгеләнгәнен ишеттем.+
23 Колак салып мине тыңлагыз,
Әйткәннәремне игътибар белән тыңлагыз.
24 Сукалаучы орлык чәчәр алдыннан көне буе сукалармы?
Ул үз җирен бертуктаусыз йомшартып тырмалармы?+
25 Ул аның өстен тигезләгәч,
Кара әнис чәчмәсме һәм әнис сипмәсме?
Кара әнисне таяк белән,
Ә әнисне чабагач белән сугалар.
28 Кеше икмәккә дигән ашлыкны ваклыймы?
Юк, ул аны бертуктаусыз суктырмый.+
Ул атлар җигелгән ашлык сугу арбасын аның өстеннән үткәргәндә
Аны вакламый.+
29 «Әриилгә* кайгы! Давыт чатырлар корып яшәгән Әрии́л шәһәренә+ кайгы!
Ел артыннан ел узсын,
Бөтен бәйрәмнәрегез+ үткәрелә барсын.
2 Ләкин мин Әриилгә бәла-каза китерермен,+
Анда кайгы һәм ыңгырашып елау булыр,+
Ул минем өчен мәзбәх учагы кебек булып китәр.+
3 Мин синең тирәли чатырлар куярмын,
Сине казык читән белән уратып алырмын
Һәм сиңа каршы камалыш ныгытмалары корырмын.+
Бу кинәт кенә бер мизгелдә килеп чыгар.+
6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә сиңа игътибар итеп,
Сине күк күкрәү, җир тетрәү һәм көчле гөрелдәү белән,
Көчле җил, давыл һәм ялмап алучы ут ялкыннары белән коткарыр».+
7 Шунда Әриилгә каршы сугыш алып барган бихисап бөтен халыклар+ —
Аңа каршы сугыш алып баручыларның барысы,
Аңа каршы торгызылган камау манаралары,
Аңа бәла-каза китерүчеләр —
Төнге күренеш кебек, төш кебек булыр.
8 Әйе, ач кеше төшендә ашаганын күреп
Ач* килеш уянган кебек,
Һәм сусаган кеше төшендә эчкәнен күреп
Йокысыннан хәлсезләнгән һәм сусаган* килеш торган кебек,
Сио́н тавына каршы сугышкан
Хисапсыз бөтен халыклар белән дә шулай булыр.+
Алар исерек, ләкин шәрабтан түгел,
Алар чайкалып йөри, ләкин хәмердән түгел.
10 Чөнки Йәһвә сезгә тирән йокы рухы иңдерер.+
11 Һәр күренеш сезнең өчен мөһерләнгән китапның сүзләре кебек булып китәр.+ Аны укый белгән кешегә биреп: «Моны кычкырып укы әле»,— дисәләр, тегесе: «Мин булдыра алмыйм, чөнки ул мөһерләнгән»,— дияр. 12 Ә бу китапны укый белмәгән кешегә биреп: «Укы әле моны»,— дисәләр, тегесе: «Мин укый белмим»,— дияр.
13 Йәһвә болай ди: «Бу халык миңа теле белән якынлаша,
Алар мине телләре белән хөрмәт итә,+
Күңелләре исә миннән ерак.
Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәнеп, моны миңа карата курку-хөрмәт дип саный.+
14 Шуңа күрә мин бу халыкка тагын искиткеч нәрсәләр эшләрмен,+
Таң калырлык гаҗәп эшләр кылырмын,
Зирәкләрнең зирәклеге юкка чыгар,
Акыллыларның төшенүчәнлеге җуелыр».+
15 Ниятләрен* Йәһвәдән яшерер өчен барысын да эшләргә әзер кешеләргә кайгы.+
Аларның эшләре караңгы урында эшләнә,
Алар: «Кем безне күрә?
Кем безнең турында белә?» — ди.+
16 Сез бар нәрсәне шулкадәр бозып күрсәтәсез!*
Балчык чүлмәкчегә тиңме?+
Ясалган нәрсә үзен ясаучы турында:
«Ул мине ясамады»+,— дип әйтерме?
Булдырылган нәрсә булдыручысы турында:
«Ул бернәрсә аңламый»+,— диярме?
18 Ул көнне саңгыраулар китапның сүзләрен ишетер,
Сукырларның күзләре караңгылыктан һәм дөм караңгыдан азат ителеп күрә башлар.+
20 Чөнки залим бүтән булмас,
Мактанчык һәлак булыр,
Зыян китерергә әзер торучыларның барысы юк ителер.+
21 Алар бит ялган сөйләп башкаларны гаепле итә,
Шәһәр капкасы алдында яклаучыга тозаклар куя,+
Буш гаепләүләр белән тәкъва кешене гадел хөкемнән мәхрүм итә.+
22 Шуңа күрә Ибраһимны йолып алган Йәһвә+ Ягъкубның йортына болай ди:
23 Чөнки ул үзе янында җыелган,
Минем кулларым булдырган балаларын күргәч,+
Алар минем исемемне изгеләндерер.
Әйе, алар Ягъкубның Изге Аллаһысын изгеләндерер,
Исраи́л Аллаһысына карата курку-хөрмәт күрсәтер.+
24 Кире беткән рухлы кешеләр төшенүчәнлеккә ия булыр,
Һәм зарланучылар үгет-нәсыйхәт кабул итәр».
30 «Үҗәт угылларга кайгы+,— ди Йәһвә.—
Гөнаһка гөнаһ өстәр өчен,
Алар минем ниятләремне түгел, ә үзләренекен үти,+
Минем рухыма каршы килгән килешүләр төзи.
2 Алар минем белән киңәшләшмичә+ Мисырга бара!+
Фиргавеннең яклавы астында ышык урын,
Мисырның күләгәсендә сыеныч эзли!
3 Ләкин фиргавеннең яклавын эзләп сез оятка калырсыз,
Мисыр күләгәсендә сыеныч эзләп түбәнсетелерсез.+
5 Үзләренә файда китерә алмаган халык аркасында
Алар бөтенесе хурлыкка калыр.
Мисырлылардан ярдәм дә, файда да булмас,
Оят һәм хурлык кына булыр».+
6 Көньяктагы хайваннарга каршы хәбәр:
Алар үз байлыкларын ишәкләргә,
Бүләкләрен дөяләргә төяп,
Бәла-каза һәм авырлыклар җире,
Арыслан, үкерүче арыслан,
Кара елан һәм елгыр зәһәр елан* җире аша алып бара.
Ләкин бу нәрсәләр халыкка файда китермәс.
7 Чөнки Мисырның ярдәменнән бернинди файда юк.+
Шуңа күрә мин аны: «Тыныч утырган Рәхә́б»+,— дип атадым.
Ул киләчәк көннәр өчен
Үзгәрмәс шаһит булып торсын.+
10 Алар әүлияләргә:* „Күренешләр күрмәгез“,— ди,
Ә күренешләр тапшыручыларга болай ди: „Безгә дөрес күренешләр сөйләмәгез.+
Күңелебезгә хуш килгән нәрсәләр сөйләгез, хыялда туган нәрсәләр күрегез.+
11 Юлдан тайпылыгыз, дөрес сукмактан борылыгыз.
Безгә Исраилнең Изге Аллаһысы турында бүтән сөйләмәгез“».+
12 Шуңа күрә Исраилнең Изге Аллаһысы болай ди:
«Сез минем сүземне кире кагасыз,+
Ялган белән хәйләгә таянасыз,
Аларга өметләнеп торасыз,+
13 Шуңа күрә бу гөнаһ сезнең өчен ярылган дивар,
Аварга торган бүрткән биек дивар сыман булыр.
Ул кинәт, бер мизгелдә ишелеп төшәр.
14 Аны чүлмәкченең зур чүлмәген ваткандай җимерерләр,
Ул челпәрәмә килер,
Хәтта учактан ут алырдай
Я күлләвектән* су чумырып алырдай сыныгы булмас.
15 Аллаһы Тәгалә Йәһвә — Исраилнең Изге Аллаһысы болай ди:
«Сез миңа кире кайтсагыз һәм тыныч булсагыз, котылырсыз.
Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз».+
Әмма сез теләмәдегез.+
16 Сез: «Юк, без атларда качып китәрбез!» — дидегез.
Шуңа күрә качып китәрсез дә.
«Елгыр атларга атланып качарбыз!»+ — дип әйттегез.
Шуңа күрә үзегезне куучылар җитез булыр да.+
Исән калганнарыгыз тау башындагы колга сыман,
Калкулыктагы билге баганасы сыман булыр.+
18 Ләкин Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтеп тора,+
Сезгә шәфкать күрсәтергә дип күтәрелер.+
Йәһвә — гаделлек Аллаһысы бит.+
Аны көткәннәрнең* барысы бәхетле.+
19 Халык Сионда, Иерусалимда яшәгәндә,+ син еламассың.+ Ул, ярдәм сорап кычкыруыңны ишетү белән, сиңа илтифат күрсәтер. Ул, аны ишетү белән, сиңа җавап бирер.+ 20 Йәһвә сезгә ашарга бәла-каза икмәге һәм эчәргә җәберләү суы бирсә дә,+ синең Бөек Нәсыйхәтчең бүтән яшеренмәс, һәм син үз күзләрең белән Бөек Нәсыйхәтчеңне+ күрерсең. 21 Сез уңга я сулга тайпылсагыз,+ артыгызда: «Менә юл.+ Шул юлдан барыгыз»,— дигән тавышны ишетерсез.
22 Шулчак сез уеп ясалган потларыгызны каплаган көмешне һәм коелма* потларыгызны каплаган алтынны нәҗесләрсез.+ Син аларны күрем вакытында кулланылган чүпрәкне ташлагандай ыргытырсың һәм аларга: «Юк булыгыз!» — диярсең.*+ 23 Җиргә чәчкән орлыгыңа Аллаһы яңгыр яудырыр,+ һәм җир тудырган икмәк мул һәм бәрәкәтле булыр.+ Ул көнне синең мал-туарың киң көтүлекләрдә утлап йөрер.+ 24 Җирне эшкәрткән үгезләр һәм ишәкләр кузгалак кушылган, көрәк һәм сәнәк белән җилгәрелгән җим ашар. 25 Бөек кан коеш көнендә манаралар ишелеп төшкәндә, һәр биек тауда һәм һәр калкулыкта елгалар белән ташкыннар агар.+ 26 Йәһвә үз халкының ярасын* бәйләп,+ үзе сугып ясаган авыр җәрәхәтен төзәткән+ көнне тулы айның яктысы кояшның яктысыдай булыр һәм кояшның яктысы җиде көннең яктысыдай җиде мәртәбә көчлерәк булыр.+
Авызыннан чыккан сүзләре ярсулы,
Һәм теле ялмап алучы ялкын сыман.+
28 Аның рухы* муенга кадәр күтәрелгән ташкын сыман,
Ул халыкларны юк итү иләгеннән иләр,
Халыкларны адаштырып йөртер өчен авызларына йөгән кидертер.+
Йөрәкләрегез Йәһвәнең тавына,
Исраи́л Кыясына+ күтәрелгән юлдан
Сыбызгы уйнап* барган кеше сыман шатланыр.
30 Йәһвә көчле ярсуы,+ ялмап алучы ялкын аша,+
Каты яңгыр,+ боз яудырып һәм күк күкрәп яшен яшьнәү+ белән
Үзенең мәһабәт тавышын+ ишетерлек итәр,
Сугар өчен аска юнәлгән кулының көчен күрсәтер.+
31 Чөнки Йәһвәнең тавышыннан Ассириянең коты алыныр.+
Аллаһы аңа таяк белән сугар.+
32 Йәһвә Ассириягә сугарга дип
Үзенең җәзалау таягын селтәгән саен,
Сугышта аларга каршы кулын селтәгәндә,+
Шалтыравыклар һәм арфалар тавышы яңгырар.+
33 Чөнки Ассирия өчен Тофе́т*+ инде әзерләнгән.
Патшасы өчен дә ул хәзерләнгән.+
Аллаһы утын өеме өчен ясаган урын тирән һәм киң,
Анда ут гөрләп яна һәм утын күп.
Йәһвәнең сулышы, күкерт ташкыны сыман,
Тофетны яндырып җибәрер.
31 Мисырга ярдәм сорап баручыларга кайгы!+
Алар атларга өметләнә,+
Хәрби арбалар күп булганга, аларга ышана,
Хәрби атлар* көчле булганга, аларга таяна.
Ә Исраилнең Изге Аллаһысына алар өметләнми,
Йәһвәне эзләми.
2 Ләкин Аллаһы да зирәк бит, ул бәла китерер,
Ул үз сүзләрен кире алмас.
Ул явызлар йортына,
Явызлык кылучыларга ярдәм иткән кешеләргә каршы күтәрелер.+
Йәһвә үз кулын сузгач,
Ярдәм тәкъдим иткән халык абыныр,
Ә ярдәмне кабул иткән халык егылыр.
Алар бөтенесе бер үк вакытта һәлак булыр.
4 Йәһвә миңа болай диде:
«Үзенең корбаны өстеннән үкереп торган арысланны — көчле яшь арысланны
Куып җибәрер өчен көтүчеләр төркеме җыелса да,
Ул аларның тавышыннан курыкмый,
Шау-шуларыннан аның коты алынмый.
Шулай ук Гаскәрләр Иясе Йәһвә, күкләрдән төшеп,
Сио́н тавы һәм аның калкулыгы өчен сугышыр.
5 Гаскәрләр Иясе Йәһвә аска ташланган коштай Иерусалимны яклар.+
Ул аны яклар һәм саклап калыр.
Ул аны кызганыр һәм коткарыр».
6 «И Исраи́л халкы, үзегез каршы күтәрелгән, ачыктан-ачык каршы күтәрелгән Аллаһыга кире кайтыгыз.+ 7 Ул көнне һәркем көмештән ясалган буш илаһларын һәм файдасыз алтын илаһларын кире кагар. Сез аларны үз кулларыгыз белән ясап гөнаһ кылдыгыз.
Ул кылычтан качып китәр,
Егетләрен мәҗбүри хезмәткә тартырлар.
9 Аның кыяташы көчле куркудан юкка чыгар,
Мирзалары, билге баганасы күреп, куркуга төшәр»,— дип әйтә
Яктысы* Сионда һәм миче Иерусалимда торган Йәһвә.
2 Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын кебек,
Давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек булыр,
Сусыз җирдә су ташкыннарыдай,+
Һәм коры җирдә зур кыяташның күләгәседәй булыр.
3 Шунда күргәннәрнең күзләре бүтән ябылмас,
Ишеткәннәрнең колаклары игътибарлы булыр.
4 Ашыгып эш итүчән кешеләр күңелләреннән белем турында уйлар,
Һәм тотлыгып сөйләүче тел шома һәм ачык итеп сөйләр.+
5 Акылсыз кеше бүтән юмарт дип,
Ә аумакай кеше күренекле дип аталмас.
Ул моны мөртәтлек таратыр* өчен һәм Йәһвә турында ялган сөйләр өчен,
Ач кешене* ач йөртер өчен
Һәм сусаган кешене сусыз калдырыр өчен эшләр.
7 Аумакай кеше яман алымнар куллана.+
Мескенне ялган белән һәлак итәр өчен,+
Оятсыз тәртипкә этәрә.
Ярлы кеше дөрес булганны сөйләсә дә, ул шулай эшли.
9 «Я, үз-үзегездән канәгать хатыннар, мине тыңлагыз!
Гамьсез кызлар,+ әйткәннәремә колак салыгыз!
10 Елдан аз гына артыграк вакыт үткәч, сез, гамьсезләр, калтыранырсыз,
Чөнки йөзем җыю вакыты бетсә дә, бернинди җимеш җыелмас.+
11 Үз-үзегездән канәгать хатыннар, дер-дер килегез!
Сез, гамьсезләр, калтырагыз!
Өстегездән киемегезне салыгыз,
Билләрегезгә матәм киеме урагыз.+
12 Искиткеч кырлар һәм җимеш бирә торган йөзем агачлары турында
Сыкрана-сыкрана күкрәгегезгә сугыгыз.
13 Чөнки халкымның җире чәнечкеле үсемлекләр һәм чәнечкеле куаклар белән капланыр.
Алар шатлык тулы бөтен йортларны,
Әйе, куаныч тулы шәһәрне басып китәр.+
14 Ныгытылган манараны ташлап киттеләр,
Шау-шулы шәһәрне калдырдылар.+
15 Югарыдан безгә Аллаһы рухы иңгәнче,+
Чүл җимеш бакчасына әверелгәнче,
Ә җимеш бакчасы урман итеп саналганчы шулай булыр.+
17 Чын тәкъвалыкның нәтиҗәсе тынычлык булыр,+
Чын тәкъвалыкның җимеше дәвамлы тынычлык һәм иминлек булыр.+
19 Ләкин урманны боз сугар,
Һәм шәһәр җир белән тигезләнер.
Син җимерүдән туктагач, үзеңне җимерерләр.+
Хыянәт итүдән туктагач, үзеңә хыянәт итәрләр.
2 И Йәһвә, безгә илтифат күрсәт.+
Без сиңа өметләнәбез.
3 Күкрәгән тавышыңнан халыклар кача.
Син күтәрелгәндә, милләтләр тарала.+
4 Сезнең табышыгызны туймас саранчалар кебек таларлар.
Халык аңа саранчалар өерләре сыман ташланыр.
5 Йәһвә югарыланыр,
Чөнки ул югарыдагы биеклекләрдә тора.
Ул Сионны гаделлек һәм тәкъвалык белән тутырыр.
6 Ул синең заманыңа тотрыклылык бирер.
7 Менә, аларның батырлары урамнарда кычкыра,
Тынычлык хәбәрчеләре ачы тавыш белән елый.
8 Зур юллар буш калды,
Юлларда беркем йөрми.
Лива́н гарьләнә,+ ул корып бетте.
Шару́н чүлгә әйләнде,
Баша́н һәм Карми́л яфракларын койды.+
11 Сез коры үлән белән авырлы буласыз һәм салам тудырасыз.
Сезне үзегезнең рухыгыз ук ялкын сыман йотар.+
12 Халыклар яндырылган акбур сыман булыр.
Алар чабып ташланган чәнечкеле үсемлекләр кебек яндырылыр.+
13 Еракта булганнар, нәрсә эшләячәгемне тыңлагыз!
Якында булганнар, минем кодрәтемне таныгыз!
„Кайсыбыз ялмап алучы ут булган җирдә яши ала?+
Кайсыбыз сүнмәс ялкыннар янында яши ала?“ — ди алар.
Дөресне сөйләүче,+
Намуссыз һәм хәрәм табышны кире кагучы,
Ришвәт алыр өчен кулларын сузмаучы,+
Кан кою турында ишетмәс өчен колагын томалаучы
Һәм начар нәрсәләрне күрмәс өчен күзләрен йомучы
16 Биеклекләрдә яшәр.
17 Синең күзләрең патшаны бөтен күркәмлегендә күрер,
Алар ерактагы җирне күрер.
18 Син күңелеңнән бөтен дәһшәтне үткәреп,* болай диярсең:
«Кайда сәркатип?
Салым үлчәп бирүче кайда?+
Манаралар санаучы кайда?»
19 Син дорфа халыкны,
Төшенер өчен шулкадәр аңлаешсыз телле халыкны,
Тотлыгып сөйләүләрен аңлый алмаган халыкны бүтән күрмәссең.+
20 Сионга — бәйрәмнәребез үткәрелгән шәһәргә кара!+
Синең күзләрең Иерусалимны — тыныч яшәү урынын,
Күчерелмәс чатырны күрер.+
Аның казыклары беркайчан да суырып алынмас,
Аның бер бавы да өзелмәс.
21 Ләкин анда мәһабәт Аллаһы Йәһвә
Безне елгалар, киң каналлар кебек яклар.
Бу сулардан хәрби көймәләр йөрмәс
Һәм мәһабәт кораблар үтмәс.
Ул безне коткарыр.+
23 Арканнар бушар,
Алар мачтаны тота алмас, һәм җилкән дә корылмас.
Ул вакытта мул табыш бүләрләр,
Хәтта аксакларның да өлеше зур булыр.+
24 Анда яшәүчеләрнең берсе дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәс.+
Ул җирдә яшәүче халыкның гөнаһы кичерелер.+
34 Халыклар, ишетер өчен якын килегез,
Милләтләр, игътибарлы булыгыз.
Җир һәм аны тутырган һәрнәрсә,
Җир һәм ул булдырган бар нәрсә тыңласын.
Ул аларны кырып бетерер,
Аларны үтерер.+
4 Күкләрнең бөтен гаскәре череп таркалыр,
Күкләр төргәктәй төреп куелыр.
Аларның бөтен гаскәре
Йөзем агачыннан кипкән яфрак коелгандай,
Инҗир агачыннан куырылган инҗир төшкәндәй барып төшәр.
5 «Чөнки күкләрдә минем кылычым канга батар.+
Ул Эдомны хөкемгә тартыр өчен,+ аның өстенә,
Мин юк итәргә карар иткән халык өстенә төшәр.
6 Йәһвәнең кылычы канга батар.
Ул яшь сарык тәкәләренең һәм кәҗәләрнең мае белән капланыр,+
Аларның канына батар,
Сарык тәкәләренең бөер мае белән капланыр,
Чөнки Йәһвә Босрада корбан әзерли,
Эдо́м җирендә бөек суеш оештыра.+
7 Алар белән кыргый үгезләр дә,
Яшь үгезләр дә, көчле үгезләр дә авар.
Җирләре канга батар,
Туфракларына май сеңәр».
10 Ул көндез дә, төнлә дә сүнмәс,
Аның төтене мәңге күтәрелеп торыр.
Ул буыннан-буынга ташландык хәлдә калыр,
Аның аша мәңге беркем дә үтмәс.+
11 Ул баба кошы һәм дикобраз биләмәсе булыр,
Анда колаклы ябалак һәм козгыннар яшәр.
Бу җирнең буш һәм җимерелгән булачагын күрсәтер өчен,
Аллаһы аны үлчәү бавы һәм асма* белән үлчәр.
12 Аның патша булырлык күренекле кешеләре калмас,
Аның бар мирзалары юкка чыгар.
13 Аның ныгытылган манараларында чәнечкеле үсемлекләр үсәр,
Ныгытмаларын кычыткан һәм чәнечкеле чүп үләне басып китәр.
Ул шакаллар оясы,+
Тәвә кошлары торагы булып калыр.
Әйе, анда төн күгәрчене урнашыр һәм тыныч урын табар.
15 Анда елан үз оясын ясар һәм йомыркалар салыр,
Аларны басып, балаларын үз күләгәсе астында җыяр.
Әйе, анда тилгәннәр һәрберсе үз пары белән җыелыр.
16 Моны Йәһвәнең китабында табып, кычкырып укыгыз.
Аларның берсе дә югалмас.
Һәрберсенең үз пары булыр,
Чөнки Йәһвәнең авызыннан әмер чыкты,
Аның рухы аларны бергә җыйды.
17 Ул алар өчен жирәбә салды,
Аларга билгеләнгән урынны үз куллары белән үлчәде.
Алар мәңге шул җиргә ия булыр,
Буыннан-буынга анда яшәр.
Ул куаныр һәм шатлыктан аваз салыр.
Кешеләр Йәһвәнең данын, Аллаһыбызның шөһрәтен күрер.
4 Йөрәкләре борчулы булган кешеләргә болай диегез:
«Көчле булыгыз. Курыкмагыз.
Менә, Аллаһыгыз үч алырга,
Аллаһы җәза бирергә килер.+
Ул килеп сезне коткарыр».+
Чүлдә сулар бәреп чыгар,
Далада ташкыннар ага башлар.
Шакаллар ял иткән ояларда+
Яшел үлән, камыш һәм папи́рус үсәр.
Аннан нәҗес кеше йөрмәс.+
Ул шул юлдан йөргән кеше өчен генә булыр.
Акылсыз кеше анда адашып кермәс.
9 Ул юлда арыслан булмас,
Бернинди явыз ерткыч анда чыкмас.
10 Йәһвә тарафыннан йолып алынганнар, кайтып,+ Сионга шатлыклы авазлар белән килер.+
Алар башларына чиксез шатлык таҗы кияр.+
Алар сөенеч белән куанычка күмелер,
Кайгы һәм көрсенү юкка чыгар.+
36 Һизәкыя́ патшаның идарә итүенең 14 нче елында Ассирия патшасы+ Синахери́б Яһүднең бөтен ныгытылган шәһәрләренә каршы чыгып, аларны яулап алды.+ 2 Аннары Ассирия патшасы Лакиштан+ Иерусалимга Һизәкыя патша янына гаять зур гаскәр белән рапшакны*+ җибәрде. Алар кер юучылар кырына илтүче зур юл+ буендагы Югары сулыкның канавы+ янәшәсендә урнашты. 3 Шунда аның янына патша йорты башлыгы Хилкыя́ улы Ильяки́м,+ сәркатип Шебнә́+ һәм елъязмачы Аса́ф улы Йоха́к чыкты.
4 Рапша́к аларга болай диде: «Һизәкыягә әйтегез: „Бөек патша — Ассирия патшасы менә нәрсә ди: „Нинди таянычың бар синең?+ 5 Син: „Минем сугыш алып барырга осталыгым һәм куәтем бар“,— дисең, әмма бу буш сүзләр генә. Кемгә таянасың син, хәтта миңа каршы баш күтәрергә батырчылык иткәнсең?!+ 6 Нәрсә, әллә шул сынык камыш таягына — Мисырга таянасыңмы? Кеше аңа таянса, ул бит аның кулын тишеп керәчәк. Мисыр патшасы фиргавен үзенә өметләнгәннәрнең һәммәсе өчен шундый ул.+ 7 Ә инде: „Аллаһыбыз Йәһвәгә таянабыз“,— дисез икән, әллә Һизәкыя Яһүд белән Иерусалимга: „Менә шушы мәзбәх алдында табыныгыз“+,— диеп, аның биеклекләрен һәм аның мәзбәхләрен җимергән түгелме?“+ 8 Әйдә, хуҗам Ассирия патшасы+ белән бәхәсләшеп кара: мин сиңа 2 000 ат бирәм һәм карыйк, син аларга утыртыр өчен җитәрлек җайдак таба алырсыңмы икән? 9 Әгәр дә инде Мисырның сугыш арбаларына һәм җайдакларына таянасың икән, ничек инде син хуҗамның хезмәтчеләре арасыннан хәтта иң кече җитәкчене чигендерә алырсың? 10 Бу җиргә каршы чыгып, аны җимерергә вәкаләт миңа Йәһвәдән бирелде. Йәһвә үзе миңа: „Бу җиргә каршы чыгып, аны җимер“,— диде».
11 Шунда Ильяким, Шебнә+ һәм Йохак рапшакка+ болай диделәр: «Зинһар, безнең белән стенадагы кешеләр алдында яһүд телендә сөйләшмә. Хезмәтчеләрең белән арамей* телендә+ сөйләш, чөнки без болай да аңлыйбыз».+ 12 Ләкин рапшак: «Нәрсә, хуҗам мине бу сүзләрне хуҗагызга һәм сезгә генә әйтергә җибәрде дип уйлыйсызмы? Юк, ул мине стенадагы кешеләргә дә әйтер өчен җибәрде. Сез барыгыз да үз тизәгегезне ашарсыз һәм үз сидегегезне эчәрсез»,— диде.
13 Аннары рапшак торып басты да каты тавыш белән яһүд телендә+ болай диде: «Бөек патшаның — Ассирия патшасының сүзләрен тыңлагыз.+ 14 Патша менә нәрсә ди: „Һизәкыя сезне алдый күрмәсен, чөнки ул сезне коткара алмый.+ 15 Һизәкыя сезгә: „Йәһвә безне, һичшиксез, коткарачак; һәм бу шәһәр Ассирия патшасы кулына төшмәячәк“,— диеп, сезне Йәһвәгә ышанырга өндәсә дә, тыңламагыз аны.+ 16 Һизәкыяне тыңламагыз, чөнки Ассирия патшасы болай ди: „Минем белән килешү төзегез һәм бирелегез! Шулчак һәрберегез үзенең йөзем агачыннан һәм инҗир агачыннан җимеш ашар һәм үз сулыгыннан су эчәр. 17 Аннары мин килеп, сезне үз җирегезгә охшаш бер җиргә алып китәрмен.+ Ул бәрәкәтле җирдә ашлык һәм яңа шәраб, икмәк һәм йөзем бакчалары бар. 18 Һизәкыя: „Йәһвә безне коткарачак“,— диеп, сезне алдый күрмәсен. Башка халыкларның илаһлары үз җирләрен Ассирия патшасы кулыннан коткарып кала алдымы соң?+ 19 Кайда Хама́т белән Арпадның илаһлары?+ Ә Сепарбаи́м илаһлары кайда?+ Алар Сама́рияне минем кулымнан коткарып кала алдымы?+ 20 Бу җирләрнең барлык илаһларының кайсысы үз җирен минем кулымнан коткара алды? Әллә Иерусалимны минем кулымнан Йәһвә коткарып кала алырмы?“»+
21 Әмма алар дәшмәде һәм аңа бер сүз дә җавап бирмәде, чөнки патша: «Аңа җавап бирмәгез»,— дип боерган иде.+ 22 Патша йорты башлыгы Хилкыя улы Ильяким, сәркатип Шебнә+ һәм елъязмачы Асаф улы Йохак, киемнәрен ертып, Һизәкыя янына килделәр һәм аңа рапшакның сүзләрен сөйләп бирделәр.
37 Моны ишетү белән Һизәкыя́ патша өстендәге киемен ертып җибәрде һәм матәм киеме киеп, Йәһвә йортына китте.+ 2 Аннары ул өсләренә матәм киемнәре кигән патша сарае башлыгы Ильякимны, сәркатип Шебнәне һәм җитәкче руханиларны Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр+ янына җибәрде. 3 Алар аңа болай диделәр: «Һизәкыя менә нәрсә ди: „Бу көн — кайгы-хәсрәт көне, шелтә* һәм мәсхәрә көне, чөнки без менә-менә бала табарга торган, әмма тудырырга көче булмаган хатын кебек.+ 4 Исән калганнар+ өчен дога кылчы.+ Бәлки, Йәһвә Аллаһы Ассирия патшасының тере Аллаһыны мыскылларга җибәргән хезмәтчесе+ рапшакның сүзләрен ишетер һәм аны Йәһвә Аллаһының колагына ирешкән сүзләре өчен җавапка тартыр“».
5 Һизәкыя патшаның хезмәтчеләре бу хәбәрне Ишагыягә җиткергәч,+ 6 Ишагыя аларга болай диде: «Хуҗагызга әйтегез: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Ишеткән сүзләрдән курыкма.+ Ассирия патшасының хезмәтчеләре+ миңа әйткән көфер сүзләрдән шомга төшмә. 7 Мин аның күңеленә бер уй-ният салам, һәм ул бер хәбәр ишетеп, үз җиренә кайтып китәчәк.+ Мин аны үз җирендә кылыч белән үтертәчәкмен“».+
8 Ассирия патшасының Лакиштан киткәнен ишеткәч, рапша́к аның янына әйләнеп кайтты һәм тегесенең Либнага каршы сугышканын күрде.+ 9 Ул арада Ассирия патшасы Хәбәшстан патшасы Тирхакның үзенә каршы яу белән чыкканы турында хәбәр алды. Моны ишеткәч, ул Һизәкыягә+ хәбәрчеләр җибәреп, болай диде: 10 «Яһүд патшасы Һизәкыягә әйтегез: „Таянычың булып торган Аллаһың сиңа: „Иерусалим Ассирия патшасының кулына бирелмәячәк“,— дисә дә, ышанма аңа.+ 11 Ассирия патшаларының бөтен җирләрне һәлак итеп, алар белән ни эшләгәннәре турында үзең ишеткән идең бит.+ Әллә син берүзем котылып калырмын дип уйлыйсыңмы? 12 Ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары аларны коткардымы соң?+ Кайда Гоза́н, Хара́н,+ Рәзи́ф? Телассарда яшәгән Гадә́н халкы кайда? 13 Хама́т патшасы, Арпа́д патшасы, Сепарбаи́м,+ Һенә́ һәм Иввә́ шәһәрләренең патшалары кайда?“»
14 Һизәкыя бу хатны хәбәрчеләрнең кулыннан алып, укып чыкты. Аннары ул Йәһвә йортына барып, аны Йәһвә алдына җәеп салды.+ 15 Һизәкыя Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады:+ 16 «И Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә,+ керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыручы Ходай! Син җирдәге бөтен патшалыкларның бердәнбер хак Аллаһысы. Син күкләрне һәм җирне булдырдың. 17 И Йәһвә, колак салчы һәм мине ишетче!+ И Йәһвә, күзләреңне аччы һәм күрче!+ Синахерибның тере Аллаһыны мыскыллап әйткән бар сүзләрен ишетче.+ 18 И Йәһвә, Ассирия патшалары чыннан да бөтен җирләрне+ һәм үз җирләрен дә һәлак итте. 19 Аларның илаһларын утка ташладылар,+ чөнки алар илаһлар түгел, ә кеше кулы ясаган нәрсәләр,+ агач һәм таш кына. Шуңа күрә аларны юк иттеләр дә. 20 Һәм хәзер, и Аллаһыбыз Йәһвә, безне аның кулыннан коткар. Шулчак җир йөзендәге бөтен патшалыклар синең, и Йәһвә, бердәнбер Аллаһы икәнеңне белерләр иде».+
21 Аннары Амуз улы Ишагыя Һизәкыягә мондый хәбәр җибәрде: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Син миңа Ассирия патшасы Синахери́б турында дога кылганга,+ 22 Йәһвә аңа каршы болай дип әйтә:
„Гыйффәтле кыз Сио́н синнән җирәнә, синнән көлә.
Кызым Иерусалим сиңа карап, башын селкеп тора.
23 Син кемне мыскыл итәсең,+ кемгә көфер сүзләр әйтәсең?
Кемгә тавышыңны күтәрәсең?+
Горур күз карашыңны кемгә төбисең?
Исраилнең Изге Аллаһысына!+
24 Хезмәтчеләрең аша син Йәһвәдән мыскыллап көләсең+ һәм болай дисең:
„Күпсанлы сугыш арбаларым белән
Мин тау башларына кадәр менәрмен,+
Ливанның иң ерак төбәкләренә кадәр җитәрмен.
Мин аның биек эрбет һәм иң яхшы артыш агачларын кисеп аударырмын,
Аның иң югары яшерен урыннарына, иң куе урманнарына керермен.
26 Әллә ишетмәдеңме? Бу инде күптән карар ителгән иде.
Мин моны инде күптән ниятләгән* идем.+
Менә хәзер гамәлгә ашырам:+
Син ныгытылган шәһәрләрне җимерәсең, һәм алар хәрабә өемнәренә әйләнә.+
27 Анда яшәгән кешеләр ярдәмсез калыр,
Алар бик нык куркуга төшәр һәм оятка калыр.
Алар кыр үсемлеге, яшел чирәм сыман,
Өй түбәсендәге көнчыгыш җиле көйдергән чирәм шикелле зәгыйфь булып китәр.
28 Синең кайчан утырганыңны да, кайчан чыкканыңны, кайчан кергәнеңне дә беләм мин,+
Миңа ярсуланып йөрүең дә билгеле миңа,+
Шуңа күрә мин борыныңа ыргак кидереп, авызыңа авызлык+ салырмын да
Сине килгән юлың белән алып китәрмен“.
30 Һәм менә сиңа* билге: быел сез үзеннән-үзе* үсеп чыккан ашлыкны ашарсыз, киләсе елны шуннан үсеп чыккан орлыклар белән тукланырсыз, ә өченче елны үзегез чәчкәнне урырсыз һәм йөзем агачлары утыртып, аларның җимешләрен ашарсыз.+ 31 Яһүд йортында котылып калганнар+ тамыр җибәрер һәм җимеш китерер. 32 Чөнки Иерусалимнан — котылган халык һәм Сион тавыннан исән калганнар чыгар.+ Гаскәрләр Иясе Йәһвә моны һичшиксез эшләячәк.+
33 Шуңа күрә Йәһвә Ассирия патшасы турында болай ди:+
34 „Ул килгән юлы белән кайтып китәчәк
Һәм бу шәһәргә кермәячәк,— дип игълан итә Йәһвә.—
36 Йәһвәнең бер фәрештәсе чыгып, ассириялеләрнең лагеренда 185 000 кешене үтерде. Кешеләр иртән иртүк торса, җирдә үле гаскәриләрнең гәүдәләре ята.+ 37 Шулчак Ассирия патшасы Синахериб борылып, Нинәвәгә+ кайтып китте һәм шунда яшәде.+ 38 Бер көнне Синахериб үз илаһы Нисрухның гыйбадәтханәсендә табынганда, уллары Әдримәли́к белән Шаризә́р аны кылыч белән үтерделәр+ һәм Арара́т+ җиренә качып киттеләр. Аның урынына улы Асархәдду́н+ патша булып китте.
38 Шул көннәрдә Һизәкыя́ авырып китеп, үлем түшәгенә ятты.+ Аның янына Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр+ килде һәм аңа болай диде: «Йәһвә: „Йортыңдагыларга соңгы васыятеңне әйт, чөнки син аякка басмаячаксың, ә үләчәксең“,— ди».+ 2 Шунда Һизәкыя йөзе белән стенага таба борылып, Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады: 3 «И Йәһвә, үтенәм синнән, исеңә төшерче:+ мин бит синең алда тугрылыгымны саклап, бербөтен йөрәк белән йөрдем+ һәм синең күзеңдә дөрес булганны кылып яшәдем». Шунда Һизәкыя бик каты елап җибәрде.
4 Йәһвә Ишагыягә болай диде: 5 «Кире борыл, Һизәкыя янына барып әйт:+ „Бабаң Давытның Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин синең догаңны ишеттем,+ күз яшьләреңне күрдем.+ Мин синең гомер көннәреңә 15 ел өстәрмен+ 6 һәм сине дә, бу шәһәрне дә Ассирия патшасының кулыннан коткарырмын, мин бу шәһәрне яклармын.+ 7 Йәһвәнең үз сүзен үтәячәген син Йәһвә биргән мондый билге аша күрерсең:+ 8 мин Әһә́з баскычына* төшеп торган күләгәне 10 киртләчкә артка күчерермен“».+ Шунда баскычка төшкән күләгә элекке урынына, 10 киртләчкә артка күчте.
9 Яһүд патшасы Һизәкыянең авырып терелгәннән соң язган сүзләре.
Мине калган елларымнан мәхрүм итәрләр».
11 Мин әйттем: «Мин Йәһне,* исәннәр җирендә Йәһне күрмәм.+
Мин үлеләр белән булганда,
Кешеләрне бүтән күзәтмәм.
Мин үз тормышымны тукучы тукыма кисәген төреп куйгандай төрдем.
Ул мине буй җепләрне кискәндәй кисә.
Таңнан төнгә кадәр син мине бетерә барасың.+
13 Мин иртәнгә кадәр үземне тынычландырам.
Ул арыслан кебек бөтен сөякләремне сындыра.
Таңнан төнгә кадәр син мине бетерә барасың.+
14 Мин яр карлыгачы һәм миләш чыпчыгы* сыман черелдәп торам.+
Күгәрчен сыман гөрлим.+
Күзләрем биеклеккә карап алҗый.+
И Йәһвә, бик хәсрәтләнәм.
Минем таянычым бул!+
15 Нәрсә әйтим соң?
Ул миңа әйтте һәм әйткәнен эшләде.
Җанымның ачынганын истә тотып,
Бөтен калган елларымда басынкы* булырмын.
Син мине аякка бастырып исән калдырырсың.+
17 Менә, тынычланасы урынга мин бик көендем.
Бөтен гөнаһларымны артыңа ташлап калдырдың.*+
Гүргә төшкәннәр синең тугрылыгыңа өметләнә алмый.+
19 Мин сине бүген мактый алгандай,
Сине тере, тере кеше мактый ала.
Синең тугрылыгың турында ата үз улларына белем бирә ала.+
20 И Йәһвә, коткар мине,
Һәм без гомеребезнең бөтен көннәрендә Йәһвәнең йортында+
Кыллы уен коралларын уйнап җырларымны җырларбыз».+
21 Аннары Ишагыя, Һизәкыя савыксын өчен, тыгызлап ясалган инҗир көлчәсе китерергә һәм аны чуан өстенә ябарга кушты.+ 22 Моңа кадәр Һизәкыя Ишагыядән: «Йәһвә йортына барачагымны нинди билге аша белермен?» — дип сораган иде.+
39 Ул вакытта Бабы́л патшасы Балада́н улы Мерода́х-баладан, Һизәкыя́ патшаның авырып терелгәне турында ишеткәч,+ аңа хат язып, бүләк җибәрде.+ 2 Һизәкыя хәбәрчеләрне шатланып ачык йөз белән кабул итте һәм аларга үзенең казнасын: көмеш, алтын, бәлзәмле май, бүтән кыйммәтле майлар, бөтен коралларын һәм үзенең хәзинәсендә булган бөтен нәрсәне күрсәтте.+ Һизәкыя үзенең патша сараенда һәм бөтен биләмәләрендә күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады.
3 Аннары Һизәкыя патша янына Ишагыя́ пәйгамбәр килеп, аңардан: «Бу кешеләр нәрсә әйттеләр? Алар кайдан килделәр?» — дип сорады. Моңа Һизәкыя: «Алар ерак җирдән, Бабылдан килделәр»,— диде.+ 4 Тегесе аңардан: «Алар синең йортыңда* нәрсә күрде?» — дип сорагач, Һизәкыя: «Бөтенесен күрде. Хәзинәмдә күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады»,— дип җаваплады.
5 Шулчак Ишагыя Һизәкыягә болай диде: «Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең сүзе мондый: 6 „Менә, көннәр килер һәм синең йортыңда* булган бар нәрсәне, шулай ук ата-бабаларың бүгенгә кадәр туплаган бөтен әйберләрне Бабылга алып китәчәкләр. Бер нәрсә дә калмаячак+,— дип әйтә Йәһвә+.— 7 Синнән туачак улларыңның кайберләрен шулай ук алып китәчәкләр, һәм алар Бабыл патшасының сараенда хезмәтчеләр булачак“».+
8 Шунда Һизәкыя Ишагыягә: «Йәһвәнең синең аша әйткән сүзе гадел»*,— диде һәм болай дип өстәде: «Чөнки минем көннәремдә тынычлык һәм тотрыклылык* булыр».+
40 «Юатыгыз, минем халкымны юатыгыз,— ди сезнең Аллаһыгыз+.—
2 Иерусалимның йөрәгенә үтеп керерлек итеп* сөйләгез,
Аның мәҗбүри хезмәте тәмамланганын,
Гаебе йолып алынганын игълан итегез.+
Ул бар гөнаһлары өчен Йәһвә кулыннан тулы җәза* алды».+
3 Чүлдә кемдер кычкыра:
Сахра аша Аллаһы өчен+ тигез олы юл салыгыз.+
4 Бөтен чокырлар тутырылсын,
Бөтен таулар һәм калкулыклар тигезләнсен.
Сикәлтәле юл — такыр,
Таулы-чокырлы җир тигез булып китсен.+
6 Тыңла! Берәү: «Кычкыр!» — диеп тора.
Икенчесе: «Нәрсә кычкырыйм соң?» — дип сорый.
«Бөтен кешеләр* — яшел чирәм.
Аларның бөтен тугры мәхәббәте кыр чәчәге сыман.+
Әйе, кешеләр тик яшел чирәм генә.
Иерусалим өчен яхшы хәбәр китерүче хатын,
Көчле аваз сал.
Кычкыр, курыкма.
Яһүд шәһәрләренә: «Менә Аллаһыгыз»,— дип игълан ит.+
Менә! Аның бүләге үзе белән,
Түлисе әҗере үзе алдында.+
11 Ул үз көтүен көтүче кебек кайгыртыр.*+
Кулы белән сарык бәтиләрен бергә җыяр,
Аларны куенында йөртер.
Ул бәрәнләгән сарыкларны назлы гына алып барыр.+
13 Йәһвә рухын кем үлчәп чыккан?*
Аның киңәшчесе булып, кем аны өйрәтә ала?+
14 Берәр нәрсә аңлар өчен ул кем белән киңәшләшкән?
Гаделлек юлын аңа кем өйрәтә?
Кем аңа белем бирә?
Дөрес аңлау юлын кем күрсәтә?+
Менә ул утрауларны вак тузандай күтәрә.
16 Хәтта Ливанның агачлары да учак ягу өчен җитәрлек түгел,
Андагы кыргый хайваннар да яндыру корбаны китерү өчен аз.
18 Аллаһыны кем белән чагыштырырсыз?+
Аны нәрсәгә охшатырсыз?+
Ул, аумас пот ясау өчен,
Оста һөнәрче эзли.+
21 Әллә сез белмисезме?
Әллә ишеткәнегез булмадымы?
Сезгә башлангычтан ук әйтмәделәрмени?
Җирнең нигезләре салынганнан бирле булган дәлилләрне сез аңламадыгызмыни?+
Ул күкләрне юка тукымадай җәеп җибәрә,
Аларны яшәү өчен чатырдай кора.+
23 Ул түрәләрне юкка чыгара,
Җир хакимнәрен юк нәрсә итә.
24 Аларны утырту белән,
Аларны чәчү белән,
25 «Сез мине кемгә охшатырсыз? Кем миңа тиң? — ди Изге Аллаһы.—
26 Күзләрегезне күтәреп күккә карагыз.
Боларны кем барлыкка китергән?+
Ул аларны гаскәрдәй саны буенча алып чыга,
Аларның барысын исемнәре белән атый.+
Аның чиксез куәте һәм курку-хөрмәт уятучы кодрәте ярдәмендә+
Аларның берсе дә юкка чыкмый.
27 Ни өчен син, Ягъкуб, һәм син, Исраи́л:
„Минем юлымны Йәһвә күрми,
Аллаһы минем өчен гаделлек урнаштырмый“,— дисең?+
28 Әллә белмисеңме? Әллә ишеткәнең юкмы?
Җир читләрен Барлыкка Китерүче Йәһвә — мәңгегә Аллаһы.+
Ул беркайчан да армый һәм талмый.+
Ул аңлаган нәрсәләрне белеп бетереп булмый.+
30 Яшүсмерләр арыр һәм талчыгыр,
Һәм егетләр абынып егылыр,
31 Ә Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр.
Алар бөркетләр кебек үз канатларында күккә күтәрелер.+
Алар йөгерсә дә, алҗымас,
Йөрсә дә, хәлсезләнмәс».+
Якынлашсыннар һәм сөйләсеннәр.+
Хөкем өчен бергә җыелыйк.
2 Кем көнчыгыштан* бер кешене күтәрде?+
Халыкларны аның кулына бирер өчен,
Патшаларны буйсындырсын өчен,+
Кем аны үз гаделлеге буенча үзенә хезмәткә чакырды?
Кем аларны аның кылычы алдында туфракка әйләндерде,
Аның җәясе алдында җил саламны очыргандай очырды?
3 Ул аягы басмаган юллардан
Тоткарлыксыз үтеп, аларны куып бара.
4 Кем эш итеп боларны башкарды?
Башлангычтан буыннарны кем чакырды?
5 Утраулар моны күреп куркуга төште.
Җирнең читләре калтырый башлады.
Алар бергә җыелып чыга.
6 Һәрберсе үз якынына ярдәм итә
Һәм үз кардәшенә: «Кыю бул»,— ди.
Ул эретеп ябыштырылган урын турында: «Шәп»,— дип әйтә.
Аннары потны аумасын өчен кадаклар белән беркетеп куялар.
8 «Син исә, Исраи́л, минем хезмәтчем;+
Син, Ягъкуб, минем сайланганым,+
9 Мин сине җир читләреннән алып килдем,+
Җирнең иң ерак урыннарыннан чакырып алдым.
Мин сиңа болай дидем: „Син минем хезмәтчем.+
Мин сине сайладым. Мин сине кире какмадым.+
10 Курыкма, чөнки мин синең белән.+
Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың.+
Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен,+
Сине гаделлегем* буенча уң кулым белән тотып торырмын“.
11 Менә, сиңа ярсыганнарның барысы оятка калыр һәм кимсетелер.+
Сиңа каршы сугышканнар юкка чыгар, һәлак булыр.+
12 Үзең белән сугышкан кешеләрне эзләрсең, ләкин тапмассың.
Сиңа каршы сугышканнар юк нәрсәгә әйләнер, тәмам таркалыр.+
13 Чөнки мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам,
Сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям.+
14 Курыкма син, корт* Ягъкуб,+
Исраил кешеләре, мин сезгә булышырмын,— ди Йәһвә, Йолып Алучыгыз,+ Исраилнең Изге Аллаһысы.—
15 Менә, мин сине ашлык сугу чанасы,+
Ике ягы да үткен тешле яңа ашлык сугу коралы иттем.
Син тауларны таптарсың һәм җимерерсең,
Калкулыкларны кибәккә әйләндерерсең.
17 «Мохтаҗлар һәм фәкыйрьләр су эзли, ләкин тапмый.
Сусаудан тамаклары кибә.+
Мин, Йәһвә, аларга җавап бирермен.+
Мин, Исраил Аллаһысы, аларны калдырмам.+
Чүлне камыш баскан күлгә,
Сусыз җирне су чыганакларына әйләндерермен.+
Мин далада артыш агачы белән бергә,
Корычагач һәм кипарис агачы үстерермен.+
20 Шулчак бөтен кешеләр
Моны Йәһвәнең кулы эшләгәнен,
Исраилнең Изге Аллаһысы булдырганын күреп белерләр
Һәм моңа игътибар итеп аңларлар».+
21 «Эшегезне сөйләп бирегез»,— дип әйтә Йәһвә.
«Дәлилләрегезне китерегез»,— ди Ягъкуб Патшасы.
22 «Дәлилләр китерегез һәм безгә булачак нәрсәләрне сөйләгез.
Безгә үткән нәрсәләрне әйтеп бирегез,
Шулчак без алар турында уйланырбыз* һәм аларның нәрсә белән бетәсен белербез.
Яки безгә киләчәк нәрсәләрне белдерегез.+
Әйе, я яхшы, я начар нәрсә эшләгез,
Һәм шулай итеп безне гаҗәпкә калдырыгыз.+
Сезне сайлаган һәркем җирәнгеч.+
25 Мин төньяктан бер кешене күтәрдем, һәм ул килер.+
Ул көнчыгыштан* булыр+ һәм минем исемемне чакырыр.
26 Без белсен өчен, баштан ук моның турында кем сөйләде?
Яисә без: „Ул хаклы“,— дип әйтсен өчен, үткән заманнан моны кем сөйләп бирде?+
Беркем дә хәбәр итмәде!
Беркем дә әйтмәде!
Беркем дә сездән бернәрсә ишетмәде!»+
27 Мин беренче булып Сионга: «Менә, менә алар!»+ — дидем,
Мин Иерусалимга яхшы хәбәр белән хәбәрче җибәрермен.+
28 Ләкин мин карап тордым һәм беркемне күрмәдем,
Алар арасында киңәш бирерлек беркем табылмады.
Мин алардан җавап бирүләрен сорап тордым.
29 Менә, аларның барысы ялган.*
Аларның эшләре — юк нәрсә.
Аларның сыннары* — җил һәм буш нәрсә.+
42 Менә минем хезмәтчем,+ мин аңа булышам!
Минем сайланганым,+ җаным аны хуплый!+
Мин аны үземнең рухым белән сугарам.+
Ул халыкларга гаделлекне ачар.+
3 Ул сынык камышны сындырып ташламас,
Пыскып янган филтәне сүндермәс.+
Ул тугры эш итеп гаделлекне ачар.+
4 Ул җирдә гаделлек урнаштырыр, көчсезләнмәс һәм арымас.+
Утраулар аның канунын* көтеп тора.
5 Күкләрне барлыкка китереп, аларны җәеп җибәргән,+
Җирне җәеп салган, андагы бар нәрсәне булдырган,+
Анда яшәүче кешеләргә сулыш биргән,+
Анда йөрүчеләргә рух биргән+
Аллаһы Йәһвә болай ди:
6 «Мин, Йәһвә, гадел эш итеп, сине чакырдым,
Сине кулыңнан тотып алдым.
7 Син сукыр күзләрне ачарсың,+
Зинданнан тоткыннарны чыгарырсың,
Караңгылыкта утыручыларны алып чыгарсың.+
8 Мин Йәһвә. Бу — минем исемем.
9 Карагыз, элек әйтелгәннәр инде үтәлде.
Хәзер мин яңа нәрсәләрне белдерәм.
Мин алар хакында алар барлыкка килгәнче сөйлим».+
10 Диңгез һәм аны тутырган нәрсәләр исәбенә яшәүчеләр,
Утраулар һәм анда торучылар,+
Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+
Аны җирнең читләренә кадәр мактагыз.+
Кыялы җирләрдә яшәүче кешеләр шатланып кычкырсын,
Тау башларыннан кычкырсын.
Гаскәри сыман ашкынуын кузгатыр.+
Ул кычкырыр, әйе, ул сугышка өндәп сөрән салыр.
Ул дошманнарыннан көчлерәк икәнен күрсәтер.+
14 «Мин озак вакыт дәшмәдем.
Мин сүз катмадым һәм үземне тыеп тордым.
Хәзер исә бала тудырган хатын сыман
Ыңгырашырмын, еш һәм авыр сулармын, тыным кысылыр.
15 Мин тауларны һәм калкулыкларны харап итәрмен,
Аларның бөтен үсемлекләрен корытырмын.
16 Мин сукырларны үзләре белмәгән юлдан алып барырмын,+
Аларны билгеле булмаган сукмаклардан йөртермен.+
Алар алдындагы караңгылыкны яктылыкка әйләндерермен.+
Таулы-чокырлы җирне тигез итәрмен.+
Мин алар өчен шулай эшләрмен, мин аларны ташламам».
17 Потларга таянучылар,
Сыннарга:* «Сез безнең илаһларыбыз»,— диючеләр
Качып китәр һәм бик зур хурлыкка төшәр.+
18 Саңгыраулар, тыңлагыз.
Сукырлар, карагыз һәм күрегез.+
19 Минем хезмәтчемдәй сукыр,
Мин җибәргән хәбәрчедәй саңгырау бармы?
Әҗер алган кеше кебек сукыр,
Йәһвәнең хезмәтчесе кебек сукыр бармы?+
20 Син күпне күрәсең, ләкин игътибар бирмисең.
Колакларың ишетә, ләкин тыңламыйсың.+
22 Ләкин бу халыкны таладылар, һәм ул бөлгенлеккә төште.+
Аларның барысы чокырларга эләкте, аларны зинданнарга яптылар.+
Аларны талыйлар, ләкин беркем дә аларны коткармый,+
Бөлгенлеккә төшерәләр, ләкин: «Аларны кайтар!» — дип әйтүче юк.
23 Арагыздан моны кем тыңлар?
Кем игътибар биреп киләчәк өчен сабаклар алыр?
24 Кем Ягъкубны бөлгенлеккә төшерүчеләргә бирде?
Кем Исраилне талаучыларга бирде?
Йәһвә түгелме? Исраи́л бит аңа каршы гөнаһ кылды.
Болар аның тирәсендәге бар нәрсәне йотты, ләкин ул игътибар итмәде.+
Болар аңа каршы янып торды, ләкин ул моны йөрәгенә якын алмады.+
«Курыкма, чөнки мин сине йолып алдым.+
Мин сине исемең белән атадым.
Син минеке.
Син ут аша үткәндә, утка пешмәссең,
Ялкын сине көйдереп алмас.
3 Чөнки мин синең Аллаһың Йәһвә,
Исраилнең Изге Аллаһысы, синең Коткаручың.
Мин Мисырны синең өчен йолым итеп бирдем,
Сине Хәбәшстан белән Сибага алмаштырдым.
Шуңа күрә мин синең урыныңа кешеләрне,
Синең җаның өчен халыкларны бирермен.
5 Курыкма, чөнки мин синең белән.+
Мин үземне данлау өчен барлыкка китергән,
Мин булдырган һәм яраткан һәркемне китер“.+
9 Бөтен милләтләр бер урынга җыелсын,
Халыклар бергә туплансын.+
Аларның* кайсысы моның турында сөйли ала?
Баштагы нәрсәләрне* алар әйтеп бирә аламы?+
Хаклы булганнарын дәлилләр өчен шаһитләрен китерсен,
Я кешеләр ишетеп: „Бу дөрес!“ — дисен».+
Сез мине танып белсен һәм миңа иман итсен* өчен,
Минем шул ук Аллаһы икәнемне аңласын өчен мин сезне сайлап алдым.+
Миңа кадәр Аллаһы булмаган
Һәм миннән соң да булмады.+
11 Мин, мин Йәһвә,+ һәм миннән башка коткаручы юк».+
Сез минем шаһитләрем,— дип игълан итә Йәһвә,— ә мин Аллаһы.+
Мин эшкә керешкәндә, кем моңа комачаулый ала?»+
14 Сезнең Йолып Алучыгыз,+ Исраилнең Изге Аллаһысы+ Йәһвә болай ди:
«Сезнең хакка мин аларны Бабылга җибәрермен һәм капкаларның бөтен бикләрен ватармын,+
Һәм калдайлылар үз корабларында кайгы-хәсрәттән кычкырачак.+
15 Мин Йәһвә, сезнең Изге Аллаһыгыз,+ Исраилне Барлыкка Китерүче,+ сезнең Патшагыз».+
Ул болай ди: «Алар ятар һәм тормас.+
Алар юкка чыгар, янып торган филтә сүндерелгәндәй сүндерелер».
18 «Элекке нәрсәләрне хәтергә төшермәгез,
Үткәннәр турында уйланмагыз.
19 Менә, мин яңа нәрсә булдырам.+
Ул инде хәзер барлыкка килә.
Әллә моны күрмисезме?
20 Кырдагы кыргый хайваннар,
Шакаллар һәм тәвә кошлары мине олылар,
Чөнки мин чүлдә су бирәм,
Сахрада елгалар агызам.+
Мин моны үз халкым — сайланганым+ эчсен өчен,
21 Үзем өчен булдырган халкым
Мине мактасын өчен эшлим.+
23 Син миңа тулаем яндыру корбаннары китерер өчен сарыклар алып килмәдең,
Корбаннарың белән мине данламадың.
Миңа бүләкләр китерергә мин сине мәҗбүр итмәдем,
Ла́дан сорап сине йончытмадым.+
24 Син үз акчаңа минем өчен хуш исле камыш сатып алмадың,
Корбаннарыңның мае белән мине сөендермәдең.+
Моның урынына син мине гөнаһларың белән борчыдың,
Җинаятьләрең белән мине алҗыттың.+
26 Хәтеремә төшер, эшебезне судта тикшерик,
Хаклы икәнеңне исбатлар өчен үз сүзеңне әйт.
28 Шуңа күрә мин изге урынның мирзаларын нәҗесләрмен,
Ягъкубны юк итәрмен,
Исраилне мәсхәрәгә калдырырмын.+
5 Берәү: „Мин Йәһвәнеке“,— дияр,+
Икенчесе Ягъкуб исеме белән аталыр,
Тагын берәү кулына: „Йәһвәнеке“,— дип язып куяр,
Һәм Исраил исемен кабул итәр“.
„Мин беренче һәм соңгы.+
Миннән башка Аллаһы юк.+
Җавап бирсен, миңа моны әйтсен һәм исбатласын!+
Алар булачак нәрсәләрне
Һәм аннан соң нәрсә булачагын сөйләсен.
Мин борынгы халыкны оештырганнан бирле шулай эшләп киләм бит.
Мин бу турыда сезнең һәрберегезгә алдан ук әйтмәдемме, хәбәр итмәдемме?
Сез минем шаһитләрем.+
Әллә миннән башка Аллаһы бармы?
Юк, бүтән Кыя юк.+ Мин берсен дә белмим“».
Аның шаһитләре буларак, алар* бернәрсә күрми һәм бернәрсә белми,+
Шуңа күрә аларны ясаган кеше хурлыкка төшәр.+
11 Менә, аның бар ярдәмчеләре оятка калыр!+
Һөнәрчеләр нибары кешеләр генә.
Аларның барысы җыелсын һәм үз урыннарын алсын.
Аларның котлары алыныр, һәм алар бөтенесе бергә хурлыкка төшәр.
12 Тимерче үз коралы* белән күмерләр өстендә тимер эшкәртә.
Ул аны көчле кулы белән чүкеп,
Аннан пот ясый.+
Ул ачыга һәм аның көче бетә,
Ул су эчми һәм арый.
13 Агач остасы үлчәү бавы сузып, агачта кызыл акбур кисәге белән сурәт сызгалый.
Ул аны өтерге белән эшкәртә һәм аңа җәзбә* белән сыза.
Ул аны кеше кыяфәтендә+
Кеше кебек матур итеп ясый.
Аннары аны өйдә* утыртып куя.+
14 Ә кемдер эрбет агачларын кисә.
Ул билгеле бер агачны — имәнне сайлый,
Аңа урмандагы агачлар арасында үсеп ныгырга вакыт бирә.+
Ул дәфнә агачы утырта, ә яңгыр аны үстерә.
15 Аннары шул агач кешегә утын була.
Ул аның бер өлешен җылыныр өчен куллана,
Учак яга һәм икмәк пешерә.
Ә икенче өлешеннән илаһ ясый һәм аңа табына.
Ул аннан пот ясый һәм аның алдында сәҗдә кыла.+
16 Аның яртысын ул утта яндыра,
Учакта ул ашар өчен ит кыздыра һәм туклана.
Ул шулай ук җылына һәм:
«Ах! Ялкынга карап утырып мин җылындым»,— ди.
17 Ә калганыннан ул илаһ булдыра, аннан пот ясый.
Аңа сәҗдә кыла һәм табына.
Аңа дога кылып:
«Коткар мине, син бит минем илаһым»,— ди.+
19 «Агачның яртысын мин утта яндырдым,
Аның күмерендә мин ашар өчен икмәк пешердем һәм ит кыздырдым.
Ә калганыннан җирәнгеч нәрсә ясыйммы?+
Агач бүкәненә* табыныйммы?» — дип
Күңеленнән беркем уйламый,
Аларда белем дә, аңлау да юк.
20 Ул көл белән туклана.
Алданган йөрәге аны юлдан яздырды.
Ул үз җанын коткара алмый һәм:
«Уң кулымдагы бу нәрсә ялган түгелме?» — дип әйтми.
21 «И Ягъкуб, боларны исеңдә тот. Син дә, Исраил, онытма,
Чөнки син минем хезмәтчем.
Мин сине булдырдым, син минем хезмәтчем.+
И Исраил, мин сине онытмам.+
22 Мин синең җинаятьләреңне болыт белән каплагандай,+
Синең гөнаһларыңны куе болыт белән каплагандай каплармын.
Кайт яныма, мин сине йолып алырмын.+
23 Күкләр, шатланып аваз салыгыз,
Чөнки Йәһвә моны эшләде!
Җирнең түбән урыннары, сөенеп кычкырыгыз!
Куанып кычкырыгыз, таулар,+
Урман һәм бар агачларың!
Йәһвә бит Ягъкубны йолып алды,
Исраил аша үз күркәмлеген күрсәтә».+
«Мин Йәһвә, мин бар нәрсәне яраттым.
Кем минем белән булды?
25 Мин буш нәрсә сөйләүчеләрнең* билгеләрен юкка чыгарам,
Мин күрәзәчеләрне ахмаклардай эш иттерәм,+
Акыл ияләрен аптырашта калдырам,
Аларның белемен акылсызлыкка әйләндерәм.+
Мин Иерусалим хакында: „Анда кешеләр яшәячәк“,— дим,+
Яһүд шәһәрләре турында: „Алар яңадан төзеләчәк,+
Һәм хәрабәләрен яңадан торгызам“,— дип әйтәм.+
Мин Иерусалим турында: „Ул яңадан торгызылачак“,— дим,
Һәм аның гыйбадәтханәсе хакында: „Синең нигезең салыначак“,— диям».+
Патшаларны коралсызландырыр өчен,
Аның алдында ике якка ачылмалы ишекләр ачылсын
Һәм капкалар ябык булмасын өчен,
Ул уң кулыннан тотып торган+ Кирга болай ди:
Мин бакыр ишекләрне җимерермен
Һәм тимер бикләрне ватармын.+
Шунда син минем Йәһвә икәнемне,
Сине исемең белән атаган Исраи́л Аллаһысы икәнемне белерсең.+
4 Хезмәтчем Ягъкуб һәм сайланганым Исраил хакына
Мин сине исемең белән атыйм.
Мине белмәгән булсаң да, мин сиңа хөрмәтле исем бирәм.
5 Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.
Миннән башка Аллаһы юк.+
Мине белмәгән булсаң да, мин сине ныгытырмын.
Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.+
Мин, Йәһвә, боларның барысын эшлим.
Җир уянсын һәм котылу җимеше китерсен
Һәм шул ук вакыт тәкъвалык булдырсын.+
Мин, Йәһвә, моны барлыкка китердем».
9 Үзенең Яратучысына* каршы торучы* кешегә кайгы,
Чөнки ул җирдә ятучы башка чүлмәк ватыклары арасындагы
Чүлмәк ватыгы гына!
Кызыл балчык Чүлмәкчегә:* «Син нәрсә эшлисең?» — дип әйтерме?+
Я ясаган әйберең: «Аның куллары юк»,— диярме?*
10 Атасына: «Син кемгә ата буласың?» — дип әйтүчегә,
Хатынга: «Син кемне* тудырасың?» — диючегә кайгы.
11 Исраилнең Изге Аллаһысы,+ аны булдырган Йәһвә болай ди:
«Сез миннән булачак нәрсәләр турында сорарсызмы?
Улларым хакында+ һәм кулларым булдырган нәрсәләр турында миңа боерык бирерсезме?
12 Мин җирне булдырдым+ һәм анда кешене барлыкка китердем.+
Ул, ул минем шәһәремне төзер,+
Сөргендәге кешеләремне бушлай+ һәм ришвәтсез азат итәр»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
14 Йәһвә болай ди:
«Мисыр табышы,* Хәбәшстанның сәүдә маллары* һәм озын буйлы шебалылар
Синең яныңа килер һәм синеке булып китәр.
Алар синең артыңнан чылбырланган килеш барыр.
Алар килеп, сиңа сәҗдә кылыр.+
Сиңа хөрмәт күрсәтеп алар: „Һичшиксез, Аллаһы синең белән,+
Аннан башка берәү дә юк, бүтән Аллаһы юк“,— дияр».
16 Алар барысы оятка калыр һәм кимсетелер.
Потлар ясаучылар хурлыкка төшәр.+
17 Ә Исраилне Йәһвә мәңгегә коткарыр.+
Сез мәңге оятка калмассыз һәм хур ителмәссез.+
18 Күкләрне Барлыкка Китерүче,+ хак Аллаһы,
Җирне булдырган, аны нык урнаштырган Яратучы,+
Аны юкка гына* түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган
Йәһвә болай ди:+
«Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.
19 Мин яшерен урында, караңгылык баскан җирдә сөйләмәдем.+
Мин Ягъкуб токымына:*
„Мине эзләгез, ләкин тырышлыкларыгыз юкка гына булыр“,— дип әйтмәдем.
Мин Йәһвә, гадел булганны сөйлим һәм дөрес булганны хәбәр итәм.+
20 Бергә җыелыгыз һәм килегез.
Якынлашыгыз, халыклар арасыннан качып котылганнар.+
Үз потларын күтәреп йөртүчеләр
Һәм үзләрен коткара алмый торган илаһка дога кылучылар бернәрсә дә белми.+
21 Үз эшегезне сөйләгез, дәлилләр китерегез.
Алар бергә киңәшләшсен.
Моны бик күптәннән үк кем әйтте?
Борынгы заманнан ук кем хәбәр итте?
Мин, Йәһвә, түгелме?
Алдымда һәрбер кеше тез чүгәр,
Һәрбер тел тугрылыкта ант итәр+
24 Һәм болай дияр: „Чын тәкъвалык һәм көч Йәһвәдә.
Аңа каршы ярсыган һәркем оятка калып аның алдына килер.
Аларның потлары хайваннарга, йөк хайваннарына төялә,+
Алар — арыган хайваннар өчен авыр йөк.
3 «Ягъкуб йорты, тыңла мине; Исраи́л йортыннан исән калганнар, сез дә колак салыгыз;+
Мин сезгә туган чагыгыздан ук ярдәм иттем һәм сезне ана карыныннан ук күтәреп йөрттем.+
4 Картайган чагыгызда да мин шундый ук булырмын.+
Чәчегез чал булганда да мин сезне күтәреп йөртермен.
Элеккегечә мин сезне күтәреп йөртермен һәм коткарырмын.+
5 Сез мине кемгә охшатырсыз?
Охшашлыгыбыз күренсен өчен,+ кемгә тиңләрсез я кем белән чагыштырырсыз?+
6 Янчыкларыннан мул итеп алтын бушатучылар бар,
Алар үлчәүгә салып көмеш үлчи.
Алар алтын остасын яллый, һәм ул аннан илаһ ясый.+
Аннан соң алар аның алдында йөзтүбән каплана, әйе, алар аңа табына.+
Ул үз урыныннан кымшанмый.+
Алар аны ярдәмгә чакыра, ә ул җавап бирми,
Ул беркемне дә бәла-казадан коткара алмый.+
8 Шуны искә төшерегез һәм кыю булыгыз.
Канунны бозучылар, шуны игътибарга алыгыз.
9 Бик күптәннән булган нәрсәләрне,
Минем Аллаһы икәнемне һәм башка Аллаһы юк икәнен хәтерегезгә төшерегез.
Мин Аллаһы, һәм минем кебек беркем юк.+
Мин әйттем һәм моны гамәлгә ашырырмын.
Мин моны ниятләдем һәм моны үтәрмен.+
12 Үҗәт йөрәклеләр,
Тәкъвалыктан ерак булганнар, мине тыңлагыз.
Минем коткаруым кичекмәс.+
Мин Сионга коткару, Исраилгә данымны* бирермен».+
И калдайлылар кызы,
Тәхет булмаган җиргә утыр,+
Чөнки кешеләр сине инде беркайчан да нәзакәтле һәм иркә дип атамаслар.
2 Кул тегермәне ал һәм он тарттыр.
Япмаңны салып куй.
Итәгеңне күтәреп, ботларыңны ач.
Елгалар аша кич.
3 Синең шәрәлегең капланмас.
Оятка калырсың.
Мин үч алырмын,+ бер кеше дә юлымда тормас.*
Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә».
Сине бүтән Патшалыкларның хуҗа хатыны* дип атамаслар.+
Ләкин син аларга мәрхәмәт күрсәтмәдең.+
Хәтта картларга да авыр йөк салдың.+
7 Син: «Мин һәрвакыт, мәңгегә Хуҗа хатын булырмын»,— дидең.+
Син үз эшләреңә игътибар бирмәдең,
Аларның ничек бетәсен уйламадың.
«Мин генә бар, бүтән берәү дә юк.+
Мин тол хатын булмам.
Беркайчан да балалар югалтуны белмәм»,— дисең.+
9 Ләкин сиңа кинәт, бер көндә бу ике нәрсә дә:+
Балаларны югалту да, толлык та килер.
10 Син үз явызлыгыңа таяндың.
«Мине беркем дә күрми»,— дидең.
Зирәклегең һәм белемең сине ялгыштырды,
Син күңелеңнән: «Мин генә бар, бүтән берәү дә юк»,— дисең.
Башыңа бәла төшәр, син аны читкә бора алмассың.
Син күрмәгән-белмәгән һәлакәт сиңа көтмәгәндә килер.+
Бәлки, бу сиңа файда китерер,
Бәлки, син кешеләрдә курку уятырсың.
13 Син бик күп киңәшчеләреңнән алҗыгансың.
Күкләргә табынучылар,* йолдызларга текәлеп караучылар,+
Яңа ай туганда сиңа киләчәк нәрсәләр турында
Белем игълан итүчеләр
Хәзер торып бассын һәм сине коткарсын.
14 Менә, алар салам сыман.
Ут аларны яндырып бетерер.
Алар ялкын көченнән үз җаннарын коткара алмас.
Бу җылы бирә торган күмер түгел,
Алдында утырырлык ялкын түгел шул.
15 Яшьлегеңнән бергәләп тырышып эшләгән
Әфсенчеләрең синең өчен шундый булып китәр.
Алар һәрберсе үз ягына китеп барыр.
Сине коткарырга беркем калмас.+
48 И Ягъкуб йорты, тыңла.
Сез үзегезне Исраи́л исеме белән атыйсыз,+
Чыгышыгыз Яһүд токымыннан,*
Йәһвә исеме белән ант итәсез,+
Исраил Аллаһысын чакырасыз,
Ләкин моны хакыйкать һәм тәкъвалык буенча эшләмисез.+
2 Алар бит үзләрен изге шәһәрдә яшәүчеләр дип саный,+
Гаскәрләр Иясе Йәһвә исемле
Исраил Аллаһысының ярдәмен эзли.+
3 «Мин сиңа элекке нәрсәләрне күптән әйттем.
Алар минем авызымнан чыкты,
Мин аларны билгеле иттем.+
Мин көтмәгәндә эш иттем, һәм алар үтәлде.+
4 Мин синең никадәр үҗәт икәнеңне,
Муеныңның сеңерләре тимер һәм маңгаең бакыр икәнен белдем,+
5 Шуңа күрә мин сиңа барысын күптән әйттем.
Син: „Моны минем потым эшләде,
Моны потым һәм сыным* боерды“,— димәсен өчен,
Шул нәрсәләр үтәлгәнче, мин боларны сиңа җиткердем.
6 Син моның барысын ишеттең һәм күрдең.
Әллә моны хәбәр итмәссеңме?+
Моннан ары мин сиңа яңа нәрсәләрне+ —
Син белмәгән сакланган серләрне белдерәм.
7 Алар күптәннән түгел, алар хәзер генә барлыкка китерелә.
Бүгенге көнгә хәтле синең алар турында ишеткәнең булмады,
Шуңа күрә син: „Менә, боларны беләм инде“,— дип әйтә алмыйсың.
9 Ләкин үз исемем хакына мин ачуымны басармын,+
Үз даным хакына мин үземне тыеп калырмын
Һәм сине юк итмәм.+
10 Менә, мин сине чистарттым, ләкин көмешне чистарткандай түгел.+
Мин сине эретү мичендә, син газапланганда, сынадым.*+
Мин беркемгә дә данымны бирмим.*
12 И Ягъкуб, тыңла мине, үзем чакырган Исраил, колак сал.
Мин шул ук Аллаһы.+ Мин беренче, соңгы да мин.+
Мин аларны чакырганда, алар бергә торып баса.
14 Бөтенегез бергә җыелыгыз һәм тыңлагыз.
Араларыннан кем бу нәрсәләрне игълан итте?
Йәһвә аны яратты.+
15 Моны мин үзем әйттем һәм аны чакырдым.+
Мин аны китердем, һәм аның юлы уңышлы булыр.+
16 Яныма килегез һәм тыңлагыз.
Мин баштан ук яшертен сөйләмәдем.+
Алдан әйткәннәрем үтәлгәндә мин шунда булдым».
Хәзер исә Аллаһы Тәгалә Йәһвә мине һәм үз рухын* җибәрде.
17 Үзеңне Йолып Алучы, Исраилнең Изге Аллаһысы Йәһвә болай ди:+
«Мин, Йәһвә, синең Аллаһың,
Мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче,+
Син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы.+
18 Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде!+
Аларның исеме минем алдымнан беркайчан да җуелмас һәм юк ителмәс иде».
Калдайлылардан качыгыз!
Моны шатлыклы авазлар белән белдерегез! Моны игълан итегез!+
Җирнең читләренә моны билгеле итегез.+
Әйтегез: «Йәһвә үзенең хезмәтчесе Ягъкубны йолып алды.+
21 Ул аларны чүлләр аша алып барганда, алар сусаудан интекмәде.+
Ул алар өчен кыядан сулар агызды,
Кыяны ярып, аннан су чыгарды».+
22 «Явызлар өчен тынычлык юк»,— ди Йәһвә.+
Йәһвә мине әле мин туганчы чакырды.+
Мин әле әниемнең карынында булганда исемемне атады.
2 Ул телемне үткен кылычтай итте.
Мине үз кулының күләгәсе астына качырды.+
Ул мине очлы ук итте,
Үзенең ук савытына яшерде.
4 Ләкин мин әйттем: «Мин юкка гына тырышып эшләдем.
Көчемне юк нәрсәгә, бушка әрәм иттем.
5 Һәм мине анам карынында үз хезмәтчесе итеп булдырган Йәһвә
Миңа боерык бирде: Ягъкубны үзенә кайтарырга кушты.
Шулай итеп Исраил аның янына җыелыр.+
Мин Йәһвә күзендә данланырмын,
Шунда Аллаһым минем көчем булып китәр.
6 Ул болай диде: «Син Ягъкуб кабиләләрен яңадан торгызып,
Исраилнең исән калганнарын кайтарачак
Хезмәтчем генә түгел.
7 Исраилне Йолып Алучы — Исраилнең Изге Аллаһысы Йәһвә+ — кешеләр күралмаган,+ халык нәфрәт иткән кешегә, идарә итүчеләрнең хезмәтчесенә болай ди:
«Патшалар күрер һәм торып басар,
Мирзалар сәҗдә кылыр,
Алар моны тугры+ Йәһвәгә хөрмәт йөзеннән,
Үзеңне сайлаган Исраилнең Изге Аллаһысына+ хөрмәт йөзеннән эшләр».
8 Йәһвә болай ди:
Мин сине саклап калдым.
Моны сине кешеләргә килешү итеп бирер өчен,+
Җирне яңадан торгызыр өчен,
Алар калдырылган мирасларын биләп алсыннар өчен,+
9 Тоткыннарга: „Чыгыгыз!“ — дияр өчен,+
Караңгылыкта булганнарга:+ „Күренегез!“ — дип әйтер өчен эшләдем.
Алар юллар буенда тукланыр,
Көтүлекләре бөтен тапталган сукмаклар* буйлап булыр.
13 Күкләр, шатланып кычкырыгыз һәм син, җир, куан.+
Таулар шатлыклы авазлар белән сөенсен.+
14 Ләкин Сио́н әйтеп торды:
«Йәһвә мине калдырды,+ Йәһвә мине онытты».+
15 Берәр хатын үзенең имчәк баласын онытырмы?
Я үз карыныннан чыккан улын жәлләмәсме?
Ул хатын баласын онытса да, мин беркайчан да сине онытмам.+
16 Менә, уч төпләремә уеп мин синең исемеңне яздым.
Синең диварларың һәрвакыт минем алдымда.
17 Синең улларың кайтырга ашыга.
Үзеңне җимергән, үзеңне бөлгенлеккә төшергән кешеләр синнән китәр.
18 Күзләреңне күтәреп тирә-ягыңа кара.
Алар бөтенесе бергә җыела.+
Алар синең яныңа килә.
«Тормышым белән ант итәм,— ди Йәһвә,—
Син аларның барысын бизәнү әйберләрен кигәндәй,
Кәләш үзенә муенса кигәндәй киярсең.
19 Тору урыннарың җимерек һәм буш, җирең ташландык хәлдә калдырылган булса да,+
Хәзер ул яшәүчеләре өчен кысан булып китәр,+
20 Балаларыңны югалтканнан соң туган улларың сиңа болай дияр:
„Бу урын безнең өчен бик кысан.
Монда яшәр өчен безгә урын бир“.+
21 Шунда син күңелеңнән уйлап куярсың:
„Мин балаларымны югалттым һәм баласыз идем,
Сөрелдем һәм тоткында булдым.
Алайса, миңа бирелгән бу балаларга кем ата булды соң?
Аларны кем үстерде?+
22 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
Алар улларыңны кулларында китерер,
Кызларыңны җилкәләрендә күтәреп килер.+
Һәм син минем Йәһвә икәнемне белерсең.
Миңа өметләнүчеләр оятка калмас».+
24 Гайрәтле кешенең кулыннан әсирләрен тартып алу мөмкинме?
Залимнең тоткыннарын коткарып буламы?
25 Ә Йәһвә болай ди:
Мин сиңа каршы торганнарга каршы торырмын,+
Синең улларыңны коткарырмын.
26 Мин синең белән үзләрен мәрхәмәтсез тотканнарны үз тәннәрен ашарга мәҗбүр итәрмен,
Алар татлы шәраб эчкәндәй үз каннарыннан исерер.
Һәм һәр кеше минем Йәһвә икәнемне,+
Синең Коткаручың+ һәм Йолып Алучың,+
Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысы+ икәнемне белер».
50 Йәһвә болай ди:
«Әниегезне куып җибәргәндә, мин аңа аерылышу кәгазе бирдемме?+
Я үземә бурычка биргәннәрнең кайсысына мин сезне саттым?
Юк, сез үзегезнең гөнаһларыгыз+ аркасында сатып җибәрелдегез,
Һәм әниегез сезнең җинаятьләрегез өчен куып җибәрелде.+
2 Алайса, ни өчен мин килгәндә, монда берәү дә булмады?
Мин чакырганда, нигә беркем дә җавап бирмәде?+
Әллә минем кулым йолып алыр өчен бик кыскамы?
Әллә коткарырга көчем юкмы?+
Андагы балык сусаудан кырыла,
Сусыз калганга череп таркала.
Ул мине һәр иртә уята.
Мин өйрәнүчеләр кебек тыңласын өчен, колагымны уята.+
Мин үз ихтыярым буенча эш итмәдем.+
6 Миңа сугучыларга — аркамны,
Сакалымны йолкучыларга яңакларымны куйдым.
Мин битемне мыскыллаулардан һәм төкерүләрдән яшермәдем.+
7 Ләкин Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа булышыр,+
Шуңа күрә мин үземне кимсетелгән итеп хис итмәм,
Шуңа күрә мин битемне чакматаш кебек каты иттем,+
Мин беләм: мин оятка калмам.
8 Мине тәкъва дип игълан иткән Аллаһы якын.
Әйдә, бергә* торып басыйк.
Кем минем белән судлаша?
Шул миңа якынлашсын.
9 Менә, Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа булышыр.
Кем мине гаепле дип игълан итәр?
Менә, алар бөтенесе кием сыман таушалып бетәр.
Көя аларны ашап бетерер.
10 Арагыздан кем Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтә?
Аның хезмәтчесенең сүзен кем тыңлый?+
Яктылык күрмичә, дөм караңгылыкта кем йөрде?
Ул Йәһвәнең исеменә өметләнсен һәм үз Аллаһысыннан таяныч эзләсен.
11 «Менә, сез барыгыз да, ут яндыручылар
Һәм очкын чыгаручылар,
Үз ялкыныгызның яктысында,
Үзегез чыгарган очкыннар арасында йөрегез.
Миннән сез мондый җәза алырсыз:
Газапланып ятарсыз.
51 Тәкъвалыкка омтылучылар,
Йәһвәне эзләүчеләр, мине тыңлагыз.
Үзегез кисеп алынган кыяга,
Үзегез казып чыгарылган чокырга карагыз.
Ул аның бар хәрабәләренә юаныч китерер,+
Аның чүлен Гадә́н кебек,+
Ә даласын Йәһвәнең бакчасы кебек итәр.+
Анда сөенеч һәм куаныч булыр,
Рәхмәт сүзләре һәм моңлы җыр яңгырар.+
Миңа утраулар өметләнер,+
Кулымның кодрәтен көтәр.
6 Күзләрегезне күтәреп күкләргә карагыз,
Аска, җиргә күз салыгыз.
Чөнки күкләр төтен сыман таралыр,
Җир кием кебек таушалып бетәр,
Анда яшәүчеләр черкиләр кебек кырылыр.
Үлемле кешеләрнең мәсхәрәләвеннән курыкмагыз,
Аларның хурлауларыннан котыгыз алынмасын.
8 Чөнки көя аларны киемне ашагандай ашап бетерер,
Ә минем тәкъвалыгым мәңге булыр,
Коткаруым буыннан-буынга сузылыр».+
Күптәнге көннәрдәге кебек, үткән буыннар вакытындагы кебек уянсын.
10 Диңгезне, иксез-чиксез упкынның суларын корытучы,+
Йолып алынганнар үтсен өчен, диңгез тирәнлекләрендә юл ачучы син түгелме?+
11 Йәһвәнең йолып алынганнары кайтыр.+
Алар сөенеч белән куанычка күмелер,
Кайгы һәм көрсенү юкка чыгар.+
12 «Мин, мин үзем сезне юатам.+
Нигә сезгә үләчәк кешедән,
Яшел үләндәй кибеп бетәчәк адәм улыннан куркырга?+
13 Нигә син үзеңне Яратучы Йәһвәне,+
Күкләрне җәеп җибәргән+ һәм җирнең нигезен салган Аллаһыны онытасың?
Син көне буе җәберләүченең* ярсуыннан куркып тордың,
Әйтерсең лә ул сине юкка чыгарырга сәләтле иде.
Җәберләүченең ярсуы кайда соң?
15 Мин — синең Аллаһың Йәһвә.
Мин диңгезне дулкынландырам һәм аның дулкыннарын ярсытам.+
Минем исемем — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+
16 Күкләрне урнаштырыр өчен һәм җирнең нигезен салыр өчен,+
Сионга: „Син минем халкым“,— дияр өчен,+
Мин сүзләремне синең авызыңа салырмын,
Кулымның күләгәсе белән сине каплармын.+
17 Уян! Уян! И Иерусалим, торып бас.+
Син Йәһвә кулыннан, аның ярсу тулы касәсеннән эчтең.
Син шәраб савытыннан эчтең.
Син касәне эчеп бетердең һәм айкалып-чайкалып йөрдең.+
18 Үзе тудырган улларының берсе дә аны җитәкләмәде,
Үстергән улларының берсе дә аны кулыннан тотмады.
19 Ике нәрсә синең башыңа төшәр.
Кем синең хәлеңә керер?
Һәлакәт һәм бөлгенлек, ачлык һәм кылыч!+
Сине кем юатыр?+
20 Синең улларың хәлсезләнде.+
Алар ятьмәгә эләккән кыргый тәкәләр сыман
Һәр урам чатында ята.
Алар Йәһвәнең ярсуын, үзләренең Аллаһысының шелтәсен тулысынча татый».
21 Шулай итеп, тыңлачы,
И мескен һәм, шәраб эчмәсәң дә, исерек хатын.
22 Үз халкын яклаган Аллаһың, Раббың Йәһвә болай ди:
«Менә, синең кулыңнан үзеңне айкалып-чайкалып йөрергә мәҗбүр иткән касәне,+
Шәраб савытын, ярсуым тулы касәне алырмын.
Син аны бүтән беркайчан да эчмәссең.+
23 Мин аны җәберләүчеләрең кулына тоттырырмын.+
Алар сиңа:* „Иел, һәм без синең өстеңнән йөрербез!“ — диделәр.
Шуңа күрә син аркаңны, алар йөрсен өчен,
Җир кебек, урам кебек иттең».
52 Уян! И Сио́н,+ уян, куәткә төрен!+
И Иерусалим — изге шәһәр, матур киемеңне ки!+
Чөнки сөннәтләнмәгән һәм нәҗес кеше сиңа бүтән кермәс.+
2 И Иерусалим, тузанны кагып төшер, күтәрел һәм хөрмәтле урынга утыр.
Муеныңдагы богауларны сал, и тоткындагы кыз Сион.+
3 Йәһвә болай ди:
4 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
«Минем халкым башта Мисырга китеп, анда чит ил кешеләре булып яшәде.+
Аннары аларны бер сәбәпсез Ассирия җәберләде».
5 «Шуңа күрә нәрсә эшлим соң?» — дип әйтә Йәһвә.
«Минем халкым бушлай алынды.
6 Шуңа күрә минем халкым минем исемемне белер.+
Алар ул көнне сөйләүче мин икәнемне белер.
Әйе, бу мин!»
7 Таулар буйлап яхшы хәбәр таратып йөрүче* нинди күркәм!+
Ул тынычлык турында игълан итә,+
Яхшырак нәрсә турында яхшы хәбәр алып килә,
Котылу турында игълан итә,
Сионга: „Синең Аллаһың Патша булды!“ — дип әйтә.+
8 Тыңла, синең сакчыларың аваз сала.
Алар бердәм рәвештә шатланып кычкыра,
Чөнки алар Йәһвәнең Сион халкын кире җыйганын ачык күрер.
11 Китегез, китегез, чыгыгыз аннан,+ нәҗес булганга кагылмагыз!+
Йәһвә йортының кирәк-яракларын күтәреп йөртүчеләр,+
Аның арасыннан чыгыгыз,+ үзегезне чиста килеш саклагыз.
12 Сез киткәндә куркуга төшмәссез,
Качып та китмәссез,
Чөнки Йәһвә сезнең алдан барыр,+
Исраи́л Аллаһысы сезнең арткы сакчы гаскәрегез булыр.+
13 Менә, минем хезмәтчем+ аңлап эш итәр.
Ул югары күтәрелер,
Аның дәрәҗәсе күтәрелер, ул бик югарыланыр.+
14 Аңа таң калып караган кешеләр күп булган кебек
(Чөнки аның тышкы күренеше башка кешенекенә караганда,
Мәһабәт кыяфәте кешеләрнекенә караганда күпкә ямьсезләндерелгән иде),
Патшалар аның алдында авызларын ябар,*+
Чөнки алар үзләренә әйтелмәгәнне күрер,
Үзләре ишетмәгәнгә игътибар итәр.+
53 Бездән* ишеткән хәбәргә кем иман итте?+
2 Ул аның* алдында үсенте+ сыман үсеп чыгар, кибеп беткән җирдәге тамыр сыман булыр.
Аның мәһабәт кыяфәте дә, күркәмлеге дә юк.+
Без аны күргәч, аның тышкы күренеше безне үзенә җәлеп итмәс.
Аның йөзе бездән яшерелгәндәй булды.*
Аңа җирәнеп карадылар, без дә аны санга сукмадык.+
Ә без аны Аллаһы зарарлады, газаплады һәм интектерде дип уйладык.
Ул алган җәза безгә тынычлык китерде.+
Аның яралары ярдәмендә без савыктык.+
6 Без барыбыз сарыклар сыман адашып йөрдек,+
Һәркем үз юлына борылган иде,
Ә Йәһвә безнең барыбызның гөнаһларын аның өстенә салды.+
Аны, сарыкны алып баргандай, суярга алып бардылар.+
Сарык үзенең йонын кыркучы алдында тавышсыз торгандай,
Ул да авызын ачмады.+
8 Аны җәберләделәр* һәм гадел хөкем итмичә алып киттеләр.
Аның чыгышы* белән кем кызыксыныр?
Аны бит тереләр җиреннән аердылар.+
Минем халкымның җинаяте аркасында ул үтерелде.*+
9 Ул явызлык* кылмаган булса да,
Авызыннан ялган сүз чыкмаса да,+
Аңа кабер явызлар белән бергә бирелде,*+
Үлгәч, ул байлар белән җирләнде.+
10 Ләкин аны изү Йәһвәнең ихтыярында иде,* һәм ул аны газапларга дучар итте.
11 Үз җанының газаплануы аркасында, ул күргәннәре белән канәгатьләнер.
Үз белеме ярдәмендә тәкъва кеше — минем хезмәтчем+ —
Күп кешеләрне тәкъвалыкка китерер,+
Аларның гөнаһларын күтәреп барыр.+
12 Шуңа күрә мин аңа күпләр арасында өлеш бирермен,
Ул көчлеләр белән табыш бүләр,
Чөнки ул үз җанын үлемгә бирде+
Һәм җинаятьчеләр исәбенә кертелде.+
54 «Балага уза алмаган, бала тудырмаган хатын, шатланып аваз сал!+
Сөен һәм шатлыктан кычкыр,+ беркайчан да бала тудыру газабын белмәгән хатын,+
Чөнки ташлап калдырылган хатынның уллары*
Зур торагыңның тукымаларын зурайт.
Үзеңне чикләмә, чатырыңның бауларын озынайт,
Казыкларын ныгыт.+
3 Чөнки син уңга һәм сулга таралырсың.
Токымың халыкларны биләп алыр
Һәм буш шәһәрләргә урнашыр.+
Яшьлегеңдә оятка калганыңны онытырсың,
Тол булганда хурлыкка төшкәнеңне бүтән искә төшермәссең».
5 «Чөнки синең Бөек Яратучың+ ирең* сыман.+
Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә,
Исраилнең Изге Аллаһысы — Йолып Алучың.+
Ул бөтен җирнең Аллаһысы дип аталыр.+
6 Йәһвә сине ташлап калдырылган һәм кайгыга баткан хатынны чакыргандай,+
Яшьлегендә өйләнеп, ире соңрак кире каккан хатынны чакыргандай чакырды»,— ди Аллаһың.
8 Ярсуым ташып торганда, мин синнән бер мизгелгә йөземне бордым,+
Ләкин мәңгелек тугры мәхәббәт белән сиңа шәфкать күрсәтермен»+,— ди Йолып Алучың+ Йәһвә.
9 «Бу минем өчен Нух көннәре кебек.+
Мин Нух сулары бүтән җирне капламас дип ант иткән кебек,+
Сиңа бүтән ярсымам һәм сине шелтәләмәм дип ант итәм.+
10 Таулар үз урыннарыннан кузгалырга,
Калкулыклар какшарга мөмкин,
Ләкин минем тугры мәхәббәтем синнән алынмас,+
Тынычлык килешүем какшамас+,— ди сиңа мәрхәмәт күрсәтүче Йәһвә+.—
11 И мескен хатын,+ давыл эчендә бөтерелгән, юаныч күрмәгән хатын,+
Мин синең ташларыңны махсус измә белән ныгытырмын,
Нигезеңне сапфирлардан салырмын.+
12 Мин синең диварларыңның чыгынтыларын рубиннан ясармын,
Капкаларыңны ялтырый торган* ташлардан,
Бөтен чикләреңне кыйммәтле ташлардан ясармын.
15 Әгәр берәрсе сиңа һөҗүм итсә,
Бу минем боерыгым буенча булмас.
Сиңа һөҗүм иткән һәркем егылыр».+
Җимерү өчен җимерүче кешене дә мин булдырдым.+
17 Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас,+
Судта сиңа каршы чыккан һәр телне син хөкем итәрсең.
Бу — Йәһвә хезмәтчеләренең мирасы,
Аларның тәкъвалыгы миннән килә»,— ди Йәһвә.+
55 Килегез, әй бөтен сусаган кешеләр,+ су алырга килегез!+
Акчалары булмаганнар, килегез, алыгыз* һәм ашагыз!
Әйе, килегез, акчасыз һәм түләүсез+ шәраб һәм сөт алыгыз.+
2 Ник сез икмәк булмаган нәрсә өчен акча түлисез?
Ник хезмәт хакыгызны* тамак туйдырмаган нәрсә өчен сарыф итәсез?
Мине игътибар белән тыңлагыз һәм яхшы ризык ашагыз,+
Шунда җаныгыз чыннан да туклыклы ризык белән ләззәтләнер.+
3 Колак салыгыз һәм яныма килегез.+
Тыңлагыз, һәм җаныгыз исән булыр,
Мин, һичшиксез, сезнең белән мәңгелек килешү төзермен.+
Моны мин Давытка даими* күрсәтергә вәгъдә иткән тугры мәхәббәтем буенча эшләрмен.+
5 Менә, син үзең белмәгән халыкны чакырырсың,
Һәм сине белмәгән халык кешеләре
Аллаһың Йәһвә — Исраилнең Изге Аллаһысы хакына синең яныңа йөгерер,+
Чөнки ул сине данлар.+
6 Әле табып булганда, Йәһвәне эзләгез.+
Ул әле якын булганда, аңа мөрәҗәгать итегез.+
Ул Йәһвәгә кайтсын, һәм Аллаһы аңа мәрхәмәт күрсәтер,+
Аллаһыбызга кире килсен, чөнки ул аны ихластан кичерер.+
8 «Чөнки минем уйларым сезнең уйларыгыз белән бер түгел,+
Юлларыгыз да минем юлларым белән бер түгел,— ди Йәһвә.—
9 Чөнки күкләр җирдән никадәр югарырак булса,
Минем юлларым да сезнең юлларыгыздан,
Уйларым да сезнең уйларыгыздан шул кадәр югарырак.+
10 Яңгыр белән кар күктән явып,
Җирне сугармыйча күккә кире кайтмый.
Ул җирне уңдырышлы итә, анда үсемлекләр үстерә;
Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирә.
11 Минем авызымнан чыккан сүз дә шулай.+
Ул үтәлмичә миңа кире кайтмас,+
Мин теләгәнне,* һичшиксез, башкарыр,+
Аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны үтәр.
Сез кайтканда, таулар һәм калкулыклар шатлыклы авазлар белән куаныр,+
Кырдагы бар агачлар кул чабар.+
Бу Йәһвәгә дан китерер+
Һәм беркайчан юкка чыкмас мәңгелек билге булыр».
56 Йәһвә болай ди:
2 Шулай эшләгән кеше бәхетле.
Моны тырышып үтәгән,
Шимбә көнен тоткан һәм аны нәҗесләмәгән,+
Явызлык эшләүдән кулын тыеп калган адәм улы бәхетле.
3 Йәһвәгә гыйбадәт кылган чит ил кешесе:+
„Йәһвә мине, һичшиксез, үз халкыннан аерыр“,— димәсен.
Печелгән ир-ат: „Менә, мин корыган агачмын“,— димәсен».
4 Чөнки Йәһвә болай ди: «Минем Шимбә көннәремне тоткан, мин хуп күргән нәрсәләрне сайлаган һәм минем килешүемне тырышып үтәгән печелгән ир-атларга
5 Мин үз йортымда урын бирермен һәм аларның исемнәрен хәтеремдә саклармын.
Бу алар өчен угыллар белән кызлардан да яхшырак булыр.
Мин аларга юкка чыкмас исем,
Мәңгелек исем бирермен.
6 Ә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен,
Йәһвәнең исемен яратыр өчен+
Һәм аның хезмәтчеләре булыр өчен аңа гыйбадәт кылган чит ил кешеләрен,
Әйе, Шимбә көнен тотып аны нәҗесләмәгән,
Минем килешүемне тырышып үтәгән кешеләрнең барысын
7 Мин шулай ук изге тавыма китерермен,+
Алар дога кылу йортымда куаныр.
Аларның мәзбәхемдә китергән тулаем яндыру корбаннары һәм башка корбаннары кабул ителер.
Минем йортым бит бөтен халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр».+
8 Исраилнең таралган кешеләрен җыючы Аллаһы Тәгалә Йәһвә+ болай ди:
«Мин инде җыелганнар янына башкаларны да җыярмын».+
10 Аның сакчылары сукыр,+ аларның берсе дә бернәрсәгә игътибар итми.+
Аларның барысы — өрә алмаган телсез этләр.+
Алар авыр сулап ята, йокларга ярата.
11 Алар — бирән җанлы этләр,
Беркайчан да туймый.
Алар — аңлау сәләтләре булмаган көтүчеләр.+
Алар барысы үз юллары белән китте,
Һәммәсе үзенә намуссыз табыш эзли һәм болай ди:
Иртәгә дә бүгенгедәй булыр, хәтта күпкә яхшырак та булыр!»
57 Тәкъва кеше юкка чыкты,
Ләкин беркем дә моңа игътибар итми.
2 Ул тынычлык таба.
Тугры юл белән йөргәннәрнең барысы кабердә* ята.
4 Сез кемнән көләсез?
Кемне мыскыллап ыржаясыз, кемгә телегезне күрсәтәсез?
Сез җинаятьчеләр балалары,
Алдакчылар токымы түгелме?+
6 Үзәндәге* шома ташлар сиңа* бик кадерле.+
Әйе, болар — синең өлешең.
Син хәтта аларга да шәраб бүләкләре агызасың һәм бүләкләр китерәсең.+
Мин моңа риза булыйммы?*
8 Ишек һәм ишек яңагы артында син һәйкәл* куйдың.
Син мине ташлап киттең һәм шәрәләндең.
Менеп киң итеп урын җәйдең.
Алар белән килешү төзедең.
Вәкилләреңне еракка җибәреп,
Кабергә* кадәр түбәнсендең.
10 Син көч түгеп, үзеңнең күп юлларыңнан йөрдең,
Әмма: „Бу өметсез!“ — димәдең.
Син яңадан көч җыйдың.
Шуңа күрә бирешмисең.
11 Кемнән куркып котың алынды?
Кемнән куркып алдый башладың?+
Син мине искә төшермәдең.+
Бернәрсәне йөрәгеңә якын алмадың.+
Мин дәшми торып эшләреңә игътибар итмәдем түгелме?+
Шунлыктан син миңа курку-хөрмәт күрсәтмәдең.
Аларның барысын җил алып китәр,
Бер исүе дә аларны очырыр,
Ләкин миңа сыенган кеше җирне мирас итеп алыр,
Минем изге тавыма ия булыр.+
14 Болай диярләр: „Салыгыз, юл салыгыз! Юл әзерләгез!+
Халкымның юлыннан бар киртәләрне алып ташлагыз“».
«Мин биеклектә һәм изге урында яшим,+
Ләкин басынкыларның рухын күтәрер өчен,
Изелгәннәрнең йөрәген җанландырыр өчен,
Шундыйлар белән дә яшим.+
Чөнки минем аркада кеше рухы,
Үзем булдырган сулый торган затлар көчсезләнер иде.+
17 Аның намуссыз табыш алырга гөнаһлы омтылышына ачуым кабарды,+
Шуңа күрә мин аңа суктым, ярсып аңардан йөземне читкә бордым.
Ләкин ул үз йөрәге теләгән юлдан барып, мөртәт булып калды.+
19 «Мин кеше теленә мактау сүзе салам.
Ерактагы һәм якындагы кешегә дәвамлы тынычлык бирелер+,— ди Йәһвә,—
Мин аны савыктырырмын».
20 «Ә явызлар тынычлана алмаган давыллы диңгез сыман,
Аның сулары суүсемнәр һәм пычрак чыгарып ташлый тора.
21 Явызларга тынычлык юк»,— ди минем Аллаһым.+
58 «Тамак ярып кычкыр, үзеңне тыйма!
Тавышың мөгез быргы тавышы шикелле яңгырасын.
Халкыма аның фетнәсе турында,+
Ягъкуб йортына гөнаһлары турында игълан ит.
2 Алар көн саен мине эзли,
Минем юлларымны беләселәре килә,
Әйтерсең лә алар — тәкъвалык кылган,
Үз Аллаһысының гаделлеген ташламаган халык.+
Алар Аллаһыга якынлашырга теләп,
Миннән гадел хөкемнәр турында сорый:+
3 „Нигә син безнең ураза тотканыбызны күрмисең?+
Җаныбызны интектергәндә, ни өчен син игътибар итмисең?“+
4 Сезнең ураза тотуыгыз ызгышлар һәм сугышлар белән тәмамлана,
Сез усалланып башкаларга йодрык белән сугасыз.
Бүгенгедәй ураза тотуыгызны дәвам итсәгез, сезнең тавышыгыз күктә ишетелмәс.
5 Мин сайлаган ураза шундый булырга тиешме?
Ул көнне кешегә җанын интектереп,
Башын камыш кебек иеп,
Матәм киеме белән көлне үзенең ятар урыны итәргә кирәкме?
Моны син Йәһвәгә яраклы ураза һәм көн дип атыйсыңмы?
6 Юк, мин сайлаган ураза мондый:
Явызлык богауларын алып куегыз,
Камыт бауларын чишеп ташлагыз,+
Изелгәннәрне азат итегез,+
Һәр камытны урталай сындырыгыз.
7 Икмәгеңне ач кеше белән бүлеш,+
Йортыңа фәкыйрьләрне һәм өйсезләрне алып кил,
Ялангач кешене күрсәң, аны киендер,+
Үз кардәшләреңнән читкә борылма.
Тәкъвалыгың үзеңнән алда барыр,
Һәм Йәһвәнең даны арткы сакчы гаскәрең булыр.+
9 Шулчак син Йәһвәне чакырырсың, ә ул җавап бирер,
Ярдәм сорап кычкырырсың, ә ул: „Менә мин!“ — дияр.
Араңнан камытны алып куйсаң,
Бармагың белән төртеп, усал сөйләүдән туктасаң,+
10 Ач кешегә үз җаның теләгәнне бирсәң+
Мескеннәрнең җанын туендырсаң,
Яктылыгың хәтта караңгылыкта балкыр,
Караңгылыгың көн уртасы кебек булыр.+
Ул сөякләреңне ныгытыр.
Шунда син яхшы сугарылган бакча кебек,+
Сулары беркайчан да бетми торган чишмә кебек булырсың.
12 Синең хакыңа борынгы хәрабәләр яңадан торгызылыр,+
Син буыннан-буынга җимерек яткан нигезләрне яңадан салырсың.+
Сине җимерек диварларны төзәтүче,+
Буйларында кешеләр яши торган юлларны торгызучы дип атарлар.
13 Шимбә көнемне тотып, син минем изге көнемдә үз файдаңны* эзләүдән тыелып калсаң,+
Шимбә көнен зур шатлык, Йәһвәнең изге көне, үзең өчен иң мөһим көн дип атасаң,+
Үз файдаңны эзлисе һәм буш сүзләр әйтәсе урынга аны данласаң,
14 Син Йәһвәдә зур шатлык табарсың,
Һәм мин җирнең биеклекләрен сиңа буйсындырырмын.+
Мин сине бабаң Ягъкубның мирасыннан ашатырмын,+
Чөнки моны Йәһвә әйтте».
2 Юк, үз җинаятьләрегез сезне Аллаһыгыздан аерды,+
Гөнаһларыгыз аны үз йөзен сездән борырга мәҗбүр итте,
Аның сезне ишетәсе килми.+
Авызларыгыздан ялган чыга+ һәм телләрегездә гаделсезлек.
Алар юк нәрсәгә таянып,+ файдасыз нәрсә сөйли.
Бәла-казага узып, явызлык тудыра.+
5 Алар агулы еланның йомыркалары өстендә утыра,
Бу йомыркаларны ашаган һәркем үләр,
Ә ватылган йомыркадан зәһәр елан чыга.
Алар үрмәкүч пәрәвезен үрә.+
Аларның эшләре җимергеч,
Кулларында — җәбер-золым эшләре.+
Аларның уйлары — зарарлы уйлар,
Юлларында һәлакәт һәм газап.+
Үз юлларын алар кәкре итә,
Бу юллардан йөргән бер кеше дә тынычлык белмәс.+
9 Шуңа күрә гаделлек бездән ерак,
Тәкъвалык безгә ирешми.
Без яктылыкка өметләнәбез, ә тирә-юньдә караңгылык.
Якты көн көтәбез, ләкин дөм караңгыда йөрибез.+
Без көн уртасында кичке караңгыда абынгандай абынабыз,
Көчлеләр арасында без үлеләр сыман.
11 Без барыбыз аюлар сыман үкерәбез,
Күгәрченнәр сыман, көенеп гөрләшәбез.
Без гаделлеккә өметләнәбез, ә ул юк.
Коткару көтәбез, ә ул бездән ерак.
Без фетнәләребезне
Һәм җинаятьләребезне яхшы беләбез.+
13 Без гөнаһ кылдык һәм Йәһвәне кире кактык,
Аллаһыбызга аркаларыбыз белән борылдык.
Хакыйкать* шәһәр мәйданында абынды,
Дөреслек тә анда керә алмый.
Йәһвә моны күрде, һәм бу аның күзендә явызлык иде,
Чөнки гаделлек юк иде.+
16 Ул ярдәм итәрлек кеше юк икәнен күрде,
Яклаучының булмаганына гаҗәпләнде,
Шуңа күрә аның кулы коткару* китерде,
Тәкъвалыгы үзен эш итәргә этәрде.
17 Шунда ул тәкъвалыкны көбә кигәндәй киде,
Башына коткару* башлыгын киде,+
Ул үч алу киемен үз киеме итеп киде+
Һәм япанчага* төренгәндәй ашкынуга төренде.
18 Ул һәркемгә эшенә карап тиешлесен бирер:+
Дошманнарына ярсу яудырыр, үзенә каршы килүчеләргә җәза бирер.+
Утрауларга да тиешлесен кайтарыр.
19 Көнбатыштагылар — Йәһвәнең исеменә,
Көнчыгыштагылар аның данына курку-хөрмәт күрсәтер,
Чөнки Йәһвә үз рухы алып килгән
Ургылып аккан елгадай килер.
21 «Алар белән төзегән килешүем мондый»+,— дип әйтә Йәһвә. «Синдә булган рухым һәм мин авызыңа салган сүзләрем синең авызыңнан, балаларың* авызыннан һәм оныкларың* авызыннан алынмас,— ди Йәһвә.— Хәзер һәм мәңге шулай булыр».
60 «И хатын, күтәрел,+ яктыртып тор, чөнки яктылыгың килде.
Йәһвәнең даны сине яктырта.+
2 Менә, җирне караңгылык,
Халыкларны куе караңгылык каплар.
Ләкин сине Йәһвә яктыртыр,
Синдә аның даны күренер.
4 Күзләреңне күтәреп, тирә-якка кара!
Алар барысы җыелды, алар синең янга килә.
5 Шул вакытта син күрерсең һәм балкый башларсың,+
Йөрәгең, еш-еш тибеп, шатлык белән тулыр,
Чөнки диңгез муллыгы сиңа юнәлер.
Халыкларның байлыгы сиңа килер.+
7 Кидарның+ бөтен көтүләре сиңа җыелыр.
Нәбәйотның+ сарык тәкәләре сиңа хезмәт итәр.
8 Кемнәр анда болытлар кебек,
Үз кетәкләренә очкан күгәрченнәр кебек очып килә?
Тарши́ш кораблары беренче булып* килер,
Аллаһың Йәһвәнең — Исраилнең Изге Аллаһысының исеме хакына
Ерактан синең улларыңны,+
Аларның көмешен һәм алтынын алып килер,
10 Чит ил кешеләре синең диварларыңны төзер,
Аларның патшалары сиңа хезмәт итәр,+
Чөнки ярсыганда, мин сине җәзалаган булсам да,
11 Синең капкаларың һәрвакыт ачык булыр.+
Аларны төнлә дә, көндез дә япмаслар.
Алар аркылы сиңа халыкларның байлыкларын китерерләр,
Аларның патшалары бу эштә беренче булыр.+
Минем изге урынымны бизәр өчен,+
Сиңа артыш агачы, корычагач һәм кипарис агачы китерелер.
Мин аяк табаннарым торган урынны данлармын.+
14 Үзеңне җәберләгәннәрнең уллары килеп, синең алдыңда сәҗдә кылыр.
Сине санга сукмаганнарның барысы аякларыңа кадәр бөгелеп баш ияргә тиеш.
Алар сине Йәһвәнең шәһәре,
Исраилнең Изге Аллаһысының Сионы дип атар.+
Буыннан-буынга сөенерлек нәрсә итәрмен.+
Син һичшиксез шуны аңларсың: мин, Йәһвә,— синең Коткаручың,
Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысы — синең Йолып Алучың.+
17 Бакыр урынына мин алтын китерермен,
Тимер урынына — көмеш,
Агач урынына — бакыр
Һәм ташлар урынына тимер китерермен.
Күзәтчең итеп — тынычлыкны,
Йөкләмә бирүчең итеп тәкъвалыкны билгеләрмен.+
Син диварларыңны Коткару+ һәм капкаларыңны Мактау дип атарсың.
19 Кояш сиңа көндез бүтән яктылык чәчмәс,
Айның балкышы яктылык бирмәс.
20 Бүтән кояшың баемас,
Аең кимемәс,
Чөнки Йәһвә үзе синең өчен мәңгелек яктылык булыр,+
Хәсрәт кичерү көннәрең бетәр.+
21 Бөтен кешеләрең тәкъва булыр.
Алар бу җиргә мәңгегә ия булыр.
22 Кечкенәдән мең чыгар,
Әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер.
Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен».
61 Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа үз рухын бирде,+
Чөнки Йәһвә мине юашларга яхшы хәбәрне игълан итәргә майлады.+
Ул мине китек күңеллеләрнең яраларын бәйләргә,
Әсирләргә азатлык турында,
Тоткыннарга күзләренең киң ачылачагы турында хәбәр итәргә җибәрде.+
Кайгырганнарның барысын юатырга,+
3 Сио́н аркасында хәсрәт кичергәннәргә
Көл урынына баш киеме бирергә,
Кайгы урынына — шатлык мае,
Төшенке рух урынына мактау киеме бирергә җибәрде.
5 «Чит кешеләр килер һәм сезнең көтүләрегезне көтәр,
Чит ил кешеләре+ сезнең игенчеләрегез һәм йөзем үстерүчеләрегез булыр.+
6 Сез исә Йәһвәнең руханилары дип аталырсыз.+
Алар сезне Аллаһыбызның хезмәтчеләре дип атар.
Сез халыкларның байлыгын ашарсыз,+
Аларның даны* белән мактанырсыз.
7 Оят урынына минем халкым җирнең икеләтә өлешен алыр.
Кимсенү урынына алар алган өлешләренә куанып кычкырыр.
Әйе, алар үз җирләрендә икеләтә өлешкә ия булыр.+
Мәңге шатлыкка рәхәтләнер.+
8 Чөнки мин, Йәһвә, гаделлек яратам.+
Талау белән гаделсезлекне нәфрәт итәм.+
Гадел эш итеп, мин аларга тиешлесен бирермен,
Алар белән мәңгелек килешү төзермен.+
10 Мин Йәһвәдә бик сөенермен.
Мин башына руханиныкыдай чалма кигән кияү сыман,+
Үзен бизәнү әйберләре белән матурлаган кәләш сыман булдым.
Син яңа исем белән,+
Йәһвә авызыннан чыккан исем белән аталырсың.
3 Син Йәһвәнең кулында — матурлык таҗы,
Аллаһыңның учында патша чалмасы булырсың.
Моның урынына сиңа „Анда минем шатлыгым“ дигән исем,+
Җиреңә „Ирле“ дигән исем бирерләр;
Чөнки Йәһвә синдә куаныч табар,
Җирең кияүгә чыккан хатындай булыр.
5 Чөнки яшь кеше гыйффәтле кызга өйләнгәндәй,
Үзеңдә яшәүчеләр сиңа өйләнер.
Кияү үз кәләшенә карап сөенгәндәй,
Аллаһың да сиңа карап сөенер.+
6 И Иерусалим, синең диварларыңа мин сакчылар билгеләп куярмын.
Алар беркайчан да — көндез дә, төнлә дә тынып калмасын.
Сез, Йәһвәне мактаучылар,
Үзегезгә ял бирмәгез,
7 Ул Иерусалимны нык урнаштырганчы,
Әйе, ул аны җирнең мактавы иткәнче, аңа бернинди ял бирмәгез».+
8 Йәһвә үзенең уң кулын, үзенең көчле кулын күтәреп, ант итте:
«Мин бүтән синең ашлыгыңны дошманнарыңа ризык итеп бирмәм,
Чит ил кешеләре дә син авыр эшләп тапкан яңа шәрабыңны эчмәс.+
9 Ләкин ашлыкны җыйганнар аны ашар һәм Йәһвәне мактар.
Йөземне җыйганнар минем изге ишегалларымда шәраб эчәр».+
10 Үтегез, капкалар аша үтегез.
Халык өчен юлны чистартыгыз.+
Салыгыз, олы юлны салыгыз,
Ташларын алып куегыз.+
Халыклар өчен билге* күтәреп куегыз.+
11 Менә! Йәһвә җирнең читләренә кадәр игълан итте:
«Кыз Сионга болай диегез:
„Кара! Синең котылуың килә.+
Менә! Аның бүләге үзе белән,
Түлисе әҗере үзе алдында“».+
12 Алар Йәһвә тарафыннан йолып алынган изге халык дип аталыр,+
Сине «Эзләп табылган» һәм «Ташланмаган шәһәр» дип атарлар.+
Зиннәтле киемнәр киеп,
Үзенең бөек көче белән кем килә икән?
«Бу мин, мин гаделлек буенча сөйлим,
Минем коткарыр өчен бөек көчем бар».
2 Синең киемең нигә кызыл?
Ни өчен киемнәрең изгечтә йөзем изгән кешенеке сыман?+
Мин аларны, ачуым чыгып, издем,
Аларны ярсуым белән таптадым.+
Киемнәремә аларның каннары чәчрәде,
Бөтен киемемне пычраттым.
5 Мин карадым, ә ярдәм итәрлек берәү дә юк иде.
Мин аптырадым, чөнки беркем дә булышмады.
6 Мин, ачуым чыгып, халыкларны таптадым,
Аларга, исергәнче, ярсуымны эчерттем,+
Каннарын җиргә түктем».
7 Йәһвә үзенең мәрхәмәте һәм бөек тугры мәхәббәте буенча
Безнең хакка башкарган бар эшләре өчен,
Исраи́л йорты хакына эшләгән күп яхшы нәрсәләр өчен,
Мин Йәһвәнең тугры мәхәббәттән чыгып кылган эшләрен,+
Йәһвәнең мактауга лаек эшләрен телгә алырмын.
8 Ул: «Алар, һичшиксез, минем халкым, хыянәт итмәячәк угыллар»,— диде.+
Шуңа күрә ул аларның Коткаручысы булып китте.+
9 Алар газап чиккәндә, ул да газап чикте.+
Аның шәхси хәбәрчесе* аларны коткарды.+
Мәхәббәтен һәм рәхимлелеген күрсәтеп, ул аларны йолып алды,+
Ул аларны күтәрде һәм бөтен үткән көннәрдә алып барды.+
10 Ләкин алар баш күтәреп,+ аның изге рухын кайгыга салды.+
11 Алар үткән көннәрне,
Аның хезмәтчесе Мусаның көннәрен исләренә төшерде:
«Үз халкын көтүчеләре+ белән бергә диңгез аша үткәргән+ Аллаһы кайда?
Аңа үзенең изге рухын иңдергән+ Аллаһы кайда?
12 Үзенең данлыклы кулы белән Мусаны уң кулыннан җитәкләгән,+
Үзенә мәңгелек исем булдырыр өчен,+
Алар алдында суларны аерган+ Аллаһы кайда?
Үзеңә мәһабәт исем булдырыр өчен,+
Син халкыңны шулай итеп алып бардың.
15 Күктән аска кара,
Изге һәм данлыклы югары торагыңнан күз сал.
Син аларны миннән яшерәсең.
Ибраһим безне белмәсә дә,
Исраил безне танымаса да,
Син, и Йәһвә, безнең Атабыз.
Син инде күптән безнең Йолып Алучыбыз.+
17 И Йәһвә, ни өчен син безгә юлларыңнан тайпылырга юл куясың?*
Ни өчен син безгә каты йөрәкле булып китәргә һәм үзеңә курку-хөрмәт күрсәтмәскә ирек бирәсең?+
Үз хезмәтчеләрең хакына,
Үз мирасыңның кабиләләре хакына кайта күр.+
18 Синең изге халкың аз вакыт җиргә ия булды.
Дошманнарыбыз изге урыныңны таптады.+
19 Без бик озак син беркайчан да идарә итмәгән,
Беркайчан да исемең белән аталмаган халык кебек булдык.
64 Әгәр син күкләрне ертып аска төшсәң иде,
Синең аркада таулар селкенер иде!
2 Бу ялкыннан чыбык-чабык янып киткәндәй
Һәм уттан су кайнагандай булыр иде,
Шунда дошманнарың исемеңне танып белеп,
Халыклар синең алда калтырар иде!
3 Син курку-хөрмәт уята торган эшләр — без күрергә өметләнмәгән эшләр башкарганда,+
Аска төштең, һәм синең алдыңда таулар селкенде.+
4 Элек-электән беркем дә башка Аллаһы турында ишетмәгән һәм белмәгән,
Беркем дә синнән башка Аллаһыны күрмәгән,
Ләкин без гөнаһлар кылып тордык, һәм син ярсыдың,+
Без озак вакыт гөнаһ кылдык.
Без котылуга лаекмы соң?
6 Без бөтенебез нәҗес кешедәй булып киттек,
Безнең бөтен тәкъва эшләребез күрем көннәрендәге кием шикелле.+
Без барыбыз яфрак кебек корырбыз,
Гөнаһларыбыз безне җил сыман очырып алып китәр.
7 Синең исемеңне чакыручы беркем юк,
Бер кеше дә сиңа тотынырга омтылмый.
Син бездән йөзеңне бордың,+
Гөнаһларыбыз аркасында безне корытасың.
8 Ләкин син, и Йәһвә, безнең Атабыз.+
Без балчык, ә син безнең Чүлмәкчебез.*+
Безнең барыбызны синең кулың ясады.
Безгә карачы, без бит барыбыз синең халкың.
10 Синең изге шәһәрләрең чүлгә әйләнде.
Сио́н — чүлгә,
Иерусалим ташландык җиргә әверелде.+
Анда ата-бабаларыбыз сине мактаган иде.
Без кадерләгән бар нәрсә җимерек хәлдә ята.
12 Моны күреп, и Йәһвә, һаман бернәрсә дә эшләмәссеңме?
Өнсез калып, шулкадәр мәрхәмәтсез җәберләнүебезгә юл куярсыңмы?+
65 «Үзем турында сорамаган кешеләргә мин үземне эзләргә,
Мине эзләмәгән кешеләргә үземне табарга юл куйдым.+
Мин исемемне чакырмаган халыкка: „Менә мин, менә мин!“ — дидем.+
2 Мин көне буе кулларымны үҗәт халыкка,+
Начар юллардан йөргән+
Һәм үз уйларына ияргән халыкка сузып тордым.+
3 Бу халык мине һәрвакыт ачыктан-ачык хурлый,+
Бакчаларда корбаннар китерә+ һәм кирпечләр өстендә корбаннар төтәтә.
Алар борыныма кергән төтен кебек, көне буе янган ут сыман.
6 Менә, бу минем алдымда языла.
Мин өнсез тормам,
Ә аларга тиешлесен түләрмен.+
Мин аларга тиешлесен тулысынча кайтарырмын.
7 Моны үз гөнаһлары һәм шулай ук ата-бабаларының гөнаһлары өчен эшләрмен+,— ди Йәһвә.—
Алар тауларда корбаннар төтәткәнгә,
Калкулыкларда мине хурлаганга,+
Башта мин аларга җәзаларын тулысынча үлчәп бирермен».
8 Йәһвә болай ди:
«Яңа шәраб тулы йөзем тәлгәше турында
Берәрсе: „Аны юк итә күрмә, чөнки аннан яхшы нәрсә чыгар“,— дигән кебек,
Мин дә үз хезмәтчеләремә шулай эшләрмен:
Аларның барысын юк итмәм.+
9 Мин Ягъкубтан токым* барлыкка китерермен,
Яһүдтән тауларымны мирас итеп аласы берәүне булдырырмын.+
Минем сайланганнарым таулы җиремне биләп алыр,
Минем хезмәтчеләрем анда яшәр.+
Болар мине эзләгән халкым өчен эшләнер.
11 Ләкин сез Йәһвәне ташлап киттегез,+
Минем изге тавымны оныттыгыз,+
Уңыш илаһы өчен табын җәясез,
Язмыш илаһы өчен касәләргә шәраб тутырасыз.
12 Шуңа күрә мин сезне кылычка тапшырырмын,+
Сез барыгыз үтерелер өчен иелерсез,+
Чөнки мин чакырдым, ә сез җавап бирмәдегез,
Мин сөйләдем, ә сез тыңламадыгыз.+
Күземдә яман булганны кыла бирдегез,
Миңа ошамаганны сайладыгыз».+
13 Шунлыктан Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
«Менә, минем хезмәтчеләрем ашар, ә сез ач йөрерсез.+
Минем хезмәтчеләрем эчәр,+ ә сез сусап йөрерсез.
Минем хезмәтчеләрем шатланыр,+ ә сез оятка калырсыз.+
14 Менә, минем хезмәтчеләрем йөрәкләре шатлык белән тулганга кычкырыр,
Ә сез йөрәк әрнүеннән кычкырырсыз,
Рух төшенкелегеннән ыңгырашырсыз.
15 Сездән соң исем генә калыр, аны сайланганнарым каһәр итеп кулланыр.
Аллаһы Тәгалә Йәһвә һәрберегезне үтерер,
Ә үз хезмәтчеләрен башка исем белән атар.+
16 Җир йөзендә үзенә фатиха сораган һәркемне
Хакыйкать* Аллаһысы фатихалар,
Җир йөзендә ант бирүче һәркем
17 Менә, мин яңа күкләр һәм яңа җир барлыкка китерәм,+
Элекке нәрсәләр инде искә төшмәс
Һәм күңелгә дә килмәс.+
18 Шуңа күрә мин барлыкка китергән нәрсәләргә карап, мәңге куанып шатланыгыз.
Менә, мин Иерусалимны шатланыр өчен,
Аның халкын сөенер өчен барлыкка китерәм.+
19 Мин Иерусалимга карап шатланырмын, һәм үз халкыма карап куанырмын.+
Анда елау тавышы һәм ачы тавыш башка ишетелмәс».+
20 «Анда берничә көн генә яшәп үлгән сабый бүтән булмас,
Яшәр көннәрен яшәп бетермәгән карт кеше дә булмас.
Чөнки йөз яшендә үлгән һәркем яшь дип саналыр,
Һәм гөнаһ кылып йөрүче, йөз яшендә булса да, каһәрләнер.*
22 Алар өйләрен башка берәү яшәсен өчен төземәс,
Йөзем агачларын җимешләрен башкалар ашасын өчен утыртмас.
Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр,+
Сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрнең рәхәтен күрер.
23 Аларның тырышып эшләгәннәре юкка булмас,+
Алар балаларын кайгы-хәсрәт өчен тудырмас,
Чөнки алар үзләре дә,
24 Алар мине әле чакырганчы мин җавап бирермен.
Алар әле сөйләр, ә мин инде ишетермен.
25 Бүре белән сарык бәтие бергә тукланыр,
Арыслан, үгез сыман, салам ашар,+
Ә еланның ризыгы туфрак булыр.
Алар минем бөтен изге тавымда явызлык эшләмәс һәм зыян китермәс»+,— ди Йәһвә.
66 Йәһвә болай ди:
«Күкләр — минем тәхетем, ә җир — минем аяк астым.+
Нинди йорт сала аласыз сез миңа?+
Минем яшәр урыным кайда була ала?»+
2 «Барлык бу нәрсәләрне минем кулым булдырды,
Менә шулай алар барысы барлыкка килде,— дип әйтә Йәһвә+.—
Менә кемгә мин карармын:
Минем сүземне ихтирам иткән* басынкы һәм рухы сынык кешегә.+
3 Минем өчен үгез чалучы кеше — кеше үтерүче кебек.+
Корбанга сарык китерүче эт муенын сындыручы сыман.+
Бүләк китерүче дуңгыз канын китерүче кебек!+
Истәлек итеп ла́дан төтәтүче+ сихерләү сүзләре белән фатиха бирүче* сыман.+
Алар үз юлларын сайлады,
Алар* җирәнгеч нәрсәләрдә рәхәтлек таба.
Чөнки мин чакырганда, беркем җавап бирмәде,
Мин сөйләгәндә беркем тыңламады.+
Алар күземдә яман булганны кыла бирде,
Миңа ошамаганны сайлады».+
5 Йәһвә сүзен ихтирам итүчеләр,* аның сүзен тыңлагыз:
«Минем исемем аркасында сезне нәфрәт итеп куган кардәшләрегез мыскыллап: „Йәһвә данлансын!“+ — диде,
Ләкин мин күренермен һәм сезгә шатлык китерермен,
Ә алар хурлыкка калыр».+
6 Шәһәрдән шау-шу, гыйбадәтханәдән тавыш килә!
Чөнки Йәһвә үз дошманнарына тиешле җәза бирә.
7 Хатын тулгак тотканчы тудырды.+
Ул тулгак тоту газаплары кичергәнче малай тапты.
8 Кемнең андый нәрсә турында ишеткәне бар?
Андый нәрсәләрне кем күргән?
Берәр илнең бер көн эчендә туганы бармы?
Яки берәр халык кинәт барлыкка килгәнме?
Шулай да Сио́н, тулгак тота башлагач ук, үз улларын тудырды.
9 «Әллә мин ана карынын ачып, бала тудырырга бирмәмме?» — ди Йәһвә.
«Я хатынга тулгак тоту газаплары биреп, аның карынын ябармынмы?» — дип әйтә Аллаһың.
10 Иерусалимны яратучы бар кешеләр,+ аның белән шатланыгыз һәм аның белән сөенегез.+
Аның турында кайгырганнар, аның белән бергә куаныгыз,
11 Чөнки сез аның юаныч күкрәгеннән туйганчы сөт имәрсез,
Әйе, сез тукланырсыз һәм аның мул даныннан рәхәтлек табарсыз.
12 Чөнки Йәһвә болай ди:
Сез имчәк сөтен имәрсез, сезне кулларда йөртерләр
Һәм тезләрдә сикертерләр.
Сез Иерусалимга карап юанырсыз.+
14 Сез моны күрерсез һәм йөрәгегез шатланыр,
Сөякләрегез яшел үләндәй көч белән тулыр.
15 «Ялкынлы ачуы белән аларга тиешлесен түләр өчен,+
Ут ялкыннары белән аларны җәзалар өчен,
Йәһвә ялкын сыман,+
Аның хәрби арбалары давыллы җил сыман килер.+
Йәһвә кулыннан үлгәннәр күп булыр.
17 Уртада баручыга ияреп бакчаларга* керер өчен,+ үзләрен изгеләндереп чистарынган кешеләр, дуңгыз итен,+ җирәнгеч нәрсәләрне һәм тычканнарны ашаган+ кешеләр юкка чыгар,— ди Йәһвә.— 18 Мин аларның эшләрен һәм уйларын беләм. Шуңа күрә бөтен халыкларны һәм һәртөрле телләрдә сөйләшкән кешеләрне җыярга дип киләм, һәм алар, килеп, минем данымны күрер».
19 «Мин алар арасында билге куярмын һәм исән калганнарның кайберләрен халыкларга: җәядән атучылар җирләренә — Тарши́ш,+ Пул һәм Лудка,+ шулай ук Түбә́л, Йаванга+ һәм ерак утрауларга җибәрермен. Алар минем турында ишетмәде һәм минем данымны күрмәде. Алар халыклар арасында минем данымны игълан итәр.+ 20 Алар барлык кардәшләрегезне атларга, хәрби арбаларга, каплаулы арбаларга, качырларга, елгыр дөяләргә утыртып бөтен халыклардан+ Йәһвәгә бүләк итеп минем изге тавым Иерусалимга китерер,— ди Йәһвә.— Һәм бу Исраи́л халкы үз бүләкләрен чиста савытларда Йәһвә йортына китергәндәй булыр».
21 «Мин шулай ук кайберәүләрне руханилар итеп һәм ле́вилеләр итеп алырмын»,— дип әйтә Йәһвә.
22 «Мин барлыкка китерә торган яңа күкләр һәм яңа җир+ минем алдымда торган кебек,— ди Йәһвә,— сезнең токымыгыз* да, исемегез дә алдымда торыр».+
23 «Шунда һәр яңа ай саен һәм һәр Шимбә көн саен
Бөтен кешеләр* минем алдымда сәҗдә кылыр* өчен килер+,— дип әйтә Йәһвә.—
24 Алар чыгар һәм миңа каршы баш күтәргән кешеләрнең мәетләрен күрер.
Үлеләрне каплаган кортлар үлмәс,
Аларны йоткан ут сүнмәс,+
Алар бөтен кешеләр* өчен җирәнгеч нәрсә булыр».
Мәгъ. «коткару Йәһвәдән килә».
Яки «үз хуҗасын».
Яки «идарәчеләре».
Яки «күрсәтмәсенә».
Яки «Ятимнең».
Яки «Бодай сырасына».
Яки «ятимнәргә».
Күрәсең, агачлар һәм бакчалар потка табыну белән бәйле булган.
Тиз янып китә торган җепселләр.
Яки «күрсәтмә».
Кечкенә туймас имезүчеләр.
Яки «ышанычсыз кешеләр».
Яки «дәвалаучыгыз булмам».
Яки «җаннарына».
Яки «асма бизәкләрен».
Сүзгә-сүз «җан йортларын».
Яки «эчке».
Ягъни кияүсез һәм баласыз булу хурлыгыннан.
Яки «чистарту».
Сүзгә-сүз «тизәген».
Сүзгә-сүз «Ун үлчәм җирдәге».
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «үз җанын».
Яки «затлы кешеләре».
Яки «гаделлеге».
Яки «күрсәтмәсен».
Яки «атарга әзер».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «токым».
Я, бәлки, «ул».
Мәгъ. «калдык кына кайтыр».
Я, бәлки, «куркуга салыйк».
Яки «аның диварларында тишек ясыйк». Сүзгә-сүз «аны ватыйк».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Мәгъ. «Аллаһы безнең белән».
Яки «елга үзәннәренә».
Ягъни Евфрат.
Бәлки, мәгъ. «табышка ашыгу, талар өчен тиз килү».
Ягъни Ишагыянең хатыны.
Шилуаһ су канавы булган.
Ягъни Евфратның.
Иш 7:14 не к.
Яки «күрсәтмәне».
Яки «зарыгып көтәрмен».
Яки «идарәчелек; мирза идарәсе».
Яки «Көчле илаһи шәхес». Евр. Эл Гибо́р. Яр 17:1 дәге Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы (евр. Эл Шадда́й) түгел.
Я, бәлки, «Пальма ботагын һәм камышын».
Яки «ятимнәре».
Яки «Ятимнәрне».
Яки «Җәза».
Яки «Даныгызны».
Сүзгә-сүз «мин».
Яки «җаннан алып тәнгә кадәр».
Яки «җәза».
Бәлки, ягулык итеп яки патшаларны майлар өчен кулланылган май.
Яки «балта».
Яки «тәкъвалык».
Сүзгә-сүз «иреннәренең рухы».
Я, бәлки, «Бозау һәм арыслан бергә тукланыр».
Яки «билге баганасы».
Яки «Халыклар аны эзләр».
Ягъни Бабыл патшалыгы.
Яки «билге баганасы».
Яки «Үз хакимлекләрен Эдом белән Моабка җәелдерер».
Я, бәлки, «корытыр».
Ягъни Евфратка.
Яки «рухы».
Я, бәлки, «аны җиде тармакка бүләр».
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «көй уйнагыз».
Сүзгә-сүз «яшәүче хатын», җыйма мәгънәдә бөтен кешеләр.
Яки «билге баганасы».
Сүзгә-сүз «изгеләндерелгәннәремә».
Сүзгә-сүз «аларның Кәсилләренә». Күрәсең, Орион һәм якындагы йолдызлыклар турында сүз бара.
Яки «бизәге».
Я, бәлки, «Кәҗә төсле җеннәр».
Яки «аларга үз җирләрендә тынычлык бирер».
Яки «мыскыллаучы сүзләр».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «кәҗә тәкәләрен».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «ботактай».
Яки «сугарга әзер».
Сүзгә-сүз «очучы ялкынлы елан».
Яки «елга үзәнен».
Яки «кып-кызыл».
Я, бәлки, «Чөнки сезнең җәйге җимешләрегезгә һәм уңышыгызга хәрби кычкыру тавышы килде».
Яки «Ялланган эшче җентекләп исәпләгәндәй». Ягъни төгәл өч ел эчендә.
Сүзлекне к.
Ягъни Иерусалим.
Яки «илаһның».
Яки «өермә үләнен».
Яки «билге баганасы».
Я, бәлки, «урынымнан».
Яки «җаны кайгырыр».
Яки «Мемфис».
Я, бәлки, «Пальма ботагы белән камыш».
Яки «гаскәр башлыгын».
Яки «өс киемсез».
Яки «Мисыр оятка калыр».
Яки «матурлыгы белән сокландырган».
Күрәсең, борынгы Бабыл җире.
Сүзгә-сүз «улы».
Мәгъ. «тынлык».
Яки «Ялланган эшче җентекләп исәпләгәндәй». Ягъни төгәл бер ел эчендә.
Күрәсең, Иерусалим.
Шигъри гәүдәләнеш. Бәлки, жәлләү я кызгану хисен белдерә.
Яки «җайдаклар».
Яки «җайдаклар».
Яки «пәрдәсе».
Яки «Сарай».
Ягъни билбавың.
Ягъни Нил елгасының тармагы.
Я, бәлки, «Порт».
Яки «аның йөзен боза».
Рибачы — процентка акча бирүче.
Я, бәлки, «кибеп бетә».
Яки «борынгы».
Я, бәлки, «кибеп бетә».
Яки «Көнбатыштан».
Яки «көнчыгышта».
Яки «Тәкъва».
Яки «Тонган шәраб».
Яки «йотар».
Я, бәлки, «Син омтылышлары нык булган».
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «тигез».
Яки «Җаныбыз белән».
Яки «Турылык».
Я, бәлки, «үләннәрдәге (мальвалардагы)».
Яки «үлеләрне тудырыр».
Яки «хөкеме үткәнче».
Сүзлекне к.
Күрәсең, Исраил. Монда ул йөзем бакчасы итеп күрсәтелә.
Сүзлекне к.
Ягъни Евфрат.
Сүзлектән «Елга үзәне» к.
Яки «тәкәббер; горур».
Күрәсең, башкала — Самария.
Яки «тәкәббер; горур».
Сүзгә-сүз «Үлчәү бавы өстенә үлчәү бавы, үлчәү бавы өстенә үлчәү бавы».
Евр. телендә бу сүзләр балаларның такмаклау шигыренә охшаш.
Сүзгә-сүз «Үлчәү бавы өстенә үлчәү бавы, үлчәү бавы өстенә үлчәү бавы».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «күренеш булдырдык».
Яки «асма».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «Алар аңлагач, котлары алыныр».
Бодайның бер төре.
Яки «төзәтә; җәзалый».
Яки «нияте».
Яки «зирәклеге».
Бәлки, мәгъ. «Аллаһының мәзбәх учагы». Күрәсең, Иерусалим.
Яки «Җаны буш».
Яки «җаны кипкән».
Яки «Киңәшләрен».
Яки «Никадәр сез бозык!»
Ягъни ояттан һәм өмет өзелүдән.
Сүзгә-сүз «очучы ялкынлы елан».
Яки «күрсәтмәсен».
Ягъни нәрсә буласын алдан күреп әйтеп бирүче кешеләргә.
Я, бәлки, «су чокырыннан».
Яки «түземсезлек белән көткәннәрнең».
Яки «металл».
Я, бәлки, «һәм аларны чүп-чар дип атарсың».
Яки «сынган җирен».
Сүзгә-сүз «Йәһвәнең исеме».
Яки «сулышы».
Яки «Үзегезне бәйрәмгә изгеләндергәндә».
Яки «тавышына».
«Тофет» монда образлы яндыру урыны итеп кулланыла, юк итүне аңлата.
Яки «Җайдаклар».
Яки «Ялкыны».
Яки «үзен хөрмәтсез тотар».
Яки «Ач кешенең җанын».
Яки «күренекле».
Күрәсең, Иерусалимдагы калкулык.
Яки «ычкындырып җибәрүчеләр».
Яки «кулыбыз».
Ягъни дошман.
Я, бәлки, «кибә».
Яки «куркынычсыз биеклеге».
Яки «уйлап».
Яки «Таулардан каннары агар».
Күрәсең, Босра, Эдомның башкаласы.
Ягъни авырлык тагылган озын бау; ул вертикаль юнәлешне билгеләү өчен кулланыла.
Я, бәлки, «Кәҗә төсле җеннәр».
Яки «патша сараендагы баш шәрабчыны».
Яки «сурия».
Яки «хурлау».
Я, бәлки, «арасында».
Яки «Нил каналларын».
Яки «формалаштырган».
Ягъни Һизәкыягә.
Яки «коелып төшкән орлыклардан».
Яки «валы».
Бу баскыч, күрәсең, вакытны исәпләү өчен кояш сәгате итеп кулланылган.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Я, бәлки, «торна».
Яки «тантаналы».
Ягъни Аллаһының сүзләре һәм эшләре.
Яки «җанымны».
Яки «күз алдыңнан алып куйдың».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «сараеңда».
Яки «сараеңда».
Яки «яхшы».
Яки «хакыйкать».
Яки «Иерусалимны юатып».
Яки «икеләтә».
Яки «чистартыгыз».
Сүзгә-сүз «тәннәр».
Сүзгә-сүз «тәннәр».
Яки «рухыннан».
Яки «көтәр».
Киерелгән кулның баш бармак очы белән чәнчә бармак очы арасы. Ә14 кушымт. к.
Я, бәлки, «аңлаган».
Яки «шарыннан».
Яки «минем алдымда дәшмәгез».
Яки «кояш чыккан яктан».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «тәкъвалыгым».
Ягъни яклаучысыз һәм мескен.
Ягъни акация.
Яки «аларны күңелебез аша үткәрербез».
Яки «кояш чыккан яктан».
Яки «түрәләрне».
Яки «юк нәрсә».
Яки «металл сыннары».
Яки «күрсәтмәсен».
Яки «Мин башка берәү белән үз шөһрәтемне бүлешмәм».
Яки «яр буе җирләренә».
Яки «Металл сыннарга».
Яки «тәкъвалыгы».
Яки «Күрсәтмәне».
Яки «күрсәтмәләренә».
Сүзгә-сүз орлык.
Күрәсең, илаһлар.
Бәлки, киләчәктә булачак баштагы нәрсәләргә карый.
Яки «таянсын».
Яки «фетнәле эшләрегезне».
Бәлки, Канунга өйрәтүчеләр.
Яки «тумыштан».
Мәгъ. «намуслы». Исраилнең хөрмәтле исеме.
Яки «кибеп беткән җиргә».
Сүзгә-сүз орлык.
Ягъни потлар.
Яки «металл сын».
Яки «кискече».
Ягъни циркуль.
Яки «гыйбадәтханәдә».
Яки «Кипкән агач кисәгенә».
Яки «ялган пәйгамбәрләрнең».
Яки «Үзен булдырган Аллаһыга».
Яки «Яратучысы белән бәхәсләшүче».
Яки «үзен булдырган Аллаһыга».
Я, бәлки, «Я кызыл балчык: „Ясаган әйбереңнең тоткычлары юк“,— диярме?»
Яки «кемне газапланып».
Я, бәлки, «эшчеләре».
Я, бәлки, «сәүдәгәрләре».
Я, бәлки, «буш булсын өчен».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «тәкъва».
Сүзгә-сүз орлык.
Бел һәм Нәбу — Бабыл илаһлары.
Ягъни хайваннарга төялгән потларны.
Яки «Аларның җаннары».
Яки «Ниятем; Киңәшем».
Яки «Ниятемне; Киңәшемне».
Яки «тәкъвалыгымны».
Яки «күркәмлегемне».
Я, бәлки, «һәм берәүне дә ачык йөз белән каршыламам».
Яки «патшабикәсе».
Я, бәлки, «тылсымнарыңа карамастан».
Яки «Һәм син аны ничек әфсенләргә икәнен белмәссең».
Я, бәлки, «Күкләрне бүлүчеләр; Йолдызчылар».
Сүзгә-сүз «суларыннан».
Яки «металл сыным».
Яки «тикшердем». Я, бәлки, «сайладым».
Яки «Мин данымны беркем белән дә бүлешмим».
Яки «мине үз рухы белән».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «күркәмлегемне».
Яки «Әмма Йәһвә миңа гаделлек бүләк итәр».
Яки «Бүләгемне».
Я, бәлки, «ялангач калкулыклар».
Яки «билге баганамны».
Я, бәлки, «кешене ныгыта».
Яки «яхшы өйрәтелгән тел».
Яки «минем белән көрәшә».
Яки «йөзгә-йөз».
Яки «тулгак тоту газаплары белән тудырган».
Яки «Тәкъвалыгым».
Яки «какшамас».
Яки «Күрсәтмәм».
Я, бәлки, «Корт».
Сүзлекне к.
Яки «үзеңне чолгап алучының».
Яки «җаныңа».
Яки «таратып йөрүченең аяклары».
Яки «җиңүен».
Яки «сүзсез калыр».
Я, бәлки, «Без».
Гомумән күзәтеп торучыга я Аллаһыга карарга мөмкин.
Я, бәлки, «Кешеләр аңардан үз йөзләрен борды».
Яки «чикләделәр».
Яки «тормыш рәвеше».
Яки «аңа суктылар».
Яки «җәбер-золым».
Яки «Берәү аңа каберен явызлар белән бирер».
Яки «Йәһвәгә рәхәтлек китерде».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «рәхәте; шатлыгы».
Яки «балалары».
Яки «Хуҗасы».
Яки «хуҗаң».
Яки «утлы».
Яки «балаларыңны».
Яки «балаларыңның».
Сүзгә-сүз «сатып алыгыз».
Яки «тир түгеп тапкан акчагызны».
Яки «тугры».
Яки «Ихтыярымны».
Я, бәлки, «Бәла-казадан».
Сүзгә-сүз «үз ятакларында».
Яки «елга үзәннәрендә».
Яки «Елга үзәнендәге».
Сион я Иерусалим турында әйтелә.
Яки «моннан юаныч табыйммы?»
Бәлки, мәҗүси мәзбәх я табыну урыны.
Бәлки, потка табыну билгесе.
Бәлки, потка табыну турында сүз бара.
Я, бәлки, «патша».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Аңа һәм аның белән кайгыручыларга юаныч белән кайтарырмын».
Яки «рәхәтегезне».
Яки «рәхәтеңне».
Яки «Намуслылык».
Яки «Намуслылык».
Яки «үзенә җиңү».
Яки «җиңү».
Яки «җиңсез япанчага».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «орлыгыңның орлыгы».
Яки «таңыңның ялтыравына».
Сүзгә-сүз «Сине».
Яки «элеккегечә».
Яки «бизәр».
Яки «Илтифат күрсәткән».
Яки «бизәр».
Яки «байлыклары».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «билге баганасы».
Я, бәлки, «Ачык кызыл».
Ягъни тагарак формасындагы йөзем изгечтә.
Яки «миңа җиңү».
Яки «Аның алдыннан килгән фәрештә».
Яки «чүлдә».
Яки «Тирән».
Яки «безне юлларыңнан тайпылдырасың».
Яки «сабыр итеп көтеп».
Яки «безне булдырган Аллаһы».
Яки «матур».
Яки «гыйбадәтханәбез».
Я, бәлки, «Күзәтү алачыкларында».
Яки «нәҗес».
Я, бәлки, «Юкса изгелегем сиңа күчәр».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «Тугрылык». Сүзгә-сүз «Амин».
Яки «Тугрылык». Сүзгә-сүз «Амин».
Яки «бәла-казалар».
Я, бәлки, «Һәм йөзне тутырмыйча үлгән кеше ләгънәтле дип саналыр».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «сүзем турында борчылган».
Я, бәлки, «пот мактаучы».
Яки «Җаннары».
Яки «сүзе турында борчылучылар».
Яки «кодрәте».
Сүзгә-сүз «тәннәргә».
Ягъни потларга табынуда кулланылган махсус бакчаларга.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «тәннәр».
Яки «миңа гыйбадәт кылыр».
Сүзгә-сүз «тәннәр».