Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Ирмия 1:1-52:34
  • Ирмия

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ирмия
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Ирмия

ИРМИЯ

1 Хилкыя́ улы Ирмиянең* сүзе. Хилкыя Биньями́н җирендәге Анату́т+ шәһәрендә хезмәт итүче руханиларның берсе иде. 2 Амо́н+ улы Йошиянең+ — Яһүд патшасының көннәрендә, аның идарә итүенең 13 нче елында, Йәһвә Ирмиягә үз сүзен җиткерде. 3 Ул шулай ук аңа үз сүзен Йошия́ улы Йәһуәки́м+ — Яһүд патшасы көннәрендә һәм Йошия улы Сидкыянең+ — Яһүд патшасының идарә итүенең 11 нче елы тәмамланганчы җиткереп торды. Бу Иерусалим халкы бишенче айда сөргенгә җибәрелгәнче булды.+

4 Йәһвә миңа болай диде:

5 «Сине әле ана карынында булдырганчы, мин сине белә идем,*+

Һәм мин сине, әле син туганчы, изге иттем.*+

Мин сине халыклар өчен пәйгамбәр итеп билгеләдем».

6 Әмма мин: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә!

Мин бит сөйли белмим,+ мин бик яшь әле»+,— дидем.

7 Шунда Йәһвә болай диде:

«Мин әле бик яшь дип әйтмә.

Чөнки син, үзеңне кем янына җибәрсәм, шуларның барысы янына барырга тиеш.

Мин сиңа әйтергә кушкан һәр нәрсәне әйт.+

8 Алардан курыкма,+

Чөнки: „Сине коткарып торыр өчен мин синең белән“+,— ди Йәһвә».

9 Шуннан соң Йәһвә кулын сузып минем авызыма кагылды.+ Йәһвә болай диде: «Мин үз сүзләремне синең авызыңа салдым.+ 10 Бүген мин сине халыклар һәм патшалыклар өстеннән куйдым: тамыры белән йолкырсың һәм бәреп төшерерсең, җимерерсең һәм ватарсың, төзерсең һәм утыртырсың».+

11 Йәһвә миңа тагын болай диде: «Нәрсә күрәсең, Ирмия́?» Мин: «Бадәм агачының ботагын»*,— дидем.

12 Йәһвә миңа: «Дөрес, чөнки мин үз сүземне үтәр өчен уяу торам»,— диде.

13 «Нәрсә күрәсең?» — дип сорады Йәһвә миннән кабат. Мин: «Кайнап торган казанны, ул төньяктан көньякка таба авышкан»,— дидем. 14 Шунда Йәһвә миңа болай диде:

«Бәла-каза бу җирдәге һәр яшәүчегә

Төньяктан бәреп керер.+

15 Чөнки Йәһвә болай ди: „Мин төньяк патшалыкларының бар кабиләләрен җыям.+

Алар килер. Һәрберсе үз тәхетен

Иерусалим капкалары янына,+

Аның бар стеналары буйлап

Һәм бар Яһүд шәһәрләре янына куяр.+

16 Мин аларга бар явызлыклары өчен үз хөкемнәремне игълан итәрмен,

Чөнки алар мине ташлап китте,+

Алар башка илаһларга корбаннар яндыра*+

Һәм үзләре ясаган нәрсәләргә табына“.+

17 Ә син эш итәргә әзерлән.*

Торып бас һәм аларга мин әйтергә кушкан һәрнәрсәне әйт.

Алардан котың алынмасын.+

Югыйсә синдә алар алдында көчле курку тудырырмын.

18 Син бөтен җиргә, Яһүд патшалары белән мирзаларына,

Руханиларына һәм бу җирнең халкына каршы тора алсын өчен,+

Мин сине ныгытылган шәһәр,

Тимер багана һәм бакыр стеналар иттем.+

19 Алар синең белән сугышачак,

Ләкин сине җиңә алмаячак,

Чөнки Йәһвә: „Мин сине коткарып торыр өчен, синең белән“+,— дип әйтә».

2 Йәһвә миңа болай дип әйтте: 2 «Бар һәм Иерусалимга әйт: „Йәһвә болай ди:

„Яшь чагыңдагы тугрылыгыңны,*+

Ярәшкәннән соң күрсәткән мәхәббәтеңне,+

Чүлдә, чәчелмәгән җирдә, миңа ияреп йөргәнеңне+

Мин бик яхшы хәтерлим.

3 Исраи́л Йәһвә өчен изге,+ уңышның беренче җимеше иде“.

„Аны тар-мар итүче һәркем гаепле булыр.

Башларына бәла төшәр“,— дип әйтә Йәһвә».+

4 И Ягъкуб йорты, һәм сез,

Исраил йортының бар гаиләләре, Йәһвә сүзен тыңлагыз.

5 Йәһвә менә нәрсә ди:

«Ата-бабаларыгыз миннән шулкадәр ерак читләште,

Файдасыз потларга ияреп,+ үзләре дә файдасыз булып китте.+

Шулай эшләр өчен, алар миндә ни гаеп тапты?+

6 Алар: „Йәһвәне эзлик,

Безне Мисыр җиреннән алып чыккан,+

Чүл аша, далалар+ һәм чокырлы җирләр аша,

Корылык+ белән дөм караңгылык җире аша,

Кеше йөрмәгән һәм кеше яшәмәгән җир аша

Җитәкләп барган Аллаһыны эзлик“,— димәде.

7 Мин сезне җимеш бакчалары үскән җиргә,

Сез аның җимешләре һәм яхшы нәрсәләре белән туклансын өчен китердем.+

Әмма сез минем җиремә кереп, аны нәҗесләдегез,

Мирасымны җирәнгеч нәрсә иттегез.+

8 Руханилар: „Йәһвә кайда?“ — дип сорамады,+

Канунга өйрәтү өчен җаваплы кешеләр мине белмәде,

Көтүчеләр миңа каршы күтәрелде,+

Пәйгамбәрләр Бага́л исеменнән пәйгамбәрлек итте,+

Алар файда китерә алмаучыларга ияреп йөрде.

9 „Шуңа күрә мин сезнең белән судлашуымны дәвам итәрмен+,— дип әйтә Йәһвә,—

Улларыгызның уллары белән дә судлашырмын“.

10 „Киттимнең+ диңгез буе җирләренә* барыгыз һәм карагыз.

Әйе, Кидарга+ хәбәр җибәрегез һәм җентекләп карап чыгыгыз.

Моңа охшаш хәлнең булганы бармы?

11 Берәр халыкның кайчан да булса үз илаһларын илаһ булмаган нәрсәләргә алмаштырганы бармы?

Ә минем халкым данымны файдасыз нәрсәгә алмаштырды.+

12 Сез, күкләр, моңа гаҗәпләнеп карап торыгыз,

Котларыгыз алынып калтырап торыгыз“,— ди Йәһвә.

13 „Чөнки минем халкым ике яман нәрсә кылды:

Алар мине, тереклек суы чыганагын, ташлап китте+

Һәм үзләре өчен су чокырлары,

Су тота алмый торган ярылган су чокырлары казыды.*

14 Әллә Исраил хезмәтчеме? Әллә ул өйдә туган колмы?

Алайса, ник ул талаучыларның корбаны булып киткән?

15 Яшь арысланнар аңа үкереп тора.+

Алар үз тавышларын яңгырата,

Алар аның илен коточкыч нәрсә итте.

Аның шәһәрләренә ут төрткәннәр, анда бер яшәүче дә юк.

16 Ноф*+ һәм Таһпани́с+ кешеләре башыңны кимереп пеләш итә.

17 Аллаһың Йәһвә сине юлдан җитәкләп барганда,

Син аны калдырып,+

Үзеңне үзең моңа дучар иттең түгелме?

18 Нигә синең, Шиху́р* суларын эчәр өчен,

Мисырга барасың килә?+

Нигә синең, бөек елга* суларын эчәр өчен,

Ассириягә барасың килә?+

19 Явызлыгың үзеңне төзәтсен,

Һәм тугрылыксызлыгың үзеңне фаш итсен.

Йәһвә Аллаһыңны ташлап китүең

Никадәр яман һәм аяныч нәтиҗәләргә китергәнен күр һәм таты.+

Син миңа курку-хөрмәт күрсәтмәдең“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

20 „Күп вакыт элек мин камытыңны җимердем,+

Богауларыңны өзеп ташладым.

Әмма син: „Мин хезмәт итәргә җыенмыйм“,— дидең.

Һәр калкулыкта һәм җәенке һәр агач астында+

Син җәелеп ятып фахишәлек кылдың.+

21 Мин сине иң яхшы кызыл йөзем агачы итеп утырттым,+ ул тулысынча саф орлыктан иде.

Ничек соң син минем алдымда кыргый йөзем агачының начар үсентеләренә әйләндең?+

22 Хәтта сода* белән юынсаң да, күп итеп сабын куллансаң да,

Гаебең минем алдымда тап булып калыр“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.

23 Ничек соң син: „Мин үземне нәҗесләмәдем,

Мин Багалларга ияреп йөрмәдем“,— дип әйтә аласың?

Үзәндәге юлыңа кара.

Кылганыңа игътибар ит.

Син үз юлларында артка-алга максатсыз чабып йөрүче

Җитез, яшь ана дөягә охшаш.

24 Син, дәрт кергәнгә, җил сулап торган,

Чүлгә ияләшкән кыргый ишәккә охшаш.

Аның парлашу вакыты җиткәч, аны кем туктата алыр?

Аны эзләүчеләрнең берсенә дә аны эзләп йөреп хәлдән таясы юк.

Аның парлашу вакыты* җиткәч, аны табарлар.

25 Сак бул: аякларың ялан калмасын,

Тамагың да кипмәсен.

Ләкин син: „Юк! Өметләнмәгез!+

Мин чит кешеләргә* гашыйк булдым+

Һәм аларга ияреп йөрермен“,— дип әйттең.+

26 Алар — Исраил йорты, аларның патшалары белән мирзалары,

Руханилары белән пәйгамбәрләре —

Тотылган карак оятка калгандай,

Оятка калганнар.+

27 Алар агачка: „Син минем атам“,+

Ташка: „Син мине тудырдың“,— дип әйтә.

Ә миңа алар йөзләре белән түгел, ә артлары белән борылды.+

Бәла-каза вакытында алар: „Күтәрел һәм безне коткар!“ — дип әйтер.+

28 Үзеңә ясаган илаһларың кайда соң?+

Син бәла кичергәндә, сине коткара алсалар, күтәрелсеннәр.

Илаһларыңның саны, и Яһүд, шәһәрләрең саныдай күбәеп китте бит.+

29 „Нигә сез минем белән бәхәсләшеп торасыз?

Нигә барыгыз миңа каршы күтәрелде?“+ — ди Йәһвә.

30 Улларыгызны юкка гына һәлак иткәнмен.+

Алар, тәрбияләсәм дә, һич тә үзгәрмәде.+

Үз кылычыгыз ерткыч арысландай

Пәйгамбәрләрегезне йотты.+

31 И буын, Йәһвә сүзенә колак сал.

Әллә мин Исраил өчен чүл

Я дөм караңгылык җире булып киттемме?

Нигә минем халкым: „Без кая телибез, шунда барабыз.

Без синең яныңа бүтән кайтмыйбыз“+,— дип әйтте?

32 Гыйффәтле кыз — үз бизәкләрен,

Кәләш үз билбауларын* онытырмы?

Халкым исә мине озак вакытка онытты.+

33 И хатын, үзеңне яратырлык кеше эзләүдә остарып беткәнсең!

Явызлык юлларында йөрергә ияләшкәнсең.+

34 Итәкләреңдә гаепсез ярлы кешеләрнең* кан таплары.+

Алар бернинди җинаять кылмаса да,

Аларның кан таплары синең бар итәкләреңдә.+

35 Ләкин син: „Мин гаепсез.

Һичшиксез, ул миңа башка ярсымый“,— дип әйтәсең.

Син: „Мин гөнаһ кылмадым“,— дигәнгә,

Хәзер мин сине хөкем итәм.

36 Нигә син үзеңнең үзгәреп торган юлыңа шулкадәр җиңел карыйсың?

Син Ассирия аркасында оятка калган кебек,+

Мисыр аркасында да оятка калырсың.+

37 Шуңа күрә дә син ояттан башыңны кулларың белән тотып китәрсең.+

Чөнки Йәһвә син өмет баглаган кешеләреңне кире какты.

Алар сиңа уңыш китермәс».

3 «Ир үз хатыны белән аерылышса һәм хатыны китеп башка ирнең хатыны булып китсә, әллә беренче ире аңа кире кайта аламы?» — ди халык.

Әллә бу җир нәҗеслеккә кереп батмаганмы?+

«Син күпләр белән фахишәлек кылдың.+

Ә хәзер миңа кайта аласың дип уйлыйсыңмы?» — дип әйтә Йәһвә.

2 «Башыңны күтәр һәм пеләш калкулыкларга күз сал.

Син көчләнмәгән урын бармы?

Син, сөяркәләрне көтеп, юллар читендә

Чүлдәге илгизәр* кебек утырдың.

Син үз фахишәлегең һәм явызлыгың белән

Бу җирне нәҗесләп торасың.+

3 Шуңа күрә коеп яңгырлар да яумый,+

Язгы яңгырлар да юк.

Син үзеңне фахишә кебек оятсыз тотасың.

Син һич тә оялмыйсың.+

4 Ә хәзер син мине чакырасың:

„Әтием, син минем яшьлек дустым!+

5 Нәрсәгә сиңа мәңге үпкәләп торырга?

Нәрсәгә сиңа һәрвакыт үпкә сакларга?“

Алай дип әйтсәң дә,

Кыла алган һәр явызлыкны өзлексез кылып торасың».+

6 Йошия́+ патша көннәрендә Йәһвә миңа болай диде: «„Тугрылыксыз Исраилнең нәрсә кылганын күрдеңме? Ул фахишәлек кылыр өчен һәр биек тауга менде һәм һәр җәенке агач астына ятты.+ 7 Ул моның барысын кылса да, мин аны үземә кире кайтырга өндәп тордым,+ ләкин ул кайтмады. Ә Яһүд үзенең хыянәтче апасының кылган эшләренә карап торды.+ 8 Моны күреп, мин тугрылыксыз Исраилгә кылган фахишәлеге өчен+ аерылышу кәгазе бирдем һәм аны чыгарып җибәрдем.+ Әмма аның хыянәтче сеңелесе Яһүд курыкмады. Ул үзе дә китте һәм фахишәлек кылды.+ 9 Ул үз фахишәлегенә җиңел карады, бу җирне нәҗесләп торды, ташлар һәм агачлар белән зина кылды.+ 10 Шулай да, аның хыянәтче сеңелесе Яһүд миңа чын күңелдән кайтмады, кайткан булып кыланды гына“,— ди Йәһвә».

11 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Тугрылыксыз Исраи́л үзен* хыянәтче Яһүдкә караганда тәкъварак тотты.+ 12 Бар да бу сүзләрне төньякка игълан ит:+

„И хыянәтче Исраил, миңа кайт,— дип әйтә Йәһвә+.— Мин сиңа ачу белән карамам,+ чөнки мин тугры,— ди Йәһвә.— Мин мәңге үпкә саклап тормам. 13 Тик гаебеңне таны, син бит үз Аллаһың Йәһвәгә каршы күтәрелдең. Син һәр җәенке агач астында чит кешеләр* белән якынлык кылып яттың, ә минем тавышыма буйсынмадың“,— дип әйтә Йәһвә».

14 «Сез, хыянәтче уллар, кайтыгыз,— ди Йәһвә.— Чөнки мин сезнең чын хуҗагыз* булып киттем. Мин сезне, һәр шәһәрдән бер кеше һәм һәр кабиләдән ике кеше алып, җыярмын һәм сезне Сионга китерермен.+ 15 Мин сезгә ихтыярым* буенча эш итүче көтүчеләр бирермен,+ һәм алар сезне белем һәм аңлау белән тукландырыр. 16 Ул көннәрдә сез бу җирдә күпсанлы булып китәрсез һәм ишәерсез,— дип әйтә Йәһвә+.— Алар: „Йәһвәнең килешүе сандыгы!“ — дип бүтән әйтмәс. Ул аларның уйларына да килмәс, хәтерләренә дә төшмәс, алар аны сагынмас та. Аны кабат ясамаячаклар. 17 Ул вакытта алар Иерусалимны Йәһвәнең тәхете дип атар.+ Бар халыкларны Йәһвә исеме хакына Иерусалимга бергә җыярлар,+ алар үзләренең явыз йөрәкләренә ияреп бүтән үҗәтләнеп йөрмәс».

18 «Ул көннәрдә алар бергә, Яһүд йорты Исраил йорты белән бергә йөрер.+ Бергә алар төньяк җирдән мин ата-бабаларыгызга мирас итеп биргән җиргә керер.+ 19 Мин болай дип уйлап куйдым: „Мин сезне үз улларым арасына урнаштырганыма һәм сезгә гаҗәеп җирне, халыклар* арасындагы иң матур мирасны, биргәнемә шулкадәр шат“.+ Мин шулай ук сез миңа: „Атам!“ — дип мөрәҗәгать итәрсез дип һәм бүтән миннән читкә борылмассыз дип уйладым. 20 „Чыннан да, хатын үз ирен* калдырып мәкерле эш иткән кебек, сез дә, и Исраил йорты, үзегезне минем белән мәкерле тоттыгыз“+,— ди Йәһвә».

21 Пеләш калкулыкларда тавыш,

Исраил халкының үкереп елавы һәм ялваруы ишетелә.

Чөнки алар үз юлларын бозды.

Алар үз Аллаһылары Йәһвәне онытты.+

22 «Сез, хыянәтче уллар, кайтыгыз.

Мин сезнең хыянәтче йөрәгегезне савыктырырмын».+

«Менә без! Без сиңа килдек.

Син бит, и Йәһвә, безнең Аллаһыбыз.+

23 Чыннан да, без калкулыклар белән тауларда шау-шу күтәреп, үз-үзебезне алдый гына идек.+

Әйе, Аллаһыбыз Йәһвә генә Исраилгә коткару бирә.+

24 Ә файдасыз илаһ яшь чагыбыздан алып ата-бабаларыбыз каты эшләп булдырган һәрнәрсәне,+

Аларның вак һәм эре терлек көтүләрен,

Улларын һәм кызларын йотты.

25 Оятка калып,

Хурлык белән капланып ятыйк,

Чөнки яшь чагыбыздан алып бу көннәргә кадәр үзебез дә,

аталарыбыз да — барыбыз да+

Аллаһыбыз Йәһвәгә каршы гөнаһ кылып тордык,+

Без Аллаһыбыз Йәһвәнең тавышына буйсынмадык».

4 «И Исраи́л, әгәр дә син кире кайтсаң,— дип әйтә Йәһвә,—

Әгәр дә син миңа кире кайтсаң

Һәм минем алдымнан җирәнгеч потларыңны алып куйсаң,

Качак булып йөрмәссең.+

2 Әгәр дә син хакыйкатьтә, гаделлектә һәм тәкъвалыкта Йәһвә белән ант итсәң,

Шунда ул бу халыкларны фатихалаячак,

Һәм алар аның белән мактаныр».+

3 Йәһвә Яһүд кешеләренә һәм Иерусалимга менә нәрсә ди:

«Үзегез өчен сөрүле җирне сукалагыз,

Чәнечкеле үсемлекләр арасында бүтән чәчмәгез.+

4 Сез, Яһүд кешеләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр,

Явыз эшләрегез аркасында

Ярсуым беркем дә сүндерә алмаслык ялкындай

Ялкынланып китмәсен өчен,+

Үзегезне Йәһвә өчен сөннәтләгез,

Йөрәкләрегезне сөннәтләгез».+

5 Яһүдкә шуны әйтегез һәм Иерусалимга шуны игълан итегез.

Җир йөзе буйлап быргы өреп кычкыртыгыз.+

Көчле тавыш белән кычкырып болай диегез: «Бергә җыелыгыз,

Ныгытылган шәһәрләргә качыйк.+

6 Сионга юлны күрсәтә торган билге куегыз.

Ышык урын эзләгез. Тик тормагыз»,

Чөнки мин төньяктан бәла,+ бөек хәвеф-хәтәр китерәм.

7 Дошман куаклыктан чыккан арысландай килеп чыкты.+

Халыкларны тар-мар итүче үз урыныннан кузгалды.+

Ул җиреңне коточкыч нәрсә итәр өчен чыкты.

Шәһәрләреңне хәрабәләргә әйләндерерләр, аларда һичкем яшәмәс.+

8 Шуңа күрә матәм киеме киегез,+

Кайгырыгыз* һәм үкереп елагыз,

Чөнки Йәһвәнең безгә карата ялкынлы ачуы басылмады.

9 «Ул көнне,— ди Йәһвә,— патшаның да,

Мирзаларның да йөрәге алыныр,+

Руханиларның кыюлыгы җуелыр, пәйгамбәрләр шаккатып торыр».+

10 Шунда мин болай дидем: «И-их Аллаһы Тәгалә Йәһвә! „Сез тынычлыкта яшәрсез“+,— дип, син бу халыкны һәм Иерусалимны чыннан да алдадың.+ Кылыч йөзен бугазыбызга китерделәр* бит».

11 Ул вакытта бу халыкка һәм Иерусалимга болай диелер:

«Минем халкыма — кызыма* чүлдәге буш калкулыклардан

Көйдергеч җил ташланыр.

Әмма җилгәрер өчен я чистартыр өчен түгел.

12 Шул җирләрдән боерыгым буенча көчле җил исәр.

Хәзер мин аларга каршы хөкемнәр игълан итәрмен.

13 Менә! Дошман — яңгырлы болытлар сыман,

Аның хәрби арбалары давыл шикелле килер.+

Аның атлары бөркетләрдән дә җитезрәк.+

Кайгы безгә, чөнки безне һәлак иттеләр!

14 И Иерусалим, котылыр өчен йөрәгеңнән явызлыкны юып төшер.+

Күпме инде явыз уйлар саклап йөреп була?

15 Даннан бер тавыш яңалык җиткерә.+

Ул Ифраи́м тауларыннан бәла игълан итә.

16 Моны халыкларга хәбәр ит,

Иерусалимга каршы игълан ит».

«Шымчылар ерак илдән килә.

Алар сугышка өндәү тавышлары чыгарып, Яһүд шәһәрләренә каршы күтәрелер.

17 Алар, ачык кырдагы сакчылар кебек, Иерусалимга каршы бөтен яктан килә,+

Чөнки ул миңа каршы фетнә күтәрде»+,— дип әйтә Йәһвә.

18 «Җәзаң юлларыңа һәм эшләреңә күрә булыр.+

Сиңа төшкән бәла бик ачы,

Чөнки бөтен йөрәгең фетнәчел!»

19 Күңелем телгәләнә,* сызлана!

Йөрәгем бик нык әрни.

Ул дөп-дөп тибә.

Дәшми тора алмыйм,

Чөнки мин* быргы тавышы,

Сугышка өндәү тавышы* ишеттем.+

20 Бер-бер артлы бара торган бәлаләр турында хәбәрләр килеп тора,

Чөнки бөтен ил тар-мар ителгән.

Чатырларымны кинәт җимереп төшерделәр,

Бер мизгелдә чатыр тукымасы юкка чыкты.+

21 Сионга юлны күрсәтә торган билгегә күпме карап торыйм инде,

Күпме инде миңа быргы тавышын ишетеп торырга?+

22 «Минем халкым акылсыз.+

Алар миңа игътибар итми.

Алар — аңлау сәләте булмаган ахмак уллар.

Начарлык эшләүдә остарып беткәннәр,

Ә игелек кыла белмиләр».

23 Мин җиргә күз салдым — ул буш һәм ташландык хәлдә.+

Күккә карадым — анда инде яктылык юк.+

24 Тауларга күз салдым — аларның тетрәп торуын

Һәм калкулыкларның дер-дер килүен күрдем.+

25 Карасам, бер кеше дә юк,

Бар кошлар да юкка чыккан,+

26 Җимеш бакчасы чүлгә әверелгән,

Бар шәһәрләре җимерелгән.+

Моның барысын Йәһвә башкарды,

Барысы аның көйдергеч ачуы аркасында булды.

27 Чөнки Йәһвә менә нәрсә ди: «Бөтен җир ташландык хәлгә килер,+

Шулай да мин аны кырып бетермәм.

28 Моның аркасында җир хәсрәт кичерер,+

Күкләр караңгыланыр.+

Моны бит мин әйттем, мин карар иттем.

Мин карарымны үзгәртмәм,* әйткән сүземнән баш тартмам.+

29 Җайдакларның һәм укчыларның тавышыннан

Бөтен шәһәр качып китә.+

Алар куаклыкларга керә,

Кыяларга үрмәләп менә.+

Һәр шәһәрне ташлап калдырганнар,

Аларда бер кеше дә яшәми».

30 Син тар-мар ителгән. Хәзер нәрсә эшләрсең?

Син җете кызыл төстәге кием кия идең,

Үзеңне алтын бизәкләр белән бизи идең,

Күзләреңне сөрмәгә буйый идең.

Ләкин юкка гына син үзеңне матурлап тордың,+

Чөнки сиңа җенси дәрт белән янып торучылар сине кире какты.

Хәзер алар җаныңны алыр өчен сине эзләп йөри.+

31 Мин авырган хатын тавышына охшаш тавыш,

Беренче баласын тудыручы хатынның кычкыруына охшаш кычкыру,

Авыр сулап торучы кыз Сионның тавышын ишеттем.

Ул кулларын сузып болай ди:+

«Кайгы миңа, чөнки үтерүчеләр җанымны интектереп бетерде!»

5 Иерусалим урамнары буйлап үтегез,

Тирә-якка күз салып игътибар белән карагыз.

Шәһәр мәйданнарын тикшереп чыгыгыз.

Гаделлек белән эш итүче,

Тугры булырга тырышкан берәр кешене таба алырсызмы?+

Тапсагыз, мин бу шәһәрне кичерермен.

2 Алар хәтта: «Йәһвә белән ант итәбез!» — дисәләр дә,

Антлары ялган булыр иде.+

3 И Йәһвә, синең күзләрең тугрылыкны эзли түгелме?+

Син аларны җәзаладың, әмма алар уйлап та бирмәде.*

Аларның барысын диярлек һәлак иттең, әмма алар сабак алмады.+

Үз йөзләрен кыядан да катырак иттеләр+

Һәм сиңа кире кайтырга теләмәделәр.+

4 Мин үземә болай дидем: «Алар гади кешеләр булса кирәк.

Алар акылсыз эш итә, чөнки Йәһвә юлын,

Үз Аллаһыларының таләпләрен белмиләр.

5 Мин күренекле кешеләр янына барып сөйләшермен,

Алар бит Йәһвә юлына,

Үз Аллаһыларының таләпләренә игътибар итәргә тиеш.+

Ләкин һәрберсе үз камытын җимергән,

Чикләрне алып ташлаган».*

6 Менә ни өчен урмандагы арыслан аларга ташлана,

Далалардагы бүре аларны һәлак итә.

Шәһәрләре янында яткан каплан уяу тора,

Шәһәрдән чыккан һәркемне ботарлап ташлый.

Чөнки алар гөнаһка баткан,

Аларның тугрылыксыз эшләре күпсанлы.+

7 Сине моның өчен ничек кичерим инде?

Синең улларың мине ташлап калдырды,

Алар Аллаһы булмаган нәрсәләр белән ант итә.+

Мин аларның ихтыяҗларын канәгатьләндердем,

Ләкин алар зина кылып торды,

Фахишә йортына көтү-көтү йөрде.

8 Алар дәрт, җенси дәрт белән янып торган айгырлар сыман

Бер-берсенең хатынына кешнәп тора.+

9 «Әллә мин аларны бу эшләре өчен җавапка тартмаммы? — ди Йәһвә.—

Әллә җаным андый халыктан үч алмасмы?»+

10 «Аның рәт-рәт үскән йөзем агачларына каршы чыгып аларны тар-мар итегез,

Шулай да кырып бетермәгез.+

Аның җәелеп барган үсентеләрен йолкып ташлагыз,

Чөнки алар Йәһвәнеке түгел.

11 Исраи́л һәм Яһүд йортлары

Миңа үтә хыянәтчел булды,— дип әйтә Йәһвә+.—

12 Алар Йәһвәне кире какты һәм:

„Ул берни дә эшләмәс.*+

Башыбызга һичнинди бәла төшмәс.

Безгә кылыч та, ачлык та янамас“,— дип торды.+

13 Пәйгамбәрләр буш сүзләр сөйли,

Хак сүз* юк аларда.

Үзләре дә сүзләре кебек булсын!»

14 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Аллаһы Йәһвә менә нәрсә ди:

«Бу кешеләр шулай дигәнгә,

Мин сүзләремне авызыңда ут итәм.+

Бу кешеләр — утын,

Һәм шул ут аларны йотар».+

15 «И Исраил йорты, мин сиңа каршы ерактан бер халык китерәм+,— дип әйтә Йәһвә.—

Бу — күптән барлыкка килгән,

Борынгы халык.

Син аның телен дә белмисең,

Сөйләмен дә аңлый алмыйсың.+

16 Аларның ук савыты ачык кабер сыман.

Аларның һәрберсе — сугышчы.

17 Алар уңышыңны һәм икмәгеңне йотар.+

Улларыңны һәм кызларыңны йотар.

Вак һәм эре терлек көтүләреңне йотар.

Йөзем һәм инҗир агачларыңны йотар.

Алар син өметләнеп торган ныгытылган шәһәрләреңне кылычтан кичерер».

18 «Ләкин шул вакытта да,— ди Йәһвә,— мин сезне кырып бетермәм.+ 19 Алар: „Нигә Аллаһыбыз Йәһвә безне моның барысына дучар итте?“ — дип сораса, син аларга болай дип җавап бир: „Сез мине үз илегездә чит илаһларга хезмәт итәр өчен калдырдыгыз, шуңа күрә сез чит илдә ят кешеләргә хезмәт итәрсез“».+

20 Ягъкуб йортында болай дип әйтегез

Һәм Яһүдтә болай дип игълан итегез:

21 «Акылсыз һәм аңсыз халык,+ тыңла:

Күзләрең бар, әмма күрми.+

Колакларың бар, әмма ишетми.+

22 „Мине хөрмәт итмисеңме? — дип әйтә Йәһвә,—

Син минем алдымда калтырап торырга тиеш түгелме?

Мин бит комны диңгезгә чик итеп,

Гасырдан-гасырга кагыйдә итеп куйдым, һәм диңгез аны бозмаячак.

Дулкыннары бәрелеп торса да, җиңә алмыйлар.

Үкереп-үкереп торсалар да, үз чикләреннән чыга алмыйлар.+

23 Әмма бу халыкның йөрәге кире беткән һәм фетнәчел.

Алар читкә борылып үз юллары белән китте.+

24 Алар үз күңелләреннән болай дип әйтми:

„Йәһвә Аллаһыбызга курку-хөрмәт күрсәтик,

Ул бит үз вакытында яңгырлар,

Көзге яңгыр да, язгы яңгыр да бирә.

Ул, без ашлыкны урып җыя алсын өчен, билгеләнгән атналарны саклый“.+

25 Болар сезгә җинаятьләрегез аркасында бирелми.

Гөнаһларыгыз аркасында яхшылыктан мәхрүм калдыгыз.+

26 Халкым арасында явыз кешеләр бар.

Алар посып яткан кош аулаучы кешедәй күзәтеп тора.

Алар үлем тозагы корып

Кешеләрне аулый.

27 Читлек кошлар белән тулы булган кебек,

Аларның йортлары ялган белән тулы.+

Шул сәбәпле алар көчле һәм бай булып киткән.

28 Алар симергән, тәннәре ялтырап тора.

Явызлыклары ташып тора.

Алар үз файдаларын эзләп,

Ятимнең хөкем эше каралганда, аны якламый.+

Ярлы кешене гаделлектән мәхрүм итә“».+

29 «Әллә мин аларны бу эшләре өчен җавапка тартмаммы? — дип әйтә Йәһвә.—

Әллә җаным андый халыктан үч алмасмы?

30 Җирдә хәтәр һәм коточкыч нәрсә булды:

31 Пәйгамбәрләр ялганны пәйгамбәрлек итә,+

Руханилар үз хакимлекләрен кулланып кешеләрне кысрыклый.

Ә халкыма бу ошый.+

Әмма ахыр килгәч, нәрсә эшләрсез?»

6 И Биньями́н уллары, Иерусалимнан чыгып ышык урын эзләгез.

Тикуада+ быргы кычкыртыгыз.+

Кисәтү билгесе итеп Бәйтхакири́м өстеннән ут яндырыгыз!

Чөнки төньяктан афәт, бөек бәла якынлашып килә.+

2 Кыз Сио́н матур, иркә хатынга охшаш.+

3 Көтүчеләр үз көтүләре белән килер.

Алар аның тирә-ягында чатырлар корыр,+

Һәм һәрберсе үз көтүен кайгыртып көтәр.+

4 «Аңа каршы сугышыр өчен әзерләнегез!

Күтәрелегез, аңа көн уртасында һөҗүм итик!»

«Кайгы безгә, кич җитә бит,

Инде кичке күләгәләр озыная бара!»

5 «Күтәрелегез, аңа төнлә һөҗүм итик,

Аның ныгытылган манараларын җимереп ташлыйк».+

6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

«Агач чабып, Иерусалим тирәли камау ныгытмасы ясагыз.+

Бу шәһәр җавапка тартылырга тиеш.

Аның эчендә җәбер-золымнан башка бернәрсә дә юк.+

7 Су чокыры салкын су чыганагы булган кебек,

Бу шәһәр явызлык чыганагы булып тора.

Аның эчендә җәбер-золым һәм һәлакәт тавышы ишетелә.+

Чир һәм үләт һәрвакыт минем алдымда.

8 И Иерусалим, кисәтүгә колак сал. Югыйсә синнән җирәнеп читкә борылырмын.*+

Мин сине яшәүчесез калган ташландык җир итәрмен».+

9 Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди:

«Алар Исраи́л калдыгын йөзем агачындагы соңгы җимешләрне җыйгандай җентекләп җыяр.

Йөзем агачыннан җимешләр җыючы сыман кулыңны кабат суз».

10 «Кемгә әйтим? Кемне кисәтим?

Кем тыңлар?

Аларның колаклары томаланган,* һәм алар игътибар белән тыңлый алмый.+

Алар Йәһвә сүзеннән мәсхәрәләп көлә,+

Аннан рәхәтлек тапмый.

11 Шуңа күрә мин Йәһвәнең ярсуы белән тулы,

Аны үземдә тотып хәлдән тайдым».+

«Аны урамдагы балаларга,+

Бергә җыелган яшьләр төркемнәренә яудыр.

Аларның барысы — ир кеше үз хатыны белән бергә,

Карт кеше бик карт кеше белән бергә кулга алыныр.+

12 Аларның йортлары,

Кырлары һәм хатыннары башкаларга бирелер.+

Чөнки мин, шул җирдә яшәүчеләрне җәзалар өчен, кулымны сузармын»,— ди Йәһвә.

13 «Аларның һәрберсе — кечесеннән алып бөегенә кадәр — намуссыз табыш ала.+

Һәрберсе — пәйгамбәрдән алып руханига кадәр алдап йөри.+

14 Алар халкымның ярасын* өстән-өстән генә дәвалап:

„Тынычлык! Тынычлык!“ — дип тора.

Ә тынычлык юк.+

15 Аларга үзләре кылган җирәнгеч эшләре өчен оятмы?

Һич тә оят түгел!

Алар бит хәтта оялуның нәрсә икәнен дә белми!+

Шуңа күрә алар егылганнар арасына егылыр.

Мин аларны җәзалагач, алар абынып егылыр»,— ди Йәһвә.

16 Йәһвә болай дип әйтә:

«Юл чатларына басыгыз һәм карагыз.

Борынгы юллар турында сорагыз.

Яхшы юл турында сорашыгыз һәм аның буйлап барыгыз,+

Җаннарыгыз өчен тыныч урын табыгыз».

Әмма алар: «Без аның буйлап бармаячакбыз»,— диләр.+

17 «Мин сакчылар билгеләдем.+ Алар:

„Быргы тавышына игътибар итегез!“+ — дип әйтте».

Ләкин тегеләре: «Игътибар итмәячәкбез»,— диде.+

18 «Шуңа күрә, и халык, тыңла!

И җәмгыять,

Алар белән нәрсә буласын бел.

19 И җир, тыңла!

Мин бу халыкка бәла китерәм.+

Ул аны үз мәкерле ниятләренең җимеше итеп татыр.

Чөнки алар сүзләремә колак салмады

Һәм канунымны* кире какты».

20 «Син Шебадан — ла́дан,

Ерак илдән татлы камыш* китерәсең. Миңа аларның ни кирәге бар?

Синең тулаем яндыру корбаннарың кабул итәрлек түгел,

Бүләкләрең мине сөендерми».+

21 Шуңа күрә Йәһвә болай ди:

«Мин бу халык алдына абыну ташлары куям,

Алар шул ташларга абыныр.

Әтиләре дә, уллары да,

Һәркем үз иптәше белән абыныр.

Аларның барысы һәлак булыр».+

22 Йәһвә болай дип әйтә:

«Менә төньяк илдән бер халык килә,

Һәм җирнең иң ерак урыннарыннан бөек халык күтәрелер.+

23 Алар кулларына җәя белән сөңге алыр.

Алар кансыз һәм кызганып тормас.

Тавышлары диңгез кебек үкереп торыр,

Алар атларга атланып йөриләр.+

И кызым Сион, алар сиңа каршы хәрби тәртиптә тора».

24 Без алар турында ишеттек.

Кулларыбыз салынып төште.+

Безне кайгы-хәсрәт басты,

Хатын бала тапканда кичергән авыртуга охшаш авырту кичерәбез.+

25 Кырга чыкма, юлда йөрмә,

Чөнки дошманның кылычы бар.

Тирә-якны курку биләп алган.

26 И халкым,

Матәм киеме ки+ һәм көлдә ауна.

Бердәнбер улың хакында кайгыргандай үкереп ела,+

Чөнки безгә һәлак итүче кинәт килер.+

27 «Мин сине* алтын-көмешне эретеп чистартучы иттем,

Чөнки син халкымны чистартырга тиеш.

Аларның юлларына игътибар ит һәм эшләрен җентекләп тикшереп чык.

28 Аларның барысы кире беткән,+

Яла ягып йөри.+

Алар бакыр һәм тимер сыман.

Һәрберсе бозыклыкка баткан.

29 Тимерченең өрдергечләре көеп беткән.

Уттан кургаш кына чыга.

Сафландыручы юкка гына тырыша,+

Яманнар аерылмый.+

30 Аларны кире кагылган көмеш дип атаячаклар,

Аларны бит Йәһвә кире какты».+

7 Йәһвә Ирмиягә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте: 2 «Йәһвә йортының капкасы янына килеп бас һәм мондый хәбәр игълан ит: „Йәһвәгә сәҗдә кылыр өчен бу капкалар аша үтүче бар Яһүд халкы, Йәһвәнең сүзен тыңла. 3 Исраил Аллаһысы Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Үз юлларыгызны һәм эшләрегезне төзәтегез, һәм мин сезгә бу урында калып яшәргә рөхсәт итәрмен.+ 4 Ялган сүзләргә таянмагыз һәм: „Бу* — Йәһвәнең гыйбадәтханәсе, Йәһвәнең гыйбадәтханәсе, Йәһвәнең гыйбадәтханәсе!“ — дип әйтмәгез.+ 5 Чөнки әгәр дә сез чыннан да үз юлларыгызны һәм эшләрегезне төзәтсәгез, әгәр дә дәгъвалашкан кешеләрне гаделлек белән хөкем итсәгез,+ 6 әгәр дә килмешәкләрне, ятимнәрне* һәм тол хатыннарны җәберләмәсәгез,+ бу урында гаепсезләрнең канын түкмәсәгез һәм үз башыгызга бәла китереп башка илаһларга иярмәсәгез,+ 7 ул чакта мин сезгә бу урында — ата-бабаларыгызга гасырларга* биргән җирдә калып яшәргә рөхсәт итәрмен“».

8 «Әмма сез ялган сүзләргә таянып яшисез.+ Бу бернинди файда китермәс. 9 Әллә сез урлап,+ үтереп, зина кылып, ялган ант биреп,+ Багалга корбаннар китереп*+ һәм үзегез белмәгән илаһларга ияреп, 10 бар бу җирәнгеч эшләрегезгә карамастан, исемем белән аталган йортка килеп минем алдымда: „Без котылачакбыз“,— дип әйтә аласыз дип уйлыйсызмы? 11 Әллә, сезнеңчә, минем исемем белән аталган бу йорт юлбасарлар оясы булып киттеме?+ Мин сезнең кылган эшләрегезне күреп торам»,— ди Йәһвә.

12 «„Ә хәзер Шило́+ шәһәрендәге изге урыныма — мин элек үз исемем өчен сайлаган урынга барыгыз+ һәм Исраи́л халкымның яманлыгы аркасында шул урын белән нәрсә эшләгәнемне күрегез.+ 13 Шулай да сез бар бу эшләрне башкарып тордыгыз,— ди Йәһвә,— һәм мин сезгә кат-кат* сөйләсәм дә, сез тыңламадыгыз.+ Мин сезне чакырып тордым, әмма сез җавап бирмәдегез.+ 14 Шуңа күрә мин үз исемемне йөрткән һәм сез үзегез таянган+ йорт белән,+ шулай ук мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән бу урын белән Шило шәһәре белән эшләгәнемне эшләрмен.+ 15 Мин сезнең бар туганнарыгызны — Ифраимның бар токымнарын — күз алдымнан куып җибәргән кебек, сезне дә куып җибәрермен“.+

16 Син исә бу халык хакында дога кылма. Алар хакына елама да, үтенмә дә, сорама да,+ чөнки мин сине тыңламам.+ 17 Әллә син аларның Яһүд шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында кылган эшләрен күрмисеңме? 18 Уллары утын җыя, аталары учак яга, ә хатыннары Күк патшабикәсенә*+ бүләккә көлчәләр әзерләр өчен камыр изә. Җитмәсә, күңелемне рәнҗетер өчен башка илаһларга шәраб бүләкләре агыза.+ 19 „Әллә алар миңа зыян китерәме?* — дип әйтә Йәһвә.— Үз-үзләрен оятка калдыра түгелме?“+ 20 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ачуымны һәм ярсуымны бу урынга, кешегә һәм хайванга, кырдагы агачларга һәм җир җимешенә яудырырмын.+ Ярсуым ялкынланып торыр һәм сүнмәс“.+

21 Исраил Аллаһысы Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Әйдәгез, башка корбаннарга өстәп тулаем яндыру корбаннары китерегез һәм аларның итен ашагыз.+ 22 Чөнки мин ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән чыгарган көнне алар белән сөйләшмәдем, тулаем яндыру корбаннары һәм башка корбаннар турында әмер дә бирмәдем.+ 23 Шулай да мондый әмер бирдем: „Тавышыма буйсыныгыз, һәм мин сезнең Аллаһыгыз булырмын, ә сез минем халкым булырсыз.+ Мин сезгә йөрергә кушкан бар юллар буйлап йөрегез, һәм сезнең белән барысы яхшы булыр“.+ 24 Әмма алар тыңламады һәм сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, мәкерле ниятләр корды һәм киреләнеп үзләренең явыз йөрәкләренә иярде.+ Алар алга түгел, ә артка барды. 25 Ата-бабаларыгыз Мисырдан чыккан көннән алып бүгенге көнгә кадәр шулай булды.+ Мин сезгә үземнең бар хезмәтчеләрем — пәйгамбәрләрне көн саен, кат-кат* җибәреп тордым.+ 26 Ләкин бу халыкның мине тыңлыйсы килмәде һәм алар сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, үҗәтләнде һәм үз ата-бабаларыннан да яманрак эш итте!

27 Син аларга бөтен бу сүзләрне әйтерсең,+ ләкин алар сине тыңламас. Син аларга ялварырсың, ләкин алар җавап бирмәс. 28 Син аларга болай диярсең: „Бу — үз Аллаһысы Йәһвәнең тавышына буйсынмаган халык. Аларның төзәтүне кабул итәсе килмәде. Тугрылык юкка чыкты һәм араларында хәтта искә дә алынмый“.+

29 Кистерелмәгән* чәчеңне кисеп ташла һәм пеләш калкулыкларда кайгылы җыр җырла, чөнки Йәһвә үзен ярсыткан бу буынны кире какты һәм аны ташлап китәр. 30 „Яһүд халкы минем күземдә яман булганны кылды,— ди Йәһвә.— Алар минем исемемне йөрткән йортка, аны нәҗесләр өчен, үз җирәнгеч потларын куйды.+ 31 Алар, үз улларын һәм кызларын утта яндырыр өчен,+ Һинно́м улы үзәнендәге*+ Тофетта биеклекләр төзеде. Мин моны эшләргә әмер бирмәдем, һәм бу беркайчан да хәтта уема* да килмәде“.+

32 „Шуңа күрә шундый көннәр килә ки,— дип әйтә Йәһвә,— бу урын инде Тофе́т яки Һинном улы үзәне* дип түгел, ә Сую үзәне дип аталыр. Алар мәетләрне Тофетта, анда җирләр өчен урын беткәнче, җирләрләр.+ 33 Бу халыкның мәетләре күкләрдәге кошлар һәм җирдәге хайваннар өчен ризык булыр. Аларны беркем дә куркытып куып җибәрмәс.+ 34 Мин Яһүд шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында тантана тавышларын һәм шатлану тавышларын, кияү һәм кәләш тавышларын юк итәрмен,+ чөнки бу җир хәрабәләр өеменә әйләндерелер“».+

8 «Ул вакытта,— дип әйтә Йәһвә,— Яһүд патшаларының сөякләре, мирзаларының сөякләре, руханиларның сөякләре, пәйгамбәрләрнең сөякләре һәм Иерусалимда яшәгән кешеләрнең сөякләре каберләреннән алыныр. 2 Аларны үзләре яраткан, хезмәт иткән, ияргән, мөрәҗәгать иткән һәм сәҗдә кылган кояш, ай һәм күкләрнең бөтен гаскәре алдында таратып ташларлар.+ Аларны җыймаслар да, җирләмәсләр дә. Алар җир өстендә тирес сыман ятар».+

3 «Бу явыз халыкның исән калган калдыгы мин аларны тараткан бар җирләрдә яшәүгә караганда үлү яхшырак дип санар»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

4 «Аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди:

„Алар егылып яңадан торып басмасмы?

Берәрсе кире кайтса, башкасы да кире кайтмасмы?

5 Нигә бу халык — Иерусалим халкы — үз тугрылыксызлыгын калдырмый?

Алар ялганга кереп баткан.

Кире кайтасылары килми.+

6 Мин игътибар белән тыңлап тордым, ләкин аларның әйткәннәре дөрес булмады.

Берсе дә үз явызлыгына үкенмәде һәм: „Нәрсә мин эшләдем?“ — димәде.+

Һәрберсе сугышка ыргылган аттай башкалар йөргән юлга кайта.

7 Хәтта ләкләк тә үзенең кайту-китү вакытын белә.

Урман күгәрчене, яр карлыгачы һәм миләш чыпчыгы* үз вакытында кайта һәм китә.

Ә минем халкым Йәһвәнең хөкем вакытын белми“.+

8 „Ничек сез: „Без зирәк, бездә Йәһвә кануны* бар“,— дип әйтә аласыз?

Чынында, күчереп язучының ялган каләме+ алдау өчен генә кулланыла.

9 Зирәкләр оятка калды.+

Аларның котлары алынды, һәм алар тозакка эләгер.

Алар Йәһвә сүзен кире какты.

Аларда нинди зирәклек булсын инде?

10 Шуңа күрә мин аларның хатыннарын — башка ир-атларга,

Кырларын башка кешеләргә бирермен.+

Аларның һәрберсе — кечесеннән алып бөегенә кадәр — намуссыз табыш ала.+

Һәрберсе — пәйгамбәрдән алып руханига кадәр алдап йөри.+

11 Алар халкымның — кызымның ярасын* өстән-өстән генә дәвалап:

„Тынычлык! Тынычлык!“ — дип тора.

Ә тынычлык юк.+

12 Аларга үзләре кылган җирәнгеч эшләре өчен оятмы?

Һич тә оят түгел!

Алар бит хәтта оялуның нәрсә икәнен дә белми!+

Шуңа күрә алар егылганнар арасына егылыр.

Мин аларны җәзалагач, абынып егылыр“+,— ди Йәһвә.

13 „Мин уңышны җыйгач, аны юк итәрмен,— дип әйтә Йәһвә.—

Йөзем агачында — бер бөртек йөзем дә, инҗир агачында бер инҗир дә калмас, яфраклары да шиңеп төшәр.

Алар мин үзләренә биргәнне югалтыр“».

14 «Нигә без монда утырабыз?

Җыелыйк та, ныгытылган шәһәрләргә кереп,+ анда һәлак булыйк.

Чөнки Аллаһыбыз Йәһвә безне юк итәр.

Ул безгә агулы су эчәргә бирә.+

Без бит Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдык.

15 Тынычлыкка өметләндек, ләкин бер яхшылык та килмәде,

Савыгу вакыты килер дип өметләндек, ләкин хәвеф-хәтәр генә күрдек!+

16 Даннан аның атларының пошкыруы ишетелә.

Аның айгырларының кешнәвеннән

Бөтен җир тетрәп тора.

Дошман килә дә җирне һәм андагы бар нәрсәне,

Шәһәрне һәм анда яшәүчеләрне йота».

17 «Мин арагызга еланнар,

Тылсымлап булмый торган агулы еланнар җибәрәм.

Алар сезне һичшиксез чагачак»,— дип әйтә Йәһвә.

18 Кайгым дәвалап булмаслык.

Йөрәгем сызлый.

19 Минем халкым

Ерак илдән кычкырып ярдәм сорый:

«Әллә Йәһвә Сионда түгелме?

Аның патшасы анда түгелме?»

«Нигә алар үзләренең кисеп һәм уеп ясалган потлары белән,

Файдасыз чит илаһлары белән күңелемне рәнҗетте?»*

20 «Ашлык уру вакыты үтеп китте, җәй тәмамланды,

Ә без коткарылмый калдык!»

21 Мин халкымның ярасы аркасында изелеп,+

Көенеп йөрим.

Курку мине биләп алды.

22 Әллә Гиладта бәлзәм* юкмы?+

Анда табиб юкмыни?+

Ни өчен соң халкым савыктырылмаган?+

9 И-их, башым яшьләр тулы кое булса иде,

Һәм күзләремнән яшьләр елгадай агып торса иде!+

Ул чакта мин халкымның үтерелгән кешеләре турында

Көне-төне үкереп елар идем.

2 И-их, чүлдә сәяхәтче өчен тукталу урыны булса иде!

Ул чакта мин халкымны калдырып китәр идем,

Чөнки аларның барысы — зиначылар+

Һәм мәкерле кешеләр өере.

3 Алар үз телләрен җәяне бөккәндәй бөгә.

Бу җирдә тугрылык түгел, ә ялган хөкем сөрә.+

«Алар бер-бер артлы явызлык кылып тора,

Миңа һич тә игътибар итми»+,— дип әйтә Йәһвә.

4 «Һәркем үз якыныннан саклансын,

Хәтта үз туганына таянмасын,

Чөнки һәр туганыгыз — хыянәтче,+

Һәм һәр якыныгыз — яла ягучы.+

5 Һәркем үз якынын алдый.

Берсе дә хакыйкать сөйләми.

Алар үз телләрен ялган сөйләргә өйрәткән,+

Явызлык кылып алҗып беткән.

6 Син ялганчылар арасында яшисең.

Алар ялганлый, һәм аларның мине беләселәре килми»,— ди Йәһвә.

7 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

«Мин аларны эретеп тикшерермен,+

Чөнки кызым — халкым белән башкача эш итеп булмый.

8 Аларның телләре — ялган сөйли торган үтергеч ук.

Кеше үз теле белән якынына тынычландыргыч сүзләр сөйли.

Ә күңелендә яшерен урыннан ташланырга тора».

9 «Әллә мин аларны бу эшләре өчен җавапка тартмаммы? — дип әйтә Йәһвә.—

Әллә җаным андый халыктан үч алмасмы?+

10 Мин бу таулар турында үкереп һәм үксеп елармын,

Чүлдәге көтүлекләр турында көенеп җырлармын,

Чөнки аларны яндырып бетерделәр. Бер кеше дә алар аша үтми.

Көтүнең тавышы да ишетелми.

Күктәге кошлар һәм хайваннар юкка чыкты. Алар качып китте.+

11 Мин Иерусалимны таш өемнәре+ һәм шакалларның өне итәрмен,+

Яһүд шәһәрләрен буш урын итәрмен. Бер яшәүче дә булмас.+

12 Моны аңлар өчен кемнең зирәклеге җитәр?

Йәһвә моны кемгә, ул башкаларга игълан итә алсын өчен, сөйләде?

Нигә бу җир һәлак булды?

Нигә ул чүлдәй янып бетте?

Аның аша беркем дә үтә алмый».

13 Йәһвә болай дип җавап кайтарды: «Чөнки алар үзләренә биргән канунымны* кире какты, аның буенча эш итмәде һәм тавышыма буйсынмады. 14 Киресенчә, алар үҗәтләнеп үз йөрәкләре кушканны эшләде+ һәм үз әтиләренең өйрәтүе буенча Бага́л потларына ияреп йөрде.+ 15 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраи́л Аллаһысы болай ди: „Менә мин бу халыкка әрем ашатырмын һәм агулы су эчертермен.+ 16 Мин аларны үзләре һәм әтиләре белмәгән халыклар арасына таратырмын+ һәм артларыннан кылыч җибәреп аларны юк итәрмен“.+

17 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

„Булганнар турында җентекләп уйланыгыз.

Матәм җырлары* җырлаучы хатыннарны чакырыгыз,+

Аларның иң осталарына килергә кушыгыз.

18 Алар ашыгып килсен һәм безнең өчен үксеп еласын,

Күз яшьләребез елгадай аксын,

Керфекләребездән су тамсын.+

19 Сионнан үксеп елау тавышы ишетелә:+

„Без тар-мар ителгән!

Без зур оятка калдык!

Без бит бу җирне калдырып киттек, һәм алар йортларыбызны җимереп ташлады“.+

20 Хатыннар, Йәһвә сүзен тыңлагыз.

Аның авызыннан чыккан сүзенә колак салыгыз.

Кызларыгызны — үксеп еларга,

Бер-берегезне шушы кайгылы җырга өйрәтегез.+

21 Чөнки үлем, урамнардан — балаларны,

Шәһәр мәйданнарыннан яшь кешеләрне алыр өчен,

Тәрәзәләребездән керде.

Ул ныгытылган манараларыбызга үтеп керде“.+

22 Болай дип әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди:

„Кешеләрнең мәетләре җир өстендә тирес сыман,

Уракчы артыннан калган яңа гына урылган ашлык сыман ятар.

Аларны һичкем җыймас“».+

23 Болай дип әйтә Йәһвә:

«Зирәк кеше үз зирәклеге белән мактанмасын,+

Көчле кеше үз көче белән мактанмасын,

Бай кеше үз байлыгы белән мактанмасын».+

24 «Мактанучы кеше аңлауга ия булуы һәм мине белүе,+

Минем Йәһвә икәнемне белүе,

Минем җирдә тугры мәхәббәт, гаделлек һәм тәкъвалык белән эш итүемне белүе белән мактансын,+

Чөнки шундый нәрсәләр мине сөендерә»+,— ди Йәһвә.

25 «Менә мин сөннәтләнгән, шулай да әле сөннәтләнмәгән һәркемне җавапка тартачак көннәр килә,— дип әйтә Йәһвә+.— 26 Мин шулай ук Мисырны,+ Яһүдне,+ Эдомны,+ амунлыларны,+ Моабны+ — чигә чәчләрен кыркыган һәм чүлдә яшәгән һәркемне җавапка тартырмын.+ Чөнки бар бу халыклар сөннәтләнмәгән, бөтен Исраил йортының йөрәге дә сөннәтләнмәгән».+

10 И Исраи́л йорты, Йәһвәнең сиңа каршы әйтелгән сүзен тыңла. 2 Йәһвә болай ди:

«Башка халыкларның юлларына өйрәнмәгез+

Һәм күкләрдәге галәмәтләрдән котыгыз алынмасын,

Алардан башка халыкларның коты алына бит.+

3 Чөнки бу халыкларның йолалары — буш нәрсә.

Һөнәрче урманда агач чабып ала да

Аннан үз коралы* белән пот ясый.+

4 Алар аны көмеш һәм алтын белән бизәкли,+

Һәм аумасын өчен, чүкеч алып, кадаклар белән беркетеп куя.+

5 Андый потлар кыяр кырындагы карачкы сыман, алар сөйләшә алмый.+

Алар йөри алмаганга, аларны күтәреп йөрергә кирәк.+

Алардан курыкмагыз, алар бит зыян да китерә алмый,

Игелек тә кыла алмый».+

6 И Йәһвә, синдәй берәү дә юк.+

Син бөек, исемең дә бөек һәм кодрәткә ия.

7 И Халыклар Патшасы,+ синнән кем курыкмасын инде?

Җирдәге бар патшалыкларның бар зирәкләре арасында

Синдәй һичкем юк бит.+

8 Аларның барысы аңсыз һәм акылсыз.+

Агач биргән үгет-нәсыйхәт кешеләрне алдый.+

9 Таршиштан+ яссы көмеш кисәкләре алып киләләр, һәм Уфаздан алтын китерәләр.

Аларны һөнәрче һәм алтын остасы агачны каплар өчен куллана.

Бу потларның киемнәре зәңгәр җептән һәм кызгылт-шәмәхә төстәге йоннан ясалган.

Аларның барысы — осталар ясаган нәрсә.

10 Ә Йәһвә — чын Аллаһы.

Ул — тере Аллаһы+ һәм Мәңгелек Патшасы.+

Аның ачуыннан җир тетрәр,+

Бер халык та аның хөкеменә чыдый алмас.

11 * Аларга болай дип әйт:

«Күкләрне дә, җирне дә булдырмаган илаһлар

Җир йөзеннән дә, күкләр астыннан да юкка чыгар».+

12 Ул — үз кодрәте белән җирне Булдыручы,

Ул үз зирәклеге белән уңдырышлы җирне урнаштырган,+

Үзенең аңлау сәләте белән күкләрне җәйгән.+

13 Аның тавышыннан

Күкләрдәге сулар шаулый,+

Ул җир кырыйларыннан болытлар күтәрә,+

Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,*

Үзенең амбарларыннан җил истерә.+

14 Һәркем акылсыз эш итә, беркемнең дә белеме юк,

Кисеп һәм уеп ясалган пот аркасында һәр алтын остасы оятка калыр,+

Чөнки аның потлары* — ялган нәрсә,

Аларда рух* юк.+

15 Алар — буш нәрсә һәм адәм көлкесе.+

Аларның җавапка тартылачак көннәре килгәч, алар юкка чыгар.

16 Ягъкуб Аллаһысы* андый нәрсәләргә охшаш түгел,

Ул — барысын Барлыкка Китерүче,

Аның мирасының иң кыйммәтле өлеше — Исраил.+

Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+

17 И камалышта яшәүче хатын,

Җирдән үз әйберләреңне җыеп ал.

18 Чөнки Йәһвә болай ди:

«Шунда мин бу җирдә яшәүчеләрне чыгарып ташлармын,*+

Мин аларны бәла-казага дучар итәрмен».

19 Яраларым аркасында кайгырам!+

Яраларым төзәлмәслек.

Мин болай дидем: «Бу минем чирем, һәм мин аның белән яшәргә тиешмен.

20 Чатырымны тар-мар иткәннәр, бауларын өзеп ташлаганнар.+

Улларым мине ташлап китте, алар инде юк.+

Чатырымны җәяр өчен һәм аның тукымасын торгызыр өчен һичкем калмады.

21 Көтүчеләр акылсыз эш итте,+

Йәһвәгә мөрәҗәгать итмәде.+

Шуңа күрә алар төшенеп эш итмәде,

Бар көтүләре таралып бетте».+

22 Бер хәбәр! Тыңлагыз! Ул якынлашып килә!

Яһүд шәһәрләрен буш калдырыр өчен, аларны шакалларның өне итәр өчен,+

Төньяк җиреннән дөбердәгән каты тавыш килә.+

23 И Йәһвә, мин яхшы беләм: кеше үз юлы белән идарә итә алмый.

Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый.*+

24 И Йәһвә, мине һәлак итмәс өчен,

Мине ачуың белән түгел,+ ә тиешенчә төзәт.+

25 Ярсуыңны сине санга сукмаган халыкларга,+

Исемеңне чакырмаган кабиләләргә яудыр.

Чөнки алар Ягъкубны йотты.+

Әйе, аларның аны юк итәсе килгән иде,+

Алар аның туган җирен тар-мар итте.+

11 Йәһвә Ирмиягә мондый сүзләр җиткерде: 2 «Халык, мин төзегән килешүнең сүзләрен тыңла!

Яһүд кешеләренә һәм Иерусалимда яшәүчеләргә мөрәҗәгать ит 3 һәм әйт:* „Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә әйтә: „Бу килешүнең сүзләренә буйсынмаучылар ләгънәт ителсен.+ 4 Мин ул сүзләрне ата-бабаларыгызга аларны Мисыр җиреннән — чуен эретү миченнән алып чыккан+ көнне үтәргә куштым.+ Мин аларга болай дидем: „Тавышыма буйсыныгыз һәм мин сезгә кушкан һәрнәрсәне үтәгез. Ул чакта сез минем халкым булырсыз, ә мин сезнең Аллаһыгыз булырмын.+ 5 Шулай итеп мин ата-бабаларыгызга биргән антымны — сөт белән бал аккан җирне бирергә вәгъдә иткән антымны үтәрмен.+ Һәм сез бүген шул җирдә яшисез дә“».

Мин: «И Йәһвә, шулай булсын»*,— дидем.

6 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Бөтен бу сүзләрне Яһүд шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында игълан ит: „Бу килешүнең сүзләрен тыңлагыз һәм аларны үтәгез. 7 Мин ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән чыгарган көннән алып бүгенге көнгә кадәр аларны катгый үгетләп тордым. Мин аларга: „Тавышыма буйсыныгыз“,— дип әйтеп, аларны кат-кат* үгетләдем.+ 8 Ләкин алар тыңламады һәм сүзләремә колак салмады. Киресенчә, һәрберсе үҗәтләнеп үзенең явыз йөрәгенә ияреп йөрде.+ Шуңа күрә мин, алар боерыкларымны үтәмәгәнгә, шул килешүдә әйтелгән бар сүзләремне үз башларына төшердем“».

9 Шунда Йәһвә миңа болай дип әйтте: «Яһүд кешеләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр миңа каршы явыз ният кора. 10 Алар борынгы көннәрдә сүзләремә буйсынырга теләмәгән ата-бабаларының гөнаһларын кыла,+ алар кебек башка илаһларга ияреп йөри һәм шул илаһларга хезмәт итә.+ Исраил һәм Яһүд йортлары ата-бабалары белән төзегән килешүемне бозды.+ 11 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Мин аларның башларына котыла алмаслык бәла-каза төшерермен.+ Алар миннән ярдәм сораганда, мин аларны тыңламаячакмын.+ 12 Шунда Яһүд шәһәрләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр үзләре корбаннар китергән* илаһларга барып ярдәм сорар,+ ләкин бәла вакытында бу илаһлар аларга һич тә ярдәм итмәс. 13 Чөнки илаһларың, и Яһүд, шәһәрләрең кебек күп булып китте. Син оятсыз нәрсәләр* өчен Иерусалим урамнары кебек күп мәзбәхләр* — Багалга корбаннар китерер өчен мәзбәхләр төзедең“.+

14 Син* исә бу халык хакында дога кылма. Алар хакына елама да, үтенмә дә,+ чөнки мин, алар үз башларына төшкән бәла аркасында миңа мөрәҗәгать иткәндә, аларны тыңлап тормам.

15 Сөекле халкым, шулкадәр күп кешеләрең үз явыз ниятләрен үтәп йөргәндә,

Йортымда калырга ни хакың бар?

Башыңа бәла төшкәч, корбаннарның* изге ите аларны шул бәладән коткара алырмы?

Ул вакытта куанып йөрерсеңме?

16 Кайчандыр Йәһвә сине гөрләп үсеп утырган,

Яхшы җимешләр белән бизәлгән зәйтүн агачы дип атаган иде.

Аллаһы аңа гөрелдәгән каты тавыш белән ут төртте,

Дошманнар аның ботакларын сындырып ташлады.

17 Багалга корбаннар китереп, күңелемне рәнҗеткән* Исраил һәм Яһүд йортларының явызлыклары аркасында башыңа бәла төшәр,+ дип әйтте сине Утыртучы Гаскәрләр Иясе Йәһвә».+

18 Миңа билгеле булсын өчен, Йәһвә миңа үзе әйтте.

Ул вакытта син, и Аллаһы, миңа аларның кылган эшләрен күрсәттең.

19 Мине тыңлаучан сарык бәрәне кебек чалуга китергәннәр иде.

Мин аларның үземә каршы мәкер коруларын белмәдем.+

Алар: «Аның исеме бүтән искә алынмасын өчен,

Бу агачны җимешләре белән бергә юк итик,

Аны тереләр җиреннән кисеп ташлыйк»,— дип әйткәннәр.

20 Әмма Гаскәрләр Иясе Йәһвә гаделлек белән хөкем итә.

Ул яшерен уйларны* һәм күңелне тикшерә.+

Алардан үч алуыңны күрергә рөхсәт ит,

Мин бит үз хөкем эшемне сиңа тапшырдым.

21 Шуңа күрә синең җаныңны алыр өчен сине эзләп йөрүче һәм: «Йәһвә исеменнән пәйгамбәрлек итмә,+ югыйсә без сине үтерербез»,— дип әйтүче Анату́т+ кешеләре турында Йәһвә менә нәрсә дип әйтә, 22 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: «Мин аларны җавапка тартырга җыенам. Яшь кешеләр кылычтан һәлак булыр,+ аларның уллары һәм кызлары ачлыктан үләр.+ 23 Аларның хәтта калдыгы да калмаячак, чөнки мин Анатут+ кешеләрен үзләрен җавапка тартачак елны бәлагә дучар итәрмен».

12 И тәкъва Аллаһы Йәһвә, мин сиңа шикаять белән,

Хөкем эшләре белән мөрәҗәгать иткәндә, син һәрвакыт гадел эш итәсең.+

Ни өчен соң явызларның юллары уңышлы,+

Ни өчен мәкерлеләр борчылусыз яши?

2 Син аларны утырттың, һәм алар тамыр җәйде.

Алар үсеп уңыш китерде.

Син аларның телләрендә генә, ә күңелләрендә* син юк.+

3 Ә мине, и Йәһвә, син яхшы беләсең+ һәм күреп торасың,

Син йөрәгемне тикшереп чыктың һәм аны үзеңә тугры дип таптың.+

Аларны суеласы сарыкларны сайлагандай сайлап,

Үтерелү көненә аерып куй.

4 Кайчанга хәтле җир корыган хәлдә калыр,

Һәр кырдагы үсемлекләр кибеп ятар?+

Бу җирдә яшәүчеләрнең явызлыгы аркасында,

Хайваннар белән кошлар юкка чыкты.

Шул кешеләр: «Ул безнең белән нәрсә буласын күрми»,— диде.

5 Син җәяүлеләр белән йөгереп талчыгып беттең,

Алайса атлар белән ничек ярышырсың?+

Син тынычлык җирендә имин яшәп ятасың,

Алайса Үрдү́н буйлап үскән куе куаклыкларда нишләрсең?

6 Чөнки хәтта бертуганнарың, атаң йорты

Синең белән мәкерле эш итте.+

Алар сиңа акырды.

Сиңа игелекле сүзләр әйтсәләр дә,

Аларга ышанма.

7 «Мин йортымны калдырып,+ мирасымны ташлап киттем.+

Мин сөеклемне* үз дошманнары кулына бирдем.+

8 Мирасым минем өчен урмандагы арыслан шикелле булып китте.

Ул миңа үкерде.

Шуңа күрә мин аны нәфрәт итә башладым.

9 Мирасым минем өчен чуар төстәге ерткыч кош сыман.

Аны башка ерткыч кошлар чолгап ала һәм аңа һөҗүм итә.+

Кырдагы бар хайваннар, килегез, бергә җыелыгыз,

Ашарга килегез.+

10 Көтүчеләр күпләп килеп йөзем бакчамны тар-мар итте.+

Алар җир биләмәмне таптап бетерде.+

Кадерле җир биләмәмне буш чүлгә әйләндерде.

11 Ул ташландык җиргә әйләнде,

Кибеп бетте.*

Минем алдымда буш җир булып ята.+

Бөтен бу җирне ташландык хәлдә калдырганнар,

Әмма беркем моның турында уйлап та бирми.+

12 Чүлдәге бар тапталган сукмаклар буйлап тар-мар итүчеләр килде,

Чөнки Йәһвәнең кылычы кешеләрне җирнең бер чигеннән алып икенчесенә кадәр һәлак итә.+

Һичкемгә тынычлык юк.

13 Алар бодай чәчте, ә чәнечкеле үсемлекләр урды.+

Алар эшли-эшли алҗып бетте, ә файдасы юк.

Алар Йәһвәнең көйдергеч ачуы аркасында

Үз уңышларын җыеп оятка калыр».

14 Йәһвә болай ди: «Мин халкыма — Исраилгә — үзем биргән мираска кул сузучы бар явыз күршеләремне+ үз җирләреннән йолкып чыгарырмын.+ Мин шулай ук Яһүд йортын аларның араларыннан тамыры белән чыгарырмын. 15 Әмма йолкып чыгаргач, мин аларга кабат шәфкать күрсәтермен һәм аларның һәрберсен үз мирасына һәм үз җиренә кире кайтарырмын».

16 «Әгәр дә алар халкымның юлларына өйрәнсә һәм, үзләре халкымны Бага́л белән ант итәргә өйрәткәнчә, „Йәһвә белән ант итәм!“ — дип, минем исемем белән ант итәргә өйрәнсә, ул чакта аларга минем халкым арасында урын бирелер. 17 Әмма берәр халыкның буйсынасы килмәсә, мин аны да йолкып чыгарырмын, тамырын корытырмын һәм юк итәрмен»,— дип әйтә Йәһвә.+

13 Йәһвә миңа болай диде: «Бар, үзеңә җитен билбау сатып ал да билеңә бу, әмма аны чылатма». 2 Мин Йәһвә кушканча билбау сатып алдым да билемне будым. 3 Йәһвә миңа кабат мөрәҗәгать итте: 4 «Сатып алган һәм бәйләп йөргән билбавыңны алып, Евфратка бар да кыядагы ярыкка яшереп куй». 5 Шулай итеп, мин Йәһвә кушуы буенча бардым да билбауны Евфрат янында яшереп куйдым.

6 Әмма күп көннәр үткәч, Йәһвә миңа: «Тор, Евфратка барып, мин сиңа яшерергә кушкан билбауны ал»,— диде. 7 Мин Евфратка барып, билбауны үзем яшергән урыннан чыгардым. Карасам, ул череп беткән, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән.

8 Шунда Йәһвә миңа сүз җиткерде: 9 «Йәһвә менә нәрсә ди: „Нәкъ шулай ук мин Яһүд горурлыгын һәм Иерусалимның чиксез горурлыгын юкка чыгарырмын.+ 10 Сүзләремә колак салмаучы,+ үҗәтләнеп үз йөрәкләре кушканча эш итүче+ һәм башка илаһларга ияреп, аларга хезмәт итүче һәм сәҗдә кылучы шул явыз кешеләр бу билбау шикелле бөтенләй яраксыз булып китәр“. 11 „Билбау билгә якын торган кебек, мин дә бөтен Исраи́л йортын һәм бөтен Яһүд йортын, алар минем халкым,+ шөһрәтем,+ даным һәм бизәгем булсыннар өчен, үземә якын иттем. Әмма алар буйсынмады“+,— дип әйтә Йәһвә.

12 „Аларга шулай ук мондый хәбәр җиткер: „Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Һәр зур чүлмәкне шәраб белән тутыралар“. Ә алар сиңа: „Без һәр зур чүлмәк шәраб белән тутырыла икәнен болай да беләбез түгелме?“ — дип җавап кайтарыр. 13 Шуннан соң аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин бу җирдә яшәүче һәр кешегә, Давыт тәхетендә утыручы патшаларга, руханиларга, пәйгамбәрләргә һәм Иерусалимның һәр яшәүчесенә зур чүлмәкне тутыргандай исергәнче шәраб эчертермен.+ 14 Мин аларны — аталарын да, улларын да — бер-берсенә бәреп челпәрәмә китерермен.+ Мин аларны кызганмам, мин үкенмәм, аларга шәфкать тә күрсәтмәм. Аларны тар-мар итүдән мине бернәрсә дә туктатмас“,— дип әйтә Йәһвә“.+

15 Тыңлагыз, колак салыгыз.

Тәкәббер булмагыз, Йәһвә сөйли бит.

16 Ул караңгылык төшергәнче,

Аякларыгыз эңгер-меңгер вакытта тауларда абына башлаганчы,

Йәһвә Аллаһыгызны данлагыз.

Сез яктылыкка өмет багларсыз,

Әмма Аллаһы дөм караңгылык төшерер.

Ул яктылыкны куе караңгылыкка әйләндерер.+

17 Әгәр тыңлыйсыгыз килмәсә,

Мин* горурлыгыгыз аркасында яшерен үкереп елармын.

Мин яшьләр түгә-түгә елармын, күзләремнән яшьләр елгадай агар,+

Чөнки Йәһвәнең көтүен+ әсирлеккә алып киттеләр.

18 Патша белән патшабикәгә:*+ „Матур таҗ башыгыздан төшәр,

Шуңа күрә түбәнрәк утырыгыз“,— дип әйт.

19 Көньяк шәһәрләре бикләнгән,* аларны ачар кеше юк.

Бөтен Яһүд сөргенгә сөрелгән, беркем дә калмаган.+

20 Башыңны күтәреп төньяктан килүчеләргә кара.+

Үзеңә бирелгән көтү — матур сарыкларың кайда?+

21 Үзең элек ярдәм иткән якын дусларыңнан

Җәза алгач, ни диярсең?+

Бала тудыручы хатын кичергән авырту кичермәссеңме?+

22 Син эчтән генә: „Нигә моның барысы башыма төште?“ — дип сорарсың.+

Зур гөнаһың аркасында итәгеңне күтәрделәр+

Һәм үкчәләрең зур авырту кичерде.

23 Кушлы* — үзенең тән төсен я каплан үз тапларын үзгәртә аламы?+

Үзгәртә алса, сез дә, яманлык кылырга ияләшкән кешеләр,

Игелек кыла алыр идегез.

24 Шунлыктан мин сезне чүл җиле саламны очыргандай таратып очырырмын.+

25 Бу — синең жирәбәң, мин сиңа биргән өлешең,— ди Йәһвә.—

Син бит мине оныттың+ һәм ялганга таянып яшисең.+

26 Шуңа күрә мин итәгеңне йөзеңә күтәрермен,

Һәм шәрә тәнеңне,+

27 Зина кылуыңны,+ җенси дәрт белән кешнәвеңне,

Кабахәт* фәхешлегеңне күрерләр.

Калкулыкларда, кырларда кылган

Җирәнгеч эшләреңне мин күреп тордым.+

Кайгы сиңа, и Иерусалим!

Күпме син шакшы килеш йөрерсең?»+

14 Йәһвәнең Ирмиягә корылык хакында җиткергән сүзе:+

2 Яһүд кайгы-хәсрәт кичерә,+ аның капкалары җимерелеп беткән.

Алар боегып җиргә иелгән,

Иерусалимнан елау тавышы күтәрелә.

3 Хуҗалар үз хезмәтчеләрен су артыннан җибәрә.

Алар су чокырлары* янына килә, ләкин су тапмый.

Буш савытлары белән кайта.

Алар оятка калып, өметләре өзелеп,

Үз башларын каплый.

4 Игенчеләрне курку чолгап алды, башлары капланган,

Чөнки яңгыр булмаганлыктан,+

Җир кибеп яргаланган.

5 Чирәм булмаганлыктан,

Хәтта болан үзенең яңа туган баласын кырда ташлап китә.

6 Кыргый ишәкләр пеләш калкулыкларда басып тора.

Алар шакаллар сыман авыр сулый.

Үсемлекләр эзли-эзли күзләре талган.+

7 Гөнаһларыбыз үзебезгә каршы шаһитлек бирсә дә,

И Йәһвә, үз исемең хакына эш ит.+

Тугрылыксыз эшләребез күпсанлы.+

Гөнаһыбыз сиңа каршы булды.

8 И Исраи́л өмете, кайгы-хәсрәт чагында аның Коткаручысы,+

Нигә син үзеңне бу җирдә чит кеше кебек,

Кунар өчен генә тукталган сәяхәтче шикелле тотасың?

9 Нигә син үзеңне аптырашта калган кеше сыман,

Коткара алмаган гайрәтле кеше шикелле тотасың?

Син бит безнең арабызда, и Йәһвә,+

Һәм без синең исемең белән аталган.+

Безне ташлама.

10 Бу халык турында Йәһвә болай ди: «Алар адашып йөрергә ярата.+ Алар үз аякларын тыймый.+ Шуңа күрә алар Йәһвәгә шатлык китерми.+ Хәзер ул аларны, җинаятьләрен искә төшереп, гөнаһлары өчен җавапка тартыр».+

11 Аннары Йәһвә миңа болай диде: «Бу халыкка игелек сорап дога кылма.+ 12 Алар ураза тотканда, мин ялваруларын ишетмим.+ Алар тулаем яндыру корбаннары һәм икмәк бүләкләре китерә, ләкин алар мине сөендерми.+ Мин кылыч, ачлык һәм үләт җибәреп, аларны һәлак итәрмен».+

13 Моңа мин болай дидем: «И-их, Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Пәйгамбәрләр бит аларга: „Сез кылыч күрмәссез, ачлык та сезгә килмәс. Мин, Аллаһы, сезгә бу урында чын тынычлык бирермен“,— диеп тора».+

14 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Пәйгамбәрләр минем исемем белән ялганны пәйгамбәрлек итә.+ Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернәрсә дә кушмадым һәм әйтмәдем.+ Алар сезгә ялган күренешләрне, күрәзәлек кылып белгән буш нәрсәләрне һәм үз йөрәкләренең хәйләләрен пәйгамбәрлек итеп сөйли.+ 15 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Бу пәйгамбәрләр, мин аларны җибәрмәсәм дә, минем исемемнән пәйгамбәрлек итә һәм бу җирдә сугыш та, ачлык та булмас дип әйтә. Алар кылычтан һәм ачлыктан һәлак булыр.+ 16 Аларның пәйгамбәрлекләрен тыңлап йөргән кешеләр дә ачлыктан һәм кылычтан һәлак булып, Иерусалим урамнарында ятып калыр. Аларны — үзләрен, хатыннарын, улларын һәм кызларын — җирләр кеше булмас,+ чөнки мин аларны үзләренә тиешле бәлагә дучар итәрмен“.+

17 Аларга мондый сүзләр җиткер:

„Күз яшьләрем туктамыйча, көне-төне елгадай аксын.+

Чөнки гыйффәтле кызымны — халкымны — тулысынча тар-мар иттеләр,+

Аңа сугып тирән яра салдылар.

18 Кырга чыксам,

Кылычтан һәлак булганнарны күрәм!+

Шәһәргә керсәм,

Кешеләр ачлыктан кичергән чирләрне күрәм!+

Чөнки пәйгамбәр дә, рухани да үзләренә таныш булмаган җирдә адашып йөри“».+

19 И Аллаһы, әллә син Яһүдне бөтенләй кире кактыңмы, әллә Сионны җаның сөймиме?+

Нигә безгә савыга алмаслык итеп суктың?+

Тынычлыкка өметләндек, ләкин бер яхшылык та килмәде,

Савыгу вакыты килер дип өметләндек, ләкин хәвеф-хәтәр генә күрдек!+

20 И Йәһвә, үзебез кылган явызлыкны

Һәм ата-бабаларыбызның җинаятен таныйбыз.

Без бит сиңа каршы гөнаһ кылдык.+

21 Үз исемең хакына безне кире какма,+

Данлыклы тәхетеңне ким күрмә.

Үзебез белән төзегән килешүеңне искә төшер һәм аны өзмә.+

22 Берәр файдасыз пот яңгыр бирә аламы соң?

Хәтта күкләр дә бит үзеннән-үзе яңгыр койдыра алмый.

Тик син генә, и Йәһвә Аллаһыбыз, моны булдыра аласың!+

Без сиңа өмет баглыйбыз,

Син генә моның барысын эшлисең бит.

15 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Минем алдымда хәтта Муса белән Ишмуи́л торган булса да,+ мин бу халыкны хупламас* идем. Бу халыкны минем алдымнан куып җибәр. Китсеннәр. 2 Алар синнән: „Безнең белән нәрсә булыр?“ — дип сораса, аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди:

„Үлемгә китерүче авырудан кырылырга тиешлеләр авырудан кырылсын!

Кылычтан кичерелергә тиешлеләр кылычтан һәлак булсын!+

Ачлыктан үләргә тиешлеләр ачлыктан үлсен!

Ә әсирлеккә китәргә тиешлеләр әсирлеккә китсен!“+

3 „Мин аларга дүрт бәла* җибәрермен+,— дип әйтә Йәһвә,— үтерү өчен — кылыч, талау-сөйрәү өчен — этләр, ашап бетерү һәм юк итү өчен күкләрдәге кошлар белән җирдәге хайваннарны җибәрермен.+ 4 Һизәкыя́ улы Манашше́ — Яһүд патшасы аркасында һәм аның Иерусалимда кылган эшләре аркасында+ мин аларны җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә итәрмен.+

5 И Иерусалим, сине кем кызгансын инде,

Хәлеңә кем керсен,

Һәм тормыш-көнкүрешең турында сорашыр өчен кем тукталсын?“

6 „Син мине калдырып киттең,— ди Йәһвә+.—

Син миңа аркаң белән борылып торасың.*+

Шуңа күрә мин сиңа кодрәтемне күрсәтеп үзеңне юк итәрмен.+

Сине жәлли-жәлли арып беттем.

7 Мин аларны шушы илнең шәһәрләрендә сәнәк белән җилгәрермен.

Аларны балаларыннан мәхрүм итәрмен.+

Мин халкымны тар-мар итәрмен,

Чөнки аларның үз юлларыннан кайтасы килми.+

8 Тол хатыннарының саны минем алдымда диңгез комыннан да күбрәк.

Мин көн уртасында аларга каршы — аналар белән яшь кешеләргә каршы һәлак итүчене җибәрермен.

Аларны көтмәгәндә хафалануга дучар итәрмен һәм котларын алырмын.

9 Җиде бала тапкан хатын хәлдән тайды.

Ул көчкә сулыш ала.

Аның кояшы әле көн беткәнче баеп,

Оятка һәм хурлыкка калдырды“.*

„Ә аларның аз санлы калдыгын

Мин дошман кылычына дучар итәрмен“,— ди Йәһвә».+

10 И әнием, кайгы миңа, чөнки син мине тудырдың.+

Бөтен җир минем белән һәрвакыт бәхәсләшеп, тартышып тора.

Мин беркемгә әҗәткә бирмәдем һәм беркемнән әҗәткә алмадым.

Ләкин аларның барысы мине каһәрли.

11 Йәһвә болай диде: «Мин сиңа һичшиксез игелек кылырмын.

Сине бәла вакытында, кайгы-хәсрәт вакытында

Дошман алдында һичшиксез яклармын.

12 Берәрсе тимерне — төньяктан китерелгән тимерне

Һәм бакырны кисәкләргә сындыра аламы?

13 Байлык-хәзинәңне дошманнарыңа хәрби табыш итеп бирермен,+

Аны, яшәгән бар җиреңдә кылган гөнаһларың аркасында, бушлай гына бирермен.

14 Мин аны дошманнарыңа,

Аны үзеңә таныш булмаган җиргә алып китсеннәр өчен, бирермен.+

Чөнки ачуым ялкынланып китте,

Сиңа карата янып тора».+

15 И Йәһвә, син кайгы-хәсрәтемне беләсең.

Мине искә төшер һәм миңа игътибар ит.

Минем өчен эзәрлекләүчеләремнән үч ал.+

Син ярсырга ашыкмаучан; минем һәлак булуыма юл куйма.

Мин бит бу мәсхәрәне синең хакыңа кичерәм.+

16 Синең сүзләреңне кабул итеп, аларны күңелемә салдым.*+

Синең сүзең минем өчен сөенү һәм күңел шатлыгы булып китте,

Чөнки мин синең исемеңне йөртәм, и Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә.

17 Мин мәзәкчел кешеләр белән бергә шатланып утырмыйм.+

Мин ялгыз гына утырам, чөнки синең кулың минем өстемдә

Һәм син мине ачу* белән тулы иттең.+

18 Нигә авыртуым басылмый һәм ярам төзәлми?

Аның савыгасы килми.

Әллә син минем өчен ышанычсыз

Ялган су чыганагы булып китәрсеңме?

19 Шуңа күрә Йәһвә болай ди:

«Кире кайтсаң, мин сине торгызырмын,

Һәм син миңа хезмәт итүеңне дәвам итәрсең.*

Әгәр дә кыйммәтле нәрсәне файдасыз нәрсәдән аерсаң,

Син минем вәкилем* булырсың.

Кешеләр сиңа таба борылыр,

Ләкин син аларга таба борылмассың».

20 «Мин сине бу халык өчен ныгытылган бакыр стена итәм.+

Алар һичшиксез синең белән көрәшер,

Ләкин җиңә алмас.+

Чөнки сине саклар өчен һәм коткарыр өчен, мин синең белән,— дип әйтә Йәһвә.—

21 Мин сине явызлар кулыннан коткарырмын

Һәм аяусызлар кулыннан йолып алырмын».

16 Йәһвә миңа кабат мөрәҗәгать итте: 2 «Үзеңә хатын алма. Синең монда улларың да, кызларың да булмасын. 3 Чөнки Йәһвә монда туган уллар белән кызлар турында, аларны тапкан аналары турында һәм аларга бу җирдә тормыш биргән аталары турында болай ди: 4 „Алар үлемгә китерүче авырулардан һәлак булыр,+ әмма һичкем алар өчен көенмәс һәм аларны җирләмәс; алар җир өстендә тирес сыман ятар.+ Алар кылычтан һәм ачлыктан үләр,+ ә мәетләре кошлар белән хайваннарның ризыгы булыр“.

5 Йәһвә болай ди:

„Матәм ашы узган йортка кермә,

Анда үкереп елар өчен һәм кайгы уртаклашыр өчен барма“.+

„Чөнки мин бу халыктан үз тынычлыгымны,

Тугры мәхәббәтемне һәм шәфкатемне алдым+,— дип әйтә Йәһвә.—

6 Бу җирдә бөек кеше дә, гади кеше дә үләр.

Аларны җирләмәсләр,

Һичкем алар өчен көенмәс,

Алар хакына беркем дә үз тәнендә яралар ясамас һәм чәчен такыр итеп алдырмас.*

7 Үз үлгәннәре өчен көенгән кешеләрне

Ризык биреп һичкем юатмас.

Атасын я анасын югалтканнарга

Юаныч касәсен бирер кеше булмас.

8 Мәҗлес үткән йортка да

Андагы кешеләр белән ашап-эчеп утырыр өчен кермә“.

9 Исраи́л Аллаһысы Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сезнең көннәрдә һәм күз алдыгызда мин шул урында шатлыклы, тантаналы тавышларны, кияү тавышын һәм кәләш тавышын басармын“.+

10 Син бу халыкка шушы бар сүзләрне җиткергәч, алар синнән: „Нигә Йәһвә, бөтен бу бөек бәлане башыбызга төшерәчәк, диде? Без Аллаһыбыз Йәһвәгә каршы нинди җинаять, нинди гөнаһ кылдык соң?“ — дип сорар.+ 11 Аларга болай дип җавап кайтар: „Чөнки ата-бабаларыгыз мине калдырып китте+,— ди Йәһвә.— Алар башка илаһларга ияреп, аларга хезмәт итте һәм сәҗдә кылды.+ Мине исә алар калдырып китте һәм канунымны тотмады.+ 12 Сез үз ата-бабаларыгыздан күпкә яманрак эш итәсез.+ Мине тыңламыйсыз. Моның урынына һәрберегез үзенең үҗәт, явыз йөрәгенә иярә.+ 13 Шуңа күрә мин сезне бу җирдән үзегезгә дә, ата-бабаларыгызга да таныш булмаган җиргә алып ташлармын.+ Анда сез көне-төне башка илаһларга хезмәт итәрсез,+ чөнки мин сезгә илтифат күрсәтмәм“.

14 Йәһвә болай ди: „Шундый көннәр якынлаша ки, алар инде: „Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыккан Йәһвә белән ант итәбез!“+ — дип түгел, 15 ә: „Исраил халкын төньяк җиреннән һәм үзе аларны тараткан бар җирләрдән алып чыккан Йәһвә белән ант итәбез!“ — дип әйтер. Мин аларны ата-бабаларына үзем биргән җиргә кире кайтарырмын“.+

16 „Мин күп балыкчылар чакырырмын,— ди Йәһвә.—

Балыкчылар аларны балык тоткандай тотар.

Аннары мин күп аучылар чакырырмын.

Аучылар аларны һәр тауда, һәр калкулыкта

Һәм кыя ярыкларында аулар.

17 Чөнки аларның һәр эшен* күреп торам.

Алар минем өчен яшерен түгел,

Гөнаһларын да күзләрем күреп тора.

18 Башта мин аларга җинаятьләренә һәм гөнаһларына карап тиешлесен тулысынча кайтарырмын.+

Алар бит үзләренең җансыз җирәнгеч потлары* белән җиремне нәҗесләде,

Мирасымны чирканыч нәрсәләре белән тутырды“».+

19 И Йәһвә, минем көчем һәм ныгытмам,

Кайгы-хәсрәт вакытында качу урыным,+

Сиңа җир читләреннән халыклар килер

Һәм болай дияр: «Ата-бабаларыбыз чын ялган,

Мәгънәсезлек һәм файдасыз юк-бар нәрсәләрне мирас итеп алган».+

20 Әллә кеше үзенә илаһ ясый аламы?

Аның ясаганы һич тә илаһ түгел!+

21 «Шуңа күрә мин аларга белем бирермен,

Ул вакытта аларга көчемне һәм кодрәтемне күрсәтермен,

Һәм алар минем исемем Йәһвә икәнен белерләр».

17 «Яһүднең гөнаһы тимер кискеч белән язылган.

Алмаз очы белән йөрәк такталарына

Һәм мәзбәх мөгезләренә уеп язылган.

2 Җәелеп үскән агачлар янында, биек калкулыкларда+ һәм ачык җирдәге тауларда урнашкан

Аларның мәзбәхләрен һәм изге агач баганаларын* хәтта уллары да хәтерли.+

3 Мин синең байлыгыңны, бар хәзинәңне дошман кулына бирермен,+

Биеклекләреңне яшәгән җиреңдә кылган гөнаһың аркасында таларлар.+

4 Мин сиңа биргән мирасыңнан син үз иркең белән мәхрүм калырсың.+

Сине таныш булмаган җирдә дошманнарыңа хезмәт иттерермен,+

Чөнки сез ярсуымны уттай ягып җибәрдегез.*+

Ул дәверләр буе янып торыр».

5 Йәһвә болай ди:

«Адәм улына* таянган,+

Адәм көченә өметләнгән+

Һәм йөрәге Йәһвәдән читләшә барган кешегә ләгънәт төшсен.

6 Ул сахрадагы ялгыз агач кебек булыр

Һәм игелекнең килүен күрмәс,

Әмма чүлдәге коры җирләрдә,

Һичкем яши алмаган тозлак җирдә яшәр.

7 Йәһвәгә өметләнгән,

Йәһвәне үз таянычы иткән кеше* фатихалы.+

8 Ул сулар буена утыртылган,

Тамырларын су агымына таба җәйгән агач кебек булыр.

Ул кызулыкны сизмәс,

Яфраклары һәрвакыт куе булыр.+

Корылык елында ул борчылмас,

Җимеш бирүдән дә туктамас.

9 Кеше йөрәге дуамал* һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк.*+

Кем аны белә ала?

10 Мин, Йәһвә, һәркемгә аның юлына

Һәм эшләренең җимешләренә карап кайтарыр өчен,+

Йөрәген тикшереп,+

Яшерен уйларын* сынап торам.

11 Намуссыз байлык туплаучы кеше

Үзе салмаган йомыркаларны җыючы* кыр тавыгына охшаш.+

Байлык аны гомере уртасында ташлап китәр.

Шул кешенең акылсызлыгы ахырда ачыкланыр».

12 Аллаһының шөһрәтле тәхете баштан ук югары тора.

Ул безнең изге урыныбыз.+

13 И Йәһвә, Исраи́л өмете,

Үзеңне калдырып киткән һәркемне син оятка калдырырсың.

Синнән* читләшкән кешеләрнең* исемнәре туфракка язылган булыр.+

Алар бит Йәһвәне — тереклек суы чыганагын калдырып китте.+

14 И Йәһвә, савыктыр мине, һәм савыккан булырмын.

Коткар мине, һәм коткарылган булырмын,+

Чөнки мин сине мактыйм.

15 Менә! Миңа болай диләр:

«Йәһвәнең сүзе кайда?+

Ник ул әле тормышка ашмаган?»

16 Мин исә, көтүче буларак, сиңа иярүдән качмадым.

Мин бәла-каза көненең килүен көтеп тормадым.

Син һәр әйткән сүземне яхшы беләсең.

Боларның барысын син күреп торасың!

17 Котым алынуына сәбәпче булма.

Бәла көнендә син минем сыенычым.

18 Эзәрлекләүчеләрем хур булсын,+

Әмма минем хур булуыма юл куйма.

Аларның котлары алынсын,

Әмма минем котым алынуына юл куйма.

Башларына бәла төшсен,+

Аларны тар-мар ит һәм кырып бетер.*

19 Йәһвә миңа болай диде: «Бар, Яһүд патшалары керә-чыга торган төп капка* янына бас, аннары Иерусалимның башка капкалары янына бас.+ 20 Аларга әйт: „Яһүд патшалары, бөтен Яһүд халкы һәм Иерусалимда бар яшәүчеләр — шушы капкалар аша керүче һәркем, Йәһвә сүзен тыңлагыз. 21 Йәһвә болай ди: „Карагыз аны, Шимбә көнне бернинди йөк ташымагыз һәм аны Иерусалим капкалары аша кертмәгез.+ 22 Шимбә көнне үз йортларыгыздан бернинди йөк чыгармагыз һәм бернинди эш башкармагыз.+ Мин ата-бабаларыгызга кушканча, Шимбә көн сезнең өчен изге булсын.+ 23 Әмма алар тыңламады һәм колак салмады. Алар үҗәтләнеп буйсынмады һәм төзәтүне кабул итмәде“.+

24 „Әмма сез миңа тулысынча буйсынсагыз,— ди Йәһвә,— Шимбә көнне бу шәһәр капкалары аша бернинди йөк кертмәсәгез һәм, Шимбә көнен изге килеш саклап, бернинди эш башкармасагыз,+ 25 ул чакта Давыт тәхетендә утыручы+ патшалар белән мирзалар хәрби арбаларга утырып һәм атларга атланып бу шәһәр капкалары аша керер. Алар аша шулай ук Яһүд кешеләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр керер.+ Бу шәһәрдә дәверләр буе яшәүчеләр булыр. 26 Кешеләр Яһүд шәһәрләреннән, Иерусалимның тирә-ягыннан, Биньями́н җирләреннән,+ үзәннән,+ таулы җирдән һәм Нәгебтән* Йәһвә йортына килеп, тулаем яндыру корбаннары,+ бүтән төрле корбаннар,+ икмәк бүләкләре,+ ла́дан һәм рәхмәт бүләкләре китерер.+

27 Ләкин сез Шимбә көнен изге килеш сакламыйча, Шимбә көнне йөкләр ташып һәм аларны Иерусалим капкалары аша кертеп, миңа буйсынмасагыз, мин шәһәр капкаларына ут төртермен, ул Иерусалимның ныгытылган манараларын йотар+ һәм бер дә сүнмәс“».+

18 Йәһвәнең Ирмиягә җиткергән сүзе: 2 «Чүлмәкче йортына бар,+ анда син минем сүзләремне ишетерсең».

3 Шунда мин чүлмәкче йортына киттем. Ул чүлмәк ясау түгәрәгендә эшләп утыра иде. 4 Әмма чүлмәкче балчыктан ясаган савыт ул теләгәнчә килеп чыкмады. Шуңа күрә чүлмәкче аннан башка савыт, үзе теләгән савыт ясады.

5 Аннары Йәһвә миңа болай диде: 6 «„И Исраи́л йорты, әллә мин сезнең белән бу чүлмәкче эшләгәндәй эш итә алмыйммы? — ди Йәһвә.— И Исраил йорты, сез минем кулымда чүлмәкче кулындагы балчык сыман.+ 7 Әгәр мин берәр халыкның я патшалыкның тамырын корытырмын, аны җимерермен һәм юк итәрмен дип әйткәннән соң,+ 8 бу халык үз явыз юлын калдырса, мин аңа бәла китерү ниятемнән кире кайтырмын.*+ 9 Ләкин мин берәр халыкны я патшалыкны торгызырмын һәм урнаштырырмын* дип әйткәннән соң, 10 бу халык минем күземдә яман булганны кылса һәм тавышыма буйсынмаса, мин аңа яхшылык кылу ниятемнән кире кайтырмын“.*

11 Хәзер Яһүд кешеләренә һәм Иерусалимда яшәүчеләргә болай дип әйтче: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сезнең өчен бәла әзерлим һәм сезгә каршы ният корам. Үз начар юлларыгызны калдырыгызчы, үз юлларыгызны һәм эшләрегезне төзәтегезче“».+

12 Әмма алар: «Юк, өметләнмә дә!+ Чөнки без үзебезчә эш итәрбез, һәм һәрберебез үҗәтләнеп үзенең явыз йөрәгенә ияреп йөрер»+,— диде.

13 Шуңа күрә Йәһвә болай дип әйтә:

«Халыклардан сорашып белегезче.

Моңа охшаш нәрсәне кемнең ишеткәне бар?

Исраил — гыйффәтле кыз үтә коточкыч эш кылды.+

14 Лива́н кыяларында кар эреп бетәрме?

Я ерактан агучы салкын сулар кибәрме?

15 Ә минем халкым мине онытты.+

Алар буш нәрсәләргә корбаннар китерә,*+

Кешеләрне йөргән юлларында, борынгы сукмакларда абындыра.+

Шул сәбәпле бу кешеләр тигез дә, шома да булмаган* юлларда йөри.

16 Шуңа күрә аларның җире коточкыч нәрсәгә әйләнер,+

Мәңгегә мәсхәрәгә калыр.*+

Аның аша үтеп баручы һәркем өчен ул дәһшәтле нәрсә булыр, аңа карап ул башын чайкар.+

17 Мин аларны дошман алдында, көнчыгыш җиле белән очыргандай, таратып очырырмын.

Мин аларга бәла-каза көнендә үз йөзем белән түгел, ә аркам белән борылырмын».+

18 Алар болай диде: «Килегез, Ирмиягә каршы мәкер корыйк.+ Безне руханиларыбыз канунга өйрәтеп* торыр, зирәкләр безгә киңәш бирер, һәм пәйгамбәрләр сүз җиткереп торыр. Килегез, аңа каршы сөйлик һәм аның әйткән сүзләренә бер дә игътибар итмик».

19 И Йәһвә, миңа игътибар ит,

Дошманнарымның әйткән сүзләрен ишет.

20 Яхшылыкка яманлык белән кайтаралармыни?

Алар җаным өчен чокыр казыган.+

Синең аларга купкан ярсуыңны басар өчен,

Синең алдыңда торып, алар хакына әйткән яхшы сүзләремне искә төшер.

21 Аларның улларын ачлыкка дучар ит,

Алар кылычтан кичерелсен.+

Хатыннары балаларыннан мәхрүм ителсен һәм тол булып калсын.+

Ир-атлары үлемгә китерүче авырудан һәлак булсын,

Яшь кешеләре сугышта кылыч белән юк ителсен.+

22 Син аларга талаучыларны көтмәгәндә җибәргәч,

Йортларыннан елау тавышы ишетелсен.

Чөнки алар мине тотып алыр өчен чокыр казыган,

Аякларыма тозаклар куйган.+

23 Әмма син, и Йәһвә,

Аларның мине үтерер өчен корган мәкерләрен яхшы беләсең.+

Аларның җинаятен кичермә

Һәм үз алдыңнан гөнаһларын сөртеп бетермә.

Ачуың чыгып, аларга каршы эш итә башлагач,+

Алар синең алдыңда абынып егылсын.+

19 Йәһвә болай дип әйтте: «Бар һәм чүлмәкчедән балчык чүлмәк сатып ал.+ Үзең белән халыкның берничә өлкәнен һәм берничә җитәкче руханины ал да 2 Чүлмәкче капкасы каршында урнашкан Һинно́м улы үзәненә+ бар. Мин сиңа әйткән сүзләрне шунда игълан ит: 3 „Яһүд патшалары һәм Иерусалимда яшәүчеләр, Йәһвә сүзен тыңлагыз. Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраи́л Аллаһысы болай ди:

„Мин бу урынга бәла китерергә җыенам, аның турында ишеткән һәркемнең колаклары үрә торыр.* 4 Алар бит мине калдырып китте+ һәм бу урынны танымаслык итте.+ Алар бу урында үзләренә дә, ата-бабаларына да, Яһүд патшаларына да таныш булмаган башка илаһларга корбаннар китерә, алар бу урынны гаепсез кешеләрнең каны белән тутырды.+ 5 Алар үз улларын Багалга тулаем яндыру корбаннары итеп утта яндырыр өчен Бага́л биеклекләрен төзи.+ Мин моны эшләргә кушмадым, моның турында әйтмәдем, һәм бу һичкайчан хәтта уема* да килмәде“.+

6 „Шуңа күрә шундый көннәр якынлаша ки,— ди Йәһвә,— бу урын инде Тофе́т яки Һинном улы үзәне дип түгел, ә Сую үзәне дип аталыр.+ 7 Мин бу урында Яһүд белән Иерусалимның ниятләрен бозармын, аларны дошман кылычы белән һәм җаннарын алырга теләүчеләрнең кулы белән юк итәрмен. Мин аларның мәетләрен күкләрдәге кошларга һәм җирдәге хайваннарга ризык итеп бирермен.+ 8 Мин бу шәһәрне коточкыч нәрсә итәрмен һәм мәсхәрәгә калдырырмын.* Аның аша үтеп баручы һәркем өчен ул дәһшәтле нәрсә булыр һәм ул, аның бөтен бәла-казасын күреп, сызгырып куяр.+ 9 Мин аларны үз уллары белән кызларының итен ашарга мәҗбүр итәрмен. Дошманнары һәм аларның җаннарын алырга теләүчеләр аларны уратып алгач, аларның һәрберсе камалышта булганга һәм чарасыз калганга, үз якынының итен ашар“.+

10 „Шунда үзең белән барган кешеләрнең күз алдында чүлмәкне бәреп челпәрәмә китер 11 һәм аларга әйт: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Берәрсе чүлмәкченең чүлмәген ваткач, аны төзәтеп булмаган кебек, мин дә бу халыкны һәм бу шәһәрне төзәтелмәслек итеп челпәрәмә китерермен. Алар мәетләрне Тофетта, анда җирләр өчен урын беткәнче, җирләр“.+

12 „Мин моны бу урынга һәм анда яшәүчеләргә эшләп, бу шәһәрне Тофетка охшаш итәрмен,— дип әйтә Йәһвә.— 13 Иерусалим йортлары һәм Яһүд патшаларының йортлары Тофеттай шакшы булып китәр.+ Алар бит шул йортларның түбәләрендә бөтен күкләр гаскәренә корбаннар китерде+ һәм үз илаһларына шәраб бүләкләре агызды“».+

14 Ирмия́ Тофеттан — Йәһвә үзен пәйгамбәрлек итәргә җибәргән урыннан кайткач, Йәһвә йортының ишегалдына чыкты да бөтен халыкка болай диде: 15 «Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәргә һәм аның янындагы шәһәрләргә үзем әйткән бәлане җибәрермен, чөнки алар үҗәтләнеп минем сүзләремә буйсынмады“».+

20 Ирмиянең бу сүзләрне пәйгамбәрлек итүен Имме́р улы Фәшху́р рухани тыңлап торды. Фәшхур шулай ук Йәһвә йортында баш җитәкче иде. 2 Ул Ирмия́ пәйгамбәргә сукты һәм аны Йәһвә йортындагы Биньяминның югары капкасында торган агач богауга утыртты.+ 3 Әмма киләсе көнне Фәшхур Ирмияне богаудан азат иткәч, Ирмия аңа болай диде:

«Йәһвә сиңа Фәшхур түгел, ә Магормиссаби́б*+ дигән исем бирде. 4 Йәһвә болай дип әйтә: „Мин сине үзең өчен дә, бар дусларың өчен дә коточкыч нәрсә итәрмен. Алар үз дошманнарының кылычыннан һәлак булыр һәм син моны күреп торырсың.+ Ә бөтен Яһүдне мин Бабы́л патшасы кулына бирермен, һәм ул аларны Бабылга әсирлеккә алып китеп, кылычтан кичерер.+ 5 Мин бу шәһәрнең бар байлыгын, бар милкен, бар кыйммәтле әйберләрен һәм Яһүд патшаларының бар хәзинәләрен дошманнары кулына бирермен.+ Дошманнар боларның барысын талап үзенеке итәр һәм Бабылга алып китәр.+ 6 Син исә, Фәшхур, йортыңда бар яшәүчеләр белән әсирлеккә китәрсең. Бабылга китеп, анда үләрсең. Анда сине бар дусларың белән бергә җирләрләр, чөнки син аларга ялганны пәйгамбәрлек иттең“».+

7 И Йәһвә, син мине алдадың, һәм мин алдандым.

Син үзеңне миннән көчлерәк итеп күрсәттең һәм мине җиңдең.+

Миннән көне буе көләләр,

Һәркем мине мыскыл итә.+

8 Сүзеңне аларга җиткергәндә, миңа һәрвакыт:

«Җәбер-золым һәм һәлакәт!» — дип кычкырып игълан итәргә туры килә.

Йәһвә сүзе өчен мине көне буе хурлыйлар һәм мыскыллыйлар.+

9 Шуңа күрә мин: «Аны телгә алмам,

Аның исеменнән бүтән сөйләмәм»,— дидем.+

Ләкин аның сүзе минем йөрәгемдә ялкынланып яна торган ут сыман, сөякләрем эчендә ялкын шикелле булды.

Аны үземдә тотып арып беттем.

Мин моңа бүтән түзә алмадым.+

10 Мин күп яман хәбәрләр ишеттем.

Дәһшәт мине чолгап алды.+

«Аны гаеплик. Әйдәгез, гаеплик аны!»

Миңа иминлек теләүче һәркем егылуымны көтә:+

«Бәлки, ул берәр акылсыз хата ясар,

Һәм без җиңеп, аңардан үч алырбыз».

11 Әмма Йәһвә минем белән батыр гаскәри кебек булды.+

Шуңа күрә эзәрлекләүчеләрем абыныр һәм җиңмәс.+

Уңышлы булмаганга, алар зур оятка калыр.

Аларның хур булулары мәңге онытылмас.+

12 Әмма син, и Гаскәрләр Иясе Йәһвә, тәкъва кешене тикшерәсең.

Яшерен уйларны* һәм күңелне күрәсең.+

Алардан үч алуыңны күрергә рөхсәт ит,+

Мин бит үз хөкем эшемне сиңа тапшырдым.+

13 Йәһвәгә җырлагыз! Йәһвәне мактагыз!

Ул бит ярлыны явызлык кылучыларның кулыннан азат итте.

14 Туган көнем каһәрле булсын!

Анам мине тудырган көн фатихалы булмасын!+

15 Атама яхшы хәбәр китергән,

«Синең улың, малаең туды!» — дип,

Аны бик куандырган кешегә ләгънәт төшсен.

16 Ул кеше Йәһвә тар-мар иткән, үкенмичә җимергән шәһәрләр сыман булсын.

Иртән ул — ачы тавыш, ә көн уртасында сугыш тавышы ишетсен.

17 Нигә ул мине ана карынында үтереп,

Анамны минем өчен кабер итмәгән?

Нигә аның карынын мәңгегә авырлы килеш калдырмаган?+

18 Нигә миңа ана карыныннан чыгарга иде?

Кайгы белән хәсрәт күрер өченме?

Көннәрем хурлыкта тәмамлансын өченме?+

21 Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде, чөнки Сидкыя́+ патша Малкыя́ улы Фәшхурны+ һәм Маасия́ улы Сафуния́+ руханины Ирмия́ янына мондый үтенеч белән җибәргән иде: 2 «Зинһар, Йәһвәдән безнең турында сорачы, чөнки Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р безгә каршы сугыш алып бара.+ Бәлки, Йәһвә безнең хакка үзенең гаҗәеп эшләренең берсен кылыр, һәм шул патша безне калдырып китәр».+

3 Ирмия аларга болай диде: «Сидкыягә шуны әйтегез: 4 „Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Сезне камап алып стенаның тышкы ягында торучы калдайлыларга каршы кулланган сугыш коралларыгызны һәм Бабыл патшасына каршы кулланган сугыш коралларыгызны мин үзегезгә каршы кулланырмын.+ Мин аларны бу шәһәрнең уртасына җыярмын. 5 Ярсуымнан һәм көчле ачу-ризасызлыгымнан кодрәтле кулымны сузып+ үзем сезгә каршы сугышырмын.+ 6 Бу шәһәрдә яшәүче кешеләрне дә, хайваннарны да кырып бетерермен. Алар бөек үләттән һәлак булыр“.+

7 „Аннан соң мин,— ди Йәһвә,— Яһүд патшасы Сидкыяне, аның хезмәтчеләрен һәм бу шәһәр кешеләрен — үләттән, кылычтан һәм ачлыктан котылганнарны — Бабыл патшасы Нәбукаднизар кулына, аларның дошманнары кулына һәм җаннарын алырга теләүчеләр кулына бирермен.+ Ул аларны кылычтан кичерер. Ул аларны жәлләмәс, кызганмас һәм һич шәфкать күрсәтмәс“.+

8 Бу халыкка әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сезгә тормыш юлын һәм үлем юлын тәкъдим итәм. 9 Бу шәһәрдә калган кешеләр кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр. Әмма үзегезне камалышка алган калдайлыларның кулына бирелер өчен шәһәрдән чыккан һәр кеше үлмәс, тормышы аңа табыш итеп бирелер“.*+

10 „Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне кире кактым. Ул яхшылык күрмәс, ул бәла кичерер.+ Бабыл патшасы аны яулап алыр+ һәм утта яндырыр“.+

11 Яһүд патшасының йорты, Йәһвә сүзен тыңла. 12 И Давыт йорты, Йәһвә менә нәрсә ди:

„Һәр көн гаделлек белән эш итегез,

Таланган кешене алдаучы кулыннан коткарыгыз.+

Ул чакта яман эшләрегез аркасында+

Ярсуым һичкем сүндерә алмаслык+

Ялкындай ялкынланып китмәс“.

13 „И тигезлектәге кыяда урнашкан шәһәр,

Мин сиңа каршы сугышырмын,— ди Йәһвә.—

Сез: „Безгә каршы кем чыгар?

Яшәү урыннарыбызга кем бәреп керер?“ — дип әйтәсез.

14 Мин сезгә кылган эшләрегезгә карап

Җәза бирермен+,— дип әйтә Йәһвә.—

Аның урманына ут төртермен,

Ул тирә-ягында булган бар нәрсәне йотар“».+

22 Йәһвә болай ди: «Яһүд патшасы сараена барып, мондый хәбәр җиткер: 2 „И Давыт тәхетендә утыручы Яһүд патшасы, Йәһвә сүзен тыңла. Бу капкалар аша керүче хезмәтчеләрең белән халкың да тыңласын. 3 Йәһвә менә нәрсә ди: „Гаделлек һәм тәкъвалык белән эш итегез. Таланган кешене алдаучы кешенең кулыннан коткарыгыз. Килмешәк белән начар мөгамәлә итмәгез, атасыз баланы* һәм тол хатынны кыерсытмагыз.+ Бу урында гаепсезләрнең канын түкмәгез.+ 4 Бу сүзне тырышып үтәсәгез, Давыт тәхетендә утыручы+ патшалар хәрби арбаларга һәм атларга утырып, бу йортның капкалары аша керер. Шул капкалар аша аларның хезмәтчеләре һәм халкы да керер“.+

5 „Әмма бу сүзләргә буйсынмасагыз, үзем белән ант итәм,— ди Йәһвә,— бу йорт буш урынга әйләнер“.+

6 Яһүд патшасының йорты турында Йәһвә менә нәрсә ди:

„Син минем өчен Гила́д сыман,

Лива́н очы шикелле.

Ләкин мин сине чүлгә әйләндерермен.

Шәһәрләреңнең берсендә дә яшәүче калмас.+

7 Мин сиңа каршы тар-мар итүчеләрне күтәрермен,*

Һәрберсенең үз коралы булыр.+

Алар синең иң яхшы эрбет агачларыңны чабып аударыр

Һәм аларга ут төртер.+

8 Бу шәһәр яныннан күп халыклар үтәр, алар бер-берсеннән: „Нигә Йәһвә бу бөек шәһәрне мондый хәлгә дучар иткән?“ — дип сорар.+ 9 Һәм мондый җавап ишетерләр: „Чөнки алар үз Аллаһылары Йәһвәнең килешүен бозган, алар башка илаһларга сәҗдә кылган һәм хезмәт иткән“.+

10 Үлгән кеше хакына үкереп еламагыз,

Аның турында хәсрәтләнмәгез.

Моның урынына сөргенгә китүче кеше турында үкереп елагыз,

Чөнки ул инде кайтмас һәм үзенең туган җирен бүтән күрмәс.

11 Йошия́ улы Шалу́м*+ турында — үз атасы Йошия+ урынына идарә иткән һәм бу җирдән киткән Яһүд патшасы турында Йәһвә болай ди: „Ул инде кире кайтмас. 12 Чөнки ул сөргенгә киткән җирдә үләр һәм бу җирне бүтән күрмәс“.+

13 Үз йортын тәкъвасызлык кылып салган,

Өске бүлмәләрен гаделсез эш итеп төзегән кешегә кайгы.

Ул үз якынын бушлай эшләтә,

Аның эш хакын түлисе килми.+

14 Ул болай ди: „Мин үземә иркен йорт төзермен.

Анда киң өске бүлмәләр булыр.

Мин анда тәрәзәләр куярмын,

Аны эрбет такталар белән тышлармын һәм җете кызыл төскә буярмын“.

15 Син эрбет агачларын куллануда башкаларны уздырдың, шуңа күрә идарә итеп утырырсың дип уйлыйсыңмы?

Атаң да ашап-эчте,

Әмма ул тәкъвалык һәм гаделлек буенча эш итте.+

Шуңа күрә ул уңышлы булды да.

16 Ул шикаяте булган мескенне һәм ярлыны яклап торды,

Шуңа күрә барысы яхшы булды.

„Әллә мине белү нәкъ шуннан гыйбарәт түгелме? — ди Йәһвә.—

17 Ә синең күзләрең һәм йөрәгең тик намуссыз табышка,

Гаепсезләрнең канын түгүгә,

Алдау белән талауга юнәлгән“.

18 Шуңа күрә Йошиянең улы Яһүд патшасы Йәһуәки́м+ турында Йәһвә болай ди:

„Алар бер-берсенә: „И-их, туганым!

И-их, кыз кардәшем!“ — диеп аның өчен көенмәс.

Аның турында хәсрәтләнеп:

„И-их, хуҗам! И-их, галиҗәнабым!“ — дип әйтмәс.

19 Аны ишәкне җирләгәндәй җирләрләр.+

Аны Иерусалим капкаларыннан сөйрәп чыгарырлар да

Читкә ташларлар“.+

20 Ливанга менеп кычкыр,

Башанда торып көчле тавыш чыгар,

Һәм Әбаримнан+ кычкыр,

Чөнки синең бар сөекле кешеләрең һәлак ителде.+

21 Хәвеф-хәтәрсез яшәгән чагыңда мин сиңа дәштем.

Әмма син: „Мин буйсынмам“,— дидең.+

Син шул юлга яшь чагыңнан ук бастың,

Тавышыма буйсынмадың.+

22 Бар көтүчеләреңне җил очырып таратыр,+

Сөеклеләрең әсирлеккә китәр.

Шунда син башыңа төшкән бар бәлаләр аркасында оятка һәм хурлыкка калырсың.

23 И син, эрбет агачларында оялап+

Ливанда яшәүче,+

Бала тудыручы хатын кичергән газапка охшаш газап кичергәндә,

Авыртудан интеккән чагыңда син бик көрсенерсең!»+

24 «„Үзем белән ант итәм,— ди Йәһвә,— син, Йәһуәким+ улы Яһүд патшасы Кәния́х,*+ хәтта уң кулымдагы мөһерле балдак булсаң да, мин сине салып ташлар идем! 25 Мин сине җаныңны алырга теләүчеләр кулына, үзең курыккан кешеләр кулына, Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р кулына һәм калдайлылар кулына бирермен.+ 26 Мин сине һәм сине тудырган анаңны башка җиргә, сезнең өчен чит-ят булган җиргә алып ташлармын, һәм сез шунда үләрсез. 27 Үзләре бик юксынган илгә алар беркайчан да кайтмас.+

28 Әллә бу кеше — Кәниях — кире кагылган һәм ватык чүлмәкме?

Әллә ул беркемгә дә кирәк булмаган савытмы?

Нигә соң мин аны үз токымнары белән бергә

Үзләренә таныш булмаган җиргә ыргытырга тиеш?“+

29 И җир, җир, җир, Йәһвәнең сүзен тыңла.

30 Йәһвә болай ди:

„Бу кеше турында, ул баласыз,

Тормышында һич уңышка ирешмәс, дип языгыз.

Чөнки аның токымнарының берсе дә

Давыт тәхетендә утырмас һәм Яһүд өстеннән бүтән идарә итмәс“».+

23 «Көтүемнең сарыкларын юк итүче һәм таратучы көтүчеләргә кайгы!» — ди Йәһвә.+

2 Шуңа күрә Исраи́л Аллаһысы Йәһвә үз халкының көтүчеләренә каршы менә нәрсә ди: «Сез сарыкларымны тараттыгыз; аларны куып таркаттыгыз һәм кайгыртмадыгыз».+

«Шуңа күрә мин сезне явыз эшләрегез өчен җәзалармын»,— дип әйтә Йәһвә.

3 «Шунда мин үз сарыкларымның калдыгын үзем тараткан бөтен җирләрдән җыярмын,+ аларны көтүлекләренә кире кайтарырмын+ һәм аларның токымнары үрчеп, ишле булыр.+ 4 Мин алар өстеннән аларны чын күңелдән көтәчәк көтүчеләр куярмын,+ сарыкларым инде бүтән курыкмас, аларның котлары алынмас. Берсе дә югалмас»,— дип әйтә Йәһвә.

5 Йәһвә болай ди: «Менә шундый көннәр якынлаша ки, мин Давыт нәселеннән тәкъва бер мирасчы* торгызырмын.+ Ул шул җирдә патша булып идарә итәр,+ ул акыллылык, гаделлек һәм тәкъвалык белән эш итәр.+ 6 Аның көннәрендә Яһүд коткарылган булыр,+ Исраил тыныч-имин яшәр.+ Аны „Йәһвә — безнең тәкъвалыгыбыз“ дип атарлар».+

7 Йәһвә болай ди: «Шундый көннәр якынлаша ки, алар инде: „Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыккан Йәһвә белән ант итәбез!“ — дип түгел,+ 8 ә: „Исраил йортының токымнарын төньяк җиреннән һәм үзе аларны тараткан бар җирләрдән алып чыккан һәм кире кайтарган Йәһвә белән ант итәбез!“ — дип әйтер. Алар үз илләрендә яшәр».+

9 Пәйгамбәрләр өчен хәбәр:

Йөрәгем эчемдә өзгәләнә.

Бар сөякләрем калтырана.

Йәһвә һәм аның изге сүзләре аркасында

Мин сәрхушкә,

Шәрабны исергәнче эчкән кешегә охшаш.

10 Бу җир хыянәтчеләр белән тулы.+

Каһәрләнгән булганга, җир хәсрәтләнә,+

Чүлдәге көтүлекләр корып беткән.+

Алар явызлык кылып йөри һәм үз хакимлекләрен дөрес кулланмый.

11 «Пәйгамбәр дә, рухани да нәҗес* булып китте.+

Алар хәтта минем йортымда явызлык кыла»+,— ди Йәһвә.

12 «Аларның йөргән юллары тайгак һәм караңгы булып китәр.+

Аларны этеп җибәрерләр, һәм алар егылыр.

Чөнки хөкем елында

Мин аларны бәлагә дучар итәрмен»,— дип әйтә Йәһвә.

13 «Мин шуны күрдем: Сама́рия+ пәйгамбәрләре җирәнгеч эшләр башкара.

Алар Бага́л исеменнән пәйгамбәрлек итә,

Исраил халкын юлдан яздыра.

14 Мин Иерусалим пәйгамбәрләренең дә коточкыч нәрсәләр кылганнарын күрдем.

Алар зина кыла+ һәм ялганны сөйләп йөри.+

Алар явызлык кылучыларның кулларын ныгыта,

Шунлыктан тегеләре үзләренең явызлык юлларын калдырмый да.

Аларның барысы минем өчен Сәдү́м кебек,+

Ә Иерусалимда яшәүчеләр минем өчен Гамура́ сыман».+

15 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә бу пәйгамбәрләргә каршы болай ди:

«Менә мин аларга әрем ашатырмын

Һәм агулы су эчертермен.+

Чөнки Иерусалимның пәйгамбәрләре аркасында мөртәтлек бөтен җиргә таралды».

16 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

«Үзегезгә пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләрне тыңламагыз.+

Алар сезне ялгыштыра.*

Аларның сөйләгән күренешләре Йәһвәнең авызыннан түгел,+

Ә үзләренең йөрәкләреннән чыга.+

17 Алар мине ихтирам итмәүчеләргә кат-кат болай ди:

„Йәһвә: „Сез тынычлыкта яшәрсез“,— дип әйтә“.+

Һәм үзләренең үҗәт йөрәкләренә иярүчеләргә алар:

„Башыгызга бер бәла дә төшмәс“,— ди.+

18 Йәһвәнең сүзен ишетер өчен һәм аңа колак салыр өчен,

Кем Йәһвәнең якын кешеләре арасында торды?

Аның сүзен ишетер өчен, кем аңа игътибар итте?

19 Менә! Йәһвәнең давылы котырынып китәр.

Ул өермәле җил-давыл сыман явызларның башына ябырылып төшәр.+

20 Йәһвә, үз йөрәгендәге ниятләрен үтәп тормышка ашырганчы,

Үз ачуыннан кире кайтмас.

Сез моны соңгы көннәрдә ачык аңларсыз.

21 Мин бу пәйгамбәрләрне җибәрмәдем, алар үзләре йөгерде;

Мин алар белән сөйләшмәдем, алар үзләре пәйгамбәрлек итте.+

22 Әмма алар үземә якын булган кешеләр арасында торган булса,

Халкыма минем сүзләремне җиткерерләр иде,

Аны яман юлыннан һәм явыз эшләреннән кайтарырлар иде».+

23 «Әллә мин якында булганны гына күрәмме? — ди Йәһвә.— Мин еракта булганны да күрүче Аллаһы түгелме?»

24 «Кем дә булса күзем җитмәслек берәр урында яшеренә аламы?»+ — дип әйтә Йәһвә.

«Күкләрдә я җирдә күземнән ычкынган берәр нәрсә бармы?»+ — дип сорый Йәһвә.

25 «Пәйгамбәрләрнең минем исемемнән ялганны пәйгамбәрлек итеп: „Мин төш күрдем! Мин төш күрдем!“ — диеп йөргәннәрен мин ишеттем.+ 26 Кайчанга хәтле бу пәйгамбәрләр ялган сөйләп йөрер? Күпме инде ялганны пәйгамбәрлек итеп була? Алар үз йөрәкләрендәге хәйләне пәйгамбәрлек итеп сөйли.+ 27 Алар, халкым исемемне онытсын дип, бер-берсенә төшләр сөйли. Аларның аталары да Багал аркасында минем исемемне оныткан иде.+ 28 Төш күргән пәйгамбәр үз төшен сөйләсен, әмма минем сүземә ия кеше сүземне дөрес итеп җиткерсен».

Йәһвә: «Салам белән ашлыкның ни уртаклыгы бар?» — дип сорый.

29 «Минем сүзем ут кебек,+ кыяташны вата торган тимерче чүкече шикелле түгелмени?»+ — ди Йәһвә.

30 «Шуңа күрә мин бер-берсеннән сүзләремне урлаучы пәйгамбәрләргә каршы чыгам»,— дип әйтә Йәһвә.+

31 «Мин үз телләре белән: „Аллаһы болай ди!“ — дип әйтүче пәйгамбәрләргә каршы чыгам»,— ди Йәһвә.+

32 «Мин ялган төшләр сөйләгән пәйгамбәрләргә каршы чыгам,— дип әйтә Йәһвә.— Алар алдап һәм мактанып халкымны юлдан яздыра».+

«Әмма мин аларны җибәрмәдем һәм аларга бернәрсә дә кушмадым. Шуңа күрә бу халыкка алардан бернинди файда булмас»+,— ди Йәһвә.

33 «Бу халык я берәр пәйгамбәр, я рухани сездән: „Йәһвәдән нинди йөк* бар?“ — дип сораса, аларга: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез үзегез — йөк! Һәм мин сезне алып ташлармын“+,— дип җавап кайтарыгыз. 34 Мин „Бу — Йәһвәдән йөк!“* дип әйтүче пәйгамбәрне, я руханины, я бу халыктан алай диюче кешене, шулай ук андый кешенең өендә яшәүчеләрне җавапка тартырмын. 35 Һәрберегез үз якынына я туганына: „Йәһвә нәрсә дип җавап бирде? Йәһвә нәрсә әйтте?“ — дип тора. 36 Әмма сез Йәһвәнең йөген* бүтән искә алырга тиеш түгел, чөнки һәркемнең үз сүзе йөк* булып тора, һәм сез тере Аллаһының — Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһыбызның сүзләрен бозып сөйлисез.

37 Пәйгамбәргә син болай диярсең: „Йәһвә сиңа нинди җавап бирде? Йәһвә нәрсә әйтте? 38 Сез: „Йәһвәнең йөге!“* — дип торасыз икән, Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сезгә „Йәһвәнең йөге!“* димәскә кушсам да, сез: „Йәһвәнең йөге!“* — дип торасыз. 39 Шуңа күрә мин сезне дә, үзем ата-бабаларыгызга биргән шәһәрне дә күтәреп алып, үземнән читкә ташлармын. 40 Мин сезне мәңгегә мәсхәрә итәрмен һәм мәңгегә хурлыкка калдырырмын, бу онытылмаслык хәл булыр“».+

24 Бабыл патшасы Нәбукадниза́р Яһүд патшасын — Йәһуәки́м*+ улы Йәкунияне,+ шулай ук Яһүд мирзаларын, һөнәрчеләрне һәм тимерчеләрне* Иерусалимнан Бабылга әсирлеккә алып киткәч,+ Йәһвә миңа инҗир салынган ике кәрзин күрсәтте; шул кәрзиннәр Йәһвәнең гыйбадәтханәсе алдында тора иде. 2 Кәрзиннәрнең берсендә бик яхшы инҗир иде, ул беренче булып пешкән инҗир җимешләренә охшаш иде. Ә икенчесендә бик начар инҗир җимешләре иде. Алар шулкадәр начар иде ки, хәтта ашарлык та түгел иде.

3 Шунда Йәһвә миннән: «Ирмия́, син нәрсә күрәсең?» — дип сорады. Мин аңа: «Инҗир җимешләрен күрәм. Яхшы инҗир бик яхшы, ә начар инҗир бик начар, шулкадәр начар ки, хәтта ашарлык та түгел»+,— дидем.

4 Аннары Йәһвә миңа болай диде: 5 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу инҗир җимешләре яхшы булган кебек, үзем бу җирдән калдайлылар иленә сөргенгә җибәргән яһүдләр дә минем күземдә яхшы булыр. 6 Аларга яхшылык кылыр өчен аларны күзәтермен, аларны бу җиргә кайтарырмын.+ Мин аларны торгызырмын һәм җимермәм. Аларны утыртырмын һәм йолкып чыгармам.+ 7 Аларга минем Йәһвә икәнемне белергә теләүче йөрәк бирермен.+ Алар минем халкым булып китәр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын,+ чөнки алар миңа бөтен йөрәкләре белән кайтыр.+

8 Әмма начар инҗир турында, ашарга яраксыз инҗир турында,+ Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы Сидкыя́,+ аның мирзалары, бу җирдә калган Иерусалим кешеләре һәм Мисыр җирендә яшәүчеләр+ минем күземдә начар инҗир кебек булыр. 9 Мин аларга шундый бәла җибәрермен ки, алар җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә булыр;+ аларны үзем тараткан бар җирләрдә+ мәсхәрәгә калдырырмын, гыйбрәт, адәм көлкесе һәм каһәрле итәрмен.+ 10 Мин аларны үзләренә һәм ата-бабаларына биргән җирдән юк иткәнче, кылычка,+ ачлыкка һәм үләткә+ дучар итәрмен“».

25 Яһүд патшасының — Йошия́ улы Йәһуәкимнең+ хакимлек итүенең дүртенче елында һәм Бабы́л патшасы Нәбукаднизарның хакимлек итүенең беренче елында Аллаһы Ирмиягә Яһүд халкы турында сүз җиткерде. 2 Ирмия́ пәйгамбәр Яһүд халкы һәм Иерусалимда яшәүче бар кешеләр турында* болай диде:

3 «Амо́н улы Йошиянең+ — Яһүд патшасының хакимлек итүенең 13 нче елыннан алып бүгенге көнгә кадәр, 23 ел буе мин сезгә Йәһвәнең сүзләрен кат-кат* җиткереп тордым, әмма сез тыңламадыгыз.+ 4 Йәһвә сезгә үзенең бар хезмәтчеләрен — пәйгамбәрләрне кат-кат* җибәреп торды, әмма сез тыңламадыгыз һәм колак салмадыгыз.+ 5 Алар болай дия иде: „Һәрберегез үзегезнең явыз юлларыгызны һәм явыз эшләрегезне калдырыгызчы.+ Ул чакта Йәһвәнең үзегезгә һәм ата-бабаларыбызга күптәннән биргән җирдә озак вакыт яшәрсез. 6 Башка илаһларга иярмәгез, аларга хезмәт итмәгез һәм сәҗдә кылмагыз. Потлар ясап, күңелемне рәнҗетмәгез.* Югыйсә мин сезгә бәла җибәрермен“.

7 „Әмма сез мине тыңламадыгыз,— дип әйтә Йәһвә.— Моның урынына үзегез ясаган потларыгыз белән күңелемне рәнҗеттегез,* һәм мин сезгә җәза бирдем“.+

8 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сез минем сүзләремә буйсынмаганга, 9 мин төньякта яшәүче бар халыкларны,+ Бабыл патшасы хезмәтчем Нәбукаднизарны+ чакырырмын. Мин аларны бу җиргә,+ монда яшәүчеләргә һәм тирә-яктагы бар халыкларга+ каршы китерермен. Мин аларны тар-мар итәрмен, коточкыч нәрсә итәрмен, аларны мәсхәрәгә калдырырмын* һәм мәңгелек хәрабәләргә әйләндерермен,— дип әйтә Йәһвә.— 10 Мин тантаналы һәм шатлыклы тавышларны,+ кияү һәм кәләш тавышларын,+ кул тегермәне тавышын һәм яктырткыч яктылыгын юк итәрмен. 11 Бар бу җир хәрабәләр өеме, коточкыч урын булып калыр, һәм бу халыклар Бабыл патшасына 70 ел хезмәт итәр“.+

12 „Әмма 70 ел үткәч,+ мин Бабыл патшасын һәм шул халыкны гөнаһлары өчен җавапка тартырмын*+,— ди Йәһвә.— Мин калдайлылар җирен буш, ташландык җир итәрмен, һәм дәверләр буе шулай булыр.+ 13 Мин бу җиргә каршы әйткән бар сүзләремне, бөтен бу халыклар турында пәйгамбәрлек иткән Ирмиянең шушы китаптагы бар сүзләрен, бу җирдә тормышка ашырырмын. 14 Чөнки күп халыклар һәм бөек патшалар+ аларны кол итәр,+ һәм мин аларга бар эшләренә һәм куллары ясаган нәрсәләргә карап кайтарырмын“».+

15 Исраил Аллаһысы Йәһвә миңа менә нәрсә әйтте: «Ярсу шәрабы салынган бу касәне кулымнан алып, мин сине җибәргән бар халыкларны эчерт. 16 Алар эчеп, чайкала башлар һәм, мин аларны кылычка дучар иткәнгә, үзләрен акылдан шашкандай тотар».+

17 Шунда мин Йәһвә кулыннан касә алып, Йәһвә эчертергә кушкан бар халыкларны эчерттем.+ 18 Хәрабәләр өеменә һәм коточкыч нәрсәгә әйләнсеннәр өчен, каһәрле булсыннар һәм мәсхәрәгә калсыннар* өчен,+ мин Иерусалимны, Яһүд шәһәрләрен,+ аның патшалары белән мирзаларын эчерттем. Һәм боларның барысы чынга ашарга тора. 19 Аннары мин Мисыр патшасы фиргавен һәм аның хезмәтчеләре, мирзалары, бар халкы+ 20 һәм ул җирдә яшәүче бар чит ил кешеләрен эчерттем; Ус җирендәге бар патшаларны; филистилеләр+ җирендәге бар патшаларны, Ашкело́н,+ Га́за, Әкрунны, шулай ук Ашдо́д калдыгын эчерттем; 21 Эдо́м,+ Моа́б,+ шулай ук амунлыларны+ эчерттем; 22 Тирның бар патшаларын, Сидонның бар патшаларын+ һәм диңгездәге утрауның патшаларын эчерттем; 23 Дида́н,+ Тима́, Буз һәм чигә чәчләрен кыркыган бар кешеләрне+ эчерттем; 24 гарәпләрнең бар патшаларын+ һәм чүлдә яшәүче төрле халыкларның бар патшаларын эчерттем; 25 Зимринең бар патшаларын, Иламның+ бар патшаларын һәм Ми́диянең+ бар патшаларын эчерттем; 26 ерактагы һәм якындагы төньяк патшаларын, бер-бер артлы, һәм җир йөзендәге бар башка патшалыкларны эчерттем; ә алардан соң Шашы́х*+ патшасы эчәр.

27 «Аларга әйт: „Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Эчегез һәм исерегез, косыгыз һәм егылыгыз, чөнки мин сезне кылычка дучар иткәнгә, сез тора алмассыз“.+ 28 Алар кулыңнан касә алып эчәргә ризалашмаса, аларга әйт: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез аны эчәргә тиеш! 29 Чөнки мин үз исемем белән аталган шәһәрне бәлагә дучар итәм икән, аннан башлыйм икән,+ әллә сез җәзадан кача алырсыз дип уйлыйсызмы?“+

„Сез җәзасыз калмассыз, чөнки мин җирдәге бар яшәүчеләрне кылычка дучар итәрмен“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

30 Аларга бар бу сүзләрне пәйгамбәрлек ит:

„Йәһвә биеклектән арысландай үкерер,

Аның тавышы изге яшәү урыныннан ишетелер.

Ул үзенең җирдәге торагына каты тавыш белән үкерер.

Җирдәге бар яшәүчеләрне җиңеп,

Ул изгечтә йөзем изүче кешеләр җырлаган сыман кычкырып җырлар“.

31 „Шау-шу җир читләренә кадәр ишетелер,

Чөнки Йәһвә халыклар белән судлаша.

Ул үзе бар кешеләргә хөкем чыгарыр.+

Ул явызларны кылычтан кичерер“,— ди Йәһвә.

32 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

„Менә халыктан халыкка бәла-каза килә.+

Җирнең иң ерак төбәкләреннән көчле давыл күтәрелер.+

33 Шул көнне Йәһвә һәлак иткән кешеләр җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр ятар. Алар өчен кайгырып еламаслар да, аларны җыймаслар да, җирләмәсләр дә. Алар җир өстендә тирес сыман ятар“.

34 Көтүчеләр, үкереп елагыз һәм кычкырыгыз!

Көтүдәге бөекләр, көлдә аунап ятыгыз,

Чөнки сезне һәлак итү һәм тарату көннәре килде.

Сез егылып төшкән кыйммәтле савыт шикелле челпәрәмә килерсез!

35 Көтүчеләрнең сыеныр урыны юк,

Һәм көтүдәге бөекләрнең котылу юлы юк.

36 Тыңлагыз! Көтүчеләр кычкыра,

Көтүдәге бөекләр үкереп елый,

Чөнки Йәһвә аларның көтүлекләрен тар-мар итә.

37 Йәһвәнең көйдергеч ачуы аркасында

Тыныч яшәү урыннарында бер яшәүче дә калмады.

38 Ул яшь арысландай үз өненнән чыкты.+

Туймас кылыч аркасында

Һәм аның ялкынлы ярсуы аркасында

Аларның җире коточкыч нәрсә булып калды».

26 Яһүд патшасының — Йошия́ улы Йәһуәкимнең+ идарә итүенең башында Йәһвә мондый сүз җиткерде: 2 «Йәһвә менә нәрсә ди: „Йәһвә йортының ишегалдына килеп бас та Яһүд шәһәрләреннән Йәһвә йортына гыйбадәт кылыр өчен килүче бар халыкка мөрәҗәгать ит.* Мин кушканнарның барысын да аларга җиткер, бер сүзне дә төшереп калдырма. 3 Бәлки, алар тыңлар, һәм һәрберсе үзенең явыз юлын калдырыр. Ул чакта мин аларга явыз эшләре өчен бәла китерү ниятемнән кире кайтырмын.*+ 4 Аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Әгәр дә сез мине тыңламасагыз һәм биргән канунымны үтәмәсәгез, 5 сезгә кат-кат* җибәргән һәм сез тыңламаган хезмәтчеләремнең — пәйгамбәрләрнең сүзләренә колак салмасагыз,+ 6 мин бу йортны Шило́+ шәһәренә охшаш итәрмен һәм бу шәһәрне җирдәге бар халыкларның каһәренә дучар итәрмен“».+

7 Руханилар, пәйгамбәрләр һәм бар халык Ирмиянең Йәһвә йортында әйткән бар бу сүзләрен ишетте.+ 8 Ирмия́ Йәһвәнең бөтен халыкка җиткерергә кушкан бар сүзләрен әйтеп бетергәч, руханилар, пәйгамбәрләр һәм бөтен халык аны тотты да болай диде: «Син үләчәксең. 9 Нигә син Йәһвә исеменнән пәйгамбәрлек итеп: „Бу йорт Шило шәһәренә охшаш булып китәр, бу шәһәр тар-мар ителер һәм яшәүчесез калыр“,— дип әйтәсең?» Шунда бар халык Ирмияне Йәһвә йортында уратып алды.

10 Яһүд мирзалары бу сүзләрне ишеткәч, патша сараеннан чыгып, Йәһвә йортына килделәр дә Йәһвә йортының яңа капкасы янына утырдылар.+ 11 Руханилар белән пәйгамбәрләр мирзаларга һәм бөтен халыкка: «Бу кешегә үлем җәзасы бирелергә тиеш,+ чөнки ул, үзегез ишеткәнчә, бу шәһәр турында пәйгамбәрлек итте»+,— диделәр.

12 Шунда Ирмия бар мирзаларга һәм бар халыкка болай диде: «Сез ишеткән бөтен бу сүзләрне — бу йорт һәм бу шәһәр турындагы пәйгамбәрлекне миңа Йәһвә әйтергә кушты.+ 13 Шуңа күрә хәзер үз юлларыгызны һәм эшләрегезне төзәтегез, Аллаһыгыз Йәһвәнең тавышына буйсыныгыз, һәм Йәһвә сезгә бәла китерү ниятеннән кире кайтыр.*+ 14 Мин исә сезнең кулыгызда. Нәрсә яхшы һәм дөрес дип тапсагыз, миңа шуны эшләгез. 15 Әмма шуны белегез: мине үтерсәгез, сез үзегез, бу шәһәр һәм мондагы яшәүчеләр гаепсез кешене үтерүдә гаепле булыр, чөнки мине сезгә бар бу сүзләрне җиткерер өчен чыннан да Йәһвә җибәрде».

16 Шунда мирзалар белән бар халык руханиларга һәм пәйгамбәрләргә: «Бу кешегә үлем җәзасы бирелергә тиеш түгел. Ул бит безгә Аллаһыбыз Йәһвә исеменнән сөйләде»,— диде.

17 Өстәвенә, илнең кайбер өлкәннәре торды да бөтен халык җыелышына болай диде: 18 «Мөреше́т шәһәреннән булган Мика́й+ Яһүд патшасы Һизәкыя́+ көннәрендә пәйгамбәрлек иткән, һәм ул бар Яһүд халкына болай дигән: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди:

„Сио́н кыр шикелле сукаланыр,

Иерусалим җимерекләр өеме булып калыр,+

Аллаһы йорты* урнашкан тау урман каплаган калкулыкка охшаш булыр“.+

19 Яһүд патшасы Һизәкыя һәм бар Яһүд халкы аны үтергәнме соң? Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп, ул Йәһвәдән үзләренә илтифат күрсәтүен үтенгән түгелме? Шунда Йәһвә аларга бәла китерү ниятеннән кире кайткан* түгелме?+ Без бит үз-үзебезгә бөек бәла китерергә җыенабыз.

20 Йәһвә исеменнән башка кеше дә — Кырья́т-йәри́м+ шәһәреннән булган Шемая́ улы Урийә́һ пәйгамбәрлек иткән иде. Ул бу шәһәр һәм бу ил турында пәйгамбәрлек итеп Ирмиянекенә охшаш сүзләр сөйләгән иде. 21 Йәһуәки́м+ патша үзенең бар гайрәтле гаскәриләре һәм бар мирзалары белән бергә аның сүзләрен ишеткән иде. Шуннан соң патша аны үтерергә җай эзли башлады.+ Урийәһ моның турында ишеткәч, куркуга төшеп Мисырга качып киткән иде. 22 Шунда Йәһуәким патша Ахбо́р улы Илнатанны+ башка ир-атлар белән бергә Мисырга җибәргән, 23 һәм алар Урийәһне Мисырдан алып, Йәһуәким патшага китергән иде. Патша аны кылыч белән үтереп,+ мәетен гади кешеләрне күмә торган зиратка ташлаган иде».

24 Әмма Ирмиягә Шафа́н+ улы Әхикә́м+ булышты һәм аны халыкка, үтермәсеннәр өчен, бирмәде.+

27 Яһүд патшасының — Йошия́ улы Йәһуәкимнең идарә итүенең башында Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде: 2 «Йәһвә миңа болай диде: „Үзеңә каешлар белән камытлар яса һәм аларны муеныңа сал. 3 Аннары аларны Иерусалимга Яһүд патшасы Сидкыягә килгән хәбәрчеләр аша Эдо́м+ патшасына, Моа́б+ патшасына, амунлылар+ патшасына, Тир+ патшасына һәм Сидо́н+ патшасына биреп җибәр. 4 Алар аша хуҗаларына мондый әмер бир:

„Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди. Үз хуҗаларыгызга әйтегез: 5 „Мин үземнең бөек кодрәтем һәм куәтле кулым белән җирне, кешелекне һәм җир йөзендәге хайваннарны барлыкка китердем. Һәм аны кемгә теләдем, шуңа бирдем.+ 6 Хәзер бар бу җирләрне мин хезмәтчем Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р+ кулына бирдем. Хәтта кыргый хайваннарны да мин аңа буйсындырдым. 7 Бар халыклар аңа, аның улына һәм оныгына хезмәт итәр. Аның иленә ахыр килгәнче,+ күп халыклар һәм бөек патша аны үзенә буйсындырганчы, шулай булыр“.+

8 „Әгәр дә берәр халык я патшалык Бабыл патшасы Нәбукаднизарга хезмәт итүдән баш тартып, үз муенына Бабыл патшасы камытын кимәсә, мин андый халыкны кылыч,+ ачлык һәм үләт белән җәзалармын,— ди Йәһвә.— Аларны аның кулы ярдәмендә юк иткәнче, шулай эшләрмен“.

9 „Шуңа күрә сезгә: „Сез Бабыл патшасына хезмәт итмәячәксез“,— диюче пәйгамбәрләрегезне, күрәзәчеләрегезне, төш күрүчеләрегезне, тылсымчыларыгызны һәм сихерчеләрегезне тыңламагыз. 10 Чөнки алар сезгә ялганны пәйгамбәрлек итә. Аларны тыңласагыз, сезне үз илегездән еракка алып китәрләр, мин сезне таратырмын һәм юк итәрмен.

11 Әмма Бабыл патшасына хезмәт итәр өчен үз муенына аның камытын кигән халыкка мин үз җирендә калырга рөхсәт итәрмен,— дип әйтә Йәһвә.— Ул аны эшкәртеп анда яшәр“».

12 Мин Яһүд патшасы Сидкыягә+ дә шундый ук сүзләр җиткердем: «Муеныңа Бабыл патшасының камытын киеп, аңа һәм аның халкына хезмәт ит. Ул чакта сез исән калырсыз.+ 13 Нигә сиңа үзеңә һәм синең халкыңа һәлак булырга? Йәһвә бит, Бабыл патшасына хезмәт итмәүче халык кылычтан,+ ачлыктан+ һәм үләттән+ кырылыр, диде. 14 „Сез Бабыл патшасына хезмәт итмәячәксез“,— диюче пәйгамбәрләрнең сүзләрен тыңламагыз,+ чөнки алар сезгә ялганны пәйгамбәрлек итә.+

15 „Мин бит аларны җибәрмәдем,— ди Йәһвә,— шулай да алар минем исемемнән ялганны пәйгамбәрлек итә. Аларны тыңласагыз, мин сезне таратырмын һәм сез үзегезгә пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләр белән бергә юкка чыгарсыз“».+

16 Руханилар белән бөтен бу халыкка мин болай дидем: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Үзегезгә пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләрегезнең сүзләрен тыңламагыз. Алар бит сезгә: „Менә! Йәһвә йортының кирәк-яраклары бик тиздән Бабылдан кире кайтарылачак!“+ — диеп ялганны пәйгамбәрлек итә.+ 17 Аларны тыңламагыз. Бабыл патшасына хезмәт итегез, һәм исән калырсыз.+ Югыйсә бу шәһәр хәрабәләргә әйләнер. 18 Әмма алар пәйгамбәрләр булса һәм Йәһвәнең сүзе алар белән булса, алар Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән үтенсен һәм Яһүд патшасы сараенда, Йәһвә йортында һәм Иерусалимда калган кирәк-яраклар Бабылга алып кителмәсен дип сорасыннар“.

19 Баганалар,+ Диңгез,*+ арбалар,+ һәм бу шәһәрдә калган кирәк-яраклар турында Гаскәрләр Иясе Йәһвә сүз җиткерде. 20 Бу әйберләрне Бабыл патшасы Нәбукаднизар, Яһүд патшасын — Йәһуәки́м улы Йәкунияне, шулай ук Яһүднең һәм Иерусалимның күренекле кешеләрен Бабылга әсирлеккә алып киткәндә,+ алмаган иде. 21 Яһүд патшасы сараенда, Йәһвә йортында һәм Иерусалимда калган кирәк-яраклар турында Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: 22 „Аларны Бабылга алып китәрләр,+ һәм алар, мин үзләренә кабат игътибар иткәнчегә кадәр, шунда калыр,— дип әйтә Йәһвә.— Аннары мин аларны кире кайтарып шушы урынга урнаштырырмын“».+

28 Шул ук елны, Яһүд патшасы Сидкыянең+ хакимлек итүенең башында, дүртенче елның бишенче аенда, Гибо́н+ шәһәреннән булган Аззу́р улы Хәнания́ пәйгамбәр Йәһвә йортында руханилар һәм бөтен халык алдында миңа болай диде: 2 «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин Бабы́л патшасы камытын сындырырмын.+ 3 Ике ел да үтмәс, Бабыл патшасы Нәбукадниза́р бу урыннан Бабылга алып киткән Йәһвә йортының бар кирәк-яракларын мин кире бу урынга кайтарырмын“».+ 4 «„Мин шулай ук Йәһуәки́м+ улы Йәкунияне+ — Яһүд патшасын һәм Яһүдтән Бабылга киткән әсирләрне кире бу урынга кайтарырмын+,— ди Йәһвә,— чөнки мин Бабыл патшасы камытын сындырырмын“».

5 Шунда Йәһвә йортында басып торган руханилар белән бөтен халык алдында Ирмия пәйгамбәр Хәнания пәйгамбәргә мөрәҗәгать итте. 6 Ирмия́ пәйгамбәр болай диде: «Амин!* Йәһвә шулай эшләсен! Йәһвә Бабылдан Йәһвә йортының кирәк-яракларын һәм бар әсирләрне бу урынга кайтарып, пәйгамбәрлек иткән сүзләреңне үтәсен! 7 Ләкин, зинһар, сиңа һәм бөтен халыкка сөйләгән хәбәремне тыңлачы. 8 Күп вакыт элек миңа һәм сиңа кадәр яшәгән пәйгамбәрләр күп җирләр һәм бөек патшалыклар хакында пәйгамбәрлек иткәндә сугыш, бәла һәм үләт турында сөйләгән. 9 Әгәр дә берәр пәйгамбәр тынычлык турында пәйгамбәрлек итсә һәм бу пәйгамбәрнең сүзе үтәлсә, ул чакта бу пәйгамбәрне чыннан да Йәһвә җибәргән икәне билгеле булыр».

10 Шунда Хәнания пәйгамбәр Ирмия пәйгамбәрнең муеныннан камытны салдырды да аны сындырды.+ 11 Аннары Хәнания бар халык алдында болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Ике ел да үтмәс, мин бар халыкларның муенындагы Бабыл патшасы Нәбукаднизар камытын нәкъ шулай итеп сындырырмын“».+ Шуннан соң Ирмия пәйгамбәр үз юлы белән китте.

12 Хәнания пәйгамбәр Ирмия пәйгамбәрнең муенындагы камытны сындыргач, Йәһвә Ирмиягә мондый хәбәр җиткерде: 13 «Бар, Хәнаниягә әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Син агач камытларны сындырдың,+ ә аның урынына тимер камытлар булыр“. 14 Чөнки Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин бар бу халыкларның муенына, алар Бабыл патшасы Нәбукаднизарга хезмәт итсен өчен, тимер камыт кидерермен, һәм алар аңа хезмәт итәр.+ Мин аңа хәтта кыргый хайваннарны да бирермен“».+

15 Аннары Ирмия пәйгамбәр Хәнания+ пәйгамбәргә болай диде: «И Хәнания, тыңлачы! Йәһвә сине җибәрмәде, ә син бу халыкны ялганга ышандырдың.+ 16 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Менә! Мин сине җир йөзеннән юк итәрмен, чөнки син халыкны Йәһвәгә каршы фетнәгә котырттың“».+

17 Шул ук елның җиденче аенда Хәнания пәйгамбәр вафат булды.

29 Ирмия́ пәйгамбәр әсир халык арасында калган өлкәннәргә, шулай ук руханиларга, пәйгамбәрләргә һәм Нәбукадниза́р Иерусалимнан Бабылга әсирлеккә алып киткән бар халыкка Иерусалимнан хат җибәрде. 2 Ул моны Йәкуния́+ патша, патшабикә,*+ сарай түрәләре, Яһүднең һәм Иерусалимның мирзалары, һөнәрчеләр һәм тимерчеләр* Иерусалимнан киткәч эшләде.+ 3 Ул бу хатны Шафа́н+ улы Иласа́ һәм Хилкыя́ улы Гәмәрия́х аша җибәрде (аларны Яһүд патшасы Сидкыя́+ Бабы́л патшасы Нәбукаднизарга Бабылга җибәргән иде). Анда болай диелгән:

4 «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә үзе Иерусалимнан Бабылга сөргенгә җибәргән бар халыкка менә нәрсә ди: 5 „Йортлар төзегез һәм анда яшәгез. Җимеш бакчалары утыртыгыз һәм аларның җимешләрен ашагыз. 6 Үзегезгә хатыннар алыгыз, улларыгыз белән кызларыгыз тусын; улларыгызга хатыннар алыгыз һәм кызларыгызны кияүгә бирегез, аларның да уллары белән кызлары тусын. Ишәегез, анда аз санлы булып калмагыз. 7 Мин сезне сөргенгә җибәргән шәһәрдә тынычлыкка омтылыгыз һәм шул шәһәр хакында Йәһвәгә дога кылыгыз, чөнки анда тынычлык булса, сез дә тыныч яшәрсез.+ 8 Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Арагыздагы пәйгамбәрләр белән күрәзәчеләргә үзегезне алдарга юл куймагыз,+ аларның сөйләгән төшләрен тыңламагыз. 9 Чөнки Йәһвә болай ди: „Алар минем исемемнән сезгә ялганны пәйгамбәрлек итә. Мин аларны җибәрмәдем“».+

10 «Йәһвә болай ди: „Сез Бабылда 70 ел үткәргәч, мин сезгә игътибар итәрмен+ һәм, сезне бу урынга кире кайтарып, вәгъдәмне тормышка ашырырмын“.+

11 „Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен,+ мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен.+ 12 Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын“.+

13 „Сез мине эзләрсез һәм табарсыз,+ чөнки мине бөтен йөрәгегез белән эзләрсез.+ 14 Мин сезгә үземне табарга мөмкинлек бирермен+,— дип әйтә Йәһвә.— Әсирлектә булган кешеләрегезне җыярмын, сезне үзем тараткан бар халыклардан һәм җирләрдән бергә җыярмын+,— ди Йәһвә.— Мин сезне сөргенгә җибәргәнчегә кадәр үзегез яшәгән җиргә кире кайтарырмын“.+

15 Әмма сез: „Йәһвә безгә Бабылда пәйгамбәрләр бирде“,— дидегез.

16 Йәһвә Давыт тәхетендә утыручы патшага+ һәм бу шәһәрдә яшәүче халыкка — сезнең белән сөргенгә китмәгән туганнарыгызга болай ди: 17 „Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин аларны кылычка, ачлыкка һәм үләткә дучар итәрмен,+ аларны черегән* инҗир җимешләренә, хәтта ашап булмаслык начар инҗир җимешләренә охшаш итәрмен“.+

18 „Мин аларны кылыч,+ ачлык һәм үләт белән интектерермен, аларны җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә итәрмен.+ Мин аларны халыклар арасына таратырмын, һәм бу халыклар аларны каһәрләр, аларга карап шаккатыр, аларны мәсхәрәгә*+ һәм хурлыкка калдырыр.+ 19 Чөнки алар минем хезмәтчеләрем — пәйгамбәрләр аша әйткән сүзләремне тыңламады,— дип әйтә Йәһвә.— Ә мин аларны кат-кат* җибәреп тордым“.+

„Шулай да сез тыңламадыгыз“+,— ди Йәһвә.

20 Шуңа күрә үзем Иерусалимнан Бабылга сөргенгә җибәргән һәр кеше Йәһвәнең сүзен тыңласын. 21 Минем исемемнән сезгә ялганны пәйгамбәрлек итүче+ Кола́й улы Аха́б һәм Маасия́ улы Сидкыя турында Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин аларны Бабыл патшасы Нәбукаднизар кулына бирермен, ул аларны сезнең алдыгызда үтерер. 22 Алар белән булган хәлне күздә тотып, Бабыл әсирлегендәге бар Яһүд кешеләре берәрсен каһәрләгәндә: „Бабыл патшасы утта кыздырып үтергән Сидкыягә һәм Ахабка эшләгәнне Йәһвә сиңа да эшләсен!“ — дияр. 23 Чөнки алар Исраилдә оятсыз эшләр кылып,+ үз якыннарының хатыннары белән зина кылды һәм минем исемемнән мин сөйләргә кушмаган ялган сүзләр сөйләде.+

„Мин моны беләм, һәм мин моңа шаһит“+,— дип әйтә Йәһвә».

24 «Син некеламлы Шемаяга+ мондый сүзләр әйтерсең: 25 „Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә дип әйтә: „Син үз исемеңнән Иерусалимдагы бар кешеләргә, Маасия улы Сафуния́+ руханига һәм бөтен руханиларга мондый хатлар җибәрдең: 26 „Син Йәһвә йортында күзәтче булсын өчен, Йәһвә сине Йода́й рухани урынына рухани итеп билгеләде. Ул сине үзен пәйгамбәрдәй тоткан һәм акылдан шашкан һәр кешене күзәтер өчен һәм андый кешене богауларга* утыртыр өчен куйды.+ 27 Нигә, алайса, син үзен пәйгамбәрдәй тотучы анатутлы+ Ирмияне шелтәләмәдең?+ 28 Ул бит безгә Бабылга мондый хәбәр җибәрде: „Бу озакка сузылыр! Йортлар төзегез һәм анда яшәгез. Җимеш бакчалары утыртыгыз һәм аларның җимешләрен ашагыз“...».+

29 Сафуния+ рухани Ирмия пәйгамбәргә бу хатны укыганнан соң, 30 Йәһвә Ирмиягә болай диде: 31 «Әсирлектәге бар кешеләргә мондый хәбәр җибәр: „Йәһвә некеламлы Шемая́ турында менә нәрсә ди: „Мин аны җибәрмәсәм дә, Шемая пәйгамбәрлек итеп, сезне ялганга ышандырырга тырыша.+ 32 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Мин некеламлы Шемаяга һәм аның токымнарына игътибар итәрмен. Бу халык арасында аның буыныннан чыккан бер ир-ат та калмас, һәм ул үз халкыма кылачак игелегемне күрмәс,— дип әйтә Йәһвә,— чөнки ул Йәһвәгә каршы фетнәгә котыртты“».

30 Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде: 2 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Сиңа әйткән бар сүзләремне китапка язып куй. 3 Чөнки Йәһвә менә нәрсә ди: „Менә мин халкымның — Исраил белән Яһүднең әсирләрен җыячак көннәр килә+,— дип әйтә Йәһвә.— Мин аларны ата-бабаларына үзем биргән җиргә кире кайтарырмын, һәм ул янә аларныкы булыр“».+

4 Йәһвәнең Исраил белән Яһүдкә әйткән сүзләре.

5 Йәһвә менә нәрсә ди:

«Дерелдәп торган кешеләрнең тавышы ишетелә.

Анда хәвеф-хәтәр, анда тынычлык юк.

6 Ир кеше бала тудыра аламы? Сорачы.

Алайса, нигә һәр көчле ир-ат куллары белән

Бала тудыручы хатын сыман үз корсагын* тотып тора?+

Нигә һәрберсенең йөзе агарынган?

7 И-их! Бу коточкыч* көн бит.+

Аңа тиң көн юк,

Бу Ягъкубның кайгы-хәсрәт вакыты.

Әмма ул аннан коткарылыр».

8 «Ул көнне мин муеныңда булган камытыңны сындырырмын һәм каешларыңны* икегә өзәрмен,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Чит кешеләр* аны* бүтән үз колы итмәс. 9 Алар үз Аллаһылары Йәһвәгә, шулай ук мин үзләре өчен күтәрәчәк патшалары Давытка хезмәт итәр».+

10 «Син, хезмәтчем Ягъкуб, курыкма,— дип әйтә Йәһвә.—

И Исраил, котың алынмасын.+

Чөнки мин сине — ерактагы җирдән,

Токымыңны әсирлек җиреннән коткарырмын.+

Ягъкуб кире кайтыр һәм тыныч-имин яшәр.

Аларны һичкем куркытмас».+

11 «Чөнки мин сине коткарыр өчен синең белән,— дип әйтә Йәһвә.—

Мин сине бар халыклар арасына тараткан идем, әмма хәзер аларны юк итәрмен.+

Сине исә юк итмәм.+

Сине тиешле дәрәҗәдә төзәтермен,

Җәзасыз һич тә калдырмам».+

12 Йәһвә болай ди:

«Синең яраң төзәлмәслек.+

Аны дәвалап булмый.

13 Судта синең эшеңне яклар кеше юк.

Җәрәхәтеңне дәвалау чарасы юк.

Сине савыктырып булмый.

14 Бар сөяркәләрең сине онытты.+

Алар сине инде эзләми.

Мин сиңа дошман суккандай суктым,+

Рәхимсез кешедәй җәзаладым,

Чөнки синең гаебең бөек, һәм гөнаһларың бик күп.+

15 Нигә син үз яраң турында зарланасың?

Авыртуыңны дәвалап булмый!

Мин сиңа моны бөек гаебең һәм күп гөнаһларың+ өчен эшләдем.

16 Шуңа күрә сине тар-мар итүчеләрне тар-мар итәрләр,+

Дошманнарың да әсирлеккә китәр.+

Талаучыларыңны таларлар,

Бөлдерүчеләреңне мин бөлдерүчеләр кулына бирермен».+

17 «„Әмма алар сине куылган дип атап:

„Беркем дә эзләмәгән Сио́н“+,— дисәләр дә,

Мин сине сәламәтләндерермен һәм яраларыңны савыктырырмын“+,— дип әйтә Йәһвә».

18 Йәһвә менә нәрсә ди:

«Мин Ягъкуб чатырларына килеп, әсирләрне җыярмын,+

Мин аларны жәлләп яшәү урыннарын торгызырмын.

Шәһәр үз калкулыгында яңадан торгызылыр,+

Һәм ныгытылган манара үз урынында торыр.

19 Алар рәхмәтләр әйтер һәм шатланып кычкырыр.+

Мин аларны ишәйтермен, алар аз санлы булмас.+

Мин аларны ишле* итәрмен,

Һәм алар әһәмиятсез булмас.+

20 Аның уллары элеккечә яшәр,

Аның җыелышы минем алдымда нык урнашыр.+

Мин аның бар эзәрлекләүчеләрен җәзалармын.+

21 Аның бөек кешесе,

Аның идарәчесе аның арасыннан чыгар.

Аны үземә якын килергә чакырырмын, һәм ул миңа якынлашыр».

«Югыйсә миңа якынлашырга кем батырчылык итәр? — ди Йәһвә.—

22 Сез минем халкым булырсыз,+ ә мин сезнең Аллаһыгыз булырмын».+

23 Менә! Йәһвәнең давылы котырынып китәр.+

Өермәле җил-давыл явызларның башына ябырылып төшәр.

24 Йәһвә, үз йөрәгендәге ниятләрен үтәп тормышка ашырганчы,

Үзенең көйдергеч ачуыннан кире кайтмас.+

Сез моны соңгы көннәрдә аңларсыз.+

31 «Ул вакытта,— дип әйтә Йәһвә,— мин Исраилнең бар гаиләләре өчен Аллаһы булырмын, ә алар минем халкым булыр».+

2 Йәһвә менә нәрсә ди:

«Исраи́л үзенең тору урынына барганда,

Кылычтан котылган халык чүлдә Аллаһының хуплавына ия булды».

3 Йәһвә миңа ерак җирдән килеп болай диде:

«Мәңгелек мәхәббәт белән мин сине яраттым.

Шуңа күрә сине үземә тугры мәхәббәт белән җәлеп иттем.*+

4 Мин сине кабат торгызырмын, һәм син торгызылган булырсың.+

И гыйффәтле кызым Исраил, син янә үз шалтыравыгыңны алырсың

Һәм шатлык белән биеп алга барырсың.+

5 Син Сама́рия тауларында яңадан йөзем бакчалары утыртырсың.+

Йөзем утыртучылар йөзем утыртыр һәм җыйган җимешләренә сөенер.+

6 Чөнки сакчылар Ифраи́м тауларында:

„Күтәрелегез, Сионга Аллаһыбыз Йәһвә янына меник“,— дип әйтер көн килер».+

7 Йәһвә болай ди:

«Ягъкубка шатланып кычкырыгыз.

Халыклардан өстен булганга, сөенеп кычкырыгыз.+

Моны игълан итегез. Аллаһыны данлагыз һәм:

„И Йәһвә, үз халкыңны — Исраил калдыгын коткар“+,— диегез.

8 Мин аларны төньяк җирдән кире кайтарырмын.+

Аларны җирнең иң ерак төбәкләреннән бергә җыярмын.+

Алар арасында сукыр һәм аксак,+

Йөкле хатын һәм тулгак тоткан хатын — барысы бергә булыр.

Алар монда бөек җыелыш булып кайтыр.+

9 Алар үкереп елап килер.+

Мәрхәмәт* күрсәтү турында үтенеп сораганда, мин аларны җитәкләп барырмын.

Аларны су агымнарына+

Туры сукмак буйлап алып барырмын, алар анда абынмас.

Чөнки мин Исраил өчен Ата, ә Ифраим — минем беренче балам».+

10 Халыклар, Йәһвә сүзен тыңлагыз

Һәм ерактагы утрауларга моны игълан итегез:+

«Исраилне таратып җибәргән Зат аны бергә җыяр.

Ул аны үз көтүен кайгырткан көтүче кебек кайгыртыр.+

11 Чөнки Йәһвә Ягъкубны йолып алыр+

Һәм аны аңардан көчлерәк булган берәүнең кулыннан коткарыр.+

12 Алар килер һәм Сио́н тавы башында шатланып кычкырыр,+

Йәһвәнең игелеген* күреп,

Шулай ук ашлык, яңа шәраб+ һәм май,

Вак терлек белән эре терлек арасындагы яшь хайваннарны күреп+ йөзләре балкыр.

Алар яхшы сугарылган бакча сыман булыр+

Һәм инде беркайчан да көчсезләнмәс».+

13 «Ул вакытта гыйффәтле кыз шатланып биер,

Аның белән бергә яшь кешеләр дә, олы кешеләр дә биер.+

Аларның көенүләрен тантанага алмаштырырмын.+

Аларны юатырмын һәм кайгылары урынына шатлык бирермен.+

14 Мин руханиларны мул итеп тукландырырмын,

Һәм халкым игелегемне күреп туеныр»+,— ди Йәһвә.

15 «Йәһвә болай ди:

„Рамада+ үкереп һәм ыңгырашып елау тавышлары ишетелә —

Рәхилә үз уллары* турында елый.+

Алар инде юк,

Шуңа күрә аның юанасы килми“».+

16 Йәһвә болай дип әйтә:

«„Үкереп елавыңнан тукта һәм күз яшьләреңне тый,

Чөнки хезмәтең өчен сиңа әҗер бирелер.

Алар дошман җиреннән кире кайтыр“+,— ди Йәһвә.

17 „Синең киләчәккә өметең бар+,— дип әйтә Йәһвә.—

Улларың үз җирләренә кайтыр“».+

18 «Мин Ифраимның кайгырып елаганын ишеттем:

„Син мине төзәттең,

Мине йөк ташырга өйрәтелмәгән бозауны төзәткәндәй төзәттеләр.

Мине үзеңә кире кайтар, һәм мин теләп кире кайтырмын,

Син бит минем Аллаһым Йәһвә.

19 Аллаһыга кире кайткач, мин үкендем.+

Төзәтелгәч, кайгыдан ботыма сугып куйдым.

Яшьлегемдә кылган эшләрем аркасында

Мин оятка калдым һәм хур булдым“».+

20 «Әллә Ифраим минем кадерле улым, сөекле балам түгелме?+

Аңа каршы еш кына сөйләгән булсам да, аны әле дә хәтерлим.

Менә ни өчен аның аркасында хис-тойгыларым* тибрәнә.+

Мин аны һичшиксез кызганырмын»,— дип әйтә Йәһвә.+

21 «Үзең өчен юл билгеләре куй

Һәм юл күрсәтүче таш баганалар урнаштыр.+

Зур юлга, барасы юлыңа игътибар ит.+

Кайт, и гыйффәтле кызым Исраил, үз шәһәрләреңә кайт.

22 И тугрылыксыз кыз, күпме инде икеләнеп торырсың?

Йәһвә җирдә яңа бер нәрсә булдырды:

Хатын-кыз ир кешегә сарылыр».

23 Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: «Мин аларның әсирләрен кире җыйгач, алар Яһүд җирендә һәм аның шәһәрләрендә кабат мондый сүзләр әйтер: „И тәкъва яшәү урыны,+ и изге тау,+ Йәһвә сине фатихаласын“. 24 Яһүдтә һәм аның шәһәрләрендә яшәүчеләр булыр, игенчеләр һәм көтүчеләр анда тынычлыкта яшәр.+ 25 Чөнки мин алҗыган җанны тукландырырмын һәм һәр хәлсезләнгән җанны ныгытырмын».+

26 Шунда мин уянып күзләремне ачтым, минем йокым тәмле иде.

27 «Менә! — дип әйтә Йәһвә.— Шундый көннәр якынлашып килә ки, мин Исраил йортында һәм Яһүд йортында яшәүчеләрне ишәйтермен һәм аларның малларын үрчетермен».+

28 «Мин аларны йолкып чыгарырга, җимерергә, тар-мар итәргә, юк итәргә һәм аларга зыян китерергә дип күзәткән кебек,+ аларны торгызыр өчен һәм утыртыр өчен күзәтермен+,— ди Йәһвә.— 29 Ул көннәрдә алар: „Әтиләр ачы йөзем ашаган, ә улларының тешләре камашкан“*,— дип бүтән әйтмәс.+ 30 Әмма ул вакытта һәрберсе үз гөнаһы өчен үләр. Ачы йөзем ашаган һәркемнең үз тешләре камашыр».

31 «„Менә,— ди Йәһвә,— мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә.+ 32 Бу килешү мин аларның ата-бабалары белән аларны Мисырдан җитәкләп чыгарганда төзегән килешүдән аерылып торыр.+ Мин аларның чын хуҗасы* булсам да, алар ул килешүемне боздылар“+,— дип әйтә Йәһвә».

33 «Шул көннәрдән соң,— ди Йәһвә,— мин Исраил йорты белән мондый килешү төзермен: канунымны аларның эчләренә салырмын+ һәм аны йөрәкләренә язып куярмын.+ Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булыр».+

34 «„Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә турында белем ал!“+ — дип өйрәтмәс. Чөнки аларның барысы — кечесеннән алып бөегенә кадәр — мине белерләр.+ Мин бит аларның җинаятьләрен кичерермен һәм гөнаһларын инде исемә төшермәм“,— ди Йәһвә».+

35 Көндез яктыртыр өчен — кояш,

Төнлә яктыртыр өчен йолдызлар белән айга кануннар бирүче,

Диңгезне дулкынландыручы һәм аның дулкыннарын ярсытучы,

Гаскәрләр Иясе Йәһвә дигән исем йөртүче+

Йәһвә менә нәрсә ди:

36 «Бу кагыйдәләр беркайчан да гамәлдән чыкмаячак.— дип әйтә Йәһвә,—

Нәкъ шулай ук Исраил токымы да һәрвакыт минем алдымда торучы халык булыр».+

37 Йәһвә менә нәрсә ди: «„Югарыдагы күкләрне үлчәп чыгу һәм астагы җир нигезләрен тикшереп бетерү мөмкин булмаган кебек, мин Исраил токымын кылган бар эшләре өчен кире кага алмыйм“,— дип әйтә Йәһвә».+

38 «Менә! Һанане́л манарасыннан+ алып Почмак капкасына+ кадәр Йәһвә өчен шәһәр төзеләчәк көннәр килә+,— ди Йәһвә.— 39 Үлчәү бавы+ Гари́ф калкулыгына кадәр сузылыр, ә аннары Гоатка таба борылыр. 40 Мәетләр белән көл яткан тулысынча үзән дә, Кидро́н үзәненә+ кадәр, көнчыгышка таба Ат капкасының+ почмагына кадәр, сузылган бар сөзәк урыннар да Йәһвә өчен изге булыр.+ Ул кабат беркайчан да йолкып чыгарылмас һәм җимерелмәс».

32 Яһүд патшасы Сидкыянең идарә итүенең 10 нчы елында, Нәбукаднизарның идарә итүенең 18 нче елында Йәһвәнең Ирмиягә җиткергән сүзе.+ 2 Ул вакытта Бабы́л патшасының гаскәре Иерусалимны камалышта тота иде, ә Ирмия́ пәйгамбәр Яһүд патшасы сараендагы Сакчылар ишегалдында+ тоткынлыкта иде. 3 Чөнки аны Яһүд патшасы Сидкыя́ болай диеп ябып куйган иде:+ «Нигә син шулай пәйгамбәрлек итәсең? Син болай дисең: „Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне Бабыл патшасы кулына бирермен һәм ул аны яулап алыр.+ 4 Яһүд патшасы Сидкыя исә калдайлылар кулыннан котыла алмас, чөнки ул һичшиксез Бабыл патшасы кулына төшәр, ул аның белән йөзгә-йөз, күзгә-күз сөйләшер“.+ 5 „Ул Сидкыяне Бабылга алып китәр, ул анда мин аңа игътибар иткәнчегә кадәр калыр,— дип әйтә Йәһвә.— Сез калдайлылар белән сугышсагыз да, уңышлы булмассыз“».+

6 Ирмия болай диде: «Йәһвә миңа мондый сүз җиткерде: 7 „Синең яныңа әтиеңнең бертуганы Шалумның улы Хәнами́л килеп болай дияр: „Анатуттагы+ кырымны сатып ал, чөнки синең аны беренче булып кире сатып алу хокукың бар“».+

8 Хәнамил — әтием бертуганының улы, нәкъ Йәһвә әйткәнчә, яныма Сакчылар ишегалдына килеп болай диде: «Биньями́н җирендәге Анатуттагы кырымны сатып алчы, чөнки синең аны үзеңнеке итү һәм кире сатып алу хокукың бар. Аны үзеңә сатып ал». Шулай итеп мин бу сүз Йәһвәдән икәнен белдем.

9 Мин Хәнамилдән — әтием бертуганының улыннан Анатуттагы кырны сатып алдым. Мин аңа җиде шәкыл* һәм ун шәкыл көмеш үлчәп бирдем.+ 10 Аннары мин сатып алу кәгазе язып,+ мөһер суктым, шаһитләрне чакырдым+ һәм үлчәүдә үлчәп акча бирдем. 11 Мин әмер һәм канун буенча мөһерләнгән сатып алу кәгазен дә, мөһерләнмичә калдырылган сатып алу кәгазен дә алдым. 12 Аннары сатып алу кәгазен Хәнамил — әтием бертуганының улы алдында, шулай ук шул кәгазьдә кул куйган шаһитләр алдында һәм Сакчылар ишегалдында+ утырган бар яһүдләр алдында Мәгъсия́ улы Нәринең+ улы Барухка+ бирдем.

13 Алар алдында мин Барухка болай дидем: 14 «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Бу сатып алу кәгазьләрен — мөһерләнгәнен дә, мөһерләнмичә калдырылганын да ал һәм озак вакыт саклансыннар өчен балчык савытка сал“. 15 Чөнки Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Бу җирдә яңадан йортлар, кырлар һәм йөзем бакчалары сатып ала башларлар“».+

16 Сатып алу кәгазен Нәри́ улы Барухка биргәч, мин болай дип дога кылдым: 17 «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Менә! Син бөек кодрәтең һәм көчле кулың белән күкләрне һәм җирне барлыкка китердең.+ Синең кулыңнан килмәгән һичнәрсә юк. 18 Син меңләгән кешеләргә тугры мәхәббәт күрсәтәсең, әмма аталарның кылган гөнаһлары өчен улларына кайтарасың.+ Син — бөек һәм кодрәтле хак Аллаһы. Синең исемең Гаскәрләр Иясе Йәһвә. 19 Синең уй-ниятләрең бөек һәм эшләрең кодрәтле.+ Һәркемгә юлларына һәм эшләренә карап кайтарыр өчен,+ син кешеләрнең бар юлларын күздән кичерәсең.+ 20 Мисыр җирендә кылган галәмәтләрең һәм могҗизаларың бүгенге көнгә кадәр кешеләргә мәгълүм. Шулай итеп син Исраилдә дә, бөтен кешеләр арасында да исемеңне данладың,+ һәм ул әле дә данлыклы булып кала. 21 Кодрәтле һәм көчле кулың белән галәмәтләр, могҗизалар һәм коточкыч эшләр кылып, син үз халкың Исраилне Мисыр җиреннән алып чыктың.+

22 Вакыт узу белән син аларга ата-бабаларына бирергә ант иткән бу җирне+ — сөт белән бал аккан җирне бирдең.+ 23 Алар бу җиргә килеп аңа ия булды, әмма тавышыңа буйсынмады, кануның буенча яшәмәде. Алар син әйткән бер сүзеңне дә үтәмәде, шуңа күрә син аларны бөтен бу бәлагә дучар иттең.+ 24 Менә! Кешеләр килеп, бу шәһәрне яулап алыр өчен камау валлары өйде.+ Бу шәһәр кылычка,+ ачлыкка һәм үләткә+ дучар булганга, аның яшәүчеләре үзләренә каршы чыккан калдайлылар кулына һичшиксез эләгер. Хәзер, үзең күргәнчә, синең бар әйткән сүзләрең үтәлде. 25 Бу шәһәр, һичшиксез, калдайлылар кулына эләгер, шулай да син, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, миңа болай дидең: „Акча түләп үзеңә кыр сатып ал һәм шаһитләр чакыр“».

26 Шунда Йәһвә миңа мондый сүз җиткерде: 27 «Мин — Йәһвә — бар кешелекнең Аллаһысы. Кулымнан килмәгән берәр нәрсә бармы? 28 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне калдайлылар кулына һәм Бабыл патшасы Нәбукадниза́р кулына бирермен. Ул аны яулап алыр.+ 29 Бу шәһәргә каршы чыккан калдайлылар анда керер дә, ут төртеп, шәһәрне йортлары белән бергә яндырыр.+ Чөнки шул йортларның түбәләрендә кешеләр күңелемне рәнҗетер өчен Багалга корбаннар китерде һәм башка илаһларга шәраб бүләкләре агызды“.+

30 „Исраил һәм Яһүд халкы яшь чакларыннан бирле күземдә яман булганны гына кылды.+ Исраил халкы үз эшләре белән күңелемне рәнҗетеп* тора,— ди Йәһвә.— 31 Бу шәһәр алар аны төзегән көннән алып бүгенге көнгә кадәр ачуым белән ярсуымны гына тудырып торды,+ шуңа күрә ул минем алдымнан алып куелырга тиеш.+ 32 Исраил һәм Яһүд халкы — аларның патшалары,+ мирзалары,+ руханилары, пәйгамбәрләре,+ Яһүд кешеләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр — күңелемне рәнҗетер өчен кылган бар явызлыклары өчен минем алдымнан алып куелырга тиеш. 33 Алар миңа йөзләре белән түгел, ә артлары белән борыла иде.+ Мин аларны кат-кат* өйрәтергә тырышсам да, берсе дә нәсыйхәткә колак салмады.+ 34 Алар, исемемне йөрткән йортны нәҗесләр өчен, анда үз җирәнгеч потларын куйды.+ 35 Җитмәсә, алар үз улларын һәм кызларын Молыхка корбан итеп утта яндырыр өчен+ Һинно́м* улы үзәнендә+ Бага́л биеклекләрен төзеде. Мин аларга андый җирәнгеч эш кылырга кушмадым,+ һәм бу һичкайчан уема да килмәде.* Әйе, Яһүд җитди гөнаһ кылды“.

36 Сез, бу шәһәр кылычка, ачлыкка һәм үләткә дучар булып Бабыл патшасы кулына эләгер, дисез. Әмма хәзер Исраил Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: 37 „Мин аларны ярсуымнан һәм көчле ачу-ризасызлыгымнан үзем тараткан бар җирләрдән бергә җыярмын.+ Мин аларны кире бу урынга кайтарырмын, һәм алар иминлектә яшәр.+ 38 Алар минем халкым булыр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын.+ 39 Алар һәрвакыт миңа курку-хөрмәт күрсәтеп яшәсен өчен һәм үзләре белән, шулай ук балалары белән барысы да яхшы булсын өчен,+ мин аларга бер йөрәк+ һәм бер юл бирермен. 40 Мин алар белән мәңгелек килешү төзеп,+ аларга игелек кылып торудан туктамаска вәгъдә итәрмен.+ Аларның йөрәкләренә үземә карата курку-хөрмәт салырмын, һәм алар миннән ваз кичмәс.+ 41 Аларга куана-куана игелек кылырмын.+ Аларны бу җирдә бөтен йөрәгем һәм бөтен җаным* белән нык урнаштырырмын“».+

42 «Йәһвә болай ди: „Мин бу халыкка бөтен бу зур бәлане китергән кебек, аларга үзем вәгъдә иткән бар яхшылыкны* кылырмын.+ 43 „Бу — кеше дә, хайван да яшәми торган буш җир. Ул калдайлылар кулына тапшырылды“,— дип әйтсәң дә, бу җирдә кырларны яңадан сатып ала башларлар“.+

44 „Биньямин җирендә һәм Иерусалим шәһәренең тирә-ягында, Яһүд шәһәрләрендә+ һәм таулы җирдәге шәһәрләрдә, үзәндәге шәһәрләрдә+ һәм көньяктагы шәһәрләрдә кырларны акчага сатып алырлар, сатып алу кәгазьләре язып, мөһер сугарлар һәм шаһитләр чакырырлар,+ чөнки мин аларның әсирләрен кире кайтарырмын“+,— дип әйтә Йәһвә».

33 Ирмия́ әле Сакчылар ишегалдында+ тоткынлыкта булганда, Йәһвә аңа икенче тапкыр мөрәҗәгать итеп мондый сүз җиткерде: 2 «Йәһвә дигән исем йөртүче һәм җирнең Барлыкка Китерүчесе Йәһвә — җирне яраткан һәм нык урнаштырган Йәһвә менә нәрсә ди: 3 „Чакыр мине, һәм мин җавап бирермен, сиңа мәгълүм булмаган бөек һәм акылга сыймаслык нәрсәләрне теләп сөйләрмен“».+

4 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә сүз җиткерде. Камау валларыннан һәм кылычтан үзләрен яклар өчен шәһәр йортларын һәм Яһүд патшаларының йортларын сүтәрләр.+ Бу сүз шул йортлар турында, 5 шулай ук калдайлыларга каршы сугышачак һәм, ачуым белән ярсуымнан һәлак булып, үз мәетләре белән йортларны тутырачак кешеләр турында (аларның явызлыклары аркасында мин бу шәһәрдән йөземне бордым): 6 „Мин аны савыктырырмын һәм сәламәт итәрмен.+ Аларны дәвалармын һәм аларга мул итеп тынычлык белән иминлек бирермен.+ 7 Мин Яһүд әсирләрен һәм Исраил әсирләрен кире кайтарырмын,+ һәм барысы башта булган кебек булыр.+ 8 Мин аларны үземә каршы кылган бар гөнаһларының гаебеннән сафландырырмын,+ миңа каршы кылган бар гөнаһларының һәм җинаятьләренең гаебен кичерермен.+ 9 Мин аларга кылган бөтен яхшылык турында ишеткән җирнең бар халыклары алдында бу шәһәр минем шөһрәтем, шатлыгым, даным һәм бизәгем булыр.+ Алар котлары алынып калтырап торыр,+ чөнки мин бу шәһәрне яхшы нәрсәләр һәм тынычлык белән бүләкләрмен“».+

10 «Йәһвә болай ди: „Бу урында (ә сез аны кеше дә, мал да яшәми торган буш урын дип атарсыз) — Яһүд шәһәрләрендә һәм кешесез дә, яшәүчесез дә, малсыз да калган Иерусалим урамнарында — 11 тантаналы һәм шатлыклы тавышлар,+ кияү һәм кәләш тавышлары, шулай ук: „Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки Йәһвә игелекле.+ Аның тугры мәхәббәте мәңгелек!“+ — дип әйтүчеләрнең тавышлары кабат ишетелер“.

„Алар Йәһвә йортына рәхмәт бүләкләре китерер,+ чөнки мин бу җирнең әсирләрен кире кайтарырмын, һәм барысы башта булган кебек булыр“,— ди Йәһвә».

12 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Кеше дә, мал да яшәми торган бу буш урында һәм аның бар шәһәрләрендә янә көтүлекләр булыр. Анда көтүчеләр үз көтүләре белән ял итәр“.+

13 „Таулы җирдәге шәһәрләрдә, үзәндәге шәһәрләрдә, көньяктагы шәһәрләрдә, Биньями́н җирендә, Иерусалимның тирә-ягында+ һәм Яһүд шәһәрләрендә+ көтүләр янә санаучының куллары астыннан үтә башлар“,— дип әйтә Йәһвә».

14 «Менә! — ди Йәһвә.— Мин Исраил йорты белән Яһүд йортына кагылышлы биргән яхшы вәгъдәмне тормышка ашырачак көннәр килә.+ 15 Ул көннәрдә һәм ул вакытта мин Давыт нәселеннән тәкъва бер мирасчы торгызырмын.*+ Ул бу җирдә гаделлек һәм тәкъвалык буенча эш итәр.+ 16 Шул көннәрдә Яһүдне коткарырлар,+ Исраил тыныч-имин яшәр.+ Бу шәһәрне „Йәһвә — безнең тәкъвалыгыбыз“ дип атарлар».+

17 «Йәһвә болай ди: „Исраил йортының тәхетендә Давыт токымнары мәңге утырачак.+ 18 Ле́виле руханилар да һәрвакыт минем алдымда торачак һәм тулаем яндыру корбаннары китерәчәк, икмәк бүләкләре яндырачак, башка корбаннар да китерәчәк“».

19 Йәһвә кабат Ирмиягә сүз җиткерде: 20 «Болай дип әйтә Йәһвә: „Сез көнгә кагылышлы килешүемне һәм төнгә кагылышлы килешүемне бозып, көн белән төннең үз вакытында алмашынуын туктата алсагыз,+ 21 ул чакта гына хезмәтчем Давыт белән төзелгән килешүем бозыла алыр иде,+ һәм аның тәхетендә утырып патша булып идарә итүче улы булмас иде.+ Шулай ук хезмәтчеләрем ле́виле руханилар белән төзелгән килешүем дә бозыла алыр иде.+ 22 Мин хезмәтчем Давытның токымын* һәм үземә хезмәт итүче ле́вилеләрне күк җисемнәредәй* һәм диңгез комы бөртекләредәй санап бетергесез күп итәрмен“».

23 Йәһвә кабат Ирмиягә сүз җиткерде: 24 «Син бу халыкның: „Йәһвә үзе сайлаган ике гаиләне кире кагар“,— дип әйтүләрен ишетмәдеңмени? Алар минем халкымны ихтирам итми һәм бүтән аны халык дип санамый.

25 Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин көн белән төнгә кагылышлы килешүемне+ һәм күк белән җирнең кануннарын урнаштырган кебек,+ 26 Ягъкубның һәм хезмәтчем Давытның токымын* беркайчан да кире какмам һәм аның токымыннан* чыккан идарәчеләрне Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб нәселе* өстеннән алып куймам. Мин аларның әсирләрен кире җыярмын+ һәм аларны кызганырмын“».+

34 Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р, аның бөтен гаскәре, аның идарәсе астындагы җирдәге бар патшалыклар һәм бар халыклар Иерусалимга һәм аның бар шәһәрләренә каршы сугышканда Йәһвәнең Ирмиягә җиткергән сүзе:+

2 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы Сидкыя́+ янына бар да әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин бу шәһәрне Бабыл патшасы кулына бирермен, һәм ул аны утта яндырыр.+ 3 Син аның кулыннан котыла алмассың, чөнки сине һичшиксез тотып алып аның кулына тапшырырлар.+ Син Бабыл патшасын күзгә-күз күрерсең, һәм ул синең белән йөзгә-йөз сөйләшер. Син Бабылга барырсың“.+ 4 Шулай да, и Яһүд патшасы Сидкыя, Йәһвәнең сүзен тыңла: „Йәһвә синең турында менә нәрсә ди: „Син кылычтан һәлак булмассың. 5 Син үз үлемең белән үләрсең.+ Синең аталарың хакына, сиңа кадәр идарә иткән патшалар хакына, фимиам яндырылган кебек, синең хакка да фимиам яндырырлар һәм: „И-их, патшабыз!“ — диеп синең өчен көенерләр, чөнки Йәһвә болай ди: „Бу сүзне мин җиткердем“».

6 Аннары Ирмия́ пәйгамбәр бар бу сүзләрне Яһүд патшасы Сидкыягә Иерусалимда җиткерде. 7 Ул вакытта Бабыл патшасының гаскәрләре Иерусалимга каршы һәм яулап алынмыйча калган Яһүднең шәһәрләренә каршы+ — Лаки́ш+ белән Азикага+ каршы сугыша иде. Чөнки алар гына Яһүд шәһәрләре арасында әлегә яулап алынмый калган ныгытылган шәһәрләр иде.

8 Сидкыя патша Иерусалимдагы бар кешеләр белән килешү төзеп, аларга азатлык игълан иткәч,+ Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде. 9 Бу килешү буенча, һәркем үзенең еврей колын — ир-атны да, хатын-кызны да — азат итәргә тиеш иде, һәм шулай итеп беркемнең дә яһүд кардәшләре арасыннан колы булырга тиеш түгел иде. 10 Шунда бар мирзалар һәм бөтен халык буйсынды. Алар кол ирләр белән кол хатыннарны азат итү турындагы һәм бүтән аларны кол итеп тотмау турындагы килешүгә кушылды. Алар буйсынды һәм үз колларын җибәрде. 11 Әмма соңрак алар азат иткән кол ирләр белән кол хатыннарны кире кайтарып, аларны кабат кол булырга мәҗбүр итте. 12 Шуңа күрә Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде. Йәһвә болай диде:

13 «Исраил Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән — коллык йортыннан алып чыккан көнне+ алар белән килешү төзеп+ болай дидем: 14 „Һәрберегез үз еврей кардәшен — үзен сезгә коллыкка сатып, алты ел хезмәт иткән кардәшен — җиденче елның азагында азат итәргә тиеш. Аны иреккә чыгарыгыз“.+ Әмма ата-бабаларыгыз мине тыңламады һәм сүзләремә колак салмады. 15 Күптән түгел генә* сез миңа таба борылдыгыз һәм үз якыннарыгызга азатлык игълан итеп минем күземдә дөрес булганны эшләдегез. Сез исемемне йөрткән йортта минем алдымда килешү төзедегез. 16 Әмма аннары сез кире борылдыгыз һәм үзегез башта азат иткән кол ирләр белән кол хатын-кызларыгызны кире кайтарып исемемне хур иттегез.+ Сез аларны үзләре теләгәнгә азат иткән идегез. Әмма аларны кабат кол булып хезмәт итәргә мәҗбүр иттегез“.

17 Шуңа күрә Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез миңа буйсынмадыгыз һәм үз кардәшегез белән якыныгызга азатлык игълан итмәдегез.+ Шуңа күрә мин сезгә хәзер менә нинди азатлык игълан итәм,— дип әйтә Йәһвә.— Сез кылычтан, үләттән һәм ачлыктан+ һәлак булырсыз, мин сезне җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә итәрмен.+ 18 Бозауны икегә ярып һәм ике кисәге арасыннан үтеп+ минем алдымда төзелгән килешүнең сүзләрен үтәмичә, минем килешүемне бозган кешеләр белән — 19 Яһүд мирзалары, Иерусалим мирзалары, сарай түрәләре, руханилар белән, шулай ук бозауның ике кисәге арасыннан үткән бар халык белән — менә нәрсә булыр: 20 мин аларны дошман кулына һәм аларның җаннарын эзләүчеләр кулына бирермен, аларның мәетләре күкләрдәге кошлар белән җирдәге хайваннар өчен ризык булыр.+ 21 Мин Яһүд патшасы Сидкыяне һәм аның мирзаларын дошман кулына, аларның җаннарын эзләүчеләр һәм сездән чигенә барган+ Бабыл патшасы гаскәре кулына бирермен“.+

22 „Мин боерык бирермен,— дип әйтә Йәһвә,— һәм аларны кире бу шәһәргә китерермен, алар аңа каршы сугышыр, аны яулап алыр һәм ут төртеп яндырыр.+ Мин Яһүд шәһәрләрен яшәүчесез калган, буш урын итәрмен“».+

35 Йошиянең улы Яһүд патшасы Йәһуәки́м+ көннәрендә Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде: 2 «Рехаблылар+ йортына бар да алар белән сөйләш, һәм аларны Йәһвә йортына, ашханә бүлмәләренең берсенә китер. Аннары аларга шәраб тәкъдим ит».

3 Шулай итеп, мин Хәбәзәни́ улы Ирмиянең улы Әзнияхне, аның бертуганнары белән бар улларын һәм рехаблыларның бөтен гаиләсен 4 Йәһвә йортына китердем. Мин аларны Аллаһы кешесе Игдәли́ улы Хәна́н улларының ашханә бүлмәсенә китердем. Бу ашханә бүлмәсе мирзаларның ашханә бүлмәсе янында иде. Ә мирзаларның ашханә бүлмәсе Шалу́м улы Маасиянең — капка сакчысының ашханә бүлмәсе өстендә тора иде. 5 Аннары мин рехаблылар йортыннан булган ир-атлар алдына шәраб тулы касәләр белән тустаганнар куеп, аларга: «Шәраб эчегез»,— дидем.

6 Әмма алар болай диде: «Без шәраб эчмәячәкбез, чөнки ата-бабабыз Реха́б улы Йәһонада́б+ безгә мондый әмер бирде: „Шәрабны үзегез дә эчмәгез, улларыгыз да һичкайчан эчмәсен. 7 Йортлар салмагыз, орлык чәчмәгез. Йөзем бакчалары утыртмагыз да, аларга ия дә булмагыз. Моның урынына һәрвакыт чатырларда торыгыз. Ул чакта сез чит ил кешеләре булып яшәгән шушы җирдә озак яшәрсез“. 8 Шулай итеп без ата-бабабыз Рехаб улы Йәһонадабның безгә кушкан бар сүзләренә әле дә буйсынып, бернинди шәраб эчмибез. Аны үзебез дә, хатыннарыбыз да, улларыбыз белән кызларыбыз да эчми. 9 Без үзебезгә йортлар да салмыйбыз, безнең йөзем бакчалары да, кырлар да, орлыклар да юк. 10 Без чатырларда яшибез һәм ата-бабабыз Йәһонадабның безгә биргән бар әмерләрен үтибез. 11 Әмма Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р бу җиргә каршы чыккач,+ без болай дидек: „Әйдәгез, Иерусалимга барыйк. Анда без калдайлылар белән су́риялеләрнең гаскәрләреннән котылырбыз“. Һәм хәзер без Иерусалимда яшибез».

12 Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде: 13 «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Бар, Яһүд кешеләренә һәм Иерусалимда яшәүчеләргә әйт: „Мин сезне сүзләремә буйсынырга өндәп тормадыммы әллә?+ — дип әйтә Йәһвә.— 14 Рехаб улы Йәһонадаб үз токымнарына шәраб эчмәскә кушкан иде, һәм алар аның сүзләрен үтәп бүгенге көнгә кадәр эчми һәм шулай итеп үз ата-бабасының әмеренә буйсына.+ Мин исә сезгә кат-кат* әйтеп торсам да, сез миңа буйсынмыйсыз.+ 15 Мин сезгә бар хезмәтчеләрем пәйгамбәрләрне җибәреп тордым, аларны кат-кат җибәреп+ болай әйтеп тордым: „Һәрберегез үз явыз юлларыгызны калдырыгызчы+ һәм дөрес булганны эшләгезче! Башка илаһларга иярмәгез һәм аларга хезмәт итмәгез. Ул чакта сез бу җирдә — мин үзегезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән җирдә алга таба да яшәрсез“.+ Ләкин сез колак салмадыгыз һәм мине тыңламадыгыз. 16 Рехаб улы Йәһонадабның токымнары ата-бабалары биргән әмерне үти,+ ә бу халык мине тыңламый“».

17 «Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраил Аллаһысы болай ди: „Мин Яһүдне һәм Иерусалимда яшәүчеләрне үзем кисәтеп әйткән бөтен бәлагә дучар итәрмен,+ чөнки мин аларга әйттем, ә алар тыңламады, аларны чакырып тордым, ә алар җавап бирмәде“».+

18 Ә рехаблыларның бөтен гаиләсенә Ирмия́ болай диде: «Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сез ата-бабагыз Йәһонадаб биргән әмергә буйсынганга һәм ул кушканны җиренә җиткереп үтәп аның бар әмерләре буенча яшәгәнгә, 19 Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Рехаб улы Йәһонадабның токымы һәрвакыт минем алдымда хезмәт итәр“».

36 Яһүд патшасының — Йошия́ улы Йәһуәкимнең+ хакимлек итүенең дүртенче елында Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде: 2 «Төргәк ал да шунда минем сиңа Йошия көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр әйткән сүзләремне+ — Исраи́л белән Яһүд+ һәм бөтен халыклар+ турында әйткән бар сүзләремне язып куй. 3 Бәлки, Яһүд йортындагылар мин үзләренә китерергә ниятләгән бөтен бәла турында ишеткәч, үз явыз юлларын калдырыр, һәм мин аларның җинаятен һәм гөнаһын кичерермен».+

4 Шунда Ирмия́ Нәри́ улы Барухны+ чакырды. Ирмия аңа Йәһвәнең үзенә әйткән бар сүзләрен әйтеп торды, ә Бару́х аларны төргәккә язып куйды.+ 5 Аннары Ирмия Барухка болай диде: «Миңа Йәһвә йортына керергә рөхсәт итмиләр. 6 Шуңа күрә син үзең анда кереп, мин сиңа бу төргәккә әйтеп яздырткан Йәһвә сүзләрен кычкырып укырга тиеш. Аларны Йәһвә йортында булган кешеләргә ураза көнендә укы. Шулай итеп син бу сүзләрне үз шәһәрләреннән килгән бөтен Яһүд халкына укырсың. 7 Бәлки, Йәһвә аларның мәрхәмәт* турында үтенеп сорауларын ишетер, һәм аларның һәрберсе үз явыз юлын калдырыр, чөнки Йәһвәнең бу халыкка каршы әйтеп белдергән ачу белән ярсуы бөек».

8 Шулай итеп, Нәри улы Барух Ирмия пәйгамбәрнең үзенә кушканның барысын үтәде. Ул Йәһвә йортында төргәктән Йәһвәнең сүзләрен кычкырып укыды.+

9 Яһүд патшасының — Йошия улы Йәһуәкимнең+ хакимлек итүенең бишенче елында, тугызынчы айда, Иерусалимда яшәүче бар халык һәм Яһүд шәһәрләреннән Иерусалимга килгән бар кешеләр Йәһвә алдында ураза игълан итте.+ 10 Шунда Барух Йәһвә йортының өске ишегалдында, күчереп язучы Шафанның+ улы Гәмәри́+ бүлмәсендә,* Йәһвә йортының яңа капкасы янында+ бар халыкка төргәктән Ирмиянең сүзләрен кычкырып укыды.

11 Шафа́н улы Гәмәринең улы Мика́й төргәккә язып куелган Йәһвәнең бар сүзләрен ишеткәч, 12 патшаның сараена, сәркатип бүлмәсенә китте. Анда бар мирзалар* утыра иде: сәркатип Илишама́,+ Шемая́ улы Дилая́һ, Ахбо́р+ улы Илната́н,+ Шафан улы Гәмәри, Хәнания́ улы Сидкыя́ һәм башка бар мирзалар. 13 Микай аларга Барухның халыкка төргәктән укыган бар сүзләрен сөйләп бирде.

14 Шунда бар мирзалар Нитани́ улы Яһудәйне (Нитани Шеламиянең, Шеламия́ Кушиның улы иде) Барух янына җибәреп мондый сүзләр әйтергә кушты: «Халыкка укыган төргәгеңне ал да монда кил». Нәри улы Барух үз кулына төргәкне алып алар янына килде. 15 Алар аңа: «Утыр да аны безгә кычкырып укычы»,— диде, һәм Барух аларга аны укыды.

16 Бөтен бу сүзләрне ишеткәч, алар куркуга төшеп бер-берсенә карап алды. Алар Барухка: «Безгә, һичшиксез, бар бу сүзләрне патшага җиткерергә кирәк»,— дип әйтте. 17 Һәм Барухтан: «Әйтче, син бар бу сүзләрне ничек яздың? Аларны сиңа Ирмия язарга куштымы?» — дип сорады. 18 Барух аларга: «Әйе, ул миңа бу сүзләрне әйтеп торды, ә мин аларны кара белән шушы төргәккә язып бардым»,— дип җавап бирде. 19 Мирзалар Барухка: «Бар, үзең дә, Ирмия дә яшеренегез. Сезнең кая икәнегезне беркем дә белмәсен»,— диде.+

20 Аннары алар патша янына, ишегалдына килде, ә төргәкне сәркатип Илишама бүлмәсендә калдырдылар. Алар патшага үзләре ишеткәннәрнең барысын сөйләп бирде.

21 Шунда патша Яһудәйгә+ төргәкне алып килергә кушты. Яһудә́й төргәкне сәркатип Илишама бүлмәсеннән алып килде дә аны патшага һәм патша янында басып торучы бар мирзаларга укый башлады. 22 Бу тугызынчы ай* иде. Патша кышкы йортта утыра иде, аның алдында ачык тимер мичтә ут янып тора иде. 23 Яһудәй өч-дүрт багана укып чыккан саен, патша ул өлешне сәркатип пычагы белән кисеп алып, мичтәге утка ыргытып торды. Ул бөтен төргәкне утта яндырып бетергәнче шулай эшләде. 24 Патша да, бу сүзләрне ишеткән аның бар хезмәтчеләре дә бер дә курыкмады һәм үз киемнәрен ертмады. 25 Илнатан,+ Дилаяһ+ һәм Гәмәри+ патшадан төргәкне утта яндырмаска үтенсә дә, ул аларны тыңламады. 26 Җитмәсә, ул патшаның улы Йарахмиилгә, Әзрии́л улы Сирайга һәм Әбди́л улы Шеламиягә сәркатип Барухны һәм Ирмия пәйгамбәрне кулга алырга кушты. Әмма Йәһвә аларны яшереп торды.+

27 Патша Ирмиянең Барухка әйтеп яздырткан төргәген+ яндырганнан соң, Йәһвә янә Ирмиягә сүз җиткерде: 28 «Башка бер төргәк ал да шунда Яһүд патшасы Йәһуәки́м яндырган беренче төргәктәге+ бар сүзләрне язып куй. 29 Яһүд патшасы Йәһуәкимгә әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Син бу төргәкне яндырдың һәм болай дидең: „Нигә син бу төргәктә: „Бабы́л патшасы һичшиксез килер, бу җирне тар-мар итәр һәм аны кешесез дә, хайвансыз да калдырыр“,— дип яздың?“+ 30 Шуңа күрә Йәһвә Яһүд патшасы Йәһуәким турында болай ди: „Аның токымнарының берсе дә Давыт тәхетендә утырмас,+ аның мәетен чыгарып ташларлар, һәм ул көндез — эсселектә, ә төнлә суыкта ятар.+ 31 Мин аны, аның токымнарын һәм хезмәтчеләрен гөнаһлары өчен җавапка тартырмын. Мин аларга, Иерусалимда яшәүчеләргә һәм Яһүд халкына үзем әйткән бар бәлане җибәрермен. Бу бәла турында мин аларны кисәтсәм дә,+ алар тыңламады“».+

32 Шунда Ирмия башка бер төргәк алды да Нәри улы сәркатип Барухка бирде.+ Ул Барухка Яһүд патшасы Йәһуәким яндырган төргәктә булган бар сүзләрне әйтеп чыкты, һәм тегесе аларны язып куйды.+ Бу төргәккә шулай ук ул сүзләргә охшаш башка күп сүзләр дә өстәлде.

37 Йәһуәкимнең улы Кәния́х*+ урынына Йошиянең улы патша Сидкыя́+ идарә итә башлады, чөнки Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р аны Яһүд җирендә патша итеп куйды.+ 2 Әмма ул үзе дә, аның хезмәтчеләре дә, бу җирнең халкы да Йәһвәнең Ирмия́ пәйгамбәр аша әйткән сүзләрен тыңламады.

3 Сидкыя патша Ирмия пәйгамбәр янына Шеламия́ улы Яухалны+ һәм Маасия́ руханиның улы Сафунияне+ җибәреп, мондый сүзләр әйтергә кушты: «Зинһар, безнең хакка Аллаһыбыз Йәһвәгә дога кылчы». 4 Ирмия иректә, халык арасында яши иде, чөнки аны ул вакытта төрмәгә әле утыртмаганнар иде.+ 5 Иерусалимны камап алган калдайлылар фиргавен гаскәренең Мисырдан чыкканы+ турында хәбәр ишеткәч, Иерусалимны калдырып китте.+ 6 Шунда Йәһвә Ирмия пәйгамбәргә мондый сүз җиткерде: 7 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Миннән сорарга дип яныма сезне җибәргән Яһүд патшасына болай диегез: „Менә сезгә ярдәмгә килүче фиргавеннең гаскәре кире үз җиренә, Мисырга кайтыр.+ 8 Ә калдайлылар кире килеп, бу шәһәргә каршы сугышыр, аны яулап алыр һәм утта яндырыр“.+ 9 Йәһвә менә нәрсә ди: „Калдайлылар кире килмәс“,— диеп, үз-үзегезне алдамагыз, чөнки алар һичшиксез кире киләчәк. 10 Сез хәтта үзегезгә каршы чыккан калдайлыларның бөтен гаскәрен тар-мар итсәгез дә һәм араларында яраланганнар гына калса да, алар барыбер үз чатырларыннан чыгып, шушы шәһәрне утта яндырачак“».+

11 Фиргавен гаскәре турында ишеткәч, калдайлылар гаскәре Иерусалимны калдырып китте.+ 12 Шуннан соң Ирмия, үз халкы арасында үз өлешен алыр өчен, Иерусалимнан чыгып, Биньями́н җиренә+ китте. 13 Әмма Ирмия пәйгамбәр Биньямин капкасына килеп җиткәч, Хәнания́ улы Шеламиянең улы Ирә́й исемле сакчылар башлыгы аны тотып алды да болай диде: «Син калдайлыларга кушылмакчы буласың!» 14 Әмма Ирмия: «Бу ялган! Мин калдайлыларга кушылырга җыенмыйм»,— дип җаваплады. Ләкин тегесе аны тыңламады. Шулай итеп, Ирәй Ирмияне кулга алып, мирзалар янына китерде. 15 Мирзаларның Ирмиягә ачуы чыкты,+ алар аны кыйнады һәм төрмәгә, сәркатип Йәһәнатан йортына утыртты,+ чөнки аның йортын төрмә иткәннәр иде. 16 Ирмияне җир астындагы зиндан бүлмәләренең берсенә утырттылар, һәм анда ул озак вакытка калды.

17 Сидкыя патша аның артыннан кешеләр җибәрде һәм үз сараенда аңардан яшерен генә сорашты.+ «Йәһвәдән берәр хәбәр бармы?» — дип сорады ул. Ирмия: «Әйе, бар!» — диде. Аннары: «Син Бабыл патшасы кулына эләгәчәксең!»+ — дип өстәде.

18 Ирмия Сидкыя патшага шулай ук болай диде: «Мин сиңа, синең хезмәтчеләреңә һәм бу халыкка каршы ни гөнаһ кылдым? Нигә син мине төрмәгә утырттың? 19 Пәйгамбәрләрең: „Бабыл патшасы сезгә һәм бу җиргә каршы чыкмас“,— дип пәйгамбәрлек иткән иде. Соң кая алар?+ 20 Хәзер, и хуҗам патша, тыңлачы. Зинһар, миңа илтифат күрсәтче. Мине сәркатип Йәһәната́н йортына+ кире җибәрмә, югыйсә мин анда үләрмен».+ 21 Шуңа күрә Сидкыя патша Ирмияне Сакчылар ишегалдында+ сак астында тотарга боерык бирде. Аңа, шәһәрдә икмәк беткәнче,+ көн саен икмәкчеләр урамыннан бер түгәрәк икмәк биреп тордылар.+ Шулай итеп, Ирмия Сакчылар ишегалдында калды.

38 Матта́н улы Шәфәта́й, Фәшху́р улы Гәдали́, Шеламия́ улы Йока́л+ һәм Малкыя́ улы Фәшхур+ Ирмиянең бөтен халыкка әйткән мондый сүзләрен ишетте: 2 «Йәһвә болай ди: „Шәһәрдә калган кеше кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр.+ Әмма калдайлыларга бирелгән кеше исән калыр, тормышы аңа табыш итеп бирелер“.*+ 3 Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу шәһәр, һичшиксез, Бабы́л патшасы гаскәре кулына тапшырылыр, ул аны яулап алыр“».+

4 Мирзалар патшага болай диде: «Бу кешене үлемгә тапшырчы,+ чөнки ул, андый сүзләр әйтеп, бу шәһәрдә калган гаскәриләрнең һәм бар халыкның рухын төшерә. Бу кеше шул халыкка тынычлык түгел, ә бәла тели». 5 Сидкыя́ патша: «Менә! Ул сезнең кулыгызда, патша сезгә каршы чыга алмый ич»,— дип җавап бирде.

6 Шулай итеп алар Ирмияне алды да аны Сакчылар ишегалдындагы+ патша улы Малкыяның су чокырына ташлады. Алар Ирмияне баулар ярдәмендә төшерде. Ул вакытта анда су юк иде, саз гына иде. Һәм Ирмия́ сазга бата башлады.

7 Патша сараендагы түрә хәбәшстанлы Әбәдмәли́к+ аларның Ирмияне су чокырына ташлаганнары турында ишетте. Ул вакытта патша Биньями́н капкасы+ янында утыра иде. 8 Шунда Әбәдмәлик патша сараеннан чыгып, патшага болай диде: 9 «И хуҗам патша, бу кешеләр Ирмия пәйгамбәргә явызлык кылган! Алар аны су чокырына ташлаган. Ул анда ачлыктан үләчәк. Шәһәрдә икмәк калмады бит».+

10 Шунда патша хәбәшстанлы Әбәдмәликкә: «Моннан үзең белән 30 кеше ал да, Ирмия пәйгамбәр үлмәсен өчен, аны су чокырыннан чыгар»,— дигән боерык бирде. 11 Әбәдмәлик үзе белән кешеләр алып патша сараена килде дә сарай хәзинәсе астына төште.+ Алар аннан чүпрәк-чапраклар алды һәм аларны баулар белән Ирмиягә су чокырына төшерде. 12 Аннары хәбәшстанлы Әбәдмәлик Ирмиягә: «Шул чүпрәк-чапракларны култык аслары белән баулар арасына кыстырчы»,— диде. Ирмия шулай эшләде дә. 13 Алар Ирмияне су чокырыннан баулар белән тартып чыгарды. Һәм Ирмия Сакчылар ишегалдында кала бирде.+

14 Сидкыя патша Ирмия пәйгамбәрне чакыртты да аңа Йәһвә йортындагы өченче керү урынына килергә кушты. Патша Ирмиягә болай диде: «Минем синнән бер нәрсә сорыйсым килә. Миннән берни дә яшермә». 15 Ирмия Сидкыягә болай диде: «Сиңа әйтсәм, мине һичшиксез үлемгә тапшырырсың. Киңәш бирсәм, мине тыңламассың». 16 Шунда Сидкыя патша Ирмиягә яшертен генә болай дип ант итте: «Безгә тормыш биргән* Йәһвә белән ант итәм, мин сине үлемгә тапшырмам һәм сине җаныңны эзләүче кешеләрнең кулына бирмәм».

17 Аннары Ирмия Сидкыягә болай диде: «Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы менә нәрсә ди: „Әгәр дә син Бабыл патшасының мирзаларына бирелсәң, җаныңны коткарырсың һәм бу шәһәр утта яндырылмас. Син үзең дә, өйдәгеләрең дә котылып калырсыз.+ 18 Әмма Бабыл патшасының мирзаларына бирелмәсәң, калдайлылар бу шәһәрне кулга алыр. Алар аны утта яндырыр,+ һәм син аларның кулыннан котылмассың“».+

19 Сидкыя патша Ирмиягә: «Мин калдайлылар ягына качкан яһүдләрдән куркам. Аларның кулына эләксәм, алар үзләрен минем белән ерткычларча тотар»,— диде. 20 Әмма Ирмия болай диде: «Син аларның кулына эләкмәссең. Зинһар, Йәһвә тавышына — мин сиңа әйткән сүзләргә буйсынчы. Шул чакта синең белән барысы яхшы булыр, һәм син исән калырсың. 21 Әмма калдайлыларга бирелмәсәң, Йәһвә миңа күрсәткәнчә булыр: 22 менә! Яһүд патшасының сараенда калган бар хатын-кызларны Бабыл патшасының мирзаларына китерәләр.+ Алар болай диләр:

„Син ышанган* кешеләр сине алдады һәм җиңде.+

Алар синең аякларыңны сазга батырды.

Хәзер алар сине калдырып китте“.

23 Хатыннарың белән улларыңны калдайлыларга чыгарырлар, син аларның кулыннан котыла алмассың. Бабыл патшасы сине кулга алыр,+ һәм синең аркада бу шәһәр утта яндырылыр».+

24 Сидкыя Ирмиягә болай диде: «Болар турында беркем дә белмәсен. Ул чакта син үлмәссең. 25 Әгәр дә мирзалар синең белән сөйләшкәнемне белсә һәм синең яныңа килеп: „Син патшага нәрсә әйттең? Безгә әйтче. Бездән берни дә яшермә, без сине үлемгә тапшырмабыз.+ Патша сиңа нәрсә әйтте?“ — дисә, 26 аларга болай дип җавап бир: „Мин патшадан үземне Йәһәнатан йортына кире җибәрмәскә үтенгән идем, чөнки мин анда үләчәкмен“».+

27 Соңрак бар мирзалар Ирмия янына килеп аңардан сораша башлады. Ул аларга барысын патша кушканча әйтте. Шуңа күрә алар аңа бүтән бернәрсә дә әйтмәде, чөнки беркем дә аның патша белән сөйләшүен ишетмәгән иде. 28 Иерусалим яулап алынганчы, Ирмия Сакчылар ишегалдында калды.+ Иерусалим басып алынганда, ул әле дә шунда иде.+

39 Яһүд патшасы Сидкыянең идарә итүенең 9 нчы елында, унынчы айда Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р белән аның бар гаскәре Иерусалимга килеп, аны камап алды.+

2 Сидкыянең идарә итүенең 11 нче елында, дүртенче айның тугызынчы көнендә алар, шәһәр стенасын җимереп, анда бәреп керде.+ 3 Бабыл патшасының бар түрәләре — самга́р* Нирга́л-шаризә́р, рабсари́с* Нәбу́-сарсәхи́м, рабма́г* Ниргал-шаризәр һәм Бабыл патшасының башка түрәләре килеп, Урта капка янына утырды.+

4 Яһүд патшасы Сидкыя́ һәм бар гаскәриләр аларны күргәч, качып киттеләр.+ Алар төнлә патша бакчасы аша үтеп, ике стена арасындагы капка аркылы шәһәрдән чыкты һәм Араба́ юлына төште.+ 5 Әмма калдайлылар гаскәре алар артыннан куа китте һәм Сидкыяне Әрихә́ даласында куып җитте.+ Алар аны кулга алып, Бабыл патшасы Нәбукаднизарга Хама́т+ җирендәге Риблага+ китерде. Шунда Нәбукаднизар аны хөкем итте. 6 Риблада Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Бабыл патшасы шулай ук бөтен күренекле Яһүд кешеләрен дә үтерде.+ 7 Сидкыяне исә ул сукырайтты һәм, аны Бабылга китерер өчен, бакыр богаулар белән богаулап куйды.+

8 Калдайлылар патша сараен һәм халык йортларын яндырды,+ Иерусалим стеналарын җимерде.+ 9 Сакчылар башлыгы Набузарда́н+ шәһәрдә калган халыкны, качкыннарны һәм бу илдә калган башка кешеләрне Бабылга әсирлеккә алып китте.

10 Әмма сакчылар башлыгы Набузардан бернәрсәләре дә булмаган ярлы-ябагай арасыннан кайберәүләрне Яһүд җирендә калдырды. Шул көнне ул аларга эшкәртер* өчен йөзем бакчалары белән кырлар да бирде.+

11 Бабыл патшасы Нәбукаднизар сакчылар башлыгы Набузарданга Ирмиягә кагылышлы мондый боерык бирде: 12 «Аны ал да аның турында кайгырт. Аңа һичнинди зыян китермә, нәрсә сораса, шуны үтә».+

13 Сакчылар башлыгы Набузардан, рабсарис* Набушазба́н, рабмаг* Ниргал-шаризәр һәм Бабыл патшасының бар абруйлы кешеләре 14 Ирмияне алып килергә куштылар. Аны Сакчылар ишегалдыннан алдылар+ һәм Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдали́+ кулына, аны үз йортына алып китсен өчен, тапшырдылар. Шулай итеп, Ирмия́ халык арасында яшәде.

15 Ирмия Сакчылар ишегалдында тоткынлыкта булганда,+ Йәһвә аңа мондый сүз җиткерде: 16 «Бар, хәбәшстанлы Әбәдмәликкә+ әйт: „Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Менә мин үз сүзләремне үтәп, бу шәһәргә яхшылык түгел, ә бәла китерермен. Ул көнне син аларның үтәлешен күрерсең“.

17 „Әмма ул көнне мин сине коткарырмын,— ди Йәһвә,— син үзең курыккан кешеләр кулына эләкмәссең“.

18 Йәһвә болай дип әйтә: „Мин сине һичшиксез исән калдырырмын, син кылычтан һәлак булмассың. Миңа таянганың өчен,+ тормышың сиңа табыш итеп бирелер“».*+

40 Сакчылар башлыгы Набузарда́н+ Ирмияне Рама́+ шәһәреннән иреккә җибәргәч, Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде. Набузардан Ирмияне Бабылга сөрелгән Иерусалимның һәм Яһүднең әсирләре арасыннан алганда, Ирмиянең куллары богауланган иде. 2 Сакчылар башлыгы Ирмияне читкәрәк чакырып, аңа болай диде: «Синең Аллаһың Йәһвә бу урында шушы бәла булыр дип алдан әйткән. 3 Сез Йәһвәгә каршы гөнаһ кылганга һәм аның тавышына буйсынмаганга, Йәһвә, нәкъ үзе әйткәнчә, шушы бәлане китерде. Менә ни өчен моның барысы башыгызга төште.+ 4 Бүген мин синең кулыңдагы богауларны салдырам. Минем белән Бабылга барасың килсә, бар, һәм мин сине кайгыртырмын. Әмма минем белән Бабылга барасың килмәсә, барма. Менә бөтен җир йөзе синең алдыңда. Кая телисең, шунда бар».+

5 Ирмия́ әле кире әйләнеп кайтканчы, Набузардан аңа болай дигән иде: «Бабы́л патшасы Яһүд шәһәрләре өстеннән куйган Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдали́+ янына кайт һәм аның белән халык арасында калып тор. Я кая телисең, шунда бар».

Сакчылар башлыгы аңа бераз ризык һәм бүләк биреп, аны җибәрде. 6 Һәм Ирмия Әхикә́м улы Гәдали янына Миспәгә+ китте. Ирмия аның белән бу җирдә калган халык арасында яшәде.

7 Вакыт узу белән шул җирдәге гаскәр башлыкларына һәм аларның бар кешеләренә мондый хәбәр иреште: Бабыл патшасы бу ил өстеннән һәм илдәге ярлы кешеләр өстеннән — Бабылга сөрелмәгән ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өстеннән — Әхикәм улы Гәдалине билгеләгән.+ 8 Шуңа күрә алар — Нитани́ улы Исмәгы́йль,+ Кәрә́й уллары Йохана́н+ белән Йонафа́н, Тәнхумә́т улы Сира́й, нитуфахлы Ифайның уллары, бер магахлының улы Йәзәния́+ һәм аларның кешеләре — Гәдали янына Миспәгә+ килде. 9 Шафан улы Әхикәмнең улы Гәдали аларга һәм аларның кешеләренә сүз биреп болай диде: «Калдайлыларга хезмәт итәргә курыкмагыз. Шушы җирдә яшәп, Бабыл патшасына хезмәт итегез, һәм сезнең барысы да әйбәт булыр.+ 10 Мин исә Миспәдә калырмын һәм килгән калдайлылар алдында сезнең вәкилегез булырмын. Ә сез шәраб белән май ясап һәм җәйге җимешләр җыеп, аларны саклау савытларыгызга салыгыз һәм үзегез урнашкан шәһәрләрдә яшәгез».+

11 Моабта, Амунда, Эдомда, шулай ук башка бар җирләрдә булган яһүдләргә дә Бабыл патшасының халык калдыгына Яһүд җирендә калырга рөхсәт иткәне һәм алар өстеннән Шафан улы Әхикәмнең улы Гәдалине куйганы мәгълүм булды. 12 Шуңа күрә төрле җирләргә таралган бар яһүдләр кайта башлады. Алар Яһүд җиренә, Гәдали янына Миспәгә килде. Алар бик күп итеп шәраб ясады һәм җәйге җимешләр җыйды.

13 Кәрәй улы Йоханан һәм кырда булган бар гаскәр башлыклары Гәдали янына Миспәгә килде. 14 Алар аңа: «Амунлылар+ патшасы Баали́с сине үтерергә дип Нитани улы Исмәгыйльне җибәргән. Әллә моны белмисеңме?»+ — диде. Әмма Әхикәм улы Гәдали аларга ышанмады.

15 Кәрәй улы Йоханан Гәдалигә Миспәдә яшерен генә болай диде: «Мин барып Нитани улы Исмәгыйльне үтерергә җыенам, моның турында беркем дә белмәс. Нигә ул сине үтерергә тиеш? Син үлсәң, яныңа җыелган бар Яһүд халкы таралыр һәм Яһүд калдыгы юкка чыгар бит». 16 Әмма Әхикәм улы Гәдали+ Кәрәй улы Йохананга: «Алай эшләмә. Син Исмәгыйль турында ялганны сөйлисең»,— диде.

41 Патша нәселеннән чыккан һәм патшаның абруйлы кешеләренең берсе булган Илишама́ улы Нитаниның улы Исмәгы́йль+ һәм аның белән бергә тагын 10 кеше җиденче айда Әхикә́м улы Гәдали́ янына Миспәгә+ килде. Алар Миспәдә бергә ашап утырганда, 2 Нитани́ улы Исмәгыйль һәм аның белән бергә булган ун кеше Шафа́н улы Әхикәмнең улы Гәдалигә ташланды һәм аны кылыч белән үтерде. Шулай итеп Исмәгыйль Бабы́л патшасы ил башлыгы итеп билгеләгән кешене һәлак итте. 3 Ул шулай ук Миспәдә Гәдали белән бергә булган бар яһүдләрне һәм калдайлы гаскәриләрне үтерде.

4 Гәдали үтерелгәннән соң икенче көнне, моның турында әле беркем дә белмәгәндә, 5 анда Шехемнән,+ Шилодан+ һәм Сама́риядән+ 80 кеше килде. Аларның сакаллары кыркылган, киемнәре ертылган иде. Алар үз тәннәренә яралар ясаган иде.+ Кулларында Йәһвә йортына китерер өчен икмәк бүләкләре белән ла́дан иде.+ 6 Нитани улы Исмәгыйль аларны каршы алыр өчен Миспәдән чыкты. Ул үкереп елап барды. Аларны очраткач, ул: «Әйдәгез, Әхикәм улы Гәдали янына барыйк»,— диде. 7 Әмма алар шәһәргә кергәч, Нитани улы Исмәгыйль үз кешеләре белән аларны үтерде һәм коега ташлады.

8 Әмма алар арасында булган ун кеше Исмәгыйльгә: «Безне үтермә. Безнең кырда яшереп куелган бодай, арпа, май һәм бал бар»,— диде. Шуңа күрә ул аларга тимәде. Ул аларның кардәшләрен генә үтерде. 9 Исмәгыйль үзе үтергән кешеләрнең мәетләрен зур коега ташлады. Шул коены А́са патша, Исраи́л патшасы Баша́ аңа янап килгәч,+ казыган иде. Бу коены Нитани улы Исмәгыйль мәетләр белән тутырды.

10 Исмәгыйль Миспәдә+ калган бар халыкны әсир итте. Алар арасында патша кызлары һәм башка кешеләр бар иде (боларны сакчылар башлыгы Набузарда́н Әхикәм улы Гәдали+ карамагына тапшырган иде). Нитани улы Исмәгыйль аларны әсир итеп, амунлылар янына алып китте.+

11 Кәрә́й улы Йохана́н+ һәм аның белән булган гаскәр башлыклары Нитани улы Исмәгыйльнең кылган явызлыгы турында ишеткәч, 12 бар ир-атларны җыеп, Нитани улы Исмәгыйльгә каршы сугышырга китте. Алар аны Гибондагы зур сулар* янында очратты.

13 Кәрәй улы Йоханан белән бар гаскәр башлыкларын күргәч, Исмәгыйль белән булган бөтен халык бик шатланды. 14 Аннан соң Исмәгыйль Миспәдән+ әсир итеп алган бар халык борылды да Кәрәй улы Йоханан белән бергә китте. 15 Ләкин Нитани улы Исмәгыйль һәм аның кешеләренең сигезе Йохананнан качып котылды һәм амунлыларга китте.

16 Кәрәй улы Йоханан һәм аның белән булган гаскәр башлыклары Миспәдән булган калган халыкны үзләре белән алды. Алар бу халыкны Нитани улы Исмәгыйль кулыннан, ул Әхикәм улы Гәдалине үтергәннән соң,+ коткарган иде. Алар ир-атларны, гаскәриләрне, хатын-кызларны, балаларны, сарай түрәләрен Гибоннан кире алып китте. 17 Мисырга барырга ният тотып,+ алар китеп барды һәм Бәйтлеһе́м+ янындагы Кимгамның кунар урынында тукталды. 18 Алар калдайлылардан курыкканга китәргә булды, чөнки Нитани улы Исмәгыйль Бабыл патшасы ил башлыгы итеп билгеләгән Әхикәм улы Гәдалине үтергән иде.+

42 Шунда бар гаскәр башлыклары, шул исәптән Кәрә́й улы Йохана́н+ белән Һошайә́һ улы Йәзәния́,* һәм бар халык — кечесеннән алып бөегенә кадәр килде дә 2 Ирмия́ пәйгамбәргә болай диде: «Илтифат күрсәтү турындагы үтенечебезне тыңлачы һәм безнең хакка, бөтен бу халык калдыгы хакына, Аллаһың Йәһвәгә дога кылчы, чөнки без күп идек, ә хәзер, үзең күргәнчә, аз калдык.+ 3 Аллаһың Йәһвә безгә кайсы юл белән барырга һәм нишләргә икәнен әйтсен иде».

4 Ирмия пәйгамбәр аларга: «Ярар, мин үтенечегезне үтәп Аллаһыгыз Йәһвәгә дога кылырмын. Сезгә Йәһвәнең җавап итеп бирәчәк һәр сүзен җиткерермен, сездән бер сүзне дә яшермәм»,— дип җаваплады.

5 Алар Ирмиягә болай диде: «Аллаһың Йәһвә синең аша безгә әйткәнчә эш итмәсәк, Йәһвә моңа хак һәм ышанычлы шаһит булып безгә каршы эш итсен. 6 Без сине Аллаһыбыз Йәһвәдән сорар өчен җибәрәбез. Аның сүзе безгә ошаса да, ошамаса да, без аның тавышына буйсынырбыз. Шулай итеп безнең белән барысы да яхшы булыр, чөнки без Аллаһыбыз Йәһвәнең тавышына буйсынырбыз».

7 Ун көн үткәч, Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде. 8 Шуңа күрә Ирмия Кәрәй улы Йохананны, аның белән булган бар гаскәр башлыкларын һәм бар халыкны — кечесеннән алып бөегенә кадәр чакырды.+ 9 Ул аларга болай диде: «Сез мине Исраи́л Аллаһысы Йәһвә янына, илтифат күрсәтсен дип, аңа үз үтенечегезне җиткерер өчен җибәргән идегез. Ул менә нәрсә ди: 10 „Әгәр дә сез бу илдә калсагыз, мин сезне торгызырмын һәм җимермәм, утыртырмын һәм йолкып чыгармам, чөнки мин сезгә бәла җибәргәнемә үкенермен.*+ 11 Бабы́л патшасыннан курыксагыз да, котыгыз алынмасын“.+

„Аңардан курыкмагыз,— ди Йәһвә,— чөнки сезне саклар өчен һәм аның кулыннан коткарыр өчен мин сезнең белән. 12 Мин сезгә шәфкать күрсәтермен,+ һәм ул сезгә шәфкать күрсәтеп, сезне үз илегезгә кайтарыр.

13 Әмма сез: „Юк, без бу җирдә калмаячакбыз!“ — дисәгез, һәм Аллаһыгыз Йәһвәнең тавышына буйсынмыйча: 14 „Юк, без Мисыр җиренә китәрбез.+ Анда без сугыш күрмәбез, быргы тавышы ишетмәбез һәм икмәк кытлыгы кичермәбез. Без шунда яшәрбез“,— дисәгез, 15 ул чакта, и Яһүд калдыгы, Йәһвә сүзен тыңла. Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Әгәр дә сез Мисырга барыбер барырга булсагыз һәм анда яшәр өчен* китсәгез, 16 үзегез курыккан кылыч сезне Мисыр җирендә куып җитәр, һәм үзегез курыккан кытлык Мисырга артыгыздан куа килер, һәм шунда сез үләрсез.+ 17 Мисырга яшәр өчен барырга булган һәр кеше анда кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр. Мин аларга җибәрәчәк бәладән аларның берсе дә котылмас һәм кача алмас“.

18 Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Иерусалимда яшәүчеләргә ачуым белән ярсуымны яудырган кебек,+ Мисырга барсагыз, ярсуымны сезгә дә яудырырмын. Сезне ләгънәт итәрләр, сез коточкыч нәрсә һәм каһәрле булырсыз, хурлыкка калырсыз,+ сез бу җирне бүтән беркайчан да күрмәссез“.

19 И Яһүд калдыгы, Йәһвә сезгә Мисырга бармаска кушты. Белегез, мин сезне бүген кисәттем: 20 үз хатагыз өчен җаныгыз белән түләрсез. Сез мине Аллаһыгыз Йәһвәдән сорар өчен болай дип җибәрдегез: „Безнең хакка Аллаһыбыз Йәһвәгә дога кыл һәм Аллаһыбыз Йәһвә әйткән һәр сүзне безгә җиткер, һәм без аны үтәрбез“.+ 21 Мин бүген сезгә әйттем, ләкин сез Аллаһыгыз Йәһвәнең тавышына буйсынмассыз һәм аның минем аша сезгә әйткән бер сүзен дә үтәмәссез.+ 22 Шуңа күрә шуны белегез: сез яшәр өчен барырга омтылган җирдә кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булырсыз».+

43 Ирмия́ бар халыкка үзләренең Аллаһысы Йәһвә әйткән бар сүзләрне әйтеп бирде. Ул аларга үзләренең Аллаһысы Йәһвә әйтергә кушкан һәр сүзне җиткерде. 2 Шунда Һошайә́һ улы Азария́, Кәрә́й улы Йохана́н+ һәм бар үзбелдекле кешеләр Ирмиягә болай диде: «Син ялганны сөйлисең! Аллаһыбыз Йәһвә сине: „Мисырга яшәр өчен бармагыз“,— дияр өчен җибәрмәде. 3 Нәри́ улы Бару́х+ сине котырта. Ул моны без калдайлылар кулына эләгеп, үтерелсен өчен я безне Бабылга әсирлеккә алып китсеннәр өчен эшли».+

4 Кәрәй улы Йоханан, бар гаскәр башлыклары һәм бар халык Йәһвә тавышына буйсынмады һәм Яһүд җирендә калмады. 5 Моның урынына Кәрәй улы Йоханан һәм бар гаскәр башлыклары моңарчы бар халыклар арасында таралган, ә хәзер Яһүд җирендә яшәр өчен кайткан Яһүд халкының бөтен калдыгын үзләре белән ияртеп алып китте.+ 6 Алар ир-атларны, хатын-кызларны, балаларны, патша кызларын, шулай ук сакчылар башлыгы Набузарда́н+ Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдали́+ белән калдырган һәркемне, Ирмия пәйгамбәрне һәм Нәри улы Барухны үзләре белән алып китте. 7 Алар Йәһвә тавышына буйсынмыйча, Мисыр җиренә кереп, Таһпаниска+ килеп җитте.

8 Таһпаниста Йәһвә Ирмиягә мондый хәбәр җиткерде: 9 «Кулыңа зур ташлар ал да аларны яһүдләрнең күзләре алдында кирпеч террасада измәгә батырып яшереп куй. Ул терраса Таһпаниста, фиргавен йортының керү урынында урнашкан. 10 Аннары аларга әйт: „Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин хезмәтчем Бабы́л патшасы Нәбукаднизар+ артыннан җибәрермен һәм аның тәхетен үзем яшереп куйган нәкъ шушы ташлар өстенә урнаштырырмын, һәм ул үзенең патша чатырын алар өстеннән җәяр.+ 11 Ул килеп, Мисыр җирен тар-мар итәр.+ Кайберәүләр авырудан кырылыр, икенчеләр әсирлеккә китәр, башкалар кылычтан һәлак булыр.+ 12 Мин Мисыр илаһларының йортларына ут төртермен,*+ һәм Бабыл патшасы аларны яндырыр, ә илаһларын әсирлеккә алып китәр. Ул Мисыр җиренә көтүче үз киеменә төренгәндәй төренер һәм аннан сау-сәламәт* китәр. 13 Ул Мисыр җирендәге Бәйтшеме́ш* баганаларын* ватар һәм Мисыр илаһларының йортларын* утта яндырыр“».

44 Мисырда+ — Мигдолда,+ Таһпаниста,+ Нофта*+ һәм Па́трос+ җирендә яшәүче бар яһүдләр өчен Ирмиягә җиткерелгән сүз: 2 «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сез мин Иерусалимга+ һәм бар Яһүд шәһәрләренә җибәргән бәлане күрдегез. Бүген алар — җимерек шәһәрләр, һәм аларда яшәүчеләр калмаган.+ 3 Моның барысы сезнең башка илаһларга — үзегезгә дә, ата-бабаларыгызга да таныш булмаган илаһларга — корбаннар китереп+ һәм хезмәт итеп+ күңелемне рәнҗетер өчен кылган явыз эшләрегез аркасында булды. 4 Мин сезгә үземнең бар хезмәтчеләрем пәйгамбәрләрне кат-кат* җибәреп: „Зинһар, мин нәфрәт иткән бу җирәнгеч нәрсәләрне эшләмәгез“,— дип тордым.+ 5 Әмма сез тыңламадыгыз һәм колак салмадыгыз, сез башка илаһларга корбаннар китереп, явыз эшләрегезне калдырмадыгыз.+ 6 Шуңа күрә мин ярсу белән ачуымны Яһүд шәһәрләренә һәм Иерусалим урамнарына яудырдым, һәм ярсуым шунда ялкынланып торды. Алар хәрабәләргә һәм буш җиргә әйләнде. Һәм бу бүгенге көнгә кадәр шулай кала“.+

7 Хәзер Йәһвә — Гаскәрләр Иясе Аллаһы, Исраил Аллаһысы, болай ди: „Нигә сез үз-үзегезне бу зур бәлагә дучар итәсез? Һәр ир-ат белән хатын-кыз, бала белән сабый Яһүд җиреннән юк ителер. Калдыгыгыз калмаячак. 8 Нигә сез яшәр өчен килгән Мисыр җирендә башка илаһларга корбаннар китереп, үз эшләрегез белән күңелемне рәнҗетәсез?* Сез юкка чыгарсыз, җирдәге бар халыклар арасында каһәрле һәм хур булырсыз.+ 9 Әллә сез Яһүд җирендә һәм Иерусалим урамнарында ата-бабаларыгыз кылган явыз эшләрне, Яһүд патшалары+ белән аларның хатыннарының+ явыз эшләрен, үзегезнең явыз эшләрегезне һәм хатыннарыгызның явыз эшләрен+ оныттыгызмы? 10 Бүгенге көнгә кадәр сез үзегезне басынкыландырмадыгыз, миңа курку-хөрмәт күрсәтмәдегез,+ мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән кануным белән кагыйдәләрем буенча эш итмәдегез“.+

11 Шуңа күрә Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин бөтен Яһүд халкын һәлак итәр өчен, сезне бәлагә дучар итәргә җыенам. 12 Мин Мисырга яшәр өчен барырга булган бар Яһүд калдыгын алырмын да Мисыр җирендә юкка чыгарырмын.+ Алар кылычтан һәм ачлыктан һәлак булыр. Кечесеннән алып бөегенә кадәр кылычтан һәм ачлыктан үләр. Аларны ләгънәт итәрләр, алар коточкыч һәм каһәрле нәрсә булыр, алар хурлыкка калыр.+ 13 Мин Иерусалимны кылыч, ачлык һәм үләт белән җәзалаган кебек, Мисырда яшәүчеләрне дә шулай ук җәзалармын.+ 14 Яшәр өчен, Мисыр җиренә килгән Яһүд калдыгы Яһүд җиренә кайтыр өчен кача да, котыла да алмас. Аларның шунда яшәр өчен бик кайтасы килер, әмма берничә качактан башка берсе дә кире кайтмас“».

15 Үз хатыннарының башка илаһларга корбаннар китергәннәрен белгән бар ир-атлар, зур төркем булып анда басып торган шул хатыннар һәм Мисыр җирендәге+ Па́троста+ яшәгән бар халык Ирмиягә болай дип җавап бирде: 16 «Без синең Йәһвә исеменнән әйткән сүзләреңне тыңламаячакбыз. 17 Моның урынына без, һәр сүзебезне үтәп, Күк патшабикәсенә* корбаннар китерәчәкбез һәм шәраб бүләкләре агызачакбыз.+ Без үзебез дә шулай эшли идек, ата-бабаларыбыз да, патшаларыбыз да, мирзаларыбыз да Яһүд шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында шулай эшли иде. Ул вакытта без туйганчы икмәк ашадык, яхшы тормыш алып бардык һәм бернинди бәла күрмәдек. 18 Күк патшабикәсенә* корбаннар китерми һәм шәраб бүләкләре агызмый башлагач, без мохтаҗлыкка төштек һәм кылыч белән ачлыктан кырылып барабыз».

19 Хатын-кызлар болай дип өстәде: «Без Күк патшабикәсенә* корбаннар китергәндә һәм шәраб бүләкләре агызганда, әллә моны ирләребезнең ризалыгыннан башка эшләдекме? Аның сыны формасында бүләккә дип көлчәләр пешергәндә һәм аңа шәраб бүләкләре агызганда, әллә аларның ризалыгыннан башка моны башкардыкмы?»

20 Шунда Ирмия́ бар халыкка — ир-атларга, аларның хатыннарына һәм үзе белән сөйләшеп торган бар кешеләргә болай диде: 21 «Үзегез, ата-бабаларыгыз, патшаларыгыз, мирзаларыгыз һәм бу халык Яһүд шәһәрләрендә, шулай ук Иерусалим урамнарында китергән корбаннар+ Йәһвәнең хәтеренә төште һәм күңеленә килде! 22 Ахыр чиктә Йәһвә сезнең явыз эшләрегезгә һәм кылган җирәнгеч нәрсәләргә түзә алмады, җирегез буш, каһәрле булып калды, ул коточкыч хәлгә килде, бер яшәүчесе дә юк. Һәм бу бүгенге көндә дә шулай.+ 23 Сез бит шул корбаннарны китердегез һәм Йәһвәгә каршы гөнаһ кылып Йәһвәнең тавышына буйсынмадыгыз, аның кануны, кагыйдәләре һәм искә төшерүләре буенча яшәмәдегез, шуңа күрә бу бәла башыгызга төште дә, һәм моны үзегез дә күреп торасыз».+

24 Ирмия сүзен дәвам итеп бар халыкка һәм бар хатын-кызларга болай диде: «Мисыр җирендә яшәүче бар Яһүд халкы, Йәһвә сүзен тыңла. 25 Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез һәм хатыннарыгыз вәгъдә бирдегез һәм вәгъдәгезне үтәдегез. Сез: „Без, үз антыбызны үтәп, Күк патшабикәсенә* корбаннар китерәчәкбез һәм шәраб бүләкләре агызачакбыз“,— дидегез.+ Сез, хатын-кызлар, үз антларыгызны үтәячәксез һәм аларны тормышка ашырачаксыз“.

26 Шуңа күрә, Мисыр җирендә яшәүче бар Яһүд халкы, Йәһвә сүзен тыңла: „Үземнең бөек исемем белән ант итәм,— ди Йәһвә,— бөтен Мисыр җирендә бер Яһүд кешесе дә исемемне кулланып:+ „Аллаһы Тәгалә Йәһвә белән ант итәм!“+ — димәс. 27 Мин аларны яхшылык эшләү өчен түгел, ә бәла китерер өчен күзәтеп торам.+ Мисыр җирендә яшәүче бар Яһүд кешеләре кылычтан һәм ачлыктан һәлак ителер. Алар бөтенләй юк ителгәнче шулай булыр.+ 28 Нибары берничә кеше генә кылычтан котылып Мисырдан Яһүд җиренә кайтыр.+ Ул чакта Мисыр җиренә яшәр өчен килгән бөтен Яһүд калдыгы кемнең сүзе — минекеме я аларныкымы — тормышка ашкан икәнлеген белер!“»

29 «Мин сезне бу җирдә җәзалармын һәм моңа билге бирәм,— дип әйтә Йәһвә.— Шулай итеп сез шуны белерсез: сезгә бәла китерергә вәгъдәм һичшиксез үтәләчәк. 30 „Мин Яһүд патшасы Сидкыяне Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р кулына — җанын алырга теләгән дошманы кулына биргән кебек, Мисыр патшасын — Хофра́ фиргавенне аның җанын алырга теләүче дошманнары кулына бирермен“+,— дип әйтә Йәһвә».

45 Йошия́ улы Йәһуәкимнең — Яһүд патшасының хакимлек итүенең дүртенче елында+ Нәри́ улы Бару́х+ Ирмиянең үзенә әйтеп торган сүзләрен китапка язганда,+ Ирмия́ пәйгамбәр аңа болай диде:

2 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә синең турында, Барух, болай ди: 3 „Син: „Кайгы миңа, чөнки Йәһвә әрнүемә хәсрәт өстәде! Мин ыңгырашуымнан алҗыдым һәм тынычлык тапмыйм“,— дисең.

4 Аңа әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин үзем төзегәнне җимерәм һәм үзем утыртканны йолкып чыгарам. Мин моны бөтен илдә башкарам.+ 5 Ә син үзеңә бөек нәрсәләр эзлисең.* Аларны бүтән эзләмә“.

„Мин бөтен кешеләргә бәла китерергә җыенам+,— ди Йәһвә,— ә сиңа мин, кая гына барсаң да, тормышыңны табыш итеп бирермен“».*+

46 Йәһвә Ирмия́ пәйгамбәргә халыклар турында сүз җиткерде.+ 2 Бу сүз Мисыр турында,+ Мисыр патшасы Не́хо+ фиргавеннең гаскәре хакында (Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р аны Евфрат елгасы янында, Кархемишта тар-мар иткән иде. Бу Йошия́ улы Йәһуәкимнең+ — Яһүд патшасының хакимлек итүенең дүртенче елында булды):

3 «Кечкенә һәм зур калканнарыңны әзерлә

Һәм сугышка чык.

4 Җайдаклар, атлар җигегез һәм аларга атланыгыз.

Башлыкларыгызны киеп, сафка тезелеп басыгыз.

Сөңгеләрне шомартып ялтыратыгыз һәм көбә киемнәрегезне киегез.

5 „Нигә соң мин аларның куркуга төшкәннәрен күрәм?

Алар чигенә, аларның гаскәриләре тар-мар ителгән.

Алар курку-аптырашка төшкән, гаскәриләре артларына борылып карамыйча качып киткән.

Тирә-якны дәһшәт биләп алды,— ди Йәһвә.—

6 Йөгерек аяклы кача алмый, гаскәриләр котыла алмый.

Төньякта, Евфрат елгасы буенда,

Алар абынып егылды“.+

7 Нил елгасы сыман,

Ярсуланып аккан елгалар шикелле күтәрелеп килүче кем ул?

8 Мисыр Нил елгасы сыман күтәрелә,+

Котырынып аккан елгалар шикелле килә.

Ул: „Мин күтәрелеп җир йөзен каплармын.

Шәһәрне дә, анда яшәүчеләрне дә тар-мар итәрмен“,— ди.

9 Атлар, күтәрелегез!

Хәрби арбалар, акылдан шашкандай чабыгыз!

Гаскәриләр һөҗүм итсен.

Калканны оста кулланучы Куш белән Пут та,+

Җәяне куллана һәм бөгә белүче+ Луди́м+ да һөҗүм итсен.

10 Бу көн Аллаһы Тәгаләнеке, Гаскәрләр Иясе Йәһвәнеке, бу — аның үз дошманнарына тиешлесен кайтарыр өчен, алардан үч алу көне. Кылыч туйганчы йотар һәм үз сусавын аларның каны белән басар, чөнки Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә төньяк илендә, Евфрат елгасы+ буенда, корбан әзерли.*

11 И гыйффәтле кыз Мисыр,

Гиладка барып бәлзәм ал.+

Юкка гына син күпләп дару-дәва җыясың,

Чөнки сине савыктырып булмый.+

12 Халыклар синең мәсхәрәгә калуың турында ишетте,+

Үкереп елау тавышың бар илне тутырды.

Чөнки гаскәри гаскәригә абына,

Икесе дә бергә егыла».

13 Йәһвәнең Ирмия пәйгамбәргә җиткергән Мисыр җирен тар-мар итәр өчен килүче Бабыл патшасы Нәбукаднизарга кагылышлы сүзе:+

14 «Моны Мисырда сөйлә, Мигдолда+ игълан ит.

Моны Нофта* һәм Таһпаниста+ игълан ит.

Әйт: „Сафка тезелеп басыгыз һәм әзерләнегез,

Чөнки кылыч тирә-ягыңда торучы һәркемне йотар.

15 Нигә синең гайрәтле кешеләрең юкка чыкты?

Алар каршы тора алмады,

Чөнки Йәһвә аларны екты.

16 Абынып егылган күп санлы кешеләр

Бер-берсенә:

„Торыгыз! Туймас кылычтан качып,

Үз халкыбызга, туган илебезгә кайтыйк“,— диләр“.

17 Шунда алар болай дип игълан итте:

„Мисыр патшасы фиргавен — шаулы мактанчык кына,

Ул үз мөмкинлеген ычкындырды“.+

18 Гаскәрләр Иясе Йәһвә дигән исем йөртүче Патша болай ди: „Үзем белән ант итәм,

Ул* килер һәм таулар арасындагы Табу́р+ сыман,

Диңгез буендагы Карми́л+ шикелле булыр.

19 И Мисырда яшәүче кыз,

Әсирлеккә китәр өчен әйберләреңне җый.

Чөнки Ноф* коточкыч хәлгә килер.

Аңа ут төртерләр,* һәм ул бер яшәүчесез калыр.+

20 Мисыр сылу танага охшаш,

Ләкин чагучы бөҗәкләр төньяктан очып килер һәм аны чагар.

21 Аның ялланган гаскәриләре симертелгән үгезләр сыман булса да,

Хәтта алар да борылып бергә качып китте.

Алар каршы тора алмады,+

Чөнки алар өчен бәла көне,

Хөкем вакыты җитте“.

22 „Аның тавышы сөйрәлүче еланныкы сыман,

Чөнки аңа каршы көчле дошманнар,

Агач аударучы* кешеләр сыман, балта тотып чыкты.

23 Аның урманы үтә алмаслык булып күренсә дә,— дип әйтә Йәһвә,— алар аны чабып аударып бетерер.

Чөнки алар саранчадан да күбрәк, аларның саны хисапсыз.

24 Кыз Мисыр оятка калыр.

Аны төньяк халкы кулына бирерләр“.+

25 Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Менә мин Но*+ шәһәреннән булган Амонны,+ фиргавенне, Мисырны, аның илаһлары+ белән патшаларын, әйе, фиргавенне һәм аңа таянучы һәркемне+ җавапка тартам“.

26 „Мин аларны җаннарын эзләүчеләр кулына, Бабыл патшасы Нәбукаднизар белән аның хезмәтчеләре кулына бирермен.+ Әмма вакыт узгач, Мисырда, элекке вакыттагы кебек, кешеләр яшәр“,— ди Йәһвә.+

27 „Син исә, хезмәтчем Ягъкуб, курыкма.

Һәм синең, и Исраил, котың алынмасын.+

Чөнки мин сине — ерактагы җирдән

Һәм токымыңны* әсирлек җиреннән коткарырмын.+

Ягъкуб кире кайтыр һәм тыныч-имин яшәр.

Аларны һичкем куркытмас.+

28 Шуңа күрә, и хезмәтчем Ягъкуб, курыкма,— дип әйтә Йәһвә,— чөнки мин синең белән.

Мин сине бар халыклар арасына тараткан идем, әмма хәзер аларны юк итәрмен.+

Сине исә юк итмәм.+

Сине тиешле дәрәҗәдә төзәтермен,+

Ләкин һич тә җәзасыз калдырмам“».

47 Йәһвә Ирмия́ пәйгамбәргә филистилеләргә кагылышлы сүз җиткерде.+ Бу фиргавен Га́заны тар-мар иткәнчегә кадәр булды. 2 Йәһвә болай диде:

«Менә! Төньяктан сулар килә.

Алар басып килүче ташкынга әйләнер.

Алар җирне һәм андагы бар нәрсәне,

Шәһәрне һәм анда яшәүчеләрне басар.

Кешеләр кычкырыр,

Илдә яшәүче һәркем үкереп елар.

3 Аның айгырларының тояклары дөбердәвен,

Хәрби арбаларының тавышын,

Тәгәрмәчләренең дыңгырдавын ишетеп,

Аталарның куллары хәлсезләнер һәм салынып төшәр,

Шуңа күрә алар үз улларын коткарыр өчен борылып та карамас.

4 Чөнки якынлашып килгән көн бар филистилеләрне тар-мар итәр.+

Ул Тир+ белән Сидонның+ калган һәр союздашын һәлак итәр.

Чөнки Йәһвә филистилеләрне —

Кафту́р*+ утравыннан булган калдыкны тар-мар итәр.

5 Га́за пеләш* булып калыр.

Ашкелонның авызы томаланыр.+

И аларның үзәненең калдыгы,

Күпме үзеңә яралар ясап була?+

6 И-их! Йәһвә кылычы!+

Кайчан инде син тынычланырсың?

Үз кыныңа кайт.

Ял ит, тынып кал.

7 Йәһвә әмер биргән бит!

Ничек инде ул тынычлансын?

Ул аны Ашкелонга һәм диңгез ярына+

Каршы сугышыр өчен җибәрде».

48 Моа́б+ турында Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

«Нәбу́+ шәһәренә кайгы, чөнки ул тар-мар ителгән!

Кырьятаи́м+ оятка калган һәм яулап алынган.

Ныклы сыеныч* оятка калган һәм җимерелгән.+

2 Моабны инде данламыйлар.

Хишбунда+ дошманнар аны тар-мар итәргә ниятләп:

„Килегез, ул инде халык дип аталмасын өчен, аны юк итик“,— диде.

Син дә, и Мадми́н, дәшми тор,

Чөнки сине кылыч эзәрлекли.

3 Хоронаимнан үкереп елау,+

Тар-мар һәм юк итү тавышы ишетелә.

4 Моаб җимерелгән.

Аның кечкенә балалары елый.

5 Алар үкереп елый-елый Лухитка менеп бара.

Хоронаимнан төшеп баручыларның бәла аркасында елау тавышлары ишетелә.+

6 Качыгыз, җаннарыгызны коткарыгыз!

Сез чүлдәге артыш агачына охшап калырсыз.

7 Үз эшләреңә һәм байлыгыңа таянганга,

Сине дә яулап алырлар.

Кемо́ш+ та үз руханилары һәм мирзалары белән бергә әсирлеккә китәр.

8 Тар-мар итүче һәр шәһәргә керер,

Бер шәһәр дә котылмас.+

Нәкъ Йәһвә әйткәнчә, үзән юкка чыгар,

Һәм тигезлек* юк ителер.

9 Моаб өчен юл билгесе куегыз,

Чөнки җимерелгәч, ул качып китәр,

Һәм аның шәһәрләре коточкыч нәрсә булып калыр,

Бер яшәүчесе дә булмас.+

10 Йәһвәнең йөкләмәсен чын йөрәктән үтәмәүче ләгънәт ителсен!

Үз кылычын кан коюдан тыючы ләгънәт ителсен!

11 Моаблыларны яшь чакларыннан алып беркем дә борчымады.

Алар утырмасы савыт төбенә төшкән шәрабка охшаш.

Аларны бер савыттан икенчесенә агызмадылар,

Аларның әсирлеккә дә киткәннәре булмады.

Менә ни өчен аларның тәме шундый ук калды,

исе дә үзгәрмәде.

12 „Шуңа күрә шундый көннәр килә ки,— ди Йәһвә,— мин аларга үзләрен аударачак кешеләрне җибәрермен. Ул кешеләр аларны аударып, савытларын бушатыр һәм зур чүлмәкләрен челпәрәмә китерер. 13 Исраил йорты үзе таянган Бәйте́л аркасында оятка калган кебек, моаблылар Кемош аркасында оятка калыр.+

14 Ничек сез: „Без гайрәтле гаскәриләр, сугышка әзер торабыз“,— дип әйтергә батырчылык итәсез?“+

15 Гаскәрләр Иясе Йәһвә исемле Патша болай ди:+

„Моаб тар-мар ителгән,

Аның шәһәрләре яулап алынган,+

Һәм яшь ир-атларының иң яхшылары кырылган“.+

16 Моаблыларга озакламый бәла төшәр,

Аларның һәлакәте зур тизлек белән якынлашып килә.+

17 Күршеләренең барысы,

Аларның исемен белүче һәркем кайгыларын уртаклашыр.

Аларга: „Көч таягы, матурлык таягы сынган!“ — дип әйтегез.

18 Даныңны калдыр,

Сусаудан тилмереп* утыр, и Дибунда+ яшәүче кыз,

Чөнки Моабны тар-мар итүче сиңа каршы чыкты.

Ул синең ныгытмаларыңны җимерер.+

19 Аругырда+ яшәүче, юл буенда күзәтеп тор.

Котылыр өчен качучы ир-аттан һәм хатын-кыздан: „Нәрсә булды?“ — дип сора.

20 Моаб оятка калды, аның коты алынды.

Үкереп ела һәм кычкыр.

Арнонда+ Моабның тар-мар ителүе турында игълан итегез.

21 Тигезлектәге* шәһәрләргә хөкем чыгарылды.+ Ул Холо́н, Яһа́с+ һәм Мифагатка+ каршы, 22 Дибу́н,+ Нәбу+ һәм Бәйт-диблатаимга каршы, 23 Кырьятаим,+ Бәйтгаму́л һәм Бәйтмигунга+ каршы, 24 Кериутка+ һәм Босрага каршы, Моаб җирендә булган ерактагы һәм якындагы бар шәһәрләргә каршы чыгарылды.

25 „Моабның көчен* чабып ташлаганнар.

Кулын сындырганнар“,— ди Йәһвә.

26 Аны исергәнче эчертегез,+ чөнки ул Йәһвәгә каршы күтәрелде.+

Моаб үз косыгында ята,

Ул көлкегә калды.

27 Әллә син Исраилдән мыскыллап көлмәдеңме?+

Нигә син башыңны чайкап һәм аны кимсетеп сөйлисең?

Әллә аны каракларның берсе дип таптылармы?

28 Моабта яшәүчеләр, шәһәрләрне калдырып, кыя өстендә яшәгез,

Кыя ярыкларында оялаган күгәрчен сыман булыгыз“».

29 «Без Моабның горурлыгы турында ишеттек (ә ул бик тәкәббер),

Аның эрелеге, һавалылыгы, тәкәбберлеге һәм йөрәгенең горурлыгы турында ишеттек».+

30 «Мин аның ярсуын беләм,— дип әйтә Йәһвә,—

Әмма аның буш сүзләре юкка чыгар.

Алар бернәрсә дә эшли алмас.

31 Шуңа күрә мин Моаб турында үкереп елармын,

Бөтен Моаб турында күз яшьләре түгәрмен

Һәм Кирһәри́ш кешеләре турында ыңгырашырмын.+

32 И Сибманың+ йөзем агачы, мин синең турында

Язергә+ караганда ныграк үкереп елармын.

Синең чәчәк аткан ботакларың диңгезнең аръягына җитте.

Алар диңгезгә кадәр, Язергә кадәр җәелде.

Тар-мар итүче синең җәйге җимешләреңә,

Йөзем уңышыңа ташланды.+

33 Җимеш бакчасында һәм Моаб җирендә

Шатлык һәм сөенеч инде юк.+

Йөзем изгечтән шәраб инде агылмый, мин аны туктаттым.

Берсе дә шатлыктан кычкырып йөзем таптап измәс.

Кешеләр кычкырыр, әмма шатлыктан түгел».+

34 «Хишбундагы+ кешеләрнең елау тавышлары Элгалда+ ишетелә.

Кычкырып елау тавышлары Яһаска+ кадәр җитте,

Согардагы кычкыру тавышлары Хоронаимга,+ Әглат-шелишиягә кадәр таралды.

Хәтта Нимри́м сулары корып бетәр.+

35 Мин менә нәрсә эшләрмен,— ди Йәһвә,—

Моабта берсе дә биеклектә бүләк китермәс

Һәм үз илаһына корбан чалмас.

36 Менә ни өчен йөрәгем Моаб турында флейтадай* ыңгырашыр,+

Йөрәгем Кирһәриш турында флейта* кебек ыңгырашыр.

Чөнки аның эшләп тапкан байлыгы юкка чыгар.

37 Һәр кешенең чәче дә,+

Сакалы да кырылган.

Барысының куллары телгәләнгән,+

Билләрендә матәм киеме!»+

38 «Моабның һәр йорт түбәсендә,

Һәр шәһәр мәйданында

Үкереп елау гына ишетелә.

Чөнки мин Моабны

Кирәксез чүлмәкне ваткандай ваттым,— дип әйтә Йәһвә.—

39 Аның коты алынды! Үкереп елагыз!

Моаб оятка калып качып китте!

Моаб көлкегә калды,

Күршеләре өчен ул коточкыч нәрсәгә әйләнде».

40 «Йәһвә менә нәрсә ди:

„Менә! Бөркет үз корбанына аска ташлангандай,+

Дошман Моаб өстеннән үз канатларын җәяр.+

41 Шәһәрләр басып алыныр,

Аның ныгытмаларын яулап алырлар.

Ул көнне Моаб гаскәриләренең йөрәкләре

Бала тудыручы хатынныкы кебек булыр“».

42 «„Моаб инде халык булмас,+

Чөнки ул Йәһвәгә каршы күтәрелде.+

43 И Моаб яшәүчесе,— ди Йәһвә —

Синең алдыңда дәһшәт, чокыр һәм тозак.

44 Дәһшәттән качкан һәркем чокырга төшәр,

Чокырдан чыккан һәркем тозакка эләгер“.

„Чөнки мин Моабка җәзалау елы китерермен,— дип әйтә Йәһвә.—

45 Качкыннар хәлдән таеп, Хишбу́н күләгәсендә басып тора.

Хишбуннан ут,

Сихоннан ялкын чыгар.+

Ул Моабның маңгаен

Һәм сугышчан улларының баш сөяген йотар“.+

46 „Кайгы сиңа, и Моаб!

Кемош+ халкы юкка чыкты.

Улларың әсирлеккә китте,

Кызларың сөргенгә сөрелде.+

47 Әмма соңгы көннәрдә мин Моаб әсирләрен җыярмын,— дип әйтә Йәһвә.—

Шуның белән Моаб турындагы хөкем хәбәре тәмамлана“».+

49 Йәһвә амунлылар+ турында болай ди:

«Әллә Исраилнең уллары юкмы?

Әллә аның мирасчысы юкмы?

Нигә Мәлка́м+ Гәд биләмәсен алды?+

Нигә аның халкы Исраилнең шәһәрләрендә яши?»

2 «„Шуңа күрә шундый көннәр якынлаша ки,— ди Йәһвә,—

Мин амунлылар шәһәре Рабаһка+ каршы сугышка өндәп оран* салырмын.+

Ул ташландык хәрабәләр өеменә әйләнер,

Һәм аңа бәйле* шәһәрләргә ут төртерләр“.

„Исраи́л үзен биләмәсез калдырган кешеләрнең биләмәсен алыр+,— ди Йәһвә.—

3 И Хишбу́н, үкереп ела, чөнки Гай тар-мар ителде!

И Рабаһка бәйле шәһәрләр, кычкырыгыз.

Матәм киеме киегез.

Үкереп елагыз һәм таш абзарлар* арасында каңгырып йөрегез,

Чөнки Мәлкам үз руханилары һәм мирзалары белән бергә

Әсирлеккә китәр.+

4 И тугрылыксыз кыз, нигә син үзәннәр белән,

Уңдырышлы* тигезлегең белән мактанасың?

Син үз байлыгыңа таянасың

Һәм: „Миңа каршы кем чыгар?“ — дисең“».

5 «Мин бар күршеләреңнән,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә,—

Сиңа куркыныч бер нәрсә китерермен.

Сине бар якларга таратырлар,

Качкан кешеләреңне беркем дә җыймас».

6 «„Әмма соңрак мин әсирлеккә киткән амунлыларны җыярмын“,— ди Йәһвә».

7 Эдо́м турында Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

«Әллә Теманда зирәклек калмадымы?+

Төшенүчән кешеләрнең яхшы киңәшләре юкка чыктымы?

Әллә аларның зирәклеге беттеме?

8 Качыгыз! Чигенегез!

И Диданда+ яшәүчеләр, барыгыз һәм түбәнрәк төшеп яшеренегез!

Чөнки Исауга игътибарымны туплар вакыт җиткәч,

Мин аңа бәла китерермен.

9 Йөзем җыючылар сиңа килгән булса,

Алардан соң калдыклар калмас идеме?

Төнлә караклар кергән булса,

Алар күпме теләсәләр, шулкадәр генә алып китәрләр иде.+

10 Мин исә Исауны шәрә калдырырмын.

Мин аның яшеренер урыннарын ачармын,

Һәм ул яшеренә алмас.

Аның бар балалары, кардәшләре белән күршеләре һәлак булыр,+

Һәм ул үзе дә юкка чыгар.+

11 Ятим балаларыңны калдыр,

Мин аларның тормышларын саклармын,

Тол хатыннарың миңа таянып яшәр».

12 Йәһвә болай ди: «Ярсу касәсеннән эчәргә хөкем ителмәгән кешеләр аннан эчәргә тиеш икән, син җәзасыз калырсың дип уйлыйсыңмы? Син җәзасыз калмассың, чөнки син ярсу касәсеннән эчәргә тиеш».+

13 «Үзем белән ант итәм,— ди Йәһвә,— Босра́ шәһәре коточкыч нәрсә булып китәр,+ мәсхәрәгә калыр, аны җимерерләр һәм ләгънәт итәрләр. Аның бар шәһәрләре мәңгелек хәрабәләргә әйләнер».+

14 Мин Йәһвәдән хәбәр ишеттем,

Халыкларга җибәрелгән вәкил болай ди:

«Бергә җыелып, аңа каршы чыгыгыз.

Сугышка әзерләнегез».+

15 «Менә! Мин сине халыклар арасында әһәмиятсез бер халык,

Кешеләр арасында җирәнгеч нәрсә иттем.+

16 И кыяда сыенып яшәүче,

Син иң биек тауда урнаштың.

Үзең башкаларда тудырган курку да,

Үзбелдекле йөрәгең дә сине алдады.

Бөркет кебек үз ояңны биектә корган булсаң да,

Мин сине аннан бәреп төшерермен»,— дип әйтә Йәһвә.

17 «Эдом коточкыч нәрсә булып калыр.+ Аның яныннан үтеп баручы һәр кешенең, аның бар бәла-казаларын күреп, коты алыныр, һәм ул сызгырып куяр. 18 Сәдү́м белән Гамура́ һәм аларның күрше шәһәрләре юк ителгәч,+ анда яшәүче калмаган,— ди Йәһвә.— Нәкъ шулай ук Эдомда да беркем яшәмәс һәм урнашмас.+

19 Менә! Берәү тыныч көтүлекләргә каршы чыгар. Ул Үрдү́н буендагы куе куаклыклар арасыннан чыккан арысландай чыгар,+ әмма шунда мин аны аннан качарга мәҗбүр итәрмен. Мин Эдомда яшәүчеләр өстеннән сайланган берәүне билгеләрмен. Миңа тиң берәрсе бармы? Кем мине җавапка тартсын? Кайсы көтүче миңа каршы тора ала?+ 20 Шуңа күрә, и халык, Йәһвәнең Эдомга каршы чыгарылган карарын һәм аның Теманда яшәүчеләргә каршы нәрсә ниятләгәнен тыңлагыз:+

Һичшиксез, көтүнең сарык бәтиләрен сөйрәп чыгарырлар.

Ул Эдом белән Теманда яшәүчеләр аркасында аларның көтүлекләрен буш итәр.+

21 Алар аугач, шундый тавыш чыкты, хәтта җир тетрәде.

Анда кычкыру ишетелә!

Тавыш Кызыл диңгезгә+ кадәр таралды.

22 Менә! Ул бөркет сыман югарыга күтәрелеп, түбән ташланыр,+

Ул Босра өстеннән үз канатларын җәяр.+

Ул көнне Эдом гаскәриләренең йөрәкләре

Бала тудыручы хатынныкы сыман булыр».

23 Дәмәше́къ+ турындагы хәбәр:

«Начар хәбәр ишетеп,

Хама́т+ белән Арпа́д оятка калды.

Алар куркудан коелып төште.

Халык диңгездәй дулкынлана, аны тынычландырып булмый.

24 Дәмәшекъ кыюлыгын югалтты.

Ул качар өчен борылды, әмма курку-аптырашка төште.

Бала тудыручы хатынны газап биләп алгандай,

Аны газап һәм авырту биләп алды.

25 Ни өчен соң данлыклы шәһәрнең, шатлык тулы шәһәрнең яшәүчеләре

Аны калдырып китмәде?

26 Яшь ир кешеләре аның шәһәр мәйданнарында егылыр,

Ул көнне бар гаскәриләр юкка чыгар,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.—

27 Мин Дәмәшекъ стеналарына ут төртермен,

Һәм ул Бинһададның ныгытылган манараларын йотар».+

28 Бабыл патшасы Нәбукадниза́р тар-мар иткән Кида́р+ турында һәм Хасу́р патшалыклары турында Йәһвә болай ди:

«Күтәрелегез, Кидарга барыгыз,

Һәм Көнчыгыш улларын һәлак итегез.

29 Аларның чатырларын һәм көтүләрен,

Чатыр тукымаларын һәм бар әйберләрен алып китәрләр.

Аларның дөяләрен алып чыгарлар.

Алар кидарлыларга: „Тирә-якта дәһшәт!“ — дип кычкырыр».

30 «Качыгыз, еракка китегез!

И Хасурда яшәүчеләр, барыгыз һәм түбәнрәк төшеп яшеренегез,— ди Йәһвә.—

Чөнки Бабы́л патшасы Нәбукаднизар сезгә каршы ният корды,

Сезгә каршы план төзеде».

31 «Күтәрелегез, тынычлыкта һәм иминлектә

Яшәп яткан халыкка каршы чыгыгыз,— дип әйтә Йәһвә.—

Аның ишекләре дә, бикләре дә юк. Алар аерым яши.

32 Аларның дөяләре дошман кулына эләгер,

Зур көтүләрен хәрби табыш итеп алырлар.

Мин аларны, чигә чәчләрен кыркыган кешеләрне,+

Бөтен якларга* таратырмын,

Һәр яктан аларга бәла китерермен,— ди Йәһвә.—

33 Хасур шакаллар оясына әйләнер,

Мәңгегә буш калыр.

Анда беркем дә яшәмәс,

Һәм беркем урнашмас».

34 Яһүд патшасы Сидкыянең+ идарә итүенең башында Йәһвә Ирмия́ пәйгамбәргә Ила́м+ турында сүз җиткерде: 35 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Иламның җәясен+ — аларның көч чыганагын сындырырмын. 36 Мин Иламга күкнең дүрт почмагыннан дүрт җил китерермен һәм аларны бөтен якларга* таратырмын. Илам кешеләре бөтен халыклар арасына таратылыр“».

37 «Мин иламлыларны үз дошманнары алдында һәм җаннарын эзләүчеләре алдында тар-мар итәрмен. Мин аларга бәла китерермен һәм көйдергеч ачуымны яудырырмын,— ди Йәһвә.— Артларыннан кылыч җибәреп, аларны юк итәрмен».

38 Йәһвә болай дип әйтә: «Мин Иламда үз тәхетемне урнаштырырмын+ һәм ул җирдә патшаны да, мирзаларны да һәлак итәрмен».

39 «Әмма соңгы көннәрдә мин Илам әсирләрен җыярмын»,— дип әйтә Йәһвә.

50 Йәһвәнең Бабы́л турында,+ калдайлылар җире хакында, Ирмия́ пәйгамбәр аша әйткән сүзе:

2 «Моны халыклар арасында әйт һәм игълан ит.

Моны билге баганасын урнаштырып игълан ит.

Берни дә яшермә!

Болай дип әйт: „Бабыл басып алынган.+

Бел* оятка калган.+

Меродахның коты алынган.

Аның сурәтләре оятка калган.

Аның җирәнгеч потларының* котлары очкан“.

3 Чөнки аңа каршы төньяктан бер халык килде.+

Ул аның илен коточкыч нәрсә итә.

Анда беркем дә яшәми.

Кеше дә, хайван да качты.

Алар аннан китте».

4 «Ул көннәрдә һәм ул вакытта,— ди Йәһвә,— Исраи́л халкы белән Яһүд халкы бергә килер.+ Алар үкереп елап барыр+ һәм үзләренең Аллаһысы Йәһвәне бергә эзләр.+ 5 Сионга таба борылып, алар шунда алып баручы юлны сорар+ һәм болай дияр: „Әйдәгез, Йәһвә белән мәңгелек килешү төзик, ул килешү онытылмас“.+ 6 Минем халкым югалган сарыклар көтүе булып калды.+ Көтүчеләре аларны юлдан читкә,+ тауларга алып китте. Алар таудан тауга каңгырып йөри. Алар үзләренең ял итү урыннарын онытты. 7 Аларга тап булганнарның барысы аларны йотты,+ аларның дошманнары: „Без гаепле түгел, чөнки алар Йәһвәгә каршы гөнаһ кылды, тәкъвалыкның яшәү урынына һәм үз ата-бабаларының өметенә — Йәһвәгә каршы гөнаһ кылды“,— диләр».

8 «Бабылдан качыгыз,

Калдайлылар иленнән чыгыгыз,+

Көтү алдында баручы сарык тәкәсе кебек булыгыз.

9 Менә мин төньяк җиреннән бөек халыклар төркемен күтәрермен+

Һәм аны Бабылга каршы алып килермен.

Алар аңа каршы хәрби тәртиптә чыгар.

Аны шул яктан яулап алырлар.

Аларның уклары ата-аналарны балаларыннан

Мәрхәмәтсез мәхрүм итүче гаскәринеке сыман.+

Алар уңышка ирешми кайтмый.

10 Калда́й илен хәрби табыш итеп алырлар.+

Аннан хәрби табыш алган һәркем тук булыр+,— дип әйтә Йәһвә.—

11 Минем мирасымны талаганда,+

Сез шатланып һәм сөенеп тордыгыз.+

Тана чирәмдә ничек сикерсә, сез дә шулай сикердегез.

Айгырлардай кешнәп тордыгыз.

12 Сезнең анагыз оятка калды.+

Сезне тудырган анагызның өмете өзелде.

Ул — халыклар арасында иң кечкенәсе,

Ул — сусыз чүл һәм сахра.+

13 Йәһвәнең ачу-ризасызлыгы аркасында ул яшәүчесез калыр.+

Ул бөтенләй буш калыр.+

Бабыл яныннан үтеп баручы һәркемнең, аның кичергән бар бәла-казаларын күреп,

Коты алыныр, һәм ул сызгырып куяр.+

14 Җәяне бөгүче һәркем,

Бабылга каршы һәр яктан хәрби тәртиптә чык.

Аңа атыгыз, уклар жәлләмәгез,+

Ул бит Йәһвәгә каршы гөнаһ кылды.+

15 Аңа каршы сугышка өндәп һәр яктан кычкырыгыз.

Ул бирелде.

Аның баганалары ауды, стеналары җимерелде,+

Чөнки Йәһвә аңардан үч ала.+

Сез дә Бабылдан үч алыгыз.

Үзе нәрсә эшләгән булса, аңа да шуны эшләгез.+

16 Бабылдан чәчүчене дә,

Ашлык уру вакытында урак тотучыны да кырып бетерегез.+

Туймас кылыч аркасында һәркем үз халкына кайтыр,

Үз иленә качып китәр.+

17 Исраил халкы — таралган сарыклар.+ Аларны арысланнар таратты.+ Башта Ассирия патшасы аларны йотты,+ аннары Бабыл патшасы Нәбукадниза́р аларның сөякләрен кимерде.+ 18 Шуңа күрә Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Бабыл патшасы һәм аның иле белән Ассирия патшасы белән эш иткән кебек эш итәрмен.+ 19 Мин Исраилне кире үз көтүлекләренә кайтарырмын,+ ул Кармилда һәм Башанда утлап йөрер.+ Аның җаны Ифраи́м+ белән Гила́д+ тауларында тукланыр“».

20 «Ул көннәрдә һәм ул вакытта,— ди Йәһвә,—

Исраилнең гаебен эзләрләр,

Ләкин аның гаебе булмас,

Яһүднең дә гөнаһларын тапмаслар,

Чөнки мин исән калдырганнарны кичерермен».+

21 «Миратаи́м җиренә һәм Пеку́д+ яшәүчеләренә каршы чык.

Аларны чәнчеп үтерегез һәм кырып бетерегез,— дип әйтә Йәһвә.—

Мин сезгә кушканның барысын үтәгез.

22 Бу җирдә сугыш тавышы яңгырый,

Ул зур бәла кичерә.

23 Бөтен җирнең халыкларын тар-мар итә торган тимерченең чүкече сынды! Җимерелде!+

Бабыл халыклар арасында коточкыч нәрсә булып китте!+

24 Мин сиңа, и Бабыл, тозак куйдым, һәм син шунда эләктең,

Әмма моны абайламадың.

Сине табып, яулап алдылар,+

Чөнки син Йәһвәгә каршы тордың.

25 Йәһвә үзенең корал саклау йортын ачып,

Ачу-ризасызлык коралларын чыгарды.+

Чөнки Аллаһы Тәгаләнең — Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең

Калдайлылар җирендә башкарасы эше бар.

26 Аңа каршы ерак җирләрдән чыгыгыз.+

Амбарларын ачыгыз.+

Мәетләрен ашлык өйгәндәй өегез.

Аны тулысынча тар-мар итегез.+

Аңарда берәү дә калмасын.

27 Аның бар яшь үгезләрен чалыгыз.+

Алар суелсын.

Кайгы аларга, чөнки аларның көннәре,

Аларны җавапка тарту вакыты җитте!

28 Бабыл җиреннән качып баручыларның,

Котылып качучыларның тавышы ишетелә.

Алар Йәһвә Аллаһының үч алуы турында,

Үз гыйбадәтханәсе өчен үч алуы хакында+ Сионда игълан итәр өчен йөгерә.

29 Бабылга каршы укчыларны,

Җәя бөгүчеләрнең барысын чакырыгыз.+

Аның тирәли лагерь корыгыз. Берсе дә качмасын!

Аңа эшләренә карап кайтарыгыз,+

Үзе нәрсә эшләгән булса, аңа да шуны эшләгез.+

Чөнки ул Йәһвәгә каршы,

Исраилнең Изге Аллаһысына каршы тәкәбберләнеп эш итте.+

30 Шуңа күрә аның яшь кешеләре шәһәр мәйданнарында ятып калыр,+

Аның бар гаскәриләре ул көнне һәлак булыр»,— ди Йәһвә.

31 Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай дип әйтә: «Менә! Мин сиңа каршы торам,+ и башбаштак Бабыл,+

Чөнки синең көнең килер, һәм мин сине җавапка тартырмын.

32 Син, и башбаштак Бабыл, абынып егылырсың,

Сине беркем дә күтәрмәс.+

Мин шәһәрләреңә ут төртермен,

Һәм ул тирә-ягыңдагы бар нәрсәне йотар».

33 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

«Исраил белән Яһүд халкын җәберлиләр,

Аларны әсир иткәннәрнең барысы аларны тотып тора,+

Аларның үз әсирләрен җибәрәсе килми.+

34 Әмма аларны кире сатып алучы* көчле.+

Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+

Ул, аларның җиренә ял бирер өчен+

Һәм Бабыл яшәүчеләрен хафалануга дучар итәр өчен,+

Судта аларның эшен һичшиксез яклар».+

35 Йәһвә болай ди: «Кылыч калдайлыларга каршы,

Бабылда яшәүчеләргә, аның мирзалары белән зирәкләренә каршы күтәрелер.+

36 Кылыч буш сүзләр сөйләүчеләргә* каршы күтәрелер, һәм алар акылсыз эш итәр.

Кылыч аның гаскәриләренә каршы күтәрелер, һәм аларның котлары алыныр.+

37 Кылыч аларның атлары белән хәрби арбаларына каршы,

Анда яшәүче төрле халыкларга каршы күтәрелер,

Шунда алар хатын-кызларга охшаш булып калыр.+

Кылыч аның хәзинәләренә каршы күтәрелер, аларны таларлар.+

38 Аның сулары юкка чыгар, алар корып бетәр.+

Чөнки Бабыл — кисеп һәм уеп ясалган потлар иле,+

Чөнки алар үз куркыныч күренешләре аркасында акылдан язгандай эш итә.

39 Шуңа күрә анда чүл хайваннары улаучы хайваннар белән бергә яшәр,

Анда тәвә кошлары урнашыр.+

Анда беркайчан да бер кеше дә тормас,

Буыннан-буынга һичкем яшәмәс».+

40 «Аллаһы Сәдү́м белән Гамураны+ һәм аларның күрше шәһәрләрен юк иткәннән соң,+ анда беркем дә яшәмәгән кебек,— дип әйтә Йәһвә,— нәкъ шулай ук Эдомда да һичкем яшәмәс һәм урнашмас.+

41 Менә! Төньяктан бер халык килә.

Бөек халык һәм данлыклы патшалар+

Җирнең иң ерак төбәкләреннән күтәрелер.+

42 Алар җәя һәм сөңге тоткан.+

Алар мәрхәмәтсез, алар шәфкать күрсәтмәс.+

Алар үз атларына атланып барганда,

Үкереп шаулаучы диңгездәй шаулый.+

Алар сиңа каршы, и кыз Бабыл, бергәләп хәрби тәртиптә тезелә.+

43 Бабыл патшасы алар турында хәбәр ишетте,+

Һәм аның куллары куркудан салынып төште.+

Аны газап чолгап алды,

Бала тудыручы хатын кичергән авыртуга охшаш авырту биләп алды.

44 Менә! Берәү тыныч көтүлекләргә каршы чыгар. Ул Үрдү́н буендагы куе куаклыклар арасыннан чыккан арысландай чыгар, әмма шунда мин аларны аннан качарга мәҗбүр итәрмен. Мин аның өстеннән сайланган берәүне билгеләрмен.+ Миңа тиң берәрсе бармы? Кем мине җавапка тартсын? Кайсы көтүче миңа каршы тора ала?+ 45 Шуңа күрә, и халык, Йәһвәнең Бабылга каршы чыгарылган карарын+ һәм аның калдайлылар җиренә каршы ниятләгәннәрен тыңлагыз.

Һичшиксез, көтүнең сарык бәтиләрен сөйрәп чыгарырлар.

Ул бабыллылар белән калдайлылар аркасында аларның көтүлекләрен буш итәр.+

46 Бабыл яулап алынганда чыккан тавыштан җир тетрәр,

Һәм халыклар арасында елау тавышлары ишетелер».+

51 Йәһвә болай дип әйтә:

«Мин Бабылга+ һәм Лебкамайда* яшәүчеләргә каршы

Һәлакәтле җил күтәрәм.

2 Мин Бабылга җилгәрүчеләрне җибәрермен,

Алар аны җилгәрер һәм аның җирен буш калдырыр.

Алар бәла-каза килгән көнне аңа каршы бар яктан ябырылыр.+

3 Укчы үз җәясен бөкмәсен.

Көбә киеме кигәннәрнең берсе дә үз урыныннан торып басмасын.

Аның яшь кешеләрен кызганмагыз.+

Бар гаскәрен юк итегез.

4 Аларны калдайлылар җирендә һәлак итәрләр,

Аның урамнарында чәнчеп үтерерләр.+

5 Исраи́л белән Яһүд тол хатын булып калмады, Аллаһылары — Гаскәрләр Иясе Йәһвә аларны калдырмады.+

Ләкин аларның җире* Исраилнең Изге Аллаһысы алдында бик гаепле.

6 Җаныгызны саклап калыр өчен,

Бабылдан качыгыз.+

Аның гөнаһы өчен һәлак булмагыз.

Бу бит — Йәһвәнең үч алу вакыты.

Ул аңа кылган бар эшләре өчен кайтара.+

7 Бабы́л — Йәһвә кулындагы алтын касә.

Ул бөтен җирне исертте.

Халыклар аның шәрабын эчте.+

Менә ни өчен алар акылдан язды.+

8 Бабыл кинәт җимерелеп төште һәм челпәрәмә килде.+

Аның турында кайгырып елагыз!+

Аның авыртуын басар өчен бәлзәм алыгыз, бәлки, ул савыга алыр».

9 «Без Бабылны савыктырырга тырыштык, ләкин ул савыкмады.

Аны калдырыгыз, әйдәгез, кайтыйк, һәркем үз җиренә кайтсын.+

Аның хөкем ителә торган эшләре күкләргә хәтле барып җитте,

Болытларга кадәр иреште.+

10 Йәһвә безнең өчен гаделлек урнаштырды.+

Килегез, Сионда Аллаһыбыз Йәһвәнең кылган эше турында сөйлик».+

11 «Укларны шомартып ялтыратыгыз,+ түгәрәк калканнар алыгыз.*

Йәһвә Ми́дия патшаларының рухын кузгатты,+

Чөнки ул Бабылны җимерергә ниятли.

Шулай итеп Йәһвә үч ала, үз гыйбадәтханәсе өчен үч ала.

12 Бабыл стеналары каршысына билге* күтәрегез.+

Каравылчыларны ныгытыгыз, сакчылар куегыз.

Яшерен урында дошманны сагалап ятар өчен кешеләр әзерләгез.

Чөнки Йәһвә ният корды,

Ул Бабылда яшәүчеләр турындагы үз вәгъдәсен үтәячәк».+

13 «И күп сулар өстендә яшәүче+

Мул байлыкка ия хатын,+

Синең ахырың килде, табыш бүтән алмассың.+

14 Гаскәрләр Иясе Йәһвә үзе* белән ант итте:

„Мин сине саранчадай күпсанлы кешеләр белән тутырырмын.

Алар синең җимерелүеңә сөенеп, кычкыра-кычкыра тантана итәр“.+

15 Ул — үз кодрәте белән җирне Булдыручы,

Ул үз зирәклеге белән уңдырышлы җирне урнаштырган,+

Үзенең аңлау сәләте белән күкләрне җәйгән.+

16 Аның тавышы яңгыраганда,

Күкләрдәге сулар шаулый,

Ул җир кырыйларыннан болытлар күтәрә,

Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,*

Үзенең амбарларыннан җил истерә.+

17 Һәркем акылсыз эш итә, беркемнең дә белеме юк,

Кисеп һәм уеп ясалган пот аркасында һәр алтын остасы оятка калыр,+

Чөнки аның потлары* — ялган нәрсә,

Аларда рух* юк.+

18 Алар — буш нәрсә+ һәм адәм көлкесе.

Аларның җавапка тартылачак көннәре килгәч, алар юкка чыгар.

19 Ягъкубның Аллаһысы* андый нәрсәләргә охшаш түгел,

Ул бит — барысын Барлыкка Китерүче,

Үз мирасының таягы.*+

Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә».+

20 «Син кулымдагы чукмар, сугыш коралы.

Аның белән мин халыкларны тар-мар итәрмен

Һәм патшалыкларны җимерермен.

21 Сине кулланып, мин атны һәм җайдакны,

Хәрби арбаны һәм анда утыручыны тар-мар итәрмен.

22 Сине кулланып, мин ир-атны да, хатын-кызны да,

Карт кешене дә, малайны да,

Яшь кешене дә, кызны да тар-мар итәрмен.

23 Сине кулланып, мин көтүчене дә, көтүен дә,

Игенчене дә, җиккән хайваннарын да,

Идарәчене дә, түрәне дә тар-мар итәрмен.

24 Мин Бабылга һәм Калдайда бар яшәүчеләргә

Сионда синең күз алдыңда кылган бар явызлыклары өчен тиешлесен кайтарырмын»+,— ди Йәһвә.

25 «Мин сиңа каршы чыгам,+ и һәлакәтле тау,

Бөтен җирне юк итүче+,— дип әйтә Йәһвә.—

Мин кулымны сузармын һәм сине кыялардан бәреп төшерермен,

Сине янып беткән тау итәрмен».

26 «Кешеләр синнән почмак ташы яки нигез ташы итеп кулланыр өчен таш алмас,

Чөнки син мәңгегә буш калырсың»+,— ди Йәһвә.

27 «Бу җирдә билге* күтәрегез,+

Халыклар арасында мөгез кычкыртыгыз.

Аңа каршы сугышыр өчен халыкларны әзерләгез,

Арара́т,+ Минни́ һәм Әшкина́з+ патшалыкларын җыегыз.

Аңа каршы сугышыр өчен гаскәриләрне яллаучы гаскәр башлыгы куегыз.

Атлар яшь саранчадай чабып килсен.

28 Аңа каршы сугышыр өчен халыкларны,

Ми́дия патшаларын,+ идарәчеләрен, түрәләрен

Һәм алар идарә иткән бар җирләрне әзерләгез.

29 Җир тетрәр һәм калтырап торыр,

Чөнки Йәһвәнең Бабылга карата уй-нияте —

Аны коточкыч нәрсә итү һәм яшәүчесез калдыру уй-нияте үтәлер.+

30 Бабыл сугышчылары бүтән көрәшми.

Алар үз ныгытмаларында утыра.

Аларның көчләре бетте.+

Алар хатын-кыздай булып калды.+

Шәһәр йортларына ут төртелгән.

Бикләре сындырылган.+

31 Бер чабар* артыннан икенчесе чаба,

Бер хәбәрче артыннан икенчесе йөгерә.

Алар Бабыл патшасына мондый хәбәр китерә:

Шәһәре бар яктан яулап алынган,+

32 Кичүләр дошман кулында,+

Папи́рус көймәләр яндырылган,

Ә гаскәриләрнең котлары алынган».

33 Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраил Аллаһысы болай ди:

«Кыз Бабыл ындыр табагына охшаш.

Аны таптар өчен вакыт килде.

Тиздән аның өчен урак өсте җитәр».

34 «Бабыл патшасы Нәбукадниза́р мине йотты.+

Ул мине аптырашта калдырды,

Мине буш савыт итте,

Зур елан сыман йотты.+

Үз ашказанын кыйммәтле әйберләрем белән тутырды.

Ул мине чайкады да чыгарып түкте.

35 „Бабыл аркасында үзем һәм тәнем кичергән җәбер-золым аның үз башына төшсен!“ — дип әйтә Сионда яшәүче.+

„Түгелгән каным өчен гаеп Калдайда яшәүчеләр өстендә булсын“,— ди Иерусалим».

36 Шуңа күрә Йәһвә болай дип әйтә:

«Хөкем эшең каралганда, мин сине яклап торырмын,+

Һәм синең өчен үч алырмын.+

Мин аның диңгезен корытырмын һәм коеларын сусыз калдырырмын.+

37 Бабыл таш өемнәре,+

Шакалларның өне булып калыр.+

Ул коточкыч нәрсә булыр, кешеләр аны күреп, сызгырып куяр.

Анда һичкем яшәмәс.+

38 Алар бергәләп яшь арысланнар шикелле үкерер,

Арыслан балаларыдай ырылдар».

39 «Аларның нәфесләре уянгач, мин мәҗлесләрен башлармын

Һәм, шатлансыннар өчен, аларны исертермен.+

Шунда алар гасырларга йоклап китәр

Һәм инде уянмас+,— дип әйтә Йәһвә.—

40 Мин аларны суеласы сарыкларны,

Сарык тәкәләре белән кәҗәләрне алып барган кебек алып барырмын».

41 «Шашыхны* яулап алдылар,+

Бөтен җир данлаган шәһәрне басып алдылар!+

Бабыл халыклар арасында коточкыч нәрсәгә әйләнде!

42 Диңгез Бабыл өстенә ябырылды.

Аны күпсанлы дулкыннары белән каплады.

43 Аның шәһәрләре куркыныч нәрсә, сусыз җир, чүл булды.

Бу җирдә беркем яшәмәс һәм аның аша һичкем үтмәс.+

44 Мин Бабыл илаһы Белне+ җавапка тартырмын,

Ул йотканны авызыннан тартып алырмын.+

Халыклар аңа бүтән агылмас.

Бабыл стенасы җимерелеп төшәр.+

45 Халкым, чык аннан!+

Җаныгызны Йәһвәнең ялкынлы ачуыннан+ коткарыгыз!+

46 Куркак булмагыз һәм бу җирдә ишетелгән хәбәрдән котыгыз алынмасын.

Бер елны — бер хәбәр,

Ә киләсе елны башка бер хәбәр килер.

Бу хәбәр шул җирдәге җәбер-золым турында һәм бер идарәчегә каршы чыгучы башка бер идарәче турында.

47 Шуңа күрә шундый көннәр килә ки,

Мин Бабылның уеп һәм чокып ясалган потларын җимерермен.

Аның бөтен җире хурлыкка калыр,

Аның бар яшәүчеләре, үтерелеп, анда ятып калыр.+

48 Бабыл җимерелгәч,

Күкләр, җир һәм андагы бар нәрсә шатлыктан кычкырыр,+

Чөнки анда төньяктан җимерүчеләр килер+,— ди Йәһвә.—

49 Бабыл исраиллеләрне үтерде,+

Бабылда бөтен җир кешеләре һәлак булды.

50 Кылычтан котылып калган кешеләр, барыгыз, тукталмагыз!+

Еракта да Йәһвәне истә тотыгыз,

Иерусалим күңелегездән чыкмасын».+

51 «Без оятка калдык, бездән көлделәр.

Йөзебезне хурлык каплады,

Чөнки чит ил кешеләре Йәһвә йортының изге урыннарына каршы чыкты».+

52 «Шуңа күрә шундый көннәр килә ки,— дип әйтә Йәһвә,—

Мин Бабылның уеп һәм чокып ясалган потларын җимерермен.

Аның бар җире буйлап яраланган кешеләр ыңгырашып ятар».+

53 «Бабыл күкләргә кадәр күтәрелсә дә,+

Хәтта биек ныгытмаларын ныгытса да,

Мин аңа җимерүчеләрне җибәрермен»+,— ди Йәһвә.

54 «Тыңлагыз! Бабылда — кычкыру тавышы,+

Калда́й җирендә зур бәла-каза тавышы ишетелә,+

55 Чөнки Йәһвә Бабылны тар-мар итә.

Ул аның көчле тавышын юк итәр.

Аларның дулкыннары күп сулардай үкерер.

Аларның тавышлары ишетелер.

56 Бабылга каршы җимерүче килер.+

Аның гаскәриләре кулга алыныр.+

Җәяләре тар-мар ителер.

Чөнки Йәһвә — җәза бирүче Аллаһы,+

Ул һичшиксез үч алыр.+

57 Мин аның мирзаларын һәм зирәк кешеләрен,

Идарәчеләрен, түрәләрен һәм гаскәриләрен эчертеп исертермен.+

Алар гасырларга йоклап китәр

Һәм инде уянмас»+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә исемле Патша.

58 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:

«Бабыл стенасы калын булса да, тулысынча җимерелер,+

Капкаларына, биек булсалар да, ут төртерләр.

Халыклар заяга гына авыр эшләр,

Милләтләр эшли-эшли алҗып бетәр, әмма барысын ут йотар».+

59 Патша хуҗалыгы өчен җаваплы Сира́й (ул Нәринең улы,+ Нәри́ Мәгъсиянең улы) Яһүд патшасы Сидкыя́ белән Бабылга киткәндә, Ирмия пәйгамбәр аңа әмер бирде. Бу Сидкыя патшаның идарә итүенең дүртенче елында булды. 60 Ирмия́ Бабыл дучар булачак бар бәла-казаларны бер китапка язып куйды. Бабыл турындагы бар бу сүзләрне язды. 61 Моннан тыш, Ирмия Сирайга болай диде: «Бабылга килгәч һәм аны күргәч, бар бу сүзләрне кычкырып укы. 62 Шуннан соң болай дип әйт: „И Йәһвә, син бу урын юк ителәчәк, анда һичкем — кеше дә, хайван да яшәмәячәк, һәм ул мәңгегә буш калачак дидең“.+ 63 Бу китапны укып чыккач, аңа таш бәйлә дә Евфратка ташла. 64 Шуннан соң болай дип әйт: „Нәкъ шулай ук Бабыл да батар һәм мин аңа китерәчәк бәла аркасында инде беркайчан да күтәрелмәс.+ Анда яшәүчеләр алҗып бетәр“».+

Шуның белән Ирмиянең сүзләре тәмамланды.

52 Патшалык итә башлаганда Сидкыягә+ 21 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте. Аның әнисе Ирмиянең кызы Һәмүтә́+ иде, Ирмия́ исә Либнадан иде. 2 Сидкыя́, Йәһуәки́м кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 3 Иерусалим һәм Яһүд җирендәге бу хәлләр алар Йәһвәнең ачуын чыгарганга булды, һәм ахыр чиктә ул аларны үз хозурыннан куды.+ Сидкыя Бабы́л патшасына каршы баш күтәрде.+ 4 Сидкыянең идарә итүенең 9 нчы елында, унынчы айның унынчы көнендә Бабыл патшасы Нәбукадниза́р үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалимга каршы яу белән чыкты. Алар шәһәр каршына лагерь корып урнашты һәм аның тирәли камау стенасы төзеде.+ 5 Шәһәр Сидкыя патшаның идарә итүенең 11 нче елына кадәр камалышта калды.

6 Дүртенче айның 9 нчы көнендә+ шәһәрдә каты ачлык башланды, һәм халыкның ашарына калмады.+ 7 Ахыр чиктә шәһәр стенасының бер җирен ваттылар, һәм төнлә бөтен гаскәриләр патша бакчасы янындагы ике стена арасындагы капка аша шәһәрдән чыгып, Араба́ юлы белән качып киттеләр. Калдайлылар исә ул вакытта шәһәр тирәли тора иде.+ 8 Шунда калдайлылар гаскәре патша артыннан куа китте һәм Сидкыяне+ Әрихә́ даласында куып җитте. Аның бөтен гаскәриләре исә аны калдырып китеп, төрле якка таралды. 9 Шунда калдайлылар патшаны тотып алып, Хама́т җирендәге Риблага Бабыл патшасы янына китерделәр, һәм ул аңа хөкем чыгарды. 10 Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Ул шулай ук Риблада бар Яһүд мирзаларын үтерде. 11 Шунда Бабыл патшасы Сидкыяне күзсез калдырды+ һәм, аның аяк-кулларына бакыр богаулар салып, Бабылга китерде. Ул аны үлеменә кадәр төрмәдә тотты.

12 Бишенче айның унынчы көнендә, ягъни Бабыл патшасы Нәбукаднизарның идарә итүенең 19 нчы елында, Бабыл патшасының хезмәтчесе — сакчылар башлыгы Набузардан Иерусалимга килде.+ 13 Ул Йәһвә йортына, патша сараена һәм Иерусалимдагы бар йортларга ут төртте, бөтен зур йортларны да яндырып бетерде.+ 14 Сакчылар башлыгы белән килгән калдайлылар гаскәре Иерусалим стеналарын җимерде.+

15 Сакчылар башлыгы Набузардан гади кешеләрнең кайберләрен, шәһәрдә калган халыкны, шулай ук Бабыл патшасы ягына күчкән качкыннарны һәм һөнәрчеләрне сөргенгә алып китте.+ 16 Әмма сакчылар башлыгы Набузарда́н шушы җирдәге ярлы-ябагай арасыннан кайберәүләрне йөзем үстерүчеләр һәм җир эшкәртүчеләр итеп калдырды.+

17 Калдайлылар Йәһвә йортының бакыр баганаларын,+ Йәһвә йортындагы арбаларны+ һәм «бакыр диңгезне»+ ваттылар. Алар бөтен бакырны Бабылга алып киттеләр.+ 18 Алар шулай ук гыйбадәтханәдәге көл савытларын, соскыларны, филтә кискечләрен, табакларны,+ касәләрне+ һәм бар бакыр әйберләрне алып китте. 19 Сакчылар башлыгы саф алтыннан һәм көмештән ясалган чаннар,+ ут савытлары, табаклар, көл савытлары, шәмдәлләр,+ касәләр һәм башка табакларны алып китте.+ 20 Сөләйман патша Йәһвәнең йорты өчен ясаган ике багана, «бакыр диңгез», аның астындагы 12 бакыр үгез+ һәм арбалар турында әйткәндә, болар өчен киткән бакырны үлчәп тә бетерерлек түгел иде.

21 Һәр багананың биеклеге 18 терсәк,* әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 12 терсәк,+ ә калынлыгы 4 бармак* иде. Баганалар үзләре куыш иде. 22 Алар башында торган капительләр бакырдан иде. Капительнең биеклеге 5 терсәк иде,+ һәм капительләрне чорнап торган челтәрләр белән анарларның барысы да бакырдан иде. Икенче багана беренчесе кебек үк иде, анарлары да шундый ук иде. 23 Күренә торган якларында 96 анар бар иде, ә гомумән алганда, челтәрләр тирәли 100 анар иде.+

24 Сакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сирайны,+ аңардан соң икенче булып торган Сафуния́+ руханины һәм өч капка сакчысын алып китте.+ 25 Ул шулай ук гаскәриләр өстеннән башлык булып торган сарай түрәсен, патшаның шәһәрдәге җиде якын кешесен, шушы җирдәге кешеләрне хәрби хезмәткә җыйган гаскәр башлыгының сәркатибен һәм гади халык арасыннан шәһәрдә әле дә калган 60 кешене алып китте. 26 Сакчылар башлыгы Набузардан аларның барысын Риблага Бабыл патшасы янына китерде. 27 Бабыл патшасы аларны Хамат җирендәге Риблада+ үтерде. Шулай итеп, Яһүдне үз җиреннән әсирлеккә алып киттеләр.+

28 Нәбукаднизар патша сөргенгә алып киткән кешеләрнең саны мондый: үзенең идарә итүенең җиденче елында 3 023 яһүд.+

29 Нәбукаднизарның идарә итүенең 18 елында+ Иерусалимнан 832 җанны алып киттеләр.

30 Нәбукаднизарның идарә итүенең 23 елында сакчылар башлыгы Набузардан яһүдләрдән сөргенгә 745 җанны алып китте.+

Барлыгы сөргенгә 4 600 җан алынды.

31 Яһүд патшасы Йәһуәкиннең+ әсир ителүенең 37 нче елында, 12 нче айның 25 нче көнендә Бабыл патшасы Авилмерода́х үзенең патша булып утырган елында Яһүд патшасы Йәһуәкинне азат итте һәм зинданнан чыгарды.+ 32 Бабыл патшасы аның белән иптәшләрчә сөйләште һәм аның тәхетен Бабылдагы бүтән патшаларның тәхетеннән югарырак куйды. 33 Шунда Йәһуәки́н үзенең зиндан киемнәрен салды. Ул үз гомеренең ахырына кадәр һәрдаим патша табыныннан тукланды. 34 Гомеренең ахырына кадәр, үлеменә кадәр аңа Бабыл патшасыннан көн саен ашарына ризык бирелеп торды.

Бәлки, мәгъ. «Йәһвә югары күтәрә».

Яки «сайладым».

Яки «аерып куйдым».

Сүзгә-сүз «Уянган берәүне».

Евр. сүзе яндырылган фимиамны да аңлатырга мөмкин.

Сүзгә-сүз «билеңне буып куй».

Яки «тугры мәхәббәтеңне».

Яки «утрауларына».

Яки «уеп ясады», күрәсең, кыяда.

Яки «Мемфис».

Ягъни Нил елгасына кушыла торган елга.

Ягъни Евфрат.

Яки «селте».

Сүзгә-сүз «ае».

Яки «чит илаһларга».

Яки «туй билбавын».

Яки «җаннарның».

Сүзгә-сүз «гарәп».

Яки «үз җанын».

Яки «чит илаһлар».

Я, бәлки, «ирегез».

Сүзгә-сүз «йөрәгем».

Сүзгә-сүз «халыкларның гаскәрләре».

Сүзгә-сүз «дустын».

Яки «Күкрәгегезгә сугыгыз».

Яки «Кылыч җаныбызга үтеп керде».

Шигъри гәүдәләнеш. Бәлки, жәлләү я кызгану хисен белдерә.

Сүзгә-сүз «Эчәкләрем телгәләнә».

Сүзгә-сүз «җаным».

Я, бәлки, «Сугыш тавышы».

Яки «үкенмәм».

Сүзгә-сүз «хәлсезләнмәде».

Сүзгә-сүз «Бауларны өзеп ташлаган».

Я, бәлки, «Ул юк».

Ягъни Аллаһы сүзе.

Яки «җаным читкә борылыр».

Сүзгә-сүз «сөннәтләнмәгән».

Яки «сынган урынын».

Яки «күрсәтмәмне».

Хуш исле камыш.

Ягъни Ирмияне.

Сүзгә-сүз «Болар», ягъни гыйбадәтханәнең бар биналары.

Яки «атасыз балаларны».

Яки «мәңгедән-мәңгегә».

Яки «төтәтеп».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.

Яки «мине рәнҗетәләрме; минем ачуымны чыгаралармы».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Яки «Багышланган».

Сүзлектән «Гәһәннә» к.

Сүзгә-сүз «йөрәгемә».

Сүзлектән «Гәһәннә» к.

Я, бәлки, «торна».

Яки «күрсәтмәсе».

Яки «сынган урынын».

Яки «ачуымны чыгарды».

Яки «тынычландыручы бәлзәм».

Яки «күрсәтмәмне».

Яки «Кайгылы җырлар».

Яки «кискече».

11 нче шигырь арам. телендә язылган булган.

Я, бәлки, «Яңгыр капкаларын ача».

Яки «металл потлары».

Яки «сулыш».

Сүзгә-сүз «Өлеше».

Яки «пращтан очыргандай очырырмын».

Яки «бирергә вәкаләтсез».

Күрәсең, бу — Ирмиягә мөрәҗәгать итү.

Яки «амин».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Яки «төтәткән».

Яки «оятсыз илаһлар».

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Ягъни Ирмия.

Ягъни гыйбадәтханәдә китерелгән корбаннарның.

Яки «ачуымны чыгарган».

Яки «иң тирән хис-тойгыларны». Сүзгә-сүз «бөерләрне».

Яки «иң тирән хис-тойгыларында». Сүзгә-сүз «бөерләрендә».

Яки «җаным өзелеп яратканны».

Я, бәлки, «Хәсрәткә батты».

Яки «Минем җаным».

Идарә итүче хатын түгел, ә патшаның әнисе.

Яки «чолгап алынган».

Яки «Хәбәш».

Яки «Оятсыз».

Яки «су саклау урыннары».

Яки «бу халыкка илтифат күрсәтмәс».

Я, бәлки, «дүрт төрле хөкем».

Я, бәлки, «аркаң белән борылып миннән китәсең».

Я, бәлки, «калды».

Сүзгә-сүз «Синең сүзләрең табылды, һәм мин аларны ашадым».

Яки «хөкем хәбәре».

Сүзгә-сүз «минем алдымда басып торырсың».

Сүзгә-сүз «авызым».

Күрәсең, мөртәт исраиллеләр тоткан мәҗүси матәм йолалары.

Сүзгә-сүз «юлын».

Сүзгә-сүз «җирәнгеч потларының мәетләре».

Сүзлекне к.

Я, бәлки, «сез ярсуымда уттай янып киттегез».

Яки «Гайрәтле кешегә».

Яки «гайрәтле кеше».

Я, бәлки, «төзәлмәслек».

Яки «аңа тиң алдакчы юк».

Яки «Иң тирән хис-тойгыларын». Сүзгә-сүз «Бөерләрен».

Яки «йомыркалар өстендә утыручы».

Сүзгә-сүз «Миннән». Күрәсең, Йәһвә турында сүз бара.

Яки «мөртәтләрнең».

Яки «ике тапкыр һәлак ит».

Сүзгә-сүз «халык улларының капкасы».

Яки «көньяктан».

Яки «ниятемә үкенермен».

Сүзгә-сүз «утыртырмын».

Яки «ниятемә үкенермен».

Яки «төтәтә».

Яки «салынмаган».

Сүзгә-сүз «аңа карап сызгырырлар».

Яки «күрсәтмә биреп».

Сүзгә-сүз «чыңлар».

Сүзгә-сүз «йөрәгемә».

Сүзгә-сүз «аңа карап сызгырырлар».

Мәгъ. «тирә-яктагы дәһшәт».

Яки «Иң тирән хис-тойгыларны». Сүзгә-сүз «Бөерләрне».

Яки «җанын саклап котылыр».

Яки «ятимгә».

Сүзгә-сүз «изгеләндерермен».

Аны Йәһуәһәз дип тә атаганнар.

Аны Йәһуәкин һәм Йәкуния дип тә атаганнар.

Сүзгә-сүз «үсенте».

Яки «мөртәт».

Яки «Алар сезне буш өметләр белән тутыра».

Яки «йөккә охшаш хәбәр». Бу евр. сүзе ике мәгънәгә ия: «Аллаһының мөһим хәбәре» я «йөккә охшаш нәрсә».

Яки «йөккә охшаш хәбәр».

Яки «йөккә охшаш хәбәрен».

Яки «йөккә охшаш хәбәр».

Яки «йөккә охшаш хәбәре».

Яки «йөккә охшаш хәбәре».

Яки «йөккә охшаш хәбәре».

Аны Йәһуәкин һәм Кәниях дип тә атаганнар.

Я, бәлки, «ныгытма төзүчеләрне».

Я, бәлки, «бар кешеләргә».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Яки «ачуымны чыгармагыз».

Яки «ачуымны чыгардыгыз».

Сүзгә-сүз «аңа карап сызгырырлар».

Яки «җәзалармын».

Сүзгә-сүз «аңа карап сызгырсыннар».

Күрәсең, яшерен язу белән язылган Бабыл исеме.

Я, бәлки, «халык турында сүз җиткер».

Яки «ниятемә үкенермен».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Яки «ниятенә үкенер».

Яки «Гыйбадәтханә».

Яки «ниятенә үкенгән».

Ягъни гыйбадәтханәдәге бакыр диңгез.

Яки «Шулай булсын!»

Идарә итүче хатын түгел, ә патшаның әнисе.

Я, бәлки, «ныгытма төзүчеләр».

Я, бәлки, «ярылган».

Сүзгә-сүз «аңа карап сызгырырлар».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Евр. текстында ике сүз кулланыла: күрәсең, берсе — «аяклар өчен богаулар», икенчесе «куллар һәм баш өчен богаулар» дигәнне аңлата.

Яки «билен».

Сүзгә-сүз «бөек».

Сүзгә-сүз «бауларыңны».

Яки «Чит ил кешеләре».

Яки «аларны».

Я, бәлки, «абруйлы».

Яки «сиңа тугры мәхәббәт күрсәтүне дәвам иттем».

Яки «Илтифат».

Яки «Йәһвә биргән яхшы нәрсәләрне».

Яки «балалары».

Сүзгә-сүз «эчәкләрем».

Сүзгә-сүз «үтмәсләнгән».

Я, бәлки, «аларның ире».

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Яки «ачуымны чыгарып».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Сүзлектән «Гәһәннә» к.

Сүзгә-сүз «йөрәгемә дә килмәде».

Сүзлекне к.

Яки «яхшы эшләрне».

Сүзгә-сүз «Давыт өчен тәкъва бер үсентегә шытып чыгарга бирермен».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз «гаскәредәй».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз «Бүген».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Яки «илтифат».

Яки «ашханәсендә».

Яки «сарай түрәләре».

Ноябрьнең икенче яртысы — декабрьнең беренче яртысы. Ә15 кушымт. к.

Аны Йәһуәкин һәм Йәкуния дип тә атаганнар.

Яки «җанын саклап котылыр».

Яки «бу җанны булдырган».

Яки «Синең белән тыныч мөнәсәбәтләрдә булган».

Күрәсең, титул.

Яки «баш сарай түрәсе».

Яки «баш сихерче (йолдызчы)».

Я, бәлки, «мәҗбүри хезмәт».

Яки «баш сарай түрәсе».

Яки «баш сихерче (йолдызчы)».

Яки «җаныңны саклап котылырсың».

Я, бәлки, «зур сулык».

2Пат 25:23 тә Әзниях; Ир 43:2 дә Азария.

Яки «җибәргәнгә кайгырырмын».

Яки «берникадәр вакыт яшәр өчен».

Яки «потханәләренә ут төртермен».

Сүзгә-сүз «тынычлыкта».

Яки «Кояш йорты (потханәсе)», ягъни Гелиополь.

Яки «обелискларын».

Яки «потханәләрен».

Яки «Мемфиста».

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Яки «ачуымны чыгарасыз».

Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.

Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.

Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.

Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.

Яки «көтәсең».

Яки «җаныңны саклап котылу бирермен».

Яки «суеш оештыра».

Яки «Мемфиста».

Ягъни Мисырны җиңүче.

Яки «Мемфис».

Я, бәлки, «Ул буш җир булып китәр».

Яки «Утын җыючы».

Ягъни Фива.

Сүзгә-сүз орлык.

Ягъни Крит.

Ягъни алар көенеп һәм оятка калып үз чәчләрен кырыр.

Яки «Куркынычсыз биеклек».

Яки «яссы таулык».

Я, бәлки, «Коры җирдә».

Яки «Яссы таулыктагы».

Сүзгә-сүз «мөгезен».

Ягъни кешене җирләгәндә матәм көе уйнар өчен кулланылган флейта.

Ягъни кешене җирләгәндә матәм көе уйнар өчен кулланылган флейта.

Я, бәлки, «сугыш тавышы».

Яки «аның тирә-ягындагы».

Яки «сарыклар абзарлары».

Сүзгә-сүз «Сугарыла торган».

Сүзгә-сүз «Һәр җилгә», ягъни җил искән һәр якка.

Сүзгә-сүз «һәр җилгә», ягъни җил искән һәр якка.

Сүзлектән «Меродах» к.

Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.

Яки «аларның Йолучысы».

Яки «ялган пәйгамбәрләргә».

Күрәсең, яшерен язу белән язылган Калдай исеме.

Ягъни калдайлыларның җире.

Я, бәлки, «ук савытын тутырыгыз».

Яки «билге баганасы».

Яки «үз җаны».

Я, бәлки, «Яңгыр капкаларын ача».

Яки «металл потлары».

Яки «сулыш».

Сүзгә-сүз «Өлеше».

Я, бәлки, «Үз мирасының таягын да булдыручы».

Яки «билге баганасы».

Ягъни бик ашыгыч хәбәр белән берәр җиргә җибәрелгән кеше.

Күрәсең, яшерен язу белән язылган Бабыл исеме.

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.

Бер бармак киңлеге — 1,85 см. Ә14 кушымт. к.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу