Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwtsty 2 Патшалар 1:1-25:30
  • Икенче Патшалар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Икенче Патшалар
  • Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Икенче Патшалар

ИКЕНЧЕ ПАТШАЛАР КИТАБЫ

1 Аха́б үлгәннән соң, Моа́б+ Исраилгә каршы күтәрелде.

2 Шул вакытта Әһәзия́ Сама́риядәге йортының өске бүлмәсендәге рәшәткә аша егылып төшеп имгәнде. Шунда ул үз хәбәрчеләренә болай диде: «Барыгыз, Әкру́н+ илаһы Багалзибулдан сорап кайтыгыз әле: мин аякка басармынмы?»+ 3 Йәһвәнең фәрештәсе исә тишбиле Ильяска+ болай диде: «Тор да, Сама́рия патшасы хәбәрчеләренең каршыларына чык һәм аларга: „Ник сез Әкрун илаһы Багалзибулдан сораштырырга барасыз? Нәрсә, Исраилдә Аллаһы юкмыни?“+ — диген. 4 Шуңа күрә Йәһвәнең сүзе мондый: „Син яткан урыныңнан тормаячаксың, син үләчәксең“». Шуннан соң Ильяс китеп барды.

5 Хәбәрчеләр кире кайту белән патша алардан: «Сез нигә кайттыгыз?» — дип сорады. 6 Алар аңа: «Юлда без бер кешене очраттык,— диделәр.— Ул безгә әйтте: „Барыгыз, патша янына кайтыгыз һәм аңа болай диегез: „Йәһвәнең сүзе мондый: „Ник син кешеләреңне Әкрун илаһы Багалзибулдан сораштырырга җибәрдең? Нәрсә, Исраилдә Аллаһы юкмыни? Менә шуның өчен син яткан урыныңнан тормаячаксың, син үләчәксең“».+ 7 Шунда ул алардан: «Сезгә очрап, бу сүзләрне әйткән кеше ниндирәк иде?» — дип сорады. 8 Тегеләре аңа: «Ул кешенең өстендә йон кием,+ билендә күн каеш иде»+,— дип җавап бирде. Шунда ул: «Бу кеше — тишбиле Ильяс»,— диде.

9 Һәм патша аның янына иллебашы белән аның 50 кешесен җибәрде. Ул Ильяс янына килгәндә, тегесе тау башында утыра иде. Шунда иллебашы аңа болай диде: «Аллаһы кешесе,+ патша сиңа: „Төш әйдә!“ — ди». 10 Әмма Ильяс аңа: «Әгәр дә мин Аллаһы кешесе икән, күктән ут төшеп,+ сине дә, 50 кешеңне дә йотсын»,— диде. Шунда күктән ут төшеп, аның үзен дә, 50 кешесен дә йотты.

11 Аннары патша Ильяс янына бүтән иллебашы белән аның 50 кешесен җибәрде. Тегесе килде дә аңа болай диде: «Аллаһы кешесе, патша сиңа: „Тизрәк төш әйдә!“ — ди». 12 Әмма Ильяс аларга: «Әгәр дә мин Аллаһы кешесе икән, күктән ут төшеп, сине дә, 50 кешеңне дә йотсын»,— диде. Шунда күктән ут төшеп, аның үзен дә, 50 кешесен дә йотты.

13 Шуннан соң патша өченче иллебашы белән 50 кешесен җибәрде. Өченче иллебашы исә Ильяс янына килде дә аның алдында тез чүгеп сәҗдә кылды һәм илтифат* күрсәтүен үтенә-үтенә болай диде: «Аллаһы кешесе, зинһар, минем җанымны һәм шушы 50 хезмәтчеңнең җаннарын кызганчы. 14 Күктән ут төшеп, ике иллебашы белән һәрберсенең 50 кешесен йотты, әмма минем җанымны кызганчы».

15 Шунда Йәһвәнең фәрештәсе Ильяска: «Бар аның белән. Аңардан курыкма»,— диде. Ильяс торды да аның белән патша янына китте. 16 Килгәч, Ильяс Әһәзия патшага болай диде: «Йәһвәнең сүзе мондый: „Син кешеләреңне Әкрун+ илаһы Багалзибулдан сораштырырга җибәрдең. Нәрсә, Исраилдә Аллаһы юкмыни?+ Ник син миннән сорамадың? Моның өчен син яткан урыныңнан тормаячаксың, син үләчәксең“». 17 Ахыр чиктә ул, Йәһвә Ильяс аша әйткәнчә, үлде. Улы булмаганлыктан, аның урынына патша булып Яһура́м*+ идарә итә башлады. Ул Яһүд патшасы Йәһшәфә́т улы Яһурамның+ идарә итүенең 2 нче елында патша булып китте.

18 Әһәзия+ белән булган бүтән хәлләр һәм аның эшләре турында Исраи́л патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.

2 Бер көнне Ильяс+ белән Илиша́+ Гилгәлдән+ килә иде. (Бу Йәһвә Ильясны көчле җил белән күккә күтәреп алып+ киткәнче булды.) 2 Ильяс Илишага: «Монда кал, чөнки Йәһвә мине Бәйтелгә җибәрде»,— диде. Илиша исә аңа: «Йәһвә белән һәм синең җаның белән ант итәм: мин сине калдырмыйм»,— дип җаваплады. Һәм алар бергә Бәйтелгә+ китте. 3 Бәйтелдәге пәйгамбәрләр уллары* Илиша янына чыгып: «Бүген Йәһвә хуҗаңны алып китәчәген һәм аның бүтән синең остазың булмаячагын беләсеңме?»+ — диделәр. Ул: «Әйе, инде беләм. Беркемгә дә сөйләмәгез»,— дип әйтте.

4 Ильяс аңа: «Илиша, монда калчы, чөнки Йәһвә мине Әрихәгә+ җибәрде»,— диде. Тегесе исә: «Йәһвә белән һәм синең җаның белән ант итәм: мин сине калдырмыйм»,— дип җаваплады. Һәм алар бергә Әрихәгә китте. 5 Әрихәдәге пәйгамбәрләр уллары Илиша янына килеп: «Бүген Йәһвә синең хуҗаңны алып китәчәген һәм аның бүтән синең остазың булмаячагын беләсеңме?» — диделәр. Ул: «Әйе, инде беләм. Беркемгә дә сөйләмәгез»,— дип әйтте.

6 Ильяс Илишага: «Монда кал, чөнки Йәһвә мине Үрдү́н буена җибәрде»,— диде. Тегесе исә: «Йәһвә белән һәм синең җаның белән ант итәм: мин сине калдырмыйм»,— дип җаваплады. Һәм алар бергә юлларын дәвам итте. 7 Пәйгамбәрләр улларының иллесе шулай ук аларга ияреп китте һәм читтәрәк басып карап тора башлады, ә Ильяс белән Илиша ул вакытта Үрдүн буенда тора иде. 8 Шунда Ильяс үзенең киемен*+ алып, төрде дә шуның белән суга сукты. Шулчак су икегә аерылды, һәм алар икесе дә коры җирдән аръякка чыктылар.+

9 Аръякка чыккач, Ильяс Илишага: «Аллаһы мине синең яныңнан алып киткәнче, синең өчен нәрсә эшлим?» — диде. Илиша аңа: «Зинһар, миңа синдәге рухның икеләтә өлеше*+ бирелсен иде»+,— дип әйтте. 10 Ильяс: «Син авыр нәрсә сорыйсың. Аллаһының мине синең яныңнан алып киткәнен күрсәң, син сораганча булыр, ә инде күрмәсәң, булмас»,— дип җавап бирде.

11 Алар юлда сөйләшеп барган арада, капылт утлы сугыш арбасы һәм утлы атлар+ пәйда булып, аларны аерды, һәм Ильяс көчле җил белән күккә ашты.+ 12 Моны күзәткәндә, Илиша: «Әткәй, әткәем минем! Исраил арбасы һәм җайдаклары!»+ — дип кычкырып торды. Тегесе күздән югалгач, ул үз киемен тотып, икегә ертты.+ 13 Аннан соң ул Ильясның төшеп калган киемен*+ алды да кире Үрдүн елгасы ярына килеп басты. 14 Шунда ул Ильясның киеме белән суга сугып: «Ильясның Аллаһысы Йәһвә кайда ул?» — диде. Суга сугуы булды, сулар икегә аерылды, һәм Илиша аръякка чыкты.+

15 Әрихәдәге пәйгамбәрләр уллары аны ерактан күреп алгач: «Ильястагы рух Илишага бирелгән»+,— диделәр. Алар аның каршысына килделәр дә, җиргә кадәр иелеп, аңа сәҗдә кылдылар. 16 Алар аңа: «Хезмәтчеләрең арасында 50 сәләтле кеше бар. Әйдә, аларны хуҗаңны эзләргә җибәрик. Бәлки, Йәһвәнең рухы* аны күтәргән дә берәр тауга я үзәнгә ташлагандыр»+,— диделәр. Ләкин ул: «Юк, җибәрмәгез»,— дип әйтте. 17 Әмма алар кыстап торганга, аңа уңайсыз булып китте, һәм ул аларга: «Ярар, җибәрегез»,— диде. Тегеләре 50 кеше җибәрде, алар аны өч көн буе эзләде, ләкин таба алмады. 18 Алар әйләнеп кайтканда, ул Әрихәдә+ иде. Шунда ул аларга: «Мин сезгә бармагыз дигән идем бит»,— диде.

19 Вакыт узу белән шәһәр кешеләре Илишага: «Хуҗабыз күреп тора: шәһәр яхшы урында урнашкан булса да,+ суы начар һәм җире уңдырышсыз»*,— диделәр. 20 Шунда ул: «Эченә тоз салып, бер кечкенә яңа касә алып килегез әле»,— диде. Һәм аңа касә алып килделәр. 21 Аннары ул су чыганагы янына барып, тозны шунда ташлады+ һәм әйтте: «Йәһвә болай ди: „Мин бу суны тазарттым. Бүтән аның аркасында үлем дә, кысырлык та* булмаячак“». 22 Һәм шул су, Илиша сүзе буенча, әле дә таза булып кала.

23 Шул җирдән ул Бәйтелгә китте. Ул юлда барганда, шәһәрдән малайлар чыгып, аңа: «Кит, пеләш баш! Кит, пеләш баш!» — дия-дия, аңардан мыскыллап көлде.+ 24 Ахыр чиктә ул аларга борылып карады да аларны Йәһвә исеме белән каһәрләде. Шунда урманнан ике ана аю+ чыгып, балаларның кырык икесен ботарлап ташлады.+ 25 Илиша исә, юлын дәвам итеп, Карми́л тавына+ китте, ә аннары Сама́риягә кайтты.

3 Аха́б улы Яһура́м+ Сама́риядә Исраи́л өстеннән патша булып Яһүд патшасы Йәһшәфәтнең идарә итүенең 18 нче елында хакимлек итә башлады һәм 12 ел хакимлек итте. 2 Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылды, әмма кылган яманлыгы ата-анасыныкы кадәр үк түгел иде. Ул атасының Багалга ясаган изге баганасын юк итте.+ 3 Шулай да ул Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларын кылып,+ аңа иярде һәм гөнаһлы юлын калдырмады.

4 Моа́б патшасы Меша́ исә сарыклар үрчетә иде һәм Исраил патшасына, салым буларак, 100 000 баш сарык бәтие белән 100 000 баш кыркылмаган сарык тәкәсе бирә иде. 5 Ахаб үлгәч,+ Моаб патшасы Исраил патшасына каршы баш күтәрде.+ 6 Шулчак Яһурам патша Сама́риядән чыгып, бөтен Исраилне җыйды. 7 Ул шулай ук Яһүд патшасы Йәһшәфәткә: «Моаб патшасы миңа каршы баш күтәрде. Минем белән Моабка каршы сугышырга барасыңмы?» — дигән хәбәр җибәрде. Тегесе аңа: «Әйе, барам.+ Син ничек булсаң, мин дә шулай. Минем халкым — синең халкың, минем атларым — синең атларың»+,— диде. 8 Ул аңардан: «Нинди юл белән барабыз?» — дип сорагач, тегесе: «Эдо́м чүле юлыннан»,— дип җаваплады.

9 Исраил патшасы Яһүд патшасы һәм Эдом+ патшасы белән бергә юлга чыкты. Алар җиде көн урау юл белән барды, һәм ахыр чиктә гаскәриләре һәм артларыннан барган маллары өчен сулары бетте. 10 Исраи́л патшасы: «Харап булдык! Йәһвә безне, өч патшаны, Моаб кулына тапшырыр өчен генә җыйган!» — диде. 11 Шулчак Йәһшәфә́т: «Монда Йәһвәнең пәйгамбәре бармы? — дип сорады.— Без аның аша Йәһвәдән сорар идек».+ Моңа Исраил патшасының бер хезмәтчесе: «Әйе, Ильяска хезмәт иткән*+ Шафа́т улы Илиша́+ бар»,— дип җавап бирде. 12 Шунда Йәһшәфәт: «Аның аша Йәһвә сөйли»,— диде. Һәм Исраил патшасы, Йәһшәфәт патша һәм Эдом патшасы аның янына киттеләр.

13 Илиша Исраил патшасына: «Сиңа миннән ни кирәк?+ Әти-әниеңнең пәйгамбәрләренә бар»+,— диде. Әмма Исраил патшасы аңа: «Юк, кума мине. Йәһвә бит безне, өч патшаны, Моаб кулына тапшырыр өчен җыйган»,— диде. 14 Моңа Илиша болай дип әйтте: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә белән ант итәм: мин Яһүд патшасы Йәһшәфәтне+ ихтирам итмәгән булсам, сиңа карап та, игътибар итеп тә тормас идем.+ 15 Яныма арфа уйнаучы кешене*+ китерегез». Арфачы килеп, уйный башлагач, Илишага Йәһвәнең рухы* иңде,+ 16 һәм ул болай диде: «Йәһвә: „Шушы бөтен үзән* буенча канаулар казыгыз,— дип әйтә,— 17 чөнки Йәһвә болай ди: „Җил дә исмәс, яңгыр да яумас, әмма шушы үзән* су белән тулачак,+ һәм аннан син үзең дә эчәрсең, малларың да, бүтән хайваннарың да эчәр“. 18 Бу Йәһвә өчен бер дә авыр түгел,+ ул Моабны да синең кулыңа тапшырачак.+ 19 Бөтен ныгытылган шәһәрләрне, бөтен мөһим шәһәрләрне җимерегез+ һәм бөтен яхшы агачларны кисеп-чабып ташлагыз, бөтен су чыганакларын күмеп бетерегез һәм бөтен яхшы җирләрне ташлар белән һәлак итегез».+

20 Иртә белән, иртәнге икмәк бүләге+ китерелгәндә, Эдом ягыннан кинәт су ага башлады, һәм үзән су белән тулды.

21 Бөтен моаблылар, патшаларның үзләренә каршы яу белән чыкканын ишеткәч, корал йөртергә сәләтле* бар кешеләрне җыеп, ил чигенә килеп бастылар. 22 Алар иртән иртүк торгач, кояш нурлары су өстендә чагылып, су моаблыларга теге яктан кан кебек кызыл булып күренде. 23 Алар: «Бу кан! Патшалар бер-берсен кылычтан кичергән! Әй Моаб, табыш+ безнеке!» — диделәр. 24 Алар Исраил лагерена килгәч, исраиллеләр торып, моаблыларны һәлак итә башлады, һәм тегеләре алардан Моабка качты.+ Ә исраиллеләр аларны артларыннан куа-куа кырып сала барды. 25 Алар шәһәрләрне җимерде; һәрберсе берәр таш атып, бөтен яхшы җирләр ташлар белән тулды. Алар шулай ук бөтен су чыганакларын күмеп бетерде+ һәм бөтен яхшы агачларны кисеп-чабып ташлады.+ Тик Кир-һәрәшитнең+ таш диварлары гына торып калды. Пращчылар шәһәрне чолгап алып, аңа һөҗүм итте.

26 Үзенең җиңелгәнен аңлагач, Моаб патшасы кылыч белән коралланган 700 кешене үзе белән алып, Эдом патшасы+ янына бәреп керергә тырышты, әмма килеп чыкмады. 27 Шунда ул үзенә алмашка килергә тиешле беренче булып туган улын алып, аны стенада корбан итеп яндырды.+ Шулчак исраиллеләргә каршы бик каты ачу купты, һәм гаскәриләр, чигенеп, үз җиренә кайтып китте.

4 Пәйгамбәрләр улларының*+ хатыннарыннан берәү Илиша́ янына килеп: «Синең хезмәтчең — минем ирем үлеп китте. Син аның Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгәнен+ беләсең, ә хәзер бурыччы килеп, ике баламны да кол итмәкче була»,— дип елый башлады. 2 Илиша аңардан: «Синең өчен нәрсә эшлим? Әйтче, өеңдә нәрсә бар?» — дип сорады. «Хезмәтчеңнең өендә бер чүлмәк* майдан башка бүтән бер нәрсә дә юк»+,— дип җавап бирде тегесе. 3 Илиша аңа болай диде: «Урамга чык та бөтен күршеләреңнән савытлар, буш савытлар сора. Мөмкин кадәр күбрәк савыт җый. 4 Аннары улларың белән бергә өйгә кереп, артыңнан ишегеңне яп. Бөтен шул савытларны май белән тутыр һәм тулы савытларны читкә куеп бар». 5 Шуннан ул Илиша яныннан китеп барды.

Хатын үз уллары белән бергә өйгә кереп, артыннан ишекне япкач, алар әниләренә савытларны биреп торды, ә ул аларны май белән тутырып барды.+ 6 Савытлар тулгач, ул бер улына: «Тагын бер савыт бир әле»+,— диде. Ләкин тегесе аңа: «Савытлар бетте»,— дип җаваплады. Шунда май акмый башлады.+ 7 Аннары ул Аллаһы кешесе янына барып, аңа бу хакта сөйләп бирде. Тегесе аңа: «Бар, майны сат та бурычларыңны кайтар, ә калганы үзеңә һәм улларыңа яшәр өчен булыр»,— диде.

8 Бер көнне Илиша Шунамга+ китте. Анда бер күренекле хатын яши иде. Ул аны үзенә кереп, ашап чыгарга күндерде.+ Шул җирдән үткән саен, Илиша аның өенә кереп, ашап чыга иде. 9 Бермәл ул үз иренә болай диде: «Карале, безгә теге кеше килеп йөри бит әле. Ул Аллаһының изге кешесе. 10 Әйдә, аңа өй түбәсендә бер кечкенә бүлмә әзерләп бирик.+ Анда ятак, өстәл, урындык һәм шәмдәл куйыйк. Безгә килгәндә, ул шунда туктала алыр».+

11 Бер көнне, алар янына килгәч, Илиша өй түбәсендәге бүлмәгә кереп ятты. 12 Аннары ул хезмәтчесе Гыйзигә:+ «Шуна́м+ хатынын чакыр әле»,— диде. Тегесе аны чакыргач, хатын килде. 13 Илиша Гыйзигә болай диде: «Аңа әйтче: „Син безнең хакка күп мәшәкатьләр күрәсең.+ Синең өчен нәрсә эшләргә?+ Бәлки, синең турында патша я гаскәр башлыгы белән сөйләшеп алыргадыр?“»+ Ләкин тегесе: «Юк, барысы да әйбәт, мин үз халкым арасында имин генә яшәп ятам»,— дип җавап бирде. 14 Шунда ул: «Аның өчен нәрсә эшләп була икән?» — дип сорады. Моңа Гыйзи́: «Ә-ә, аның бит улы юк,+ җитмәсә, ире дә карт»,— диде. 15 Ул шунда ук: «Чакыр әле аны»,— диде. Тегесе чакыргач, хатын ишек төбенә килеп басты. 16 Ул аңа: «Киләсе елны шушы вакытта синең кулыңда улың булыр»+,— дип әйтте. Тегесе исә: «Хуҗам, син бит Аллаһы кешесе. Ялганлама инде хезмәтчеңә»,— диде.

17 Шулай да хатын, Илиша әйткәнчә, балага узып, киләсе елны нәкъ шул вакытта угыл тапты. 18 Бала үсә төште һәм бер көнне уракчылар белән йөргән атасы янына китте. 19 Ул үз әтисенә: «Башым, башым авырта!» — дия башлады. Шунда әтисе хезмәтчегә: «Аны әнисенә алып бар»,— диде. 20 Һәм хезмәтче аны әнисенә алып кайтты. Малай төшкә кадәр әнисенең тезләрендә утырды һәм аннары үлеп китте.+ 21 Шуннан соң әнисе аны өске бүлмәгә алып менеп, Аллаһы кешесенең ятагына салды+ һәм ишекне ябып чыгып китте. 22 Аннары ул ирен чакырып, аңа: «Миңа бер хезмәтчеңне һәм ишәк җибәрче. Аллаһы кешесе янына тиз генә барып кайтасы иде»,— диде. 23 Ире исә аңа: «Ник аның белән бүген күрешмәкче буласың? Бүген яңа ай+ көне дә, Шимбә көне дә түгел ич»,— диде. Әмма тегесе: «Минем турында борчылма»,— дип әйтте. 24 Һәм ишәкне иярләп, хезмәтчесенә: «Тизрәк алып бар. Мин әйтмичә, туктама»,— диде.

25 Ул Карми́л тавына Аллаһы кешесе янына китте. Аны ерактан күрү белән Аллаһы кешесе үз хезмәтчесе Гыйзигә болай диде: «Кара, Шунам хатыны килә. 26 Аның каршысына йөгереп бар да аңардан сора: „Хәлләрең ничек? Ирең, балаң ничек яшәп ята?“» Хатын аңа: «Барысы да әйбәт»,— диде. 27 Тау янына Аллаһы кешесенә килгәч, ул аның аякларына сарылды.+ Гыйзи аны этеп җибәрмәкче иде, ләкин Аллаһы кешесе: «Тимә аңа. Аның җаны ачы кайгы белән тулы, ә Йәһвә моны миннән яшереп, миңа берни дә әйтмәде»,— диде. 28 Шунда хатын әйтте: «Мин бит синнән угыл сорамадым. „Мине юкка гына өметләндермә“,— дигән идем ич».+

29 Тегесе шунда ук Гыйзигә: «Киемеңнең итәген билеңә кыстыр да,+ таягымны алып, юлга чык. Берәрсен очратсаң, аның белән исәнләшмә.* Кем дә булса синең белән исәнләшсә, аңа дәшмә. Барып, таягымны малайның битенә куй»,— диде. 30 Моңа малайның әнисе: «Йәһвә белән һәм җаның белән ант итәм: мин синсез кайтмыйм»,— дип әйтте.+ Шунда ул торып, аның белән бергә китте. 31 Гыйзи алардан алдарак китеп, таякны малайның битенә куйды, әмма өн дә чыкмады, җавап та булмады.+ Ул чыкты да Илиша каршысына китте һәм аңа: «Малай уянмады»,— диде.

32 Илиша йортка кергәндә, үлгән малай аның ятагында ята иде.+ 33 Ул кереп, артыннан ишекне япты да Йәһвәгә дога кыла башлады.+ 34 Аннары ул ятакка менеп, бала өстенә ятты. Ул үзенең авызын аның авызына, күзләрен аның күзләренә һәм кулларын аның кулларына куеп, шул хәлдә ята бирде, һәм баланың тәне җылына башлады.+ 35 Илиша торып, өй буйлап тегендә-монда йөрергә тотынды, ә аннары ятакка менеп, кабат малай өстенә ятты. Шунда тегесе җиде тапкыр төчкерде дә күзләрен ачты.+ 36 Аннары Илиша Гыйзине чакырып, аңа: «Шунам хатынын чакыр әле»,— диде. Тегесе чакыргач, хатын аның янына килде. Илиша аңа: «Ал улыңны»,— дип әйтте.+ 37 Хатын бүлмәгә керде дә, Илишаның аякларына егылып, аның алдында җиргә кадәр иелде. Аннары ул улын алып, чыгып китте.

38 Илиша Гилгәлгә кайтты. Ул вакытта шул җирдә ачлык иде.+ Пәйгамбәрләр уллары+ аның каршында утырганда, ул үзенең хезмәтчесенә:+ «Зур казанны куеп, пәйгамбәрләр улларына аш пешер әле»,— диде. 39 Аларның берсе мальва җыярга дип кырга чыгып китте. Анда ул бер кыргый үрмә үсемлек тапты һәм аның җимешләрен җыеп, киеме итәгенә тутырды. Аннары кире кайтып, аларның нинди җимеш икәнен белмичә, турап, казандагы ашка салды. 40 Аннары ашны табынга китерделәр, ләкин аны ашый башлаулары булды, барысы да: «Аллаһы кешесе, казанда агу!» — дип кычкырып җибәрде, һәм алар ашны ашый алмадылар. 41 Шунда Илиша: «Бераз он китерегез»,— диде. Онны казанга салгач, ул: «Кешеләргә ашарга бирегез»,— диде. Һәм казанда зыянлы бернәрсә дә калмады.+

42 Багалшалишадан+ бер кеше килде һәм Аллаһы кешесенә беренче булып өлгергән уңыштан пешерелгән 20 арпа икмәге,+ шулай ук бер капчык яңа ашлык бөртекләре+ алып килде. Шунда Илиша: «Моны кешеләргә бир, алар ашасын»,— диде. 43 Әмма хезмәтчесе: «Бу 100 кешегә җитәме соң?»+ — дип сорады. Шунда тегесе: «Моны кешеләргә бир, алар ашасын, чөнки Йәһвә: „Алар ашар, әле артып та калачак“+,— дип әйтә»,— диде. 44 Шунда ул ризыкны кешеләргә бирде, алар ашадылар, һәм Йәһвә сүзе буенча, хәтта артып та калды.+

5 Су́рия патшасының гаскәр башлыгы Ногма́н күренекле бер кеше иде. Хуҗасы аны югары бәяли иде, чөнки Йәһвә аның аша Су́риягә җиңү* китергән иде. Ул гайрәтле сугышчы, әмма махаулы иде.* 2 Һөҗүмнәренең берсендә су́риялеләр Исраи́л җиреннән бер кечкенә кызны әсирлеккә алган иде, һәм ул Ногман хатынының хезмәтчесе булып китте. 3 Бер көнне бу кыз хуҗа хатынга: «Хуҗам Ногман Сама́риядәге пәйгамбәр+ янына барып кайтса иде! Шулчак ул аны махау авыруыннан савыктырыр иде»+,— диде. 4 Шунда ул* хуҗасы янына барып, аңа Исраил кызы әйткәнне сөйләп бирде.

5 Шулчак Су́рия патшасы Ногманга болай диде: «Әйдә, хәзер үк юлга чык! Мин Исраил патшасына хат җибәрәм». Һәм тегесе үзе белән 10 талант* көмеш, 6 000 шәкыл алтын һәм 10 яңа алмаш кием алып, юлга чыкты. 6 Ул Исраил патшасына хат китерде. Хатта болай дип язылган иде: «Бу хат белән бергә синең яныңа хезмәтчем Ногманны җибәрәм. Аны махаудан савыктыр». 7 Хатны укыгач, Исраил патшасы үз өстендәге киемен ертты да болай диде: «Үтерергә я исән калдырырга Аллаһымыни мин?+ Ул, бу кешене яныма җибәреп, аны махаудан савыктыр, ди! Күрәсезме, ул минем белән ызгыш-сугыш чыгарырга йөри».

8 Исраил патшасының үз киемен ертканын ишеткәч, Аллаһы кешесе Илиша́ шунда ук патшага: «Ни өчен син киемеңне ерттың? Килсен миңа, шунда ул Исраилдә пәйгамбәр бар икәнен белер»+,— дигән хәбәр җибәрде. 9 Һәм Ногман атлары, сугыш арбалары белән Илиша йорты алдына килеп туктады. 10 Илиша исә бер хәбәрчесенә, чыгып, Ногманга: «Бар, җиде тапкыр+ Үрдү́н елгасында юынып ал,+ шулчак тәнең савыгыр, һәм син чиста булырсың»,— дип әйтергә кушты. 11 Шунда Ногманның ачуы чыкты, һәм ул болай дип әйтә-әйтә китә башлады: «Мин уйлаган идем: ул яныма чыгар да, монда басып, Йәһвә Аллаһысын чакырыр һәм махау өстеннән кулы белән әрле-бирле йөртеп, мине савыктырыр. 12 Әллә Дәмәшекънең+ Абәнә́ белән Фарпа́р елгалары Исраилнең бөтен суларыннан да яхшырак түгелме? Нәрсә, мин аларда юынып, чиста була алмыйммыни?» Шунда ул борылды да, ярсуланып китеп барды.

13 Хезмәтчеләре аның янына килеп: «Әфәндем,* әгәр пәйгамбәр авыррак эш кушкан булса, син моны әллә эшләмәс идеңме? — диделәр.— Ә ул сиңа бары тик „юын һәм чистарынырсың“ дип кенә әйтте». 14 Шунда Ногман, Аллаһы кешесе әйткәнчә, Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды.+ Шуннан соң аның тәне яшь баланыкыдай булды,+ һәм ул чистарынды.+

15 Аннары ул бөтен кешеләре белән кире Аллаһы кешесе янына әйләнеп килде+ һәм аның алдына басып: «Хәзер мин Исраилдән башка бер җирдә дә Аллаһы юк икәнлеген беләм.+ Зинһар, хезмәтчеңнән бүләк* кабул итче»,— диде. 16 Әмма Илиша: «Үзем хезмәт иткән Йәһвә белән ант итәм: мин аны кабул итмәм»+,— диде. Тегесе кыстаса да, ул бүләктән баш тартты. 17 Ахыр чиктә Ногман әйтте: «Алайса, хезмәтчеңә бу җирдән ике качыр алып китә алырлык җир туфрагы бирсеннәр иде, чөнки хезмәтчең Йәһвәдән башка бүтән бернинди илаһка да корбаннар яндырмаячак һәм бүләкләр китермәячәк. 18 Әмма Йәһвә мине бер гамәлем өчен кичерсен иде: хуҗам Риммунның гыйбадәтханәсенә кереп, сәҗдә кылганда, ул минем кулыма таяна, шуңа күрә миңа Римму́н йортында тез чүгәргә туры килә. Мин Риммун йортында тез чүккәндә, зинһар, Йәһвә синең хезмәтчеңне моның өчен кичерә күрсен». 19 Шунда Илиша аңа: «Бар, исән-имин йөр»,— диде. Һәм тегесе китеп барды. Ул күпмедер ара узганнан соң, 20 Аллаһы кешесе+ Илишаның хезмәтчесе Гыйзи́:+ «Хуҗам бу су́рияле Ногманнан+ бернәрсә дә алмыйча, аны кайтарып җибәрде. Йәһвә белән ант итәм, мин аның артыннан йөгерәм дә нәрсә дә булса сорап алам»,— дип эчтән генә уйлап куйды. 21 Һәм Гыйзи Ногман артыннан йөгерде. Берәүнең үзе артыннан йөгергәнен күргәч, Ногман үз арбасыннан төшеп, аңа таба китте һәм: «Барысы да әйбәтме?» — дип сорады. 22 Тегесе: «Барысы да әйбәт,— диде.— Хуҗам миңа: „Яныма Ифраимның таулы җирләреннән пәйгамбәрләр улларының* икесе килде. Алар өчен бер талант көмеш һәм ике яңа алмаш кием бирче“+,— дип әйтте». 23 «Теләсәң, ике талант ал»,— диде аңа Ногман. Аны кыстый-кыстый,+ ул ике талант көмеш төреп, аларны ике яңа алмаш кием белән бергә ике капчыкка салды. Ногман аларны ике хезмәтчесенә бирде, һәм алар бүләкләрне Гыйзи алдыннан күтәреп барды.

24 Офилга* җитү белән, ул капчыкларны аларның кулыннан алып, өенә кертте, ә кешеләрне җибәрде. Тегеләр киткәч, 25 ул кереп, хуҗасы янына килде. Илиша аңардан: «Гыйзи, син кая бардың?» — дип сорагач, тегесе аңа: «Хезмәтчең беркая да бармады»+,— дип җаваплады. 26 Илиша аңа болай диде: «Мине синең теге кеше артыннан киткәнеңне һәм аның арбадан төшеп каршыңа килгәнен белми дип уйлыйсыңмы әллә? Хәзер көмеш, кием-салым, зәйтүн агачлыклары, йөзем бакчалары, сарык көтүләре, эре мал я хезмәтчеләр алу вакытымыни?+ 27 Хәзер менә Ногманның махавы+ мәңгегә сиңа һәм синең токымнарыңа ябышачак». Һәм тегесе шунда ук үзенә йоккан махау авыруыннан кардай ап-ак булып,+ аның яныннан чыгып китте.

6 Бервакыт пәйгамбәрләр уллары*+ Илишага болай диделәр: «Синең белән монда яшәгән урыныбыз безнең өчен бик кысан. 2 Безгә Үрдү́н тирәсенә барырга рөхсәт итче. Һәрберебез шуннан берәр бүрәнә алыр идек тә, үзебезгә шунда яшәү урыны төзер идек». Илиша́ аларга: «Барыгыз»,— диде. 3 Шунда аларның берсе: «Син дә хезмәтчеләрең белән бергә бара алмассыңмы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Ярар, барам»,— диде. 4 Ул алар белән китте, һәм алар Үрдүн тирәсенә килеп, агач кисә башлады. 5 Аларның берсе агач кискәндә, балтасының тимере суга төшеп китте, һәм ул: «Аһ! Хуҗам, мин аны әҗәткә алган идем!» — дип кычкырып җибәрде. 6 Аллаһы кешесе аңардан: «Ул кая төште?» — дип сорагач, тегесе аңа төшкән урынны күрсәтте. Шунда Илиша бер агач кисәге кисеп алып, шунда ташлады, һәм балта тимере су астыннан калкып чыкты. 7 Илиша: «Ал аны»,— диде. Һәм тегесе, кулын сузып, балта тимерен алды.

8 Бервакыт Су́рия патшасы Исраилгә каршы яу белән чыкты.+ Ул үз хезмәтчеләре белән киңәшләшеп, аларга: «Мин сезнең белән фәлән-фәлән урында лагерь корып урнашырмын»,— диде. 9 Шунда Аллаһы кешесе+ Исраи́л патшасына: «Сак бул, ул җирдән үтә күрмә, чөнки су́риялеләр нәкъ шул җиргә килә»,— дигән хәбәр җибәрде. 10 Шулчак Исраил патшасы ул җиргә хәбәр җибәреп, Аллаһы кешесенең кисәтүен җиткерде. Илиша аны кат-кат кисәтеп торды, һәм патша шул җиргә якын килмәде. Һәм берничә мәртәбә шулай булды.*+

11 Моның аркасында Су́рия патшасының күңеле ярсу белән тулды, һәм ул үз хезмәтчеләрен чакырып, аларга: «Кем безнең арабыздан Исраил патшасы яклы? Әйтегез миңа!» — диде. 12 «Беребез дә түгел,— диде хезмәтчеләренең берсе.— Бу Исраил пәйгамбәре Илишаның эше. Ул Исраил патшасына йокы бүлмәңдә әйткән сүзләреңне дә җиткереп тора».+ 13 Шунда патша: «Барыгыз, аның кайда икәнлеген белеп кайтыгыз, һәм мин аны кулга алырга кешеләр җибәрермен»,— диде. Соңрак аңа: «Ул Дотанда»+,— дип хәбәр иттеләр. 14 Ул шунда ук шул шәһәргә атлар белән сугыш арбалары һәм күпсанлы гаскәр җибәрде. Алар төнлә килеп, шәһәрне чолгап алды.

15 Аллаһы кешесенең хезмәтчесе иртән иртүк торып, чыгып караса, шәһәр тирәли атлы һәм арбалы гаскәр тора. Шунда хезмәтче аңардан: «А-а, хуҗам, нишлибез?» — дип сорады. 16 Әмма Илиша аңа: «Курыкма!+ — дип җавап бирде.— Чөнки безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк».+ 17 Аннары Илиша: «И Йәһвә, аның күзләрен аччы, ул барысын да күрсен иде»+,— дип дога кыла башлады. Йәһвә шунда ук хезмәтченең күзләрен ачты. Тегесе караса, Илиша тирәли бөтен таулар утлы сугыш арбалары+ һәм атлар белән тулган.+

18 Һәм су́риялеләр Илишага якынлаша башлагач, ул Йәһвәгә: «Зинһар, шушы халыкны сукыр ит»+,— дип дога кылды. Шунда Ул, Илишаның үтенече буенча, аларны сукыр итте. 19 Шулчак Илиша аларга: «Сезгә бүтән юл кирәк, бу башка шәһәр. Минем арттан барыгыз, мин сезне эзләгән кешегез янына алып барам»,— диде. Ә үзе аларны Сама́риягә+ алып китте.

20 Алар Сама́риягә килеп җиткәч, Илиша: «И Йәһвә, аларның күзләрен ач, алар күрсеннәр»,— диде. Йәһвә аларның күзләрен ачкач, су́риялеләр үзләренең Сама́риянең үзәгендә басып торганын аңлады. 21 Аларны күргәч, Исраил патшасы Илишадан: «Аларны үтеримме, әткәй? Үтеримме аларны?» — дип сорады. 22 Тегесе: «Юк, үтермә,— дип җаваплады.— Әллә син кылыч һәм ук-җәя белән әсир итеп алынганнарны үтереп барасыңмы? Аларга икмәк-су бир, ашап-эчсеннәр+ дә кире хуҗалары янына кайтсыннар». 23 Шунда ул аларга зур сый оештырды. Алар ашады-эчте, ә аннан соң ул аларны хуҗаларына җибәрде. Шуннан бирле су́риялеләрнең+ юлбасарлар өерләре Исраил җиренә аяк басмады.

24 Соңрак Су́рия патшасы Бинһада́д үзенең бөтен гаскәрен җыйды да, Сама́риягә барып, аны камап алды.+ 25 Сама́риядә каты ачлык башланды.+ Ишәк башы+ — 80 шәкыл көмеш, ә бер кушуч* күгәрчен тизәге 5 шәкыл көмеш тора башлаганчыга кадәр шәһәр камауда тотылды. 26 Бервакыт, Исраил патшасы стена өстеннән барганда, бер хатын аңа: «Хуҗам патша, ярдәм ит!» — дип кычкырды. 27 Тегесе аңа: «Әгәр Йәһвә сиңа ярдәм итми икән, мин сиңа ничек ярдәм итим? Әллә мине сиңа ашлык, шәраб я май бирә ала дип уйлыйсыңмы?» — дип җавап кайтарды. 28 Патша аңардан: «Нәрсә булды соң?» — дип сорады. Тегесе әйтте: «Шушы хатын миңа: „Бир улыңны, аны бүген ашыйк, ә иртәгә минекен ашарбыз“+,— дигән иде. 29 Шунда без минем улымны пешереп ашадык.+ Икенче көнне мин аңа: „Бир улыңны, аны ашыйк“,— дидем, әмма ул аны яшерде».

30 Бу хатынның сүзләрен ишетү белән патша өстендәге киемен ертып җибәрде.+ Ул стена өстеннән үткәндә, халык аның эчтән* матәм киеме кигәнен күрде. 31 Шунда патша: «Шафа́т улы Илиша бүген башсыз калмаса, өстемә Аллаһы каргышы төшсен!»+ — диде.

32 Илиша исә үз йортында өлкәннәр белән бергә утыра иде. Патша үзе алдыннан кеше җибәрде, әмма хәбәрче килеп җиткәнче, Илиша өлкәннәргә: «Теге башкисәр+ улы башымны чабарга дип кеше җибәрде. Хәбәрченең килүен күргәч, ишекне ябыгыз да, керә алмасын өчен, терәп торыгыз. Инде артыннан хуҗасының аяк тавышы да ишетелә»,— диде. 33 Ул аларга сөйләп торган арада, янына теге хәбәрче килде, һәм патша: «Бу бәла — Йәһвәдән. Нигә миңа тагын Йәһвәне көтәргә?» — диде.

7 Шулчак Илиша́ болай диде: «Йәһвә сүзен тыңлагыз. Йәһвә менә нәрсә ди: „Иртәгә шушы вакытлар тирәсендә Сама́рия капкалары янында* бер са́та* иң яхшы он — бер шәкыл,* ике са́та арпа да бер шәкыл торачак“».+ 2 Шунда патшаның таянычы булган ярдәмчесе Аллаһы кешесенә: «Йәһвә хәтта күк капкаларын ачса да, бу мөмкинме соң?»+ — дип әйтте. Илиша моңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең,+ әмма бернәрсә дә ашамассың»+,— дип җаваплады.

3 Шәһәр капкалары янында дүрт махаулы кеше бар иде.+ Алар болай диештеләр: «Нәрсә без монда үлем көтеп утырабыз?! 4 Шәһәрдә ачлык хөкем сөргән чакта+ шәһәргә барсак, үләбез, монда утырсак та, барыбер үләбез. Әйдәгез, су́риялеләр лагерена барыйк. Исән калдырсалар, үлмәбез, үтерсәләр, үләрбез инде». 5 Кичен караңгы төшкәндә, алар торып, су́риялеләр лагерена киттеләр. Су́рия лагереның читенә килеп җитсәләр, анда берәү дә юк.

6 Йәһвә исә бер хәл китереп чыгарган иде: су́риялеләргә сугыш арбалары дөмбердәве, атлар һәм гаять зур гаскәр тавышы ишетелде.+ Шунда алар бер-берсенә: «Исраи́л патшасы хитлеләр патшалары белән Мисыр патшаларын яллаган, һәм алар безгә каршы чыкканнар!» — диделәр. 7 Алар шунда ук тордылар да кичке караңгы төшкәндә үз чатырларын, атларын, ишәкләрен һәм бөтен лагерьны ничек бар, шулай калдырып, җаннарын коткарырга теләп качып киттеләр.

8 Теге махаулылар лагерь читенә килеп җиткәч, бер чатыр эченә кереп, анда ашап эчтеләр. Алар аннан алтын, көмеш һәм киемнәр алып китеп, аларны яшереп куйдылар. Аннары алар кире килеп, бүтән чатырга керделәр һәм аннан да әйберләр алып чыгып, аларны яшереп куйдылар.

9 Ахыр чиктә алар болай диештеләр: «Без дөрес эшләмибез. Бүген бит яхшы хәбәрләр көне! Без моны башкаларга сөйләргә тиеш! Озакка сузсак һәм таң атканын көтеп утырсак, безне җәзага тартырлар бит. Әйдәгез, киттек, бу хәбәрне патша йортына җиткерик». 10 Шунда алар шәһәргә килеп, капка сакчыларына: «Без су́риялеләрнең лагеренда булдык, анда берәү дә юк, бер тавыш та ишетелми. Анда бәйдәге атлар белән ишәкләр һәм ничек бар, шулай калдырылган чатырлар гына тора»,— дип хәбәр иттеләр. 11 Капка сакчылары бу хәбәрне шунда ук патша йортына җиткерделәр.

12 Патша төнлә шунда ук торып, үзенең хезмәтчеләренә болай диде: «Мин су́риялеләрнең нәрсә эшләмәкче булганын беләм. Алар безнең ачлыктан интеккәнебезне беләләр,+ шуңа күрә лагерьны калдырып, кырда яшеренгәннәр, ә үзләре: „Болар шәһәрдән чыккач, без аларны тере килеш тотып алырбыз да шәһәр эченә керербез“,— диләр».+ 13 Шунда хезмәтчеләренең берсе: «Берничә кеше шәһәрдә калган биш атны алсыннар да барып карасыннар,— диде.— Бу кешеләр монда калса, барыбер башка исраиллеләр белән бергә үләчәк, Исраил халкы һәлак булгандай юк булачак. Әйдә, аларны җибәреп карыйк». 14 Шунда алар атлар җигелгән ике арба алдылар. Патша: «Барыгыз, карап кайтыгыз»,— диеп, аларны су́риялеләр лагерена җибәрде. 15 Алар су́риялеләр артыннан Үрдүнгә кадәр барды. Бөтен юл буйлап су́риялеләр куркуга төшеп качканда ташлап калдырган киемнәр һәм бүтән әйберләр ята иде. Хәбәрчеләр кайтып, моның турында патшага хәбәр иттеләр.

16 Шуннан соң халык барды да су́риялеләр лагерен талап чыкты һәм, Йәһвәнең сүзе буенча, бер са́та иң яхшы он — бер шәкыл, ике са́та арпа да бер шәкыл тора башлады.+ 17 Патша исә үз таянычы булган ярдәмчесен капка янында хезмәт итәргә куйган иде, әмма ул, Аллаһы кешесенең патша аның янына килгән чакта әйткән сүзе буенча, капка янында аяк астында тапталып үлде. 18 Шулай итеп, барысы да нәкъ Аллаһы кешесе патшага әйткәнчә булып чыкты. Ул аңа: «Иртәгә шушы вакытлар тирәсендә Сама́рия капкалары янында бер са́та иң яхшы он — бер шәкыл, ике са́та арпа да бер шәкыл торачак»+,— дигән иде. 19 Ләкин патшаның ярдәмчесе Аллаһы кешесенә: «Йәһвә хәтта күк капкаларын ачса да, андый нәрсәнең булуы мөмкинме соң?» — дип әйткән иде. Илиша исә моңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма бернәрсә дә ашамассың»,— дип җаваплаган иде. 20 Аның белән нәкъ менә шулай булды да: ул капка янында аяк астында тапталып үлде.

8 Улы терелтелгән+ хатынга Илиша́: «Тор да йортыңдагыларың белән юлга чык һәм кайда яши алсаң, шунда килмешәк булып яшә, чөнки Йәһвә ачлык булачак дип игълан итте.+ Ачлык бу җирдә җиде ел дәвам итәчәк»,— диде. 2 Шунда хатын Аллаһы кешесенең сүзләре буенча эш итте. Ул йортындагылары белән юлга чыкты һәм филистилеләр җиренә+ барып урнашып, шунда җиде ел яшәде.

3 Җиденче ел үтеп барганда бу хатын филистилеләр җиреннән кайтып, патша янына үзенең йорты белән кыры турында сорарга килде. 4 Ә ул вакытта патша Аллаһы кешесенең хезмәтчесе Гыйзи́ белән сөйләшеп тора иде. Патша аңа: «Илишаның кылган барлык бөек эшләре турында сөйләп бир әле»+,— дигән иде. 5 Һәм хәзер тегесе патшага Илишаның үлгән баланы терелткәне турында сөйләп торган арада,+ улы терелтелгән теге хатын патша янына үзенең йорты белән кыры турында сорарга килде.+ Шунда Гыйзи: «Хуҗам патша, менә ул хатын, ә бу аның Илиша үледән терелткән улы»,— дип әйтте. 6 Шунда патша бу хатыннан булган хәл турында сорашты, һәм тегесе аңа барысын сөйләп бирде. Аннары патша бер сарай түрәсенә: «Аның бөтен милкен һәм кырыннан бөтен шул вакыт дәвамында җыеп ала алган уңышның бәясен кайтар»,— диеп, аны хатын белән җибәрде.

7 Илиша Дәмәшекъкә+ килде, ә ул вакытта Су́рия патшасы Бинһада́д+ авырып ята иде. Аңа: «Монда Аллаһы кешесе+ килде»,— дип хәбәр иттеләр. 8 Шунда патша Хәзаилгә:+ «Үзең белән бүләк алып, Аллаһы кешесе янына бар.+ Әйт аңа, Йәһвәдән сорасын, мин авырудан аякка басармынмы, юкмы?» — диде. 9 Хәзаи́л, бүләккә Дәмәшекънең 40 дөя алып бара алырлык төрле-төрле затлы әйберләрен төяп, аның янына китте. Килгәч, ул аңа болай диде: «Мине синең яныңа Су́рия патшасы, синең улың Бинһадад җибәрде. Ул, мин авыруымнан аякка басармынмы, юкмы, дип сорый». 10 Илиша аңа әйтте: «Йәһвә миңа аның үләчәге турында әйтте,+ ләкин син барып, аңа: „Син савыгачаксың“,— диген». 11 Ул Хәзаилгә күзен алмыйча карап торганга, тегесе уңайсызланып китте. Шунда Аллаһы кешесе елап җибәрде. 12 Хәзаил: «Хуҗам ник елый?» — дип сорагач, тегесе болай дип җавап бирде: «Мин синең Исраи́л халкына күпме бәла китерәчәгеңне беләм.+ Аларның ныгытмаларын син утта яндырачаксың, сайланма гаскәриләрен кылычтан кичерәчәксең, балаларын тураклап үтерәчәксең һәм авырлы хатыннарның карыннарын ярачаксың».+ 13 Моңа Хәзаил: «Ничек инде синең хезмәтчең, шундый түбән дәрәҗәле кеше* була торып, андый эш кылсын?» — дип җаваплады. Әмма Илиша: «Йәһвә миңа синең Су́рия патшасы булачагыңны ачты»+,— диде.

14 Аннары ул Илишаны калдырып, хуҗасы янына кайтты. Хуҗасы: «Илиша сиңа нәрсә диде?» — дип сорагач, тегесе: «Син савыгачаксың диде»+,— дип җаваплады. 15 Ә киләсе көнне Хәзаил япма алып, аны суга манчыды да шул япма белән хуҗасын тончыктырып үтерде.+ Шуннан соң Хәзаил аның урынына патша булып китте.+

16 Исраил патшасы Аха́б улы Яһурамның+ идарә итүенең 5 нче елында, Яһүдтә Йәһшәфә́т патшалык иткәндә, Яһүд патшасы Йәһшәфәт улы Яһура́м+ патша итеп куелды. 17 Патша булып киткәндә аңа 32 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 8 ел идарә итте. 18 Ахабның кызын хатынлыкка алганга,+ ул, Ахаб йортындагылар кебек,+ Исраил патшаларының эзләреннән йөрде+ һәм Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 19 Әмма Йәһвә үз хезмәтчесе Давыт хакына Яһүд патшалыгын һәлак итәргә теләмәде,+ чөнки Ул патша хакимлеген* мәңгегә аңа+ һәм аның улларына бирергә вәгъдә иткән иде.

20 Аның көннәрендә Эдо́м Яһүдкә каршы баш күтәрде,+ һәм эдомлылар үзләренә үз патшасын куйды.+ 21 Шунда Яһурам үзенең бөтен сугыш арбалары белән Зәиргә китте. Төнлә торып, ул үзен камап алган эдомлыларны һәм арбалы гаскәр башлыкларын тар-мар итте, һәм гаскәриләр үз чатырларына качып бетте. 22 Шулай да Эдом хәзерге көнгә кадәр Яһүдкә каршы тора. Ул вакытта Либна́+ да баш күтәргән иде.

23 Яһурам белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 24 Ахыр чиктә Яһурам, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.+ Аның урынына патша булып улы Әһәзия́+ идарә итә башлады.

25 Яһүд патшасы Яһурам улы Әһәзия Исраил патшасы Ахаб улы Яһурамның идарә итүенең 12 нче елында Яһүд белән идарә итә башлады.+ 26 Патша булып киткәндә Әһәзиягә 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда бер ел идарә итте. Аның әнисе Исраил патшасы Әмринең+ оныкасы* Аталия́+ иде. 27 Ул Ахаб йортындагылар юлыннан йөрде+ һәм, Ахаб йортындагылар кебек, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде, чөнки ул Ахаб йорты белән туганлашкан иде.+ 28 Шуңа күрә ул, Ахаб улы Яһурам белән бергә, Раму́т-гиладка+ Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугыш белән чыкты, су́риялеләр исә Яһурамны яралады.+ 29 Шулчак Яһурам патша, Рамада* Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугышканда алган яраларыннан төзәлер өчен, Йәзриилгә+ кайтты.+ Ахаб улы Яһурам яраланганга* күрә, Яһүд патшасы Яһурам улы Әһәзия Йәзриилгә аны күрергә дип китте.

9 Илиша́ пәйгамбәр пәйгамбәрләр улларының* берсен чакырып, аңа болай диде: «Киемеңнең итәген билеңә кыстыр да, тиз генә май салынган савытны алып, Раму́т-гиладка+ бар. 2 Анда килгәч, Нәмши́ улы Йәһшәфәтнең улы Яхыйны+ эзләп тап. Өенә кил дә, аны бертуганнары арасыннан чакырып, түр бүлмәгә алып кер. 3 Аннары шул савытны алып, башына май агыз да болай дип әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сине Исраи́л өстеннән патша итеп майлыйм“.+ Шуннан соң һич тоткарланмыйча бүлмәдән чыгып кач».

4 Шунда пәйгамбәрнең хезмәтчесе Рамут-гиладка китте. 5 Килсә, анда гаскәр башлыклары утыра. Ул: «Әфәндем, синең өчен бер хәбәр бар»,— диде. Яхы́й: «Кайсыбыз өчен?» — дип сорагач, тегесе: «Синең өчен, әфәндем»,— дип җаваплады. 6 Шулчак Яхый торып, өйгә керде. Хезмәтче аның башына май агызды да болай диде: «Исраил Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сине Йәһвә халкы өстеннән — Исраил өстеннән патша итеп майлыйм.+ 7 Син хуҗаң Аха́б йортын юкка чыгарырга тиеш. Мин Изәбе́л кулыннан үлгән хезмәтчеләрем пәйгамбәрләрнең һәм Йәһвәнең барлык бүтән хезмәтчеләренең каны өчен үч алачакмын.+ 8 Бөтен Ахаб йорты һәлак булсын. Мин Ахаб йортындагы һәрбер ир затын, шул исәптән Исраилдәге иң түбәнен дә юкка чыгарачакмын.+ 9 Аның йортын Нәба́т улы Йәрәбәмнең йорты+ һәм Ахия́ улы Баша́ йорты+ белән булган хәл көтә. 10 Изәбелне исә Йәзриилдәге җирдә этләр ашап бетерәчәк,+ аны берәү дә күммәячәк“». Сүзен әйтеп бетергәч, ул бүлмәдән чыгып качты.+

11 Яхый, патша гаскәренең бүтән башлыклары янына әйләнеп килгәч, тегеләр: «Барысы да әйбәтме? Бу шашкан адәм нәрсә дип килгән иде?» — дип сорадылар. Ул аларга: «Сез аның ниндирәк кеше икәнлеген үзегез беләсез ич! Нәрсә әйтсен инде?!» — дип җавап бирде. 12 Әмма алар: «Юк! Дөресен әйт безгә!» — диделәр. Шунда ул болай диде: «Теге кеше миңа фәлән-фәлән дип әйтте һәм аннан соң: „Йәһвәнең сүзе мондый: „Мин сине Исраил өстеннән патша итеп майлыйм“+,— дип өстәде». 13 Шунда аларның һәммәсе дә үз киемнәрен аның алдына баскычка җәеп салды+ һәм мөгез кычкыртып: «Яхый патша булып китте!» — дип игълан итте.+ 14 Шунда Нәмши улы Йәһшәфәтнең улы Яхый+ Яһурамга каршы яшерен килешү төзеде.

Ә моңарчы Яһура́м бөтен Исраил белән бергә Рамут-гиладны+ Су́рия патшасы Хәзаи́л+ һөҗүменнән саклаган иде. 15 Соңрак Яһурам патша, Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугышканда алган яраларыннан төзәлер өчен, Йәзриилгә+ кайткан иде.+

Яхый: «Каршы булмасагыз, беркемне дә шәһәрдән чыгармыйк, югыйсә аларның, качып, моның турында Йәзриилдә хәбәр итүләре бар»,— диде. 16 Аннары Яхый үз арбасына утырып Йәзриилгә китте. Яһурам исә анда җәрәхәтләнгән килеш урын өстендә ята иде. Яһүд патшасы Әһәзия́ шунда Яһурамны күрергә дип килгән иде. 17 Йәзрии́л манарасында торган сакчы, Яхый белән килүче халык төркемен күреп алгач: «Мин монда якынлашып килүче халык төркемен күрәм»,— диде. Яһурам әйтте: «Бер җайдакны ал да каршыларына җибәр. Ул: „Тынычлык белән килүегезме?“ — дип сорасын». 18 Җайдак аларның каршыларына китте һәм болай диде: «Патша: „Тынычлык белән килүегезме?“ — дип сорый». Ләкин Яхый: «Тынычлык беләнме, юкмы — сиңа барыбер түгелмени?! Минем арттан бар!» — диде.

Сакчы: «Хәбәрче алар янына барып җитте дә кире кайтмый»,— дип хәбәр итте. 19 Шунда патша икенче җайдакны җибәрде. Анысы да алар янына килеп, болай диде: «Патша: „Тынычлык белән килүегезме?“ — дип сорый». Ләкин Яхый: «Тынычлык беләнме, юкмы — сиңа барыбер түгелмени?! Минем арттан бар!» — диде.

20 Шунда сакчы: «Бу хәбәрче дә алар янына барып җитте, әмма ул да кире кайтмый. Берсенең арбасын алып баруы Нәмши оныгы Яхыйныкына охшаш, чөнки ул акылсыз шикелле чаба»,— дип хәбәр итте. 21 Яһурам: «Арбаны җигегез!» — дип боерды. Шунда аңа сугыш арбасын җиктеләр, һәм Исраил патшасы Яһурам Яһүд патшасы Әһәзия+ белән — һәрберсе үзенең сугыш арбасында Яхыйның каршысына китте. Алар аның белән йәзриилле Набутәйнең+ җирендә очраштылар.

22 Яхыйны күргәч, Яһурам аңардан: «Яхый, тынычлык белән килүеңме?» — дип сорады. Тегесе: «Әниең Изәбе́л+ фахишәлек кылып* һәм сихерчелек белән шөгыльләнеп ятканда,+ нинди тынычлык булсын ди?» — диде. 23 Шунда Яһурам качам дип арбасын борды да: «Әһәзия, бу тозак!» — дип кычкырды. 24 Яхый, кулына җәясен алып, Яһурамның аркасына атты. Ук аның йөрәген тишеп үтте, һәм ул үз арбасына ауды. 25 Аннары Яхый үзенең ярдәмчесе Бидкарга болай диде: «Аны алып, йәзриилле Набутәйнең кырына ташла.+ Хәтерлисеңме, без синең белән арбаларда* аның атасы Ахаб артыннан барганда, Йәһвә аның хакында болай дигән иде:+ 26 „Кичә мин Набутәйне һәм аның улларын үтергәннәрен+ күрдем“,— ди Йәһвә. „Шуңа күрә мин аларның каны өчен синнән менә шушы җирдә үч алырмын“+,— ди Йәһвә“. Шунлыктан, Йәһвәнең сүзе буенча, аны ал да шушы җиргә ташла».+

27 Нәрсә булганын күргәч, Яһүд патшасы Әһәзия+ йорт бакчасы аша качып китте. (Соңрак Яхый аны куа китте һәм кешеләренә: «Аны да үтерегез!» — диде. Алар аны Иблия́м+ янында урнашкан Гурга барган чагында арбасында яраладылар. Ул Мегиддога җитеп, шунда үлде. 28 Хезмәтчеләре аны арбасында Иерусалимга алып киттеләр һәм Давыт Шәһәрендә+ ата-бабалары янына җирләделәр. 29 Әһәзия+ Ахаб улы Яһурамның идарә итүенең 11 нче елында Яһүд өстеннән патша булып киткән иде.)

30 Яхый исә Йәзриилгә+ килде. Изәбел,+ моның турында ишеткәч, каш-күзләренә сөрмә тартты, чәчләрен матурлады һәм тәрәзәдән аска карап тора башлады. 31 Яхый капкадан килеп кергәч, Изәбел аңа: «Ну, хуҗасын үтерүче Зимри́, нәрсә булды?»+ — диде. 32 Яхый, башын күтәреп, тәрәзәгә карады да: «Кем минем яклы? Кем?»+ — диде. Шунда ук ике-өч сарай түрәсе тәрәзәдән карады. 33 Ул: «Аны бәреп төшерегез!» — диде. Шунда алар аны аска бәреп төшерде. Аның каны стенага, атларга чәчрәде, һәм ул аны атлары белән таптатты. 34 Аннан соң ул кереп, ашап-эчеп алды. Аннары ул болай диде: «Барыгыз, теге каһәр төшкерене алыгыз да күмеп куегыз. Ни дисәң дә, патша кызы ич».+ 35 Ләкин аны күмәргә дип килсәләр, аның баш сөяге, аяк табаннары һәм кул чукларыннан башка бүтән бернәрсә дә тапмадылар.+ 36 Алар кайтып, бу хакта Яхыйга әйттеләр. Шунда ул болай диде: «Йәһвәнең үз хезмәтчесе тишбиле Ильяс аша әйткән сүзләре үтәлде:+ „Изәбелнең гәүдәсен Йәзриилдәге җирдә этләр ашаячак.+ 37 Аның мәете Йәзриил җирендәге кырда яткан тирес шикелле булачак, һәм берәү дә: „Бу Изәбел“,— дип әйтмәячәк“».

10 Ахабның+ исә Сама́риядә 70 улы бар иде. Яхы́й хатлар язып, аларны Сама́риягә Йәзриилдәге түрәләргә, өлкәннәргә+ һәм Аха́б балаларын караучыларга җибәрде. Анда болай диелгән иде: 2 «Сез бу хатны алгач (ә сезнең белән хуҗагызның уллары булыр, шулай ук сезнең сугыш арбаларыгыз, атларыгыз, ныгытылган шәһәрегез һәм сугыш коралларыгыз да булыр), 3 хуҗагыз улларының иң яхшысын һәм иң лаеклысын* сайлап, аны атасының тәхетенә утыртыгыз. Аннары хуҗагызның йорты хакына көрәшегез».

4 Хатны укыгач, аларны курку биләп алды, һәм алар: «Ике патша аңа каршы тора алмаган икән,+ без аңа ничек каршылык күрсәтә алыйк?» — диештеләр. 5 Шунда патша сарае күзәтчесе, шәһәр идарәчесе, өлкәннәр һәм бала караучылар Яхыйга: «Без синең хезмәтчеләрең. Ни кушсаң, шуны эшләрбез. Без беркемне дә патша итеп куймабыз. Нәрсә дөрес дип тапсаң, шуны эшлә»,— дигән хәбәр җибәрделәр.

6 Аннары ул аларга икенче хат язды. Анда болай диелгән иде: «Минем яклы булсагыз һәм миңа буйсынырга теләсәгез, хуҗагыз улларының башларын иртәгә шушы вакытта минем яныма Йәзриилгә алып килегез».

Патшаның 70 улы исә шәһәрнең үзләрен тәрбияләгән күренекле кешеләре белән бергә иделәр. 7 Хатны алу белән алар патша улларын — 70 кешене тотып алып үтерделәр,+ ә башларын кәрзиннәргә салып, Йәзриилгә җибәрделәр. 8 Хәбәрче килде дә Яхыйга: «Патша улларының башларын китерделәр»,— дип хәбәр итте. Шунда ул: «Аларны шәһәр капкалары янына ике өем итеп өеп куегыз да иртәнгә кадәр шулай торсын»,— диде. 9 Иртән чыккач, Яхый, бөтен халык алдына басып, болай диде: «Сез гаепле түгел.* Әйе, мин хуҗама каршы яшерен килешү төзеп, аны үтердем,+ әмма боларны кем үтергән? 10 Шуны белегез: Йәһвәнең бер сүзе дә, Йәһвәнең Ахаб йортына каршы әйткән бер сүзе дә үтәлми калмас.+ Йәһвә бит үз хезмәтчесе Ильяс аша әйткәнне эшләде».+ 11 Өстәвенә, Яхый Йәзриилдә Ахаб йортында калганнарның барысын, шулай ук күренекле кешеләрен, дусларын һәм руханиларын+ үтерде. Берсен дә исән калдырмады.+

12 Аннары ул торып, Сама́риягә юл тотты. Юлда көтүчеләрнең сарык кырку йорты* тора иде. 13 Анда Яхый Яһүд патшасы Әһәзиянең+ бертуганнарын очратты. Ул алардан: «Сез кемнәр?» — дип сорады. Тегеләре: «Без Әһәзиянең бертуганнары,— дип җаваплады,— патша угыллары белән патшабикә* угылларының хәлләрен белешергә барабыз». 14 Ул шунда ук: «Аларны тереләй кулга алыгыз!» — диде. Шулчак аларны, 42 кешене, тереләй кулга алдылар һәм сарык кырку йорты сулыгы янында үтерделәр. Ул берсен дә исән калдырмады.+

15 Юлын дәвам итеп, Яхый үзе белән очрашырга килгән Реха́б+ улы Йәһонадабны*+ очратты. Аны сәламләгәч,* ул аңардан: «Минем йөрәгем тулысынча синең йөрәгең белән булган кебек,* синең йөрәгең дә минеке беләнме?» — дип сорады. «Әйе»,— дип җавап бирде Йәһонада́б. «Алайса, бир кулыңны»,— диде Яхый. Тегесе аңа кулын бирде, һәм Яхый аны кулыннан тартып, үзенең арбасына менгерде. 16 Ул аңа: «Киттек минем белән, һәм син минем Йәһвәгә карата ашкынуымны* күрерсең»+,— диде. Һәм Йәһонада́б алар белән Яхыйның сугыш арбасына утырып китте. 17 Шуннан соң Яхый, Сама́риягә килеп, Йәһвәнең Ильяска әйткән сүзе буенча,+ Ахаб йортында калганнарның барысын кырып бетерде.+

18 Аннары Яхый бөтен халыкны җыеп, аларга болай диде: «Ахаб Багалга гыйбадәт кылу хакына әллә ни күп эш башкармаган,+ Яхый исә бу яктан күбрәкне башкарыр. 19 Шунлыктан Багалның бөтен пәйгамбәрләрен,+ аңа табынган бөтен кешеләрне һәм барлык руханиларын+ яныма җыегыз. Берсе дә килми калмасын, чөнки минем Багалга бөек корбан китерәсем килә. Кем килмәсә, шул үләчәк». Яхый исә моны Багалга табынучыларны юк итү нияте белән хәйлә корып эшләгән иде.

20 Яхый сүзен дәвам иттерде: «Бага́л хөрмәтенә изге җыелыш игълан итегез».* Һәм җыелыш игълан иттеләр. 21 Шуннан соң Яхый бөтен Исраи́л буйлап хәбәр җибәрде, һәм Багалга табынучыларның бөтенесе бергә җыелды, берсе дә килми калмады. Алар Багалның гыйбадәтханәсенә+ керделәр, һәм Багал гыйбадәтханәсе шыгрым тулды. 22 Ул кием саклау өчен җаваплы кешегә: «Багалга табынучыларның бөтенесенә киемнәр китер»,— дип боерды. Шунда тегесе алар өчен киемнәр китерде. 23 Аннары Яхый һәм Рехаб улы Йәһонадаб+ Багалның гыйбадәтханәсенә керделәр. Шунда ул Багалга табынучыларга: «Яхшылап карагыз, арагызда Йәһвәнең хезмәтчеләре булмасын, фәкать Багалга табынучылар гына булсын»,— диде. 24 Шуннан соң алар яндыру корбаннары һәм бүтән корбаннар китерергә китте. Яхый үзенең 80 кешесенә урамда торырга кушты һәм аларга болай диде: «Әгәр дә берәрсе качып китсә, җаннары өчен үз җаныгыз белән түләрсез».

25 Яндыру корбаннарын китереп бетергәч, Яхый сакчыларга* һәм ярдәмчеләргә: «Керегез, үтерегез аларны! Берсе дә качмасын!»+ — диде. Шунда сакчылар һәм хезмәтчеләр аларны кылычтан кичерә башлады. Үле гәүдәләрне алар тышка чыгарып ташлый барды. Шулай эшләп, алар Багал гыйбадәтханәсенең эчке изге урынына* кадәр җиттеләр. 26 Аннары алар Багал гыйбадәтханәсендәге изге баганаларны+ чыгарып яндырдылар.+ 27 Алар шулай ук Багалның изге баганасы+ белән Багал гыйбадәтханәсен+ җимерделәр һәм шул урынны бәдрәфләргә әйләндерделәр. Һәм алар бүгенгә кадәр шулай кала бирә.

28 Шулай итеп, Яхый Исраилдә Багалга табынуны юкка чыгарды. 29 Шулай да Яхый Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан тулысынча арынмады: Бәйте́л белән Данда торган алтын бозауларга тимәде.+ 30 Йәһвә Яхыйга болай диде: «Ахаб йортына карата күңелемдәге бар ниятләремне тормышка ашырып, яхшылык кылганың өчен һәм минем күземдә дөрес булганны эшләгәнең өчен,+ синең улларың дүртенче буынга кадәр Исраил тәхетендә утырачак».+ 31 Әмма Яхый Исраил Аллаһысы Йәһвәнең Кануны буенча бөтен йөрәге белән яшәргә тырышмады.+ Ул Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан тулысынча арынмады.+

32 Ул көннәрдә Йәһвә дошманнарның Исраилнең җирләрен аз-азлап басып алуына юл куйды. Хәзаи́л бөтен Исраил җирләренә һөҗүм итеп торды.+ 33 Үрдүннән алып көнчыгышка кадәр ул бөтен Гила́д җирен — Арно́н үзәне* янындагы Аругырдан алып Гилад белән Башанга кадәрге җирләрне: гәдлеләр, рубинлылар, манашшелылар+ җирен яулап алды.+

34 Яхый белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре һәм бөтен куәте турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 35 Ахыр чиктә Яхый, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Сама́риядә җирләделәр. Ә аның урынына улы Йәһуәһә́з+ патшалык итә башлады. 36 Яхый бөтен Исраил өстеннән Сама́риядә 28 ел идарә итте.

11 Әһәзиянең әнисе Аталия́+ исә, улының үлгәнен+ күргәч, бөтен патша нәселен кырып ташларга булды.+ 2 Әмма Яһура́м патшаның кызы Йәһашәбә́ — Әһәзиянең бертуган кыз кардәше Әһәзия́ улы Йәһуәшне+ үлем куркынычы янаган патша уллары арасыннан яшертен генә алып чыгып китте дә аны сөт анасы белән бергә эчке йокы бүлмәсендә качырып тотты. Алар аны Аталиядән яшереп кала алганга, ул исән калды. 3 Аны алты ел Йәһвә йортында яшереп тоттылар. Ул елларда илдә Аталия патшалык итте.

4 Җиденче елны Йода́й карияле тән сакчыларының һәм сарай сакчыларының*+ йөзбашларын үзе янына чакыртты һәм аларга Йәһвә йортына килергә кушты. Ул алар белән Йәһвә йортында килешү төзеп, аларны ант иттерде һәм аннары аларга патша улын күрсәтте.+ 5 Ул аларга боерык бирде: «Сез менә нәрсә эшләргә тиеш: өч төркемгә бүленеп, бер төркемегез Шимбә көнне кизү торачак һәм патша сараена күз-колак булачак,+ 6 икенче төркемегез Нигез капкасы янында булачак, ә өченче төркемегез капка янында сарай сакчылары артында торачак. Йортны чиратлашып саклагыз. 7 Шимбә көнне кизүне тәмамлаган ике төркемегез, патшаны саклап, Йәһвә йортына күз-колак булырга тиеш. 8 Патшаны һәрьяклап уратып алыгыз, һәркемнең кулында сугыш коралы булсын. Сафларыгыз аша үтәргә тырышкан һәркемне үтерегез. Патша кая гына барса да, аның янында булыгыз».

9 Йөзбашлары+ барысын да Йодай рухани ничек кушкан булса, нәкъ шулай эшләде. Аларның һәрберсе Шимбә көнне кизүдә торган һәм шулай ук Шимбә көнне кизүне тәмамлаган кешеләре белән бергә Йодай рухани янына килде.+ 10 Аннары рухани шул йөзбашларына Йәһвә йортыннан Давыт патшаның сөңгеләрен һәм түгәрәк калканнарын чыгарып бирде. 11 Кулына корал тоткан барлык сарай сакчылары,+ патшаны һәрьяклап уратып алып, йортның уң ягыннан алып сул ягына кадәр, мәзбәх*+ һәм йорт янына тезелеп бастылар. 12 Аннары Йодай, патшаның улын+ алып чыгып, аның башына таҗ кидерде, ә өстенә шаһитлекне*+ куйды. Аны патша иттеләр һәм майладылар. Аннары кешеләр кул чабып: «Яшәсен патша!» — дия башладылар.+

13 Аталия, кешеләрнең йөгергән, кычкырган тавышларын ишеткәч, шунда ук халык янына, Йәһвә йортына килде.+ 14 Караса, багана янында йола буенча патша басып тора,+ янәшәсендә — башлыклар һәм быргычылар;+ бу җирдәге бөтен халык шатлана, куана һәм быргы кычкырта. Шулчак Аталия киемен ертып: «Хыянәт! Хыянәт!» — дип кычкырып җибәрде. 15 Әмма Йодай рухани гаскәр өстеннән куелган йөзбашларына:+ «Аны тотыгыз да арагыздан чыгарыгыз. Аның артыннан ияргән һәркемне кылыч белән үтерегез!» — дип боерды, чөнки рухани элегрәк: «Аталияне Йәһвә йортында үтермәгез»,— дигән иде. 16 Аталияне тотып алдылар да, патша сараеның+ Ат капкасы янына җиткәч, үтерделәр.

17 Аннары Йодай Йәһвә һәм патша белән халык арасында аларның алга таба да Йәһвәнең халкы булып калуы турында килешү төзеде.+ Ул шулай ук патша белән халык арасында да килешү төзеде.+ 18 Шуннан соң шул җирдәге бөтен халык Бага́л гыйбадәтханәсенә килеп, аның мәзбәхләрен җимерде,+ сыннарын тулысынча челпәрәмә китерде+ һәм мәзбәхләр алдында Багалның рухание+ Маттанны үтерде.

Аннары рухани Йәһвә йорты өстеннән күзәтчеләр билгеләде.+ 19 Аннан соң ул, патшаны Йәһвә йортыннан озатып барыр өчен, үзе белән бергә йөзбашларын,+ карияле тән сакчыларын, сарай сакчыларын+ һәм шул җирдәге бөтен кешеләрне алды. Бөтенесе, сарай сакчылары капкасыннан үтеп, патша сараена килделәр. Аннары ул патшалар тәхетенә утырды.+ 20 Ул җирдәге бөтен халык шатланды, һәм шәһәрдә тынычлык урнашты, чөнки Аталияне патша йорты янында кылыч белән үтергәннәр иде.

21 Патша булып киткәндә, Йәһуәшкә+ 7 яшь иде.+

12 Йәһуә́ш+ Яхыйның+ патшалык итүенең җиденче елында патша булып китте һәм Иерусалимда 40 ел идарә итте. Әнисенең исеме Сибия́, ул Бәхи́р-шебадан иде.+ 2 Йәһуәш Йода́й рухани аны өйрәткән вакыт дәвамында Йәһвә күзендә дөрес булганны кылды. 3 Әмма биеклекләр+ юк ителмәде. Халык һаман да шул биеклекләрдә корбаннар китерә һәм корбаннар төтәтә иде.

4 Бер көнне Йәһуәш руханиларга болай диде: «Йәһвә йортына изге иганә+ итеп китерелә торган бөтен акчаны: һәрбер кешегә салынган салымны,+ җан башыннан билгеләнгән күләмдә алына торган* акчаны һәм күңеле Йәһвә йортына китерергә кушкан һәркемнең акчасын алыгыз.+ 5 Иганәчеләрегездән* бөтен бу акчаларны алып, йортның рәтләргә-ямарга кирәк булган җирләрен төзәттерү өчен кулланыгыз».+

6 Ләкин Йәһуәшнең патшалык итүенең 23 нче елында руханилар йортны әле һаман да төзекләндермәгән иде.+ 7 Шул сәбәптән Йәһуәш, Йодай+ рухани белән башка руханиларны чакырып, аларга: «Нишләп сез йортны төзекләндермисез? Бүгеннән алып иганәчеләрегездән акчаны фәкать йортны төзәтү максаты белән генә алыгыз»,— диде.+ 8 Һәм руханилар халыктан акча җыю һәм йортны төзәтү җаваплылыгыннан азат булырга ризалашты.

9 Аннары Йодай рухани бер тартма*+ алып, аның капкачына тишек ясады һәм тартманы мәзбәх янына, Йәһвә йортына кергәндә уң яктан куйды. Капка сакчылары булып хезмәт иткән руханилар Йәһвә йортына китерелгән бөтен акчаны шунда салып бара иде.+ 10 Тартманың акча белән тулганын күргәндә, алар моның турында патша сәркатибе белән баш руханига барып әйтә иде. Шунда тегеләре килә иде дә Йәһвә йортына китерелгән акчаны җыеп,* исәпли иде.+ 11 Исәпләнгән акчаларны алар Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирә иде, ә болары, үз чиратында, бу акчаны Йәһвә йортында эшләгән балта осталарына һәм төзүчеләргә түли иде,+ 12 шулай ук ташчыларга һәм таш кисүчеләргә эш хакы итеп бирә иде. Йәһвә йортын төзекләндерер өчен, алар шулай ук агач материаллары һәм юнылган ташлар сатып ала иде һәм акчаны йортны төзекләндерү белән бәйле бүтән чыгымнарны каплар өчен куллана иде.

13 Әмма Йәһвә йортына китерелгән акчаның бер өлеше дә Йәһвә йорты өчен көмеш савытлар, филтә кискечләре, табаклар, быргылар,+ берәр төрле алтын я көмеш әйбер ясар өчен кулланылмады.+ 14 Акчаны эшне башкарган кешеләргә генә бирәләр иде, һәм акча Йәһвә йортын төзекләндерүгә китте. 15 Эшчеләргә түләү өчен акча тапшырылган кешеләрдән исәп-хисап бирүләрен таләп итмиләр иде, чөнки алар ышанычлы иделәр.+ 16 Әмма гаеп йолу корбаннары+ белән гөнаһ йолу корбаннары өчен бирелә торган акчалар Йәһвә йортына китерелми иде. Алар руханиларныкы иде.+

17 Соңрак Су́рия патшасы Хәзаи́л+ Гефка+ каршы яу белән чыкты һәм аны яулап алды. Аннан соң ул Иерусалимга һөҗүм итәргә ныклап карар итте.+ 18 Шунда Яһүд патшасы Йәһуәш ата-бабалары — Яһүд патшалары Йәһшәфә́т, Яһура́м һәм Әһәзия́ изгеләндергән бөтен изге бүләкләрне, шулай ук үзенең изге бүләкләрен һәм Йәһвә йорты белән патша сараеның хәзинәләрендә табылган бөтен алтынны алып, Су́рия патшасы Хәзаилгә җибәрде.+ Һәм тегесе чигенеп, Иерусалимны калдырды.

19 Йәһуәш белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 20 Ахыр чиктә, Йәһуәшнең хезмәтчеләре аңа каршы берләшеп, яшерен килешү төзеделәр,+ һәм аны Силла́ юлындагы Милода*+ урнашкан йортта үтерделәр. 21 Аны үтергән кешеләр — хезмәтчеләре Шимәтә́ улы Йәзака́р һәм Шумә́р улы Яһузаба́д иде.+ Аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр. Аның урынына улы Амазия́ патшалык итә башлады.+

13 Яхы́й+ улы Йәһуәһә́з Яһүд патшасы Әһәзия́+ улы Йәһуәшнең+ идарә итүенең 23 нче елында Сама́риядә Исраи́л өстеннән патша булып китте һәм 17 ел хакимлек итте. 2 Йәһуәһәз Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде һәм бертуктамый Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһын кабатлады.+ Ул бу гөнаһыннан арынмады. 3 Йәһвәнең Исраилгә ачуы+ купты,+ һәм ул аларны әледән-әле Су́рия патшасы Хәзаи́л+ кулына, шулай ук Хәзаил улы Бинһада́д+ кулына тапшырып торды.

4 Вакыт узу белән Йәһуәһәз Йәһвәдән мәрхәмәт* күрсәтүен үтенде, һәм Йәһвә аны ишетте, чөнки Су́рия патшасының Исраилне ничек итеп җәберләгәнен күреп торды.+ 5 Шунда Йәһвә, Исраилне су́риялеләрнең изүеннән азат итәр өчен, аларга коткаручы җибәрде,+ һәм исраиллеләр элеккегечә* үз йортларында яши башлады. 6 (Шулай да алар Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһыннан арынмады.+ Алар* шул гөнаһ юлыннан йөри бирде. Изге агач багана*+ да Сама́риядә тора бирде.) 7 Йәһуәһәзнең гаскәреннән нибары 50 җайдак, 10 сугыш арбасы һәм 10 000 җәяүле гаскәрие генә калды, чөнки Су́рия патшасы аларны ындыр табагындагы тузанны таптагандай таптап+ һәлак иткән иде.+

8 Йәһуәһәз белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре һәм аның куәте турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 9 Ахыр чиктә Йәһуәһәз, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Сама́риядә җирләделәр.+ Ә аның урынына улы Йәһуә́ш патшалык итә башлады.

10 Йәһуәһәз улы Йәһуәш+ Сама́риядә Исраил өстеннән патша булып Яһүд патшасы Йәһуәшнең идарә итүенең 37 нче елында патшалык итә башлады һәм 16 ел хакимлек итте. 11 Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде һәм Нәбат улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларының берсеннән дә арынмады.+ Ул бу гөнаһларны кылудан туктамады.*

12 Йәһуәш белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре, куәте һәм аның Яһүд патшасы Амазиягә каршы сугышканы+ турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 13 Ахыр чиктә Йәһуәш, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аның тәхетенә Йәрәбә́м*+ утырды. Йәһуәшне Сама́риядә Исраил патшалары янына җирләделәр.+

14 Илиша́+ бик каты авырып үлем түшәгендә ятканда, аның янына Исраил патшасы Йәһуәш килде һәм: «Әткәй, әткәем минем! Исраил арбасы һәм җайдаклары!»* — дия-дия елады.+ 15 Шунда Илиша аңа: «Җәя белән уклар ал»,— диде. Һәм тегесе җәя белән уклар алды. 16 Илиша Исраил патшасына: «Җәяне ике кулың белән тот»,— дигәч, тегесе җәяне ике кулы белән тотты, һәм Илиша үзенең кулларын патшаның куллары өстенә куйды. 17 Аннан соң ул: «Көнчыгышка караган тәрәзәне ач»,— диде. Тегесе тәрәзәне ачкач, Илиша: «Ат угыңны!» — дип әйтте. Һәм патша атты. Шулчак Илиша: «Йәһвәнең җиңү* угы! Су́рияне җиңү* угы! Син Су́рияне Әпиктә+ тулысынча тар-мар итәчәксең»,— дип әйтте.

18 Аннары ул: «Укларны ал»,— дип әйтте, һәм тегесе аларны алды. «Җиргә сук»,— диде ул Исраил патшасына. Тегесе җиргә өч тапкыр сукты да туктады. 19 Шулчак Аллаһы кешесе, ачуы чыгып, аңа әйтте: «Сиңа биш-алты тапкыр сугасы иде! Менә шул чакта син Су́рияне тулысынча тар-мар итәр идең, ә хәзер син аларны өч тапкыр гына җиңәчәксең».+

20 Шуннан соң Илиша үлеп китте, һәм аны җирләделәр. Ә ул җиргә ел саен ел башында* моаблыларның юлбасарлар төркеме+ һөҗүм иткәли иде. 21 Бер көнне, бер кешене җирләгәндә, кешеләр, юлбасарлар төркемен күреп, тиз генә аның гәүдәсен Илиша җирләнгән урынга ташладылар да качып киттеләр. Гәүдәнең Илиша сөякләренә тиюе булды, үлгән кеше терелеп,+ аякка басты.

22 Су́рия патшасы Хәзаил+ исә исраиллеләрне Йәһуәһәзнең бөтен көннәре дәвамында кысрыклады.+ 23 Ләкин Ибраһим,+ Исхак+ һәм Ягъкуб+ белән төзегән килешүе хакына Йәһвә аларга илтифатын, мәрхәмәтен+ һәм үзләренә карата ваемсыз булмаганын күрсәтте. Ул аларны һәлак итәргә теләмәде, һәм ул һаман да алардан йөзен бормый. 24 Су́рия патшасы Хәзаил үлгәч, аның урынына аның улы Бинһадад патшалык итә башлады. 25 Йәһуәһәз улы Йәһуәш Хәзаил улы Бинһададтан тегесе аның атасы белән сугышканда яулап алган шәһәрләрне үзенә кире кайтарды. Йәһуәш аны өч тапкыр җиңде+ һәм Исраил шәһәрләрен кире кайтарды.

14 Исраи́л патшасы Йәһуәһә́з улы Йәһуәшнең+ идарә итүенең 2 нче елында Яһүд патшасы Йәһуә́ш улы Амазия́ патша булып китте. 2 Патшалык итә башлаганда аңа 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 29 ел хакимлек итте. Әнисенең исеме Йәһәдди́н, ул Иерусалимнан иде.+ 3 Амазия Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде, ләкин бабасы Давыт кебек түгел.+ Ул барысын да атасы Йәһуәш эшләгәнчә эшләде.+ 4 Биеклекләр генә юк ителмәде.+ Халык һаман да шул биеклекләрдә корбаннар китерә һәм корбаннар яндыра иде.+ 5 Патшалык хакимлеген ныгыту белән, ул үз әтисен — патшаны үтергән хезмәтчеләрен юк итте.+ 6 Әмма Амазия үтерүчеләрнең улларын үлемгә дучар итмәде. Моны ул Йәһвәнең Муса кануны китабында язылган мондый әмере буенча эшләде: «Аталар улларының гөнаһы өчен үтерелергә тиеш түгел, һәм угыллар аталарының гөнаһы өчен үтерелергә тиеш түгел. Һәркем үз гөнаһы өчен үтерелергә тиеш».+ 7 Ул Тозлы үзәндә+ 10 000 эдомлыны+ һәлак итте һәм, сугышып, Силәне яулап алды.+ Бу шәһәрне Йоктии́л дип атый башладылар, һәм ул әле дә шулай дип атала.

8 Аннары Амазия хәбәрчеләр аша Исраил патшасы Яхы́й улы Йәһуәһәзнең улы Йәһуәшкә: «Кил, йөзгә-йөз чыгып сугышыйк»*,— дигән хәбәр җибәрде.+ 9 Шулчак Исраил патшасы Йәһуәш Яһүд патшасы Амазиягә мондый хәбәр җибәрде: «Ливандагы чәнечкеле үсемлек Лива́н эрбетенә: „Кызыңны улыма хатынлыкка бир“,— дигән хәбәр җиткергән. Әмма Ливандагы бер кыргый хайван шул чәнечкеле үсемлекне таптап үтеп киткән. 10 Әйе, син Эдомны тар-мар иттең+ һәм йөрәгең горурланып китте. Даныңа сөенеп, өеңдә генә тик утыр. Нигә сиңа үз башыңа бәла алырга? Үзең дә, Яһүд тә һәлак булмагае». 11 Әмма Амазия тыңламады.+

Шулчак Исраил патшасы Йәһуәш Яһүд патшасы Амазия белән Яһүд җирендәге Бәйтшемештә+ йөзгә-йөз чыгып сугышты.+ 12 Яһүд кешеләре исраиллеләрдән җиңелеп, һәммәсе дә үз өйләренә* качты. 13 Бәйтшеме́ш янында Исраил патшасы Йәһуәш Әһәзия́ улы Йәһуәшнең улын — Яһүд патшасы Амазияне әсирлеккә алды. Аннары ул аны Иерусалимга алып килде һәм Иерусалим стенасын — Ифраи́м капкасыннан+ алып Почмак капкасына+ кадәрге 400 терсәк* озынлыктагы араны җимерде. 14 Ул Йәһвә йортында һәм патша сараеның хәзинәләрендә табылган бөтен алтын-көмешне һәм бөтен әйберләрне, шулай ук тотыкларны* үзе белән Сама́риягә алып китте.

15 Йәһуәш белән булган бүтән хәлләр, аның эшләре, аның куәте һәм Яһүд патшасы Амазиягә каршы сугышканы турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 16 Ахыр чиктә Йәһуәш, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Сама́риядә Исраил патшалары янына җирләделәр.+ Ә аның урынына улы Йәрәбә́м*+ патшалык итә башлады.

17 Исраил патшасы Йәһуәһәз улы Йәһуәш+ үлгәннән соң, Яһүд патшасы Йәһуәш улы Амазия+ 15 ел яшәде.+ 18 Амазия белән булган бүтән хәлләр турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 19 Соңрак Иерусалимда Амазиягә каршы яшерен килешү төзеделәр,+ һәм ул Лакишка качты. Әмма аның артыннан Лакишка кешеләр җибәреп, аны шунда үтерделәр. 20 Аны атларда Иерусалимга алып кайтып, Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.+ 21 Аннары бөтен Яһүд халкы Азарияне*+ алып, аны атасы Амазия урынына патша итеп куйды.+ Ул вакытта Азариягә 16 яшь иде.+ 22 Патша* ата-бабаларына кушылгач, ул Элатны+ яңадан торгызды һәм аны Яһүдкә кире кайтарды.+

23 Яһүд патшасы Йәһуәш улы Амазиянең идарә итүенең 15 нче елында Исраил патшасы Йәһуәш улы Йәрәбәм+ Сама́риядә патша булып китте, һәм ул 41 ел идарә итте. 24 Йәрәбәм Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. Ул Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларының берсеннән дә арынмады.+ 25 Ул Исраил Аллаһысы Йәһвәнең үз хезмәтчесе Геф-хәфә́р+ шәһәреннән булган Амита́й улы Юны́с+ пәйгамбәр аша әйткән сүзе буенча, Исраилнең Лебо́-хаматтан*+ алып Араба́ диңгезенә*+ кадәр элекке чикләрен торгызды. 26 Чөнки Йәһвә Исраилнең ачы газабын күргән иде.+ Илдә халыкка булыша алырлык беркем дә калмаган иде, хәтта ярдәмчесез, көчсез кеше дә калмаган иде. 27 Йәһвә исә Исраил исемен җир йөзеннән юк итмәскә вәгъдә иткән иде.+ Шуңа күрә ул Йәһуәш улы Йәрәбәм аша аларны коткарды.+

28 Йәрәбәм белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре, куәте, ничек итеп сугышканы һәм ничек Дәмәше́къ+ белән Хаматны+ Яһүд белән Исраил кулына кире кайтарганы турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 29 Ахыр чиктә Йәрәбәм, вафат булып, ата-бабаларына — Исраил патшаларына кушылды, һәм аның урынына улы Зәкәрия́+ патша булып китте.

15 Исраи́л патшасы Йәрәбәмнең* идарә итүенең 27 нче елында Яһүд патшасы Амазиянең+ улы Азария́*+ патша булып китте.+ 2 Патшалык итә башлаганда аңа 16 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 52 ел хакимлек итте. Әнисенең исеме Йәкалия́, ул Иерусалимнан иде. 3 Азария, атасы Амазия́ кебек үк, Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ 4 Биеклекләр генә юк ителмәде.+ Халык һаман да шул биеклекләрдә корбаннар китерә һәм корбаннар төтәтә иде.+ 5 Йәһвә патшаны чир белән җәзалады, һәм тегесе үлеменә кадәр махаулы+ булып аерым йортта яшәде.+ Ә ул арада патша сарае патшаның улы Йофа́м+ карамагында иде, һәм халыкны ул хөкем итте.*+ 6 Азария белән булган бүтән хәлләр,+ аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 7 Аннары Азария, вафат булып, ата-бабаларына кушылды,+ һәм аны Давыт Шәһәрендә җирләделәр. Аның урынына патша булып улы Йофам идарә итә башлады.

8 Яһүд патшасы Азариянең+ идарә итүенең 38 нче елында Сама́риядә Исраил өстеннән Йәрәбә́м улы Зәкәрия́+ патша булып китте, һәм ул 6 ай хакимлек итте. 9 Ата-бабалары кебек, ул да Йәһвә күзендә яман булганны кылды. Ул Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан арынмады.+ 10 Аннары Ябе́ш улы Шалу́м, аңа каршы яшерен килешү төзеп, аны Иблиямдә+ үтерде.+ Үтергәч, ул аның урынына патша булып китте. 11 Зәкәрия белән булган бүтән хәлләр турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 12 Шулай итеп Йәһвәнең Яхыйга: «Синең улларың дүртенче буынга+ кадәр Исраил тәхетендә утырачак»+,— дигән сүзләре үтәлде. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да.

13 Ябеш улы Шалум Яһүд патшасы Узиянең*+ идарә итүенең 39 нчы елында патша булып китте, һәм ул Сама́риядә бер ай хакимлек итте. 14 Аннары Тирсәдән+ Сама́риягә Гәди́ улы Менаһи́м килеп, Ябеш улы Шалумны+ үтерде. Аны үтергәч, ул аның урынына патша булып китте. 15 Шалум белән булган бүтән хәлләр һәм төзегән яшерен килешүе турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 16 Нәкъ шул вакытта Менаһим Тирсәдән чыгып, Типсахны, андагы һәм тирә-якта булганнарның бөтенесен һәлак итте, чөнки алар аңа шәһәр капкаларын ачмаган иде. Шәһәрне җимереп, ул андагы авырлы хатыннарның карыннарын ярды.

17 Гәди улы Менаһим Яһүд патшасы Азариянең идарә итүенең 39 нчы елында Исраил өстеннән патша булып китте, һәм ул Сама́риядә 10 ел хакимлек итте. 18 Менаһим Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. Ул Нәбат улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларының берсеннән дә арынмады, гомере буе гөнаһ юлыннан йөрде.+ 19 Бер көнне Исраил җиренә Ассирия патшасы Пул+ бәреп керде, әмма Менаһим Пулга, тегесе аңа патшалык хакимлеген ныгытуда булышлык итсен өчен, 1 000 талант* көмеш түләде.+ 20 Менаһим көмешне исраиллеләрдән — күренекле, бай кешеләрдән җыйган иде.+ Ассирия патшасына бирер өчен, ул аларның һәрберсеннән 50 шәкыл* көмеш түләттерде. Шуннан соң Ассирия патшасы, һөҗүм итмичә, үз җиренә кайтып китте. 21 Менаһим+ белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 22 Аннары Менаһим, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аның урынына патша булып улы Фәкы́йх идарә итә башлады.

23 Менаһим улы Фәкыйх Яһүд патшасы Азариянең идарә итүенең 50 нче елында Сама́риядә Исраил өстеннән патша булып китте, һәм ул 2 ел хакимлек итте. 24 Фәкыйх Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. Ул Нәбат улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан арынмады.+ 25 Соңрак аның ярдәмчесе Рәмали́ улы Фәкы́й+ аңа каршы яшерен килешү төзеп, аны Әргү́б һәм Әрья́х белән бергә Сама́риядә патша сараеның ныгытылган манарасында үтерде. Аның белән шулай ук 50 Гила́д кешесе дә бар иде. Фәкыйхны үтергәч, ул аның урынына патша булып китте. 26 Фәкыйх белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.

27 Рәмали улы Фәкый+ Яһүд патшасы Азариянең идарә итүенең 52 нче елында Сама́риядә Исраил өстеннән патша булып китте, һәм ул 20 ел хакимлек итте. 28 Фәкый Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. Ул Нәбат улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан арынмады.+ 29 Исраил патшасы Фәкый көннәрендә илгә Ассирия патшасы Тиглатпиласа́р+ бәреп керде һәм Ийу́н, Әбе́л-бәйтмага́х,+ Яну́х, Кәде́ш,+ Хасу́р, Гилад+ һәм Гәлилә́яне — бөтен Нәфтәли́ җирен+ яулап алып, яшәүчеләрен Ассириягә әсирлеккә алып китте.+ 30 Аннары Эла́ улы Һоша́й+ Рәмали улы Фәкыйга каршы яшерен килешү төзеде һәм, аны үтереп, Узия́ улы Йофамның+ идарә итүенең 20 нче елында аның урынына патша булып китте. 31 Фәкый белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.

32 Яһүд патшасы Узия+ улы Йофам+ Исраил патшасы Рәмали улы Фәкыйның идарә итүенең 2 нче елында патша булып китте. 33 Патшалык итә башлаганда аңа 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Әнисенең исеме Җәрүшә́, ул Сады́йк кызы иде.+ 34 Атасы Узия кебек, ул да Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ 35 Биеклекләр генә юк ителмәде. Халык һаман да шул биеклекләрдә корбан китерә һәм фимиам яндыра иде.+ Йәһвә йортының Югары капкасын ул төзеде.+ 36 Йофам белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 37 Ул көннәрдә Йәһвә Яһүдкә каршы Су́рия патшасы Рәзинне һәм Рәмали улы Фәкыйны+ җибәрә башлады.+ 38 Ахыр чиктә Йофам, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны бабасы Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр. Аның урынына патша булып улы Әһә́з идарә итә башлады.

16 Яһүд патшасы Йофа́м улы Әһә́з+ Рәмали́ улы Фәкыйның идарә итүенең 17 нче елында патша булып китте. 2 Патшалык итә башлаганда Әһәзгә 20 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Бабасы Давыттан аермалы буларак, ул үз Аллаһысы Йәһвәнең күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 3 Ул Исраи́л патшаларының эзеннән йөрде+ һәм хәтта үз улын корбан итеп утта яндырды.*+ Шулай эшләп, ул Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә иярде.+ 4 Өстәвенә, ул биеклекләрдә,+ калкулыкларда һәм һәр җәенке агач астында+ корбан китерде һәм фимиам яндырды.

5 Шул вакытта Су́рия патшасы Рәзи́н һәм Исраил патшасы Рәмали улы Фәкы́й Иерусалимга каршы яу белән чыктылар.+ Алар Әһәз белән шәһәрдәге халыкны камалышта тотты, әмма шәһәрне яулап ала алмады. 6 Шунда Су́рия патшасы Рәзин Эдомга Элатны+ кайтарды, ә аннан соң Элаттан яһүдләрне* куып чыгарды. Һәм эдомлылар Элатта урнашып, әле дә шунда яши. 7 Әһәз исә Ассирия патшасы Тиглатпиласарга+ хәбәрчеләр аша болай диде: «Мин синең хезмәтчең һәм улың. Килеп, мине Су́рия патшасы кулыннан һәм Исраил патшасы кулыннан коткар, чөнки алар миңа һөҗүм итәләр». 8 Аннары Әһәз Йәһвә йортында һәм патша сарае хәзинәләрендә табылган көмеш-алтынны алып, Ассирия патшасына бүләк* итеп җибәрде.+ 9 Үтенечен кабул кылып, Ассирия патшасы Дәмәшекъкә килде дә аны яулап алды.+ Андагы халыкны ул Кирга әсирлеккә алып китте, ә Рәзинне үтерде.+

10 Аннары Әһәз патша Дәмәшекъкә Ассирия патшасы Тиглатпиласар белән очрашырга китте. Дәмәшекътәге мәзбәхне күргәч, Әһәз патша Урийә́һ руханига мәзбәхнең ниндирәк булырга һәм ничек ясалырга тиешлеген күрсәтүче сызымны җибәрде.+ 11 Урийәһ+ рухани Әһәз патшаның Дәмәшекътән җибәргән бөтен күрсәтмәләре буенча мәзбәх төзеде.+ Урийәһ рухани аны Әһәз патша Дәмәшекътән кайтканчы төзеп бетерде. 12 Дәмәшекътән кайтып мәзбәхне күргәч, патша мәзбәх янына килде һәм анда корбаннар китерде.+ 13 Шул мәзбәхтә ул яндыру корбаннары белән икмәк бүләкләре төтәтте. Ул анда шулай ук шәраб бүләге китерде һәм мәзбәх өстенә татулык корбаннарының канын бөркеде. 14 Аннары ул Йәһвә алдында торган бакыр мәзбәхне+ йорт алдындагы урыныннан — үз мәзбәхе белән Йәһвә йорты арасындагы урыннан күчереп, үз мәзбәхеннән төньяккарак куйды. 15 Әһәз патша Урийәһ+ руханига болай дип боерды: «Зур мәзбәхтә иртәнге яндыру корбаны,+ кичке икмәк бүләге+ һәм патшаның яндыру корбаны белән икмәк бүләген, шулай ук бөтен халыкның яндыру корбаннарын, икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен төтәт. Мәзбәх өстенә шулай ук яндыру корбаннарының һәм бүтән корбаннарның бөтен канын бөрке. Ә бакыр мәзбәх белән нәрсә эшләргә икәнен үзем хәл итәрмен». 16 Һәм Урийәһ рухани барысын да Әһәз патша кушканча эшләде.+

17 Өстәвенә, Әһәз су арбаларын+ сүтеп, ян такталарын кисәкләргә кисеп ташлады, ә арбалардагы чаннарны алып куйды.+ Ул шулай ук бакыр үгезләр өстендә торган «бакыр диңгезне» алып,+ таш идәнгә төшерде.+ 18 Әһәз йорт янында корылган һәм Шимбә көнне кулланылган түбәле корылманы, шулай ук патшаларның Йәһвә йортына кереп-чыгып йөри торган урынын бүтән җиргә күчерде. Моны ул Ассирия патшасы аркасында эшләде.

19 Әһәз белән булган бүтән хәлләр, аның эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.+ 20 Ахыр чиктә Әһәз, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр. Аның урынына патша булып улы Һизәкыя́*+ идарә итә башлады.

17 Яһүд патшасы Әһәзнең идарә итүенең 12 нче елында Сама́риядә Исраи́л өстеннән Эла́ улы Һоша́й+ патша булып китте, һәм ул 9 ел идарә итте. 2 Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде, әмма кылган яманлыгы үзенә кадәрге Исраи́л патшаларыныкы кебек үк түгел иде. 3 Бервакыт Һошайга каршы Ассирия патшасы Салманаса́р яу белән чыкты,+ һәм тегесе аның хезмәтчесе булып китеп, аңа салым түли башлады.+ 4 Әмма соңрак Ассирия патшасы Һошайның үзенә каршы яшерен килешү төзегәнен аңлады, чөнки тегесе Мисыр патшасы Сохка хәбәрчеләр җибәргән иде+ һәм аңа узган еллардагы кебек салым түләми башлады. Шуңа күрә Ассирия патшасы аны, богаулап, зинданда тотты.

5 Ассирия патшасы бөтен илгә каршы яу белән чыкты һәм Сама́риягә килеп, аны өч ел буе камалышта тотты. 6 Һошайның идарә итүенең 9 нчы елында Ассирия патшасы Сама́рияне яулап алды.+ Ул Исраил халкын Ассириягә әсирлеккә алып китте,+ һәм исраиллеләр Гоза́н елгасы+ янындагы Һалахта һәм Һабурда, шулай ук ми́диялеләрнең шәһәрләрендә яши башлады.+

7 Бу хәл Исраил халкының үзләрен Мисыр патшасы фиргавен кулыннан коткарып, Мисыр җиреннән чыгарган Аллаһылары Йәһвәгә+ каршы гөнаһ кылганы өчен булды. Алар бүтән илаһларга табына* башлады,+ 8 Йәһвә үзләре алдыннан куган халыкларның гадәтләренә иярде һәм Исраил патшалары гамәлгә керткән йолаларны үтәп яшәде.

9 Исраиллеләр үзләренең Аллаһысы Йәһвә карашы буенча дөрес булмаган нәрсәләрдә катнашып* яшәде. Алар бөтен шәһәрләрендә — күзәтү манараларыннан алып ныгытылган шәһәрләргә кадәр* — биеклекләр кора бирде.+ 10 Алар һәрбер калкулыкта һәм һәркайсы җәенке агач астында+ изге таш баганалар һәм изге агач баганалар*+ куя бирде. 11 Йәһвә үзләре алдыннан сөргенгә җибәргән халыклар кебек, исраиллеләр һәр биеклектә корбаннар төтәтә иде.+ Алар, яман булганны кылып, Йәһвәнең ачуын чыгара* бирде.

12 Йәһвәнең: «Аларга табынмагыз!»+ — диюенә карамастан, алар һаман җирәнгеч потларга* табынды.+ 13 Йәһвә үзенең бөтен пәйгамбәрләре һәм күренешләр тапшыручылары+ аша: «Яман юлларыгызны калдырыгыз!+ Мин ата-бабаларыгызга биргән һәм сезгә пәйгамбәрләрем аша җиткергән бөтен кануннар буенча яшәп, әмерләремне һәм кагыйдәләремне үтәгез»,— дип, Исраил белән Яһүд халкын кисәтеп торды. 14 Әмма алар тыңламадылар һәм, үз Аллаһылары Йәһвәгә иман итмәгән ата-бабалары кебек үк, үҗәтләнеп йөрделәр.+ 15 Алар аның күрсәтмәләрен, ата-бабалары белән төзегән килешүен+ һәм аларны кисәтеп биргән искә төшерүләрен кире кага бирде.+ Алар файдасыз потларга табынудан туктамады+ һәм үзләре дә файдасыз булып китте,+ алар тирә-якларындагы Йәһвә иярмәскә кушкан халыкларга иярде.+

16 Алар үз Аллаһылары Йәһвәнең бер әмерен дә санга сукмый яшәде. Алар ике бозау сыны* ясады,+ изге агач багана* ясады,+ бөтен күк җисемнәренә* табынды+ һәм Багалга хезмәт итте.+ 17 Алар шулай ук үз улларын һәм кызларын корбан итеп утта яндырды,*+ күрәзәлек кылды,+ фаллар ачты һәм үзләрен Йәһвә күзендә яман булган нәрсәләргә багышлап,* аның ачуын чыгарды.*

18 Шуңа күрә Йәһвә Исраил халкына бик нык ярсып, аларны үз хозурыннан сөрде.+ Яһүд кабиләсеннән башка ул бүтән беркемне дә калдырмады.

19 Хәтта Яһүд халкы да үз Аллаһысы Йәһвәнең әмерләрен үтәмәде.+ Алар Исраилнең йолалары буенча яшәде.+ 20 Йәһвә Исраилнең бөтен токымнарын кире какты, аларны хурлыкка төшереп, талаучылар кулына тапшырды һәм ахыр чиктә алардан ваз кичте. 21 Ул Исраилне Давыт йортыннан аерды, һәм исраиллеләр Нәба́т улы Йәрәбәмне патша итеп куйды.+ Әмма Йәрәбә́м Исраилне Йәһвәдән читләштерде һәм зур гөнаһка батырды. 22 Исраил халкы Йәрәбәмнең кылган бөтен гөнаһларын кылып яшәде,+ алардан арынмады. 23 Әмма ахыр чиктә Йәһвә, үзенең бөтен пәйгамбәрләре аркылы алдан әйткәнчә, Исраилне үз хозурыннан сөрде.+ Исраилне үз җиреннән Ассириягә әсирлеккә алып киттеләр,+ һәм алар һаман да шунда тора.

24 Аннары Ассирия патшасы, Бабылдан, Куф, Авва́, Хама́т һәм Сепарбаимнан+ кешеләр китереп, аларны исраиллеләр урынына Сама́рия шәһәрләренә урнаштырды. Һәм алар, Сама́рия биләмәләренә ия булып, аның шәһәрләрендә яши башлады. 25 Анда яши башлаган чакта алар Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтми* иде. Шуңа күрә Йәһвә аларга арысланнар җибәрде,+ һәм алар халык арасыннан кайберәүләрен үтерде. 26 Шунда Ассирия патшасына болай дип хәбәр иттеләр: «Син әсирлеккә алып китеп, Сама́рия шәһәрләренә күчергән халыклар шул җирдәге Аллаһының динен* белми. Шуңа күрә ул алар янына арысланнар җибәреп тора, ә арысланнар аларны үтерә, чөнки аларның берсе дә шул җирдәге Аллаһы динен белми».

27 Шулчак Ассирия патшасы мондый боерык бирде: «Шул җирдән әсирлеккә алынган руханиларның берсен кире үз җиренә кайтарыгыз. Ул шунда яшәп, аларны шул җирдәге Аллаһы диненә өйрәтсен». 28 Шунда Сама́риядән әсирлеккә алынган руханиларның берсе кире Бәйтелгә+ кайтты һәм шунда яшәп, аларны Йәһвәгә гыйбадәт кылырга* өйрәтә башлады.+

29 Тик шулай да һәрбер милләт үзе өчен үз илаһын ясады һәм аларны моңарчы сама́риялеләр ясаган биеклекләрдәге гыйбадәт йортларына куйды. Һәрбер милләт үзләре яшәгән шәһәрләрдә шулай эшләде. 30 Бабыл халкы — Сохкәтбину́т сынын, Куф халкы — Нирга́л сынын, Хамат халкы+ — Ашимә́ сынын, 31 аввалылар Нибха́з белән Тарта́к сыннарын ясадылар. Сепарбаимлеләр Сепарбаи́м илаһлары+ Әдримәли́к белән Анумәли́к өчен үз улларын корбан итеп утта яндыра иде. 32 Алар, Йәһвәдән курыксалар да, биеклекләрдә хезмәт итү өчен руханиларны үз халкы арасыннан билгеләделәр, һәм тегеләре биеклекләрдәге гыйбадәт йортларында алар өчен хезмәт башкардылар.+ 33 Әйе, Йәһвәдән курыксалар да, алар, үзләре күчеп килгән җирләрдәге халыкларның дине* буенча, үз илаһларына табындылар.+

34 Алар әле дә үзләренең элеккеге диннәре* буенча яши. Аларның берсе дә Йәһвәгә табынмый* һәм Йәһвә тарафыннан исемен Исраил дип үзгәрткән+ Ягъкуб улларына бирелгән кагыйдәләрен, хөкем карарларын, Канунын һәм әмерләрен тотмый. 35 Йәһвә алар* белән килешү төзегәндә+ аларга болай дип боерган иде: «Башка илаһларга сәҗдә кылмагыз,* аларга табынмагыз, аларга хезмәт тә итмәгез, корбаннар да китермәгез.+ 36 Ә сезне бөек кодрәте һәм гайрәтле кулы белән Мисыр җиреннән алып чыккан Йәһвәгә+ курку-хөрмәт күрсәтегез,+ аңа табыныгыз һәм аңа корбаннар китерегез. 37 Аның сезнең өчен язып биргән кагыйдәләрен, хөкем карарларын, Канунын һәм әмерләрен+ һәрчак җиренә җиткереп үтәгез һәм башка илаһларга сәҗдә кылмагыз.* 38 Сезнең белән төзегән килешүемне онытмагыз+ һәм башка илаһларга сәҗдә кылмагыз.* 39 Фәкать үз Аллаһыгыз Йәһвәгә генә курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгез, чөнки дошманнарыгыз кулыннан сезне ул коткарачак».

40 Әмма алар аны тыңламады һәм үзләренең элеккеге диннәре* буенча яшәде.+ 41 Бу халыклар Йәһвәдән курыкты,+ шулай да үзләренең потларына да табынды. Аларның уллары һәм оныклары әле дә ата-бабалары кылганны кыла.

18 Исраи́л патшасы Эла́ улы Һошайның+ идарә итүенең 3 нче елында Яһүд патшасы Әһәзнең+ улы Һизәкыя́+ патша булып китте. 2 Патшалык итә башлаганда Һизәкыягә 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 29 ел идарә итте. Әнисе Зәкәрия́ кызы Аби́* иде.+ 3 Һизәкыя, бабасы Давыт кебек үк,+ Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ 4 Биеклекләрне+ юк иткән, изге таш баганаларны җимергән һәм изге агач багананы* кисеп ташлаган+ кеше ул иде. Ул шулай ук Муса ясаган бакыр еланны+ челпәрәмә китерде, чөнки моңа кадәр Исраил халкы аңа корбаннар төтәтә иде, һәм шул потны бакыр елан* дип атый иделәр. 5 Ул Исраил Аллаһысы Йәһвәгә таянып яшәде,+ һәм бөтен Яһүд патшалары арасыннан аңа кадәр дә, аңардан соң да аның кебек берәү дә юк иде. 6 Һизәкыя бөтен җаны белән Йәһвәгә ябышып,+ аңа бертуктамый иярде һәм Йәһвәнең Муса аша биргән әмерләрен үтәп яшәде. 7 Йәһвә аның белән иде. Һизәкыя, кая гына барса да, акыллылык белән эш итә иде. Ул Ассирия патшасына каршы фетнә күтәрде һәм аңа хезмәт итүдән баш тартты.+ 8 Ул шулай ук Га́за һәм аның тирә-ягындагы җирләргә кадәр үк барып җитеп, филистилеләрне+ тар-мар итте; күзәтү манараларын да, ныгытылган шәһәрләрне дә* яулап алды.

9 Һизәкыя патшаның идарә итүенең 4 нче елында, ягъни Исраил патшасы Эла улы Һошайның+ идарә итүенең 7 нче елында, Ассирия патшасы Салманаса́р Сама́риягә каршы чыгып, аны камап алды.+ 10 Камалышның 3 нче елының ахырында шәһәр яулап алынды.+ Һизәкыянең идарә итүенең 6 нчы елында, ягъни Исраил патшасы Һошайның патшалык итүенең 9 нчы елында, Сама́рия яулап алынды. 11 Шунда Ассирия патшасы исраиллеләрне Ассириягә әсирлеккә алып китте,+ һәм алар Гоза́н елгасы янындагы Һалахта һәм Һабурда, шулай ук ми́диялеләрнең шәһәрләрендә яши башлады.+ 12 Бу хәл аларның үз Аллаһысы Йәһвәне тыңламаганнары аркасында һәм Йәһвәнең үз хезмәтчесе Муса аша биргән бер боерыгын да үтәмичә, аның килешүен бозганнары аркасында булды.+ Алар тыңламады да, буйсынмады да.

13 Һизәкыя патшаның идарә итүенең 14 нче елында Ассирия+ патшасы Синахери́б Яһүднең бөтен ныгытылган шәһәрләренә каршы чыгып, аларны яулап алды.+ 14 Шунда Яһүд патшасы Һизәкыя Лакишта булган Ассирия патшасына: «Мин хата кылдым. Миңа каршы һөҗүм итмә, һәм мин сиңа күпме таләп итсәң, шулкадәр түлим»,— дигән хәбәр җибәрде. Һәм Ассирия патшасы Яһүд патшасы Һизәкыядән 300 талант* көмеш һәм 30 талант алтын таләп итте. 15 Шуңа күрә Һизәкыя аңа Йәһвә йортында һәм патша сарае хәзинәләрендә табылган бөтен көмешне тапшырды.+ 16 Һизәкыя шулай ук Йәһвә гыйбадәтханәсенең үзе алтын белән каплаган+ ишекләрен+ һәм ишек яңакларын салдырып, Ассирия патшасына бирде.

17 Ассирия патшасы Лакиштан+ Иерусалимга Һизәкыя патша янына тарта́н,* рабсари́с* һәм рапша́к* белән бергә гаять зур гаскәр җибәрде.+ Алар Иерусалимга килеп, кер юучылар кырына илтүче зур юл буендагы Югары сулыкның канавы янәшәсендә урнашты.+ 18 Алар патшаны чакыргач, яннарына патша йорты башлыгы Хилкыя́ улы Ильяки́м,+ сәркатип Шебнә́+ һәм елъязмачы Аса́ф улы Йоха́к чыкты.

19 Рапшак аларга болай диде: «Һизәкыягә әйтегез: „Бөек патша — Ассирия патшасы менә нәрсә ди: „Нинди таянычың бар синең?+ 20 Син: „Минем зирәк хәрби кешеләрем һәм сугыш алып барырга куәтем бар“,— дисең, әмма бу буш сүзләр генә. Кемгә таянасың син, хәтта миңа каршы баш күтәрергә батырчылык иткәнсең?!+ 21 Нәрсә, шул сынык камыш таягына — Мисырга таянасыңмы әллә?+ Кеше аңа таянса, ул бит аның кулын тишеп керәчәк. Мисыр патшасы фиргавен үзенә өметләнгәннәрнең һәммәсе өчен менә шундый ул. 22 Ә инде: „Аллаһыбыз Йәһвәгә таянабыз“+,— дисез икән, әллә Һизәкыя Яһүд белән Иерусалимга: „Иерусалимда менә шушы мәзбәх алдында табыныгыз“+,— диеп, аның биеклекләрен һәм аның мәзбәхләрен җимергән түгелме?“+ 23 Әйдә менә хуҗам Ассирия патшасы белән бәхәсләшеп кара: мин сиңа 2 000 ат бирәм һәм карыйк, син аларга утыртыр өчен җитәрлек җайдаклар табарсыңмы икән?+ 24 Әгәр дә инде Мисырның сугыш арбаларына һәм җайдакларына таянасың икән, ничек инде син хуҗамның хезмәтчеләре арасыннан хәтта иң кече җитәкчене чигендерә алырсың? 25 Бу җиргә каршы чыгып, аны җимерергә вәкаләт миңа Йәһвәдән бирелде. Йәһвә үзе миңа: „Бу җиргә каршы чыгып, аны җимер“,— диде».

26 Шунда Хилкыя улы Ильяким, Шебнә+ һәм Йохак рапшакка+ болай диделәр: «Безнең белән стенадагы кешеләр алдында яһүд телендә сөйләшмә. Хезмәтчеләрең белән арамей* телендә+ сөйләш, чөнки без болай да аңлыйбыз».+ 27 Ләкин рапшак аларга: «Нәрсә, хуҗам мине бу сүзләрне хуҗагызга һәм сезгә генә әйтергә җибәрде дип уйлыйсызмы? Юк, ул мине стенадагы кешеләргә дә әйтер өчен җибәрде. Сез барыгыз да үз тизәгегезне ашарсыз һәм үз сидегегезне эчәрсез»,— диде.

28 Аннары рапшак басып, каты тавыш белән яһүд телендә болай диде: «Бөек патшаның — Ассирия патшасының сүзләрен тыңлагыз.+ 29 Патша менә нәрсә ди: „Һизәкыя сезне алдый күрмәсен, чөнки ул сезне минем кулымнан коткара алмый.+ 30 Һизәкыя сезгә: „Йәһвә безне, һичшиксез, коткарачак; һәм бу шәһәр Ассирия патшасы кулына төшмәячәк“+,— диеп, сезне Йәһвәгә ышанырга өндәсә дә, тыңламагыз аны. 31 Һизәкыяне тыңламагыз, чөнки Ассирия патшасы болай ди: „Минем белән килешү төзегез һәм бирелегез! Шулчак һәрберегез үзенең йөзем агачыннан һәм инҗир агачыннан җимеш ашар һәм үз сулыгыннан су эчәр. 32 Аннары мин килеп, сезне үз җирегезгә охшаш бер җиргә алып китәрмен.+ Ул бәрәкәтле җирдә ашлык һәм яңа шәраб, икмәк һәм йөзем бакчалары, зәйтүн агачлары һәм бал бар. Шулай итеп, сез үлмәссез, ә исән калырсыз. Тыңламагыз Һизәкыяне, ул: „Йәһвә безне коткарачак“,— диеп, сезне алдый гына. 33 Башка халыкларның илаһлары үз җирләрен Ассирия патшасы кулыннан коткарып кала алдымы? 34 Кайда Хама́т+ белән Арпадның илаһлары? Ә Сепарбаи́м,+ Һенә́ һәм Иввәнең илаһлары кайда? Алар Сама́рияне минем кулымнан коткарып кала алдымы?+ 35 Бу җирләрнең барлык илаһларының кайсысы үз җирен минем кулымнан коткара алды? Әллә Иерусалимны минем кулымнан Йәһвә коткарып кала алырмы?“»+

36 Әмма халык дәшмәде һәм аңа бер сүз дә җавап бирмәде, чөнки патша: «Аңа җавап бирмәгез»,— дип боерган иде.+ 37 Патша йорты башлыгы Хилкыя улы Ильяким, сәркатип Шебнә һәм елъязмачы Асаф улы Йохак, киемнәрен ертып, Һизәкыя янына килделәр һәм аңа рапшакның сүзләрен сөйләп бирделәр.

19 Моны ишетү белән Һизәкыя́ патша өстендәге киемен ертып җибәрде һәм матәм киеме киеп, Йәһвә йортына китте.+ 2 Аннары ул өсләренә матәм киемнәре кигән патша сарае башлыгы Ильякимны, сәркатип Шебнәне һәм җитәкче руханиларны Аму́з улы Ишагыя́+ пәйгамбәр янына җибәрде. 3 Алар аңа болай диделәр: «Һизәкыя менә нәрсә ди: „Бу көн — кайгы-хәсрәт көне, шелтә* һәм мәсхәрә көне, чөнки без менә-менә бала табарга тиешле, әмма тудырырга көче булмаган хатын кебек.+ 4 Исән калганнар өчен дога кылчы.+ Бәлки, Йәһвә Аллаһы Ассирия патшасының тере Аллаһыны мыскылларга җибәргән+ хезмәтчесе рапшакның бөтен сүзләрен ишетер һәм аны Йәһвә Аллаһының колагына ирешкән бөтен сүзләре өчен җавапка тартыр“».

5 Һизәкыя патшаның хезмәтчеләре бу хәбәрне Ишагыягә җиткергәч,+ 6 Ишагыя аларга болай диде: «Хуҗагызга әйтегез: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Үзең ишеткән сүзләрдән курыкма.+ Ассирия патшасының хезмәтчеләре миңа әйткән көфер сүзләр аркасында шомга төшмә.+ 7 Мин аның күңеленә бер уй-ният* салам, һәм ул бер хәбәр ишетеп, үз җиренә кайтып китәчәк. Мин аны үз җирендә кылыч белән үтертәчәкмен“».+

8 Ассирия патшасының Лакиштан+ киткәнен ишеткәч, рапша́к аның янына әйләнеп кайтты һәм тегесенең Либнага каршы сугышканын күрде.+ 9 Ул арада Ассирия патшасы Хәбәшстан патшасы Тирхакның үзенә каршы яу белән чыкканы турында хәбәр алды. Шунда ул Һизәкыягә хәбәрчеләр җибәреп,+ болай диде: 10 «Яһүд патшасы Һизәкыягә әйтегез: „Таянычың булып торган Аллаһың сиңа: „Иерусалим Ассирия патшасының кулына бирелмәячәк“,— дисә дә, ышанма аңа.+ 11 Ассирия патшаларының бөтен җирләрне һәлак итеп, алар белән ни эшләгәннәре турында үзең ишеткән идең бит.+ Әллә син берүзем котылып калырмын дип уйлыйсыңмы? 12 Ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары аларны коткардымы соң? Кайда Гоза́н, Хара́н,+ Рәзи́ф? Телассарда яшәгән Гадә́н халкы кайда? 13 Хама́т патшасы, Арпа́д патшасы, Сепарбаи́м, Һенә́ һәм Иввә́ шәһәрләренең патшалары кайда?“»+

14 Һизәкыя бу хатны хәбәрчеләрнең кулыннан алып, укып чыкты. Аннары ул Йәһвә йортына барып, аны Йәһвә алдына җәеп салды.+ 15 Һизәкыя Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады:+ «И Исраи́л Аллаһысы Йәһвә, керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыручы Ходай!+ Син җирдәге бөтен патшалыкларның бердәнбер хак Аллаһысы.+ Син күкләрне һәм җирне булдырдың. 16 И Йәһвә, колак салчы һәм мине ишетче!+ И Йәһвә, күзләреңне аччы+ һәм күрче! Синахерибның тере Аллаһыны мыскыллап әйткән сүзләрен ишетче. 17 И Йәһвә, Ассирия патшалары чыннан да халыкларны һәм аларның җирләрен һәлак итте.+ 18 Аларның илаһларын утка ташладылар, чөнки алар илаһлар түгел,+ ә кеше кулы ясаган нәрсәләр,+ агач һәм таш кына. Шуңа күрә аларны юк иттеләр дә. 19 Һәм хәзер, и Аллаһыбыз Йәһвә, безне аның кулыннан коткарчы. Шулчак җир йөзендәге бөтен патшалыклар синең, и Йәһвә, бердәнбер Аллаһы икәнеңне белерләр иде».+

20 Аннары Амуз улы Ишагыя Һизәкыягә мондый хәбәр җибәрде: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин синең Ассирия патшасы Синахери́б+ турындагы догаңны ишеттем.+ 21 Йәһвә аңа каршы болай ди:

„Гыйффәтле кыз Сио́н синнән җирәнә, синнән көлә.

Кызым Иерусалим сиңа карап, башын селкеп тора.

22 Син кемне мыскыл итәсең, кемгә көфер сүзләр әйтәсең?+

Кемгә тавышыңны күтәрәсең?+

Горур күз карашыңны кемгә төбисең?

Исраилнең Изге Аллаһысына!+

23 Хәбәрчеләрең аша+ син Йәһвәдән мыскыллап көләсең+ һәм болай дисең:

„Күпсанлы сугыш арбаларым белән

Мин тау башларына кадәр менәрмен,

Ливанның иң ерак төбәкләренә кадәр җитәрмен.

Мин аның биек эрбет һәм иң яхшы артыш агачларын кисеп ташлармын,

Аның иң ерак яшерен урыннарына, иң куе урманнарына керермен.

24 Коелар казырмын, чит ил суларын эчәрмен,

Мисырның бөтен агымсуларын* аяк табаннарым белән корытып бетерермен“.

25 Әллә ишетмәдеңме? Бу инде күптән карар ителгән* иде.+

Мин моны күптән ниятләгән* идем.+

Менә хәзер гамәлгә ашырам:+

Син ныгытылган шәһәрләрне җимерәсең, һәм алар хәрабә өемнәренә әйләнә.+

26 Анда яшәгән кешеләр ярдәмсез калыр,

Алар бик нык куркуга төшәр һәм оятка калыр.

Алар кыр үсемлеге, яшел чирәм сыман,+

Өй түбәсендәге көнчыгыш җиле көйдергән чирәм шикелле зәгыйфь булып китәр.

27 Синең кайчан утырганыңны да, кайчан чыкканыңны, кайчан кергәнеңне дә беләм мин,+

Миңа ярсуланып йөрүең дә билгеле миңа,+

28 Чөнки миңа ярсуың+ һәм үкерүең колагыма килеп иреште.+

Шуңа күрә мин борыныңа ыргак кидереп,+ авызыңа авызлык салырмын да

Сине килгән юлың белән алып китәрмен“.+

29 Һәм менә сиңа* билге: быел сез үзеннән-үзе* үсеп чыккан ашлыкны ашарсыз, киләсе елны шуннан үсеп чыккан орлыклар белән тукланырсыз,+ ә өченче елны үзегез чәчкәнне урырсыз һәм йөзем агачлары утыртып, аларның җимешләрен ашарсыз.+ 30 Яһүд йортында котылып калганнар+ тамыр җибәрер һәм җимеш китерер. 31 Чөнки Иерусалимнан — котылган халык һәм Сион тавыннан исән калганнар чыгачак. Гаскәрләр Иясе Йәһвә моны һичшиксез* эшләячәк.+

32 Шуңа күрә Йәһвә Ассирия патшасы турында болай ди:+

„Ул бу шәһәргә кермәячәк,+

Анда үз угын атмаячак,

Аңа каршы калкан белән чыкмаячак,

Аның тирәли камау ныгытмасы* ясамаячак.+

33 Ул килгән юлы белән кайтып китәчәк

Һәм бу шәһәргә кермәячәк,— дип игълан итә Йәһвә.—

34 Мин бу шәһәрне+ үз исемем хакына+

Һәм хезмәтчем Давыт хакына+ яклап коткарачакмын“».

35 Шул ук төнне Йәһвәнең бер фәрештәсе, чыгып, ассириялеләрнең лагеренда 185 000 кешене үтерде.+ Кешеләр иртән иртүк торсалар, җирдә үле гаскәриләрнең гәүдәләре ята.+ 36 Шулчак Ассирия патшасы Синахериб борылып, Нинәвәгә+ кайтып китте һәм шунда яшәде.+ 37 Бер көнне Синахериб үз илаһы Нисрухның гыйбадәтханәсендә табынганда, уллары Әдримәли́к белән Шаризә́р аны кылыч белән үтерделәр+ һәм Арара́т+ җиренә качып киттеләр. Аның урынына улы Асархәдду́н+ патша булып китте.

20 Шул көннәрдә Һизәкыя́ авырып китеп, үлем түшәгенә ятты.+ Бер заман аның янына Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр килде һәм аңа болай диде: «Йәһвә: „Йортыңдагыларга соңгы васыятеңне әйт, чөнки син аякка басмаячаксың, ә үләчәксең“,— ди».+ 2 Шунда ул йөзе белән стенага таба борылып, Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады: 3 «И Йәһвә, үтенәм синнән, минем синең алда тугрылыгымны саклап, бербөтен йөрәк белән йөргәнемне һәм синең күзеңдә дөрес булганны кылып яшәгәнемне исеңә төшерче».+ Һәм Һизәкыя бик каты елап җибәрде.

4 Ишагыя патша сараеның урта ишегалдына чыгарга да өлгермәде, Йәһвә аңа болай диде:+ 5 «Кире борыл, халкымның җитәкчесе Һизәкыя янына барып әйт: „Бабаң Давытның Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем.+ Мин сине савыктырырмын,+ һәм өченче көнне син Йәһвә йортына барырсың.+ 6 Мин синең гомер көннәреңә 15 ел өстәрмен һәм сине дә, бу шәһәрне дә Ассирия патшасының кулыннан коткарырмын.+ Мин бу шәһәрне үз исемем хакына һәм хезмәтчем Давыт хакына яклармын“».+

7 Аннары Ишагыя тыгызлап ясалган инҗир көлчәсе китерергә кушты. Шунда кешеләр инҗир көлчәсе китереп, аны Һизәкыянең тәнендәге чуан өстенә япты. Тора-бара ул савыкты.+

8 Моңа кадәр Һизәкыя Ишагыядән: «Йәһвәнең мине савыктарачагын һәм минем өченче көнне Йәһвә йортына барачагымны нинди билге+ аша белермен?» — дип сораган иде. 9 Ишагыянең җавабы мондый иде: «Йәһвә сүзләренең үтәлешен син Йәһвә биргән билге аша күрәчәксең. Баскычка* төшкән күләгәнең 10 киртләчкә алга күчүен телисеңме яисә 10 киртләчкә артка күчүенме?»+ 10 Һизәкыя: «Күләгәнең алга күчүе җиңел ул, шуңа күрә күләгә 10 киртләчкә артка күчсен»,— диде. 11 Шунда Ишагыя пәйгамбәр Йәһвәгә дога кылды, һәм Ул Әһә́з баскычындагы алга күчкән күләгәне 10 киртләчкә артка күчерде.+

12 Ул вакытта Бабы́л патшасы Балада́н улы Бирәдә́х-балада́н, Һизәкыя патшаның авырып ятканы турында ишеткәч, Һизәкыягә хат язып, бүләк җибәрде.+ 13 Һизәкыя хәбәрчеләрне ачык йөз белән кабул итте* һәм аларга үзенең бөтен хәзинәсен:+ көмеш, алтын, бәлзәм, бүтән кыйммәтле майлар, коралларын һәм үзенең хәзинәләрендә булган бөтен нәрсәне күрсәтте. Һизәкыя үзенең патша сараенда һәм бөтен биләмәләрендә күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады.

14 Аннары Һизәкыя патша янына Ишагыя пәйгамбәр килеп, аңардан: «Бу кешеләр нәрсә әйттеләр? Алар кайдан килделәр?» — дип сорады. Моңа Һизәкыя: «Алар ерак җирдән, Бабылдан килделәр»,— диде.+ 15 Тегесе аңардан: «Алар синең йортыңда нәрсә күрде?» — дип сорагач, Һизәкыя: «Бөтенесен күрде. Хәзинәләремдә күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады»,— дип җаваплады.

16 Шулчак Ишагыя Һизәкыягә болай диде: «Йәһвәнең сүзе мондый:+ 17 „Менә, килер бер көн һәм синең йортыңда булган бар нәрсәне, шулай ук ата-бабаларың бүгенгә кадәр туплаган бөтен әйберләрне Бабылга алып китәчәкләр.+ Бернәрсә дә калмаячак,— дип әйтә Йәһвә.— 18 Синнән туачак улларыңның кайберләрен шулай ук алып китәчәкләр,+ һәм алар Бабыл патшасының сараенда хезмәтчеләр булачак“».+

19 Шунда Һизәкыя Ишагыягә: «Йәһвәнең синең аша әйткән сүзе гадел»*+,— диде һәм болай дип өстәде: «Минем көннәремдә тынычлык һәм тотрыклылык* булса,+ әйбәт булыр иде».

20 Һизәкыя белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен куәте һәм ничек итеп сулык,+ су җиткерү системасы ясаганы һәм шәһәргә су үткәргәне+ турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 21 Ахыр чиктә Һизәкыя, вафат булып, ата-бабаларына кушылды,+ һәм аның урынына патша булып улы Манашше́+ идарә итә башлады.+

21 Патшалык итә башлаганда Манашшега+ 12 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 55 ел идарә итте.+ Әнисенең исеме Хәфзибә́ иде. 2 Манашше́, Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә ияреп,+ Йәһвә күзендә яман булганны кылды.+ 3 Ул атасы Һизәкыя́ җимергән биеклекләрне+ яңадан төзеде һәм, Исраи́л патшасы Аха́б кебек,+ Багалга мәзбәхләр урнаштырды һәм изге агач багана*+ ясады. Ул бөтен күк җисемнәренә* табынды һәм аларга хезмәт итте.+ 4 Манашше шулай ук Йәһвәнең йортында, Йәһвә: «Минем исемем Иерусалимда булыр»+,— дип әйткән урында, мәзбәхләр төзеде.+ 5 Ул Йәһвә йортының ике ишегалдында+ бөтен күк җисемнәренә* мәзбәхләр төзеде.+ 6 Ул үз улын корбан итеп утта яндырды,* сихерчелек кылды, фаллар ачты+ һәм рухлар чакыручылар белән күрәзәчеләр билгеләде.+ Ул Йәһвә күзендә чиксез дәрәҗәдә яманлык кылып, аның ачуын чыгарды.*

7 Манашше шулай ук изге агач багана*+ ясап, аны гыйбадәтханәгә урнаштырды. Бу урын турында Йәһвә Давыт белән аның улы Сөләйманга болай дигән иде: «Бу йортта һәм мин Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан сайлап алган Иерусалимда минем исемем мәңге булачак.+ 8 Исраил минем бар әмерләремне, хезмәтчем Муса үтәргә кушкан бөтен Канунны җиренә җиткереп үтәсә,+ мин бүтән беркайчан да исраиллеләрне ата-бабаларына биргән җирдән куып чыгарып, чит җирдә каңгырып йөрергә мәҗбүр итмәм».+ 9 Ләкин алар тыңламадылар. Манашше аларны, Йәһвә исраиллеләр алдында юк иткән халыкларга+ караганда да яманрак эшләр кылырга этәреп, юлдан яздыра барды.

10 Йәһвә үз хезмәтчеләре пәйгамбәрләр аша+ мондый сүзләр әйтә килде: 11 «Яһүд патшасы Манашше бөтен шушы кабахәт эшләрне кылды. Ул үзенә кадәр яшәгән бөтен аморлыларга караганда+ да явызрак эшләр эшләде+ һәм үзенең җирәнгеч потлары* белән Яһүдне гөнаһка батырды. 12 Шуңа күрә Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин Иерусалимга һәм Яһүдкә шундый бәла китерәм ки,+ аның турында ишеткән һәркемнең колаклары үрә торыр.*+ 13 Мин Сама́рия+ өчен кулланган үлчәү бавын+ һәм Ахаб йорты+ өчен кулланган тигезләгечне* Иерусалим өчен дә кулланачакмын. Табакны ничек сөртеп чистартып, әйләндереп куйсалар, мин дә Иерусалим белән шулай эшләрмен.+ 14 Мин үз мирасымнан исән калганнарны ташлап китәрмен+ һәм аларны дошманнарының кулына тапшырырмын; алар бөтен дошманнары өчен табыш һәм ганимәткә әйләнәчәк,+ 15 чөнки алар ата-бабалары Мисырдан чыкканнан бирле минем күземдә яманлык кыла һәм бертуктаусыз ачуымны чыгарып* тора“».+

16 Яһүдне Йәһвә күзендә яман эшләргә тартып гөнаһка батыруыннан тыш, Манашше шулай ук, гаять күп гаепсез кешеләрнең канын түгеп, бөтен Иерусалимны кан белән тутырды.+ 17 Манашше белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре һәм кылган гөнаһлары турында Яһүд патшаларының тарихы бәян ителгән китапта язылган. 18 Ахыр чиктә Манашше, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны үз йорты янындагы бакчада — Узза́ бакчасында җирләделәр.+ Аның урынына патша булып улы Амо́н идарә итә башлады.

19 Патшалык итә башлаганда Амонга+ 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 2 ел идарә итте.+ Әнисенең исеме Мәшүләмә́т, ул Йотба́ шәһәреннән булган Хәрүзнең кызы иде. 20 Амон, атасы Манашше кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылды.+ 21 Ул атасының юлларыннан йөрде һәм атасы хезмәт иткән җирәнгеч потларга хезмәт итеп һәм табынып яшәде.+ 22 Ул ата-бабалары хезмәт иткән Йәһвә Аллаһыны калдырды, һәм Йәһвәнең юлыннан йөрмәде.+ 23 Ахыр чиктә Амонның хезмәтчеләре аңа каршы яшерен килешү төзеделәр һәм патшаны үз йортында үтерделәр. 24 Әмма ул җирдәге халык Амон патшага каршы яшерен килешү төзегән бөтен кешеләрне үтереп бетерде һәм аның урынына улы Йошияне патша итеп куйды.+ 25 Амон белән булган бүтән хәлләр һәм аның эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 26 Аны Узза бакчасындагы үз каберенә җирләделәр,+ һәм аның урынына патша булып улы Йошия́+ идарә итә башлады.

22 Патшалык итә башлаганда Йошиягә+ 8 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 31 ел идарә итте.+ Аның әнисе Адайның кызы Йәдидә́ иде, Ада́й исә Боскаттан+ иде. 2 Йошия́ Йәһвәнең күзендә дөрес булганны кылды һәм уңга да, сулга да тайпылмыйча, бабасы Давыт эзләреннән йөрде.+

3 Үзенең идарә итүенең 18 нче елында Йошия патша, Мәшулламның улы Әзлияһнең улы сәркатип Шафанны Йәһвә йортына җибәреп,+ болай диде: 4 «Баш рухани Хилкыя́+ янына бар, һәм Хилкыя халыкның Йәһвә йортына капка сакчыларына китереп биргән+ бөтен акчасын җыйсын.+ 5 Акчаны Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирсеннәр. Алар исә, үз чиратында, Йәһвә йортын төзекләндергән* эшчеләргә:+ 6 һөнәрчеләргә, төзүчеләргә һәм ташчыларга түләсен, ә алар бу акчага, йортны төзекләндерү өчен, агач материаллары һәм юнылган ташлар сатып алсын.+ 7 Алардан бирелгән акчаларның хисабын таләп итмәгез, чөнки алар ышанычка лаек кешеләр».+

8 Соңрак баш рухани Хилкыя сәркатип Шафанга:+ «Мин Йәһвә йортында Канун кулъязмасын+ таптым»,— диде. Хилкыя кулъязманы Шафанга бирде, һәм тегесе аны укый башлады.+ 9 Аннары сәркатип Шафа́н патша янына барып, болай диде: «Хезмәтчеләрең йортта булган акчаны бушатып, Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирделәр».+ 10 Сәркатип Шафан патшага шулай ук: «Хилкыя рухани миңа бер кулъязма+ бирде»,— дип әйтте һәм патша алдында аны укый башлады.

11 Канун кулъязмасындагы сүзләрне ишетү белән патша үз өстендәге киемен ертып җибәрде.+ 12 Аннары патша Хилкыя руханига, Шафан улы Әхикәмгә,+ Микая́һ улы Ахборга, сәркатип Шафанга һәм патша хезмәтчесе Асаяга болай дип боерды: 13 «Барыгыз, Йәһвәдән минем өчен, халык өчен һәм бөтен Яһүд өчен, табылган шушы кулъязмадагы сүзләр турында сорагыз. Чөнки Йәһвәнең безгә кабарган ачуы бик көчле,+ ата-бабаларыбыз бит безгә карата язылган бер сүзне дә үтәмәгән һәм бу кулъязмада язылган сүзләр буенча яшәмәгән».

14 Шунда Хилкыя рухани, Әхикә́м, Ахбо́р, Шафан һәм Асая́ Хөлдә́ исемле пәйгамбәр хатын+ янына киттеләр. Хөлдә Хархасның улы Тәкъвинең улы кием саклаучы Шалумның хатыны иде. Ул Иерусалимда, Яңа шәһәрдә яши иде. Аларның сүзләрен тыңлаганнан соң,+ 15 Хөлдә болай диде: «Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең сүзе мондый: „Сезне минем яныма җибәргән кешегә әйтегез: 16 „Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы кулъязмада укыган+ бөтен сүзләрне чынга ашырып, мин бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә бәла китерәм. 17 Мине калдырганнары, бүтән илаһларга корбаннар төтәткәннәре+ һәм шулай итеп бөтен эшләре белән+ ачуымны чыгарганнары* өчен, минем шушы җиргә ачуым кабарыр һәм басылмас“.+ 18 Сезне Йәһвәдән сорарга җибәргән Яһүд патшасына исә әйтегез: „Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Ишеткән сүзләрне 19 сизгер* күңел белән кабул иткәнгә һәм бу җиргә, анда яшәүчеләргә карата әйткән сүзләремне — аларның башкаларда имәнеч хисләр уятырдай бер хәлгә төшәчәкләрен һәм ләгънәт ителүгә дучар булачакларын ишетеп, үзеңне Йәһвә алдында басынкыландырганга+ һәм шулай ук өстеңдәге киемеңне ертып,+ минем алдымда елаганга, мин дә сине ишеттем,— дип әйтә Йәһвә.— 20 Шуңа күрә син ата-бабаларыңа кушылырсың, сине үз кабереңә тынычлыкта салачаклар, һәм синең күзләрең мин бу җиргә китерергә җыенган бөтен бу бәлане күрмәячәк“». Шуннан соң алар моның барысын патшага җиткерде.

23 Шунда патша, хәбәр җибәреп, Яһүд белән Иерусалимдагы бөтен өлкәннәрне җыйды.+ 2 Аннары патша Йәһвәнең йортына китте. Аның белән бергә бөтен Яһүд халкы, Иерусалимда яшәүчеләрнең барысы, руханилар һәм пәйгамбәрләр — олысыннан кечесенә хәтле бөтен халык китте. Ул аларга Йәһвә йортында табылган килешү+ китабындагы+ бөтен сүзләрне кычкырып укыды.+ 3 Йошия́ патша, багана янында торып, бу китапта язылган килешүнең бөтен сүзләре буенча Йәһвә юлыннан йөриячәге, аның әмерләрен, искә төшерүләрен һәм кагыйдәләрен бөтен йөрәге һәм бөтен җаны* белән үтәп яшәячәге турында Йәһвә алдында килешү төзеде.*+ Һәм бөтен халык бу килешү белән ризалашты.+

4 Шуннан соң патша баш рухани Хилкыяга,+ башка руханиларга һәм капка сакчыларына Йәһвәнең гыйбадәтханәсеннән Бага́л өчен, изге агач багана*+ һәм бөтен күк җисемнәре* өчен ясалган әйберләрне алып чыгарга кушты. Аннары ул аларны Иерусалимнан тышта, Кидронның сөзәк урыннарында яндырды, ә көлен Бәйтелгә+ илтте. 5 Ул Яһүд патшалары Яһүд шәһәрләрендәге һәм Иерусалимның тирә-ягындагы биеклекләрдә корбан төтәтү өчен билгеләгән каһиннәрне,* шулай ук Багал, кояш, ай, йолдызлыклар һәм бөтен күк җисемнәренә+ корбан төтәтүчеләрне дә куды. 6 Ул изге агач багананы*+ Йәһвә йортыннан алып чыгып, аны Иерусалим читенә — Кидро́н үзәненә алып килде дә, шунда яндырып,+ көл итте һәм көлен гади халык каберлеге өстенә сибеп җибәрде.+ 7 Ул шулай ук Йәһвә йортындагы гыйбадәтханә фахишләренең йортларын җимереп ташлады.+ Аларда хатын-кызлар изге агач баганага* багышланган чатыр-гыйбадәтханә өчен тукыма тукыган иде.

8 Аннары ул Яһүд шәһәрләреннән бөтен руханиларны бергә җыйды һәм руханилар корбан төтәткән Гебәдән+ алып Бәхи́р-шебага+ кадәрге биеклекләрне гыйбадәт өчен яраксыз итте. Ул шулай ук шәһәр башлыгы Йошуа́ капкасына керү урыны янындагы — шәһәр капкасына кергәндә сул якта торып калган биеклекләрне җимерде. 9 Биеклекләрдә хезмәт итүче руханиларны Йәһвәнең Иерусалимдагы мәзбәхе янында хезмәт итүдән тыйдылар,+ аларга үз кардәшләре белән төче икмәк ашарга гына рөхсәт ителде. 10 Патша шулай ук, берәү дә үз улын я кызын Молыхка корбан итеп утта яндыра*+ алмасын өчен, Һинно́м угыллары үзәнендәге*+ Тофетны*+ гыйбадәт өчен яраксыз итте. 11 Ул Яһүд патшалары кояшка багышлаган атларны сарай түрәсе Натанмәликнең галереядагы* бүлмәсе* аша Йәһвә йортына кертүдән тыйды һәм кояшка багышланган+ арбаларны утта яндырды. 12 Патша Яһүд патшалары Әһәзнең өске бүлмәсенең түбәсенә+ куйган мәзбәхләрне, шулай ук Манашше́ Йәһвә йортының ике ишегалдына куйган мәзбәхләрне+ дә җимерде. Ул аларны ватып, чәрдәкләп, Кидрон үзәненә чәчеп җибәрде. 13 Патша Иерусалим алдында, Һәлакәт тавының* көньягында* урнашкан биеклекләрне гыйбадәт өчен яраксыз итте. Исраи́л патшасы Сөләйман аларны сидонлыларның җирәнгеч алиһәсе Иштарга, җирәнгеч Моа́б илаһы Кемошка һәм амунлыларның чирканыч илаһы Милкумга+ төзегән иде.+ 14 Ул изге таш баганаларны ватты, изге агач баганаларны* кисеп ыргытты+ һәм шул җиргә кеше сөякләре ташлады. 15 Ул шулай ук Исраилне гөнаһка батырган Нәба́т улы Йәрәбә́м Бәйтелдә төзегән мәзбәхне һәм биеклекне+ җимереп ташлады. Мәзбәхне һәм биеклекне җимереп ташлаганнан соң, ул шул биеклекне яндырып, көл итте һәм изге агач багананы* яндырды.+

16 Йошия тирә-ягына әйләнеп карагач, тауда каберләр күрде. Ул шул каберләрдән сөякләр китертте һәм аларны мәзбәхтә яндырып, мәзбәхне гыйбадәт өчен яраксыз итте. Шулай итеп Йәһвәнең Аллаһы бәндәсе аша алдан игълан ителгән сүзләренең барысы да үтәлде.+ 17 Аннары патша: «Бу кемнең кабер ташы?» — дип сорады. Шунда шәһәр халкы: «Яһүдтән килеп, синең Бәйтелдәге мәзбәх белән эшләгәнеңнең бөтенесен алдан әйткән Аллаһы бәндәсенең+ кабере бу»,— дип җаваплады. 18 Шунда ул: «Тыныч кына ятсын. Берәү дә аның сөякләренә тимәсен»,— диде. Һәм аның сөякләренә, шулай ук Сама́риядән килгән пәйгамбәрнең сөякләренә тимәделәр.+

19 Йошия́ шулай ук Исраил патшалары Сама́рия шәһәрләрендә Аллаһының күңелен рәнҗетер өчен төзегән биеклекләрдәге гыйбадәт йортларын+ бетерде һәм Бәйтелдәге биеклек белән ни эшләсә, алар белән дә шулай эшләде.+ 20 Йошия шундагы биеклекләрдә хезмәт итүче бөтен руханиларны мәзбәхләргә салып үтереп, аларда кеше сөякләрен яндырды.+ Шуннан соң ул Иерусалимга әйләнеп кайтты.

21 Патша бөтен халыкка: «Менә шушы килешү китабында язылганча, Йәһвә Аллаһыгызга багышлап, Паса́х бәйрәме+ үткәрегез»,— дип әйтте.+ 22 Андый Пасах бәйрәме Исраилне хакимнәр хөкем иткән көннәрдән бирле һәм Исраил патшалары белән Яһүд патшалары көннәреннән бирле үткәрелгәне юк иде.+ 23 Әмма Йошиянең патшалык итүенең 18 нче елында Иерусалимда Йәһвә хөрмәтенә шундый Пасах бәйрәме үткәрелде.

24 Йошия шулай ук Яһүд җирен һәм Иерусалимны рухлар чакыручылардан, күрәзәчеләрдән,+ гаилә потларыннан,*+ җирәнгеч потлардан* һәм шушы җирдәге бөтен җирәнгеч нәрсәләрдән чистартты. Ул моны Хилкыя́ рухани Йәһвә йортында тапкан китаптагы+ Канун сүзләрен үтәү максаты белән эшләде.+ 25 Муса канунында язылганча бөтен йөрәге, бөтен җаны*+ һәм бөтен көче белән Йәһвәгә таба борылган Йошия кебек бүтән патша аңа кадәр дә, аңардан соң да һич булмады.

26 Шулай да Манашшеның Йәһвәне ярсыткан бөтен кабахәт эшләре аркасында Аның Яһүдкә каршы кабынган ярсулы ачуы сүрелмәде.+ 27 Йәһвә болай диде: «Исраилне юк иткән кебек,+ мин Яһүдне дә үз хозурымнан юк итәрмен;+ үзем сайлаган шәһәрне — Иерусалимны — һәм „Монда минем исемем һәрвакыт булачак“ дип әйткән йортны+ кире кагармын».

28 Йошия белән булган бүтән хәлләр һәм аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 29 Аның көннәрендә Мисыр патшасы фиргавен Не́хо Евфрат елгасына таба Ассирия патшасына ярдәмгә ашыкты. Йошия патша Нехога каршы чыкты, әмма тегесе, Йошияне күргәч, аны Мегиддо́ янында үтерде.+ 30 Йошиянең хезмәтчеләре аның үле гәүдәсен арбага салып, Мегиддодан Иерусалимга алып кайттылар һәм аны үз каберенә җирләделәр. Шуннан соң Яһүд халкы Йошиянең улы Йәһуәһәзне әтисенең урынына патша итеп майлады.+

31 Патшалык итә башлаганда Йәһуәһәзгә+ 23 яшь иде, һәм ул Иерусалимда өч ай идарә итте. Аның әнисе Ирмиянең кызы Һәмүтә́+ иде, Ирмия́ исә Либнадан иде. 32 Йәһуәһә́з дә, ата-бабалары кебек, Йәһвә күзендә яман булганны кыла башлады.+ 33 Фиргавен Нехо+ аны, Иерусалимда идарә итмәсен өчен, Хама́т җирендә Рибла́+ янында кулга алды, һәм аның җиренә 100 талант* көмеш һәм бер талант алтын исәбе белән салым салды.+ 34 Өстәвенә, фиргавен Нехо Йошиянең улы Ильякимны әтисе Йошия урынына патша итеп куйды һәм аның исемен Йәһуәки́м дип үзгәртте, ә Йәһуәһәзне ул Мисырга алып китте,+ һәм ахыр чиктә Йәһуәһәз шунда үлде.+ 35 Йәһуәким фиргавенгә көмеш белән алтын бирде. Әмма фиргавен таләп иткән көмешне бирер өчен, аңа халыкка салым салырга туры килде. Фиргавен Нехога түләү өчен, Йәһуәким үз җирендә яшәүче һәркемнән билгеле бер күләмдә көмеш белән алтын җыйды.

36 Патшалык итә башлаганда Йәһуәкимгә+ 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте.+ Әнисе Рума́ шәһәреннән булган Фида́й кызы Зәбидә́ иде. 37 Ата-бабалары кебек үк,+ Йәһуәким Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+

24 Йәһуәки́м көннәрендә Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р+ Яһүд җиренә басып керде, һәм Йәһуәким аңа өч ел хезмәт итте. Әмма аннары ул аңа каршы баш күтәрде. 2 Шунда Йәһвә аның җиренә калдайлылар,+ су́риялеләр, моаблылар һәм амунлыларның юлбасарлар өерләрен җибәрә башлады. Йәһвә моны, үз пәйгамбәрләре аша әйткән сүзе буенча, Яһүдне һәлак итәр өчен эшләде.+ 3 Һичшиксез, бу хәл Яһүд белән Йәһвәнең боерыгы буенча булды, чөнки Аллаһы аны Манашшеның кылган бөтен гөнаһлары аркасында+ 4 һәм шулай ук аның Иерусалимны гаепсез кеше каны белән тутырып,+ гаепсез кеше канын койганы аркасында үз хозурыннан юк итәргә карар итте.+ Йәһвә аны кичерергә теләмәде.+

5 Йәһуәким белән булган бүтән хәлләр һәм аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.+ 6 Ахыр чиктә Йәһуәким, вафат булып, ата-бабаларына кушылды,+ һәм аның урынына патша булып улы Йәһуәки́н идарә итә башлады.

7 Мисыр патшасы бүтән беркайчан да үз җиреннән чыгарга базмады, чөнки Бабыл патшасы Мисыр патшасының Мисыр елгасы үзәненнән*+ Евфрат елгасына+ кадәрге бар җирләрен үзенеке иткән иде.+

8 Патшалык итә башлаганда Йәһуәкингә+ 18 яшь иде, һәм ул Иерусалимда өч ай идарә итте.+ Әнисе Иерусалимнан булган Илната́н кызы Нехушта́ иде. 9 Ул, үзенең әтисе кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. 10 Шул вакытта Бабыл патшасы Нәбукаднизарның гаскәриләре, килеп, Иерусалимны камап алды.+ 11 Алар шәһәрне камауда тоткан чакта, Бабыл патшасы Нәбукаднизар үзе килде.

12 Яһүд патшасы Йәһуәкин үзенең әнисе, шулай ук хезмәтчеләре, югары дәрәҗәдәге түрәләре* һәм сарай хезмәтчеләре белән чыгып,+ Бабыл патшасының кулына бирелде.+ Һәм Бабыл патшасы аны үзенең идарә итүенең 8 нче елында әсир итте.+ 13 Аннары ул Йәһвә йортындагы бөтен хәзинәләрне һәм патша йортындагы хәзинәләрне алып чыкты.+ Ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсендәге Исраи́л патшасы Сөләйман ясаган бөтен алтын әйберләрне+ кисәкләргә кисеп ташлады, һәм бу нәкъ менә Йәһвә алдан әйткәнчә булды. 14 Ул бөтен Иерусалим халкын, бөтен югары дәрәҗәдәге түрәләрне,*+ бөтен гайрәтле гаскәриләрне, шулай ук бөтен һөнәрчеләрне һәм тимерчеләрне*+ — барлыгы 10 000 кешене әсирлеккә алып китте. Шушы җирдә яшәгән ярлы-ябагайдан башка бүтән берәү дә калмады.+ 15 Шулай итеп, ул Йәһуәкинне+ Бабылга әсирлеккә алып китте,+ шулай ук аның әнисен, хатыннарын, аның сарай түрәләрен һәм шул җирдәге күренекле кешеләрне дә алып китте. Ул аларны Иерусалимнан Бабылга күчерде. 16 Бабыл патшасы Бабылга әсирлеккә бөтен гаскәриләрне — 7 000 кешене, шулай ук 1 000 һөнәрче һәм тимерчене* алып китте, аларның бөтенесе дә гайрәтле, сугышырга өйрәтелгән кешеләр иде. 17 Бабыл патшасы Йәһуәкин урынына аның әтисенең энесе Маттанияны+ патша итеп куйды һәм исемен Сидкыя́+ дип үзгәртте.

18 Патшалык итә башлаганда Сидкыягә 21 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте. Аның әнисе Ирмия́ кызы Һәмүтә́+ иде, Ирмия исә Либнадан иде. 19 Сидкыя, Йәһуәким кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 20 Иерусалим һәм Яһүд җирендәге бу хәлләр алар Йәһвәнең ачуын чыгарганга булды, һәм ахыр чиктә ул аларны үз хозурыннан куды.+ Сидкыя Бабыл патшасына каршы баш күтәрде.+

25 Сидкыянең идарә итүенең 9 нчы елында, унынчы айның унынчы көнендә Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р+ үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалимга каршы яу белән чыкты.+ Ул шәһәр каршына лагерь корып урнашты һәм аның тирәли камау стенасы төзеде.+ 2 Шәһәр Сидкыя́ патшаның идарә итүенең 11 нче елына кадәр камалышта тотылды. 3 Дүртенче айның тугызынчы көнендә шәһәрдә ачлык бик каты иде,+ һәм халыкның азык-төлеге юк иде.+ 4 Шәһәр стенасының бер җирен ваттылар,+ һәм төнлә бөтен гаскәриләр патша бакчасы янындагы ике стена арасында урнашкан капка аша качып китте, калдайлылар исә ул вакытта шәһәр тирәли тора иде. Патша Араба́ юлы белән китте.+ 5 Шунда калдайлылар гаскәре патша артыннан куа китте һәм аны Әрихә даласында куып җитте. Аның бөтен гаскәриләре исә аны калдырып китеп, төрле якка таралды. 6 Шунда патшаны тотып алып,+ Риблага Бабыл патшасы янына китерделәр һәм аңа хөкем чыгардылар. 7 Сидкыянең улларын аның күз алдында үтерделәр. Аның үзен исә Нәбукаднизар күзсез калдырды, аяк-кулларына бакыр богаулар салып, Бабылга китерде.+

8 Бишенче айның җиденче көнендә, ягъни Бабыл патшасы Нәбукаднизарның идарә итүенең 19 нчы елында, Бабыл патшасының хезмәтчесе — сакчылар башлыгы Набузарда́н+ Иерусалимга килде.+ 9 Ул Йәһвә йортын,+ патша сараен+ һәм Иерусалимдагы бар йортларны+ яндырды, шулай ук бөтен күренекле кешеләрнең йортларын да яндырып бетерде.+ 10 Сакчылар башлыгы белән килгән калдайлылар гаскәре Иерусалимны уратып торган стеналарны җимерде.+ 11 Ә шәһәрдә калган кешеләрне, Бабыл патшасы ягына күчкәннәрне һәм торып калган бөтен халыкны сакчылар башлыгы Набузардан әсирлеккә алып китте.+ 12 Әмма шушы җирдәге ярлы-ябагай арасыннан кайберәүләрне сакчылар башлыгы Набузардан йөзем үстерүчеләр һәм җир эшкәртүчеләр итеп калдырды.+ 13 Калдайлылар Йәһвә йортының бакыр баганаларын,+ Йәһвә йортындагы арбаларны+ һәм «бакыр диңгезне»+ ваттылар һәм бакырны Бабылга алып киттеләр.+ 14 Алар шулай ук гыйбадәтханәдәге көл савытларын, соскыларны, филтә кискечләрен, касәләрне һәм бар бакыр әйберләрне алып китте. 15 Сакчылар башлыгы саф алтыннан+ һәм көмештән ясалган ут савытларын һәм табакларны да алып китте.+ 16 Сөләйман патша Йәһвәнең йорты өчен ясаган ике багана, «бакыр диңгез» һәм арбаларга килгәндә, болар өчен киткән бакырны үлчәп тә бетерерлек түгел иде.+ 17 Һәр багананың биеклеге 18 терсәк* иде,+ һәм алар башында торган капительләр бакырдан иде. Һәр капительнең биеклеге 3 терсәк иде, һәм капительләрне чорнап торган челтәрләр белән анарларның барысы да бакырдан иде.+ Баганаларның икесе дә бер-берсенә охшаш иде.

18 Сакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сирайны,+ аңардан соң икенче булып торган Сафуния́+ руханины һәм өч капка сакчысын алып китте.+ 19 Моннан тыш, ул гаскәриләр өстеннән башлык булып торган сарай түрәсен, патшаның шәһәрдәге биш якын кешесен, шулай ук шушы җирдәге кешеләрне хәрби хезмәткә җыйган гаскәр башлыгының сәркатибен һәм гади халык арасыннан әле дә шәһәрдә булган 60 кешене алып китте. 20 Сакчылар башлыгы Набузардан+ аларның барысын Риблага Бабыл патшасы янына китерде.+ 21 Бабыл патшасы аларны Хама́т+ җирендәге Риблада үтерде. Шулай итеп, Яһүдне үз җиреннән әсирлеккә алып киттеләр.+

22 Бабыл патшасы Нәбукаднизар Яһүд җирендә калдырылган халык өстеннән баш итеп Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдалине+ куйды.+ 23 Бабыл патшасының халык өстеннән баш итеп Гәдалине куйганын ишеткәч, бөтен гаскәр башлыклары шунда ук Миспәгә Гәдали́ янына килделәр. Менә аларның исемнәре: Нитани́ улы Исмәгы́йль, Кәрә́й улы Йохана́н, нитуфахлы Тәнхумә́т улы Сира́й, бер магахлының улы Әзния́х һәм аларның кешеләре.+ 24 Гәдали аларга һәм аларның кешеләренә: «Калдайлыларның хезмәтчеләре булырга курыкмагыз. Шушы җирдә яшәп, Бабыл патшасына хезмәт итегез, һәм сезнең барысы да әйбәт булыр»+,— дип сүз бирде.

25 Җиденче айда патша нәселеннән чыккан Илишама́ улы Нитаниның улы Исмәгыйль+ һәм аның белән бергә тагын 10 кеше Миспәгә килеп, Гәдалине дә, аның белән булган яһүдләрне һәм калдайлыларны да үтерде.+ 26 Аннан соң бөтен халык — кечесе дә, олысы да, шул исәптән гаскәр башлыклары да, калдайлылардан курыкканга,+ Мисырга качтылар.+

27 Яһүд патшасы Йәһуәкиннең+ әсир ителүенең 37 нче елында, 12 нче айның 27 нче көнендә Бабыл патшасы Авилмерода́х үзенең патша булып киткән елында Яһүд патшасы Йәһуәкинне зинданнан азат итте.+ 28 Ул аның белән иптәшләрчә сөйләште һәм аның тәхетен Бабылдагы бүтән патшаларның тәхетеннән югарырак куйды. 29 Шунда Йәһуәки́н үзенең зиндан киемнәрен салды. Ул гомеренең ахырына кадәр һәрдаим аның табыныннан ашады. 30 Гомеренең ахырына кадәр аңа патшадан көн саен ашарына ризык бирелеп торды.

Яки «мәрхәмәт».

Ягъни Әһәзиянең энесе.

«Пәйгамбәрләр уллары» пәйгамбәрләрне өйрәтү мәктәбенә яки пәйгамбәрләр төркеменә карарга мөмкин.

Яки «пәйгамбәр киемен».

Яки «ике өлеше».

Яки «пәйгамбәр киемен».

Яки «җиле».

Я, бәлки, «һәм бу җирдә хатын-кызлар бала төшүдән интегә».

Я, бәлки, «бала төшү очраклары да».

Яки «Ильяска кул юарга су салып торган».

Яки «музыкантны».

Сүзгә-сүз «кулы».

Яки «елга үзәне».

Яки «елга үзәне».

Яки «биленә каеш буган».

2Пат 2:3 тәге искәрмәне к.

Яки «тар муенлы чүлмәк».

Монда үбешү-кочаклашуларны һәм озын-озак сөйләшүләрне үз эченә алган исәнләшү күздә тотыла.

Яки «котылу».

Яки «тире авыруыннан интегә иде».

Күрәсең, Ногман.

Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «Атам».

Сүзгә-сүз «фатиха».

2Пат 2:3 тәге искәрмәне к.

Самариядәге урын; бәлки, калкулык яки ныгытма.

2Пат 2:3 тәге искәрмәне к.

Яки «бу бер я ике тапкыр гына булмады».

Сүзгә-сүз «кабның дүрттән бер өлеше». Бер каб — 1,22 л. Ә14 кушымт. к.

Яки «кием астыннан, ялан тәнгә».

Яки «Самария базарларында».

Бер сата — 7,33 л. Ә14 кушымт. к.

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «эт».

Сүзгә-сүз «яктырткычны».

Сүзгә-сүз «кызы».

Рамут-гиладның кыска формасы.

Яки «авырганга».

2Пат 2:3 тәге искәрмәне к.

Яки «потларга табынып».

Яки «берничә ат җигелгән арбаларда».

Яки «намуслысын».

Яки «тәкъва».

Сүзгә-сүз «бәйләү йорты». Күрәсең, кырку алдыннан сарыкларны бәйли торган урын.

Идарә итүче хатын түгел, ә патшаның әнисе.

Мәгъ. «Йәһвә тели; Йәһвә киң күңелле».

Яки «фатихалагач».

Яки «Минем йөрәгем синең йөрәгең белән намуслы булган кебек».

Яки «көндәшлекне түзеп тормавымны».

Сүзгә-сүз «изгеләндерегез».

Сүзгә-сүз «чабарларга».

Сүзгә-сүз «шәһәренә». Күрәсең, ныгытмасыман корылма.

Яки «елгасы үзәне».

Сүзгә-сүз «чабарларының».

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Күрәсең, Аллаһы Кануны язылган төргәк.

Яки «руханилар нәзер биргән кешеләрдән ала торган».

Яки «Танышларыгыздан».

Яки «әрҗә».

Яки «капчыкларга салып». Сүзгә-сүз «бәйләп».

2Иш 5:9 дагы искәрмәне к.

Яки «илтифат».

Ягъни тынычлыкта һәм иминлектә.

Сүзгә-сүз «Ул».

Сүзлекне к.

Яки «шул гөнаһлы юлдан йөрде».

Ягъни Йәрәбәм II.

Бу сүзләр Аллаһыдан я аның вәкилләреннән ярдәм сорап үтенүне белдерергә мөмкин.

Яки «коткару».

Яки «Суриядән коткарылу».

Сүзгә-сүз «елга кергәндә», күрәсең, яз көнендә.

Яки «йөзгә-йөз очрашыйк».

Сүзгә-сүз «чатырларына».

Як. 178 м. Ә14 кушымт. к.

Ягъни заложникларны.

Ягъни Йәрәбәм II.

Мәгъ. «Йәһвә ярдәм итте». 2Пат 15:13; 2Ел 26:1—23; Иш 6:1 һәм Зк 14:5 тә ул Узия дип атала.

Ягъни атасы Амазия.

Яки «Хаматның керү урыныннан».

Ягъни Тозлы диңгезгә (Үле диңгезгә).

Ягъни Йәрәбәм II.

Мәгъ. «Йәһвә ярдәм итте». 2Пат 15:13; 2Ел 26:1—23; Иш 6:1 һәм Зк 14:5 тә ул Узия атала.

Яки «халык белән ул җитәкчелек итте».

Азариянең икенче исеме.

Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «ут аша үткәрде».

Яки «Яһүд кешеләрен».

Яки «ришвәт».

Мәгъ. «Йәһвә ныгыта».

Сүзгә-сүз «илаһлардан курка».

Яки «дөрес булмаган нәрсәләргә омтылып».

Ягъни бар җирдә; кеше аз яшәгән җирдә дә, күп яшәгән җирдә дә.

Сүзлекне к.

Яки «күңелен рәнҗетә».

Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.

Яки «металл бозау сыны».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».

Сүзгә-сүз «ут аша үткәрде».

Сүзгә-сүз «сатып».

Яки «күңелен рәнҗетте».

Яки «гыйбадәт кылмый».

Яки «дини йолаларын».

Яки «курку-хөрмәт күрсәтергә».

Яки «дини йолалары».

Яки «дини йолалары».

Яки «курку-хөрмәт күрсәтми».

Ягъни исраиллеләр.

Сүзгә-сүз «илаһлардан курыкмагыз».

Сүзгә-сүз «илаһлардан курыкмагыз».

Сүзгә-сүз «илаһлардан курыкмагыз».

Яки «дини йолалары».

Абихә исеменең кыска формасы.

Сүзлекне к.

Яки «һәм аны Нехуштан».

Ягъни бар җирләрне; кеше аз яшәгән җирләрне дә, күп яшәгән җирләрне дә.

Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.

Яки «гаскәр башлыгы».

Яки «патша сараендагы баш түрә».

Яки «патша сараендагы баш шәрабчы».

Яки «сурия».

Яки «хурлау».

Сүзгә-сүз «Мин аңа бер рух».

Я, бәлки, «арасында».

Яки «Нил каналларын».

Сүзгә-сүз «эшләнгән».

Яки «формалаштырган».

Ягъни Һизәкыягә.

Яки «коелып төшкән орлыклардан».

Яки «ашкынып».

Яки «валы».

Бу баскыч, күрәсең, вакытны исәпләү өчен кояш сәгате итеп кулланылган.

Яки «тыңлады».

Яки «яхшы».

Сүзгә-сүз «хакыйкать».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».

Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».

Сүзгә-сүз «ут аша үткәрде».

Яки «күңелен рәнҗетте».

Сүзлекне к.

Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.

Яки «һәркемнең колаклары чыңлар».

Яки «асманы».

Яки «күңелемне рәнҗетеп».

Яки «Йәһвә йортының стенасындагы ярыкларны ямаган».

Яки «күңелемне рәнҗеткәннәре».

Яки «тыңлаучан». Сүзгә-сүз «йомшак».

Сүзлекне к.

Яки «килешүне яңартты».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «күк гаскәре».

Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «ут аша үткәрә».

Сүзлектән «Гәһәннә» к.

Иерусалим тышындагы мөртәт исраиллеләр балаларны корбанга китергән урын.

Ябулы итеп эшләнгән коллонналы мәйдан.

Яки «аш бүлмәсе».

Ягъни Зәйтүн тавының, башлыча Җинаять тавы буларак дип тә билгеле булган көньяк чите.

Сүзгә-сүз «уң ягында», ягъни көнчыгышка караганда, көньягында.

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.

Сүзлекне к.

Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.

Сүзлекне к.

Яки «патша уллары».

Яки «патша улларын».

Я, бәлки, «ныгытма төзүчеләрне».

Я, бәлки, «ныгытма төзүчене».

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу