Маттай
24 Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып үз юлы белән китәргә җыенганда, аның янына гыйбадәтханәнең биналарын күрсәтер өчен шәкертләре килде. 2 Ә ул аларга: «Боларның барысын да күрәсезме? Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк»,— диде.+
3 Ул Зәйтүн тавында+ утырганда, аның янына шәкертләре үзләре генә килеп: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны+ һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче»,— дип сорадылар.+
4 Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Сак булыгыз, берсе дә сезне юлдан яздырмасын.+ 5 Күпләр, минем исемемне кулланып һәм: „Мәсих — мин ул“,— диеп, күпләрне юлдан яздырыр.+ 6 Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез, әмма хафага төшмәгез, чөнки болар булырга тиеш. Шулай да бу әле ахыр түгел.+
7 Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер,+ урыны-урыны белән ачлык+ һәм җир тетрәүләр булыр.+ 8 Боларның барысы — газапларның башы.
9 Шунда кешеләр сезне газапларга дучар итәр+ һәм үтерер,+ сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр.+ 10 Ул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-берсенә хыянәт итәр һәм бер-берсен нәфрәт итәр. 11 Шунда күп ялган пәйгамбәрләр килер һәм күпләрне юлдан яздырыр.+ 12 Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр.+ 13 Ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр.+ 14 Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер,+ һәм шунда ахыр килер.
15 Шуңа күрә сез, Дания́л пәйгамбәр аша әйтелгән һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең изге урында+ торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), 16 яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар.+ 17 Өй түбәсендәге кеше, өйдән әйберләрен алырга дип, анда кермәсен. 18 Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, өенә кире кайтмасын.+ 19 Шул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы!+ 20 Качу вакытыгыз кышка яки Шимбә көнгә туры килмәсен дип дога кылыгыз, 21 чөнки ул вакытта бөек афәт+ булачак. Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак.+ 22 Ул көннәр кыскартылмаса, һичкем* исән калмас иде. Әмма шул көннәр сайланганнар хакына кыскартылачак.+
23 Шунда берәрсе сезгә: „Менә Мәсих монда!“+ яки „Ул тегендә!“ — дисә, ышанмагыз,+ 24 чөнки ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр+ килер һәм, мөмкин булса, хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен, бөек билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтерләр.+ 25 Менә мин сезне алдан кисәтәм. 26 Шуңа күрә сезгә: „Менә ул чүлдә“,— дисәләр, анда бармагыз һәм: „Менә ул эчке бүлмәләрдә“,— дисәләр, ышанмагыз.+ 27 Чөнки Адәм Улының килү чоры көнбатышка кадәр яктырткан көнчыгыштагы яшен кебек булачак.+ 28 Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр.+
29 Шул көннәрдәге афәт үтү белән кояш каралыр,+ ай үз яктысын бирмәс, күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер.+ 30 Шунда күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм җирдәге бар кабиләләр кайгырып күкрәкләренә сугар.+ Алар кодрәт һәм бөек дан* белән күк болытларында килүче Адәм Улын+ күрерләр.+ 31 Шунда көчле быргы тавышы яңгырар, һәм Адәм Улы үз фәрештәләрен җибәрер. Алар аның сайланганнарын бар яклардан — күкләрнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр җыяр.+
32 Инҗир агачыннан сабак алыгыз: аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз.+ 33 Шулай ук боларның барысын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә.+ 34 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер. 35 Күк һәм җир юкка чыгар, әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.+
36 Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми:+ күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә.+ 37 Нух көннәрендә ничек булган булса,+ Адәм Улының килү чорында да шулай булачак.+ 38 Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган.+ 39 Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр.+ Адәм Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак. 40 Ул вакытта кырда ике кеше булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. 41 Ике хатын-кыз кул тегермәнендә тартыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.+ 42 Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез.+
43 Ләкин сезгә шул билгеле булсын: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә,+ ул уяу торыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.+ 44 Шуңа күрә сез дә әзер булыгыз,+ чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.
45 Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?+ 46 Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле!+ 47 Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр.
48 Ләкин ул хезмәтче явыз булып, күңеленнән: „Хуҗам тоткарланадыр“,— дип уйласа,+ 49 башка хезмәтчеләрне кыйный башласа һәм эчкечеләр белән ашап-эчә башласа, 50 Хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтыр да+ 51 аны каты җәзага тартыр, һәм аны икейөзлеләр янына ыргытыр. Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатыр.+