Яхъя
6 Шуннан соң Гайсә Гәлилә́я, ягъни Тиберия́, диңгезенең аръягына китте.+ 2 Ә күп халык аңа иярде,+ чөнки аның авыруларны савыктырып могҗизалар кылганын күргән иде.+ 3 Гайсә, тауга менеп, анда шәкертләре белән бергә утырды. 4 Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме+ якынлашып килә иде. 5 Гайсә башын күтәреп, үзенә таба күп халыкның килүен күргәч, Филиптән:+ «Бу халыкны ашатыр өчен, икмәкне кайдан сатып алыйк икән?» — дип сорады.+ 6 Әмма ул бу сүзләрне аны сынар өчен генә әйтте, чөнки үзе нәрсә эшләячәген белә иде. 7 Фили́п: «Аларга 200 динарга икмәк алсак та, һәрберсенә хәтта әз-әзләп бирергә дә җитмәс»,— дип җавап бирде. 8 Шәкертләренең берсе — Шиму́н Петернең бертуганы Әндри́ болай диде: 9 «Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма шундый күп халык өчен ул нәрсә инде?»+
10 Шунда Гайсә: «Кешеләргә утырырга кушыгыз»,— диде. Ул урында чирәм күп иде, һәм кешеләр шунда утырды. Ир-атлар саны 5 000 чамасы иде.+ 11 Гайсә, икмәкләрне алып, Аллаһыга рәхмәтләрен белдерде һәм утыручыларга өләште, балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркем күпме теләде, шулкадәр бирде. 12 Һәммәсе ашап туйгач, ул шәкертләренә: «Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын»,— диде. 13 Алар, кешеләр ашаган биш арпа икмәгеннән калган сыныкларны җыеп, 12 кәрзин тутырдылар.
14 Кешеләр аның кылган могҗизаларын күреп: «Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр — чыннан да ул»+,— дия башлады. 15 Гайсә исә, аларның үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, кабат үзе генә тауга менеп китте.+
16 Кич җиткәч, шәкертләре диңгез буена төште+ 17 һәм, көймәгә утырып, диңгезнең аръягына, Кәпернаумга таба йөзеп китте. Караңгы төште, ә Гайсә алар янына әле килмәгән иде.+ 18 Каты җил искәнгә, диңгез дулкынлана башлады.+ 19 Ишкәк ишеп биш-алты километр үткәннән соң, алар су өстеннән атлап көймәгә якынлашып килүче Гайсәне күрделәр һәм куркып калдылар. 20 Әмма Гайсә аларга: «Бу мин, курыкмагыз!» — диде.+ 21 Шунда алар шатланып аны көймәгә алдылар. Тиздән көймә алар бара торган ярга килеп туктады.+
22 Икенче көнне диңгезнең аръягындагы кешеләр анда бер көймә дә күрмәделәр. Шәкертләр булган кечкенә көймәгә утырып киткәндә, Гайсә аңа утырмады. 23 Шунда Тибериядән кечкенә көймәләр килеп туктады. Бу урын Хуҗабыз Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп кешеләргә икмәк ашарга биргән урынга якын иде. 24 Халык Гайсәнең дә, аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, шул көймәләргә утырып, Кәпернаумга Гайсәне эзләргә китте.
25 Аны диңгезнең аръягында эзләп тапкач, алар аңардан: «Остаз,+ син монда кайчан килдең?» — дип сорадылар. 26 Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез мине могҗизалар күргәнгә түгел, ә туйганчы икмәк ашаганга эзлисез.+ 27 Бозыла торган ризык хакына түгел, ә мәңгелек тормыш+ бирүче бозылмый торган ризык хакына эшләгез.+ Андый ризыкны сезгә Адәм Улы бирәчәк, чөнки Ата, Аллаһы үзе, аны хуплаганын күрсәтеп, аңа мөһер сукты».+
28 Шунда алар аңардан: «Аллаһы хуплаган эшләрне башкарыр өчен, безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорадылар. 29 «Ул җибәргән затка иман итегез, шул — Аллаһы хуплаган эш»+,— дип җавап бирде Гайсә. 30 Шуннан соң алар аңа болай диде: «Без күреп сиңа иман итә башласын өчен, нинди могҗиза кылырсың?+ Нәрсә эшләрсең? 31 Ата-бабаларыбыз чүлдә ма́нна ашаганнар,+ язылган бит: „Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде“».+ 32 Шунда Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә икмәкне күктән Муса бирмәде, сезгә хак икмәкне күктән Атам бирә. 33 Аллаһы икмәге — ул күктән иңеп, дөньяга тормыш бирүче зат».+ 34 Шунда алар аңа: «Әфәнде, безгә ул икмәкне һәрвакыт биреп тор»,— диделәр.
35 Гайсә аларга болай дип әйтте: «Мин — тормыш икмәге. Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас, миңа иман итүче һичкайчан сусамас.+ 36 Ләкин мин сезгә инде әйткәнчә, сез мине күрдегез, әмма миңа ышанмыйсыз.+ 37 Ата миңа биргән һәркем миңа киләчәк, һәм мин үземә килүчене һичкайчан куып җибәрмәячәкмен,+ 38 чөнки мин үз ихтыярымны түгел, ә мине җибәрүченең ихтыярын үтәр өчен+ күктән иңдем.+ 39 Ә мине җибәрүченең ихтыяры буенча, мин аның биргәннәренең берсен дә югалтмыйча,+ аларны соңгы көндә үледән терелтергә тиеш.+ 40 Чөнки Атамның ихтыяры буенча, Улын танучы һәм аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормышка ия булачак,+ һәм мин аны соңгы көндә терелтеп торгызачакмын».+
41 Шунда яһүдләр аның: «Мин — күктән иңгән икмәк»+,— дигән сүзләре аркасында зарлана башлады 42 һәм: «Әллә ул Йосыф улы Гайсә түгелме? Без бит аның атасын да, анасын да беләбез.+ Ничек инде ул хәзер: „Мин күктән иңдем“,— дип әйтә ала?» — диештеләр. 43 Моңа Гайсә болай диде: «Зарланмагыз, җитәр. 44 Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый.+ Мин шул кешене соңгы көндә терелтеп торгызачакмын.+ 45 Пәйгамбәрләрнең язмаларында: „Аларның барысын да Йәһвә өйрәтер“+,— дип язылган. Атаны тыңлаучы һәм аңардан өйрәнүче һәркем минем янга килә. 46 Әлбәттә, Аллаһыдан килүче заттан башка Атаны һичбер кеше дә күрмәгән.+ Мин генә аны күрдем.+ 47 Сезгә хак сүз әйтәм: һәр ышанучы мәңгелек тормышка ия.+
48 Мин — тормыш икмәге.+ 49 Ата-бабаларыгыз чүлдә ма́нна ашасалар да, үлделәр.+ 50 Ә күктән иңүче икмәкне ашаучыларның берсе дә үлмәячәк. 51 Мин — күктән иңгән тере икмәк. Шул икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк. Шул икмәк — ул минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен».+
52 Шунда яһүдләр: «Ничек инде бу кеше үз тәнен безгә ашарга бирер?» — дип, үзара бәхәсләшә башлады. 53 Гайсә исә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак.+ 54 Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче мәңгелек тормышка ия. Мин аны соңгы көндә терелтеп торгызачакмын.+ 55 Чөнки минем тәнем — чын ризык, минем каным — чын эчемлек. 56 Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче минем белән бердәмлектә кала, ә мин аның белән бердәмлектә калам.+ 57 Мине тере Ата җибәрде, һәм мин Ата ярдәмендә яшим, нәкъ шулай ук минем тәнемне ашаучы да минем ярдәмендә яшәячәк.+ 58 Күктән иңгән икмәк шундый була. Ул ата-бабаларыгыз ашаган ризыкка охшаш түгел. Алар үлгәннәр, ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк».+ 59 Ул боларны Кәпернаумда синагогада өйрәткәндә сөйләде.
60 Аның күп кенә шәкерте, шул сүзләрне ишеткәч: «Бу сүзләр коточкыч, кем аларны тыңлый алсын?» — диде. 61 Әмма Гайсә, шәкертләренең моңардан зарлануларын белеп, болай диде: «Әллә бу сезнең өчен абыну ташы булдымы?* 62 Ә Адәм Улының элеккеге урынына күтәрелүен күрсәгез, нишләрсез?+ 63 Рух тормыш бирә,+ ә кешеләрнең кылганнары һичнинди файда китерми. Мин сезгә сөйләгән сүзләр — рух һәм тормыш.+ 64 Әмма арагызда ышанмаучылар да бар». Гайсә ышанмаучыларны һәм үзенә хыянәт итәчәк кешене баштан ук белә иде.+ 65 Ул шулай ук болай дип өстәде: «Менә ни өчен мин сезгә, Атам рөхсәт итмәсә, минем янга беркем дә килә алмый, дип әйттем».+
66 Шуңа күрә аның күп кенә шәкерте калдырган эшләренә кире кайтты+ һәм аның белән бергә башка йөрмәде. 67 Шунда Гайсә 12 рәсүленнән: «Сезнең дә китәсегез килмиме?» — дип сорады. 68 Шимун Петер аңа болай диде: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң?+ Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит.+ 69 Син — Аллаһының Изгесе, без моңа ышанабыз һәм моны беләбез».+ 70 Гайсә аларга: «Мин уникегезне дә сайлап алдым,+ әмма берегез — яла ягучы»+,— диде. 71 Ул бу сүзләрне Шиму́н Искарио́т улы Яһүд турында әйтте. Ул 12 рәсүлнең берсе булса да, Гайсәгә хыянәт итәргә җыена иде.+