Яхъя
1 Башлангычта Сүз булган,+ Сүз Аллаһы белән булган,+ һәм Сүз илаһ булган.+ 2 Ул башлангычта Аллаһы белән булган.+ 3 Бар нәрсә аның аша булдырылган,+ һәм ансыз һичнәрсә булдырылмаган.
4 Аның ярдәмендә булдырылганнар тормыш булган, һәм тормыш кешеләр* өчен яктылык булган.+ 5 Яктылык караңгылыкта балкый,+ ләкин караңгылык аны җиңә алмый.
6 Аллаһы тарафыннан җибәрелгән бер кеше килде, аның исеме Яхъя иде.+ 7 Ул, яктылык хакында шаһитлек бирү өчен+ һәм һәртөрле кеше аның аша иман итә башласын өчен, шаһит булып килде. 8 Ул үзе яктылык түгел иде,+ ул шул яктылык хакында шаһитлек бирергә җибәрелгән иде.+
9 Һәртөрле кешегә яктылык бирүче чын яктылык дөньяга әле килергә тиеш кенә иде.+ 10 Ул дөньяда булды,+ һәм дөнья аның аша булдырылган иде,+ тик дөнья аны танымады.* 11 Ул үзенекеләре янына килде, әмма алар аны кабул итмәде.+ 12 Ә үзен кабул иткән бар кешеләргә ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде,+ чөнки алар аның исеменә иман иттеләр.+ 13 Алар каннан да түгел, ата-ана я ир теләгәнгә дә түгел, ә Аллаһы теләгәнгә тудылар.+
14 Сүз кеше булды+ һәм безнең арабызда яшәде. Без аның данын күрдек, атадан бердәнбер угылга+ бирелә торган данны күрдек. Ул Аллаһы мәрхәмәте һәм хакыйкать белән тулы иде.+ 15 (Яхъя пәйгамбәр аның турында шаһитлек биргән, әйе, нәкъ ул: «Минем артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде»,— дип кычкырып әйтүче булган.)+ 16 Аның юмарт игелеге ташып торганга, без барыбыз юмарт игелек өстенә юмарт игелек алып тордык. 17 Канун Муса аша бирелде,+ ә юмарт игелек+ һәм хакыйкать Гайсә Мәсих аша килде.+ 18 Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән.+ Аны Ата өчен иң якын булган+ бердәнбер илаһ+ ачып бирде.+
19 Яһүдләр Иерусалимнан руханилар белән ле́вилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?»+ — дип сорарга җибәргәч, 20 ул җаваптан качмады һәм: «Мин Мәсих түгел»,— дип турыдан-туры әйтте.+ 21 Алар аңардан: «Кем соң син, Ильясмы?»+ — дип сорадылар. «Юк»,— диде ул аларга.+ «Ә, бәлки, син Пәйгамбәрдер?»+ — дип сорадылар алар. Ул кабат: «Юк»,— диде. 22 Шуңа күрә алар: «Алайса, кем соң син? Әйт, чөнки безне монда җибәрүчеләргә җавап бирәсебез бар. Үзең хакында нәрсә әйтерсең?» — диделәр аңа. 23 Ул: «Мин Ишагыя́ пәйгамбәр әйткәнчә: „Йәһвәнең юлын тигезләгез“+,— дип чүлдә кычкыручының тавышы»,— диде.+ 24 Теге кешеләрне исә фарисейлар җибәргән иде. 25 Алар аңардан: «Әгәр син Мәсих тә, Ильяс та, Пәйгамбәр дә түгел икәнсең, ни өчен, алайса, суга чумдырылу үткәрәсең?» — дип сорадылар. 26 Яхъя аларга мондый җавап бирде: «Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән берәү бар. 27 Ул минем артымнан килә. Мин аның аяк киеменең каешын чишәргә лаеклы түгел».+ 28 Моның барысы Яхъя пәйгамбәр суга чумдыра торган урында — Үрдү́н елгасы аръягындагы Битаниядә булды.+
29 Икенче көнне Яхъя, үзе янына килүче Гайсәне күреп, болай диде: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче+ Аллаһы Бәрәне!+ 30 Аның турында мин: „Артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде“,— дип әйткән идем.+ 31 Мин үзем дә аны белми идем, ләкин ул Исраи́л халкына ачык билгеле булсын өчен, суга чумдырырга килдем».+ 32 Яхъя шулай ук мондый шаһитлек бирде: «Мин шуны күрдем: күктән аңа күгәрчен рәвешендә рух иңде һәм аның өстендә калды.+ 33 Мин аны үзем дә белми идем, әмма мине суга чумдырылу үткәрер өчен Җибәрүче миңа: „Рухның кемгә иңгәнен һәм кем өстендә калуын күрсәң,+ изге рухка чумдыручы шул булыр“+,— дигән иде. 34 Мин моны күрдем һәм аның Аллаһы Улы булуына шаһитлек бирдем».+
35 Киләсе көнне Яхъя, үзенең ике шәкерте белән шул урында торганда, 36 узып баручы Гайсәне күреп: «Менә Аллаһы Бәрәне!»+ — диде. 37 Шул ике шәкерте, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсәгә ияреп китте. 38 Гайсә исә артына борылып карады да, аларның үзенә ияреп баруларын күреп: «Сез нәрсә телисез?» — диде. Алар аңардан: «Равви́ („остаз“ дигәнне аңлата), син кайда тукталдың?» — дип сорадылар. 39 Гайсә аларга: «Әйдәгез, күрерсез»,— диде. Алар, барып, аның тукталган урынын күрделәр һәм ул көнне аның белән бергә калдылар. Сәгать уннар тирәсе иде. 40 Яхъяның әйткәннәрен ишеткән теге ике шәкертнең берсе Шиму́н Петернең бертуганы Әндри́+ иде. 41 Башта ул бертуганы Шимунны эзләп тапты һәм аңа: «Без Мәсихне+ очраттык»,— диде. (Мәсих «майланган зат» дигәнне аңлата.) 42 Ул аны Гайсә янына китерде. Гайсә, Шимунга карап: «Син Шимун,+ Яхъя улы. Син Кифа́с дип аталырсың»,— диде. (Кифас «Пете́р» дигәнне аңлата.)+
43 Икенче көнне Гайсә Гәлилә́ягә барырга булды һәм, Филипне+ тапкач, аңа: «Минем шәкертем бул»,— диде. 44 Ә Фили́п, Әндри белән Петер кебек, Битсәи́дә шәһәреннән иде. 45 Ул, Натанаилне+ табып: «Без Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында әйткән+ кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф+ улы Гайсә»,— диде. 46 Ләкин Натанаи́л аңа: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дип әйтте.+ «Әйдә, үзең күрерсең»,— диде аңа Филип. 47 Гайсә, үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күргәч, аның хакында: «Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— диде.+ 48 Натанаил аңардан: «Син мине каян беләсең?» — дип сорады. «Мин сине инҗир агачы төбендә, Филип сине әле чакырганчы күрдем»,— дип җавап бирде аңа Гайсә. 49 Натанаил аңа: «Остаз,* син — Аллаһы Улы, син — Исраил Патшасы»+,— диде. 50 Гайсә аңа: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем дигәнгә миңа ышандыңмы? Син моннан да бөегрәк нәрсәләр күрерсең»,— дип җавап бирде 51 һәм болай дип өстәде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез ачык күкне һәм Аллаһы фәрештәләренең анда күтәрелеп һәм Адәм Улы янына төшеп йөрүләрен күрерсез».+